НОКРАТ ТАТАРЛАРЫ


Нократ татарлары — Казан татарларының этнографик бер төркеме. Вятка — Нократның
сулъяк кушылдыгы Чепца елгасы буенда яшәүче бу татарлар төркемчәлек исеме итеп
үзләренең тарихи үзәге булган Нократ (Карино) авылы атамасын алганнар. Бу авыл
1542 елгы чыганакларда Вятка җирендәге шәһәрләр белән бергә искә алына. Чыннан
да, авыл янында әле хәзер дә элек ныгытмалары булган шәһәрчек эзләре бар. Тарихчы
галимнәр Р. Н. Степанов, М. Г. Госманов фикере буенча, урта гасырларда Нократ аерым
князьлек үзәге булган. Нократ татарлары бүгенге административ бүленеш буенча Киров
өлкәсенә (Слободск р ны) һәм Удмурт АССРга (Юкамен, Балезин Һәм Глазов районнары)
карыйлар. Рево люциягә кадәр бу төбәк Вятка губернасының Слободск һәм Глазов өлкәләренә
кергән. Нократ татарлары күп санлы түгел: 1920 елларда алар 15 мең кеше чамасы исәпләнгән
(барлыгы 40 тан артык авыл). Ләкин шуны да истән чыгармаска кирәк: нократ татарлары актив
миграцион процессларга катнаш каннар. Мәсәлән, Алабуга ягы татарларының шактый өлеше —
нократ татарларыннан, бер өлеше Башкортстан АССРга да күчкән. Казан артына да килеп
чыккан.
Нократ татарларының бабалары беренче тапкыр рус елъязмаларында 1489 елны «арча
князьләр円†† исеме астында телгә алына. Шул елны Мәскәүнең бөек князе Иван Ill Вятка
җирен яулап ала һәм бу төбәкнең «олы кешеләрен* әсир итә. Алар арасында «ар князьләре* дә
була (кайбер елъязмаларда алар «татар князьләре* дип тә атала). Иван III бу князьләрне үзенә
хезмәткә ала һәм үз җирләренә кайтарып җибәрә. 1489 елдан башлап «Нократ иле* Мәскәү
дәүләтенә буйсына, ә «ар князьләре» йомышлы татарларга әйләнә. XVI гасыр дан сакланган
грамоталар Чепца буендагы Нократ (Карино) шәһәрчегендә яшәгән «ар князьләремнең һәм
аларга бәйле булган «кара халык*ның тор мышын шактый кызыклы итеп ачып бирә. Мәсәлән,
1521 елгы грамотадан бер өзек китерик • ..мин. бөек князь Василий Иванович, Дәүләтьяр исемле
татарга Мөхәммәт Казый улына, аның балаларына Вяткадагы Кариноның яртысын ар
татарларын һәм вотякларны бирдем Дәүләтьяр һәм аның балалары бу ар татарларын һәм
вотякларны карый һәм аларны судка тарта ала...* Иң кызыгы шул: XVI гасырдан калган
грамоталарда князьләргә буйсынган халык төрлечә атала «ар татарлары*, «беләк», «карин
ареина ры», *ар чувашлары*, «вотяклар* Ләкин XVII гасырдан башлап алар барысы да бер исем
белән «бесермен* (татарча бочорман) дип йөртелә башлый. Әйтергә кирәк, нократ татарлары
составындагы үзгә бер төркем буларак, бочорманнар XX гасыр башына кадәр аерылып
торганнар. Кайбер авылларда әле хәзер дә татарлар кемнең бочорман токымыннан булганын
хәтерлиләр. Шулай ук. тарихи чыганаклар һәм халыктан җыйнаган мәгълүматлар күрсә түе
буенча, нократ татарлары составына (бочорманнар аша) удмуртлар да кереп киткән Ләкин
удмуртлар («ар* токымнары) бочорманнар белән XVII гасырның икенче яртысында гына
кушылганнар. Авылларда кемнең «ар* токымыннан икәнлеген хәзер дә яхшы беләләр. Ә инде
«чиста бочорманнар. үз бабаларын да бочорман булган дип саныйлар.
