Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХӨКЕМ


әтирәне алып керүгә, залдагы халык берьюлы гөжләп куйды Ачулы, усал гөжләү иде бу
— Җир бит! Үз баласын ерткыч та үтерми1
— Азгын! Башта өстерәләләр дә. аннары..
Кыз. башын аска игән хәлдә, гаепләнүчеләр эскәмиясенә барып утырды Бөтен гәүдәсе калтырана. болай да уттай янган битләре тагын да ныграк кызыша иде.
— Басыгыз, суд килә!—дигән тавышка Хәтирәнең башы чак кына күтәрелеп куйды Шул мәлне алгы рәттә утыручылар аның озын керфекләрен. кап-кара күзләрен күреп калдылар
Хәтирәнең пышылдап кына чыккан гаепле тавышы залга таралды
Судья дәвам итте
— Гражданка Шәймәрданова. сез үз балагызны үтерүдә гаепләнәсез. Гаебегезне таныйсызмы?
Хәтирә эндәшмәде..
— Алайса мин судны медицина экспертизасы нәтиҗәсе белән таныштырам шушы елның 29 мартында гражданка Шәймәрданова «Ашыгыч ярдәм машинасы белән больницага китерелә. Ул әле яңа гына баладан котылган була.
Хәтирәнең башы тагын да аскарак иелде Монда яңгыраган һәр сүз аның тормышына, хисләренә барып кагыла, әмма ул ал арның мәгънәсенә төшенеп җитә алмый, төшенеп җитү турында уйламый да Аның халәте, язмышы — кинокадрда күрсәтелә торган вакый
Сәйдо ЗЫЯТДИНОВА (194Һ Керемче карлыгачлар- исгжле кулык җыентыкта чыккай «Җыелла/ам jfu.WK» Әи.лн шигырьләр циклы авторы Шигырьлзр һэл чәчлы •>слрл.>р яза Казанда яши
Остаханэ
Суд эшкә кереште
— Гаепләнүче, судка үзегезнең исемегезне, фамилиягезне, туган
елыгызны әйтегез.
галар сыман...
Авылдан чыгып киткән чагы Сигезенчене тәмамлагач, әнисе белән ике арада менә мондый сөйләшү булган иде
— Укуың бетте. Инде нишләргә уйлыйсың9
— Унны бетерәм,— диде Хәтирә, әнисе кебек үк кыска гына итеп Аннары, сезгә борчуым тимәс дигәндәй, кабаланып өстәде Интернатта торырмын
— һе — диде әнисе Әлеге -һе дигәне әллә ризалык, әллә каршылык билгесе иде.
— Аннары нишлисең?
«Кызык та инде бу әни,— дип уйлап алды кыз.— Аннары нәрсә буласын каян беләсең91'- Уендагысын телдән кабатлады:
— Белмим
— Алайса мин беләм!—диде әнисе, бу хакта озак сөйләшеп торырга исәбе юклыгына ишарәләп — Апаң янына Чаллыга барырсың, Анда буяучы булырга өйрәтә торган урын бар икән.
— Техник училищегамы?
— Тихниктырмы. михниктырмы — анысы миңа билгеле түгел. Ул мәктәпне бетергәч, буяучы булып чыгалар икән. Буяучы кеше акчаны әйбәт төшерә Апаң шулай ди.
Күңеле тартмаса да, Хәтирә шунда китте. Тулай торакка урнашты. Укыды Аннары төзелештә эшли башлады. Бәйрәмнәрдә авылга кайтты.
Хәтирәнең колагын ярып, тагын судьяның сүзләре яңгырады
— Егет судка килмәде.— дип белдерде ул.— Гаепләнүче Хәтирә Шәймәрданова турында белгәннәрен язмача тапшырды.
Бу хәбәр халыкның кызыксынуын тагын да көчәйтеп җибәрде, залдагылар янә бер гөжләп алдылар да авызларына су капкандай булдылар. Әле үзе дә балалыктан чыгып җитмәгән шушы япь-яшь кыз кемнән алданган9 Нинди кеше икән ул9 һәркемнең шушы хакта тизрәк беләсе килде Хәтирә өчен исә егет язмышының иң текә борылмасы иде.
