КИЧЕРЕРГӘ МӨМКИН ТҮГЕЛ


Беренче хат
злам Балтик буеннан'
Исәнмесез!
Бүгенге көнгә кадәр миңа таныш булмаган сезки-сезләргә. нурлы йөзләргә, сөрмәле күз — кара кашларга рөхсәт итегез, сәлам белән хат яза башларга Сезки. ирекле илнең иркен кочагында яшәүче, туган як табигатенең барлык гүзәллеген үзенә җыйган сайраучы кошка охшаган чибәр кыз Сания, эшегездә һәм киләчәк тормышыгызда һәм яшьлек көннәрегездә яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне чын күңелдән теләп, кабат кайнар сәлам
Бу танышу хатын язар өчен Алдым кулга корыч каләмем Укыганда иптәшләрен булса. Аларга да минем сәламем
Сәлам соңында, рөхсәт итегез, алдагы юлларда түбәндәгеләрне язып китәргә.
Ну. Сания, сезнең исемгә колак ишетмәгән Н. шәһәреннән, бер дә белмәгән кешедән хат килеп төшкәч, бәлки, аптырап калырсыз Мин үзем хәзерге көндә Балтик буенда Совет Армиясе сафларында хезмәт итәм Без бит. дидем, икебез дә гап-гади кешеләр Чәчәк кебек яшьлек гомеребезне күңелле, шатлыклы, бәхетле уздыру өчен хатлар язышыйк, дидем. Бәлки, киләчәктә фотолар аша бер-беребезне белербез. Хат алышу — ярты кавышу.
Ну. Сания, сез. бәлки, бу хатны укырсыз да. көләрсез бер туйганчы — анысы сезнең эш. Кәнишне. бүгенге көнгә кадәр Мин сезне белмим, ә сез мине белмисез Бәлки, сезнең яратып йөргән егетегез бардыр. Ничек булса да. үзегезнең уегызны әйтеп языгыз.
Әгәр, Сания, минем белән хат язышырга риза булсагыз, үзегез
нәр белән бу хатны язучы сезгә таныш түгел совет солдаты Фәрит дип белерсез
турында ачыграк язып салыгыз. Сездән хат килмичә, үзем турында хәзергә башка берни дә әйтә алмыйм
Шуның белән хатымны тәмам итеп, v-ң кулыгызны кысып, түземсезлек белән хат көтеп калучы, инде сезгә билгеле Фәрит дип белерсез.
Язылды 12 ноябрь. 1964 ел. Кичке 8 сәг. *
Икенче хат
Сания, исәнмесез?!
Солдатларча кайнар сәламнәребезне авиапочта белән сезгә җибә- £ pen. бу хатны Фәрит яза Иптәш кызларыгызга да шулай ук күп = сәлам ь
Ну. Сания, мин сезгә, ялгышмасам. уже хат салган идем Сез i аларны алдыгызмы, юкмы’ Или. алып та. җавап язмадыгызмы'’ s Или. вакытыгыз булмыйча, ирендегезме9 Әгәр хатны алган булсагыз. ~ бик авыр тоелдымы незнакомый ■■ солдаттан хат килеп төшкәч9 = Дөрес багцта—незнакомый, аннан соң бик яратканың була инде ° ул Мин—Туймазыныкы Бәлки, сез уйлагансыздыр, мин моның < белән хат алышсам да. кайчан соң күреп сөйләшәм, дип Күрешер- * без-сөйләшербез Бу дөньяда тау белән тау гына очрашмый ә кеше £ белән кеше очраша болай Безгә кем комачаулар икән’ Сезнең £ күрше районда, туган авылым Димескәидә минем бабакайның кар- дәшләре яши Менә. Сания, шулай Киләчәктә очрашмый калма- быз =
Ну. Сания, үзегез ничек яшисез"’ Кем булып, ягъни кайда эшлисез"’ Буш вакытларыгызны, ягъни кичләрен ничек уздырасыз"’ Анда һавалар ничек тора?
Үзем пока әйбәт кенә служить итеп ятам Караулга. нарядка йөрим Безнең көннәр киеренке хезмәт белән әкренләп үтә тора Өч ай узды да инде Тагын ике ел да тугыз айдан соң туган якка. ягъни сезне күрергә кайтабыз
Хатымны шушында тәмамлыйм, чөнки хәзер отбой Ну. Сания, исән булыгыз1 Жду ответа
25 XI 1964
Алтынчы хат
Исәнмесез. Сания1
Башка язмам Монысы соңгы хат.
Масаймыйча гына укып бак
Теләмисең икан - черт с ним1 Укып тормый, ерт та утка як
Почта алгач, уйлар чуалды әле — нәрсә язарга да белмим Ә иптәш егет икенче хатны тәмамлап килә Мин аннан элегрәк язарга керешкән идем Әйе. баш кәбестә кебек Минем соңгы хатымны алуыгыз турында уведомлениене кулыма китереп тоттыргач, ниләр генә уйлап бетермәдем мин Җитмәсә, якташлар ачуымны чыгаралар Егет түгел. дегет син1 Биш хат язып, уведомление генә алдың Неужели башка кызлар беткән сиңа!» диләр Бик горур бәндә булып чыктың әле син безнең ишеләргә нишләп хат язып торырга сиңа Солдат дигәч тә миндә дә бит нервылар бар Нигә җавап бирмисең"’ Нигә мыскыл итәсең? Нигә'”
Ну. Сания, ачуланма Салкын су белән юынып кердем әле,
кызуым бераз басылмасмы дип Синдә әтәч каны бардыр .— ди торган иде миңа бабай Мин сезне тиргим, үзем җүләр булганга Бәлки, сез авырыйсыздыр’’ Уведомлениегә расписаться иткәндә кулыгыз дерелдәгән бугай Шулай сизелде Әллә, чыннан да. авырыйсызмы'”? Бәлки хатларымның, үзем кебек, ата-анасы юктыр Анысы өчен гафу итүегезне сорыйм Мин бер тамчы да ачуланмыйм хәзер Сезгә Хат башындагы шигырьне онытыйк. Бигрәк әллә нинди бу тормыш Юк. минем кебек җүләр кеше юктыр, бер дә кирәкмәгәнгә ачулана торган Шулай бит. Сания’1
Җырлар идем, җырлый белмим Эч пошудан, ак яканы сүтеп алып, яңадан тегеп куйдым әле Минем моңа кадәр бу ак яканы теккәнем юк иде. ә хәзер өйрәндем шул иң ирендерә торган нәрсәгә Текмәс идең, идән юарга туры килә
Ну. Сания син бу хатны җавапсыз калдырмассың, яме?
Фәрит
Язылды 11 XII 19(54
Җиденче хат
Исәнме. Сания сеңлем!!'
Ачулансаң ачуланырсың, мин тагын язарга утырдым Хатны алгач та җавап язарсың кебек тоела миңа Ләкин, атна артыннан атна узып китсә дә. минем көткәнем бушка гына булып чыга һич аңламыйм. бер бит кәгазьгә ике-өч сүз язып җибәрергә вакытыңны нигә жәлли торгансыңдыр инде?
Иртән торсам, кояш кнтәм.
Кич булдымы — ай кетам
Кояш белән ай көткән күк.
Дустым, синнән хат көтәм
Сания, моннан алдагы хат белән фотомны җибәргән идем — алдыгызмы ’
Сагынычлы сәлам күндереп. Фәрит.
17/XII-64 ел
Сигезенче хат
Салам сыйрак, сәлам!
Тәбрик итәм үзеңне, теләгеңә ирештең бит: мине ял итеп чыгарга губа га утырттылар Анда, каешсыз килеш, гимнастерканы җилфердәтеп йөрим хәзер Шәп бит. ә?! Шулкадәр кире беткән булгач бөтенләй җавап бирмиләр аны Бу Саша ни пычагыма дип синең адресны биргәндер’’ Бик кирәгең бар иде. чикерткә! Барлык хатларны сержант Әхәт Кәримов әйтеп яздырды. Ә ул. беләсең килсә. үз отделениесендәге җүнсез солдатны, ягъни мине, синең ярдәмеңдә дөрес юлга кертергә теләгән Бушка гына! Синең кебекләрне бик күп күрдем мин һәммәгез дә бер үк камырдан.
Син үзеңнең бердәнбер хатыңда Ике газиз телебезне бутама, йә татарча йә русча гына яз —дип акыл сатасың. Ләкин ул акыл үзеңә дә җитеп бетми икән әле Машинкада басып җибәргән хатың бәкедән алынган тимер кебек салкын иде. өрә-өрә көчкә җылыттым Моннан соң. кемгә генә хат язсаң да. болай эшләмә. Әгәр ручка белән каләмең яки карандашың юк икән, үзем җибәрермен. Бигайбә'
Тагын нәрсә турында язарга соң әле’ Әйдә, белеп тор Сине фәрештә - дип санавы аркасында Саша аккордеонсыз калды Юк, аны мин кыстамадым — үзе бәхәсләште Берәр кыздан берәр хат кисәге ала алсаң, аккордеонымны бирәм — дигән иде. чукынчык Шул инде, сез чикерткәләр турында сүз чыккач инде Көлгән идем мин аларның мышный-мышный кызларга хат язып маташуыннан Вәйт.
шулай ди бу, үзең бер хат алып кара әле. ди Адрес табып бир. минәй- тәм. кыз — минеке булачак' Бәхәсләштек шулай, ә ул синең адресны биргән
Әйе миңа синең адресны Саша бирде Быел җәен Казан педагогия институтының музыка факультетына бергә экзаменнар биреп йөргәнсез, ләкин икегезне дә алмаганнар "Шулай булып та аңлаша алмадыгызмы9' Бер үк хәсрәт йөрәкләрне якынайта, диләр бит u
Үзе чибәр булса да. юк шул. куркак ул Саша Чиле-пешле кызый е күрсә дә коты алына аның Башка мари егетләре дә шундый булса, i кызларга күңелсездер анда
Ул гыйшык куяны сине. Сания бик ошаткан булгандыр, күрә- ё сең Миннән хат яздырыр өчен хәтта аккордеонын да жәлләмәде Үрти 2 бит Барыбер жавап бирмәячәк .— ди Башкалар да канга тоз салды i Ә минем үз гомеремдә берәүгә дә хат язганым юк иде әле Отделение | командиры Әхәт Кәримов әйтеп торгач, әкренләп өйрәндем шунда = тора-бара үз сүзләремне дә кыстыргалый башладым «
Җавап бирми җен ачуымны чыгармаган булсаң, бер-бер артлы хат & язган булыр идем мени мин сиңа Яздым ди’ Әле моңа кадәр бер генә Д кызның да миңа каршылык күрсәткәне юк иде Карточкамны жибә- < реп. сине дә сындырдым бит' ы
Синнән хат килеп төшүгә. Сашадан аккордеонын сорыйм Бик # кәперәеп йөргән егетем коелып төште бит Малайлар аны яклый баш- ~. лады. Шаяртып кына бәхәсләште бит ул .— диләр Шаяртуны аң- н ламыйсың. дип. утка бензин гына салдылар Аңламыйм минәйтәм. ак- - кордеонны давай дим'
Бәлкем алмаган да булыр идем Ләкин казармадагы барлык £ солдатларның Саша турында гына уйлавы кәефемне бозды Хет берсе минем яклы булсын' Барыбер үземнекен иттем'
Аракы эчәргә яратсам да. тәмәке тартканым юк иде Ә менә хәзер берсе артыннан икенчесен суырам да суырам Сигаретларны да караульный латыш бирде Безнең огделениедән һичкемнең килгәне юк Әйдә килмәсеннәр' Шайтаныма кирәкме алар миңа' Үзләре дә әйбәт сине. имеш, миңа тәрбияче-нянька итәләр Ә син. имансыз, миңа сержант Кәримов хатын укып кына жавап язгансың икән Ярый әле Сашаның аккордеонын алгач моны миңа ефрейтор Кузин үзе дә сизмәстән әйтеп ташлады Ә мин Яучыга миннән кияү бүләге булсын!-—дип. Каримовны күтәреп бәрдем Ярты сәгать буена аңына килә алмый ятты Аннан соң иптәшләр суды булды
Бөтен полк алдында тикшерделәр мине җебен дә. җөен дә калдырмадылар Штрафбатка озатасылар иде Шунда бер егет яклап чыкты Әрмән егете. Гурген Атаян Мине монда, частьта калдыруга иреште бит тәки
Көндез бераз туктап торган иде дә менә тагын кар кагыш вак яңгыр сибәли
Хатымны тәмамлыйм Караульный алмашынырга тиеш Ул почтага барам дигән иде
Моннан соң сине хат язып борчымам Гомумән, сезнең хатын- кыз халкын күрәсем, хәтта сезнең турыда ишетәсем дә килми Җитте'"
Гауптвахта солдаты Фәрит Аитуганов
1964. 23 декабрь
Ефрейтор Гунар хаты
Сезнең алда тез чүгәм Каракашлы авылында яшәүче олы күңелле, горур татар кызы' я
Бөл ай дип мөрәҗәгать итүем өчен ачуланмагыз Бу нинди тиле мескен бер дәрвиш икән, дип тә уйлый күрмәгез Юк юк' Зур бәхетемнән исергәнмен икән, бу әле акылымны югалттым дигән сүз тү
гел Бөтен Җир шарын күкрәгемә кочарлык^ көчем бар Ул куәт— безнең мәхәббәтебез, бердәнберем Лаума белән булган мәхәббәтебез Әнә шундый кодрәткә ия булмасам ихтимал, сезгә хат язарга батырчылык итә алмас идем
Мин— латыш. сезнең танышыгыз Фәрит Айтуганов хезмәт итә торган частьның ефрейторы Гунар Дунис
Кичә мин гауптвахтада каравылда тордым
Фәрит үзенең сезгә кичә язган хатында Солдат из гауптвахты дип кул куйган иде. Юк. юк' Аны да. мине дә әдәпсезлектә гаепли күрмәгез Кулыма икмәк тотып ант итә алам ул миңа бары тик шул ике сүзне генә укытты Шуннан чыгып кына ул хатның эчтәлеген азмы-күпме төсмерлим
Түбәнчелек белән кабат-кабат үтенәм сездән, үзегезне кулга алыгыз һәм. ялыктырсам да. әйтергә теләгән фикерләрем белән танышып чыга күрегез. Зинһар өчен!
