Логотип Казан Утлары
Повесть

ГОМЕРЕМ ФАСЫЛЛАРЫ


Улым. кичә без сине солдатка озаттык Аерылышу сагышы кешеләр белән шау-гор килеп озатканда түгел, ялгыз калгач басты мине Өй. кояшсыз көн төсле, ямьнән мәхрүм Апаларыңның балигъ булып нигездән китеп барулары да күңелне болай ук иләсләндермәгән иде
Сңн ил хезмәтенә чыгып киттең, улым Аннан син тагын да ныгып, матурланып кайтырсың Сабырсызланып күрешүебезне күзаллыйм Бу минутларны барыбер көтеп алырмын мин Еллар аша. ераклыклар аша гел бер-берсенә тартылган. тартылачак җаннар бит без синең белән, улым
Еллар, аралар Без гомер тавының икебез ике ягында, улым Син аңа менәсең, мин аннан төшәм Менү ул—ачыш, сөенү төшү исә сагышлы Төшкән кешегә вакыт һаман бер нәрсәне тәкърарлый • Туең узган, туның тузган . ди Кызарып баткан кояшлар мине хәзер күпвакыт оеткыч уйларга тарта Соры көзләр моңсуландыра Аккан сулар, серле пышылдап, күңелемне сагышка батыра Көндез генә түгел, төннәрдә дә үзем аша вакыт узганын вакыт агышын бик ачык тоям хәзер
Юк. юк. зинһар, әтием үлемнән курка икән дип уйлый күрмә' Миннән дәвам кала, син каласың, улым Әйе. әйе. төсем, холкым, рухым белән синдә яшәүне дәвам итәм мин Ә син киләчәктә улыңда яшәрсең Аннары оныкларыбызга күчәрбез Тик оныкларыбыз ззсез- тамырсыз түгел, асылыбызны дәвам итүче анык кешеләр булырга тиеш Шулай булмаса. яшәвебездә нинди мәгънә, нинди ямь бар” Кеше булып яшәвеңне тояр өчен кан берлеге генә түгел, рух уртаклыгы да кирәк шул Бармы бездә мондый бердәмлек'’
Улым, күптән җыелган бер үпкәмне әйтергә телим хәзер. Авылда туып, шәһәр кешесенә әверелүемне белсәң дә, ничек үсүемне, ниләр кичерүемне юньләп белмисең ич син Әтиеңнең дә малай чагы булуын уйламыйсың шикелле. Кайчандыр егетлек чоры кичерүемне дә күзалламыйсың инде Нигә, сабыйлыкта шулай бит ул. дөнья һаман бер казык тирәсендә әйләнә сыман Әти гел әти булып тора, ә әни — гел әни. Нәкъ шулай корылганга, балачак дөнья сагышыннан азат та бит ул. Тормыш, балигъ булгач кына, бездән сорый башлый бабаң, әбиең кем7 Нәсел-нәсәбең нинди, тамырың кайда7 Кай-чагында йөзәрләгән сорау белән баш катырсаң да. бу җәһәттән күңел хакы өчен генә дә бер сорамадың бит. улым Әниең хакында сорашмавың аңлашыла күңелемне яралыйсың килмәгәндер Әмма битарафлык үзе үк яра салу бит ул Сорашкан, кызыксынган.булсаң икән'
Билгеле, үземдә дә гаеп зур Мәшәкатьләр, борчулар белән булышып. сиңа тормышымны ачмаганмын. Тойгыларым, кичерешләрем белән, мөгаен, синең алда бикле калганмын Бу — зур хатам Җинаятем. хәтта Кичер, улым! Минем рухым сиңа күчәргә тиеш. Дөрес, матур яшәвең өчен сиңа атаң рухы кирәк!
Кичләрен мин синең бүлмәңә керәм Кулларым ирексездән кә- газь-каләмгә үрелә. Сине янәшәмдә тоеп, үземнең тормышымны язам мин Табигатьнең җәе. кышы, яз-көзе булган кебек, кеше гомеренең дә үз фасыллары — сабыйлыгы, балигълыгы, яшьлеге-карт- лыгы бар Дөньяның салкын бураннары, ләйсән яңгырлары, чәчәк- гөлләре булса, безнең дә кайгы-моңнарыбыз. сөенечләребез бар Әйдә, улым, кайчандыр кулларыңнан тотып, җитәкләп тәпи атлаткан кебек. гомер борылышларым, сеенеч-шатлыкларым. яну-көюләрем дөньясына алып керим әле сине.
2
Таш юл буенча дөбердәп чапкан арбада ятам. Күзләремне авырттырып чагылдырган җәйге кайнар кояш белән бергә, еллар аша миңа әниемнең хәсрәтле йөзе иелә.
— Улым, бик авыртамы7
Мин байтак вакыт эндәшмим Сул күз кисеп чәнчи Аңа кылчык кереп кадалган сыман Эре-эре кайнар тамчылар борын янәшәсеннән тәгәрәп үтәләр дә. суынып, муенга төшәләр
— Кояш, чагылдыра
Әни. йомшак кына кагылып, биттәге чүпрәкне күзгә шудыра, кояшны каплый.
— Күзләреңне йом. балам, әрнүе басыла төшәр
Хәтердә янә бер күренеш җанлана.
Түбәтәйле, ак ситсы күлмәкле бәләкәй малай, урак тотып, каба- лана-кабалана бәрәңге сабаклары кисә. Туфрак, яшь бүлбе исе аңкый
Күрше малае Заһит, селтәнеп, түбәтәйле малай ягына бәрәңге алмасы ыргыта. Менә тәлгәш һавага чөелә, менә ул дуга ясап өскә килә. «Тот. тот1'.— дигән сыман, баш өстендә бер мизгелгә асылынып кала. Түбәтәйле малай ураклы кулы белән кискен селтәнә. Ай!« Кәкре уракның очы бар Зур. үткер кылчык шуның очыннан кадалып калган. Эре-эре кайнар тамчылар шул урак ясаган чокырчыктан бәреп чыгалар сыман
— Әни. без кай төштә?
— Җитеп киләбез, улым Бүлнистә әрнүләрең басылыр, улым
Кечкенә бер палатаның ак түшәменә текәлеп, эчтән сыктап ятканымны яхшы хәтерлим Кычкырып, тавыш белән еларга курыктым Чөнки янымда бик юан гәүдәле бер абзый бар иде
Баштагы мәлдә мин. авыртудан йомылып, гел урын өстендә
яттым Абзый борын мышкылдатуымны сыктавымны сизде
— Шундый матур малайка елыймы’—дип. баш очыма килеп чын-чынлап гаҗәпләнгән булды Ә аннары бик җитди төстә әйтеп куйды —Малайка, елама! Еласаң, күзең бозыла Матур күзләрең харап була Син. малайка, аша!
Абзый баш очымдагы сары тумбочкага төрле ашамлыклар тезә * торган булып китте. т
— Синең кемнәр бар малайка’— дип сорый миннән әлеге абый ч — Әни бар. з
— Тагын кем бар’ <
— Абый бар. е
— Атаң үлдемени’
— Үлмәде j
— Үлмәгәч, кайда ул? 2
— Минем әти түгел инде ул хәзер ♦
— Алай...— дип сузды абзый. «
Күзем сызлавы басыла төшкән саен, сагынуым көчәйде Иртә- п ләрен ярый әле. түзәсең Күзгә дару салалар, докторлар килеп карый 7? Ә менә коридор талгын тынлыкта калып, кояш баегач, йөрәкне < туктаусыз нидер кыса, тырный башлый Абзый гырлап йоклый. * мин. эссе бүлмәне тарсынып ишегалдына чыгам Моннан рәшә җәй- £ рәп торган озын калкулык күренә Калкулык итәгеннән сузылып = еракларда зәңгәр күк белән кушылган соры юл чалымлана Әни шун- u нан килергә тиеш
Иртәләрен җиңелрәк: мин әнине көтәм Ул кояш чыккач, сал- кынча мәлдә килергә тиеш Ә кичён тәгаен килми, килә дә алмый инде ул Кичен ерак юлга чыкмыйлар
Эх, әни1 Йөрәгемдә үпкә, ачу кузгала ниндидер бер үчләнү белән әнинең үземне кыерсыткан, рәнҗеткән чакларын барлый башлыйм Аның эштән кайтуын көтеп, караңгыга чаклы баскыч төбендә шыңшып утыруларым искә төшә Нәрсәнедер ватканым өчен бер мәл караңгы базга ябып торды Ә бер буранлы салкын кондә. ялгызымны өйдә бикләп калдырып, каядыр китеп барды Өйгә әкренләп караңгы иңде Почмаклардан, мич тарафыннан килгән шомнан котылырга теләп, тәрәзәгә капландым Тыным белән җылытып бозны эретергә ымсындым Җаным урам белән, үтеп-сүтеп киткән кешеләр белән берләшер кебек иде Әмма карлы боз эремәде Мин шунда, сәгать гере белән бәреп, тәрәзәне ваткан идем Тәрәзә ватылып, алдымда ак, карлы урам калыккач, йөземә, җан иясе кебек, тере җил килеп бәрелгәч, йөрәккә көч кергән иде
Моннан соң да күп тапкырлар әнигә үпкәләгәнем булды Андый чакларда иң олы теләгем — үлеп әнине елату Хыялда әнинең буы- лып-буылып елаганына үчегүле сөенеч туа Рәхәт тә Әйтерсең лә. йөрәктәге кысылган ташны әнинең шифалы күз яшьләре юа Менә таш кечерәя, кечерәя Күңел тәмам бушый Ә аннары -үлгәнеңә* үкенеп, әнине жәлләп, яшькә чумуыңны да сизми каласың
— Чү. малайка, тукта, ни хәл бу’ Күзләреңне бозасың бит. матур күзләреңне харап итәсең Әй. тукта дим'
Абзый мине күтәреп үк ала Мин. күз яшьләренә буылып аның иңнәренә сарылам
— Әни кил әни килмәде бит
— Йә. йә. килер әниең Бүген килмәсә. иртәгә килер Тик син елама'
Абзый, гөрелдәп сөйләнә-сөйләнә мине бүлмәгә алып керә, йомшак итеп урынга яткыра Салкын, саллы кулын башыма куеп, тынычланганымны көтеп тора
Ниһаять, минем янга килделәр Ләкин килүче кеше әни түгел.
абый иде Үзебезне дәвалаучы апа бу турыда кереп әйткәч, бүлмәдән— коридорга, коридордан урамга атылдым
— Абый!— дип муенына асылындым
Абый да башымнан сөйде. Мине, йомшак кына итеп, җиргә төшерде
— Менә сиңа күчтәнәч.— диеп, төенчекне чишеп җибәрде Иң элек җыйнак каен тырысы, тырыс эчендәге эре. кызыл җиләкләр күземә ташланды Алардан баш әйләндергеч хуш ис бөркелә иде
— Күзең инде бернәрсә дә күрмимени9— Абыйның мондый сәер сүзләреннән куркып киттем.
— Юктыр, мин бит күрәм. тик томанлы, күземне пәрдә каплаган кебек.— дидем.
Абый, канәгать чырай күрсәтеп, башымнан сыйпап алды;
— һәй. энекәй.болай булгач ярый икән. Ату халык әллә нәрсә сойли Әни дә синең хәсрәттән урын өстенә ауды Ничә көн инде башы әйләнә торалмый Их. малай актыгы! Соң. эшләгәндә карап кына эшләргә ярамый идемени?
Абыйның әрләвеннән оялып, башымны идем.
— Йә, ярар, үкенеп кенә файда юк.— диде абый — Ә Заһитның колагын шәп бордым мин Онытмас шәт
— Заһитның гаебе юк. абый.
— Нишләп гаебе булмасын9 Дуңгыз ул. һич кеше төсле уйный белмәде.
— Абый, әни гел урын өстендә ятамы?
— Әйтәм ич. урыныннан торалмый. Торса, шундук егыла
Озак кына дәшми тордым Кинәт өйгә кайтасы килеп китте
— Абый, алып кайт мине!
— Син. энекәш, юк белән баш катырма, яме?— диде абый, ике сөйләтмәслек итеп.— Ә күзең төзәлгәч, алып кайтырбыз Булдымы9
Мин ул кичтә бар тынычлыгымны, бөтен сабырлыгымны югалттым Беркемне тыңлыйсым, берсенә дә җавап бирәсем килмәде. Тыныч. бөркү палата читлеккә әйләнде Ак, пөхтә больница койкасы минем кан дошманым булды. .
Ниһаять төн иңде Абзый сабый төсле изрәп йоклый, ә мин һаман керфек какмыйм <Әнинең башы авырта, әни урынга егылган ...» Күз алдыма килә: әни караватына утырган. Башына сөлге ураган Мөлаем көрән күзләренә, кан качкан йөзенә сыкрану шәүләсе иңгән ■ Әй. бала. бала.— ди ул зәгыйфь итеп.— синең аркада шулай башым авырта бит минем ..»
Әи. мескен әни! Баш зәхмәтеннән еш егыла шул ул. Минем иң тәүге хәтерләүләрем, сабыйлык тетрәнүләрем дә шуңа бәйле түгелме соң?
Менә безнең шәрәләнгән, ничектер зураеп калган өй. Анда минем үз әнием һәм яшь әни Нәркисә Алар икесе дә кызарышканнар, ярсышканнар, әле бер әйбергә, әле икенче әйбергә килеп сөртенәләр, кулларына эләккәнне идәндәге үз өемнәренә китереп ташлыйлар Менә чират өстәлдәге тегү машинасына килеп җитә. Яшь әни Нәркисә аны үзенә тарта, минем әни — үзенә.
— Машинаны бирмим, ул минеке!— ди үземнең әни.
— Бөтен чүп-чарны калдырсам калдырам, әмма машинаны үземә алып чыгам!— ди яшь әни Нәркисә.
— Оят бел. Нәркисә! Бу машинаны мин үз аякларым белән барып, үз кулларым белән сатып алып кайттым,— ди үземнең әни өзгәләнеп.
— Алсаңни. син бит аны Кадыйм акчасына алгансың!— ди яшь әни Нәркисә.
— Балалар хакы бу!— дип гаҗизләнеп кычкыра үземнең әни
— Балаларың хакына өй кала Ә мин урамга чыгам Эт хәлендә' — дип кычкыра яшь әни Нәркисә һәм. өрлек кебек таза гәүдәсе 94
белән хәлсез, зәгыйфь әниемне төртеп җибәреп, машинаны үзенә тартып ала
— Оятсыз икәнсең. Нәркисә! Минем бәддогам төшсен сиңа. Нәркисә' — дип әни әллә ничек өзек-өзек сулый башлый һәм иелә төшеп, куллары белән башына ябыша.
Икенче бер мизгелдә мин әниемне караватта яткан килеш күрәм _ Янында бөкре им-томчы Сәхфи карчык кайнаша.
— Менә, бик күп итеп мәтрүшкә чәйләре эчерегез Дәвасы тик 5 мәтрүшкәдә,— ди ул. з
Әниг.» мәтрүшкә чәйләре эчерүче кеше бар микән9 Абый карый | микән әнине9 Тик мин. күпме ымсынсам да. кырку табигатьле абый- s ны әни тирәсендә им-том иткән кеше итеп күзаллый алмадым Юк. £ мөгаен, әти янында тимер-томырлар арасындадыр ул ж
Мескен әни бер ялгызы.. 2
Инде таң атып килә Кинәт миемне бер үткен уй кисеп үтте Ка- * чарга! Теге вакытта тәрәзә ваткандагы кебек, тәнемнән кинәт чиксез ® бер рәхәт елдырым йөгереп узды Гаҗизлектән котылу хисе бу « Әйе. мин өйгә кайтам, хәзер үк кайтам! е
Урыннан атылып тордым Өстемә больница пижамасын киеп * балакларны, җиңнәрне җәһәт кенә сызгандым да абый калдырган л төенчекне кулыма тоттым Бүлмәдәш абзый бүрәнә тарттыргандай гырлап йоклый иде. ишекләр төртү белән ачыла иде
Ниһаять, тыгыз, биек арыш басуына килеп кергәч, тәмам сулуыма ь- кабып. адымнарны акрынайттым Куа башласалар, арыш арасына С кереп качармын, дип уйладым Бу уй мине тәмам тынычландырып җибәрде Мин иректә'
Мин туган авылга, туган төбәккә якынлашам' Бу кырлар, бу үзәннәрдән, чишмәләрдән сут алган анам каны аша минем тәүге күзәнәгем барлыкка килгән Монда минем тойгыларым, авазларым яңгырап калган
Чү. кайтаваз килә' Кайдан, кайсы чордан бу9 Мин ныграк колак салам һәм күз алдымда кояшлы июль көне җәйри Әйе. әйе. хуш исле яшь иген исен, чәчәк исләрен аңкыткан тургайлы июль кайтавазы бу
— Әни. әйт әле. җир кап-кара ә бодайлар ямь-яшел9 Каян алалар алар яшел төсне9
— Бөртектән, орлыктан, улым Орлыкта яралгы, төс бар
— Ә үләнне берәү дә чәчми, ә үзе барыбер яшел Чәчәкләр кайсы — кызыл, кайсы — зәңгәр, сары була Алар төсне каян ала9
— Алар да үз орлыкларыннан үсә. улым Орлыксыз, яралгысыз бернәрсә дә булмый
— Әни. ә орлыкка төсне кем бирә9
— Кояш, улым Кояштан төсле нурлар җиргә сибелә Кояш булмаса. җир гел кап-кара. сап-салкын булыр иде
— Әни. кояш бер дә. бер дә бетмиме9
— Белмим шул. улым Сәхфи әбиең әйтә, ахырзаман җитсә, кояш сүнә, ди
— Нәрсә ул ахырзаман9
— Заман ахыры, улым Кояш сүнә, җирне ут-су каплый, тереклек бетә
— Сәхфи әби каян белә ахырзаманны9
’— Аның китабына язылган, улым Җиргә бервакыт ахырзаман килер. диелгән
Кайтаваз белән бергә хуш исле яшь иген исен, чәчәкләрнең хуш исләрен аңкыткан тургайлы июль ерак, бик ерак көннәргә кереп югалды . п
Өйгә мин тәмам арып, сусап, әлсерәп кайтып кердем Йөрәгем дөп-дөп типкән хәлдә ишекне ачтым салкынча бүлмәгә уздым Әни чынлап та караватында ята Башында калын ак тастымал янында — чылатып торырга савыт белән су
— Әни’
— Әү. — Әни башын калкытты — Кем анда0
— Әни!
— Улым' Синме соң бу9 Улым Таһирым Каян болай. И ходаем. әллә саташаммы соң9 Улым. Таһирым
3
Анам каршында мине хәзер дә үкенү хисләре әрнетә, улым Хәтергә шундый вакыйга уелган Ул чакта мин өченчеме, дүртенчеме класс баласы идем Мөгаен, дүртенчедәдер Безнең башлангычтагы укытучыбыз яшь. чибәр Мәрьям апа иде. Уку елы тәмамланып килгәндә ул. армиядән ялга кайткан бер офицерга кияүгә чыгып. Чәтрәннән бөтенләйгә китеп барды, һәр ике вакыйга минем өчен чиксез сагышка әйләнеп, йөрәгемдә янәшә урнашып калды
Хәер, төп сәбәп Мәрьям апада да түгел, безнең үзебездә ләбаса! Миндә һәм әтинең өлкән кызы Рәмиләдә Без бит авылның Элмәлек очындагы иске агач мәктәпкә, башлангычка. Рәмилә белән бер ел бергә йөреп калдык Ул беренче класста укыды, ә мин — дүртенчедә Күп укытучылар өчен без абыйлы-сеңелле Гарифуллиннар булып йөрдек
Чыршы бәйрәме алдыннан башлангыч мәктәп укучыларын бергә җыеп, уку алдынгыларына бүләк өләштеләр Бүләкне ап-ак чәчле, күзлекле Ярмиев абый үзе өләште Директорның фатихасын, сузган бүләген алу. билгеле, зур мәртәбә иде Әмма мин үзем моңа исәп тотарга җыенмадым Бүләк ударникларга, отличникларга гына бирелә бит Мин аларның ашыга-ашыга зал каршына чыгуларын, елмаешып бүләк алуларын һәм. дулкынланып-тотлыгып, алдагы чиректә тагын да яхшырак укырга вәгъдә бирүләрен артык исем китмичә генә карап-күзәтеп тордым Бүләк алучылар исемлегендә әти кызы Рәмилә исемен ишеткәч, билгеле, бераз тынычлыгым җуелды күңелне көнчелек хисе сыман бер нәрсә тырнап узды Менә Рәмиләне директор янына кат-кат чакыралар Әмма ул чыкмый Рәмилә авыру, Рәмилә мәктәпкә бөтенләй килмәде Мин бик яхшы күреп торам Ярмиев абый янындагы укытучылар, шул ук Мәрьям апа. үзара пышылдашып алалар Менә көтмәгәндә Ярмиев абый матур, көчле тавышы белән минем исемне атый:
— Дүртенче класстан Таһир Гарифуллинны чакырам!
