ЯШӘҮ БЕЛӘН ҮЛЕМ АРАСЫНДА


Сөйли торган, кура торган ташлар. Җанлы ташлар бар бит дөньяда.
Ноби Доүлн.
Менә ул: ачык китапка охшаган мәһабәт бина — Казанның үзәк ура мына аерым бер тантаналык биреп торган нәшрият йорты. Мин аның авыр ишекләрен кыюсыз гына ачып керәм дә каушап кына өскә күтәрелә башлыйм. Саллы култыксага тоты- на-тотына. Җәлилләрне, Фадеевларны, Луи Арагоннарны хәтерләгән баскыч ташларыннан ниндидер эзләр күрергә теләгән кебек, акрын гына менеп киләм. Төрле катларда яңгырап киткән тавышлар бергә кушыла да, халыкның асыл улларын, акылын, тарихын туплаган бу бина минем дөньяга үз кеше булып кушыласы чыга.
Җирдәге күпме яңалык күптән инде искергән икәнен әлегә белмәгән, киләчәктә кабатланмас ачыш ясаячакмын, дип йөргән бөек уйлы җитмешенче еллар студенты өчен шушы мәгьрур бинаның икенче кат буфетында, тозлы томат согы белән аркылыга киселгән юка итле бутербродны өстәлгә куеп, туктаусыз кереп-чыгып йөргән язучыларны тамаша кылу да бәхетнең беренче баскычы булгандыр, мөгаен. Хис дигәннең юшкыны гына да калмаган, салкын, үле карашлы бүгенге шәһәр яшьләреннән аермалы буларак, без — сугыштан соң туган буын — соклану, гаҗәпләнү, табыну кебек табигый тойгылардан мәхрүм түгел идек.
Монда минем өчен һәркем — ачылмаган утрау. Китап тылсымлы сулыш белән языладыр дип. самими хыялланып үскәнгәме, гадәти киемле шушы тере кешеләрнең Сүз хакимиятенә ия булуларына хәзер инде акылым ирешсә дә. күңел түрендә һаман әле ниндидер каршылык ята.
Буфет гөрләп тора. Керәләр-чыгалар. Бер ике шигырь бастырган, нәшрият коридорларында ышкынырга өлгергән елгыррак курсташларым бер-берсен уздырып, пышылдап кына таныштыралар: бусы фәлән язучы, бусы төгән... Арада исемле- ләр, исемсезләр бар. Шаркылдап көлү яңгырап киткән якка нрексездән борылып карыйм. Ак калфак кигән буфетчы ханым каршында — өлкәнрәкләр. Башын артка ташлабрак көлгәне кулына коньяклы рюмка тоткан, алдында — кәгазе каерып ачылган шоколад. Тезелеп киткән алтын тешләренең яктысы калын иреннәрендә чагыла. Муенга төшеп торган көлсу чәчен бармаклары белән яратып сыйпап ала Канәгать, бәхетле көлү. Кем ул? Менә ул юан бармаклары арасында сытылырга торган ыспай
аңымда изге сарайга әйләнә һәм шушы олы хыялыннан биткә оялчан кызыллык *
рюмканы күтәреп куйды, шоколад капты, герелдәп нидер сөйли сөйли ишек ягына кузгалды. «Нәби Дәүли»,— дип пышылдады кемдер. Баштан ук белгән булсам, дигән нәүмиз алгысыну белән аның бер күрүдә хәтердә кала торган кыяфәтен күздән кичерәм. Шунысы гаҗәп: концлагерьларда җәфа чиккән Нәби ага. минем күзаллавымча. мәңге моңсу, бик ябык, хәлсез булырга тиеш иде бит. Ә ул әнә нинди: шактый таза, калын иңсәле, шат күңелле. Үсмерчакның катып калган хыялына каш җыерам да. нәкъ шулай, мин яратып укыган әсәрләр язган Нәби Дәүли шушын дый кыяфәтле булырга тиеш. дип. икеләнүсез кабул итәм
Ул чыгып китүгә, буфет эче бушап, бераз караңгыланып калды кебек. Читтән генә булса да аны тагын бер күреп калу нияте белән мин дә урынымнан кузгалам.
ң ^Хәтер артка чигенә. «Яшәү белән үлем арасында» повесте басылып чыккан еллар— һәр яңа китапны талымсыз «әчеп» кенә барган үсмер малайга, ниһаять, бәйрәм килде. Әти, һәрконне иртән, лампа куыгын бәллүр кебек җемелдәрлек итеп чистартып куя иде. Унлы лампа кичләрен, тәрәзәләргә якты биреп, әллә каян үзенә чакырып тора. Шул яктылыкмы, әти әнинең күңел җылысымы күрше-тирәне безгә җыйгандыр. Ул кич утыруларның газиз минутлары онытырлыкмыни*'! Кабак төше ярып, көнбагыш чиртеп, бер-берсен бүлдермичә, авыр, газаплы чорлардан да кызык табып, чөкердәшеп кенә гәпләшәләр. Өстәлгә көнбагыш, кабак төше кабыгы пирамида булып өелә. Әнә шундый кышкы озын төннәрдә мин күрше күләнгә «Яшәү белән үлем арасында»ны кычкырып укыйм. Урыны урыны белән күз төпләрен яулык почмагы белән сөртеп: «И. мескеннәр...» дигән бәгырь авазы чыгарып, урыны урыны белән: «Кансыз да булган икән фашист тәресе!» — дип. ачуын тыя алмыйча сүз кыстырып, бердәм тыңлыйлар. Әсирләргә карата таралган яман фикерне әйлән дереп каплаган бу китап хәбәре өйдән өйгә тиз таралып өлгерде. Көн дә шулай җыелып укый торгач, бу повестьны, үзем дә сизмичә, ятлап өлгердем. Стеналар шартлап торган зәмһәрир салкын төннәрдә дә, кайнап дулаган зәһәр буранлы төн йордә дә кич утыру дәвам итә иде. Мин җан елавы белән язылган бу әсәрне инде китапка карамыйча гына яттан сөйли башлыйм. Әмма мине шыпырт кына бүлдереп туктаталар:
— Үзеңнән чыгарма, карап укы,— диләр. Аларга рәнҗемичә генә китап битлә рсн ачарга мәҗбүр булам. Коръәннең һәр сүзе күктән иңгәнлеге каннарына сең гангә күрә, гадәти кеше язганын оныта белеп, һәр китапның дп сүзе изге икән легенә беркатлы ышану кадере бар иде шул өлкәннәрдә
Күпме кешеләрне елаткан да. юаткан да шушы китапны язган әдипне мин бүген менә якыннан күрәм. Шушы ук бинага урнашкан Язучылар союзының үзенә күрә бер «көфер почмагы» бар. Ак мәрмәрдән ясалган Тукай бюсты янында кү решәләр. сөйләшәләр, бәхәсләшәләр. Әнә. бер төркем язучылар арасында Нәби ага Даүли. Мин, кыюсызланып, читтәрәк туктап калам. Сыңар шигырь бастырганын үзе генә белгән яшь шагыйрь кисәге әгәр шушы төркемгә кыю гына барып керсә, аңа Гегельдән цитата китергән чебенгә караган кебек карарлар иде. Үзеңнең барлыгын ны раслар өчен. Пегас тоягыннан чәчрәгән утлы туфрактан алтын бөртекләре азлап, ак кәгазь өстендә күпме елларны йөгәнлисе бар әле
Читтән генә күзәтәм. Менә Нәби ага, йөзенә мәҗүси кыяфәт чыгарып, кесәсенә тыгылды, «Казбек» кабы чыгарды. .Учына куеп сак кына ачты да тезелеп яткан симез папирослар арасыннан иң тересен сайлап алды, тәмәкеле ягын өскә каратып каккалап торды, куллары ашыкмый, ирене инде түземсезләнеп, бәрелеп килгән Ул арада аңа ут биреп өлгерделәр.
