ШАГЫЙРЬ БЕЛӘН ЯНӘШӘ


Шагыйрь Сәгыйть Рәмиевнең кызы булам мин. Укучы лар
инде беләләр: безнең, әтиебез 1926 елда вафат булды Ул
вакытта әле миңа сигез генә яшь иде. Шуңа кура үзем нең сабый
хәтереннән әллә ни зур истәлек таба алмыйм. Бары тик
әтиемнең безгә, балаларга карата бик тә шәфкатьле булуын,
нинди генә шаянлык кылсак та безне беркайчан да бәрелеп
орышмавын гына хәтерлим... Тагын әтиебезнең авы рып ятканы
истә... Ләкин, аның каравы, әниемнең свйләгән нэре бик тә
хәтердә Ул безгә әтиебез турында бик куп. бик еш сойли иде.
Биредә, менә хәзер, журнал укучыларына тәкъдим ителә торган
хатирә дә шагыйрь Сәгыйть Рәмиеңнең хатыны, ә минем әнием
Бану Рәмиева авызыннан бәян ителә. Мин бары тик ул
истәлекләрне язып баручы һәм редакциягә юллаучы гына.
Шагыйрьнең кызы Флера Рәмиева Ясемчик.
Шагыйрьнең хатыны сөйли:
1912 елның көзе иде. Мин. шагыйрь Сәгыйть Рәмиевнең булачак тормыш иптәше Бану.
Уфида кызлар гимназиясендә укый идем. Әлеге гимназияне ярлы мөселман нарга ярдәм итү
буенча хатын кызлар җәмгыяте тотты Шул ук җәмгыять гимна зиядә әдәби музыкаль кичәләр дә
үткәрә иде. Сәгыйть Рәмиеп шигырьләре белән дә мин әнә шул кичәләр аркасында таныштым.
Дөресрәге, кичәгә бергә йөрүче иптәш кызларымның өстәлендә күрдем мин беренче мәртәбә
Сәгыйть Рәмиен китабын Ул китапта миңа таныш шигырьләр күп иде. Арадан берсе — «Уку»
дигәне — бигрәк тә якын иде. Чөнки без ул шигырьне мәдрәсәдә укыганда имтиханнар алдыннан
һәм бәйрәм көннәрендә көйлән җырлый да торган идек. Ә соңрак ул җыр губернатор
тарафыннан тыелды.
1913 елны Уфа гимназиясенең алтынчы классын тәмамлагач, авыл м.<ктәпләре нең
берсенә укытырга китәргә тиеш идем. Ләкин шул чорда Әстерхандагы мөселман мәктәпләре
өчен мөгаллимәләр җыялар икән. Әстерханнан Уфа>а моның өчен махсус кеше килгән. Әнә шул
кеше минем укытучыларымны очраткан ди. болар бергәләп мине үгетләргә тотындылар. Ахыр
чиктә, тәки күндерделәр. Август ахырында без инде юлга чыктык.
Уфадан Самарага кадәр поезд белән бардык, аннан соң пароходка күчеп утыр дык. Юл,
билгеле, ерак иде. Ләкин миңа, әле үзенең унҗидесен генә тутырган һәм яшәгән шәһәреннән
моңа кадәр беркая да чыкмаган кешегә, ул бнк кызык та иде.
Әстерхан шәһәренә без бик яхшы кәеф белән килеп төштек. Күңелле, омтылыш дәрт
ташып тора. Тизрәк балалар укытырга тотынасыбыз килә. Иптәш кызым Шәм сенур белән мине
бер вак сәүдәгәр йортына фатирга урнаштырдылар
Килеп төшүебезнең икенче көнендә үк үзебезне эшкә чакырган җәмгыятькә ба рырга дип
җыена башладык Шунысы бнк хәтердә: урамга чыгар алдыннан мнн, гадәтемчә, башыма
бернәрсә д» кимәгән идем, бу хуҗабикә апабызга бер да ошамады • Безнең шәһәрдә хатын
кызлар гына түгел, хәтта ирләр дә ялинбаш йөрми», — дип. ул миңа үзенең ефәк шәлен бирде.
Аннары шунысын да өстәп куйды: «Әгәр дә сез урыс хатыннары сыман яланбаш йөрсәгез,
мәктәбсгезг> бер ген» мөселман хатыны да үзенең кызын бирмәс».
Җәмгыять НДаресендә безне олы гына яшьтәге, күзле - *«р абзый каршылады Хәл әхвәл
сорашкан чагында без аңа Әстерханда алган беренче тәэсирләребезне әйттек. Монда бәләкәй
кызлар да чапан бөркәнеп йөриләр икән, дидек Безнең Уфа да бөтенләй бүтәнчә. дидек.