Мин кинәт бик нык каушап калам Олы киез итекләрем белән алпан-тилпән басып. Ярмиев абый янына киләм. ашыгып кулларымны сузам Ләкин директор миңа Рәмиләнең бүләген тапшырырга ашыкмый Уң кулымны йомшак, кайнар кулына алып кысып тора
— Киләчәктә сеңелең кебек ударник булырсың, дип ышанам'— ди Зәңгәр күзләре риясыз, үз итеп балкый Аның бу кыяфәте миңа көч-куәт кертә Мин җавапсыз калмаска тиешлегемне тоям Укытучыларга күтәрелеп карыйм, стена кебек тыгыз булып басып торган укучыларга күз сирпеп алам Аннан соң
— Мин киләчәктә сеңлем кебек ударник булырга тантаналы вәгъдә бирәм!—дип ярып салам
Рәмиләгә бүләк итеп Ачкыч һәм баскыч - исемле рәсемле калын бер китап һәм пенал бирелгән иде Китап мине артык кызыксындырмады Чөнки мондый китапны күптән түгел китапханәдән алып укыган идем инде Ә менә пенал Хуш исле буяу исләрен аңкыткан бизәкле агач тартмада, башка уку әсбаплары белән бергә, минем күптәнге хыялым — төсле карандашлар бар иде
Мамык карны ерып мәктәптән кайтып килгәндә мине шул пенал тирәсендәге төрле уйлар бимазалады Башта мин сеңелем Рәмилә 96
кебек ударник булмавыма көендем Ударник булсам, миңа да шундый бүләк эләгәсе иде бит' Аннары кисәк бу минем үземә бирелмәдеме икән дигән шик уянды Чөнки китап битенә ачык матур хәрефләр белән аның Рәмиләгә бирелүе язылган Ә менә пеналда мондый язу юк бит Бәлки директорның миңа да бүләктән өлеш чыгарасы килгәндер Сеңлесе кебек яхшы укысын өчен алдан ук биреп куйыйм әле. дигәндер Чынлап та ул бит минем кулымны юкка гына кысма- ь гаядыр Кул кысып бүләк тапшыргандыр Нәрсә тора соң директор ч кешегә бер пенал9 з
Мин шундый уйлар эчендә чәбәләнә торам, аякларым әтиләрнең < бизәкле, урыс капкасына якынлаша тора Монда кереп мин Рәми- д ләнең бүләген калдырып чыгарга тиешмен
Өй ишеген ачуга борынга аш исе килеп бәрелде Пешеп ятамы. | әллә ашаганнармы инде9 Пешә генә булыр 2
;»1 и |ире ка язулын aj 1 ыра Яшь ♦
әни Нәркисә. ишек тавышына почмактан башын сузып, ялт итеп “ миңа карап алды Токмач-мазар кисә бугай Рәзинә белән Рәхилә « дә каршыма йөгереп чыктылар һәм икесе беравыздан £
— Безгә ник килдең?— диделәр <
Эшлекле кыяфәттә букчадан китапны алып әтигә суздым
— Менә. әти. Рәмилә ударник булган Шуның өчен китап бирделәр ь үзенә.— дидем
Әти урыныннан кузгалды Яхшы хәбәр белән йөрисең икән u Кая әле. кая?»— дип. минем яныма килде Йөзенә канәгатьлек, кы- □ зыксыну. сөенү галәмәтләр»- чыгарып, китапны кулына алды, баскан көенә генә аның язуын УКЫДЫ
— Кызым Рәмилә, ишетәсеңме9 Менә мәктәптән бүләк биргәннәр сиңа!
Әти чаршау эченә кереп югалды. Рәзинә белән Рәхилә дә. инде миннән кызык тапмыйча әтиләре янына йөгерделәр
Мин ишек төбендә тагын бераз таптанып тордым Инде китәргә дә мөмкин иде Ләкин сизәм. букчадагы пенал каршыма баскан усал эт кебек, мине тотып тора Болай уртада калдырып китәргә ярамый аны ничектер хәл итәргә кирәк
— Әти'—дидем мин әллә ничек төшенке дә. ясалма көр дә бер тавыш белән - Миңа да бүләк бирдел >р бит Пенал1
Букчадан чыгарып, пеналны кулыма тоттым Әти пеналны алыр, мине дә мактар кебек тоелды Ләкин ул болай эшләргә ашыкмады шикелле Дөрес ул чаршау эченнән чыкты, беркавым ерактан күз кысып, җентекләп карап торды
— Син дә ударник булдыңмыни’ - дип сорады Аннары яныма килеп, миннән җавап көтә башлады Әтинең соравыннанмы әллә карашыннанмы кисәк коелып төштем
— Юк Тик директор абый аны болай бирде Киләсе чиректә син дә ударник булырсың, дип бирде
Тәнемә кайнар тир бәреп чыкты, пеналны калдырып чыгып китәргә дә риза идем
— Ярар соң,—диде әти тавышына рәхимлек йомшаклык билгесе чыгарып — Ударник булырга җыенганыңны белеп биргәннәр икән, бик яхшы
— Мин ударник булам, әти. булачакмын1—дидем мин кисәк эчтән бәргән сөенечтән балкып
— Ярар, бар
Ләкин әти сүзен әйтеп бетермәде, мин ишеккә борылырга өлгермәдем. почмактан бәргәләнеп яшь әни Нәркисә килеп чыкты
— Бармый торсын әле' дип. кайнарланып каршыма ук килеп басты Ул сугышырга әзерләнгән әтәчне хәтерләтә иде — Йә дөресен әйт. малай актыгы, пенал да Рәмиләнең бүләге бит Китап белән
пеналның икесен бергә аңа дип бирделәр бит Шулаймы?
— Пеналны директор абый миңа бирде.— дидем мин. яшь әни Нәркисәнең кызулыгыннан эчтән курыксам да. тыныч итеп Әти да яклар кебек иде
— Юк. пенал — Рәмиләнеке!— дип аяк тибеп кычкырды яшь әни кыза барып.— Авыру баланы рәнҗетәсеңме, әйберен урлыйсыңмы9 Менә хәзер үк мәктәпкә барам, караклыгыңны ачам, малай актыгы!
— Югалыгыз күземнән!— дип ярсып кычкырды әти.
Яшь әни Нәркисә зәһәрләнеп кычкырыша калды, әти аңа үз чиратында тагын нәрсәдер әйтте—мин чыгып киттем.
Миңа ияреп өйгә шом кайтты Пеналны чыгарып күрсәтергә курыктым. Әни белән абый түр якта өстәл артында чәй эчәләр иде
— Аш мич алдында.— диде әни
Мин. ялгыз калуыма куанып, почмакка кереп утырдым. Вакыт уза торды Күңел нәрсәдер сизенә, пошынып нйдер көтә.. Тик озак көтәргә туры килмәде Урамда сызланып капка шыгырдады, каерылып өй ишеге ачылды һәм. салкын буга уралып, башта — яшь әни Нәркисә. аннары укытучым Мәрьям апа килеп керде Мин тагын эчкә, почмакка кереп сыендым.
— Исәнмесез, керергә ярыймы9—диде Мәрьям апа көмеш яңгыравыклы тавышы белән.
— Әйдәгез, әйдә, узыгыз, утырыгыз!—диде әни кунак каршылагандагы сыман күтәренке бер гаҗәпләнү белән
— Ярар, без озак утырмабыз. Гадилә апа.. Таһир өйдәдер бит?— Мәрьям апаның тавышында гаҗизлек сизелеп китте — Таһир, чык әле монда
Аяк буыннарымда хәлсезлек, калтырау тоеп, түр ягына атладым Башымны иеп. Мәрьям апа каршысына килеп бастым.
— Таһир, пенал Рәмиләнеке иде бит Иясенә кайтарырга кирәк.— диде ул әкрен генә.
Менә пенал Мәрьям апа кулында. Ул аны. бер дә күрмәгән сыман. әйләндереп-тулгандырып карый Бәлки карамыйдыр да. әйтәсе сүзен генә исәплидер ул
— Сез Таһирны гафу итегез. Гадилә апа Монда минем генә гаеп Мин бит аңа бернәрсә дә аңлатмадым
Мәрьям апа белән яшь әни Нәркисә, кергәндәге кебек, кисәк чыгып та киттеләр Өйдә алар калдырган шыксыз салкынлык оеп тора Мин шуннан җыерылып, куырылып төштем. Тик әни һаман җыенып сүз әйтә алмый, эчтән нәрсәдер исәпләп тора сыман. Аның каравы абый ярсыган. Менә ул каяндыр каеш та табып алган һәм шуны чыбыркы кебек селки-селки өскә килә.
— Сал ыштаныңны!
Мин аны-моны абайлап та өлгерә алмадым, арканы яндырып берничә тапкыр каеш чажылдап төште Мә. карак! Мә. бур!’
— Тукта, кыйнама баланы!— дип кычкырды әни һәм абыйның каешлы кулына килеп ябышты. Ләкин ярсыган абыйны кисәк кенә туктату мөмкин түгел иде Ул әнинең кулларын җиңеп, миңа тагын бер селтәнде һәм чуалган каеш тимерле башы белән маңгай тирәмне ярып узды Ай!в—дип кычкырып җибәрдем мин һәм. кискен әрнүдән күзалларым караңгыланып китеп, идәнгә чүктем
— Баланы гарипләндерәсең бит явыз!— дип кычтсырдб! әни йөрәк ачысы белән Абыйның кулыннан каешны йолкып идәнгә атты
— Әй. улым. улым.— диде әни бераздан, тәмам ачыргаланып.— Бүләк бүленәмени ул?.. Бүләк бүленми бит ул. улым' Кем кеше бүләгенә нәфесен суза инде!
Әни. әйтерсең, бөтен эчке ярсуын әнә шул ачыргаланулы сүзләре белән тышка чыгарып ташлады. Ул тагын мөлаем, мәрхәмәтле. 98
нурлы әниемә әйләнде Менә ул. юеш чүпрәк алып, минем маңгайга саркып чыккан канны сөртергә кереште Ничектер кызганып, жәлләп күзләремә бакты. Тик кинәт, тиктомалдан аның йөзе үзгәреп, әллә ничек, көзән җыерган кешенеке кебек, чалышланып китте
— Улым, нәрсә ул синең күзеңдә9 Ай. улым, нарасыйкаем күзең харап булган бит синең —Әни хәлсезләнеп почмак ягына атла- * ды. чайкалып-чайкалып китте, бер — стенага бер мичкә килеп 2 кагылды.— Әй. ходаем, нинди гөнаһлар өчен син мине җәзалыйсың9' |
Әнинең башы кузгалдымы9 Алайса, ни өчен күземә карап хәле з китте аның? <
Күземә нәрсә булганын һич аңышмыйча. аптырап, тут баскан зур * көзгебез каршына килеп бастым Сул күздә, нәкъ уртада урак яра- “ лаган төштә, яшь аша бриллиант төсле булып, әллә зәңгәрсу, әллә £ ак төймә ялтырый иде
Хәтердә тагын шундый бер вакыйга яңара Кышкы иртәдә дөр- • ләп янган мич каршында китап укып утырам Тышта ялыктыргыч « озын төн үтеп бара, тынны куырырлык салкын яисә күз ачмаслык ° буран Ә янәшәдә, бер-берсенә уралып дулкын-дулкын кызгылт * зифа ялкыннар биешә Яну — сөенеч Сөенеч сиңа җылы. нур. ямь < бөрки *
— Улым, шулай бик кызык язганнармыни9— Әнием, камыр бас- £ кан җиреннән туктап, бераз хәл җыя Мин дә китаптан башымны = күтәрәм Әниемнең алсу нур белән балкыган йөзенә яратып багам “ Минем укыган һәрбер китабым белән кызыксыну, ачышларым белән / уртаклашу әмәлен таба ул Әниемнең бу гадәте мине һәрчак сөендерә
— Кигәвен кушаматлы революционер булган, әни Галәмәт көчле ихтыярлы кеше ул. әни Тәне сырхау аның, бик еш зәхмәт тота аны. ә ул түзә, ыңгырашмый да Әллә ничә кат аталар аңа Аталар, аталар, ә ул үлми Бик яшисе килә Кигәвеннең Әни. ул революция эшенә шул кадәр бирелгән була, яралангач хәтта үз-үзен әтисеннән яшереп йөри
— Ничек алай инде ул? Бәрәч, әтисе дә үз малаен танымыйча йөриме9 Алайса очрашмаганнардыр алар
— Юк шул, әни Ата белән малай очрашалар Тик аларның берсе— революционер, икенчесе динче була Шунлыктан Кигәвен дә үз әтисен әти итеп танымый
— Бәрәч!— дип суза әни. чын-чынлап аптырауга төшеп.— Ә атасы9 Атасы сукыр булганмыни соң. үз баласын танымаска9!
— Ә... Мин әйтмичә торам бит.— дим мин. әниемнең зирәк соравына кинәнеп.— Бөтен сер дә шунда шул Кигәвенне суга батып үлгән дип саныйлар Ә ул батмый да. үлми дә Аннары ерак җирләргә чыгып китә Күп вакыт үткәч, бик нык үзгәргәч кенә кайта ул үз җирләренә Ата шунда инде малайны танып бетерә алмый, шикләнә Ул да кебек, ул да түгел сыман Ә ахырда барыбер таный Таныгач, йөрәге ярылып үлә. әни
— Ай-Һай. гыйбрәтле хәл икән шул,— ди әни уйга чумып - - Шулай да. улым, ата кеше — ата кеше инде ул Ничек аны шулай санга сукмаска мөмкин9
— Китапка язганнар икән, дөрес инде Бөтен кеше дә ата дип өзгәләнеп тормый болай булгач - дидем мин кинаяле бер үҗәтлек белән — Әни. син менә әйт әле Әти ник безне яратмый ’
Маңгайга бәрелгән кебек кисәк бирелгән сораудан әни шиксез, эчтән каушап, җыерылып төшкәндер Ләкин тыштан моны сиздермәскә тырыша Хәтта миңа күз дә салмый Битараф рәвештә пычак алып, бармакларын камырдан чистарта-чистарта гына сорый
— Ник алай дисең, улым9
— Соң яратса, бездә торыр иде Ә ул яшь әни. Рәмиләләр белән генә тора
— Нәрсә аптырыйсың аңа. улым Яшь әниең чибәр, матур, шуңа аларныкы булган әтиең
- Ә башта безнеке булганмы"’ Аннары ничек аларга күчкән соң ул?
— Бигрәк әллә нәрсәләр сорыйсың син. улым
— Әйт инде. әни. минем бик. бик беләсем килә бит
— Соң ни Нәркисә апаң кыз килеш хатын булган Әтиеңнән алданган ул
— Нишләп яшь әни Нәркисә алдансын, әти алданган була ич бо- лай булгач.
— Бәрәч, нәрсә инде бу"’ Ничек әтиең алдансын ди?
— Ничек алданмасын? Хатынын, ике баласын калдыртып, яшь әни Нәркисә аны үзенә алган бит Бу әтинең алдануы булмыймы9
Әни. беренче күргән кебек, бер мәл миңа карап торды, ә аннары кисәк кенә үз алдына кытыкланып көләргә кереште Ничектер рәхәтләнеп. күзләренә яшьләре атылып чыкканчы көлде
— Синең сүзең рас бит. балам Алданган кеше Нәркисә түгел, атаң икән бит Ай күземне ачтың син. балам Әтиең үзе кыргый кан капкынына эләккән бәндә икән бит.— дип такмаклый-такмаклый көлде әни шул чакта
Шуннан соң күпме гомер акты, улым' Әмма әнинең кыргый кан капкыны турындагы сәер сүзләре хәтергә нык уелган икән Ни өчен ул яшь әни Нәркисәне кыргый кан дип атады9 Ничек әтигә капкын булган соң ул9
Нәркисәнең атасы Куян Гатаның ярты гомере читтә, гидайлыкта үткән Чордашларының гына түгел, хәтта туган-тумачасының да хәтерендә җуела башлагач, утызынчы еллар уртасында авылга кайтып төшә ул Гата яшь. мәһабәт озын, сыгылмалы буйлы Күперенке кара мыек Өстендә зимагурларча ала-кола кием Үз артыннан нечкә сыйраклы, шомырт күзле кәләш тә иярткән Кайда йөргән, ниләр кылган Куян Гата — Чәтрән халкы ачык кына белми моны Шулай да. кибет янында ирләр белән җыелышып бер утыргач, азрак чишелгән ул
— Мин. земняклар— дигән.— Рәчәйне вечь урадым Себердә гектар-гектар урман кистем Уралда шалун-шалун күмер чаптым Диңгез дигәненә дә барып чыктым мичкә-мичкә балык тозладым Мин күрмәгән җир. кылмаган кәсеп калмады бу дөньяда, земняклар
Чәтрән ирләре каршында шулай борчак шыттырып, гармун тартып. ярты төнгәчә урам киеп җырлап йөри Куян Гата
Кыр тавыгы күкәй сала.
Әрем араларына
Дошман булсам булам инде.
Керәм араларына
Эх-ма. Сәрви яр.
Ай булмаса. йолдыз бар.
Тузга язмаслык кыланышлары белән бер көн эчендә үзен танытып. Чәтрәнне тәмам гаҗәпкә сала Куян Гата Әмма тагын да ис китерә торган эшләре алда булган әле аның.
Гатаның хатыны Бибиҗамал төскә бик чибәр булып, буйга да нәфис килбәтле Мут күзле ирләр аңа үткәндә-сүткәндә күз сал- галап. чегән дияр идең, безнеңчә белә, һәйбәт соң чукынган, дип. авыз суын кортырга өлгермиләр, бердәнбер көнне Чәтрәннең олы урамында матурлыкта Бибиҗамалдан әз генә дә калышмаган икенче 100
бер ят хатын пәйда була. Тик монысы үз артыннан бер кыз бала иярткән икән. Шул хатын, кибет янында туктагач, бик нәзакәтле төстә:
— Миңа иптәшем Шаһморзаев Гата йортын күрсәтә алмассызмы?— дип сорый.
Шулай, ишетмәсәң ишет' Бер Куян Гата Чәтрән ирләренең төш- * ләренә дә кермәслек ике хатынга ия булып чыга. Әллә бик сөйкем- £ ле сөяк, әллә хатыннары да иш янына куш. һич Гатадан йөз чөер- миләр үзләре. Соңыннан кыз бала ияртеп килгәне. Сәрви, Гатаның i инде башка хатын белән бер түшәккә баш куйганын белгәч, чәпчеп. < тузынып тәртә борыр төсле була, һәрхәлдә, кибет янында Сәрвигә 7 юл күрсәткән ирләр моны шулай юрап куйганнар. Ләкин, гаҗәпкә t каршы, эш һич тә тәртә бору белән тәмамланмый Сәрви Куян ? Гатаның үзен бер читтә калдырып, башта көндәше Бибиҗамал белән - каты-каты кычкырыша, ә аннары кызган кан белән шул көнне үк * мәрхүмә кендекче Мәһрүзә әби өенең томаланган ишек-тәрәзәлә- f рен ача.
