Логотип Казан Утлары
Повесть

ИКЕ ЙӨЗ ЕЛДАН СОҢ ИНКЫЙРАЗ


Инде шул фаҗигаләрне күрдек, тукта, рәтләнмәсме, тукта, рәтләнмәсме, дип түздек Сезнең шул на- чарлыкларыңызны исемемез берлән яптык. Сез һаман тәүбәгә килмәдеңез' Шуның өчен җәзасын күрдеңез! Беттеңез! Беттеңез! Ичмасам, башы- мыз тыныч калды, актык гомеремездә мәдрәсә дип алдап торудан котылдык!»—дигән кебек булалар иде Җәгъфәр әфәндегә, вакыйган. болар- ның бу сүзләре дөрес кебек беленә иде Ул хәтта Ник бездә бу мәдрәсәләр булды икән9 Әгәр булмаган булса иде. милләтемез. укыр җи-ребез юк. дип кирәгенчә ясаган булыр иде. ясый алмасалар. икенче халыкларның ясаган җирләрендә укырлар иде һәммәсе бәхетсезлеккә каршы, һәммәсе бәхетсезлек'»—дип уйлый иде ЗиярәтләрIX, зиярәтләрдәге олуг кешеләр моннан ике йөз ел Мокатдәм болгарларның бетен тарафыннан зиярәт өчен килгән каберләр Җәгъфәр әфәндегә Нихәл9 Син генә ни эшләп йөрисең инде9»—дигән кебек булган иде Җәгъфәр әфәнденең Тәкъсир', сезне зиярәткә килдем -җавабына каршы көлеп «Кем кушты9 Кем чакырды? Сез олылау дисезме аны9 Ул мине мыскыл итү генә' Сез мине олуглыймыз дип минем каберем янына тезләнеп уты- руыңыздан миңа ни файда9 Сез мин әйткән сүзләрне ишеткән, тыңлаган булсаңыз иде. миңа гомеремә бер кешеңез килмәсә дә. һич кайгырмас идем, һәр көнне килеп, әллә нинди кылган кабахәтлек- ләреңезне миннән гафу кылдырмакчы булдыңыз! Үзеңез кылырга уйлаган кабахәтлекләреңезгә минем каберем янында утырган өч-дүрт гарипкә биргән садакаларыңыз берлән минем ризалыгымны, хәтта фатихамны сатып алмакчы булдыңыз' Сезгә миннән фатиха алырга кирәк дип кем әйтте9 Ай-яй" Бер төрлеләреңез. сәләфләрчә1 буламыз дигән булып, аларның ишәкләре тычкан урынга сез дә тычтырмакчы булдыңыз! Безнең әйткән сүзнең мәгънәсе берлән йөрмәдеңез, сүзе берлән йөрдеңез' Шуның өчен сезнең тарихыңыз- да сүздән бүтән нәрсә булмады, җөмләңез дин кайгырттыңыз. җнм- ләңез милләт кайгырттыңыз' Милләткә ни эшләдеңез9' Бусы болай
IX Зиярәт - күрергә. күрешергә килү 2 Мокатдәм элек 3 Тәкъсир - руханиларны олылап эндәшү I Сәләф борынгы кешеләр
Ахыры Вяшы I санда
кирәк. тегесе тегеләй кирәк, дип сөйләдеңез. тамакларыңызны туйдыргач. корсакларыңызны тутыргач, таралдыцызмы9' Ай. оятсызлар' Оятсызлар1 — дигән кебек була иде һәм Җәгъфәр әфәнде үзе дә бу сүзләрнең дөреслеген белеп, колагыннан аягына кадәр кызарып. бер сүз әйтә алмаенча кала иде Әстерхан янындагы мөселман авылларының хәрабәләре, җимерелгән мәсҗетләре. зиярәтләрендәге ташлары, тарих җәмгыятенең музәханәсендә китаплары, киемнәре. зиннәт әйберләре, табак-савытлары Җәгъфәр әфәнденең шулкадәр башын тутырган иде. ул һич нәрсә хакында уйлый алмый ид» Ул көнен дә. тонен дә. төшен дә шулар берлән мәшгуль иде Бәхетсезлеккә каршы Җәгъфәр әфәнде урамда болгар көе уйнап йөри торган органчыны күрде һәм аңардан болгар көйләрен уйнатты Ләкин һич сабыр итә алмай үксеп-үксеп егларга тотынды Ул. кулыннан уенчыгын алган бала кебек, тәти казакиен котлатырга барганда егылып, тәти казакиен сазга былчыраткан бала кебек, елый иде Бу музыка Җәгъфәр әфәндегә тагы болгарның бөтен дөньяны дер селкетеп, бөтен мәдәни голәмдә сату итеп йөрүләрен, хәзер үзенең музыкасын уйнарга да кешеләре калмауларын, бер-ике елдан. белмим, бер-ике көннән музыкасын тыңларга да, тыңлагач, егларга да кеше калмаячагын уйлап-уйлап еглый иде Бу яшьләр унтугызынчы-егерменче гасыр яшьләре яшенең калдыклары, бу яшьләр унтугызынчы-егерменче гасыр картлары тәгассыбының нәтиҗәләре. унтугызынчы-егерменче гасыр голәмасының утырткан агачларының җимеше иде — зәкъкум' җимеше иде Җәгъфәр әфәнде болгарларның һәр әсәрләре берлән күрешеп, мәсҗетләрен кочаклап, китапларын үбеп-үбеп күрешеп. Әстерхандагы мәшһүр шагыйрьнең каберенә йөз сөртеп. Казанга таба юнәлде Әстерханнан китүе никадәр кәефсез булса да. пароходта аннан да кәефсез булды Пароходның көпчәге өстендә Гром дигән исемнең ике ягында да саргайганрак. аз гына таныла торган мөселман хәрефе берлән язылган сүзләр күренә иде Җәгъфәр ни кадәр ни язылганын белергә теләсә дә пароход барганда аз гына укып аңларлык түгел иде Шуның өчен әүвәлге пристаньда үк. бик тиз чыгып, шуны укырга тотынды Ал ягында Габд сүзе, ахыр ягында сырый сүзләрен укыды Бу сүзләр Җәгъфәр әфәндегә яшен суккан кебек тәэсир кылдылар Бу пароходның бервакытны болгарларның беренче мөхәр-рирләре Габделкаюм Әл-Насыйри исеме берлән исемләнгәнен вә мөселманнар тарафыннан тәзсис кылынган Җил« исемендәге ширкәтнең бер пароходы икәнлеген белде. Моның саргаеп, буяулары кубып көчкә генә укылуы, гүя. шуның ачуын китерер өчен ясаган кебек күренә иде Җәгъфәр әфәнде ни эшләргә белмәенчә. тагы бик озын-озын уйларга чумып, бик авыр сагышларга төшеп, кая барганын белмәенчә кайта иде Үз исәбе берлән Сарайга керергә кирәк булса да бу кайгылар берлән дә шулкадәр кәефсез уйлар уйлап, йә бөтенләй акылдан сабармын дип. кермәскә уйлаган иде Акылдан сабуына да исе китмәс иде дә. рус тарихларында -актыккы болгар гакылдан сабып үлде сүзен калдырасы килмәүдән иде Шул кайту берлән Җәгъфәр шәһри Болгарга да кермәде, туп- туры Казанга кайтты Казанга менгәндә юлы Печән базарыннан үтәргә тугры килде Элгәреге үткән бер кешегә артыннан адресы берлән иман яисә көфер җибәреп тора торган киеменнән алып хәрәкәтенә кадәр булган эшләрен иләкләреннән сөзеп чыгарып тора торган болгарлар урынына ярым-ярты русча сөйләгән еврейлар белән руслар тавышы гына ишетелә иде Казан тарихында укып, һәр кибеттә нинди кеше сату иткәнне, нинди товар берлән кәсеп иткәнне
5 Тәгассыб — фанатизм 6 Зәкъкум — агулы агач 7. Тәэсис — нигезләү 110
белгәнгә. һәр кибетне күргән саен шул кибетнең хуҗалары моның күз алдында һавасызлыктан кычкырып-бакырып үлгән кебек булалар иде Шуның очен болар яныннан үтү. бу хәлләрне сизү Җәгъ фәргә бик авыр иде. Аның берлән генә бетмәде. Печән базары мәсҗете турысына җитте Ни күзе берлән күрсен, мәсҗетнең алдына алтын хәреф берлән Болгарский музей’ дип язган бер вывеска .. күтәрәләр иде Моңарга әллә никадәр кеше җыелган иде Ишек ††† төбенә әллә никадәр сачәкләр утыртылган иде. кич яндырыр өчен 5 әллә никадәр электрик лампалары әзерләнгән иде Бу көн икенче = октябрь булганга, русларның Казанга керүләре бәйрәм көне мөнәсә- “ бәте илә болгарларның мәсҗетләренең музейга әйләнү бәйрәме шул g көнгә тугры китерелгән иде Шуның өчен хәзер бәйрәмгә әллә ни- = кадәр кеше җыелган икән дә. бер тарих мөгаллиме болгарлар s хакында бераз тарихча мәгълүмат биргәч, рәсми ачылачак икән “ Җәгъфәр әфәнде моны белгәч, тизрәк моннан үтәчәк булды Ләкин : халыкның тыгызлыгы сәбәпле үтү авыр булганга, халык авызын- й нан 'бывшая мечета» дигән укларның Җәгъфәр йөрәгенә кадәр керү- £ ләренә сәбәп була иде Мең бәла берлән Җәгъфәр бу күренештән * котылды Кабан буйлап китте Кабан күле буенда Апанаевлар мәдрәсәсенә Приют- дип язылган язуны күрде Тагы бер уфлады да * хәзерге Екатеринский урамга чыга башлады Чатка җиткән иде * кыңгырау тавышы ишетелә башлады, кая икән дип караса. Апа- С наевлар мәсҗете час булган икән дә хәзер, пожар чыккан вакытка 5 туры килгәнгә, шуның манарасында колоколны кагалар икән" Җәгъ- - фәр ни эшлисен белмәде. »уф!» дип сулады да күзен йомып * тизрәк китте Юлы Борнаевлар мәсҗетенә туры килде Ни күзе берлән күрсен, манарасын павильон ясаганнар, ак алъяпкычлы официантлар, башларын сачәк берлән тутырган барышнялар торалар Җәгъфәр ни эшлисен белмәде, күзен йомды күз алдында мәсҗет эчендә мулла хотбә укый. имеш, өсте павильон, имеш, кебек була башлады Тагы Әҗемнәр мәчете янына китсә, анда да шундый бер
††† • нүнилге щшгынтен (халәтен - рсд • югалтмаган икән- бу урын Күл буе мид- рм-әсе белән -Мнхаммәдия» арасындагы кондәшлек һәм җиңешүнең чагылышы булса кирәк
кәефсезлек булыр дип. атын Мещанский урамнан Печән базарына борырга кушты Тагы бәла' Тагы кайгы" Зәңгәр мәчет бөтенләй юк" Кая ул’" Ахырда бу вакытны манарасы ишелүен газетада укуы исенә төште Зур хәреф берлән больница дип язып куйган язу күрде һәм шуның элгәреге мәсҗет икәннеген белде Мәдрәсәнең башында -Акушерские курсы- дип язылып куелган ид<- Моннан да котылды, әлхәмде лилля" Тагы бер бәла бармыни’’ Субай мәчетенә -Читальня дип язып куйганнар' Тагы арырак ничә йөз шәкертләргә урын булган Галиев мәдрәсәсенең дә тарихын, үзларен- үзләре мактап язган шигырьләре янындагы ташка -Убежище для неизлечимых больных- дип язып куйган вывесканы күрде Монысы тагы бик авыр булды Алай булса да. бу мәдрәсәнең тарихы исенә төшкәч, кылт итеп: «Монысы ичмасам әүвәлге вазгыятен югалтмаган икән-* — диде
Извозчик тә. борыла-борыла арып беткәч -Инде кая’’ -дип сорады Җәгъфәр уянган кебек булды да кая булса да бер номерга төшерүен үтенде Болар шул урам белән барганда, бик биек бер башняның башында флаг күрде һәм шуның яныннан бик күп халыкның чәчәк күтәреп чыгуын күрде Исәпләп караса бу җир Госманов мәсҗете тирәсе икәнен белде һәм чынлап карагач бу башня да аның манарасы ул чәчәк күтәргән кешеләр дә элгәре мәсҗет булып, хәзер гөлләр, чәчәкләр кибете булган Госманов мәсҗетеннән чыгуын күрде Монысына кайгырырга да өлгерә алма-
ган иде извозчик атны туктатты Җәгъфәр дә уянып, үзен әллә кайчаннан бирле вата торган уйлардан тынычлыйм, дип номерга керә башлады Күзе капка башына төште Госманов мәсҗете мәдрәсәсенең вәкыфы - дигән сүз моның элгәреге мәдрәсә икәнлеген б.-лдср» п тагы моны изә башлады Җәгъфәр әфәнде, ни булса булыр, дип номерга керде һәм дә бик арыдыгыннан. тиз генә йокларга ятты Төшләрендә тагы Әстерхан халкы. Хәзәр идарәханәсе Печән базары мәсжете Казан халкы берлән саташып бетте Берсендә һәммә халык яланбаш яланаяк көзге кояшта елынган төсле күренәләр иде Икенчесендә сачәкләр. болгар музыкалары, болгар гәзитәләре берлән бер болгар бәйрәме ясыйлар имеш кебек күренә иде Бол-гарларның мөхәррирләре, әдипләре, белекләре' һәммәсе -Болгар мәйданы- дигән җиргә җыелганнар имеш, һәммәсе халыкка «Безнең милләтемезнең бетү ихтималы бар иде. менә шул фидаиләр аркасында, шул кадәр хезмәт саясендә' менә бүгенге көнгә килеп җиттек. Хәзер нигеземез таза, иске черек нигезне алыштырдык, халкымыздагы чергән фикерләрне, коруне вәсата1 уйларын бетер-дек. моның ике йоз ел элек милләтемезнең иң куркынычлы вакытында милләтемезнең голәмасы исемендәге милләтемезне ашап тора торган зат галиләрне тирес иттереп, җир яхшыларга түктек. Җиреме I яхшырды Җиремездән менә сезнең кебек затлар мәйданга чыкты, мәдрәсәләремез. мәктәпләремез ислах кылынды. Элгәреге дәвер, тәсәлсел урынына голуме риязиәт . схоластика урынына фәлсәфә дәресләре куелды Шәкертләргә тәсбих урынына фәлсәфә китаплары таратылды, укытылды, укылды, бу дәрәҗәгә килде, бу КӨНГВ ж. I.OI.I м< ңнәр яшәсен!! Яшәсен меңнәр"'
