Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗ БИК ОЗАК КӨТТЕК


иттек. Дистәләрчә еллар көттек. Кылган гамәлләребезне!» барысы да Ленин сызган олы юлдан бара, алда безне фәкать җиңүләр, иң гадел җәмгыятьтә генә була торган хөр, мул тормыш көтә, дип ихластан ышанып яшәдек. Шулай түгел икән, ил ихтыяҗын иңгә алып, утлы сугышларга керер идекме?’ Таңнан алып төнгәчә басу-кырларда тузан эчәр идекме?! Лтналар-айлар буе завод капкасыннан чыкмыйча тимер чүкер идекме?! Күкләргә күтәрелү кирәкме, җир астына яки суларга төшүме — санашып тормадык, хакы азлыкка да. эшләү әмәлләренең камил түгеллегенә дә түздек һәм тырыштык. Илдә муллык артсын, гадел, рәхәт тормышлы җәмгыятькә тизрәк ирешик! Теләк-ниятләр зурдан иде. Олы максатка барып җитүнең җиңел булмавы күпләргә мәгълүм. Шуңа да сабыр иттек, сабыр гына көттек. Әнә шулай Татарстан автономияле социалистик республика рәвешендә яши башлавыбызга тиздән 70 ел тула.
Инде җиңәбез, инде коммунизмга аяк басабыз, дигәндә генә... ялгышларны сизеп алдык. Дөресрәге. КПСС Үзәк Комитеты үзе ап-ачык итеп белдерде: без, социалистик революция ясаганбыз да. беренче адымнарыбыздан соң ук шактый кыек юлдан кереп киткәнбез ләбаса! Кичекмәстән барын да үзгәртергә, ил күләмендә кыю борылыш ясарга кирәк! Шул рәвешчә партия яңа революцион үзгәртеп корулар игълан итте.
Бу яңа көрәш дәверенә керүебезгә дә инде биш елдан артык вакыт үтте. Азмы бу, күпме? Тарихи үзгәрешләр өчен биш ел — азрак шул, дияр идең, безнең гомерләр моңарчы да күп акты бит инде. Болгария, ГДР, Чехословакия. Румыния кебек күрше илләрдә хәтта атна-ун көн эчендә тамырдан үзгәреш ясалды. Биш ел — бик күп вакыт арасы ул, дип раслар идең, үзгәртеп коруларыбызны!» нәтиҗәсе әле һаман да ярлы— Үзгәртеп кору һәм демократия чагылышы буларак, илебездә төрледән-төрле рәсми булмаган («формаль булмаган» дип тә йөртәләр) оешмалар төзелде. Татарстанда да бар алар. Без шундый оешма вәкилләренең берсен — Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе. тарих фәннәре кандидаты Марат МӨЛЕКОВНЫ әңгәмәгә чакырдык.
Сорау Марат әфәнде, бездә хәзер рәсми булмаган берничә оешма эшли: ■ Туган як - Болгар-әл-җәдид Ш Мәрҗани исемендәге җәмгыять һәм башкалар Татар иҗтимагый үзәге исә бөтен ил буенча таралган татарларны канат астына алуы, үзенең киң колачлылыгы. максатлары һәм җәмәгатьчелектә тиз арада абруй казануы ягыннан аерылып тора Әйтсәгез иде ’Үзәк» ни сәбәптән һәм нинди шартларда барлыкка килде?
Җавап Татар иҗтимагый үзәгенең беренче оештыру утырышы (988 елның октябрендә Казанда узды Илдә үзгәртеп корулар игълан ителгәннән соң инде дүрт ел вакыт үткән иде Партия әйткән революцион борылыш бездә әллә ни сизелмәде, күп хәрәкәтләр, башланып җитмәс борын, сүлпәнләнә барды Өлгергән мәсьәләләрне хәл итү хәтта элеккегә караганда да кыенлаша башлады Бу нәрсә дигән сүз? Бу — үзгәртеп коруга аяк чалучылар барлыкка килде дигән сүз иде Андыйлар аеруча рәсми урыннарда, җитәкчеләр арасында, хәтта — ни гаҗәп'—партия оешмаларының кайбер җитәкчеләре арасында да калкып-калкып чыкты Сәер бит партия үзе башлаган эшкә аның үзенең үк кайбер хезмәткәрләре каршы төшә Мондый гайре табигый хәлгә ничек инде тыныч кына карыйсың? Халыкның тәмам өметсезлеккә бирелүе ихтимал ич Инде бу мөмкинлектән дә вакытында файдаланып калмасак. илнең гаять катлаулы, төзәтеп булмастай фаҗига алдында торып калуы бар Мин моны тарихчы күзлегеннән карап та раслый алам Шул хакыйкатьне аңламаган җитәкчеләр бик нык оттыралар Моңа Азәрбайҗан. Грузия Үзбәкстан Балтик буенда булган, берсеннән-берсе катлаулырак вакыйгалар да шаһит
Рәсми булмаган оешмалар исә. КПССка ярдәм итү йөзеннән, нәкъ менә партия
К
башлаган революцион үзгәртеп коруларны тизләтү һәм ныгыту максатыннан барлыкка килде Кун кенә республикаларда -Халык фронтлары- оешты Литвада - -Саюдис ««станда- -Берлек-. Украинада - -Рух- һ 6 Бу - язын бодра тазлар тобенвәи тибеп чыккан саф сулы чишмәләр кебек, бик табигый хәл иде
Сорау Шулай да ул берләшмәләрнең терлесе төрле юнәлешләрдә эшли Сез оештырган Татар иҗтимагый үзәгенең ниндирәк шартларда барлыкка килүе турында күбрәк сөйләсәгез иде' Кемнәргә таянасыз’ Максатларыгыз нинди’
Җавап. Бүгенге көн күзлегеннән бер генә сорауга җавап эзләп карыйк Ленин җитәкчелегендә җинеп чыккан социалистик революция татар халкына ни бирергә тиеш иде’ Ниебез бар иде безнең, нәрсәгә мохтаҗ идек’ Без. әллә ни тирәнгә төшеп тормастан, еллар буе бу сорауларга яңгыравыклы сүзләр белән җавап кайтара килдек «Кеше болай иркен сулый торган башка илләр әле җирдә юк-. -Син яшәсәң, безгә рәхәт Мәңге яшә. Сталин1»—дидек