Нигезне законлаштырырга килгәч, сельсовет Мөлис сораган е моңардан: *
— Сәрви сеңел, безнең Чәтрән нәрсәсе белән тартты соң сине? j Сәрви, алдан әзерләнгән сыман, чатнатып җавап биргән:
— Чәтрәнегез ят булса. Гата минем үз ирем, хәләл ирем Без з аның белән чөкердәшеп гомер сөрдек Бер хыянәте булмады Кунак- ка гына кайтып киләм, диде. Аздырганнар!..— Шунда Сәрви сель- и совет Мөлис каршында балавыз да сыгып алган.— Соң персидәтел- кәем, үзең уйла, хәләл иремне ничек читләр кулына калдырыйм инде9 Калам, бер кайтмаса. бер кайтыр Гатам
Дөрестән дә. хатыннары белән бер кавышып, бер аерылышып, гомере буе шулар белән әвәрә килеп яшәде Куян Гата.
Әмма бәхеттә озак яшәмәде. Мәгънәсез үлеп китте, мәрхүм
Куян Гатаның кызы Нәркисә әнисе Сәрвидән дә чибәррәк булып үсә. Гөләп чәчәге кебек чәнечкеле, чегән кызы кебек әрсез була ул.
Әнинең бер хаты хәтергә төшә. Хәер, мин аны һаман да саклыйм Менә ул. Саргаеп беткән дәфтәр битендәге шәмәхә карандаш белән тезелгән сүзләр еллар аша әниемнең ягымлы авазларын яңгырата кебек. Исәнлек-саулык сорашу Шәһәргә китеп, студент булган малайга тәүге олы нәсихәтләр, үгетләр, һәм менә ‘Улым, син бик кечкенә чагыңнан ук әтиең хакында сорашып килдең Чынлап торып сөйләргә әллә ничек күңелем тартмады Зурлар эшенә төшенеп җитмәссең шикелле иде Инде менә хәзер бу турыда язып үтәргә булдым Әтиең сугышның өченче елында яралы булып кайтты Аның комбайнер булганын да беләсең. Кайткач та шул эшкә куйдылар МТС кешесе булды. МТС аларны йә бер авылга, йә икенчесенә җибәрде Икенче елында әтиең үзебезнең Чәтрән кырында эшләде Смазчикмы дип. саламщикмы дип шунда, әтиең янына Нәркисәне дә куйганнар Берзаман бик озак яңгырлар явып торды. Шулай да әтиең, тора да комбайнны төзәтәм дип. кырга китә Төенчеген тотып. Нәркисә дә аңа иярә Әтиең, ярар, машинасын төзәтә, ә Нәркисәгә ни калган9 Шул шик башымда йөргәләде йөрүен, тик япь-яшь кыз хакында ямьсез уйларга күңелем бармады.
Әмма берзаман авылда Нәркисәнең әтиеңнән авыры бар дигән хәбәр таралмасынмы' Персидәтел булып Камал тора иде ул чакта Камалның уты да. суты да үзе белән булды Җитмәсә. Нәркисә Камалларның чыбык очы кардәше дә икән Әйбер-мазарын тарантасына төяп. Нәркисәне үзе безгә китереп ташлады Тырнак белән чиртеп карагыз, төрмәдә черетермен дип янады Камалга карап тормаган булыр идем дә. кәнтәйне куып чыгарырга үземнең хәл-кодрәт җитмәде шул Әтиең исә. ике ут арасында калган кеше, үз эченә йомылды
Шулай ярты еллап өчәү бер түбә астында гомер кыскарттык Аннары алар үзләренә башка чыктылар Менә, улым, аз сөйләсәң дә. күп сөйләсәң дә. әтиеңнең безне ташлавы шулай булды инде Син хәзер үзең җиткән кеше Күп нәрсәләрне аңышып үзең дә тутырырсың. Тик шуны әйтәм, улым, егет булып киләсең, юлыңда әллә нинди асыл затлар очрый торыр, әмма горурлыгын җуйган кыз-хатыннан саклана күр син. яме?!»
5
Әти хакында еш уйлыйм мин, улым Әти күңел күгендә яңгырсыз, кысыр болыт кебек. Андый болытның җисеме, рәвеше бар. әмма дымы юк. Җил өрдеме, югала, юкка чыга.
Мин, зиһенемне көчәндереп, әтине гәүдәләндерергә тырышам Ул озын, какча гәүдәле шикелле. Бәлки озын да булмагандыр ул Үзем кечкенә булганга гына шулай тоелгандыр Ә йөзе9 Күпме ымсынсам да. йөзен җанландыра алмыйм менә. Көлсәң көл, еласаң ела. Үз атаңның чыраен, төсен җуй. имеш!
Әллә әнием гаеплеме моңа9 Кояштай балкып, нурлары белән күңелне тәмам биләгәндер дә, башкаларга урын да калдырмагандыр
Әйе, әйе. әнием кояш булып, кояшның да яздагысы, таңдагысы булып балкый
Иртә, бик иртә әле Иркә, тере май кояшының тәүге нурлары мине җылыта-капшый башлаганнар. Мин йоклыйм да, йокламыйм да Әни. шыпырт булырга тырышып, кем беләндер сөйләшә Таң белән безгә кем кергән9 һәй, бу яшь әни Нәркисә бит? Аның безгә күптән инде аяк басканы да юк иде Ни галәмәт? Гаҗәпсенү тәмам зиһенне ачып җибәрә, ирексездән сүзләренә колак салам.
— Инде, Нәркисә, алырдаен да алдың, алмастаен да алдың, бәгыремә төшеп тагын нәрсә сорыйсың инде син миннән?
— Әйтәм бит. Гадилә астакай, Үзи карчык кат-кат әйтте Малаеңа көндәшеңнең каргышы төшкән, игә китерсә, шуның име генә игә китерер, диде
— Мин беркемне дә каргамадым, Нәркисә!
— Һи. Гадилә астакай, үз алдымда әйттең бит Колакларым сатмый, бәддогам төшсен, димәдеңме9
— Әйткәнмен исә — кайтканмын. Билләһи, хөсетлек кылмадым сиңа, Нәркисә.
— Үзи карчык белгәндер инде, Гадилә астакай...
— һай алла, Нәркисә. булсаң да булырсың икән кеше! Үз эчем- дәгесен мин үзем беләм бит. ник һаман Үзи карчык белән авыз чайкыйсың9 Бар әле. Нәркисә, мине тынычлыкта калдыр әле. Үзеңне дә. балаларыңны да һич күрәсем килеп тормый минем
Әнием шул сүзләрне әйткәч, яшь әни Нәркисә бер мәл тынлыкта калып торды. Болай булгач, ул инде чыгып китәр дип уйлаган идем Ләкин кузгалу галәмәте сизелмәде, ишек тә шыгырдамады. Кинәт тәнем сискәнеп, куырылып куйды Яшь әни Нәркисә әллә нинди кыргый иләмсез җанвар илерүе белән үкереп җибәрде Башымны күтәреп, әниләр ягына күз салсам, тагын да гаҗәбрәк хәл күрдем. Яшь әни Нәркисә әнә шул җанга тигән авазлары белән елый-елый минем әнинең аякларын кочарга итә, бар гәүдәсе белән идәндә шуыша иде. N J
— Гадилә астакаем, табаннарыңны үбәрмен, зинһар, ир балам, бердәнберем хакына! Кыз бала булса, җаным болай әрнемәс тә иде Гадилә астакай, алла хакына, нәрсә сорасаң, шул булыр...
Әни тәмам гаҗиз булган Ул идәндә шуышкан яшь әни Нәрки- сәдән аякларын арындырырга, бөгелеп, яшь әни Нәркисәне күтәреп 102
торгызырга итә, ләкин тегесен дә. монысын да булдыра алмый аптырый
— Йә. Нәркисә'— диде әни. ниһаять эчке бер ныклык, тәвәкәл- лек белән.— Тор. әнә бала карый, шуышма, яхшы түгел Тор диләр бит'— Һәм әни бөтенләй икенче, җиңелгән кеше тавышы белән әйтеп куйды.— Йә. әйт. Нәркисә. нишлим мин9 Нәрсә көтәсең син * миннән9
Яшь әни Нәркисә идәннән күтәрелде, калтыранган кабаланган * куллары белән сырмасының кесәсендә казынды Ниһаять, каяндыр з төрелгән кәгазь табып алды
— Менә. Гадилә астакай. догасы язылган Им-томы күрсәтел- ’ гән,— диде ул. балаларча сулкылдый барып
Әни. ишек төбен караңгысыныпмы. әллә миннән сер яшерергә ж теләпме, почмак якка кереп китте Аңа яшь әни Нәркисә дә иярде 2 Шунда, мыдыр-мыдыр килеп, байтак сөйләшеп тордылар. Әмма ♦ серләре барыбер миңа килеп иреште Минем әни көтмәгәндә карчык- ® лар кебек им-томчы булып куйды' «
Әтиләрнең соңгы баласы Шамил, туганнан бирле, ниндидер зәх- X мәтле чи кутыр белән интегә иде. Әллә нинди карасу нәрсә аның * бөтен гәүдәсен, башын, бңтен басып алган Бала тәннәреннән кан л саркып чыкканчы кашына, баккан-сукканга карамый, көне-төне ~ ярсып акыра Юньләп имә дә алмый, бичара Күрәзәче Үзи карчыгы 3 шул баланы имләүне минем әнигә юраган £
Таң атмас борын чүлмәк, кашык алып. Килмәк урманы авызын- - дагы Сөлчә чишмәсенә китеп барабыз. Кояшның нәкъ тәүге нурлары чишмәгә төшкән бер мәлдә әнием аннан чүлмәккә кырык кашык су санап салырга тиеш. Менә шул көтелгән мизгел килеп җитә. Кояшның кызгылт нурлары чәчәкләр, яфраклар арасында күмелеп яткан чишмәнең суларына төшеп чагыла. Әнием чишмәгә иелә Кашыгы белән суга кагылганчы бераз вакыт чишмәгә багып тора, аның иреннәре селкенеп-селкенеп китә — дога укыйдырмы9 Ниһаять, көмеш алкалар ясап, чишмә тирбәлә башлый Ирексездән мин ул алкаларны саныйм Бер. ике. өч Менә утыз тугыз, менә кырык Ә әни һаман чишмәгә иелә
— Әни. кырык булды бит' ’
— Чынмы, улым9 Мин утыз сигезне генә санадым ла. Ходаем, чынлап ялгыштым микәнни9
— Чын инде. әни. кырыктан артты ласа'
Әни күп бәхәсләшми, чүлмәкне чишмәгә тотып бушата һәм су өстендә яңадан көмеш алкалар йөгерешә башлый Бер, ике. өч
Ниһаять, чүлмәккә төгәл кырык кашык чишмә суы салына Мин чүлмәкне иңбашыма күтәрәм һәм без кайтыр сукмакка төшәбез.
— Әни. кырыктан артса, ни була ди 9
— Шартын үтәмәсәк, Шамил терелмәс бит. улым
— Шамилны терелтсәк, әти белән яшь әни әй шатланырлар инде. әни'
— Терелсә, без дә шатланырбыз, улым Сиңа да исән-сау бер ир туган булыр. Берең-береңә таяныч, терәк булганда гына дөнья көтүләре ансат ул, улым
— Эһе., әни. әни. эшләр уңса, яшь әнидән нәрсә сорарсың9 Нәрсә сорасаң, шул булыр, диде бит
— Миңа аларның бернәрсәсе дә кирәкми, улым Тик изгелек барыбүр .җирдә ятмас әле Яхшылыгы да. начарлыгы да кешенең үзенә кайта ул. улым
Чишмәгә барганда табигать әле йокылы-уяулы булса, без кайтканда ул тәмам тернәкләнеп җитә Урманның өч-дүрт төшендә өздереп сандугачлар чутылдый, тавыш бирә Басу өсте исә җиз чыңлы бердәм тургайлар җыры белән тулган Кай тарафка бакма, караш-
ларны иркәләп, каз бәпкәсе төседәй яңа. сыек яшеллек җәйри. Без шул ямь. хозурлык эченнән Шамил энекәшкә дәва, тереклек суы алып кайтып киләбез Үзенә чәчәкләр сутын, кошлар моңын, яшәү сөенечен сеңдергән шифалы су Шамил энекәшне терелтер, шиксез терелтер. .
Өйгә кайткач, әни чишмә суын әллә ниләр кыйландыра: җылыта, үлән-тамыр төнәтә, суда чыжлый торган ниндидер күк таш салып куя.
Менә юрганга төрелгән бәбәй, кычкырып тавыш бирә-бирә, үзе дә килеп җитә Әни аны яшь әни Нәркисәдән үз кулына ала. Сөй- ләнә-сөйләнә чишендерә:
— Вәйт. Шамил дигән егет безгә кунакка кергән икән Чәп- чәп итеп чыгам, дип әйтә. һай. әниең төргән дә инде үзеңне. Болай ничек тәнең тын алсын ди’ һай, Нәркисә. нарасыйны шулай кадерсез итәләрме9 Менә бу җирләре тәмам пешегеп беткән бит.
Шамил энекәш үзен суда рәхәт сизә Әни аның култык асларын, ияк. битләрен юып. сыпырып алганда ул хәтта иреннәрен дә ерып җибәрә — көләргә итәме, наный9
— Вәйт шулай, вәйт шулай Ыгы, ыгы!—ди әни һәм кызык итеп иреннәрен чөйдереп ала Сабый тагын җанланып китә. Кул-аякларын дәртле селтәп, тирә-юньгә су чәчрәтә. Мин яшертен генә әниләргә күз салам. Яшь әни Нәркисә күзгә күренеп тернәкләнеп килгән малаена өмет-сөенеч белән баккан. Матур йөзендә, зәңгәр күзләрендә мин әле беркайчан да шәйләмәгән ниндидер илаһи чалымнар барлыкка килгән Үземнең әнинең җылы су парыннан бите алсуланган Әллә ничек яшәргән дә кебек, әллә ничек күзләре дә тереләнә төшкән кебек.
Коендырып бетергәч тә. әни Шамилне биреп чыгарырга ашыкмый Бәбәй белән сөйләшә-сөйләшә аны пөхтәләп төрә, мендәр өстенә китереп сала
— Азрак суыныйм әле мин Бәү-бәү итим бераз. Урамда җил дә. салкын бәрмәсен үземә
Әлли-бәлли. бәләкәч.
Мичләр тулы пәрәмәч
Пәрәмәчләр пешсеннәр.
Балга, майга төшсеннәр.
Аны Шамил ашар.
Күзен йокы басар
Әллү-бәү. бәлли-бәү!
Минем әни нинди кызык такмаклар белә икән! Көен дә ишеткән юк иде Үземнең дә. баллы, майлы пәрәмәчләрне гарык булганчы ашап, йокыга чумасы килеп китте. Ә Шамил энекәш күптән инде изрәгән Яшь әни Нәркисә әнигә кыюсыз гына сүз ката
— Гадилә астакай, алайса, мин бераз эшләремне карап керим.
— Бар. бар Нәркисә. эшләреңне карап кер.— ди әни йомшак итеп.
Кайгының да берәр шатлыгы була, ди торган иде әни. Чынлап та, Шамил энекәш шулай эштән чыгып чирләмәеә. этле-мәчеле торган әниләр дуслашып китә алырлар иде микән? Хәер, дуслаштылар микән алар9 Бәлки, балачакның алдануы гына булгандыр бу. Нарасый акыл тормыштан гел яхшыны, әйбәтне генә көтә бит ул
Мин һаман, таң атмас борын, әнием белән Килмәк урманы авызындагы Сөлчә чишмәсенә юнәләм Икәүләп, тын калып яз кояшының чыгуын көтәбез Менә көтелгән изге мизгел җитә Ерак, күгелҗем тау өстеннән зур. кызгылт кояш күтәрелә, тирә-юньгә нур бөрки, ямь сибә. Исәнме, кояш, мәрхәмәтле кояш! Әллә кояш, әллә әнием бу
Ә әти9 Кем булды соң минем әти?
. Вакыты җитәр, зур фанер чемоданыбызны күтәреп, мин дә авылыбыздан олы доньяга чыгар юлга атлармын Авыл юлы кыйгач сөзәклеккә күтәрелер дә. чокыр ипсезлекләрдән саклана-саклана. бормаланып, зират ихатасына кагылып үтәр Телисеңме-теләмисеңме. күзеңә эреле-ваклы мүкле ташлар, яшел буяулы рәшәткәләр, төрле кабер бизәкләре кереп калыр Әти өстенә утырткан каен инде, куп- _ шыланып. бөдрәләнеп, буй үстереп ята Аның яфраклары, иркен кыр җилләрендә талпынып, сабырсыз шыбырдашалар Юк яфраклар тү- § гел. гүя каен аша әтием сызланып, ялварып миңа эндәшә
— Улым, үзең белән мине дә ал сана! <
— Юк. рәнҗемә гаепләмә, әти Мин сине үзем белән алалмыйм х Тудырган кешем булсаң да. күңел күгендә яңгырсыз кысыр болыт “ кебек син Җисемең, рәвешең бар. әмма рухың юк синең миндә, әти ?
Кешеләр нишләп үләләр икән ’ Ник алар үлем-китем күрмичә ге- е нә мәңге-мәңге яшәмиләр' Ә бер дә бер дә үлмәсәләр. гомер бакый * яшәсәләр7. Ул чагында донья тәмам эчпошыргыч булып әверелмәс- л ме соң' Кешеләрне бернәрсә дә куркытмас, бернәрсә шатландырмас £ иде Ташлар кебек җансыз, рухсыз булырлар иде алар Мөгаен, ярату з да булмас Болаи исә яшәлгән һәр гомер җиргә бер мәгънә кй^ерә £ Җирдә күпме мәгънә булса, яшәлгән гомерләр дә шулчаклы Гомер- » ләр — мәгънәләрдә Яхшысы — өлге, яманы гыйбрәт аларның Тик мәгънәләр катлаулы Шул сыйфатлары белән исәннәрне гел уйландыра алар
Әнә минем Сәбилә җиңгәм' Аның гомере җиргә нинди хакыйкать ачып киткән соң7 Хәер, аның хакыйкате үзенеке генә түгел шул Анда Сарыйм абыемның да зур катнашы бар
Абый, солдат хезмәтен үтәп кайткач та. тиз генә өйләнеп куйды Авыл зур. кызлар күп. абыйга башы-күзе әйләнгәнче сайланып йөрергә дә мөмкин булгандыр Тик ул ерак китеп, озак эзләнеп тормады. үзебезнең урам башындагы Ядкарь картның кече кызы Сәбиләгә өйләнде
Сәбилә җиңги безнең бер эздән ялкау гына агучы тормышыбызга үзгәреш, яңа ачышлар кертеп җибәрде Икенче төрле итеп әйтсәк, мине Сәбилә җиңги һәрчак гаҗәпләндереп яшәде Ничек гаҗәпләнмисең инде. Сәбилә җиңги Ядкарь бабай белән Зөлхиҗә әбинең иркә канатлары астында үскән төпчек Бер гөл сыман шуларның өйләрен ямьләп, бизәп торган ул Хәер, гөлне өйдән-өйгә күчерсәң, сулып шиңә Ә Сәбилә җиңги сагышның ни икәнен дә белми ахры, чит бер нигездә дә канатланып, дәртләнеп дөнья көтә
Килен булып төшүенең тәүге айларында ук Сәбилә җиңги чәй янында әнигә карап мондый сүз кузгата
— Безгә, әни — ди ул,—өй салырга кирәк
Көтмәгәндә, кисәк кичеп ирешкән бу ният әнине эчтән балкытып җибәрә Әмма шиге дә бик көчле аның:
— Ай-Һай. оланнар, кулдан килерме ызба салу7 Әле бит кулда бер дә мая юк
— Нәрсәгә безгә мая - ди Сәбилә җиңги әнинең үз планына каршы килмәвенә сөенеп - Безнең бит имән багана кебек ике ир затыбыз бар. булышка без дә килеп кушылсак яңа өйнең маясы шул булыр Менә әни күрерсең дә торырсың быел бүрәнә, тактасын юнәтербез. киләсе елга бурасын бурап, өен торгызып куярбыз Бүлмәнең иң яктысы җылысы сиңа булыр әни
Әни оялчан төс белән кул селти
_ И килен, миңа өлкән кешегә кайда да бер Аерым бүлмә дип
тагы Әйбәте үзегезгә булыр анысы.
