Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘХИФӘЛӘР КАЛКА ТАРИХТАН


Н. Фәттахның «Сызгыра торган уклар* романының икенче китабы чыгу уңаеннан
арихи осэрляр иҗат итүче язучылар
әдәбиятыбызда күп түгел. Нурихан Фәттах —
алар арасында иң танылганы.
Уклар тоз һәм ерак очсын өчен җәя
кирәк. Укны җәя корал итә. Җәяң ышанычлы булсын
дисәң, ашыкма, аны озак сайла, ныклап сына. Н.
Фәттахның «җәя»се исә ышанычлы булып чыкты.
Әдип кабаланмаган, үзенә кирәкне сабыр гына
эзләгән, җыйган, өйрәнгән. Тарихи әсәр язуның
икеләтә җаваплы эш икәнен яхшы аңлаган. Ул, каләм
остасы булу белән бергә, билгеле бер дәрәҗәдә
галим һәм тарихчы буларак та иҗат итә. Шушы
караштан чыгып, барлык шартларга һәм таләпләргә
аерым-аерым тукталганда, әсәргә бирелгән исемнең
мәгънәсе икеләтә мөһим икәнлегенә дә ышанасың
Теләсә нинди ук сызгырмый. Сызгырса — әсәр
башкачарак аталыр иде Авторның әсәренә әлеге
исемне бирүенең фәнни нигезе бар. Кыскача
әйткәндә, сызгыручы уклар — борынгы сеннәрнең
(яки һуннарның) сугыш сәнгатендәге тарихи
казанышы, археологиядәге визит карточкасы ул
Автцрның бу хакыйкатьне ярты юлда ук ярып
салмавы, билгеле бер дәрәҗәдә, әсәрнең
кызыксындыру көчен арттыра. Укучылар тарихи сергә
380 нче биттә генә килеп җитәләр һәм менә шул чакта
инде тагын да бер кат әсәрнең укылган олешен искә
төшерү, казанышка ирешүнең катлаулы озын юлын
тирәнтен фикерләү мөмкинлеге туа. Нурихан ега
Фәттахның тарихи чыганакларны яхшы белүе,
археологик характердагы хезмәтләр белән таныш
булуы, гыйльми эзләнүләре зур ихтирамга лаек
Безнең эрага кадәрге I меңъеллыкның соңгы
чиреге — Коньяк Себердә һәм Үзәк Азиядә этно-
социаль процессларның кискен җанлану чоры.
Әсәрдә сурәтләнгән заман (III гасырның ахыры — II
гасырның башы) политик вакыйгаларның б э. н
байлыгы белән до кызыклы Халыкара аренага һун
урдалары (әсәрдәге сейнер) калкып чыга, аларның
хәрәкәте региондагы этно-социаль үзгәрешләр*.» зур
йогынты ясый, күл кенә борылышларга сәбәпче була
һуннарның роле бу җирләрдә генә чикләнми, соңрак
Европага да үтеп чыга.
Нурихан Фәттахның һуннар тормышын
яктырткан әсәр иҗат итүе очраклы хәл түгел, әлбәттә
Биредә элегрәк язылган «Этил суы ака горур»
романы һәм аның бәхетле язмышы да үзенең эчке
йогынтысын ясагандыр Чөнки болгар
бабаларыбызның борынгы һуннарга турыдан-туры
бәйләнеше бар — Төньяк Кавказ, Дон. Азов
буйларында «Бөек Болгар» дип аталган кабиләләр
союзы барлыкка килгәнче (безнең эраның VI гасыр
ахыры), Кубрат хан чорына тикле күп гасырлар элек
болгарлар һуннар кабилә берләшмәсе составына
кергәннәр Ул чор чыганакларында һәм бераз соңрак,
борынгы Византия тарихчылары Прокопий. Агафий
һәм Менандр язмаларында алар утригур һәм
контригур кабиләләре буларак билгеле
һуннар үзләре — составына төрле кабиләләр
кергән, этник яктан шактый чуар булган берләшмәнең
үзәген төзегәннәр һәм бу берләшмә тулысымча
аларның исеме белән аталган. Ул башлыча
төркиләрдән, шулай ук монголлардан һ. б.
