КЕМ УЛ МОР АД РӘМЗИ?


Татар романнарының бер герое булырлык катлаулы һәм гыйбрәтле язмышка ия тарихны
Морад Рәмзи хәзерге галимнәргә гарәп телендә дөмья курган ■■Тәлфииь әл-охбар оә
тәльких әл-асарь фи вәкаигь Казан вә Болгар лә мәл үк әг-татарн (Оренбург. 1908) исемле
ике town-' хезмәт авторы буларак билгеле Әмма аның тормышы һәм иҗаты әлегә кадәр киң
катлау укумыпар эчен билгесе ■ бу лып кала бирде Уп гына да тугел, хәтта тарихны галимнәргә
шушы кәнгә кадәр М Нәмти хезмәтләренең тулы исемлеге дә мәгълүм түгеп
Заманында Морад Рәмзи торло исем астында билгеле булган Мохоммәдморад Рәмзи, Морад
Мәкки, /Лехэг-мәд Морад бәк, шәгх Могмәд Морад, шәех Мехаммәт Мо- рад Казанлы, Морад әфәнде,
Бәдәпнл Морад, Шәех Морад һәм .**орад Әгәр до аның әсәрләрен деньяга чыгарганда куйган барлык
игем—тәхәплүспәрен җыйсак, түбәндәге ■■чылбыр» хасил булыр иде Мохоммәдморад әр-Рәмзи. әп-
Мекки, ол-Мәдоич, әл-Миизе- ләпн, әп-Казани, әл-Болгарый, Жандарм идарәсе архивы
материалларына караганда, уп — Морадшаһ Баһадиршанов Үзенең шәҗәрәсен М Рәмзи түбәндәгечә
теркәп калдырган. Морадулла бине Баһадиршаһ Габдулла бине Гаделшаһ бине Ихсак бине Тукал бай
бине Яңа Ураз бине Морзакол Бине Баглай бине Мирдәш бине Мимеҗ бине Микра бине Габдулла бәк
бине Бикчура хан Иҗтимагый — сәяси мәсьәләләргә багышланган мәи»пә — хезмәтләрен
бастырганда ул Тутый, Гаидәпиб. Әбелхәсән. Акмап. М М Р, Рәмзи кебек псевдонимнардан да
файдаланган Бала вакытында аны Мордоншаһ дип тә атаганнар
Морад Рәмзи 1855 елның 25 декабрендә (кайбер чыглнаклар буенча 1854 елның 10 октябрендә)
Татарстанның хәзерге Сармаи районына кергән Әлмәт авылында деньяга килгән Рәмзинең әтисе
Баһадиршаһ (Батыршаһ) Габдулла, балл чагында ятим калып яхшы белем апа алмаган Күренекле
татар ятучысы, 1әпим һәм мәгърифәтче Риза Фәхрстди- невкэ ерак туган тиешле әнисе лее тирә якта
укымышлы хатын буларак дан тоткан Заман дзшлары тарафыннан самими бер җылылык белән
«Абыстай» -остабикә», яисә «мо'оп- лимо» дип телгә алынган бу ханымның әтисе һом әнисе до
Бегелмә, Минтопа якларында укымышлы галим һом педагог буларак танылганнар Дүрт б/.плпы
гаиләдә үгиен М Рәмзине тәрбияләүдә һом белем бирүдә атаклы мулла Исмәгыйль әл-Кашкариның
шәкерте. Элмә: мәдрәсәсе модоррисе һәм мәхәллә имамы .анисе ягыннан туган тиешле мулла Хә-
сәнетдин зур роль уйнаган
Әнисе йортында кызлар ечен ачылган башлангыч мәктәптә М Рәмзи алты яшеннән укырга-
язарга ойрәнә башлый. Сигез яшендә уп Әлмәт авылы мәдрәсәсенә укырга керә һәм тиз арада
яшьтәшләре арасында зирәклеге белән дан казана Кыска вакыт эчендә шәкерт Рәмзи гарәп һәм
фарсы телләрен яхшы гына үзләштерә Үз авылы
Т
мәдрәсәсендә алырлык гыйлемне үзләштереп бетергән унсигез яшьлек егетне, мулла Хә-
сәнетдиннең Шиһабетдин Мәрҗанигә һәм аның бер медәррисенә тәгаенләнгән юллама жаты белән,
1 873 елның яз башында укуын дәвам итү өчен Казанга озаталар
Ш. Мәрҗани мәдрәсәсендә М Рәмзи озак укымый, белемен тагын да тирәнәйтү мак'а’ыннан
Бох.храга юл тота Әмма юлда Троицк шәһәрендә тукталып, ике ел мулла Мөхәммәдҗан мәдрәсәсен,-
? укый, формаль логика-ма* тыйк фәненнән белемон күтәрә.
