♦ӘС САБРУ МИФТАХ ӘЛ-ФАРАҖ...»


агдад урамы Кояш рәхимсез кыздыра Газ белән сугарылган һава тынга каба Машина эчендә кондиционер булмаса, алла сакласын, эреп, табадагы сызыкка әйләнүен ихтимал Нәкъ Тукай язганча
« ..Каты эссе һава бөркү
Кыза дөнья, сабыр җитми •
Каядыр ашыгучы меңләгән, йөз меңләгән машиналар урамны тәмам буып куйган Мин машина эчендә шул буаның ачылганын көтеп утырам Уйландыра Кеше, теләгенә тизрәк ирешү өчен, ашыга бит һәм нәкъ шул ашыгу тизлекне юкка чыгара Иң борынгы заманнарда адәм заты җәяү йөргән Моннан берничә мең ел элек атка, ишәккә атланып йөри башлаганнар Бүгенге көндә күп кеше машинада йөри Әгәр шушы безнең машина туктаган Һарун әр-Рәшид урамыннан җәяүлене җайдакны һәм машиналыны ярышка җибәрсәң. Багдадның үзәге саналган Тәхрир мәйданына алар бер чамада килеп җитәрләр иде
Чит ил кешеләре, гарәпчә «әҗнәбиләр* эт итеп мондагы тәртипне тиргиләр Соңга калуның төп сәбәбе—шәрыкның поши аслыгы. дип уйлый алар Мин гарәпләрне күзәтәм Әнә. карагыз, алар үзләрен ничек тоталар машинаның ачык тәрәзәсеннән башларын тыгып, шатлана-көлә хәбәрләшәләр Күрше машина эчендәге гарәп, утыргычка ята төшеп, радио тыңлый, аның якындагысы кабинага урнаштырылган магнитофоннан моңлы тавыш белән коръән «укыта- Җирле халык арасында бер генә дә ашыккан, кабаланган, соңга калам, дип борчылган кеше күренми Урам буйлап тезелеп киткән кәеф-сафа биналарында салмак кына әңгәмә, үзара аңлашу бара Аларның йөзләрендә тынычлык һәм канәгатьлек
Гарәпләр кеше җыела торган урыннарга Коръәндәге -Аллаһы тәгалә түзем кешегә мәрхәмәтле-,— дигән сүзләрне язып эләләр Ашыгуда мәгънә юк, фани дөнья барыбер үз агышында барачак, аны туктатып та. тизлеген үзгәртеп тә булмый Тизме, әкренме — тәкъдиреңә язылса, барасы җиреңә барып җитәсең, ә инде тәкъдиреңә язылмаган икән, нишлисең, язмыштан узмыш юктыр Бар нәрсә — аллаһы тәгалә карамагында Яшәүнең алтын кагыйдәсе — борчылма, кабаланма маңгаең белән бушлыкны сөзмә, ышан А ң а. язмышыңны ихластан Аның кулына тапшыр Әгәр син гарәп икәнсең —■ бу сиңа фарыз Әҗнәби булсаң, шушы боек түземлекнең мәгънәсенә төшенергә тырыш, төшендең — бу инде Шәрык белән Мәшрикъның бусагасын уздың дигән сүз Яшәүнең төп кагыйдәсе — ашыкмау кабаланмау сабырлык һәм түземлек «Әс-сабру мифтах әл-фараҗ> Бездәге «Сабыр төбе — сары алтын* дигән мәкальгә туры килә
Тиз генә борылып чыгарга теләп, безнең эш белән шөгыльләнүче офиска (конторага) кердем Урамда буылып тору аркасында соңга калыбрак килдем Бүгенге ниятләрем тулысынча тормышка ашсын өчен, эшне тизрәк бетерү кирәк иде Клерк Әбү Вәлид әфәнде мине елмаеп каршы алды, йомшак кәнәфидән урын күрсәтте
— Истерыйх, мистер Юнессоф'