тавышы бөтен дөньяны алган кебек була иде Кул чабулар, болгар музыкалары, тагы Яшәсен мөхәррирләр' Яшәсен болгарлар!!»— тавышы галәмне тота иде Җәгъфәр дә мөхәррирләр арасында, имеш аның кулын һәммә мөхәррир кысып, хезмәтләрен тәбрик кылдылар имеш ул да күргәннәренең төш икәнлеген белеп шатланды, балалар кебек сөенде, имеш Халыкның Яшәсен Җәгъфәр белгуар' * Яшәсен' тавышларын.I болгар музыкасы тавышларына уянып китте Ү н-н номерда күргәч, йөрәге шу итеп китте Ул бәйрәмнәр төш икәнлеген белеп, әгәр дә унтугызынчы, егерменче гасырда баягы мөхәррир сөйләгәнчә кылсалар, моның көн булуы да мөмкин икәнлеп >< уйлап. Ник булмаган7! Ник булмаган?!»—диде дә. күзләреннән яшьләр агызып ятагына егылды Бик озак балалар кебек ■ глады күргән мөхәррирләрен, мәйданга җыелган әллә ничә меңнәр г oir.ip мәдрәсәләренең шәкертләрен, икенче ягында кызлар ми. I >п i..pt-ннән килгән һәммәсе бер төрле калфаклы болгар кызларын мәйданда сачәкләр берлән бизәлгән, флаглар берлән уратыл- г.гн болгар һәйкәлләрен болгар музыкасын — барысын да күңеленнән кичерде Җәгъфәр әфәнденең бу төше. гүя. болгарларның икенче юл белән барсалар голәма сүзенә карамаенча, хәмиятле кешеләр, милләт сөя торган затлар сүзенә карасалар, нинди булачакларын белдерер өчен голәманың нинди зур җинаять кылганлыкларын күзе берлән күрсәтер өчен юри ясалган кебек иде Гаҗәба' . шул төшне унтугызынчы, егерменче гасыр голәмалары үзләре күрсәләр, яиг •> голәма сүзе берлән йөримез дип. голәмаларның милләтемезне ыһәрләвенә хезмәт итүче байлар күрсәләр, ни әйтерләр иде икән7! Голәманыкын беләм Шәйтани' - дияр иде Башкаларныкын белмим Аларның күңеле дөрестә булганга, аңламаенча гына голәма артыннан барганга, бәлки хаталарын сизеп, хәзер тәүбә кылырлар
Белек галим ученый 9 Сая — күләгә 10 Коруне вәсата — урта гасырлар 11. Го- 'ме риязиәт математика 12 Белгуар — профессор
иде Аларның да шул голәмалар кайсысының кияве, кайсысының улы булганга, бу хакыйкатьне ачу мөмкин булыр идеме-юкмы белмим Җәгъфәр, болай булмый инде. дип. бик тиз генә торып, юынып. чәй эчәргә тотынды, һәм дә чәйдән соң үзенең ни эшлисен уйлаганнан соң. хатыны Сөембикә янына кайтып, бераз тынычлап гомер үткәрергә, аннан соң Петербургка тарих җәмгыятенә барырга. * хәзерләнергә вакыт икәнлеген күңеленнән кичерде һәм шул уй бер- ? лән чәй сорады Официант та чәй китергәндә, яңа гәзитә дип. шул = көнге Казан гәзитәсен дә кертте. Җәгъфәр әфәнде, никадәр арыган * булса да. гәзитә күргәч, укырга тотыначак булды һәм кулына алуы = берлән "Последний болгарин» исемендәге бер мәкаләгә күзе төште с Бу сүз моның тәненә әллә ни тәэсир кылды. Зыяндашлы кеше х кебек, гәзитәне кысып тотты да шуны укырга тотынды Мәкалә § Оренбургтан язылган иде Оренбургның бер хәстәханәсендә бер 2 мөселман картының бик авыруын һәм дә саташып ятуын, хәзер- 3 дә үзенең үлеп беткән якыннарын чакыруын, коръән укырга кеше ® китерергә теләүләрен кайвакытта болгарча җырлап җибәрүләрен. ~ шуннан соң еглап җибәрүләрен, аның артыннан хатыны бала- • лары кардәшләренең исеме белән кычкыруын һәм дә. Оренбургта <= бер болгар да юк булганга, актык көннәрендә шул кешегә сөйләшергә кеше булмавын бик кызганыч итеп язганнар иде Җәгъфәр < гәзитәне күтәреп бәрде. Үзе бер нәрсә уйламаенча катып торды * да. кинәттән җан кергән кебек булып »Шул көнгә җиттекмени'” = Кемнәр сәбәп булды моңарга’" Ләгънәт аларга" Ләгънәт"1»—диде ” дә, остенә киенде дә. һич бер сүз әйтмәенчә. ишекне дә япмаенча. < чыкты да китте Туп-туры пристаньга төште һәм шул сәгатьтә “ Самарага китте Үз уе берлән актыккы болгарны үлүеннән элек кенә булса да. күңелен тынычландырып, азмы-күпме милләт хәлләрен сөйләп, кирәк булса, болгарча җырлап та. үләр алдыннан авызына су салып, иман әйтеп торачак иде Пароходка кергәч тә. бер кешегә катышмый, пристаньдә алган гәзитәсен укырга тотынды Семипулаттан язылган бер мәкаләдә андагы элгәреге мәдрәсәләрнең фәкыйрьханәләр. гаҗизханәләргә әверелүен, мәсҗетләрнең тарих җәмгыятьләре тарафыннан идарә кылынуын вә иң ниһаятен- дә шул көндә генә больницада үлгән бер болгар кызының ничек үлүен, нинди авыру берлән ятуын, төсләрен, кыяфәтләренең нинди икәнлеген, хәтта гыйльмел-нәсәб11. җәһәтеннән саф болгар кызы булуын, гомерендә Семидә1 . Мәскәүдә. хәтта Петербургта бик мәшһүр «туташ» булуын, вә шуннан соң безнең болгар кызларының шул туташлыкта бик тәрәккый итүләрен, гомум милләтемезнең китешенә шул эшнең ни дәрәҗәдә зарар итүен мөляхәзә кылынган иде Җәгъфәр әфәнде моңарга да ни әйтергә белмәенчә. үзе нәрсә уйларга да аптырап, катып калган иде Вә бик озак, әллә ниләр уйлап, дөресен әйткәндә, берни дә уйламаенча. пароходның бер башыннан икенче башына ашыгып-ашыгып йөрсә дә. бара торгач арып, аш бүлмәсенә кереп аш сораган иде Аш өлгергәнче ни эшләргә белми йөргәндә, Җәгъфәр әфәнде музыка тавышы ишетә башлады Бу тавышта әллә нинди бер үзлек, әллә нинди йомшаклык. әллә нинди моңлылыктан башка, бу музыкада әллә нинди әйтеп аңлатылмый торган бер куәт бар иде Җәгъфәр үзен белер- белмәс музыка уйнала торган җиргә барып кергән иде һәм үлгән кеше кебек, уенчы марҗа янына барып каткан да калган иде Бу уен болгар уены, бу көй болгарларның унтугызынчы гасырдан бирле билгеле хәзер дә бөтен галәмдә мәшһүр Тәфкилев көе иде Бик озак тыңлап торганнан соң, Җәгъфәр әфәнде дә рояльнең капкачы 13
13 Гаж>>би ни гаҗәп 14 Гыйльмел-насәб — генекология. 15 Семи Семипалатинск
. HI итеп каплангач, уянган кебек булган иде һәм үзенең болгар ; әнлеген белмәсеннәр, белсәләр, сораша-сораша моның иң эчке җәрәхәтләрен ачарлар, дип. тиз-тиз киткән иде
Аш олгермәгән булгач кергәч кулына төшкән бер журналны ачып укымакчы булган иде Моның бәхетсезлегенә каршы, шул биттә үк Ишанизм и его последствие исемендәге мәкалә күзенә ташлангач, бөтен журналны йотардай булып укырга тотынган иде Мәкалә озын иде. төрле яктан каралган иде. ишанлыкның Һинд- стан мәҗүсиләреннән исламнар арасына кайчан керүе, вә бигрәк болгар арасына ничәнче гасырда керүе, исламнарга шуның никадәр ■ >рар итүе, бигрәк болгарларга ничек тәэсир кылуы — һәммәсе языл- ын иде Мөхәррирнең сүзенә караганда, болгарларның инкыйразына асыл сәбәп шул иде. чөнки шулкадәр гайрәтле, эшлекле, тырыш- чан болгарларны бернигә ярамаслык ялкау сыер төсле, хайванлык дәрәҗәсенә төшерергә ишаннар гына сәбәп булган иде. вә аларлагы ут кебек гайрәтләрне сүндерергә шул зәкәрләр ' башчы булган иде Шулкадәр тырышчылык вә эшчелекне бетерергә, алар тарафыннан дөнья кую хакында булган сүзләр юлчы булган иде
-Әмма бу болгар шаннары, болгар голәмаларында. боларның диннәрендә руханият дигән нәрсә булмаенча да торып, халыкчың шулкадәр боларның курайларына биюләрен ,һич тәүҗия ' кылырга мөмкин түгел, белмим, болардагы голәмалар бик хәйләкәр б лганмы'* Әллә вакыйган да. боларның ишаннарында гипнотизм* куәсе булганмы ' Ни булса да. болгарларга болар кадәр зарар иткән сыйныф булмаган1" •—сүзләре берлән мәкаләсен бетергән иде Җәгъфәр әфәнде тагы ни эшләргә белмәенчә Ярабби, ник мине көнгә калдырдың9 Ник ичмасам унтугызынчы гасырның бер голә- асын гына булса да шул көннәрне күрергә калдырмадың?”— дип уйлаган иде. Һәм шуның артыннан ук яшел чапан кигән, борчак чүмәләсе төсле, төрле якка ишелгән чалма кигән, сыерылган балтырлы читектән, өстәге төймәләре чишелгән бер кеше Шәригать! Шәригать1 дип. күз алдында күренгән кебек булды Җәгъфәр •фәнде моның кыяфәтенең кабахәтлегенә, иткән хезмәтләренең нарлыгына чыдый алмаенча -Үтерәм! Син генә бетердең».— дип ■' <рса да. теге хәзрәт һаМан Шәригать1 Шәригать!»—дип кенә бара иде Җәгъфәр әфәнде йодрыгын төенләп артыннан бара иде Шул уйлардан -Аш әзер'»—дигән тавышка уянып киткән иде Бу уйлар- i.iH котылыр өчен, башын селкеп ашарга тотынган иде. һәм дә моннан соң Оренбургка барып җитмәенчә гәзитә-журнал, хасыйль1'. •дәби бер нәрсә укымаска кистереп куйган иде һәм дә Җәгъфәр әф-.нде кеше берлән катышудан да кача иде Чөнки катышса, танышса. хәзер кем икәнлеген әйтү, үзенең болгар икәнлеген белгертү тиеш булачак иде. ул әллә никадәр сүзләр ачарга сәбәп булганга. Җәгъфәр әфәнденең ярасына кызганган булып тоз сибүләр булганга, ччы табигый яратмый иде Шуның өчен пароходта вакытта бер мәртәбә дә тышка чыкмаска булган иде һәм үзенең вак-төяк эшләре берлән шөгыльләнеп, шул болгарның бетү мәсьәләсен онытырга ни дәрәҗә тырышса да. авыру кешегә һәрбер сүз, һәрбер эш. хәтта исән кеше авыру кешенең һәммәсе дә шул авыруын исенә
• •шергэн кебек. Җәгъфәр әфәндегә дә пароходның үзеннән башлап (өоноклары. чынаяклары, чәйләренә кадәр, рояльләре, пароходның
16 Зәкәр — ирлек әгъзасы.
• Кешенең ихтыярын үзеннән алып һәр эштә гипнотизм хуҗасына мотыйга (буй-
I кыла торган бер куәтдер һиндстан мәҗүсиләре арасында күптән мәгълүм булса да Европада соңгы гасырда гына кәшеф (ачу) кылынмыш.
17 Руханият - рухи байлык, шанлылык 18 Тәүҗия тошенү 19 Хасыйль - кыс-
исеме, ята торган урыннары — һәммәсе шул болгарның бетүен кычкырып торган кебек булалар иде Самарга барып җиткәч тә Җәгъфәр әфәнде, тагы бер зур кәефсезлек булмадыгы өчен, дөресе генә, болгар хакында язылган шундый кәефсез хәбәрләр, сөйләнгән сүзләрне укудан, ишетүдән тыелдыгы өчен иркенләп сулап йөргән ф иде Самарның һавасы да яхшы манзарасы да матур булганга - Җәгъфәр әфәндегә иң яхшы хиссият ачканча. Җәгъфәр әфәнде бик 2 кәефле иде Номерда. Казандагы кебек, мәдрәсә-фәлән булмаганга з һәм дә мәсҗетләрне дә төрле-төрле бинага әверүгә очрамаганга, бар- х гач та кәефе бозылмаган иде. Шулай кәефле генә, гәзитәгә кара- 2 маенча гына, мөмкин кадәр болгар мәсьәләсен уйламаенча гына g чәй эчкәннән соң, шәһәр карарга чыкты Самарның урамы буйлап = барганда һөнәр мәктәбе дигән бер язуга күзе төште, һәм дә шун- § дагы бәгъзе ачык тәрәзәдән пар. нефть исе чыкканга, шак-шок та- * выш ишетелгәнгә. Җәгъфәр әфәнде моны чынлап-чынлап карый 3 башлады Стенадагы караланып беткән корымнар берлән күмелер- м күмелмәс кенә тора торган бер рамкада әллә нинди болгар язуы х кебек нәрсә күрде Бу язу Җәгъфәрне тагы әллә нишләтеп җи- ♦ бәрде. Җәгъфәр күргән уңайга ук тәрәзәдән чак сикерми калды = Бик тиз капкасын табып, бер сүз әйтмәенчә. сораганга җавап бир- х мәенчә, ашыга-ашыга кереп китте һәм эшләүчеләрнең сорауларына < да илтифат кылмаенча. дөресе генә, аларның тавышларын ишет- о мәенчә. үзләрен күрмәенчә, машиналар, станоклар аша сикерә-си- = керә барып, шул язуга барып җитте Болгар язуы икәнен белгәч тә. х укыр өчен кулы белән сөртте дә укырга тотынды Зур хәреф бер- ' лән башына Дәрес тәртибе- дип язылган иде Моның астында көннәр һәм һәр көнне нинди дәресләр барлыгы язылган иде Дәресләр арасында Кафия, шәрхы мулла, исагуҗи. шәмсия. тәһзиб. сәләме- голум. хикмәтелгаен. мохтасар кебек сүзләр язылган иде Бу әү- вәл «дәрес тәртибе- дигәч тә. дәрес программасы дип уйлаган иде Бу ят сүзләрне күргәч, исе китеп калган иде. чөнки ул дәрес тәртибе»ндә ни көнне ни фәннән дәрес булачагын аңлатуларын көткән иде Монда һичбер фән исеме юк иде. бу белмәгән, әллә нинди гарәпчәме, әллә чыгтайчамы сүзләр генә күрә иде Бу болгар язуы булганга, болгарлардан калган әсәр булганга, хәзердә болгарлардан моннан башка варис булмаганга, бу нәрсәләрне алу аның хакы икәнлеген юридический яктан уйлап тормаса да, болгар әйберләрен күргәч тә. аның кулы ихтыярсыз аңарга сузыла һәм. кеше булмаса. алына, кеше булса, акча-фәлән биреп тә алына иде Бу язу да табигый алынган иде Ләкин эшләүчеләр әүвәлдә моның вакытсыз керүенә бик гаҗәпләнеп, янына җыелып сораша башла-салар да. боларның бер сүзләрен дә ишетмәенчә һәм күрмәенчә. сораган сүзләренә җавап бирмәенчә. язуны гына алуын күргәч, таңга калганнар иде һәм дә боларга бер сүз дә дәшмәгәнгә, бәлки бер зур кешедер, бәлки шулай кирәктер дип. моңарчы болар күзенә чалынмаган бер әллә нинди язуны алар да артык әһәмият тапмаганга. катып калсалар да. моны тыймаганнар иде Җәгъфәр әфәнде, чыгып китеп, бик тиз номерына кайтып моны укырга һәм аңларга тотынды һичбер төшенә алмады Әллә нинди лөгать 1 китаплары актарды, -^исагуҗи- сүзен таба алмады Шәрхе мулла»- да'? мулла ни дигән сүз. шәрех ни дигән сүз икәнен белсә дә. бу ике сүздән мөрәккәб ' бер нәрсә нинди фәнгә исем булуын белми иде Ка-фиянең гарәпчә ни дигән сүз икәнлеген белсә дә тагы болгарлар тарафыннан нинди гыйлем, нинди фәнгә исем икәннеген ишеткәне дә юк иде Китаплардан ни эзләсә дә. тапмый иде Шәмсия-се тагы ни дигән сүз’ Ахырдан уйлый-уйлый. төрекләр зонтикка