Нократ татарларының шактый өлеше элеккеге «ар* князьләреннән чык
†††† 175
Н
кан. Билгеле, аларның күпчелеге XIX йөздә инде гади крестьян булган, ләкин бабаларының
морзалар булганлыгын онытмаганнар. Күп төрле тарихи чыганаклар. шәҗәрәләр әнә шул
турыда сөйли. Безнең фикер буенча, «ар князь ләре» аерым югары катлау тәшкил иткән социаль
төркем генә түгел, ә аерым этник тамыры булган төркем дә. Ягъни, бу төркем нократ
татарларының бочорманнардан аерылып торган аерым бер компоненты. Аның шулай икән-
леген күп санлы шәҗәрәләр дә раслый. Бу шәҗәрәләрне башта Ш. Мәрҗанн. Р. Фәхретдинев,
соңрак М. Госманов һәм М. Әхмәтҗанов өйрәнә. Безнең кулда да нократ татарларының XVIII
гасырда һәм соңрак төзелгән шактый шәҗәрәләре бар. Төрле вариант шәҗәрәләрдә «ар
князьләремнең токым башы итеп Кара бәк күрсәтелә. Шул шәҗәрәнең бер кызыклы вариантына
тукталыйк. (Китерелгән өзек М. Әхмәтҗанов хезмәтеннән алынды.)
Кара бәк шәҗәрәсе
•Ул — олуг Сократ хәким нәселе. Әүвэл Сократ хәким. Искәндәр шаһ
берлә Мәңү суы эстәгәндә берлә, имеш. Олуг, бабаның Гиффәт солтан, аның
улы Габделгазиз солтан, аның углы Әлвар солтан, аның углы Бирде солтан,
аның углы Габделрахман солтан, аның углы Баҗтан солтан Рум вилайәтен-
дэн килүб Иайукка Сакмар тамагында күп рузгар (тормыш) иткәннәр. Баҗ-
тан солтанның углы Балым бәк. аның углы Калдар бәк. аның углы Күкчә
тархан, икенчесе Ханбар бәкдер. Ак Идел буенда рузгар иткәннәр. Ханбар
бәкнең оч углы бар иде: Нар бәк. Ишем солтан. Кара бәк. Килеп Өчпүләдә йорт
иткәннәр. Ул Кара бәк агаларына унчесе тартып кәтүб (ягъни, башкалыгы
чыгып) Калталы ИвангаXV — карт Иванга, cap Иван Вачилийга килүб. баш
салуб... падишаһымыз... йарлукаган Нукрат Иирин биргән. Ул Нократта һич
моселман йук ирмеш иде. Ул йирнең исеме — шәрифе Нократ улсун дэйү ат
биргәннәр... биклек үтенеп йарлыкаш бабамыз Кара бәкне... йарлыкаб Чүлче
дигән су буен башында тамагына тигрү ары вә урысы берлән, татары вә
чирмеше берлән крәстийәнгә биргән... Ул йарлыкаб тиргән йарлыкашны
бабамыз Бичура биккә тигрү (тикле) вә ашаганнар...»
Тарихчы М. Госманов китерелгән шәҗәрәнең кайбер өлешләре (Сократ, Александр
Македонский белән бәйләнгән урыннарны) урта гасыр татар язма чыганакларыннан
алынганлыгын күрсәткән иде инде. Шулай ук Кара би нәселенең берничә буыны Җаек, Сакмар,
Агыйдел буйларында яшәвен ул аларның Алтын Урда тарихы белән бәйләнгәнлеге аша аң лата.