Карасу чыраенда мәгънәле ягымлылык Яңакларын җыерчыклар кисколәг-нс. Ләкин ул бер дә картлык җыерчыгы булып тоелмый, син аның барлыгын шун дук онытасын. Вакытсыз тирәнәйгән сызыклар аның иреген буган чәнечкеле тимер чыбыкларның каһәрле шәүләсеннан уелып калган истәлек яра кебек.
Мин кызыгып күзәткән бу төркемгә озынча йөзле, ябык гәүдәле, җирән сакал килеп кушылды. Аның белән күрешкәндә Нәби ага
— Нихәл, «освобожденный советскими войсками»* - дип көлеп алды, аннары җилкәсенә кулык салып; — Менә, егетләр, пленнан азат иткәндә, мин нәкъ шундый кыяфәтле идем,— диде
— Ялганлыйсыз. Нәби ага. сез ул чакти кырык биш кило гына булган, ә мин. аллага шөкер, илле кило! дип үзе Д» рәхәтләнеп көлгән Жнрән сакалның хикәя ләр язу остасы Габделхәй Сабитов икәнен мин соңрак белдем
Сөйләшәләр, көлешәләр... Нарын танышырга да «Нәби ага. мин бит сезнең •Яшәү болан үлем арасындп«ны яттан белә идем».- дип әйтергә иде. Кыюсызлык җитә, кыюлык җитми.. Үкенечкә калмас, ашыкма, күңел! Юлларгп һәм елларга рәх мәт әйтәсең алда әле Азнакай яклпрыида. Мишә буйларында. Идел киңлекләрендә бергә йөрербез дип башыңа ла китермисеңдер?! Аңа кадәр Нәби ага яшь язучылар
семинарында синең азганнарыңны тәнкыйтьләр. Шигырьләрдә «мин» күбрәк, дияр Нишлисең бит. әдәбият сәнгатьне рухи батракка әверелдерүче «халыклар атасы» тудырган чырайсыз күмәклек шаукымы безнең канга сеңеп өлгермәгән, ахрысы. Яңа заман, яңа сулыш Җан тибрәнешен, уй хисләрне пышылдап та. кычкырып та: «Мин!» —дип үз исемеңнән әйтергә була. Шигъриятнең табигый ярларына Төшеп, гадел хокукларын кире кайтара барган чагы. Тормышта һәм әдәбиятта ниндидер күтәренкелек еллары иде бу. Күнегелгән киртәләрне җимереп. «Такташ үлде» дигән шигырьдән соңгы дәвердә йокымсырап яткан катламнарны кузгатып, шигърияткә дүрт «Р» — Равил. Ренат. Рөстәм, Рәдиф (Файзуллин. Харис. Мингалим, Гатауллин) һәм дә Гәрәй Рәхимнәрнең килүе, безнең дә күңел пәрдәләрен ачып җибәргән иде. Алар йогынтысында дәррәү ак шигырьләр яза башладык. Классик шигырьне, график сурәтенә карап, кирпеч дип кенә йөртә идек. Безне «фәгыйләтен, фәгый ләтен, фәгыйләт» көен бозып, сындырылган юллар белән язылган, көтелмәгән әйлән мәләргә бай шигырьләр генә җәлеп итә иде. Әлбәттә, бу — гасырлар буе килгән кол психологиясен җиңеп, бөтен кеше охшаш бер калыпта булырга тиеш, дигән кысаларны бәреп чыгарга тырышкан каршылык авазы булгандыр. Сиксәненче еллар да туган рок-музыка да шундый ук шартлау түгелмени!?
Без генәме?!. Тәнкыйть җиле кагылмаган каланчада утырган өлкәннәрне дә яңн шигърият давылы бөтереп алды. Бу шаукым бары тик Хәсән ага Туфанга гына кагылмагандыр, үзе исән чакта ук ул инде чал Тарихка әверелгән иде. «Арттан килгән аяк тавышларын тыңларга яратам»,— дигән Сибгат ага Хәким, беренчеләр дән булып, адымнарын кызулатты. Галстук урынына «күбәләк» тагып, зәвыклы киенергә яратучы, морзаларныкыдай кыяфәтле Нури ага Арслан да күңелендәге арысланын читлектән чыгарды Тәнкыйть әле исәнгерәп калган яисә черек күсәк күтәргән бер мәлдә Нәби ага Дәүлинең «Баскычлардан баскычларга* исемле язмасы дөнья күрде. Аның шагыйрь Ренат Харис иҗатын кабул итүе, аңларга тырышуы — шушы буынның яшь һәм гайрәтле авазын тануы иде.
Боларны әле мин соңрак аңладым. Хәзергә... семинарда Нәби ага миңа карата • Яшь иптәш бөеклек турында күп яза, тыйнаграк булырга иде!»—ди. Күп нәрсәне инкарь итәргә кызыккан күңелем аның бу фикеренә үпкәләмәде. Эчтән шундый нәтиҗә генә ясадым. Нәби ага Дәүлинең яшьлеге болгавыр елларга туры килгән. Ул инде ныклап, яңадан каләмгә тотынганда утырган акыллы, ир уртасы була Иҗат яшьлегендә ул, кыланып, бер бөтерелеп алу бәхетеннән мәхрүм калгандыр, шуңа күрә без яшьләрнең кайнарлыгын да аңлап бетерә алмыйдыр...
Кызык бу өлкәннәр. Күндәм кыяфәт чыгарып, «әйе», дип баш кагып кына торганнарны, иҗатыннан бигрәк үзен «әйбәт егет» дип мактыйлар икән. Шактый зур коч-сәләтен әйбәт булып күренергә сарыф иткән андый тәти егетләрнең тый наклыгы вакытлыча гына икәнен, ныклы аякка баскач, битлекләрен салып таш лап, бөтенләй икенче рәвешкә керәсен алар әле уйларына да китерә алмыйлар...
Иҗат галәменә килеп кергән яшьлектә җимергеч көч тә, яңаны төзү дәрте дә, бөеклек хыялы да булырга тиеш. Күңел иреген яуламыйча. Мирсәй ага Әмир әйткәнчә, «мокытлык дәрәҗәсендәге тыйнаклык»та утырып калсаң, эт сикертә торган көйгә такмак язудан ары китә алмавың да бик мөмкин. Инде Гайса пәйгамбәр яшенә, ягъни, утыз өчкә җитеп тә «бөеклек чире»ннән арынып, үз мөмкинлегеңнең чикләрен ачыклый алмыйсың икән, дөньяда бернәрсәне дә кабул итми һәм ярата белми торган кызганыч шәүләгә әйләнүең бар.
• Көфер почмагы» андыйлардан үтергеч көлә белә...
II
Хәтер ак кәгазь каршында сәҗдә кылып кына, күк капусыдай ачыл мый, аның өчен елларга һәм юлларга чәчелгән вакыт белән кабаттан яшәп алырга кирәк. Үз чорында гадәти генә тоелган ваемсыз көннәр дә, сагыну рәшәсе аша. ерактан яктырып, гомернең мәгънәле бер өлешенә әйләнә икән. Якын иткән Кешең нең тере тавышын, күз карашын, әйтелгән фикерләрен яңарта алудан юанып хатирә ләргә биреләсең дә— каләм ярдәмгә килә.