Чынлабрак карасаң, «җир йөзендәге иң бәхетле халык*, «алга киткән социалистик ил» тәмам мөшкел хәлгә төшкән икән бит Экономиканы әйткән дә юк Ифрат нык аттырганбыз. Индустрия гигантлары да. авыл хуҗалыгын күмәкләштерү дә безне рахәт. мул тормыш белән тәэмин итә алмады Әйтергә дә оят кебек: бүген безне Япония кебек кечкенә генә капиталистик илнең экономистлары ничек яшәргә кирәклеген өйрәтә «Сез бит бөек держава,— диләр—Сез бик бай яши аласыз, тик ■ Әйе, әйе, өйрәтәләр. гафу үтенә-үтенә өйрәтәләр, әле бер хатабызны, әле икенчесен күрсәтәләр Раслыйлар. Каршы сүз әйтерлек урын калдырмыйлар Фәнни фикер йөрткәндә, бездән дә, аерым алганда. Татарстаннан да бай яшәүче җөмһүрият дөньясында булмаска тиеш кебек Ни генә җитештермибез’1 Уңдырышлы җирләр, су. урман, нефть, газ, электр энергиясе, киң колачлы машина төзелеше 1988 елгы милли керем — 9 млрд тан артык иде. шуның 7 млрды республикада файдаланылган 2 млрд саф табыш Литва. мәсәлән, елга 7 млрд ны үзе ала. 6 млрд иы чыгара Чагыштырып карагыз*
Фән, әдәбият-сәнгать, культура яки спорт өлкәсендә дә сер бирмибез Исемнәре бөтен дөньяга мәгълүм академикларыбыз (Р Сагъдиев. К Вәлиев һ б ) биючеләребез (И Мөхәммәдов, Р Нуриев) бар 161 татар — Советлар Союзы Герое Әле бүгенге шартларда да 17 яшьлек студентка Алисә Галләмовабыз, дөньяны шаккатырып, шахматта халыкара гроссмейстер дәрәҗәсенә ирешкән. Гата исемле малаебыз 13 яшендә үк шахматчылар җәмәгатьчелеген хәйран калдырган икән, бу - безнең халык сирәк очрый торган талантлар бирүен дәвам итә дигән сүз
Шул халык, шул республика үзе исә вак кына мәсьәләләрне дә мөстәкыйль төстә чишә алмый. Мәскәүгә барырга, үзенә кирәкне бил бөгеп, үтенеп сорарга мәҗбүр Ихтыярсыздан Тукай сүзләре искә төшә • Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк’’1- Милли культура, әдәбият-сәнгать өлкәсендәге югалтулар чик-чамадан ашты Октябрь революциясенә кадәр илдә татарча 59 газета, 37 журнал чыккан Хәзер Татарстан кү-ләмендә нибары 4 газета, 7 журнал чыга Халык үз тарихыннан аерылды Тарихын онытканның исә киләчәге дә юк
1913 елгы белешмәләргә караганда, патша Россиясендәге бары биш халык кына — рус, латыш, татар, эстон, әрмәннәр генә китап басуга әһәмият биргән Басмаларның саны буенча татарлар өченче урында торса, һәр басмага тираж туплауда ул беренчелекне тоткан Бүген исә без мондый җиңү белән һич тә мактана алмыйбыз Миллионлаган татарлар яши торган төбәкләрдә дә (әйтик. Башкортстанда) бер генә татар китабы да басылмый Йөз меңнәрчә татар яшәгән шәһәрләрдә лә халык үз телендә эшләүче театрлардан мәхрүм ителгән Алфавитыбызның ике тапкыр үзгәртелүе дә халыкның үз культура байлыгыннан бик нык читләшүенә китерде
Тарихыннан, теленнән, культурасыннан аерылган кешеләребеэнең кайберләре хәтта үзенең татар милләтеннән икәнлеген яшерә башлады Югыйсә, татар теле — йөзгә кызыллык китерә торган телләрдән түгел -Юнеско» мәгълүматларына караганда, татар теле дөньяда иң күп таралган 14 телнең берсеннән санала ТЬрмыштагы кулланылышы тарайтылганлыктан гына аның абруе төште кебек Талантлы егет-кызлар мак-сатларына ирешер өчен, русча гына сөйләшергә, фәнни хезмәтләрне русча язарга, чы- гыш-докладларын русча ясар-а мәҗбүрләр Хәтта ата-баба биргән исемнәрен үзгәртүчеләр. милләтен алмаштыручылар очрый башлады Әле дә илнең һәр тарафында бик та җаваплы бурычларын намус белән башкаручы татарлар арасында исем-фамилиясен русчага әйләндергәннәр җитәрлек Соңгы мәгълүматларга караганда. СССРдагы б млн (154 мең татарның 1 млн 130 меңгә якыны ана телен үз теле дип танымый Кыскасы, күркәм гадәтләребез онытылып, ата — улны, ана кызны белмәс хәлләргә җиттек Балаларыбыз. оер-өер булып, берсе остенә икенчесе ташлана, нәтиҗәсе — сугышу, кырылышу, төрмәләргә ябылу
Гайре табигый хәлме бу’ Әлбәттә Чыдап торырлыкмы’ һич юк Татар иҗтимагый үзәге урындагы җитәкчеләрнең әнә шушы гайре табигый хәлләргә күз йомарга
маташуын тоюдан, киләчәгебезне кайгыртырга теләүдән дә туды шикелле
