КӘРИМ ТИНЧУРИННЫҢ СОҢГЫ КӨННӘРЕ


У — 1936 ичы ел иде Кәрим Тинчуринның эшчәнлеге бу вакытларда күтәрелеш кичерә, үз йөзен
ачык билгеләгән иҗат булып таныла Аңа сәхнә һәм каләм остасы буларак, инде кайбер
йомгаклар ясарга да мемкинлек туа Илле яшенә якынлашып килүче драматург — Татар академия
театрының баш режиссеры. утыздан артык пьеса авторы. Татарстан Язучылар союзы идарәсе
әгъзасы. Пьесалары ботен ил буенча барлык татар театрларында куела Шушы елда Татарстан
аның иҗади эшчәнлегенә 25 ел тулуны зурлап уздыра Әдипкә бик күп потпау хатлары, телеграммалар
килә. Укучылар, эшчеләр, колхозчылар, хәрбиләр — ботене<е дә аннан яңа пьесалар, яңа ачышлар котә
Республика хөкүмәте аңа язу машинкасы бүләк итә янәсе, яз. иптәш Тинчурин. туктама! Казан хәрби
гарнизоны исә ау мылтыгы бирә пьесалар яза-яэа. ялны онытып җибәрмә, иптәш Тинчурин, ауга да
чыккала'
Б
Драматург, алеге пьесаны язган вакытта, озакламый үзен дә «халык дошманы», «милләтче», дип
гаепләячәкләре турында һич уйламагандыр, әлбәттә Рәхимсез тикшерүчеләр, рөхсәтсеэ-нисез килеп
кереп, аның иҗат юлын үзләренчә «йомгаклап» куярлар дип башына да китермәгәндер
Кәрим Тинчурин артыннан 1937 елның кезендә. 17 сентябрь көнне киләләр Кулга алу турындагы
карарда болан язылган «Тикшерү җыйган материаллар нигезендә. Кәрим Тинчурин түбәндәге
хәрәкәтләрдә фаш ителә: ул кулга алынган халык дошманнары Салах Атнагулов Фатыйх Сәйфи-
Казанлы, Гомер Толымбай. Каян Нәҗми һәм башкалар белән бергә культура-идеология фронтында һәм
башка тармакларда корткычлык эше алып бара . *
Тикшерү бик озакка — бер ел да ике айга сузыла. Бу вакыт эчендә. Тинчуринны кулга алганда, әле
сержант кына булган тикшерүче Гатин эшне тәмамлау вакытына кече лейтенант дәрәҗәсенә кадәр үсеп
җитә! Ул, күрәсең, үзен уңай яктан күрсәтер өчен, тикшерүне бик тә «тырышып* - алып барган ..
1939 елда. НКВД хезмәткәрләре тикшерү законын тупас рәвештә бозган өчен кулга алынгач.
НКВДның тикшерү бүлеге секретаре менә мондый күрсәтмәләр бирә
■Тикшерүче Гатинның бүлмәсе минем бүлмә каршында гына иде Гатин үзе тикшерә торган
кешеләрне кыйнавын гел дә яшерми, киресенчә, ул моның белән масая иде «Халык дошманнары мине
озак искә төшерерләр әле».— дип мактана иде ул Әмма кулга алынган Кәрим Тинчуринны күпме генә
кыйнаса да. кирәкле күрсәтмәләрне ала алмады, әдип һичнинди гаебен танымады»
Дөрестән дә, сорау алу беркетмәләре Кәрим Тинчуринның тикшерү вакытында үз-үзе- нә хыянәт
итмәвен раслый.
«Юк, мин бернинди контрреволюцион оешмада да тормадым, бернинди корткычлык эше алып
бармадым. Әсәрләремдә кайбер ялгышлар һәм хаталар бармы? Монысыннан мин баш тартмыйм, әмма
ләкин мин үз әсәрләремдә беркайчан да милләтчелекне хупламадым Сез хата тапкан әсәрләрнең барысы
да диярлек революциягә кадәр язылган. Сез ул әсәрләрне яхшылап укып чыктыгызмы соң? Мин бит үз
пьесаларымда һәрвакыт ярлы халык ягында, мин бит байлар, буржуйлардан һәрвакыт келәм) Башка
халыклаоны (чувашларны, русларны, кыргызларны) пьесада мыскыл иткәнмен? Булды, моннан баш
тарта алмыйм Әйе. -Казан сөлгесе»ндә чувашларга берничә җирдә катырак суктырдым бугай. Ләкин бит
мин моны явыз уи белән эшләмәдем, моның белән милләтчелекне алга сөрәм, дип һич тә уйламадым!
Бу сүзләр ул елларда, чыннан да, әйтелде бит. халык әйтте аларны, мин бары тик кәгазьгә генә
салдым)..»
Бу сүзләр җинаять эшендәге сорау алу беркетмәләренә кертелмәгән, ләкин анарны Кәрим ага
тикшерүчегә, шиксез, әйткәндер — монысына шикләнмәскә мөмкин.
