Мәдәният тормышы көндәлеге

ЭСТОНИЯДӘ — ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
КӨННӘРЕ
Татар әдәбиятының Балтыйк буе союз даш
республикалары белән дуслык бәйләнешләре ныгын
бара Татарстан АССР һәм Эстония ССР Язучылар
союзлары идарәләре республикаларыбызда үзара
әдәбият кон парен уздыру турында килешкәннәр
иде. Яәучыларыбыздан Р. Мохәммәдиев, А. Гый-
лаҗен, М Мәһдиен, Р Файзуллин. С. Ман напои, Ә.
Гаффар, 3 Мансуров, Л. Лерон кат ноты белән 17-21
декабрьдә Эстониядә татар әдәбияты көннәре узды.
Татарстан вә кнллпре Таллинн шәһәрендә, Тарту
универ ситетында, республика авылларында эстон
халкы белән очраштылар, ике әдәбият вә кнлләре
арасындагы иҗади элемтәләрне тагын да ныгыту
юллары турында сөйләш тол ор.
Быел җий эстон әдипләре безнең республикага
киләчәк.
БЕЗНЕҢ КАНДИДАТЛАР
Татарстан Язучылар союзы оешмасының
киңәйтелгән пленумы булды. Пленум ТАССР
Язучылар союзының РСФСР. ТАССР һәм җирле
Советларга халык депутатларын сайлауларга үз
платформасын эшләү һәм депутатлыкка
кандидатлар күр сәтү мәсьәләсен карады. Күпләгән
чыгыш ясаучылар сайлау алды платформасына
кертү очен үзләренең тәкъдимнәрен әйттеләр.
РСФСР халык депутатлыгына кандидат итеп
Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе Р.
Мохәммәдиев, ТАССР халык депутатлыгына
кандидат итеп «Казан утлары» журналының баш
редакторы Р. Фәйзуллин. халык депутатларының Ка
за к шәһәр советы депутатлыгына кандидат итеп
шагыйрь Ә. Мәхмүдов. халык депутат ларының
Вахитоа район Советына депутатлыкка кандидат
итеп шагыйрь Р. Зәйдуллнн күрсәтелде.
ЮБИЛЕИ КИЧӘЛӘРЕ
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм
балет академия театрының оештырылуына 50 ел
тулды. 9 декабрьдә театр бинасында шушы
бәйрәмгә багышланган тантаналы кичә булды. Аны
кереш сүз белән ТАССР Министрлар Советы
Председателе нең беренче урынбасары, театр
юбилеен үткәрү буенча оештыру комитеты
председателе М. X. Хәсәнов ачты.
Совет музыка сәнгатен үстерүдәге уңышлары
очен М. Җәлил исемендәге Татар дәү ләт опера һәм
балет академия театры Та тарстан АССР Верховный
Советы Прези днумыиың Мактау грамотасы белән
бүләкләнгән иде ТАССР Верховный Советы Пре-
зидиумы Председателе UI Ә Мостаәв кол лсктннка
шушы бүләкне тапшырды.
Котлаулардан соң. кичәнең икенче элешендә,
театр артистлары катнашында зур концерт булды.
21 декабрьдә М Җәлил исемендәге Татар дәүләт
опера һәм балет академия театры
бинасында Татарстан Композиторлар союзының
оештырылуына 50 ел тулуга багыш ланган
тантаналы кичә булды. Аны кереш сүз белән ТАССР
культура министры М. М. Гаишев ачты. Тагар совет
музыкасын үстерүдәге хезмәтләре ечен
Композиторлар союзы ТАССР Верховный Советы
Прези диумының Мактау грамотасы белән бүләк-
ләнде ТАССР Министрлар Советы Пред седателе
М. Г. Сабиров коллективка әлеге югары бүләкне
тапшырды һәм иҗат уңыш лары теләде.
Республикабыз Композиторлар союзының
эшчәнлеге турында РСФСР Ком позиторлар союзы
идарәсе секретаре. ТАССР Композиторлар союзы
идарәсе члены М 3. Яруллин сойләде. Коллективны
юби лее белән республикабызның иҗат союзлары,
культура учреждениеләре вәкилләре, кунаклар
к отлады.
Кичәнең икенче элешендә тамашачыларга
«Брактагы кәккүк авазы» операсы (Р. Калимуллин
музыкасы, И. Юзеев либ реттосы) күрсәтелде
•ТАТАР ҖЫРЫ 89»
БӨТЕНСОЮЗ КОНКУРСЫ
11-12 декабрьдә, Казандагы универсаль
тамаша-спорт залында «Татар җыры 89» Бөтенсоюз
конкурсының соңгы туры һәм йомгаклау концерты
булды. Әлеге конкурс исә ике ай элек башланган
иде. Иң элек аның зона ярышлары булып узды.
Йөзләрчә яшь талантлар үзара көч сынаштылар.
Аннары алар илебезнең барлык төбәкләреннән Ка
занга җыелдылар.