Безнең хәрәкәт чыннан да. гаҗәеп тиз таралды Оештыру комитетына унбер кеше кергән иде Атна-ун кон эчендә йөзләрчә, меңнәрчә милләттәшләрнең хуплавын сиздек Татарстан районнарында гына түгел. Себер. Урта Азия. Пермь. Пенза. Чиләбе Куйбышев. Саратов. Свердловск. Якутия — кыскасы, татар яши торган һәр төбәктә теләктәшлек төркемнәре оешты Рига. Мәскәү. Таллинн кебек шәһәрләрдә аларны рәсмиләштереп, теркәп тә өлгерделәр Өч-дүрт ай дигәндә, без Оештыру съезды үт-кәрерлек. һәрьяклап җитлеккән, үзенең ныклы максаты, киләчәккә сызып куйган алачык юлы булган берләшмә идек инде Бәхеткә. В И Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты. СССР фәннәр академиясенең Казан филиалы җитәкчеләре безгә теләктәшлек күрсәттеләр һәр атнаның дүшәмбесендә әле университетның берәр аудиториясенә, әле филиал бүлмәләренең берсенә җыела торган булып киттек Җыелабыз. хәл ителәсе мәсьәләләрне билгелибез Андыйлар исә арта гына тора Аерым бүлекләр секцияләр төзергә булдык Алар хәзер унсигезәү, тел, әдәбият, фән дөньясы, автономиябез хәле, мәгариф, милли демографиянең бозылуын тикшерү, күрше өлкәдәге татарлар хәле, чит илләрдәге милләттәшләр белән элемтә булдыру
Сорау Мәсьәләләр бик җитди, әтрафлы сөйләшүне сорый Шунлыктан Татар иҗтимагый үзәген борчыган кайбер сорауларга тулырак аңлатма бирү кирәк кебек Әйтик, демография мәсьәләсе
Җавап Әйе. бу очракта милли демография мәсьәләсенә тукталу бик урынлы Бу — безнең халыкның иң авырткан җире Билгеле булганча. Ленин фәрманы белән төзелгән Татарстан автономиясендә татар халкының, чама белән әйтсәк, чиреге генә яши Төрле сәбәпләр аркасында таралган да таралган ул Борыннан ук киң мәйданнарга таралып утырган Ачлык елларында, афәттән качып котылырга теләп. Иделеннән ераккарак китәргә мәҗбүр булган (1921 ел). Сталин репрессияләренә буйсынып та. сугыш юллары белән дә, мәҗбүри «вербовкалар- буенча да туган җирен калдырырга дучар ителгән Халык бу хактагы уйларын җырга салып әйткән әнә • телеграм баганасын чакрым саен кем куйган, китәсем килеп китмим лә. туган җирдән кем туйган’!».
Сорау Аңлашыла Мәҗбүри аерылулар хәтта бармак белән генә санарлык әдипләребез язмышына да кагылган Гаяз Исхакый кебек бөтенләй чит илгә үк китеп баручыларны әйтмим әле мин Чагыштырмача яшь буынга да кагылган ул. Шагыйрәбез Флера Гыйззәтуллина үзенең «Шахтер атлар» шигырен ничек язуы турында сөйләргә ярата
— Безне эшелоннарга төяделәр,— дип башлап алып китә ул— Бер вагонда — атлар икенчесендә — без, уналты-унҗиде яшьлек татар кызлары Кайберәүләребез — торф чыгарырга, башкаларыбыз күмер шахталарына бара Атлар да шахтага икән Минем кебек Аларны җир астына мәңгелеккә төшерәләр Анда алар сукырая икән. Без сукыраймыйбыз, чыдыйбыз, без бит — кызлар, татар кызлары Чыдамый чараң юк:
Ил кырында канлы сугыш бара, ир-егетләр яуда егылып кала
Җиде катлы кара җир астында, биниһая караңгыга карап,
Вагон тартып шахтер атлар бара
Кем йөгәнли, л^игэ ул атларны? Алларына печәнен кем сала?
Күмерләрен төйи, атын куа — ил хакына, туган җир хакына — Татарстан кызы, и бала!..
Мин дә сабыр идем, сабыр иттем Йөзләремә кунган күмер оны.
Кулларымда маңгаемның дымы, икмәк төйнәп йөрткән киҗеле киндер Малкаемның күзе — мөлдер-мөлдер
Флераның бу шигыре хәтерегездәдер әле?
Җавап Шигырьнең соңгы юллары гыйбрәтле Монда татар халкына аеруча хас сыйфат — сабырлык оста бирелгән Тарихның буеннан-буена безнең милләт сабырлыгы һәм фидакярлеге белән аерылып тора Хәтта нәкъ менә шул сыйфатлар аны халык һәм милләт буларак саклап та калгандыр әле. Моңа кадәр шулкадәр мул җирдә яшәп тә. хезмәттә шулкадәр зур күрсәткечләргә ирешеп тә үзе өчен әллә ни яулый алмаган икән, инде шул ирешкәннәребезгә таянып, матди һәм рухи яктан кискен борылыш ясарга тиешбез
Республикабыз зур төзелешләр мәйданына әйләндерелде, нефть манаралары белән чуарланды Нефть химиясе заводлары, КамАЗ. Түбән Кама Аларга әллә кайлар- дан бригада-бригада оешып та. аерым-аерым да эшчеләр китерелде Күбесе башка милләт халыклары иде: руслар украиннар, әрмәннәр, белоруслар Татарстанда аның үз хуҗаларына урын тарайганнан-тарая барды Хәзер ТАССРдагы бөтен халыкның нибары 47,6%ын гына татарлар тәшкил итә Без шушы демографик чатаклыкны төзәтергә телибез Әле дә безгә эшче көчләр кирәк Капкаларыбызны каерып ачып баш- 152
“ «К-I.paa» зшкя килүләрен келәбез Алар арасында кайчакдыр Татарстанкай ангарга иэжбүр ителгәннәр булса, милләтебез ныгый тишәчәк Татар иҗтимагый үзәге Тагар. <™ хикуиәтеннәи ниндыйлар ичеи аерым «икеллеклар г,»ый Г»„а .Тутхи «иргә кайтыр идек, чәч белән җир себерел, хезмәт итәр идек кайтып баш тартар ерык гына булсын иде'дип. мөрәҗәгать итүчеләр бар Үзбакетаи Казахстан Азәрбайҗан. Әриәиетандагы хүнелсеа хәлләрдән соң андый үтенечләр бигрәк тә ешайды Күңелендә тугай җиргә мәхәббәт чаткысы сакланганнарга янга ярдәм итмәскә’' Алар бит - ил ихтыяҗын үргә алып, әллә кайларга китәргә мәҗбүр ителгән җаннар Мондый үтенечләрне санга сукмаска берәүнең дә хакы юк.