Юл йөрергә җайлы кеше иде Нәби ага. йөрәгендәге иярле аты тышауланмаган, чын мәгънәсендә егет кеше иде ул. Тумыштан бирелгән шушы сыйфаты аркасында тормышта кыенлыкларны да. уңайлыкларны да күп күрергә туры килгәндер аңа.
—Итәген Мишә елгасы сыйпап аккан Әлбәден авылында безне интернатка урнаштырдылар. Җәйге ялга киткән балалар тавышы тынган. Ялан кадәр ташландык бүлмә. Бер кырыйга өелгән матрац одеалларны төшереп, тузаннарын кактык та, пан цирлы караватлардан урын алдык. Галимҗан ага Латыйп иркәрәк яшәргә күнек
кән. ахрысы, туктаусыз зарлана, яхшырак фатирга урнаштырмауларына рән «еп ул зарланган саен, Нәби ага
— Шап бит. Галимҗан! Миңа ошый монда, шәп! — дип. аны үчекләгән сыман КӨЛӘ.
— Концлагерьдан сон. сиңа кайда да шәп инде.— ди Галимҗан ага. Карават панцирында сабыйларча атына атына көлгән Нәби агага мин дә кушылам. Бераздан Галимҗан ага мыжыклануын сыек кына гырлауга күчереп, йокыга талды. Нәби ага белән икәү, шыпырт кына торып, ишегалдына чыктык. Айлы төн. Чирәмгә чык төшкән. Авыл йоклый. Кайдадыр еракта, үтә саф тынлыкка эче пошкандай, юаш этләр өреп куя.
Телнең гаҗәп нечкәлекләрен, моңын саклаган керәшен авылы бу. Шушы тый нак авыл сукмакларында уйнап үскән Петя исемле малай, утлар-сулар кичә, хәрби академия бетерә, майор дәрәҗәсенә җитә. Брест крепосте герое майор Гавриловны күпләр ишетеп беләдер. Герой, дип әйтү генә аз. легендар шәхес. Брест өчен барган көрәшнең иң соңгы кешесен яраланган, һуштан язган Гавриловны немецлар носилкада алып чыгып, саф алдыннан почет белән үткәрәләр. Батырлыкны фашист та таный белә икән. Газаплы әсирлек елларының кара шәүләсе, илгә кайткач та. артыннан калмый аның. Хаксызга онытылган күп батырларны күтәреп чыккан кыю язучы Сергей Смирнов, ниһаять, Гавриловны эзләп таба. Әлбәден авылында туып үскән татар егете Петр Михайлович Гавриловна 1957 елда Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул Алтын йолдыз һәм берьюлы ике Ленин ордены белән бүләк ләнә.
Шушы чирәмле мәйданда берничә елдан соң аңа һәйкәл куелыр. Әлегә без хак дөреслекнең соңлап килүе, сындырылган язмышлар турында сөйләшеп йөрибез.
Борын борыннан җирдә сугышлар барган. Хәтта без варвар дип атаган чорлар да да сугыш соңында әсирләрне алмашу булган. Егерменче гасырда, бары тик безнең илдә, әсирлеккә карата коточкыч гаделсез караш ничек туган? Сугыш театрын да командирларның хатасы аркасында яисә корал җитмәүдән, яисә башка бер сә- бәптон тулы армияләр чолганышта калырга мөмкин ләбаса. Солдатның монда ни гаебе бар? «Дошманга тереләй бирелмәскә!» дигән приказны ничек кабул итәргә? Сугыш өчен дип түгел, тыныч тормыш төзергә яратылган кешегә гомер бер генә бирелә. Ул яшәргә тиеш! Агач мылтык тотып сугышка кергән кешеләрнең сөйлә тәннәрен ишеткәнем бар. Агач мылтыклыдан «Тереләй бирелмәскә!»—дип ничек таләп итәсең?! Вәхшилек түгелмени бу?! Үзе теләп бирелмәгән әсирләргә карата
• илне саткан» дигән мөһер сугарга кемнең хакы бар?!
Минем шушылай кызып сөйләвемне Нәби ага сабыр гына тыңлап торды да. серле тавыш белән:
Тиран кан сорый. Аңа миллион корбаннар кирәк. Шунсыз ул яши алмый,— диде. Минем аптырап, тиран дигән хәтәр сүзне кемгә юрарга белми торуымны сизеп ул:
— Сталинның бик күп явызлыклары ачылачак әле Без инде ул коннәрне күрмә без. сиңа насыйп булыр, минем сүзләрне онытма! — дип өстәде.
Аның бу сүзләрен кабул итү шактый кыен иде миңа ул чакта. «Халыклар атасы» алла тәхетеннән төшмәгән иде әле. Аңымда «ике мин» барлыкка килде: берсе килешергә тели, икенчесе рәнҗетелгән кешенең хак бәя бирүенә шикләнә. Ур талыкта ышану табыну кебек тойгыларның нигез ташлары кузгатылган бушлык... Күпне белгән икән шул өлкәннәр.
Мишә буе. Учактан ялкау гына төтен күтәрелә. Балык шулпасы кайнаган чиләк Tin саркыган хуш ис куаклар күләгәсендә тын гына аккан елга киңлекләренә тара ы Без, Нәби ага белән, чәчәкле алан буйлап атлыйбыз Минем күптән кыҗрап йөргән бер соравым бар. «Яшәү белән үлем арасында» повесте бәхетле тәмамлана
• Чынлап та шулай булдымы?» — дип сорыйм. Бу сорау гаҗәп тоелмасын, моннан унбиш еллар элек чын дөреслек җиде йозак артында иде, без күп хәлләрне ан нан моннан ишетеп кенә белә идек.
Нәби ага бер ара дәшми торды, кулындагы чыбык белән, сүнгән учак урынын актарган шикелле, үлән төпләрен каезлап алды дә
Язганча булса нкән... Ул минем хыялым иде— Ил чиген узгач, тагын тот кын булырмын, дип башыма да китермәгән идем,—диде — Себергә үк озатмады лар озатуын... Чәнечкеле киртәләр сузып, шпал ташып үзебезгә үзебез лагерь төзедек. Хәл юк, ач ялангач. Ике кеше берләшеп, шпалны җилкәгә саласың да. көч биреп, яңак белән терәп барасың. Менә бу шадра эзләре шул шпалдагы май кисеп кергән ион... - дип. ул сакал төкләрен шыкырдатып, яңагын сыйпап алды. Фиргавен нор чорындагы коллар кебек, шпал күтәргән колонна чакрымнарга сузыла. Иң кыены шәһәр урамыннан узу иде. Бала чагалар, карт корылар, хатын кызлар карап кала, арада төрлесе бар. ләгънәт укыганы да. безнең хәлне аңларга тырышканы да
Күрде инде башлар. Дөнья бу!..
Нәби ага Казанга кайткач та эшкә урнаша алмыйча, һичнинди хокуксыз йөри. Язган әсәрләрен беркайда да басмыйлар.
