ТУКАЙЛАР РУХЫ


ХӨРМӘТЛЕ УКУЧЫ!
Сине кызыксындырган здиплзр белзн зңгзмз алып бару өчен журналыбызда
махсус сзхифз ачабыз. Әңгзмз үткзрү очен кемне чакыру да. аңа нинди сораулар бирү
дз узебездзн тора Шуңа күрз телзгзн һзркем үзенең фикерен яисз тзкъди мен
редакциянең здаби тзнкыйть бүлегенз хзбзр итз ала.
Безнең беренче эңгзмзбез — күренекле шагыйрь Мөдзррис ӘГЪЛӘМОВ белзн.
— Мөдәррис әфәнде, бу очрашу әңгәмәләрнең төп юлын, төп рухын без шундый сүзләр белән
билгеләргә булдык: Тукайлар рухы. Әйдәгез, үгезне шунда ук мөгезеннән алырга тырышыйк әле.
«Тукайлар рухы* дигән сүз Сезгә олуг шагыйрь шәхесенең нинди сыйфат ларын искә төшерә?
— Тукай исемен әйткәндә минем күз алдына иң элек шагыйрьнең фидакарьлеге килеп баса.
Тукай- лык — ул барыннан да бигрәк фидакарьлек дигән сүз. Үзеңнең татарыңа, милләтеңә
фидакарьләрчә бирелгән лек, фидакарьләрчә тугрылык дигән сүз! Тукайның үзенең зур шагыйрь, бөек
шагыйрь булып китүенең дә бөтен сере, бөтен хикмәте әнә шунда! Әгәр дә ул. бүгенге хәйләкәр яисә
артык акыллы кайбер шагыйрьләр сыман, һәрчак алдын-артын уйлап кына,
теге якка да. бу якка да карап кына барган булса — гап-гади бер рифмачы
булып калыр иде. Власть башындагылар ни әйтер икән, теге кешенең кәефе
кырылмас микән, бусы
ачуланмас микән дип яшәс-i бүген без сокланып күтәрә торган олуг шәхес
булмас иде'
- Бүгенге әдәбиятта Тукайлар нигә аз? дигән сорауның да төп
җавабы әнә шул тирәдә шикелле...
— Кызык... Бу сорауны туры мәгънәсендә аңларга
кирәкмәгәнлеге» укучы, әл бәттә. төшенә торгандыр. Без бүгенге тормышта,
әдәбиятта Тукайның үзен күрү турын да сүз алып бармыйбыз. Без Тукайга
иң хас булган сыйфатларны яшәтү хакында уйланабыз... Чыннан да, нишләп
аз соң бүген Тукай сыман кыю. фидакарь шагыйрь лор? Ә бит
иҗатчыларыбыз сан ягыннан аз түгел! Хәтта шушы ук беек шагыйребез
Габдулла Тукай исемен йөрткән дәүләт бүләгенә лаек дип табылган
шагыйрьләребез дә бик күп...
— Без биредә тагын, әлеге дә баягы торгынлык чорын гаеплибезме
инде?! Ша ГЫЙрьләребез кыю булмауны торгынлык чорыннан күрәбезме
инде’’
— Әйе. ил күләмендә|ч* хәлләр шагыйрьләргә дә тәэсир итми калмыйдыр анысы Татар халкын рәсми
рәвештә бетерергә тырышу, татар мәктәпләре санын бик нык ки метү. ә шәһәр җирләренд ә аларны бөтенләй
диярлек бетерү, халыкларны «илдә бары тик бер генә милләт калырга тиеш* дип ышандыру — һәммәсе дә чын
иҗат өчен начар климат тудырды. Байтак кына язучыларның һәм шагыйрьләрнең кыйбласын да
үзгәртте...
Ләкин шагыйрьләргә булган таләпне аз гына күтәрә төшсәк күрербез. Шәхес лориең зурлыгы,
ныклыгы нәкъ менә шундый чакларда ачыла да инде ул' Хәзерге демократия шартларында, ирек килгәч,
теләсәң ни әйтеп була бусы кыен эш түгел. Ә
теге чакта, безнен газета һәм журналларыбыз гел дә «югарыдагы«лар сүзен генә сөй ләп яшәгәндә,
шагыйрьләребезнең цензура аша үтми калган әсәрләре күп булдымы?! Үз иманына тугрылык саклап язган
әдипләребез байтакмы безнең? Әллә күпләребез әкрен-әкрен җайлаша башлаган идекме инде?! «Шулай тиештер
күрәсең» дип уйларга күнегеп килә идекме?
Мнн, мәсәлән. Нурихан ага Фәттахны алай уйлады дип әйтә алмыйм. Аның күк рәген гәрчә Г.
Тукай премиясе бизәмәсә дә, ул авыр елларда Н. Фәттах милләткә Тукай ча тугрылык күрсәтте. Чын иман
ныклыгы күрсәтте. Әмирхан ага Еники шулай бул ды... Тагын берничә исем атап була.
— Биредә милләтебезнең рух ныклыгын гәүдәләндерүче әдипләр исемен телгә алганнан соң,
халкыбызга карата Тукай әйткән мәгълүм сорауны китерәсе килә. Сез ничек уйлыйсыз. Яңарыш чоры
өчен безнең татар милләте үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?