Бу инде «утыр* дигән сүз генә түгел. «Истерыйх*ның эчтәлегенә «ял ит», хәл җый*. хәтта «тынычлан* дигән мәгънәләр сыя Гарәп офисында утырганда син ашыгырга тиеш түгелсең Сөйләшүең, хәрәкәтләрең, хәтта күз карашың да салмак сабырлыкка көйләнгән булырга тиеш Керәшеннәрнең борынгы җырлары искә төшә -Әкрен кирәк, ипләп кирәк, ишетергә сандугач сайрауларын • Гарәпләр белән эш иткәндә син үзеңне нәкъ шушы җыр тәкъдим иткән рәвештә тотарга тиешсең Кинәт кенә уйлап аласың бәлки бу җыр нәкъ Ибне Фазлан төркеменең Идел буе болгарларын сабырлыкка өндәп йөргән чакларда тугандыр’
— Чәй эчәбезме, кофемы' дип сорый Әбү Вәлид Карашында — җылы итагатьлек, ихтирам һәм тәрбияле кешеләрдә генә очрый торган кайгыртучанлык
— Юк-юк эчәсем килми Әле генә чәй эчеп килдем дим Тизрәк йомышымны башкарырга теләгән идем, тик баш тартуның файдасы тимәде Клерк ишекне ачып дәште
— Фарраш'
Бу илнең иң кечкенә оешмасында да йомышка Йөрүче малай фарраш бар
Б
Идарәнең бер кечкенә бүлмәсендә, бу инде бәхәссез. чәй. кофе әзерләүче бер карт та булмыйча калмый
— Шикәрсезме, шикәрне әз генә салыпмы, әллә татлырак итепме ’ Бәлки сезнең бераз тамак ялгап та аласыгыз килә торгандыр'' — дип сорый Әбү Вәлид фар- рашны көтеп торган арада
— Әз генә шикәр салып. Чәйне мин кардамон белән эчәргә яратам — дим, котылу мөмкинлеге юк икәнлеген аңлагач
Чәй килгәнче, клерк сәламәтлегем, хәл-әхвәл, эшемнең барышы, гаиләм һәм кәеф турында сораша
Монда килер алдыннан мин атна чамасы авырып яткан идем Бу турыда сөй ләргә ярамый Бу — табу Эшеңнең барышы турында да сөйләргә кирәкми, көлкегә калуың, үзеңнең әдәпСез надан икәнлегеңне ачыклавың бар Бу — очрашканда бирелә торган гадәти сораулар Аның җаваплары да әзер Тәрбияле кеше моны белә һәм ритуалны бозмыйча җавап кайтара
— Әлхәмделилла. зейн. кулли зейн — Аллага шокер, әйбәт, бик әйбәт1
Хәтта син, танышыңның берәр якыны вафат икәнен ишеткән булып, аның кайгысын уртаклашсаң да. гарәп кешесе зарланып тормаячак «Алла кодрәте белан дөньяга килде, вә шул ук кодрәт белән аның янына күчте- дип. коръән сүзе белән генә җавап кайтарачак
Фарраш чәй китерде Без Әбү Вәлид белән тәмләп чәй эчәбез Хәл-әхвәл сорашу тәмамланды Клерк минем эшне офиста Ибне Хаддам исемле кеше алып баруы турында белешмә бирде һәм йомышчы малайны шуны чакырырга җибәрде
Берничә минуттан йомышчы әйләнеп кайтты
— Ибне Хаддам абыйсының җеназасына. Нәҗәф шәһәренә киткән Бәлки иртәгә кайтыр.— диде.
Мин шундук абайлап алдым Ибне Хаддам, дине ягыннан — шигый (шәһид) Хәллерәк шигыйлар якын кешеләрен хәзрәте Галинең кабере урнашкан Нәҗәф шәһәре тирәсендәге зиратларга җирләргә тырышалар Әбү Вәлид мине озата чыкты
— Иртәгә Ибне Хаддам офиста булыр, иртәгә килегез, алла боерса, иртәгә барын да эшләрбез,— диде
Иртәгесен тагын киләм Ибне Хаддам әле кайтмаган Кем инде Нәҗәф дәрәҗәсендәге изге шәһәргә барып, тәүлек эчендә әйләнеп кайтсын” Шигыйларның иң зур. искиткеч бай һәм матур мәчетенә кереп, хәзрәте Галинең көмеш челтәрле каберенә зират кылмыйча коръән укытып садака өләшмичә. гарип-горабаны сыйламыйча. мөмкин булганда, мәрхүмнең җидесен дә үткәрмичә кайтсын”
— Ибне Хаддам кайчан Багдадка кайта ’ — дип сорыйм
— Бачыр.
