ТУКАЙЛАР РУХЫ


НУРИХАН ФӘТТАХ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ
— Нурихан ага. бүгенге заман турында кайбер фикерләрегез белән уртаклашмассыз микән? Сезне
бүген нилзр борчый, ниләр куандыра?
— Иң борчыганы — тел, милләт, культура. Кү целен мүк
басмаган татар ечен бүген шулардай да зуррак кайгы борчу
булырга мөмкин до түгел. Тормышта бүген куанычлар да бар.
әлбәттә. Бөтен илдә кузгалыш, хәрәкәт бара. Дөнья кайный, дөнья
гөж килә. Элеккечә hop үзгәрешкә куркып, шикләнеп карау юк.
Күңел сизенә — бу үзгәрешләр, барыбер, безнең файдага —
җәберләнгәннәр файдасына булыр!
— Тукай сүзләрен бүгенге конгә карата куллан сак. нинди
җавап алырбыз икән татар халкы ул гәпме, әллә йоклаган
гынамы?
— Үлмәгән дә. йокламаган да — мәсхәрә ител гән,
имгәтелгән. миңгсрәүләтелгон. Аның күзен ачасы, рухын
канатландырасы бар.
— Безнең тормышның, яшәвебезнең күп яктан рәте
киткән Аны каян, нәрсәдән башлап рәткә китерергә? Бу хакта
сез ничегрәк уйлыйсыз?
— «Безнең* дигәнне бөтен ил турында әйтелган дип
уйласак, «кемнор дөньяның астын өскә китергән булса, шулар
төзетсен бозылганны» дип әйтер идем, тик менә аларның
төзәтәселәре килми Бит алар, «марксизм ленинизм теорияләренә нигезләнеп», бәхетле тормыш төзеделәр.
Безнең өчен түгел, үзләре өчен... • Без»не татар дип, Татарстан дип уйласак, «бөтен илне рәткә китермичә
торып, татар тормышын гына рәткә китереп булмаячак» дип әйтергә туры килә. Бит безнең бар яктан да аяк
кулла рыбыз богауда, рухыбыз читлектә. Богауларны өзәргә, читлекне ватарга кирәк Бөтен ил белән, барлык
демократик, прогрессив көчләр белән бергәләп
— Соңгы елларда язучы белән власть вәкилләре арасындагы мөнәсәбәттә берәр төрле үзгәреш
сизәсезме? Сезнеңчә ул монәсәбәт ничек булырга тиеш?
— Татарстандагы класть вәкилләре тарафыннан миңа карата беркайчан якты йөз, ягымлы сүз
булмады. Мине алар язучы дип тә. гомумән кеше дип тә исәпләмәделәр. Кырык яшькә кадәр мин яшь
язучылар рәтендә йөрдем, кырык яшьтән соң
• Һ. б.»ләр рәтенә кердем. Рәсми мәкаләләрдә минем исем дә, минем әсәрләр дә телгә алынмады Шул
ук вакытта минем кем белән очрашуым, кайда нәрсә сөйләвем, кайчан ашавым эчүем, кайчан тышка чыгуым
— барысы да «Черек күл»гә билгеле булып тор ды. Үз өемдә, үз илемдә мин ирекле тоткындай яшәдем.
Бүген инде заманалар башка.
• Ләкин» дип әйтергә туры килә, зур ишекле, зур өстәлле кабинетларда, йомшак крес лоларда һаман шул
ук кичәге кешеләр утыра. Милләткә кабер казыган, безнең телие, динне, культураны юкка чыгаручыларга,
безнең жанны. милли хисне, вөҗданны на муены талаучыларга тырышып тырышып хезмәт күрсәткән.
Иблиснең канлы итеген ялаган кешеләр утыра Тиешле урында алар инде башкача, заманча сөйлиләр. Ләкин
— күзләре бездә, колаклары Мәскәү ягында. Кылган гамәлләре искечә. Мондый власть вәкилләренә карата
монәсәбәт нинди булырга мөмкин? Әлбәттә, искечә. ягъ ни — каберең якын булмасын!