Икенчедән, республиканың демографиясен бераз төзәткәләүдә безнең башка мөмкинлегебез юк һәм булмаячак та Милләт яшәү белән үлем арасында басып тора, чөнки балалар ата-баба телен аңламый башлады
Сорау Татар теленең киләчәге һәм автономияле республиканың статусын союздаш республика статусына тигезләштерү — Татар иҗтимагый үзәгенең максатлары арасында төп урынны алып тора Язма документларыгызга караганда, мәсьәлә шулай куела Тик ул документлар төрлесе төрле вакытта, төрле газета-журналларда (-Агитатор сүзе», 1989 ел, № 3, «Социалистик Татарстан», сентябрь. 1989 ел ) басылды Уку-чыларның кайбере аңлап та өлгермәде шикелле
Жа в а п Әйе Без беренче көннәребездән үк Татарстанга союздаш республика хокуклары таләп итеп чыктык Татар теленә исә үз республикабызда дәүләт теле статусы бирелергә тиеш дип саныйбыз бу хәл башка телләрне рәнҗетмәячәк, ә бәлки милли культурабызны сакларга хезмәт итәчәк Татар иҗтимагый үзәгенең иң беренчел максатларыннан саналган бу таләпләр, безнең карашыбызча, бик кирәкле, нигезле һәм халыклар мәнфәгатенә хезмәт итәргә алынган ленинчыл партия максатларына тамчы да каршы килми
Шуңа игътибар итик, кайбер союздаш республикалар ил казнасына, Татарстан белән чагыштырганда, байлыкны азрак кертә, ә мөмкинлекләрдән киңрәк файдалана Безнең бер нефтебез генә дә. җитештерелә башлавыннан санаганда, илгә ике йөз илле миллиард доллар табыш бирде. Вакытында Татарстан нефте илдәге валюта байлыгының уннан сигез өлешен тәэмин итә иде Шуның урынына ни алдык’ Ул районнарда чишмәләр корыды, басулар мазутка батты, һава бетте Кибет киштәләре саекты
Хикмәт нәрсәдә соң’ Сәбәбе ачык Бер нефть промышленносте генә дә түгел, гомумән, безнең иң зур байлык чыганагы булырдай предприятиеләребез Татарстанга бөтенләй буйсынмый Андыйларның 98%лабы турыдан-туры РСФСР яки СССРга карый Алар тудырган байлыктан кергән өлеш Татарстан бюджетының нибары 3 %ын тәшкил итә Союздаш республикаларда исә эш башкача тора Моннан да зур гаделсезлекнең булуы мөмкинме?! Безнең халык тир түксен, башкалар ул җитештергән байлыктан рәхәт чиксен, ә’1 Татарстанга союздашлык статусы сорау әнә шуңа да нигезләнгән
Бәхеткә, иң беренче без авыз ачып сөрән салган шушы таләпкә хәзер СССР Верховный Советы депутатлары да кушылды Алардан автономияләр белФа махсус шөгыльләнүче төркем оешты Җитәкчесе — шагыйрь Д Күгелтдинов Бу хәл Татар иҗтимагый үзәге тоткан юлның дөреслеген раслый Фикерләрнең шундый ук тәңгәллеге татар телен Татарстан өчен дәүләт теле итеп танырга кирәклеген сораганда да. ТатАЭС төзүне туктатуны даулаганда да килеп чыкты Милләтара мәсьәләләргә кагылышы эш- чәнлегебез дә КПСС ҮКның милли мөнәсәбәтләргә карата уздырган пленумы Платформасында күтәрелгәнчә алып барыла Тик без бу мәсьәләләрне күпкә алдарак күтәргән идек
Сорау. Теләкләрнең болай уртак юлга килеп чыгуы бик әйбәт Сез. бу хакта кат-кат гәкърарлап, ни әйтергә телисез’ Партиягә алмаш булырга яки аның белән рәттән көрәшүче икенче төр партия булдыру турында хыялланмыйсыздыр бит’ Гомумән. күппартиялелек кирәк, дигән фикерләргә ничек карыйсыз’
Җ а в a ii Минемчә. Тһтарстанда оешкан, рәсми булмаган берләшмәләрнең берсе до үз алларына КПСС эшчәнлегенә хилафлык китерүне алга куймый Без бары революцион үзгәртеп коруларны, милләтебезгә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүне тизләтергә тырышабыз Татар иҗтимагый үзәгенең эшчәнлеген партиягә каршы куеп сөйләшү, гомумән, мантыйкка сыймый Идарәбездәге 21 кешенең 18е — КПСС членнары, съездыбызга килгән 600 делегатның 258е коммунистлар иде Идарәдәге иң актив кешеләрнең берсе саналган Рафаэль Хакимов хәзер КПССның өлкә комитетында эшли Шундый шартларда без ничек итеп КПСС максатларыннан үзгә юлны алга сөрик” Михаил Сергеевич Горбачев тоткан юлга ышанып карыйбыз без Аның һәр чыгышын ныклап өйрәнәбез Әмма безнең үзгәртеп кору адымнарын тизләтәсебев килә Халык та шуны тели Шуңа күрә безнең кайбер чыгышларыбыз кискенрәк яңгырый
Шуны аңламыйча, гомумән, эшчәнлегебезнең ниятен анык белмичә безгә төрле яманат тагарга маташучылар табылып кына тора Каты-каты тәнкыйть сүзләре матбу-
гатка да үтеп керә Съездыбызның бик матур, бердәм хуплау белән узуын да авыр кабул итүчеләр булды Журналистка Сидорованың «Советская Татария* газетасында чыккан мәкаләләре, мәсәлән. Татар иҗтимагый үзәге омтылышларын нык кына бозып күрсәтә.