Тагын - «бачыр Бу -бачыр" инде ун кон кабатланып килә Ибне Хаддам- ның эш телефонын язып алам да һәр көн офиска чылтыратырга тотынам Ниһаять Ибне Хаддам Нәҗәфтән кайткан, урынында утыра.
Иртәгә килегез, сезнең мәсьәләне хәл итәрбез.— диде ул Димәк, тагын —
• бачыр*
Иртәгәсе көнне Ибне Хаддам мине елмаеп каршы ала Йомышчыны чәй алырга җибәрә һәм аны көткән арада рәсми документның караламасын әйбәтләп яза да йомышчы аша машинкада суктырырга җибәрә Чәй янында Ибне Хаддам Кэмбридж- да укыган вакытындагы кызыклы вакыйгаларны, балаларының мавыгуларын, халыкара хәлләрне Багдад тарихы турында сөйли
Ниһаять, документны әзерләп китерәләр Ибне Хаддам аны Вавилон патшасы Хаммурапи кыяфәтендә, башын артка ташлый төшеп, зур горурлык белән укып чыга Чыннан да. эш кәгазе әйбәт язылган
— Зейн. кулли зейн.— ди ул — Хәзер мөдир кул куя да — эш бетә Зинһар бер генә минут көтегез Дәкыйка1
-Дәкыйка —бер генә минут — гарәпләрнең иң яраткан сүзе Әйтик, кибеткә чалбар карарга керәсең Син теләгән чалбар юк
— Дәкыйка.— ди дә кибет хуҗасы юкка чыга Син берүзең каласың Синең карамакта миллион динарлык товар Чыгып китәргә җыенганда хуҗа пәйда була Кулында син сораган чалбар Дөресен әйткәндә, син ул чалбарны, хакын белер өчен, кызыксынып кына сораган идең Котылу өчен син башка төстә, башка фасонда һәм башка зурлыктагы чалбар кирәк икәнлеген белгертәсең
— Дәкыйка.— сәүдәгәр юкка чыга да тагын бер ун-унбиш минуттан нәкъ син сораган чалбар белән әйләнеп керә Җиңә бу сине, валлаһи1 Тукай аның җиңәсен белгән
Шулай булгач, ничек алмый түзәрмен?
Алам лсин бәлки рәхәттә йөзәрлиж
«Дәкыйка» сүзенең семантик мәгънәсен белгәнгә күрә. Ибне Хаддамның ярты сәгать югалып торуына аптырамыйм мин -Бер генә минут>ның сәгатькә көнгә атнага сузылуы мөмкин -Хак тәгалә ни кылса да ирке бар
— Мистер Юнессоф. гафу итегез, мөдир ял алып Равандуз курортына киткән, имза куйдырта алмадым
— Ә ул кайчан кайта9 Аның урынбасары гына кул куя алмынмыни
— Мөдир, алла боерса, бер айдан кайта Аның урынбасары кичә өч кенә көнгә Дивания каласына командировкага киткән
Эчемнән генә монда үзләштергән доганы укыйм Тыныч бул. кабаланма, борчылма Сабырлык — бәхет ачкычы
— Борчылмагыз, мистер Юнессоф, урынбасар командировкадан кайткач кул куйдыртып документны сезгә йомышчы белән җибәрермен — ди Ибне Хаддам
Бу инде «бачыр» түгел, 'бәгыд бачыр»— ышанмаска хакым юк
Шушы тәҗрибәләрдән чыгып, бер ачыш ясыйм бюрократизм — интернациональ көч ул кайда да очрый Бездәге бюрократизм белән чагыштырганда, шәрык бюрократизмы кешелеклерәк, ул көләч йөзле хәтта, үзенчә, сине кызгана да белә Бездә булса. Ибне Хаддамның җеназага китүен Аны өлкәгә киңәшмәгә чакырдылар—дип белгертерләр иде һәм синең белән, бу инде кемгә дә билгеле тәкәббер тупас сөйләшерләр иде
Мин инде икенче тапкыр Гыйрак илендә яшим Иртән торып зшкә китәм кайтып ял итәм. Күзәтәм. чагыштырам Гарәпләрнең яшәү ысулларын, шәрык кешесенә генә хас психологияне аңларга тырышам Коры кызыксыну түгел бу Гарәпләр аша мин үземнең ата-бабаларымны аңларга. Иван Грозный чорында көлгә әйләндерелгән тарихи чынбарлыкны ачыкларга тырышам