20 Нарис мирас иясе
шәмсия дигәнгә, зонтик ясау хакында бер фән. яисә шул хакта язылган бер китапка исем булуына уе китте. Ләкин ни дин ул анда, дәрес арасына кергән’’ Шул фән укылганмы7., һич җавап бирер хәл юк иде Бәлки шулай булса булыр шул Самар мөселманнарының тормышлары хакында, нинди һөнәрләр белән эш итү. нинди кәсепләр берлән мәшгуль булуы хакында язылган китапны укыса да анда Мондагы болгарлар ат берлән йөк ташыйлар иде Кай вакытта бу йөкләрне хуҗа кушкан җиргә илтү авыр булганга, үз йортларында гына туктыйлар .— дип язылган иде -Сэлэм. тәһзиб* дигән сүзләрне тагы аңлый алмады Гарәпчә сөлләм — баскыч икәнлеген белгәнгә. Җәгъфәр әфәнде монда язылган нәрсәләрнең һәммәсе пожар әйберләре булырга кирәк дип. аз гына бер хөкем чыгармады Тәһзиб дигән сүзе тагы нәрсә7 Монысын озак уйламады Болгарларда унтугызынчы, егерменче гасырларда “Тәһзиб әхлакка хезмәт итәмез дип. авызы ачыграклар кесәләр тәһзиб’1 кылган бер төрле халык булуы хакында тарихта һәм дә шул хосуста бер романда укыганга, аны бик тиз аңлады. Бусы тагы фикерне икенче якка борды «Әллә болар никадәр бергә тора торган кешеләрнең үз-ләренең кешеләрен язып куйган кәгазьләре микән7 — дип уйларга тотынды Алай дисә, көн исемнәре нәрсәгә’’ Аптырады, бетте, ахырдан күңеленә унтугызынчы-егерменче гасырда җеннән ракланыр өчен бөтиләр тагу гадәт булуы һәм дә өйләрдә шундый бәлаләрдән саклый торган догалар, тылсымнар асу могтәбәр’' булуы исенә төште дә. бу да вакыты берлән шул җеннәрдән саклар өчен язылган мөк- селмина чүпримә. тупрата ямлиха кебек мәгънәсез сүзләрнең берсе булырга кирәк, дип хокем кылды Ләкин «дәрес тәртибе дигән сүз бу моталәганың бик дөрес түгеллеген уйлата иде Ахырдан арып беткәч, үзенең башка эшләре дә исенә төшеп, китәргә дә вакыт икәнлеген уйлап, китәргә әзерләнде һәм китте Юлы тагы һөнәр мәктәбе ннән үтәргә туры килде Күзе югары төште. Язылган язуына караганда бу йортның әүвәл асты — мәдрәсә, өсте — мәсҗет икәнлеге һәм дә егерме биш елдан бирле, халык беткәнгә, һөнәр мәктәбенә әверелгәнлеге күренеп тора иде Җәгъфәр ни әйтергә дә. ни уйларга да белмәде Ут чыккан кебек, авызыннан ничә еллар никадәр кешеләрне эшкә яраксыз итеп чыгарганнан соң. инде тәүбә кылган икән’’" диде һәм шул вакытта ук кылт итеп элгәреге болгарларда фәннәр укылмавы, торле фәннән, төрле гыйлемнән төрле китапларның (дибаҗә ) башлары гына укылуы исенә төште дә. теге язуның да шул китапларның исеме икәнлеген белде һәм кырмыска оясына төшкән елан кебек, кая барса да, үзенә тынычлык юклыгын уйлап, тизрәк вокзалга барып. Оренбургка китте Тагы Җәгъфәр әфәнде бер тынды Ләкин Сакмар суыннан үтү Җәгъфәр әфәндегә бик авыр булды Чөнки бу Сакмар моннан ничә йөз еллар болгарларның яртысын суы берлән туйдырганлыгы кебек, буйларының матурлыгы берлән болгар табигатенә әллә никадәр ләтафәт “ биргән иде һәм дә бу су чын болгар калебеннән чыккан, әллә кай җирләрдән чеметтереп-чеметтереп ала торган Сакмар көен исенә төшергән иде Бу уйларны уйлаганда поезд никадәр ашыкса да. Җәгъфәр әфәнденең уе аннан ашыга иде Күзләреннән тәгәрәгән энҗе бөртеге кебек яшьләре ашыга-ашыга. Сакмар суы кебек тиз- тиз йөзеннән агалар иде Һәм тагы ябылган болгар мәсьәләсенең ябуын, үзләренең тозлары берлән эреткән кебек, төрле яктан ача гына баралар иде Ул ачылган саен аянычлана иде аянычланган саен аның күз яшьләре күбәя иде
21 Лөгать сүзлек 22 «Шәрхе мулла*— гарәп теле морфологиясе дәреслеге 2.3 Мо- рәккәб — кушылган 24 Тәһзиб — чистарту
Озак үтмәде. Җәгъфәр әфәнденең күз алдында Оренбург килеп чыкты. Җәгъфәр әфәнде ат алып, теге бабай ята торган больницага илтергә кушты. Барып җиткәч тә. тиз ашыгып керә башласа да. моны туктаттылар. Ни кирәк?»—дигән сүзгә каршы бу шул кешенең исемен әйтсә дә. Кичә үлде һәм күмелде • диделәр Җәгъфәр әфәнде, башына суккан кебек, борылды һәм чыга башлады Бәхет- * сезлегенә каршы, күзләре вывескага төште Хөсәенев борадарләре- / нең мәдрәсә вакыфы дигән сүз өстендә больница дигән сүз | күренеп тора иде. Хөсәеневләр. Хөсәеневләр .— дип Җәгъфәр әфән- = де катты да калды. Ул болар турысында бик күп нәрсә укыган = иде. Боларның халыкның уяныр вакытында, зур дәүләт иясе булып, халык өчен әллә никадәр акчалар тотып, әллә никадәр мәдрәсә- 1 ләр, мәктәпләр ачуын да белә иде
Оренбургта яңа мәдрәсә■ дип ачып, иске мәдрәсәләрдә дә укы- - тудан чыккан фәннәр укыттыруларын һәм дә. никадәр расход тотып. Z әллә никадәр кешеләр китереп укыттырып, тәртипсезлек, уйлаусыз £ эшләнүе хакында, милләткә әллә никадәр зарар итүләре тугрысында i да укыган иде Эшләре әсаслы булмаганга, үзләре үлгәч тә. һәммәсе ♦ беткән дә киткәнлеген дә белә, мәдрәсәләре бетмәсә дә. әүвәлдән никадәр кешеләрнең кесәсен тутыру берлән, ашар-эчәр өчен алданып 2 килгән балаларның да сәламәтлеген бетерергә һәм башларына гый- < лем урынына үрмәкүч оялары тутыруга сәбәп булып, милләтнең китешенә бу кешеләрнең аркылы салган киртә булулары хакын- = да бик күп нәрсә укыган иде һәм дә болар хакында язган мөхәр- - рирнең: Хөсәеневләр милләтне сөйделәр, хезмәт итәчәк булдылар. - акчалар сарыф кылдылар. Ләкин ни файда иттеләр9 Аю үзенең u дустын чебеннән саклаганда, ни файда итте — болар да шуны иттеләр-.— дигән сүзе исенә төште һәм дә. вакыйгән, бу сүзнең дөрес икәнлеген белде Ләкин белеп тә ни булды9 Тагы хәсрәт яңарды" Ул ихтыярсыз: Бәхетсез милләт! Ник синең бер дә бәхетең булмады14 Ник сиңа һәммә эш тирес килеп торды9 Кирәкле кешеләр вакытсыз үлделәр. Кирәксез кешеләр, синең китешеңә зарар итә торган кешеләр, әллә никадәр яшәделәр Кирәкле кешеләр, сиңа хезмәт итә торган кешеләр, синең дошманың күрелделәр, мөмкин кадәр аларны күздән төшерергә, ал арга юл бирмәскә тырышылды Сиңа дәвамың өчен кирәкле эшләр һичбер илтифатка алынмады, синең йөгеңне авырайта торган йөкләр тагылды, сиңа зарарлы һәммә кешеләр сиңа файдалы иттереп күрелде, байлары шуларга ярдәм кылдылар. фәкыйрьләр итагат^ кылдылар, һәммә эш һәр нәрсәдә һәрвакыт кирәкмәс якка куәт алды. Ник алай булды9' Кем гаепл< моның өчен9 Кем9!»—Дйй Уйлаган иде Һәм бик озак бу бинага карап торганнан соң: Бу бина, бу мәдрәсә, бу вакыфлар яһудиләр «р- м 1ннардә булса иде. моннан нинди файда иткән булырлар иде Моннан нинди кешеләр чыгарырлар иде. милләтләренә ни хезмәтләр итәрләр иде9-— дип. аларның кылачак эшләрен бик озак уйлагач. номерга китте, һәм анда барып ашап-эчкәч тә, юлда тузанланып беткәнгә, мунчага барырга уйлады Ул шул кешеләрнең' •Төпсез эштән мәгънә чыкмый .— дип аларга сөйләгәндә, Аллага тапшырган' — дигән сүзләренең хәзер мәгънәсен уйлый иде
һәм дә хәзер ул кешеләргә ул сүзнеҢ дөресме-түгелме икәнлеген күрсәтәсе килә иде Шул уй белән мунчадан чыкты Өйгә кайткач. Оренбург тарихын укый башлады. Халыкларының табигате тугрысында Болар Казан болгарларына беркатлылык берлән мәшһүр иде һәм дә боларда хәмияте миллия дә Казан болгар
25 MorT.t6.ip игътибарлы хорматле 26 Мотдләга уку ■йр.*нү • ................................................... ■ РҮ
27 Дибижо — китапта кереш сүз 28. Ләтафәт — гүзәллек. матурлык Вакыф җәмәгать файдасына бирелгән милек 30 Әсас — нигез
ларына караганда артыграк иде. Боларда гоҗеб тә Казан болгар- лары кадәр үк түгел иде. Боларда голәмага нәзар башка булган булса иде — аларга әллә нинди, алла тарафыннан җибәрелгән кешеләр кебек күреп, әллә нинди голәмаларның авызлары тарафыннан чыгарылган фатиха га ышану шул дәрәҗә куәтле булмаса иде һәм дә эшләргә тиеш эшләрнең кирәклеген белгәннең соңында.
Ийе кирәк иде - дип, авырсынып калдыру булмаса иде Һәм шул авырлыкка сәбәп була торган бөтен болгар тарихында күренә торган бик май'ил пылаулар, симез итләр ашау, һәр мәсьәләдән дә ашау мәсьәләсен артык күрү булмаса иде.— болар шөбһәсез тәрәккый итәчәкләр иде-.— дип язылган иде Икенче җирдә монда бик хәмиятле кешеләр булуын һәм күп хезмәтләр итүләрен дә укыган вә аларга халыкның ничек карауларын да белгән иде Тарихның сүзенә караганда. Оренбургның шулай бетүенең сәбәбеннән берсе монда кием мәсьәләсенең бик патшалык сөрүе, яхшы кеше берлән начар кеше казакиының чабуы берлән аерылуы, һәм дә хатын- кызга һичбер гыйлем, һөнәр, тәрбия, хөррият бирелмәве иде Оренбург тарихының рәсемнәре, арасында Кәрвансарай мәсҗете һәм Кәрвансарай манарасы бар иде Моның кайчан бина кылынуы. ник салынуы хакында укыгач та. бу мәсҗетне күрәсе килде һәм ат алып, кәрвансарай тарафына китте Манара һаман Манара иде. Манараны яңа гасыр якын булганга, болгарларның тәмам мөнкарыйз булуларын игълан кылына торган көн тиз булганга, болгар тарихына хезмәт итә торган нәрсәләрне, болгар әсәрләрен һәммәсен төзәтәләр. карыйлар иде Мәсҗеткә Болгар китапханәсе дип язылган иде Керде, китаплар карады — бик күп китап күрде, бик күбесен карады Ләкин һичберсеннән риза түгел иде. Боларның һичберсе болгар тарафыннан язылмаган иде Һәммәсе дә, бер авыздан чыккан кебек, дин китаплары гына иде Җәгъфәр әфәнде: Ник болар шул ахирәткә ышануларының йөздән бере кадәр генә дөньяга да ышан-маганнар9 Ник болар ахирәткә шулкадәр тырышканның меңнән бере кадәр генә дөньяга да тырышмаганнар9! Болай булырлар идемени9 — диде дә. тагы күзләреннән яшь агарга тотынды Чыкканда гына Әдәби, фәнни китаплар- дигән сүзгә күзе төште һәм бер якта өелгән. Оренбург болгарлары тарафыннан язылган әдәби, фәнни китаплар күрде Боларны карады, күзен сөртте, тагы еглады. бик озак боларның баягы хәез — нифас" хөкемен өйрәткән китапларга караганда азлыгын күреп, тагы бу болгарларның дөньяга әһәмият бирмәүләре хакында уйлаган сүзе башына килде. Тагы: Ийе, дөньяны карамадылар, кайгыртмадылар, ахирәт артыннан гына йөрделәр, шуның өчен ахирәткә киттеләр, беттеләр11’—диде дә. бик тиз генә чыкты да тагы башка мәдрәсәләр, башка мәсҗетләрне караса, моннан да авыр булачагын белгәнгә, номерасына кайтып китмәкче булды Үзенең ни өчен килгәнлеге исенә төшеп, теге бабай мескенне күрә алмый калуын уйлап, аңарга ичмаса бер эш эшлим, дип. таш яздырып куймакчы булды һәм дә: Оренбургтагы актыккы бо.пар Хуҗасәеткә бөтен болгар җирендә ялгыз калган актыккы чын болгар Җәгъфәрдән бөтен болгар йортындагы актыккы таш. болгар зыярәтендә актыккы яшь' —дип яздырган иде. Бу ташны Җәгъфәр үз кулы белән куйды да туры ук вокзалга төште. Поезд китәргә ярты сәгать вакыт булганга. Сакмар исемле Оренбург газетасын укый башлады. Троицкидан бик озын мәктүп бар иде Җәгъфәр Троицк дигән сүзне күргәч тә. катты да калды. Бу сүз моның бөтен тамырларыннан әллә нинди салкын су койган кебек ясады. Тиз
31 Хәмияте миллия — милләтне саклау 32 Гоҗеб — масаю
Ул шул кешелэрнен лип башланган җвмлә алда кыскарту булганга күр.», аңла- 15
15 Хәез — күрем 34 Нифас — бала табу. 35. Мәсгуд — бәхетле
генә укый башлады Ни бар9! Әллә унтугызынчы гасырның ахырында. егерменче гасырның башында шулкадәр шаулаган Троицки- да тагы бер тәрәккый хәбәреме91 Тәрәккый хәбәре".
