ШАГЫЙРЬ ХАТЫНЫ БУЛУ АВЫРМЫ?


A V JL иңа еш кына шушы сорауны бирәләр. Бу сорауга җавап бирү бик үк җиңел түгел.
Бел Сибгат белән 47 ел гомер иттек. Таныш булуыбызга да ярты гасыр булды. Бу бик озын гомер,
бер-беребезне сынарга җитәрлек еллар, ә алар гел уңайлы гына булма ды. Күн сикәлтәләрне узарга туры
килде. Шулай да без бер беребезне аңлап, бер-бере безне ихтирам итеп яшәдек. Ике арада булган чын
мәхәббәт тә сүрелмәде.
Сибгат киң холыклы кеше иде. Күз карашыннан бер-беребезне аңлый идек. Без бер беребезне бик
яшьлн таптык. Миңа бары 17 яшь иде. Яшьтән үк шигърияткә гашыйк идем. Хатын-кыз өстенә төшкән
көндәлек эшләр : балалар тәрбияләү, өйне чиста тоту, ашау-эчүне вакытында булдыру, иреңнең ос-башын
чиста йөртү һәм башкп бик күп эшләрдән тыш шагыйрь хатыннарына өстәмә эшләргә дә күнәргә туры
килә. Мии Сибгатиең яңа язган шигырьләрен иң беренче тыңлаганда, яхшы һәм ярамаган якла рын
күрүче тәнкыйтьче дә булдым. Күп вакыт шигырьләренә исемнәрне дә бергә сай лый идек Шатланып
әйтә алам, аның иң матур шигырьләре миңа карата язылган. Матур, тату тормышыбызның җимешләре
булды алар.
Сибгат күп вакыт шигырьләрен яттан укый иде. Очрашуларга барыр алдыннан бергә хәзерләнә
идек. Миңа кат кат укып күрсәтә иде. Үзенең иҗатына багышланган шигырь кичәләрендә ике, өч сәгать
буена шигырьләрен яттан укыган чаклары булды.
Ярдәмең тигәнне күреп шатланасың, матур шигырьләр туа тора, күрәсең, ирең нең дә күңеле шат.
Шагыйрь хатыны икәнсең, көчеңне дә, назыңны да кызганмаска кирәк — сиңа булган, гаиләсенә булган
мәхәббәтләрен ул артыгы белән шигырьләрендә әйтеп бирә.
Шагыйрьләрнең бераз сәеррәк яклары да бар, минемчә. Андый якларын кимчелек дип карамаска
кирәктер Минем Сибгатиең дә андый яклары күп иде. Ләкин мин аларга кеше алдында, бигрәк тә
балалары, туганнары, каләмдәшләре алдында бер кайчан да игътибар бирмәдем, уздырып җибәрдем.
Сибгат нечкә күңелле кеше иде. Аз гына мактасың да аның күңеле күтәрелә, кәефе яхшыра, эшкә
дәрте арга иде. Гомәр абый Бәшнров, Хәсән ага Туфан, Афзал абый Шамовлар гел миңа әйтә иделәр:
«Сибгатеңне мактый мактый мактаулы кешегә әйләндереп бетердең инде» дип. Чыннан да, минем Сибгат
мактаулыга әйләнеп бетте. Бик авыру булуына карамастан, күбрәк яза башлады, китаплары ешрак чыга
баш лады, җәмәгать эшләрендә һәрвакыт бик актив катнашып килде. Аның шундый эшләр күрсәтә
алуына мин бик тә шатмын һәм горурланам да, чөнки шагыйрь хатыны буларак минем дә көчем кергән.