Аларның сүзләренә абый да килеп кушыла
— Сез теге ни. тумаган тайга атланып сыртын сындырмагыз тагын
Өй өлгертү хыялы һәрберебезнең күңеленә чынлап кереп урнашты Бу татлы уй безнең гаиләнең алдагы тормышына мәгънә бирде киләчәк эш планнарыбызны билгеләде Әни күп еллар инде фермада сыер сава, гариза язып, колхоз идарәсеннән бүрәнә сорарбыз Абый оста Гомәргә ярдәмче булып комбайнга чыга Укып язу алса, икенче җәйгә үзенә дә комбайн биреп куймаслармы’’ Сәбилә җиңги бер гектар урынына гектар ярым чөгендер җире алыр Мин Хәзер миңа да каникулымны үземчә үткәрергә ирек бирмиләр Тракторчы Шәһит абыйга прицепщик булып чыгармын дип торсам, көт сиңа Шәһит бер көн эшләсә, биш көн ремонтта ята. монда ичмаса акчасы күренеп тора .— дип этеп-төртеп дигәндәй, мине Сәбилә җиңги янына чөгендергә чыгаралар
Уф. бигрәк канга тиде ул чөгендер бимазасы! Иртәнчәк салкын- ча. җиләс һавада ярый әле. әни әйткәнчә, һиммәт барда, бер буй авырсынмыйча эшләп аласың Ә менә кояш рәхимсез кыздыра башлап. тәнеңнән куәт киткәч, бу шөгыль тәмам тәкатьне корыта башлый Кулдагы китмән бүрәнәгә әйләнә, бил таш сын булып ката
Ә Сәбилә җиңгигә эсселек әллә бар. әллә юк — хет таш яусын аңа. бер көйгә эшли дә эшли генә Күзләренә үк төшереп бәйләгән ак яулыгы, саргылт күлмәге, иелгән-торган хәрәкәтләре белән күбәләкне хәтерләтә ул Куна күбәләк, оча күбәләк Каян килә соң Сәбилә җиңгигә шундый чыдамлылык’’
Сәбилә җиңги, яңа рәт башлап, миңа таба якынлаша.
— Каенем, карале, күрәсеңме моны’—ди ул һәм минем күз алдымда тычкан койрыгы кебек тамыры белән чүт-чүт җиргә эләгеА торган зәгыйфь үсентене ансат кына чүптән арындырып китмәнләп куя.— Шул чөгендер үскәч, беләсеңме ни чаклы була, каенем7
— Үлчәп карамадым
— Үлчәмәсәң. колагыңа киртлә, бер мыскал ап-ак, тәп-тәмле шикәр чыга бу чөгендердән Ә шуның белән кем чәй эчә?
— Белмим...
— Ә мин беләм Бу шикәр белән, тирләп-пешеп. иреннәрен ялый- йолый, Таһир атлы егет кисәге чәй эчә — Шулай ди дә Сәбилә җиңги. китмәненә таянып, миңа карап рәхәтләнеп көлеп тора Җиңгинең тапкырлыгына шаянлыгына сокланып, мин дә көлеп куям Көлгәч, үзеннән-үзе ачу җуела, эш дәрте кузгала.
Мин тагын дәртләнеп, каударланып бер буй эшләп алам Әмма тагын кулдагы китмән бүрәнәгә әйләнә, янә бил таш сын булып ката Ә саргылт күбәләк армый-талмый, һаман чөгендер басуында очып кунып йөри
— Каенем.— ди Сәбилә җиңги, минем янәшәмә якынлаша төшкәч.— әнә теге кадап куйган таякны күрәсеңме?
— Йә. күрсәм ни була7
— Шуңа җиткәч, безнең бүгенге норма тула.
— Чынмы7— дим мин кайнарланып
— Билләһи! Мин санап та чыгардым Сиңа — биш. миңа сигез рәт кенә калган Бар бик арысаң, чишмәдә юынып кил дә. тиз-тиз бетереп ташлыйк шуларны
— Юк. чишмәгә барып тормыйм.— дим мин һәм тагын ки^Мәне- мә ябышам Әллә каян дәрт керә, бил дә язылып китә, артымнан чистартылган. ипкә китерелгән чөгендер рәтләре тезелеп кала
Чөгендер җирен эшкәртеп бетергән генә идек бригадир Гарифҗан. сагалап торган диярсең, икенче көнне иртүк килеп хәбәр салды
— Сәбилә киленнең аш-суга кулы ятып тора, диләр урак өстен-
дөгеләргә пешекче ясап куйыйк әле үзен. Гадилә астакай,— ди — Таһирга да эш чыгып тора тегесен-монысын ташыр, бер буйдан җиңгәсен дә яман күздән саклап йөрер Атның да. арбаның да менә дигәнен бирәм үзенә.
Әни бик икеләнеп калса да. Сәбилә җиңги бригадир әйткән эшкә чатлап ябышты Мин исә яңа вазифамны тагын өнәмичә каршыла- _ дым Ачумы шунда, гарьлекме — үзем дә аңлый алмаган бер хис куз- 2 галды Соң мин Сәбилә җиңгигә иярчен түгелдер бит9
Әмма кырга чыгуыбызның беренче көннәрендә үк мине канәгать- а лек хисе, хәтта мавыгу сыман бер нәрсә биләп алды Гаҗәп кызык < шөгыль икән бу кырда казан асып аш пешерү' Азык-төлеген, уты- s нын-суын. дигәндәй, мин ташыйм Тәме бар микән каенем9 ■— “ дип. шөбһәләнеп, кайнар казан тирәсендә Сәбилә җиңги өтәләнеп s тиргә чума Шунысы кызык, миннән башка Сәбилә җиңги юньләп бер ° ни дә эшли алмас кебек Ярый әле. рәхмәт төшкере. бригадир Га- ♦ рифҗан ярдәмчегә мине билгеләгән Шулай булмаса. канатсыз кош “ хәлендә каласы иде бит Сәбилә җиңги
Күпме әйләнгәләсәк-тулгангаласак та. сынатмыйбыз үзе Нәкъ § кояш төшлеккә менеп җиткәндә ашыбыз пешеп чыга, чәебез кайный. * Нигъмәтләрне савытларга тутырабыз да. ут кызуында алланган л яңакларны талгын кыр җилләренә куеп, механизаторлар янына куз- £ галабыз. Нәкъ шул минутларда күңелләрдә тантаналы бер тойгы уя- 3 на Сәбилә җиңги, арбаның бер почмагына кунаклап, яшертен генә £ кечкенә көзгесенә карап, сөртенеп-төзәтенеп ала Мин Җирән Каш- и каны юлга салам да. кесәмнән бригадир Гарифҗан биргән кәгазьне алып, эшлекле бер төстә юлны билгелим
— Иң элек Рудник елгасы буена барып Оста Гомәрләрне ашатабыз. шуннан Чирмешән ягына китеп. Әмир абзый комбайнын табабыз Ә Гыйрфаннар Туймәт ягындагы бодай җиренә төшкәннәр икән Барып җиткәнче байтак вакыт кирәк, тизрәк кыймылдыйсы булыр бүген, җиңги
Сәбилә җиңги артык сүз әйтми, ризалык белдереп башын гына селки.
Менә без игене урдырыла башлаган кишәрлек башына килеп туктыйбыз. Борынга камыл, әллә нинди үлән исләре килеп бәрелә Камыл өстенә ашъяулык җәеп куябыз Кашык-тәлинкәләрне. ипине- тозны алып, шунда тезәбез Инде табын әзер шикелле
— Йә. каенем, чакыр'—ди Сәбилә җиңги
Мин комбайндагыларга кул болгыйм моның белән генә канәгатьләнмичә. Җирән кашканы да өркетерлек итеп сызгырып җибәрәм Моторлар берәм-берәм сүндерелә, комбайнның әллә кай җирләреннән тузанга баткан кешеләр сикерешеп төшә башлый Алар сүзгә, сөйләшүгә сусаганнар
— Ну. бу Таһир хитрый да икән!— Минем янга эшкә чыгам дип вәгъдә биреп йөрде дә. хәзер казан тирәсенә елышкан
— Ай-Һай, җиңгәсе янында тәмам тазарган бу Карале, кара, яңаклары да әрләннеке кебек бүртә башлаган малайның
— Казан тирәсендә, акмаса да тама инде ул'
Кесәсеннән ак чүпрәк чыгарып, битен сөртә-сөртә. Оста Гомәр дә сүзгә кушыла
_ Нәрсә. Таһир дус. үртәшәләрме9 Көнчелектән шулай алар Синеке кебек җиңгәләре булсамы болар
Оста Гомәрнең әмере белән кашыклар кулга алына, ипиләр тотыла һәм бер мәлгә изге тынлык урнаша Арыган ачыккан кешеләр аш ләззәтенә чума
— Ашың тәмле булган. Сәбилә килен, мең рәхмәт үзеңә. — ди Оста Гомәр Аның мактавына ихластан башкалар да кушыла
— Телне йотарлык'
Тик озак сөйләнеп торырга вакыт тар. Оста Гомәр әле кояшка, әле кишәрлеккә карый, иренен яндырып бер стакан чәй эчә дә урыныннан кузгала
— Ягез. булдык, егетләр, эшкә!
Галәмәт зур җиһанга әкренләп кич иңә Җәйге кояш, үз эссесеннән үзе әлсерәп, ялкау гына талгын гына шәфәкъка чумып бара
Җирән кашка, арбаны шалтыратып, җай гына авыл ягына юырта Сәбилә җиңги саламга чүмәшкән, башын бидонга терәп күзләрен йомган Арыгандыр талчыккандыр инде, мескен
— Каенем — ди Сәбилә җиңги кисәк мине сискәндереп.— син шагыйрь бул әле Шигырьләр яза торган бер кеше бул әле син!
— Син. җиңги, бигрәк! Шагыйрьлекне теләп кенә алып буламыни9 Аның өчен тагын башка кеше булып туарга кирәк
— Әй. каенем, ир заты, телим дисә, әллә кем була ала бит ул Менә малай булсам укыган булсам, әллә кемнәр булып куяр идем
— Син. Сәбилә җиңги, каян уйлап таптың соң юкны?! Хәзер ир заты ни. хатын-кыз заты ни — барысы да бер бит. тигез! .
— Әй. ул тигезлек тормышка килеп ирешкәнче әле. каенем Җиденчедән соң әти шул хәтле укытмакчы иде. әни кырт кисте Янәсе. хатын-кызның маңгаена язылган, ир карарга да бала тәрбияләргә тиеш ул Әй. качып кына китәргә кирәк булган шунда миңа өйдән'
Сәбилә җиңгинең гаме мине кисәк сагышландырып куйды һәрвакыт тере шаян җиңгәмнән мондый уфтануларны көтмәгән идем Әллә соң абый белән араларында берәр күңелсез нәрсә булганмы? Комбайн янында да әллә ничек чит-ят кешеләр кебек кыландылар Бер-берсенә ачык чырай күрсәтергә җай булгандыр бит9 Күпме генә эш өсте булмасын, ир кеше үз хатыны янына килеп сөйләшер сүз тапкан булыр иде инде Әллә ничек кырку, каты бәгырьле шул минем Сарыйм абый.
Шул кичтә Сәбилә җиңгәм белән Сарыйм абыем арасындагы мө-нәсәбәтләрнең ихласлыгына әллә ничек шигем кузгалып калды. Вакытлар үтү белән ул шик җуелмады киресенчә, йөрәгемне өшетеп, чәнчеп көчәя, үсә генә барды Кызлары да туды аларның. яңа өй дә өлгертеп киләбез Ләкин абый Сәбилә җиңги каршында һаман хиссез, тойгысыз, аңа ниндидер кинаяле, чәнечкеле мөнәсәбәт тота. Аннары абыйның әллә нинди шыксыз бер гадәте бар Берәр нәрсә булды исә. кешегә күзенең агы белән кадала Миңа, малай кешегә, ярар, ямьсез баксын шулай Мин төрлесенә күнәм, укам да коелмас Әмма Сәбилә җиңги аның хатыны, күгәрченнәр кебек гөрләшер кешесе бит! Ни йөзең белән иң якын кешеңнең бәгырен өшетеп тормак кирәк9
Бу өй дә
Шул өй дип тырышып-тырмашып йөри торгач, мөгаен, Сәбилә җиңгигә берәр зыян килгән, ул кисәк авырып китте. Авыруы да әллә нинди күрелмәгән зәхмәт — операция ясап дәваларга дип. Казан больницасына ук озаттылар үзен
Дөньяның шау чәчәккә күмелгән бер мәле иде Дәресләргә чаклы багып калыйм дип. Гөлназ бәләкәчне урамга алып чыгам да. йөрәгем жу итеп куя Син дип еракта анаң өзгәләнә бит. нарасый Җитмәсә. аралар да җәһәннәм ераклыгында Барыр идек, хәлен белер, кызын күрсәтер идек
Ә абый, хатынын больницага салып кайтты да. тынычланды Уракка кадәр өйнең түбәсен ябасы иде. дип бөтенләй икенче дәрт белән йөри, осталар чакырырга ниятли Әни исә абыйны юлга димли Өйдә низаг Әни
— Бар. улым, киленнең хәлен бел. кирәксә, баш очында утырырсың— дисә, абый күтәрелеп-бәрелә. Янәсе, врач-мазармы ул. аңардан чирлегә ни ярдәм9 Аннары шундый зур эш кузгатып торганда. акчаны вакытны ничек юкка әрәм итмәк кирәк9 Чуртым булсын- 108
мы хатын-кызга, терелер'
Абыйның кирелеге, кеше хәленә керә белмәве мине эчтән ярсыта. Әни. дим мин. әллә соң җиңги янына үзем барыйммы’ Укуың калса калыр иде. тик син ир бала булгач, баруыңнан ни файда 7 Хатын-кыз җенесе янына кертмәсләр дә үзеңне, дин әни шиккә бата. ф
Без тартышып, икеләнеп торганда Казан больницасыннан авыл z советына хәбәр килеп иреште Авыруны карарга кеше җибәрегез'* i Каһәр генә суксын инде абыйның кирелеген! Шул мәлдә дә. тегесен- - монысын сәбәп итеп, җиңги янына барудан баш тартты Аптырагач. ? Ядкарь бабай үзенең өлкән кызы Сәлияне тыңлатты Сәлия апа ки- A теп өч-дүрт көн үтте микән, тагын Казаннан хәбәр Мәрхүмәне ? алып кайтырга машина җибәрегез
Шулай кисәктән Сәбилә җиңгәмнең гомеркәе өзелде Ничек үл- 5 гән7— берсен бер тыңламадым, кайтаргач, йөзенә бакмадым каберенә карамадым Болаи итсәм чыннан да аның . менә ышанырмын * кебек иде Яланга чыктым да җиргә капландым Йодрыкларым бе- : лән туктаусыз туфракны төйдем Юк. юк. юк' Әй дөнья, кайда соң I синең мәгънәң, гаделлегең синең кайда7 • *
Сәбилә җиңгәмнең рухын мин һаман да кырлан, чөгендер эш- * кәрткән киленнәр, кызлар арасыннан, йә пешекч1 хатыннар тирәсен- - нән эзләдем Киң. иркен сулышлы иген басуларын i чыксам ул үзе Z үк сары күбәләк булып минем каршыма очып ки. ■
— Саумы, каенем, шагыйрь булдыңмы әле ' 1ип сорый
— Ник мин шагыйрь булырга тиеш соң. җиңги '
— Бәрәч, ник дип. шагыйрьләр кеше җанын аңлый беләләр Сөенсәң дә. көенсәң дә сизенәләр алар, күңелеңә керәләр Абыеңда шул сыйфат булмады, каенем Мин шуңа үлдем Тик минем тәнем түгел, җаным гына үлде, каенем
— Синең бит кызың, нарасыең бар иде, җиңги
— Әйтмә Тик ул миңа сагыш кына өстәде шул каенем Сагы- нып-сагынып сагышландым да. йөрәктә бер мыскал көч калмады Йә. китим, каенем, кояш өтә Гөлназ кызыма сәлам әйт' Син аңа ярдәм ит Минем ялгышларымны кабатламасын ул
Сары күбәләк сүзләремә инде колак салмый, үсемлекләр, бөҗәкләр дөньясына кереп югала
Сәбилә җиңгидән соң Сарыйм абый дүрт кат өйләнде Соңгысы кибетче иде Әллә йортына малны күпләп кайтарды әллә ирнең үзен ныклап боргычлап алды, шуның белән яшәп китте. Бернәрсә хәтерләми. бернәрсәгә көенми абый Әйтерсең лә Сәбилә җиңги. Ядкарь бабай белән Зөлхиҗә әбинең иркә канатлары астында үскән төпчек матур бер гөл. безнең нигезгә күчкәч шиңмәгән, һәлак булмаган Әйтерсең. рухи хатасы, хыянәте юк аның Сәбилә җиңги каршысында Әи. әни. әни1 Нишләп Сарыйм абыйның җанын йөрәк хисләрең белән сугармадың син7! Әллә Сарыйм абыйның бәгырьсезлеге дә кырыс заман хакыйкате булып, шуның каршында тәмам көчсез, гаҗиз булып калдыңмы син7
7
Менә инде яз килде Язларда яшәү яме. язларда тормыш гаме Язлар сине, баласын җитәкләгән ана кебек, гел алга, матурлыкка ашкындыра Аларны син дә мин яраткан кебек үк яратасың микән, улым7 Авылдагы язларым хәзер дә йөрәгемне сулкылдата
Табигать язлары йөрәгемдә бөтен төсләре, шавы белән балкыса да. үз язым шактый гына күләгәле булды шул минем улым Бер яктан мин матурлыкка, ямьгә тартылдым Кояш кара болыт арасына кереп аз гына җуелып торса да. җан тынычлыгым югалды Ә икенче
яклап, үз омтылышым үз асылыма туры килмәде минем Хәтта кешеләргә күтәрелеп карарга кыймадым Шулай баксам, сул күздәге ак. чекерәеп, үзе үк аларның бәбәкләренә кадалыр кебек иде Менә шуннан оялдым мин
Иптәшләремнән иң элек аны Миңнури шәйләгән иде. Партасыннан борылып ручкамы, карандашмы сорап алганда, ул бер кавем сихерләнеп миңа төбәлеп торды да кычкырып җибәрде
— Әникәй генәм. Таһирның күзендә сәдәф бар!
Гариплектән тартыну балигълык белән бергә килде. Тел укытучысы Нәзифә апа класска җөмләләр әйтеп яздыра «Чирен яшергән үлгән Шуны дәфтәремә язарга кулым бармады Их. терсәкне тешләп булса икән! Атналар, айлар буена больницада ятар идем, елларына түзеп күземне дәвалатыр идем Кайчандыр качып кайткан юлымнан үз теләгем белән ике рәт барып врачларга күрендем Сул күземә әллә нинди лупалар белән текәлеп-текәлеп карыйлар да башларын гына чайкыйлар.
Менә шундый өметсез бер хәлдә мин тугызынчыны тәмамлап ки- ләм. Беркөнне директор Ярмиев абый мине үз кабинетына чакырып ала. Ярмиев абый укучылар белән дустанә исәнләшеп, гәпләшеп йөрсә дә. аларны үз кабинетына бик сирәк чакыра иде. Мин. ниндидер аерым сөйләшү көтеп, ишекне ачам
— Әйдә. Гарифуллин, әйдә!—ди Ярмиев абый. Аңа минем бусагада таптанып торуым ошамый булса кирәк — Йә, кыюрак бул әле син Менә монда урындыкка килеп утыр Шулай Гарифуллин, син каникулда нишләргә җыенасың? План-мазар бармы синең7
— Бар. абый.— дим мин — Шәһит абыйга прицепщик булырмын дигән идем
— Алаймы, вәгъдә дә бирдеңме?