КПСС райкомнарының кайбер хезмәткәрләре, съездыбыздан соң, безнең эшкә турыдан-туры аяк чала башлады Аларга хәтта шундый күрсәтмә бирүчеләр дә булган Безне милләтчелектә, экстремизмда гаепләргә маташтылар. Кайбер авыл районнарына теләктәшлек төркемнәре оештырырга барган иптәшләрне куып-куып кайтардылар' ■ Бездә һичнинди милли мәсьәлә юк1 Китегез, вәсвәсә таратып йөрмәгез’»—дигәннәр Чаллыда чыга торган русча бер-газета хәтта -Татар иҗтимагый үзәге элеккечә яшәргә. күпхатынлы гаиләләр булдырырга өнди —дигән ялган хәбәр дә басып чыгарды Татар теленең куелышы белән кызыксынган иптәшләребезне мәктәпләргә кертмәделәр
Мондый мөнәсәбәт безнең эшне нык кына тоткарлады, сүлпәнләнеп калдык Оешманың озак кына рәсми рәвештә теркәлә алмый торуы да күңелләрне боектырды Безне узган елның июнь аенда гына теркәделәр Съезд материалларын. Платформа. Устав һәм Мөрәҗәгать кебек документларыбызны бастырып тарату коточкыч каршылыкка очрады Ахыр чиктә Балтыйк буе республикаларының ярдәменә мохтаҗ булып калдык Рәхмәт, алар булыштылар
Хәзер акрын-акрын бары да үз эзенә төшеп бара Хатын-кызлар белән эшләү комиссиясе ай саен -Иман- мәҗмугасе чыгара башлады «Ташкын» исемле газетабыз да эзлекле рәвештә басыла. Дорес. кыенлыкларның беткәне юк Газетабызның тираясы кечкенә Күрше өлкәләргә җибәрергә җитми Арттырыр идең, матди мөмкинлекләребез чамалы бастыру җайланмалары юк. кәгазь табуы читен, акча да җитенкерәми Без бит бары милләттәшләрнең, ихтыярый рәвештә, дәүләт банкындагы 700629 нчы безнең счетка күчерә торган акчасы белән генә эшләрне җәелдерә алабыз. Аннары, кайбер артистлар безнең файдага концертлар бирә, мәчетләр ярдәм итә Мөмкинлек арткан саен, чыгымнар да ишәя бара Газетаны русча, чувашча, марича да чыгарырга иде Кушымта төсендә генә булса да
Татар иҗтимагый үзәге — күпмилләтле оешма. Сан ягыннан да ишәя барабыз. Хәзер безнең сафларда, кара исәп белән генә дә, миллионлап кеше санала Торле милли секцияләребез бар Руслар белән кулга-кул тотынышып эшлибез Чуваш, яһүд, кырым татары секцияләре дә активлашып бара
Сорау Эшләрегез шактый җайга салынган икән инде Бүгенге көндә нинди мәсьәләләрне хәл итәсез?
Ж а в а п Бу авыр юлда барын да җайга салып бетерү мөмкин түгел Чонки кайсы гына мәсьәләгә кагылма, үзенә ияртеп ул. мең дә бер яңа проблема китереп чыгара Хәзер күрше өлкәләрдәге милләттәшләрдән үтенечләр килә, татар теленә өйрәтүче кадрлар, методик кулланмалар сорыйлар Бу — матди чыгымнарга бәйле эш. Татарстан республикасы бөтен ил буенча таралган татарлар ихтыяҗын үз бюджетыннан гына канәгатьләндерә алмый Бик аяныч- без хәтта Татарстанда яңа ачылган татар класслары өчен дә кирәкле укытучылар һәм кулланмаларны бирә алмас хәлгә җиткәнбез Казан булып Казанның үзендә нибары бер татар интернат-мәктәбе калган иде бит Иң борынгы татар авылларындагы мәктәпләрдә дә укытуны русчага күчерә башлаганнар иде инде Шуңа күрә татарча дәреслекләр бастырып чыгару да һаман саен киметелә барды
Инде менә шул аянычлы хәлләрне кичекмәстән төзәтергә кирәк Татар иҗтимагый үзәгенең яшьләр белән эшләү секциясе, күрше өлкәләргә җибәрү өчен, татарча дәреслекләр. уку-укыту әсбаплары җыя Татарстандагы укыту эшләренә ярдәм йөзеннән, Казанның 13 мәктәбенә үрнәк кабинет ясап бирдек Тик болар гына һич тә канәгатьләнерлек адымнар түгел Татарча укыту өчен мәктәпләр, урта һәм югары уку йортларында тулы мөмкинлек булырга тиеш Шуңа да мәсьәлә зурдан куелырга. Татарстанга союздаш республика статусы бирелергә тиеш, дибез без Имзалар җыябыз Теләкләребез язма рәвештә СССР Верховный Советына. М. С Горбачевның үзенә дә җиткерелде
Әмма монда бик хикмәтле бер нәрсә бар. бу мәсьәлә иң әүвәл Татарстан дәүләтенең үзендә хәл ителергә. Татарстан Верховный Советы тарафыннан расланырга тиеш Татарстан — социалистик суверен республика итеп игълан ителгәннән соң, аңа союэ-j даш республика статусы сорап. Мәскәүгә мөрәҗәгать итәргә кирәк Раслау-расламйу Мәскәү карамагында Безнең исә хәзергә бу адымны ясарга җыенган җитәкчеләребез күренми Көтик. ТАССР Верховный Совета на әле яңа гына сайланган депутатларның бу мәсьәләдә тәвәккәллеге нинди булыр91 Без исә имза җыюны дәвам иттерәбез, i 300 ОООләп имза тупланды инде. Без депутатлардан кыюлык көтәбез
Сорау Рәсми булмаган оешмаларның кайберләрендә акылга сыймастайрак хәлләр дә булгалый Әйтик, бер милләт кешесен икенчесенә каршы кую. берәүләр өчен генә аерым җиңеллекләр таләп итү.