Әле тагын бер ярдәмем белән горурлана алам Мин урта медицина белгече ген» булсам да. гомер
буена аның «өй врачы» Вазыйфаларын да үтәдем. Сибгат сугыштан бик авырып кайтты. Ул сугышның
башыннан ахырына кадәр пехота офицеры иде. Җилкәдә бик күп авыр әйбер күтәреп йөргәнгә ике
аягында да кан тамырлары шеште — тромбофлебит булды. Үпкә, бавыр, ашказаны, эчәкләренә салкын
тигән, бар да авырта... Шул кадәр авыру булса да. сугыш беткәч тә кайтармыйлар, тагын бер ел Ки шинев
шәһәрендә хәрби газета редакциясендә эшләтәләр. 1946 елның язында гына кайтты ул. Кайтканда карарга
куркыныч иде — коры тире дә. сояк кенә. Күзләре эчкә баткан, йөзе сап-сары. Икенче көнне үк участок
врачын чакырдым. Ул да «хәстәренә керә торыгыз, бик бетерешкән, бер айдан артык яшәмәс» дип
куркытты. Үземнең таныш врачларга да күрсәтеп карадым, берсе дә җылы сүз әйтмәде. Кайнанам гына;
• Күзләрендә нур бетмәгән әле, алла бирсә терелер»,— дип юатты. Рәхмәт аңа, канатландырып жнбәрде.
авыр туфрагы җиңел булсын. Шушы күннәрдән башлап Сибгатиең
сәламәтлеген ныгыту өчен бетен көчемне биреп тырыша башладым. Бик та ябык. <»л сез булгач, врачлар
иң элек Сибгатнец үпкәләрен ныгытырга кнрәг диделәр Ныгыту «чей майлырак ризыклар ашатырга,
дуңгыз мае эчертергә куигылар Елларның бик авыр чаклары, дуңгыз маен да табуы бик кыен. Кирәк
булгач, табасың икән. Дуңгыз майларын да. балык майларын ла табып эчерттем Снбгатнең гена жале
рәтләнмәде. Начарланганнан начарлана барды. Бик авырлыклар белән Ессеитукиги путевка табып,
синагорнйгә алын киттем. Үзем д« бардым. Бер да бармас идем, артык расход та. ләкин үзен генә
җибәрерлек түгел, бик *ь хәлсез. Ессенту кида Смбгмгм» Аөр<л. диагноз куйды лар. Аның бавыры бик
начар булган, безнең дуңгыз майларын эшкәртә алмаган Ессен- тукиның минераль суларын эчен диета
буенча гына ашый башлагач. Сибгат күзгә күренеп рәтләнә башлады. Бер ай эчендә бераз төс керде, хәл
керде. Минем дә санаторийга килүемнең файдасы булды Сибгаткә яраклы ризыкларны күреп, ничек
хәзер ларгә өйрәнеп кайттым. Аңа кирәкле уколларны, зарядка, массажларны - барысын да өйрәндем.
Шул еллардан алып гомеренең актыгына кадәр бөтен уколларын үзем ясадым. Еш кына организмы
массаж сорый нде. аны да үзем ясадым Үпкәләренә аз гына салкын тисә, банкалар кирәк була иде.
Аларны да үзем салдым
Сугыштан кайтканнан соң гына да биш операция кичерде Сибгат' Ике мәртәбә йөрәгенә инфаркт
булды. Дүртесендә аның бел«н больницада ятарга туры килде. Биг рәк тә гомеренең соңгы аенда
больницада ятканда хәле авыр булды. Кузгалмыйча ар када гына ятса бер җире дә авыртмый. Ләкин
аркада гына күп ятып булмый, арыта Әз генә кыймылдаса, йөрәк авырта. Менә шул чакларда бик тә
булышырга кирәк булды.
Яшьрәк вакытта мин үзем да шигырьләр яза идем 7 8 классларда укыганда рай он газеталарында,
Казанга укырга килгәч «Азат хатын*, • ' овет әдәбияты* журнал ларында. (Яшь сталинчы*. ■Яшь
ленинчы*. «Кызыл Татарстан* газеталарында шн гырьләрем чыга башлады. Әдәби альманахларда
чыкты. «Чиккән яулык* шемле шигырь китабын да чыгарган идем. Мине шигырь яратуым шагыйрьләр
арасына керт те дә. Гомерлек ярымны да шагыйрьләр арасынныг таптым
Безнең Казанда укыганда башланган дуслыгыбыз ылп авылги эшкә киткәч тә дәвам итте. Ул
Дөбьяз районындагы Өнсәгә бик еш килеп йөрде. Бик күн митур ши гмрьләрен шул елларда язды.