— Халык ул үлми дә. йокламый да! Аны үтереп кенә, йоклатып кына була! Әнә шундый: йоклый
торган, үлә торган шартларга куйсак — ул. әлбәттә, үләчәк! Әлбәттә, йоклаячак! Менә Сез уйлап карагыз:
без Ленин үлгәннән соңгы 60 ел дәвамында «мил ләтләр бетәчәк» дип кычкыра килдек, ил эчендә шундый
политика үткәрдек. Алда әйтеп узганыбызча, милли мәктәпләрне ябып бетерә яздык! Ә матбугатны
карагыз. 1905 елгы революциядән соң шаулап үсә башлаган татар матбагасы ни хәлгә төште! Җан
башына периодик басмалар чыгару буенча без илдә иң арттагы урыннарның бер сен билибез! Хәтта безне
революциягә кадәр укый-яза белмәгән милләтләр дә узып китте. Ә соң ни өчен безнең эшебез кирегә таба
борылды. Халык үзе теләп яптымы ул матбагаларны? Юк, бу начар эш югарыдан торып эшләнде! Власть
ияләре тарафыннан башкарылды ул. Бик тә нечкә формаларда һәм үтә оешкан төстә!
— Шул уңайдан бер мөһим нәрсәгә басым ясап китәсе килә. Милли мәктәпләрне һәм милли
матбаганы ябу. әнә шулай, сез әйткәнчә, дәүләт органнары тарафыннан башкарылды. Бетерү политикасы
системалы рәвештә 60 ел буена алып барылды. Ә хәзер күп кенә чиновниклар, милли мәктәпләр
мәсьәләсе кузгалгач, «ата аналар теләге» дип акланалар. «Алар теләми» дип милли мәктәпләрне ачарга
ашыкмыйлар. Шул уңайдан К. Марксның һәм В. И. Ленинның күп кенә хезмәтләрендә кабат-кабат әйтел
гән фикерне китерәсе килә. Алар «белем бирү һәм культура-агарту эшләре дәүләт тарафыннан
оештырылырга тиеш», диләр. Биредә гражданнарның хәзерге аң дәрәҗәсе хәлиткеч роль уйный алмый,
диләр бөек фикер ияләре... Чөнки халыкның аң белем дәрәҗәсе кайвакытларда, аерым мәсьәләләрдә,
тиешле дәрәҗәдән түбән дә булырга мөмкин. Гадел хәл итүгә булыша алмаска мөмкин.
— Без нәкъ әнә шундый чорны кичерәбез дә инде. Халыкны 60 ел буена, «мил ләтләр бетәчәк»
дигән рухта тәрбияләп килдек тә, хәзер аннан кинәт кенә милли уяну, аякка басу көтәбез. Ул без теләгәнчә
эшләмәсә — чынлап ачуыбыз килә. Алай булмый ул, егетләр! Халык белән бик нык эшлисебез бар әле
безнең! Фидакарьләрчә эшлисебез бар! Әсәрләребез аша да, очрашып сөйләшүләр юлы белән дә һәм
башка формаларда да...
— Мөдәррис әфәнде, газета журнал битләрендә дә. китапларыгызда да Сезнең Тукай рухына бик
якын булган әсәрләрегез еш кына дөнья күреп тора. Соңгы елларда алар арасыннан иң көчлесе —
«Тукайдан хатлар» булгандыр, мөгаен. Чын мәгънәсендә революцион, чын-чыннан Тукайча поэма иде
ул... Тукай чоры һәм бер үк вакытта без нең чор турында иде ул әсәр! Сез һәр ике чор хакында, һәр ике
чордагы безнең мил ләтебез турында, аның уллары алдында торган иң-иң изге бурычлар хакында бик
мөһим эчтәлек бирдегез... Үткән ел «Социалистик Татарстан» битләрендә басылган «Исәннәр турында
балладалар»ыгыз да шуңа якын. Халкыбызның олы шәхесләре, каһарман уллары һәм кызлары үзәккә
куела анда... Ә менә күптән түгел генә вакытлы матбугат битләрендә Сезнең «Революция дәвам итә»
дигән шигырегез дә дөнья күрде. Шәп шигырь ул! Анда менә мондый юллар бар:
Ревосын. Люциясен тапкан
Ана
Беркөн
революциясен тапмады...
Билгеле, биредә шагыйрьдән үз әсәренең эчтәлеген сөйләттерү дөрес эш түгел. Ул инде бик тә
образлы итеп әйткән, һәм без аның ни әйткәнен тирән, киң мәгънәдә аңлыйбыз да... Ләкин шулай да бу
юллар турында барыбер үзегездән берничә сүз ишетәсе килә бит.
— Нәрсә әйтим инде? Шигырь менә мондый бер очракка нигезләнеп язылды... Революция белән
рухланып, дәртләнеп күпме татар хатыннарының үз балаларына әнә шундый исемнәр кушканын сез
барыгыз да яхшы беләсез инде. Бу факт үзе генә дә без-
нен халыкның революциягә ничек ышануы турында сөйли... Мин белгән әлеге апа да әнә шундый булган:
үз балаларына Рево һәм Люция дип исемнәр куштырган. Аларны тәрбияләп үстергән, кеше иткән... Әмма,
ни гаҗәп, теге апа бүгенге көндә — бер ялгызы! Ревога да. Люциягә дә инде аналары кирәкми... Менә
шундый хәл күрдем мин... Уйланган кешегә уйларлык нәрсәләр бар бит монда!