Ничек кенә аңлатыйм соң. нәрсәдән башлыйм икән?
Язмыш авазлары исемле фильмдагы үзен кая куярга белмичә йөргән -җинаятьче филне хәтерлисезме'’ Ничәмә кешене теге дөньяга җибәрде ул Джунгли халкының гына түгел, шул фильмны карап утырган тамашачыларның да җен ачуын чыгарды Ә соңыннан, җинаятьче ■ фил үтерелгәч, безнең кайсыбыз аны кызганмады икән9 Кайчандыр шәфкатьсез аучы тарафыннан тәненә кадалган сөңге аны шулай шашындырган, кешеләрдән үч алырга мәҗбүр иткән икән ләбаса!
Әмма күңел җәрәхәте тәндәге яра гына түгел бит ул. аны май сөртеп кенә төзәтеп булмый Аның газабын үз башыннан кичергән кеше генә белә.
Тарту университетында укыган чагымда булды бу хәл. Кышкы имтиханнарда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән өчен безнең группаны Ригага экскурсиягә җибәрделәр Бер кичне ничектер филармониянең концерт залына килеп эләктек Бахның Месса си минор ы башкарыла иде Иптәшләр үзләрен ничек хис иткәннәрдер, белмим әмма мине тылсымлы авазлар үз кочагына алды Бу тормыш үзе газаплану һәм рәхәтлек, борчылу һәм шатлык, өмет һәм олы батырлык Тирән фәлсәфәле музыка җанымны тетрәтте Әйтерсең лә Бах чиксез катлаулы математик машинаны җайлый белүче оста кебек, миемне камилләштерде һәм аңа өстәмә биотоклар җибәрде
Шул концерттан башлап, мин аның әсәрләрен йотылып тыңлый башладым
Бөркү җәйге көн иде Җиһазлары белән безнең университетның актлар залына охшаш базница (гыйбадәт йортын бездә шулай дип атыйлар) Озын-озын эскәмияләрдә аллага яки Бахка табынучылар утыра Беренчеләре, имән кафедра артындагы чем-кара мантиягә төренгән мацитайска ияреп Лютерның катехизисларын укый Икенчеләре исә. бу пышылдаулардан кайчан туктарлар икән дип, түземсезлек белән көтеп тора Менә, ниһаять, пастор Амин1 әйтә Зал берничә секундка гына тып-тын кала Кинәт кайдандыр югарыдан, әйтерсең лә күкнең үзеннән, сихри моңнар агыла башлый О. бу — орган, музыкаль инструментларның падишаһы' Аның симфоник сулышы аша Бах көйләрен тыңлаганда нинди генә хисләргә бирелмисең, хыял канатларыңны җилпеп кайларга гына очмыйсың Син үзеңнең дөреслеккә омтылучы кеше, зур хәреф белән языла торган Кеше икәнлегеңне аңлый башлыйсың Алай гынамы әле! Үзеңдә әниең кочагындагы рәхәтлек, пакьлек, гаҗәеп җиңеллек сизәсең
Әнә шулай тормышка гашыйк булып, зур эшләргә рухланып, мин беренче сентябрь көнне җәйге ялдан университетка әйләнеп кайттым Анда минем өчен агулы ук әзерләнеп куелган дип кем уйлаган соң9' Сабакташларның минем белән кешечә исәнләшергә теләмәүләре шик 72
тудырган иде инде Тәнәфестә комсомол комитетына чакырдылар Секретарь. стенада эленеп торган фотогазетага ымлап, кырыс кына
— Моны ничек аңларга9 — дип сорады
Иң уртада — миңа таныш базница һәм пастор рәсемнәре. Алар тирәсендә уннарча фоторәсем һәммәсендә—мин. мин мин Гыйбадәт йортында булган чакларымдагы нинди генә эчке кичерешләремне . төшереп алмаганнар уйланам борчылам, кайгырам, гаҗәпләнәм. ел- d маям шатланам
— Ректор исеменә җибәргәннәр.— диде секретарь — Хурлык, бө- = тен университет өчен зур хурлык бу' Күкрәгеңдәге комсомол значо- £ гыңны алып ташларга да оныткансың, икейөзле алла колы Менә | сиңа исемле стипендиат комитет әгъзасы! Кыскасы сәгать өчкә т комитет утырышына. i
Миңа каты шелтә бирделәр Университетны ничек ташлап китү- « емне үзем дә сизми калганмын Күрәсең, ул чакта мин теге -Язмыш = авазларындагы фил кебегрәк. ярым шашынган хәлдә булганмындыр «
Дусларыңнан, иптәшләреңнән аерылсаң, төшенкелеккә биреләсең. = кешеләрдән көннән-кнн читләшә барасың һәм мәгънәсез бер җан X иясенә әвереләсең икән
Зинһар гафу итегез, аһ-зарларым озынгарак китте Хәер, бәлки Z кирәктер дә Ә бәлки йөрәгемнән ташып чыккан бу сүзләр сезгә £ бик сәер тоелыр. Моның миңа яки Фәриткә нинди бәйләнеше бар п соң7» — диярсез
Бар шул. бар «Төп героины аңлау өчен романдагы башка персо- < нажларны да яхшы белергә кирәк ди торган иде безнең әдәбияг = профессорыбыз Мин дә ярдәмче персонажларның берсе бит
Белмим минем язмышым кайсы якка тәгәрәгән булыр иде ярый әле. солдатка алдылар Шунда мин тормышымдагы төп кешемә юлыктым
Әхәт Каримов белән мин частька килгән көнне мунчада очраштым Читтәге сәкедә берүзем генә юынып утыра идем яныма тәбәнәк буйлы бер егет килде
— Хочиш. спину мою — диде ул. рус телен вата-вата
— Не понимаю я вас не просил.— дип дорфа гына җавап кайтардым
Ул минем сүзләремә игътибар итмәде
— Зачем всегда один Плохо быть один, очень плохо Ни надо ни надо так
Минем нәрсә әйтүемне дә көтмичә, ул үзенең мунчаласы белән аркамны шатырдатып ышкыды Аның бу кыланышына ачуым чыгып, кулымдагы мунчалам белән битенә шапылдатыйм дигәндә кинәт бөтен тәнемә һәм җаныма әллә нинди, әйтеп кенә аңлатып булмый торган, гаҗәеп бер җылылык йөгерде Сугыш елларында әниемнең мине (ул чакта миңа 3-4 яшь кенә иде әле), зур табакка утыртып. акырта-акырта юындыруы хәтеремә килде Әниемнең тере кыяфәте беренче мәртәбә күз алдыма килеп басты Моңа кадәр бары аның ялангач килеш телеграф баганасында асылынып торуын гына хәтерли идем Әтиемнең партизан отряды командиры булуын белгәч, фашистлар аны шулай мәсхәрәләгән ид< Мин бу турыда берәүгә дә. хәтта Лаумама да сөйләгәнем юк әле Менә хәзер йөрәгемне бушатмыйча булдыра алмадым
Әхәт мине сабый бала кебек юындыра ә ирексездән күзләремә килгән яшь бөртекләре битләремнән тәгәриләр Үземне кулга алырга тырышсам да. булдыра алмыйм елыйм да елыйм
— Извини Больше не буду — диде ул. өтәләнеп Әйтерсең лә күзләремә сабын күбеге керткән дә. шуңа гафу үтенә
Атна-ун көннән соң мин аны янә очраттым -Ленин бүлмәсендә берүзем генә уйланып утыра идем кемдер йомшак кына кагылды
— Здрастуй. дорогой
Тавышыннан таныдым Әхәтнең кулында дәреслек һәм дәфтәр. Рус телен өйрәнергә дип килгән икән Ярдәм итүемне үтенә. Мин шатланып риза булдым, тора-бара без дуслашып киттек.
Аннан соң. тагын бер вакыйга хәтергә сеңеп калды
Җәйге лагерьга чыгарга әзерләнеп йөргән көннәрдә, бездән утыз километрдагы порт шәһәрчегенә татар артистлары гастрольгә килде Әхәтнең ничек шатлануын белсәгез иде1 Яңа елда чыршы бәйрәменә барырга җыенгак сабый бала кебек, авызы колагына җитте егетнең. Очрашкан саен ул ял көне булачак зур саубуллашу концерты турында гына сүз алып бара Һәркемне концертка барырга өнди
Менә якшәмбе көн килеп тә җитте Төшке аштан соң. увольнение алгач, без капка янында очрашырга тиеш идек. Бик ашыксам да. Әхәт миннән өлгеррәк булыг чыкты Аны танырлык та түгел, парадка әзерләнгән диярсең Ялт итеп кырынган. Шикәр төсле ап-ак яка Теш порошогы белән шомартылган җиз төймәләр нур чәчеп тора.
— Бармыйсың икән инде, дип торам. Башкалар күптән китте. Әйдә тизрәк! — дип ашыктырды ул мине.
Әхәтнең каударлануы юкка гына булмаган икән. Тукталышка җитәбез генә дигәндә, автобус китеп барды Икенчесен ярты сәгать көтәргә кирәк иде. Олы юлга кадәр атлый торырга булдык.
Ул адымнарын тизләткәннән тизләтә Мин дә калышмыйм. Шулай ашыгып барганда, юл читендә бер инвалидлар мотоколяскасы очраттык. Ике аяксыз фронтовик (күкрәгендәге орден-медальләре шуның дәлиле иде) җиргә тезләнгән, инде бите-кулы кара майга буялып беткән хатынына Тегеләй и.т. болай ит —дип өйрәтеп тора. Икесе дә иреккә чыгар өчен тәрәзә пыяласына бәрелә-сугыла хәлдән тайган бал корты кебек алҗыганнар
— Нәрсә булды9 — дип сорады Әхәт, без мотоколяска янына тукталгач
Ләкин теге инвалид. Әхәтнең русча ярым-йорты әйтелгән соравын аңламаганга күрә, күзләрен миңа текәде. Үз милләтеннән икәнлегемне төсмерләде булса кирәк Без латышча сөйләшеп киттек.
Алар үз хуторларыннан портка, игезәк оныкларының туган көненә барырга дип чыкканнар икән Менә шунда җиткәч, хәрәкәт чылбыры өзелгән
Мин тегеләрнең аһ-зарын тәрҗемә иткәч. Әхәт әйтте:
— Син. Гунар. соңга кала күрмә тагын, бара тор.— диде.— Минем татар концертында булганым бар Синең өчен зур яңалык! Бар тизрәк Урынымны берәүгә дә бирмә, мин хәзер килеп җитәм,— диде. Ә үзе коляскага иелде.
Әмма күршемдәге урын концерт тәмамланганчы буш торды Автобуста кайтырга чыккач кына, ярты юлда миңа таныш мотоколяска очрады Шосседан портка таба тыр-тыр чаба иде.
Шул вакыйгадан соң Әхәт Кәримовка гына түгел, бөтен татар халкына карата хөрмәтем икеләтә артты. Мин сезнең милләтнең тарихы, культурасы белән тирәнтен кызыксына башладым Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил шигырьләрен татар телендә уку бәхетенә ирешү өчен тырышам Ә Салих Сәйдәшевнең дәртле көйләре күңелемнең бер хәзинәсе булып китте.
Менә ни өчен бик кадерле безгә сержант Әхәт Кәримов. Фәрит. аңа сукмыйча, миңа тамызган булса, бу вакыйга, ихтимал, болай ук күңелсез тәмамланмаган да булыр иде. Мин үзем Фәритне гафу итә алмыйм Хәер, аны туба га китергән сәбәп — характерының дуамаллыгы түгел, ә егетне шулай ярсыткан ачы язмыш авазы әле бер яшендә чакта ук аны әнисе ташлап киткән Хәзер Фәрит гомумән, хатын-кызга ышанычын югалткан Иблис токымы» дип кенә җибәрә.
