Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАСЫЙМ ТАТАРЛАРЫ


Урта Идел һәм Урал буе татарлары казанлыларга. мишәрләргә һәм кайбер башка этник төркемнәргә
бүленә. Шулерның берсен — иң кенбатыштагысын — касыйм татарлары тәшкил итә. Алар Рязань
өлкәсенең Касыйм шәһәрендә һәм шул төбәктәге 17 авылда яши. Көньяк-көнчыгышта, бу төркем
урнашкан җирләрдән ерак түгел, мишәр-татар авыллары да бар
1979 елгы сан алу мәгълүматларына караганда, алар күп түгел — 1040 кеше. Аларның бер өлеше
шулай ук илнең төрле шәһәрләрендә — Ленинградта, Мәскәүдә, Рязаньда. Ташкентта яши Элегрәк касыйм
татарлары шактый күбрәк иде XVIII гасыр ахырында алар 5999 кеше. XIX гасыр ахырында 4764 кеше булган.
Телләре буенча урта диалектның бер сөйләмен тәшкил итсәләр дә. тарихи язмыш касыйм
татарларын халкыбызның башка төркемнәре арасында сизелерлек аерган. Аларның формалаша башлавы
XV гасыр уртасына. Мәскәү дәүләте территориясендә, Мещера җи рендә үзәге Касыйм шәһәре булган татар
ханлыгы барлыкка килгән чорга карый. Элек Горо- дец яки Городок Мещерский дип йөртелгән бу шәһәр хан
улы Касыйм исеме белән аталган Касыймга аны князь Василии Темный биргән 1487 елда рус гаскәрләре
Казанга яу чыкканнан соң, мәскәүлеләр Касыйм феодалларын үзләренең хәйләкәр политикасында күндәм
корал итеп файдалана башлыйлар Рус хөкүмәте алар кулы белән Казанны да Мәскәүгә шундый ук
бәйлелеккә төшерергә тырыша
Касыйм ханлыгы ике йөз елдан артык. XVII гасырның соңгы чирегенә кадәр яши. Аның җирләре
Касыйм шәһәре тирәсендә 200 чакрымга. Краснослободск, Темников шәһәрләренә кадәр сузыла һәм
Касыйм. Елатомск, Шацк. Темников өязләрен эченә ала. Ханлыкның административ чикләре шартлы
булган, алар, ихтимал, йомышлы татарларның биләмәләренә бәйле булгандыр Иомышлылар Рус
дәүләтенең тышкы сәясәтендә һәм эчке бурычларын хәл итүдә актив катнашканнар Касыйм патшалыгының
урыны ук касыйм татарларын Рус дәүләтенең Ока елгасы буендагы чикләрен саклауда файдалану өчен бик
уңай булган. Татар князьләре һәм казаклары көнчыгыштан һөҗүмнәргә каршы киртә булып торганнар
Йомышлы татарлар отрядларга берләшкән, отрядлардан аерым полклар, кайвакыт зур гаскәр дә оешкан,
алар русларның күп кенә хәрби походларында катнашканнар Мәсәлән, 1534 елда алар рус гаскәрләренең
Литвага походында катнашканнар. 1487, 1505. 1551-1552 елларда Казанга. 1555 елда шведлар өстен ә.
1557 елда Ливониягә яу барганнар Моннан тыш рус хөкүмәте татарларны тылмачлар, дипломатик вәкилләр
итеп тә файдаланган. Аларны Урдага баручы илчеләр белән озатканнар, кайчакларда грамоталар белән,
сөйләшүләр алып бару өчен үзләрен генә дә җибәргәннәр Хезмәтләре өчен бүләк итеп аларга җир
биләмәләре бирелгән, еш кына бу җирләр нәселдән-нәселгә тапшырылган Җирләргә татарлар төркемләп
яки аерым-аерым хуҗа булганнар. Үз чиратында биләмәсе булган йомышлы татар үзе. гаиләсе шуның
исәбенә яшәргә, аты, коралы белән походка чыгарга әзер торырга тиеш булган.
Касыйм дәүләте удел тибындагы вассал князьлек тәшкил иткән һәм ханнарның хокукы нык
чикләнгән.
