Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котлыйбыз!


Таһир Нурмөхәммәтовка — 60 яшь
Таһир Мирзагалләм улы Нурмөхәммәтов 1930 елның 14
апрелендә Казахстанның Семипалатинск шәһәрендә тегүче
гаиләсендә туган. Соңрак аның әти әнисе туган ягына. Казанга
кайта. Таһир урта мәктәптә белем ала. 1949—1953 елларда Казан
дәү ләт педагогия институтының татар теле һәм әдәби яты
бүлегендә укый. Аны тәмамлагач. Татарстан китап нәшриятында
эшли башлый.
Т. Нурмөхәммәтов — әдәби тәрҗемә жанрында эшләүче
автор. Аның беренче тәрҗемә китабы 1955ел да дөнья күрә.
Хәзер ул — ике дистәгә якын әсәрне татарча яңгыраткан
тәҗрибәле тәрҗемә остасы. А. Рыбаковның «Хәнҗәр* һәм
«Бакыр кош*, С. Җа малның «Кара чәчкәләр*. Н. Гюнтекнең
«Чалы кошы., Р. Фраерманның «Кыргый эт яки беренче мә
хәббәт турында хикәят*, Г Троепольскиның «Акбай кораколак*
һ. б. әсәрләр аның тәрҗемәсендә татарча дөнья күрделәр. Шулай
ук ул бүгенге рус язучы ларының да күп санлы повестьларын
тәрҗемә итте.
Т. Нурмөхәммәтов - 1973 елдан бирле СССР Язучылар
союзы члены.
Татарстан Язучылар союзы һәм «Казан утлары, редакциясе
юбилярны кайнар котлый, аңа ныклы сәламәтлек һәм иҗат уңышлары тели!