Соңыннан ул Ташкент юлы буйлап Бохарагз ю*'»лә Ташкентта ике ай дәвамында шәһәр
галимнәреннән белем ала һәм 1877 ел башында гына Бохарага килеп җитә Бохарада ул Габдаллаһ
әл-Мөфти әс-Саратави (Саратовлы), әл-Каэани һәм Габдешшә- күр әт-Төркмәнипәрдә мантыйк
гыйлемен үзләштерүен дәвам иттерә. Шул ук елның яз башында М. Рәмзи яңадан Ташкентка юнәлә
һәм ике ел буе шушы шәһәрдәге галимнәрнең дәресләренә йири. Берара Ташкент тирәсендәге бер
шәехнең юлаучылар йортында үзе д. дәрес бирә. Шунда ул очраклы рәвештә тясауыф һәм
пәйгамбәрләр турында гарәп, форгы тегендә язылган бик күп китаплар табып, аларны мавыгып өй-
рәнә 1878 ел уртась-ндз М Рәмзи, дусларының киңәшен тотып, Сәмәркәнд-Карш- Изар Бәлх-Кабул-
Жәлалабад-Пишавар-Лаһор Лмратсар маршруты белән Хиҗазга юл тота. Амратсарда тимер юл
күпере җимерелгән булу сәбәпле, юлдашлары белән Лаһор- га әйләнеп кайта һәм Мултан — Сакрбакр
— Хайдарабад — ас-Синд — Карадист — Бомбей маршруты белән яңадан юлга чыга 1870 елда алар
Жиддәгә, ә шул ук елның октябрь ахырында Мәккәгә килеп җигәләр. Хаҗ кылганнан соң М. Рәмзи
Мәдинәгә юнәлә һәм башта «Әмин ага», бер айдан «эш-Шифа», ә сигез айдан соң «әл-Мөхәммәдия»
мәдрәсәсенә күчеп белем ала. Мәдинәгә килгән елны М Рәмзи Коръәнне ятлавын тәмамлый һәм
шәһәрнең күрене, ло галимнәреннән чҗазанамә, ягъни аттестат ала Мәдинәдә ул шәех Мөхәммөд
Мо;Һао җитәкчелегендәге суфичылыкның нәкышбәнди тарикате, ягъни юнәлеше тарафдарлары
сафына баса.
М Рәмзи белем алуын Мәккә шәһәрехдо шәех Габделхөмид өд-Дагстани җитәкчелегендә дәвам
иттерә, ислам дине нигезләреннән тыш терпе халыклар тарихы белән кызыксына, китап җыя.
Шәех Габделхәмид әд-Дагстани 1884 елда вафат булгач, М Рәмзи аның эшен дәвам иттерүче
шәех Мохәммәд Салих әз-Завави дәресләренә йөри башлый. 1885 елны шәех әз- Завави Мәдинәгә
күчеп киткәннән соң М. Рәмзи нәкышбәнди тарикате тарафдарлары арасында киң таралган ‘Рәшахат
Гайнелхәят» («Яшәеш чыганагының изге тамчылары») исемле әсәрне фарсычадан гарәп толенә
тәрҗемә итә.
1886 елда шәех оэ-Заеэои Мәдинәдән сәүдә кәрваны белән М. Рәмзигә иҗазанамә җибәрә һәм
аны Мәккәдә үзенац дәвамчысы, варисы итеп билгели М Рәмзи өчен мондый дәрәҗәле исем —
вазифа көтелмәгәнчә киләп чыга, чөнки ул үзен әле бу урынга әзер түгел, дип санаган Әмма остазы
шәех әз-Завави 1887 елда Мәккәгә килгәч, аның дәлилләрен кире кага Үзенең карарын тарикать
тарафдарлары алдында тагын бер кат ачыктан-ачык раславын белдерә.