Ханлыкның экономикасы Рус дәүләте экономикасы белән тыгыз үрелеп формалашкан, үскән.
Хуҗалык эшчәнлегенең нигезен игенчелек тәшкил иткән һәм ул бер үк вакытта мал - туар асрау белән бергә
барган. Татарлар кыргый кортлар балын җыюдан күп файда күргәннәр. аучылык белән шөгыльләнгәннәр
Елга-күлләр күп булу сәбәпле балыкчылык та шактый роль уйнаган.
Халыкта төрле һөнәрчелекнең дә киң урын алганлыгы мәгълүм. Касыйм остлары тире, йон. металл
һәм таш эшкәртүгә бәйле һөнәрләрнең серен белгәннәр XV-XVI гасырларда алар тарафыннан ясалган
патша киемнәрен һәм коралларны хәзерге көндә Дәүләт Тарих
У
музееның корал палатасында күрергә мөмкин Ак таштан саранлар, мәчетләр, мавзолейлар салганнар,
аларның кайберләре безнең кеинәргәчә сакланган
Касыйм татарлары эшлекле сәүдәгәр буларак танылганнар Кайбер естенлекләрдән дә
файдаланганнар, мәсәлән, еларга Россиянең теләсә кайсы төбәгендә сәүдә-предприни- мательлек эше
алып бару хокукы бирелгән
Соңрак касыйм татарлары естенлекләрен югалта башлыйлар. Казан ханлыгы яулап алынгач, Касыйм
ханлыгының буфер дәүләт буларак роле кими 1681 елда, регентша Фатый- ма-Солтаи вафат булгач,
Касыйм ханлыгы бетерелә, ә татарлар турыдан-туры Мәскәү тарафыннан идарә ителә башлый.
Рус хөкүмәте XVI11 гасырның беренче яртысында рус булмаган йомышлы кешеләрнең җир биләвен
бетерүгә юнәлдерелгән берничә фәрман чыгара 1713, 1715 елгы фәрманнарда биләмәләре, вотчиналары
булган мөселманнарны чукындырырга боерык бирелә, шулай эшләмәгәндә җирләре патшага яки чукынган
туганнарына күчә. Йомышлы татарларның бер өлеше (Кастровлар. Ширинскийлар, Тургеневлар һ. б.)
христиан диненә күчәргә мәҗбүр була. Соңрак алар рус буржуазиясе составына кереп китәләр.
Касыйм татарларының сәяси һәм социаль-икътисади тарихы үзенчәлекләре аларның этник үсешенә
дә эз сала. Күп кенә тикшеренүләрдә аларның килеп чыгуына шактый урын бирелә Бу темага бәйле
мәсьәләләрне мишәр татарлары этногенезы белән тыгыз бәйләп карау дискуссия характеры алды.
Галимнәрнең зур өлеше (нигездә революциягә кадәр һәм безнең гасырның егерменче елларында яшәгән
галимнәр) — В В Вельяминов-Зернов, Г Н. Әхмәров, В Н, Гордлевский, Б. А. Куфтин, С. П. Толстов касыйм
татарларын мишәрләргә кертәләр һәм (Г Н Әхмәровтан башкалары) аларның килеп чыгышында фин-угыр
гипотезасын яклыйлар. Кайбер галимнәр (XX гасырның 40-80 нче еллары)— антрополог Т А Трофимова,
тарихчылар А. X Халиков һәм Д М Исхаков касыйм татарларын аерым төркем итеп аералар Тел белгече Л.
Т. Мәхмүтова. этнограф Н. И Воробьев аларны казан татарларына якын куялар Бу проблеманы
тикшерүчеләрнең һәммәсе диярлек касыйм татарларының төрки чыгышы ягында, шул ук вакытта фин-угыр
компоненты булу мөмкинлеген дә инкарь итмиләр.
Касыйм ханлыгы урнашкан җирләрдә фин, славян һәм төрки кабиләләре яшәгән Ул якка иң элек
килеп утыручылар фин кабиләләре Идел буенда һәм Югары Идел белән Ока арасында алардан Дьяков һәм
Городец исеме белән йөртелгән шәһәрлекләр калган Мордва халкы Городец культурасын калдырган
кабиләләрнең бер дәвамчысы булып тора. Мордвалар Мещера шәһәрчеге тирәсендәге җирләрдә бик
күптәннән яшәп килгән Алардан калган курган, каберлек эзләре татарлар яшәгән Темгенево, Мунтово.