— Бүгенге тормышта, әдәбиятта Тукайны күз алдына китерә аласызмы? Тукай ис ән булса, бүген
ничек яшәр иде. нәрсәләр өчен көрәшер иде дип уйлыйсыз?
— Тукай берничек тә бүгенге көнгә кадәр яши алмаган булыр иде. Тукай 1913 ел да үлмичә,
«коммунизм кырына» аяк баскан булса, аны инде күптән «Черек күл«нең сасы базларында черетеп юкка
чыгарган булырлар иде. Бүген, яңарыш чорында без бу хакта аннан-моннан ишетеп белер идек тә,
балаларча куанып: «Ис хакыйлар зама нында бездә Тукай дигән шагыйрь дә булган!» дип сөйләнер идек.
Уфадагы берәр пат риот киресенчә: «Тукай фашистлар агенты булган ул» дип исбатларга тырышыр иде.
— Кайбер язучыларның ил һәм дөнья мәйданына чыгарга ашкынуларына ничек карыйсыз?
— Минем моңа бер дә исем китми. Теләгән кеше теләсә нинди мәйданга ашкын сын. Без болай да
йомылып беткән, түбәләнгән халык. Ил күләмендә, дөнья күләмендә безнең милләттәшләрнең исеме
яңгырый икән, безгә аннан зыян юк. Тик менә нәрсә белән чыгасың да, ни өчен чыгасың — бөтен хикмәт
шунда. Әгәр үз өеңдә прозаик, тәнкыйтьче буларак танылмый торып, төрле юл белән Мәскәү басмаларында
ялтырар га ашкынасың икән, яисә татарча укып булмаслык дәрәҗәдәге бөек әсәреңне Мәскәү - дә түгел,
хәтта Чехословакнядә тәрҗемә иттерә аласың икән, мондый данның, мондый «мәйдан»ның милләт өчен
сукыр бер тиенгә дә кирәге юк.
— Соңгы елларда татар әдәбиятына килгән яшьләр арасыннан кемнәрне игъти барга лаек дип
әйтер идегез?
— Бик авырлык белән булса да, татар матбугаты да үзгәрә, төрләнә башлады, һәр басмада диярлек
яңа исемнәр күренеп кала, һәр әсәрдә яңа фикер, яңа рух си зелә. Шулай да бу күбрәк шигърияткә кагыла.
Прозада әлегә күзгә ташланырлык үз гарешлар юк. Шигърияттә, минемчә, яшь шагыйрь Зөлфәт Хәкимне
«әнә ул!» дип әй тергә була. Дөрес, исемнәре яңа түгел — бездә инде Зөлфәт бар, Хәким булды. Ши
гырьләре исә — яңа, саф. Зөлфәт Хәким композитор да икән. Композиторлыгы ничегрәктер, әйтә алмыйм.
Ләкин «Казан утлары»ның быелгы беренче санында басылган шигырьләренең һәркайсы — үзе бер җыр, үзе
бер симфония. Мин яшь Зөлфәтнең кидә- чәктә генә түгел, хәзердән үк олы Зөлфәтне дә, карт Хәкимне дә
узып китүен теләр идем. Адашына фатиха биргән Зөлфәтнең моңа эче пошмас дип уйлыйм. Мин әле яшь
ләр белән ярыша алам дип. бәлки, тагын да усалрак, тагын да активрак яза башлар. Карт Хәким моңа бары
сөенер генә дип фараз кылыйк.
— Иң яраткан язучыгыз кем һәм ни өчен ул?
— Яраткан, якын иткән язучым бер генә түгел. Аларның барысының да исемен атауның кирәге юк.
