ЫШАНЫЧЫҢ ӘГӘР КАКШАСА...


Көннәрдән бер көнне өемә ирле-матынлы Сергеевлар килеп керде Башларына бәла төшкән икән, уллары Вадим Сергеев алты елга төрмәгә ябылган.
— Радиодан, телевизордан сөйләгән сүзләрегезне тыңлап-тыңлап тор-дык та, киңәшеп карарга булдык.— ди әни кеше.— Башка ышанычыбыз калмады Улыбыз бер дә юкка интегә бит. бөтенләй гаепсеэгә...
Ата белән ана гына түгел. Вадимның элекке классташлары да. адвокаты да. аның һичнинди гаебе булмавын раслап, төрле оешмаларга мөрәҗәгать итеп караганнар. Файдасы тимәгән Боздай салкын сүзләр язылган кыска җаваплар өеме генә хасил булган
Эшнең башы 1984 елның 26 маена барып тоташа. Ул көнне «йөгәнсез» малайлар төркеме Казанның Тирән күле ягында бер кыз баланы мәсхәрәлиләр. Бу чакта Вадим Сергеев. үзе әйтүенчә, өендә була Хәер. Вадим әнисенең туганы А. Ефимова һәм Ефимова күршесендәге тугыз яшьлек Л Дубровина да шуны дәлилли. Аларның раславынча. Ефимова белән Дубровина 26 май көнне бергә циркка баралар Цирктан чыккач, сәгать өчтә, Сергеевларга шалтыраталар Трубканы Вадим ала Алар сөйләшәләр. Әмма тикшерүче, Ефимованың туганлык мөнәсәбәтен сылтау итеп, эш барышында бу дәлилгә илтифат итми.
Шулай да Вадим бу вакыйгага ничек эләккән соң? Болай була. 31 майда Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре Киров районы бүлекчәсе хезмәткәрләре шул ук Тирән күл тирәсендә бер төркем малайларны кулга ала Алар уенча, төркемдә 26 май кение эшләнгән җинаятькә катнашучылар да булырга тиеш, янәсе Вадим шунда эләгә. Ул бу якка пионерлар лагерена вожатыйлыкка эшкә урнашырга теләп килгән икән. Кесәсендә — паспорт Өенә кайтырга автобус көтеп тора. Нәкъ шул чакта аны. су кереп чыккан егерме бишләп башка малай белән бергә, милиция урап ала.
Дүрт тәүлек Киров районы бүлегендә тоткынлыкта ята Вадим Кат-кат сорау алалар. Шул арада Сергеевлар өендә тентү ясыйлар, бер ни дә табылмый, әлбәттә. Әле ейдә- геләр ни булганын. Вадимның нәрсәдә гаепләнгәнен дә белмиләр. «Күзгә-күз» очраштырганда. мәсхәрәләнгән Г С. Вадимны танымый Шуннан соң тикшерүче А Макаров егетне өенә кайтарып җибәрә Паспорт исә милициядә кала. Вадим аны-моны сорап тормый, автобус тукталышындагы ыгы-зыгы вакытында югалтканмын, дип кенә уйлый.
Әмма аның паспорты, өч ай узгач. 29 августта Казан шәһәренең Эчке эшләр идарәсе тикшерүчесе В. Попов кулында кабат күренә. Яңадан сораулар башлана. Вадимны кулга алалар һәм бу юлы инде мәсхәрәләнгән кыз да. җинаятьне нәкъ менә шушы яшүсмер эшләде, дип белдерә Леонов. Балякин фамилияле, Вадимга бөтенләй таныш булмаган малайлар да җинаять кылынгаи урында Сергеевны очратулары турында әйткәннәр. Вадим, әлбәттә, бу гаепләрнең барысыннан да баш тарта. Әлеге җинаять эшләнгән көнне өйдә утыруын, туганы һәм Дубровина белән телефоннан сөйләшүен тәкърарлый. Файдасы тими. Хәтта аның сүзләрен расларлык яки юкка чыгарырлык тикшерү эксперименты да ясап тормыйлар.
17 декабрьдә Киров районы халык суды халык судьясы Н. Золотов, халык утырыш- чылары Сәйфетдинова һәм Алексеев составында, прокурор И. Риянов катнашында, җинаятьче төркемгә хөкем карары чыгара. Вадим Сергеевны көчле режимдагы колониягә алты елга ябарга хөкем итәләр. Шулай да утырыш барышында башка сыймаслык әллә нинди хәлләр туа «Мине Вадим харап итте»,— дигән Г С. бу юлы Сергеев хакында берни дә әйтә алмавын хәбәр итә, үзенең буталуын белдерә Леонов та беренче сорау алулар вакытындагы күрсәтүләреннән чигенә, җинаять урынында В. Сергеевны күрү-күрмәвен раслый алмавын әйтә, ялгышканлыгын таный.
