Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯСИН

әһәр өстен киезләнеп беткән йолкым-йолкым болытлар томалаган Кич Вак кына яңгыр сибәли Ярымагач-ярымташ йортларның муртаеп каралган такта түбәләренә шәрә тупыллардан эре-эре тамчылар коела. Бу дым инде өйләрнең эченә үк саркып кергәндер шикелле Тоташ күлләвеккә әверелгән, ермачланып беткән пычрак урамның сайлап басардай каты урыны да калмаган Аяк астындагы балчыкны тая-тая ерып. Ясәви әкрен генә бара да бара Егылып китмәс өчен коймага тотынгалый. бармак битләрен уа — юеш такта черекләрен коя Авыраеп калган у саркып торган чабуы итек кунычына ябыша |әм тоташ сибәләгән яңгырның алда да. артта да чите юктыр кебек Урамның теге башында ике катлы соры кирпеч йорт абайлана
Ясәвинең кон буена валчык та ризык капканы юк дисәк, гөнаһ булыр Иртән карчыгы белән чәйләп алган иде ул Мае да. вареньесы да. хәтта колбаса кисәге дә бар иде өстәлдә Ясәви берсенә дә орынмады Бер телем ипинең читен генә сындырып алды да чәй чөмерүен белде Тамактан ризык үтәрлекме7!
Кайтканына инде айдан артык, акчасының беткәненә атна булды. ә ул һаман эшсез Хатынының тапканы, хезмәт хакы, хәзерге бәяләр эргәсендә балыклы чиләк янында тулганган мәче кебек ялманып йөрерлек кенә Нигә кирәк булды яңа костюм7 Ә ул телевизор тагын ни чуртыма' Янәсе, ирекле кеше1 Ни тели, шуны эш- ди Ни тели, шуны ала Теге кесәдә дә акча, монысында да Уңга да чәчә, сулга да сибә. Кавказдан баеп кайткан диярсең Кесәсеннән чыгып очкан һәр унлыкка карчыгының күзе әллә кая чаклы иярә бара Мөлдер-мөлдер Ясәви күрә һәм елмая (эчтән генә) Менә ничек без аны табабыз да. сибәбез дә Ул — ирекле кеше1
Ирек Ул аны тегендә чакта бөтенләй башкача күз алдына китерә иде Менә ул үзенең эш урынына — тынчу-дымлы подвалына килеп керер, ачкычы белән шалтыр-шолтыр килеп торбаларны краннарны тикшереп йөрер Биредә ул — хуҗа' Мастер аңа бер кочак үтенеч китереп бирә икән, ул шат Кабаланмый гына эш коралларын барлар үз дәрәҗәсен белеп кенә квартирдан квартирга йөрер Ялганган торбалар, тамчылаудан туктаган краннар кабаттан җылыта башлаган батареяләр, ачылып киткән йөзләр, күңелләре рәхмәт тулы хуҗабикәләр, — болар бит күңелдә сакланучы хатирәләрнең һәм хыялның иң яктысы, иң рәхәте
Аны күргәч начальникның йөзе беренче мәлдә яктырып китте шикелле
Әхмәт ХӘММӘДИШИН (1949) яшь язучы Чаллыда яши Журналда проза белән Лсрснчг глнкыр катнаша
— Ә-ә. Ясәви' Кайттыңмы9
— Исәнмесез...
Таныш кабинет Таныш өстәл Кырыйдан агач чөйгә кигезеп куйган бер тактасы төшеп йөдәтә иде Әнә ул хәзер дә өстәл яныңда. стенага сөяп куелган. Кыршылып беткән, борылмалы таныш кресло Холкы — начальникның нәкъ үзе инде кузгала башласа, ризасыз тавыш белән чыелдап куя Кресло тавыш бирсә, йомышың уңмасын көт тә тор.
Биредә бернәрсә дә үзгәрмәгән диярлек Шул ук обойлар, стенага ябыштырылган шул ук йөкләмәләр. Төсе уңа башлаган язуның фәкать баш өлешендә генә күзгә ташланып торган 89 саны — иске чалбар өстеннән буып куйган иске каешның өр-яңа аелы кебек Тагын нәрсә9 Каршы якта үзгәртеп кору һәм демократия турында стена тутырып язылган кызыл лозунг Тагын портрет
Начальник үзе дә үзгәрмәгән Гаҗәп зур осталык белән җентекләп эшләгән, һәр сыры тырышып шомартылган битлек-маскага тартым чырай, гәүдәсенең бер өлеше булып тоелган ниндидер мәңге тузмас материалдан тегелгән костюм Өстәлдә яткан ручкасы да. хәтта ручкага урап куелган зәңгәр изолента кисәге дә Ясәвигә таныш иде
— Ну. ни йомыш9
— Менә кайттым.