Вокзалдагы халыклар да тиз-тиз йөри башладылар. Җәгъфәр әфәнде дә тиз генә уянып киткән төсле булып, поездга утырды һәм дә. күзен югары таба күтәреп караса, тагы болгар бетүен бел- * гертә торган бер нәрсә күренер дип. башын астан күтәрмәде Юлда 5 әллә нинди эшләр булмаенча гына Казанга кайтып җитте Теге 5 вакыттагы номерасына барып керде. Бөтен номера халкы моның = югалуына гаҗәпкә калып, эшне полициягә мәгълүм иткәннәр икән = һәм дә һәр җирдән Җәгъфәрне эзләргә тотынганнар икән Бу хә- с бәрне гәзитәдә укып. Сөембикә дә. ирем югалды микәнни дип. Ка- - занга белешергә килгән икән Җәгъфәрне иң әүвәл күрүче Сөем- 5 бикә булды Ул күрү белән муенына сарылды, аңарга ире үлеп 2 терелгән күк булганга, ни кыланасын белми иде Кая киттең? ? Ни булды ' сөальләрен сорарга теләсә дә. шундый мәсгуд1 вакытта ® бер-бер кәефсез җавап алырмын дип. сорамаенча гына Җәгъфәрне £ Җәгъфәрчегем җаным! Җаным1 — дип сөяргә тотынды. Җәгъ- « фәр үзе дә. Сөембикәне күргәч, баягы эшләренең һәммәсен оныт- к кан иде Аңарда да Сөембикәгә мәхәббәт тагын ялкын кебек яна баш- ’ лаган иде Аның болгарча сүзләре, кара кашлы, кара күзле, кара < туткыллы йөзләре Җәгъфәр әфәндегә башка хиссиятләр уяндырган * иде. Аның күргәннәренә, ишеткәннәренә яисә болгарлар беткән дип = уйлаганнарына хәзер үзе дә ышанмый башлаган иде Сөембикәнең 4 һәрбер әгъзасы, күз караулары Юкны сөйләмә, бетәмени соң бу < кара күзләр, бу урак төсле кашлар, бетәме соң9 Бетми, бетми, мон- u да мин бар ич — дигән кебек була иде Сөембикә иренең бүлмәсенә төшкәнгә, бу да шунда ук төшкән иде Сөембикә шатлыгыннан ни кыланырга белми иде Аның һәрбер әгъзасы көлә иде Ул кайдан тотып башларга белми иде Ул Җәгъфәрне озак кына карап тора иде дә тагы җаным» дип барып кочаклый иде Җәгъфәр үзе дә шат иде Ул моңарчы Сөембикәдән хат-фәлән алмаганга һәм дә аның турысында бер дә уйларга туры килмәгәнгә, ул үзен бөтен болгар йортында ялгыз дип белеп йөри иде. Сөембикәнең тугры килүе аны йокысыннан уяткан иде. ул үзен мәсгуд дип хис кыла башлады, көләргә тотынды, сөйләргә тотынды Сөембикәне сөяргә һәм аңардан сөелергә тотынды Сөембикә Җәгъфәрнең иң ярата торган «болгар коймагын- китертеп, чәй дә әзерләде һәм чәй янында егерменче гасырда болгарларның бер театр уенын алган пластинканы куеп, граммофон уйната башлады Җәгъфәр әфәнде үзен тагы болгар галәмендә, һәм дә тәрәккый иткән театрлы болгар галәмендә хис итә башлады Граммофонга болгар музыкасы кушылды Җәгъфәр әфәнде тагы ачылды, тагы кәефләнде Сөембикә дә чыдаша алмады, болгарча җырларга тотынды, болгар операларыннан заманасында мәшһүр Үги кыз» операсыннан озын бер монолог җырлады Аның артыннан ‘Сөембикә» исемле бер тарихи операдан җырлады Җәгъфәр әфәндегә болар һәммәсе шулкадәр тәэсир кылды, ул чыдаша алмады. Сөембикәне тотып үпте дә Яшәсен болгар1 — дип кычкырды Бу тавыш Җәгъфәр әфәнденең үзен дә йокыдан уяткан кебек булды Ул Нинди болгар яшәсен9 Ничек яшәсен’ Баягы мәдрәсәләре, больница, мәсҗетләре. дарелсанагатьләр" булган болгарлар яшәсенме' Баягы минем актыккы болгарга актыккы таш куйган болгар яшәсенме9»- дип үзенә үзе сөйләнергә тотынды Үзенең бу хәзерге кәефләре бер ялган гына икәнлеге, хәзер шулай иттереп торырга дөньяда болгар юклыгы. Сөембикәдән башка, тагы ике кулыңа унике шәм тотып эзләсәң дә. бер болгар табылмавы исенә төште һәм үзенең болай кәефләнеп, бөтенләй мөнкарыйз бул-мый торган бер милләт кешесе кебек булуына нәрсә сәбәп булуын
уйларга тотынды Ахырдан аны теге фикерләреннән күчереп бу уйның төшүенә Сөембикә сәбәп булуы, үзенең йомшак сүзләре берлән һәрбер әгъзасында күренеп тора торган хәйвәт' галәмәте берлән тормышка өмет бирүләре хәтеренә килде һәм дә болгар хатыннарының шундый фикерне борырга, башка халык хатыннарына караганда артык кабилиятле булулары, шул артыклыклары берлән күп вакытта кирәкле эшләрне оныттырып калдырулары исенә төште Һәм дә әгәр дә аларга егерменче гасырларда тәрбия бирелгән булса, бөтен болгарның китешен икенче якка борган булырлар иде — дип бераз уйлап торганнан соң «Әйе. булырлар иде. болгарлар бөтенләй башка болгар булыр иде».— диде
Җәгъфәр әфәнде Сөембикә белән Казанда берәр атна торганнан соң. һәм бәгъзе вакытларда тагы милләт тәрәккый итәр кебек булып, тагы хакыйкать искә төшеп җимерелгәннән соң. үзләренең утарларына кайтып киттеләр Җәгъфәр бу китүендә хәбәрсез-нисез бик озак йөргәнгә. Петербургка барганда Сөембикә бергә барачак булган иде Шуның өчен Җәгъфәр Петербургта егерменче гасырдагы болгар киемен киеп бару фикеренә килгәнгә, музейлардан формаларын алып, иске болгар рәсемнәреннән карап. Сөембикә Җәгъфәргә дә. үзенә дә киемнәр тегәргә башлады һәм әллә ничә тегеп әллә ничә сүтеп төзәткәннән соң. казаки да. камзул да. җилән дә текте, ләкин киемнәре шундый булдылар — әгәр мил- лият -фәлән дигән нәрсә булмаса. мотлак киярлек түгел иде Үзләре киң. үзләре килешсез, үзләре кыйммәт төшә иде Шуннан соң Җәгъфәр дә егерменче гасыр болгарларын киемнәрен ташлаганнар- дип сүгүдән туктаган иде Сөембикәгә хатын-кыз киеме тегүе авыр булмады Ул вакыттагы мода, ул вакытта мәгариф, мәдәниятнең мәркәзе Пекин булганга, Пекин модасы егерменче гасыр болгар хатыннарының күлмәкләренә бер дә башка түгел иде Шуның өчен аны тегү бик җиңел булды. Калфак никадәр үзенең үлмәвен кечерәйтсә дә. егерме икенче гасырга кадәр бетмәгән иде. хәтта егерме беренче гасырда болгарлардан русларга кереп, алардан бөтен Европага күчеп. Европада патшалык та сөргән иде Шуның өчен һәммә җирдә мәгълүм иде Фәкать Җәгъфәр әфәнде. Европа хатыннары кигәнчә, бер кечкенә генә чәчәк иттереп кенә куйдырасы килмәгәнгә. бераз икенче төслерәк булачак иде Киемнәр өлгерде Ноябрь дә керде Җәгъфәр әфәнде дә әзерләнде Тарих җәмгыятендә укылачак әсәре русча да тәмам булды Китәр көн якынлашты Җәгъфәр әфәнде тәмам җыенып бетсә дә, Сөембикәнең тәмам әзер булганы юк иде аның авыры (корсагы) барга, исәп белән, ул баладан котылгач китәчәкләр иде Сөембикәнең исәбе дә егерменче ноябрьдә тулачак иде Җәгъфәр дә шул көнне көтәчәк, аннан соң Сөембикә бераз сәламәтләнгәч, ноябрьнең егерме сигезләрендә китәчәкләр иде Егермесе җитте, егерме бере җитте, егерме бише җитте, бала һаман юк иде Җәгъфәр әфәнденең эче поша башлады Сөембикә дә иремнән калырга туры килә, дип эченнән генә кайгырса да, Җәгъфәргә белдермәскә тырыша иде Шуның өчен берәр көн ялгыштым, күрәсең, менә шул арада булыр инде, дип аны һаман җуата иде Ләкин бала һаман юк иде Җәгъфәр чыннан ук кайгырырга тотынды Ноябрьнең егерме җидесендә китәргә ике генә көн кала башлады. Шул көндә бала туса, бәлки докторлар иҗти- һады берлән барырга да ярар иде Аннан да калса. Сөембикә-нең бара алуында шөбһәләнә башлады Докторлар китереп каратты Тәмам утызынчы ноябрьдә туачак, диделәр Хәзердә Җәгъфәр белән Сөембикә бергә бара алмаулары беленде Җәгъфәр егерме
36 Дарелсанагать — һөнәр йорты, предприятие 37 Хәйвәт хәят тормыш, тереклек 38 Миллият — миллилек 39. Мәркәз — үзәк.
тугызында үзе генә китмәкче булды һәм. Сөембикә баладан котылгач. барырга кушып китте Сөембикә бик барасы килгәнгә, җәмгыятьтә укыр өчен болгар хатыннарының мәгыйшәтләре* . бала тәрбияләре ирләренә нисбәтләре, киемнәре, гадәтләре хакында бер ри- салә дә язган булганга, аның да вакытында укылмый калуына бераз эче поша иде Җәгъфәр җәмгыятьтә эшнең ничек икәнлеген тәмам . аңлатырга һәм өч-дүрт көннән соң сөйләнә торган речьләр, болгарлар S хакында була торган докладлар арасына Сөембикәнең речен дә яз- 5 дырырга кушты Сөембикә бик моң гына Җәгъфәр белән күрешеп = хәтта күзләреннән яшьләр дә мөлдерәтеп. Казан вокзалында калды “ Җәгъфәр шул конне үк барып җитте. Юлда бер дә башын чуал- g тырлык нәрсә булмады Москва мөселманнары хакында бәлки хә- = бәр алган булса, яки Москвадагы галереяга кереп, унтугызынчы, ч егерменче гасырлардагы Москва болгарларының аркаларына дүрт- - биш пот әйбер күтәреп, сатып йөрүләренең рәсемен күрсә, яисә J
Иске тавышлар* музейсына кереп, аларның. Старья би рум _ Шара-бара!! >—дигән тавышларын ишетсә, ябылып яткан хә- * бесе1’ тагы уяныр иде Ләкин шулай буласын белгәнгә. Җәгъфәр ♦ әфәнде анда төшмәгән иде Петербурга туп-туры киткән иде. Петер- = бурга төште Тарих җәмгыятенең рәисе берлән (килгән) кешеләр ~ һәм Петербургның башка халкы берлән, хатыннары берлән бөтен - вокзал тулган иде Юлда килгәндә болгар киемендә булмаса да. * Петербургка җитәр алдыннан болгар киеменә киенгән иде Җәгъ- = фәрне күрү берлән бөтен халык моңарга таба килә башладылар ” Тарих җәмгыятенең рәисе кулыннан кысып күреште һәм дә Сөем- -бикә килә алмавын бик аяды Башкалар да сәламләштеләр, Җәгъ- u фәр әфәндегә төрле яктан чәчәк ата башладылар. Бөтен дөньясын чәчәк берлән тутырдылар, Җәгъфәр әфәнде чәчәккә аз гына күмелмәде. һәммә җирдән Яшәсен Җәгъфәр, яшәсен Сөембикә' дигән тавышлар ишетелә башлады һәммә кеше Җәгъфәргә якынрак кил- мәкче була иде Һәммә кеше Җәгъфәрне күрмәкче була иде һәммә кеше — Җәгъфәр берлән сөйли торган, хәтта кулларын кыса торганнары үзләрен бәхетле саныйлар иде Хатыннарга Җәгъфәрнең кара күзләре, кара чәчләре, түгәрәк сакаллары гаҗәеп сабгаи га-ләмнән кебек күренә иде Аның төсе бик матур, бөтен кешене гаҗәпкә калдырырлык Йосыф гам’* кебек беленә иде Шуның өчен һәммә кешенең уенда, телендә Җәгъфәр генә иде Яшәсен тавышы берлән бөтен вокзалны күтәрәләр иде Җәгъфәр бу тавыш, бу тыгызлыктан көчкә котылды Рәис берлән бер хатын аны каретага утыртып алып китә башладылар Диңгез кебек халык тагы болар артыннан китте. «яшөсеН" тавышлары тагы гөрләде Озак үтмәде Җәгъфәр әфәнде үзенә әзерләнгән йортка барып җитте һәм. китерүчеләрдән аерылып, истирахәткә4 мәшгуль булды Бераз йоклаганнан соң моңарга тәгаен кылган хезмәтче поднос берлән бер куча хат. әллә никадәр визитная карточкалар кертте һәм. бер карточкага күрсәтеп, шул кешенең күптән көтеп торуын аңлатты Карточкадагы исемгә караганда, князь Гиреев генерал-мр“ • иде Җәгъфәр • Боерсын■ диде Генерал керде һәм дә исәнләшкәннән соң. үзенең -Болгар музыкасын химая ' җәмгыятенең әгъзасы һәм дә рәисе, җәмгыять тарафыннан Җ.Ә1 ьфәр әфәнде исеменә биреләчәк мәҗлескә аны чакырырга мәәмүр икәнлеген бәян итте. Генералның әйтүенә караганда. барырга вакыт җиткәнгә, элегрәк әйтә алмавы өчен генерал гафу үтенде Җәгъфәр әфәнде барырга әзерләнәчәген вәгъдә кылып, үзенең әсәрләреннән бер китапны биреп «Сезнең шуны укый торуы-
40 Ижтиһад — тырышу 41 Мәгыйшәт — тормыш 42 Хабес — ябып кую 43 Саби. ъ (сибгпи) ЖИДеНче 44 Гам - галайһисеалам 45 Истирахәт — ял итү
ңызны үтенәм. мин берәр минутка гына сезне ялгыз калдырырга мәҗбүриен ■.— дип чыгып, киемнәрен рәтләп керде һәм генерал китапны куя башлагач Сезгә ядкәр булсын-,— диде Генерал бик шатланып кабул итте һәм һәдиә' икәнлегенең мөмкин кадәр болгарча язылуын һәм үзенең исеменең язылуын үтенде Җәгъфәр әфәнде үтенечне кабул итте Ишектән чыктылар. Җәгъфәр әфәндене күрергә килгән урам тулы халык яшәсен тавышлары берлән каршы алдылар Чәчәкләр берлән бөтен дөньясын тутырдылар Җәгъфәр әфәнде баш иде һәм бер-ике сүздә рәхмәт укыды да. каретага утырып, генерал берлән китте Кара болыт төсле халык тагы кузгалды, тагы яшәсен тавышы гөрләде тагы шул халык диңгезе Җәгъфәр артыннан хәрәкәт итә башлады Җәгъфәр әфәндене тагы урамда моның килүенә җыелып куйган халык «яшәсен тавышлары берлән каршы алды Аларның тавышларыннан, чәчәкләреннән көчкә котылып, мәҗлес өенә керде, һәммәсе бердән каршы алдылар, бик күп кеше берлән күрештеләр Бик күп кеше берлән баш иеште, һәммәсенә рәхмәт укыды Утырыштылар Музыка тавышы ишетелә башлады Җәгъфәр әфәнде ирләр, хатыннардан мөрәккәб " бер оркестр күрде Музыка әллә нинди таныш музыка, әллә нинди тәэсирле иде Җәгъфәр әфәнде бик тиз музыканың болгар музыкасы икәнлеген, егерменче гасырда мәшһүр бер болгар музыкантының «Уй» исемендә бер романсы уйналдыгын аңлады Уен бетте Бөтен салонда кул чабу тавышлары, браво» тавышлары дөньяны күтәрде Бераз вакыт үтте, һәммә кеше болгар музыкасы тугрысында сөйли башлады Менә оркестрга скрипка берлән бер хатын чыкты һәм дә Чегән хатыны- дигән болгар операсыннан бер романсны уйнады
Осталыгы, музыкасының тәэсирлеге берлән халыклар шулкадәр оедылар, залда бер кеше юк кебек, аһ дигән тавыш ишетелми иде Музыка туктады Баягыдан битәр кул чабарга (керештеләр), баягыдан битәр браво- тавышлары чыгарга тотынды Җәгъфәр әфәнде моның берлән шулкадәр тәэсирләнде, һич әйтеп бетерерлек түгел Тагы музыкалар уйналды Тагы тәбрикләр, тагы браво-лар'
