Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАТЛАРДАН ЮЛЛАР


♦ **
<Казан утлары» журналының чираттагы санын кулыма алганда һәрвакыт тирән бер дулкынлану
кичерәм Чөнки күз алдымда татар әдәбияты күгендә якты йолдыз булып кабынып калган язучылар
гәүдәләнә Галимҗан Ибраһимов. Фәтхи Бурнаш. Кәрим Тинчурин. Хәсән Туфан. Муса Җәлил, Һади
Такташ. Гадел Кутуй, Фатих Кәрим һ. б күренекле әдипләр белән очрашкандай булам Минем бу
сүзләремне бүгенге әдәбиятыбыздагы күренекле язучыларыбызның әсәрләрен бәяләмәү дип карарга
кирәкми Хәзер дә бар талантлы язучылар, шагыйрьләр Аларның әсәрләрен яратып, аерыла алмыйча
укыйм мин
Соңгы елларда ■ Казан утлары- бик күп яхшы әсәрләр бүләк итте безгә Шул әсәрләрнең берсе
турында үземнең фикерләремне язмакчы булам Ибраһим Салаховның «Тайгак кичү«ен укып чыккач,
ничә көннәр, төннәр тынычлык таба алмадым үземә. Әллә ул чорны күреп, куп нәрсәне ишетеп
үскәнгәме’
Халкыбыз кичергән авыр, фаҗигале хәлләрне чын дөреслектә сурәтләп биргән бу кешегә —
Ибраһим Салаховка мең рәхмәт Бу әсәрдә мин утлы чоңгылларның берсеннән икенчесенә ташланган
Ибраһим Салахов һәм аның кебек кешеләрнең көчле ихтыярлы булуларына сокландым Язучы бөтен
явызлыклардан өстен, фаҗигале язмышыннан никадәр көчле' Менә шуңа күрә дә ул бөтен
авырлыкларны җиңә алган Ахырда әле, сөргеннән кайткач, язмыш сынауларын да чын ирләрчә үткәрә
белгән
Әдәбиятта мондый әсәрне күптән көтә идем Хәсән Туфан язармы әллә дип өметләнеп яшәдем
Шәйхи Маннур, әтигә язган бер хатында, шәхес культы елларында әдәбия тыбыздан вакытсыз киткән
күренекле язучылар турында язарга ниятләнүен сиздергән иде Шәйхи Маннур да юк инде.
Шәхес культы җилләре кемнәргә генә тимәде ул чорда' Минем әти — мәктәп директоры. татар
әдәбияты укытучысы — көтмәгәндә эштән чыгарылды 1938 елда Галимҗан Ибраһимов. Кәрим
Тинчурин. Фәтхи Бурнаш һ б «гаепле» язучыларның әсәрләрен яшереп саклаганы өчен аны «халык
дошманы» сыйфатында эштән кудылар «Халык дошманына безнең арада урын юк». — дип кычкырды
кайбер бушбугаз укытучылар Ә икенче көнне, мәктәп коридорында линейка ясап, безне—өч кызны
пионердан чыгардылар
> Халык дошманы балалары пионер галстугы тагарга лаек түгел».— дигән сүзләре белән безнең
йөрәкләргә мәңге җуелмас яра салды мәктәп директоры (әти урынына Тук- табаев сайланган иде) Шул
арада берничә яшь укытучы безнең галстукларыбызны чишә башлады Миннән бер яшкә олы апам,
галстугын чиштермәс өчен, елап яшь укытучының кулларына ябышты Ләкин алар «халык дошманы»
балаларына аяусыз иделәр. Тук- табаев үзе апамның галстугына килеп ябышты, ерткалан булса да аны
чишеп алды Апаның кулында галстукның бер почмагы калган иде, аны учына кысып тоткан килеш өйгә
йөгерде ул һәм «Мин галстугымны бирмәдем» дип елап җибәрде Мәктәп директорының кансызлыгын
күреп, укучылар тораташтай катканнар иде. Икенче көнне берничә укучы безгә пионер галстугы