Бу бик мөһим үзгәрешләр приговорга да теркәлгән. Димәк. Вадимны җинаятьтә гаепләрлек иң төп дәлилләр юкка чыккан. Белякии фамилияле шаһиттан исә судта берни дә сорамыйлар. Леоновның судтагы чыгышыннан тикшерүче В. Попов эшчәнлегендәге бер сәер алым ачыклана: әлеге шаһитларның белдерүе Вадимның паспортындагы фотосу- рәткә генә нигезләнгән икән Тикшерүче, ул чакта җинаятьченең аерым билгеләре турында әйтүне таләп иткәч. Леонов
К
— Таза, юан,— дип саный башлаган Шуннан соң В Попов аңа Вадим паспортындагы фотоны күрсәтә
— Шушындыймы' Шулмы? — янәсе Леонов ризалашуын белдерә
Г С ның беренче дәлилләвендә дә сорау алуның шушындый ук ялгыш юлдан киткән булуы ихтимал Суд барышында исә Г. С- үзенең беренче белдерүеннән кискен рәвештә баш тарта, В Сергеевны С Шепелев белән бутаганлыгын судья Н Золотовиа языл та бирә Бу ике шаһитның да судтагы сөйләгәннәре «чынбарлыкка охшамаган» дип табыла, Г С.иың гаризасы кабул ителми
Әлеге вакыйга белән таныша башлагач, чәчләр үрә тора Бүген Сергеев, иртәгә башка берәү шундый ук хәлгә дучар булырга мөмкин ич Уйламаган-нитмәгәндә сине коточкыч җинаятьтә гаепләүләре ихтимал Поповлары, тикшереп, юк гөнаһыңны бар итәр, золотовлары хөкемен чыгарыр Ярый әле гамәлдә эш алар белән генә чикләнми, кассацией шикаять язып, югарырак дәрәҗәдәге гаделлек сакчыларына мөрәҗәгать итү тәртибе бар дөньяда
Вадим Сергеев хәле дә 1985 елның 13 мартында ТАССР Верховный судында кабаттан карала Суд рәисе—В Кучин, членнар — Г Махмутова, Л Романов, прокурор — Г Дрямин, адвокат — В Кузовков Монда, халык судьясы Н Золотов игътибарга да алмаган мөһим документ, рәнҗетелгән Г С ның гаризасы калкып чыга « мин ялгыш күрсәткәнмен Мине җәберләүче — Сергеев түгел, Шепелев» Адвокат В Кузовков та җитди рәвештә кисәтә « тазалык, юанлык кебек кешенең аерым сыйфатларына таянып кына соңгы нәтиҗә ясау дөреслеккә китерми Шул ук Г С ның әйтүенә караганда, җинаятьченең кайбер сыйфатлары, әйтик, «сирәк, эре тешле», «янга тырпайган колаклы» булуы Сергеевка бөтенләй туры килми
Хәйран калырлык! Кинофильмнар караганда, без милициядә әллә нинди криминалистик техника чаралары кулланыла, дип утырабыз. Тормышта исә, төрмәгә ябыл кую өчен, гәүдәнең җинаятьче кыяфәтенә охшашлыгы да җитә икән ләбаса!!! Югары квалификацияле тикшерүче В Попов, гәүдәсе охшаш булгач, теш. колак кебек органнарга игътибар да итеп тормаган Игътибар ителмәгән серле яклар шактый күп бу эштә Шаһитларның төрле вакытта төрлечә сөйләүләренең сәбәбе белән дә кызыксынмыйлар «Дөреслеккә охшамаган»,— дип кенә нәтиҗә ясала Бу очракта, ягъни шаһитларның ни өчен төрлечә сөйләүләре ачыкланмаган чакта, тикшерү тулы түгел, берьяклы саналырга тиеш Га- гаров, Карасев, Колоколов кебек башка шаһитларның сүзләре дә каршылыклы Әмма адвокатның бу мәсьәләне күтәреп чыгуы судны һич кызыксындырмый Ефимова белән Дубравина әйткән сүзләргә колак та салмыйлар Ефимованы исә «Ялган шаһитлык өчен җаваллылыкка тартылачаксыз!»—дип кисәтергә онытмыйлар, билгеле Миңа калса, бу хәлне тагын да төпченебрәк тикшерергә иде! Вадим, бәлки, тагын берәр кешегә шалтыраткандыр? Бәлки, күршеләре аның өйдәлегеи белгәннәрдер? Муэыка-фәлән ишетелгәндер? Юк, берәү дә болар белен кызыксынмый Хәтта Дубравина белән Ефимоваиың әйткәннәрен кире кагучы дәлилләрне дә эзләп азапланмыйлар Җитди кисәтү һавада эленеп кала Әлеге җинаятьне үз күзләре белән күргән һәм гаепле саналган Йосыпов. Хафизов, Головачев, Мингалиев та. Кочуев, Әбделхәлимов. Тимершәехоә, Кәримоа кебек шаһитлар да җинаять кылынган урында Сергеевны күрмәүләрен әйтәләр Шуңа Леоновның судта сөйләгәннәрен дә өстәсәң, Вадимның эше тәмам җиңеләя, дип уйлыйсың Әмма — ни гаҗәп! — ТАССР Верховный суды 1985 елның 13 мартында уздырылган утырышында элекке приговорны үз көчендә калдыра Әле алай гынамы? Ул документта менә мондый юллар да бар « суд коллегиясе хөкемне законлы, нигезле дип таба һәм үзгәрешсез калдыра Сергеев В А ның гаебе, үзенең танымавын санамаганда, нигездә һәм башлыча раслана Моны мәсхәрәләнгән Г С сүзләре, шаһитлар Белянкин. Тимершәехоә, Кәримоа. Әбделхәлимов чыгышлары раслый » Менә сиңа мә!