Алтмышынчы еллар башында мин бу илдә дүрт ел яшәп кайткан идем инде Шул чакта мин Гыйракның тарихын өйрәндем, гарәп авторларын укыдым этнографик белешмәләрне үзләштердем Туган илемә әйләнеп кайткач гарәпләрне бсләм. аларның үзенчәлекләренә төшендем, дип бик озак ышанып йөрдем мин Хә- зе'р аңлыйм, ул чакта мин бу илгә Европа кешесе күзлегеннән караганмын шунлыктан бөтенләй башкача күргәнмен Тагын күзәтәм. тагын аңларга тырышам күз алдымда бөтенләй башка ил. бөтенләй башка төрле халык һәм гаҗәеп үзенчәлекле, сәер чынбарлык
Дөрес. Гыйрак белән Иран арасында тугыз ел канлы сугыш барды Сугыш ил йөзендә ямьсез җыерчыклар, кешеләрнең язмышларында канлы җәрәхәтләр кал дыра Мондагы үзгәрешләрдә сугышның да өлеше зур. ләкин үзгәлекнең иң зурысы минем бу юлы культ һәм торгынлык дөньясыннан түгел, яңартып кору, хәбәрдарлык иленнән килүем аркасында, тоела
- Россию умом не понять, ее аршином не измерить, у нее особая стать в Россию можно только веритьдигән күренекле рус шагыйре һәм без. рус арасында яшәүче татарлар, русча белем алып, шушы фикерне аксиомага санап йөрдек Уйлап карасаң, бер генә илне дә һәм шул илләрдә яшәүче халыкларны да үз аршының белән үлчәп булмый Бигрәк тә Шәрыкта яшәүче халыкларны аларның гореф-гадәтләрен
Гарәпләр бары тик шәрыккә гына хас салмак, әкертен ритмда яшиләр Ничек бәяләргә бу тоташ пошмаслыкны ’ Безгә социалистик ярыш ритмында, план куу Шартларында тәрбияләнгән совет кешеләренә, гарәпләрнең ашыкмавы гафу ителмәслек кимчелек тоела Әмма аллага шөкер, гарәпләрдә егерменче гасырның куркыныч хастасы — стресс күренми Бәлки безнең ерак бабаларыбыз ашыгыч эшнең нинди нәтиҗә тудыруын яхшы белгәннәрдер9 Бәлки алар ашыгып, абаланып яшәүнең стресска дучар итүен дә аңлаганнардыр9 • Әкрен кирәк, ипләп кирәк шикелле үгетләр керәшеннәр җырында гына түгел бит. халкымның мәкаль һәм әйтемнәрендә андый үгетләр — меңләгән
Культ һәм торгынлык елларында днвай-давай* камчысы белән куылып, күз ләребезне акайтып йөгергәндә нихәтле күркәм гореф-гадәтләребезне аяк астына ыргытып. таптап киттек Шулар арасында иң аянычлысы — халкыбызның милли педа- гогикаеы күп гасырлар буе камилләштерелгән гаилә кануннары һәм дин тәрбияләгән әхлак кагыйдәләре Телебез турында фикер йөртергә дә куркам мин Бу афәт аңлаган кешегә, милләт өчен — үлем хөкеменә тигез
Минем эш урыныма яшь гарәп клеркы Хөсәен әфәнде килеп йөри Англиядә укып кайткан Кесәсендә Оксфорд дипломы Инглизчә, французча акцентсыз сөи дәшә. төрекчә дә шактый шома сукалый Аның белән татарча сөйләшеп җанга рәхәт тек табабыз Хөсәен пфанде европача киенгән Мәдәниятле Аз сүзле Өздереп эшли Биш-алты елдан киң калачлы бизнесмен булачак Шул ук Хөсәенне мин ис- Кечә яшәүче кадимчеләр арасында күрәм Монда ул алардан бер генә сыйфаты белән Дә аерылмый диярлек Ул нәкъ картлар шикелле озак итеп амин тота. нә-
карь белән генә сөйләшә һәм шәригать кануннарын үти Без. татарлар, әгәр башкаланың берәр дәрәҗәле югары уку йортын тәмамлый алсак алла сакласын, татарча сөйләшәбезме соң инде яки ата-бабадан калган гореф-гадәткә тугрылык күрсәтәбезме — мәңге күрмәссең!