Остазның тәкъдиме белән М Рәмзи нәкышбәнди тарикате тарафдарлары тарафыннан аеру 'л
хөрмәт ителгән <Әл-Мәктубат әш-шәрифә әл-мәусум би-д-дурәр әл- мәкнунат ән-нәфнеог («Күңел
гүрендәге энҗедәй мөкаддәс серләр белән индерелгән игелекле хатлар») исемле әсәрне фарсычадан
гарәпчәгә тәрҗемә игә. Шунысын да әйтел үтәргә кирәк, бу елларда Мәккәдә татар мәчете дә эшләп
килгән
Морад Рәмзинең тарих белән кызыксынуына Гәрәй шәех Габдепмемин ишан Алтайлы аеруча
зур тәэсир иткән укымышлылардан санала Ташкентта танышкач, алар Самаркандтан Бохарага кадәр
юлны бергәләп узалар. Соңыннан үзенең хатларында М Рәмзи аны «минем газиз атам» дип олылый,
үз нәүбәтендә Гәрәй шәех тә аңа «улым» дип мөрәҗәгать иткән Тарих буенча әңгәмә-бәхәспарен алар
1880 елларда — Гәрәй шәех Алтайлы хаҗ кылырга Мәккәгә килгәч тә дәвам иттерәләр
Хиҗазда укыган елларында М. Рәмзи мөдәррисләрдән, китапханә һәм торак шартларыннан да
канәгать була, әмма мәдрәсәгә бирелә торган вәкыфлардан (ягъни берәр кеше тарафыннан килерсн
мәдрәсә файдасына тоту өчен бирелгән малдан) ул биз аз күләмдә генә ярдәм алган Шуның
аркасында фәкыйрьлектән бик иза чиккән Россия белән Төркия арасындагы сугыш елларында
Казаннан һәм Төркстаннан хаҗга килүчеләр булмаганлыктан. ватандашлары ярдәменнән дә мәхрүм
булган Соңрак, сугыш тәмамлангач кына, хәл уңай якка үзгәрә. Истәлекләренә караганда, М Рәмзи бу
елларда Мәдинәдә якташлары белән очрашып торган, Габдерәшид Ибраһимов һәм Се-
мипалатинскидан Габделхак Иосыф турында ул аеруча җылы хисләр белән искә алган
1880 елларл' Мәккә билән Мәдинәгә хаҗ кылырга килүчеләрдән М Рәмзи әнисенең. бер сп узга-
әтисенс-,, вафат булуын ишетә.
М. Рәмзи як-ашларь .ан берничә сәүдәгәрнең Мәккәгә килүе дә мәгълүм Шулерның берсе Гер,,
з .ия, Австрия һәм Төркия арасында сәүдә итү белән шөгыльләнгән Габдрахман Жәдид—Мәккәдә
аеруча еш булган һәм шәһәрдә күчми торган милек тә
сатып аггдн. Габдрахмаи Жәдид М. Рәмзи белой таиь-шкач, ачың белой дустанә мөнәсәбәтләрне
тугайлык җепләре белән ныгыту өчен Мәккәгә үзенең бертуган сеңлесе Әсманы алып килә Тәтеш
өязенең бер татар авылыннан чыккан Шаһмөхәммәд ага кызы Әсма белән М Рәмзи 1895 елда
әйләнешәләр. Бу никахтан туган тугыз баланың дүртесе яшьли вафат була. 1899 елларда хаҗга
килгән җизнәләре Йосыф Дебердиев аларда туктала һәм ейдәге кысынкылыктан гаҗиз булып.
Истанбулга күчеп китүче доктор Мостафа Хәйринең яңа гына салынган йортын вәкыфне сатып алып,
М Рәмзи һәм аның варислары милкемә тапшыра.