һич тә борчылмагыз, кыхтар, - диде әлеге абзый Биредә сез ялгыз бул массыз. Монда
алдынгы карашлы кешеләр, зыялылар шактый күп. Артистлардан
Соннә ханым белән Зәйни Солтанов бар, укытучылар да шактый. «Идел» газетасында эшләүче
шагыйрь Сәгыйть әфәнде Рәмиев бар... Алар барысы да хатын кызларны әлеге чапан астыннан
азатлыкка, кояш нурына чыгару очен керешеп, тырышып йөриләр. Сез дә алар белән бергә
булырсыз дип уйлыйм. Менә тиздән әдәби музыкаль кичәнең репетициясен башлыйбыз, шунда
безнең зыялыларның барысы белән дә танышырсыз.
Икенче көнне безне Абруй һәм Соннә ханымнар белән таныштырдылар. Сәгыйть Рәмиев
белән очрашуыбыз да әлеге әдәби кичәгә кадәр үк булды.
Иң элек безнең Әстерханга килүебез хакында «Идел» газетасында хәбәр итүләрен әйтеп
узарга кирәк. Озак та үтми, шәһәргә килгән яңа укытучылар белән шә һәр зыялыларының
очрашуын да оештырдылар. Безне шуңа чакырдылар. Ул кичәгә бару теләге, әлбәттә, көчле
иде. Ләкин, шул ук вакытта, күңелдә курку сыман бер хис тә бар шикелле. Шагыйрь Сәгыйть
Рәмиевнең дә булачагын белү бигрәк тә әллә нишләтә. Шуңа күрә мин ул очрашуга бармаска
ниятләдем.
Ә Абруй ханым исә. әлеге шик шөбһәләремне белү белән, мине шундук тынычландырырга
кереште. Танылган шагыйрь булса да. Сәгыйть әфәнде болай кешелек ягыннан бик гади, тиз
аралашучан. яшь җилкенчәк белән торле культура чараларында да бик теләп катнаша, ди. Еш
кына хатын-кыз рольләрен дә башкара икән... Бүгенге очрашуга «берничә минутка гына» килеп
китәсе икән...
Очрашу кичәсенә без беренчеләрдән килдек дияргә була. Укытучы Мортаза Гыйлманов
белән Абруй ханым бик шатланып каршы алдылар. Бераздан рус теле укытучысы Мария
Ивановна да килде. Ә аннан соң утыз яшьләр чамасындагы, урта чадан калкурак буйлы, кара
костюмлы берәү күренде. Үзе чибәр генә: зур кара күзләр, туры борын, матур гына иреннәр һәм
маңгайга ук төшеп тора торган дул кын дулкын кара озын чәч... Шул арада Мортаза абый безне
аның белән таныштыра да башлады: «Сәгыйть әфәнде, таныш булыгыз, безгә Уфадан килгән
яшь мөгаллимәләр менә шушылар була инде — урыс теле укытучысы Бану туташ Әюпова һәм
татар теле укытучысы Шәмсенур туташ Хәсәнова*.
Әлбәттә, «Сәгыйть* исеме чыгу белән мин үзебезнең алда шагыйрь Сәгыйть Рәмиев
басып торганлыгын аңлап алдым. Беренче кыенсынуны җиңә-җиңә, кул бирешеп күрештек.
Сәгыйть ике кулын да биреп күреште, «Бик шат, бик шат,— диде ул,— безгә милләтне үстерү
өчен яшь көчләр, бигрәк тә хатын-кызлар бик кирәк!* Шуннан соң безнең арада бүтән сүз
булмады кебек, алар Мария Ивановна белән сөйләшә-сөйләшә бездән ераклаштылар.
Озакламый бүтән кунаклар да килде.
Уфада мин күргән кичәләрдән аермалы буларак, бу — җәмәгать хәлләре турында
сөйләшүгә корылган мәҗлес иде. Башта безне Сәгыйть әфәнде укыту-мәгъ- рифәтчелек юлына
аяк басуыбыз белән котлады. Балаларга белем бирүдә генә түгел. шәһәрнең иҗтимагый мәдәни
тормышында башкарылачак эшләребездә дә уңышлар теләде. Безнең халык патша изүе
аркасында шактый артта калган, шуңа күрә барыбызга да үзебезне үзебез аямыйча, тырышырга
кирәк, диде.
Ул матур итеп сөйли белә иде. аны игътибар һәм хөрмәт белән тыңладылар.