Белмим, каян барлыкка килгән икән чнт ил кешесе алдында без түбәнчелек белән баш иябез Хәтта руслар янында да без. ихтыярый рәвештә, үзебезне икенче сортка куеп эш итәбез Гарәпләрнең «әҗнәби*ләргә карашлары үзгә Гарәпләр чит ил кешеләренә нәкъ бала-чагага караган шикелле карыйлар Нишлисең, ул бит <әҗнәби>. аны аллаһы тәгалә башка төрле итеп яраткан Һәм мин шуны күрәм шәхесара мөнәсәбәткә гарәпләр изге карыйлар Бәлки шунлыктандыр, гарәп белән элемтәгә кереп, уртак тел таба алмасаң. аның белән эш итүе, белеп тор. җиңел булмаячак
Галәмнең сурәте, безнең күңелгә төшерелеп куелган Без. шул күңелдәге сурәтне чынбарлык белән чагыштырып, бәхет кыйбласына таба барабыз Әгәр чынбарлык шул эчке сурәткә тәңгәл килсә, яшәү рәхәт, дөнья тигез тоела Инде чынбарлык белән эчке сурәт бер-берсеннән үзгә икән, яшәү михнәткә әйләнә Күңелдәге галәм сурәте белән чынбарлык арасында бернинди дә уртак нокта калмаган очракта адәм баласы акылыннан язарга мөмкин
Гарәпләрнең күңелендәге галәм сурәте безнекеннән үзгә. Алардагы сурәт киңрәк тә. баерак та Без бит бары тик бу дөньяны гына истә тотабыз Фани дөнья гарәпләр өчен галәмнең бары тик бер өлеше генә, калганы — Газраил белән очрашып, сөаль алудан узганнан соң башланачак «теге дөнья* Бу дөньяга без әзгә генә килгәнбез. нигә соң ыгы-зыгыга бирелеп, нәфесне тыймыйча, ашыгып, кабаланып михнәт чигәргә’’ Киләчәктә, урыным җәннәттә булган очракта, әле күпме рәхәтлекләр күрәсем бар1 Яшәү — мәңгелек Аллаһы тәгалә боерган булса, барысына да өлгерербез Бу тормыш бары тик бакый дөньяга әзерләнү генә Гарәпләрнең күпчелеге шушы фәлсәфә нигезендә яши
Алар арасында атеистны очратканым юк минем Эшнең иң кызган чагында гарәп, туктап, тәһарәт ала башлый Битен, терсәкләреннән башлап кулын, бармак очларына кадәр аякларын юа Пакьләнә Тирә-юньдә миңа кагылырлык пычраклык юкмы’ Аллага шөкер, тирә-юнь саф. тыныч Гарәп кыйблага каратып намазлык җәя. аяк киемен сала, намазлыкка баса Шушы мизгел белән намазның эчтәлеге арасында коръән телендә «ния» аталган бер мәл бар Ния вакытында намазчы күңелен, дикъкатен тирә-юньнән, гомумән, чынбарлыктан аерып, бөеклеккә, безнеңчә әйткәндә, гомуми абстракциягә юнәлтергә тиеш -Ния". башкача аңлатсак — күңел түрендәге тынычлыкка ирешү дигән сүз. Кайгы-хәсрәтләреңне сызып ташладың, борчылуларың юкка чыкты, хәзер сиңа донья ыгы-зыгысы тәэсир итә алмый Шушы мөмкинлеккә ирешкәч намаз укучы
— Йа алла, ният кылдым өйлә намазының дүрт рәкәгать сөннәтенә, юнәлдем кыйбла тарафына, колу сән аллаһы тәгалә!— дип башлап китә.