халыклардан торган. Берләшмәдә хакимлелек иткән
һуннарның да, башкаларның да бу бердәмлеккә
ихтыяҗлары бигрәк тә сугыш куркынычы алдыннан
сизелерлек кечәйгән Әсәрдә дә вакыйгалар шушы
кысада яктыртыла.
Шул ук вакытта, югары катлау вәкилләрендә
бердәмлеккә карага мөнәсәбәтнең төрлечә булуы да
чагыла. Бу җәһәттән Исән- тәй һәм Албуга
образларының бирелеше. Сырга бикә белән Тутыя
бикә арасындагы диалог игътибарга лаек
Әсәрдә шулай ук борынгы һуннардагы сәүдә
менәсәбәтләренә дә урын бирелгән Мәсәлем,
кыпчакларның сөннәргә затлы тиреләр. эретелгән
һәм чүкелгән бакыр алтын, тимер алып килүләре, ә
алмашка йон. ефәк, киндер, туныма, савыт-саба һ б
алып нитүләре турында телгә алына Урынлы бу
Әдәбилеккә дә куш була, укучының тарихи фикер-
ләсен баетуга да элеш кертелә Ул тирәләрдә яшәгән,
кен күргән халыклар әйтик. Алтай төркиләре. Енисеи
кыргызлары (борынгы ха-
Т
Китап
күзетү
хаслар) һәм шул исәптән әлеге кыпчаклар бо- рын-
борынгыдан мәгъдән осталары буларак
танылганнар. Мәгъдән эшкәртү, гомумән, һуннарда
югары үсешкә ия булган. Урынның тимер һәм бакыр
рудаларына бай булуы моның ечен бик ышанычлы
нигез (Мәсәлән, һуннарга караган Түбән Иволгико
шәһәрендә археологик казулар вакытында бик әйбәт
сакланган тимер эретү мичләре, шлак һәм әзер
продукция калдыклары табылды).
Әйтергә кирәк, һуннарны бары тик рәхимсез
сугышчылар итеп кенә күрүчеләр дә, алдынгы
цивилизацияләрне җимерүче варварлар итеп
караучылар да булды. Аларны монгол яуларына
тиңләштерүчеләр дә юк түгел. Дөрес, һуннар күп
җирләрне яулаганнар, монголларга кадәр мең еллар
чамасы элек алар үтәчәк юлны (нигездә) үткәннәр,
алар кебек үк бөтен Европаның котын алганнар.
Шулай да бу халыкларның тарихта үз урыннары бар.
Әлеге ике халык турында сүз чыкканда иң элек
алар арасындагы охшашлыкларга игътибар итү
зарур. Шулерның берсе күчмә терлекчелеккә
нигезләнгән җитештерү ысулында чагыла Ә менә бу
җитештерү ысулының кайсы һәм нинди чорга туры
килүен ачыклау — тарихи үсешне фикерләүдә иң
әһәмиятле һәм мәҗбүри адымнарның берсе
һуннарның хәрәкәте, вакыт-вакыт агрессив
юнәлештәге сәясәткә нигезләнүгә дә карамастан,
билгеле бер дәрәҗәдә прогрессив әһәмияткә ия.
Укучыларның моңа төшенә алулары бик мөһим.