Башкаларның чыгышында да халыкны агарту, мәдәни яктан тәрбияләү кирәклеге басым ясап
әйтелде. Шулай ук Г. Тукай, С. Рәмиев һәм башка шагыйрьләрнең әсәрләрен уку булды. Абруй
ханым Г. Тукай сүзләренә язылган «Сөялгәнсең чатта бага нага* җырын бик тәэсирле итеп
башкарды. Ә Шәмсенур белән мин С. Рәмиев сүзләренә «Уку*ны җырлап бирдек. Аны бик
ошаттылар, мәктәптә укучыларга һәм аларның ата-аналары җыйналгач та җырлап күрсәтергә
киңәш иттеләр. Соңрак ха лык җырларын җырладык. Алда торган әдәби-музыкаль кичә хакында
фикер алыштык. Бары тик таң алдыннан гына таралыштык. Соңрак үзенең истәлекләрендә Сә-
гыйть тә бу кичә турында бик җылы итеп язып калдырды.
Беренче күрүдә үк мин Сәгыйтьне ошатып калдым. Аның гадилеге һәм бер үк вакытта
кешегә карата игътибарлы булуы күңелне яулый иде. Сөйләшкәндә «җа ным*. «акыллым»
диюләрен инде әйтәсе дә юк. Ул минем белән дә шулай сөйләште. Баштарак мин андый
рәвештә сүз алып барудан бераз кыенсынсам да. тора бара, аның нияте изгелектә икәнлекне
күреп һәм ихласлыгын тоеп, ияләштем. Без, әлбәттә, минем алда торган зур эшләр турында
күбрәк сөйләштек. Ул миндәге куркуны юкка чыгарырга тырыша, «Без күбәү бит, ярдәм
итәрбез*.— дия иде.
Билгеләнгән көнне исә мин репетициягә бара алмадым. Шулай берничә кон үткәч. Сөннә
ханым миңа мондый хәбәр әйтә: «Сәгыйть әфәнде безне спектакльдә катнашырга өндәмәкче
була. Шуның өчен бүген кич безнең янга киләчәк, өйдә булырга кирәк*.
Сәгыйть әфәнде килде. Ләкин Шәмсенур да, мин дә үзебездә сәхнә сәләте сизми идек.
Шул сәбәпле, хорда гына җырларга килештек. Әле. аның өстәвенә, миңа кичә нең программасын
сату эше дә тапшырылды.
Кичә ноябрь башына билгеләнгән иде. Аның алдагы көнне без Сәгыйть белән извозчик
яллап кибетләргә киттек. Чәчәкләр, тасмалар һәм башка кирәк-ярак алдык... Ә инде кичә конне
Сәгыйть мине театрга барырга чакырды. Арцыбашев дигән язучының • Көнчелек* дигән
спектакле иде. Ул мине өйгә кереп алды. Ул кичәбез бнк матур үтте. Һәм гомергә истәлекле дә
булып калды — чөнки Сәгыйть нәкъ әнә шул көние миңа үзенең мәхәббәтен белдерде һәм
тәкъдим ясады. Аның тәкъдиме минем өчен бик тә көтелмәгән хәл иде. Ул мине шактый
куркытты да. Шуңа күрә ул чагында аңа болайрак дип җавап бирдем. «Мин бит әле бик яшь. Әле
эшлисем, гаиләмә булышасым бар, энеләр-сеңелләремне дә укытасым бар. Мин бит бай
гаиләдән түгел. Җитмәсә әле әтием дә үлде, балалар әни белән үги әти карамагында*
Мондый җавап Сәгыйтькә ошады булса кирәк. Ә миңа ул болайрак диде: «Мин бер бай
кызын яраткан идем дә, әмма безнең дуслык ныгып китә алмады. Икебезнең ике баскычта булу
комачаулады... Гади кешеләр күбрәк ошый миңа. Дусларымның да күбесе гадиләрдән...»
Берничә көннән «Идел» газетасында шагыйрь Сәгыйть Рәмиевнең мөгаллимә Бану
Әюповага өйләнәчәге турында, туйның 1913 елның 5 декабренә билгеләнүе ха кында хәбәр
басылып чыкты.
Безнең туйны үткәрешүдә бөтен Әстерхан зыялылары катнашты диярлек. Ә туйга кадәр
үк безнең өчен бер әйбәт кенә фатир да табып куйдылар. Ул өч бүлмәле һәм кухнялы иде.
Шулай ук өй кирәк-яраклары һәм байтак кына савыт саба да бирделәр.