Намаз укучының куллары колакларына кадәр күтәрелә.
— Аллаһы әкбәр
Сул кул уң кул белән тоташты Намаз укучы учлары белән тезләренә таянды, тагын торып басты, кулларын күтәреп, тантаналы тостә. коръән сүзләрен кабатларга кереште:
— Аллаһы тәгалә үзен олылаганны ишетә.
Тагын тәкъбир әйтү Тагын тезләнү, ниһаять, намаз укучы учлары белән намазлыкка таянып, маңгаен җиргә тигезде һәм сәҗдәгә китте
Намаз укып утыручыларны мин көн саен күреп йөрим Әйтерсең, мин чит илгә килмәгәнмен, үземнең ерак бабаларым арасында яши башлаганмын Кайвакыт балачак хатирәләре җанланып китә Культ заманы, торгынлык чоры искә төшә Ул чорларда безнең күңелләргә күпме рәнҗеш, күпме җәбер җыелды Шул сүзләрне җыелышта әйтсәң. «козгын*га утыртып туры сөргәнгә озатачаклар Сер сыйган кешегә дә әйтеп булмый, аның үз эченә җыелганы да җитәрлек Бердәнбер юл — кибет артындагы ташландык әрҗә өстенә «ак чалмалыкны утыртып, эчкә җыелганнарны шул агу белән яндыру Мәскәүдәге квартирым янында кибет артына җыелучы -алкашлар» исемә төшә Җөмлә саен кабахәт сүз Тешләр шыгырдый, аларның ыңгырашулары: «Ты меня уважаешь7 •
Урта Азиягә командировкага баргач, мин үзбәкләрдән сораштырып йөрдем
— Бу төбәкләрдә аракыны кемнәр ярата7
— Руслар һәм татарлар.— булды җавап
Шәрыкта безнең татар үзен бүтәнчә тота башлый Бу кыланыш — үзенә күрә, мин сездән алдынгырак, күрәсезме, минем -олы туган-нардан бер җирем дә ким түгел, дип масаю галәмәте
Бер газаплы сорауга җавап таба алмый интегәм мин Халкымның исламны кабул итүен.» бер мең бер
йез ел тулып узды Революциядән соңгы җитмеш ике елны алып ташласак, безнең ата-бабаларыбыз
мәдрәсәләрдә бер мең егерме сигез ел гарәпчә укып йөргәннәр Шушы озын вакыт эчендә алар ни сәбәпле
туган телне онытып, гарәпчәгә күчмәгәннәр’ Русча уку бары тик сугыштан соңгы елларда гына башланды
бит Илле ел да юк Нилектән шушы кыска гына вакыт эчендә туган телебезне харап иттек’ Тел югалту —
сөйләшү коралын югалту гына түгел бит ул Телдә милләтнең тарихи язмышы мең еллар дәвамында
тупланган яшәү рәвеше һәм рухи жаны. Әйтегез, тел катастрофасының сәбәбе нәрсәдә’
Тукаебызның;
Куп яттык без мэдрасэдл Аңламадык бер
нәрсәдә. Селкенмәдек таш төсле без.