Озак үтмәде, аш бирелә башлады Ашлар болгарларча әзерләнгән иде Иң әүвәл салма, аның артыннан куллама, аның артыннан бәлеш бирелде Аның артыннан башка ашлар китерелде. Аш арасында сүзләр болгар музыкасыннан болгар ашына күчте һәммәсе болгар ашын мактыйлар иде. куллама килгәч һәм дә рәис җәмгыять Җәгъфәр әфәнде хакына моның кул берлән ашалуын бәян кылды Куллама дигән сүз дә кул белән ашаудан икәнлеген белдереп, әгәр кашык берлән ашасалар, болгар ашы булмавын сөйләде, һәм дә болгарларда кул берлән ашый торган ашлар алдыннан кул юылуын сөйләп бетермәс борын, хезмәткәрләр кечкенә-кеч»сенә комганнар берлән куллар юдыра башладылар. Болар һәммәсе мәҗлестә кылынды
Рәиснең бу сүзенә һәммәсе каршылык кылмаенча. ул кушканча эшләделәр һәм куллама ашарга тотындылар Ләкин куллама ашау бик авыр булды, бик күбесе бармакларын пешерделәр, киемнәренә майлар тамыздылар, кулларын буяп бетерделәр Нә исә ашап бетерделәр тагы кул юылды. Икенче ашлар килде, мәҗлес ахырына җитә башлады Арадан бер кеше торды да сүзгә башлады (бу кешене Җәгъфәр әфәндегә Петербургтагы музыка академиясе мө-галлиме дип таныштырганнар иде). Әфәнделәр, безнең мөкатдәс җәмгыятемезнең гаразы болгар музыкасын саклау, аның ләтафәт табигасын ’ җуймау идеке һәркемгә мәгълүм Без бу хезмәтне (тәкъдир) итәмез. үземезнең өлешемезгә шундый мөкатдәс хезмәт төш- теге өчен, бик шатмыз. Һәрвакыт җәнабе хактан шул хезмәте-
46 Мр — майор булса кирәк 47 Химая — саклау 48 Мәэмүр йомыш (үтәүче 49 Һәдиә — бүләк 50 Мөрәккәб — кушылган, җыелган
мездә дәвам итәргә ярдәм итүен телимез Безнең бу ЭШемезнең кирәклегендә һичкемнең шөбһәсе булмаса да, һәм дә болгар музыкасының галилеге хакында берәүнең дә шиге булмаса да. мин болгар музыкасының бу көннәр әһәмиятле көннәре булганга, хосусан, безнең арамызда безне үзенең безнең җәмгыятемезгә килүе берлән шат иткән Җәгъфәр әфәнде булганга, безнең болгар музыкасы хакында булган фикеремезне сөйләмәкче булам, һәм дә Җәгъфәр әфәнденең җәнабе галиеннән'1, әгәр безнең аңлавымыз ялгыш булса дөресләвен үтенәм Чөнки бер милләтнең милли музыкасын милли кеше кадәр һичкем аңлый алмыйдыр Болгар музыкасы Европа музыкаларыннан бөтенләй башка. Европа музыкасы калебнең бер ягыннан чыкса, болгар музыкасы икенче ягыннан чыга Европа музыкасы күңелгә бер яктан рәхәт бирсә, болгар музыкасы икенче яктан рәхәт бирә «Болар кайсысы гали9' — дигән сүзгә мин җавап бирә алмыйм, минемчә болар икесе дә гали, икесе бер-берсеннән башка ярты гына, икесе дә бер-берсен камилли Европада музыканың тәрәккый итүе, музыкамыз тәмам мөкаммәл дию. минемчә болгар музыкасын без аңлый башлаган һәм дә аңардан файдалана башлаган көннән булырга кирәк. Болгар музыкасы унтугызынчы- егерменче гасырларда артык моң. бик бертөсле дип яманлана иде Шуның өчен аңарга ул вакытта әһәмият бирелмәгән иде Ләкин хәзер шул сүзләр, ягъни бик моң. бик бертөсле, дигән сүзләр макталу өчен әйтеләдер
Аның моңлыгы үзенә бер ләтафәт бирә, безне үзе белән әллә нинди ерак-ерак истикъбальләргә “ һәм дә үткән хисләргә алып китә Безне егерме ел мөкаддәм |һ булган кешеләремез берлән, дусларымыз берлән күрештерә, сөйләштерә, ниһаять, еглаштыра. куркынычлы киләчәкләр, яхшы киләчәкләр арасындагы пәрдәне күтәрә безне тагы анда илтеп куя, андагы эшләрне, андагы хәлләрне күрсәтә Аның бертөслелеге безнең табигатемезгә мантыйкыйлык бирә, фикерлә- ремезне. уйларымызны акыртын гына йомшата, үземезгә сиздерер- сиздермәс кенә үзенә кирәк якка алып китә Аның моңлылыгын. бертөслелеген гаеп иткән кешеләр, сандугачның тавышын ишетеп, әтәчтән өйрәнергә кушкан кешеләр иде Аларда музыканы аңлау, аның файдасын белү бик аз иде Шуның өчен аларны гаепләргә дә ярамый Болгар музыкасының бер артыклыгы, һәм дә, минемчә, иң әһәмиятле артыклыгы аның бөтен тамырлардан йөрүе һәм дә кирәкле җирләрен чеме+тереп-чеметтереп алган төсле булуыдыр Бу хисне аңлатырга сүз юк. Һәммәңез дә, әлбәттә, үзеңез татыгансыз' Болгар музыкасы бу хасыяте берлән һичбер вакытта үз исемен югалтмаячак һәм дә болгарларның да йөрәкләреннән чыккан исемнәрен үзе берлән бергә кыямәткә кадәр алып барачактыр1 Бу сүзләргә тагы брәно тавышлары берлән бөтен дөнья тулды Мөгаллимне әллә ничә мәртәбә торып рәхмәт укырга мәҗбүр иттеләр Җәгъфәр әфәндегә бу сүзләрне ишетү әүвәлерәк яхшы булса да. актыккы җөмләләре бик каты тәэсир кылды Алай булса да, боларга каршы бер сүз әйтергә һәм боларның сүзләрен тәсдыйк* кылырга, йә тәнкыйть кылырга кирәк иде
Бераз тавыш беткәч. Җәгъфәр әфәнде торды Аның торуын күргәч. һәммә зал тып-тын булды һәммәсе дүрт колак берлән тыңлар га әзерләнделәр. Җәгъфәр әфәнде акыртын гына күзләреннән чыгар- чыкмас яшьне тотып кына сүзгә башлады Әфәнделәр' Сезнең ит- тегеңез хезмәтләр өчен, безнең үземез саклый алмаган музыкамы «-
51 Гарая максат 52 Ләтафате табкга — табигый матурлык 53 Җәнабе хак алла 54 Җәнабе гали — естенлек иясе 55 Истикъбаль — кмләчак 56 Мекаддәм элекке, әүвәлге 57. Мантыйкый — логик
ны сакладыгыңыз өчен һәм дә миңа хосуси шулкадәр илтифат кыл- дыгыңыз өчен бик рәхмәт! Сезнең бу хезмәтләреңез бик мөкатдәс. Сезнең безнең үзебез саклый алмаган музыкамызны саклавыңыз өчен безнең музыкантларымыз. безнең бабаларымызның рухлары сезгә рәхмәт укыйлар, сезгә һәрвакыт ярдәм итәләр һәм дә сез безнең музыкамызны саклавыңыз белән безнең исемемезнең үзен-үзе саклый алмаган бер милләтнең исемен генә сакламыйсыз, бөтен дөньяга ничә мең еллар үткәч, болгарларның һәммә нәрсәләре беткәч тә. ал.чрның исемләрё дә югалгач та килә торган миллионнар-миллион- нар кешеләргә файда итәсез, һәм дә үзеңезне исме мөкатдәсеңезне,ч кыямәткә кадәр калдырасыз. Болгар музыкасы хакында минем фикерем бәлки мөбаләгаледер'" Чөнки болгар хәмиятлесе булганга, миңа болгарның һәммә нәрсәсе башка халыкларныкыннан артык күренәдер Шуның өчен минем фикерем тәнкыйтьне күтәрерлек бул-маганга. музыка хакындагы фикеремне сөйләмим, фәкать шунысын гына әйтәм минемчә, мөгаллим әфәнденең безнең болгар музыкасы хакында сөйләгән сүзе бик дөрестер. Аңарга үзләрен белмәгән, милләтләрен белмәгән, музыкаларын белмәгән бер халыкның музыкасы хакындагы бәяиы өчен бик мөтәшәккирмен'1. Тагы шуны гына әйтмәкче булам болгар музыкасында моңлык, бертөрлелек, минемчә, болгарларның табигатьләренең моң икәнлеген, бетә торган халык икәнлеген белдерә торган бер хассасыдыр' Бертөрлелеге болгарда тормышның бертөрлелегеннән, ягъни бу көнгесе кичәгесенә, кичәгесе өченче көнгесенә охшавыннан булырга кирәк дип уйлыйм. Бу сүзләремнең дөрес, дөрес түгел икәнлеге хакында һичбер низагым юк. мин музыкант булмаганга, музыка хакында минем фикерем ун- тугызынчы-егерменче гасырда тиречеләр, итчеләр гыйлем мәсьәләсенә катышу кебек булганга, ул мәсьәләне әһеленә"1 тапшырам, сездән шул мөкатдәс хезмәттә дәвам итүеңезне үтенәм! Үзе беткән милләтнең исеме югалмасын! Үземез беттек, әсәремез калсын! Үземез саклый алмаган эшне сезнең шикелле әмин11. хыянәтсез милләткә бөтен бабаларымыз тарафыннан васый’ булып сезгә калдырам, файдалан ыңыз' Башкалар да файдалансыннар, чыгаручылар төсле булып музыкамыз бетмәсен!' — диде дә. сөйләргә сүзе бик күп булса да. күзләренә бик яшь тулгач һәм тавышлары үзгәрә башлагач, утырды.
Моңарга да куллар чаптылар, моңарга да бравокычкырдылар. Сачәкләр ыргыттылар, ләкин болар һәммәсе дә Җәгъфәр әфәндегә мыскыл итү кебек күренә иде. Аштан соң тагы музыка башланды. Тагы болгар көйләре уйналды. Народный көйләрдән Сакмар' көе һәм соңгы көйләрдән Язмыш» дигән бер операдан романслар уйналды. һәм дә бер кеше белән бер барышня моңарга болгарча җырладылар Җырлары да бик яхшы чыкты, ләкин әйтүләрендә рус-лык беленеп тора иде Бу җырлар Җәгъфәр әфәндегә тагы бик каты тәэсир кылды Озак үтмәде, болгарларның Талныш» исемле операларыннан бер пәрдәсен синематографның мөкәммәле'" берлән күрсәттеләр (ул вакытта алар бик мөкәммәл булганнар иде. бар эшләрне хәрәкәтләрне, кыланышларны, тавышларны — һәммәсен күрсәтә беләләр иде). Талныш ролендә егерменче гасырда үзенең тавышы берлән дан тоткан Ләлә исемле кыз иде (бу кыз руслар арасында Лилия исеме белән мәшһүр иде). Ләләнең тавышларының яхшылыгыннан һәм Талнышның көрәшүләренең тәэсирлегеннән һич егламыйча торырлык түгел иде Җәгъфәр әфәнде бара-тора бетә-
58 ТЪсдыйк - раслау 59 Исме мокатдәс — изге исем 60. Мебаләгә — арттыру, күпертү 61 Мотәшәккир — рәхмәтле булу, кадерен белү 62 Хасса — үзенчәлек <•3 Әһеле — иясе. 64 Әмин — ышанычлы 65 Васый — васыять итүче
бетә бу көнгә калуны уйлап, изелеп киткән иде Аның артыннан болгар драмасыннан—“Теләнче кыз дигән бер драмадан бер пәрдә күрсәттеләр. Моның күренешләре, өй җиһазлары уенчыларның киемнәре һәммәсе болгарча булганга. Җәгъфәр әфәндегә боларны карау, үзенең милли драмасын актык мәртәбә күрү әллә нинди хисләр уяндырды үлә торган кешеләрнең җан чыгар алдыннан балаларына, сөекле хатынына, зур музыкантларның музыка кораллары- 2 на күзләрен тутырып-тутырып караганы кебек карый иде Боларга 5 әллә нәрсә әйтергә теләгән кебек тә була иде. әллә нәрсә сорарга да = теләгән кебек була иде. үзенең ни эшләгәнен белми иде Бу мәҗлестән соң, бу кайгыларны яңартудан соң сәгать сигезләр булганга, g сәгать унда тарихи җәмгыять тарафыннан яңа гасырны каршы алыр- = га чакырылган булганга, Җәгъфәр әфәнде тагы бер мәртәбә җәм- « гыятькә рәхмәт укып, бик күбесе берлән күрешеп, җәмгыять тара- “ фыннан бирелгән болгар музыкасын уйный торган машинаны алып, s һәм дә җәмгыять тарафыннан тәклиф кылынган фәхри" әгъзалык и исемен кабул итеп, өенә кайтып китте Күргән, белгән, ишеткәннә- = рен бераз рәткә салганнан соң. самавыр китерергә кушты. Җәгъфәр ♦ әфәнде чәй яратмаса да, болгарларның чәй яратуларын белгәнгә. к һәм дә болгар романнарында шундый чәй эчеп кенә гомерен * үткәрә торган кешеләр тасвирына да туры килгәнгә, самавырдан < булар чыгарып 4әй эчү аның һушына бик китә иде Өйдә вакытта * алар Сөембикә берлән дә шулай утырышып, озын иттереп болгарча. = һәммә нәрсәне онытып, чәй эчәләр иде Бу юлы да Җәгъфәр әфәнде £ шулай бер болгарланып алмакчы булган иде Һич ашыйсы килмәсә < дә. кондитердан болгар как төше китергән иде (бу как төш егерме беренче гасырларда руслар арасында бик таралган иде)
Килгән русларга* болгар тормышын күрсеннәр өчен, һәм дә табигате дә шуны теләгән өчен, шулай җыештырткан иде Сөембикә булса, бу өй бөтенләй болгар тормышының нәмүнәсе булачак иде һәм өйдә шулай уйланган иде. Ләкин аның булмавы аркасында шулай бер төрле генә җыелган иде Чәй эчте, болгарлар төсле озын эчте, мөмкин кадәр болгарлар төсле үткән эшләрне, хәзерге хәлләрне ча-гыштырмаска тырышты, мөмкин кадәр һәммә эшне аллага тапшырам дип бетерергә теләде Ләкин алай булса да. күңелендә янган утны һич сүндерә алмады һәммә күргәннәрен, хәтта күрәчәкләрен күз алдыннан җибәрә алмады Вакыт җитә башлагач, киенергә әзерләнә башлады, киенеп беткәч. Сөембикәнең килә алмавы, бәлки аның хәзер авырып ятуы, үлү ихтималы да барлыгы хәтеренә төште һәм эчен пошыра башлады Альбомны алып, бер мәртәбә бик озак Сөембикәгә карап торды Сөембикә моң. кайгылы, авыру төсле күренә иде Икенче караганда «Миңа карама инде, бар инде, үземезнең бетүемез шатлыгын күтәреш инде!»—дигән төсле була иде Караган саен Сөембикә төрлечә сөйләгән төсле була иде. караган саен кәефсезлек арта бара иде. актык караганда Сөембикә Җитәр инде»,— дигән кебек булды Җәгъфәр дә “Җитәр»,— диде дә тиз генә чыгып китте Озак үтмәде. Җәгъфәр әфәнде үзен зур зал эчендә әллә никадәр кешеләр арасында күрде Бик күп кешеләр күрештеләр Бик күп галимнәр килүе өчен рәхмәт укыдылар Бик күп хатыннар моның әсәрләре хакында фикерләрен бәян кылдылар Бик күп кеше моның белән сөйләшүне бик зур сәгадәткә саяп. сөйләгән сүзләрен дә үзләренең хатирә дәфтәрләренә «Ике мең бер йөзенче елның актык сәгатьләрендә, егерме икенче гасырны көткән вакытта язмыш мине
Кб Мокәммә камилләшкән. 67 Тәклиф — кушылган, тәкъдим ителгән 68 Фәхри мактаулы 69 Нәмүнә үрнәк
• -Килгән русларга • дип башланган җомлә моннан алдагы кыскартулар аркасында аңлашылмый