— Юк әле
— Алайса тыңла әле, зур үтенечем бар сиңа Районнан безнең авылда сарык кыркучылар бригадасы төзергә кушканнар Закиров абыең тегендә бәрелә, монда сугыла, тик кеше җыеп бетерә алмый Син. Гарифуллин, тыңла әле. языл әле шулар бригадасына, ә?
Директор абыйның шулай олы башын кече итеп гозерләп соравы миндә аз гына икеләнү дә калдырмады Эше әлегә бөтенләй ят күренсә дә:
— Ярар соң. мин риза. —дидем
Мәктәптә укулар бетмәс борын ук. РТСка йөреп, йон кырку эшенә өйрәндем Һәм. озак та үтмәде, артистлар кебек, чемоданнарга кием-салым төяп, булачак хезмәттәшләрем белән районның ерак авылларына чыгып киттек
Баштагы мәлләрдә мин сарыкларны кызганып йөдәдем Авыртадыр. ипсездер кебек аларга. Әмма, өстәлгә яткырып күпме генә йомшак мөгамәлә күрсәтмә, аңламый сине сарык һаман үрсәләнә, тыпырчына.
Тора-бара мин сарыкларны өстәлгә дә яткырмый башладым. Ике бот арасына кыстырып идәнгә утыртам да, башыннан тотып кыркыпмы кыркам.
Янәшәмдә эшләгән Каимә исемле бер кыз, өстәлдә тыпырчынып яткан сарыгы тирәсендә кайный-кайный. һаман миңа сүз ката. Сүзләре әллә ихлас, әллә юри:
— И-и. ирләр эш рәтен беләләр шул алар И-и. ирләр кулын хайван да тоеп тора шул ул...
Каимәне әле мин бик аз беләм Ул — күршедәге Тукмак авылыннан Ишле гаиләнең олы баласы булса кирәк бу кыз Җиденчене миннән бер елга алдан бетереп, хәзер колхозда эшли Сәнәк, көрәк тоткан куллары минекеннән дә шәбрәк көчәйгәндер аның. Ир дип көнләшәсе түгел аңа Хикмәт сарык белән эш итә белмәүдә генә 110
— Син сарыкны өстәлгә яткырып азапланма. Каимә Менә шулай ит тә. идәнгә генә утыртып кыркы син аны
— И-и. синең сарыгың да тыңлаучан шул Менә минекен кыркып кара әле син
Мин Каимәнең сарыгын кыркыйм, кайчысын карап, көйләп би- рәм Ул күңелле гөжләп эшли, сыйфатлы итеп кисә башлый Каимә _ чын күңеленнән сөенә, миңа рәхмәтләр яудыра
— И-и, ир кешенең кулын машина да сизеп тора шул Кара җа- § ный. үзе эшли бит бу хәзер! з
— Нишләп мин ир булыйм, ди. Каимә9 |
— Кем соң син? s
— Соң, ир түгел бит әле. “
— И-и. булмасаң. җаным, булырсың Эчмисең, тартмыйсың, буй- я сының төз. кулларың эшкә ятып тора Ирнең дә менә дигәне булыр- u сың. Әле ферма хатыннары да мактап туялмыйлар үзеңне Бигрәк * бер чибәр егетегез бар. диләр
— Йә инде, бигрәк син. Каимә. — дим мин. колак очларыма ка- ” дәр кызара башлавымны тоеп Каимә хушланып текәлеп карап тора: *
— И-и. оялды да *
Без һәр авылда диярлек фатирга кызлар, егетләр аерым-аерым х керәбез Кичке ашны ашап, кайсы кая таралыша башлагач. Каимә £ мине урамга чакырып ала Төзәтенгән, бизәнгән, хушбуй исләре бөр- з келә үзеннән Көндез кара, шыксыз халаттан йөргән, сукрана-сукрана £ сарык кыркыган кыз бу дип һич уйламассың.
— И-и. Таһир киче бигрәк ямьле, әйдәле, йөреп керик әле'— ди ул ачык елмаеп
— Каимә, әнә Әхмәтне чакыр син минем бигрәк йоклыйсым килә Үлеп арылган
— Йә. йә. сакал чыкмас борын бабай булып ятма Бар. ике минут эчендә киенеп чыккан бул. көтәм!
Минем башка чарам калмый Киенеп. Каимә янына чыгам
һәр авылда диярлек, эңгер-меңгер төшкән чакка туры китереп, яшьләр йә су буена, йә әрәмәлеккә җыела Аннары, ярты төннәргәчә, күңелләрне айкап, гармун моңнары, җыр тавышлары тынмый Каимәнең юанычы да шул урында Әйлән-бәйлән уйнаучы яшьләр уртасында иң күбе Каимә бөтерелә Таган атынучылар арасында иң көчле көмеш тавыш — Каимәнеке Яшьләр биеп, йөгерек уеннар уйнап арыгач, ял иткәндә әйтешкән иң үткен, иң җор сүзләр — Каимәнеке
Мин Каимәне көтә-котә ялыгып бетәм Ә ул сулышына кабып, әсәрләнеп йөгереп килә дә
— И-и. Таһир, әнә шул озын буйлы егет белән тагын бер генә биеп алыйм инде9— дип. очынып, тагын уен эченә кереп китә Булса да була икән кешедә дәрт'
Кайтырга чыкканда, озатырга дип. һәр кичтә Каимә артыннан ике-өч егет иярә Кыз мине култыклап ала. тән кайнарлыгын сиздереп. миңа сарыла Ә тегеләргә, чебен кугандагы кебек, кулларын гына селеккәли
— Йә. йә. йөрмәгез юкка, егетем бар'
Ялгызыбыз калгач. Каимә һаман да кайнар, ихлас бер халәт белән мине сөйләшүгә тарта
— Йә. кайсы күбрәк ошады9 Егетләрнең'
■*— Ә j.' гармунчылары әйбәт
— И-и. Таһир җаным, үземнең дә күзем шуңа төште Чәчләре бөдрә, ә Күзләре зәңгәр Ну матур' И-и. бер үбешәсе иде шул чукынчык белән'
— Аннары шуңа кияүгә дә чыгып куярсың
— Кит. сөйләмә' Матур кешегә кияүгә чыгаммы соң. аллам сакласын!
— Матур дип өзгәлән дә. кияүгә чыкма имеш Дөрес сөйләмисең бит. Каимә1
— Ипидер' Матур кешегә кияүгә чыкмыйм. Таһир Матурлар һавалы. сансыз булалар алар Беләм бит мин. тормыш итеп булмый алар белән
— Кызык син. Каимә' Күңелең тартмаган кеше белән ничек тормыш итәргә җыенасың соң син’
— И-и. Таһир җаным иремне мин гел шулчаклы кадерләрмен, аягы астында тузан булырмын Назлы сүзләр генә әйтермен Чит иргә артык бер кәлимә сүз катмамын күземнең ялгыш та нурын сирпе- мәм Ирем шуны ярату дип белер Ә чын ярату белән балаларымны яратырмын мин Минем өч ир балам, бер кыз балам булачак
Федотовка — керәшеннәр авылы, безнең бригаданың соңгы эш пункты булды Машиналарыбыз көйләнеп, үзебез остарып җиткәнбез. кыркасы сарыклары хәтсез күп булса да. атна-ун көн эчендә эшне төгәлләп кайту насыйп булыр, дип. җилкенеп керештек Мине авыл, бигрәк тә әни сагындырган иде. Күчеп килүебезнең икенче көнендә. төш узгач, кояш баешы ягыннан бик ямьсез кара болыт чыкты Ишелеп-ишелеп килгән шул куркыныч болытлар, төпкелдәге су кебек бөтерелешеп, бер-берсе белән чәкәште, күзләрне камаштырып, җиргә яшен утлары сузылды Эре-эре салкын тамчылар тама башлады Без. эшебезне туктатып, лапаска чүмәштек.
— Бу мөгаен, берәр җиргә чәпи инде Бу чәпәми калмый инде.— ди Каимә хафаланып
— Яшен тоткычлары бардыр лабаса
— һәй. тоткычыңа карый ди синең — Каимә сүзен әйтеп бетермәде. кинәт күзгә яктылык сукты секундның күпмедер бер өлешендә авылның кырый йорты өстендә утлы елан сузылып, асылынып торды, артыннан колак тондыргыч шартлау яңгырады. Чын- чынлап котым алынып, искә-аңга да килергә өлгермәдем. Кайма кычкырып җибәрде
— Яна бит. и-и, яна'
Кешеләр, кулларына корал-мазар табарга теләп, тегендә-монда буталыша калдылар, мин исә түбәсендә кызгылт ялкын телләре су- зылып-җыерылып яткан агач йортка карап, бар куәтемә шунда йөгердем Кызган тәнгә ара-тирә эре, салкын яңгыр тамчылары тамгалый Ләкин яумый Аның каравы җил. тегендә-монда авышып, ялкынны котырта, узындыра бара
Мәхшәргә карап йөгерә-йөгерә. күрмим дә икән каршыма чатан- лый-чатанлый керәшен карты килеп чыккан. Таягын хәтәр болгый- болгый. миңа кычкыра.
— Тукта' Утка кагыласы булма' Тагын кодайдан безне аттырасың киләме"’ Тукта, дим' Я кода, кара сыер сөте китерегез, кая. кара сыер сөте!
Мин картның таяк белән үземә кизәнгәнен, сул яңакны шуның очы тырнап үткәнен тойсам да. берни аңышмыйм, атылып ихатага йөгереп керәм Ишектә йозак күземә чалына Төтен пыскыган тәрәзәләргә баксам, аһ иттем Бөтен буйлары белән тәрәзәгә ябырылып ике бала елый Мин кулыма эләккән түмәрне тәрәзә төбенә бәрәм. Тәрәзәне тибеп ватам, өйгә төшәм Менә төтенгә тончыга-тончыга елашкан балалар кулымда Берәм-берәм мин аларны артымнан калмый йөгереп килгән Каимәгә сузам Шуннан соң. анда бәргәләнеп, монда сугылып, кулыма эләккән өй җиһазларын тәрәзәдән атам Күздән яшь ага. сулыш буыла, мин йөткерә башлыйм Әмма Каимәнең илерүле тавышы сискәндерә
— Чык. Таһир, өстеңә ишелә1
Җиргә сикергәч тә. минем өстемә су койдылар, әмма кызулыкны, тончыгуны бу гына җиңәлмәде. мин инешкә чаптым
Кичен хуҗабикә Анна минем сыдырылган яңакка күз ташлаш- тыргалап сөйләнеп тора иде Үләт Гөргери. ничә еллар эчеп, сазда аунап первай хулиган булып йөрде дә. хәзер изге ата булмакчы Оятсыз, кара сыер сөте белән җенләнеп, балаларны карап торып яндырып үтермәкче
— Анна апа.— дим мин.— Кара сыер сөте нигә кирәк булган соң9 *
— Безнең калыкта ул шундый ышану бар инде Яшен угына В кара сыер сөте сипсәң, янгын басыла була Кодай каныкмый була *
Шулчак ишек кактылар. Әллә ничек уңайсыз бер халәттә кал- з дым Җитмәсә, авызга зур итеп ипи дә капкан идем
— Такир. ничек кенә рәхмәтләр әйтим икән сиңа, улыкаем ’ Балаларымны исән-имин уттан алып калгансың, ничекләр генә үзе- g ңә яхшылык кылыйм. Такир энекәем! 2
Каршымда басып торган хатын-кызларның бер-берсенә гаҗәп 2 охшаш булуына игътибар иттем. Икесе дә озын, зифа буйлы, дымсу ♦ көрән күзле, туткыл чырайлы иде Тик берсе бик өлкән булса. J икенчесе бик яшь иде аларның. Өлкәненең чәче бик пөхтәләп кыз- " гылт косынка эченә җыештырылган, ә яшенең саргылт бөдрәләре кү- A бектәй кабарып җилкәләрен каплап тора
— Без сезгә, Таһир, балаларны коткарган өчен рәхмәт әйтергә л килдек.— диде яше көмештәй яңгыравыклы, җырчан бер тавыш бе- * лән һәм кыю гына миңа кулын сузды.
— Алисә Ә бу минем әни. Анфиса Григорьевна!
Алисәнең кулы бик йомшак, гадәттән тыш ак иде Кыз. карашын и читкә төбәсә дә. кулларын алырга ашыкмады
— Сез чын-чынлап герой. Таһир! •
— Йә инде, нинди герой ди...
Әмма аны әнисе хуплый:
— Юк. юк. Такир улым, син бик батыр егет
— Әни. Такир түгел бит. Таһир дип әйт'
Ана белән кыз Анна апа янына барып тагын ниләрдер сөйләшеп тордылар да китеп бардылар Күрешәсең кеше белән, танышасың, ә аннары бер-берең өчен мәңгегә җуеласың Аз буламы кеше гомерендә андый узгынчы танышлык!’ Алисәнең кыяфәте, килеш-килбәте мине дулкынландырып, эчтән ничектер өтеп алса да. кыз белән кабат очрашырбыз дип һич уйламаган идем
Бу — өч көннән соң булды
Федотовка авылы каршында текә тау бар Тау итәгеннән ургылып чишмә чыгып ята. зирекле куе әрәмәлек башлана Берничә көн яңгырлар явып, салкын җилләр исеп торгач, көн биниһая ямьләнеп китеп, яшьләр шунда уенга чыктылар Мин агачка сөялеп, гадәтемчә. Каимәнең биеп-уйнап туйганын көтеп, тамаша кылып тора идем, тавышка сискәнеп киттем
— Хәерле кич. Таһир!
Әллә караңгыдан, әллә агач ышыгында булганга, мин үземә сәлам бирүче кызны тиз генә танып ала алмадым
һәй. Алисә бит мин. оныттыңдамы әллә. Таһир9
Әйе шул. көмештәй яңгыравыклы, җырчан тавыш иясе Алисә бит Ничек шундук аермадым соң'
— Миндә тавык күзе, ахры'
Алисә ихластан көлеп җибәрде Мин дә елмайдым Ләкин сул күз галәмәте искә төшеп, кинәт күңел сызлап китте Ярый әле караңгы. теләсәң күпме текәлергә була.
. Без ул кичтә бер-беребез хакында ачышлар ясап һәм шул ачышлар сөенеченә бирелеп, вакытның үтүен, уендагы яшьләрнең таралышуында сизми калганбыз Алисәне озата барып, икенче көнне тагын очрашырга сүз куеп хушлашкач, кинәт бәреп чыккан сөенечемә чик-чама булмады
Мин кыз озаттым!..
Иртән эшкә килгәч. Каимә миңа ят. сәер бер караш ташлап-таш- лап ала.
— Син кичә кая югалдың, Таһир?
Мин дәшмәдем, әмма минем чыраем тыелгысыз мутлык белән балкып, үз-үземне сата иде
— И-и. Каимә апаңнан яшерә алмассың. Таһир. Асыл кошны эләктердем диген инде. Күз өстендә каш. Бөтен Федотовка егетләренең авыз суын корыткан кыз! Тик берсен дә янына якын китерми. ди Исеме ничек әле9 Алисәме Тик. Таһир энем, бик иртә кинәнәсең. Бер егет сөйләде инде миңа И-и сантый, и-и хыялый ди ул синең Алисәң. Патшага чыгам дип йөргән кызларның берсе икән ул...
Каимәнең тел төбен һич аңлый алмыйм мин. Әллә юри. әллә чынлап сөйли. Шулай да сүзләре зиһенгә каккан кадак кебек кереп кала.
Юк, юк. сантый түгел Алисә! Ул мин белгән кызлар арасында иң акыллысы. иң әйбәте
Мин әле дә. Алисә белән җитәкләшеп, бер-беребезгә ярдәм итешеп. Федотовка авылы каршындагы текә тауга күтәреләм. Тыннарыбызга капланып, көлешә-көлешә, ниһаять, тауга менеп җитәбез.
— Сезнең яклар матур. Алисә!
— Мин бу җирне бик яратам. Таһир! Моннан кош кебек талпынсаң. очып китәрсең кебек.
Ни гаҗәп. Алисәне хәтерләсәм, мин гел тауга менгән кебек булам Алдымда киң. иркен җиһан җәйри башлый. Карашларым ачыла, яктыра төшә Ерак матурлыкларга караган кебек, күңелдә изге, олы уйлар кабына, тормышка ышаныч, дәрт туа Ә инде чынлап биеклеккә менсәм, мин тагын көмеш яңгыравыклы, җырчан тавышны, шул тавышка төренгән татлы сүзләрне ишеткән кебек булам.
— Алисә, иртәгә без китәбез бит.
— Беләм. Таһир.
— Алисә!..
— Әү. Таһир!.
— Киткәч тә мине онытырсың. Алисә...
— Син үзең онытып куярсың әле. Минем гел сине уйлыйсым килеп тора. Таһир. Зиһенемне чуалттың инде син..
— Алисә!
— Таһир!
Иртән, китәсе көнне мине коточкыч сагыш басты Федотовканы ташлап чыккач та. үземне үзәк өзгеч бер халәт басачагын сизенә идем Ләкин әлеге эч пошу аерылышуны сизенүдән генә булмаган икән...
Төш тирәләрендә соңгы сарыкларны кыркып бетереп, юлга җыена башладык. Миннән башка барысының да кәефләре күтәренке, шат. Шул халәтне тагын да дөртләтеп. бригадирыбыз хәбәр сала:
— Колхоз алдынгыларны бүләкләргә җыена. Унбиш-егерме минутка җыелып алабыз.
Озак та үтмәде ачык һавада кечкенә генә җыен сыман бер нәрсә оешты. Озын буйлы, бик чибәр ир уртасы кеше, колхоз рәисе, бик мәгънәле генә итеп урак-чүкеч дуслыгы турында сөйләде, колхозга искиткеч зур ярдәм күрсәтүебезне әйтеп үтте, кат-кат рәхмәт белдерде
Бүләкләрне, диде ул. уку алдынгысы Алисә Макушева тапшыра, пәм янәшәдә торган җиңел машина ягына борылып әйтеп алды
— Алисә, сйн әзерме, кызым’
Машина кабинасында мин кемнәрнеңдер әвәрә килгәнен шәйлә- 114
сәм дә. Алисә шунда булыр дип башыма да китермәгән идем, билгеле. һәм менә сиңа1 Озын зифа буена искиткеч килешеп торган укучы кызлар формасында, оялчан елмая төшеп. Алисә килеп чыга.
Мин. сихерләнгән кебек. Алисәдән күземне ала алмадым Бөтен хәрәкәтләре килешле, матур аның!
— Таһир, чукрак, ишетмисеңме әллә9! — янәшәмдәге Каимә шу- * лай дип кабыргага төрткәч, сискәнеп киттем.
— Нәрсә? ч
— Бар бүләгеңне ал. сине чакыралар бит! И-и. бу кадәр дә - сихерләр икән үзеңне <
Менә мин. кирәкмәгәнчә бер кызулык белән. Алисә ягына ат- s лыйм Йөрәгемнең дөп-дөп тибүен, авызымның кинәт кибеп куюыЪ “ тоям Йә. нигә шул чаклы дулкынланам соң9 Минем шул тынгысыз г халәтемне тойган сыман. Алисә дустанә, тыныч елмая, ярдан тартып ° алырга җыенган кеше сыман, алдан ук ак. нәфис кулын суза *
— Чын күңелемнән котлыйм сине. Таһир' Сәгатең гел-гел мине “ искә төшереп торсын!
