Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КЫЙССАИ ЙОСЫФ» АСЫЛТАШЛАРЫ


Урта гасыр Шәрык шигъриятендә асылташлар зур роль уйный Рүдәки. Хәйям. Сәгъди. Фирдәүси.
Низами шигырьләре энҗе һәм мәрҗәннәр, ләгыль һәм якутлар белән «чигелгән» Шота
Руставелиның «Юлбарыс тиресе ябынган батыр» поэмасында кырык тугыз мәртәбә энҗе,
егерме еч мәртәбә кызыл якут, алты мәртәбә мәрҗән — барысы ике йөз тапкыр төрле-төрле
асылташлар телгә алына Кол Гали дә чама белән шул дәвердә яши һәм иҗат итә Ул «Кыйссаи Йосыф»
дастанын 1212—1233 елларда яза Автор турында мәгълүматлар безгә бик аз. нигездә, менә шул әсәрдә
теркәлгәннәре генә килеп җиткән Шуңа күрә дастанны тагын да җентекләбрәк уку һәм аның кайбер
урыннарын яңача аңлату Кол Галинең кем булуын аныклый төшәргә мөмкин.
Башта ук өзеп әйтеп куйыйк дастанда асылташлар җәмгысе утыз алты тапкыр искә алына 429. 433.
459. 486. 496. 681 1 строфаларда йенҗү-мәрҗан. 171 . 485. 516 526. 584 (ике тапкыр) строфаларда йенҗү.
360, 488. 864. 1004 (өч тапкыр) строфаларда гәүһәр. 518 631. 809, 846. 864 строфаларда якут 21. 171.
484. 496 строфаларда дөрр-ү мәрҗан 429. 433. 486 строфаларда гәүһәр-йакут. 485. 498 дә мәрҗан. 519
да лөэлөэ-мәрҗан (энҗе-мәрҗан!). 485 тә гакык, 353 тә мөрәссәгъ таҗ. 496 строфада мөнәкъкашь таҗга
тап булабыз.
Кол Гали шушылай телгә алган асылташларның хәзерге исемнәре ниндирәк соң’ Ачыклауны
лөэлөэ атамасыннан башлыйк Әбу Рәйхан Бирунинең «Китаб әл- жамаһир фи мәгърифәт әл-җаваһир»
(«Асылташларны танып-белү буенча мәгълүматлар җыентыгы» (әсәреннән күренгәнчә, лөэлөэ ул—
энҗенең гомуми исеме Әгәр ул ярты мыскалдан (бер мыскал 4.464 граммга тигез) авыррак булса, дөрр-ү
дип атала Энҗенең ваграгы мәрҗән исәпләнә Мәрҗән сүзенең килеп чыгышы борынгы грекча
«маргаритес» һәм латинча «маргарита» сүзләренә барып тоташа Борынгы Эллада һәм Римдә әлеге
мәгъдәнне энҗе яки перламутр дип атаганнар Иранда бу сүз «мург» рәвешенә килә, гарәпләр аны «мурҗ»
дип әйтә Соңга таба ул «мәрҗән» кыяфәтенә керә һәм шул хәлендә безнең заманга килеп җитә
Бируни Коръәндә хур кызлары хакында «Алар гүя якут вә мәрҗән»,— дип язылуга игътибар итә
Ягъни, хур кызлары якут кебек пакь, энҗе кебек ак. имеш Ләкин гарәпләр вак энҗене генә түгел, янә бер
асылташны (буссаз) мәрҗән дип атый Моның серен ачыклау бик кыен. Энҗе бел ән мәрҗән (буссаз) бер-
берсеннән формасы, төсе һәм бәясе (мәрҗән чыгыштыргысыз дәрәҗәдә арзанрак) белән дә аерыла
Ничек кенә булмасын, «мәрҗән» сүзенең ике мәгъдәнне аңлатуы бик озак дәвам итә Без моны «Кыйссаи
Йосыф» достанында да күрә алабыз
Дастанда -дөрр-ү мәрҗан» тезмәсе эре һәм вак энҗеләрне, ягъни, гомумән, энҗене аңлата
Мәсәлен. 171 строфада Кол Гали «Күктән дөрр-ү мәрҗан. йенҗү йагди*. дип. күктән вак һәм эре энҗе
явуын белгертә моны, аныклау өчен, өтердән соң тагын бер мәртәбә энҗе сүзен куллана Хәзерге татар
теленә бу юл «Энҗе-мәрҗән яуды җиргә яңгыр кебек».— дип тәрҗемә ителә «Мәрҗән» сүзе бүгенге
әдәби телебездә энҗене белгертмәвен истә тотсак, кызыл яңгыр явуны сурәтләү күңелне шактый
шомландыра.