Менә алар «Татар җыры 89» Бөтенсоюз
конкурсы лауреатлары: I дәрәҗә диплом белән
бүләкләнүчеләрдән Гөлнәзирә Тали пова
(Мамадыш). Идрис Газиев (Уфа), Be нерв Ганиева
(Казан); II дәрәҗә диплом хуҗалары Салават
Фәтхетдинов (Чаллы). • Сабантуй» ансамбле
(Ташкент), Нәзиф Арсланов (Свердловск); III
дәрәҗә диплом авторлары Георгий Ибушев (Казан),
Зөфәр Хәйретдинов (Казан), Әлмир Вәлиев (Нефте
камск).
ТРАДИЦИЯЛӘР ЯҢАРА
20 декабрьдә Казан дәүләт университе тында
филология, тарих, этнография, археография
проблемалары белән шөгыльләнүче галимнәрнең
җыелышы булды. Анда СССР Фәннәр
академиясенең Кончыгыш илләрен өйрәнүчеләрнең
Бөтенсоюз ассоциациясенең Татарстан бүлеге
оештырылды. Ассоциация председателе
урынбасары, «Народы Азии и Африки»
журналының баш редакторы А. Алаев ассоциация
сафларын тулылан дырган Казан галимнәренә
членлык билет лары тапшырды.
Татарстан бүлегенең максаты — Казанда
Көнчыгышны өйрәнүчеләрнең элекке данын кире
кайтару. «Үткән ике елда күп кенә эш ләр эшләнде:
Казан дәүләт университетында татар филологиясе,
тарихы һәм көнчыгыш телләре факультеты
булдырылды. СССР Фәннәр академиясе Казан
филиалы ның Г. Ибраһимов исемендәге Тел,
әдәбият һәм тарих институтында кулъязмалар бүле-
ге ачылды, һәртөрле конференция һәм сим
познумнар оештырылды. Көнчыгышны өй рәнүче
чит ил коллегалары белен, бигрәк тә Венгриядә һәм
Финляндиядә элемтәләр ны гый»,— диде Бөтенсоюз
ассоциациясенең татар группасы җитәкчесе,
университет про ректоры профессор Миркасыйм
Госманов.
Татарстан бүлегенең бюросы сайланды. Аның
беренче председателе — М. Г. Госма
МОСТАИ КӘРИМ ЮБИЛЕЕ
20 октябрьдә Уфаның опера һәм балет театры
бинасында Башкортстанның халык шагыйре
Мостай Кәримгә 70 яшь тулу уңаеннан хөрмәтләү
кичәсе булып узды. Иҗаты башкорт халкының рухи
байлыгына әйләнгән шагыйрьне илебезнең барлык
төбәкләреннән килгән кунаклар кайнар котлады.
Дагстан халык шагыйре Рәсүл Гамзатов,
Калмык халык шагыйре Давид Кугульти нов,
РСФСР Язучылар союзы идарәсе секре таре
Валерий Поволяев, Татарстан Язучы лар союзы
идарәсе председателе Ринат Мө- хәммәдиев. Чуваш
стан Язучылар союзы идарәсе председателе
Порфирий Афанасьев һ. 6. үзләренең котлау
чыгышларында ша гыйрьгә карата хөрмәтләрен
белдерделәр.
МИЛЛӘТТӘШЛӘР ОЧРАША
14 декабрьдә Казанның Актерлар йор тында
Татар иҗтимагый үзәгенең Уфа бүлә ге җитәкчеләре
белән очрашу булды. Әлеге кичәне филология
фәннәре кандидаты Баян Гыйззәт ачты Анда Татар
иҗтимагый үзә геннан Г. Фәйзрахманов, Уфадан
килгән кунаклар — Татар иҗтимагый үзәгенең Уфа
бүлеге җаваплы секретаре Кәрим Яушов, Уфадагы
татар мәдәнияте йорты рәисе Наил Бадретдинов,
психология фән нәре кандидаты Әхмәт Рәхимов һәм
Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники
илебезнең төрле өлкәләрендә яшәүче татар ларның
культурасын күтәрү, туган теллә рен кире кайтару,
ана телендә укыту кебек актуаль проблемалар
турында сөйләделәр, сорауларга җаваплар
бирделәр.
Г. ИСХАКЫИГА БАГЫШЛАП
Уфадагы Г Ибраһимов исемендәге татар
мәдәниятен сөючеләр клубы советы Г. Ис ха кый
иҗатына багышланган кичә уздырды. Филология
фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты
профессоры Ибраһим Ну руллин клуб советы
чакыруын кабул итеп, Уфага барды һәм үзенең
лекциясен «Гаяз Исхакыйның татар әдәбиятында
тоткан урыны» дигән темага багышлады, әдипнең
проза, драматургия, публицистика өлкәсендәге
иҗатына күзәтү ясады.
И. Нуруллин Исхакыйның архивы белән
тулырак танышу максаты белән күптән түгел үзенең
Төркиягә барып кайтуы турында да сөйләде. 27
ноябрьдә шундый ук очрашу Башкорт дәүләт
университетында да булды.
