ХӘЕРЛЕ ЮЛ!


1951 ёлда Казанда туган яшь шагыйрь Илдар Хосни унбиш-егерме еллар инде шигырьләр яза. Узган елның июнь аенда длмәт язучылары яшь шагыйрьнең беренче китабын (кулъязмасын) укып тикшерделәр һәм аңа югары бәһа бирделәр. Кулъязманы нәшриятка тәкъдим итәргә кирәк, дигән фикерләр әйтелде. Илдар Хосни иптәшнең дәртле аһәң белән язылган бик заманча шигырьләре "Казан утлары* укучылары күңеленә дә хуш килер, дип ометләник, яшь шагыйрьгә хәерле юл телик.
Гамил АФЗАЛ.
Илдар Хөсни
Җырлар иле
Сандугачым «тамак шештергән» «Әллүкиоле тугайларымда... Хисләремә юлдаш, дус эзләп Йөрүләрем туган ягымда.
Аккошларым боек утыра «Ак чишмәле» болыннарымда. Моңым чәчеп, кабат моң урып, Яшәүләрем туган ягымда.
Тиеннәрем җилгә йон коя «Карурман»лы урманнарымда. Талларымнан җанга моң-сиртмә Үрүләрем туган ягымда.
Дәвам итә нәсел шәҗәрәм «Олы юлның тузаннары»нда... Сандугачым, Меним яныңа. Җырлап үлим туган ягымда!
Авыр-та-а-а!
Томырылып очам
Очам гына хыял тулпарында. Тыны бетеп артта җил кала. Әллә инде хәл алырга теләп. Кагыла ул минем аркага.
Кая инде туктап артка карау.
Җил хәлләрен белү бу чакта!
Яшәү сорап, башланмаган еллар — Гомер тыпырчына кочакта!
Түгелергә торган моңнарым бар. Алар белән бергә ачынам. Бишегендә яткан Киләчәкне Уятырга диеп ашыгам.
Тик өлгерим генә, алдан килим. Егылып калсын артта кайгылар. Савыктыргыч көчле аваз булып. Яшәү җыры күктә яңгырар.
Юдык.
кырдык.
сөрттек
Күңел караларын, Ирек яраларын Тәнгә ала барып.
Эх!..
Ахрысы, тормыш Аз иләгән безне! Гаҗәп үзгәрешне Әллә күрмибезме:
Җанда, сипкел сыман.
Вәгъдәсезлек арта.
Битарафлык арта.
Мәгънәсезлек арта.
Көнгә янау булып Шеш-чуаннар арта. Җырга йодрык төйгән «Пәһлеваннар» арта.
Алабута, сарут.
Чебен гөмбәләре Арта...
Арта...
Арта...
Әллә кайдан. Чорлар күкрәгеннән Ишетелә аваз: «...Авырта-а-а-а!»
Бу бакчага нигә кердең әле. Сытып гөлләр өнен?
Чәчәкләрне ни дип издең әле.
Хистән мәхрүм энем?
Сизмәдең дә: бүген харап иттең Табигатьнең кемен?
Яшәү агачына кул күтәрдең.
Миһербансыз энем!
Килер көнгә - уртак Киләчәккә Балга чапкан көнең.
Киләчәксез гомер иткәннәрнең Кыйбласы юк. энем!
Сәбәпчесе булырсыңдыр минем йөрәктәге җөйнең:
Сәләтле син... кеше үтерергә.
Мәрхәмәтсез энем!
Бишегеңә кабат кайтарасы Килә сине минем.
Акылга сай.
Тик бер күзәнәкле Уйсыз, гамьсез энем!
Таһир Шәмсуаров
Дөнья
Син булмасаң да бара, Мин булмасам да бара... Берәү — соңгы юлга бара. Ә берәү — тәпи бара.
Берәүләр ташлар жыя. Берәүләр алтын жыя. Берәүгә сарай да кысан. Бишәү — бер өйгә сыя.
Берәүләр — исән килеш тә Яшәүдән туктап кала.
Берәүләр — үзе үлсә дә Алгы сафларда бара.
Әтиләр нигезе
Таһир ШӘМСУАРОВ — яшь шагыйрь, укытучы. Лениногорск районында яши. Журналыбызда беренче тапкыр тәкъдим ителә.
Буш
Әй, алдык та инде жир байлыгын! •■Җиңү яулап», күңел исерде. Ә жир безгә Кызганмады берни.
Киң күңелле ана шикелле.
Соңгы чиккә житеп йончыган ул. Үзәгенә үткән хәлсезлек.
Ә без тагын килдек, азга гына... Уебызда һаман әрсезлек.
кул
Ә куллар — буш, Килдек без, искечә. Берни алмый гына, бүләксез... Йөзләр кырыс, усал, уйламыйбыз Каласылар барын терәксез.
...«Җиңү арты жиңү яулап» яшәп. Әй. сикерде күңел, исерде...
Ята жирем — ярык тагаракта Керен юган ана шикелле.
Яшь чагында без мең төрле Уйлар уйлаган идек. Әтиләр салган өйләргә Никтер сыймаган идек.
Бу жиһанны тәпи-тәпи
Бергә урыйсы идек:
Айга менеп хыяллардан Бура бурыйсы идек.