Шулай да арадан берничәсен төртеп күрсәтсәм, башкаларның хәтере калмас дип уйлыйм. Өлкән буыннан
— Әмирхан Еники, кордашлардан — Мир газиян Юныс, энекәшләрдән — Батулла белән Тәүфикъ Әйди.
Боларның һәркайсының үзенә хас холкы-фигыле, уңай һәм кире яклары бар. Иҗатлары да төрлечә. Ләкин
аларның барысын да берләштерә торган уртак сыйфатлар бар. Ул да булса, батырлык, иман, талант. Болар
белән киңәшергә дә, серләшергә дә була, боларга шулай ук ыша нырга да була. Болар сине сатмаячак,
башыңа басып, аяк чалып, югары да үрләмәя чәк. «Мин — утыз өч пьеса авторы! Мин — бөек язучы!» дип,
теләсә кайда шапырынып та йөрмәячәк.
— Бүгенге көндә кайбер язучыларның төрле юллар белән җитәкче б улырга ом тылуларына сез
ничек карыйсыз?
— Язучы өчен иң зур бәхет, иң зур мәртәбә — язучы булу. Әгәр дә мәгәр язучы дигән кеше, үзенең
язучылыгыннан гына канәгать булмыйча, ниндидер җитәкчелеккә омтыла икән, димәк ул безнең арага
ялгыш кына килеп кергән. Җитәкче буласы килә икән, булсын әйдә. Татар түрәләре арасында да татарча
укый-яза белүчеләр булырга тиештер лабаса!
— Иҗат юлыгызның башында сезнең остазыгыз кем булды?
— Иҗат юлының башын хәтерләмим. Мин, ахрысы, ана карынында ук телгә, сүзгә, милләтемә гашыйк
булганмындыр. Дөньяга тугач Тормыш дигән бөек остаз матурлыкны күрергә — шигырь, хикәя язарга
өйрәткән. Бит дөнья шундый матур — монда беркем сугышырга, бер-берсенең канын коярга түгел,
киресенчә, бары шигырь хикәяләр генә язарга, берберсенә мәдхия генә җырларга тиеш иде кебек.
— Кырым татарлары белән кардәшлек мәсьәләсенә ничек карыйсыз? Аларга карата
мөнәсәбәтегез ничек?
— Кырым татарлары — безнең туганнар, кан-кардәшләр. Авырлык килгәндә ту ганнар бер берсенә
ярдәм итә. Моңарчы без кырым татарларына ярдәм итә алмадык. Ничек ярдәм итәсең — безне бит сарык
көтүләре кебек аерым-аерым бүлеп алып тукмадылар. Бүлгәләү, буташтыру, ахыр чиктә юкка чыгару — төп
максат шул булды. Хәзер инде болай булмас кебек. Һич югы сүздә шулай. Сүздән файдалана белергә һ әм
үзебездән дә ныграк кыерсытылган туганнарыбызга кулдан килгән кадәр ярдәм игәргә
к ирәк дип исәплим.
— Татар халкы тарихын гыйльми өйрәнү торышыннан сез канәгатьме? Бу өлкәдә нинди мөһим
бурычлар тора?
— Татар тарихын өйрәнү күптән башланган. Татар тарихы хакында күп бәхәс ләр булган, күп
хезмәтләр язылган. Ләкин аларнын барысы да диярлек берьяклы һәм өтек-көтек. Безнең тарих җиңүче
халык күзлегеннән, хаким халык мәнфәгатьләреннән чыгып, аның максатларын күз алдында тотып
аңлатылган. Әле дә ул шулай булып кала бирә. Татар тарихын өйрәнүче бурычлар — тау кадәр. Бүгенге
көндә безнең тарихның бары Болгар чоры гына әзме-күпме өйрәнелә. Бу эштә үз галимнәребез алда
баралар. Болгар чорыннан соң бөтенләй диярлек кузгатылмаган Казан ханлыгы чоры, колониаль чор, тагын
әллә нинди чорлар бар. Болгарга кадәрге заманнарда йөз еллар белән түгел, меңәр еллар белән исәпләнә
торган борынгы чорлар тезелеп китә. Бүгенге көндә безнең татар тарихы белән шөгыльләнә торган бер-ике
кафедрабыз, бер-ике бүлегебез, унлап докторларыбыз-кандидатларыбыз бар. Безнең тарихның таудай
өелгән, таштай каткан катламнарын актарып тикшерү һәм аңлату өчен бер-ике кафедра, берике бүлек һәм
унлап галим түгел, бәлки унлап институт һәм меңләгән, ун меңләгән галимнәр кирәк булыр иде.