— Кич җитсә, җантимер килә. Черек күл буена алып китәләр дә төне буе аяк өсте тотып сорау алалар. Атналар буе шул хәл, йокысызлыктан тәмам исереп, ац бетә башлый. Тегендә... фашистларны күп күрдем, үз илемдә күзеннән иман нуры качкан палачлар барлыгын белү икеләтә аныр иде. Хром итекләрен шыгыр датып йөргән тук чырайлы тикшерүче — тыл күсесе — мәгънәсез сораулар биреп тәмам чыгырдан чыгарды. Өстәленә беркетелгән таш арыслан башын сыйпый-сый пый, миннән чит ил шпионы ясарга теләүче ул бәндәгә беркөнне әйтмичә калал- мадым: «Сез сыйпаган арыслан — җансыз таш, без күргән тере арыслан каршында нишләр идегез икәй?» — дигәч, тикшерүче алагаем кизәнеп, яңак төбенә китереп сукты. Ничә төннәр йокы күрмәгән тәнем куырылып килде». «Ничек тә егылмаска, бу палач каршында егылмаска!» — дип кабатлыйм. Күз алдымнан караңгылык та ралуга, күрәм, тагын кизәнә бу, ыргылдым да җан ачысы белән беләгеннән кысып алдым.— Нәби ага, шул халәткә кереп, саллы кулын беләгемә салды — Шуннан ни булды дисеңме? Моны көтмәгән бәндә агарып чыкты, ярсуы бетте, ә мин кул ны ычкындырырга телим — булмый гына, үлем исереге белән кысылган бармаклар тораташ каткан, йозак кебек бикләнгән. Бераздан тикшерүче һушына килеп, кнопкага басты, ике җантимер йөгереп кереп, ябышып каткан кулны көчкә каерып ачтылар. Шуннан соң теге бәндә бүтән кизәнмәде.
Минем әүвәлге сорауда канәгатьсез киная сизгән кебек, ул яңадан повестька әйләнеп кайтты:
— Соңгы бүлеген нәкъ тормыштагыча язсам, әле бүген дә дөнья күрмәс иде. Болай да бастыра алмыйча ничә ел йөрдем. Мин үлгәч булса да. чыгар дип, бер данәсен җиргә күмгән идем. Өлкәннәрне гаепләргә ашыкмагыз. Шундый чорлар әйләнеп кайтса, белмим, кемнәр нинди хәлдә калыр иде икән?.. Ходай язмасын!..
Нәби ага. авыр хәтереннән арынырга теләгәндәй, тынып калды, аннары, кинәт кенә беләгемнән тотты да:
— Әнә тегендә кара әле! — дип елга борылышындагы текә ярга күрсәтте.— Күрәсеңме, елмаеп торган кеше башы.— Үз табышына үзе үк сокланган сабый халәтендә иде ул. Аның майлы буяулар белән табигать күренешләрен киндергә төшерүен ишетеп белә идем, әмма сүз арасында, төрле катламнар белән чуарланган текә ярдан шундый сурәтне күрә алуы гаҗәпкә калдырды.
Җәелеп, үзе турында күп сөйләргә яратмый иде ул. Әнә шулай, юл йөргәндә, кәефе килгән чакларда, өзек-өзек кенә искә төшерүләреннән, әсәрләренә сыймый калган кайбер вакыйгалар хәтергә сеңеп калган.
— Утыз җиденче елда шундый бер төш күргән идем,— диде Нәби ага.— Кая дыр поезд белән барабыз, имеш. Бер тарлавыкта поезд туктады, юл кырыена чыгып тезелдек. Яшел чирәмле үрдә кап-кара киемле кешеләр тезелгән, һәрберсе ыргып торган эт җитәкләгән. Ни өчен мондый төш керде? Аптырап, нәрсәгә юрарга да белмичә йөргән идем. Берничә елдан соң. Германия җиреннән безне Бухенвальд лагерена алып барган чакта поезд тукталды. Безне чыгарып тезделәр. «Иә хода!» — дип үз күзләремә ышанмый торам. Каршымда пичә ел элек тошемә кергән күренеш: шул ук яшел чирәмле үр. Үр өстендә эт җитәкләгән кара киемле солдатлар... Шулай итеп, яман төштәгене өндә күрсәтергә әзерләп куйган икән язмыш...
Бай табынлы бер мәҗелестә ул аннан моннан гына кимерелгән сөяккә күр сәтеп:
— Немецлар баланда бирәләр иде, шунда зур гына сөяк була, итсез әлбәттә,— дип сөйләп китте.— Шыр сөяк йөзләгән әсир арасында, чиратлап, кулдан-кулга китә, кире әйләнеп кайтмый, кимерелеп беткән була,— дип. ул ипи сыныгын кулына алды да: —Мондый ипине төштә генә күрә идек, пычкы чүбе, чөгендер, тагын әллә нәрсәләр кушып пешерелгәнне бирәләр иде, шуны тип тигез итеп, йөзләгән кисәккә бүләргә кирәк. Алданмас өчен, һәркем агачтан үзенә үлчәү- ясады, шулкадәр төгәл үлчәү — чебен кунганны да сизә. Беркөнне немецлар безне плацка чыгарып тезделәр. Баракларда тентү башланды. Безнең теге үлчәүләрне кочак-кочак күтәреп алып чык тылар да мәйдан уртасына тау итеп өйделәр. «Эх, сез, коммунистлар, бер-берегезгә ышанмыйсыз, шул бетерәчәк сезне! — дип, бензин сибеп, теге өемгә ут төрттеләр. Безнең ачу килә, «Шундый шартларга куйсаң, нишләр идегез икән, арий то кымы?!» —дип, тешне кысып карап торабыз. Донья бу! Алтын сарайларда үс, әллә кем бул, әгәр ирегеңне буып, хайван хөкеменә калдырсалар... — дип Нәби ага тел шартлатып куйды.— Муса Җәлилнең шигыре бар бит:
Чәнечкеле тимер чыбык белән
Уратылган безнең йортыбыз.
Коне буе шунда казынабыз.
Әйтерсең л» тирес корты без~.
Без ул чакта Колыма лагерьларында, коточкыч шартларга дучар ителган кеше ләребезнең адәм ашауга кадәр барып җитүләрен белми идек шул әле—
Нәби ага белән табында утыру рәхәт. Яше буенча олпатлыгын оныта белеп, кече лекле, уенчак холкын саклаган хәлдә, ара калдырмыйча, иптәш булып, үзен тигез дәрәҗәдә тота. Хәмер белән ул сәбәпсез мавыкмый. Гомәр Хәямчә, шигъри ләззә ген белеп кенә, чама белән генә тота иде. анда да затлысын гына... Бергә юл йөргән соңгы елларда ул. табындагы белән канәгатьләнеп, элек чирканыбрак караган <ак»ны да кире какмый башлаган иде.
Бервакыт ул мине бөтенләй гаҗәпкә калдырды. Эш сәгате бетәр алдыннан кабинетка килеп керде, пошаманга калган, кәефе кнткәнрәк сыман. Бераз сөйләшеп утыргач, табадан гына төшкән, өр яна калын китабын чыгарды. Ул чакта әдәбият ны пропагандалау бюросы авылдагы каравыл өе кебек иде: бер дә язучылар өзелми, тел чарлау, сүз көрәштерү, чыныгу мәйданы иде ул. Яна китабы белән котлагач.
• Юарга кирәк инде моны...» — дигән сүзләр дә ишетелеп куйды. Нәби ага уңайсыз ланып кына портфеленнән «Агьстафа» шәрабе алып өстәлгә утырткач, бер мәлгә мин өнсез калдым:
Нишләдегез сез. Нәби ага?
- Нигә? Нигә алай дисең?
— Дәрәҗәгезне төшерәсез бит. Сезгә коньяк кына килешә иде Шушындый шат лыклы көнегездә, арзанлы кызыл аракы белән...