китерделәр Без исә Туктабаев күрмәгәндә генә галстукны тагабыз, ә ул класска килеп керә башласа
сумкага яшереп куябыз Минем апам галстук таккан килеш мәктәп директоры каршына килеп чыга, аны
шулай җәфалый, галстук тагып йөрүе белән үч ала иде
Ул тентүләр һаман күз алдымда Әти. китапларны ящикларга тутырып, базга яшергән иде Идән
астыннан калын, кара тышлы Г Ибраһимовның томнарын. К Тинчурин. Ф Бурнаш әсәрләрен чыгара
башладылар Шулар арасында Һади Такташ. Хәсән Туфанның шигырьләре бар иде Әле дә хәтеремдә
Хәсән Туфанның шигырьләр җыентыгы юка гына, кечкенә генә китапчык иде Баздан чыккан
китапларны мичкә ыргыта торалар, китаплар яна, дөрЛәп яна' Мин китапларның әле берсенә, әле
икенчесенә ябышам «Бу бит Һади Такташ китабы, ул үлгән бит инде нигә халык дошманы булсын
ул».— дип китапларга сарылам Мине этеп җибәрәләр Ул кешеләр — кансыз, җансыз, ерткычлар булып
әле дә күз алдымда гәүдәләнәләр. Утта янган китапларга карап елап торганым бүгенгедәй хәтеремдә
Утта янган китаплар көле Әллә шуның өчен микән — «Казан утлары»н
кулыма алганда шул фаҗигале минутлар күз алдыма килә Утта янган китаплар өеме белән минем
әдәбиятка булган изге хисләрем дә янгандай булды ул чакта. Бу турыда уйласам җаным хәзер дә еши
Сугыштан соңгы беренче еллар Мин Казан педагогия институтына укырга килдем Әдәбиятны
яратуым аерата квчле иде Менә монда мин әдәбият дөньясында кайнадым дияргә була Балачакта ук әти
миңа ‘Сине кызым. Такташлы Казанга алып барырмын».— дип әйтә иде Тик миңа Такташсыз Казанны
күрергә насыйп икән. Тукай клубында уза торган бер генә әдәби җомганы калдырмыйм Өлкән язучылар
белән беррәт- тән. әдәби җомгада яшь язучылар, шагыйрьләр чыгыш ясый Күңелле Кызык Тик ни аяныч
Муса Җәлил дә. Гадел Кутуй да Фатих Кәрим дә, Хәсән Туфан да юк. Бу турыда мин әдәбияттан дәрес
бирүче өлкән укытучыларга мөрәҗәгать итәм
— Ни өчен Галимҗан Ибраһимовны өйрәнмибез9
— Нигә Муса Җәлил әдәбият программасыннан төшерелгән’
— Әкиятче Абдулла Алишны өйрәнмибезмени’ Нигә’ Ник’ — дигән сорауларны өсте-өстенә бирәм
Бервакыт мине деканатка чакырып алдылар Ул вакытта ук профессор исеме белән йөргән бер
укытучы миңа
— Сиңа. Себер кызына, нигә Муса Җәлил кирәк булды әле’ Г Ибраһимов. Ф Бур- наш. К Тинчурин
дип сөйләнеп йөрсәң, әдәбият факультеты ишеге артыңнан ачылмаслык ябылыр Моны акылыңа
сыйдырып куй.— дип, миннән аңлатма язуы яздырып алды *Г Ибраһимовтан, М Җәлилдән башка татар
әдәбиятын күз алдыма китерә алмыйм - дип язганым өчен, мине югары стипендия бирү исемлегеннән
төшерделәр
У рынсызга гаепләнгән күренекле шәхесләрнең төрмәләрдә, сөргеннәрдә җәфалануларын, авыр
язмышларын уйлап, әдәбият белгече, доцент Җамал апа Вәзиева чын йөрәктән кайгыра иде
— Харап иттеләр бит Галимҗан Ибраһимовны Хәзер аның кайда күмелүе дә билгеле түгел Ә