Тикшерү беткәндә. Кәрим Тинчуриига җиде пункттан торган гаепләү белдерәләр. Менә ул:
1 Татарстанда советларга каршы хәрәкәт итүче буржуаз-милләтче оешманың актив вәкиле була,
совет властен корал көче белән юк итү һәм СССРда капитализмны яңадан торгызу өчен актив көрәшә,
2. Советларга каршы оешманың актив вәкиле буларак, язучылар союзында, культура һәм
идеология фронтында астыртын корткычлык алып бара;
3 1917 елда, вакытлы хөкүмәт дәверендә. «Ил» газетасы редакциясендә эшли;
контрреволюцион милләтче буржуазия органы булган бу газетаның редакторы Гаяз Исхаков кулы
астында коммунистлар партиясенә каршы көрәш җәелдерә;
4 1918 елда Казанда ак бандаларны куган чакта, алар белән бергә Тәтешкә, аннан соң Самарага.
Г Исхаков, 3. Вәлиди. Ф Сәйфи-Казанлы һәм башкалар янына чигенә;
5. Буржуаз милләтче, ак эмигрант Гаяз Исхаков белән хат алыша, аннан ак эмигрантларның
«Милли юл» журналын алып тора һәм советларга каршы көрәштә махсус йөкләмә ала.
6 Япон шпионы Хәсән Исхаков белән бәйләнештә була, аның аркылы театрда куяр өчен
Германиядәге Гаяз Исхаковның пьесаларын ала,
7. 1910 елда Казанда патша жандармнары кулына эләгә, аларга татар интеллигенциясе арасында
провокаторлык эше алып барырга йөкләмә ала
Бу коточкыч, башка сыймаслык гаепләрнең берсе генә булса да дөреслеккә туры киләме соң?
Юк. һич юк) 1955 елда Кәрим аганың тормыш иптәше Заһидә ханым Тинчурина ирен аклауны
үтенеп гариза яза. Бу үтенеч буенча уздырылган өстәмә тикшерү Кәрим Тинчуринга сылтанган
гаепләрнең барысының да уйдырма, ялган икәнен ача.
Күргәнебезчә Тинчуринга бирелгән гаепләрнең күбесе Гаяз Исхаков исеме белән бәйләнгән һәрбер
сорау алу вакытында бу сорау кат-кат бирелә Гаяз Исхаков беләи нинди элемтәдә тордыгыз, аннан
нинди задание алдыгыз?
Алар беренче тапкыр 1914 елда очрашалар. Бу вакытта Габдулла Кариев җитәкчелегендәге театр
труппасы Нижнии Новгород ярминкәсендә Гаяз Исхаковның -Мөгаллимә» дигән пьесасын сәхнәләштерә
Спектакль беткәч, автор артистлар янына керә, аларны котлый Артистлар арасында Кәрим Тинчурин да
була.
1917 елда. Г. Кариевнең «Сәйяр» труппасы Мәскөүгә килә. Бу вакытта Керенский хөкүмәте элек
төрле сәбәпләр белән армиядән калдырылган ир-атларга (-ак билет- лыларга-) мобилизация белдерә
Кәрим Тинчурин алдында да герман сугышына китү куркынычы туа. Талантлы артист һәм драматургны
коткарып капу өчен. Габдулла Кариев Мәскәүдә Гаяз Исхаковка мөрәҗәгать итә. Исхаков артист
Тинчуринны «Ил» газетасы
редакциясенә «сыендырырга» ризалык бирә. Шулай ител, Тинчурин, труппадан аерылып Мәскәудә кала.
Бу редакциядә Кәрим Тинчурин нибары дурт ай эшли «Ил» газетасын татар буржуазиясе 1913 елда
башта Ленинградта, аннан соң Мәскәудә чыгарта, Гаяз Исхаков газетаның беренче редакторы була, аннан
соң актив хезмәткәрләрнең берсенә әйләнә «Ил» башка буржуаз-демократик милләтчелек рухындагы
газеталардан иң «сулны булып санала. Шунлыктан патша цензурасы редакцияне бик еш борчый, хәтта
газетаның кайбер саннарын конфискацияли. Шулай да газета татар буржуазиясен бер тапкыр да үпкә-
ләтми, аңа тел-теш тигезми
Дурт ан эчендә Тинчурин газета битләрендә берничә генә чыгыш ясап өлгерә Патша тәхете
җимерелгәч, азатлык шартларында беренче тапкыр ураза бәйрәмен уздыру турында публицистик хикәя
бастыра, аннан соң ике хикәядә сугыш инвалидларының авыр язмышын тасвирлый
Октябрь революциясе җиңгәч, Тинчурин шундук Казанга кайта һәм шуннан соң Гаяз Исхаков белән
яңадан очрашмый Дөрес, эмиграциядән (Германиядән) Г. Исхаков ана бер хат язып җибәрә. Бу хатта ул
совет татар театры өчен кулай булган пьеса язуы турында хәбәр итә. Тинчурин бу хатка җавап бирми