Мәсодэп: «Яратам мин*. «Зөбәрҗәт, алтыннарың*. «Кышкы салкын иде». «Яр читенә басып уйга
чумдым* һ. б. лар «Пар ат поэмасын да шушы Өнсә белән Казан арасында йөргән елларда язды Кияүг >
чыгарга сорап йөрсә дә, риза булмыйча күп йөрттем мин аны шәһәр белән авыл арасында. Канатлы
яшьлек белән хушлашасы килми иде әле. Шундый ялындырып йөргән чакларда яшь лар газетасында
Снбгатнең «Юксыну* шигыре басылып чыкты Халык ул шигырьне сугыш вакытында музыка
язылганнан соң (Шакир Мәҗнтов музыкасы) сугыш еллары җыры дип кабул итсә дә. ул шигырь миңа
карата 1939 елда язылган шигырь иде
Бакчаларда шомырт агачлары Җай
буена сине кчгтелар. Син килмәдең.
коаге җиллар инде Яфракларын җир/а
сиптгллр
дигән юллар бар анда.
Үз үземне әрләп ташладым. Күп тә үтмәде, сабан туйлары вакытында Сибгат Хәсән абый Туфанны
безнең анылга алып килде Хәсән абыйга әйтә икән .Син, Туфан, авыл сабан туен бик яратасың, әйдә
минем белән Өнсәгә, сабан туен да карарбыз, син Моршидәнс дә үгетләрсең. һаман ялындырып йөри бит,
шәһәр белән ивыл арасында йөреп, тәмам арыдым инде*, дия икән...
Хәсән абый мине күндерде. «Юксынуның ди тәэсире бик нык булды. Без 1939 ел ның җәендә
өйләнештек. Өйләнешү белә,, икебезгә до Язучылар союзы путевка бирле. Беренче аебызны без Кара
диңгез буенда, язучыларның иҗат йортында уздырдык Нинди бохетлеләр без!
Ялдан кайту белән туй хәстарен» керештек. Ләкин без уйлаганча IVAHM ТИЗ генә ясый алмадык
Сибгатне кайту белән хәрби сборга чакырып алдылар Мине авылдан яңа фельдшер килмичә
җибәрмәделәр. Туйны без 31 декабрьдә мсадык 1940 елны кар шы алдык Безнең туебыз бик тә истәлекле
булды. Анда күп язучылар булды. Муса Җәлил. Хәсән Туфан. Гадел Кутуй, Шәйхи Маннур. Нур Баян.
Гали Хуҗи һ 6 язу чылпр. Сибгат бу туй турында бик митур истәлекләр язып калдырды Шушы туй i>
рындагы Снбгатнең истәлегеннән берничә юл китерим әле «Бу туй сугыш алды туе Шатлыклы да.
үкенечле дә. Тышти буран дулый. Шыксыз декабрь бураны дулый Ту фин колми ДӘ, еламый ди- Соңгы
очриигу Язмыш безне Биек Батан гугышы алдыннан махсус очраштырды шикелле. Яшьлек белән
хушлашу Фронтларга таралдык*.
Дуслар таралыштылар. Муса. Кутуй. Нур Баян һ. б. сугыштан әйләнеп лайга алмадылар. Хәсән
абыйны да яман газаплар көткән икән...
Без Снбгат белән икебез дә хәрби учетта тора идек Сибгяткә сугыш башлануның икенче конендй
үк чакыру килде. Нитеп тә барды. Мн.и да сугышның өченче киноңда чакыру килде. Ләкин мине Казан
шәһәрендә оешып кына кил • торган госпиталь ,-э шәфкать туташы итеп җибәрделәр. Шулай итеп бетнең
Тезелеп кенә килә Toprat. »зтур тормыш чәлпәрәмә килде Мин яшь бала белән фатирсыз, акчасыз, ягарга
утын- ыа нишләргә дә белмичә, аптырап калдым. Без өйләнешкәч Тукай урамындагы бер хуҗа ның
кечкенә генә йокы бүлмәсендә торп идек. Бәхет остенә бәхет булган улыбыз Рос тәмебезне дә шушы
фатирга алып кайткан идек. Беренче улыбызны бала табу кортын нан ялын кьйту тарихын языйм әле.