Ул көнне Хәтирә иптәш кызы Илүсәне автовокзалга озата төшкән иде Аның бәйрәмгә кайтуына бераз кызыгып та калды. Илүсәләрнең җайлы шул автобуска бер утыргач, өйләренә хәтле рәхәтләнеп кайтып җитә. Хәтирәгә андый бәхет тәтеми — автобустан төшкәч тә аның әле тәпи-тәпи янә ун чакрым атлыйсы бар Машина очраса ярый ла Хәер, авылга кайткач та кеше шикелле ял итеп булмый Кайткан саен өйдә — тавыш, гауга Әтисе белән әнисе, нидер бүлешә алмый Сыңар кулын сугышта калдырып кайткан әтисе, кызып киткән чакта, исән кулына ни эләксә, шуның белән әнисенә тондыра Андый вакытта бала-чага кайсы кая чыгып шыла. Балалар белән чыгып киткән әнисе йә көмешкә, йә аракы табып кайта. Төн аларның икесен килештерә. Бу хәл инде ничә тапкыр, ничә еллар — Хәтирә үз-үзен белә башлаганнан бирле шулай кабатлана..
Ул чакта Хәтирә бәйрәмгә кайтмаска булды. Кайтасы килмәде аның Йөрәге урыныннан кузгалды, каядыр җилкенде әллә нәрсә булды аңа Автовокзал бакчасындагы чәчәк һәм куакларны, беренче тапкыр күргәндәй, озаклап карап торды. Үзе дә аңлап җиткерми торган шул гаҗәп бер халәткә чумып торганда, аңа кемдер дәште:
— Сез кая җыендыгыз, чибәркәй9
Ярамаган эш өстендә тотылган кешедәй сискәнеп, кинәт борылды Хәтирә Каршысында озын буйлы, какча яңаклы, зәңгәр күзле бер егет басып тора иде. Өстендә куе коңгырт төстәге пәлтә, яшькелт чалбар Егетнең тавышы аңа кемнедер хәтерләтә иде Әйе-әйе. ялгышмый. күңеленә бик якын кешенең тавышына — Габделхак абыйсы тавышына охшаган' Хәрби хезмәте тулгач та авылга кайтмады бит ул — кайдадыр еракта калды бугай. Элек Хәтирә аның тавышын койма артына кача-кача тыңлый торган иде Койма аша карап- озатып кала иде Ә бервакыт Габделхак абыйсы белән машинада янәшә утырып, район үзәгеннән бергә кайттылар. «Кич белән клубка чык».— дип күз кысты аңа Габделхак Хәтирә исә комачтай кызарган иде ул чакта...
Таныш түгел егет җавап көтә иде.
— Беркая да җыенмыйм, дус кызымны озаттым.— дип сүзне кыска тотты.
— Дус кызың ерак киттеме’— дип кызыксынды егет.
— Авылларына, кунакка
— Сине алып кайтмадымыни?
— Мин үзем кайтмадым.— Инде соравың беттеме, дигәндәй. * егеткә карап алды да кайту ягына борылды Егет аннан каласы х итмәде
— Мин менә абыйны озаттым.— диде ул. Хәтирә белән янәшә ф атлап.— Авылда бераз җилләнеп килсен әле. Ә мине өй сакларга < калдырды
— Өегезне күтәреп китәрләр дип курыктымыни?