— Әйе, Сезнең шигырьдә бер дә юкка гына «Ана» сүае дә, «Беркөн» сүзе дә аерым юлларга һәм
баш хәрефләр белән язылмаган шул! Шигырь укучы анда Ана образы аша — бөтен татар халкын, ә
Беркөн дигәндә бүгенге чорны, безнең халыкның бүгенге хәлен аңлый бит! Димәк, 1917 дә башланган
революциянең татар өчен изге булган максатларын чынлап тормышка ашырырга кирәк! Аналар —
революциянең яхшылыгын, изгелеген күрсеннәр! Ул революция бөтен халыкларга тигез, матур яшәү
китерсен! Аналарның да. халыкларның да өметләре чынлап аклансын!..
— Мин үзебезнең укучыга ышанам. Ул шигырьнең ни икәнен, образлы фикернең нәрсә икәнен
бик яхшы төшенәдер дип уйлыйм.
— Шулаен шулай... Ләкин без кайчакларда һәм кайбер кешеләр өчен, аңлатудан, бераз гына
шәрехләүдән дә баш тартырга тиеш түгелбездер. Бигрәк тә хәзерге вакытта: илне берсеннән берсе
гыйбрәтлерәк вакыйгалар шаулатканда, әнә шул вакыйгалар күпләрнең игътибарын яулаган вакытта...
Тик менә бүген шигырь турында уйланган чагында, кайчак күңелгә шик төшерә торган сүзләр дә
ишетелеп ала. Андый сүзләр үзәк матбугатта да. безнең үзебездә дә күренгәли. Хәтта чит илләрдә дә. Эш
нәрсәдә икән? Мондый шөбһәле сүзләр тууның объектив җирлеге нидә?
— Һәрбер кимчелекнең, фаҗиганең җирлеген үзең басып торган ноктадан эзләргә кирәк. Син
кайда басып торасың? «Бу — минеке» дигән хис бармы? Трибунага чыккан кеше әлбәттә «бар!» дип
кычкырачак. Чыннан да. анда менгән кешеләр өчен бар. Алар үз туклыклары белән канәгать. Ә халык
өчен? Аның өчен дә бар киселеп беткән урманнар бар, авылдан чыгам дисә - юлсызлык бар, кешечә яшим
дисә — тыючы кануннар бар. Уйлап карасаң, элек тә шулайрак булган кебек. Әмма элек халыкның
трибунасы — тапкыр сүз, иҗат, моң, сабантуй иде. Кыскасы, әнә шул зур иҗатның Әнкәсе булган —
шигърият бар иде. Халык аллага ышанган кебек шигъри дулкынга иярә иде. Юкка гына безнең берничә
йөз еллык шигъриятебезне көйгә салып, мөнәҗәт итеп көйләмәгәннәр Ул аның трибунасы булган. Хәзер,
ничә еллар инде, без аның трибунасыннан «туклык» турында сөйлибез. «Шаулый урман, гөрли болын,
яфрак яра тал тирәк» дип, үлеп барган табигатькә мәдхия җырлыйбыз. «Алда көтә безне якты юллар»,
дип җыр сузабыз.
Уйлап карасаң, халык шул ук кара урман ул. Урманга нәрсә дип кычкырсаң, ул шул рәвешле җавап
кайтара. Җавабы бераз тоныклана, әлбәттә. Әмма үз тавышың барыбер кире әйләнеп кайта. Безнең белән
дә шундыйрак хәл булды. Шигырьдәге лаф орулар, табигать җимерелүгә битарафлык, йөрәк яраларына
кимсетеп карау — халык ның, әнә шул кара урманның безгә җавап бирүе түгелме?!
Инде әлеге «объектив җирлек»кә килсәк, ул җирлек — син басып торган нигез ул. Мәшһүр
Дордмвндне тыңлап карыйк әле:
Ни газизрзк: бу Ватанмы/
Ах. туган кавемем газиз —
Ул изге кан белзн сеңгзн.
Изге сотк» ни җитзр.
Сит калыр. Ватан китзр ул.
Сот калыр. Ватан китзр!
Мәсәлән, минем үзем өчен объектив җнрлек булып шул сөт калды, һәм тагын Тукай әйткән,
хыялымда булган «Хөр мәмләкәт» бар. һәм мин ул хыялның чынбар лыкка әйләнәсенә ышанып яшим.
Шуңа ышанмасам. минем яшәвем, шигырь язуым бер тиенгә дә кирәкми!
— Таш һәм тимердән торган бүгенге тормышта үтә нәфис зат булган шигърияткә яшәү
кыенлашмадымы икән? Сез ничек уйлыйсыз?
— Ташның һәм тимернең монда бернинди дә катнашы юк. Шигъриятне «нәфис зат» дип. атау да
сезнең кебек тәнкыйтьчеләрдән һәм кайбер язучылардан чыккан термин. Тукай, Җәлил. Туфан
шигърияте «нәфис зат»мы? Бик тә ялгышасыз. Ә Твар довский? Әти әнисе, бөтен нәселе сөргендә. Үзе
тере классик. Аның әсәрләре белән яңа буынны коммунизмга алып баралар. Ә ул сөргеннән качып
кайткан энесенә бер чынаяк чәй дә эчертә алмый
Кол Галинең язмышын без белмибез. Мин аңа җиңел булгандыр дип уйламыйм. Ә Тукай?
