Мәдәният тормышы көндәлеге


ТАТАРСТАН
ЯЗУЧЫЛАРЫ
ПАРТИЯ
ОЕШМАСЫНДА
22 февральдә
язучыларның ачык
партия җыелышында
А. Кожевников иҗаты тик шерелде һәм сайлау
кампаниясенең барышы турында зур сөйләшү
булды. Фикер алышуларда Р. Хәмнд. И. Ильялова,
А. Бадюгина. Н. Беляев. Р. Кәрами һ.б. катнашты.
Җыелышта язучыларның Татарстан АССР
Югары Советына һәм КПССның Та тарстан өлкә
комитетына татар алфавиты на үзгәрешләр кертүгә
мөнәсәбәтләрен белдергән хат кабул ителде.
ТӘРҖЕМӘЧЕЛӘР КИҢӘШМӘСЕ
30 январьдан 1 февральгә кадәр Мәскәү- дә
тәрҗемәчеләрнең Дүртенче Бөтенсоюз киңәшмәсе
булып узды. Анда Татарстаннан әдәби тәрҗемә
өлкәсендә эшләүче язучылар Л. Хәмидуллин, С.
Шәмси, Н. Вәлитова катнашты, К. Миңлебаев
чыгыш ясады.
Киңәшмәдә сүз үзгәртеп кору заманында әдәби
тәрҗемәнең әдәбиятлар арасында багланышлар
урнаштыру, милли культура ны баету, аны
бөтендөнья мәдәнияте белән бәйләүдә тоткан
урыны турында барды.
Юбилярны В. И. Ульянов Ленин исемен дәге
Казан дәүләт университеты проректоры профессор
М. Г. Госманов, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт
академия театрының баш режиссеры, СССРның
халык артисты М. X. Сәлимҗанов, РСФСР культура
фон дының Татарстан бүлеге рәисе, язучы Г А.
Ахунов. Башкортстан АССРдан кил гән кунаклар:
РСФСРның атказанган. БАССРның халык
артистлары Фәридә Ку дашева. Бәхти Гайсин,
әдипнең авылда шы. врач Сабит Фәйзуллнн.
шагыйрь Сафуан Әлибаев. Үзбәкстаннан килгән
язучы Ваһап Рузематов. Татар иҗтима гый үзәге
рәисе М. А. Мөлеков, Татар стан Язучылар союзы
идарәсе рәисе Р. С. Мө хәммәдиев котладылар.
Әдәбият галиме, профессор И. Нуруллин Татарстан
халык язучысы Әмирхан Еникинең юбилярны кот
лап язган хатын укыды (авыру булганлык тан, Ә.
Еники кичәгә үзе килә алмаган).
Аннары нигездә Нәкый Исәнбәт әсәрлә реннән
торган концерт күрсәтелде.
Әдәби музыкаль кичәдә КПССның Та тарстан
өлкә комитеты секретаре Р. Р. Идиа туллин, ТАССР
‡‡‡‡‡‡‡ ВАТАН» ҖӘМГЫЯТЕ
7 февральдә Казанда В. И. Ленин Үзәк музееның Казан филиалы конференция за лында «Ватан»
җәмгыятенең Татарстан бүлеген оештыру җыелышы булды. Җәмгыять чит илләрдәге милләттәшләребез
белән мәдәни экономик һәм башка шундый багла нышлар урнаштыру өчен төзелде. Җәм гыятьнең
президиумы рәисе — академик Мирза Исмәгыйль улы Мәхмутов. аның урынбасары Дамир Минсәгыйрь
улы Гый- сметдинов. Ватан җәмгыятенең төп штабы — Казанның Пушкин урамындагы 42 йортта.
Мемориал бинасында. Җәмгыять үзенә нигез салучы оешмалар, учреждениеләр һәм предприятиеләрнең
матди ярдәмендә эшли. Акча күчерү өчен аның счеты: Татарстан коммерческий банк, 161501, ОПЕР ТРУ
АПБ, Татарское общество «Ватан», учредительный или спонсорный взнос.