бер зур мәҗлескә тугры китереп, шул болгарларның мәҗлестә булган иң мәшһүр мөхәррирләреннән, галимнәреннән Җәгъфәр әфәнде берлән күрешү, хәтта бер-ике сүз сөйләшү сәгадәтенә дә наил " итте»,— дип тә язганнар иде Бу кешеләргә бу эшләр, бу сүзләр никадәр шатлык булса да. Җәгъфәр әфәндегә шулкадәр хәсрәт иде. шулкадәр авыр иде. авыр булган саен авырлыгын белдермәс өчен тырышу авырлыгыннан да авыр иде Залның бер ягында зур бүлмәдә бол-гарларның рәсемнәре ачык куелган иде Җәгъфәр әфәнде боларны күрүдән качса да. Җәгъфәр әфәнде белән сөйләшә торган бер тарих галиме болгарларның хатыннардагы өрпәгенең кайвакыт башланып. кайвакыт бетүен белмәгәнгә. Җәгъфәр әфәндене алып кереп, өрпәкле бер болгар карчыгының дога кылуын тасвир кылынган бер рәсемне күрсәтте һәм сораячак сүзен сорады Җәгъфәр әфәнде җавап биргәннән соң чыгачак булса да. күзе әле бер рәсемгә, әле бер рәсемгә төшеп, Җәгъфәр әфәндене ихтыярсыз калдырган иде. Рәсемнәр берлән зал тулган иде һәм дә һәммәсе дә болгар тормышыннан булганга, болгар мөхиббанына ' күп мәгънә алырлык иде Унтугызынчы гасырдан башлап беткәнчегә кадәр килгән болгарларның зур кешеләре, мөхәррирләре, әдипләре, галимнәре, шагыйрьләре, драматурглары. хәкимнәре, музыкантлары, народниклары — һәммәсе үзләренең иң мәгълүм вазгыятьләрендә 1 төшерелгәннәр иде. Аңарга башка йөзек салып уйный торган кызлар-егетләр җыены, унтугызын- чы-егерменче гасырда Сабак абыстайның кулына чыбык тотып сабак бирүе Болгар кызларының ярыктан берсе өстенә берсе менеп егетләрне караулары Болгар балаларының әйлән-бәйлән уйнавы вә боларга да башка да әллә никадәр рәсемнәр бар иде Җәгъфәр әфәнде бик озак карап йөрде Бу рәсемнәр арасында Җәгъфәр әфәнденең бер дә күрмәгән рәсемнәре дә бик күп иде Болар арасында егерменче гасыр рәссамнарыннан чыккан Болгар уе > дигән. ага торган су буенда яшел үләндә яңагына таянып уйлый торган егет тасвир кылынган рәсем моның һушына бик китте. Җәгъфәр әфәнде моңарга карап, рәсемдә тасвир кылынган егеттән дә битәррәк уйга чумды Бу егетнең ни уйлавы ихтималы барлыкларын, һәммәсен хәтереннән кичерде Иң актыктан гына егерменче гасырда бер болгар мөхәррирен динсез дип кыйнап, бөтен дөньясы канга буялып бетүен, күзен акайткан бер кешенең тегене типкәләвен, икенчесенең кесәләреннән язган нәрсәләрен алып ерткалавын. бер иске генә чапан кигән мулланың тегене кыйнарга төртеп күрсәтеп торуы, һәм дә ерактанрак кайсы себерке кайсы агач күтәреп, әдипне кыйнарга килүләрен тасвир кылынган рәсемне иң соң күрде Бу рәсемгә карап. Җәгъфәр әфәнде ни әйтергә дә белмәде, йөзе ут кебек кызарды Бу рәсемдәге кабахәтлек өчен руслардан оялды Хәтта рәссамны гаепләмәкче булды. Ләкин бу эш вакыйг 1 булганга гаеп рәсем түгеллеге хәтеренә төшеп. моны ничек тә таэвил кылырга белмәде Үзе ни эшли белмәсә дә. күңеленнән Начар халыкмыни соң. ник бу эшне эшләгәннәр? > — дия иде Руслардан берсе-берсе моңарга даир16 17’ бер-бер сүз ачмасын дип. тиз генә икенче якка чыкты Зал тулы халыклар рәсемнәрне карыйлар иде Рәсемнәр хакында мөхакәмәләр кылалар иде Әллә ни кадәресе шул рәсемнәрнең копияләрен алу тиешлекләрен сөйлиләр иде Икенчеләре болгар мөхәррирләренең рәсемнәре хакында, аларның төсләре хакында, тәрҗемәи хәлләре " турында сөйлиләр иде. Җәгъфәр әфәнде икенче залга чыкты Анда болгарларның әйберләре куелган иде Монда тарих белгән заманнан бирле булган болгарларның әйберләре бар иде Акчалары, киемнәре, зиннәтләре, өй җиһазлары, хатын-кыз зиннәтләре, табак-са- вытлар — һәммәсе бар иде. Җәгъфәр әфәнде боларны тагы бик озак карап торды Болар арасында үзбәк ханга Мисыр хәлифәләреннән җибә-
16 Наил ирешү 71 Өрпәк — яулык (Монда—битне каплау мәгънәсендә) 72 Мо-
хиооан — яратучылар 73 Вазгыять — торыш, халәт
релгән кылыч та бар иде Монда бик озак торды Монда да болгар хакында, ал арның киемнәре хакында, аларның торулары хакында бик күп сүзләр ишетте Болар арасында йөргәндә звонок тавышы ишетелә башлады һәм анда да. монда да хезмәткәрләр залга җьк - лырга вакыт икәнлеген белдереп йөри башладылар Җәгъфәр әфән- ф де дә су кебек ага торган халык берлән бергә чыкты Аны каршы залга рәис янындагы үзенә хәзерләнгән урындыкка утырттылар - Залдагы халык бик кызу-кызу урынлаша башладылар Җәгъфәр 2 әфәнде бер якта бик күп ирләр, хатыннардан мөрәккәб оркестр = күрде Озак үтмәде, тагы звонок булды һәм яңа гасыр керергә биш кенә минут калганлыгы белдертелде. Халык һәммәсе дә ура дип : кычкырырга әзерләнеп, тамакларын рәтләргә тотындылар Тамак = тавышы аз гына безнең унтугызынчы-егерменче гасырда мулла хог- ; бә укып бетергәндә бөтен мәчетне күтәрә торган тамак кыру тавышы булмаенча калды һәммә кешенең, менә җитә, менә җитә, дип йөрәкләре леп-леп итә башлады Менә кинәттән оркестр да гөрләп китте ~ Бөтен залны музыка тавышы алды һәммә кеше бу моңны — бол- - тарларның тормышларының ничек икәнлеген күрсәтә торган шаһид- * ны бик ихлас берлән, һәр тавышыннан әллә нинди уйларга чумып тыңларга тотындылар Бу көй болгарның соңгый" көйләреннән егер- _ ме беренче гасырда чыккан -Өмет бетте дигән көй иде Бу кой шул кадәр тәэсирле иде. нинди җиңел уйлы җилбәзәкләрне дә бик тирән фикерләргә чумдыра иде. Ниндәй каты йөрәкле кешеләрнең дә күз ләреннән яшьләр агыза иде Җәгъфәр әфәндегә бу алай тәэсир кылмады Ул хәзер шулкадәр кәефсез, шулкадәр авыр хәлдә иде һичбер нәрсәгә кайгыра белми иде Музыка туктады Бөтен залны
ура- тавышлары тутырды һәммә яктан Яшәсен, яңа гасыр яшә сен! тавышлары ишетелә башлады Бердән музыка гөрләде Оркестр баягыдан да гайрәт берлән русларның -Барабыз дигән уенын уйный башлады Бу көй шулкадәр кәефле, шулкадәр моны тыңлавы җиңел иде. нинди кайгылы кешенең дә кайгыларын Каф тавы артла рына таратырлык иде Музыка туктады -Ура ■‘Яшәсен» тавышлары тагы дөньяны күтәрде Электрик утлары бөтен дөньяны алган иде Урамнан да '.ура тавышлары ишетелә иде Озак үтмәде, тагы >iin.< сен - тавышлары күтәрелә иде Җәгъфәр әфәндене рәис яңа гасыр й, р лән тәбрик кылып, Яңа гасыр мөбарәк булсын дигән сүзгә Җәгъфәр әфәнде Өмет бетте, сезгә мөбарәк булсын, барыңыз диде һ-м күзләреннән яшьләр ага башлады Кешеләр бер-берсс берлән күрешә. тәбрик кылыша башладылар. Бер чирек сәгать үткәннән соң рәис, кафедрага чыгып, кыска гына яңа гасырның гомум бәни бәшәр" өчен сәгадәт гасыры булуын теләп, ашка чыгарга үтенде һәм Җ.н ъ фәрне алып зур залның ишеген ачып җибәрде Тагы музыка гөрелдәде. болгарларның Агач башы - дигән көе уйнала башлады Браво лар. -ура-лар. яшәсен нәр берлән тагы бер зал гөрләгәннән соң, һәммәсе урынлы-урынына утырдылар Җәгъфәр тагы иң түргә утырды Аш килә башлады Ашлар арасында вак-төяк сүзләргә башка арада килә торган болгар ашлары хакында сөйләнә иде Кайсы болгар ашын яхшы, кайсылары бик майлы табалар иде Хәтта кайсылары шул майлы ашларның болгарларның рухларын үтерүгә сәбәп булуын, аларны дорфаландыруын. ашларны ашап йөрүне үзләренә вазифа ясаган муллаларның бигрәк тупас булуларына кадәр барып җитәләр иде Ни сөйләсәләр, ни кылансалар да. Җәгъфәр әфән денең иң авырта торган җиренә тия иде Ура. яшәсен яңа гасыр' дип бокаллар күтәрелгәннән соң. рәисе җәмгыять аяк үзрә торып
74 Вакыйг барлыкка килгән 75 Тилпил - юрау аңлату 76 Даир — бәи.иигчп.и 77 Мехякам» хокем чыгару 78 Таржемаи хәл биография 79 Морәккәб жы> > ган 80 Соңгый - ясалма
сүзгә башлады Бу көнге көн үткән заманда мисалы күрелмәгән көндер, бу вакытка кадәр нинди зур вакыйгалар булса да. нинди зур бәлаләрдән дөнья котылып калса да. аларның шатлыклары да бу көнге көннең шатлыгына нисбәт кылырга түгелдер. Үткән егерме беренче гасырның бәни бәшәр тарихында нинди әһәмиятле мәүкыйг- лар"’ иттихаз8' иттеге мәгълүмдер Бу гасырның ихтирагаты18 19 20 21 22 23. бу гасырның кәшфияте*'1 унтугызынчы-егерменче гасырларны гына түгел, егерме беренче гасырның үзенең халыкларын да хәйрәттә*1' калдырмыштыр. Безне чолгап алган нәрсәләр, күзебез күргән нәрсә-ләр һәммәсе егерме беренче гасырда кәшеф кылынмыш. яисә егерме беренче гасырда тәшкил кылынмыштыр. Егерменче гасырда тәдавия- се® мөмкин түгел дип фараз кылынган авырулар, егерменче гасырда иң куркынычлы дошман саналган микроблар, егерменче гасырда уйлый алмаган фикерләр — һәммәсе егерме беренче гасырда мәйданга чыкмыштыр. Минем максудым бу гасырның кәшфиятен санау түгел, фәкать яңа гасырга керер өчен бер мөкаддимә генәдер. бу гасырда бөтен бәни бәшәрдә үзгәрүләр булдыгы кеби, без русларда да бик күп тәбдилат88 булмыштыр. руслар тагы үзләрен галәмгә таныттылар Руслар үзләренең саф дәрунлыклары89 берлән, обломов- лык лязим911 берлән мәлзумә1*1 төсле түгеллеген исбат иттеләр. Эшләгән эшләре берлән бөтен дөньяны хәйрәткә калдырдылар. Голум. фөнун '. сәнәгатьтә, санаигы нәфисәдә"3 руслар бик күп хезмәт иттеләр. Һәр фәндә рус галимнәренең исемнәре фәннәрне бизәкли башладылар Гыйльме мәгыйшәт бәшәрдә9,1 дә русларның әһәмиятләре бик зур-дыр. Аларның иткән тәбәдделләр95булдыгы кебек, безнең күршелә- ремез. дөресен әйтсәк, безнең мөгаллимнәремез болгарлардагы бәхетсез тәбәддел бер халыкта булмады Бу халык нинди иң мөһим эшләрендә йөргәннән соң. тарих бәшәрдә бик зур вакыйгаларга сәбәп булганнан соң. янып беткән шәм кебек, эределәр дә беттеләр. Уни- кенче-унөченче гасырларда болар, русларга караганда бик зур милләт һәм бик тәрәккый иткән халык булдыклары кеби, Азиядән килгән татарларга кушылганнан соң, безнең милләте хакимемез дә бул-ганнар иде Бара-тора бездәге иттифак"1, алардагы ихтилаф9' дөньяның китешен үзгәртте. Без акыртынлап аларга мөкавәмәт'18 кыла башладык Бара-тора аларга галиб" тә була башладык. Ахрында уналтынчы гасырда, бөтенләй галиб булып, милләт мәхкүмәмез1™' арасына керделәр, болар шул вакыттан бирле тәмам биш гасыр ярым безнең тәхет итагатемездә тордылар, табигатьләрендәге сабыр-лыктан. болар бик тиз безнең гадиләнә"" идарәмезгә ияләшеп китеп. һичбер вакытта истикълалларын1"2 кайтару фикеренә килмәделәр Болар төрки нәселенә мәнсүб 193 бер халык иделәр Боларның телләре дә төрек телләренең бер төрлесе иде. Болар төрки нәселенә бер халык иделәр. Боларның телләре дә төрек телләренең бертөрлесе иде. Болар тугызынчы яисә сигезенче гасырда ук исламият кабул итеп, мөселман булганнар иде. Шуның өчен безнең белән алар-ның арасында дин башкалыгы күп вакытта үзенең тәэсирен белдерә иде Алай булса да. ике якның да инсафы аркасындамы, әллә замананың тәэсире сәясендәме. боларның гомуми торышларына бу дин башкалыгы тәэсир итмәгәндер Фәкать болгарларның хосуси үзләренә караганда, бик күп зарар иткәндер. Болар безнең белән диннәре башка булу җәһәтеннән актыккы гасырларына кадәр балаларын безнең мәктәпләремездә укытырга шикләнәләр иде Шуның өчен
18 Бәни бәшәр — адәм балалары 82 Мәүкыйг—урын 83. Иттихаз— алу. тоту 84 Ихтирагат — уйлап табулар 85 Кәшфият — ачышлар 86 Хәйрәт — аптырау 87 ТЪдавия— дәвалау 88 ТЪбдил—үзгәртү 89. Дәрун — йөрәк, күңел 90 Лязим— тиеш 91 Мәлзум — кирәк 91 Голум. фөнүн — гыйлемнәр, фәннәр 92. Санаигы нэ- фисә— сәнгать 94 Гыйльме мәгыйшәт рәшәр— кеше тормышы турындагы фәннәр
95 Тәбәддел — алышыну, үзгәрү
һәр вакытта безнең мәктәпләремездә болгарлар бик сакаулы гына булмыштыр. Болгарларның үзләренең китешләре бу заманга яраклы түгел иде Шуның өчен аларга нигезләрен төзәтер өчен, искергән өйләрен сипләр өчен, яңа мәгариф алырга кирәк иде Аны алуның иң җиңеле безнең аша булса да. алар безгә үзләренең ышанмаула- ф ры хакында файда итә алмадылар. Шуның өчен, аларны төзәтер өчен йә үзләренең мәктәпләрен ислах11'’ кирәк иде. я безнең мәктәп- 1 ләргә керү кирәк иде. Болар берсен дә эшләмәделәр. Шуның өчен 5 чергән өй чергәннән-чери башлады Ниһаять, җимерелде Бу көнге = көндә Россиядә Җәгъфәр әфәнде, аның хатыны Сөеме ик- ханымга 'z башка бер болгар да калмагандыр Боларның үзләренең тормы шла- ры, үзләренең культуралары булганга, үзләре бетсәләр дә. безгә бик күп әсәрләр калдырдылар Боларның бөтен авылларында, шәһәрләрендә булган исәпсез-хисапсыз мәдрәсәләр, мәктәпләр, ыәчетл •. боларның иң зур ядкәрләредер. Болар үзләре бик кабилиятле, үткен г һәм тере халыклар иде Болар табигатьне сөя торган, сәнаигъ нәфи<ә- дән ләззәт ала торган, әхлак кагыйдәләрен бик ригая' ' кыла торган, " һәммә кешеләр берлән дусланырга бик ярата торган, кунак сыйлар ♦ өчен яратылган кебек бик күп әхлак хәмидәгә' " .малик бер кавем = иде Боларның табигатьләрендә тиҗарәткә рәгъбәт"*’ һәм дә ти- х җарәткә осталык булганга, болар бик күп вакыт дөньяның иң * тиҗҗәр"'1 халык булган яһүдиләр берлән рәкыйб111 була алганнар * Ләкин боларда булган җилбәзәклекме дим. әллә өстән уйлаумы. х болардан акыртын-акыртын гына дәүләтләрен ала башлаган Болар * унтугызынчы гасырның актыккы яртысында фәкыйрьләнә башлап. < бу конге көндә шул фәкыйрьлек аркасында бөтенләй бетмешләрдер. Боларның соң заманнарына араларында әхлак бозыклыгы бик таралмыштыр, болар үзләре бик мөтәддәйин ’ күренсәләр дә. һәм һәрвакыт үзләрен «ислам саклаучылар» дип йөрсәләр дә. ботар «расында исламның хакыйкатен анлаган кеше бик аз булганга, боларның мөселманлыклары истибра' 1 корыту, намаз укуда гына калгандыр. Исламның әхлакый мәгыйшәти мәсьәләләрен голәмалары кайсысын тәэвил11* кылып, кайсысын бөтенләй исламияттән чыгарып, игътибардан төшергәннәрдер Боларда хатын-кызга тәрбия бирү булмаганга, әүвәл хатыннарны качырып тоткан вакыч ларда әхлакларын югалтмасалар да, замана үтә-үтә ул пәрдәләр ертылганга, пәрдә астыннан, чылбырдан котылган этләр кебек, болгар хатыннары килеп чыкмышлардыр һәм дә әбиләренең файдалана алмаган хөрриятләреннән берьюлы файдаланмакчы булып, әхлаксызлыкка салынмышлардыр. Унтугызынчы, егерменче, егерме беренче гасырларда боларның хатыннары фәхеш галәмнәрендә бик зур роль уй- намышлардыр . һәм икенче яктан, мәгариф тәрәккый иткән саен галим кешегә тору никадәр җиңел булса, надан кешегә шулкадәр авыр буладыр Бу авырлыкны болг арлар да кү гәрме! иләрдер. Бервакытны болар һөнәрсез, гыйлемсез, дәүләтсез булып, калын кара хезмәтләрдә генә гомерләрен үткәрме итәрдер Шул сәбәптән фәкыйрьлек саясында"г' кими-кими, һәм дә алла тарафыннан җибәрелгән бәла — авыру аркасында, дөресен әйтсәк, наданлыклары сая- сында үзләренең һәлакәтләренә үзләре сәбәп булмышлардыр Гимар һәммә эшне эшләргә яратсалар да. боларда сәбат' ' булмаганга күп эшләр сүз берлән генә Калмыштыр Шуның өчен болгар тарихы с-, >