— Шулай төшәсең икән аны,— диде Нәби ага. Бераздан аңлашылды* йөз мең данә белән русча басылып чыккан китабына, кабат кабат басылу сәбәпле, бер тиен да гонорар түләмәгәннәр икән. Ис китәрлек хәл. Акчаның һәм кешенең кадерен бел ган илләрдә кабат басылган китап өчен, киресенчә, күбрәк түләнә бит югыйсә. (Ул чакта дәүләт иярләрендә утырган эшлеклеләрнең, үзе язмаган китаплар чыгарып, миллионнар көрәп утыруы аңыбыздан ерак тора иде )
Ач күзеңне, донья бу! — дип, Нәби ага үзеннән һәм дөньядан көлеп куйды. Шушылай, бөтен тәрәзәләрен ачып, көлә белүе белән ул үзен дә юата, кешеләргә дә канат куя белә иде.
Бөек җиңүнең утыз еллыгы уңаеннан ветеран язучылар чәй мәҗлесенә җыелган нар иде. Арада күкрәк тулы орден медальлеләр бар: Берлинны алганда яраланган майор Риза ага Ишморат. Тын океанда йөзгән крейсерлар өстеннән очып узганда татарларга сәлам әйтеп радиограммалар җибәрергә яраткан очучы Салих ага Баттал.
• Алтын Прага, злато Прага» дип язган. Европаны азат итүдә катнашкан Мөхәммәт ага Садри. Украинаның Тернополь шәһәрен Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугы шында азат иткән Идрис ага Туктар, орден медальләре кырыена төрле значоклар да сипкән Мәхмүт ага Хөсәен. «Без дә солдатлар идек» повестен язган Әмирхан ага Еники — барысы оч дистәгә якын өлкәннәр. Сыннары туры, Йөзләре яшәреп киткән кебек. Бер берсенең орден медальләрен тотып тотып карыйлар. Күзләрендә - еракта янган төнге учак кебек, үзләре генә белгән моңлы хатирәләр. Арада бердәнбер Нәби аганың гына түшендә берни дә юк. Шул чакта мин аны кызганып куйган идем. Үзе исә берни сиздерми, бәйрәмчә шат йөри, эчендә нинди әрнүле уйлар кайна ганын үзе генә белгәндер. Повестендагы тетрәндергеч юллар аның бәгырь авазы түгелмени?!:
• Минем ярам да юк. орденым да юк Мин сездән көнләшәм, солдатлар. Мин үз язмышымны каргыйм. Миңа сезнең алда оят кебек. Беләм, сез мине читкә как маегыз. Әгәр мин сезгә үз язмышымны сөйләп бирсәм, сез мине кызганырсыз. Ләкин миңа аңардан җиңел булмас Бары йөрәк кенә сызланып калыр Нишлим соң. сол датлар? Ләкин мин беркемнән дә йөземне яшермим. Карагыз, солдатлар, минем Күзләремә, сез минем сагышымны аңларсыз. Миңа пуля тимәде, ләкин минем йөр» гем яраланды. Ул яра мәңге төзәлмәс. Фашизм минем яшь гомеремне алып калды. Ләкин туган илемә булган мәхәббәтемнең бер генә тамчысын да. бер генә тамчы сын да фашизм минем йөрәгемнән саркыта алмады...»
Шушы юлларны укыгач, шәһәр үзәгендә, койма буенда үскән бер тирәккә шаккатып карап торганым иска төште. Рәшәткә тимере тирәкнең яшь тәненә сөңге кебек батып кергән булган. Тирәк шул салкын тимерне «чәйни чәйни» кәүсәсе белән бөкрәеп төреп, йомып алган да. ярасын чит күзләрдән эчкәре яшергән. Яра лы тирәк рәшәткә белән көрәшкән елларда аның янәшәсендәге тирәкләр инде шак
тый биеккә үрләп өлгергән— Тимер рәшәткәне каерып алып кара хәзер — тирәкнең бәгыреннән кан тамачак, үзәген җимереп кергән шул сөңге белән бергә яшәргә хекем ителгән ул_.
Соңгы дистә ел дәвамында Нәби ага Дәүлигә дә, башка ветераннар белән бергә, юбилей медальләре бирелә башлады. Шуның берсен пиджак якасына кадерләп та гып йертә иде ул.
Фронтовик дуслары — шагыйрь Шәрәф Мөдәррис. Галн Хуҗи. Әнвәр Давыдов ларны сагынып искә ала, аларның туры сүзле, кыю булулары турында сөйли иде Нәби ага. Үзенең дә, җыелышларда битараф калмыйча, кырмыска оясын болгатып ала торган гадәте бар иде. Кайсы чакта, уенчак холкына турылыклы калып, бөтен кеше буйга сөйләгәндә, эч пошканнан гына, аркылы килеп куя сыман иде...
Әдәбиятта да ул медальсез иде. Бәлки, аңа үз укучысының меңләгән рәхмәтен ишетү рәсми бүләкләрдән өстенрәк булгандыр... Шулай уйлыйк. Үз вакытъ4н да әдипнең әдәби хезмәтен бәяли белмәү сайсызлыгын аклап карарга тырышыйк...
Хәер, ялтыравыкка кызыккан сабыйлык галәмәтен онытыйк та табигатьнең зирәк акылы каршында баш иик— Уян. каләм! Бракта калган хатирәләрне исеңә төшер... Төнге учак... Нәби ага учак каршына тезләнгән дә утлы сулыш бөркеп торган күмерләрне актара. Астан ялкын бәреп чыга, кыргый атларга охшап, уйнак лый-уйнаклый күккә ыргыла. Учак-ут каршында кеше, дөнья мәшәкатьләреннән арынып, кыргый табнгыйлегенә кайта. Керләнмәгән ялкын чисталыгыннан үз җаны на теләктәшлек эзли. Шушы мизгелне мин күңелемнән генә рәсемгә төшерәм. Эре сызыклар белән каймаланган, ирләргә генә хас чибәр кыяфәт Сәлҗүкләр токымын нанмы, күк төркиләрдәнме, һуннарданмы — кайда башланган аның нәсел агачы? Халыкларның бөек күчеше вакытында ырулар буталган, кан кушылган, шанлы чорларның кайтавазы сыман сүнә барган учакка карап утырган ирнең карасу чы раенда моңлы шәрык борынгылыгы чалына. Шушы язылмаган картинага карап мин яшәү белән үлем арасындагы Кеше гомере турында уйланам. Берәү дә фәрештә түгел. Үз ялгышлары, үз хаталары бардыр. Әмма нәкъ шушындый язмыш җирдә бүтән мәңге кабатлана алмый. Мәрхәмәтле бул, күңел! Иң беренче нәүбәттә кеше нең кара ягын күрергә тырышсаң, үзеңә дә корым йогар, иң башта якты ягын күрә бел — үзеңә дә яктысы төшәр. Яктың киңәйгән саен шәфкатьлерәк була барырсың...
Сүнмә әле, учак, сүнмә, җанга төшәр яктыңны жәлләмә...
III
Нәби ага Дәүлн, Рөстәм Мингалим — без өчәү Кулаткы районында чыгышлар ясап йөрибез. Клублар шыгрым тулы. Казан аһәңен сагынганнар. Нәби аганың сәхнәдә торуы бүгенгедәй күз алдында. Шигырьләре дә ятланып калган. Тавышы аның яңгыравыклы түгел. Виолончель кылларыннан чыккан шикелле, күңелне уятып, сагайта торган язмышлы тавыш.
Бәхетлеме кеше дөньяда?
Ят илләрдә рәхәт торса да.
Гөмбәзләрен бизәп алтынга.