— Күрәм.
Беренче мәлдә яктырып киткән чырай сүрелә башлады Андагы таныш сырлар, тирәнәеп, үз рәвешен алды Начальник кыймылдап куйды, кресло, йөз елга бер ачыла торган тутыгып беткән тимер капка кебек, ыңгырашып куйды.
— Менә эшли башларга дигән идем.
Кресло тагын чинап җибәрде Ясәвинең сөмсере коелды Яраткан уенчыгын икенче бер бала кулында күргән сабый кебек, тамагына төер тыгылды.
— Видишь-ли. кем. Ясәви синең урынга кеше алган идек шул инде без.
— Алай икән..
— Ну син ни. нитмә Берәр атнадан кереп чык Эш тапмый калмабыз.
Бер атнадан килде Паспортын, хезмәт кенәгәсен, тегеннән бирелгән белешмәсен чыгарып салды
—Тә-әк.
Начальник күзлеген алып киде, ашыкмый гына документларны актарырга кереште.
— Тә-әк,— дип янә кабатлады ул.
Бу сүздән Ясәвинең йөрәге кысылды. Гәрчә кәгазьләрендә бернинди ялгыш яки ялган булмаса да. ул үзен ниндидер җинаять өстендә тотылган кеше итеп тоя башлады
— Тә-әк Прапискаң юк икән бит синең.— Күзлек өстеннән Ясәвигә текәп карады.— Ә?!
— Ни бит. Гали Сәрвәрич эшкә урнашмыйча торып, праписка- га кертмиләр.
— Эшкә алырбыз, алырбыз. Бездән сиңа полный гарантия Түл- ке башта син прапискага кер.
— Соң бит. Гали Сәрвәрич..
— Бала-чага булма инде. Ясәви Законны син миннән яхшырак беләсең. Тегеннән кайткан кешене прапискасыз-нисез эшкә алсам баштан сыйпамыйлар бит Беләм. яхшы сантехник булуыңны да. намуслы кеше икәнлегеңне дә — барысын да беләм Но — начальник имән бармагын югары күтәреп, иңсәсе аша артка күрсәтте — Анда мине дөрес аңламаулары бар Кстати, ник синең үзеңә
трестка барып кайтмаска' Минем җилкәдән дә ответственнее төшәр, үзең дә тынычланырсың.
— Ярар соң. Гали Сәрвәрич Түлке
■— Нәрсә?
— Бәлкем Сез гаризаның бер почмагына язып куярсыз шу- лай-шулай. мин каршы түгел, дип
— Э-һе-һеһ. Ясәви Картаеп барасың, тәки акыл керми сиңа Андый сүзне соң мин яза аламмыни инде, йә9 Трест директоры әнә шулай итеп язып бирсә — пажалысты Рәхим ит Аңладыңмы9
— Ярый. бар. Кыюрак бул анда
Соңгы киңәшен бирмәгәндә яхшырак буласы икән, югыйсә Җилкенеп китеп. Ясәви анда артык кыюланып ташлады, хәтта һавалырак та сөйләште бугай Көндәлек мәшәкатьләреннән, телефон хәбәрләреннән айнып җитмәгән идарә башлыгы аны аскы иренен бүлтәйтеп. гаҗәпләнебрәк тыңлады
— Сезне кем җибәрде9
— Ни Гали Сәрвәрич
— Нәрсә, дөньяга бүген туганмы әллә ул9 Эшкә алу-алмау аның җилкәсендә бит
Башлык күнегелгән хәрәкәт белән телефонга үрелде, телефонның саннар тәгәрмәченә бөтен усаллыгын салды Юка тиреле симез бармагының очы. тәгәрмәчне әйләндергән саен, агарып-агарып кала Кул аркасындагы алтынсу төкләре тәрәзәдән төшкән кояш яктысында җемелдәп-җемелдәп китә.