Хатым чамадан тыш озынга китте бугай Сезне тагын да ялыктырмас өчен нокта куярга кирәк икәнлеген дә беләм. әмма иң кирәген сезгә хат язарга мәҗбүр иткәнен әйтергә өлгермәдем бит әле
Кичә Фәритнең Сезгә язган хатын почтага илткәч. Лаумам (ул шунда эшли һәм читтән торып Тарту университетында укыш квитанция биргәндә адресыгызны укыды да *
— Каракашлыдан посылкл килде Сезнең дустыгызга түгелме £ икән? — дип сорап куйды. £
— Кайда ’ Күрсәтче! —дип чәчрәп чыктым Бу — сез салган по- = сылка иде
Посылкадан бер төргәк чикләвек һәм йон оекбашлар белән бияләй- £ ләр тартып чыгаргач. Фәрит сабый баладай куанган иде Шулчак £ кинәт агарынып китте
— Гунар. минем хат кайда’’.— ди
Аның үтенече буенча, яңадан почтага йөгердем ләкин хатны = җибәреп өлгергәннәр иде инде Шуны кайтып әйткәч. Фәрит кинәт ке- ф нә үксеп елап җибәрде Көч-хәл белән тынычландырдык үзен
Менә шул
Сезне борчуым өчен тагын бер мәртәбә гафу үтенәм
Түбәнчелек белән Гунар Дунис
24 декабрь 23 сәгать. X Р S Сезгә хат язуым турында һичкемгә дә әйтмәячәкмен
ТЕЛЕГРАММА
Татария Баеды деревня Каракашлы Закировой Сании Получил * первый номер журнала «Азат хатын» тчк Спасибо тчк Также большое спасибо за посылку тчк Какой я дурак тчк Фарит
Тугызынчы хат
Сания'
Бернинди хакым булмаса да. менә мин янәдән, бөтен көчемне һәм кыюлыгымны туплап, сезгә xai язарга утырдым Гауптвахта- дан язган хатым өчен үземне һичничек тә аклыйсым килми Алай кылану ахмаклык булыр иде Мин бит сезгә яңадан язмам дип сүз биргән идем Ләкин, нихәл итим, язмый булдыра алмыйм Хагымны ачып карамыйча ук ертып ташласагыз да. минем сезгә бернинди үпкәм юк Ә шулай да укып чыгачагыгы »га ышанам, чөнки сез башкалар кебек түге ч
Сания. Азат хатын җибәрүегез өчен рәхмәт Авылдан качып киткәннән бирле татарча юньләп укырга туры килмәгән иде Журнал башта ничектер ят нәрсә булып күренде Хәер, егетләр белән андагы рәсемнәрне кабаг-кабат карадык
Журнал Әхәтнең күзенә чалынмаса. бәлкем шул рәсем карау белән чикләнгән дә булыр идек Ә ул. гомерендә гатарча китап-фәлән күрмәгән кеше шикелле аңа ташланды кинога да бармыйча, ике сәгать буена баш күтәрми укып у i ырды Бу хәл башка милләт егетләренә җитә калды Шулкадәр кызык булгач безгә дә тәрҗемә ит' дип тынгылык бирмәделәр үзенә Ә -Солдатым дигән җырның коен Саша үзенең аккордеонында уйнап күрсәтте
Кыр казлары китте
Диңгез буйларына
Кыр казлары китте тезелеп
Син да. бәгърем киттең
Бик ямансу иттең
Мнн озатып калдым о-н-леп
Менә хәзер ачык тәрәзәдән кергән җил бу хатымны сезнең
янга алып китәргә тели Ә мин язганны иптәшләр читтән генә күзәтеп торалар Әгәр иртәгә хат салмасаң. бездән яхшылык көтмә' • — диләр
Үземнең хәлләргә килгәндә, бу атнада бездә өйрәнү -сугышы* үткәрелде Гадирәк әйткәндә, соңгы ике айдагы тактик күнегүләргә йомгак ясалды Учениедә солдат гомерендә әйтмәгән сүзләрен дә ычкындырып куя икән Җитмәсә, аның көннәре дә бик салкын булды. Сез җибәргән йон оекбашлар да. бияләйләр дә бик-бик ярап куйды.
Ярый. Сания, сау бул Ә минем хәзер, башкалар йокларга яткач идән юасым бар әле Ул идәннәр теңкәгә тия Ни өчен дисәң, старшина белән бераз эләгешкән- идем
Фәрит 31 январь. 1965.
Сержант Әхәт хаты
Исәнмесез. Сания91
Эшегездә һәм киләчәк тормышыгызда ак бәхетләр теләп калучы, сезгә таныш Фәрит хезмәт итә торган подразделениенең бер вәкиле сержант Әхәт Кәримов дип укып узарсыз
Сания, сезне гаҗәпләндереп уйга калдырмас өчен, башта ук ни өчен хат язуым турында әйтәм.
Сания, зинһар, үзегезне кулга алыгыз, бу хәбәрне ишетү сезгә, мөгаен, авыр булыр ут эчендә калган сукыр бер әбине коткарганда Фәрит шактый нык пеште Ул әле госпитальдә ята Хәле болай яхшыра бара Терелеп чыгачагына шик юк, врачлар шулай ди.
Фәритнең батырлыгы турында безнең хәрби округ газетасында яздылар
Менә шундый хәл бездә. Сания Сезнең Совет Армиясе көне белән тәбрик итеп җибәргән чәчәкле телеграммагызны, шулай ук Галимҗан Ибраһимовның өч томлык Сайланма әсәрләре н алдык Алар өчен Фәрит һәм башка солдатлар исеменнән, шулай ук минем үземнән бик зур рәхмәт
Сания, хушыгыз хәзергә Фәрит өчен бик борчылмагыз, ул тиздән аякка басар
Кабат өстәмә кайнар сәлам белән, сержант Кәримов.
28 ферваль. 1965 ел.
Унынчы хат
Исәнме. Сания'
Сиңа күптән язганым юк бугай Әллә яздыммы9 Больница койкасында айдан артык уйланып ята торгач, үзем өчен зур ачыш ясадым синнән дә якынрак кешем юк икән Менә шуны бүген генә белдем. Хат язарга керешер алдыннан янә уйланып утырдым чын күңелдән, һәммәсен уртага салып, кемгә сөйли алыр идем икән мин бу газаплы уйларымны ' Юк. мондый йөрәк әрнеткеч серне синнән башка берәүгә дә әйтеп бирә алмыйм, мин аны бары сиңа гына ача алам икән Син дип язуым өчен дә ачуланма, башкача эндәшә алмыйм Син. дим мин. үз итеп әйтәм
Кыймылдарга да куркып, үз тәненең әче көек исен иснәп ятуны иң явыз дошманыма да теләмәс идем
Катлаулы операциядән соң беренче төнне, иң-иң авыр минутларда күзалдымда син булдың Аңыма килгән мизгелдә сине күрәм дип саташам икән дип уйладым Медсестра икән Бөтен көчемне җыеп, күзләремне янә ачам — янә сине күрәм Тагын көчемне тупларга тырышам
Сания, синең турыда Саша сөйләгәннәрне онытырга мөмкинме соң9 Ничек ул беренче күрүендә үк сиңа гашыйк булган, ничә мәртәбә сине озата барган (ләкин син белмәгәнсең) Нинди генә хәл
ләрдә төшенә кермәгәнсең, ничек ул. синнән күзләрен ала алмыйча, сочинениесен дә юньләп яза алмаган, музфакультетка керә алмый калган Сәгатьләр буе янымда утырып, ул сине шундый итеп тасвирлады. хәзер менә бөтен кыяфәтең күз алдымда балкып тора.
Шулай да. Сания фотоңны җибәр әле
Миңа сөйләшергә ярамый иде Әхәт һәр килүендә миңа шигырьләр ч укый. Баштарак алар минем бер колагымнан керәләр икенчесеннән “ чыгып китәләр иде. *
Әхәт Такташның Киләчәккә хатлар ын күңелдән белә икән =
Дустым Гунар сөйгән кызы Лауманы да минем янга алып кил- 1 де Бу кадәр дә пар килерләр икән: төсләре, үз-үзләрен тотулары j сөйләшүләре, елмаюлары, фикерләүләре, теләкләре — һәммәсе бер « төсле! Икесе дә укытучы булырга хыялланалар
Әле иң олысын әйтмәгәнмен икән: мине үлемнән коткарып калу “ өчен, безнең частьтагы ничәмә солдат үз канын, ә кайберләре хәтта =: тиреләрен биргәннәр. «
Менә шулай Уйланып яткан көннәремнең берендә кинәт кенә = башыма киребеткән бәйләнчек уй килеп керде ■ Ә син. Фәрит бу дөнь- х яда ни өчен яшисең, нинди олы максатың бар9 Һич югында нәрсә * белән булса да тирәнтен кызыксынасыңмы, мавыгасыңмы ’ ы
Мин нәрсә әйтим соң' Ни дип тә җавап бирә алмыйм Язмыш * гаеплеме’ Юк1 һәркем үзе өчен үзе җаваплы A i.iii булгач, нигә бу көнгә калдым '
Өченче көн инде палатада үземә урын таба алм- ч Кая барып < бәрелергә, нәрсәгә тотынырга белмичә азапланам Юк кына вакыйга ? да миңа нык тәэсир итә Китап укыганда да эч поша
Менә бүген дә. дежур врач һәм сестра төнге обход ясагач, торып утырдым Ике кешелек бүлмәдә хәзергә мин бер үзем Тып-тын Күрше палаталар инде йоклый
Теге йөрәк әрнеткеч сорауларга җавап бирер өчен, мин узган гомер юлымны кабат кичерергә һәм язарга утырдым Ә хәзер вакытым бар минем • учениегә дә. нарядка да. караулга да чыгасым юк.
Сания, бу хатымны мин үзем өчен генә язам Аны син көтмисең, мин аны сиңа салып җибәрмәм дә Юк мин синнән берни дә таләп итмим Авыр уйларымны, чуалчык фикерләремне бер тәртипкә китерер өчен генә язам мин моны
Авыртулар бераз гына басыла төшкәч, көне-төне ак түшәмгә карап ятудан тәмам туеп, яткан урынымнан гына фотография белән шөгыльләнә башладым мин Ә син. Сания, андый әкәмәтләрне беләсеңме9
Гаҗәп нәрсә икән ул — «хәтер фотоаппараты» дигәнең1 һич кенә дә сиңа буйсынмый, үзенекен итә. Менә хәзер, бабайны чагылдырган кадрларны күрәм дип ашкынып көткәндә, күз алдымда унбер-унике яшьләрендәге бер кызыйның сыны пәйда булды Сөйкемле йөз, чишмәдәй күгелҗем күзләр, озынча нәфис борын, чәчәк бөресе кебек күперең торган күркәм иреннәр, алтынсу чәчләр
Йөрәгем атылып чыга дип торам - дүртенче класста минем белән бергә укыган Нәзирә ич бу! Ә юк Нәзирә турында уйласам үткән тормышымның истәлекләрен бүген иркенләп сөйли алмам Таң атып килә Тиздән сестра градусник куярга керер Тоне буе язып утыруымны белсә, ачуланыр
Ярый, әлегә хатымны тәмамлыйм Хәерле иртә. Сания1 Ә син миңа тыныч йокы телә, хәзер минем өчен иң шифалысы шул
Фәрит 15 апрель
Унберенче хат
Сания'
Менә тагын йокысыз тон килеп җитте, тагын язарга утырдым Кө-
не дә аның бүген бик борчулы булды Иң зур серемне сиңа ачып салыргамы-юк.мы дип. озак икеләндем Янә җиңдең. Сания'
Мин ул мин түгел бит'!' Фәрит Айтуганов дигән етет юк ул Җир йөзендә. тумаган ул. Авылымнан качып киткәч, үземә-үзем биргән бер җәфа кушамат кына ул Минем чын исемем — Барый, ә фами- тиям — Абдул тин Бабакаем әтисен Габдулла дип йөрткәннәр, шуннан инде безнең фамилия килеп чыккан Айтуган атлы кеше бабамның бабасы булган Ни өчен ФӘРИТ дигән исемне алуымны соңыннан үзең үк аңларсың Шундый искәрмә ясамый торып, тәүге мәхәббәтем Нәзирәне күз алдыңа китереп бастыра алмам төсле.
Сөйлисе сүзләрем бик күп. шулкадәр күп бу юлы. әле кичке аштан соң ук. койкама ятып, һәммәсен бер җепкә тезәргә озак маташып карасам да. файдасы тимәде. Ул гына да түгел, кайдан башлап китәргә белмичә, бөтенләй югалып калдым
Мин тумбочка янында утырам Кулымда каләм ә күңелем әллә каиларда Үземне Нәзирә каршында басып торгандай сизәм Яңадан күз алдыма шул сабый чагымны китерәм Күзләремне йомып, онытыла башлаган вакыйгаларны хәтерләргә тырышам
Ничек, кайчан очраштым соң әле мин Нәзирә белән' Әйе. әйе. әбием үлгән елны булды ул Андый хәл истән чыгамы соң9
Ярый шул көздән яза башлыйм Бәлки, искә гөшерә-төшерә. һәммәсе ачыкланыр
Тукта, аз гына артка чигенеп керешим әле.
1945 елны, әтием авыр ярадан вафат булгач, аның өчен фашистлардан үч алырга дип фронтка киткән әнием хәбәрсез югалгач, мин бик яшьли әбкәм белән бабакай кулына калганмын. Хәер, бу кадәресен авылдашларым сөйләве буенча гына белә идем — вакыт соңыннан кайбер төзәтмәләр кертте
Шыгырдап торган нарат бүрәнәләрдән салынган безнең өй. узган гасыр истәлеге булып, әле һаман авылыбыз уртасында балкып утыра Айтуган бабай искиткеч балта остасы булган диләр.