Туйның беренче өлешенә, нигездә, өлкәнрәк кешеләр килде. Ә икенче өлешен, бик күп
зыялылар һәм яшьләр катнашында, алдынгы карашлы вак сәүдәгәр Дашкин йортында
уздырдык. Халык, чыннан да, бик күп иде. Илнең төрле якларыннан кил гән котлау
телеграммалары да бихисап санда укылды. Татарның ил буйлап тарал ган газета редакцияләре
барысы да диярлек котлаган иде безне.
Шулай итеп, уртак тормышыбыз башланып китте. Без бик тә бәхетле идек. Сәгыйть «Идел*
редакциясендә эшләвен дәвам иттерә, ә мин мәктәптә укытам. Әкренләп ой эшләренә дә күнегә
башладым. Сәгыйть миңп бик тә булышты. Эшеннән иртәрәк кайткан чакларда ашарга үзе дә
пешереп куя. миңа карата һәрвакыт ягым лы, игътибарлы. Кичләрен исә миң дәрескә
әзерләнәм. Сәгыйть газетага мәкалә яза яки берәр әйбер редакцияли. Ә кайбер көннәрне безгә
кунаклар килә Кунак дигәнебез артист Зәйни Солта нов, укытучылар Әбүбәкер Мәзини һәм эшче
Даут Мохәмәдов була иде. Шулай ук азәрбайҗан врачы һәм язучысы Нариман Нариманов та
Сә- гыйть белән дус иде, аңа үзенең китапларын язып бүләк итә иде.
Ләкин безнең бу бәхетле тормышыбыз озак дәвам итә алмады. 1914 елның март башында
Сәгыйть көннәрдән бер конне өйгә бик тә борчылып кайтты. Сәбәбе • Идел*нең яңа санын
конфискацияләгәннәр икән. Инде өйгә дә тентү килүен көтә көтә, без Сәгыйтьнең
кулъязмаларын, хатларын һәм китапларын күздән кичерә башладык. Тентү килмәде, ләкин,
аның каравы, берничә көннән соң «Идел» газетасы ның ябылуы турында хәбәр булды. Ә аның
редакторы Гомәров әфәндегә бер тәүлек эчендә Әстерханнан чыгып китәргә кушылган икән.
Безнең алга да «Инде нишләргә?» дигән сорау килеп басты. Күренеп торган ике юл бар
иде Питерда чыга торган «Ил» газетасына барырга мөмкин. Яки инде Уфадагы татар
журналларының берәрсеиә йөз тотарга Бераз киңәшкәннән соң, Уфага дип карар кылдык.
Әлбәттә, башта Сәгыйть үзе генә барырга, эшкә урнашыр га тиеш иде.
Аерылышу авыр булды. Без бит әле яңа гына өйләнешкән кешеләр. Дуслар, билгеле,
безне тынычландырырга тырыштылар. Үз иреге белән ташлап китми бит. аңларга тырыш,
диделәр. Шулай итеп, мин җәйге каникулга кадәр Әстерхан шәһәрендә торып калдым.
Сәгыйть Уфага күчеп киткәч, бергобергә җиңелрәк булыр дип, мин иптәш кызым Шәмсенур
фатирына күчендем. Аерылышу сагышын исә Сәгыйтьнең җылы хат ларын укып Һәм эш
мәшәкать белән басарга тырыштым. Авыр чакларда Сәгыйтьнең якын дуслары да бик ярдәм
итте.
Көтә торгач, җәйге ял вакыты да килеп җитте. Уфага чыгып киттем. Сәгыйть мине
Самарага килеп каршы алды. Пароходта кайтканда үзенең Уфадагы яңа таныш лары Мәҗит
Гафури һәм аның гаиләсе турында, Галимҗан Ибраһимов турында сөйләде. Шулай ук шагыйрь
Шәехзадә Бабич. «Тормыш» газетасы редакторы Закир Кадыйров һәм башкаларны телгә алды
Башта минем әнидә, район җирендә яшәдек. Ә бер ике айдан Агыйделгә ерак түгел
урыннан икенче фатир табып, шунда күчендек
Безнең Уфага кайтуыбызга күп та үтмәде, сугыш чыкты. Беренче нмперна листик сугыш.
Кешеләрне сугышка ала башладылар Сәгыйтьне күп тапкырлар ча
кырып йөртсәләр дә, ахырдан калдырдылар. Ул Уфадагы авыл хуҗалыгы журналында русчадан
татарчага тәрҗемәче булып эшләвен дәвам итте. Бу журнал айга дүрт мәртәбә чыга иде.