Җавап Мин сезнең тел төбен аңладым Җитди мәсьәлә бу Тик әлегә кадәр без күтәреп чыккан бер генә мәсьәләдә дә кемгәдер зыян сала торган юнәлеш булмады Чон к и без мәсьәләне һәрьяктан өйрәнеп. фәнни яктан нигезләгәч кенә яктыга чыгарабыз Татар иҗтимагый үзәгендә башкарылган эшләребез җиз иләк аша үткәрел. Идарәдән яки секцияләрдән берәү анда-монда командировкага барса, ниләр эшләячәг күмәк хәл ителә, кайту белән чираттагы утырыш аның исәп-хисабын тыңлый Сәфәр дә ниләр башкарылуы энәсеннән-җебенә кадәр бәян ителә Утырышларыбызга исә теләге булган һәркем керә ала
Секцияләр эшендә дә шундый ук тәртип Идарә җитәкчелеге дә ялгышларга абыну-сөртенүләргә юл куймаслык итеп оештырылды Барына да бер генә рәис җав.л. бирсә, аның барын да күреп бетерә алмавы бик ихтимал бит Шуңа күрә безнең идарә.. • жиде кеше рәис итеп билгеләнде Без алмаш-тилмәш, ике ай буена җитәкчелек итәб. ■ Шул вакыт арасында ул кеше Иҗтимагый үзәк эшенең төп җаваплылыгын үз өстенә ала Мондый ысул эштәге берьяклылыкка урын калдырмый
Аннары, мин сезнең бу сорауның төбендә яман бер шикләнү дә тоеп торам Телгә алырга атамасыннан чиркандыгыз, бугай Кайберәүләр рәсми булмаган оешмаларның эшчәнлеген тизрәк томалап кую өчен, аларга ленинчыл партия идеяләренә чи г булган милләтчелек тамгасы ябыштыралар Моңа сәбәп итеп алар оешма вәкилләренең туган җир туган халык, тел. тарих өчен каигыртучанлык күрсәтүләрен алалар Узган ел азагында яңа ачылган «Идел ■ журналында эшләүче, татарча белми торган берничә хезмәткәр редакция җитәкчелегенә шундый тамга ябыштырырга омтылып карады Ни өчен’ Бары тик журналның төп нөсхәсе татарча чыгарылган өчен генә бит'
Татар халкында -Олы сүз сөйләгәнче, олы телем ипи аша'- — дигән мәкаль бар Кемнедер милләтчелектә гаепләгәнче, иң элек ул ярлыкның ни аңлатканын өйрәнсеннәр иде' Милләтчелек, гади генә иттереп әйткәндә, бары бер генә милләт вәкилен өстен кую. аны башкаларга каршы котырту, милләтләр арасында дошманлык тудырырга омтылу ул Татар иҗтимагый үзәгенең ишекләре теләсә кайсы милләт кешесенә ачык һәр милли секция эшенә безнең тарафтан тигез кайгыртучанлык күрсәтелә Әле менә элек Казанда чыгып та. алтмышынчы елларда ябылган чувашча газетаны кабаттан бастыра башлау артыннан йорибез Кырым татарлары секциясе исә нахакка җәберлән гән бу халык язмышына җиңеллек китерү чараларын каптырта Казандагы христиан диненә ышанучыларның үтенече буенча. Пстропавел чиркәвен элекке үз ияләренә кайтарып бирүгә ирештек Күрәсез, мисаллар башка төрле сөйли
Совет законнарына. Конституциябезгә туры килмәстәй бер генә акция дә үткәрмибез без Митингларыбызның һәммәсе алдан килешенеп, закон нигезендә оештырыла Анда һәркем үзе белгән телдә чыгыш ясый Хәтта кызык хәлләргә калгалаганыбыз да бар Кайберәүләр, безгә бәйләнер өчен, әллә нинди сәбәпләр уйлап таба Әүвәл кисәт • ләр, өркетәләр, яныйлар, зурдан кубып, язмаларыбызны, эшләребезне тикшерергә тотыналар Ахырдан үзләренә оялырга туры кил.. юк икән бит хаталар, һичнинди яманлык та кылмыйбыз, илгә дә. партиягә дә ярдәм генә итәбез икән ләбаса1
Безнең оештыру съездының гомумхалык бәйрәменә әйләнүе һәр яңага шмклә- неп-куркып караучы функционерларны аеруча куркытып калдырган иде Аңа күрш< өлкәләрдән дә күп делегатлар килде Барысы да укымышлы, тәрбияле 1фибунага чыга да. ике-оч минут эчендә, халыкның үзәгенә үткән мәсьәләне яра да сала Укытучылар галимнәр, юристлар, инженерлар Һәммәсенең вйтере. зары бүгеннән хәл ителерг > тиешле мәсьәләгә килеп тоташкан Тыңлаучылар да һәр чыгышны күтәреп кенә алды лар Кул чабалар «Афәрин'" дип. хуплыйлар Кайчан кайсы җыелышта шундый аңлашу, җыелганнар күңеленең шундый уртаклыгы күзәтелгәне бар иде" Юк, бул ганы юк иде андый җыелышларның Шуңа күрә дә безгә кырын карый башладылар әллә нинди тамгалар ябыштырмакчы булдылар
Сорау Дөрес, делегатлар арасында да. Идарәгездә дә. секцияләрдә дә укымыш лылар күп сезнең Съездда академик Мирза Мәхмүтовның катнашуы Мәскәү акаде мигы Камил Вәлиевтән телеграмма килүе президиумда күпсанлы профессорлар ара сында Мәскәү профессоры Ә Борһановның утыруы һәм чыгыш ясавы болар бары, да Татар иҗтимагый үзәгенең дәрәҗәсе хакында ачык сөйли Әмма бу хакыйкать нең икенче ягы да бар Милләтнең эшчеләр, крестьяннары, кыскасы, гадиләре бу х • рәкәткә ничек карый икән соң’ Әлегә кадәр башкарылган эшегездә аларның өлеше нии - ДИ? Сез, халык өчен, дип күтәргән мәсьәләләрне алар кирәксенәме хуплыймы '
Җавап Милли горурлык дигән бик тә үзенчәлекле хис адәм балаларының Һаммәсенә дә хас Дөрес -киләчәктә бөтен милләтләр бер генә милләт тирәсендә эреп юкка чыгачак* дигән, фәнни яктан тиронтеи ялгыш фикер алга сөрелгән елларда, ста линчылык һәм брежневчылык дәверендә кешеләрдәге милли аң милли горурлык хисе, табигый ки. бик тирәнгә яшеренде Бигрәк тә материаль байлыкны үз күкрәк коч. белән тудыручы эшче-крестьян халкы бу хакта уйламаска тырышты Шулай ди милли аңны, милли горурлык хисен сыйныфларга бүлеп карау дөрес түгел Инде Татар иҗ
тимагый үзәге эшенә җиң сызганып катнашмаганнар икән, моның сәбәпләрен аңлатырга мөмкин Әлеге дә баягы, халкыбызның сабырлыгы гадиләргә бигрәк тә нык сеңгән Бусы — бер Икенчедән, тормыш итү. көн күрү ысулы аңа. беренче чиратта, физик эштән аерылмау ягын кайгыртырга куша Милли культураның, тел-әдәбиятның бүгенге хәлгә калуын аңлаган хәлдә дә, гадиләрне социаль тигезсезлекләр, ил байлыгын бүлешү-дәге гаделсезлекләр аеруча нык кыерсыта Союздаш республика булырга тырышу бу очракта да аклана. Остазым профессор Әкъдәс Борһанов аңлатуынча («Вечерняя Казань- газетасы. 3 ноябрь. 1989 ел), күпмилләтле генә түгел, милләтләре тәмам үзара буталып-аралашып беткән безнең илдә, һәр милләтне тигез хокуклы итмәгәндә, күңелсез ыгы-зыгылардан котылып булмый һәр милли территория исә азатлык статусы алырга һәм тигез хокуклы халыклар федерациясен тәшкил итәргә тиеш.