Гасырлар катламын актарганда, Тукайҗан кичә генә арабыздан китте бит әле.
Ә бит Хәсән Туфанга ул чакта унөч яшь иде инде Мин Тукайның туксан еллыгына поэма язып, шуны
Сибгат Хаким һәм Хәсән Туфанга укыганда Тукайҗан рәнҗеп тың лап утырды сыман
Җирдә апрель, гомум тантана.
Россия — йорт Түбә кыегында Боз
сөңгеләр — аннан кан тама.
Мин аңлыйм. Тукайҗанның рәнҗүен аңлыйм, һаман шул хәлмени әле дип. рән җеп утыра иде
Тукайҗан.
Әнә шул «гомум тантана» эченда дә безнең шигърият Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Гамил Афзал.
Саҗидә Соләйманова. Рәшит һәм Роберт Әхмәтҗановлар, Ростом Мингалим, Кадыйр Сибгатуллин,
Зөлфәт. Эдуард Мостафин, Ләис Зөлкарнәев кебек шагыйрьләрне вакыты вакыты белән бирә килде. Ә
әгәр ул «нәфис зат« кына булса, тиз сыгылыр иде. Татар шигърияте руда кебек, янган саен чыныга гына
барды) Совет чорында гына ул утыз җидене кичте. Кырык бер — кырык бишне кичте. Халык шагыйре
Наҗар Нәҗми әйткәнчә: «Төрмәләрне ярып чыктың. Ялкынланып чыктың кире — хәтта фашист
тегермәне тарта алмады сине». Бу туган телебез турында, шигъриятебез турында. Җәлил, Кәрим. Туфан
турында әйтелгән сүз!
— Без, бүгенге кешеләр, барыбыз бергәләп һәм бик нык теләгән очракта, шигъри ят файдасына
нинди әйбәт үзгәреш ясый алыр идек икән? Әз генә хыялланып алмый бызмы?
— Күп хыялландык — җитәр! Әгәр дә бүген, максат итеп, партия «үзгәртеп кору» һәм
«хәбәрдарлык»ны алган икән, мин бу чакыруны хыялдан эшкә күчү дип аңлыйм. Мин аңлау гына бер хәл
әле. минем каләмдәшләрем дә моны аңларга тиеш тер ләбаса. Ә кем аңлатырга тиеш?! Мин кара акылым
һәм шагыйрьлегем белән язу чылар алдында шундый сораулар куям.
Инде «үзгәрешләр» ясауга килсәк, чишмә башын эзләргә кирәк. Дөрес, бу юнәлештә беренче
адымнар ясалды. Кол Гали иҗаты халыкка барып җитте... Утыз Имәни, Акмулла. Кандалый барып
иреште.. Әле безнең Тукайга кадәрле яшәгән йөзләгән шагыйребез мөлдерәп күзгә карап тора. Әлегә без
аларның исемен генә беләбез... Чишмәбезнең башы әнә шунда.
Икенче чишмәбезнең башы — аның бүгенге чыганагы. Ул чыганак — балалар бакчалары. Бармы
ул бакчалар?! Авылларда булган татар балалар бакчалары өчен дә шигырьләребез, җырларыбыз юк икән
бит! Әгәр дә әлеге «үзгәрешләр»не ясарга телибез икән, эшнең башы шунда! Бүгенге көндә нәниләр өчен
генә язучы бер генә ша гыйрьнең булмавы нинди аяныч?! Кая нәниләргә китапчыклар? Кая нәшрият?!
Кая ул бүгенге нәниләрне тәрбияләрлек кадрлар? Нәниләргә Такташның «Ләйлә«сен чыгарыйк әле:
Урамнар бүген сөенгән.
An-ак карга киенгән — Ләйлә чанасын өстерәп Чыгып китте өеннән.
Бари Рәхмәтнең «Ялкау, Кире, Иренчәг»ен... Гамил Афзалның табигатебезгә дан җырлаган «Кар
сулары» китабындагы шигырьләрен дә көтә балалар. Юк, дип җылар га уйласаң, классикабыз коткара.
Балалар әдәбиятының үз классикасы бар. Исәнбәт әле исән! Зәкия Туфайлова. Әминә Бнкчәнтәевалар да
бар. Ә бүгенге Рәшит Бәшәрне кая куясың? Безнең арабыздан яшьләй генә киткән Афзал
Нигьмәтуллиины без күрми дә калдык бугай...
Хыялланып алырга, дисең. Безгә хәзер хыяллардан ваз кичеп, балаларга дип кирпеч кирпеч
калынлыгы (бәлки татар телен белмәгән үз балаларына дип?) чыгарылган китаплардан ваз кичеп,
нәниләргә кайтып төшәргә кирәк. Безнең киләчәгебез алар да. Шигърият дип авыз чайкаганчы, без алар
хакында уйларга тиеш.
Әгәр хәтерләсәң, Ринат Мөхәммәдиевнең хикәяте чыкты. Анда кәҗәне тартырга өйрәтү турында
сүз бара иде. Бездә дә шул ук хәл килеп чыкты. Татар балалары белән. Дәрәҗәләр, лауреатлар, һ. б., һ. б.