Сергеев гаебен танымый. Г С. та, югарыда телгә алынган яшүсмерләр дә үз сүзләрендә Вадим Сергеевка каршы берни әйтмиләр, киресенчә җинаять кылынган урында ул юк иде, дип торалар, әмма республика Верховный суды коллегиясенең билгеләмәсендә акка кара белән « гаеп раслана», дип язып куелган һәм шул приговор белән үи икенче хата ясалган; телгә алынган Шепелев бөтенләй читтә кала!
Бу кәгазьләр белән танышкач, мине барыннан да бигрәк, җәмгыятебез өчен гарьләнү хисе биләп алды Әлеге очеркны язу теләгем дә, Вадим Сергеев турында борчылудан гына түгел, хокукларыбызны сакларга алынган органнарның хаталарын ачарга тырышудан туды бугай
Инде алга таба барыйк Вадимның эше ничегрәк дәвам итте соң? Егетнең әти-аии- ләре дә. адвокат та ТАССР Верховный судыннан соң да тынычлана алмадылар. Шулкадәр чуалчык, кеше ышанмаслык хөкем җанны ничек тынычландырсын инде? Аларга мин да кушылдым Шикаятьләр яздык. А ларны тикшерү кемгә тапшырылды дип уйлыйсыз? Казанның Киров районы эчке эшләр бүлегенә! Янәсе, үзең башлагансың, үзең үк очлап та бир инде, иптәш! Кызык бит ифрат кызык! Бу юлы инде С. Шепелевның кылганнарын тикшерә башлыйлар Эш белән милициянең Киров район бүлегендәге тикшерүчеләр А Гыйниятуллин, X Гыйльметдинов. аннары прокуратура тикшерүчесе В Антонов шөгыльләнә.
Тагын бер хәйран калырлык деталь А Гыйниятуллин сорау алганда, Г. С. үзенең әллә ничә талкыр кабатлаган сүзеннән баш тартып, яңача сейли башлый ■ җинаять урынында Шепелев та, Сергеев та бар иде».— дип белдерә. ТАССР Прокуратурасына тапшырылган магнитлы тасмада Г С.ның сүзләре ап-ачык яңгырый: »...мии анда Сергеевны күрмәдем, мин Шепелевны күрдем»,— ди ул.
— Яңа сорау алу вакытында ник башкача сөйлисең? — дигәч, ул:
— Сергеев файдасына әйткәнне аларның (тикшерүчеләрнең) ишетәселәре дә кил ми,— дип җавап кайтара — Аны барыбер акламаячаклар. Суд үзен-үзе гаепләп утырмас
Вадимның әти-әниләре кискен каршылык күрсәткәч, Гыйниятуллинны тикшерү эшеннән читләштерделәр Яңа тикшерүче X Гыйльметдиновны исә, төрмәдә утыручы Сергеевка караганда, әле һаман иректә йөрүче Шепелев мәсьәләсе ныграк кызыксындыра иде Шепелевны бит беренче тапкыр нәкъ менә Гыйльметдинов кулга алган икән Шепелев исә ул арада армия хезмәтенә үк китеп барган. Егетне тиз генә аннан чакыртып кайтаралар Әмма эш башка тикшерүчегә — В Антоновка тапшырыла. Анысы да. Сергеев язмышы турында уйлаудан бигрәк, Шепелев белән күбрәк кызыксына.
Яшь юристларның хәлен аңларга була Сергеев эшен тикшергәндә хата киткән икән, шуны ачыклыйсың икән, димәк, арадан берәү, ялгыш җибәргәнлеге өчен, җәза алырга тиеш Иә шелтә белдерерләр, иә хөкемгә үк тартырлар, «мондый эшкә яраксыз» дип табулары да бик мөмкин Инде икенең берсен сайларга кирәк: үзең белән рәттән эшләп йөргән иптәшеңне утка салыргамы, әллә инде төрмәдә утыручы билгесез бер яшүсмернең язмышын пакьларгамы? «Ул бит инде ике елын утырган, дүрт елын ничек тә тутырып бетерер »— дип. тынычланырга да мөмкин Әмма болай фикер йөртү гадел хөкемнең төп кагыйдәсенә хилафлык китерә • һәр җинаятьче җәзасын алган кебек үк, гаепсез бер генә шәхес тә рәнҗетелмәскә тиеш!»
Әлеге тикшерүләр нәтиҗәсендә исә Шепелевның гаебе тулысынча раслана. Ул беренче сорауда ук бөтен гаепне үз өстенә ала һәм алты елга ирегеннән мәхрүм ителә, Өстәп ТӘ әйтергә була: Шепелев җинаятьчеләр арасында һичнинди Сергеевның да күрен- мәгәнлеген әйтә Вадим файдасына тагын да саллырак дәлил өстәлә Тик, кызганычка каршы. бу дәлилләр инде берәүне дә кызыксындырмый. Шушы коточкыч ваемсызлык аркасында, бер җинаять өчен, ике егет җәза ала Сөлек кебек ике егет төрмәдә гомер кичерә!