Алисәнең дымсу көрән күзләрендә чын сөенү, ямь. Әмма алар $ кисәк электр тогы бәргән шикелле тартышып куя
— Таһир, нәрсә ул күзеңдә’
Мин. кинәт сискәнеп, башымны аска иям. тәңемне гөлт итеп »• ут баса Бетте... Алисә дип төн белән көнне аермый башлаганмын 3 Күренми, ничек текәлсәң дә була, имеш Бөтен тәнем ялкынланган - хәлдә артка каерылам
Мин әле дә гаҗәпләнәм Аякларымны Алисә яныннан сөйрәп алып иптәшләрем янына барып басарга ничек көчем җитте икән’’ Ничек шуннан соң да мин кеше күзенә күренеп йөри алдым икән9 Хәер, халәтнең хәтәррәге афәт минутында түгел, соңарып, соңлап килә, диләр
Менә мин ялгызым үзебезнең Килмәк урманына кереп киләм Серкә очырып килгән бодайлар арасыннан сузылган тар юл. сөзәкләп булса да. үргә күтәрелә Атлаган саен каршымда киңрәк, мәһабәтрәк дөнья ачыла. Әмма миңа биеккә күтәрелү дә авыр икән Монда Алисә сагышы көчәя Түзалмаслык бәгырьне көйдерә торган утлы сагыш Оят та. әрнү дә шунда
Тик мин һаман атлыйм Мин кая таба, нәрсәгә атлаганымны бик яхшы беләм
Хуш инде. Алисә' Таһир дигән бер бәхетсез Мәҗнүн йөрмәсен әл** сиңа күз көеге булып Син үзеңә тиңне әйбәтне табарсың Алисә. Ә миңа, җирдә йөргәнче, үлү артык Тик син берәр чак каберемә кил. чәчәкләр утырт Алисә” Мине искә төшереп бер җырла син. зинһар, яме? Әй. хуш. Алисә'
Мин базга сикергән сыман, имән кәүсәсеннән җиргә ыргытылам Тик өнме бу. төшме’ Таныш, бик таныш үзәкне өзгеч тавыш яңгырап китә Улым' Таһирым' Әй-и' Әни бу' Миемне үкенечле уй яндыра яндыра Әни. мин сине уйларга онытканмын бит. әни-и'
Тулысынча һушка килүем больница койкасында булды Әллә нинди тере, әрсез бер истән җыерылып, күземне ачтым Тирәмдә ак халатлы берничә кеше кайнаша иде Олысы, калпагы астыннан чаларган чәчләре күренеп торганы эшеннән туктап бер мәлгә миңа багып торды
-т.Әи, энем. энем, туып җитмәгәнсең, инде гомереңне өзәргә җыендыңмы’
Шелтә, ихлас әрнү сүзләре кинәт айнытып, зиһенне язып җибәрде Мине элмәктән төшергәннәр'
Яшәүнең кадерен исән нык чакта түгел, һәр күзәнәгең белән чиргә каршы баскач бик ачык тоясың икән ул Исән калу сөенечен
нән минем үкереп елыйсым килә Ләкин янәшәмдәге сестрадан тартынам Ул мине саклый Бу егет тагын үзе белән берәр хәл кылмасын. диләрдер
Улым, гомеремдә иң авыр вакыйга булып торган хәлне — үз- үземә кул салуны мин синнән яшереп калырга җыенган идем Бу үткәнем очен миңа әле дә оят Үз-үзеңә кул салудан да зуррак хурлык, түбәнлек бармы соң’’ Бу бит дөньядагы иң изге нәрсәгә — яшәүгә хыянәт итү Бу — мәхәббәтне аяк астына салып таптау Бу. ниһаять, кеше асылын пычрату
Сизәсеңдер, миңа иң газаплысы әни каршында калу иде Мин аны елар, тиргәр, әллә нинди сүзләр табып оялтыр, дип көткән идем Әмма мин әнине бик начар беләм икән шул Дөрес, мин аның йөзенә, күзләренә күтәрелеп карарга кыймадым Анда бәлки әллә нәрсәләр укырга мөмкин булгандыр Сүзләрендә исә әни тормыш кебек сабыр, төпле һәм гади булды
— Болан ук каты бәгырьле булырсың дип уйламаган идем улым Сәбилә җиңгәң ярты дөньямны алып китте Инде син Бер йорттан бер-бер артлы ике җеназа чыгартырга җыендыңмы1 Үлүчегә генә ансат, бөтен авырлыгы җыештыручыга төшә аның
Әни битемә, муеныма йомшак кына кагылып уза.
— Әле ярый бау алганыңны күреп калдым, улым. Төсең качкан сөйләшүеңдә мән юк иде Бау өзеп алуыңны күргәч, йөрәгем жу итте Ходайның рәхмәтләре, шуны күрмәсәм. артыңнан урманга менәргә башыма килер идемени’!
Әнидән соң яныма Каимә килде. Ләкин ул мине сүгә дә. юата да алмый.
— И-и. Таһир' — ди дә. нәрсәдер әйтмәкче була Әмма әйтә алмый күз яшьләренә каплана Тәки күңелендәгесен җиткерә алмыйча китте Болай ук йомшак күңелледер дип һич уйламаган идем үзен
Тегесе-монысы килеп хәлемне белсә, үгетләсә дә. яныма Ярмиев абый килер дип башыма да китермәгән идем
— Исәнме! — диде ул минем аптыраулы карашымны игътибарсыз калдырып — Син безгә бик зур маҗара ясый яздың бит. Гарифуллин Шулай ук зур трагедиягә юлыктыңмыни'1 Йә. ярар, буласы булган, берәр атнадан чыгарырлар үзеңне, әйдә, юлга җыен!
— Кая. абый’
— Мәскәүнең үзенә үк юнәлергә туры килер. Күзеңнең авыруы бик җитди ди бит Ярар, борчылма, атом заманында күз төзәтер кеше табылыр әле Тәвәккәллик. Гарифуллин'
Ярмиев абый күңелемдә сөенеч кабызып китте. Мин газаплы кичерешләремнән кинәт арындым, өметле, якты киләчәк белән яшим
Үземә операция ясап күземне ачар кешене күптән инде ак сакаллы җыйнак кына бер карт кыяфәтендә күрә идем Борынына зур күзлек тә атландырган ул. Мондый хирургны киноларда, рәсемнәрдә күреп, язмышымның шундый кеше белән бәйләнүен тели идем Ул башта мине күземне харап итүем өчен әрләр, ә аннан соң. хисапсыз күп шәкертләрен җыеп, тәвәккәлләп, операциягә керешер Әмма чынбарлык бөтенләй башка кеше — яшь. чибәр бер апа белән очраштырды Ярмиев абый белән без аны Мәскәүнең күз өлкәсендәге үзәк фәнни-тикшеренү институтында эзләп таптык Регина Николаевна. ихластырмы-юкмы мине очратуына үзе дә чиксез шат
— Без уйлап табып, гамәлгә кертергә җыенган ясалма хрусталик нәкъ шундый күз патологиясе өчен Сынауга гаҗәп уңышлы очрак'
Ниһаять, минем тормышымда иң бәхетле көн туды Еллар буе бәгырь катырып, кимлек-хурлыкларга төшергән ак сәдәфне күземнән алып ташладылар Тагын бер операция ясап ясалма хрусталик куйдылар
— Регина Николаевна, күрәм' Мин бөтенләй яхшы күрәм!
— Братишка, синец өчен мин дә чиксез шат' —ди Регина Николаевна шулай ук дулкынланып
Авылга кайткач рәхмәт әйтим дип. иң элек Яр.миев абый янына чаптым'
Н i
Әни' Әни мине исәр һәлакәткә алып барган Кңлмәк урманы ; юлымнан гына түгел, бөтен гомере буена артымнан саклап, озатып * барган икән Моңа мин. билгеле, хәзер генә төшенәм Вакытында 2 исә. үземне җитлеккән кешегә санап, аңардан тиешле ерагаям дип “ ерагайдым Дөрес, хисләнеп, аңа сыенган чакларым да булды Әмма : күбрәге — мин әнидән ераклаша барганмын шул ф
Замана да. холкым да туры килеп торган моңа Безнең буын ар- s тык канатлы булды Сәбәпле дә. сәбәпсез дә туган нигезләрен таш- 2 лады Ара ераклыклары — әле ярты бәла Күңелләрең береккән бул- = са. поезды, самолеты бар Җаннар бәйләнешен җую куркынычрак < иде х
Әни чарасыз калган чакларында гел уфтанып әйтә торган иде £ Нишлисең, күрәчәк маңгайга язылган инде елым
3
Чынлап та. тормыш нәрсәдән ничек ясала соң’ Шул уитанула- * рымнан соң мин үз тормышыма икеләтә-өчләтә игътибарлы була ‘ башладым Кызык бит' Мин үзем адым ясыйм һәм читтән карап торган бер кеше кебек, үзем үк үз адымымны тикшерә, бәяли торам Әмма көтмәгәндә минем күзәтүләр авыр, катлаулы уйлар кузгатып җибәрде Әле хәзер дә колагымда өн яңгырый
— Таһир, миңа стипендия бармы’
Бу — Асыл тавышы Асыл да. мин дә университетның тел-әдә- бият бүлеге студентлары Икенче курсның кышкы сессиясен йомгаклаган чак Мин. группаның старостасы буларак, тулай торакка стипендия хакында хәбәр алып кайтып киләм Асыл шуңа үз бүлмәсеннән миңа каршы йөгереп чыккан
- Йә. Таһир, әйт инде, бармы миңа стипендия’’
Асылның самими зәңгәр күзләре, чибәр чырае, юк болар гына түгел. хәтта чаңдыр, төз гәүдәсе дә сорау белән тулган Асыл университетка детдом баласы булып килгән, бөтен өмете стипендиядә генә
— Таһир, әйт инде, нигә газаплыйсың соң’
— Бар. Асыл'
Асыл кинәт бәреп чыккан сөенеченнән сикереп балаларча кулларын чәбәкли һәм. муенымнан кайнар кочаклап, биттән үбеп ала
— Ай рәхмәт. Таһиркай'
■Нәрсә булды соң бу. ялгышумы’ — дип үз-үземнән сорыйм мин — Ник Асылны алдадым мин' Юк. нигә алдыйм ди* Стипендиямне биреп барырмын Миңа нәрсә армиядән кайткан егеткә өч- дүрт рәт барып вагон бушатсам — үзе бер стипендия Ник дип әле шул бичаракайны кара кайгыга батырып хисаплашып торырга' Сөенсен әйдә1
— Таһир, әйдәле. бу кадәр шатлыкны билгелик әле Кинога чакырам мин сине1
Чибәр группадашы белән кинога барып кайтудан кайсы егет баш тартсын ’ Мин рәхәтләнеп риза булам Үзара юк-барны сөйләшеп көлешеп Анна Каренина фильмын барып карыйбыз Асыл Лев Толстоиның бу мәшһүр романын укымаган булган икән, берьюлы ике куян аттым, дип сөенә Кино да каралган, программа таләп иткән әсәр дә үзләштерелгән Мин исә кызга үгет биреп маташкан булам Әдәби әсәрне иң яхшысы үзең тотып уку. Асыл Шулай иткәндә
зачет имтиханда җавабың да төпле, тулы булачак
— Мин бу әсәрдән куркам.— ди Асыл
— Чынлапмы, ә нишләп’’
— Аннаның кыланышлары мине куркыта Ә ирен чынлап кызганам Һич кешечә генә түгел, әллә нинди бит ул Анна
Сәер фикерләү дип уйлыйм мин Ләкин башка сүзләр янәшәсендә ул җуела. Асылның уйларына мин юньләп төшенми калам
Айның уникесендә кассадан алып, студентларга стипендия таратам Миңа һәр айда ике ведомость тутырырга туры килә Берсе — бухгалтериягә, икенчесе Асыл өчен Шуңа кул куеп, тиярен алганда кыз һәрчак шикләнә:
— Минем '.өчлекләрем күп. ничек бирделәр икән. Таһир9
— Соң бирмичәни. синең гаилә хәлеңне. Асыл, берсенеке белән дә тиңләп булмый!..
Бер ай стипендия алды Асыл, ике ай. өч ай. әмма дүртенчесендә мин тотылдым Соңыннан үзем дә аңладым яхшы эш булмады бу Кызга хәер бирү кебек бер кимсетү, хурлау булып чыккан.
Ә капчыктагы безенең тишеп чыгуы болай булган Асыл дәрестә чакта, бүлмәләренә бик ярсынып, тузынып, комендант килеп керә
— Шәрипова общежитие хакын түләүдән качып ята. мин аны куам!—дип кычкырына һәм Асылның мендәр, түшәкләрен күтәреп чыгып та китә
Асыл кайткач, билгеле, бик куркынып, комендантка төшә
— Мин бит стипендия алам. апа. торак хакын шуннан тотып калалар.— ди ул
— Син әле намуссыз булу өстенә. аферистка да икәнсең!— дип зәһәрләнә хатын — Стипендия алсаң, түләргә кушмаслар иде, менә бит документ! Дүрт ай инде син бурычлылар исемлегендә!
Асыл комендантка ышанмый, бухгалтериягә йөгерә Анда аңа стипендия бирелмәвен әйтәләр Ярый әле. комендант хәлгә керә белә торган хатын икән, яхшылап аңлаткач, бурычны түләгәч. Асылны тиз гафу итте
Әйберләрен коменданттан алып, булмәсенә илтеп куйгач, кызарынган. ялкынсынган Асыл, сөйләшергә дип. мине урамга алып чыкты.
— Ник болай иттең, Таһир?
■— Беләсеңме. Асыл
— Дөресен әйт инде, кызгандым, диген. Үксез бала, мохтаҗ бала, дидең. — Асыл, кесәсеннән яулык алып, күз төпләрен сөртте, ләкин тавышы әүвәлгечә тигез, тыныч калды — Мине бит гел шулай жәлләп килделәр Бәгыремә төштеләр инде шул жәлләүләре белән. Мин теләмим, теләмим үземне кызгануларын Минем кеше төсле тигез буласым килә, аңлыйсыңмы шуны?
— Аңлыйм, бик аңлыйм, Асыл
— Аңлыйсың, бернәрсә дә аңламыйсың шул син. Таһир!
— Ну. кирәген аңлыйм инде
— Кирәге нәрсә соң аның9— Асыл артык гаҗәпләнә төшеп минем күзләремә караш ташлады — Нәрсә аңлыйсың син. Таһир’
— Ә син нәрсә аңлавымны теләр идең соң?
— Бар. янымнан ун метрга читкә кит. аннары әйтәм
-— Шаяртасыңмы9
— Юк' Алайса үзем китәм.
Чынлап та. Асыл сәер атлап янымнан китеп барды, бераздан борылды һәм беркавым миңа текәлеп торды Нәрсә эшли соң бу Асыл, нинди шаярту кора9
— Бел. йөрәгемдә йөрткән егет син буласың'
һәм Асыл йөгереп китеп тә барды
Асыл артыннан ташланырга кирәк булгандыр бәлки Ләкин аякларым тыңламады, кызның хәбәре мине әллә ничек тораташтай итте. 118
Асыл мине ярата Өнме соң бу? Мин үзем, яр сөеп карасам да. кызлар гыйшкын татыганым юк иде Бигрәк сәер икән бу халәт Үзеңне ничек тотарга да белми аптырап каласың икән бу вакытта Мин Алисәгә гашыйк булган чагымны сагындым Яну көю йөрәккә якынрак икән ләбаса' Яратылган түгел, яраткан бәхетле инде болай булгач
Юк. көтелмәгән сер булганга гына каушап калганмын Асыл _ миңа ошый Бу чибәр кыз мине дөрләп торган утка салмагае әле £ Хәер, нигә ут. нәрсәгә ялкын9 Миңа Асыл янәшәсендә искиткеч - рәхәт, мин гел аңа тартылам Без лекцияләрдә гел бергә Киносына, з театрына бергә җитәкләшеп йөрибез Кичләребез дә аулакта бергә үтә < Ялгыз калсам да Асыл минем уйларымны, хыялымны били Юк ’ Асыл — бөтен барлыгы белән мин хыялланган кыз. ул минеке мин £ аныкы кебек Нәкъ менә шундый парлар тигез, бәхетле, тыныч тор- - мыш корып җибәрәләр дә ул
Май азагы иде. Университетта лекцияләр тәмамланыр чак Семинарлар оештырылмый диярлек, ә имтиханнарга кадәр вакыт бар әле. : студент халкы бераз ял-хәл ала. язгы кояш, ямь белән хозурлана Ё
Дәрестә чакта ук миңа бер язу сузалар Таһир, бик мөһим сүзем * бар. мине көт әле' Альмира Карашым белән арткы парталарның * берсендәге Альмираны табып, баш селким Кабыргага ручка белән л Асыл төртеп куя -Нинди сер9 Миңа да әйт1- Ярамый, дәүләт сере Г Альмира бу араларда бик боек йөри Балтасы суга төшкән кеше кебег- z рәк Ә элек ут белән бер иде бит Группаның беренче активисты, һәр т эштә төп таяныч иде Нәрсә булды икән соң. дип пошынып уйлыйм мин һәм. ярдәм-фәлән сораса, һичшиксез, кызга ярдәм итәрмен, дип фикерлим
Асыл белән хушлашып, иң арттан төшеп килүче Альмираны каршыладым
— Йә. профорг иптәш, мин сезнең карамакта'
— Бик хуш —дип елмайды Альмира — Әйдә, урамга чыгыйк әле. көне бик матур
Альмира бик нәзакәтле, рәтен белеп киенә Студент кына булса да. дәрәҗәле ханым сыман Сүзендә дә кешегә йога торган ниндидер бер көч сизелә
— Альмира, синең миңа сүзең бар иде шикелле
— Туктале. Таһир, кафега кереп капкалыйк булмаса
Альмира кафеда иң затлы ризыкларны сайлап ала Тик күреп торам, гамендә ризык тәме түгел, эчтән нәрсәдер исәпли
— Яз җитеп паркны да күргән юк Әйдәле парк ягына барыйк әле. Таһир - дип. әйтәсе сүзен тагын көттерә төшә Альмира
Паркта ямь. Туктаусыз кошлар сайрый, агачлар яфрак ярып маташа
— Таһир.— диде Альмира, ниһаять.— Син миндә берәр нәрсә сизәсеңме ’
— Сизәм.— дидем мин — Синең кәефең юк. боексың
— Юк. эчемдә түгел, тышымда — Альмира җәйге пәлтәсен җилбәгәй җибәреп, каршымда бөтерелеп алды — Минем гәүдәмдә берәр үзгәреш сизәсеңме син9
— Сизәм. чәкчә атып киләсез. Альмира иптәш’
Альмираның йөзендә кинаяле елмаю балкып алды
Чәчәк коеп килә дисәң, дөресрәк булыр
— Ни. койганчы, атып бетәсе бар бит
и— Атасы аткан инде. Таһир Минем җимешем өлгереп кил.» һай. бу хатын-кыз затын' Гомергә юньләп аңлап булмады ту
ларны Нәрсә әйтергә тели соң Альмира бу кинаяләре белән9 Әллә* Мин кинәт уңайсызланып кызарып киттем Кызга карамае өчен, якындагы зур карама агачында казынган тукранны күзәткән булдым Хәер. Альмира үзе дә читкә төбәлгән, бите әллә ничек кызарып, тим-
гелләнеп чыккан икән
— Менә шулай. Таһир Мин инде нишләргә дә белмим хәзер Пожалуйста, ачыктан-ачык сөйләшик әле. Булдыра алсаң, ярдәм ит'
— Кем соң?..
— Нәрсә кем. Таһир’
— Соң гаепле кеше Әтисе дияргәме?
— Ә’’ Зинһар сорама, хайван ул бер Ничек булды дип тә сорама.— Альмира кинәт үксеп-сулыгып елап җибәрде, сыгылып төште. Тик мин аны тотып калдым — Таһир, хәлемә кер ничек тә. мин дөньяга рисвай булырга торам Врачлар табарга кушалар. Ә җилдән мин ничек бала табыйм соң’ Мине бит укуымнан куарлар, әти-әнигә ничек күренермен’ Хурлык, шул кадәр хурлык' Таһир, ярдәм ит әле. җаным' Бөтен өметем бары синдә минем'
— Ничек ярдәм итә алам мин?’
— Син. Таһир, бары тик катлауландырып кына уйлама Хәлгә бары тик формаль кара Шулай итсәң, мөгаен, ризалашырсың. Таһир, бу эшне бары син булдырасың Бары син мәрхәмәт күрсәтә аласың
— Әйт инде, нишлим соң’
— Таһир җаным, әйдә язылышыйк! Юк. уйлама, син миңа өйләнмәссең Бары формаль рәвештә, язылышыйк кына Коткарып кына кал син мине бу бәладән Юк. юк. Таһир, алай авыр уйлама син?