Без больницага бик якын тора идек. Бервакыт больница ишек .обенә кыңгыраулы пар ат килеп
туктады. Без, ирләребезне кетен ятучы бала тапкан хатыннар, тәр-иәга ябырылдык. Нәрсә булыр икән
бу? Берәр күрше йортпа килен гошәме әллә? А’.кр туктап, матур итеп буялган тарантастан мнкем
Сибгатем тешмәсенме! Кулында чәчәк бәйләме, күңел шат Бәхетле яшь әти кеше Минем күзләремнән
яшьләрем атылып чыкты шатлыктан Менә шагыйрь хатыны булуның зур шатлыгы, нинди бәхет! Мон J
бары ул гына чыгара алган, нечкә күңелле шагыйрь генә! Миңа да гомергә онытыл маслык истәлек
ясаган. Шулай итеп без кыңгыраулы пар атта улыбызны больницадан алып кайттык. Менә шушындый
матур башланган бәхетле тормышны сугыш как шатты Менә хәзер күрсәт шагыйрь хатыны булуыңны:
сыгылып .ошмә. юллар тап, тормышыңны юлга сал.
Бәхетем бар икән. Микем әни Комсомольск шәһәреннән безгә кунакка килгән иде. Сугыш башлану
белән юллар ябылды да. әни кире китә алмый калды. Бераздан аны мех фабрикасына надомница итеп
ашка керттем Ойдә генә хәрби киемнәр теге, баланы да карый. Минем аш хәрби госпитальдә, көненә 12
шәр сәгать.
Рәхимсез сугыш елларындагы авырлыкларны ул чор кешеләре барысы да ха терли. Ашарга юк.
кияргә кием юк. ягыйм дисәң, утын табып булмый Безнең кебек яшь гаиләләләргә бигрәк тә авыр булды.
Снбгат фронтка киткәнче торырга үзебезнең куыш булмау сәбәпле мин бик тә какшадым Кечкенә генә
булса да. ярый әле яшәү оче,. бер кухня ала алдым. Аны бер елдан бер бүлмәле аерым ишекле фатирга
алмаш тым Ашау ягын да рәтләп җибәрдек. Мин авылда үскәч, бер эш тә куркытмый иде. Бер конне
таныш хатынны үзем белән алдым да, госпиталь начальнигына керергә булдым Безгә аз гына булса да
бәрәңге утыртырга җир кирәк иде. Шул турыда на чальннк белән киңәштек Ул соран карарга булды. Ул
елларда халыкка җир бирү юк иде эле 14МЗ ел, җәй. сугышның бик каты вакыты. Бишең начальник йөри
торгач, җнр алды. Ул жнр бик аз иде. берәр сутын гына булса кирәк Бәрәңге бик уңа иде. Җиребез шәһәр
халкы гомере буе чүп түккән Бакалтайдп иде 1*М1 еллларда булса кирәк. Язу чылар союзыннан да бераз
жнр бирделәр Безнең эшләр җайланып китте. Ике җиргә бәрәңге утыртабыз, ә орлыклык бәрәңгене
саклап кына булмый, яз саен сатып алырга кирәк. Яз коне бәрәңге бик тә кыйбат була. Аның да җаен
таптык: берәр кешедән әҗәткә акча алып торып, орлыклык бәрәңгене алабыз да. бер ике буразнага иргә
өлгерә торган бәрәңге утыртабыз, аны тавык йомыркасының сарысы кадәр булу белән базарда сатып,
бурычка алган акчаны гүлибез. Ул бәрәңге июльнең уннарында сатар лык була иде. бәрәңгенең иң юк
вакытында. Эшнең берсе дә куркытмый. Снбгатнең исәнлек хатлары килеп торганда куани куана
йорисең. Еш кына хатлар килми гора иде. Яки «Без алгы сафта, иртәгә һөҗүмгә. исән чыга алсам хат
язармын», дигән хат килә. Хатны икенче конне үк кота башлыйсың, хат юк. ай үтә, ик.’ оч ай үтә — хат
юк. Борчу баса, күзләргә йокы керми, сугышның авыр еллары, башка торле уйлар килә. Тагы: «Мнн исән-
сау. күп язарга вакыт юк. алгы сызыкта, ике-еч коннән пта кага керәбез», дигән хат килеп куандыра.
Снбгат. гомере бетмәгәч, алгы сафта күп йөри.