Автор әсәр өстендә эшләгәндә бу мәсьәләгә теп
игътибарын юнәлткән. һуннарның басыл алу
походлары кайбер илләрдә (Греция, Рим, Кытай)
колбиләүчелек строе хөкем сөргән чорга туры килә
Алар алып барган сугышлар әлеге стройны җиме-
рүдә әһәмиятле роль уйный Гомумән, һуннарның, бу
процесста өлеше зур. Эчтән череп таркалган Кытай
колбиләүчелек җәмгыяте һуннарның ешая барган
һөҗүмнәре аркасында тәмам җимерелә һәм анда
Европага караганда берничә гасыр элек феодаль мө-
нәсәбәтләр формалаша башлый һәм III—IV
гасырларда инде ныгып диярлек урнаша. Безнең эра
башында ук көнбатышка хәрәкәт башлаган һун
урдалары халыкларның Бөек күчеше башлануына
зур этәргеч бирәләр, башка халыкларны кузгатып,
бөтен Көньяк Себер, Каспий һәм Кара диңгез буе
далаларын үтеп, IV гасыр ахырында (377 елда) Рим
империясе чикләренә килеп җитәләр. Башка
халыклар белән бергә, Рим колбиләүчелек
дәүләтенең җимерелүенә (476 ел) зур өлеш кертәләр
Ниһаять. заманында классик үсеш дәрәҗәсенә
ирешкән консерватив строй бәреп төшерелә.
Европада феодализм дәверенә киң юл ачыла Әлеге
факторларны күзаллаганда тагын бер кат һун
яуларының прогрессив әһәмиятенә төшенергә
мөмкин
Бу романдагы Албуга — тарихи шәхес Ул шулай
ук Модэ исемле һун каганы буларак 170 билгеле.
Мәгълүм булганча, Модэ властька әтисе Туман
каганны үтерткәннән соң (6 э. к. 209 елда) килә.
Әсәрдә бу вакыйга шактый кызыклы гына
тасвирланган (390 бит). Нәкъ менә шул Модэ
вакытында һуннарның басып алу походлары җәелеп
китә дә инде.
Романның бу китабы Туман каганның кы-
тайлардан ачы җиңелү газабы татуыннан башланып
китә һәм ахырда Албуга сөннәренең тантаналы
җиңүләре белән төгәлләнә. Әсәр аңлаешлы, гади
тел белән язылган. Гомумән, Н. Фәттахның тарихи
җанрдагы иҗатына, безгә калса, гадилек һәм үсә
барган мавыктыру- чанлык хас Гадилектә —
даһилык. Балачактан алып «Этил суы ака горур»
романын ничә тапкыр укып чыкканымны төгәл генә
әйтә алмыйм. Әмма иманым камил: тарих белән
җенләнеп китүемдә шушы әсәрнең дә «гаебе» бар
дисәм — һич тә арттыру булмас...
һун җәмгыятендә патриархаль-ыруглык
мөнәсәбәтләре көчле булган Ф. Энгельс билгеләп
үткәнчә, ыругның килеп чыгуында гаилә
мөнәсәбәтләренең тамырдан үзгәрүе, аерым
алганда пуналуаль гаиләнең барлыкка килүе зур
роль уйнаган. Кыскача әйткәндә, бу күренешнең
асылы — ата-аналар тарафыннан үз балалары
арасында үзара никахның катгый тыелуыннан
гыйбарәт. Тарихи үсешнең, үзгәрешнең билгеле бер
баскычында ике община аерылып чыга: беренчесен
хатын-кызлар, ә икенчесен ирләр төзи. Никах ике
общинаның барлык членнары арасында да бара, тик
бу ике общинага кергән бертуганнар (ир һәм хатын-
кыз) арасында катгый тыела. Шулай итеп, ирләрнең
(үз кыз туганын исәпкә кертмичә) уртак хатыннары
булган кебек, хатын-кызларның да (үз абыйларыннан
башка) уртак ирләре булган Ф Энгельс фикеренчә,
әлеге гаилә мөнәсәбәтләре Рим һәм Греция (бирегә
Кытайны да өстик) колбиләүчелек дәүләтләрен
чолгап алган барлык варварларга да хас.