Соңгы сүзләрен Альмира минем йөземә карап, куркынып әйтте бугай Чынлап та. минем чыраем качкан булырга кирәк Уйлар өереннән зиһенем, электр бушануы кебек, чытырдап киткәнен беләм Нәрсә соң бу’ Нинди күрелмәгән ирексезләү, көчләү бу’ Ни әйтергә моңа’
— Кызык син. Альмира.— дидем мин. ниһаять, эчке ярсуымны сиздермәскә тырышып — Сиңа бит мин бүген киеп, иртәгә атып бәрергә бер күлмәк түгел. Мин бит кеше Аңлыйсыңмы шуны’
— Кеше булганга сиңа килдем дә. Таһир Кеше кешегә дус. иптәш, туган дип әйтәләр бит
— Бу бит ярдәм түгел, үзендәге кешелекне бетерү!
— Кешелек үзе шул рәвеш белән яшәп килә түгелме соң’ Мин бит синнән кешелек, кеше хакында ярдәм сорыйм. Таһир’
Альмираның соңгы сүзе минем чуалган зиһенемне кинәт айнытып җибәрде Чынлап та. сүз бит бала хакында, аны саклап калу, яшәтү хакында бара Киләчәк буын, кешелек хакында сүз. һәр очракта аңа шулай һөҗүм ясалса, дөньяга кем туар? Кем тормышны дәвам итәр’ Һәртөрле намус, кешелеклелек турында сөйләүләр шуның янәшәсендә сафсата гына булып чыга түгелме соң?
Тулай торакка ялгызым кайтып барганда мин Альмирага биреп ташлаган вәгъдәм өчен әллә ни кайгырмадым Миңа гел шулай, тәшвишләнү соңлап килә. Ә хәзергә минем миемне бер сорау бораулый Чын-чынлап бөтен вөҗүдемне биләгән ул Альмираның тавышы кемнедер хәтерләтә Кемнекенә охшаган соң аның ялварулы. еламсыраган тавышы’ Тагын кайда очраттым мин шундый тавыш иясен? Студентлар арасындамы’ Юк Армиядәме’ Юк Бәлки РТСта эшләгәндәдер’ Яшьлектәме’ Балачактамы’ Әһә. балачакта! Мин бөтен барлыгы белән май иртәсен хәтерләдем. Әнә яшь әни Нәркисә безгә кергән дә ялварулы. еламсыраган тавышка сыктап ята Альмираның тавышы яшь әни Нәркисәнеке ләбаса! Кара син аны. килеш-килбәтләре бөтенләй аерым, аз гына уртаклыклары да юк бит. Яшь әни Нәркисә — кинәле, әдәп-холыктан мәхрүм кеше Альмира исә мәдәниятле. нәзакәтле гадәтләр җыелмасы Ә шулай да тавышлары, шулардагы төсмерләр ничек охшаш' Ничек элек сизмәгәнмен соң бу уртаклыкны’ Яшь әни Нәркисә дә үземнең әни каршына бала хакын китереп куя Альмираның да гозерендә дә төп сәбәп — бала, нарасый
хакы Иң нечкә жирне тапканнар лабаса алар Тукта. Альмира баланың үз атасына, чын атасына шундый таләп, шундый хак куярга тиеш иде бит
— Әй. әни, Альмирага вәгъдә биреп дөрес эшләмәдем бит Бик тирән ялгыштым бугай мин’ ф
Хыялымдагы әни. күзләрен кыса төшеп, нәрсәдер исәпләгән , сыман, бер мәл уйланып тора
— Юк. улым, хаталанмыйсың сыман Кешегә булдыра алган £ кадәр игелек кылырга кирәк -
— Кем. нәрсә хакына соң. әни7 <
— Соң. нәрсә хакына дип. изгелек барыбер җирдә тапталып кал- i мае әле. улым
— Кеше хакын көйләп, үземә көйсезлек килсә"’ Мин Асыл ту- i рында әйтәм Ул бит аңламас моны үзенә хыянәт дияр
— Аңлар, шәт Аңламаса. күрәчәгең шул була инде, улым * Вәгъдәң дә бар
Әйе шул, әни дөрес кисәтә, вәгъдә дә бар Бер атнадан загска 2 язылышырга барырга тиешбез. «
Берничә көннән Асыл миңа, бик дулкынланып, тәфсилләп, төшен < сөйли 4
«Беләсеңме. Таһир йөзлекләр чыгарып син миңа балдак сатып *- алдың Балдак сырлы, бизәкле Киеп карасам — таман Әи шатланам “ Минем бит гомергә дә алтын балдак кигәнем юк Менә мин дә хәзер ь кеше рәтеннән йөри алам инде дип сөенәм Урамга чыктык Каршыга _ дүрт-биш чегән хатыны килә Чегәннәрдән мин гел куркам Әйдә, җаным, китик моннан, дим Син көләсең генә Мин сине тартам, син китмисең, әйдә язмышыбызны юратыйк, дисең Чегән хатыннары сине уратып ала. имеш Ә берсе миңа туры итеп карап тора, хәлемне ала Мин куркам сине тартам Кулыма карасам, балдак юк Таһир, балдак юк бит! — дип кычкырам Теге хатын балдакны эләктергән дә. качып бара Менә шул чак уянып китәм. Таһир Әйт инде, нинди төш соң бу9
Асылга мин һич нәрсә әйтә алмадым Әйтмәүнең дә егетлек түгел икәнен яхшы аңладым мин Нәрсәгәдер өметләндем, ләкин шул ук вакытта авыр бер афәт киләсен дә тоеп тордым Шундый авыр, сата- шулы төш хәлендә бер атна үтеп китте
Язылышуны мин үзем өчен шулай авыр булыр дип һич көтмәгән идем Альмира белән икәүләп загска кердең, өйләнешү турында таныклык алдың, паспортларга билге суктырдың да шуның белән йола бетәр кебек иде Әйдә, кияү белән кәләш, үз кыйблаларыгызны карагыз аннары Бу хәлне бит хәтта берәү дә сизмәскә мөмкин иде Азмыни дөньяда шундый кысыр серләр
Юк-юк, мин Альмирага кинә тотмыйм
Әй. минем беркатлы, хәйләсез акылым' Мин загс йортыннан Альмира белән култыклашып чыгып, машинага утырам, яңа керә башлаган йолага буйсынып, мәйданчыктагы һәйкәлгә чәчәкләр куям зиннәтле, бай бер квартирада оештырылган мәҗлестә кияү сыйфатын алам Әллә мин әллә мин түгел бу' Ә хәлләр нәкъ туйдагыча бииләр, җырлыйлар Ниһаять, барысы да тына, кунаклар таралыша
Альмираның тумачасы урын-җир белән кайнаша башлый
— Йә. Альмира, минем формаль вазифаларым бетте шикелле китим
Альмира чиксез арыган күзләре сулган Шулай да йөзендә зәгыйфь елмаю чаткылары бар
— Рәхмәт. Таһир җаным мәңгегә онытмам'
— Хуш. Альмира'
- Хуш Таһир'
Минем чыгып китүемне күреп, фатир хуҗасы — исерек ир — та
выш чыгарырга маташа Тукта, шаулама,— дип каршы тешә аңа җиңгәчәй.— хәзерге яшьләрнең законы үзләре белән, кысылма син яшьләргә! » Күрәмсең, ул барысын да белә иде
Урамда, ниһаять, үз асылыма кайттым Тик мин кыйнап ташланган кеше хәлендә идем Җәберләнүдән, кимсенүдән, сызланудан үкереп елыйсым килде Мин язмыш каршында мондый алдануны көтмәгән идем
Әй. тормыш, нәрсәдән, ничек ясаласың син? Көтмәгәндә, уйламаганда каян шулай борылып, үзгәреп китәсең соң син?
Каршымда Сарыйм абый пәйда була, күзләрен чекерәйтеп байтак вакыт миңа карап тора, әллә нинди мыскыллы, кимсетүле елмаю белән көлеп җибәрә
— Сиңа. Таһир, сөйләргә тел әрәм Валлаһи, тел әрәм сиңа*
—- Үземә дә хурлык, абый Тик аңла, мин кешегә изгелек эшләргә тырыштым бит
—• Изгелек. Нинди изгелек’ Пычагым да изгелек түгел бу Кемдер себерелеп йөри, ә син шуның баласына ата, үзенә ир булырга ризалашасың. Дураклыктан да дураклык бу. Ике бозауга кибәк аерып бирә белмәү!
— Ярар абый, шулай да булсын Тик ничек мин бу хурлыкка төштем соң?
— Син шуны белмисеңме?
— Юк. чын. абый!
— Әйтсәм, абый тупас дип зарланмассыңмы тагын?
— Юк. юк...
— Тол хатын малае син. Таһир! Бөтен булмышың шунда синең.
— Тол хатын малае . Ничек инде’
— Ничекме’ Ике бозауга кибәк аерып бирә белмәгән аңгыра була Тиешле урында сүзен, кирәк җирдә эшен эшли алмый, җебегән була Белдеңме инде’— Абый киная белән тагын бер сынап карап тора да. кисәк кенә күздән җуела
Әйе. әйе. тормышта миңа атам рухы, атам үлчәме җитми Әй. бу әтисезлек' Әтисезлек аркасында рухым да гарип булып киткәнме әллә минем Тән кимчелегем төзәлде, мәрхәмәтле кешеләр төзәттеләр аны Ә рух гариплеге һаман саен үзәгемә үтеп торыр Бу. мөгаен язмыш шомыдыр, әни әйткәнчә, күрәчәгемдер ул минем Әй. әни. әни! Тол хатын булып гомер сөреп, үзеңә генә түгел, балаңа да кимлек-хурлык китергәнсең түгелме син?!
Тулай торакта мендәрем өстендә мине Асылның хаты каршылады Соңгы өмет тә өзелде Үзе белән сөйләшкәндә бәлки аңлашырга урын калыр иде Ничек, каян шулай тиз белгән соң ул’ Хат та түгел икән, дымланып беткән записка гына Тахир, дөньяда синеке кебек хыянәт булганы юк Мең. мең юк. йөз мең ләгънәт сиңа!!!-
Шулай Асылны җуйдым мин Хәтта кыз каршында саф күңелле булуым ачылгач та җуйдым "Элеккечә яратсам да. мин синнән чынлап куркам Таһир .— диде Асыл — Син кешечә түгел, әллә нинди икән Синең белән тагын әллә ниләргә очрап бетәрсең. Ә мин кешечә яшәргә кызыгам Хәзер синең паспортың да пычранган Син инде кеше ире Мин сиңа икенче хатын булырга теләмим Бала чагында кимсенүләрем дә бик җиткән, һәрберсе кебек тигез тулы кеше буласым килә. Саф калганнар да табылыр әле миңа. Таһир!-
9
Кеше күңелендә һәр нәрсә сурәтле, җисемле була Мәхәббәт хисе миндә, йә тилерткеч шатлык, йә үзәк өзгеч моң уятучы чалымнар
хәлендә калды Мөлдерәп торган шомырт кара, серле-шаян карын торган күзләр, йөрәктә эрегән елмаю Улым түзмәссең, миннән сорап куярсың кебек
— Әти. бу — әниме?
— Әйе. улым әниең. .
— Әти. минем әни бик-бик матур идеме9 *
— Улым, әниең минем өчен төс матурлыгыннан бигрәк, мәгънә Е матурлыгы — мәхәббәт ул
— Әти. ә син әнине мәхәббәт дип ихлас әйтәсеңме соң9 Син бит з кайчандыр Алисәгә гашыйк булдың. Асылны сөйдең
— Аңлыйм Тойгыларың таркалгач, чын мәхәббәткә урын кала- ’ мы. дип сорыйсың килә синең. Урынлы шик. Тик мәхәббәт — эзләнү “ шул ул Гомер юлында төрле ярлар очрарга мөмкин Узгынчы ярлар £ килә дә китә. Ә мәхәббәт синең тәнең һәм җаныңның яртысы икән £ Ул инде синдә кала.. ♦
Университетны тәмамлагач та. кече командир сыйфатында прак- s тика узу өчен, мин кыска сроклы хәзмәткә чакырылдым Яз мәле « Таулардан төшкән ташу суларыннан Ашказар елгасы ташый Ә төнлә $ чиләкләп койган яңгыр суларыннан ул тәмам ишәеп, кисәк күтәре- < леп. шәһәргә дә бәреп керә Су ташкыны, күбекләр чәчеп, көчле гас- * кәр ташкыны кебек, урамнар буенча тәгәри
Халык куркып уяна Өлгерә алганы, бала-чагасын күтәреп. ® калкулыкка, яңа шәһәр бистәсенә йөгерә Ә су эчендә калганнары чормаларга, өй башларына, түбәләргә үрмәли
Тревога белән кузгатылган хәрби часть бөтен техникасы белән шәһәргә килеп җитте
Минем взвод хәрәкәт иткән урында башта ук кыен хәл килеп туды Җимерелеп, бер катлы таш өйнең ишеге капланган, гаилә бикләнеп эчтә калган иде Мин ишекне тәртипсез өелгән бүрәнәләрдән аралап, өйдәгеләрне коткарырга команда бирдем Үзем, беренчеләр- дән булып, боздай салкын суга ташландым Шунда каударланып эшләгәндә минем сул ботымны нәрсәдер җәрәхәтләде Салкын су әрнүне тиз басты Шулай да җәрәхәтне әйбәтләп бәйләп кую кирәк иде Әмма, суда канның туктамаячагын чамалап мин ярам белән булышып ятуны килештермәдем Солдатларым белән беррәттән. җилкәмә бала-чага, карт-корыны атландырып йорт белән бронетранспортер арасын урый башладым
Әмма каным туктаусыз агып, хәлем китә баруын тоеп тордым Су әсирлегендә калган тагын өч-дүрт йорт халкын коткаргач, кинәт минем күз алларым караңгылана башлады
Менә мин операция өстәлендә ятам Минем ярам пүчтәк иде. билгеле Аны инде тегеп бәйләп куйдылар, ул хәзер рәхәт сулкылдап тора Ләкин мине өстәлдән төшерергә ашыкмыйлар әле Сизенүемчә, миңа кан бирергә җыеналар, тик эшләре ансат кына барып чыкмый булса кирәк.
— Доктор, дүртенче группа резус положительный юк бит
— Ничек юк инде. Маша, ничек юк9'
— Соң. беткән Бу группа канны ике банка гына алып кайтканнар Ә бүген, үч иткән кебек, дүртенче кеше барысына да шул кан кирәк
— Табыгыз! Әгәр тапмасагыз. пациент янына ятыгыз да. үз каныгызны бирегез!
Озын, таза гәүдәле хирург теш арасыннан сыгып кына сүгенеп куйды
— Доктор' Сез бит беләсез Миндә икенче группа
— Мин бернәрсә дә белмим Әмма шушы минутта дүртенче группа резус положительный кан әзер булсын Аңлаштыкмы9
Чынлап та. бер кавым вакыт узмады минем чиксез гаҗәпләнүе*
мә каршы, шуышма өстәл янына донорны китереп тә куйдылар Хирургның һәм операция сестраларының аның белән шаяра-көлеп сүз алынуларыннан мин донорның биредә үз кеше икәнен чамаладым Хирург бик кызык сүз әйтте. Ничек диде соң? Ә Кыз каны егет затын котырта инде ул. Каның белән беррәттән адресыңны да калдырырга онытма син — диде Тегесе дә җавапсыз калмады бит -Әй. доктор, ничә тапкыр кан бирдем, тик берсе дә эзләп килми әле Хәзерге егет халкын беләсез бит Үзебезгә эзләргә калыр ахры .» Тавышына караганда бу. мөгаен, яшь кенә кыз иде Шат күңелледер, сөенече бар кеше сыман гел елмаеп йөридер. . Әйе. әйе. шулай булырга тиеш' Кан күчерүне төгәлләп, ике арадагы пәрдәне җыештырганда мин аның йөзен юк. күзләрен күреп калдым Мөлдерәп торган кара сусыл күзләрдә йөрәкне сулкылдатып куйган ямьле чаткылар, якынлык күрдем Нишләптер, таныш кебек миңа бу караш’’ Нинди сихерле күзләр соң бу’
Икенче көнне мине хәрби госпитальгә күчерделәр
Хәрби хезмәтне төгәлләп, яшь укытучы сыйфатында яңа эш урыныма килдем.
Ничек ямьле минем беренче тапкыр зур хезмәт юлына аяк баскан чакларым! Әй. ул Чыршылы авылының ак томанлы сентябрь иртәләре' Дулкынланып, ашкынулы ниятләр белән мәктәп юлыннан атлаулар' Ул кырмыскалар кебек эшчән, тере авыл балалары белән мәҗ килешеп бәрәңге алулар Ул авыл яшьләре арасына кереп бергәләп концерт куюлар, театр уйнаулар Кайчак шундый минутлар була, мин Чыршылымы калдырып китүемне жәллим Эшләргә иде. яшәргә иде шунда гөр киләп. Шәһәр олы мәгънәләре белән кызыктырды шул.
Чыршылы. Чыршылы Чыршылының кызлары чибәр иде. Әллә нинди сылу, зифа токым иде. сөрмәле кызлар иде Чыршы- лыда Тик минем төшләремә мөлдерәп торган кара сусыл күзләр керде Баштарак мин моны Алисәнең күзләре дип йөрдем. Әмма Алисәнең күзләре көрәнсу, дымсу иде. болар исә кара . шомырт кара күзләр Мин Стәрлетамак шәһәрен хәтерләдем. Мине янә аңлатып булмаслык сагыш басты. Бу күзләр дә кире кайтарып алып булмаслык үткәннән карыйлар кебек иде. Көннәр үткән саен, алар миннән ерагая-ерагая .
Кышкы суык мәлдә мин Челтерле елгасы буена төштем Тирә-юнь зыкы салкыннан туңа, калтырый Ә Челтерле. суыкка һич исе китмичә. җырлый-җырлый ага бирә. Җитмәсә, өстеннән шатлык, сөенеч булып бу күтәрелә Нигә мин дә шул Челтерле кебек хәрәкәттә түгел соң? Ник мин урынсызга күңел нечкәртеп хәл-хәрәкәтсез ятам әле’’ Барыйм да. күрим шул кызны! Челтерле буеннан мин исәр ният белән кайттым Озак икеләнеп тормадым, кышкы каникул башлангач та. төшләремә кереп тинтерәткән серле күзләр иясен эзләп юлга да чыктым. Белеп торам, сәер сәфәр бу. Кызның җисемен түгел, исемен дә белмим бит хәтта. Әмма мин аны табуыма аз гына да шикләнмәдем Больницасы, кешеләре анык Тик тапкач, күргәч, нәрсә диярмен соң мин аңа? Җитмәсә, ул кеше яры булып чыкса, мине җиде ятның берсе итеп санаса’..
Бардым, кердем, үземә кан бирер донорны тапкан докторны эзләп таптым Ул минем хикәямне бик кызыксынып тыңлап торды- торды да. кулларын күкрәгенә кушырып, ихлас көлеп җибәрде:
— Хәтерлим, хәтерлим Күгәрченкәем, ул сез идегезмени?!
— Доктор, бәлки сез миңа кан биргән донорны да хәтерлисездер?
— Нигә хәтерләп торырга’ Үзебезнең Зөһрә ич ул!
— Зөһрә'—дидем мин гаҗәпләнүдән кычкыра язып Ярый әле тойгылануымны доктор сизмәде — Мин бит аңа рәхмәт тә әйтми калганмын...
— Нигә үкенәсез аны бит әле дә әйтергә була.
— Мөмкинмени бу’
— Әлбәттә, кирәк икән, чакырам үзен
— Чакырыгыз, зинһар.'
Доктор җиңел генә баскы тан өскә менеп китте Баскычлардан атламый, әйтерсең лә минем йөрәктән атлый иде ул ’
Уф. нигә шул чаклы дулкынланам соң"’ Төшсен генә иде Төш- | сен генә иде' Төшсә, ничек тә кыздан дулкынлануымны яшерергә 5 кирәк миңа. Сизмәсен, очраклы танышлык бу. дип уйласын з
Менә баскычтан, ничектер очынып, яшь чырайлы, зифа шәфкать < туташы төшеп килә Доктор аңа минем хакта әйткән әлбәттә Кори- z дорда халык шактый булса да. кыз мөлдерәп торган кара сусыл күз- t ләренең карашын ашыгып миңа сирпеде Ниндидер сөенечле гаҗәп- s сенү бар кебек иде ул карашта
— Ник сакырдыгыз. абый7— диде ул башкортчалап ♦
Күңел, тәрәзәләреннән кояш балкыган өй кебек, кисәк яктырып ® китте
— Сез миңа каныгызны биргән идегез ё
Шулаймы9 Исәнлеккә булсын, кый!
