КАРА ПУЛАТ


Бу серле һәм мәһабәт бина Шәһре Болгарда гына түгел, ә бәлки илебездә урта
гасырлардан калган иң күренекле тарихн-архитектура ядкарьләреннән санала.
Археологларның тикшеренүләренә караганда, бу кызыклы бина XIV гасыр урта ларында
тезелгән. Хәзерге вакытта без инде борынгы зур корылма комплексының бер олешен
генә тамаша кыла алабыз. Болгар монументаль архитектурасының гү зәл үрнәк
хисапланучы әлеге бинаны заманында янкормалар әйләндереп алган. Пулатның икенче
катында гөмбәзле залы һәм аның тирәсендә бүлмәләр тезелеп киткән. Икенче катның
дүрт ягында берәр ишек уелган, ике тәрәзә булган.
Төзелеше ягыннан Кара пулат шул дәверләрдә салынган Урта Азия корылма
ларына охшаш. Әйтик. Бакудагы «Днванханә» Кара пулатның элгәреге хәленә аеруча
якын булган корылмалардан санала.
Кара пулатның нинди бина булганлыгы, нинди максатларга хезмәт итүе турында
төрле фикерләр яшәп килде. Берәүләр анда мәчет булган дисә, икенчеләр бу бина
мәдрәсә яисә төрбә (мавзолей) вазифасын башкарган дип раслады. Хәзерге на кытта
белгечләрнең күпчелеге биредә хөкем сарае булган дигән фикерне алга сөрә.
Шигъри күңелле халкыбыз. Шәһре Болгардагы башка биналар кебек үк. Кара
пулатны да легенда-риваятьләрдән мәхрүм итмәгән Буыннан буынга, телдәи-телгә
сөйләнеп, алар безнең көннәргә дә килеп җиткән. Әйтик, ни өчен бинаның исеме • Кара
пулат», бу исем каян килеп чыккан? Риваятькә мөрәҗәгать итик: дәһшәтле хөкемдар
Аксак Тимер Шәһре Болгарны яулап ала, халыкның олысы-кечесе кылычтан үтә. Болгар
ханы Габдулла гаиләсе белән әлеге бинага кереп бикләнә. Кан эчкеч илбасарлар бинаны
бүрәнәләр белән әйләндереп алып ут төртәләр. Хан гаи ләсе һәлак була.Шулвакыт
мәйданга җыелган халык бина түбәсенә менеп баскан ханның зирәк һәм искиткеч гүзәл
төпчек кызын күрә. Аксак Тимер кызны үзенә хатынлыкка алырга теләвен белдерә. Ләкин
горур кыз бу тәкъдимне кире кага. Әмма кыз, дошманнарга әсир төшкән абыйларын
күргәч, аларны коткару өчен Аксак Тимергә ризалык бирә. Утны сүндерәләр, кыз куйган
шарт буенча ике абыйсына да яхшы аргамак бирәләр. Атка атланган абыйлары күздән
югалгач, батыр кыз янып бетмәгән бүрәнәләр өстенә сикерә. Ә исән калган хан уллары
Казан суы буена килеп яңа шәһәргә — Казан каласына нигез салалар. Бинаның каралыгы
риваятьләрдә әнә шулай аңлатыла. Әмма бинаның Кара пулатка әверелү сәбәбе —
башкада. XVIII гасырда рус монахлары, бу бинаны үз хаҗәтләренә җайлаштырып. Казан,
Тәтеш һәм Спасск базарларында сату өчен балык, дуңгыз ите ише нәрсәләр ыслаганнар.
Андый эшләрдән соң бина кара сөремгә батмыйча калмаг ан, әлбәттә.
Халкымның йөрәк түрендәге иң якты уй-хыяллары белән үрелгән Кара пулат кара
сөремле елларны кичсә дә, гасырларга сузылган азатлык өчен тиңдәшсез кө рәш
сәхифәләренең тапсыз бер ядкаре булып тарихка кереп калган.

Реклама