Язу өстәлемдә— хатлар, шикаятьләр, гаризалар һәм шулар уңаеннан алынган боздай салкын, кырыс җаваплар өеме Вадим язмышын бернигә санамаган чиновниклар, сөйләшенеп куйгандай һәммәсе дә бер төслерәк җавап җибәрә: барысы да Г. С.ның беренче сүзен, Попов. Гыйниятуллин кебек ялгыш юлдан киткән тикшерүчеләрнең эш нәтиҗәсен, Леонов кебек сәер шартларда Сергеевны гаепләгән шаһитларның аерым җөмләләрен төп дәлил итеп китерә
Гайсин. Мәүләвиев. Гагаров кебек, беренче мәртәбә ялган күрсәтмә биргән шаһитлар. өч айдан соң. Сергеевның язмышы белән яман «шаяруларын* аңлап, РСФСР Прокуратурасына аклану сорап шикаять язалар, Мәскәүгә баралар, башкаладагы бер газета редакциясенә дә мөрәҗәгать итәләр Файдасы гына тими, тими файдасы! Аларга да алда телгә алынган рәвешле коры җавап килеп төшә.
Юриспруденциядәге бюрократлыктан да хәтәррәк нәрсә юктыр, мөгаен. Сергеев эшенең башында ук коточкыч гаделсезлекләр кылына Вадимны, гаебе расланмаган килеш. дүрт көн буе ябып тоту, өйләрендә тентү оештыру, егетнең паспортын яшереп калу һәм аңардан астыртын файдалану, ниһаять. Шепелев үз гаебен таныганнан соң да. Сергеевның эшенә кабат мөрәҗәгать итәргә теләмәү Җитмәсә, бу юристлар үз-үзләренә, чыгарган нәтиҗәләренә, шулкадәр нык ышанганнар ки, мин вакыт-вакыт шикләнә башлый идем: бәлки, ялгышамдыр? Бәлки Вадим Сергеев, чыннан да Мин — юрист түгел, геолог
һәм язучы мин Белеп, аңлап җиткермимме соң әллә' Әмма шикләнүләремне ныгытырлык бер генә дәлил дә юк Монда бит теләсә кемгә аңлаешлы хакыйкать күзгә ташлана — ведомствочылыкның корычтай кабыкка терелгән эгоизмы бу. бер ведомство эчендә тәмам чиләнеп беткән башбаштаклык
1987 елда мин «Казан утлары» журналында отставкадагы милиция подполковнигы Наил Абзаловның щелоковчылыкка каршы ничек көрәшүе турында языл чыккан идем Ул очерк «Смена» журналында да басылды Язмада Эчке эшләр министрлыгы системасында законнан тайпылулар, бу адымның нинди аяныч хәлләргә китереп чыгаруы тасвирланган иде Көрәш бик кискен бара Абзалов тәмам чиргә сабыша, инвалид булып кала Әмма аны җиңә алмыйлар Ышанып әйтергә мөмкин бүген законга таянып яшәү кирәклеге ачыктан-ачык таләп ителә башлаган икән һәм бу өлкәдә инде беренче адымнар да ясалган икән, монда Абзалов көрәшенең дә өлеше бар
Мин Сергеев эше турында да Наил ага белән киңәшергә булдым Кулымдагы язуларны аңа тапшырдым Берничә көннән соң яңадан очраштык Ул
— Сергеевның гаепле булуы бик шикле,— диде.— Судка кадәр алып барылган тикшерү нәтиҗәләре көчсез. Аларга таянып кына эшне судка тапшырырга да мөмкин түгел Сергеевны Г. С.ка ике тапкыр күрсәтү — үзе үк закон нормасын бозу Прокурор бу ялгышны тоярга тиеш иде1
Ул халык судының да, ТАССР һәм РСФСР Верховный судларының да күзгә бәрелеп торган хаталарын санап чыкты һәм
— СССР Верховный суды коллегиясенә шикаять язарга кирәк! — диде
Мин бу эш белән иик болай мавыгып киттем соң диярсез. Аңлатам Чөнки монда Вадим язмышы гына хәл ителми бит Юристлар җибәргән бер төгәлсезлек әллә нинди башка хаталар тудыра Сергеев белән бергә үк. мәсәлән, Игорь Йосыпов та биш елга ирегеннән мәхрүм ителә Ул Г С.ны мәсхәрәләүче бер төркемдә тотылган Гаеплеме ул. мин инде ышанмыйм Анысы — бер хәл Шул ук төркемдә булган биш малай әле дә иректә иөриләр бит Берәүне «утыртып куйгач», безнең җан тынычлыгын саклаучылар үзләре дә тынычланып калганнар Сергеев белән Иосыпов «утырамы?», «утыра!» Димәк, бөтенләй үк кул кушырып утырмыйбыз .
Юк, монда бер Вадим Сергеев язмышы гына хәл ителми Мондый хаксызлык аркасында безнең теләсә кайсыбыз. Сергеев кебек, өендә торган көенчә дә әллә нинди баш җитмәслек җинаятьләрдә «гаепләнә» ала лабаса! Әгәр без дөреслекне вакытында ачыклый бармасак. һәр гаделсезлеккә каршы көрәшмәсәк — тормышыбыз мәңге яхшырмаячак, өйләребезгә рәхәт тынычлык иңмәячәк, кеше уз гомеренә үзен хуҗа итеп тоя алмаячак.