никадәр талантлы язучылар сугыш кырында ятып калды Муса Җәлилне. Гадел Кутуйны, Фатих Кәримне
саклап кала алмадык Болар бит әдәбиятыбызның җәүһәрләре иң көчле затлары Никадәр талантлы
кешеләрне югалттык Кайсы милләт үзенең күренекле уллары белән шулай эш итте’ — дип әрнеп сөйли
дә тына иде Җамал апа Вәзиева (Әле без ул вакытта Бөек Ватан сугышында 30 татар язучысының үлеп
калуын белми идек) Җамал апа белгәндер бу санны Гадел иде ул, кычкырып әйтмәсә дә. йөрәге
сыкраганын ике сүзеннән үк аңлый идек
1931 елда Шәйхи Маннур (әтинең дусты, гомеренең соңгы көннәренә кадәр әти белән хат язышып
яшәде) әтигә Һади Такташның ничек үлүе турында язды Кайбер истәлекләрдә әле хәзер дә. Такташның
ничек үлүен ачыклыйсы бар. дип язалар Бу — Себер- дә яшәгән әтигә, аның гаиләсенә күптән билгеле,
ачыкланган мәсьәлә Хәзер хәбәрдарлык заманы, шулай булгач, нигә инде Һади Такташның ничек үлүен
аның сәбәпләрен ачыклап бирмәскә’ Г Кутуй һәм Һ Такташка да бит ул елларда нахак бәлаләр ягучылар
күп булды Андый кешеләрнең исемнәрен әйтергә вакыт җитте шикелле
Рашат Низамиевның -Язмыштан көчлерәк- әсәре — -Тайгак кичү-гә күпмедер аваздаш Илебезнең
иң уңган, талантлы кешеләрен күрсәтергә теләмәү алардан көнләшү, карьера өчен көрәш елларын Рашат
Низамиев композиторның иҗади үсеш чорына бәйләп күрсәтә
Татарстан Композиторлар союзы рәисе Н Җиһанов һәм театр директоры И Әүхәдиен нәрсә
уйладылар икән Фәрит Яруллинны күрәләтә сугышка җибәргәндә’ Бер карасаң — көлке бит -Шүрәле-
балетына репетицияләр үтә, артистлар барысы да үз урынында. тик композитор Фәрит Яруллин гына
сугыш кырында утлы чакрымнарны ерып бара Аның исемен телгә алучы да юк Бу очракта автор
курыкмыйча дөресен әйтә -Теләк булганда Фәрит Яруллинны алып калу мөмкин иде- ди
Билгеле. Фәрит Яруллин барысын да сизгән Үзенә кыерсытып караулар, җитәкчеләрнең
мөнәсәбәтен күрми-сизми калмаган ул Моны хатлардан кайбер юллар ачыклап бирә «Казан гомумән иҗат
ит» башлаганнан бирле минем тәгәрмәчкә таяк тыгудан башканы белми әле намусларына коч килмәсә.
хат язсыннар- дип хабәр итә ул хатынына
Рашат Низамиевның бу әсәрен яратып укыдым Бер якта — йомшак күңелле, мәхәббәткә
турылыклы, олы җанлы ата. үзенең < Шүрәле-се өчен янып-көеп яшәүче Фәрит Яруллин һәм аның
кешелекле остазы Генрих Литинский. икенче якта үзенең карьерасын гына өстен күрүчеләр Мәхәббәт
белән нәфрәт күңелне айкый бу әсәрдән соң
Моңлы Тукай, тормыш һәм матурлык җырчысы Һади Такташ, илнең батыр улы Муса Җәлил нечкә
лирик язучылар Әмирхан Еники һәм Сибгат Хәким, олы җанлы Го- мәр Баширов һәм Хәсән Туфаннар —
минем гомерлек юлдашларым Алар һәрвакыт хезмәткә дәрт, матурлыкка илһам биреп торалар Алар аша
мин әдәбият тел дәресләрендә укучыларда әхлак сыйфатларын, эстетик зәвык, югары патриотик хисләр
тәрбияләүгә
И туган тел. и матур тел. Әби-
бабамның теле!
Аңлый алмаганга еглыйм Әткәм-
әнкәмнең телен.