Әйтергә кирәк, Нурихан ага бу мәсьәләне дә
игътибарсыз калдырмаган. Укучы өчен бик
әһәмиятле белешмә бу, уйландыра торган хәлләр.
Әсәрдә күренгәнчә, әлеге тип гаилә
мөнәсәбәтләренең калдыклары һәр халыкта да һәм
бу халыкның һәр катлавында да көчле булган, Гади
халыкка килгәндә, Кондыз картның Сылу кызга
ясаган тәкъдиме., («өең иркен, үзең яшь, ырудашың
синдә кунар. » — 15 б ) кызыклы. Шуңа ук өстәп, тагын
Сылу кызның, ирен каршылаган сыман, Камашка
киемнәрен салырга булышуын әйтергә мөмкин (17 6
.),
Әйткәнебезчә, югары катлау (сыйныф дип
аңларга кирәкми) вәкилләре дә иске гаилә
мөнәсәбәтләре калдыкларыннан арына алмаган.
Игътибар итик — Елдырым бәк Күрекле бикәгә әнә
ничек җавап бирә: «Кияүнең энесе Адай белән кызым
Алтын Бөртеккә аерым өй корырбыз, торырлар бергә
кияү кайтканчы. » (180 б.) Яки, мәсәлән, Айбуганың
чин Чунга җавабы «Туганнарның уртак кызга ир
булуы бездә язык саналмый. Бу безнең борынгы
йола» (231 б.)
Этнографик күзлектән караганда, әсәр —
борынгы сеннәрнең тормыш-көнкүрешен, гореф-
гадәтләрен тасвирлаудан гыйбарәт Шулардай берсе
— үлгәннәргә корбан бирү ритуалы. 25—28 битләрдә
сүз Аю-Мамакның ачы язмышы — аның корбанга
чалынуы турында бара. Вакыйга шулкадәр оста
тасвирланган ки, ирексездән үзеңне тамаша кылу-
чылар арасында хис итәсең Шунда ук тагын бер
кызыклы деталь бар — утка ташланган чыбык,
йомычка яки утын агачының үлгән кешене
алыштыруы турында сөйләнә. Мөгаен бу — элегрәк
булган мәетне яндырып күмүнең (кремация)
сакланып калган бер эзедер Укучылар шулай ук
сәннәрдәге мәет җирләү йоласының үзенчәлекләре
белән таныша алалар. Бу шулай ук мөһим, чөнки
билгеле бер сәбәпләр аркасында (фәнни стильнең
үзгә булуы, тиражның азлыгы һ. б.) киң катлау
укучыларның бу мәсьәлә буенча махсус әдәбият
белән танышу мөмкинлеге аз Романның азагына
җитәрәк, Туман каганны җирләү вакыйгасы
тасвирланган Әлеге процессның һәр детале (җирләү
өчен ике катлы бура әзерләү, бит өлгесе һ. 6.) фәнни
яктан — археологик табылдыклар һәм материаллар
белән нигезләнә ала.
Археологик материал дигәннән, сурәтләнгән
чор турында әлеге фән күзлегеннән дә берничә суз
әйтеп китәргә кирәктер.
Безнең эрага кадәр III гасыр ахыры — II гасыр
башында Көньяк Себердә һәм Үзәк Азиядә яшәүче
кабиләләрнең тормыш-көнкүрешендә зур
үзгәрешләр була. Бу вакытта, югарыда телгә
алынганча, һуннарның Модэ (Албуга)
җитәкчелегендәге кабиләләр союзы тәмам көчәеп
китә һуннар Үзәк Азияне яулап алалар һәм б э. к.