Сүз дә юк, хокук саклау органнары илдә зур эш алып бара Авыр. кара, пычрак эшләрнең астын-ескә китерәләр алар, гаделлек эзлиләр Рәхмәт аларга! Шул ук вакытта без вларның закон бозуга юл кую очракларына да күз йомып калмаска тиешбез
Сергеев башына төшкән бәла аерым шәхесләргә генә кагылмый. Мондый хаталар җәмгыятьнең нигезен какшата, кешеләрнең илгә ышанычын бетерә, әллә нинди яман хәлләр тудыра Вадимны яклау юлларын эзләнә киткәч, мин дә хокук яклау органнарына йөрүнең мәгьнәсезлеген аңладым Егеткә ярдәм итүнең бердәнбер юлы калды хәбәрдарлык һәм мин «Смена» журналына «Ни өчен?» исемле мәкалә яздым. Шул басылып чыккач, инде ике ел да сигез аи төрмәдә интеккән Вадимны азат иттеләр Эшендә профессиональ хата җибәргән А Макаров, В Полое кебекләр ниндидер җәза да алдылар
Миңа исә яңа фаҗигаләр теркәлгән дистәләрчә хатлар агыла башлады Ниләр генә юк ул хатларда?! Менә кеше үтерүдә гаепләнеп ун елга «утыртылган» Николай Серегин язмышы. Кызганыч ки, мин аңа, бик теләсәм дә. һичиичек ярдәм итә алмадым Николайны әнисе Валентина Михайловне коткарды РСФСР Прокуратурасы законсыз приговорны кире какканда, Николайның җиде ел гомере төрмәдә узган иде инде Менә сиңа—«ялгышлык»!
Хатлар, телефонограммалар, ерак-ерак шәһәрләрдән өемә шалтыратулар һәммәсендә кеше язмышы гариплендерелгән тормыш, ышанычын җуйган җаннарның әрнүе
Ленинградтан Л Тасуева яза җитәкчесен тәнкыйть иткән өчен кафедра мөдире вазифасыннан азат ителгән, эш эзли. Новокузнецкида физкультура укытучысы И Скачков зарлана. Херсоннан милиция майоры А Козинец үзенең четерекле хәлдә калуын хәбәр итә Өч елдан бирле җәфалана икән инде
Бәлагә кем генә тарымын бу деньяда?
«1983 елның 10 сентябрендә тенге унберенче яртыда Булаевск район эчке эшләр бүлегенең (Төньяк Казахстан өлкәсе) «УАЗ» машинасы «Урал» мотоциклын бәреп уза. Авария булган җиргә. «Жигули»га утырып, бүлек начальнигы майор Б. килә Аның янында Булаевскидагы мәктәп укытучысы М. Ручкина да утырган Болар «УАЗ»ны тиз генә читкә илтеп, яшереп куялар Майор авария булган урында кала. Мин нәкъ шул вакытта «ЗИЛ» машинасында кырга ашыга идем. (Комбайн суктырган ашлыкны амбарга ташыйм). Кинәт каршыда көчле фаралар кабынды, күзгә берни күренмәс булды, машинам авария булган җирдән 10-15 метр ераклыкта аунап ятучы мотоцикл өстенә барып менде. Шуны гына көткәндәй, минем күзне чагылдырган «Жигули» әллә кая кител югалды. Мин. милиция килгәнен көтеп, мотоцикл янында калдым. Тирә-ягымны күзәтәм Юл читендә ике мәет ята икән Урталарында бер малай да бар. ул әле исән кебек, хырылдаган тавыш бирә Аны узып баручы бер машинага салып җибәрдем.
Милиция хезмәткәрләре мине КПЗга (камера предварительного заключения) ябып куйдылар 3 ай утырдым Җинаять эше «әмәлләделәр», унбиш ел бирделәр. Бераздан теге укытучы «эш»кә ачыклык керткән. 1984 елның февралендә ул минем хатын янына килгән «Башкача булдыра алмыйм, дөресен сөйлим.— дигән.— Баланың ачыргаланып кычкырганы колак төбендә яңгырый. Йокым качты. Синең Валераң гаепсез. Әйдә райкомга! Сөйләп бирәм»
Баксаң, мин больницага озатасы 5 яшьлек бала баштарак ип-исән булган икән Ул өзгәләнеп «Әни! Әни!» — дип кычкырган да кычкырган. Майор Б һич кирәге булмаган бу шаһитне юк итәргә хәл кылган. Башына сугып «тынычландырган». Шуны күреп торган Ручкинаны райкомда, «телен озайтып» йөргәне өчен, тилеләр йортына ябып куялар Озак үтми, майор Б атылып үлә 13 мартта психбольницадан чыгарылган Ручкина да, поезд астында калып, һәлак була .» 8 Мамонтов. Күкчәтаудан җибәргән бу хатына кушып, шикаять-гариэаларына алган 38 (!) җавапны да салган. Утыз сигезнең ник берсе генә кеше хәлен аңларга тырышып язылса иде! Юк, барысы да — коп-коры, сап-салкын, ышандырмый торган сүзләр тезмәсе.