Әле күп мәсьәләләр хәл ителмәгән бүгенге шартларда да Татар иҗтимагый үзәгенең теләктәшләре арасында эшче һәм крестьян вәкилләре артканнан-арта бара Иң активлардан Казанның оптик механика заводы, бигрәк тә. Чаллы. Түбән Кама, Ленино- горск шәһәрләре кешеләрен санарга була Казан эшчеләрен дәррәү кузгату авыррак Башта аларны матбугатның безне тәнкыйтьләве шөбһәләндерде. Аннары, әлбәттә, милли аңның халык күңелендә шактый тирәнгә кереп бикләнүен дә кабатламый бул-мый Бу хис бик тирәндә һәм йокымсыраган Безгә шул аңны уяту кирәк Сабыйлардан башлап «Әнием, минем янда син татарча сөйләшмә, дус кызларым көлә»,—дип. үзенең татар баласы булуыннан гарьләнеп йөрүче сабыйлардан башлап, өлкән яшьтәге милләттәшләребезгә кадәр безнең аңлатуларга мохтаҗ Бакчаларда, мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында ана теле өйрәтелергә тиеш. Безгә инде күп кенә ата-ана- лар мөрәҗәгать итә Без барысына да игътибарлы булырга тырышабыз,
Сорау Алайса, матди кыенлыкларны санамаганда, соңгы вакытта эшләрегез җайлы бара’’ Совет һәм партия органнары белән уртак тел тапкансыз, халык хуплый, идарәгез дә, секцияләрегез дә яхшы эшли Шулаймы?
Җавап Өздереп үк әйтергә иртәрәк Рәсми оешмаларда безгә аяк чалырга торучы эреле-ваклы түрәләр җитәрлек әле Бер генә мисал китерим Узган елның 15 октябрендә Иван Грозныйның Казанга басып керү көнен кайгы митингысы белән билгеләргә ниятләгән идек Без теләгән шартларда уздырырга рөхсәт бирелмәде Мәгълүм ки тыелган нәрсә кешеләрне аеруча ымсындыра Рөхсәтнең булу-булмавын сорап тор- мастан. барыбер Сөембикә манарасы янына җыелды халык. Андый-мондый күңелсезлек чыкмасын, сүзе безгә булыр, дип. без дә баруны кирәк таптык Арада ерактан. Баку шәһәреннән килгән кунаклар да бар иде Дингә ышана торган берәү, Казаныбызның азатлыгы өчен җаннары шәһит киткән борынгы кан кардәшләр рухына багышлыйм. дип. ясин чыкты Бер әдибә шул тарихның канлы вакыйгасына багышлаган бәетен укыды, җырчы «Туган тел»не башкарды Күпләрнең кулында чәчәкләр иде Үз туфрагын ятка бирмәс өчен сугышып һәлак булганнарның якты истәлеген олылап. Сөембикә манарасы итәгенә кызыл канәферләр түшәделәр.
Рәсми рөхсәт булмаганлыктан, тавыш көчәйткеч бернинди аппаратлар да көйләнмәгән иде Баштарак һәммәсе бик тыныч, дус-туганнарның үзара сөйләшеп утыруы кебек кенә барды
Инде кайту ягына борылырбыз, дигәндә генә иңенә чиләк кадәр мегафон аскан берәү, бик каты кычкырып
— Митинг не санкционирован, разойдитесь1— диде — Предупреждаю'
Бары шуннан соң гына бераз ыгы-зыгы куба язды яшь егетләр аппаратуралы кешене урап алдылар
— Кем син’’ Ник исемеңне әйтмисең’ Нигә татарча сөйләшмисең’—диләр
Мин ул кешене — халык депутатлары Советының Бауман районы Башкарма комитеты председателе Ногмановны танып алган идем инде Кызу канлы егетләрне «суытырга» ашыктым Тиз тынычландылар Таралышырга булдык Казанның борынгы Кремле мәйданын иңләп, халык капкага юнәлде Сөйләшә-сөйләшә барабыз Киләчәк елларда бу көнне, алдан әзерлеген күреп, зурлап билгеләргә килешендек Митингка килгәннәр бары беравыздан 1552 елда миһербансыз патша тарафыннан һәлак ителгән сугышчыларга һәйкәл салырга кирәклеген телгә алды Татар иҗтимагый үзәге счетына акча салу- , чылар. ярдәмнәренең шушы һәйкәлне салуда тотылуын теләсә, ул хакта квитанциягә үк язарга тиеш булачак.