— Баймуратовны "1
Мәгарәдәй зур кабинетта гөрселдәгән көр тавыштан Ясәви телефон трубкасыдай бөгәрләнеп килде, кечерәеп калды Күңеленең әллә кайсы төшендәге ниндидер бер бик әһәмиятле әгъзасы (әллә йөрәге инде?) өзелеп төште Ә башлыкның күзендә уйный башлаган шаян чаткыны күргәч, башының арт чүмече җылынып китте Әмма бер генә мизгелгә Икенче мизгелдә башлыкның карашы хөкем карары укучы судьяныкы кебек төссезләнде Ясәви аркасының тирләп чык-канын тойды. Бераздан аның күкрәген тагын өмет җылыта башлады Идарә башлыгының сизелер-сизелмәс кысылган, уйчанланып калган күзләре аның күңелендә, баш миендә барган ниндидер корәш- хәрәкәтне чагылдыра кебек иде
Ниһаять, карашы аязып китте Ниндидер фикергә килде булса кирәк.
— Ярар
Шул бер генә сүзне әйтте дә. күнегелгән-илтифатсыз хәрәкәт белән трубканы ташлады Хикмәтле караш белән Ясәвигә озак кына карап утырды Аннары карашын гаризага күчерде Кулына озын кара ручка алды Бераз уйлап торгач, ручкасын кинәт кире куйды
— Гаризагызны калдырыгыз Пропискага кергәч килерсез
Бу инде—акланып бетә язган кешене үлемгә хөкем итү белән бер иде Үз хәлен аңларга, куерганнан-куера баручы кургашын болыт шикелле уйлары арасыннан күренеп китәргә тиешле яктылыкны тотып алырга теләп. Ясәви бөтен ихтыярын бер ноктага тупларга тырышты Калтыранып-калтыранып куйган күкрәгеннән чигәләренә тере кыллар сузылды Ул кыллар мең аваз белән зыңларга кереште һәм ул кылларның зыңлавы, авыр корыч скафандр диярсең, аны төреп алды, мохиттан аерды, күзен күрмәс, колагын ишетмәс итте
Чигәләрне ниндидер бер авыр чүкеч кыйный нишләргә ' Нишләргә9' Аңында әлеге сорау яңгырап киткән саен Ясәвинең акылы бөгәрләнә, кечерәя, кабыкка горенә бара Менә ул кечкенә бер төенгә, ноктага әверелде һәм бөтенләй юкка чыкты Ә гәүдәсе мең
ләгән төрткеләргә — тузан бөртекләренә әйләнеп, һавага, тирәлеккә тарала башлады Узгынчылар, машиналар аны урап түгел, аның гәүдәсе аша уза. ләкин аңа һич тә кагылмыйча үтәләр
Ә бит тирә-юньдә тормыш кайный. Коточкыч катлаулы, акыл ирешмәслек капма-каршылыклар белән тулы тормыш Гүя кыршылып ярылып беткән тәлинкәне иске тутык патефон әйләндерә Күпме тыңласаң да бер үк көй. бер үк җыр. Шул көйгә, шул җырга берничек тә тәңгәл килми торган эш-хәрәкәт Әмма ничек кенә мәгънәсез тоелса да. бу бит — тормыш Чын тормыш. Кайнап торган тормыш! Ә Ясәви — шул тормыштан, котырып әйләнгән иске ярык тәлинкәдән мәтәлеп төшкән бер тузан бөртеге Аны кабат тартып алу өчен инде берәү дә ярдәмгә кулын сузмас, ахры.
Бервакыт аңа ванна төбендә чабулап йөргән тараканны күзәтергә туры килгән иде Артына ут капкандай бер якка китеп бара да. кинәт туктап кала. Мыеклары белән уңлы-суллы ванна төбен кыйный Ары тартыла, бире борыла, тагын йөгерергә тотына Стена буйлап бераз менә дә аска тәгәрәп төшә Ванна төбендә җирән корсагын күрсәтеп, җирән тәпиләре белән шактый чәбәләнә Аягына торып баскач мыекларын боргалап, тагын юнәлеш эзли башлый Ничә мәртәбә менеп җитә язып, ничә тапкыр егылып төшкәндер
Уйламаганда исенә килеп төшкән бу вакыйга^ Ясәвине кабыргасына төртеп уятты Башына Ньютон алмасы төште диярсең, зиһене аязып китте. Нәрсә дип әле ул. алланың кашка тәкәседәй күреп, шул Баймуратовка табына71 Беткәнме бүтән эш! Муеның исән булса, камыты табылыр.