Җилбер-җилбер җил бәрсә дә —
дигән сатирик юлларын аксиома урынына кулланып, дини мәдрәсәдә уку бернинди гыйлем бирмәгән, дип
ышанып йөрдек Европаның иң күренекле ориенталистлары Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗанигә баш игән Казан
университетының Шәрык разряды Мәрҗанинең белемен фәнни китапханә урынына кулланган Каюм
Насыйри. Риза Фәхертдинев. Хөсәен Фәезханов Исмәгыйль Гаспринский кайда укыган’ Гажәп. дип -
ломлылар күбәйгән саен белемлеләр. мөстәкыйль фикер йөртә алучылар азая бара икән Бу серне безгә
КПСС Үзәк Комитеты чыгарган карар чиште Культ һәм торгынлык елларында белем алу урынына диплом
алуга күчтеләр. Культ чынбарлыгы торгынлык өчен иң кыйммәтле кеше — робот рәвешендә боерык үтәүче
манкорт иде. шунлыктан, белемсезләрнең, фикер йөртә белмәүчеләрнең базарлары күтәрелде Артта
калган чорның укыту методикасы сәләтсез укучыны кеше итүгә көйләнгән иде Торгынлык елларында күпме
талант, күпме сәләтле кеше исраф ителде Халыкның ру хи байлыгы тапталу, юкка чыгарылуы турында
сөйләп тә торасы юк Ул елларда безнең әдәбият, сәнгать һәм ру хи мәдәният тәхеттәге ваграк татар Бреж-
невлары кулында иде Алар талант ияләрен, бүре куган шикелле облавалар ясап эзәрлекләделәр
Гыйрак чынбарлыгына кайтыйк Бу илдә педагогика фәненең соңгы казанышларына таянып эшләүче
колледжлар бар Алардан тыш урта гасырлардан соң бер тамчы диярлек үзгәрмәгән кадими мәдрәсәләр дә
әле һаман яши бирә Бу мәдрәсәләрдә белем алу нәкъ Әбүгалисина. Кол Галиләр чорындагыча алып
барыла Укыту программасы юк Хәлфәдән план һәм методика таләп итеп, аның канына тоз салмыйлар Хәтта
билге кую, өлгерешне тикшерү дә юк мондый мәдрәсәләрдә Мөдәррис класска керә, исәнләшә,
бисмилласын әйтеп, тема игълан итә Дәрес баштан азакка кадәр бәхәсләшү, ярышу, фикер алышу
ысулында бара Талантлы шәкертләр — дискуссиянең үзогендә Наданлыкны алга куйган сәләтсезләр —
читтә Талантлы шәкертләрнең иң тырышлары мөдәррисне җиңә башлый Ул алардан котылу юлын эзли
талантлы шәкертне югарырак сыйныфка күчерә Шул -селкенмәс таш төсле» яткан Шәкертләр арасында
җиде-сигез ел эчендә югары белемгә ирешкән шәкертләр очрый Искәреп үтик кадими шартларда
энциклопедик белемгә ирешү өчен Шиһабетдин Мәр- җанигә унбер ел. Ибне Синага аннан да кыскарак вакыт
җиткән
Гыйракта архаик мәдрәсәләрдән тыш халык педагогикасы да көчле роль уйный Яшь буынга тәрбия
бирү, аны әдәпкә утырту җәмгыять карамагында Тәрбия эше белән җәмгыять махсус шөгыльләнми
Жәмгыять. күз карасы шикелле итеп гореф- гадәтне саклый Гореф-гадәт — адәм баласына туган
мизгеленнән алып гүргә кергәнче иң кирәкле, иң ышанычлы таяныч
Без. фәнни атеизмны өйрәнгәндә, наданлык бетү белән дин юкка чыгачак дип. бер-беребезне
ышандыра идек Бу турыда күпме диссертация язылды күпме китап басылды Европа Америка һәм Япония
университетларында укып белем алган га- рәпләрш күзәтәм Алар — биш вакыт намазларын калдырмаучы
фанатиклар түгел Алар арасында ураза тотучылар, хаҗ кылучылар да сирәк очрый. Әмма шундый
еВропач.» әзерлекле интеллигент алдында ислам диненә тел тигереп кара әле' Алар ислам динен әхлак
күзлегеннән чыгып яклыйлар Аларның фикеренчә. әхлак кагыйдәләр» бүлгәләнми торган берәмлек Иманлы
кеше дин өлкәсендә генә түгел, үз үзен тотышында да. гомумән, иманлы Андый кеше игелекне, мин - сиңа,