205—201 елларда Хакас иңкүлегендә яшәп яткан,
утрак терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыль-
ләнгән Тагар археологик культурасы кабиләләренә
ябырылалар Нәтиҗәдә, бу кушылудан яңа—Таштык
археологик культурасы барлыкка килә. Бу
культураның төп үзенчәлекләреннән берсе —
мәрхүмнәрне зур курчаклар белән җирләү Шундый
курчаклар аяк киемнәре һәм кеш бүрекләре күп
күләмдә Ог- лахтино каберлегендә табылды
«Сызгыра торган укларнда бу йолага кызыклы ишарә
бар (394 б )
Кабилә союзлары (берләшмәләре) оешу —
дәүләт барлыкка килүнең иң мөһим баскычларыннан
берсе Ул — социаль тигезсезлек яралгыларының
килеп чыгуы белән бергә бара торган процесс. Шул
ук вакытта тышкы сугышларның роле дә артканнаи-
арта бара Туман каган, аннан соң Албуга җитәкләгән
сугышларны чагыштырганда моны истә тотырга
кирәк
Албуга каган алып барган сугышлар азатлык
хәрәкәтенең чиген үтеп чыга һәм киләчәктә турыдан-
туры, ачыктан-ачык талау һәм баю максатында алып
барган сугышларга әйләнеп китә. Автор романның
ахырында моны тулысынча ачып биргән Социаль
тигезсезлек үскәннан-усә бара. Албугага кадәр үк.
Иммәт картның улы Җидекулга әйткән сүзләрен генә
искә төшерик: « Унбашы булмагае, кирәгем исә мең
башы, төмән бәге бул,— син барыбер кара булып
калачаксың Оныттыңмыни шу-
Албуга каганның тышкы уңышлары — һун
армиясендәге үзгәртеп корулар җимеше Уклар да үз
сүзләрен әйтәләр, каганның кырыс холкы да зур роль
уйнаган. (Игътибар итик, Албуга башбаштаклыкны
ничек күрә алмый, аяусыз бастыра, ирләренең
башларын өзә. Кытай елъязмалары Модэнең
ыругбашлар белән булган әңгәмәсен җиткерәләр
Модэ үз ыругбашларыннан киңәш сорады «Дун- ху
ясак итеп җир сорый Нихәл итик?» Ыругбашлар
«Җир уңдырышсыз, бирсәк тә була, бирмәскә дә
мөмкин»,— дип җавап бирделәр Модэ ачуланып
әйтте: «Җир — дәүләтнең нигезе, аны ничек ител
бирмәк кирәк?!» Шуннан соң ул бирергә
диючеләрнең башларын өзде. » (Бичурин И.
Собрание сведений о народах, обитавших в Средней
Азии в древние времена.— СПб., 1851 П изд. М —Л.,
1950 тт. I —П—13 б) Модэ (Албуга) чорында
варислык хокукы ныгып урнаша Аксакаллар советы
тик формаль роль генә уйнаган.
Югарыда телгә алынганча, әсәр кытайларның
җиңелүләре белән төгәлләнә «Әйе, җиңелделәр Хур
булдылар Хәзер инде барыбер түгелмени? Җиңелү,
бәлки, чынлыкта җиңүдер әле ул һич югы моннан соң
инде яуга кумаслар, өйдән, хатыннардан,
балалардан аермаслар. Шулкадәр җиңелү хурлыгы
татыган патшалар да моннан соң күрәләтә үлемгә
атлыгып тормаслар лабаса» Уңышлы финал! Ул
дөньябыздагы хәзерге вакыйгаларга, халыкара
климатка бик аваздаш, актуаль яңгырый, укучыны
искәртә
Илебез халыкларының тарихка карата булган
мөнәсәбәтләре үзгәрүе, җанлануы, үткәннәр белән
кызыксынуның көчәюе — чорыбызның яңа
үзенчәлеге Мондый шартларда тарих фәненең һәм
әдәбиятның әһәмияте бермә-бер артты Тарихи әсәр
иҗат итү — изге эш, халкыбызга һәм аның тарихына
бирелгәнлек билгесе Аз булса да безнең үз
Дюмаларыбыэ бар Нурихан агага ныклы саулык,
иминлек һәм изге эшендә олы уңышлар телибез