М. Рәмзи берничә тапкыр Россиягә дә кайтып килә М Рәмзинең истәлекләречә караганда,
Россиягә кайткан чакларында ул тарихи хезмәтләренә материал җыю максатыннан торле җирләргә
бара, Төркстанда була. Үзен тарихчы итеп таныткан «Тәпфичъ әп-әхбар ■ә тәлкъих әл-асарь фи
вәкаигъ Казан вә Болгар вә мөлүк әт-татар» исемле хезмәтен ул, үз сүзләренә караганда, 1892 елда
яза башлаган һәм, вакытлыча башка эшләр белән шөгыльләнүләрне исәпкә алмаганда, 1907 елның
4 ноябрендә тәмамлаган Истәлекләргә караганда, М. Рәмзи Петербург цензурасында бу хезмәтен
бастырырга рөхсәт ала алмаган. Бары тик Казан университеты профессоры Н. Ф Катанов һәм
тарихчы Гай-ет- дин Әхмәрев ярдәме белән генә ул хезмәтен доньяга чыгаруга ирешә Бишенче елгы
революция нәтиҗәсендә китап бастыру хокуклары шактый киңәюгә карамастан 1905 ел ның 17
октябрь Манифесты татар китабына башлангыч цензураны йомшартмаган Шуңа күрә милли
басмаханөләр, халык өчен файдалы әсәрләрне цензура үткәрмәячәген алдан ук белгәнгә күрә,
андый китапларның кулъязмаларын Матбугат эшләре буенча инспекциягә биреп тормыйча гына
нәшер иткәннәр. Әнә шулай 1908 елда Оренбургта «Кәримов. Хөсәе-. нов һәм К.» ширкәте М. Рәмзинең
гарәп телендә язылган тарихи хезмәтен ике томда бастырыл чыгара. Басма Троицк шәһәре мәчете
имамы Зәйнулла ишанның булышлыгы Һәм матди ярдәме белән нәшер ителә Әлеге хезмәтнең
дөньяга чыгуы киң татар җәмәгатьчелс •• бигрәк тә зыялылар тарафыннан бик хуплап каршы
алынган булса, патша цензурасының мөнәсәбәте, әлбәттә, тискәре була Күренекле татар галиме Риза
Фәхретдииеа әлеге тарихи хезмәтнең деньяга чыгуы уңаеннан «Шура» журналында басылган
анонста- «Ниһаять, безнең миллат тә бу асарь йөзендә үз тарихының лаеклы ч агылышын тапты*.—
дип язды («Шура» 1908, 6 Сан. 145 6 ). Патша цензурасы исә М Рәмзи хезмәтендә матбугатта
чагылырга тиешле булмаган фикерләр — монархиягә, христиан диненә каршы һәм милләтчелек
рухындагы фикерләр таба. Казандагы матбугат эшләре буенча вакытлы комитет составында эш-
ләгән профессор Н. Ф Катанов үзенең цензорлык бәяләмәсендә бу хезмәтнең беренче томы «Казан
һәм Болгар патшалыкларының Россия тарихы белән бәйләнгән гражданлык тарихыннан гына түгел,
ә бәлки аларның рухи тарихы турындагы мәгълүматларны да үз эченә ала»,— дип билгеләп уза.
Хезмәтнең икенче томы турында сөйләгендә профессор,бу том Россиядәге төрки һәм мөселман
халыкларының тарихын һәм хәзерге хәлен бәян итә. дип яза
М Рәмзи, дип дәвам итә цензор, «ультрамнллотчелек позициясендә» торган телдә тарихтагы
барлык фактларны татарларны гына мактау һәм аның мәнфәгатьләрен кайгырту максатыннан
чыгып яктырта һәм шуңа күрә җае туры килгән саен рус тарихындагы боек вакыйгаларның
әһәмиятен кечерәйтеп күрсәтергә тырыша. Ул русларның мөселман татарларны изүеннән зарлана
һәм русларга каршы шикпәнүчәнлек, дошманлык хисе тарата1 Профессор Н. Ф Катанов М. Рәмзи
хезмәтенә әнә шундый бәя бирә. Н Ф Катанов «Тәлфнкъ әл-әхбар яның нинди чыганакларга
нигезләнүен ачыклаганда авторның гарәп чыганакларына. Н. Карамзин хезмәтләренә, татар басма-
ларына, һәм шулай ук татар газеталарындагы мәгълүматларга, төрле риваятьләр'» нигезләнеп
язганлыгын искәртә Казанның Матбугат эшләре буенча комитетына юллаган бәяләмәсендә Н. Ф
Катаное М Рәмзи хезмәтенең христианнарга, русларга, хөкүмәткә, хәтта патша гаиләсе әгъзаларына
карата нәфрәт һәм ачу белән язылган урыннарын тәрҗемә итеп өстәп куя.
