ТУКАЙ ҺӘМ ХАТЫН КЫЗЛАР


Бу елкыбызның күренекле улы, беек 'yt
шагыйрь Габдулла Тукайның тор- мышы һәм
кабатланмас иҗаты турында күп яздык, күп укыдык.
Шулай да биографиясендәге ачыкланып җитмәгән
кайбер фактлар һаман да кала килә әле.
Белгечләребез арасында бүгенге көнгә кадәр
«Тукай хатын-кызлар белән арала шырга яратмаган»
дигән фикер яши. By чыннан да шулай микән соң?
Әлеге язмам да мин «гүзәл яртыбыз»ның шагыйрь
тор мышында күпмедер дәрәҗәдә роль уйна
санлыгын күрсәтүне максат итеп куйдым.
Г. Тукай Уральск басмаларында дөнья күргән
әсәрләрендә хатын-кыз азатлыгы проблемасына
шактый зур урын бирә. Ха тын-кызның хөрлеген,
ирләр белән тигез леген кайнар яклый; аларның, ана
буларак, балаларын Ватанга лаеклы ул кызлар итеп
үстерүдә төп көч булуларын ассызыклап күрсәтә. Ул
заманда мондый юнәлештә эш алып баруны буржуаз
кануннарга, дини догмаларга каршы көрәш чарасы
итеп ка рарга кирәктер, һәрхәлдә, мондый эчтә лекле
язмалар мөселман руханиларының артта калган
катлауларында кискен кар шылыклар китереп
чыгара
Безгә Г. Тукайның матбугат чыгышла ры
тәэсирендә яисә аның турыдан туры катнашы белән
язылып, «Фикер» газета сында басылган кайбер
язмалары билгеле. Укытучы Ә. Биктимерон.
мәсәлән, кайбер татарларның хатын кызга карата
начаррак мөнәсәбәтен кискен тәнкыйть итә, кызлар
ны белем алырга, кияүгә яраткан кешеләренә
чыгарга ондн. Тукайның шәрнге, «Фи кер»нең
Гурьев шәһәрендәге махсус хәбәр чесе Я. Моради да
хатын кызның аяныч язмышы турында ачынып яза
(«Фикер». 39 сан, 1906 ел, 22 октябрь). Газизә Шори-
пова исә казакъ хатын кызлары исеменнән чыгыш
ясый. Ул якты киләчәкләре хакына мөмкин
булганның бөтенесен дә эшләргә әзер икәнлекләрен
хәбәр ит». Дала тормы шының артталыгыннан
зарлана, мәктәп ләр юклыгы, хатын кызларның
ирләре та рафыннан кыерсытылуы, алар йортында
хезмәтче ролендә яшәүләре турында яза. Шул ук
вакытта казакъ хатын кызларын тигез хокуклылык
һәм белем алу өчен кө рәшкә өнди. Газизә Шәрипова
үз телендә шигырьләр дә яза.
• Фикер.нең 1907 ел 22 февраль санында «Бер
татар кызы» имзасы белән (ул Оренбургта яшәүче
Зөләйха исемле туташ
Уңда — Гарифә Гаделшина Тукайның танышы.
Уральск. 1912 — 1913 еллар тан булып чыга) думага
депутат булып сайланган мулла X. Госмановка »Иә
хатыннар файдасына сөйлә, йә тавышыңны
чыгарма» дип исемләнгән ачык хат басыла
(«Фикер». 1907. 22 февраль). Шул ук елның 13
маенда исә Себердә яшәүче хатын кызлар да газета
аша үз сүзләрен әйтәләр. Ә Уралда яшәүче казакъ
хатыннарының ирләрен «кешеләрне кыйнап
йөрмәсеннәр өчен» хезмәттән кайтаруларын сорап
дума члены Бородинга телеграмма җибәрү ләре
турында хәбәр газетада Тукай һәм аның дуслары
тарафыннан игълан ителә.
Тукайның күп кенә мәкаләләре, очерк лары,
шигырьләре нәкъ менә алдынгы карашлы татар
хатын-кызларының шул рәвешчә яктылыкка,
азатлыкка омтылуын чагылдыра да инде. Аның
хатын-кызларга. аналарга дан җырлаган, күңел
кылла рын тибрәтә, кешеләрнең акылларын һәм
хисләрен әсир итә алган әсәрләре кемгә генә
мәгълүм түгел икән? Кем белә, мондый югарылыкка
ирешүдә, бәлки, ул таныш булган хатын кызларның
да ярдәме тигәндер?