— Юк ла. Безнең үз йортыбыз Мин армиягә киткәнче салган х идек. Армиядән кайтканда, әнә. шәһәр безнең янга килеп җиткән ь Үз йортлы кешене беләсез инде, каз-үрдәк дигәндәй
— Алай икән.— дип җөпләде Хәтирә — Йә. сау булыгыз Минем п трамвай килде... -
— Безнең трамвай —диде егет, «безнең- сүзенә басым ясап Хатип Хәтирәне беренче тапкыр әнә шулай озата кайткан иде я Хәзер менә аларның уртак төне, уртак сере — халык хөкемендә. ° Судья өчен — документ, залдагы халык өчен Танышканнан соң без еш очраша башладык. Кинога йөрдек. Яңа елны каршыларга аны үзебезгә чакырдым Мин аны көчләмәдем Әйләнәм дип тә вәгъдә бирмәдем
— Йа раббем!—Хәтирәнең йөрәк әчесе белән чыккан тавышы тып-тын утырган халыкны сискәндереп җибәрде Бу тавышта аны пычраклыкка батырган дөньяга рәнҗеш бар иде Әйе. яратты Ярату һәм яратылу гаеп эшмени?! Татлы, җылы сүзләрен яратты, игътибарлы булуын яратты! Габделхак абыйсын хәтерләтеп торган тавышын яратты, иркәләвеннән исерде
— Әти усал иде безнең.— дип сөйләде Хатип.— Әни вафат булгач та ике тапкыр өйләнде
— Әниең күптән үлдеме соң?
— Күптән.— дип авыр сулады егет — Әни үлгәч, үз көнебезне үзебез күрә башладык
Кызганган иде яратып һәм ачынып кызганган иде Хатипны Хәтирә, аңа берьюлы хатын да. әни дә була алыр кебек хис иткән иде үзен.
Судья Хатипның язуын укын та бетермәгән иде әле. залдагылар арасыннан бер ир түзмәде, кычкырып җибәрде
— Кабахәт! Җиләк кебек кызны шулай итеп калдыр да Майть якасын! Үзен хөкемгә тартырга аның'
Судья аны катгый бүлдерде
— Бүген без гражданка Шәймәрданованың җинаятен карыйбыз, иптәшләр
Аның бу сүзләре халыкның ачуын кабартты Хатын-кызлар төрле яктан кычкыра башладылар
— Ул бит үзе ир кеше! Шуңа күрә ирләрне яклый'
— Ул әтрәк-әләм дә бүген монда булырга тиеш'
Залдагылар тынычлана төшкәч, судья дәвам итте
— Гаепләнүче Хәтирә Шәймәрданова адвокат яллаудан баш тартты Судка гаепләнүченең әтисе белән әнисе дә килмәде Шаһит булып монда аның бертуган апасы катнаша.
Залга тулы гына гәүдәле, тәбәнәк буйлы, урта яшьләрдәге хатынны керттеләр Суд тәртибендә барлык формаль сорауларга җавап алынгач, судья җинаятькә кагылышлы сораулар бирә башлады
— Гаепләнүче Хәтирә Шәймәрданова турында сез ниләр беләсез’’ Үз гомерендә беренче тапкыр суд ишеген ачып кергән бу хатын
башта каушап калды, тотлыгып җавап кайтарды:
— Әй барсын да беләм Ул минем сеңлем бит
— Сеңлегезнең бала көткәнен сез кайчан белдегез?
Хатын, бер мәл Хәтирәгә карап торгач, башын аска иеп кенә әйтте:
— Сизелә башлагач белдем инде. .
— Элегрәк сеңлегез сезгә берни әйтмәдеме9
— Юк.
— Әйтегез әле.— дип сүз башлады судья яңадан.— Бу хәлгә әти- әниегез ничек карады Гаиләгездә сөйләшү булдымы?
Ничегрәк итеп аңлатырга, дигәндәй, шаһит тагын сеңлесенә карап алды. .
— Әни моннан бер ай элек кенә белде.— диде ул. җавабын өстәл артында утыручылар гына ишетелерлек итеп.— Курыктык. Гәүдәсе тулылана башлагач. Хәтирә авылга кайтмады Аннары, табар вакыты җиткәндәрәк. әни килде.. Күрде...
— Бәлки, әниегез берәр киңәш биргәндер?
Хатын аптырап калды:
— Нинди киңәш?
— Баладан котылу юллары турында.
— Юк Нишләп андый киңәш бирсен әни9 Ул аңа мондый хурлыктан соң өйгә кайтып күзенә күренмәскә, туган йорт бусагасыннан аяк атлап кермәскә генә кушты
— Ә әтиегез?