Н. ИСӘНБӘТНЕҢ ЮБИЛЕИ КИЧӘСЕ
2 февральдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында күренек ле галим,
драматург, шагыйрь, Татарстан ның халык язучысы Нәкый Исәнбәткә 90 яшь тулуга багышланган әдәби-
музыкаль кичә булды. Аны кереш сүз белән ТАССР культура министры М. М. Таишев ачты.
Юбилярның тормыш юлы һәм иҗаты турында галим һәм язучы Нурмөхәммәт Хи самов сөйләде.
Министрлар Советы Рәисе нең беренче урынбасары
М. X. Хәсәнов, КПСС өлкә комитетының идеология
бүлеге мөдире Р. М. Харисов катнаштылар.
ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ
ҮЗӘКЛӘРЕ ХӘБӘРЛӘРЕ
Ленинград
Ленинградтагы татар мәдәнияте үзәге «Җомга
кичәләре» оештыра башлады. Алар • Восток»
культура йортындагы кафеда уза. А. Юзиев
җитәкчелегендәге фольклор ансамбле, М.
Шәңгәрәев триосы (аккордеон, кубыз һәм скрипка),
пианист Н. Арсланов, Р Хәйруллин, И. Ким һәм Р.
Фаниннарның гитаралар, М. Сәйфетдинов (курай)
һәм И. Мифтахетдинов (баян) дуэтлары, шулай ук
башка һәвәскәрләрнең чыгышлары кичә нең
бизәгенә әйләнә.
Кичәләр «Туган тел»ие күмәкләп җырлау
белән тәмамлана.
Балхаш
Казахстандагы Җизказган өлкәсенең Балхаш
шәһәрендә «Дуслыꇇ‡‡‡‡‡ дигән татар культура
агарту җәмгыяте оештырылды. Җәмгыять
концертлар, халык иҗаты күр гәзмәләре һәм башка
чаралар оештыруны күздә тота. «Дуслык» членнары
туган телне, фольклор һәм гореф-гадәт, йолаларны
өйрә нү өчен китаплар җыялар.
Воркута
Шахтерлар һәм төзүчеләр культура йортында
«Яшьлек ялкыны» дигән татар ансамбле эшли иде.
Күптән түгел тагын бер
татар үзешчән сәнгате төркеме барлыкка килде
«Заполярная, шахтасы шахтеры Г д9®708’ балалар
бакчасы тәрбиячесе
1. Якупова Воргашор поселогы культура
йортында «Дуслык» исемле группа оеш тырдылар.
♦Дуслык, үткәргән кичәләрдә татар җырлары
яңгырый, биюләр башкарыла, та тар китаплары һәм
газета жу рналары күр гәзмәләре оештырыла.
Н. ДӘҮЛЙ ИСТӘЛЕГЕНӘ
12-15 февральдә Әлки районының мәдәни
тормышында истәлекле вакыйга булды. Язучы Нәби
Дәүлинең соңгы васыятен үтәп, аның авылдашы
язучы С. Маннапов белән шагыйрь Җ. Дәрзаман
әдипнең китапханәсен, кайбер шәхси әйберләрен
Алпар урта мәктәбенә тапшырдылар.
Район авыллары һәм мәктәпләрендә Нәби
Дәүлинең якты истәлегенә багышланган әдәби
атналык узды.
ЯҢА ФАКУЛЬТЕТ
15 февральдә В. И. Ульянов Ленин исемендәге
Казан дәүләт университетының гыйльми советы
журналистика факульте тын оештыру турында
карар кабул, итте.
Факультет киләсе уку елыннан эшли
башлаячак. Әлегә көндезге бүлеккә 50, чит тән
торып уку бүлегенә егерме биш кеше кабул
ителәчәк.
Факультетта оч кафедра, шул исәптән татар
журналистикасы кафедрасы төзелә
МУЗЕЙ ЗАЛЫ АЧЫЛДЫ
Республика Халык иҗаты йортының оешуына
(ул хәзер Халык иҗаты һәм куль тура агарту эшләре
буенча республика фән ни методик үзәге дип атала)
50 ел тулды. Менә ярты гасыр инде әлеге үзәк
үзешчән сәнгать көчләрен барлап, халык иҗатының
төрле тармакларын үстерүдә сәләтле кешеләргә
булышлык итеп, фольклорыбызны пропагандалауга
зур өлеш кертеп килә.