Тукай аралашкан, аның тормышында билгеле
эз калдырган иң беренче хатын кызлар, могаен. ике
Газизә булгандыр. Берсе — әтисенең сеңлесе.
икенчесе — әтисенең беренче хатыныннан туган
кызы. Шагыйрь нең истәлекләреннән билгеле
булганча, икесе дә аңа гаять җылы мөнәсәбәттә яшә-
гән, Габдулла да аларны бик яраткан.
Мин үзем Уральск чоры буенча ша гыйрьгә
таныш булган дүрт Фатыйманы беләм. Аларның
берсе — Тукайның туган нан туган апасының кызы.
Дөрес, бу сөй кемле кыз үзе аның тормышында әллә
ни зур эз калдырмаган. Мин аны Ватан сугы шы
алдыннан Уральскига баргач күрдем. Борынгы
татар стилендә киенгән зифа буйлы чибәр хатын иде
ул. Фатыйма Белоусова Алма-Атадагы хәлле генә
кешегә кияүгә чыккан булган; бу шәһәргә икенче
Фатыйманың— Ураэованың хәлен белергә үтеп
барышлый тукталган иде. Аларның ни турыда
сөйләшкәннәрен хәтерләмим инде. Тукай исемен
телгә алуларын гына беләм. Шагыйрь үзе Ф
Уразованың үги малае, мәдрәсә шәкерте Насретдин
белән дус булган.
Ә өченче Фатыйма — Тукайның шак тый яхшы
танышы. Аның язмышы шагыйрьнең иҗатында да
чагылыш тапкан. Ул бәхетсез татар кызы турындагы
күләмле шигырен шушы Фатыймага багышлаган.
Революционер язучы Г. Колахметовның ерак
туганы Бибифатыйма Колахметова исә башка
Фатыймалардан алдынгы ка рашлы булуы белән
аерылып торган. Ул татар хатын-кызлары
арасыннан чыккан беренче мөгаллимәләрдән
исәпләнгән. 1906 елның 10 июнендә «Фикер»
газетасы. Тукай инициативасы белән, бу сәләтле кыз
турында мәкалә бастыра. Октябрь революциясеннән
соң Ф. Колахметова Совет властен ныгыту юлында
актив эш алып бара. Бик күп яшь белгечләр
тәрбияли. Аның 180
Бибиәсма Билюкова. Уральск. 1907 — 1908 еллар.
бер укытучысы 3. Утюшева Уральскида актив
комсомол работнигы була, аннан соң, 1940 елда.
Казан университетын тәмамлый. Ярты гасырга якын
гомерен заводта инженер-химик булып эшләүгә
багышлый. Бүген ул лаеклы ялда. 3. Утюшева
кайчан дыр Тукайның дусты, аның белән бергә
укыган Шакир абый Утюшевның кызы Мөнәвәрә
Утюшева белән дә дус була. 3. Утюшева да. М.
Утюшева да шагыйрьнең дусты С. Билюковның улы
Шурикны яхшы белгәннәр. Малайның әти-әнилоре
граждан нар сугышы чорында үлгән булырга тиеш.
Ул мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләүче
Хәлимә апа Билюкова гаиләсендә тәрбияләнгән.
Дүрт Фатыймага бәйле мин белгән мәгъ-
лүматлар менә шулар гына. Шулай да, эзләнгәндә,
алар аша бүгенгене үткәннәр белән бәйләргә
мөмкиндер дип уйлыйм.
Шагыйрьнең Уральск буенча тагын бер танышы
— Гайшә Җомагулова барлыгын да белом.
Бервакыт аның каты авырып киткән улы Хәсәнне
Тукай мәдрәсәдән өйләренә алып кайта. Шуннан
бирле аңа бу квартирага еш килеп йөрергә туры
килгән. Гайшә ханым ачыккан шагыйрьне «хәзи
нәдә бары» белән сыйлап җибәрә торган булган.
Тукай тормышыннан менә тагын бер
эпизод. Элеккеге казак Усман Сәгыйтов Бохара
тирәсендә бакчачылык белән шөгыльләнгән 1905
елның җәендә, полиция типография эшчеләренең
забастовкасын оештыручыларны эзәрлекләгәндә,
Тукай һәм аның иптәшләре С. Насыйбуллин. Г.
Кәлтиев ай буе бу тарлауда яшеренеп ятканнар
Биредә Тукайны яхшы белгән ниндидер хатын кыз
да яшәгән, ул аларга көченнән килгәнчә ярдәм
иткән.