— Әти? Ул әни сүзеннән узмый Айнык чакта...
— Бала туганда сез кайда идегез?
— Хәтирә кичтән безгә килеп кунды Ирем иртүк эшкә китте. Мин төнге сменага барасы идем Иртә белән Хәтирәнең борчылып йөрүен тоеп уянып киттем. Сораштым Аннары, киендем дә, скорый чакырырга чыгып киттем
— Гаепләнүче Хәтирә Шәймәрданованың утын сараена кергәнен сез күрмәдегезме?
— Юк
Үзенең йөкле булуын белгәч, кинәт куркып калды Хәтирә. Врачка барыргамы9 Аның беркайчан да моңарчы гинеколог янына барганы юк Кияүгә чыкмаган килеш анда ничек барырга? Сүгәрләр, мыскыл итәрләр Тукта әле.— дип уйлап алды ул шул чакта.— Хатип белән киңәшим, аның янына барыйм Өйләнешербез. Ул Хатипны ярата. Хатип — аны Кайчан да булса барыбер гаилә корып бергә яшәячәкләр ич инде!. "
Хәтирәнең күңеле күтәрелеп китте, баш очына җыелган кара болытлар кинәт таралгандай булды Әнә шулай уйлап, чәй кайнатып йөргән Хәтирә янына ул чакта Хатип үзе килеп керде.
— Вәт бит. ә! Минем ашыйсы килгәнне каян белеп тордың?— дип шаяра-шаяра. Хәтирәне кочагына алды.— Мин сине алмага килдем Абый бүген төнге сменада' Җиңги дә авылларына китте. Әнисе янына Алар үпкәләшеп йөри әле.
Үпкәләшеп Әлеге сүз Хәтирәне сискәндерде Бу арада ул үзе дә әллә нишләде әле юктан гына хәтере кала, юкка гына үпкәли. Җанына урын таба алмый гаҗизләнә Ничек кенә аңлатырга, ничек кенә белдерергә соң9 Уйларын әйтә башлаганчы, күзләрен тутырып. егеткә карады
— Хатип.— диде ул. күзләрен читкә төбәп.— Әгәр балабыз булса. син нәрсә әйтер ңдең9
Кинәт куелган бу сорау егетне сагайтып җибәрде
— Нигә алай дисең9 Әллә уздың9..
Хәтирә баш какты.
Егет бермәл тын алалмый торды. Изүләрен чишеп җибәрде. Аннан соң көчәнеп кенә елмайгандай итте Бу ясалмалылыкны Хәтирә сизде. Алай да күңел түрендәге өмете моның белән килешергә теләмәде Өмет һаман үзенчә пышылдады «Ул бит мине ярата Бәлки аның сөенүе шулай чагыладыр?..»
Берничә көннән Хатип үзе сүз башлады: ♦
— Хәтирә, минем бераз акчам бар.— диде ул.
«Туйга»,— дигән уй йөгереп үтте кызның башыннан.
— Акча? Нинди акча?— дип сораган булды Хәтирә. Ф
— Акча инде. Эшләп тапкан акча. Берәр гинеколог белән сөйләш- < сәң. дим «
Көтмәгән иде Хәтирә мондый сүзне. Көтмәгән иде Хәзер менә = өстенә кинәт бозлы су койдылармыни Бер мәл телсез калды Сүзлә- s ре тамак төбенә утырды. Башына килгән беренче уе тышка ук бәреп ь чыкты:
— Мин тудырам аны!
Аннары бар көчен җыеп, басынкы, әмма таләпчән тавыш белән » сорау бирде:
— Гаилә корырга исәбең булмагач, нишләп миңа кагылдың соң9 * Нишләп мине бу хәлгә җиткердең9
Туры сорауга туры җавап бирү кирәк иде Хатип та турысын әйтте:
— Менә сиңа вәт1 Мине генә гаепләргә ашыкма инде син' Миңа, мәсәлән, хатын-кыз кирәк иде Бу — табигый күренеш Бары шул
Тормышның бар матурлыгы, яктысы бетте Хәтирә өчен Берүзе шәһәр урамнары буйлап йөри-йөри дә, тулай торакка кайтып, мендәренә капланып елый.