син — миңа дип түгел, җаны теләгәнгә, күңеле хушлансын өчен эшли Дини әхлак кагыйдәләр» кешелек
дөньясы мең еллар буе туплаган тәҗрибәдән алынып шәригатькә теркәлгән Шәригать кануннары исә
кешенең бөтен яшәешен урап алган Дини әхлак кагыйдәләре урлашу, җәбер, ялган сөйләү гайбәт, зина кылу
икейөзлелек, ял
каулык һәм гомумән, җәмгыятькә, кешеләргә авырлык китерә торган күп сыйфатларны гөнаһ саный «Җавап
бирегез әле мистер Юнессоф сездәге коммунизм төзүчеләрнең әхлак кодексында бу сыйфатлар ничек
бәяләнә’ Кешегә игелек эшләү, ярдәмчеллек, кешелеклелек миһербанлык, хакыйкать сөю, намус, па къ
яшәү, тыйнаклык кебек сыйфатлар безгә савап санала Сездә бу сыйфатларга нинди бәя бирәләр’ ■
Кайчакта безнең бәхәсләр тирәнгәрәк тә кереп китә Оппонентларым Европа һәм Америка галимнәренә
мөрәҗәгать итә Гарәп мөселманнарының иң яраткан галимнәре — инглиз тарихчысы һәм социологы
Арнольд Джозеф Тойнби Дөнья күләмендә күренекле бу галим бүгенге капиталистик системаның эчке
каршылыкларын. Көнбатыш белән -өченче дөнья илләре* арасындагы конфликтны бары тик рухи яңару,
меркантиль фәлсәфәдән ваз кичү һәм байлыкка табынудан туктау юлы белән генә хәл итеп була, дип
раслый Киләчәкне куркынычта тотучы кризис — кешенең комсызлыгы нәтиҗәсе,— ди ул «Тарихны тикшерү*
исемле хезмәтендә— Ислам азга канәгать булырга, аскетлыкка өнди кирәгеннән артыкны алмаска өйрәтә
Әгәр дә дөньяда яшәүче барлык халыклар ислам динен тоткан булса, кешелек дөньясы экологии кризиста
калмас иде Гарәп зыялылары бу галимнең фәнни эшләрен яттан диярлек белә ’Безнең Коръәнгә таянып
язган».— дип куаналар Бездәге яңартып кору, хәбәрдарлык хәрәкәтен Гыйрак гарәпләре кызыксынып күзәтә
Мин монда безнең илдә укыган белгечләрне д» еш очратам Алары без дәге үзгәрешләргә бигрәк тә куана
Туган илдән килгән газета-журналларны түземсезлек белән көтеп алабыз Көндәлек матбугат
битләрендә плюрализм сүзе еш кулланыла башлады
Яңартып кору хәбәрдарлык тагар халкының тарихын гадел иттереп язу мөмкинлеген ачты Шул тарихны
язар өчен гарәп илләрендә сакланган борынгы кулъязмаларны барлау, халкымның язмышына кагылган
чыганакларны өйрәнү вакыты житте Без гарәпләр белән аралашырга, турыдан-туры элемтәгә керергә
тиешбез дип уйлыйм Андый аралашу ике якка да файдалы һәм отышлы булыр иде
Патша хөкүмәте чорында да. революциядән соң канлы утызынчы елларга кадәр да шәрык белән
элемтә тотуда татарлар зур һәм файдалы эш алып бардылар Яңартып кору чорында шул тәҗрибәгә кире
әйләнеп кайтырлар, дип уйлыйм мин Казан университетында татар филологиясе тарихы һәм көнчыгыш
телләр факультеты ачылу бу мәсьәләне хәл итүдә зур роль уйнаячак
Кыскасы, автономияле республикаларның хокуклары һәм мөмкинлекләре киңәюенә шигем юк минем
Шул уңайдан әйтәм туган республикамның гарәп илләре белән элемтәсе дә һичшиксез, киңәячәк һәм бик
күп уртак предприятиеләр барлыкка киләчәк Уртак предприятие ачу мөмкинлекләре тугач, ни сәбәптер,
безнең эш кешеләре Европа һәм /Хмерика бизнесменнары белән элемтәгә керә башладылар Бу
омтылышлар күп очракта уңышсызлыкка китерә Гарәп илләрендә Европа белән уртак предприятиеләр кору
буенча гаҗәп бай тәҗрибә тупланган Ул тәҗрибә белән танышу безгә хисапсыз зур файда китерер иде һәм
мин бу эшне безнең Татарстан экономистлары, инженерлары, яңа формалашып килгән менеджерлары хәл
итәр дип ышанам.
1989 елның июле Насирия шәһарс
Гыйрак.

Реклама