Миңа килгән хатларның һәммәсендә — гаепсезгә ифрат каты җәза алган кешеләр зары Казан егете Герман Стороженко тугыз елга хөкем ителгән РСФСР Верховный суды ике елны киметкән. Әмма тирәннәнрәк танышсаң, бу эшнең дә естән-өстән генә тикше релүен сизәсең Монда да «ялгыш» җибәрелгән булуы бик ихтимал, дигән нәтиҗәгә килеп төртеләсең Кемнәрдер сугышкан. Сугыш чыккан җирдә туры килгән кешеләрнең барын да кулга алганнар тикшерербез, гаебегез булмаса, кайтарып җибәрербез, дигәннәр Стороженкога әнә төрмәдә утырырга туры килә Кем белә, бәлки, гаепледер, бәлки түгелдер дә Үзе ул гаебен танымый, мин дә шикләнәм. Өч мәртәбә матбугат аша юристларга мөрәҗәгать иттем — файдасыз.
Аптырагач. «Социалистическая индустрия» газетасының Казандагы үз хәбәрчесе У Богдалов белән Стороженко янына, колония начальнигына киттек Мәшһүр Пләтән төрмәсенең начальнигы полковник П Тарасов кабинетында Герман Стороженко белән сөйләшәбез Егет кара-соры төстәге ямьсез киемгә төренгән. Чәчен кырганнар.
— Сәламәтлегең ничек? — дибез
— Санчастька йөрим, алар: «Ярый»,— ди.
— Үзеңә ничек тоела соң?
— Әйбәт түгел шул.
— Кыйныйлармы әллә?
— Буладыр инде Белмим. Аңым югала минем, берни белмим
— Син монда күптәнме?
— Дүрт ел да җиде ай, тагын ике ел ярым кала...
Германны алып киттеләр. Мин кабинет хуҗасыннан:
— Петр Тимофеевич, сезнең уегызча, тикшерүчеләр һәм суд хатасы аркасында, ялгыш утыручылар юкмы икән монда? — дип сорыйм.
— Без монда суд карарын яңадан тикшереп утырмыйбыз. Үз күзәтүләремә таянып әйтсәм, болай: төрмәдәгеләрнең күбесе үзен гаепле саный. Шулай да арада үзен һичнинди җинаять эшләмәгән дип исәпләүчеләр дә бар Алары күп түгел, нибары биш процентлап булыр...
Иңрәп киттем «Биш процентлап»' Әйтик төрмәдә ике меңләп мәхбүс булса, йөздән артык кеше нахакка иза чигә, дигән сүз бит бу! Бу эшкә ник алынганлыгыма үкенә башладым, Үзгәртеп корулар заманында саф әдәби әсәрләр язу гына мине канәгатьләндереп
җиткерми, шунлыктай тормыш мәлләре, кичекмәстән чишәргә кирәкле четерекле мәсьәләләргә кереп баткан идем Ай-Һай! Мин генә ерып чыгарлык түгел икән! Булмый Җаным езгәләиә, әмма гаделсезлекләрне фаш итәрлек мөмкинлекләр таба алмыйм. Хәтта бу макта язмаска дип үз-үэемә тәүбә дә иттем инде
Әмма әүаәл язган мәкаләләрем буенча матлар һаман килә тора Красноярскииың Октябрь поселогыннан Сергей Ниретин яза: «Алтай краеның Б. Исток районы милициясенең начальник урынбасары белән конфликтка кергән идем Озак та үтмәде, мине машина кууда гаепләп, җинаять эше ачты Шул дөрес буламы инде! Кулындагы аластеннан файдаланыл, үз сүзен сүз итәр өчен генә, минем биш ел гомеремне сызып ташлау —бигрәк зур гаделсезлек бит!* Молдавиядә Александр Дурканны алты елга мөкем иткәннәр «Шаһитларның сүзенә һичнинди игътибар булмады Хәтта мин әйткәннәрне дә үзгәртеп язганнар, судка ышанмыйм, гаебем юк»,— дип хәбәр салган.