Мин монда ялгызым үстем Бабай, колхозда умартачы булганлыктан. җәй көннәрендә, бигрәк гә корт аерган чакларда, авылдан дүрт чакрым ерактыктагы умарталыктан кайтмый ята иде Әбкәм. әтәч белән бергә уянып, үзенең сыеры, сарыклары үрдәк-казлары. тавыклары белән кайнаша Җитмәсә, йорт янындагы умарталарны да ул карый Ятим бала дип кызганамы миңа эш кушмый Алай гынамы, тезгенне тәмам кулыннан ычкындырды Иртәдән кичкә кадәр мин үз иркемдә Зур колаклы озын йонлы Дүрткүзне ияртәм дә. Димгә яки наратлыкка, аннан — болынга, печән чабучылар янына яисә басуга элдертәм Арыш башаклары чайкала Чишмә чылтырап ага. Урман шаулый Мин шулар җендә яшим Ару-талуны белгән юк. чөнки җәяү йөрмим — таяк атыма яки хыялымдагы аргамакка атланып чабам Кылган шуклыкларым сөйләп бетерерлек түгел һәрнәрсә төштә кебек кенә
Бары тик көз килү белән генә тормыш үзгәрә Игеннәр җыелгач бабакай авылга күчеп кайта, ә мин мәктәпкә йөрим
Шулай дүртенче класска да килеп җиттем Ул көзне, бичара әбкәм яман чир белән үлем түшәгендә ятканга күрә баштагы атналарда укырга бара алмадым
Әбкәйне җирләгәч, болай да зуп-зур өебез шыксыз, буш булып тоелды
Бабакаем азрак сулу алгач, укырга йөри башладым Янә тәрәзә буендагы иң арттагы партада утырам Укытучыны тыңлыйм, күктә йөзгән әкәмәт болытларны күзәтәм
Бервакыт шулай дәрес барган чакта, безнең класска яңа гына килгән таныш түгел кызыйның, әледән-әле артка борылып, миңа ояЛып кына күз сирпүен сизеп алдым Йөрәгем дөп-дөп тибәргә тотынды 78
Ул көнне, бәхеткә туры килеп диимме минем кепкам югалды Шуны эзли-эзли. класста ялгызым гына калганмын Менә шулчак теге кызый килеп кермәсенме! Нәрсә эзлисең’■ —дигән була, ә үзе очкынлы елмая Минем җавап бирүемне дә көтмичә, тиен кебек җитез сикергәләп. парта араларыннан йөгереп узды, кепкамны каяндыр табып та алды ₽
— Менә ич' Башка югалтма, яме Әбәү, берүзебез калган- - быз мәктәптә Йөгердек'
Без кайтырга чыктык Кайчандыр әби патша өчен махсус салынган 5 таш юлдан барабыз Башлар иелгән Мин бер-ике адым гына чит- | тәнрәк атлыйм Әз генә кала төшеп Ул дәшми, мин дәшмим Кинәт тук- i тап калып, ул миңа янә сүз кушты £
— Әйдә, икәү сабакташ дуслар булыйк'
•— Китсәнә, мин синең исемеңне дә белмим ич әле.— дип телгә “ килүемне үзем дә сизми калдым =
— Нәзирә-ә Әтием геолог ә әни< м фельдшер Без әле яңа гына * бирегә күчеп килдек Менә бу тыкрык' <н төшкәч. Арт урамда. Фәр- « хия әбидә торабыз' Синең исемең Барый бит "
Мин бик гаҗәпләндем *
— Ә син минем исемемне кайдан белдең' ы
— Ничек тә булса беленә инде ул. тик беләсең генә килсен Мин * синең дәү әниеңне күрми калдым Бик яхшы кеше булган ул. я әйеме? Хәзер сыерыгызны кем сава, идәнне кем юа’
— Бабай <
— Бабай " — Нәзирәнең болай да зур күзләре тагын да ачыла ? төште — Нинди бабай ” *
— Әтиемнең әтисе бит ул бабакай
— Юк. алай ярамый яхшы түгел.— диде Нәзирә Аннан соң әйтте — Беләсеңме. Барый син аны бабакай-әтием дип йөр Әйтерсеңме’ Ә идәнегезне үзем кереп юармын Сыердан гына куркам мин
Түбәсе салам белән ябылган кечерәк бер иске өйнең капкасы янына җиткәч. Нәзирә туктады.
Менә без шунда торабыз Хуш'
Хатымны дәвам итәм Бая язып утырганда, гүя Нәзирәнең иреннәрен битемдә яңадан тойдым фикерләрем чуалып китте Тәрәзә капкачларын ачып, башымны җилләттем Янә тумбочкам янына килеп утыргач, ялганнарымны кабат-кабат укыдым Белмим. Сания, син аларны ничек кабул итәрсең, ә үземә — чиксез зур куаныч китерде алар Димескәи малае Барый Абдуллин әле дә булса яши икән' Мактанып әйтүем түгел, мәктәптә мин рәсемнән һәм әдәбияттан беренче укучы идем Күп кенә язма эшләремне бәйрәмнәрдә декламация итеп сөйләттеләр Җиденче класста чакта Имән белән ак каен* дигән рәсемемне Мәскәүгә балалар иҗаты күргәзмәсенә җибәрделәр Рәсем Миңа олы бәхетнең нәрсә икәнен белдерткән рәсем' Юк. болар купшы сүзләр генә түгел инде еллар узганнан соң да мин моны бөтен барлыгым белән тоям Ә ул чакта Хәтерлим Яңгырлы көз Ләкин минем өчен ямьле яз иде ул Белмим рәсемме, әллә Нәзирәме сихерләде мин матурлык дөньясына килеп эләктем
Үзлегемнән, укытучы кушмыйча ясаган беренче рәсемем безнең өй алдындагы нечкә ак каен булды Аны акварель буяулар белән кәгазьгә төшергәндә мин Нәзирә турында уйладым ә икенче көнне мәктәптә Нәзирәне күргәч күл алдыма ак каен килде Бу искитмәле тәэсирләнүем коннән-көн көчәя генә барды Чишмәдә — Нәзирәнең тавышын Зөһрә йолдызда шың карашын, тирә-юньдәге һәммә нәрсәдә аның сөйкемлелеген тоя башладым Туган табигатемне Нәзирәдән башка ә ул кызны туган табигатемнән башка күз алдына китерә алмый идем инде Рәсем аларны бербөтен итте Мин тулы бәхетемне татып яшәдем хәтта әтисез-әнисез ятим малай булуымны да оныттым
Менә хәзер, палатада бер үзем генә хат язып утырганда, балачагымның әнә шул онытылмас көннәре турында уйлыйм да. күзләремә яшь килә Рәхмәт мең-мең. рәхмәт аңа. Нәзирәгә.. Белдеме икән ул үзендә шундый илаһи зур көч барлыгын ’! Ә бит дөньяга яратыр һәм яратылыр өчен килгән күпме җан иясе ялгызлыктан сусап үлә
Соңгы сүзләрне кемнеңдер китабыннан күчереп язган, дип уйлый күрмә. Сания Шулай ук мин философ та. язучы да түгел. Үземне дә гаҗәпләндергән бу фикерем — Нәзирәне искә төшерү нәтиҗәсе Сабый чакта бер ел буе йөрәгемә язылып килгәннәрне мин хәзер укыйм, кабатлыйм, кәгазьгә төшерәм
Шулай түбәм күккә тигән чак булган, көз. кыш. яз узып, җәй килеп җитүен сизми дә калганмын Ә ул җәйне үлгәнче онытачагым юк
Безнең колхоз умарталыгы Суыр тавы урманы итәгендә, тирә- ягы юкәләр ак каеннар белән уратылган Якты аланга урнашкан иде Без Нәзирә белән икәү көн дә шунда, бабакай-әтием янына барып йөрибез Чәчәкләр никадәр матур булсалар да. өзеп алырга кулым бармый Шулчак һәр җан иясенә агачларга, хәтта мүкләнеп беткән ташка да сокланып карыйсың бөтен дөньяны кочаклап алып, чын күңелдән яратып бер үбәр төсле буласың.
Нәзирә белән без дә шул хәлдә идек Үзебез сөйләшмибез, әмма күңелләребез, кем әйтмешли, күкнең җиденче катында.
Мәңгегә килгән сыман тоелган дуслыгыбызның гомере бик кыска булыр дип кем уйлаган.
Печәнгә төшәр алдыннан Гөлниса әбиләргә Мәскәүдән үз • Победа ларында кунаклар кайтты Шулар арасында миннән ике яшькә зуррак Фәрит исемле малай да бар иде Чыра кебек юка булса да. озын буйлы бөдрә чәчле Җитмәсә, скрипкада шундый итеп уйный: тели икән — әбиләрне елата, тели икән — кызларны җырлата. Өс-башы да безнең авыл малайларыныкы кебек түгел ботларының югарыгы өлешен генә томалап торган кып-кыска ыштан матросларныкы төсле буй-буй сызыклы майка
Менә шул Фәрит безнең авылга кайтып төшкәч тә. Нәзирә белән минем арадан кара мәче йөгереп узды Ничектер гел шулай туры килә, аның умарталыкка барырга вакыты җитми йә әнисе эш куша, йә балалар бакчасында нәниләргә концерт әзерлисе була. "Скрипач малайның кунакка кайтуыннан файдаланып калырга кирәк.— ди.— Ә ул үзе җырлый да. бии дә белә
Мине утлы табага бастырган бу концертны Сабан туе мәйданында да уздырырга булдылар Анысына безнең колхозга керүче авылларның барча укучы балалары җыелырга тиеш иде
һич исемнән чыкмый Нәзирәне күрү теләге йөрәгемне ашкындырганга. концерт башланырга күп элек үк мин инде тал агачлары белән уратылган Ике күл аланлыгында идем Артистлар га киенер- ясаныр өчен чатыр коручыларга барып кушылдым Нәзирә дә безнең белән Әмма аның малайлар янында кайнашуы, мине дә шуларның берсе итеп кенә санавы күңелемне рәнҗетә Бераз шунда буталгач, аңар һичбер сүз әйтми, исәнләшми, акрын гына киттем дә. иптәш малайларым янына барып утырдым Янәсе, бик исем китте менә!
Концерт башланды Чатырдан матур киенгән Фәрит белән Нәзирә килеп чыкты Минем кат-кат юудан уңып, төссезләнеп беткән өс- башым янында алар аеруча аерылып торалар иде Ирексездән күземә яшь килде Әтием-әнием булса, бәлкем мин дә болай йөрмәс идем Нәзирәнең җырлап бетерүен генә көттем дә. үксеп елап җибәрүемнән куркып тизрәк качып китү ягын карадым Ләкин, торып берничә адым атлауга. Нәзирәнең ялварулы тавышы ишетелде
— Барый Барый дим. мине көт' Умарталыкка бергә барабыз
Коелдым да төштем Көч-хәл белән янә үз урыныма барып утыр
дым
80
Концерттан соң ничектер шулай килеп чыкты умарталыкка безнең белән Фәрит тә барырга булды Башта ул, өйләрендә затлы киемнәрен калдырып матрос майкасы белән кыска чалбарын киеп чыкты Аннан инде Нәзирәләргә киттек Аның әнисеннән рөхсәт аласы бар икән
Кояш шундый кыздыра иде. күлмәгемне салдым да билемә бәйләп куйдым Миннән күреп Фәрит тә шулай эшләде Сизәм. Нәзирә дә безгә кызыгып бара Әмма кыз бала күлмәген алай гына сала алмый шул
Фәриткә әллә ни булган бертуктаусыз сөйләп кенә тора, миңа авыз да ачтырмый Аның Мәскәү хәлләре турында такылдавын тыңлый-тыңлый килеп җитүебезне сизми дә калганбыз
— Хәзер чыгам.— дип. Нәзирә читән аша гына өйләренә кереп китте
Нәзирәнең күздән югалуы булды. Фәрит авызына су капкандай тынып калды Күзебезне генә түгел, үзебезне дә кая куярга белмичә, шулай берничә минут аптырап торганнан соң. Фәрит көтмәгәндә болай дип әйтеп куйды
— Нәзирә качыш уйнарга ярата бит ул Әйдә, яшеренәбез1
'Нәзирә качыш уйнарга ярата бит ул’ —бу сүзләр, тигәнәк орлыклары төсле, үпкәләремә ябышып калдылар, сулышым кысылды Икәү уйнамасалар. кайдан белсен икән7'
— Әнә теге үлән арасында посып утырабызмы ” — дип сүзен дәвам итте Фәрит читән буендагы кычытканлыкны күрсәтеп
Мин, алдын-артын уйламастан, тегене котырттым
— Әйдә. чум. Фәрит'
Зур начарлык эшләвемне аңлап җиткергәнче, кычыткан арасыннан Фәритнең йөрәк яргыч тавыш белән кычкырып җибәрүе ишетелде Аннан үзе дә күренде Күзләре акайган, үзе үрле-кырлы сикерә Әче итеп чәрелди-чәрелди. өйләренә йөгерде
— Нәрсә булды Фәриткә7 Барый ник җавап бирмисең7
Нәзирәнең бу сораулары өстемә салкын су сипкәндәй тәэсир итте — акылыма килә башладым
— Ул син синнән качып, кычытканлыкка
Шулай аңлата башлавым гына булды Нәзирәнең йөзе кинәт кырысланды. күзләре мине тишеп узардай усал карадылар
— Ник әйтмәдең. Барый " Явыз ниятлеме син әллә шыр тилеме Мәскәү урамнарында кычыткан үсмәвен белмәскә Ә мин сине
Ул кулын гына селтәде дә Фәрит артыннан чапты
Әйе. шул көннән соң без күрешми башладык
Икенче өченче көнне дә көттем мин аны Гөлләргә су сибәр яисә умарталыкка бергә барырбыз дип зарыгып көттем Нинди генә начарлык эшләсәм дә килер төсле иде Килмәде
Ә җәй азагында Нәзирәләр безнең авылдан бөтенләй күченеп киттеләр Истәлеккә бергә ясаган рәсемнәр генә калды
Сания' Бик озын һәм буталчык хат язуым өчен рәнҗи күрмә Мин монда көне-төне хат язып утырырга кушсалар да — риза'
Бүген мин туктый алмам ахрысы бакылдык үрдәк белән бер булдым
Бетте бетте Хуш?