РСЖУ Бу исемнең русчасын да. татарчасын да озынайтып укый белми иде Ясәви РСЖУ — бары тик шулай гына
Игътибар өмет итеп ишек төбендә шактый басып торды Кечке-| нә генә бүлмәгә шыплап тутырылган өстәлләрнең үз тәртибе, үз хуҗалары бар. билгеле Әнә. Ясәвигә бәрелеп узган хезмәткәрләр өстәл читләрендә ишелеп төшәргә җиткән кәгазь өемнәренә дә. яртылаш диярлек өстәлдән чыгып торган шома төймәле чутларга да. аяк астында кайнап утыручы чәйнекләргә дә кагылмыйча туп-туры өстәлләре янына узалар, үз эшләре белән мәйханә киләләр
Эһем
Гөжләп торган иҗат атмосферасы Ясәвинең тамак кырган тавышын үзенә йотты.
— Ой. кызлар чәй кайнаган!
— Тр-р-рь'!! (телефон)
— Әйе' Юк' Әйе' Сан-саныч. сезне!
Әһә. монысы башлыклары икән Ясәви, итәк-җиңен җыеп дигәндәй кырын-кырып басып Сан-саныч янына китте. Ничек кенә сак барырга тырышса да. итек башы белән ниндидер шнурны эләктерде. Бер хатын алдында яткан яшел күзле электрон машинка, кәгазь өемнәрен ерып, өстәл читенә тартылды
— Әй мужик! (ниһаять игътибар иттеләр).
— Гафу итегез
— Гафуыгыз белән сату итегез Безгә кергәндә арбаңны калдырып керергә кирәк!.
— Исәнмесез...
■— Ни йомыш?
— Менә эшкә урнашырга йөри идем.
— һөнәрегез?
— Сантехник.
— Сантехник7 — начальникның кашлары чәченә кадәр үк сикерде.— Гаризагыз7
— Башта кадрлар бүлегенә керегез Коридорның теге башында
— Рәхмәт
Кадрлар бүлеге Монысы Ясәвигә, нишләптер, таныш тоелды Аннары аркасы чымырдап куйды койма' Бүлмәдә утыручы белән аның арасында койма тотылган иде.
Койма артыннан озынча тырнаклы нәфис кул сузылды
— Ә?
— Документларыгыз!
Койма аша үрелеп, кул иясенә карады Ясәви Чибәр генә ханым Әмма күзләрендә иман әсәре юк Болай. югыйсә, үзе сиңа караган шикелле. Ләкин каршында сине түгел, бушлык күрә һәм шул бушлык эченнән (түш кесәңнән) документлар чыкканны көтә.
Паспортны ачып карады да, дүрткә бөкләнгән ак кәгазь битенә үрелде (милиция кәгазе') Таралып торган коңгырт-җирән чәчләрен колак артына өя-өя кәгазьне шактый җентекләгәч, кәрт уенында оттырган бәндә шикелле, документларны уч төбенә өйде Озынча тырнаклы нәфис кул тагын Ясәвигә сузылды
_ ?
Алыгыз'
_ ?
Кулның түземе бетте, документлар шапылдап койма өстендәге киң тактага килеп төште. Ясәви тагын койма аша үрелде
— Ә нишләп'
Ханым туп-туры Ясәвинең күзенә карады (беренче мәртәбә)
— Язу таныйсызмы7
— Бу — РСЖУ эР-Се-Же-У Ә сезнең монда — Ж КУ Же-Ка-У Аңладыгызмы?
Контордан чыгып барышлый Ясәви ишек төбендә кем беләндер бәрелешә язды. Башын күтәрмичә генә юл бирде Ләкин теге узып китмәде Алай гынамы, кинәт учы белән Ясәвинең иңбашына шапылдатты
— һа! Ясәви!
— Нәрсә, танымыйсыңмы әллә?