— Миндәге кебек кан башкаларда юктыр дип йөри идем, очрый л икән әле —дидем мин сүзне ялгап китәргә тырышып — Мин Таһир *■ булам күршегез Татарстан җиреннән
— Син Таһир . — дип ихлас текәлеп сорап куйды туташ — Син - Таһирмы, кый9 Z
— Әйе. Таһир,— дидем мин үз чиратымда аның шулай гаҗәпсенүенә аптырап — Мин Таһир булам
— Ә мин — Зөһрә.— диде ул. ничектер кызарып китеп.— Мин Зөһрә бит'
Менә шуннан соң йөрәкләр арасында бәйләнеш, тартылыш юк дип әйтеп кара инде син! Бар ул. бар күңелләрне бер-берсенә бәйләүче рухи җепләр Бар алар зиһенгә һаман да сер булып калган хикмәтле аңлашулар Дөнья нәкъ шулар белән кызыклы да. ямьле дә. өметле дә бит ул
Кәләшем булгач, мин Зөһрәдән сорыйм "Теге чакта танышканда. ник миңа Мин Зөһрә бит' — дип әйттең син9 Ул. минем соравымнан хушланып, иркәләнеп тайпылырга маташа
— Таһирга Зөһрә пар. кый'
— Анысын беләм лә мин
— Белсәң, сүзгә каныгып торма
Чыршылыда Зөһрәм белән бик аз яшәп калдык Юк. яшәмәдек. Чыршылы безнең бәйрәмебез булды Челтерле буйларындагы купшы шомырт, баланлы әрәмәлекләр, кыйгач Бирәмәт таулары үзләрендә һаман да безнең сөенечләрне яшәтәләрдер кебек Вакыт табып кайтам әле бер Чыршылыга. табам әле мин шул эзләрне Аннары безнең тормышыбызда кискен борылыш килеп чыкты
Зөһрә кер чайкарга Челтерлегә төшеп киткән иде Кулыма яңа гына килеп ирешкән хат мине шатлыктан сикертә, мин дә Челтерлегә чабам
— Зөһрә. Зөһрә1 Сөенеч'
— Сөенеч9 Нәрсә бар соң. әйт. Таһир'
— Мине аспирантурага чакырганнар
— Аспирантурага' Кит лә. алдалама шулай
- Менә хат. ышанмасаң. укы'
— Дөрес лә. кый Абау, җаным, булдырырсыңмы соң9 Бик зур уку ла ул'
— Булдырырмын Зөһрә Синең белән барысын да булдырам мин
Шулай итеп, без авылдан шәһәргә китеп бардык Авыл белән
аерылышуны мин хәзер генә сагышланып искә алам ул. Үз вакытында исә яңа мәгънәләр ачып, рухи камилләшүгә сусаган яшь күңел бу сагышны бар дип тә белмәде Хәер, укуга, гыйльми эшкә тартылуым шәһәрдә яшәүгә кызыгу түгел иде бит Башта мин монда аспирантурада укыйм дип кенә яшәдем Аны төгәлләп, гыйльми дәрәҗә алгач, вузда укытам, шуңа шәһәрдә торам, дип тордым Инде университет минем ике балалы гаиләмә тугыз этажлы йорттан ике бүлмәле әйбәт квартира биргәч, сулышына кабып туктап калган йөгерешче кебек, кисәк калкынып аңышып куйдым Мин шәһәр кешесе булганмын лабаса...
Фатир сөенеченнән Зөһрәм төннәрен йоклый алмыйча чыга. Юа. ышкый, ялтырата Монда тегесен, тегендә монысын сатып алып куярбыз, дип, исәр кеше кебек һаман исәпли, чутлый Мин исә шул көннән катлаулы тойгылар каршында калдым Бер яктан, мин шундый дәрәҗәгә ирешүемә чамасыз сөенәм. Уен түгел бит Авыл малае, тол хатын малае башың белән ак мәрмәр колонналы университетта, зур аудитория каршына басып, илебезнең төрле почмакларыннан сайланып җыелган иң укымышлы егет, кызларга лекция укы әле син!
Әмма икенче яктан вөҗданым тынгысыз минем Бигрәк тә кыр эшләренә дип. студентларны җитәкләп яртылаш буш авылларга чыксам, күңел газабы көчәя. Олылар күзенә туры карый алмыйм хәтта. Алар мине шелтәлидер кебек.
Фатир алгач, мин әнине шәһәргә, үзебезгә алып килә башладым Үзем дә гаҗәпсенеп, аптырап калдым Соңгы елларда әни бик тә бирешеп, картаеп киткән икән Чын карчыклар төсе кергән үзенә Чәчләре тәмам агарган, битендә аркылы-торкылы җыерчыклар буразнасы Бил дә бөгелгән, тамырлар да каралып бүрткән Тик күзләре генә, шактый төссезләнсәләр дә, элеккечә ямь, җылылык белән балкыйлар.
Ә бәйрәм кичләре җитсә, әни Зөһрә белән мине теләгән җиребезгә җибәрә. Юк алай түгел, димли иде
— Барыгыз, мин барында йөрегез, ял итеп калыгыз,— ди
Безнең гаиләдәге бу хөррият никадәр генә озын, дәвамлы булмасын. барыбер аның ахыры җитә шул. Кояш турырак, мәрхәмәтлерәк карый башлап түбәләрдән тамчылар сикерешә башлагач, әни озак- лап-озаклап тәрәзә янында утыра. Аннары бишмәтен киеп, шәленә уранып, оныгы Алия белән урамга да чыгып китә. Үзе кебек карт- корыны очратып, сәгатьләр буена сөйләшеп утыра ул. Ниһаять, күмәкләшеп чәй эчкән мәлдә әни янә бер сүзен безгә җиткерә.
— Инде бик, бик озак кунак булдым, балалар Бик рәхмәт үзегезгә. Шулкадәр кадер-хөрмәт күрсәттегез, рәхмәт яусын! Инде, улым, юллар өзелгәнче кайтарып куй син мине!
— Әни. бездә генә торсаң ни була соң? Кал бездә, рәхәтләнеп бергә торыйк, әни, ә?— ди Зөһрә.
— Әби. китмә!— дип, Алия ялына башлый.
— Әй. оланнар,— ди әни, итәгенә сарылган Алиянең башыннан сыйпап — Бик калыр идем дә, Килмәк урманы миннән башка яфрак яра алмас шул..
Мин әнине кошлар кайткан вакытларда авылга кайтарып куям Нигез йортта — Сарыйм абый зары. Сарыйм абыйга да вакыт үз рәвешен мулдан салган Килешсез юанайган, корсак үстергән. Йөзе дә итләчләнеп, бүртенеп киткән Кысык күзләре кешегә тагың, да чекерәебрәк карый сыман Абыйның зары балалары хакында.
— Галимҗанныкылар, Барыйныкылар елына әллә ничәшәр йөз акча салып яталар Минекеләрдән бер файда юк Киттеләр дә баттылар. Сәлам хат та җибәрмиләр Әллә эзләтеп судка бирергә инде үзләрен Син дә, Таһир, шундый зур урында эшләп, минем берәр
малайны укытып, кеше ясап чыгармадың шунда
— Абый, тормышың менә дигән итеп корылган бит Тагын ни житми инде сиңа’
Сарыйм абый, яшь бала беркатлылыгыннан кызык тапкан кебек, башын чайкап, үзалдына елмаеп тора
— Әй, Таһир, син һаман тормышның бер рәтен дә белмисең икән _ әле
Абый очен минем алда әни уңайсызлана бугай Ялгызым калгач ч әйтеп куя. з
— Абыең сүзләренә әллә ни исең китмәсен инде, улым Зарлану- < дан башы чыкмады инде аның Менә таш йорт салдылар Бүлмәлә- х рендә буталып адашып йөрим Җиһаз, киемнең дә чуты юк Эшен дә “ эшли абыең. Җәен комбайнда бит. кышын фермада мич яга Мактала ж да. акчасын да төргәкләп бирәләр. Тик нәрсәдер җитми үзенә9 Зарла- ° на да. каргана шул Үзенә дә. кешегә дә бер җан тынычлыгы юк ♦ аннан Әллә нинди генә бала булды инде абыең
Әйе. Сарыйм абый әллә нинди шул. Әмма ул да бит шул мохиттә п үскән. Үзебезнең җир-судан матдәләр алып, болын, урман, кырлар $ һавасын иснәп үскән ул Әй. чыгасы иде дә иң биек урынга менеп * сөрән саласы иде
— Кайтарыгыз, минем абыйны' Кайтарыгыз минем җиләкне, ь сөйкемле көрән абыемны'..— диясе иде
Әнине дүрт-биш рәт кара көздә авылдан алып китеп, язлар £ җиткәч, кайтарып куйган идем Әнинең яшәү рәвеше очар кошлар- и ныкына охшап калган иде. Аннары әнидән көтмәгәндә бер-ике җөмләлек кенә хат килеп төште -Улым, исәнлегем тәмам китте Кайтып ал, зинһар'
Әни чынлап бетерешкән иде Шәһәргә алып килүгә, аны төрле больницаларга йөрттем, мәшһүр врачларга күрсәттем Әмма әнинең өмете өзелгән иде Әни бөтенләй урынга ятты Көзге чәчәк кебек күзгә күренеп сула, кибә әни
Көннәрнең берендә, эштән кайткач, әни мине үз янына дәшеп алды
— Улым, сезгә сүзем бар иде
— Нәрсә соң. әйт. әни1
— Улым, әйтеп калдырасы сүзләрем ул. икегез дә килегез.
Йөрәк сулкылдап, авырттырып кысылып куйды Шулмы инде ул кешенең соңгы минутлары җиткәнче әйтеп калдырасы хушлашу сүзләре9 Шул була микәнни васыять9
Кояш батып бара. Кызгылт нурлары тәрәзә аша үтеп, урын өсте- нә төшкән. Әнинең сулган йөзенә дә шул илаһи, мәгърур нурлар сирпелгән
— Балалар, җитәрлек яшәдем инде. Рәнҗеш калмады.— дип башлады әни сүзен тыныч кына Күрәсең, ул әйтәсен алдан ук уйлаган. исәпләгән иде — Әйтергә генә ансат бит Ярингә хәтле тартсам. 70 яшь булыр иде һәркайсының ничә фасылы, ае. көне бар дигәндәй Булды, яшәсемне яшәдем, күрәселәремне күрдем инде Тик менә сездән аерыласы бар
Әнигә ниндидер юату сүзе әйтәсе килә Яшәрсең әле. күрерсең әле. диюләр урынсыз Тик сүз әйтмәү дә килешми
— Әни. кадер-хөрмәт тә җитеп бетмәгәндер, бәлки Әйт син. тартынма. нәрсо теләсәң, шуны эшләрбез
— Кидрр-хөрмәт юк дигәнне авызыңнан җил алсын, улым Гел дә канәгать булдым мин сездән Киленнән дә. синнән дә Гел хәлемне аңлап тордыгыз Әле каршыңда үземә кыен булып китә, улым Кеше баласы кебек үсмәдең, әллә нинди кыенлыклар кичердең инде син Төрлесе эләкте инде сиңа балам
— Йә инде, әни’
— Улым, яшерен-батырын түгел, янмагыз да. әллә ни көймәгез дә бездән генә калмаган бит бу эш Туган туфракка кайтарып күм син мине Тиешле йолаларны да кулдан килгәнчә үтә Рухым да рәнҗемәслек итә күр инде, улым
— Әни. әйтмә әле боларны!?
Әни бераз әл-хәл алып торды.
— Инде, килен, сиңа гозерем үтә дә зур минем Әйтергә тартынып йөредем. хәзер әйтәм инде Кызларың бар Асыллар, матурлар Тик син кыенсынмыйча гына тагын берәр бәбәй тап инде Анысы, шаять, малай булыр, ходай кушса Таһир улымның үз рәвешен җирдә калдыр инде син Тегесе-монысы җитми дип тормагыз Бар нәрсәгез дә җиткән Үстердек бит әле. әллә нинди шартларда да үстердек Яме. килен?
— Ярар. әни..
Гаилә коргач та. мин малай турында хыяллана башлаган идем Юк. бу ниндидер кәперәюле нәфес түгел, мәгънә белән тулган хыял иде Малай ул минем өчен нәсел тамыры, рухи буын иде Үзем ирешә алмаган теләкләрнең мин малаемда гамәлгә ашуын көтә идем
Әмма икенчесе дә малай булмады
Мин сүз әйтмим, һич чытык чырай күрсәтмим Алия дә. Гөлия дә минем балалар Әмма Зөһрәм сизенеп тора мин малай көтәм
Ләкин табигатьнең үз исәпләре бар икән шул. өченче баланы аңа врачлар табарга кушмадылар
Мин инде малай турындагы татлы хыялларым белән хушлашкан идем Зөһрә дә әни каршында кисәк кенә вәгъдә сүзе әйткәндә хәлне җитди бәяләп өлгермәде бугай Хәер, боларны нечкәләп уйлап торыр чак идемени соң’
Әнине үзебезнең авыл зиратына барлык шартын китереп җирләдек
Сарыйм абый белән өйгә бергә кайттык Кызарына-бүртенә итеген салып атты да. өс киемнәре белән лыркылдап өстәл артына килеп утырды ул:
— Менә шулай. Таһир1 Яши-яши дә кеше, беркөнне юк була Бар иде кеше — юк кеше! Балчык түмгәге генә торып кала аннан Йә. син шуңа нәрсә дисең’
— Нәрсә диим? Әнинең тере җисеме юк. әмма аның рухы, җаны калды Ул күңелләрдә безнең
— Юкны сөйлисең'—дип кисәк сүземне өзде абый һәм. күзләрен елтыратып, миңа текәлеп торды — Мондый сүзне мин әйтсәм дә ярар Син бит укыган кеше Студентлар тәрбиялисең. Нинди рух. нинди җан ул’ Мулла сүзен сөйлисең бит син Үлдең — беттең, димәк, вәссәлам' Яшәү—мин исән чагында гына. Мин үлдем икән барысы да бетә Бернәрсә дә калмый. Белдеңме Валлаһи, җыен сафсата белән баш катырудан ерак китмәгәнсең син. Таһир!
Гаҗәпләнеп, абыйның күзләренә күтәрелеп карадым Аның кечкенә коңгырт күзләре әллә нинди хәтәр ут. миңа карата өнәмәү хисе белән яна Нәрсә бу’ Исерүеме' Үлемнән куркуымы’
— Йөреп керим әле!—дидем дә чыгып киттем
Соры, томанлы кыр юлына чыктым Аннан, кире борылып, чишмәгә сугылдым Суы шундый тонык саф. төбе ялтырый Яфраклар кыштырдатып урман юлларыннан атладым Мин әллә ни кайгырмыйм да сыман Әни бит үзе янмаска-көймәскә кушып китте Җирнең кеше булып йөргән бер заты яңадан да гомерен үләннәр, чәчәкләр. бөҗәкләр булып дәвам итәр өчен, тыныч кына күз йомып җиргә кереп ятты.
Мин олы юлга килеп чыктым Ул томан аша җәйрәп боргалана- сыргалана еракларга сузыла Кисәк кенә аңга, маңгайга нидер бәргән кебек булды мин бит китәм Бу җирләрне ташлап китәм Мин бит туган төбәгемнән бөтенләйгә аерылган кеше
Иртәгә чемодан тотып шул олы юлга чыгып баскач, томан аша. урманнан килгән агачлар шавы булып, кырлар, болыннардан искән җилләр булып, әни. мөгаен, сагышланып әйтер, әйтми калмас
— Китмә, улым. Таһирым' Зинһар мине ташлама, таш-ла- ма!— дияр *
Әмма мин барыбер әнием рухыннан — туган җирдән китәм Бө- ь тенләйгә. мәңгегә аерылып китәм Йә хода! Мин бит үз туфрагымны, ч җиремне җуйганмын ласа1 Бу һичнинди акыл, зиһен белән дә 2 тынычландырып булмаслык, төптәге, тирәндәге тойгы иде Гаҗиз- < лектән күзләремә кайнар яшьләр атылып чыкты ж
— Гафу ит мине Туган җир' Кичер'
Гомеремнең иң авыр, иң сагышлы көннәре иде болар минем. 5 улым Тагын бер елдан мин Зөһрәм, әниең белән дә хушлаштым 2 Төннәр буе керфек какмаган чакларым булды. Акылдан шашаммы. ♦ дип үз-үземнән курыктым, хәтта
Мин малай да. малай дидем бит . Әмма гомеремдә шундый миз- « гел булды Ак биләүдәге бәбәйне кулыма алу түгел, аңа күтәрелеп $ карыйсым да килмәде Ана гомерен өзеп дөньяга килгән малай булды < бит ул... л
Әй. дөнья, ниләр генә кылмыйсың да. нәрсәләр генә күрсәтмисең £ син кешегә' Мөлдерәп горган серле-шаян күзләр» белән елмайган z Зөһрәм урынына, больницада шул ак биләүсәне тоттырдылар Зөһрәмнең соңгы йөрәк тибешенең җанлы шаһиты иде ул Бу—син и идең бит. улым!
Әнинең гозерен үтим дип. күрә торып үз һәлакәтенә барды бит Зөһрәм һәм сиңа, миңа булган мәхәббәт хакына эшләде ул моны
Миңа кан бирүдән башлап ул гел минем өчен янды Әйтсәм әйтим кызганды ул мине хәтта Авырсам эштә күңелсезлеккә очрасам. хәтта ачыксам да кызганды Сәер дә инде бу Мин өрлек кебек таза, дәү ир Ә ул чандыр җыйнак. Әмма мин хатынымның .олы. миһербанлы җанын тоеп, рәхәпләнеп шуңа сыена идем Зөһрәм исә миндә шундый сыену тапкандыр Мәхәббәт бер-береңнең җанына сыену бит ул Шунда тынычлык, шунда ямь шунда сөенеч табу
Гомер юлымны мин һаман аның белән үтәм. Оныта алмау, тугрылык саклау — шулай ук мәхәббәт бит ул
Улым, мәхәббәт хакында юкка гына сөйләмим Минем иң олы рухым сиңа мәхәббәтне олылау, шуңа тугрылык булып күчсен иде'
Улым, син тагын миннән бөтен сөенечләремне. Шатлыкларымны ал! Бел, бөтен тойгыларым белән син үзеңә мине генә алмыйсың. Миндә үземнең яраткан кешеләрем, әнием. Зөһрәм. Сәбилә җиңгәм. Алисә. Ядкарь бабай. Каимә. Ярмиев абый тагын әллә кемнәр бар Яратмаган кешеләрем дә бардыр анда. Син. минем белән бергә, заман төсмерләрен һәм авылдашларыңны да аласың, улым
һәй. сиңа соңгы вакытта йөрәгемне дулкынландырган бер яңалык турында әйтми торам бит әле Син Альмира апаңны хәтерлисеңме9 Минем сабакташны' Шул. күпме еллар үткәч әллә кайдан ерактан миңа хат язган Улымның сине бик күрәсе килә Килсәк, рөхсәтме? — дигән Рөхсәт булмыймы соң9 Сабакташымны аның малаен үземнең дә бик күрәсем килә минем Нинди икән кем булды икән минем язгы фасылыма кагылышлы ул бала '
Янә бер кат әни хакыйкатен ачам, улым Гамәлне кылдым да. котылдым, дип яшәп булмый икән дөньяда Яхшылыгы да начарлыгы да барыбер кешенең үзенә урап кайта шул ул Аларның барысы да безнең үз асылыбызга төбәлгәннәр Бу хакыйкать сиңа гомерлек юлдаш булсын, улым'