Өстәвенә әле тагын Сәгыйть башка техник эшләрне дә башкара. Шуңа күрә мәшәкате бик күп,
эше муеннан була. Айга 100 тәңкә хезмәт хакы ала. Көздән башлап, мин дә хатын кызлар
мәктәбендә русча укыта башладым Миңа да 25 тәңкә түлиләр. Кыскасы, материаль яктан начар
я шәми идек.
Сәгыйть Уфадагы әдәби-музыкаль кичәләрдә бик актив катнашты. Үзенең шигырь һәм
хикәяләрен еш укыды. Халык аның укуын бик тә ярата иде. Күп чагында сәхнәгә тагын-тагын
чакырып чыгаралар иде.
Әдәби түгәрәк эшендә дә Сәгыйть якыннан катнашты. Бу түгәрәк Солтан Габәши өендә
җыйнала иде. Соңрак мәшһүр композитор булып киткән Габәши шагыйрь сүзләренә «Сызла,
күңелем» дигән җыр да язды.
Безнең өйгә дә кунаклар еш килә иде. Сәгыйть аларга һәрчак шат булды. Кайчакларда без
җыйнаулашып кино, театрларга барабыз. Тәнәфес вакытларында Со- гыйть барыбызны да
буфетка алып керә, рәхәтләнеп сыйлый, кунак итә.
Ул чагында зыялылар арасында ой мәҗлесләре үткәрү гадәте бар иде. Шуңа күр ә Мәҗит
Гафури һәм Галимҗан Ибраһимов гаиләләре белән якыннан дус булып, үзара йөрешеп яшәдек.
Ул очрашу вакытларында әдәби әсәрләр уку белән генә чикләнелми. Төрле темаларга бәхәсләр
дә килеп чыга, уеннар, диспутлар, аттракцион нар да уздырыла Кайчакларда Сәгыйть хатын-кыз
арасында гына кала да, иптәш ләрем миңа төрттерәләр. «Син моңа ничек түзәсең?•—диләр.
Аларга җавап итеп болай дим; «Мин аңа ышанам, шуңа күрә борчылмыйм».
1915 елның язы җитте. Безнең гаиләбез ишәер вакыт якынлашты. Бала туганчы ук. аңа
кирәкле бөтен нәрсәне Сәгыйть үзе алып кайтты. Март аенда улыбыз тугач, Сәгыйть аңа
«Рафаэль исемен бирик»,— диде. Боек итальян рәссамы хөрмәтенә. Ләкин исем сайлавы җиңел
булса да, аны законлаштыруы шактый авырдан узды. Эш Уфа мулласы Абыэгнльдинның
мондый ят исемне кушарга теләмәвендә иде. Исем кушарга дип килгән бүтән дини әһелләр дә
ризалашырга теләмәделәр. Әле ярый ул чагында Уфага Пнтер мулласы Муса Бигнев килгән
иде. Балага исемне ул кушты. Шуннан соң бу исем татар халкында байтак кына таралды.
Сәгыйтьнең улыбыз Рафаэльгә багышланган шигырьләре дә байтак язылды.
1917 елда Февраль революциясе булды. Ләкин безнең гаиләгә бу вакыйга уңаеннан бер
күңелсезлек тә килеп керде. Көннәрдән бер көнне Сәгыйть өйгә гаять үзгәреп кайтып керде. «Ни
булды?» —дип сорагач, ул эшне башыннан ахырына кадәр сөйләп бирде. Кайбер нәрсә минем
дә исемә төште.
1915 елның ахыры яки 1916 елның башы идеме икән, бер көнне безнең фатирга повестка
китерделәр — полициягә чакыру кәгазе Ул анда барып кайтты. Ә өйгә кайткач шуларны сөйләде.
Полициядә аннан: «Мөселманнар арасында панисламизм хәрәкәте бармы7» — дип сораганнар.
Сәгыйть: «Андый хәрәкәт юк»,— дип язган иде. Мин ул язуны күрдем. Шуннан соң Сәгыйть
киңәшү өчен «Тормыш» редакторы Закир Кадыйров янына кнтте. Теге кәгазьне полициягә
илткәнме-юкмы, анысы исем дә калмаган. Ул чагында әлеге нәрсә шуның белән онытылган иде.
Тик илдә Февраль революциясе булганнан соң Уфа жандармериясенең архивы тикшерелә һәм
шул вакытта Сәгыйтьнең исеме килеп чыга. «Бернинди дә мәгълүмат бирмәде»,— дигән язу
белән янәшә була аның исеме Сәгыйть һәм аның дуслары моны гаять авыр кичерделәр.