Асылташтан сарай корса да.
Туган йортын кабат күрмәсә.
Туган җиргә ятып үлмәсә.
Яз көнендә чәчәк куярга
Каберенә дуслар килмәсә.
Ник яшәгән кеше дөньяда?..
Шигырь соңында ул залда купкан алкышлар яңгыры астында ләззәтле оеп тора белми, кул чабуны өнәп бетермичә, тизрәк икенче шигырьгә күчәргә теләп тынычсызлана. Ә бу юллар: «Поездлар килә дә китә...» Күз күрмәгән ераклыклар җиле белән җанны бөтереп, яннан поездлар үткән чакта, алгысынып карап калу кемнәргә генә хас түгел?! Борылышларга кереп тына барган тәгәрмәчләр җыры билгесез сагыш уяткан мәлдә, шагыйрьнең үзе өчен тирәнрәк тойгылар аңлаткан бу шигырь юллары үзеннән-үзе хәтергә килә:
Ә йөрәк һаман ышанмый.
Ә еллар һаман үтә.
Чәчләремә кырау төшә.
Поездлар килә. китә...
Менә сәхнәгә җырчы кыз чыга. Консерватория белеме белән имгәтелмәгән тавышы, җил-су агышы кебек үк, үз табигыйлегендә. Залга моң агыла.
Син кайда идең, кайларда йердең?..
Нәби аганың йөз җыерчыклары арасына кызгылт рәшә бәреп чыккан, күзләре рәхәт кысылган. Эчке бер канәгать елмаюын иреннәре чак тыеп тора. Җырны нәкъ үзе теләгәнчә башкарып чыгуын көтеп дулкынлану да, бераз мактану да — кыскасы, иҗат кешесенә хас бөтен самимнлекне йөзенә таратып, җыр дулкынын да яшәп тыңлый. Халык йөрәгенә иңгән шушындый җырлары булу шагыйрь өчен олы бәхет түгелмени?!
Очрашу соңында Нәби аганы хатын-кызлар урап ала. Укытучылар, китапханәчеләр. Үткер тоемлы Нәби ага арадан иң чибәренә карабрак сөйли. Аның ташбака кебек авыр кул арасына чибәр ханымның нәфис кулы үзеннән - үзе суырылып керә. Ханым кулын оныта, тартып алырга базмый. Ул әдипнең иҗатына гашыйк. Мут елмаерга кыҗрап торган иреннәренә гашыйк, йөзендәге кискен җыерчыкларны да оныттырып, бу тормышны, кешеләрне ярату нуры мөлдерәп тулган кабарынкы күзләренә гашыйк Дөресрәге: гашыйклыкка бәрабәр хөрмәт бу! Нәби ага чибәр ханымның оялчан кулын сыйпый-сыйпый сөйләшә, алтын тешләрен яктыртып, көлеп тә куя. Күпме еллар шатлыктан мәхрүм яшәгән кеше генә шулай тәмен белеп, йогышлы итеп көлә беләдер.
Кулаткы мишәрләре таза хәллеләр, көр яшиләр. Ерак та түгел Суслов туган җирләр, шунлыктан юллар шәп монда. Берничә көннән соң без күңелгә хуш кил гән бу район белән саубуллашып. Ульяновск каласына килеп төштек. Казанга моннан төрлечә кайтып була: суданмы, һаваданмы, тимер юл беләнме — кайсын сайлыйсың, рәхим ит. Бераз киңәшләшеп алганнан соң, без, Идел ярларын тамаша кылып, «Метеор» белән кайтырга булдык. Бер уңай килсә, килә бит ул. Билетка чират та юк, Казан «Метеоры» кузгалырга хәтсез вакыт бар икән. Гөрләшеп сөй ләшә-сөйләшә елга порты ресторанына кердек. Сусынны басар өчен генә «Үгез каны» шәрабе алып, байларча ашап утырабыз.
Минем кәеф югары катта. Ниһаять, үз гомеремдә беренче тапкыр «су җән лвге»нө утырып кайтам. Сай инештә вак маймычлар гына сөзеп үскән малайга вакыйга түгелме?!
Алданрак кузгалып, билет кассасына юяәләм. Безнең «Метеор» алтмыш өченче причалдан сәгать бердә кузгалачак икән. Карыйм: ун гына минут киткән югыйсә, ә причалдагы «Метеор» янында халык кайнаша. Ресторан ишегеннән аш сеңдереп, гамьсез генә чыгып килүче юлдашларыма «Тизрәк!» — дип. кул болгыйм да йөгерә башлыйм. Арттан киң итәкле сумкасына ияреп Рөстәм Мингалим теркелди, авыр гәүдәсен саллы гына селкетеп, Нәби ага да йөгергәндәй итә. Сулу кабып килеп җитүгә, зәңгәр киемле, кокардалы ханым
— Кто еще с билетами?! — дип кычкырды. Очебез бертавыштан горур аваз сал дык. Билетсыз халык конләшеп, кызыгып, безнең каршыла икегә аерылды. Ул арада мин кокардалы ханымга билетны төрттем, ул аны илтифатсыз гына ертты да. без. сыгылмалы траптан төшеп, «Метеор» авызына чумдык. Эчтә — кеше!.. Энә төшәр урын юк. Трапны шундук алдылар. «Метеор» бөтен гәүдәсен калтыратып, тирбәлә тирбәлә кузгала да башлады. «Метеор» алгы борынын күтәреп дәрт алгач. Мин галим белән икәү капитан рубкасына менеп киттек. Арабызда иң өлкән язучыбыз, сугыш ветераны дип. Нәби агага ничек тә урын яулап алырга иде. Капитанның әмере бик тиз үтәлде, яшьләрне кузгатып. Нәби агага урын таптылар. Без инде басып барырга да риза. Нәби ага урынын җылытып, тәмам күнеккәннән соң. каиә гать елмаеп, безнең янга чыкты. Ульяновск дулкыннар артында күмелде. Биек ярлар зәңгәр рәшә артында чак чак шәйләмә. Чын диңгез уртасында тирбәләбез. Кичен мәркәзебез Казан безне Сөембикә манарасы белән каршы алачак. Нәби агача итеп: • Ач күзеңне. Казан бу!» - дип әйтергә телне чарлап куйганмын. Йөзләрдә тал гын рәхәтлек. Уйлар инде алга йөгереп өйгә кайтып җиткән. Өчебез өч төрле тәмәке чыгарып бер уттан кабызабыз.
__ Шәп бит, ә, егетләр! — дип. Нәби ага Идел киңлекләрен кулы белән сый пап ала.
— Моны кабатлап булмый, кабатлап булмый. Нәби ага,— ди Рөстәм Мингалим.
— Идея кемнеке? Поезд белән кайтмакчы идегез бит әле,— дип, мин үземне мак татырга уңай форсаттан файдаланам
— Сиңа рәхмәт, сиңа рәхмәт' - ди Рөстәм Мингалим
Кокардалы баягы ханым кырыйдан тыз быз үткәли. Мин тәмәке төтенен, боҗра латып кына чыгарып, болай. күңеле булсын дип кенә, җилкә аша аңа әйдәшәм.
— Әйтегез әле. Казанда сәгать ничәдә булабыз?
Кокардалы ханым кинәт туктап кала:
— Нинди Казан? Без бит Куйбышеака барабыз!