Без Тукайның дусты Мортаза исемле кешенең
хатыны Нәгыймә апа Шәрипова турында да бик аз
беләбез. Нәгыймә апа. беренче ире үлгәннән соң.
атаклы «сәгать че Кама ли. га кияүгә чыга.
Көнбатыш Казакъстан өлкәсенең берен че
коммунистларыннан Гарифә Гаделши наның исеме
дә хаксыз онытылды. Револю циягә кадәр аны
төрмәгә дә утырталар, эт ләрдән дә талаталар.
Октябрь революция сеннән соң Гарифә апа үзен
сәләтле педа гог, тәрбияче итеп танытты. Тукайны
белү челәрнең Г. Гаделшинаны белмәүләре мом кин
түгел. Бу хакта хәбәр итүче булса, шагыйрьнең
тормышын һәм әдәбият тари хын өйрәнүдә янә бер
адым ясалыр иде.
Тукай әтисе ягыннан туган тиешле С.
Әмировның кызы Әсманы белгәнме, юк мы. дип тә
бәхәсләшергә була. Әсма апа миңа таныш Г.
Төхфәтуллинның хатыны иде. Моны вакытында
белмәвем бик кыз ганыч. Ә артык тыйнак холыклы
Гариф абый бу хакта үзе сөйләмәде.
Утызынчы еллар башына кадәр Ураль скида
узган гасыр азакларында туган Рә хилә апа Даутова
яшәде. Ул шәһәрнең А. С. Пушкин музеена, андагы
Габдулла Тукайга багышланган бүлеккә еш килеп
йөрде. Рәхилә апа, үзенең бала вакытында, өйләренә
шагыйрьнең килеп йөрүен сөй ләргә ярата иде
(Даутованың әнисе Тәминә ханым үз заманы өчен
һич тә хупланмый торган профессия кешесе —
биюче булган). Рәхилә ханым Уральскндан китәр
алдын нан Тукай утырырга яраткан кәнәфине,
борынгы стена сәгатен һәм шагыйрьнең, артына
гарәп хәрефләре белән «Рәхилә ту ташка» дип
язылган фоторәсемен бүләк итте.
Ятим кыз Бибиәсма Билюкованың язмы шы исә
бүгенге көнгә кадәр ачыкланмаган. Сөйләүләренә
караганда, ул Тукайның бе ренче мәхәббәте булган.
Мөәзин кызы Я. Гафиятуллина белән аның
дусты Г. Яруллина да шагыйрь бе лән яхшы таныш
булган. Аның түбәндәге шигъри юллары шушы
кызларга багыш ланган (бу хакта 1900—1903
елларда Ураль скида Тукай белән бергә укыган Г.
Хик мәтуллин истәлекләреннән белдек):
Укыгыз, кызлар, укыгыз. Күп
хзллзрне белегез! Остабикзлзрне
ташлап. Мзктзплзргз керегез!
Я. Гафиятуллина гомеренең соңгы көн нәренә
кадәр Казанда яшәгән. Кызганыч ки, бу хакта
беребез дә белмәде. Бәлки аның туганнары Тукай
турындагы истәлекләрне тулыландырырга ярдәм
итәр?
Мин кайчандыр Тукай белән таныш булган
Мәрьям Галиева һәм Зиннәт Бат каеваны күрү
бәхетенә ирештем. Алар ша гыйрьнең төннәр буе
типографиядә кулъ язмалар өстендә утыруын искә
алдылар. Кызлар аңа кайчакларда ашарга алып керә
торган булганнар.
Уралдагы социал демократик оешма ның иң
актив эшлеклеләреннән Надежда Шилова турында
да әйтеп үтәргә кирәк дип уйлыйм. Тукай Н.
Шилованы яхшы белгән, аның белән
демонстрацияләрдә һәм митингларда булган,
революцион йомыш ларын үтәгән. Шилова 1981
елга кадәр Мәс кәүдә яшәде. Тукайның аның
дусларыннан А. Бокаушинаны, О. Донскованы
белмәве дә мөмкин түгел. Ул аларның якшәмбе мәк
тәпләренә йөреп, лекцияләрен тыңлаган
Мин бу язмамда Г Тукайга Уральскида яшәү
чорында таныш булган кайбер хатын кызлар
турындагы мәгълүматларга тукта лырга тырыштым.
Аларның шагыйрьнең шатлыгы һәм сыкрануы да.
илһамчысы һәм сызлануы да булуларында шигем
юк. Чордашларының тормышлары белән якын
нанрак танышу шагыйрьнең эчке дөнья сын,
хиссият чыганагын тирәнрәк өйрәнер гә ярдәм итәр.

Реклама