Сиңа сагынычлы кайнар солдат сәламнәрен җибәреп калучы Бу хатны кем язды соң әле Фәритме әллә Барыймы7 Шул сорауга никадәр генә баш ватсам да ачык җавап таба алмадым Шуңа күрә Барый-Фәрит- дип атыйм үземне
20 апрель Таң атып килә Сәгатем туктаган икән, ничә икәнен белмичә генә йокларга
ятам
Сау бул'
Уникенче хат
Җомга көн
Сәлам сезгә Балтик буйларыннан!
Госпитальдә хезмәт итүче якташым удмурт егете белән бүген кичке аш алдыннан мунчага бардым, чиста киемнәр алдым. Хәзер кәефем шәп. кояшлы яңгыр кебек
Тумбочкамда синең рәсемең тора
Сания, бик зур. бик зур рәхмәт сиңа дәү әниең белән төшкән фо-токарточкаң өчен1 Әбиегез дә Сания исемле икән.
Саулыгым югалуга карамастан, мин хәзер үземне дөньяда иң бәхетле кеше дип саныйм Бүгенге көндә мин өч кояштан нур алып яшим Аның берсе — җир йөзендәге барча халыкка уртак күк кояшы, икенчесе— Совет Армиясе, ә өченчесе — синең күңелең җылысы.
Хисләргә бирелеп киттем ахры Гафу итә күр. бүген кәефем шун- дыйрак Башымда әллә нинди уйлар кайный, ә янымда уртаклашыр кешем юк Синнән башка кем аңласын минем бу хәлемне91 Кәефем яхшы булса да. күңелемдә ниндидер шик-copay Күрә алырмын микән сине9 Үтенеп сорыйм, сакла үзеңне
Шушы вакыт эчендә мин бик күп нәрсәләр турында уйлап бетердем. күп кичердем һәм үземдә шактый зур үзгәрешләр тоям Мин хәзер бик күп укыйм Син аңларсыңмы. Сания, белмим, әмма минем ниндидер акыл ирешмәслек бер зур эш башкарасым килә. Ул шундый гаҗәеп эш булсын иде дә шуның могҗизасы белән күңелемдә моңарчы яшәп килгән барлык җан әрнеткеч шик-шобһәләр һәм әшәке уй- теләкләр. төбе-тамыры белән йолкынып, юкка чыксын иде Юк. булмады. аңлатып бирә алмадым, ахры
Тәрәзәмне ачып җибәрдем, тагын шул сихри табигать тәэсиренә бирелдем Ләкин ул мине уйларымнан аермый һәм кинәт кенә миндә ниндидер сәер хис уяна имеш, менә хәзер, менә шушы минутта синең белән минем арада икебезнең күңелләрне тоташтыручы ниндидер җепләр сузылган Карасам, алар тәрәзәм каршында әкрен генә гүелдәп торган телеграф чыбыклары, гап-гади тимерчыбыклар икән
Правда газетасының узган якшәмбе санында Чыңгыз Айтматовның Солдат улы- исемле хикәясен укыдым Күңел тетрәткеч хикәя Укып чыккач, миндә тел белән әйтеп биргесез авыр уйлар кузгалды Дөресрәге, күп еллардан бирле күңелемдә таш булып яткан һәм моңарчы һичкемгә әйтелмәгән-сөйләнмәгән җан газабы хәрәкәткә килде Сиңа гына әйтәм. мондый газапны дошманыма да теләмәс идем Үзең уйлап кара кайдадыр сиңа әни тиешле кеше яши. аңа карата синдә көчле нәфрәт уты яна. һәм шул ук вакытта синең аны бер генә мәртәбә булса да бик-бик күрәсең килә
Тукта, ник сиңа болар) ы язам соң әле мин9 Күрәсең, күңелне бушату өчендер Шундый истәлекләрне якын кешеңә сөйләгәч, ничектер авыр йөктән арынып, чистарып, сафланып калгандай буласың
Узган хатымда мин сиңа гомеремнең иң матур еллары — авыр, ләкин мәңге онытылмаслык балачагым, сабакташ дустым Нәзирәне яратуым турында язган идем Нинди кыска булды ул еллар, аларны сагыш. кайгы — җан өшеткеч кара кайгы басып китте
Таң атты инде. Бәлкем йоклап китәрмен Тагын ятып карыйм әле
Хатым ике тәүлек бүленеп торды Инде дәвам итәм Кеше гомерендә өермәдәй ябырылып килгән кара көннәр була, әлеге өермә аның язмышын үзе белән бөтереп алып китә дә әллә кая илтеп ташлый икән. Нинди көн соң ул дисәң. Сания, туган авылымнан качып киткән көн ул. Әни дигән кешедән өркеп киткән көнем.
Әйе. мин аңа әни дим. чөнки аны башкача атый алмыйм Әмма ул ул минем иң татлы хыялларымны, саф хисләремне, кешеләргә сабый- 82
ларча ышануымны Нәзирәгә булган беренче мәхәббәтемне кадерсезләде
Син. Сания, бу сүзләрне язу миңа җиңел булгандыр дип уйлама Бик каты ачуыңны китерермен кебек Ә шулай да ялганлый алмыйм синнән башка бер генә хатын-кызга да ышанмыйм мин Барысы да ф әни аркасында Миңа аны сугышта һәлак булган дип сөйләделәр -
Минем күңелдә әнием турында әллә нинди хикәятләр, әллә нинди £ легендалар туа иде Мин аларны дус малайларыма да сөйли идем һәм алар мин үзем уйлап чыгарган шушы кыйссаларны авызларын ачып = тыңлыйлар иде
Хыялымда туган ул анам дөньядагы барлык хатын-кызлардан ж да матур, һәммәсеннән дә сылу барча аналардан да шәфкатьле, изге 2 иде.
Ничә мәртәбә мин аны төшемдә күрдем, төн уртасында уянып, ни- 5 чә мәртәбә аңа иркәләндем, бабама яки әбиемә әйткән авыр сүзләрем -2 өчен гафу үтендем, күпме кайнар яшь койдым ♦
Менә бүгенгедәй күз алдымда коеп яуган салкын яңгыр астында. ? йөзгә бәргән әче җилгә каршы бер ялгызым басу юлыннан йөгерәм. = үзәгем өзелеп, өзгәләнеп кычкырам -Әни' Әни' Әнием-м-м'. Күрә- * сең. гомеремдә бер генә мәртәбә дә әйтә алмый калган шул сүзне мәң- ■ге онытылмаслык игеп хәтеремдә калдырырга, шуңа телемне, ирен- * нәремне күнектерергә тырышканмындыр
Безнең мәктәптә Дан музее бар иде Анда укучы балаларның су- £ гышта катнашкан аталары, абыйлары, апалары турында төрле белеш- ' мә-истәлекләр. ул батыр сугышчыларның фотокарточкалары, фронт- - тан җибәргән хатлары саклана Әтиемнең дә мәктәпне тәмамлагач гөш- ~- кән бердәнбер фотосын, зурайтып, шунда урнаштыргач, мин хыялымдагы әниемнең сурәтен кәгазьгә төшердем пилотка һәм шинельдән, бер җилкәсендә санитар сумкасы икенчесендә — автомат, ә билендә - гранаталар Ул портретны, улы — бишенче класс укучысы Барый Абдуллин ясаган рәсем, дип. Дан музеена әтием рәсеме белән беррәттән элеп куйдылар. .
Июньнең беренче көннәре иде Әйе җәй башы иде Сигезенче класта сынаулар биреп йөргән чагым Бабакай-әтием. инде атнадан артык умарталыкка бармыйча, авылда яши Кинәт кенә чирләп китте Ул үзе. мәрхүм, гомерем буена авыруның нәрсә икәнен белмәдем ди торган иде Мин дә аның сызлануын хәтерләми идем Әмма эшкә иөрми башлаганнан бирле еш-еш ыңгырашуы. Уф. алла, билем аякларым ,— дигәне ишетелеп торды Җитмәсә, авыр сагыш баскан иде үзен — уйланды да уйланды
— Бүген төшемдә әнине күрдем — дип сөйләп китте бабакай-әтием шул соңгы сынау бирәсе көнне иртәнге чәй эчеп утырганда — Эңгер-меңгер вакыт икән Каршыма килеп чыкты да, миңа озак кына карап торды Бер сүз дә әйтмәде Тонык сурәтен генә күргән кебек булдым Мин дәшмәдем, телсез калдым Гүргә кергән көненнән бирле төшемә кергәне юк иде Тиздән очрашыргадыр инде бу
Йөрәгем жу итеп китте Нәрсә бу9 Әллә бабакай-әтием акылга җиңеләя башладымы' Әллә башка берәр сәбәп бармы ’ Яз башыннан бирле ул үзен бик тә сәер тота иде Бервакыт шулай. Май бәйрәме алдыннан. аның янына алтынчы класс пионерлары килде Колхозлашу чорында беренче трактор янында төшереп алынган күмәк фото белән Безнең авылдашлар Шуларның һәркайсының исем-фам ил ияләрен белергә дип килгәннәр иде бабакай-әтием янына Ул. бик җентекләп караса да хәтта үз абыйсын да таный алмады мин күрсәттем -Бергә уйнап үскән иптәшләреңне ничек инде танымаска кирәк ’• - дип
гаҗәпләнде вожатый апа Шунда бабакай-әтием кызып китеп Минем яшькә җитеп карагыз әле' — дип кырт кисте Анамны да таный алмам инде хәзер Бик яшьли гүргә керде шул Әмма шулай да. менә
хәзер килеп тотса, кулыннан, бармакларыннан белер идем •
Әле дә күз алдымда гомер буе тик тормаган, зур кан тамырлары бүртеп торган кулларын өстәлгә сузып салган да. авызын ача төшеп, йокыдан айный алмаган бер кыяфәттә утыра. Әллә кая текәлгән күзләрендә тимер салкынлыгы Гел бергә яшәячәк (мин башкача уйлый да алмый идем) бабакай-әтиемнең шулкадәр картайган, өшәнгән булуын беренче мәртәбә күреп, күңелем тулды. Күземә килгән яшь бөртекләрен күрсәтмәс өчен, тизрәк чыгып китү ягын карадым.
Хатымны дәвам итәм Нәрсә турында язган идем әле мин9 Ә. бабакай-әтиемне жәлләп, елый-елый мәктәпкә киткәнмен икән
Ул көнне, соңгы сынауны бишкә биреп кайтып керсәм, өй эче ялт иткән тәрәзәләрдә — әбкәм үлгәннән бирле сандык төбеннән кузгатылмаган пәрдәләр, өстәлдә — борынгыдан калган кызгылт киндер эскәтер, стенада — тәрәзә араларында — әби үзе тукыган озын сөлгеләр, ә идән чип-чиста итеп юылган.
Ике учы белән сәке кырыена таянып утырган бабакай-әтием. мине күргәч, бераз гына авызын чепелдәтеп торды да. үксеп елап җибәрде
Үзем дә сизмәстән, йөгереп барып, кочаклап алдым аны. Гомеремдә беренче мәртәбә шулай нык иркәләп, бөтен җаным-тәнем белән яратып сөйдем
Ул көнне безнең өйдә шатлык белән хәсрәт йөзгә-йөз очрашты Шатлыгы шул — соңгы имтиханны да биш-кә бирдем. Әмма нәрсә ишеттем мин
— Үзем чакырттым Нишлим үлем түшәгенә ятыр вакытым җитте Мин үлгәч, сезне кем таныштырыр Кара-каршы очрашсагыз да. күрми узарсыз Шуңар эчем поша Дөнья хәлен белеп булмый Менә сине иртәрәк калдырып китәм. балалыктан чыгып өлгермәгәнсең дип. гаепле кеше кебек, үзалдына сөйләнде бабакай-әтием калтыранган тавыш белән Юк. тавышы гына түгел, бөтен гәүдәсе калтырый иде аның Мин аңа тагын да кысыла төштем Сөякле бармаклары башымнан сыйпый, үзе һаман шул дерелдәгән тавыш белән ак-рын гына сөйләнә:
— Сугыштан кайтмады шул. нишләтәсең аны!.. Әмма дөньяныкы дөньяда кала Атаң үлсә, анаңны башка берәү ала.
Әтием турында әйтелгән бу җан әрнеткеч сүзләрдән әллә ничек өшеп, калтыранып киттем
— Нәрсә сөйлисең, ә?..
— Менә телеграммасы Кычкырып укы!
Зәңгәрсу телеграф кәгазенә сузылып яткан ак тасмадагы сүзләрне (мин аларны соңгы сулышымача онытмаячакмын) каударланып укып чыктым
-Сегодня выезжаю из Москвы Челябинским поездом Вагон девятый — Аусма»
— Әсма.— дип төзәтте бабакай-әтием.— Анаң кайта.
— Әнием?! Ә-ә...