лар исеме аша кайбер шагыйрьләр балаларны ялган шигырьгә, үз үзеннән көләргә өйрәттеләр. Алар
«өйрәткән» балаларны төзәтер өчен ничә буын кирәк булыр икән?!
Күп хыялландык — җитәр! Шундый бер кызыклы шигырь китерергә телим:
Мал барда — сәүдәгәр татар.
Үзе мал була мал юкта.
Язмыш аны ваклап сатты...
Ә заманы
Уптым сата талчукта.
(Лзис Зплнарн»гв/
— Кайбер шагыйрьләр белән әңгәмә вакытында алар бүгенге поэзия очен, аның абруен күтәрү
очен һичбер төрле өстәмә чаралар үткәрүне кирәксенмиләр. Моның өчен үзләрен җаваплы да
санамыйлар.. Әлбәттә, яхшы шигырь язу — поэзия абруен күтәрүнең иң төп юлы. Ләкин, бусын
максималь дәрәҗәдә файдаланырга тырышкан хәлдә, безнең файдаланыласы башка юлларыбыз да
бардыр бит әле...
— Әлбәттә, яхшы шигырь язу — поэзиянең абруен күтәрүнең иң төп юлы Әмма күзәткәнең булса,
чучканың борыны ялгашка тисә, аны кубарып ала алмыйсың. Безнең шигырьчеләребез,
такмакчыларыбыз белән дә шулай килеп чыкты. Бу —аларнын табигый халәте. Һәм мин аларны
гаепләргә дә җыенмыйм. Бары тик чама чиген генә онытмасыннар иде. Шәехзадә Бабич әйтмешли
Ата бабам сойләшмәгән.— ди чучка.—
Ничек килсен синең сүзең дорескз?
Үзем дз күрмздем кояш дигәнне
Коне-тоне кызынсам да тирестә
Мин Равил Фәйзуллин. Рөстәм Мингалим. Ренат Харис кебек шагыйрьләр бәреп чыккач, хәлләр
үзгәрер — халыкның мең еллык классикасы белән алар бер бөтенгә әверелеп, ташкын барлыкка килер
дигән өмет һәм сөенеч белән яшәдем. Тик ни гаҗәп: шигъриятебез киңәйде, тирәнәймәде.
Шигъриятебездә зур шагыйрьләр күбәйде, укучы ларыбыз азайды. Абруен такмакчылар да, шигырьчеләр
дә төшермәде. Алар һәр чорда булган, бар. булачак. Абруен бөтен әдәбият белән бергә төшердек. Мисал
өчен lyp.iyp романнарга, повестьларга дивана кебек тиле-миле шагыйрь образлары килеп керде. Туфан
Миңнуллин кебек шигъри драматург иҗатына да илһам көтеп, җирдә ни барын да күрмичә, әллә кая айга,
йолдызларга гына табынган шагыйрь килеп керде. Без бөтен зал белән аңардан көлдек. «Тукай, Туфан.
Җәлилдән башка җитди шагыйрь була алмый, андыйлар хәзерге заман өчен түгел» дигән фикер
укучының башына дыңгычлап туты рылды. Бүгенгедә андый фидакарьләр өчен җирлек юк. бүгенге
халык андыйларны ту дырырга сәләтле түгел дигән фикер үсте. Бу фикер әкренләп укучыларга да йокты.
Чирү җәелде. Язучылар арасында шагыйрь икенче сортлы иҗат берәмлегенә әверелде. Бу фикернең
җәелә баруын тоеп, иң авыр кичерүче Сибгат ага Хәким булды. Түзә алмагач:
Яңа буын шагыйрьлзрен китә
Җәлилләрдән бушап термәлар.
— дип кычкырырга мәҗбүр булды. Буыны буыны белән шагыйрьләрне Тукай Такташ традицияләренә
тугры булмауларында гаепләделәр «Традицияләрне яклап» исеме астында дилбегә дилбегә буе
мәкаләләр чыкты Кемнән яклап’’ Нәрсәдән яклап? Ха лыктанмы?! Мөстәкыйль фикер йөртә алырга
кыюлык иткән шагыйрьдәнме?' Андый шагыйрьләрне гражданлык җитмәүдә гаепләделәр.
• Җәлилләр, Фатих Кәримнәр бәхетле булган икән Алар ышанып китте, шигъ риятебезнең
могҗизалы теленә ышанып киттеләр». Сибгат ага Хәкимнең әнә шул сүз лоре искә килеп төшә дә. аркалар
чемердәп китә
Шул кадәр дәрәҗәгә килеп җиттек. Рөстәм Мингалимнәре, Зөлфәтләре. Ренат Харислары. Кадыйр
СибгатуллиншГры булган шигърияттә ничә ел инде Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән шагыйрь юк! Лаис
Зөлкарнәев. Ркаил ЗәЙдуллин, Газинур Мора тов булган шигърияттә Җәлил бүләгенә тәкъдим ителгән
шагыйрь юк? Лаекмы түгел ме. биреләме юкмы бары тик татар шагыйре генә булмасын Тәнкыйтьчеләр,
язучы лар, драматурглар «Сезгә рәхәт, сез юләр» дип күзгә карап көлеп йөри бирәләр. Шигъриятнең
абруен без әнә шулай, бергәләп тырыша тырыша, төшердек һәм бу афәт хәзер тауның яртысына җитте
Тагын бер зур афәт шигырь укымый торган язучылар, драматурглар, тон кыйтьчелэр барлыкка
килде. Әниләреннән ваз кичкән балалар кебек, алар Шигъри Әнкәдән баш тарттылар Прозада шигъри тел
әкренләп юкка чыкты. Каткан агач тел бпрлыкка килде Югыйсә бит Шигъри Әнкәбез һәрберсен дә
әдәбият мәйданына изге теләкләр, зур өметләр белән озаткан иде
һәммәсе до үзебездән, гаеп үзебездә! Безгә моны танырга кирәк. Үзебезнең каль бсбезне
турайтмыйча, үзебез чистармыйча шигъриятнең абруен күтәреп булмаячак.
