Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Әдәби кичәдән соң бер ханымның хаты
Менә ни җитмәгән икән!
Сыендырган яшьлегемне Илнең бер ерак төбәге Торыр җир, эчәр суым бар... Сусаган ласа йөрәгем! —
Туган тел җитмәгән икән!
Сез, әдипләр, кереп, гүя Гомерем чапкан вагонга. Адашкан болан-җанымны Алып чыктыгыз хак юлга! —
Миңа моң җитмәгән икән!
Сез төштегез станцада, Сүнде күк вагон утлары...
Әмма күңелне мәңгегә Балкытыр ялкын-уй алды! —
Гамь нуры җитмәгән икән!
Кайттым балачакларымда Әнкәм көйләгән моңнарга. Инде әзермен, тукталмый. «Әллүки»ләрне җырларга! —
Газиз көй җитмәгән икән!
Гүя йоклап узган гомер Үги язмыш поездында... Туганнарым, сезне таптым. Инде адашмам юлымда! —
Кәгъбәбез — Туган тел икән!
Синең газәл
— Болытлар, юлыгыз кая. Казангамы, әйтегез?
Туган якларыма җиткәч, сагынганым әйтегез!
Болытлар, кадерлем нишли, күрерсез, бәлки, аны? һәр хәбәрен көтеп алам, — табынганым әйтегез!
Ул рухымны күтәрәчәк — сөюнең чын сакчысы!
Мин генәме, дуслары күп монда аның, әйтегез!
Тик һаман да шундый калсын, заман дип үзгәрмәсен: Ак хыялларда балкытсын ихлас җанын, әйтегез!
Шау-шулы металл му «ыка, роклардан Моңны яклап, «Биек тауга менәмсең» дип. еш җырласын, әйтегез!
Дөньясы шундый: күп бүген хиссезләр, эшкуарлар...
Биектә калсын — юлыннан тайпылмасын, әйтегез!
Болытлар, аны-дусымны тиз көндә күрерсезме?
Уралда калды ядкаре сакланасын әйтегез!
Роднф ГАТАУЛЛИН (1941) шагыйрь. *Ирлзр булыйк». »Чакыру». *Шигырь китапханзсс* ссрилсендг чыккан • Мгхлббгткг — млрхлмгт» һ. б татар, рус тсллгрсндг басылган уннан артык китап авторы Казанда лши
Уйланганда
А. Г. кл
Кырыс әкә! Нәкъ егерме ел элек
Бер хатында мине «искә алгансың»:
— Кара, нинди ялгыз ул, дусларсыз ул! — Сиңа, миңа шундый язмыш язмасын!
Дус кадерен белмәс яшьтә булганга Бу сүзләрең сәерсендерде мине...
«Нинди ялгыз... дусларсыз!» дип сыйфатлау — Горур, мәгърур ул, дип раслау күк иде.
Аннан әйттем: шулай авыр язмышны Укып белгән, бәлки, җиңел холкымнан? «Ялгыз, дусларсыз...» Ялгыш та, языгым Алып китмәсен берүк ил-йортымнан!..
Гомер бара... Уйланам да, шул сүздән Егерме ел җыя алмыйм исемне: Егерме ел башым тотам — Кешеләр
Таш атып куган пәйгамбәр шикелле!
Аз яндык...
— Яздыгыз... Уч төбе кадәр дә Ак килеш калмады ич сезнең... — Түктекме шулай без, кәгазь, әйт, Чамасын белмичә хис, сүзнең?!
Тумыштан ят җаннар аңламас... Гомернең таңында ук мандык Хыялны алсуга... Ә дөнья — Утларда... Янганга без яздык!
Ялкын һәм афәтләр чорыннан Ак килеш кем чыгар? Каралдык... Гасырның нәкъ үзе — ысландык, Тик кабат җыр белән агардык...
Мәдхия өченме бу гасыр?
Син. дөнья? Күп вакыт каргандык. Аннары, тәүбә! дип, җыр яздык: Гыйшкыбыз яңарттык — сафландык...
Гомер — ни? Ул — очкын, ил — учак; Яндык шул, ничә көз... яз яндык, Яратып бу кырыс дөньяны...
Яхшырак иттекме без аны? — Юк икән, димәк, без аз яндык, — Аз яздык!
Исерткеч мушмула. Лаванда исләре... Ә диңгез һавасы? Ә дулкын төсләре?
Цикада җырлары Тынуга — төн узып, — Әй сайрый кошлары Шатланып, көнозын...
Розалар — куакта. Зәйтүннәр яшь һаман. Кар болыты кайчак Күренсә дә таудан. Яз һаман Кырымда — Ноябрь аенда!
...Саулык эзли кеше Ел буена монда.