Бу фикер бе лән килешеп, аңа кайбер өстәмәләр кертүне кирәк саныйбыз. Беренче чират та
Кара бинең яшәү вакытын билгеләп карыйк. Шәҗәрә буенча Кара бинең нәселе түбәндәгечә
бара: Кара би — улы Гали би — соңгысының улы— Әльсуфи һәм аның улы Сәйтәк. Сәйтәк 1495
елны туган (аның кабер ташы сакланган). Димәк, Кара би XIV йөзнең ахыры — XV йөзнең
башында яшәгән булып чыга. Шәҗәрәнең борынгырак өлеше турында М. Әхмәтҗанов тү
бәйдәгечә фикер йөртә: шәҗәрәдәге Баҗтан (Бачман) солтан — тарихта монголларга каршы
Түбән Идел буенда көрәш алып барган каһарман шәхес Бачман солтан Шулай да, искәртеп
үтик: Кара бидән солтанга кадәр буын нар саны аз. Моның сәбәбе: бәлки, кайбер исемнәрнең
төшеп калуында яисә бер берсенә кушылып буталуда. Шәҗәрәдә бутау бераз сизелә, аны М.
Әхмәт җанов та күрсәтеп үтә. Бачман солтанга бәйле исемнәрнең кайберләре тарихи
чыганакларда да чагылыш тапкан. Мәсәлән. Калдар би «Дәфтәр-и Чың гыз намә»дә искә
алына. Аннан соң шундый сорау да куярга була: Балым би белән Балымер шәһәрчегенең
легендар хөкемдары Балын хуҗа бер үк кеше түгел микән? Кыпчакларның күчеш юнәлешләре
бу фикергә каршы килми. Мәсәлән. Җаек Сакмар буйларына кыпчаклар монгол яуларыннан
соң. XIII гасыр урталарында гына күчәләр, ә инде XIII-XIV йөзләрдә кыпчаклар Татарстанның
хәзерге көньяк көнчыгыш районнарына һәм Агыйдел бассейнына да үтеп керәләр. Шул фикерне
куәтләп әйтеп үтәсе килә: шәҗәрәдәге Ханбар бәк уллары яшәгән Өчпулә авылы хәзергә
Башкортстан АССРның Дүртөйле районындагы Агыйделгә бик якын утырган Өчбулә авылына
туры
XV Калталы Иван — Мәскәү князе Иван Калита.
килә булса кирәк. Шунысы кызык, бу җирләрдән әллә ни ерак булмаган Ка ма елгасының
Сарапул тирәсендәге бер кушылдыгы Камбарка (Ханбар бәк исеменнән русча ясаган атама)
дип атала. Бу фактларны очраклы дип булмый шикелле.
Кара бинең көнчыгыш Кама буена, аннан соң Казан һәм Вятка җиренә килеп чыгуы кайчан
һәм ни сәбәпле булган соң? Бу сорауларга бүгенге көн дә әле тулы җавап биреп булмый, ләкин
бу уңайдан кайбер фикерләр белән уртаклашу кирәк дип саныйм. Әйтик, 1445 елны Казанда
хөкемдар булып утырган Гали би мәшһүр Кара бинең улы түгел микән? Ш. Мәрҗани бу турыда
болай дип яза: «Болгар һәм Казан җимерелгәннән соң, Галибәк дигән кеше Казанга килеп кереп
хөкүмәт төзи башлаган була. Олуг Мөхәммәт хан килгәч, ханга буйсына. Хан шунда бер кальга
бина кылып, аны ныгыткан нан соң, Галибәкне шунда хөкемдар итеп калдыра. Үзе Нижнийга
китә. Олуг Мөхәммәт ханнан соң, аның углы Мәхмүд хан Казанга кермәкче була. Гали бәк
каршылык күрсәткәч, Мәхмүд хан шәһәрне сугышып алып, үзе Казанда торып калган булса
кирәк*. Ш. Мәрҗани икенче версияне дә китерә: «Олуг Мөхәммәд хан Сарай шәһәреннән
куылып чыгарылганнан соң, Казанга килмәстән, Нижнийда һәм Курмышта торып калган, имеш.
1445 елда углы Мәхмүд хан, Курмыштан килеп сугышып һәм Галибәкне үтереп. Казанны алган.