«Лөэлөэ-мәрҗан» тезмәсен вак энҗе дип аңларга кирәк «Лөэлөэмәрҗандин дү- зелмеш
дырнакларең-,— ди шагыйрь (519 строфа) Бу юлны укыгач, гүзәлкәйнең энҗедәй тырнаклы нәфис
бармаклары күз алдына килә Хәзерге татар телендә шушы җөмләнең «Энҗемәрҗәндәй тезелгән
тырнакларың» дип бирелүе кызыкайның тырнаклары берсе мәрҗәндәй кызыл, икенсесе энҗедәй ак —
сәер һәм мәзәк кыяфәттә булуы белән гаҗәпләндерә
Кол Гали барлык бүтән очракларда мәрҗән сүзен нәкъ менә хәзерге мәгънәсендә куллана
Мисалга, ул 485 строфада «кызыл мәрҗан» дип яза Чыннан да. энҗе кызыл булмый' 498 строфада
Зөләйханың бизәнгечләре «Айагыгындан мәрҗан хали кушар имди» — дип тасвирлана Дөрестән дә. аяк
беләзекләре энҗәдән түгел нәкъ менә мәрҗәннән ясала Ниһаять, «йена«,-мәрҗан» сүзтезмәсе. «гәүһәр-
якут» тезм»
' Строфалар саны -Кыйссаи Яосыф-нын 1983 ела» Калаиаа аяиья күргаи басмасы буанча бирел»
У
се кебек ук. асылташларның күмәклек исеме булып тора Шагыйрь 433 строфада
Аг ва атлас, мишк-ү ганбәр — җомлә нсуйди.
Гәүһәр-йакут, йензңү-мәрҗан буйла куйди.—
дип яза Димәк, ул һич тә ялгызлык исеме мәрҗәнне күздә тотмый
«Гәүһәр, сүзенең, энҗене белдерү белән бергә, асылташларның күмәклек атамасына әйләнүен дә
искәртик Моны «күзләрендән гәүһәр кеби йәшлэр акди дигән 360 строфа да раслый Шәрыктә күз яшен энҗе
образында тасвирлау киң таралган Әмма аеруча тантаналы очракларда Кол Гали бу сүзләргә киңрәк мәгъ-
нәне дә бирә
Гәүһәр — таш ул. ләкин һәр таш гәүһәр булмас.
Тикмә кеше гәүһәр кадрен аңлый алмас.
Бу назымның кадерен һич ахмак белмәс,—
Гакыллылар тыңлар. аңлар, белер имди (1004 строфа)
Дастанда, кулланылу ягыннан, өченче урында кызыл якут тора . Йакутә биңзәр- сәнең йаңак-ларең*
(518 строфа) Шәрыктә урта гасырларда кызыл якут иң кыйммәтле һәм иң яратылган асылташлардан санала
Фирдәүси Руставели Низами Җами Нәваи поэмаларының һәркайсында бит саен шуның җете кызыл ялкыны
дөрли Югарыда искәрткәнебезчә, ул Коръәнгә дә килеп кергән Шуңа күрә .Кыйссаи Йосыфта кызыл якутка
очравыбыз гаҗәп түгел Ә менә энҗе кызыл якут һәм мәрҗән белән бергә. Кол Гали ниндидер гакыкны телгә
алуы серле 485 строфада
Дорлү-дорлү терәкләр анда диксүн,
Бер нәчә дерәкләри инҗү улсун.
Бер нәчә дерәкләри гакык улсун,
Бер нәчә-се кызил мәрҗан улсун имди,— диел».