__ Шаяртмагыз әле. дим хәлсез тавыш белән.
— Бернинди шаяру юк. без Куйбышевка юл тотабыз*
Йөрәк убылып төште. Бер мәлгә тынсыз калдык. Акылга сыймаслык иде бу хәбәр. Шулвакыт Нәби ага тимер кулы белән иңемнән селкетеп алды:
— Суга төртеп төшерәм бит, кая утырттың син безне’
Сабыр холыклы Нәби аганың болай кызып китүен күргәнем юк иде, шүрләп калдым, бердәнбер чара үземнең гаепле икәнемне белгән хәлдә, тавышны күтәреп, һөҗүмгә күчү:
— Алтмыш вченче причал, диделәр— «Метеор» тора... Каян белим мин. беренче утыруым! Берегез дә Казан димәдегез, билет тикшергәндә дә... Мин каян белим!
Ул арада Ростам Мингалим әче тәмәкесен ташлады да. әле уңга, әле сулга чыгып, гадәтенчә, җайлый башлады.
— Туктагыз әле, кызмыйк әле. чынлап та. беребез дә Казан дип әйтмәде бит. гаеп барыбызда да—дип минем башка төшкән топ хатаны очкә бүләргә кереште.
Бу хәбәр еске катка да менеп җиткән икән, капитан да яныбызга тоште:
— Их. егетләр, чак кына алданрак әйткән булсагыз, күчереп утырта идем бит Казан метеорына, әнә. яңа гына каршы булды,— дип май өстенә ут салды. Әле Ульяновскига барып кына яткан, без утырасы «Метеор»ның ярылып калган дулкын буразналары арасыннан койрыгы гына күренә иде инде.
Иң якын тукталыш туксан чакрым ераклыкта икән, капитан безне тынычландырып. рубкасына менеп китте. Инде хыялы белән өйгә кайтып җиткән кешегә бөтенләй кире якка ыргытылуны белү шактый кыен икән шул. Чырайларга болыт твште. Арада — җил...
Хәтсез барганнан соң. без шыксыз гына бер прнстпньдә төшеп калдык. Улья новскига «Метеор» сәгать дүрттә генә була икән, ике сәгатьтән артык вакыт бар. Кемнәрнеңдер киңәшен тотып, без үр өстендә күренеп торган автовокзалга киттек. Якын гына тоелган иде. бара торгач, чакрымнан артык ара булып чыкты. Автовок зал яны - мәхшәр Исерекләр, җырлаш, кычкырыш Якын килмәле түгел, шыплап тулган автобус, ишек-тәрәзәләреннән асылынган кешеләре белән ыңгырашып кузгала. Нәби ага. ометсез кул селтәп, эскәмиягә барып утырды. Аның өчен борчылабыз. Кәефе төште картның.
Күпмедер вакыт үткәннән соң күрәбез: пристаньга таба, аккош шикелле йөзеп, бер «Метеор» килеп ята.
— Ульянга түгел микән, белеп чык әле. белеп чык ди Нәби ага. Мин автовокзал начальнигына кереп киттем Бетте баш! Нәкъ безгә кирәкле «Метеор» икән. Монда. Мәскәү вакытыннан тыш. җирле вакыт та йөргзне бөтенләй хәтердән чык кан. Ульяновск вакыты белән өчтә китәсе «Метеор»га нибарысы биш минут вакыт калган. Пристаньга кадәр очып барсаң да җитешеп булмаячак. Нишләргә? Аякка герләр асылган кебек, әкрен генә чыгам. Рөстәм Мингалим каршыга килә.
— Безнең метеор. Нәби агага әйтә күрмә, бетерә. дим авыр сулап. Мингалим. пырхылдап, авызын каплады да бөгелеп тоште.
— Кая. кая. кая бара? — дип Нәби ага ерактан эндәшә. Бер үк сүзне шулай шомарта шомарта, кабатлап әйтә торган гадәте бар аның.
— Бүтән якка, дим читкә карабрак. Куак артына китеп, Мингалим белән эчләрне тотып җүләрләрчә көлешәбез. Кы паныч хәлдә, еламас өчен, шулай мәгънәсез көлеп, үзен юатадыр адәм баласы. Җитмәсә, икебезнең дә кесәләр буш, сукыр бакырлар гына зәгыйфь тавыш бирә. Тиеннәр кәгазь акча янәшәсендә генә күңелле зеңгелдәшә бит ул. Ботен өмет — Нәби агада Аның туфли алырга дигән акчасы исән калды шикелле. Ләкин бу халәттә ничек сүз башларга?
Ара-тирә бу тузанлы почмакка таксилар да килеп чыга икән.
— Такси тотарга кирәк, такси! — дип Нәби ага безгә кул изәде. Вакыт-вакыт әлеге көлү өянәге кузгалганга күрә, без аңардан читтәрәк торырга тырышабыз.
— Ни бит. Нәби ага. . безнең бит...— дип Рөстәм Мингалим аңа таба бара башлады.
— Таксины ычкындырмагыз, әнә берәү килә бугай!
— Безнең хәлләр . —дип Рөстәм Мингалим тагын уңайсызланып кына башла ган иде. Нәби ага аны бүлдерде:
— Акчамы? Минем кулга каласыгызны сизгән идем инде мин, алыгыз такси! — дип. ниһаять, көлеп җибәрде. Җиңел сулап куйдык та. мәйданга шалтырап, добер дәп килеп туктаган бер калтырча таксины сугып кына алдык. Калҗайган, ян-як лары корт тишкән кебек челтәрләнеп беткән бу иске «Волга»да безнең өчен шатлык, алга кузгалырга өмет идс. Ачылса ябылмый, ябылса ачылмый торган ишекләрен каерып кереп тә утырдык Бакыр чәчле рус егете машинаны кузгатуга, эчтә кай нал тузан күтәрелде, газ исе җәелде. Тизлек — хәтәр! Бичаракай машинаның бөтен җире калтырый, сызгыра, чыелдый, дүрт ишек дүрт көйгә күгәнендә биеп бара —
мәхшәр..
— Тарала бу, тарала бу. егетләр! — дип Нәби ага тешләрен елтыратып келә башлады Җитдилек үзе көлке булгандыр бу минутта. Аның кәефе күтәрелүгә сөенеп, без дә көлү капчыкларын чишеп җибәрдек.
Нәрсәдер бик каты дөберди башлагач, шофер егет кырыйгарак алып машинаны туктатты. Чыгып карасак, төтен чыга торган торбасы кубып төшкән дә җирдән сөйрәлеп бара икән. Шофер аны тимер чыбык белән тарттырып азапланды да, булдыра алмагач, асфальт астына тибеп төшерде
— Әйттем бит, тарала дип...— Нәби ага безгә шыпырт кына төртеп алды.
Утызынчы еллардагы мактаулы трактор тавышы чыгарып, машина кузгалды. Ваемсыз рус егете, ят телдә сөйләшеп, туктаусыз көлешкән бу пассажирлар турын да ни уйлагандыр, әмма ул безне түкми чәчми Ульяновск каласына кайтарып төшерде Кичке елга порты бушап калган. Дебаркадерларга бәрелгән дулкыннар гына безне үртәгәндәй шаулый.
Тимер юл вокзалын эзләп табып, төнге поездга билет алганнан соң Нәби ага
— Теге машинада исән-имин кайтып җитә алсак, сыйлармын дигән идем, чукы нып китсен туфлие, әйдәгез ресторанга! — дип, утлар кабынган үзәк урамга алып китте.
Шулай итеп, сәяхәтнең соңы иртә таңда тәмамланды. Казан әле уянып кына килә. Арып-талган гәүдәләрне, тизрәк өйгә кайтып, таратып ташларга дигән уйны Нәби ага икенчегә борды:
— Нигәдер өйгә кайтасы килми, әйдәгез, бераз йөрик әле..
