Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАТ БАШЫ — ЯЗ КАРШЫ...


Я ХАТТАН ҺӘМ 1 ТЕЛЕГРАММАДАН ТОРГАН ХИКӘЯ
1 хат: Хикмәтулладан Төхфәтуллага
28 январь
Төхфәт-ду ңгыэ!
Җаның кыргыры. нигә язмыйсың?!
Институт бетердем, дип бик борыныңны күтәрмә! Эшли дә баш-
лагансыңдыр инде Кай урында’ Дәрәҗәң нинди’ Акча сугасыңмы’
Минем тормыш чуар Биш ел тегендә бәрелеп, монда сугылып үтте Бер
хәйванханәгә курьер итеп алганнар иде. мөдире — сволочь -Иртән соңлап
киләсең, дәүләт вакытын урлыйсың-. — дип эштән куды Дәүләт вакыты булса
— дәүләт үзебезнеке бит! Тәки шуны аңламады бит. йозекара! Аннары сәүдә
буенча эшләдем Анда бик озын командировкага җибәреп тордылар Туйдырды
Инде ерак китәсе килми
Төхфәтулла! Онытмагансыңдыр бит мине. — ничә ел бер партада утырдык
икәү — колакка-колак
Бәлки, берәр эшкә рикаминдация бирерсең, егәрең бардыр, мөгаен Уйлап
кара әле, Чукмарбаш'
Классташың Хикмәт.
2 хат: Төхфәтулладан Хикмәтуллага
4 февраль
Хат башы — яз каршы'
Хикмәт дус!
Хагыңны укыдым Кайбер урыннарын аңлап җитмәдем Хәй- ванханә —
дуңгыз фермасымы ул’ Кайсы авылда эшләдең’ Командировкага әллә чит
мәмләкәткә бардыңмы? Анда нинди музейларда булдың?
Минем ниләр ярыйсы инженер, аена 120 сум түлиләр Өч айга бер 50 сум
гирәсе премия дә биреп куялар кайчагында
Син минем курсташ егеткә шалтырат, телефоны — 33-22-55 Селтәевне сора
— табарлар Мин д» әйтеп куярмын, ярдәм кулын сузмый калмас
Төхфәт
3 хат- Хикмәтулладан Төхфәтуллага
15 март
Төхфәт кардәш'
«Маладис- дигән сүздән башка нәрсә әйтәсең сиңа' Селтәев шәп егет булып
чыкты Килештек Мин хәзер кәгазьләр өстәле нәчәлниге- нең кече ярдәмчесе.
Мин элек эшләгән хәйванханә турында да.—узган командировка турында
да искә аласы килми Хәзер мине башка эшләр кызыксындыра
Кәгазь дигән нәрсәнең исе тәмле була икән ул
Бәхетеңә каршы, мач килсә, тормыш кулай нәрсә бит ул. Чукмарбаш'
Ә син ниләр бетереп ятасың?
Хикмәт
4 хат: Төхфәтулладан Хикмәтуллага
Бер елдан соң. 21 май
Хикмәт дускай!
Минем тормыш зарланырлык түгел. Беренче Майга грамота бирделәр.
Әйбәт эшләгәнгә
Үзең турында яз.
Төхфәт.
Р S Мин бер нәмәстә уйлап тапкан идем Ул безнең төзелештә революция
эшләргә тиеш Сызым-фәләннәрен сезгә җибәргән идем Селтәев җавап бирмәде.
Нигә язмады икән7
5 хат: Хикмәтулладан Төхфәтуллага
Тагын бер елдан соң 11 июль
Төхфәт1
Селтәев хәзер Главкыда. Аның урынында — мин Чертежыңны күргәнем юк
Җавап булмады».— дип язасың, югалгандыр, хәерлегә булсын
Бер килеп кит Хәзинәдә бары белән сыйлармын. Мин үзем эс- терләд
шулпасын яратам Кара икра да әйбәт нәрсә, тик бу арада өзелеп тора, гастроном
директоры Базада беткән-,— дигән була Беткән икән, кайтарырга кирәк Уйларга,
дәүләт ихтыяҗларыннан чыгып эш итәргә кирәк' Ә ул сүз боткасы белән
сыйлый, демагог!
Хикмәт Хәзрәтов
Р S Сине бу айда тагын бер грамота белән бүләклибез, котлыйм
6 хат: Төхфәтулладан Хикмәтуллага
5 август
Хикмәт!
Чертежымны табыгыз, зинһар1 Аның тормышка ашуы 50 миллион сум
табыш китерергә тиеш'
Төхфәт
Р.S Быел миңа инде оч грамота тапшырдылар.
7 хат: Хикмәтулладан Төхфәтуллага
12 сентябрь
Иптәш Т Сагынганов!
Безнең идарә аша кон саен 15 меңнән артык документ уза. һәр- кайсының
язмышы белән кызыксына башласак, акыл да. вакыт та җитмәячәк
Ә без үзгәртеп кору белән шөгыльләнергә тиешбез.
Мөһим эшкә аяк чалма!
Главки исеменнән —
X Хәзрәтов
Р S Кара икра кайтты, кереп чык!
8 хат: Төхфәтулладан Хикмәтуллага
„ v . 15 сентябрь
Иптәш Хәзрәтов!
Кара икраң кадалып китсен' Чертежымны тапмасагыз. грамоталарыгызны
урамга чыгып яндырам'
Т Сагынганов.
Телеграмма: Хикмәтулладан Төхфәтуллага
16 сентябрь
Т Сагынгановка.
Грамоталарны яндырганда Сез янгынга каршы чараларны күреп эш итәргә
тиешсез. Янгын чыга калса, аның бәла-казасына Главны җаваплы түгел
X Хәзрәтов.