_ Хәзер яшь буынны шигъри яктан тәрбияләү мәсьәләсе күпләрне борчый Хәлне яхшырту өчен
Сез нинди мөмкинлекләр күрәсез9
— Сиксән еллык бәйрәмен каршылаганда, 1979 елны «Яшь ленинчы» газетасында Нәкый ага
Исәнбәт белән очрашу булган иде. Шул очрашуда сөйләүләрен язып бар ганмын. «Бүгенге яшь буынны
шигъри яктан тәрбияләү» дигәч тә, кылт итеп хәтергә шул язмалар төште.
• Мәдрәсәләрдә дәрес һәр көн Г. Тукай. М. Гафури шигырьләрен көйләп әйтү белән башлана иде.
Көйләп шигырь әйтү ул ритмга, тәртипкә өйрәтә, дисциплинага тарта, укучыларны тынычландыра, аларга
көне буена җитәрлек кәеф бирә.
Шигъри тәрбия хакында янә шуны әйтәсем килә: үзең яраткан шигырьләрдән альбом төзүне
мәктәпләрдә кагыйдә итеп кертәсе иде. Укучылар шигырь сайларга өйрәнәчәк. Яхшы шигырь сайлый белгән
бала яхшыдан яманны аера белә. Яхшыдан яманны аера белү инде ул алга бик зур сикереш. Аның зәвыгы
үсәчәк. Балаларның зәвыгын кайгыртыгыз, зәвыгын. Зәвыксыз бала илен дә, телен дә, ата-анасын да сата
Без укып йөргән чакларда һәркемнең бәләкәй генә сандыгы һәм ул сандыктагы китап дәфтәрләр
янында бер шигырь альбомы була иде. Бармы ул хәзерге балаларда?
Латвиядә безне Ригадан ерак түгел бер авыл мәктәбенә алып киттеләр. Мәктәп музеен карап йөрибез.
Музей өстәлендә — шигырь альбомнары, һәр бала үзенең яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен матур итеп
күчереп алып, рәсемнәр белән бизәп, әнә шундый альбом төзи икән. Нинди күркәм гадәт, нинди күркәм эш!
Шуңа күрә дә Риганың китап кибетләренә керсәгез, шигырь китапларын бик аз очратырс ыз. Ул көнендә үк
сатылып бетә. Без бәләкәй чакта да шулай иде. Авылга китап сатучы килсә, иң беренче итеп көйле китаплар
сорый идек...»
Мин Нәкый агага өстәп шуны гына әйтә алам, укучыларыбыз яки укытучыда рыбыз гына түгел, бер
генә строфа шигырь дә яттан белмәгән шагыйрьләребез дә күп хәзер. Аллага шөкер!
Менә бит эшне нәрсәләрдән башларга кирәк!
— Ә шигырь китапларын халыкка җиткерүдә Сез бүген нинди ысуллар кулланыр идегез? Мондый
сорау белән бергә үк күңелгә, билгеле, «Акмулла арбасы» да килә... Сезнең атаклы поэмагыздан...
— Китап тарату мәсьәләсе торгынлык чорыннан калган иң авыр мирас безгә. Сталин чоры безнең
татар китабын халыктан аерып алып «карточка»га күчергән булса, торгынлык чоры безнең татар китабын
чын мәгънәсендә талонга күчерде. Башкорт- стандагы миллион ярым кешебез китапсыз калды. Анда башта
дәреслекләр бетерелде, укытучылар әзерләнмәү аркасында мәктәпләр ябылды. Мәктәпләр ябылгач, мәдәни
үзәк булган Казан белән бәйләнешләр өзелде. Сез, шигырь китабын халыкка җиткерү хакында сорыйсыз.
Мин мәсьәләне күп гасырлы татар китабы дәрәҗәсендә, 7 миллионлы татар халкы дәрәҗәсендә күз алдына
китерәм. Әйтик, Мәскәү, Ташкент, Орен бург, Төмән, Әстерхан, Горький кебек, татарлар иң күп яши торган
шәһәрләрдә «Татар китабы» дигән кибет ачып җибәрсәң, без аларга китап җиткерә алмас идек! Ә бәлки
түрәләрнең бөтен курыкканнары да шуннандыр?! Мәсәлән, Кол Галинең «Кыйсса»сын 200— 300 мең тираж
белән чыгарсаң да, кулга тимәгән булыр иде. Җ. Зәйнуллинның «Гарәп язуы нигезендә татарча әлифба»сын
300 000 данә бастырып әнә Татарстан китап нәшрияты бик яхшы эшләде бит!