Казан елгасының дымсусалкынча һавасын иснәп дамба буйлап киттек. Безгә күренмәгән кояшның беренче нурлары белән Сөембикә манарасы гынп коена. Тып тын елга өстендә — көймәләр. Калкавычка төбәлеп, оеп калган балыкчылар үзләре дә ерактан калкавыч сыман күренә.
Нәби ага үзенең ятимлектә, детдомнарда үткән үсмер чагы турында яңа әсәр башлавын сөйли. Берничә елдан соң без аның «Ак ат» дигән күләмле әсәрен уку бәхетен» ирештек. Хәзергә... язучының үткәне һәм бүгенгесе арасында дөнья кайный Газаплы да. татлы да истәлекләр йөрәк тибешен икеләтә тизләтәдер. Үзе генә бел гвн тормышны кәгазьгә төшергәндә аңа пртта калган еллар иярендә утырган күпме кешеләр белән бергә үлеп тә, терелеп тә алырга туры килгәндер.
— Ничек кенә ярлы үтсә дә, балачак хатирәләре кадерле. Язарга рәхәт. Уты зынчы елЛарга җиткәч, иң авыры булачак. Кая төртелсәң д». ярамый. Цензура менә монда утыра,— дип ул маңгаена шапылдатып куйды.
Кояш мәһабәт Кремль диварларыннан өскә калыкканчы сөйләшеп йөрдек без ул иртәдә. Саубуллашыр алдыннан, кичәге гаебемне һаман да истә тотып, борчылган хәлдә мин:
— Кичә кайтасы идек бит. бер көнгә тормыштан артта калдык,— дидем.
— Вер көн нәрсә ул,— диде Нәби ага.— Менә минем ун елдан артык гомерем не сызып аттылар. Бүген язасыны күптән язарга тиеш идем инде.
Аның әрнеп әйткән бу фикерен кабат-кпбат хәтеремнән чигерөм. Үзе кичереп караган гына мондый язмыш фаҗигасен тулысынча аңлыйдыр. Язучының рухын сындырып, шәхесен таптап килгән шул дистә еллар эчендә ак кәгазьдә бөреләнәсе күпме шытымнарга кырау тигәндер, илһам чишмәләрен ачып, упкын аръягында калган туры юлыңа чыгу өчен тагын күпме еллар сорала. Әдипнең иҗатын әнә шул яссылыкта, язмышы белән бәйләп карау очеи мәрхәмәтле каләм кирәктер.
Галәм туктаусыз хәрәкәттә. Кояшлар сүнә. Яңа йолдызлар кабына. Әдәбият та шундый хәрәкәткә буйсына. Сүнгән йолдызның нуры мең еллар буе килергә мөмкин. Ләкин уты сүнгән әсәрнең ялган нуры озакка бармый. Классика киштәсенә җиңел генә куелган күпме әсәрләрнең заман тетрәп, төшенчәләр үзгәргәндә, комы коелуын күрәбез. Ярлар күчә... Дулкын юлын күрсәтергә тиешле маяклар ком өстендә утырып кала.. Көнлекче иҗат, ясин укылмыйча гына. Вакыт каберенә күмелә Язучы әдипнең гали зат. халыкның пәйгамбәре икәнен онытып, кара елларда янәшәдаге каләмдәшен сатып, эшафотка озатканнарның да исеме чыга бүген. Шулай кирәк! Үзең исән түгел икән, балаларын, оныкларың каршында каберең җавап тотсын. Берни дә эзсез онытылмый бу җирдә! Иманы каршында тез чүккән мондый каләм ңялоренең намусы өстендә кылга әйләнгән кылыч тора кебек. Намус каршын да ак йөзле Нәби ага Д»үли, андыйлар белән чагыштырганда, күпкә бәхетле иде. Тәңре биргән сәләтен түкми-чәчми, үз иҗатын укучысы күңеленә юллый барган бу олы җанлы шәхес әдәбиятка гадел хезмәт итте
Ул ярнтыи әйткән тостның азагы болайрак бетә иде: иң шәп җыр нинди җыр? Без язмаган җыр! Күтәрик әле бокалны без язган җырлар очен'
Әйе, ул язган җырларның моңы аһәңе - йөрәкләрдә Язасылары күпме иде әле?!
Үзе кичергән кырыс чынбарлыкны кыю рәвештә язарга мөмкинлекләр ачылгач кына... яшәргә иде, теге елларга үч итеп яшәргә дә яшәргә иде бит әле. Нишли сең, тәкъдирнең карары теләкләрдән өстен шул...
Язучының иҗат гомере унъеллыклардан тора. Кылган хезмәтләреңне барлап, сайлап алу һәркемгә хас. Алтмыш еллык юбилее алдыннан Нәби ага да калын кулъязма алып нәшриятка килә.
— Җитмешкә үк җитәлмам инде, үләрмен. Кулга тотарлык китап чыгарырга иде бит,— дигәч, ул чактагы бүлек редакторы, үзе бер дә елмаймыйча, көтелмәгән юмор әйтә белгән Шәүкәт Галиев:
— Сез. Нәби ага, илледә дә шулай дигән идегез... Әйтәсез дә, сүзегездә тормыйсыз бит.— дигән. Бу сүзгә каршы Нәби ага яңгыратып көлеп җибәргәч, үзе дә тыелып кала алмаган. Җитмеше тулган көннәрдә шушы мәзәкне сөйләп, беренче ишеткәндәй көлә иде Нәби ага. Картаймаган иде, кәкре башлы таягын да иптәшкә генә тотып йөри иде бит әле. Тагын сүзегездә тормадыгыз, дияргә күп тә түгел, бары бер генә адым калган иде бит, сиксән яшьлеген бәйрәм иткән көннәрдә искә алырга иде шуны, юк инде, кабатлап булмый... Аның мең тапкырлар үлем белән күзгә-күз очрашкан әлдермешле рухына күңелдән генә эндәшеп була:
— Дөньяга синең көлү җитми. Нәби ага!..
Япониядә Рёандзи дип аталган ташлар бакчасы бар: табигатьнең нәзберек җа нын тыңлый-ишетә белгән японнар анда килеп сәгатьләр буе уйланып утыралар икән. Дөньяның бакый серләрен йөрәгенә яшергән ташларның өнсез мәңгеле1ч*ндә җанны тынычландыра торган тылсым бар, күрәсең. Төрле рәвештә унбиш таш куелган бу фәлсәфи бакчаның гаҗәеп ягы шунда: кайсы ноктага күчеп карасаң да. бары тик ундүрт кенә ташны күрәсең: унбишенчесе бүтән таш артында каплана. Минем уемча, яшәешнең бөек хикмәте салынган бу бакчага. Тормышта синең үз ноктаң, җирлегең бар. Иманлы булсаң, төрле ярга ташлана алмыйсың. Синең ноктадан ундүрт кенә таш күренә. Икенче ноктада торучының күз карашына шулай ук ундүрт кенә таш сыя. Мин син күрмәгән унбишенче ташны күрәм, син мин күрмәгән унбишенче ташны күрәсең. Димәк, икебез бергә генә дөньяны камил кабул итә алабыз.
Бердәмлек, янәшәңдәге Кеше кадере турында сөйләмиме бу бакча?
Рәхимсез үлем унбишенче таш серен шәхес белән бергә алып китә. Әмма каләм иясе, әдипнең олуг бәхете бар, таш серен ул бүтәннәргә язып калдыра ала...

Реклама