Җитмәсә әле — мәхшәр чоры булу сәбәпле ныклап аңлатып торыр га. тикшерергә дә вакыт юк
иде...
Октябрь революциясеннән соң Сәгыйть «Спартак» романын тәрҗемә итү эшенә кереште.
Ә 1917 елның декабрендә Уфада җыйналган милләт мәҗлесендә әлеге жандармерия исемлеге
яңадай куеп тикшерелә һәм Сәгыйть гаепсез дип табыла. Бу хә бәргә Сәгыйть сабый балалар
сыман шатланды! Милли мәҗлеснең әлеге карары • Тормыш» газетасының 1918 елгы 17—18
январь санында басылып та чыкты. Шул уңайдан шагыйрь Сәйфи Кудаш безнең Сәгыйтькә
багышлап «Сайра» дигән шигырь дә язды.
Сәгыйтькә эшкә урнашырга кирәк иде. Дуслары аңа Мәскәүгә барып, анда чыга торган
«Сүз» редакциясенә эшкә керергә киңәш бирделәр. 1918 елның февраль тирәләрендә Сәгыйть
Мәскәүгә чыгып китте. Ә мин. улым Рафаэль һәм ике кызым белән, Уфада торып калдым Май
аенда ул безне алырга дип кайтты. Бергә булу шатлыгын нан бераз кунак та булыйк, ял итик,
дип Чебенле авылына кымыз эчәргә барган идек, ул арада тагын дөнья болганып китте.
Барыбыз бергә Уфада торып калдык. Сәгыйть бер ширкәткә тәрҗемәче булып урнашты.
Әйтергә кирәк, Уфада бу чорда власть бик тиз алмашынып торды. Сәгыйть, нигездә,
тәрҗемә эше белән мәшгуль булды. Ә сугыш хәрәкәтләре узып, дөнья бераз тынычлангач,
Сәгыйтьнең карт әтисенең хәлен белергә кайттык. Аңа инде 82 яшь иде.
Авылда без ике айга якын тордык. Сәгыйтьнең әтисен җирләдек. Инде Уфага әйләнеп
кайтырга кирәк иде. Ләкин бетен тобәкләрдә сугышлар бара, ничек юлга чыгасын?! Без
вакытлыча Әбләздә торып калдык. Ә көннәрдән бер көнне, якын тирә дәге авыллар тупланып
җыелыш үткәрделәр дә. Сәгыйтьне ревком секретаре итеп сайлап куйдылар. Ревком күрше
Агапово поселогында урнашкан иде. Безгә шунда күчәргә туры килде. Мин анда балалар
укыттым. Ә Сәгыйть ревкомда көн-төн эшли иде. Халык аңа ышана, аиы хөрмәт итә иде.
Ә тагын берничә айдан Сәгыйтьне Магнитка га халык мәгарифе бүлеге мөдире итеп
күчерделәр. Шул чорда ул РКП(б)га да керде. Сәгыйтьне ак банда һәм дезертир лар белән
көрәшүче отрядка да тарттылар. Бәрелешләрдән кайткач, ул сугышнын шактый каты булганын,
күпләрнең үлүен һәм каты яралануын сөйли иде. Ә Сәгыйть бу отрядта тәрҗемәче вазыйфасын
башкарган һәм кулга төшүчеләрне совет властен кабул итәргә үгетләгән.
1920 елның язында Югары Урал шәһәрендә партия конференциясе булды. Анда
Сәгыйтьне милләтләр эше буенча өяз бүлеге мөдире итеп сайладылар. Шулай итеп, безгә тагын
Югары Урал шәһәренә күчәргә туры килде. Танышларыбыз, дусларыбыз безне бик җылы
озаттылар, юлга он һәм тагын байтак кына ашамлык бирделәр. Ә бу безгә юлда да бик ярады,
яңа шәһәргә килеп төшкәч тә авыр хәлдән коткарды. Чөнки базарларда азык искиткеч кыйммәт,
безнең әле хезмәт хакы да юк иде. Дуслар биреп җибәргән азык төлек гаиләбезнең алты
кешесен тукландырып торды. Бу ва кытта инде безнең дүртенче балабыз да туган иде. Бераздан
махсус паек бирә баш ладылар тагын. Хәлебез әзрәк җиңеләеп китте.