Собакино авыллары тирәсендә хәзер дә сакланып калган.
XVI гасырда мордваларның бер өлеше, касыйм татарларыннан үзләштереп, ислам дине тоткан һәм
татарлар белән катышып та киткән булса кирәк Мордвага якын яңгырашлы кайбер атамалар аларның
кайчандыр Касыйм өязендә яшәгәнлеген күрсәтә Касыйм татарлары арасында әле хәзер дә Ирзин дигән
фамилия очрый Сапаровлар, Минеевлар нәселе мордвадан килә. Шулай ук мариларның да (чирмешләр)
эзләре сизелә Касыйм татарлары составына «мещера» кабиләләре вәкилләре дә (моҗарлар. мочарлар),
дөресрәге, аларның ислам дине тотканнары кергән булса кирәк
Ниһаять, Рязань җирендә яшәүчеләр борын-борыннан коньяк далаларда яшәүчеләр белән
бәйләнеш тотканнар. Кыпчакларның аларга XI гасырда ук үтеп кергәнлеге мәгълүм. Р Г. Мөхәммәтова «ц»
белән сөйләшүче мишәрләрнең борынгы бабалары Кадом еязендә Касыйм ханлыгы төзелгәнче үк яшәгән,
алар анда XIII гасыр ахырында — XIV гасыр башында Золотарев шәһәрлеге районыннан (Пенза
губернасының көньягында) Алтын Урда халкының ташкынына кереп килгәннәр, дигән фикер әйтә
Мишәрләрнең этногенезында катнашкан бу төрки компонентлар, күрәсең, касыйм татарларының
формалашуында да азмы-күпме роль уйнагандыр Мишәрләрнең үзләренә килсәк, алар касыйм татарлары
арасында бөтенләй эреп-югалып бетмәгән
Ханзадә Касыйм ияртеп килгән дружинаның этник составы мәгълүм түгел, ләкин алар- ның Алтын
Урдадан чыккан төрки телле кабиле вәкилләре булуы ихтимал Бер кабилә, тел галиме Л Ш. Арсланов
фикеренчә. Кавказдан чыккан яки иберия-кавкаэ телләре йогынтысын кичергән Аның Касыйм дружинасына
ханзадә «чиркәе җирендә, булганда эләгүе мөмкин, XV гасырда бу җирдә төньяк-кавкаэ этник компоненты
урын алып торган Бу кабиләнең теле төп билгеләре буенча нугай теленә, өлешчә кумык теленә якын
Касыйм ханлыгына казанлыларның дә күпләп күчүе мәгълүм XVI гасырның беренче яртысында Казан
тәхетендә оч тапкыр утырган Шаһгали белән бергә Касыймга аның Казандагы тарафдарлары да килгән
Аларның бер өлешенең 1552 елда Казан ханлыгын аулап алынганнан соң күчкән булуы ихтимал. Татар
аксөякләренең ышанычсыз саналган бер өлешен рус хөкүмәте Касыйм ханлыгына сөрә Хәзергәчә
сакланган кайбер шәҗәрәләргә караганда. Акчуриннар. Максутовлар, Борнәшевлар Кос трое лар һ б
бабалары Казан ханлыгыннан чыккан
XV гасырның соңгы чирегендә, XVI гасыр башында Мещера агында Кырым ханэадө-
паре Нурдәүләт. Сатылган. Канайга ияреп килгән кырымлылар күренә Кырым татарларының бу якта
телләнеп калуы исә элегрәк тә — XIII гасырда да булган Шнринскийлар һәм Ги- реевларның чыгышы шуларга
бәйле
Идел буе татарларының касыйм этник теркеме оешуда нугайлар да катнашкан Алар Мещерага герле
юллар белән килеп эләккән. Кайберләре нугай сукмакларыннан үткән, чөнки Русь дәүләтенең яудан саклану
рәвеше моңа комачаулык итмәгән. Икенчеләре ханнар, ханзадәләр хезмәткә чакырып алган гаскәри
төркемнәр белән килгән Ярославль губернасыннан Мещерага бер төркем нугайлар килеп утырган Аларның
токымында (Алиш, Шега шан. Томтиново авылларында яшәүчеләр) нугай бабалары турындагы риваятьләр
әле дә саклана Тел галимнәре туплаган мәгълүматлар да касыйм татарлары арасында нугай этник ком-
поненты булуы хакында сөйли Т А Трофимова үткәргән антропологик тикшеренүләр Идел буендагы башка
татарлар белән чагыштырганда касыйм татарларында монголларга хас билгеләрнең көчлерәк икәнлеген
күрсәтте Бу аларны нугайлар, карагашлар. казакъларга Кыпчак даласының ТЦучи улусында яшәгән
төркемнәргә якынайта.
