Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР


Шагыйрьне, гадәттә. табигать баласы. диләр. Чыннан да ул табигать базасы
-f бе знең Ләйсән ( Ләйсән Рәфикт- кызы Юнш паа) - шәһәр ба тасы. Бу аның шигырьләреннән дә бөркеп тора. Кандыр кысалардан чыгарга телә), тримиир ззләп йорергә теләү. урамнардан подъездлардан моңа кадәр татымаган яңа дөньяны ачарга теләү. Табигатьтәге ихласлылык каядыр артта калгандыр сыман. Бу беренче карашка гына шулай Әти-әнисенә табигатьтән бире тгән шигъри коч аңарда шәһәр холкы белән кчрәшә. Ул аны әле үзе дә аңлап бетерми Бу әле яшьлек Яшь шагыйрә үзе әйткәнчә
Я ишлектән узмыш юк.
узмыш юк!
Әнә шул сикәлтәле юлдан узгач, ул табигатьтә бирелгән шигъри агымга әйләнеп кайтачак. < <• згә тәкъдим ителгән шигырьләр шул хакта сой ти
Бу кечкенә генә кереш сүземдә шуны да әйтәсем килә: халкыбызның шигъри дөньясында якты йолдыз булып калган Саҗидә Соләйминоаа •шагыйрә» дигән төшенчәне яратмый иде
Ул үзен шагыйрь санады. Һәм үзенең шигъри доньям <•/ „\ t дәрәҗәгә иреш
те до. Ләйсәнгә дә шуны телим.
Мөдәррис ӘГЬЛӘМОВ
Бүләк
Мизгел өчен өзелсәм дә...
Өзәм сезне, ромашкалар,— Өзелмәсен ү зәгегез.
«Кем өчен?».— дип сорашмагыз — Бу бүлмәнең бизәге сез.
Сезнең моңсу нәфислектән Ялгыз йөрәк бизә алмын.
Җилләргә ияреп. Котырып, ярсып. Хәсрәтнең китте Очып яртысы.
Сайлап чишмәнең
Сафын, көмешен.
Суларга акты Ярты өлеше.
Мин әнә шулай Бушандым инде.— Алтын наз булып.
Калган бушлыкка Кояшым иңде.
Ник бер генә күңелне дә Минем сурәт бизи алмый?
Бизәр идем, түзәр идем Үзәкләрем өзелсә дә. Чәчәк булып үсәр идем Ми 31 ел өчен өзелсәм дә...
Сары моң
Сагынамын...
Сагынамын...
Сары моңга манмамын...
Зарларыма уралып.
Сарыларга мана моң.
Сагынамын...
Сагынуларым
Сагышлардан сары ла... Соралмаган сорауларга Сап-сары моң сарыла.
Пәрдәсез
Минем янда ни калган соң: Ни күреп. әрсез генә Маңгай терәп каплангансыз Күңелем тәрәзенә?!
Ай ял итә болытта...
...Ай болытта ял итә. Каеннарны тал итә. Назлы җилне кол итә...
Ай ял итә болытта.
Яңгырларны кар итә. Ялгызларны пар итә.
Дөньяларны тар итә.
Өзелмәслек зар итә...
Айның нуры наз икән. Җиргә — моңлы саз икән. Көмеш сагышы белән Төннәр өчен яз икән.
...Ә Җиргә ул аз икән.
Яшел үлән бүләк итәм — Кем генә алыр икән? Күңелемдә урын табып Кем генә калыр икән?
Яшел үлән матур була Яше кипмәгән чакта.
Янып бер сөясе килә Яшьлек китмәгән чакта..
Яшел үлән бүләк итәм Чәчәк кебек чагымда... Йөрәгемә чыклар төште. Чалгыда эш... чалгыда.
Җилләрдән мин тормыйм качып. Тәрәзәм минем ачык.
Я яшен, суксаң сук — Язмыштан узмыш юк.... Узмыш юк...
Тормыштан да тормыйм качып — Күңелем минем ачык.
Я. кайгы, суксаң сук — Яшьлектәң узмыш юк... Узмыш юк.
Әллә ниләр эзләмәгез Күңелем тулы яралар. ...Тәрәзәләре пәрдәле - һәр күңелдә бар алар.