Нәрсә икән соң ул гакык’
Бирүни, кыйммәтле асылташлар белән бергә, халык арасында киң таралган арзанлы ташларны да
тасвирлый Алар янәшәсендә гакык әллә кайдан күзгә бәрелеп тора Үзлеге ягыннан ул данлы
асылташлардан калышмый кварггтай каты, якуттай кызыл, әйбәт эшкәртелә Бердәнбер кимчелеге —
табигатьтә күп очравы
Гакык йөзек, беләзек муенсалар җитештерүдә кулланыла Аңардан уеп мөһер ясыйлар, татар хатын-
кызларының яраткан бизәнгече яка чылбырына да тагалар Мәскәүдәге Дәүләт тарих музеенда XV гасыр
татар морзасы хәзинәсеннән (Симферополь) алынган әйберләр саклана Анда, энҗе муенса белән янәшә,
кырык биш гакык төймәдән тезелгән муенса да бар
Гарәпчә «гакыйк* татарча «гакык»ка бик якын Рус телендә дә «сердолик-ның синонимы булган
«акик» атамасы бар. Татарча исә ике мәгънәгә карата «ахак- атамасы кулланыла Дорес. бу мәгъдәннәр
асылда бертуганнар — икесе дә кристаллик кварц Тик аларның берсе катлам-катлам төзелеше, икенчесе
бертиташ. ярым үтә күренмәле. кызыл, кызгылтчары. әфлисун төсендә була Беренчесен русча «агат-, гарәп
чә «йашмун», икенчесен русча «сердолик», гарәпчә «гакыйк» дип атыйлар «Татар теленең аңлатмалы
сүзлеге- ахакны • торле төстәге берничә катламнан гыйбарәт каты минерал» дип таныта Гакык исә бу
сүзлектә теркәлмәгән Моннан аңлашылганча. ахак сүзе русча «агат- гарәпчә «йашмун. дип атала торган
мәгъдәнгә туры килә икән Икенче минералны белдерер өчен шушы ук сүзне кулланганчы Кол Галинең
«Кыйссаи Йосыф»ында теркәлгән гакык сүзен саклау (русча «сердолик-, гарәпчә • гакыйк») яхшы булыр иде
Хәзер инде -Кол Гали энҗе, кызыл якут һәм мәрҗән кебек затлы асылташлар янәшәсенә нигә гап-
гади гакыкны куйды икән’■ — дигән сорауга җавап бирәсе кала Бу җәһәттән «Кыйссаи Йосыф» китабында
асылташлар кулланылуына игътибар итү кызыклы
Күренекле немец галиме Герман Банк фикеренчә. асылташлар мөһер һәм мө һерле йөзек, дин һәм
йола әйберләре, медицина кораллары, им-том. нәсел-нәсәп билгеләре бизәнгечлар ясауда, каты
матдәләрне эшкәртүдә, акчаны алыштыруда кулланыла Кол Гали телгә алган асылташларга да без хәзер
менә шушы җәһәттән күз салыйк
Дастанда мөһер яки мөһерле йөзекнең бөтенләй очрамавы сәер Югыйсә аны телгә алырга сылтау
да. сәбәп тә бар хакимнәр, биләр түрәләр, сәүдәгәрләр сату-алу торле килешүләр ясый Ләкин алар бер
генә кәгазьне бер генә битекне дә үзенең шәхси яки мәмләкәт мөһерен сугып расламый беркетми Дөрес
Кол Галинең бу җи- тешсезлсгсн укучылар артыгы белән төзәтә Дастанның кулдан-кулга күчеп сакланган
кулъязмаларына ияләренең исемнәре күзгә бәрелерлек итеп басылган*
Асылташлар дастанда бүтән яктан бик тулы файдаланыла Пәйгамбәргә әйләнгән Йосыфның
тирмәдән котылуын, мәсәлән, шагыйрь
Каршыларга бетен Мисыр халкы Чыкты.
Йөзен күреп ул Йосыфның, ләззәт тапты.
Алтын-кпмеш, энҗе-мәрҗән җиргә сипте, —
Олугъ-кечек күрер өчен йөгерер имди,—
ДИП тасвирлый (681 строфа)
Затлы металлар һәм ташлар Йосыфны ходай тәгалә илчесе итеп күрсәткәндә дә эшкә җигелә
Йосыфның ничек итеп пәйгамбәргә әйләнүен күздән кичерик
Җәбраил бер ап-ак энҗе алып килде.