«Милиция бүлегендә мине кысрык бео урынга тыктылар да бик каты кыймадылар Таяк белән Үзем дә белмәгән ниндидер җинаять теркәлгән кәгазьгә кул куярга мәҗбүр булдым» Монысын Ставрополь краеннан Евгений Байков язган «Сигез ел буе язам Шикаятьләремне шулкадәр игътибарсыз укуларына гаҗәпләргә калам —дип зарлана Пермь өлкәсеннән Виктор Хаиин.— Ант итеп әйтәмен, бер гаебем дә юк минем!» Тернополь гражданкасы Людмила 22 яшьлек улы Леонид Каргалицкийның һичнинди гаепсезгә инде ике ел төрмәдә утыруын хәбәр итә. Шикаятьләремне укып караучы да таба алмыйм, ди
Юк, никадәр генә тырышсам да, бик кыскартылган килеш тә, кулымдагы хатларның барын да күрсәтеп бетерә алмыйм. Бөтенләй игътибарсыз калдыруны да күңелем күтәрми Шунлыктан мин журнал аша юристларга мерәҗәгать итем Түбәндәге кешеләрнең җинаятькә катнашу-катнашмауларын кабат ихлас кайгыртучанлык белән тикшерүгә ничек ирешергә! Миңа хат салучылардан — сигез елга ирегеннән мәхрүм ителгән М Демидов (Тула өлкәсе), С. Шинелько (4 ел, Тирасполь), В Попов (Җамбул). Гогян (Грузия). П Новиков (10 ар ел, Краснодар крае) һ б.лар өметләнеп кетәләр бит Гостелерадио комитетының Мордовиядәге элекке дикторы Г. Биушкин, хәзер Днепропетровск өлкәсендә тоткынлыкта ятучы Н. Богомолов, Коми АССРда мәхбүслектә интегүче А. Клинцов та хөкем карарларының яңадан тикшерелүен тели
Әлбәттә, эшләренең кабат тикшерүен таләп итүче һәр кеше бетенләй гаепсездер, дип өзеп әйтеп булмый. Алар үзләре дә сүзгә генә ышануны таләп итмиләр ләбаса Тикшерүдәге үзләрен ышандырмаган якларны телгә алалар, шуны төпченергә кирәклеген аңлаталар. Бездәге бюрократизм исә шул дәрәҗәдә ныгып җиткән ки. адәм балаларының гади сүзе генә аны һичничек какшата алмый Бу җәһәттән тагын бер хатка тукталмый кала алмыйм Аны Могилев өлкәсеннән Татьяна һәм Евгений Пузыревскийлар язган «. Биш бала үстердек без 1986 елның 12 ноябрендә 1968 елда туган телчегебез Володя Армиягә китте Декабрь башларында хәбәр алдык Үзбәкстанның Термез шәһәренә урнашканнар икән. Без, аны Әфганстанга җибәрерләр инде, дип көтә башладык Володя 5-23 декабрьләрдә, үпкәсе ялкынсынып, госпитальдә яткан икән Ә 23 ендә. частена кайткач, хәрби формасының югалуы беленә. Яңасын бирелер Ул шунда ук »ңа киемне үзенә җайлаштырырга тотына Сержант шулай куша, чөнки 24 декабрьдә полигонда атышлар билгеләнгән икән
Полигонга китәр алдыннан Володяга бернәрсә дә өйрәтелми, аның мондый атыш ларда беренче катнашуы була Шунлыктан аның атуы да шома гына бармый Полигоннан кайтканда исә төне буе керфек какмаган Володя, машина әрҗәсенә менеп утыргач, йокымсырый Автоматның приклады әрҗә төбенә терелгән, ә көпшәсе — күкрәгенә Машина сикертеп куя һәм шулчак улыбызның автоматы атып җибәрә Хәле киткән, күп каны аккан, җилкәсе, үпкәсе яраланган Володяны кабат санчастька салалар 28 декабрьдә реанимациядә ятучы егет янына замполит килә һем солдат антына имза куйдыра Улыбыз бу хәлнең мәкерле тозак икәнен соңыннан гына аңлый частьта һичнинди шаккаткыч тәртипсезлек юк, әлеге шартлау исә егетнең үз-үзенә кул салуы итеп билгеләнергә тиеш
48 тәүлек дәваланганнан соң Володяны кулга алалар, хәрби трибунал егетне дүрт елга ирегеннән мәхрүм итә Шул булдымы дөреслек! Без Совет армиясенә таза, нык, саф күңелле улыбызны озаттык Берничә ай эчендә аңардан җинаятьче, инвалид ясадылар Аның яралары әле де сызлый, сулыш алуы да авыр •
Хатларда җәмгыятебезнең төрле яклары ачыла Күлме вакыйгалар, ничәмә-ничә герле фаҗигалар. чарасызлыктан интегүчеләрнең аһ-зарлары Әле күптән түгел генә яңача иттереп сайланган депутатларыбыз тормышыбыздагы шундый хәлләргә дә игътибар итсеннәр, кешелоребезнең хокукын сакларга алынсыннар иде! СССР Верховный Соеетыи-
дагы депутатларны гына әйтүем түгел. Алар бездә бик күп бит: авылда да. районда да, шәһәр Советларында да. Сайлау вакытында гына фотосурәтләре күзгә чалынып китә д» әллә кая юкка чыгалар. Хәтта исем-фамилияләре дә онытылып бетә. Мин бу мәсьәләгә тиктомалдан гына кагылмыйм Киевта яшәүче укучым В. Монлаков болай хәбәр итә «...Җирле Советларда колонияләрне күзәтү комиссиясе бар,— ди ул.— Закон аларга прокурорныкына тиң хокуклар бирә Алар теләсә кайчан колониягә барып керә, шикаятьләр, гаризалар кабул итә ала. Төрмәдә утыручыларның эшен тикшерергә дә мөмкин аларга Хезмәт итү тәртипләрен дә тикшерергә ярый. Чынлыкта исә комиссия членнары бу эш белән бөтенләй шөгыльләнми. Мәхбүсләр белән елга бер мәртәбә очрашып алалар да ике тиенгә кирәкмәгән отчет тутырып бирәләр. Шунлыктан милициядән, прокуратурадан, башкарма комитетлардан һәм үз депутатларыннан тәмам гайрәте чиккән, ышанычын җуйган адәм балалары газета-журнал редакцияләренә, язучыларга ялвара башлыйлар. Тик, кызганычка каршы, журналистларның мөмкинлекләре теге оешма кешеләренекенә караганда күпкә чикләнгән. Аларның һичнинди тикшерү аппараты да. криминалист техникасы да. сиреналы машинасы да — берсе дә юк, кулларында — кәгазь белән каләм».