Шулчаклы куанып кычкырып җибәргән идем дә. кинәт, кемдер бугазымнан будымыни, тыным кысылды
Әйе. ул көнне минем тормышымда шатлык белән хәсрәт, сөенеч белән көенеч бергә буталды. Искиткеч сөенечем шул — әнием үлмәгән икән, исән-сау икән... Ләкин ул моңа кадәр кайда булган соң. нигә хәбәр итмәгән9 Анаң сугышта үлде, дип бабакай-әтием ни өчен алдашты икән9 Башкача әйтергә ярамаганмы9
Бу җан әрнеткеч сорауларга җавап ишетергә теләп, бабакай- әтием каршына килеп бастым Ул. мескенем, башын аз гына күтәрә төшеп, миңа карады, сәлпе иреннәрен акрын-акрын кыймылдатып 84
куйды, тик бер сүз дә әйтә алмады.— яшен суккан агачтай сүнеп калган иде
Шулчак безнең күрше, хат ташучы Камилә апа килеп керде Әтием белән бергә уйнап үскәнгәме, әллә яхшы күңелле булгангамы, аны бабакай-әтием үз кызы кебек күрә һәм аннан сер яшерми иде ф Әле беренче класста укыган чагымда да. җае туры килгәндә. Камилә ₽. апа мине кочып-кочып үбә. ә үзенең күзләре дымлана торган иде - Менә тагын килеп керүенә, миңа бик ягымлы карап
— Кайттыңмы, егеткәй.— диде.— Тамак ялгап алгач күкәй сал- = мый торган бер тавык тотып бирерсең Иртәгә сез станциядән кай- х тышка аш өлгертермен тутырган тавык, карабодай бәлеше Чиләбе i поезды унике тулгач килә диделәр Иртән. Бөгелмәгә барышлый. 2 почта машинасы сине кереп алыр Әзер булып торырсың, егеткәй. й ярыймы' Тик атаңны шулай каршы алырга насыйп булмады
Камилә апа. яшенә тыгылып, ишеккә юнәлде
һичкемне күрәсем, һичкем белән сөйләшәсем килмәгәнгә, ул кич ф әйтеп бетергесез озын тоелды Ниһаять, яфрак та селкенмәгән тып- = тын. үксеп елыйсын китерә торган җәйге ямансу төн җитте.
Юрганга башымнан ук төренеп, мендәргә йөзтүбән капланган < килеш, озак яттым Үксүем бетеп, тынычлана башлагач та. һаман ’ йоклап китә алмадым Бабакай-әтием дә түшәгендә төннең-төне * буе ухылдап, боргаланып ятты
Ниһаять, таң атты Бабакай-әтиемнән дә иртәрәк торып, мал- ь туарга азык биреп, абзарны тазарттым да. зиратка барып кайтырга < булдым. Әбкәмне бик күрәсем, аны иркәлисем килдеме, әллә инде ® килене кайтуга каберен матурларга теләдемме, үзем дә белмим Әтинең кадерле истәлеге — сугышта һәрчак янында йөрткән кыска саплы корыч көрәге белән флягасын. Нәзирә бүләк иткән исле гөлне алып, арт капкадан гына яшелчә бакчасы аша чыгып киттем Берәрсе очрамаса ярар иде дип Дөньясын күрәсем килми иде
Әбкәм каберен тиз-тиз генә җыештыргач, алып килгән исле гөлне чүлмәгеннән кабер өстенә күчереп утырттым да. кайтырга чыктым Күңелем тынычланган кебек булды Тик менә авылым гомеремдә беренче мәртәбә ничектер чит булып тоелды анда мине һични кызыксындырмый, бернәрсә дә үзенә тартып тормый
Ишегалдына кайтып керсәм, келәт янындагы озын эскәмиядә Камилә апа җиз ләгәнгә тавык йолкый
— Син кайда йөрисең, егеткәй7 - дип каршы алды ул мине — Карабодай коймагы пешергән идем Каннар килеш аша Бабаң да борчыла анда
Чәй эчәргә утырган гына идем, почта машинасы килеп җитте Мин җыенган арада бабакай-әтием. Бөгелмәдә тәмле ризыклар алырсың дин. миңа өч унар сумлык акча тоттырды Инде чыгып китәм дигәндә генә, үз янына чакырып, колагыма болай дип пышылдады
— Сабырлык кирәк, улым, диде — Дуамалланудан файда юк Госпитальдә үләр алдыннан атаң -Әсма минем гомерне бер елга озайтты, инде менә улым бар Димескәйдә Барый Абдуллин яшәячәген белгәч, тынычлап үлә алам - диде Атаң дөнья куйгач. Әсма килен үзенең сугышка кадәр яратып йөргән егетенә иргә чыкты М. - нә шул кешедән кыз бала тапты Хәзер ееңлеңә унике яшь булыр Үги агаң Балтик диңгезе буендагы бер шәһәрдә хирург ә әниең шунда пешекче бугай Ярый, юл кешесенең юлда булуы хәер
Машинаның ярсып улавына йөрәгем дулавы килеп кушылды Анамның исән-сау булуын белә торып ничек инде ундүрт ел әйтмичә түзәргә кирәк ’ Бик яратсам да сине, бабакай-әтием йөрәгем гафу итМи
Машина кинәт кенә тизлеген үзгәртә дә. мин сискәнеп китәм Әйтерсең, бу олы юлда әле генә мине талап киткәннәр Әни, бәгъ
рем. ташлама мине'» —дип тилмереп елаганмындыр ул чакта Ләкин ана кешедә бала кайгысы булмаган. Ул тизрәк яшь кияү кочагына ташланырга ашыккан. Шулай уйлыйм...
Менә шушы әрнү йөрәгемнән сызылып үтәргә өлгермәде, шундук әни дигән кешене каршыларга баруым исемә төште, күземә килгән яшь бөртеген күрсәтмәс өчен, башымны кабина тәрәзәсеннән тышка суздым.
Утыз чакрым араны шул уйлар эчендә үттем Машина, серкәдә утырган хуш исле арыш басуын узып соңгы калкулыкка күтәрелгәч. Бөгелмә күренде.
Станция алдындагы мәйданда мин төшеп калдым. «Поезд килешкә машина шушында булыр».— диде шофер абый
Сәгатькә якын көтәсе бар иде. Ашамлык кибетенә барырга кирәклеген онытып, таушалып беткән таш басмалардан вокзалга күтәрелдем дә. аны бер әйләнеп чыккач, платформага юнәлдем. Тугызынчы вагонның кай тирәдәрәк туктаячагын чамаларга булдым. Ләкин моны белү ансат эш түгел икән Арлы-бирле йөрергә тотындым Товар поезды да узмый ичмасам. Аннан соң паровоз кайда туктар бит әле
Ниһаять, әкиятләрдәге аждаһа сыман ыжгырып, поезд килгәне күренде Каршы алучылар вокзал алдына ябырылдылар
Станциягә Мәскәү — Чиләбе поезды килеп туктады Платформа халык белән тулды Ыгы-зыгы, шау-шу артты Халык бәрелә-сугыла. поезддан төшүчеләрне каршы алу өчен үзенә кирәкле якка ташлана Мин дә Йөрәгем талпынып-талпынып тибә. Тугызынчы вагон янына ничек барып җитүемне хәтерләмим Каршысында гына газета- журнал киоскасы бар иде Шуның артыннан күзәтә башладым.
Вагоннан иң элек киндер чехол кидерелгән чемодан тоткан бер солдат чыкты Аның артыннан офицер күренде Майор. Ул, сикереп төште дә. унбер-унике яшьләрдәге, озын алтын чәчле кызыйны баскычтан күтәреп алды. Күңел сиземе белән мин аның үз сеңлем булуын таныдым Әйе-әйе. менә әлеге офицер аңа «Иоланта» дип дәште, аннан үзе артыннан төшкән хатынга кул сузды. «Аусма»...— дигән сүзләрен тел аңламаган колагым ап-ачык ишетте. Озата чыккан ике абый да офицер да аның янында биеп кенә йөриләр. Төшкәч, бераз як-ягына карангалап торды Каршы алучылардан берәүнең дә аңар игътибар итмәвен күрепме, кызына нидер әйтте Нәрсә соң бу’ Анам немецча сөйләшә түгелме’ Мин баскан җиремдә таш сын шикелле каттым да калдым Күз алларым караңгыланып китте, башым берни уйлый алмас булды. Шулай күпме торганмындыр, кинәт ниндидер хатын-кызның:
— Мальчик, помоги! — дип ялварып кычкырган тавышына сискәнеп киттем Борылсам, бер яшь кенә татар апасы. Бер кулында бәби, ә икенчесендә зур гына чемодан Тагын —дүрт-биш яшьләрдәге бик әйбәт киенгән малай Йөгереп килеп, чемоданны алдым.
— Кайсы вагон’
— Унберенче.. Йөгерик...
_ Без барып җиткәндә поезд кузгалырга тора иде инде. Апа вагон баскычына сикереп менде дә, мин аңа бәбине тоттырдым Проводникка башта — малайны, аннан чемоданны бирдем Йөгереп барган килеш. үзем дә баскычка сикереп мендем Поезд шактый кызуланып бара иде инде.
— Син бу поездданмыни? — дип сорады миннән теге апа. бераз сулыш алгач.
— Әйе.— дидем мин кыюланып.
— Кайсы вагоннан?
— Тугызынчы.
— Сиңа. энем, бик зур рәхмәт инде Син булмасаң. поезддан калган идек
Тугызынчы вагонга барып житеп булмады Күршесендә генә ресторан икән, шунда тукталдым Юлым уңды, чиратта басып тора- тора. үземне чып-чын пассажир төсле тоя башладым
Менә бер ялгызым ашап утырам Мәскәү — Чиләбе поезды алга чаба. Шунда гына төшендем: Уралның кайсы да булса бер шәһәренә китеп барам икән Әйе мин — ярым шашынган хәлдә — анамнан, ми- _ не тудырган кешедән, аның сүзләрен ишетмәс өчен, качып китеп ба- Z рам j:
Менә ни өчен анам минем йөрәгемә таш булып утырды Берәрсе = аны телгә алды исә. чыраем сытыла Менә ни өчен немецча сөйләш- s кәнне ишетсәм, сискәнеп-тетрәнеп китәм i
Аннан соң ни булды. Мәскәү — Чиләбе поездында кая барып җиттең7 — дисең инде син. Сания Ул турыда киләсе хатта Арыдым, i бик арыдым бүген Фотодан миңа карап, көч биреп тормасаң. әле “ монысын да яза алмаган булыр идем Хуш'
Барый * 28 апрель. °
Унөченче хат J
Исәнме. Сания*
Уянып киткәч, фотоңа карап тордым-тордым да. синең белән -■ гәпләшергә булдым Җид«.дә градусник куярга керергә тиешләр Ике “ сәгать тыныч кына язып утыра алам әле
Күптәннән инде болай төш күреп, тәмләп йоклаганым юк иде Ба- z бакай-әтием белән умарталыкта кортлар карап маташабыз, имеш * Нәзирә дә безнең белән икән Кулында төтен өрдергеч Шундый көчле итеп өрдерә, хәтта үзен күреп тә булмый Мин аңа кәрәзле бал бирергә телим Ә Нәзирә дигәнем сеңлем Иоланта булып чыкты Нәрсәдер немецча әйтә — аңламыйм гына бит
Шунда уянып киттем
Син. Сания, минем Барый икәнлегемне беләсең инде Әмма күңелемдә язылып килгән бик күп сүзләрне, өтерләрне, нокталарны һәм дә сорау билгеләрен белмисең әле Менә бүген шуларның кай- берләрен күңел хәзинәсеннән бушатасым килә
Сания* Өч кенә сүзгә кереп беткән иң кадерле уем бар мин сине яратам Бу сүзләрне әйткәч, үземдәге авыр бер йөкне бушаткандай, җиңеллек сиздем
Ә уйларым поезд кебек чаба.
Поезд Мине, ундүрт яшьлек малайны, туган авылымнан, баба- кай-әтиемнән аерып. Чиләбегә алып киткән поезд
Уралның торле шәһәр-авылларын гизеп туйганнан соң. мин — Фәрит Айтуганов (качып киткәч, үземә шундый исем-фамилия алуым турында язган идем бит) яңадан үзебезнең якларга килеп чыктым Шулай товар вагонының түбәсендә бөгәрләнеп ята идем иртән йокы аралаш бабакай-әтиемнең кытыршы кулы белән башымнан сыйпавын тойдым, ягымлы тавышын ишеттем Тор инде. улым, тор Уянып китсәм, янымда таныш түгел бер абзый утыра ул — Туймазы профессиональ-техник училищесы директоры Юлай абый булып чыкты Узып барышлый мине күреп алган
Бу изге җанлы кешене гомергә онытасым юк Документсыз-нисез. үзләренә укырга урнаштырды, балта остасы булырга Соңыннан гына белдем Башкортстанның барча районнарына һәм Себеркең һәммә өлкәләренә фотокарточкаларымны җибәреп, ул минем ата-анамны туганнарымны эзләткән Теге чакта дала кояшы. Урал җилләре тәэсирендәме, әллә оч ай мунчада булмагангамы, каратут йөзем белән мин аңа башкорт яки себер татары булып тоелганмындыр. күрәсең
Минем хәбәр-хәтерсез юкка чыгуым бабакай-әтиемне гүргә керт
кән Күңелемдә ничәмә-ничә тапкыр язылган хатымны, һич югында исәнлегем турында кош теле хәтле генә язу кисәген җибәрергә кирәк булган да бит — терсәкне тешли алмыйм Югыйсә, бабакай-әтиемне авыр сүз белән дә рәнҗеткәнем булмады Ул шактый кырыс табигатьле. әмма бик тә кешелекле иде. мәрхүм...