Шул ук елның җәй ахырларында Сәгыйтьне тагын цңа эшкә — Чиләбе губерна сының
милләтләр эше буенча бүлек мөдире итеп күчерделәр. Без тагын Чиләбегә күчендек. Миңа исә
ятим балалар йорты оештыру эше йөкләнде. Моның өчен ике катлы зур гына өй табып, аның
аскы катын эш бүлмәләре иттек, безнең гаиләгә яшәү өчен фатир ясадык, ә өскә балаларны
урнаштырдык. Бик тә авыр чор иде бу. Бөтен җирдә ачлык, тиф һәм башка куркыныч авырулар
таралган. Чиләбегә төрле яктан җыелган балаларның да күбесе диярлек — авыру. Врачлар
җитми. Ач балаларны ничек ашата башларга икәнен белмичә, баштарак уңышсызлыкка да очра-
дык. Ач кешене кинәт кенә туйганчы ашатырга яраманын беренче көннәрдә белми идек әле.
Шуңа күрә үлүчеләр дә булды. Ләкин бераздан барысына да өйрәндек, үлүчеләр саны нык
кимеде. Ул вакытта Чнләбедә ятим балалар йорты дистәдән артык оешты Ә безнеке мөселман
балалары өчен иде. Тора бара безнең балалар йорты алдынгылар рәтендә йөри башлады.
Монда Сәгыйтьнең дә өлеше зур иде, әлбә тә. Чөнки ул шәһәрнең бөтен зыялыларын диярлек
шушы эшкә тартты. Алар өчен куп санлы кичәләр, башка төрле күңелле чаралар оештырды.
Ул чор тормышыбыздан бер күңелсез вакыйга да истә калган. 1922 елның язлары иде
бугай. Сәгыйть эшли башлаганчы бу урынны биләгән И. Юманкулов дигән кеше бер партия
җыелышында Согыйтькә каршы сүз кузгаткан. 1916 елгы патша жандармериясендәге исемлеккә
бәйле тарихны искә төшергән. Җыелышта төрле фикерләр булган, ләкин Сәгыйтьне ул эштән
азат итеп, аның урынына әлеге Юманкулов ди гән кешене куйдылар. Ә Сәгыйть бүлектә
инспектор булып калды
Бу күңелсезлек артыннан, үч иткәндәй, өебезгә тагын да зуррак кайгы килеп җитте.
Куркыныч авыру бик тиз арада ике улыбызны да алып китте. Олы улыбызга 7. ә кечесенә нибары
2 яшь ярым гына иде әле...
Болар барысы да. билгеле, Сәгыйтьнең сәламәтлегенә бик нык тәэсир итте. Ул авырый
башлады. Ләкин баштагы мәлне һич кенә дә эшеннән аерылырга теләмәде. Бик кыен булса да,
эшкә йөрде.
1922 елның җәендә миңа балаларны Новосибирск һәм Красноярск шәһәрләренә илтүче
санитар поездында уполномоченный булып барырга тәкъдим иттеләр. Ә без, мондый
мөмкинлек күренеп торганда, бөтен гаиләбез белә н барырга булдык. Сәгыйть не дә тәрбияче
итеп штатка керттек һәм юлга кузгалдык. Балаларның беренче төрке мен Ачинск шәһәрендә
калдырдык. Калганнары белән Красноярскнга ^киттек. ә анда барын җиткәч, балаларны
Минусинск дигән бер бәләкәй генә шәһәргә илтәсе калды. Бу шәһәргә бары тик су юлы белән
генә барып була иде. Ә шәһәрнең үзенә барып җиткәч, ул урын Согыйтькә бик ошады. Хотта ул
В И Ленин сөргендә булган бу якны өйрәнү өчен озаккарак калырга да теләгән иде. Кире үзебезгә
кайтырга Сәгыйтьне көч-хәл белой генә күндердек.
Уфада безне әйбәт каршыладылар- Сәгыйть җир эшләре буенча Башкортстан халык
комиссариатына тәрҗемәче булып эшкә урнашты. Фптир да бирделәр. Тик Сәгыйтьнең эш
урыны кышын ягылмый торган салкын бинада иде. Киеме дә юка. КӨ31Ч- пәлтә һәм ботинка.
Шуңа күрә ул еш авырый башлады 1923 елның язында бөтенләй урынга ук ятты. Врачлар, үпкә
туберкулезы, диделәр. Җәй җиткәч кымыз
белән дәваланып карады, аннан шактый рәтләнеп кайтты. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша
башлады. Ул башкорт ягын өйрәнү буенча оешкан фәнни җәмгыять әгъзаларының берсе булды,
мәгариф эшләре буенча академик үзәктә эшләде, өлкәннәргә һәм балаларга башкорт телен
укытты. Латин шрифты нигезендә татар-башкорт әлифбасын төзеп бетерде. Бу эшне ул
революциягә кадәр үк башлаган иде инде.