ЧН Ихгифмк бердәмлек. берлек 07 Ихтилаф — ылгыш Ох М<жпи.>ыит кгршы гору на I .■ 1и6 җиңүче 100 Мәхкүм.» - буйсынучы 101 Гадиләми - гаделлекле 102 Истин 1-лол — бәйсезлек 1<>3 Монсуб - караган 104 Ислах- үзгәртү 10> Ригах хормотләү. кайгырту 106 Хәмидә — мактаулы 107 Малик - ин 10Я Ти»*, i
рот сәүдә 104 Рагъбәл — телак. омтылыш 110 Тиҗҗәр — сәүдәгәр 111 Рокыиб
кпндәш
берлән тулыдыр Болар һәр мәсьәләне әллә ничәшәр моләхәзә" кылганнар, әллә ничәшәр мөхәкәмә1 " кылганнар Ләкин һич берсен дә эшләмәгәннәр Боларның тагы бер табигатьләре бар Болар бик һавалы булганнар Шуның өчен, үзләрен бик зур күреп, сөйләгән кешенең сүзенә бер дә илтифат кылмаганнар һәм аларның киңәшләренә дә карамаганнар, һәммә нәрсәдә үзем беләм- дәгъвасында булганнар Боларның тарихлары һичбер халыкның тарихына охшамый Боларда голум. мәгариф низагларына тиречеләр катышканнар Дин мәсьәләләренә эшчеләр катнашканнар Мәдрәсә-мәктәп эшләрен укымаган, яза белмәгән кешеләр йөрткәннәр Хасыйлы. боларда кем нинди эшне белмәде — ул шул эшнең башчысы булган. Шул сәбәптән боларга алга китәргә мөмкин булмаган Боларның мөкәммәл музыкалары яхшы гына тәрәккый иткән әдәбиятлары калмыштыр.
Болар бәни бәшәргә ни файда итте? — сөаленә мин җавап бирә алмыйм Әгәр боларның тынычлык сөю сәбәпле, дөньяда әллә нинди фетнәләр чыгуына сәбәп булмауларын файдага санамасак, боларның иткән хезмәтләре юктыр. Фәнгә хезмәтләре юк. Чөнки болар фәнне белмәделәр. Һөнәргә, сәнәгатькә11' тагы юк иде Гыйльме мәгыйшәт бәшәргә тагы юк. шуның өчен боларның исемнәре дөньяда үзләренең музыкалары берлән генә сакланмаса. сакланмаячактыр Боларның хәлләренә караганда, без. руслар, тагы шатланамыз Чөнки безнең дә болар хәлендә булуымыз, бу көнге көннәрне яисә иртәрәк, яисә соңрак күрүемез, дөнья белән бөтенләй күрешүемез1"’1 ихтимал иде Ләкин ул көн хәзер үтте. Үземезнең гайрәтемез. тырышлыгы- мыз саясендә әүвәл авыр эштән котылдык. Моның соңьЧнда руслар яшәячәкләр, яшәсен руслар' Бөтен залдан яшәсен» сүзләре ишетелде дә рәис туктады Бөтен зал яшәсен» тавышы берлән тулды. Бу сүзләрдән соң һәммә кеше Җәгъфәр әфәнденең каршы берәр сүз сөйләвен көтәләр иде Өметләре бушка китмәде. Вакыйга Җәгъфәр әфәнде торды Рәис мәҗлеснең сүзләре берлән бөтен каннары уйнагангамы. әллә болгарларның шул җәмгыятьләрдә сүзләр сөйләвенең актыгы буласы хәтеренә килгәнгәме, әллә тыңлый торган халыкка бу никадәр яхшы-яхшы сөйләсә дә. начар сөйләсә дә, бер булуын белеп, аларның Максудлары минем сүземнән файда алу булмаенча. актыккы болгарның сүзендә ишетү генә кебек уйлар хәтеренә килгәнгәме. йөзенә көчләнү әсәре чыккан иде Ул һәрвакыт үзенең әсәрләрендә болгарны яхшы итеп күрсәттеге кебек, аларның начарлыкларын да мөмкин кадәр тәэвил1 ' кылып, фәлән итеп күрсәтергә тырыша иде Бусында актыккы сүзләр булганга, тагы болгарларны матуррак күрсәтмәкче иде Ләкин матур күрсәтергә теләгән саен күз алдына болгарларның начарлыклары күренә бара, ямьсез яклары юри кыйлынган кебек, хәтеренә килә бара иде. Шулай булса да, озак басып торырга ярамаганнан. Җәгъфәр әфәнде сүзгә башлады: “Әфәнделәр1 Шундый җәмгыятькә мине чакыруыгыз өчен бик мәмнүнмен Бу сезнең илтифатыгыз саясында. мин үземезнең мөнкарыйз123 булган милләтемез хакында үземнең фикеремне бәян шәрәфенә наил ' булдым Хәзер йшетә торган сүзләреңез бөтен дөньяны дер селкетеп, меңнәрчә еллар торган бер милләтнең актык баласының актык сүзе, меңнәрчә елларда үзгәрүне кабил125 булмаган бер мил-ләтнең үзгәрмәгән актык бер углының фикере һәм дә тугры фикередер Без болгарларның кайчан җир йөзендә, кайвакытта патшалык сөрә башлавымыз хакында мин бер сүз дә әйтмәячәкмен. Моны беләсе килгән кешеләргә меңнәрчә җилдләр12в тарих китаплары ха- 24 25 26 27 28
24 Мөтәддәйин— динЛе кеше. 113 Истибра — бавелдән соң юыну. 114 Тәэвил — ялгыш аңлату 115 Сая — күләгә, ышык 116 Сәбат — нык тору 117 Моләхәзә — игътибар белән уйлау 118 Мохәкәмә — хөкем чыгару 119. Сәнәгать промышлен ность 120—Гыйльме мәгыйшәт бәшәр — кеше тормышы турындагы фән 121 Күре
шүемез — саубуллашуыбыз мәгънәсендә булса кирәк.
эирдер Аларның нинди нәселгә мәнсүб12, икәнлекләре хакында бер сүз дә димәячәкмен. Анысы да гыйльмелнәсаб'2" китапларында туп- тулы бер мәсьәләдер. Бу мөнкарыйз булган халыкның болгарлар икәнлеген сөйләргә дә ихтыяҗ юктыр Чөнки бу хакыйкать унтугызынчы гасырның ахырларында мөсбәт 2' булып. Русиядәге мөсел- ф маннар татарлар берлән катышсалар да. алардан күп гадәтләр ал- - салар да. татарларның каннары тәэсир итеп, элгәреге болгарларның : ләтафәт табигатьләрен югалтсалар да. болгарлар һаман болгар көен- | чә калмый, татарлар акыртын гына болгарларга кушылып бетеп = китмешләрдер Русиядә мөселманнарга ул татар дию шаигь " булса х да, бара-тора болгарга әйләнгәнгә күрә без дә болгар дип сүз сөй- 8 ләчәкмез Болгарларның табигате сабыр, һәр нәрсәне күтәрә торган. = үткен, һәр нәрсәне белергә кабил, яхшылыкка мәйяль' ’ бераз фа- § натик. кунак сүәр. тынычлык өчен җан бирә торган, яисә һәр нәр- „ сәнең һәр ягын уйлап бетермәенчә эш кыла торган, яисә һәр ягын £ уйлаган булган булып, бер эш тә кылмый торган, фәлсәфә сөйләргә - ярата торган, тик торуны ярата торган бер табигатьтер. Боларда - җилбәзәклек булганга, боларның тарихларында тиздән генә зур * мәсьәләләр чыгу һәм зур тавышлар чыгу бик күп булдыгы кеби. бо- ® ларның тарихларында уйлап, төпле иттереп эшләнгән эшкә очрау да * бик аздыр Болар һәммә нәрсәне төпсез эшлиләр иде. һәр бинаны * нигезсез эшлиләр иде Болгарларның: «Иртәгә өчен ишәк кайгырт- и кан».— дигән мәкальләре боларның никадәр киләчәк хакында уйла- * ганлыкларын белгертәдер Боларның тарихларында парлак заман- к нар күренсә дә. болар да бер уйланып эшләүдән хасыйл булган нәр- * еәләр түгел иде Фәкать тәсадефән1 генә тугры килгән иде Болгарлар татарларга катышмастан борын мондый халык түгелләр иде Болар җитди, һәр эшне уйлап, алдын да. артын да белеп, ник. ни өчен икәнлеген тикшереп эшли торган халык булсалар да. Азия сахрала- рында иркенлектә торып, бу көн тамагы туйса, иртәгә туярын уйларга өйрәнмәгән татарлар боларга үзләренең табигатьләрен бүләк итеп калдырмышлардыр. һәм дә болгарларның тора торган җирләре иркен һәм мөнбит1' булганга, күрше халыклары боларга караганда да түбән булганга, дөньяның алга китә торган халыклары берлән мөнәсәбәтләре киселгәнгә, болар «Аллага тапшырдым - дип ятуга салынмышлардыр. һәм, вакыйгам да. боларга тамак туйдыру өчен әллә нинди белүләр, уйлап, план корып эшләнгән эшләр кирәк булмагандыр Шуның өчен еллар, йөз еллар үтә-үтә боларның бу эшләре икенче табигать хәлен алмыштыр. Боларның бу хәлдә дәвам итүләренә голәмасының наданлыгы һәм дә сатучыларының үзләреннән дә арттагы сарт. кыргыз кебек халыклар берлән генә эш итүләре дә бик зур сәбәп бул мыштыр Болар аларның һәммә начарлыкларын күреп, үзләреннән зур милләт юк казыясын ' чыгаруларына һәм үзләрен һәр яктан мөкәммәл дип уйлауларына башчы булмыш- тыр Тагы бу халыктагы үткенлек, аның нәтиҗәсе булган үзен зур тоту, боларның башка халыкларга кечкенә итеп каравына сәбәп бул мыштыр. Димагларында" куәи хыялиянең ' куәтлеге саясын да болар һәммә нәрсәдән әллә нинди булмый торган фаразларга китеп, уйларга чумып, эшләргә вакытлары калмагандыр Тагы боларның табигатьләрендә әллә нинди сүзгә, ләфызга' әһәмият бирү булган Бу ноксан1™ бөтен шәрекъ халкының гадәте булса да. безнең болгарларда бигрәк каты падишаһлык сөрмештер Шуның өчен укый торган 29
29 Гә.эвил ЯЛГЫШ аңлату 123 Мннкарыйз сүнган. юкка чыккан 124 Наил ирешүче 125 Кабил кабул итүче 126 Җилд тпм 127 Мәнсүб караган 128 ГыйЛ1.м<-л1ьк-пб нәсел турындагы фән 129 Мвсб.гг исбат ителгән 130 Шаигь таралу 131 Мәйяль һәвәс, оста 132 Т.к-адсфан - очраклы 133 Монбит уңдырышлы 134 Казыл хәбәр. җамлә 135 Димаг ми 136 Куәи хыялия хыял куәте 137 Ляфыз — сүз. 138 Ноксан кимчелек
фәннәренең мәгънәләренә барып җитмәенчә һәм барырга да тиешлеген уйламаенча, лафыз низаглары белән гомер үткәргәннәр. Шул сәбәптән боларда никадәр мәктәп, мәдрәсәләр булса да. уку никадәр хаЛык арасында таралса да, боларның белгәннәре фәлән сүзнең фәлән сүздән ник элек әйтелүе, ник ул сүзнең әйтелмәенчә, бу сүзнең әйтелүе кебек юк эшләр генә булмыштыр Боларда лафызга әһәмият шулкадәр булган хәтта коръән кебек дини китапны укуда, фәлсәфи никадәр гали хөкемнәрне ‘ шамил14 . җәнаб алла тарафыннан җибәрелгән хикмәтне өйрәнүдә дә лафыздан үтә алмаганнар. Коръән уку боларда аны тәҗвидләп11' укып, авызны төрлечә борудан гыйбарәт булып калган Боларның лафызыйлыклары һәрвакытта үзен күрсәткән. Боларның тарихларында һәр нәрсәне эшләргә планнар кору кадәр күп нәрсә юклыгы, боларның лафызый холыклыгыннан нишандыр' * Һәр нә исә боларның алга китмәүләренә сәбәп үзләре төсле генә күренсә дә. иң зурысы кәлимәте " һәм дә күрше халыкларыдыр. Югыйсә болар һәр нәрсәгә кабилиятле30 Дәхи '' дә башлык булмавы, руслар берлән динән 1 башкалык, руслардан бәгъзе дөньяның китешен аңламаган лапасларның'1Һ. вакыйган"'. болгарларны христиан итү фикеренә килүләре, болгарларның һәммә руска алдакчы күзе берлән каравына сәбәп булмыштыр. Шул саяда ботарлар руслар аша да мәдәниятне ала алмамышлардыр Боларның тарихларындагы фанатик, дин химая кылу фикере болгарларга поплар берлән мөкавәмәт өчен чыкмыш исә. надан халык һәммә урында истигъмаль кылмышлардыр. Шул сәбәптән болгарларның мәдәнияттән гафил' ' калуларына вә шуның саясында монкарыйз булуларына ярты сәбәп русларның поплары булмыштыр. Болгарлар һичбер вакыт руслардан курыкма- мышлардыр. Фәкать христианлыкка гына рази булмамышлардыр Боларның әхлаксызлыклары. боларда хатын-кызның фәхеш юлына китүләре. боларда спиртлы эчемлекләр истигъмаленең таралуы, минемчә, тагы боларның үзләренең табигатьләрендә шундый эш булудан түгел — фәкать боларда кирәгенчә (эш) кылу булмаганлыгыннан. күңел ачар өчен әхлакый урыннар булмадыгыннан, боларны тәрбиясезлек, эч пошу, эшсезлек фәхеш юлына тартмыштыр. Эч пошуны бетерер өчен исерткечләр дә истигъмаль кылынмыштыр Бара-тора боларны истигъмаль кылу да икенче табигать булып Калмыштыр «Бәни бә- шәргә ни файдалары булды9'— сөәленә мин дә җавап бирә алмыйм Чөнки бу сөальгә җавап өчен аларның һәммә эшләрен дә берәм-берәм тикшерү кирәкдер ки. бу да хәзерге мәҗлестә мөмкин түгелдер Фәкать калдырган музыкалары, әдәбиятлары, тарих бәшәрдә1*' әһәмияттән хали булмас дип уйлыйм Әмма фәнгә, санәгатькә хезмәтләре юклыгында һич шөбһәм юктыр. Фәкать боларныц сәнаигы нәфисәгә '. художествога иткән хезмәтләрен һәр монсыйф' икърар кылыр хөсне занындамын ” Боларның болай бу дәрәҗәдә төшеп калуларына һәм дә бетүләренә баш сәбәп бик күп кешеләр ислам булды диләр. Ислам манигъ тәрәккый' ' диләр. Боларның бу фикерләре, минемчә, бөтенләй хата түгел Хәзрәт Мөхәммәт (галәйһи әссә- лам) тарафыннан өйрәтелмеш исламның манигы тәрәккый түгеллегендә һичкемнең шөбһәсе юктыр Фәкать болгарлар бу ислам диненә керделәрме? Минемчә, юк! Боларда исламиянең өске кабыгы берлән япкан бер мәҗүси дине бар иде Тышын караганда никадәр исламият кә охшаса да. эченә керсәк, мәҗүсилектән башка нәрсә түгел иде
139 Гали боек 140 Хокем уй йортү 141 Шамил — эченә алган, туплаган 142 ТЪжвид — коръәнне дорес итеп уку кагыйдәләре 143 Нишан билге 144 Кәлим - үэ-үзенә сойләүче 145 Кабилиятле — сәләтле 146 Дәхи -янә 117 Динән — дин ягыннан 148 Напас — поп 149 Вакыйган — чыннан да 150 Химая - саклау 151 Мокавәмәт каршы тору 152 Истигъмаль—куллану 153. Гафил сизми калу 154 Бшнәр - кеше 155 Хали — буш 156 Сәнаигы нәфис» — матур сәнгать 157 Моп- сыйф - инсафлы кеше. 158 Хвсне зан — яхшы уй.