Озакламый Хәсән Туфанның 90 еллыгы. Минем ишетүемчә, бу зур бәйрәмгә дә шагыйрьнең олы
мирасы укучыларга тулы килеш җиткерелмәячәк әле. Инде йөзлә гән хатлары, прозасы, язмалары хакында
әйткән дә юк! Аның шигъри мирасының да бик азы басылган бит әле. Әлбәттә, бу очракта торгынлык чоры
тарафдарларын аңлап була. Алар Туфанның исеме онытылуын көтәләр. Әмма:
Халык барыбер үз ярасын таба.
Әрнесә дә таба актарып.
Акмулла белән шулай булды. Дәрдмәнд, Сәгыйт Рәмиев иҗаты белән... Шагыйрьне вакытында
халыкка җиткермәү боҗралар тезмәсендә өзеклек барлыкка китерә. Хәсән Туфан мирасын халыкка җиткерү
мәсьәләсендә бәлки безгә Уфадагы дусларыбызга да мөрәҗәгать итәргә кирәктер? Шикләнмим, алар моңа
ике куллап алыначаклар, һәм өч дүрт ел эчендә ерып та чыгачаклар. Без бу очракта тагын бер яктан отар
идек: Башкортстанда яшәүче күпме татар укучысы Туфанлы булыр иде!
Уфа дигәннән, күңелдә тагы бер әрнү яши. Ул да булса, Шәехзадә Бабич әтисенә: • Нигә мине эшсез
үстердең?» — дип, үзеннән канәгать булмыйча, унбиш яшьлек Шәех задә халыкка белем тарату өчен казакъ
далаларына чыгып китә. Балалар укыта, шигырьләр яза. Уфага кайткач, иптәшләренең «җырларыңа ия
бетәсе булмас әле, үзебез шикелле татарча сукалый торган малайлар беткән дисеңмени» дигән киңәш ләрен
тотып, «Шура» һәм «Акмулла» кебек зур мәртәбәле журналларда басыла баш лый. Берничә ел эчендә Бабич
Тукайдан соң иң зур фигурага әйләнә. Пушкиннан 170
соң Лермонтов булса, бездә Тукайдан соң — Бабич. 1919 елда 24 яшендә аны атып үтерәләр
Саф көмеш тик җырларымны
Җырламыйм алтын өчен.
Җырлыем тик саф кемеш тик
Саф йөрәк халкым ечен
Утырдым мин тауның күкрәгенә Җырлар язам,
җилкәй, исми тор! Чишмәкәй! Тын! Әкрен!. Чү!
Шаулама! Үткән гомрем. искә тошми тор!
Шагыйрьнең үлеменә җитмеш ел вакыт үткән, халык һаман җырлый. Бу җырларны инде торле автор
исеме белән дә. халык җыры дип тә ничә буын көйләп үсте.
Быел Чаллы районына кайткач, туганнарымда кунакта чагымда. Сарман районының Таулык
авылында туып үскән агай борынгы көйгә сузып җырлап җибәрде:
И кая ул көн. ки бездә шәп торулар бар иде. Ду китереп дөньясын
тик әйттерүләр бар иде. Җыелышып бар дус вә ишләр,
рестораннарга тулып. Бер-бер артлы шешәләр бушаттырулар
бар иде
Күзләр маңгайга менде: Бу бит — Бабич! 1915 елда язылган «Бер эчүченең зары» («аракы сату
тыелгач») шигыре. Агайның беләгенә асылындым: син моны кемнән ишеттең?
— Бабай җырлый иде.
— Ә әтиең?..
— Бәлки ул да җырлагандыр, сугыштан кайтмаган.
Менә шундый хәлләр... Ни өчен Уфа дигәч. Бабич искә төште? Бабич анда укыганнан гына түгел.
Башкортлар Бабичка карата егетлек күрсәттеләр. Бабичны халыкка тапшырдылар. Дөрес, безгә китаплары
килеп җитмәде, шулай да егетлек егетлек дип атала инде ул. Бездә бер утыз ел элек шагыйрьнең иҗатын
астын-өскә китереп бер җыентык чыккан иде. Инде аңа да утыз ел...
Менә без кайларга кереп киттек... Монда «Акмулла арбасы»н хәтергә төшерүең гаепле, әлбәттә.
Бабич, Акмулла язмышлары — шулай ук татар китабы язмышы ул.
— Сүзебезнең башында «Тукай рухы» дигәндә Сез иң элек фидакарьлекне искә төшерәм дигән
идегез. Ә бүгенге китапларда, шигърияттә әлеге фидакарьлек шактый кимегән түгелме?
— Кимегән генә булса, без мондый хәлгә калыр идекмени?! Бу нәрсә, китап һәм поэзия тирәсендә
генә булса, без болай «аһ!» орып та тормас ндек. Бу хәл бит безнең бөтен сфераларга кагыла. Бүгенге
катлаулы дөньяда, гомумән, китап чыгару, агач җитештерү, металл кою, иген үстерү дигән төшенчәләр
аерым гына яши алмыйлар. Алар бер берсе белән меңләгән, йөз меңләгән, күзгә күренгән һәм күренмәгән
җепләр белән бәйләнеп беткәннәр. Әйтик, басуда күкрәп иген уңды, ди. Аның урыласы бар. сугыласы бар,
келәткә керәсе бар һ. б. һ. б. лар. Табынга килеп җиткән өлеше ничә генә процент икән аның? Кайсы гына
тармакка карама, шул ук хәл Партия шуңа да чаң кага. Җитәкчеләр шуңа җан ачысы белән халыкка
мөрәҗәгать итә. Нидән килеп чык ты бу? Сәбәп нәрсәдә? Нәкъ менә син телгә алган фидакарьлекнең
кимсетелүеннән, мыскыл ителүеннән. Фидакарьлек — фәкыйрьлеккә илтә торган юл булып әверелде.