Безнең балта йөзләре дә Бары көмештән иде;
Эчкән су гади су түгел — Сихри инештән иде.
Чәчрәгән йомычкалар да Алтын йолдызлар иде. Уйда ай-кояштай гүзәл, Тиңдәшсез кызлар иде.
...Җиһанны иңли ала тик Сабыйлык күзе генә: Әйләнеп кайттым әтинең Гап-гади нигезенә.
Сагыну
Килә ява, килә ява, килә ява бер болыт.
Каршыма чыгарсыз төсле ап-ак бураннар булып. Сагынып үткән көннәрне, җилләр елый сулыгып Килә ява, килә ява, килә ява бер болыт...
Килә ява, килә ява, килә ява бер болыт.
Сездән калган ак эзләргә битем куям онытылып. Очрашулар, күрешүләр калды авыр мон булып Килә ява, килә ява, килә ява бер болыт...
Килә ява, килә ява, килә ява бер болыт. Янарсыз хәтер күгендә мәңге сүнмәс ут булып. Кышкы кардан ялан тәпи йөгерер идем томрылып. Килә ява, килә ява, килә ява бер болыт...
Карт әманәте
Сандугачлы соңгы таңым бүген. Әманәтне, зинһар, аңлагыз. Күкеләрне димим... хет күкеле Сәгатьләрне, улым, саклагыз!..
Бәйге
Бәйгеләргә бәйле безнең язмыш: Җилдән җитез җайдак икәнбез. Байталларның ялларына ябышып.. Балачакны узып киткәнбез.
«
Яңа дөнья күргән китап — Яңа туган сабый төсле. Китап та бит, кеше сыман. Киләчәге белән көчле.
Тормыш
Ләйлә. Ләйсән. Искәндәр Тиз чарасын күргәннәр Бердәнбер зур алманы Өч кисәккә бүлгәннәр.
Ләйлә. Ләйсән. Искәндәр Капканнар да йотканнар. Төшләрен йотмаганнар Бакча>а утыртканнар
Ләйлә. Ләйсән. Искәндәр Озак сабыр иткәннәр. Алмагачлар үсүен Айлар буе көткәннәр.
Ләйлә, Ләйсән, Искәндәр Үсеп буйга җиткәннәр. Өчесе өч тарафка Таралышып беткәннәр.
Йодрыктай җимешләрдән Алмагачлар сап-сары. Тырышып алма җыя Ләйләнең Лил иясе.
Ләйсәннең Ләнисәсе. Искәндәрнең Инсары... Алма! ачлар сап-сары!
Хатип Касыймов
Өлкәннәр
Алай кабаланмыйлар да, Исләре дә китми артык. Туйганнардыр, арганнардыр Бу дөньяның йөген тартып.
Сөйләшәләр салмак кына, Ургып-кызып та китмиләр. Әйтерсең, шулай сак кына Ызгыш-талашны иплиләр.
Моңнары ята тирәндә Гомерлек бер мирас булып. Алар үткән үзәннәрдә Рәшә уйный сулык-сулык.
Бирмәделәр гомерләрен.
Әҗәт итеп, бирәчәк кә;
Күпмеләре ятып калды Күпер булып киләчәккә.
Кечерәеп калган алар: Дуга итеп бөккәннәрме? ...Гүя тере тарих алда — Карап торам өлкәннәрне...
Хатип КАСЫЙМОВ — Түбән Камада яшәүче яшь шагыйрь. Шигырьләре журналыбызда беренче тапкыр басыла.
Әрем, тигәнәк, тирәк тә — Чәчәге бит дөньяның;
Күргән юк чәчәкнең җирне Ямьсезләүче булганын.
һәрбер бөҗәк, һәр күбәләк Яратылган кирәккә;
Кем — шомыртка...
Миң табынам Горур, уйчан тирәккә.
Кемгәдер кирәк яшел җәй. Кемгәдер — кар-бураннар. Гөл дә үссен, Тигәнәк тә, Күпсенмәгез, туганнар!
Кыр казлары китеп бара Күкләр буйлап тезелеп, Бәгырьләре генә кала Туган илдә өзелеп.
Чайкый алар канатларын Күкнең зәңгәр күлендә... Ничек түзәр! — Катлам-катлам Моң агышы күңелдә.
Үзәннәрдә рәшә уйный.
Рәхәт тә кук, монсу да; Кырдан барам.
Йөрәк елый,
Тургайларны юксына.
Җырлыйлар иде өздереп.
Күңелләр була иде.
Җанга, иркәләп һәм назлап.
Татлы моң тула иде.
Тузган күлмәкләр шикелле Дәверләр алышына,— Гербицидлар «һөҗүм итте» Тургайлар тавышына.
Гамьнәр төяп, яңа чорның Кырлары аша үтәм.
Тургай тавышларын тыңлап Булмас микәнни бүтән?!
Ятим авыл
Кемдер аны утырткан. Ба1ла1андыр зур өмет. Ник утырткан, алмасын Алыр булмагач өзеп?
Алмалары ал гына, Үзе тәмле — бал гына. Бала тулы урамнар Килделәр күз алдыма.
Юк иде шул, юк иде Элек андый алмалар... Алмасы бар. Тик хәзер Малайлары кайдалар?!

Реклама