XVI гасырның икенче яртысыннан ханлыкның сүнә баруына рус хөкүмәтенең йомыш- лылар катлавын
бетерүгә юнәлдергән фәрманнары да сәбәп була. XVII гасыр ахырында һәм
XVIII гасырда татар тормышындагы тамырдан үзгәрешләр касыйм татарларының этник үсешенә дә
йогынты ясый. Мәсәлән, 1719-1745 елларда Касыйм өязендә татарлар саны 18 процентка кими Алар
көнчыгышка. Идел аръягына һәм Урал ягына кереп утыра башлыйлар. Яңа урында алар, күченеп килгән
мишәрләр һәм башка төркемнәргә кушылып, культура-көнкү- реш ягыннан үзенчәлекләрен югалталар Шул
ук вакытта касыйм татарларының бер өлеше Петербургка, Мәскәүгә. (Замоскворечьедагы Татар бистәсенә)
күчә. Касыйм татарларының күпчелеге рус телен һәм язуын яхшы белә. Бу авыл кешеләренә дә кагыла.
Аларның сөйләшендә. бигрәк тә хуҗалык-көнкүрешкә кагылган сүзләрдә, рус алынмалары күп.
XIX гасырда — XX гасыр башында татар халкының төп хуҗалык эшчәнлеген бөртекле ашлык игү.
ягъни, игенчелек тәшкил итә Гадәттә, өч басулы чәчү әйләнеше, пар калдыру ысулы кулланыла. Касыйм
татарлары хуҗалыгында элеккечә терлекчелек, умартачылык һаман да өстенлек алып торса да, балыкчылык
һәм сунарчылыкка инде артык әһәмият бирелми.
һөнәрчелекнең тоткан урыны шактый киңәя. XIX гасыр ахырында һөнәрчелек белән крестьян
хуҗалыкларының 23 проценты шөгыльләнгән булса, XX гасыр башында инде бу сан
37.1 процентка җитә Тире, йон эшкәртү киң таралган XX йөз башында һөнәрчеләрнең 4,7 проценты шул
эш белән шөгыльләнә. Акча табу өчен читкә. Рәсәйнең төрле шәһәрләренә китүчеләр күп була. XIX гасырның
80 нче елларында ук эшкә яраклы ир-атларның яртысыннан күбрәге (58,3 процент) читкә китеп эшли Аларның
бер өлеше (XX гасыр башында 9,3 проценты чамасы) трактирлар, буфетлар һ. б. тота, башкалары (4,7
процент) официантлар. лакейлар. «6арабасыз<>лар, урам себерүчеләр булып эшли. Зур бер төркем (XIX
гасыр ахырында 10.7 процент) сәүдә белән шөгыльләнә, башлыча тире-күн, мехлар белән сату итә
Касыймда Татар бистәсендә XIX гасыр уртасында өяздәге бөтен татарларның
15.2 проценты яши, ә XIX гасыр ахырында 23,6 процент тәшкил итә. XV гасырда татарлар урнашкан Иске
посадта кайбер урыннарына ак таш җәелгән киң Хан мәйданы була. Мәйдан буйлап Касыйм ханының һәм
аның якыннары — морзалар, бәкләрнең утарлары урнашкан Сарай каршында ак таштан манаралы мәчет
торган. Риваятьләргә караганда, аны 1467 елда ханзадә Касыйм заманында салганнар
Мәчеттән ерак түгел күп яруслы каравыл манарасы урнашкан Касыйм манарасының хәрабәләре XVIIXVIII
гасырларга кадәр сакланган. Олеарий һәм Витсен гравюраларында алар ачык күренә Сарай белән
янәшәдә Касыйм ханы Шаһгалинең таш мавзолее булган, анда табутлар, төрле бизәкләр, гарәп язулары
уелган кабер ташлары сакланган. Шаһгали мавзолее һәм мәчет манарасы XV-XVII гасырлардагы татар
архитектурасының иң ачык, матур истәлекләре булып торалар
Бу корылмалардан бераз арырак, иске татар зиратында 1616 елда салынган Әфган- мөхәммәт солтан
мавзолее бар Инде җимерелгән шундый мавзолей Тәкыяләрнең берсендә сөембикә күмелгән дигән риваять
бар.