Сөйләшәләр күп вакытта Мин
белмәгән телләрдә Өйрәтмиләр
туган телне,
— Кирәксез тел' — диләр дә
Иң элек бу тел белән
Әткәм сөйләшми башлаган
— Бу заманда яраксыз.— дип
Аннары әнкәм ташлаган
— Йом-йом күзең, йолдызым'— дип. Юк
мине көйләүчеләр Айлы төндә әкиятләр дә
Юк инде сөйләүчеләр
И туган тел. и матур тел, Әби-бабамның теле'
Имчәктән аерган сыман Аералар синнән
мине
Хәмид ВӘЛИДИ.
Казан шәһәре
ирештем Минем мәктәбемдә — әдәбият кабинетында кемнәр генә булмады Зәки Нури. Әхмәт Исхак.
Атилла Расих. Илдар Юзеев. Шәүкәт Галиев. Туфан Миңнуллин. Мәрзия Файзуллина. Хәсән Сәрьян.
музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов. тел һәм әдәбият дәреслекләре авторлары Бәйрәм Мифтахов.
Гөлчәчәк Әдһәмова һ б белән аралашып. Казаннан аерылмыйча яшәдем Барлык фәннәр рус телендә
укытыла торган бу мәктәптә, җирле диалектта көчен югалтмаган шартларда, укучыларда боек Тукай
теленә, әдәби телгә мәхәббәт уяту өчен күп көч куйдым Бу өлкәдә минем дә юлымда күп киртәләр булды
Ана телен һәм әдәбиятын укытуның изге бурычы — халыклар арасындагы дуслык һәм бердәмлек
хисләрен тәрбияләү, ана теленә, туган халкыңа мәхәббәт тәрбияләү Бу бурычны үтәүдә күп тырышлык
куярга туры килде миңа
Әдәбият-сәнгать кешеләренең тормышы иҗаты турында язылган әсәрләрне тыныч кына укый
алмыйм хәзер Фаҗигале язмышлы сәнгать кешеләре турында чын йөрәктән кайгырам, кешегә карата
гаделсезлек эшләгән кешеләргә карата күңелем өши җаным әрни
Люция ХӘБИБУЛЛИНА,
РСФСРның халык мәгарифе отличнигы. Төмән өлкәсе.
Төмән районы. Акъяр авылы.
Шул «Туган тел« булды тел ачкычым. Бәхет ачкычым да шул булды
Туннель азагында ак нур булды.
Миңа язмыш сузган кул булды
Тургеневка терәк булган кебек Ерак Парижларда үз теле.— Туган телем,
бары синнән алам Илһам җырын, куәт-кочемне'
Онытмагыз: тарих — кысла түгел. Алга әйләнә аның көпчәге
Юл куймаслар коллык камытына Яңарыш һәм иҗат көчләре!
Фоат МОРТАЗИН.
Ялта шәһәре
Заман зары
(Тукайга ияреп)
Кайбер әдәби әсәрләрне укыгач, мин беравык исем китеп, хәйран калып утырам Язучының теленә,
акыл-фикеренә әсәрдәге вакыйгаларга бирелеп яши башлыйм Шул вакыт язучыга рәхмәтләремне әйтеп
хат язасым килә Тик минем әлегә хәтле язганым юк иде Барлык укучылар да шулай хат яза башласа,
язучының аларны укырга да вакыты калмастыр, шикелле
М Мәһдиевнең - Казан утлары - журналында (1989 ел. 1—2 саннар) басылган «Бәхилләшү ■
повестен укыгач, түзеп тора алмадым хат язарга булдым
Күршеләрнең ой китапханәсеннән язучының «Мәңгелек яз«, «Торналар төшкән җирдә ■ дигән
китапларын да алып укыдым Бу әсәрләрдәге телнең байлыгы, моңлылыгы мине хәйраннар калдырды
Рәхәтләнеп тел дәрьясында йөздем, андагы җөмләләр белән сөйләшергә тырышып йори башладым