Хәзер сугышны телевизордан гына да тыныч карый алмыйбыз. Ул мескенем әллә ничә контузия
ала. әллә ничә чолганышта калып чыга ала.
Миңа да Татвоенкомат еш кына чакыру язулары җибәреп тора, чөнки фронтка медиклар күп
кирәк. Улыма 3 яшь тулганчы, бик аптыратмадылар 3 яшь тулганнан соң сугыш актыгына кадар сигез
повестка килде. Сигез мәртәбә бала белән, әни белән хушлашып, рюкзагымны күтәреп Татвоенкоматка
барырга туры килде.
Башка тагын бер кайгы төште безнең үзебезнең тегү машинабыз юк иде. Ә әниемә өйдә хәрби
кием тегү өчен көн саен машина кирәк. Нишләргә дә белмим, бөтен нәрсәгә баш ватып карыйм. Үзем
белән эшли торган бер дустымның күпне күргән, тормышның ачысын-төчесен күргән әтисе миңа юл
күрсәтте. Аның өйрәтүенчә, минем хәрби киб<^- тән сатып алган товарны энем авылга алып барып ашау
әйберләренә алмаштырырга булды Шулай итеп без энем белән әниебезгә базардан онга, майга
алмаштырып тегү машинасы алып бирдек. Ул игелекле машина хәзер дә хезмәт итә әле...
Шулай тырыша-тырыша авыр сугыш елларында исән калдык.
Сибгат. шөкер, исән-сау кайтты. Сугыш бетеп 1 ел үткәч кайтты ул. Ә 1946 елда без Тукай
урамындагы тәрәзәләре мехчылар клубына карап торган иркен, биек ике бүлмәле фатирга күчтек. Иокы
бүлмәсен Сибгаткә эш бүлмәсе ясадык. Кечкенә иде ул бүлмә, шулай да анда бер кровать, бер язу өстәле,
бер кечкенә китап шкафы, бер урындык сыя иде.
Сибгат шушы кечкенә бүлмәдә иҗатының сугыштан соңгы чорын башлап җибәрде. Вер-ике ай ял
иткәннән соң сугышка кадәр эшләгән эшенә — «Совет әдәбияты» журналы редакциясенә йори башлады.
Ул елларда редакциядә бары өчәү эшлиләр. Эш күп, хәле юк, бик каты авырый, авыртмаган җире юк.
Редакция эшен өйгә дә алып кайтып эшли. Үз шигырьләрен язарга бөтенләй вакыты калмый. Төннәрен
йокламыйча шигырь язып утырган була. Берничә сәгать кенә йоклаган көе эшкә китә. Бер ике ай дан
Сибгат бөтенләй хәлсезләнде. Өстә язганымча, бик нык дәваларга, курортларга алып барырга туры килде.
Сибгат белән киңәштек тә, бераз эшне ташлап торса, сәламәтлеге рәтләнмәсме диеп уйладык. Ләкин
ничек яшәргә? Минем эш хакына гына яшәп булмый. Шигырьләр дә бик ашыгып язылмыйлар, бик азлар.
Минем башка уй төште. Теге вакытта киңәшләре белән безгә зур ярдәм иткән игелекле абыйга киңәш
иттем. Киңәше һәм булышуы белән бик тә ярдәм итте ул. Миңа товар табып бирә бу абый, без әнием
белән телогрейкалар тегәбез. Бу абый аларны сата да — безгә дә. үзенә дә бераз акчасы була. Нишлисең
соң, эшнең гаебе юк дип әйтергә генә кала иде Бу урлау яки кеше талау түгел. Үз кул көчең белән эшләнә
торган эшләр.
Сибгат шул китүдән, яңадан редакция эшенә бармады. Еллар бик авыр булса да. минем эш хакы
өстенә Сибгатнең шигырьләре дә басылып куя. телогрейкалардан да бераз акча керә, бәрәңге утыртуны
да дәвам итәбез... Тормыш, авыр булса да. бара. Сибгатнең дә күзгә күренеп сәламәтлеге рәтләнә
башлады. Китаплары да чыга. Тагы бер малай да алып кайттык.
Мин 35 ел мех фабрикасында төнге дежурда эшләдем. Сәламәтлек өчен начар икәнен дә белдем.
Башкача чара юк иде. Сибгаткә булышырга кирәк иде. Ике баланы да үстерәсе бар.