ПЕРМЬДӘ ОЧРАШУЛАР
КПССның Пермь өлкә комитеты чакы руы
буенча. 16 19 ноябрьдә шагыйрь Рәдиф
Гата у . ич һәм фольклорчы галим Рәшит Ягьф-|. и
Пермьдә булдылар. Алар, анда уздыры.|. .Татар һәм
башкорт көннәрендә катнашып, әдәбият һәм
мәдәнияты бызның бүгенге мәсьәләләре турында
сөйләделәр. уннан артык район һәм шәһәрләр дән
өлкә смотрына җыелган сәнгать кол лективлары
белән очраштылар. Радио һәм телевидение өчен
махсус тапшыру әзерләделәр.
Урал татарлары белән даими мәдәни элемтә
булдыру турында КПССның Пермь өлкә
комитетында җитди сөйләшү үткә релде.
ДРАМАТУРГНЫҢ ИҖАТ КИЧӘСЕ
Узган елның 28 ноябрендә К. Тинчурин
исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия
театрында, драматург Ш. Хөсәеновкә 60 яшь тулу
тантанасы билгеләп үтелде. Татарстан Язучылар
союзы. Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия
театры һәм филармония коллективлары тарафыннан
юбилярга котлау сүзләре әйтелде.
Юбиляр иҗатына хөрмәт аның сәхнә ләрдәи
төшми уйнала торган «Әниемнең ак күлмәге»
спектаклен күрсәтү белән тәмам ланды.
МӘСКӘҮ ДӘ ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘНӘЛӘР
Билгеле булганча. Мәскәү шәһәрендә та тарлар
күп яши. Хәзер башкалада татар телен төрле курс
һәм түгәрәкләрдә өйрәнү мөмкинлеге ачылды.
Мәскәүдә Волгоград районы Пионерлар йорты
каршында «Чы ганаклар» дигән грилә клубы эшли
башла ды. Анда татар тел</укытыла. Биредә шулай
ук әрмән һәм яһүд телдәрең өйрәнү өчен дә
мөмкинлекләр бар.
«Чыганаклар» клубында дәресләр кы зыклы
үтә. Анда йөрүчеләр татар җырла рын өйрәнәләр,
татар шагыйрьләре иҗаты белән танышалар. Бу
клубны оештыруны Мәскәү матбугаты да актив
яклап чыкты
ЯҢА ӘДӘБИ ТҮГӘРӘК
Татар мәктәпләре өчен ана теле укыту чылары
әзерләү нияте белән Башкорт дәү ләт педагогия
инстйтутында былтыр махсус бүлек ачылган иде.
Анда кабул ителгән сту дентлар арасында әдәби
иҗат белән шөгыль ләнүчеләр дә байтак. Алар
«Карлыгачлар» исемле түгәрәккә берләште. Түгәрәк
белән университет укытучысы Марат Шәрипов
җитәкчелек итә. Иҗади яшьләр үзләренең стена
газетасын чыгара. Зәвык белән бизәл гән бу газетада
каләм тибрәтә башлаган студентларның яңа
әсәрләре белән танышырга мөмкин.
ӘДӘБИ ОЧРАШУЛАР
Узган елның 14 декабрендә «Татар кызлары»
төркеме Казанның 19 нчы һөнәр учи лищесы
укучылары белән очрашты «Орг- синтез»
берләшмәсенә караган әлеге училищеда бу уку
елында татар теле кертелә баш лады. Татар теле
дәресләрен җанландыру максатыннан уздырылган
әлеге очрашуда РСФСРның атказанган артисткасы
Вафнрә Гыйззәтудлина, язучы Кояш Тимбикова.
шагыйрә Шәмсия Җиһангирова һәм баянчы Ирек
Галимов катнашты.
Язучы Тәүфикъ Әйди октябрь аенда Ка
захстанга барып, күренекле казах язучысы
Җосынбәк Аймауытовның йөз еллыгын бәй рәм
итүдә катнашты. Татар-казах әдәби
багланышларында Җ. Аймауытов тоткан урын
хакында Алма Ата. Павлодар шәһәрләрендә.
Баянавыл районы үзәгендә чыгыш ясады. Т Әйди
Павлодар шәһәремдә татар сәнгать сөючеләренең
«Чишмә» бер ләшмәсе эше белән дә танышты һәм
әңгәмә үткәрде.
ВАРШАВА НӘШРИЯТЫ —
ТАТАРЛАР ТУРЫНДА
Польша фәнни нәшрияты биредә яшәүче
татарлар тарихына багышланган ике яңа китап
бастырып чыгарды. «Польша татарлары, 1918-1939
еллар. Иҗтимагый культура һәм дини тормыш»
днгән китапның авторы А. Миськевнч. бай архив
материал ларына таянып, күпмилләтле Польша иле
тарихында әһәмиятле роль уйнаган татар лар
т урында сөйли.
Тарих белән кызыксынучыларга шулай ук Я.
Тышкевичның «Литва һәм Польша та тарлары»
дигән китабы да файдалы булыр. Бу кнтапта Бөек
Литва князьлегенә күчеп утырган татарлар һәм
караимнәрнең саны, тормыш-көнкүреше. аларның
дине, культурасы турында сөйләнә

Реклама