1923 елда. «Интернационал* текстын иң яхшы тәрҗемә итү буенча конкурс ачылгач,
Сәгыйть анда катнашты һәм җиңүче булды. Шул ук елны Сәгыйть «Спартак* романын тәрҗемә
кылу эшен дә тәмамлады. Кулъязманы Мәскәүдә татарча китаплар бастыручы нәшриятта
эшләүче Шамат Шарафетдинов дигән танышына Җибәрде. Бер еллап вакыт үтте һәм берчакны
ни күрик: «Спартак* басылып та чыккан, тик аның тәрҗемәчесе — Зәки Шәрәфетдинов дигән
кеше! Теге танышыбызның туганы! Мондый хәлгә Сәгыйть нишләргә дә белмәде, бик тә
борчылды. Әле җитмәсә ул елларда: «С. Рәмиевнең иҗат ялкыны бетте»,— дигән сүзләр дә
куертыла башлаган иде. Шуларның барысына да җавап итеп, Сәгыйть 1923 елның 11 январенда
• Башкортстан* газетасында «Үзем һәм сүзем* дигән шигырен бастырды. Ләкин эш моның белән
генә дә бетмәде. Сәгыйтьнең бу шигыренә каршы Г. Касимов мәкаләсе чыкты. Ул мәкалә
Сәгыйть шигыренең мәгънәсен бүтәнчәрәк аңлаткан иде. Сәгыйть шулай ук моның белән
килешергә теләмәде. Тагын газетага мәкалә язды. Ләкин анысын басмадылар. Бераздан бу
бәхәс килешү белән тәмамланды кебек...
Әйе, ул елларда Сәгыйть күп яза алмады. Аның эш белән бик мәшгуль булуы, аыруы. зур
гаилә алып баруы — болар берсе дә иҗат өчен уңай тәэсир итмәде. 1923 елда безнең бит әле
тагын бер улыбыз - Рәми туды. Аңа да күп игътибар кирәк иде. Ләкин Сәгыйтьнең һаман күңеле
күтәренке, кәефе яхшы иде. Шул елларда ул яңа поэма язарга кереште. Аның кереш өлешен
һәм беренче бүлеген язып та өлгерде. Тик алар миндә калмады, комиссия тарафыннан алынды.
Сәгыйть шахмат уннарга бит тә ярата иде. Хәтта 1923 елда үзенә кышкы пәлтә алырга
барган җирдән дә ул фил сөягеннән ясалган кыйммәтле шахмат күтәреп кайтты. Әнә шул
шахматта уйнарга аның дуслары килә иде. Бер кичне алар Галим Айдаров белән кич буе шахмат
уйнадылар. Мин алар уйнап бетергәнне көтеп тормыйча, йокларга яттым. Ә иртән Сәгыйть
аякларының бик нык авыртуыннан зар ланды. Врач чакырдык. Ул: «Аяк буынында ревматизм*,—
диде. Сәгыйть бер атна чамасы өйдә ятты. Аннары аны больницага салдык. Иске Уфадагы ул
шифаханәгә дуслары да еш килеп йөрде. Хәле дә рәтләнә башлаган иде. Ләкин көтмәгәндә, һич
уйламаганда...
1926 елның 14 марты — якшәмбе көн иде. Бу көнне Сәгыйть янына аның дус лары Мәҗит
Гафури, Касим Гыйрфанов, Газим Касимов, Имай Насыйров, Хәбир Габдрәшитов һәм башкалар
килеп, аңа сөенчеле хәбәр җиткерәләр. Латинчыларның Бакуда булган киңәшмәсе Сәгыйть
тарафыннан төзелгән проектны хуплаган, ул тулысы белән диярлек нигез итеп алынган.
Сәгыйть моңа бик сөенгән, киңәшмә турында тагын да күбрәк мәгълүмат алып килүләрен
үтенгән. Шул ук көнне балалар белән мин дә аның янында булдым. Аның кәефе бик әйбәт иде.
«Минем янга иртәгә кнлеп йөрмәссез инде»,— диде ул... 17 мартта, иртәнге сәгать 10 да минем
эшкә Сәгыйтьнең вафатын әйтеп шалтыраттылар.
Уфадагы мөселман зиратындагы Сәгыйтьнең кабер ташына аның үзе тарафын нан иҗат
ителгән мондый юллар язып куелган:
Булмас артык, олуг бер'зш
Илга хезмәт итүдән...

Реклама