Юк. бүген төнлә йоклый алмам Госпитальдә утлар сүнүен көч-хәл белән көтеп алдым да. торып утырдым Аякларым сап-салкын. Каһәр суккан үлем бөтен гәүдәмә хуҗа булырга җыена, ахрысы.
Явыз үлем1 Миңа тагын бик аз гына вакыт бирче, шушы хатымны тәмамларга гына. Язмышымдагы иң-иң әшәке көннәрем турында сөйләргә өлгермәмен дип куркам
Училищены тәмамлап, төзелештә эшли башладым Кичке мәктәпнең унберенче классында укыйм
Шулай әйбәт кенә эшләп йөрим Кичләрем мәктәптә һәм уку залында уза. кинога барган юк Хәер, вакытын таба алган булыр идем, әмма йөрисем килми, кызлар бик чакырып торсалар да Әнинең хыянәте ирек бирми .
Гөрләвекләр ага башлаган чак иде Төзелеш кранында эшләүче апа декрет ялына чыккач, аның урынына чибәр генә бер кыз килде. Эльвира Өстендә телогрейка гына булса да. ирләрнең игътибар үзәгендә ул Үзен һәркайда иркен тота, һәрвакыт — шат күңелле, уенчак табигатьле
Менә әллә кайдан югарыдан Эльвираның көмеш тавышы яңгырап китә:
— Әй. кем бар анда-а-а?
Ирләр заты, бөтен эшләрен ташлап, кран янына йөгерә.
— Фәрит1 Фәрит Айтуганов! Миңа буфеттан кефир һәм пирож- килар алып мен Тиз бул' Премиясе — горячий поцелуй' Озакласаң, суыныр.
Шайтан алгыры, кайдан белгән ул минем исем-фамилиямне? Шундый йомышны үтәми кара — иптәшләрдән яхшылык көтмә аннары!
Ә бервакыт Мин кефир белән пирожкилар алып менгәч, Эльвира кайнар кулы белән иңемә кагылды:
— Сигездәге сеанска - Космос-ка кил. Фәрит дим Бүген укырга барасың юк бит Көтәм
Кичен Космос ның уку залында утырганда шул сүзләр колак төбендә гел яңгырап тора, башыма берни керми Әледән-әле тәрәзәгә карап куям килмәдеме икән7 Әмма, үзен күргәч, янына чыкмыйм
Шулай тәрәзәгә карап көтеп утыра идем, кинәт арттан берәү кайнар куллары белән күзләремне каплады. Эльвира!
— Куянкаем, мәхәббәттән качып котылып буламыни!..— дип пышылдады ул колагыма.
Аннан соң ул мине туган көненә кунакка чакырды: җомга көнне сәгать җидегә Нариман урамындагы фәлән-фәлән йортка килергә, бер генә секундка да соңга калмаска!
Эшемнең рәте булмады, башымда бер генә уй: март азагында бу бәләкәй шәһәрдә нинди дә булса чәчәк сатып алырга мөмкин ме7.. Юк. кысыр хыял икән. Ярый әле тулай торагыбыз тәрбиячесе Хәдичә апай берәүнең адресын бирде — ул кеше парникта чәчәкләр үстерә, ди. Җомга көн. эштән соң. шунда элдерттем Чәчәкләр булуын булды, әмма тулай торакка җидедә генә кайтып кердем. Юынып-киенеп, кунакка барырга чыкканда инде сигез иде.
Эльвира әйткән адрес белән килсәм, ни күрәм: биек койма белән уратылып алынган төзелеш мәйданы Шаяртты микәнни7 Чәчәкләрне кая куярга белмичә, ачык капка янында аптырап торганда, әле салынып та бетмәгән биш катлы торак йорт артыннан Эльвира килеп чыкты.
Төзелеш мәйданының иң түрендә, авыл мунчасыннан аз гына зуррак бер өй яшеренгән булып чыкты Эльвира үзенең әнисе белән вакытлыча — яңа йорт өлгергәнче — шунда тора икән
Өйдә ул үзе генә иде Әнисе берничә көнгә авылга кайтып киткән
— Кунаклар, сине көттеләр-көттеләр дә. кайтып киттеләр,— дип шаяртты Эльвира һәм, кефир шешәсенә су салды да. мин китергән * чәчәкләрне шуңа утыртып, табынга куйды Ә табын тәм-томнан һәм “ төрле эчемлектән сыгылып тора иде
— Безнең дуслык өчен! =
— Туган көнең котлы булсын'
Эльвира алдында сынатмаска теләп, аягүрә торган килеш үк. = эчемлек тулы фужерны төбенә кадәр бушаттым Моңа кадәр сыра да ; эчкәнем булмагангамы әллә иртәдән бирле рәтләп ашарга туры кил- j мәгәнгәме. мин шунда ук изрәп киттем — бөтен тәнемне талдырып * әллә нинди сихри рәхәтлек йөгерде Әйе. бу мәлдә миңа инде ничәмә = еллар кайдадыр адашып йөргән куанычларым табылган кебек тоелды ф Икенче тост әйтелдеме-юкмы. хәтерләмим
Башым чатнаудан уянып китсәм, Эльвираның кайнар куенында ; ятам
Ике тәүлек — шимбә һәм якшәмбе — өйдән дә чыкмыйча тоташ 2 мәхәббәт диңгезендә йөздек Аннан соң эш көннәре китте Эштән £ соң — тагын бергә Кичке мәктәп онытылды Бер атна дигәндә туган ~ көнгә алынган шешәләрнең һәммәсен бушаттык Аннары Эльвирага ь авылдан хат килде. Ул. өй ачкычын миңа калдырып, кинәт кенә \ авырый башлаган әнисе янына кайтып китте Тынычлап укы инде, f егеткәй’-.— диде ул миңа, автовокзалга озата төшкәч.
Ләкин мәктәпкә бүтән барырга туры килмәде миңа Якшәмбе көнне. иртәдән кичкә кадәр Космос ның уку залында дәрес әзерләп утырганнан соң. Эльвирадан хәбәр юкмы икән дип ялгыз йортка сугылсам, идәндә бер язу ята Форточка яртылаш ачык калган — димәк. шуннан ташлаганнар.
Укыйм — үз күземә үзем ышанмыйм Эльвирага — Амура-Мура- га- ниндидер Ә-сабака» язган Хәтеремә мәңгегә сеңгән ул оятсыз сүзләрне сиңа әйтергә. Сания, хәзер телем бармый, тик кайбер нәрсәләр турында гына сөйли алам
Эльвираның ире бар.— ул «бозау» (Женя-Җәмил) икенче ел инде солдатта икән «Ә-сабака«ның -бәби-копия-сен бик тә күрәсе килә икән. Ләкин Маму проводила деревню дигән телеграмманы ике атна элек үк алса да. командировкага чыга алмый интеккән Ах. Амура- Мура1 Син булмагач, бүген ул үзенең ничә төннәр хатыныннан саклап килгән «ялкынлы теләген» ресторанда аракы белән генә сүндерә алачак.
Бу әшәке хатны кем язган’’ Мәкерле шаяртумы бу’ Безнекеләр- нең берәрсе монда кереп чыкмадымы икән ’
Менә шундый сораулар тынгылык бирмәде миңа ул чакта Хатны кесәгә тыктым да. өйнең ишеген бикләргә дә онытып, капка янындагы будкага йөгердем
— Син килер алдыннан гына Эльвираның летчик абыйсы кереп чыкты.— дип сөйләп китте каравылчы апа — И туганчыл җан да инде сеңлесен дә. пләмәшкәсен дә баштан-аяк киендерде Ә син. егет, яхшы авылдаш булсаң. Эльвира тирәсендә башка буталма' Үзең беләсең, аның армиядәге ире тиздән кайтырга тиеш Каргышы төшмәсен
- Ник бөтен дөньясы чәнчелеп китми шунда'
Җитте, шунда тукталсын' Уйларым мине тәмам арыттылар Теге чакта Эльвира җаныма ут салды Ул ут иң татлы, иң матур хисләрем не көйдерде-яндырды Бүтән бу хакта сүз кузгатасым искә аласым килми Мәхәббәттән беркайчан да уңмадым мин
Исәнме. Сания' Соңгы оч төнне синең белән гәпләшә алмадым
Ни өчен дисәң, укол салып йоклаттылар Ә көндезләрен иптәшләр килде Миңа иртәгә янә бер операция, соңгы операцияне ясап караячаклар
Ә шулай да. Сания, син мине үлемнән алып калырсың кебек тоела миңа
Теге чакта, ресторанга Ә-сабака ны эзләп табып кабыргаларын сытарга дип ашыктым мин Анда ни булганын язмый торып, барыбер йоклап китә алмам
Шау-шулы музыка, бәйрәмчә киенгән, хушбуйланган хатын-кызлар. кочаклашып-үбешеп утыручы исерек ирләр арасында мин башта югалып калдым Ә-сабака »ны ничек табарга’’ Инде чыгып китим дигәндә. ишек янындагы бер өстәл артыннан таныш тавыш ишеттем
•— Айтуганов! Менә сиңа мә!. Нинди җилләр ташлады7 Әйдә, тарттыр бирегә!
Өстәлнең миңа каршы ягында, үзенең бригадиры Степан агай белән кочаклашып, слесарь Ваня утыра, үзләре янына дәшеп, кул изи Мин уңайсызланып калдым Чыгып китәргә үк җыенган идем, бригадиры тотып калды.
— Ир кеше бул!
Ул Ваняга. миңа, үзенә аракы салды Нәрсә хөрмәтенә икәнен дә уйлап тормыйча, бокалларны чәкештердек. Табындашларым шунда ук күтәреп капладылар Мин яртысын гына эчтем дә. бокалны кире куйдым
— Эш түгел бу! — дип кыстады бригадир.— Әгәр син безнең белән бер сүздә икән, тигез эч
— Син. Фәрит, безнең күңелне күтәрергә теләмисең, ахры7 — дип мыскыллагандай елмайды Ваня.
Эчеп бетерергә туры килде
Шунда битемә Степан агайның күптән кырынмаган чәнечкеле яңагы килеп сыланды
— Дустым минем былбылым, әйдә үбешәбез.— дип мыгырданды ул. төкерекләрен чәчеп.— Синең ише кәттә егетләрне үлеп яратам мин..
Ачудан һәм җирәнүдән сулышым кысыла башлады, бу бәйләнчекне төртеп җибәрәсем килде, тик моңа ихтыярым, көчем җитмәде
Тагын күпме вакыт узгандыр — белмим, тик шунда мин кинәт кенә бар дөньяның үзгәреп киткәнен тойдым Бина эче язгы кояш чыккандай балкый, зал сабан туе мәйданы кебек гөрли, айкала Тирә-ягым- дагы кешеләр шундый сөйкемле, шундый мөлаем'
-— Чибәркәйләр, икегезгә генә ямансу түгелме? — дип дәште Ваня күрше өстәлдә утырган кызларга.— Күчегез безнең янга, или лучше без сезнең янга.
Без, үзебезнең бөтен сый-хөрмәтебез, бөтен мөлкәтебез белән кызлар янына күченергә керештек. Тегеләр, ап-ак симез кулларын сузып, шешәләрне, бокалларны, тәлинкәләрне кабул итә тордылар Без. иңне- иңгә терәшеп, бишебез бер өстәл артына урнаштык
Ваня барыбызга да аракы салды.
— Әйдәгез, дуслык өчен!—диде ул.— Бетереп! Төбенә кадәр!
Үземнең бирегә нинди ният белән килгәнемне тәмам онытканмын Әллә каян телгә килгән бер җырны сузып җибәрдем:
Урысларның сөйгән аты
Иван белән Ычтапан.
Үзем җырлыйм, үзем эчәм.
Үземә тигән стакан
Кызларның берсе серле генә елмаеп куйды.
Исеме Раузамы. Розалияме, әллә Розамы — хәтерләмим Медучи- лищеның соңгы курсында укый икән Күкрәген миңа терәп үк бии Бу миндә Эльвирадан үч алу теләге уятты
Әйдә качабыз! — диде ул миңа, ишеккә таба ымлап
Мин аны арткы урамнан, төзелеш коймалары аша. ялгыз йортка алып кайттым.
Иртән уянып китсәм, алтын сәгатьтән дә (аны миңа балта осталары конкурсында беренчелекне алуым өчен биргәннәр иде), костюмымның ратка^СӘСеНДӘГе янчыктан да Җилләр искән. Кыз да үкчәләрен ялты- *
Шулай эчә башладым мин... Ә аннан соң. кичке мәктәптән куды- > лар. Хәер, ялгыш юлда булуымны, кешене хурлый һәм түбәнсетә тор- = ган эшләр белән мавыгуымны аңлый идем мин. Тормышта һичбер 5 максаты булмаган, бар сәләтен, бар көчен ваемсыз рәвештә әрәм-шәрәм ~ итүче1 бер кешегә әверелә баруымны да күрә идем Ләкин болай яшәү * җиңелрәк бит' Җиңелрәк тә, һәм уңайрак та! һичнәрсә турында уй- k лыйсы, һичкая омтыласы юк.