Фидакарьләрчә иген иккәннең — башта район, аннан өлкә планын үтәү өчен икмәген алып бетерделәр
Фидакарьләрчә фикерен әйткән шагыйрьнең шигырен бастырмыйча •ахмак!», «дивана!» дип кенә атыйлар
иде. Кыскасы, фидакарьлек юлы — фәкыйрь лектә үтүче тереклеккә бара торган юлга әверелде.
Ә күпме асыл затлар сынды. Аларны да аңлап була. Аның да әти әнисе, туган өе. туган авылы бар,
сөйгән яры бар. Аның да «минем улым, кызым, балам, сөйгән ярым әнә кем булды» дип әйтерлек итеп яшисе
килә. Аның да якыннарын сөендерәсе килә. Әнә шулай «Җинаятьме ул, яхшылыкмы кушканны эшләсәң,
тук яшисең» дип ышанган буын барлыкка килде. Әгәр хәтерләсәң. «Тукайдан хатлар» поомасында мин
аларны кызганып, болай билгеләп киткән идем • бер икедән кала, калганнары Ишми түгел микән»
Ишми дигәннән, гафу итәрсең, тагын Хәсән Туфанга кайтам Туфан совет чоры
Тукае иде. Фидакарьлекнең үрнәген ул Сталин челтәрләре эчендә генә түгел, торгын лык чорында да
күрсәтте. Торгынлык чорының иң зур тантанасы барганда, түрәләре- безнең берсенә язган шигырен генә
китерик:
Безнең башта, энем, зур исәпләр.
Синең башта, знем. ни исәп? —
Күсәк икәнеңне күптән белэм.
Кем кулында соң син. и Күсәк!?
Торгынлык чорын камчылаганда аның үзенең сатирик геройлары бар иде. Иптәш Хөлли, иптәш Пәси,
Хөлли Мәймунович, Сатамшни һ. б. лар. Әмирхан Еникинең • Рәшә» повесте басылып чыккач, әнә шул
Холлиләр. Пәсиләр, Сатамшнннар мыжгып кузгалдылар. «Кояшлы көнебезне рәшә капламасын» дип сөрән
салдылар. Туфан шул типларны гомумиләштереп үтергеч җавап бирде.
Инде дә милләт тәрәккый итмэсэ. иптәш Пәси
Допоены искә төшергән чыгышлар ясый ясый Ишми ишаннар эшенең дәвамы булып
яши.
ИШМИ ишанның кара реакция елларында нинди роль уйнаганы һәммәбезгә мәгь лүм инде. Әнә
шундый шигырьләрнең осталары булган Пушкин илә Тукай — Туфан ның кулын рәхәтләнеп кысарлар иде!
Безнең шигъриятебез «фидакарьлек» дигән мөһим һәм асыл сыйфатны иң кыен вакытта да
югалтмады. Торгынлык чоры эчендә кайнап, вакытсыз арабыздан киткән Зиннур Насыйбуллин: «Без
котылдык күптән коллыктан. Котыласы калды безгә бары шул коллыктан калган холыктан», дип кисәтте.
Егетләрнең башларына суга башлагач та. «Кыюлар барында тыюлар булачак, тыюлар барында кыюлар
туачак» дип, ютәлли- ютәлли безне юатты ул!
Зөлфәтнең халыкка мөрәҗәгать иткән шигырь юлларын искә төшерик:
Коммунизмга барган хәлеңдә
Тукаеңны уйлап нервыларың
Тартышачак әле тәнеңдә.
Ә бит шигырь кулсыз гармунчының кулын эзләп тартышкан нервлары хакында гына бара иде сыман!
Зиннурның да, Зөлфәтнең дә әнә шундый дистәләгән әсәрләре мең авырлык белән булса да (нигездә
X. Туфан, С. Хәким. Н. Арслан ярдәмендә), торгынлык чорында дөнья күрә алдылар. Фидакарьлеккә
тәнкыйтьчеләр дә фидакарьлек белән җавап бирергә тиешләр иде. Әмма берсенең дә таң әтәче кычкырганга
уянасы килмәде. Сә гыйть Рәмиевтәгечә: «Таң вакыты... Татар йоклый, ә мин куркып уянам».
— Әйе, дөрес сүзгә җавап юк! Тукайлар рухы яшәсен дисәк — без уянырга тиеш! Ләкин шунысы бар:
тәнкыйтьчеләр генә түгел, әле бик күп каләм ияләре уянырга тиеш! Аларны бәлки намуслары борчып уятыр
дип, шушы урында нокта куйыйк!
Әңгәмәне тәнкыйть бүлеге редакторы
Мансур ВӘЛИЕВ үткәрде

Реклама