Үзе Казанда торып калып, Казан ханлыгына нигез салынган». Ш. Мәрҗани тагын бер искәрмә
ясый: «Олуг Мөхәммәд Василий II не әсир итеп Курмышка килгәч (1445 ел, 25 август), «Галибәк
исемле кешенең Казан шәһәрен яулап алу хәбәре килә*. Бу мәгълүматларга өстәп шуны да
әйтеп үтик: кайбер документларга караганда. Кара би нәселе Арча шәһәренә хуҗа булган, ә
Арча даруга, ягъни өлкә үзәге булып саналган. Ә ул төбәктә удмуртлар (арлар) да яшәгән.
Шуннан «ар князьләре» атамасы килеп чыкса кирәк. Кара би нәселе Казан ханлыгында булган
дүрт төп феодаль «клан» ның (аргын, барын, ширин һәм кыпчак) соңгысын тәшкил иткән булса
ки рәк. Ә инде Чепца елгасы буена бу нәсел вәкилләре, безнең фикер буенча. XV йөзнең икенче
яртысында гына килеп утыралар. Бәлки ул күчеп утыру Иб раһим ханның Вяткага 1468 елны
килүе белән бәйледер. Билгеле булганча, 1468 елны «Казанлылар... зур көч белән Вяткага
килделәр һәм вятчаннар. аларга каршы тора алмыйча, Ибраһим ханга бирелделәр». Бу фикер,,
әлбәт тә. киләчәктә тарихи чыганаклар нигезендә тагын да җентекләбрәк тикшерү не сорый.
Ничек кенә булмасын, XIV йөз ахыры — XV йөз башында булачак Казан ханлыгының үзәк
төбәкләренә Агыйдел ягыннан төрки кабиләләр үтеп керү нең сәбәпләре әлегә ачык түгел.
Ләкин шунысы кызык: Кара би яшәгән урыннар соңыннан Казан «даругасын». ягъни өлкәсен
тәшкил итә. 1469 елгы рус елъязмаларындагы мәгълүматларга караганда, ул төбәк аерым бер
район - рус чыганакларында «Бсловолжская земля» булып йөргән һәм анда башкортлар
яшәмәгән, чөнки алар елъязмада аерып бирелгәннәр. Ниһаять, әле XVI йөзнең беренче
яртысында да бу төбәктә Казан князьләре утырган лыгы билгеле.
XX гасыр башына караган саннар буенча, нократ татарларының өчтән берен элек
бочорман саналган төркем тәшкил иткән. Әгәр дә катнаш гаилә ләрдә туып үскән кешеләрне дә
исәпкә алсак, бочорман компонентының нок рат татарлары формалашуда тоткан урыны тагын
да зуррак икәнен күрербез.
Бочорманнарның этник нигезләре турында гипотезалар шактый. Ләкин аларны болгарлар
белән бәйләү дөреслеккә нң якын килүче караш булса кирәк. Чыннан да, Нократ авылында
сөйләнгән риваятьләргә караганда, ан да яшәүчеләрнең бабалары Болгардан чыкканнар.
Киров өлкәсе. Малмыж районында язып алынган риваятьләрдә шушы фикер телгә алына. Тел
бел гече Т И. Тепляшина фикере буенча, бочорманнар калдырган топоннмнар белән Казан
артындагы топоннмнар арасында зур охшашлык бар. Шул ук вакытта Г Ф- Саттаров та Казан
артында болгар топонимнарының күп булу ларын исбат итә. Тагын бер кызыклы фактка
тукталып үтик. Билгеле бул ганча. XVI XVII гасырларда кайбер документларда бочорманнарны
«чу аш» (чуваш, ар чувашы) дип атыйлар. Шундый ук хәл Казан арты өчен дә хас анда да
«ясаклы чувашлар» яисә «ар чувашлары» документларда күпләп теркәлгән. Беренчедән,
документлар Казан артыннан Чепца буена ШУШЫ «ясаклы чуашлар* күчеп килүне исбат итә.