XIX гасырда Татар бистәсенең торак йортлары барысы да диярлек агачтан булган, гадәти мещан
өйләреннән бернәрсәсе белән дә аерылмаган
XIX гасыр уртасында яшәгән авыл халкы 4638 кеше булып, өяздәге бөтен татарларның 84.8
процентын тәшкил иткән, ә XIX гасырның ахырына алар 76,4 процентка калган.
XIX гасыр уртасында аларның 63 авылы, гасыр ахырында 38 авылы булган. Авылларның бер өлеше
«Ак аймакика. икенчесе «Кара аймакхка кергән, калганнары «кара зыбыннар» дип йөртелгән. Ак һәм кара
якка, яки ике зур бүлеккә аеру төрки халыклар өчен традицион булган.
Ак һәм Кара аймак авыллары, Касыйм шәһәре кебек үк. Ока елгасының сул як ярына урнашкан Төньяк-
кенчыгыштарак урнашкан Ак аймакта биш торай пункт Подлипки. Тор бай, Болотце. Царицыно, Тебеньково
исәпләнгән. Алар бөтенесе дә Касыйм өязенең татар 174
волостена теркәлгән (Тебеньково авылыннан башка «дүрт сала» дигән гомуми исем йөрт кән. Касыйм
шәһәреннән көньяк көньчыгыштарак урнашкан Кара аймак 50 ләп кечерәк авылны берләштергән Алар
Касыйм өязенең Татар һәм Тау асты волостьларына, Тамбов губернасының Елатом өязендәге Малокусмор
волостена кергәннәр.
«Кара эыбыинар» составына Ока елгасының уң як ярындагы сигез авыл кергән Алар- ның кайберләре
Касыйм шәһәреннән 8-12 чакрым да шул өязнең Бетинск волосте чикләрендә урнашкан Калганнары (Сәет,
Ананьино, Рудакове, Экса. Толстиково авыллары) елга буенча бераз түбәндәрәк, Касыймнан 40 чакрым
ераклыкта. Бу авылларның бер өлеше Бетинск волостена, бер өлеше Елатом өязенең Высокая Полена
волостена кергән
Капитализм чорында касыйм татарларының социаль-экоиомик тормышын иңләп алган тирән
үзгәрешләр этник процессларга да көчле йогынты ясый. Күчеп китү тагын да көчәя. Мәсәлән. XX гасыр
башына Касыйм районында татарларның саны шактый кимү сизелә. Тормыш итәргә акча юнәтү өчен
аларның шактые илнең төрле өлкәләренә китәргә мәҗбүр булалар. Бер өлеше (15 процент чамасы) төрле
шәһәрләрдә төпләнеп кала Мәсәлән, XX гасыр башында байтак касыйм татарларының Петербургка килүе
теркәлгән. Зур булмаган төркемнәрнең (һөнәрчеләр һәм сәүдәгәрләр булса кирәк) Урта Идел һәм Урал буе
авылларына килеп урнашулары мәгълүм. Бу Нижний Новгород, Сембер, Казан, Орен бург губерналарында
булган.
Касыймлыларның гомумрәсәй экономик тормышын формалаштыру да киң катнашулары татар
халкында промышленностьның төрле тармаклары тагын да үсүгә, иҗтимагый хезмәт бүленеше тирәнәюгә,
дәүләтнең аерым районнары белән даими ныклы экономик элемтәләр урнашуга кигерә. XIX гасыр ахырында
гомуммилли татар әдәби теле формалаша. ул мәдәни элемтәләр киңәюгә һәм ныгытуга этәргеч ясый.