Хатларның кайберләрендә җитди фикерләр, тәкьдимнәр дә бар. «Ни өчен без җинаятьчеләрне төрмәләргә дыңгычлап тутырабыз? Әллә, анда адәм баласы әйбәтләнә, дисезме? Киресенчә».— дип язган берсе. Свердловскидан хәбәр салучы А. Новиков хәтта санап та күрсәткән: «Хәзер безнең илдә алты миллион чамасы тоткын бар. Анда утырып чыкканнар өч-дүрт тапкыр артыграк. Кыскасы, халыкның ун процентлавы «төрмә исен иснәгән». Мин боларны харап ителгән язмышлы корбаннар, дип атар идем. Кайбер мәгълүматларга караганда. Бөек Ватан сугышында егерме миллион кеше һәлак булган диелә Төрмәләрдә аннан да күбрәге интегә. Минемчә, халкыбызның язмышын уңай якка хәл итәргә тырышканда, тормышыбызны матурайту, мул итү юнәлешендә уйлаганда, мәсьәләнең бу ягына да игътибар бирелергә тиеш».
Өстәлемдә хәл ителмәгән сиксән өч хат ята. Аларның ияләре минем кулдан килми торган ярдәмне көтә. Беләм: барысы да саф күңелле үк түгелдер. Кайчак бит җилләнеп тотынасың; тик, кызганычка каршы, син яклап йөргән кешенең гөнаһысы ачыла да куя. Йөздән берен аклый алсаң, бик хуш. Йөздән бере. Шул берәүне коткару өемә тагын йөзләрчә хат килүгә сәбәп була. Димәк, төрмәдәге кешеләргә сыңар-сыңар яхшылык эшләү белән генә җәмгыятьне сафландыру, хаталардан арыну һич мөмкин түгел. Тормышыбыз, гомумән, инсафлыкка мохтаҗ, шәфкатькә, миһербанлылыкка. Бу өлкәдә безнең барыбызга да кулдан килгән кадәр тырышырга кирәк.
«Комсомольская правда» газетасында бер мәкаләм басылып чыккач, миңа Шахтерск шәһәрендә яшәүче Катя Ещенкодан хат килде. Бик шатландырды мине ул хат. Кызчык, җирдәге барлык кешеләргә мөрәҗәгать итеп, болай ди: «Мин башкача дәшми кала алмавымны аңладым Мин шәфкатьле, ихлас күңелле, ярдәмчел барлык кешеләрне Вадим Сергеев кебек урынсызга рәнҗетелгән җаннарга ярдәм итәргә чакырам. Кешеләр, әйдәгез гаделлек өчен көрәшик! Әйдәгез, гаепсезләрне коткаруны үтенеп, имзалар җыйыйк! Заманында Леонард Пелтиерны яклауга күтәрелгән идек бит Тавышларыбызны СССР Верховный Судына ирештерик! Гаепсезләр кичекмәстән азат ителсен, әниләре күз яшьләрен сөртсеннәр! Без — миллионнар бит. Кемнәрдер бөһтан яладан интегә. Аларга бары без генә ярдәм итә алабыз, һәр язмышны җентекләп тикшергәндә тиешле оешма вәкилләре шиккә төшсен «Бәлки, чыннан да, хата миндәдер?»—дип икеләнеп калсын һәм эшкә тотынсын...»
Мине канатландырып җибәргән тагын бер хат бар. Анысын Түбән Кама колониясендәге отряд начальнигы Ю. Кощеев язган. «Казанның Идел буе район халык суды тарафыннан 12 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Сафин, 10 елга утыртылган һәм төрмәдә вафат булган Әхмәтов. 11 елга ябылган Әхмәдиев үзләрен һәрвакыт гаепсезгә санадылар. Аларның гаепсезлеген хатыннары да раслый. Суд кына бу сүзләрне игътибарга алмый. Аларны гаепләү өчен нибары бер шаһит җиткән. Башка дәлилләр юк. Мин бу өлкәдә 12 ел эшлим инде, тәҗрибә җитәрлек. Шамил Әхмәдиев белән еш кына әңгәмә корып утырам. Минемчә, аның, чыннан да. гаебе юк. Аны да. башкаларны да кабат тикшереп карау урынлы булыр иде. Тик хәтта СССР Генераль прокурорына язылган 12 шикаять тә коры җаваптан башка нәтиҗә бирмәде Уйлыйк әле: гаепсездән гаеплеләргә ничек ярдәм итеп була?..»
Башкаларга караганда сирәгрәк килсәләр дә. мондый хатлар аерым игътибарга лаек. Болары — инде уяна башлаган шәфкатебезнең беренче бөреләре ..

Реклама