— Хәзерге әсәрләрнең сәнгать ягы сезне канәгатьләндерәме? Канәгатьләндер- мәсә. ни өчен?
— Бүгенге татар прозасының сыйфат дәрәҗәсе бик түбән. Күпчелек прозаиклар әдәбиятта сөйләү
методы белән күрсәтү методының нидән гыйбарәт икәнлеген дә аера алмыйлар. Безнең күп авторлар озын
итеп, күңелсез итеп берәр актуаль темага мәкалә язалар да, шуны хикәя, повесть, роман дип атыйлар. Мин
яшь чакта шундый мәкалә язучылар кинәт кенә үсеп киттеләр, данга, шөһрәткә ирештеләр, җитәкче
булдылар һәм турыдан туры әдәбиятның үсешенә йогынты ясый башладылар. Андыйлар хәзер күп. Алар
бер-берсен мактыйлар, бер-берсен яклыйлар һәм берсе икенчесе турында: Пастернак та Дудинңев дип кенә
җибәрәләр. Драматургиядә алар — Островский да Чехов. Хәтта Шекспир, Толстой, Достоевский булудан да
баш тартмаячаклар — шулай дип атаучылар гына булсын. Яшьләр күбрәк менә шундый атаклылардан
өйрәнде һәм өйрәнә, шулар тирәсенә елыша. Шулай итеп, әдәбияттә кәсепчелек, кода кодагыйлык, заманча
әйткәндә, мафия тамыр җәя. Җәйгән инде. Үз кешеләрен мафия җитәкчелеккә күтәрә, үз кешеләренә
премияләр бирдерә, тоткарлыксыз китапларын чыгарта. Мондый юл белән чын әдәбиятне үстереп булмады
һәм булмаячак. Милләт алдында, аның бүгенгесе, киләчәге алдында шәхси җаваплылык тойган һәм
намуслы язучы моны аңларга тиеш дип уйлыйм.
— Хәзерге әдәби телебезнең культурасын күтәрү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк дип уйлыйсыз?
— Әдәби тел культурасын күтәрү өчен «урам теле» культурасын күтәрергә ки рәк, «урам теле»
культурасын күтәрү өчен бакчаларда, мәктәпләрдә.. Барысы да бил геле — әйтеп тормасаң да була. Әдәби
тел культурасын күтәрү иң элек безгә — язучы ларга, журналистларга, фән һәм культура әһелләренә кагыла
Әлегә без телнең кирәк лесе турында гына сүз алып барабыз кебек. Безгә хәзер телдәге бозулар, ялгышлар,
хаталар турында сөйләшә башларга вакыт. Бүгенге хәлендәге сөйләм теле һәм язма тел шул көенчә ныгып,
нормага әйләнеп калса, татар телен дәүләт теле дип игълан ит кон очракта да. ул үзеннән үзе юкка чыгарга
мөмкин. Бүгенге сөйләм телендә, язма телдә — радио телевидениедә, вакытлы матбугатта, матур
әдәбиятта җитмеш ел буена даими өстенлек итеп килгән урыс теленең көчле йогынтысы сизелә Без хәзер
тар җемо телендә сөйләшергә, тәрҗемә телендә уйларга күнегеп киттек. Бездә хәзер татар сүзләреннән
русча җөмләләр белән мәкалә, хикәя роман язу гадәти нәрсәгә әйләнеп бара. Газета журналлардагы
тәрҗемә әсәрләрне мин. гомумән, укый алмыйм. «Әллү ки»дә бер өлкән язучыбызның «Менә сиңа, мә!»