Мәктәпләрдә һәм мәдрәсәләрдә укыту шул телдә бара. Укытучылар нигездә Казаннан килә. Касыйм
татарлары татар мәгърифәтчеләренең һәм язучыларының иҗатын яхшы беләләр. Аларның китапларын да
Казаннан кайтарталар. Касыйм шәһәрендә «Аң». «Чалгы» газеталары чыга.
Октябрь революциясе җиңгәннән соң Касыйм шәһәрендә татар әдәби телендә мәктәпләр эшли,
Казаннан басма әдәбият кайтарыла, татар китапханәләре ачыла, театрлар оештырыла
Соңгы дистә елларда исә касыйм татарларының рус халкына якынаю процессы актив бара. Бергә
яшәү (күп кенә татар авылларына күчеп килгән руслар да яши), бергә уку (татарлар белән руслар бер үк
мәктәпләрдә, уку йортларында укыйлар), бергә эшләү культура, көнкүреш өлкәләрендә тыгыз элемтәләр
урнашуга китерә.
Касыйм татарларына багышланган фәнни дискуссия барышында тикшерелгән үзәк мәсьәләләрнең
берсе аларның килеп чыгышына бәйле иде Ул хәл ителмәгән килеш кал ды, «касыйм татарлары фин-
угырлармы яки төркиләрме, мишәрләрме яки казан татарларымы» дигән сорауга өзеп җавап бирелмәде
Төрле чыганакларны, касыйм татарларының XIX гасыр уртасы — XX гасыр башындагы традицион матди
мәдәниятен анализлау бу юлларның авторына әлеге мәсьәләне берьяклы хәл итү мөмкин түгелдер дип
фараз кылырга мөмкинлек бирә. Касыйм татарлары Идел буе татарларының бер төркемен тәшкил итә. аның
формалашуы һәм үсүе социаль-территориаль оешма — Касыйм ханлыгы, шунда булган һәм читтән килгән
этник гомумилекләрнең бергә үрелеп үсүе шартларында барлыкка килгән. Мещера ягында Касыйм ханлыгы
төзелгәнче яшәгән кабиләләр составына фин- угыр кабиләләре — мордвалар, чирмешләр, мсщора кергән.
Шунда ук төрки телле халыклар да яшәгән, алары мишәрләрнең борынгы бабалары булгандыр Ә килгән
халыклар. кабиләләр Алтын Урдадан, Казаннан. Кырымнан. Әстерханнан. Себердән булган Касыйм
татарларының этник яктан күп кушылмалардан торуы матди мәдәниятләрендә аларның формалашуында
актив катнашкан кабиләләр һәм халыкларның мәдәнияте шактый чагылыш табуга китергән Этнографик
мәгълүматларны анализлау казан татарларының матди мәдәнияте белән зур охшашлык булуын күрсәтә,
моны башка этнографлар да билгеләп үтә. Бу касыйм татарларының этник тарихында казанлыларның актив
катнашуы, Казан белән Касыйм арасында тыгыз мәдәни-экономик элемтәләр булу белән аңлатыла Әмма
касыймлыларның матди мәдәнияте казанлылардан күчерелмә түгел, анда мишәрләргә, татарларның Идел
буе һәм Урал ягындагы башка төркемнәренә, бүтән халыкларга тарта торган сыйфатлар да ачык сизелә.
Антропологик яктан касыйм татарлары мөстәкыйль төркем тәшкил итә Алар үзләрен «Хан кирмән».
«Касыйм татарлары» дип атаганнар Тугандаш булуларын танысалар да. касыйм татарлары үзләрен
беркайчан да казан татарлары дип тә. мишәрләр дип тә санамаганнар Тегеләре исә. үз чиратларында,
аларны «Касыйм халкы, кәчимлор» дип аерып йөрткәннәр Руслар аларны XVI гасырда ук мещеряклар.
городец яки касыйм татарлары дип атаганнар
Хәзерге көндә касыйм татарлары. Идел-Урал татарларының компактлы бер төркеме булып калган
хәлдә, матди мәдәниятләренең үзенчәлекләрен, туган телләрен, милли үзаңнарын саклыйлар.