Былтыр Бразилия язучысы Габриэль Маркесның «Ялгызлык» романын укып чыккан идем Кыям
Миңлебаен аны татар язучысы язгандай итеп тәрҗемә иткән Мөхәммәт Мәһдиевнең әсәрләрен дә бөтен
моңы белән башка телгә тәрҗемә итсәләр икән’
Рауза ВӘ.1ИЕВА
Чистай шәһәре
« Казан утлары» журналын 50 ел буена бер генә санын да калдырмыйча укып баручы бер укучыгыз
булам мин Журнал, ялгыш килми калган очраклар булганда да. эзләп табып укымыйча калганым юк Гади
генә итеп әйткәндә, журнал — гаҗәп әйбәт, киң эчтәлекле, бар нәрсәсе күңелгә якын булган бер китап ул
Рәхмәт сезгә, кадерле редакция хезмәткәрләре'
Тагын да зуррак рәхмәтләремне язучыларга әйтәсем килә М Мәһдиевнең «Бәхилләшү» дигән
моңсу повестен укыгач, менә шундый хат язарга батырчылык иттем Башка язучылардан аермалы буларак
М Мәһдиен үз күңелендә сакланган хәлләрне гаҗәеп осталык белән сурәтләп бирә белә Ул кадәр дә хәтер,
искә төшерә алу сәләте ничек була икән кешедә' Без дә олы кешеләр Ә хәтеребез бик начар икән безнең
Бүгенге кешеләрнең хәтерләре бик күп нәрсәләрне оныткан Хәтерсез кешеләр күбәя бара
Рәхмәт Сезгә, кадерле язучы* Гаҗәп. Сез яшәгән төбәктә яшәмәсәк тә. сүзләр шул ук, җырлар шул
ук булганнар икән бит Ул Җәмил дигән баланың җырлаган җырларын мин дә бәләкәй чакларда җырлап
кешеләрне елата торган идем
Кешеләргә карата Сездә тамчы да ачу юк Сез ачулана да белми торгансыздыр Ә дөресен әйтү ул,
минемчә, ачулы булу түгелдер Сез доресен язасыз Ә кайберәүләр ачуланган була, ләкин әсәрләре күңелгә
җыр булып урнашып кала алмый Сезгә күптән инде Тукай премиясе бирелергә тиештер
РӘЙСӘ.
Казан шәһәре
ХӨРМӘТЛЕ ЯЗУЧЫБЫЗ'
■ Бәхилләшү ■ әсәрегезне озак кына укырга куркып йорда-м Әмирхан Еникинең • Соңгы китабы-
кебек авыр тәэсир итәр дип. Ә укый башлагач, чапкан атны туктатуы ничек авыр булса мин дә шул хәлдә
идем
Сезнең кебек зур иҗатчыларга хат язуы да авыр Әйтергә теләгән сүзләрне, фикерләрне ничек итеп
җиткерергә соң1' Мактауга лаеклы бу әсәр Бик моңсу бик авыр, бик күңелле һәм бик акыллы да Сезнең
повесть белән бергә, безнең өебезгә мәрхүм булган әби- бабай оти-әни. күршеләр, белешләр, кардәшләр
авылыбызның го.оеф-гадәтләре — барсы да тезелешеп, терелеп, яныбызга кайттылар
Бала чакның татлы хыялларын, авыр кайгы-хәсрәтләрен. авылыбызның матурлыгын табигатьнең
сафлыгын, авыл хатын-кызларының нечкә хисләрен, халкының эшчән- леген. зурлыгын терелтүегез өчен
шулар белән бергә яшәү бәгетен бүләк иткән кыйммәтле мизгел өчен чын күңелдән зурлыйм үзегезне'
. Бәхилләшү • - минем очен дә туган анылым белән җылап-сыктап бәхилләшү буд-
ды Без дә үз иркебез белән авыдан киткән кешеләр түгел 1937—1938 еллардагы ачы язмыш безне дә
аямады Әсәрегездә мин үземне дә таптым
Сөембикә ИХСАНОВА.