Аларны 1489 ел
дан соң Мәскәү дәүләтенә буйсынган »ар князьләре» чакырып китерә. Шуңа күрә. XVI гасырда
Нократ халкының «кара» олешен икегә бүлеп йөрткәннәр: «иске Карино чувашлары» һәм
«Казан җире чувашлары». Шушы исем астында йөрүчеләр төрки телдә сөйләшкәннәр, һәм
ислам динен тоткан нар. Икенчедән, күп санлы документлар нигезендә «Ясаклы чуашларның»
чын чуваш түгеллеге, ә болгарларга барып тоташучы халык икәнлеге ачыкланды. Кайбер
галимнәрнең фикере буенча, «бочорман* сүзе «мөселман* сүзеннән үзгәртеп ясалган. Рус
елъязмаларында ул сүз «бесерман» яисә
• бесермен» рәвешендә язылган. X1V-XV йөзләрдә Урта Иделдә, элекке Болгар дәүләте
яшәгән төбәктә рус елъязмалары халыкның бер өлешен гел
• бесермен» дип атыйлар. Академик М. Н. Тихомиров фикере буенча, рус елъязмалары
шушы исем белән «кама болгарларын* атап йөрткәннәр. Димәк. Нократ тирәсендә яшәгән
төркемнең «бесермян» (бочорман) дип аталуы очраклы хәл түгел. Бочорманнар телен өйрәнгән
Т. И. Тепляшинаның ясаган нәтиҗәсе дә шул турыда сөйли. Аның фикере буенча, бочорманнар
теле болгар теленә барып тоташа. Ләкин удмурт теле дә аңа зур йогынты ясаган. Әйтеп
үткәнебезчә, бочорманнарның бер өлеше удмурт булган, соңыннан алар төрки бочорманнар
тарафыннан йотылганнар. Шуның өстенә, 1740 елларда бочорманнарның яртысы
чукындырыла, ә бу алариың удмуртлар белән якынаюына китерә.
Болгарлар Чепца буена кайчан үтеп кергәннәр соң? Бер фактка игъти бар итик: чепца
төбәгендәге Гурья кала авылы янында 1323 елгы болгар кабер ташы табылган. Шулай итеп, XIV
гасырда бу җирдә болгарлар яшәгән. бу турыда кайбер археологик табылдыклар да сөйли.
Ләкин бу фактны турыдан-туры бочорманнар белән бәйләп булмый. Мәсьәлә шунда ки, XVI
гасыр ахырларына тикле Нократ князьләре һәм бочорманнарның бабалары Нократ (Карино)
тирәсендә яшәгәннәр, ә Гурья кала тирәсенә XVII йөздә ге нә күчкәннәр. Тагын шуны да
онытмыйк: Кара би шәҗәрәсендә күрсәтелгәнчә, Кара би нәселе килгәнче Чепца буенда
мөселманнар яшәмәгән. Шушы фактлардан чыгып караганда, бочорманнарның Нократка
күчүләре «ар князьләре» белән бер үк вакытта булган дип уйларга мөмкин. Бочорманнар Казан
артының төньяк төбәкләреннән күчкәннәр, ахрысы, чөнки этнограф Р. Г. Мөхәммәдова
язмалары буенча. Киров өлкәсе. Малмыж районындагы Иске Бурсц (удмурт авылы) һәм
Дубровка (рус авылы) авыллары арасында
• Болгар» дип аталган бер урын һәм мөселман зираты бар. Элек шул җиргә Нократтан
татарлар килеп «бабалар хөрмәтенә» дога укый торган булганнар.
Шулай итеп, нократ татарларының формалашуы төп ике этник тамырга барып тоташа.