Икс томлык бу хезмәтнең язмышы уңышсызлыкка очрый ул замандашларына да, киләчәк
буыннарга да чагыштырмача аз билгеле хезмәт булып кала Казанның Матбугат эшләре буенча
вакытлы комитеты бу басманың тиражын конфискацияли Аны бастырып чыгарган басмаханә
вакытлыча ябылып тора, ә авторына карата хөкем эше кузгатыла. М Рәмзи кулга алынудан чит илгә
качып кына котыла Татар галименә карата кузгатылган хөкем эше материалларына караганда
цензорлар аны «Аларның (рус самодержавиесенең) максаты христианлаштыру өчен мөселманнарга
рус юлыннан тыш, гыйлем һәм белем юлын ябу» — дил раслаганы өчен гаеплиләр Аның хезмәтендә
цензорлар имлеротор Александр III һәм императрица Мария Федоровнены мыскыллау. христиан
динен хурлау, мөселманнарны русларга каршы котырту да табалар Әмма 1908-1915 елларда бу эш
белән шөгыльләнгән Саратов хөкем палатасы. Матбугат
эшләре буенча Дәүләт идарәсе һәм Казан комитеты басымына карамыйча, җинаять составы булмау
сәбәпле, аңа ташланган гаепне һәм басмага салынган арестны расламый Ләкин бу вакытта басма
тиражының зур елеше кэкка чыгарылган була. Бары тик нәширләрнең цензура рөхсәтеннән башка
әлеге китапның ике йөзгә вкын нөсхәсен сатып өлгерүләре нәтиҗәсендә генә аның берничә дистә
нөсхәсе сакланып кала
Шул ук вакытта, бу хокем эше вбылганчы ук, Романовлар династиясенең 300 аллык юбилее
уңаеннан М Рәмзинең «гафу ителүен» әйтеп үтәргә кирәк.
М Рәмзи әлеге хезмәтен язганда XIX гасыр ахыры-ХХ гасыр башында гарәп- фарсы телләрендә
билгеле булган тарихи чыганаклар һәм фәнни басмалардан файдаланган Асылда гарәп-фарсы тарих
фәненә хас иске традицияләр тәэсирендә калган хәлдә дә ул XX йөз башы гарәп-төрек тарих
белемендәге яңа алымнардан да йөз чөермәгән. Ике китаптан торган бу хезмәтендә М Рәмзи гомум
тарихи процесс фонында татар халкы тарихының тулы бер картинасын тудырырга тырыша. Шуңа
күрә ул татар халкы тарихыча бәйле рәвештә карала торган гомуми мәсьәләләрне Ш. Мәрҗанигә ка-
раганда да киңрәк куя. Хезмәтнең икенче томындагы дүртенче бүлек, татар тарихының Казан яулап
алынганнан соңгы дәверен беренче тапкыр системага салып, эзлекле рәвештә эшләнгән тикшерү
үрнәге, дип бәяләнергә хаклы. Шуны да истән чыгармаска кирәк тарихчы М. Рәмзи бу хезмәтен
Россиядән читтә яшәүчеләргә, ягъни татар тарихы турында бик аз, дөресрәге гомумән мәгълүматсыз
мөселманнарга адреслап язган.
Татарларда дини-идеологик әдәбиятның тууы һәм үсүе, татар галимнәренең бу өлкәдәге
казанышлары — болар барысы да әлеге кадәр бик аз тикшерелгән мәсьәлә булып кала бирә. Бу
җәһәттән караганда да М. Рәмзи иҗаты игътибарга паек.
1914 елның язында ул гаиләсе белән кыска вакытка Россиягә кайтып килә. Бу вакытта аның
хатыны Әсма ханым яшь балалар белән Татарстанның хәзерге Тәтеш районына киптән туган
авылында кунак була, ә М. Рәмзи олы улы Фәһим белән Төрк- станга китә һәм Ташкент, Бохара,
Куканд, Нәманган һәм Әндиҗан шәһәрләрендә була. Яңадан бергә җыелып Төркиягә китү өчен
Одессага килеп җиткән М Рәмзи гаиләсе белән Россиядә кала, чөнки бу вакытта Беренче бөтендөнья
сугышы башлана, төрек хәрби кораблары портны утка тота М Рәмзигә гаиләсе белән яңадан Казанга
кайтып шунда кыш чыгарга туры килә Төрек гражданы исәпләнгәнгә күрә, М. Рәмзи башка исем
астында яшеренеп яшәргә мәҗбүр була.