Бнк каты авыру елларында Сибгатне врачлар җәйләрен нарат урманында тотарга куштылар.
Шактый эзләргә туры килде нарат урманлы җирдән дача. Займище, Обсерватория. Васильеволарда торып
карадык. Күңелгә ошаганы булмады. Бер җәйне сугышка кадәр торган фатир хуҗасы Сәрвәри апаның
туган тиешле кешесе урманда торуын ишеттек. Шуны эзләп киттек. Барып таптык, матур урман. Төп-
тоз. тезелеп киткән ак каеннар. Зур, зур күлләр. Дөньяның оҗмахы, диярсең. Каен төпләре тулы каен
җиләге, төрле кошлар сайрый. Безгә бнк тә ошады. Хуҗа апа бер җәйге бүлмә дә бирде. Бу оҗмахка
ошаган җир — Аккош күле иде.
Мин икенче көнне үк Сибгатне. балаларны, әнине алып килеп урнаштырдым. Аларга да бик ошады
Шул килүдән без Аккош күлендә 40 ел инде яшибез Ун ел шушы апаларда тордык. Аннан соң язучылар
безгә кунакка килеп күрделәр дә. Аккош күлен бик ошаттылар. Язучылар союзының иҗат йортын да
Аккош күле аланына са лырга булдылар.
Хәсән Туфан да гомеренең соңына кадәр Аккош күлендә торды. Бик күңелле, бик тә матур яшәдек
без анда. Ирләребез яңа язган әсәрләрен һәр җомгада беседкага җые лып укыйлар. Без, хатыннар,
аларның әдәби җомгаларына самовар кайнатып, тәмле бәлешләр пешереп, җиләк вакытында табак табак
кызыл җиләкләребез белән катна шабыз. Әдәби әсәрләр укылганнан соң җыр. гармун да кушыла. Кичкә
таба бергәләп су коенулар, хуш исле себеркеләр белән мунча керүләр китә. Козгә таба уңыш бәйрәме
ясыйбыз, уңыш бәйрәменә кунаклар да (башка дачалардан һәм шәһәрдә торучы язу чыларны) чакырабыз.
Чәчәк күргәзмәләре ясыйбыз, балалардан концертлар оешты рабыз.
Мин өстә шагыйрьләрнең сәер яклары да була дигән идем Сибгатнең берничә сәер ягын языйм әле.
Бер вакыт обкомга чакырганнар. Бик әйбәтләп кырынды, юынды, ак күлмәк, кешелеккә кия торган
костюмын киде дә. чыгып китте. Ә кияргә дип әзер ләп куйган туфлиләре калган. Өйдә кия торган
башмаклардан чыгып киткән. Обком ның ишек төбенә барып тп җиткән. Артыннан чабып җитеп, аяк
киемнәрен алмаш тырдым Урамга чыккач <а. аягында ойдә кия торган йомшак башмаклар икәнен сиз
мәген дә. Ярый әле күп кеше күрмәгән, чөнки боз обком янында, якын гына торабыз.
Тагын бер накыт, минем җәйге пальтоны киеп Бауман урамындагы китап кибе төнә барган,
китаплар алган, ничәдер сәгать йөргән, аннары Язучылар союзына кергән. Кызлар моны күреп,
көлешәләр дә. «яңа пальтосы» белән котлыйлар Шунда гына пальтосының үзенеке түгеллеген күреп ала
Пальтоларның төсләре бер төсле булу аны бутаган Аерма күп инде үзе. Минекенең җиңнәре кыскарак,
кесәләре башкача, вләк төргечләре башка яккл.
Тагын бер вакыт Язучылар союзыннан, җыелыштан озын пальто киеп кайткан. Ул елларда
кыскартылмаган озын пальтолар бар ндс але. Ә мин Сибгатнең пальтосын күптән кыскарткан идем инде.