Бу сөйләшүдән соң алар тагын берничә тапкыр очраштылар Тулай торакка Хатип үзе килде Тагын врачка бару турында сүз кузгатты.
Үз-үзен кая куярга белмичә, хыянәтнең ачы газабыннан интегеп йөргән көннәрнең берсендә, Хәтирә яши торган бүлмәнең ишеген шакыдылар Хәтирә ‘Тагын Хатип микән9»—дип уйларга өлгермәде, ишектән Габделхак килеп керде
— Безнең Хәтирә монда торамы9— Көтелмәгән очрашудан Хәтирә бөтенләй югалып калды — Сине эзләп, Чаллыны аркылыга- буйга иңләдем, малай Барыбер таптым,— диде Габделхак көр тавышы белән бүлмәне тутырып.
— Габделхак абый9! Утырыгыз. Габделхак абый
Габделхак утырырга ашыкмады, бермәл Хәтирәгә карап торды да, үзенең уңайсыз хәлгә калганын тоеп сорады
— Син кияүдәмени9
Хәтирә, ни дип җавап бирергә дә белмичә, әйтте
— Аерылыштык
— Шушы хәлеңдәме9
— Әйе
— Тормышта була торган хәл. килешерсез.—диде Габделхак. Хәтирәне юаткандай итеп
Саубуллашкан чакта Габделхак Хәтирәнең иңнәрен ике куллап тотты да
— Ә мин сине һаман оныта алмыйм — дип әйтеп чыгып китте
Судьяның соравы, кайтаваз шикелле. Хәтирәнең колакларына килеп бәрелде
— «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп җиткәндә гаепләнүче кайда иде9
Апасы инде бераз тынычлана төшкән, сөйләшүе салмакланган, фикерен төгәлрәк әйтергә тырыша.
— -Скорый»ны мин урамга чыгып көтеп тордым. Мин чыгып киткәндә ул өйдә калган иде. Өйгә врачлардан соң кердем Керсәм, врачлар аптырашып тора. Авыру кая. диләр. Йөгереп барып ванна ишеген ачып карыйм. Хәтирә анда да юк Кухняга керәм. анда да юк Йөгереп ишегалдына чыктык. Кычкырабыз.эзлибез...
Эзлибез Әйе. баласын утын сараенда утынлыкта тапты Хәтирә Аның кычкырган, әллә нинди ят тавыш белән өзлексез иңрәгән авазы Хәтирәнең котын алды, һушсыз аңына курку салды. Ишегалдында үзен эзләп йөгерешкән кешеләрнең тавышын ишеткәч, нишләргә белмәде, үз-үзен белештермичә, баланың илерү авазын тыярга теләп, аның өстенә иске бишмәт каплады...
Врачлар соңыннан әйттеләр: бала тыны томаланудан үлгән, диделәр.
Хәтирәне залдан алып чыгып киттеләр. Суд хезмәткәрләре таралышты Тып-тын калган халык шул мәлдә телгә килде:
— Кыз баланың башын ирләр ашый инде...
— Кыз баланы әнисе тәрбияләргә тиеш. Ә ул!.. Тулай торакка озаткан да тынычланган. Акча кирәк булган!
— И-и. эчкән ир белән гомер итүләре.. Әтисе бик эчә икән бит
— Әтисе генәме соң! Хатын-кыз үзе аракы капкач, булмый инде ул!..
Халык урамга чыккач та таралышырга ашыкмады, төркем-төр- кем булып, һаман шушы хакта сөйләште, үзенчә хөкем йөртте. Әмма унсигез яшьлек Хәтирәнең үз-үзен ничек хөкем итәсен, иртәгесен ялгыз камерадан аның үле гәүдәсен алып чыгачакларын бүген әле беркем дә белми, хәтта күзалдына да китерә алмый иде...