Мин дә шат бу язга — Бу җылы дөньяга...
Ә соң нинди бер кыл Тетри әле җанда?
йоклаган хәтерме Уянып, чакыра Уйланырга монда:
— Онытма ватаннан — Бу гүзәл җирләрдән Куылганнарны да, — Беркатлы җан булма!
..Югыйсә, гамь эзләп йөргәннәр аз монда — Гөл иле Кырымда!

Нәркисләрең нигә төбәп карый?
— Югалтканнар булыр сезне, абый?!
...Югалдым ла үзем синең янда — Хыялларда эреп, ал томанда...
Зәңгәр кичнең салкын, саф сулышы...
Кай арада хистән җан тулышты...
Исе, исе язгы бөреләрнең! —
Бөре кебек ачыла иреннәрең,
Пышылдыйлар, үртәгәндәй мине:
— Сезне, чынлап, көтәләрдер инде?..
Ә мин әле болытларда, күктә...
(Төшәргәме? — вакыт ник тиз үтә?!)
Ә ник кала алмыйм синең янда, Яшьлегеңдә — биеклектә, язда?!
— Ястык кадәр булсын, язгы бозга — Мавыгуга! — куркам таянырга!—
Хыяллардан чынлык күпкә үзгә! — Шундый сүзләр укыйм синең күздә.
Каян бөек Гакыл япь-яшь кызда?
Ахры, мине Тормыш читләп уза...
Нәркисләрең кызгангандай карый:
— Сезне... Җирдә эзлиләрдер, абый?!
Ләйләләр язса...
— Менә ниндигә әйләнде дөньялар!
... Күптән үзгәрде син күргән гөлъялан, — Аңа ул чак кем сокланып узмаган? — Синең хакта сөйли ник гөлләр һаман? Менә ниндигә әйләнде дөньялар!
Син. озын чәчле, хыялый бер гашыйк, Килдең дә бер ул яланга, сак басып. Киттең үзең — гүя чынлыктан качып... Хәзер аңлыйм: киткән алып хыяллар. Менә ниндигә әйләнде дөньялар!
Мин — ул чактагы «очынтык» кыз түгел, «Биек янган салкын бер йолдыз» түгел.
Син хурлаганча, минме бер «таш күңел»? — Тәкәббер яшьлегемнән оялам...
Менә ниндигә әйләнде дөньялар!
Җирдә бар да Мәҗнүндәй гашыйклармы? Ә сөйгәнен аңламаганнар азмы?
Их, дим, нигә Ләйләләр каләм алмый? — Алар чын булганны язып чыксалар!
Менә ниндигә әйләнде дөньялар...
Соңлап бәлки бу хисләрем уянган?..
Әйе. үзгәрде син сөйгән гөлъялан; Анда, белдем: синдәй гашыйк булмаган. Исән гөлләрем исеменнән мин язам: Менә ниндигә әйләнде дөньялар!
Иң матуры безнең авылда ла! Ни җитми соң малай кешегә?! Кызлар түгел әле кызыктырган: Алма өлгергән, ул — күршедә. (Иң тәмлесе, никтер, кешедә!)
Матур кызлар? Бездә алар да бар... Белдек үскәч: балкый урамнар; Кара: күрше авыл малайлары... Имеш, инде егет булганнар! — Алма түгел, хәзер кызлар күзли:
Алар әнә безнең урамда...
Ә кызлар ник авылдашларына — Бергә үскәннәргә карамый?!
Шул килмешәк малайларны сайлый, Ә без?
Кай җиребез ярамый?!
Барыйк без дә күрше авылга сон — Анда да бит кызлар бар әле...
Алмаларын ашап үстек, инде Кызларга сүз кушып өйрәник... Үзебездә ин-ин матур кызлар! — Әллә яшьлек, әллә юләрлек. Без — читләргә, читләр — безгә йөрде... Тагы да читтән сөеп, өйләндек!
Калада мин.
Яшим тугыз катлы. Авыл сыяр йортта... Күршедә — Ундүрт катлы... Уллар, кызлар үсә — Безгә охшамаган берсе дә:
Әллә күрә белмим... Мәхәббәт тә. Яр сайлау да хәзер башкача...
Әйтер берәү:
Атом гасырында
Хыял, Хискә — Акыл баш ласа!
Әмма
Яши безнең йортта яшь бер малай, Хыялында ул бер шаһзадә!
Бәхетен эзли һаман күршедән ул: Алтын чәчле яры дәшә аны Алтын алма үскән бакчадан.
Шул «башсыз»га көч бир, әй, табигать! Бәлки соңгы Хыял Гөлең — анда?! Сакла аның бәхетен, таш кала!