..Элеккеге елларда ничек булгандыр, белмим, ә менә быел безнең = частьтә Яңа елны утызынчы декабрьдә бәйрәм иттеләр Май заводын- « нан кызлар килгәч, лотерея уены оештырганнар һәм ун тиенгә = «Шампанское " отарга мөмкин иде. Унбиш билет сатып алсам да. миңа £ ике карандаш, кесә көзгесе белән тарак һәм ирен буявы гына эләкте < Ә «Шампанское ны майор бичәсе отты Ачуымнан бер чибәрне вальс ' биергә чакырдым. Таныштык Ул иреннән аерылган, өч яшьлек кызы * белән генә яши икән Мине үзенә чакырды Увольнениегә чыгармагач. - юк инде ул кунакка йөрүләр. Ә шулай да ике атнадан соң, старшина үз н авылына әнисен җирләргә дип кайтып киткәч, бер төнне шәһәргә ка- < чып чыктым.
Шуннан соң тынычлыгым югалды Көннәрдән бер көнне, кичкә та- 4 ба, старшина белән Кәримов партҗыелышта чакны, казармабыз яныннан койма аша тагын качып чыктым Ләкин, шәһәргә килеп керүгә, патрульгә эләктем Соңгы мәртәбә кисәтү ясап, биш көнгә кухняга бәрәңге әрчергә җибәрделәр
Хәтерлисеңме. Сания, син башта миңа хат-хәбәр салмый идең Сиңа үч итеп, янә теге хатын янына бардым Ул кичне без бер тамчы да вино эчмәдек Сиңа охшаган матур улым булуын телим-.— диде ул...
Таксига ышанып, шактый соңга калып чыктым Әмма урамда да, вокзал янында да ник берсе күренсен Тиздән кичке барлау Җан-фәрманга йөгерсәм дә, кайтып өлгермәячәкмен Юк. инде бу юлы гафу итмәсләр, дип уйлыйм
Вокзалга ни өчен керүемне хәтерләмим Озын эскәмиядә йоклап ятучы бер бабайга күзем төште дә. аның янындагы буш урынга барып утырдым Шулай күпме утырганмындыр, кинәт башыма үтә кыю фикер килде: сукыр эчәге приступы булгандай, эчемне тотып авып төштем Җан әрнеткеч ыңгыраша башлагач, бабай сикереп торды, сөрән салып кычкырды На помощь! Помогите' Солдат умирает
Ашыгыч ярдәм машинасы мине хәрби госпитальгә илтеп тапшырды Анда мин үземне тагын да кызганычрак тоттым Врачлар алай- болай итте, әмма операция өстәленә салмый булдыра алмадылар Шунда гына бераз шүрләп калдым Чөнки мин уколдан курка идем
Аннан -I—5 тәүлек урын өстендә ятып кына торырга куштылар, беркая чыгармадылар Йөри башлауга, мине баш хирург үз кабинетына чакыртты Ул шактый өлкән яшьтәге элеккеге фронтовик икән Миңа текәлеп карап торды да. ничектер үз итеп
- Синең әниең Паланга курортында эшләмиме1’ — дип сорады Бөтен тәнем эсселе-суыклы булып китте Көч-хәл белән әйтә алдым
Юк. ул сугыштан кайтмады
Баш хирург — медицина подполковнигы — язу өстәле артыннан
чыгып, минем янга диванга килеп утырды, кулын җилкәмә салды:
— Ничек син. Фәрит, үз теләгең белән пычак астына кердең? — диде.— Ә бит операция өстәле янында үлем үзенең яңа корбанын көтеп тора Кызганыч, мине операция ясый башлагач кына чакырып алдылар Яшь хирург әле ул. беренче елы гына.. Синең шундый коточкыч алдашуны аңламаган, аптырап калган Сукыр эчәк үсентесен профилактик чара рәвешендә генә кисеп алуыбызны әле хәзергә дүрт кенә кеше белә, шуларның берсе — син үзең. Ә хәрби трибунал мондый җинаять өчен сине хөкем иткән булыр иде.
Мин бу кешегә. Сания, үземнең баштан кичкән кайбер нәрсәләрне сөйләми кала алмадым.
Аннан соң яңадан йомшарды һәм, ярым шаяртып, ярым җитди итеп әйтә куйды.
— Хезмәтеңне тутыргач, театр училищесына укырга кер: синнән бер дигән артист чыгачак Ә уставны моннан соң һичкайчан бозмаячагыңа ышанам Килештекме?
Тагын бер атнадан частька кайтырга рөхсәт иттеләр.
Автобуста туп-туры шәһәргә кайттым. Янәсе, увольнениегә кайчан чыгаралар әле. бу мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк. Бәлкем, теге чибәр өйдәдер. Барам шулай тар гына урам буйлап. Сәгать унбер тирәсе. Берәү дә юк. тып-тын. Кинәт аргы очта, зур тирәк янындагы агач йортта ут ялкыны үрләвен күрдем. Йөгереп барсам, өйалды ишеге ачылмый — эчтән бикләнгән, ә аннан җан өшеткеч тавыш ишетелә. Тәрәзә яңагына беркетелгән тимер рәшәткә бирешми. Ниһаять, юл ачылды, әмма өй эчендә сары төтен, күзне ачарлык та түгел. Суларга һава юк Авыру әбине тәрәзә янына күтәреп килүем генә хәтердә — шунда аңымны югалтканмын
Соңгы хат
Исәнмесез, безнең өчен бик кадерле булган өлкән киңәшчебез- остазыбыз Сания түти1
Күктәге йолдызлар, судагы кондызлар санынча ялкынлы солдат сәламнәребезне таң җилләре аша озатып, хәерле теләкләр күндереп калучы Әхәт Кәримов дип укып узарсыз. Оныгыгыз Саниягә исә бездән аерата кайнар сәлам, аңа консерваториядә укуында зур уңышлар телибез!
Сания түти! Телефонга чакыртып, минем белән сөйләшүегездән соң шактый озак вакыт узып китте Командировкадан әйбәт кенә кайтып төшсәм мендәремдә сез җибәргән хат ята Шунда ук конвертны ачып, сез язганнарны укып белдем, бик зур рәхмәт' Әлегә кадәр сезнең белән хәбәрләшә алмавым өчен гафу итегез инде — йомышларыгызны бүген генә башкарып чыктым
Телефоннан сөйләшкәннән соң. иң элек үзебезнең генерал янына бардым Фәрит хакында сүз башлауга, хәбәрдар булуын белдертте. Әле теге чакта — Совет Армиясе көне алдыннан сукыр әбине ут эченнән алып чыккан батыр солдатның хәлен белергә дип госпитальгә баргач — аңа баш хирург Янис Августович, бөртеген дә түкми-чәчми. Ай- тугановның ачы язмышы турында сөйләгән булган. Ләкин ул ата-ана- сыз үскән егетнең чын исем-фамилиясе Барый Абдуллин икәнлеген белмәгән Шуны әйтүемә, генерал урыныннан торып йөренә башлады.
Шуннан соң. Сания түти, мин аңа сезнең Димескәйгә барып хат ташучы Камиләдән сорашып белгәннәрне, ягъни Барыйның әнисе Аусма Алттоаның Палангада кондитер фабрикасында эшләвен әйттем.
Генерал шунда ук үзенең шоферын чакыртты һәм миңа. Паланг.аг^' барып. Барыйның әнисен алып килергә кушты Кош теле хәтле генә хат та язып бирде
Паланга шәһәренә кичкә табарак кына барып җиттек. Озак эзләп
йөрисе булмады анда хирург Юхан Освальдович Алттоа билгеле кеше икән
Ишекне бер чибәр генә кызый ачты Бик тә Фәриткә охшаган Болай булгач минәйтәм. дөрес кергәнбез Ул арада хуҗа үзе дә килеп чыкты Ганыштык Фәритнең сеңлесе Иоланта атлы икән. Атасы белән гел немецча сөйләшүе миңа ифрат сәер тоелды БУ минем чыраема да чыкты булса кирәк *
Хатыным Аусма — литва татарларыннан, ә мин үзем — эстон. “ беренче очрашканда икебез дә немецча яхшы сөйләшә идек — шул ь уртак телебез булып китте.— дип аңлатты хуҗа
Без. ирләр халкы, чистарынып-юынып алганчы. Иоланта зал як- | та олы табын әзерләп куйган иде Утырыштык Аусма апа гына һаман | да юк Аның хакында сүз кузгаткаласам да, ачык җавап булмады - ' Кичке аштан соң Юхан Освальдович мине үз кабинетына чакыр- = ды Менә шунда аңлаштык
_ Башта ул Барый турында сорашты. Чәчми-түкми һәммәсен сөйләп = бирдем Аның күзләренә яшь тулган иде -Суга төшкәндәй юк булды * шул».— дип кенә әйтә алды
Алар Мәскәүдә. Зур театрга билетка чират торганда та- £ нышканнар 1941 елның гыйнвар аенда, кышкы каникулда Аус- * маның кулинария техникумы студенты ә Юханның медицина фа- ' культетын (хирург Янис Августович белән бергә укыган ул) тәмамлар- £ га йөргән чагы икән Җәен Балтик диңгезе буендагы Паланга курор- z тында очрашырга сүз куешканнар, чөнки анда ачылачак пионер ла- - герена Аусма үз авылларыннан бер төркем балалар алып килергә ти- 7 еш булган
Ачылуына әле өч кенә атна тулган пионер лагерена немец самолетлары беренче бомбаларын ташлый Андагы балаларны кичекмәстән тылга озатырга карар була Аусма да үз авылының пионерлары белән озын юлга кузгала Латвия җирендә алар авыр яраланган солдатларны һәм командирларны алып китеп баручы эшелонга эләгәләр Бер станциядә. Аусма үзенең авылдашларына һәм дусты Юханга телеграммалар җибәреп йөргән арада, поездга юнкерс-лар һөҗүм итә Шунда пионерларның күбесе һәлак була
Шул коточкыч көннәрдә Аусма үзенең сугышчан юлын башлый Башта — санитарка, аннан медсестра була һәм старшина дәрәҗәсен ала Ул. тормышын куркыныч астына куеп бик күп яралыларны үлем кырыннан алып чыга Аннан үзе дә. яраланып, госпитальгә эләгә һәм янә аягына баскач, шунда повар булып эшли башлый
Ә Барыйның әтисе Аусма белән 1943 елны авыр яраланып госпитальгә эләккәч таныша һәм. аягына басуга үзен үлемнән тартып алган бу бик тә чибәр кызга өйләнә Аннан янә сугыш дәһшәтләре
Иртәгесен Юхан Освальдович эшенә китте, ә Иоланта, мәктәбенә кереп чыкканнан соң. абыйсы янына госпитальгә барырга булды Юлда, машинада барышлый, мин Иолантага «әнием* әтием «абыем» һәм шундыйрак башка татар сүзләрен өйрәттем
Сеңлесе белән очрашып сөйләшкәннән соң әтисенең батырлыгы турында белгәч. Барый Әнием нигә килмәде7» — дип сораган, диделәр Мин үзем ул көнне аның янына керә алдадым
Ә улы югалу кайгысыннан тагы да ныграк эчә башлаган Аусма апаның бүген кайда, ничек яшәвен хәтта аның үз ире дә. кызы да белмәвен Барыйга әйтел буламыни'” Ул моннан ике ел элек бөтенләй эчүгә сабышкан ниндидер бер иргә ияреп, юкка чыккан
Сания түти, сез ничек алдан күреп бу кадәр хак әйткәнсез Фашист илбасарлары башлап җибәргән икенче бөтендөнья сугышы Япониягә мәңге онытылмас Хиросима фаҗигасе алып килде, ә безнең халыкка моңарчы ничәмә-ничә гасырлар аракыга һәм азгынлыкка җирәнеп караган татар халкына - кешелекнең иң әшәке иң йогышлы чирләреннән берсе булган эчкечелек китерде Барыйның анасын
да ins I янк I ■ -ын ч IKKUH ov чырга тиеш чпнки аларның ачы язмышында ул еланның зәһәр угы да сизелә .»—дип язасыз бит сез.
Сания түти' Бүген ниһаять сезнең иң авыр йомышыгызны үти алдым яшьтәшебез Сания белән түгел, ә аның дәү әнисе, ягъни сезнең белән хат алышкан булуыбызны, ә оныгыгыз Саниянең ата-анасы янында шәһәрдә яшәве, консерваториядә укуы һәм безнең турыда һични белмәвен Барыйга белгертү җаен уйлап таптым Әйе. җаен' Чөнки бу хәбәрне дуамал гына әйтеп ташласаң, аның болай да кыл өстендә генә торган гомерен өзүебез ихтимал.
Барыйның. Сания түти, йөрәге электән җәрәхәтләнгән булган аның Беркемне дә кичермәслек итеп җәрәхәтләнгән Хәтта әнисен дә Ләкин аның әнисе үзе дә яралы җан бит Әгәр уйлап карасак. Сания түти, бу язмышларда бары тик сугышны гына гафу итеп булмый Әйе. сугышны кичерү мөмкин түгел
Ә Барыйның бер өмете бар. Сания түти. Үзе ачык кына әйтергә кыймый
Сания түти, оныгыгыз белән ничек тә булса килеп китсәгез иде.— бу сезгә барчабыз исеменнән иң зур, иң гозерле үтенечебез Мәгәр, нишләмәк кирәк, адәм баласы бит. көннән-көн матуррак чәчәк ата баручы бу дөньядан кемнең китәсе килсен.
Үзебезнең хәлләргә килгәндә, исән-сау хезмәт итеп ятабыз Тиздән җәйге лагерьга чыгабыз.
Кабат өстәмә кайнар сәлам белән — өлкән сержант
Әхәт Кәримов
Әсәрнең журнал варианты
1970 —78 еллар

Реклама