1915 елның язында М. Рәмзи Оренбург ягындагы Тоз-Түбә шәһәрендә яшәүче туганы
Мөслехетдин Нугайбәк янына китә. Биредә ул гаиләсен калдыра һәм, олы улын алып, Иран аша
Төрки«гә бару нияте белән юлга чыга. Әмма юлы уңмый: төрекмәннәрнең баш күтәрүе аркасында ул
тоткарлана һәм төрле хәлләрдән соң рус властьлары кулына тешә Өч ай буе Дүрт күл төрмәсендә
тоткач, аны Себергә сөрү өчен тоткыннар вагонында Чарджоу, Ташкент һәм Самара аша Уфага
китерәләр. Латыйф хаҗи Хәким, Хәсән Карими, Гыймай Мирза, Мәрьямбикә Солтанова һәм башка
дуслары аны коткару хәстәренә керешәләр Хәсән Акчура Петроградка барып эчке эшләр министры
белән очраша һәм күпләр тырышлыгы белән М Рәмзи азат ителә. Аңа гаиләсе янына Оренбург
губернасына китәргә рөхсәт ителә һәм ул анда сугыш беткәнче гражданский әсир сыйфатында
полиция күзәтүе астында яшәргә тиеш була.
Февраль революциясеннән соң М. Рәмзи, Оренбург делегаты сыйфатында, 1917 елның
июлендә Казанда булып узган Мөселман руханиларының Бөтенроссия съезды эшендә катнаша.
Съезддан соң ул Оренбургка кайта, ә бераздан Хиҗазга китү хәстәрлеге белән яңадан Казанга килә
Әмма бу вакытта Казанга ак чехлар керү сәбәпле, аңа паспортын озайту өчен Мәскәүгә төрек
консулына барырга мөмкин булмый. Сугыш барган җирдә калмас өчен, ул, авылдан-авылга күчә-
күчә, Бәйрәкәгә килеп җитә һәм Мәсгуд хәзрәт белән авыл мәдрәсәсендә дәрес бире башлый.
1919 елның язында М. Рәмзи Уфага бара, аннан соң Кызылъяр (Петропавловск) һәм
Семипалатинск аша бик зур кыенлык белән Чүгүчәккә барып җитә. Шәһәр халкы аңа имам мпдәррис
вазифасын тәкъдим итә һәм акча җыеп барлык кирәк-яраклары белән йорт та җиткереп бирә.
1921 елда ул Әремче һәм Турфанга сәяхәт кыла.
1923 елда катаракт нәтиҗәсендә сукыр калган М Рәмзи олы улы белән Истанбул- га бара һәм
уңышлы үткән операциядән соң яңадан Чүгүчәккә әйләнеп кайта. 1927 елда М Рәмзи уллары белән
Россия аша хаҗга китә. Әмма Гарәбстанда хаҗиларның хәле авыр була, чөнки М. Рәмзинең
Мәдинәдәге йортлары төрек-гарәп сугышы вакытында яраксыз хәлгә килгән Гаиләсе белән Хиҗаэда
төпләнергә уйлаган М. Рәмзи акча юнәтү уе белән Чүгүчәккә кайта һәм андагы йортын сатарга ниятли.