Мин киләчәктә Иван Грозныйның явыз патша икәнлеген фаш итүчән мондый митингка рөхсәт бирелүенә ышанам Ник дигәндә, тәҗрибә шуны күрсәтә- баштарак Татарстанга союздаш республика статусы таләп итә торган митингка да рөхсәт бирелми иде Бу юлы исә рөхсәт мәсьәләсен хәл итүче җитәкчеләр үзләре үк;
— Йәгез инде. Татарстанга союздашлык сорагыз да шуның белән чикләнегез!— диделәр — Әллә кайчангы сугышларны искә төшереп тормагыз' Татар белән руслар бәрелешен китереп чыгарасыгыз киләмени’
Тыюлары әнә шундый сәбәп аркасында булды Сорау туа: ни өчен әле, Иван
Грозныйның вәхшилеген фаш иткәннән соң. рус белән татар арасында низаг чыксын икән71 Грозный бер татарны гына җәберләгәнме7' Бу бит — тарихны белмәү, наданлык Әлеге патшаның башка сыймас ерткычлыгы, иң беренче чиратта, руслар башына тешкәй ләбаса1 Шуңа күрә мин. рөхсәт ителсә, әлбәттә. 1552 елгы вәхшәткә багышланган митингта киләчәктә татарлар гына түгел, шәһәребездә яшәүче һәр милләт вәкилләрен дә катнашыр, тарихны бәяләр дигән карашта торам
Сорау. Инде Татарстан иҗтимагый үзәгенең әдәби хәрәкәткә, язучыларга булган мөнәсәбәте, Татарстан Язучылар союзы белән ике арадагы элемтәләр турында да берничә сүз әйтсәгез иде
Җавап. Язучылар белән мөнәсәбәтләр яхшырып, тыгызланып бара Дөрес, башта алар безгә тартылырга ашыкмадылар Югыйсә, башка милли республикаларда мондый хәрәкәтләр башында язучылар атлый Бездә алай булмады Бик актив бер-ике язучыны санамаганда, күпчелек читтә торды, айлар буена шактый читтән күзәттеләр Безнең зш исә, алда әйтүемчә, бик тиз таралды, төрледән-төрле һөнәр'кешеләренең хуплавына иреште Бу да. съезд хәлләре дә язучыларны уятып җибәргәндәй итте Татарстан язучыларының XI съездында ясалган чыгышларда без алга сөргән максатлар телгә алынды Мине «Казан утлары • журналына редколлегия члены итеп, идарә әгъзасы Римзил Вәлиевне— 'Идел - журналының баш редакторы, ә тарих секциябезнең председателе Сәлам Алишевны яшьләр журналына редколлегия члены итеп сайладылар Рафаэль Хакимовны КПСС өлкә комитетына эшкә алырга кирәклеген дә. үз съездларында, иң әүвәл, язучылар күтәреп чыкты
Иҗат көчләребездән. ягъни рәссамнар, композиторлар, артистлар һәм язучылардан башка Татар иҗтимагый үзәгенең эшен күз алдына да китереп булмый Чәчәксез болын, сандугачсыз яз кебек булыр иде бу хәл Мондый берьяклылык килеп чыкмасын дип. без якын арада республикабызның иҗат союзлары белән берлектә Пленум уздырырга уйлыйбыз Татарстан, халык, телебез һәм мәдәниятебез алдында торган бурыч-ларны тиз һәм нәтиҗәле үтәү өчен безгә барлык көчләрне бергә туплау кирәк Партия дә шуңа чакыра бит. бердәмлеккә һәм тырыш хезмәт итүгә өнди
Сорау Киләчәк турында сүз чыккач, әңгәмәбезне түгәрәкләү йөзеннән, алдагы елларда башкарачак эшләрегезгә дә кагылып үтик Килер көнгә уй-ниятләрегез ничек7
Җавап. Без күп мәсьәләләрне күтәреп кенә чыктык бит әле Шуңа күрә, беренче чиратта, авыз ачып әйтелгән сүзләрне тормышка ашыра бару күздә тотыла Шулай ук яңа бурычлар да билгеләнгән инде Татарлар ил буйлап кына түгел, дөнья буйлап татаралгал. дидек Элегрәк безгә чит илләрдәге милләттәшләр белән элемтәгә керүләр, хәтта кызыксынулар да катгый тыелган иде Ул гынамы?! Хәтта, әйтик Оренбургтагы бер татарның мактаулы эше турында Казанда чыга торган газета-журиалларга язарга ярамады Сәяхәттән кайткан бер журналистыбыз исә. газетага тәкъдим иткән язмасында. Теркиндәге татар профессорын телгә алганы өчен генә эштән куылды
Бүген хәл башкача тора Элемтәләр ныгый Күрше өлкәләрдәге татарлар үз җәмгыятьләрен булдыралар Күбесе рәсмиләштерелде Анда татар телен, мәдәниятен өйрәнүләр башланды Хәзер безгә ил күләмендә уртак татарча газета кирәк
Чит илләрдәге милләттәшләр белән аралашу да башланды, дияргә мөмкин Хәтерегездәдер былтыр Идел буе Болгариясенең ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу тантанасына күп кенә чит илләрдән кунаклар килде Араларында татарлар да бар иде Мин монда аңлатып үтү кирәктер дип уйлыйм Татар иҗтимагый үзәгенең дин аһелләре. төрле мәхәлләләр белән мөнәсәбәте бик яхшы Дөреслекне әйтми ярамый дингә ышанучылар, әллә нинди болгавыр елларда да. үзләре нык кыерсытылган хәлдә Дә халкыбызның күркәм гадәтләрен, якты киләчәккә ышанычын саклап калуда бә- хоссез уңай роль уйнады Алыштыргысыз бу форсаттан бүген дә файдаланырга кирәк
Ислам диненең бәйрәменә дә без шулай карадык Кунаклар белән бергә шәһрн Болгарга сәяхәткә баргач, киңәшмә уздырдык Сүз үзара ныграк аралашу татарларның бөтендөнья берлеген булдыру турында барды Инде Татар иҗтимагый үзәгендә бу доньякүләм берлекнең оештыру комитеты төзелде Аңа Бөтендөнья татар лигасының Устав проектын булдыру, һәр илдәге татар җәмгыятьләре белән элемтә тоту һәм Оештыру съездын әзерләү бурычлары йөкләнде Шәһри Болгардагы киңәшмәдә катнашкан кунаклар һәрберсе үз илендә татарларны барларга, безнең теләкне аларга җиткерергә ризалык бирде. Мәскәүдә инде эшләп килүче Родина- берләшмәсе дә Казанда -Ватан» бүлекчәсен булдырып, чит илдәге татарлар белән элемтәне ныгытырга ниятли Бергә-бергә эшләсәк уңышларга тизрәк ирешербез дип ышанырга кирәк
Әгәр бу бурычны очлап чыга алсак, минемчә бел дөнья халыкларының үзара ты- иыч. дус яшәвенә ирешүдә лаеклы өлеш керткән булырбыз Максатыбыз — холык һәм демократия файдасына эшләү Элеккечә бар нәрсәне югарыдан китереп бирүләрен көтеп кенә утырсак, без тагын буш кул белән калачакбыз Күп көттек бит инде
Әңгәмәне язучы Кояш ТИМЫ1КОВА алып барды