Йогар өчен Йосыфка ул шуны бирде, Йосыф хикмәт һәм төш
юрау гыйльмен белде, — Могҗизалы пәйгамбәр ул булды имди
(584 строфа)
Нәсел-нәсәп билгеләре (мөрәссәгь таҗ. мөнәкъкашь таж) 353 һәм 496 строфаларда очрый
Асылташларны бизәнгеч итеп файдалануга 496 строфа да мисал була ала
Зөләйха энҗе-мәрҗәнләп чәчен үрде.
Энҗе-мәрҗән аны гаҗәп зиннәтләде.
Бизәнеп, ул шул сарайга килеп керде,—
Йөз нурыннан сарай эче балкыр имди
Туганы белән саубуллашканда. Йосыф аңа үз хәзинәсендәге иң кыйммәтле әйбер — энҗе һәм кызыл
якутлар белән бизәлгән алтын җамаяк бүләк итә (864 һәм 864 1 строфалар) Бу җамаякның бәясе дүрт йөз
мең алтын, дип билгеләнә Бүләкнең бүгенге акчага күчерелгән кыйммәтен белү җиңел түгел Әмма 809
строфадагы мәгълүматлар исәп-хисапны ясарга булыша кебек
Аннан соңра Йосыф аңа үгет бирде.
Бер беләзек сонып аңа, мә, ал. диде.
Ул беләзек кып-кызыл саф якут иде,—
Кыйммәте аның мең динар торыр имди
Ул заманда алтын динар 4.23 грамм була. Шулай итеп, кызыл якут беләзекнең бәясе 4.23 килограмм
алтынга бәрабәр икәнлеген беләбез'
Ниһаять. 485 (энҗе мәрҗән һәм гакык баганалар) һәм 488 строфаларда асылташларны сарай коруда
файдалану тасвирлана
Аның эчен җофар белән бизәсеннәр,
Түшәмнәргә җәүһәр кандилләр элсеннәр (488 строфа)
Асылташларны кандилләрдә файдалану яктылык нурларын сындырырга, таркатырга мөмкинлек бирә
Алар оптик призма сыйфатында салават күпере хасил итәләр
Профессор Г Банк асылташлар файдалана торган бер өлкәне — сүз сәнгатендә метафоралар
куллануны «онытып* калдыра Кол Галинең шигъри осталыгын раслар өчен югарыда китерелгән мисаллар
да җитәр, мөгаен
Хәзер инде -Бөек шагыйрь кем булган соң1 Болгар дәүләтендә ул нинди урын биләгән1*—дигән
сорауны куярга да вакыт җитте -Кыйссаи Йосыф- китабына язган сүз башында Фазыл Фәсиев ихтимал урын
һәм вазифаларны санап чыга да аларның берсенә генә — мөдәррис дәрәҗәсенә туктала Хаклымы соң ул1
Дастандагы асылташларны тикшерү күрсәткәнчә. Кол Гали алар белән бик еш очрашмаган булса
кирәк Аның бар мәгълүматы китаби ру хта яки халык авыз иҗатына гына нигезләнгән Ул Коръәндәге
асылташларны (якут — сигез тапкыр, мәрҗән — унөч тапкыр) һәм халык теленә хас йенҗү-мәрҗан. дөрр-ү
мәрҗан гәүһәр-йакут. лөэлөэ-мәрҗан (барысы ундүрт мәртәбә) кебек тотрыклы сүзтезмәләрне еш куллана
Шул ук вакытта Шәрыктәге күп кенә мәшһүр кыйммәтле асылташлар — фирүзә, зөбәрҗәт ләгыль. лазурит,
анар дастанда, гомумән, очрамый Аның каравы, арзанлы гакык игътибардан бер дә читтә калмый
Югарыда язылганнар Кол Галинең хан сараеннан да. хәрбиләр һәм сәүдәгәрләр даирәсеннән дә
шактый читтә, еракта яшәвен генә расларга мөмкин Ул китап укый, гади халык белән аралаша Фәкыйрь бер
укымышлы кеше булганлыктан, кулына төшергән бердәнбер асылташы — гакык Бәлки, бу таш аның йөзеген
бизәп торгандыр, ә бәлки, гакыктан кара савыты ясалган булгандыр — мөдәррис Кол Гали шуңа каурый
каләмен мана-мана гасырлар буе яшәячәк гүзәл шигырьләрен, дастаннарын язгандыр
Спартак ӘХМӘТЕВ,
геология-минералогия фәннәре кандидаты