Каюм Насыйри йортында (Париж Ком мунаеы
урамы) әлеге юбилейга багышлап ачылган
күргәзмәдә халык иҗатының куп төрле үрнәкләрен
күрергә мөмкин. Аны ТАССРның һәм РСФСРның
атказанган культура хезмәткәре Р. Сабирҗанов оеш
тырды.
Шушы ук Йортта композитор К. Хөснул лин
җитәкләгән халык иҗаты кабинеты эш ли. Беренче
катта исә музыка, кино һәм фо то бүлекләре бар.
И. САЛАХОВ — почетлы СТУДЕНТ
• Колыма хикәяләре» китабының авто ры
Ибраһим Салахоа утызынчы ел ларда Күкчәтау
якларыннан Казанга килеп, башта педагогия
техникумында, соңыннан педагогия институтында
укый Өченче курс та чагында Ялтада авырып ятучы
өлкән язучы Галимҗан Ибраһимовка Татарстан
язучыларыннан сәлам һәм котлау хаты илт кәне
өчен ул кулга алына...
Моңа инде ярты гасырдан артык вакыт узды.
Биш дистә елдан соң Ибраһим абый үзенең туган
институтына килде, бүгенге студентлар белән
очрашты Үзенең башын нан үткән гаять аянычлы
хәлләрне сөйләде, әдәбиятыбыз һәм сәнгатебезнең
үткәне ту рындагы фикерләре белән уртаклашты,
яшьләрнең күпсанлы сорауларына җавап бирде.
Булачак педагоглар И. Салеховны ин
ститутның почетлы студенты итеп кабул иттеләр.
КОМПОЗИТОРГА БАГЫШЛАП
17 февральдә Татарстан Композиторлар
союзы бинасында РСФСРның атказанган сәнгать
эшлеклесе. Татарстанның Г. Тукай исемендәге
дәүләт премиясе лауреаты, ком позитор Җәүдәт
Фәйзинең тууына 80 ел ту луга багышланган әдәби
музыкаль кичә булды. Истәлек концерт рәвешендә
оешты рылган әлеге кичәне музыка белгече 3. Хәй
руллина алып барды. Ул һәм композитор ның
туганнары, аны якыннан белгән, арала шып яшәгән
иптәшләр Җ Фәйзи турындагы истәлекләре белән
уртаклаштылар. Респуб лнкабызның танылган
артистлары — У. Әл миев. 3. Хисмәтуллина. Э.
Җәләлетдинов. К. Хәйретдинова композитор
тарафыннан төрле елларда иҗат ителгән әсәрләрне
баш кардылар.
ЯҢА ГАЗЕТА
В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт
университетында узган ел татар фн лологиясе.
тарихы һәм шәрык телләре фа культеты ачылган
иде. Быел 1 январьдан биредә татар телендә
«Ленинчы» күп ти ражлы газетасы чыга башлады.
Газетаның беренче санында •Студент
проблема куя» рубрикасы белән тулай торак һәм
анда яшәү шартларын яхшырту мәсьә ләләре
яктыртыла, уку алдынгыларының фоторәсемнәре,
университет проректоры, профессор М. Г. Госманов
белән югары уку йортының үткәне, бүгенгесе,
киләчәге ту рында интервью, булачак сайлаулар
уңаен нан депутатлыкка кандидатлар белән әң гәмә.
бәхәсле темаларны үз эченә алган башка язмалар
урнаштырылган.
Газетада шулай ук әдәбият һәм сәнгать кә
багышланган «Илһам» сәхифәсе даими урын
алачак.
МАКТАУЛЫ БҮЛӘК
Татарстан АССР Югары Советы Презм
диумының 1990 ел, 1 февраль Указы ниге зендә
Совет әдәбияты өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле
эшләгәне өчен язучы Нәкый Сираҗи улы Исәнбәт
Татарстан АССР Югары Сожты Президиумының
Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Реклама