XVIII йөз документлары татар морзалары токымыннан чыгучылар белән бочорманнар
арасында кыз бирү, кыз алуның шактый таралганлыгын күрсәтә. Ләкин бу әле берьяклы
күренеш булган. Мәсәлән, 1839 елда Нократта булган бер автор түбәндәгечә яза: «Татарлар
бочорманнарны үзләреннән түбән саныйлар... алардан кияүгә кыз алалар, ә үз кызларын
бирмиләр». Чынлап та, патриархаль тормыш шартларында, ике якның да төркемчелек үзаңы
шактый нык булган чорда, «кара халык» булган бочорманнарга та тарлар ягыннан кыз бирмәү
аңлашыла: кыз бирсәң аннан туган балалар социаль хәле түбәнрәк булган төркемгә күчә булып
чыга. Ләкин XVIII йөздә үк инде бочорманнарның бер өлешенең социаль хәле үзгәрә: алар,
татарлар төсле үк, йомышлылар катлавына керә башлыйлар. Шуңа күрә дә мөселман динен
тоткан бочорманнар белән татарлар арасында якынаю барган. Бу процессның нәтиҗәләре XVIII
йөздә үк күренә башлый. Әйтик: мөселман динендәге бочорманнар кайбер документларда
«татар» дип языла башлый. XX гасыр башында исә күп бочорманнарның хатыннары татардан
чыккан була.
Чукындырылган бочорманнар башкачарак үсеш юлына баса. Алар акрынлап удмуртлар
белән якыная башлый һәм XX йөз башына удмурт телендә сөйләшүче, ләкин әле үзләрен
һаман да аерым этник төркем дип санаучы берләшмә тәшкил итәләр. Хәзерге вакытта алар
паспортка удмурт дип языла, ләкин үзаңнарын саклыйлар. Телләре дә чиста удмурт теле түгел.
Бу төркемнең саны 1926 елда 9,2 мең кеше була.
Бочорманнарның мөселман һәм чукындырылганнары арасында якынлык XIX йөздә әле
бик нык сизелгән. Мәсәлән, 1846 елны Вятка губернасында язылган бер документта болай дип
әйтелгән: «Кайбер татарлар белән бергә яшәүче бочорманнар хәзер татарча сөйләшә,
башкалары удмуртлар арасында яшәп, удмурт телен кулайрак күрәләр... Әмма тормыш
көнкүреш
ягыннан алар удмуртларга караганда татарларга күбрәк охшаган*. Шул ук елларда христиан
рухание Сатрапинский түбәндәгене күрсәтә: «Бочорман нардан чукындырылганнары «яңа
христианлаштырылганнар» дип йөртелә, ә аларның якын туганнары, чукындырылмаганнар
татар дип языла... үзләре исә үз-үзләрен бочорман дип атый*. Инде XIX йөз ахырында-ХХ йөз
башында татар телендә сөйләшүче бочорманнарның (кайбер очракта алар ике телдә — татар
һәм удмурт телендә сөйләшкәннәр) күпчелеге үзен татар дип саный башлый. Шунысы кызыклы,
бүгенге көндә бочорманнан татар булып киткән торкем вәкилләре үзләренең бочорман
бабалары турында бер нәрсә дә белмиләр, яисә бабалары татар булган, ләкин аларны
билгесез сәбәп аркасында бочорман дип йөрткәннәр, дип уйлыйлар. Слободск районында,
ягъни татар князьләре күбрәк булган төбәктә шактый үзенчәлекле культура формалашкан.
Мәсәлән, анда туй йолалары шактый үзенчәлекле, ә сабан туе электән булмаган. Удмуртия
ягында исә — анда бочорманнар күбрәк була, туй йолаларының бүтән варианты яшәгән, сабан
туе традицион бәйрәм ител гән (туй йолалары бу төбәктә казан татарларыныкына һәм Сергач
мишәрлә ренекенә тартым).
Шулай итеп, нократ татарлары казан татарларының этнографик төркеме буларак, кыпчак
һәм болгар компонентлары нигезендә һәм шулай ук уд муртларның берникадәр тәэсире
нәтиҗәсендә формалаша.

Реклама