ХИСЛӘРГӘ ТИРӘНЛЕК БИР, КАЛӘМ!


Борчулы. гаугалы заманда яшибез Тормышыбызның кай ягына күз салма, тотрыксызлык хөкем сөрә Яшәвебезнең мәгънәсе, яме кимеп бара. Үсмерләребез урам тутырып сугышалар, эчкечелек, җинаятьчелек кимеми, гаиләләр таркала Егет-кыз- ларыбыз. алдын-артын уйламыйча, яше җитмәс, никахлашмас борын җенси мөнәсәбәткә керәләр, ятимнәр, гарип-горабалар ишәя Борчылабыз, төннәр йокламыйча уйланабыз, моның сәбәпләрен эзлибез Эзләнә торгач, төп сәбәпләрнең берсен, ниһаять, таптык бугай. Ата-бабадан калган гореф-гадәтләрне, гасырлар буена чарлана килгән һәм адәм баласын мәгълүм бер кысада тоткан әхлак кагыйдәләрен инде бик күптәннән бирле санга сукмый башлаганбыз икән ләбаса
Әйе. бездән элгәреге буыннарның канына сеңгән, тормыш законы дип кабул ителгән күркәм гадәтләрдән тайпылу зур күңелсезлекләргә. хәтта үз кулың белән үз гомереңне чикләү кебек гайре табигый булган җинаятьләргә кадәр алып бара Безнең халыкта моны мордар китү (имансыз үлеп китү) дигәннәр һәм ул иң зур гөнаһлардан саналган Сәйдә Зыятдинованың -Хөкем- исемле хикәясе әнә шундый фаҗигага бер мисал рәвешендә язылган
Унсигез яше тулар-тулмас Хәтирә очраклы бер егет ән балага уза Егет исә аңа өйләнүдән баш тарта Шуның аркасында кыз. оятын күтәрә алмыйча, яңа туган баласын белер-белмәс хәлдә томалап үтерә Моның өчен аны хөкем итәләр Хөкем чыгарылганнан соң Хәтирә төрмә камерасында үз-үзен дә һәлак итә
Гыйбрәтле хәл. уйландыра, әлбәттә Димәк, әсәр куелган бурычын күпмедер дәрәҗәдә үтәгән һәм ул үзенең укучысын да табар дип уйларга кирәк Тик бер нәрсә сагайта Әхлак киртәләрен сикерүне, җилдән бала табуны чүпкә дә санамый
башлаган замана яшьләре -Тапкан икән фаҗига, шуның вчен үз-үэеңне үтереп торырга соң!»— дип борын җыерып кына карамаслармы’ Ә бит хикәядә моңа урын бар
Никахсыз бала табуны үзе очен түзә алмастай хурлык, оят дип саный икән Хатирәне без табигате белән гадәттән тыш хисле, нечкә күңелле бала итеп, шул нигездә аның мәхәббәт турындагы хыяллары да үтә саф. самими дип фараз кылырга тиеш булабыздыр Ләкин безнең бу фаразлар хикәядә фараз килеш кенә кала Әсәр-дәге вакыйгалардан кызның чын тойгыларын, без фараз кылган табигатенә ярашлы кичерешләрен күрмибез Алар сүлпән һәм сүрән Сурәтләнгән дәрәҗәдәге генә кичерешләр кызны әсәрнең финалындагы хәлгә китереп җиткерер идеме икән’
Фаҗигагә сәбәпче булган икенче кеше — Хатип Кем ул аның чын йөзе нинди’ Мәхәббәткә карата фәлсәфәсе ничегрәк’ Әсәр очен монысы да вак нәрсә түгел Хәер, хикәядә бу беркадәр чагылыш таба «Менә сиңа вәт Мине генә гаепләргә ашыкма инде син' Миңа, мәсәлән, хатын-кыз кирәк иде Бу — табигый күренеш Бары шул. •— ди Хатип кызга Әнә бит нинди ваемсыз, куркыныч фәлсәфә Илаһи хыяллар белән ана булырга җыенган кыз баланың якты өметләрен егет челпәрәмә китерә һәм моның өчен әллә ни үкенү, сызлану галәмәтләрен дә күрсәтми Югыйсә, әле кайчан гына өлкәннәрнең «Кыз баланың яше төшмәсен - дигән кисәтүләре, үгет-нәсихәтләре яшьләребез күңеленә барып ирешә, аларны саксыз адымнардан коткарып килә иде Хатип исә бу төшенчәләрдән бөтенләй азат
Кеше язмышы белән уйнауны бернигә куймый торган каты бәгырьле бу егеттә хатын-кызга карата әлегедәй мыскыллы мөнәсәбәт ничек туган’ Боларны Хатип тормышындагы гыйбрәтле вакыйгалар аша күрсәтергә булыр иде Әмма хикәяче моңа игьтибар итеп җиткермәгән, Хатип турында сөйләгәннәре, китергән дәлилләре егет характерының үсеш динамикасын шәйләргә ирек бирми
Егет судка да килми, «Мин аны көчләмәдем Әйләнәм дип вәгъдә бирмәдем •— дигән эчтәлекле хат кына җибәрә Ул рәсми суд хөкеменә тартылмый Ләкин язучы иркендә вөҗдан, намус хөкеме, сәнгать хөкеме бар бит Хатип анысыннан да читтә кала, аны гаеплән залдан ташланган бер-ике реплика гына гонаһысына тәңгәл җәза була алмыйдыр
Хикәянең суд залыннан репортаж рәвешендә язылуын да уңышлы алым дип әйтеп булмый Репортаж хәрәкәтне ярата, анда вакыйгалар тиз алышынучан Ул сүлпәнлекне күтәрми Судьяга да. гаепләнүчегә дә. шаһитларга да сүз бирәсе бар Шуның естенә тагын зал да битараф түгел, анда-санда репликалар ташлана Автор һәркай- сына игътибар бирергә мәҗбүр Шуңа күрә чикләнгән бер вакытта гына чигенешләр ясал, бишкә бүленгән хәлдә, төп геройларының эчке, рухи дөньяларына үтеп керү мөмкинлеге тарайган
Сәйдә Зыятдинованың хисләргә тойгыларга баерак. тәэсирлерәк әсәрләрен дә беләм мин Бу хикәясендә исә журналистика алымнары өстенлек итә Бер жанр алымнары белән икенче жанрда тулы канлы образлар, чын мәгънәсендә җитлеккән әсәрләр иҗат итү мөмкин түгелдер Элек язылган әсәрләрендә сәләтен, талантын күрсәтеп караган автор әлеге киңәшләргә колак салыр дип уйлыйм

Реклама