Менделеевск шәһәре
Хөрмәтле Ринат1
Кулыма каләм алып. Сезгә хат язарга әле генә мин укып чыккан «Кенәри —- читлек кошы» дигән
романыгыз мәҗбүр итте. Әсәрегез миндә тирән уйлар кузгатты Романыгыздан соң «Истәлек өчен —
Гыйлемханга* дигән повестегызны кабат укып чыктым Шуннан ныклы карарга килдем: автор үзенең
әсәрләре турында минем фикерләремне белергә тиеш' Сезнең турыда библиографик белешмәдән кыска
гына булса да мәгълүмат алдым Әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә эшлисез икән Җамал Вәлиди. Габдрахман
Кәрамнәрнең әдәби һәм фәнни мирасларын тикшерү өстендә эшләп, уңышлы нәтиҗәләргә ирешкәнсез
Җамал Вәлидиләрне белгән яшьләр күбрәк булса, халкыбызның киләчәге ышанычлы булыр Әдәби
тәнкыйть өлкәсендә эшләвегез — тормышка, әдәбиятка күз карашыгызны киңәйтергә ярдәм иткәндер,
мөгаен Язган әдәби әсәрләрегездә бу бик нык сизелә.
Минем уйлавымча, Сез безнең әдәбиятта яңа «дулкын» барлыкка китерәсез Ул юкка чыкмасын,
һаман да көчәеп, әдәбият дәрьясының зур агымына әйләнсен иде
Ринат' Сезгә бер тәкъдимем дә бар Нәфис фильмнар өчен игълан ителгән конкурста «Кенәри —
читлек кошы» белән катнашырга кирәктер Сезгә Романыгызның сюжеты, диалог һәм монологлары — үзе
менә дигән сценарий Бу әсәрдә бүгенге тормыш, үткәннәр белән үрелеп, оста нечкәлек белән, психологик
яссылыкта тулы ачылган һәр геройны тасвирлавыгыз бик үткен һәм ышанычлы Авыл егете Фидаилнең үз
авылын. җир-та- мырын. хис-тойгыларын һәм. ниһаять, телен-мәдәниятен. кешеләргә, халыкка ышаны-
чын югалту фаҗигасе гаилә югалту белән тоташа Әсәрнең үсүе, чишелеше бик мавыктыргыч һәм
көтелмәгәнчә Милли җирлек турында Фидаилнең уйланулары, профессорның. аның малае һәм оныгының
утызынчы елларда башланган канлы тормыш баскычларын үтүләре — безнең тормыш түгелмени9! Канлы
дилбегәне тоткан Сталин һаман исәндер кебек тоела миңа Җантимер һәм аның атасы — эт атучының
язмышы гына да бер фильм төшерерлек
Язасы килгән сүзләрем шуның белән тәмам Сау-сәламәт булыгыз
Шәүкәт МӘҖИТОВ.
Төмән өлкәсе. Ноябрьск шәһәре
Мин шагыйрь Зиннур Мансуровның «Юлын белгән арымас» дигән китабын кат-кат укып чыктым
Энҗе сүзләр һәм тирән эчтәлек шагыйрьнең уй-фикерләрен түкми-чәчми күңелемә салдылар Бик тә
гыйбрәтле мисаллар, күренешләр аша күңелгә күпме хәзинә сала язучы Киләчәккә өмет уята, рухыңны
хәрәкәткә өнди Мин авторның сүзләре, әйткән фикерләре белән килешәм һәм хуплыйм Ул халкыбыз
язмышын кайгыртып яза Аның миңа бигрәк тә Габдулла Тукай һәм бүгенге кон шагыйрьләре Равил
Фәйзуллин. Рәшит Әхмәтҗанов иҗатлары турында тирән анализ белән, бар кешегә аңлаешлы итеп язган
зур-зур мәкаләләре ошады Сара Садыйкова. Марс Макаровлар турында әйткән фикерләре дә халык әйткән
фикерләр сыман яңгырый Мин 3 Мансуровның үзен күреп белмәсәм дә. язган китабы буенча хөрмәтем
артты аңа. Халыкка кирәк сүзне шулай турыдан ярып әйтүчеләр әлегә хәтле сирәк булды Иҗади уңышлар,
яңа кыюлыклар телим егеткә!
Н. АЛМАЗ.
Казан шәһәре