Ишектән керүгә «кем пальтосын кидең, алла пальтоңны да салдырдылармы?» дидем. Чанки шул елларда
аның башыннан ике мәртәбә бүре ген алдылар. Күп еллар Батулла. Мәхмүт Хөсәеннәр анекдот итеп
сөйләп йөрделәр. Сибгат уйлап та карамый; .Үземнең пальто, менә уң як кесәсенә сетка сумка тыккан
идем, анысы да бар» ди. Чыннан да пальтоның төсе ошаган, уң як кесәдә сумка да бар. Пальто аяк
йөзеннән бит, шуны сизмәгән. Кайтып 15 минут та үтмәде, телефон шал тырый «Сибгат кеше пальтосын
киеп киткән, хуҗасы көтеп тора, тиз китерсен», диләр.
Сибгат сабан туйларын бик ярата нде. Бигрәк тә авылда, Күлле Киме сабан туен. Сабан туена бүләк
әзерли нде — анысы арттан килгән ат өчен. Артка калган атны ул бик тә кызгана иде. Ат чабышларын
карарга бик ярата иде ул. Гадәттә, ат чабышлары иң соңыннан була, аларны карамыйча, бүләкләрен
бирмичә мәйданнан алып китеп булмый иде аны. Соңгы елларда бигрәк тә дәртләнеп китте. Элекке көнне
Киме сабан туен карый да, егетләр-кызлар төялгән, төрле аллы-гөлле тасмалар, чәчәкләр белән бизәлгән,
сабан туена махсус хәзерләнгән машинага утырып Арча сабан туена килә. Арчада аны — олы кунакны
— көтеп кенә торалар. Кода, кодагыйларыбыз шунда тора. Арчада мунча ягылган, тавык пешкән, тәмле
бәлешләр пешкән. Бергәләп мәй данга барабыз. Бусы тагын да күңеллерәк. Уеннарның ниндие генә юк.
Монда да Сибгат өчен иң кызыгы атлар чабышы Арчада да артка калган атны онытмый, бүләген
әзерләгән була. Чабыш аты өстендә гадәттә 12 13 яшьлек авыл малайлары була. Алар ны да онытмый
иде. Яки үзенең китабын, яки конфет, прәннек бирә.
Беркайчан да сабан туе көнне Арчада кунарга калмады ул. Кодалар ни кадәр кыстасалар да калмый
иде. Чөнки иң кызыгы шул көнне кайтканда, һәр вагонда яшьләр. гармун, җыр. моң була. Снбгаткә шул
гына кирәк. Гомере буена гармунга, җырга гашыйк кеше ул. Бер елны вагон эчендә җыр тыңлап
кайтабыз. Бер төркем егетләр, кызлар (барысы унбишләп) шундый матур җырлыйлар. Иң элек Хәсән
Туфан сүзләренә язылган җырлар диел берсе белдерде. Хәсән абыйның җырлары бетүгә Сибгат Хәким
сүзләренә язылган җырлар китте. Җыр бөтен вагонны яңгырата, биеп тә җи бәрәләр. Бер җырны җырлап
бетерүгә, битен вагондагы халык гөрләп кул чаба. Бик тә күңелле, тәмам шатлыктан оеганбыз. Без аларга
арт белән утырган, берсе дә безне күрми. Сибгат алар янына рәхмәт әйтергә барса, шак катып калдылар.
Аны һәммәсе дә чорнап алдылар. Яңабаштан Сибгат сүзләренә язылган җырларны җырлый башлады лар.
Сибгат үзе дә кушылып җырлый. Вагондагы башка кешеләр дә Сибгатне танып алдылар. Бөтен вагонда
җыр. бию китте. Бу күңелле җырлашу Сабан туеның дәвамы кебек булды.
Сабан туйлары үтүгә ныклап, дәртләнеп эшкә утыра иде. Әллә ни кадәр шигырь ләренә материал
алып кайта иде. Ә теге бер төркем егетләр, кызлар авыл хуҗалыгы институты студентлары булып
чыктылар. Бу яшьләр поезддан төшкәч тә, безне өебез гә кадәр гармун, җыр белән озата килделәр.
Снбгаткә болар бик тә кадерле, җанын эретә нде Аның бөтен барлыгы - җаны, акылы, күз карашлары,
сөйләшүләре — Туган җиренә, басуларына, тауларына, урманнарына, чишмәләренә, карт өянкеләренә,
шул җирдә яшәгән кешеләр күңеленә килеп кушыла иде. Әлеге гармун моңнары моны тагын да
тулыландыра иде
Батеняәем белән җирнекемен.