(«Вот тебе, на!») дип исемләнгән хикәясен күреп, артыма авып китә яздым Тел остасы шулай язгач,
башкаларга ни кала? • Чаян» журналының узган елгы 24 санында бер рәсем басылган. Ике төпсә янында
ямь яшел чыршы үсеп утыра. Зур төпсә кечерәк төпсәгә: • Киемнең энәдән генә төш көнен кидертәм
балакаема» ди. Моның русчасы «одеваю с иголочки» булгандыр инде. «С иголочки» тәгъбиренең
татарчасын тәрҗемәче белмәгән, шуңа күрә үзенчә тәрҗемә иткән. Нәтиҗәдә көлке мәгънәсезлек килеп
чыккан. Мондый көлкедән җылыйсы килә. Татарча дөрес сүз. дөрес тәгъбирләр өчен нң элек «Чаян»
көрәшергә тиеш иде кебек Ләкин көрәшче »Чаян«, татарча «Чаян» күптән инде үлде. Сүз уйнатуга
нигезләнгән юмор сатира әсәрләрен тәрҗемә итеп булмый Кайчандыр татарча гына чыккан »Ча ян»ны
башта русчага тәрҗемә иттеләр, хәзер татарчага да тәрҗемә итә башладылар. Татар матбугаты өчен
моннан да зур хурлыкның булуы мөмкин түгел. Революциягә кадәр үк бәзнең саф татарча юмор сатира
журналларыбыз булган. Бүгенге »Чаян»га теләсә каян теләсә кем теләсә нәрсә яза Тик анда татар
тормышы, татар культурасы.
татар теле мәсьәләләре генә чагылмый. Журналның тиражы сигез йөз меңнән артык. Татарча тираж
күпмедер, билгесез. Күп булса, ун-унбиш мең булыр. Татар матбугаты өчен җибәрелә торган тонналаган
кәгазь фонды юмор тойгысын онытып бетергән бер үк авторларның тамагын туйдыру өчен хезмәт итә.
Минемчә, мондый «Чаян«нан милләткә бернинди дә файда юк. Безгә өр яңа сатирик журнал кирәк. Татар
теленә, та тар милләтенә хезмәт итә торган саф татарча журнал кирәк. Башка басмаларда да туган телгә,
татар сүзенә игътибарны көчәйтә төшкәндә нур өстенә нур булыр иде.
— Байтак еллар элек тә. соңгы елларда да сез кайбер яшь иҗатчылар колагына усал гына
тәнкыйть сүзләре әйткән идегез. Хәзер бу мәсьәләдә фикерегез ничек?
— Әйе, булды андый хәлләр Алтмышынчы елларда мин берьюлы берничә яшь шагыйрьне
тәнкыйтьләп чыктым. Үземчә әлләни усал да язмадым кебек. Моңарчы мактаудан башка берни ишетмәгән
кайбер яшьләргә бу тәнкыйть аяз көнне яшен сук- , кан кебек тәэсир иткән ахрысы. Ул чакта кайберәүләр
мине хәтта тотып кыйнамакчьг да булып йөргәннәр имеш. Күрәсез, ул заманд агы яшьләр шигърияткә чын
күңелдән бирелгән булганнар. Минем үземне дә яшь чагымда тәнкыйтьчеләр уңнан да, сулдан да
тәпәләделәр. Тәнкыйть сүзе ишетү күңелле түгел, әлбәттә. Ләкин әдәбият — көрәш мәйданы. Көрәшергә
чыккансың икән, әзме күпме авыз-борын канатып алудан куркып торасы юк. Бүгенге әдәбиятта менә шул
көрәш рухы сизелми. Чын мәгънәсендәге тәнкыйть юк. Булганы тешсез. Бүгенге тәнкыйть күбрәк мактау,
сылау-сыйпау һәм ким челекләрне йомып калдыру белән мәшгуль. Чын әдәбиятны, конкрет әсәрләрне бел -
мичә, күз йомып кына тәнкыйтьләргә азапланулар да күренгәли. Тәнкыйть турында о^з чыккан икән,
шунысын да әйтим: иң үтемле тәнкыйть — үз үзеңне тәнкыйть итү Ягъни үз •кимчелекләреңне үзең аңлау
һәм нинди генә әсәр язсаң да, гамьсезлеккә, битарафлыкка, сыйфатеызлыкка юл куймау һәм туктаусыз
камиллеккә омтылу. Язучы белән тәнкыйтьче арасында дуслык бары шул җирлектә генә туа ала.