Озак та үтми, аның бертуганы Хәсән Исхаков Тинчуринга бу пьесаны тапшыра Баш режиссер Тинчурин,
өлкән артистлар белән бергә, пьесаны укып чыгалар һәм аның театр өчен ярамаганлыгы турында нәтиҗә
ясыйлар Моннан тыш, көтмәгәндә почта аша Тинчуринның өенә «Милли юп» журналы килеп төшә
Мондый журнал алуын Тинчурин беркемнән дә яшерми Хәтта язучыларның бер җыелышында, ак
эмигрантларның явыз эшләре турында сүз чыккач, ул, нәфрәтләнеп, үзенә дә журнал җибәрүләре
хакында белдерә
Инде килеп, аклар белән бергә Тәтеш һәм Самарага чигенү, патша жандармнарына провокаторлык
хезмәте күрсәтү мәсьәләсенә кагылыйк. Бу гаепләүләр дә — тикшерү органнарының оятсыз
уйдырмалары гына. Җинаять эшен ничә тапкыр актарып чыксам да, моны исбатлый торган бер генә
документ, бер генә күрсәтмә дә тапмадым Казан жандарм идарәсе архивында да бу факт бер җирдә дә
теркәлмәгән һәм һичничек раслана алмын
Хәер, ул елларда дәлилләр эзләп бик интекмәгәннәр Кешеләрнең язмышын хәл итү өчен төрле
ялган, уйдырма да җитә торган булган
1938 иче елның 2 ноябрендә тикшерүче Тинчуринны соңгы тапкыр сорау алуга чакырта Таләп
һаман бер үк була «Контрреволюцион эшегез турында сөйләгез! .»
Төрмәдә йончып беткән, кыйналган һәм күп кенә мәсхәрәләүләр кичергән драматург һаман да үз
сүзендә тора «Халкым, илем алдында бернинди гаебем дә юк!»—дип кабатлый
Кәрим Тинчуринның язмышына бәйле бу эш ТАССР Эчке эшләре халык комиссариатының өч
кешелек махсус комиссиясенә тапшырыла 14 ноябрь көнне (1938 ел) Тинчуринны атарга карар чыгарыла
Ул чор законнары буенча, ату турындагы хөкем карары кичекмәстән үтәлергә тиеш хекем ителгән
кешенең дәгъва белдерергә хакы >рк Җинаять эшенә теркәлгән акт буенча, хөкем карары шутт ук төндә,
бер сәгать илле минутта җиренә җиткереп үтәлгән
Бу вакытта инде яңа көн, 15 ноябрь туып килә. Әмма яктырырга вакыт бар әле. шактый әле
Коточкыч карарны тормышка ашыручылар исә ашыгалар Явызлыкларын яшерергә тырышкандай,
драматургның тормышын тәүлекнең дем-караңгы сәгатендә өзәләр Сәхнәдә ут сүнә
. «Сүнгән йолдызлар» пьесасын карагач мин «өчле тетрәнү кичердем Хәзер аңлыйм: пьеса
авторының язмышы Сәрвәрнең, аның сөйгәне һәм бичара Мәхдүмнең язмышыннан да ачырак Бу язмыш
фаҗигасе трагедиядәге кызганыч хәлләрне каплап
НК8Д хезмәткәрләре Кәрим Тинчуринның һәлакәте белән генә чикләнмиләр, аның исемен халык
хәтереннән дә, тарихыбыздан да чыгарып ташлауны максат итеп куялар Драматургның барлык
китаплары кибетләрдән, китапханәләрдән җыеп алына, пьесаларын сәхнәләштерү катгый рәвештә
тыела. Аның тормыш иптәше Заһиде ханым Тинчуриианы да эзәрлекләргә тотыналар педагогия
институты аны эшеннән куып чыгара, сугыш вакытында исә бөтенләй Казаннан сөрәләр, шулай итеп, ул
фатирын да югалта
Ниһаять, тормыш барысын да үз урынына куйды 1955 елда, республика прокуроры протесты
буенча, Кәрим Тинчуринның эше яңадан каралды һәм 14 октябрьдә әдип тулыСын- ча акланды
Пьесалары яңадан татар сәхнәсенә әйләнеп кайтты Афишаларда яңадан Кәрим Тинчурин исеме балкый
башлады Г Камал исемендәге Ленин орденлы Татар дәүләт академия театры һәр сезонын аның Салих
Сәидәшев музыкасы белән баетылган үлмәс «Зәңгәр шәлие белән ачып җибәрә.
Әле күптән түгел Татар дәүләт драма һәм комедия театрына Кәрим Тинчурин исеме бирелде Бу
шатлыклы хәбәр килгәндә, Заһидә ханым әле исән иде — аның күзләрендә шатлык яшьләре җемелдәде
«Бу көннәрне дә күрәсем бар икән!»— дип кат-кат тәкърарлады ул
Әйе, ул көннәр килде! Татар халкының мәшһүр драматургы Кәрим Тинчуринның данлы исеме, бай
иҗаты халыкка кире кайтарылды, тарихыбызда аңа тиешле урын билгеләнде!

Реклама