Авызы тулы алтын теш тегенең Канәгать тук чырай Таныш кебек үзе
— Соң. Эмиров бит мин Танымыйсыңмыни7
— Ә-ә. Әмиров
— Чыктың дамыни инде7
— Чыктым
— Ну и молодец' Эшкә урнашмадыңмы әле7
— Юк
— Во! Миңа какрас синең кебек бер пробивной кеше кирәк Керәсеңме 7
— Нинди эш7
— Нинди булсың Үзең беләсең инде Бездә бит шул тегесен тап. монысын юнәт
Ю-ук. андый эшкә кул ятмый
— Хотя бер авызың пешсә
— Шул-шул менә
— Ну. алайса, слесарь булып Все-таки иске таныш
— Анысы ярый
— Яраса, иртәгә кер Хотя юк Иртәгә мин Чаллыга китәм Шимбәсез кайта алмам Так что. понедельник — рәхим ит. татарча әйткәндә
Әмировның кем икәнлеге турында да. Ясәвинең ничек тормага эләгүе хакында да язарга исәп юк иде: хикәя озынга китә Эләккән Утырган Чыккан Ничек эләксә дә — эләккән Күпме утырса да — утырган Чыкканмы — чыккан Җәзасын алган Хәзер яшәргә кирәк Тормышны дәвам итәргә Ник үткәннәрне айкарга9 Булган — беткән Менә, шайтан алгыры, алтын тешләрен ялтыратып, килде дә басты Эмиров' Язмышның нәкъ үзе диярсең Сорап тормый ул синнән Телисеңме, юкмы — култыклый да билгесезлеккә алып китә Ә син Ижау базарына баручы арба артына бәйләнгән мүкләк сыер шикелле, мыш-мыш борын тартып, күндәм генә атлыйсың Атлыйсың. атлыйсың Берзаманны башыңны күтәреп карасаң, бугазыңа чалгы чаклы пычак терәгәннәр. Җәмәгать! Нишлисез сез'" Мине түгел, әнә. Эмировны' Ләкин пычаклы кеше берни күрми Бауны кысып эләктергән дә. бисмилласын укый Тыпырчынырлык та түгел ичмасам' Аркан, аллага шөкер, фил тышауларлык Ярар инде, дисең. хәерле каза булсын Тик пычакның үткен йөзе генә чиркандырып тора Авыртыр кебек. Авыртмый ла ул! Кайнар гына була. Пычак йөзен әйтүем Утта кыздырганнар диярсең
Ә шулай да. күкрәк эчендә әллә нәрсә (йөрәк лә инде, бүтәнчә нәрсә булсын!) арканы, җилкә тамырларын, тагын әллә кайсы турларны тырный Сиңа карап торган меңләгән күзләр, юк. күзләр түгел әнә шул исән. тере, җанлы күзләрнең ияләре — кешеләр — (шул исәптән Әмиров та) дөньяның бу ягында калачак бит инде Берни булмагандай өйләренә кайтып ятачаклар Хатыннарын, ирләрен, сөяркәләрен кочаклап, телевизор караячаклар, иртән торып эшкә китәчәкләр, эшләгән атлы булып йөриячәкләр. Болар инде синең өчен юк Чөнки син үзең юк Юк’ Ничек юк? Менә бит син — бар' Менә гәүдәң Менә башың Үзең бар. үзең юк Чөнки бу — дөньяның икенче ягы. Тегеләр икенче якта калды, ә син бу якта Әле дә ярый бөтенләйгә түгел Срок Срок үтте — син тагын теге якта (Бу якта!) Их Ах Бу яктагылар сине әле һаман теге якта дип исәпли икән шул! Әмировлар өчен генә син — үз кеше. Чөнки алар — табигатьләре белән теге як кешеләре.
Дүшәмбе көн иртән (хикәя башында ул көннең ахыры җиткән иде инде хәтерләсәгез, шәһәр өстен киезләнеп беткән йолкым-йол- кым болытлар томалаган иде) Ясәвинең күңелен ниндидер шик кимерә башлады Артык гади, артык шома, артык җайлы килеп чыга. Әмировның эшне җайга салырына тамчы да шиге юк Ясәвинең Чөнки Әмиров көч Бу дөньяда, бу җәмгыятьтә ул — үз кеше Хуҗа кеше Кендек кеше Тотка кеше Әмиров канаты астында дөньяны имен ятарга була Аныңча яшәсәң. Ул дигәнчә эшләсәң Аңа ярасаң Ләкин бу шома юл аны тагын ТЕГЕ якка илтә түгелме соң9 Ижау базары Пычак Күзләр Күзләр арасында — Әмировның алтын тешле тук чырае Кемдер, күзен күккә текәп, талгын гына дога укый Ясин сүрәсе