— Гамәлдәге орфографияне үзгәртүгә ничек карыйсыз? Әлифбага оч хәреф остэү безнең хәлне
җиңеләйтер микән?
— Хәзерге чорда, хәзерге шартларда милләт өчен моннан да зарарлырак нәрсә не, күрәсең, беркем
дә уйлап таба алмас иде. Без менә уйлап таптык. Без бит талантлы халык! «Болгармы татармы?*
бәхәсеннән котылып өлгермәдек, безгә әлеге «орфогра фияне камилләштерү «не китереп чәпәделәр.
Сумгаитта. Фирганә ол кәсендә аңлы рәвештә милли конфликтлар барлыкка китергән кебек, безнең
игътибарны читкә юнәлтү өчен эшләнелгән хәйләкәр провокация булмады микән бу дигән шик бар.
Татарстан Автономияле Социалистик Республикасының статусы сугышка кадәрге Африкадагы колонияләр
статусыннан да түбәнрәк. Безнең җиребез, суыбыз, сулый торган һавабыз үзебезнеке булмаган кебек,
телебез, әлифбабыз да үзебезнеке түгел. Шунысын да оныт мыйк, урыс патшалары безне күп нәрсәдән
мәхрүм иткәннәр, ләкин динебезне, телебезне, хәрефебезне тартып алырга аларның кыюлыгы җитмәгән.
Төрки халыкларның гарәп хәрефен үзгәртү мәсьәләсе Ленин исән чакта — егерменче елларда ук кузгатыла.
Шул хакта дәүләт комиссияләре төзелә. Ләкин 1923 елда Гордлевскийның т атар язуын урыс графикасына
күчерү проекты ныклы каршылыкка очрый. Ул вакытта бу план тормышка ашырылмый кала. Ләкин
«новаторлар» чигенергә теләмиләр. Чын укы мышлыларны берәм-берәм чүпләп бетергәч, татар язуын урыс
хәрефенә түгел, латинга күчермәкче булалар. Галимҗан Ибраһимов, күрәсең, бу хәйләне дә яхшы аңлаган
— латинга ул каршы булган. Без инде беләбез: гарәп хәрефләрен башта латинга алыш тырдылар, ун-унбиш
елдан соң ук латинны урыска әйләндерделәр. Барысы да «гыйльми» нигездә эшләнде. Татар хәрефен
үзгәртүне, әйтик, Ильминскийлар, Гордлевский лар түгел — Ильминскийлар, Гордлевскинларның
шәкертләре Мөхәммәт Фазлул линнар күтәреп чыкты. Мөхәммәт Фазлуллиннар үлгәч, аларның эшен дәвам
иттерү өчен яңа буын Мөхәммәт Ильминскийлар кирәк булды. Монысын инде минем кор дашлар,
сабакташлар башкарды. 1965 елны Мирфатих Зәкиевнең татар теленә күпләп урыс сүзләре алырга кирәк,
яңа терминнар ясаганда рус сүзләрен шул көенчә кулла нырга кирәк, рус теленә күчү — иң прогрессив
күренеш дип шау-шу кузгатуын әле дә кайберәүләр онытып бетермәгәннәрдер... 1989 елда җан исәбе алуда
бер миллион 130 мең чамасы татарның үз туган телен ана теле дип танымавы шуның бер нәтиҗәсе булып
тора. Күпләр, ихтимал, уйлап та карамыйлардыр — татар хәрефләре генә түгел, татар язу кагыйдәләре дә