Минем барлык нәсел нәсәбем
Игенчеләр. Җирдән тортеп чыга
һәрбер юлым, һәрбер әсәрем.
Олыгайса да тыныч кына ял итеп ятуны башына да китермәде ул. Гел хәрәкәттә, гел юлда, гел
иҗат үрләрендә булды. Элегрәк елларда тынгысыз күңеле аны кайчан дыр фашистларга каршы үзе
сугышып йөргән Курск дугасына, герой-шагыйрь, үзенең яшьлек дусты, каләмдәше Муса Җәлил
эзләреннән ике мәртәбә Германиягә дә илтте.
Сибгат соңгы елларда бик күп эшләде. Күп шигырьләр, поэмалар язу өстенә, җә мәгать эшләрендә
дә күп катнашты. Олыгайган — яше шактый зур булса да, җаны аның яшь иде. Хәрәкәтләрендә яшьләрчә,
кәефе яшьләрчә иде. һәр иртә иртәнге за рядкасын 30-40 минут ясый. Аннан массажер белән массаж
ясый, аннан соң салкын сулы сөлге белән сөртенә, өч көн саен ваннада юына. Көненә нке мәртәбә һавада
йөри. Бу эшләрен ул бер дә соңгармыйча, кайда булуына карамастан эшли иде. Авылдамы, курорттамы,
аның өчен барыбер иде. Яңгырлы, буранлы көннәрдә дә һавага чыга иде. Шушындый режим саклавы
бәлки аны яшь күрсәткәндер. Аның битләрен дә җыерчык басмаган иде, ак чәчләре дә аз иде әле. Соңгы
елларда үзенең олыгая төшкәнен шигыре
итеп яаа башлады, шул шигырьләрне укыгач кына олыгая икән инде дип уйлый идек
Сезгә зндәшми мин кемгә Эндәшим, өянкеләр?
Җитте минем дә. сезнең күк Картайдым, дияр көннәр.
Кайда ул бергә ашкынган.
Бергә шаулаган көннәр? Минем таныш өянкеләр. Сезгә баш ияр
кемнәр/
Шагыйрь хатыны буларак тагын бер нәрсәне язмый булмый әле. Безнең әйдә гомеребез буена килем-
китем бик күп булды. Алар күбесе Сибгатнец каләмдәшләре — яшь дуслары иделәр. Аларны иң элек
хуҗа хатын буларак миңа каршы алырга туры килә иде. Безгә килгән кешеләрне мин гомер буена якты
чырай белән каршыларга тырыштым. Килгән кунакны сыйларга һәрвакыт сыем да булды. Запас белән
торырга тырыша идем. Пешкән әйберләрем дә (чәкчәк, ечпочмак. гөбәдия һ. б.) холодильникта өзел мәде.
Бетен кешене куанып каршыладым, бетен эшемне куанып эшләдем Эш эчен яра тылган кулларым,
мәхәббәт, тормыш очен яратылган йөрәгем беркайчан да арымады Безне якын итеп, киңәш сорарга
килүчеләр күбесе шигърият, сәнгать кешеләре була иде. Сибгатнең күңеле киң. йөрәге сизгер, гаиләдә
аксакал шикелле, әдәбиятта да һәр кемне барлап, кайгыртып яшәде. Аның әйткән җылы сүзләре, чыи
күңелдән биргән киңәшләре шигърият яки сәнгать дөньясына җыенган яшь кеше очен пар канат булды
Шагыйрь хатыны буларак шагыйремә — сөекле иремә - карата чыгарган сагыну җырым белән
тәмамлыйсы килә бу язманы.
Яшьлекләр дә бергә үткән иде.
Авыр көннәр бергә узган иде. Алтын туйга кадәр яшәрбез дип
Өметләрем минем зурдан иде
Китеп бардың безне калдырып. Пар канатлар иде. каерылды.
Сагынабыз сине иргә. кич Безнең башлар бик тә кайгылы.
Анда киткән кайтып булмый икән.
Булмый икән инде, юк икән Сагынуларны бераз баса торган
Дөньяларда дару юк микән/
Син яраткан ап-ак пионнарның
Исерә идек бергә исенә.
Аларны мин хәзер илгәм инде Зираттагы каберең өстенә.

Реклама