Ләкин йортын алучы табылмый Шулай итеп, ул Хиҗазга китү уеннан кире кайтырга мәҗбүр була
Кайбер мәгълүматларга караганда, М. Рәмзи Шәркый Төркстандагы мөселманнар арасында
зур абруй казанган Мәдрәсә өчен махсус бина булмау сәбәпле. Базар мәче-
тендо аль«п барган дәресләренә шәкертләр генә түгел, Чүгүчәкнең башка муллалары да йөргән,
Чүгүчәктә төркн-татар телендә беренче хөтбә М. Рәмзи тарафыннан укылган. Аның хөтбәләре зур
уңыш казана. М Рәмзи килгәнче ярым буш булган Базар мәчетенә агыла, ә ,\о.-.га .. *аэ _^<...<да бина
эченә сыймаган халык ишек алдында җыелып аны тыңлаган Татарча әйтелгән хөтбәне ишетер өчен
хәтта салкын көннәрдә дә мәчет ишеген ачып куйганнар
М Рәмзинеи Чүгүчәктә һәм. гомумән. Шәркый Төркстанда абруе үсү Кытай властьларын хафага
сала Чүгүчәкнең шәһәр башлыгы аңа. төрек гражданинына Кытайда яшәү тыела, дип белдерә һәм
илдән китәргә куша. Чүгүчәк. Голҗа. Әремче һәм Магтабаран халкы властьларга М Рәмзине Кытайда
калдыруны сорап үтенеч белән мөрәҗәгать итә Шуннан соң властьлар, М. Рәмзинең бу хәлләрдән
элек үк тартып алынган паспортын һәм башка документларын кире кайтармыйча, аңа Кытай граждан-
лыгына күчәргә тәкьдим итәләр. Мәскәүдәге терек илчелеге аша М. Рәмзи Әнкарәгә шикаять юллый
Әнкарәдән Наикинга җибәрелгән протест та бу мәсьәләдә файда бирми Бу турыда белеп алган җирле
чиновниклар аңа тагын да ныграк бәйләнә башлый М Рәмзи бик авырлык белән генә Кытай
властьларының тәкъдименә күнәргә ризалык
Галимнең Шәркый Теркстандагы тормышы хакындагы материалларда аның иҗат эшчәнлеге
чагылыш тапмаган диярлек Шулай да М. Рәмзинең абруйлы дин галиме икәнлеген белеп алган
властьларның аңа Коръәнне җирле төрки телгә тәрҗемә итәргә тәкъдим итүләре мәгълүм. Б тәкъдим
аның уз ниятенә дә туры килгән Моннан тыш «Тәлфикъ әл-әхбар »ның төрки-татар теленә тәрҗемәсе
булуы да мәгълүм Тәрҗемә Чүгүчәктә эшләнгән, мөгаен.
Шәркый Төркстанда мнллн-азатлык көрәше кабынган елларда М Рәмзи бердәм фронт булып
Кытайга • аршы чс ккан теркиләрне һәм дунганнарны' яклый. 1933 елның октябрь башларында
Чүгүчәккә дунганнар кергәч. М. Рәмзи шәһәр мемелманиарын дунганнарга кушылырга өнди Чүгүчә*
'ә һәм аның тирәләрендә дунганнар белән конфликт булдырмауга куп көч түгә. Шәһәрнең берничә
татар бае баш күтәрүчеләргә матди ярдәм күрсәтә.
Шинҗаң-Уйгыр автономияле районның административ үзәге Әремчедән Чүгүчәккә бик тиз
арада кытайларда хезмәттә булган акгвардиячеләр отряды килеп җитә Дунганнар тар-мар ителә.
Шәһәрдә калган җәмигъ мәчет ахуны Хәсән ахун, байлар һәм алариың туганнары утере ә. мал-
мөлкәтләре талана. Шәһәрнең татар мәхәпләре имамнарыннан Хафиз Гәрәй. Морад Рәмзи һәм аның
кияве кулга алына Сорау алу вакытында М. Рәмзинең ачу китерерлек кыю җавап бирүе карательләр
гаскәренә җитәкчелек иткән акгвардияче офицерны чыгырыннан чыгара һәм ул ярсып китеп М.
Рәмзинең чалмасын сугыл тошерә. күзлеген вата Сорау алудан соң дүрт кешене азат ител,
калганнарын үлем җәзасына хөкем итәләр Әмма мондый карар җирле халыкның ачуын кабарта Һәм
карательләр, баш күтәргән халык нәфрәтеннән куркып, үлем җәзасына тартылган өч кешене дә
иреккә чыгаралар
Әнә шундый давыллы елларда катлаулы тормыш Һәм каршылыклы иҗат юлы узган татар
галиме Морад Рәмзи хәзерге Кытай Халык Республикасының Шинҗаң— Уйгыр авто- мономияле
районындагы Чүгүчәк шәһәрендә 1934 елның 2 апрелендә вафат була
Морад Рәмзинең катлаулы тормыш юлын һәм иҗатын җентекләп тикшерү галимнең татар
тарих фәненә керткән өлешен тагын да төгәлрәк ачыклау халкыбызның иҗтимагый фикер үсеше
тарихындагы үзенчәлекле урынын билгеләү — киләчәктәге бурычларның берсе булып кала

Реклама