тулысынча урыс теле нормаларына яраклашты рылган. Мин, мәсәлән, илле еллап инде язу -сызу белән
шөгыльләнәм, ләкин кайбер сүзләрнең язылышын, кайбер өтерләрнең куелышын әле дә үзләштерә
алмыйм. Бүгенге татар теле дәүләтендә үз законнары, үз кагыйдәләре белән, урыс, гарәп фарсы сүзләре
аерым «Дәүләт» булып яши бирәләр. Татар әлифбасында, татар грамматикасында, синтаксисында татар
теленең хокукы юк дәрәҗәсендә. Татарстан АССРда татарның хәле нинди булса, монда да шулай. Барысы
да уйлап эшләнелгән.
Гамәлдәге алфавитка өч койрык өстәү ул череп беткән һәм тору өчен күрәләтә
яраксыз өйне сипләү белән бер. Сипләргә түгел, ут төртеп яндырырга кирәк ул өйне. Анык урынына заманча
иркен, яца. нык йорт салып куярга кирәк. Тәкъдимнәр күп булды безнең яңа әлифб абыз латинча булырга
тиеш.
— Әйтә алмассызмы — хәзер нинди әсәр язу белән мәшгулъсез?
— Язылып беткән әсәрем булмаса, фәлән әсәр язам дип, басылып чыккан кита бым булмаса, фәлән
китап бастырам дип сөйләнергә күнекмәгәнмен. Тәҗрибә шуңа өйрәтте. Фәлән нәрсә язам әле дип
танышыңа сер чишәргә өлгермисең, икенче көнне үк имеш мимеш тарала. Күп тә үтми, Тукай клубында орган
вәкиле шомлы итеп: кай берәүләр, хатыннарына да сиздермичә, яшереп роман язалар икән дигән яңалык
әйтә һәм татар язучыларын уяулыкка, дошман пропагандасына бирелмәскә өнди. Кемнең яшереп роман
язуын әйтмәсәң дә аңлашыла. Андый кеше бездә бер генә. Яисә фәлән елга фәлән китабың нәшрият
планына кертелә. Китап чыга инде дип көтеп кенә торганда, я сине бөтенләй планнан төшереп калдыралар,
яисә бер-ике елга арткарак чигереп куялар. Хәзер инде әллә ни сер дә юк, сер чишелер дип курыккан да юк.
Бу арада мин үземнең яшьлек еллары турында яңа китап язам. Дөрес, ул инде берничә мәртәбә язылган,
тик аны яңа баштан карап чыгып, тагын берничә мәртәбә язасы гына бар. Ан нан соң — Тарихны өйрәнәм.
Тагын берәр тарихи роман язып булмас микән дигән хыял белән яшим.
— Каләмдәшләрегезгә әйтәсе килгән иң зур теләкләрегез нинди'
- Иң зур теләгем шул — язарга кирәк. Ходай тарафыннан бирелгән аңлы, ка дерле, сәламәт гомернең
минутын да юкка барга әрәм итмичә язарга кирәк. Тылсымлы сүз белән милләтнең исемен дәрәҗәсен
күтәрергә, башкаларны кабатламыйча, үз акы лың, үз көчен, үз ихтыярың белән яңа һәм сыйфатлы әсәрләр
иҗат итәргә кирәк!
Әңгәмәне журналның әдәби тәнкыйть бүлеге редакторы
Мансур ЮЛИЕВ алып барды.

Реклама