милләтнең алга китү мәсьәләсен тәмам аңлап, шул юлда эш эшли башлаган кешеләре ник бик тиз үләләр иде9 Яисә мондый кешеләр фәкыйрьлек-фәлән берлән ник бик тиз үзләренең мокатдәс хезмәтләрен ташларга мәҗбүр булалар иде Шагыйрьләрнең вакытсыз үлүләре. болгарга ярдәм итә торган байларның яшьли үлүләре нидән иде9 Болгарларда тәрәккый итәр алдыннан мәгариф таратылыр вакытта әллә кайдан килеп чыккан коруне восата ' мәҗүсилеге булган •ишанлык* ник ул кадәр тиз тарала иде9 Икенче яктан эш эшләргә ярарлык кешеләр, милли мәсьәләләрне аңлаган кешеләр, ник һәрвакыт ярлы булып, хезмәте миллия урынына кемлекче кебек гамак туйдырырга гомерләрен сарыф итәләр иде9 Минемчә, болар һәммәсе бәхетсезлектән иде Тагы болар арасында килеп чыккан авыру бә- хетсезлектән булмый нидән9 Дөрес, наданлыктан, тыйбка ышанмаудан. пакьлеккә әһәмият бирмәүдән, дияргә дә мөмкин, ләкин һаман бәхетсезлекнең дә катышында шобһә юк Нә исә болар беттеләр Тарихта халыкның бетеп китүе бик күп күрелгән мәсьәлә булса да. финикәләр" 1 заманасында нинди мотәрәккый милләтләр булсалар да. бабилиләр ' асуриләр" ’ инкыйраздан котыла алмалыклары мәгълүм булса да. бу замандагы инкыйразга бер дә охшамый иде Шуның очен бу кадәр зур милләтнең шул кадәр мәгариф, голүм тәрәккый иткән гасырда инкыйраз гаҗәп булачак һәм бөтен галәмне хәйрәт- кә1"'' калдырачактыр һәм калдырмактадыр Бүгенге көндә болгарларның никадәр асаре гатикалар" . никадәр фәлсәфәләре фикерләре сезгә калачактыр, сезгә боларны саклау инсаниятеңез вазифасыдыр Тагы бер мәртәбә әйтим, болар начар халыклар, тәрәккыины кабил түгел бер милләт түгел иде Фәкать бәхетсезлек, урынның иркен- үз милләте - болгар хакында сөйләве исенә төште Дә. яшен суккан кебек булып, ни әйтерен дә белмәенчә Әйе. беттеләр1 Өмет бетте' диде дә бераз ни әйтергә белмәенчә торды Бераздан тагы икенче төрле тавыш берлән сөйләргә башлады Мин болгар милләтенең актыккы баласы, актык болгар Җәгъфәрнең сездән хосуси бер үтене-чем бар Без беттек. Безнең никадәр әйберләремез. әсәрләремез калды Аларны сез кадерләп, хөрмәт итеп саклаңыз һәм саклаячаксыз, минем монысында һич шөбһәм юк Фәкать минем үземнең актыккы болгарның китапларын, асаре гатикам, киемнәрем, өй әйберләрем, хатыным Сөембикәнең китаплары, үз әсәрләреннән шигырьләре, иске музыка аләтләре" . хәзерге музикә аләтләре вә минем өемдәге әй-
150 Манигъ пцюккый алга китүгә кирт.» 160 Нам иим 161 Кнртч. Vina глгырллр 163 ТыИб медицина 163 Финика финикип Н < ■■■■ пилонлы ItiS Асури — ассирияле 166 Хойрсл аптырау 167 Acaj* г литы ӘИбгрЛӘр. мсталеклар ЮН МәтарӘККЫЙ ЛЛГМ КИ>.. о| Ң. < А-.л! ; > .
гальыимкүният лур шатлык
■^Исламият манигъмы. түгелме?»—сөален биргән кешеләр бу ике исламны аермыйлар иде Җавап бирүчеләр дә әле берсен, әле берсен күрсәтеп бирәләр иде Шуның өчен бу мәсьәлә унтугызынчы гасырда ук мәйданга атылса да. бу көнгә кадәр тәмам ачык беленмәмеш- тер Болгарлардагы дин манигы тәрәккый иде. Болгарлар шуны сак- лыймыз дип, рус мәктәпләренә кермәделәр, рус теле белүдән качтылар. руслар берлән якынлашудан курыктылар, болар һәммәсе алар- ның исламият кабыгы берлән капланган, татар-болгар халкының кушылуыннан хасил булган бер мәҗүсилекне саклау намына'’ кы- лынмыштыр. һәр нә исә. хәкыйкать — болгарлар яхшы бер халык иде. тагын бер сүзем бар — бу болгарлар бәхетсез халыклар иде
Бәхет нәрсә соң? Ул бармы, юкмы ‘ — мәсьәләләрен хәл кылмаен- ча гына мин болгарларның бәхетсезлекләрен күрсәтәм Болгарларда
тормышның җиңеллеге, күршеләренең наданлыгы м<гәрәк- " милләтләрдән ераклыгы сәбәп булмыштыр Бу сүзләрне Җәгъ
фәр әфәнде бик кызып, бик ачык иттереп, гүя. икенче милләт хакында сөйләгән кебек сөйләсә дә. бу җиргә җиткәч, кылт итеп хәтеренә
берләрнең һәммәсен. Сөембикә берлән безнең икебез дә үлгәч, үзе- мезнең химаяңызда булган җәмгыятькә алып саклавыңызны үтенәм Әгәр сез минем шул үтенечемне кабул итсәңез. мине бик шат иткән булырсыз һәм дә актыккы болгарның актыккы гомерләрендә актыккы үтенечне кабул иткән буласыз, һәм дә хәзер дә алып килгән әсәремне кабул итүңезне үтенәм. (шул вакытта Җәгъфәр әфәнде кесәсеннән чыгарып рәискә бирде).— диде дә утырды. Халык кул чабудан туктагач, рәис чыгып: Мин үземнең иптәшләрем—тарих җәмгыятенең әгъзалары авызыннан Җәгъфәр әфәндегә рәхмәт укыйм һәм дә ул калдырачак әйберләрне мөгальмәмнүният1кабул итә- чәклегемезгә һәм дә саклавымызга вәгъдә бирәм. Җәгъфәр әфәнде һәрвакыт безнең җәмгыятемезгә бик зур хезмәтләре өчен җәмгыять моннан ун сәнә11 мокатдәм * аның хезмәтләрен тәкъдир кылып, аны фәхри әгъза ясаган иде, бу көн миңа мәгариф нәзарәте1 җәнабеннән' . безнең җәмгыятемезнең соравы берлән бирелгән тарих профессоры дәрәҗәсе берлән тәбрик кылдым, ура»,— дип сүзен бетергән иде. Халык та: Ура, тарих профессоры!»—дип тагы бөтен залны гөрләткәннәр иде. Җәгъфәр әфәнде моңарга каршы бик мәмнүн1 ' икәнлеген сөйләгәннән соң һәм шулкадәр илтифатларына рәхмәт укыганнан соң, профессор исемен болгарча бер исем иттереп бирү мөмкин түгелмелеген сорап, әгәр мөмкин булса, профессор дигән сүз урынына белгивар (белкивар) яисә белкибарга күчерүне үтенде Рәисе мәҗлес актыккы болгарның актыккы үтенечен кабул иткәнлеген, һәм дә белкивар исеме профессор дәрәҗәсе берлән би- релдеген белгертте. Халык тагы: Яшәсен Җәгъфәр белгивар! ■— дип кычкырырга тотынды. Икенче якта болгар музыкасы гөрелдәргә тотынды Халык та торып, берсе анда, берсе монда йөри башлады. Җәгъфәр әфәнде дә. рәсми мәҗлес беткәнне белгәч, өенә китте. Бик арып беткәнгә, йокларга дип ятса да. башыннан кичкән фикерләре берлән бик озак йоклый алмады Күз алдына болгар мөхәррирләре. болгар муллалары, байлары, болгар ханнары, болгар хәерчеләре киләләр иде. Һәммәсе. Җәгъфәрдән әллә ни сораган кебек, тик торалар иде. Күңеленә тагы Сөембикә килеп төште Ул тагы күз алдында торган кебек була башлады. Ул авыру төсле күренә иде. елый, кайгыра төсле беленә иде Болар артыннан тагы икенче фикерләр килә иде Аның артыннан—башкалары. Ләкин тыныч йокы һаман юк иде Урамнан ишетелгән «ура» тавышына Җәгъфәр әфәнде шул арлы-бирле йокысыннан уянып китте Ул әллә нинди арыган, кәефсез иде. Башы, тубал кебек, бер нәрсә дә уйлый алмый иде Уянганын белгәч, хезмәтче дә килеп керде Юынырга су әзерләгәннән соң. чәй китерергәме яисә башка әйберме, дип сорап чыгып китте. Җәгъфәр әфәнде чәй китерергә кушты Үзе юынып киенгәнче чәй дә килде Авырсынып кына, кай төшеннән тотып уйларга белмәенчә. Җәгъфәр әфәнде чәй эчәргә тотынды Менә озак үтмәде, хезмәтче поднос берлән визитная карточка кертте, Җәгъфәр әфәнде: -Боерсыннар' — диде һәм дә хезмәтче артыннан яшь кенә бер кеше кереп күрешеп. Җәгъфәр әфәнде күрсәткән урынга утырды Җәгъфәр әфәнденең «Ни хезмәткә кушасыз?»—дигән сөаленә әдипләр җәмгыяте тарафыннан сәгать бердә биреләчәк ашка чакырырга килүен сөйләде Җәгъфәр әфәндедән вәгъдә алгач, теге әфәнде чыгып китте Чәйдән соң ни эшләргә дип белми торганда, Җәгъфәр әфәндегә поднос берлән өч хатын-кыз карточкасы керттеләр. Җәгъфәр әфәнде: Керсеннәр ,— диде. Керделәр. Җәгъфәр әфәндегә кичә үзләренең моның яхшы сөйләвенә гаҗәпкә калуларын берсен-берсе бүлә-бүлә сөйлиләр иде. һәм Җәгъфәр әфәндегә: «Болгарларда өч ха-
171 Сәнә —ел 172 Мокатдәм—элек 173 Фәхри — хормәтле 174 Нәзарәт -идарә министрлык 175. Җәнаб— олылау сүзе. 176 Мәмнүн -шат 177 ТЪгаддеде зәү- Ям»т — күп хатын алу
тын алу бик күп булган, хатыннар ничек тордылар икән?»—дип. тәгаддеде зәүҗәт1 мәсьәләсен ачтылар. Берсе хәтта Җәгъфәр әфәндедән дә: Сезнең хатыныгыз ничә9 — дип сорады Болар берлән шундый мәсьәләләрне сөйләгәндә тагы карточкалар китерделәр Карточкаларда әдипләр икәнлеге мәгълүм иде Җәгъфәр әфәнде Боер- ф сыннар»,— диде. Бу сүздән соң хатыннар да, китәргә вакыт, дип рөх- ; сәт алып чыга башладылар. Әдипләр Җәгъфәр әфәнде берлән бол- тарларның психологияләре хакында сүзгә керештеләр Берсенең сүзе- = нә караганда, болгарның психологияләре гаҗәп дәрәҗә мантыйкый '. = имеш, икенчесенекенә генә караганда, димаглары мөкаммәл - булса да, хисси""' димаг булмаган, имеш. Бу мәсьәләне Җәгъфәр i әфәндегә сөйләделәр Ул да болгарларның димаглары гали булуны һәм дә бик зур мәсьәләләрне аңларлык булуны, бераз гына укыган 2 болгар малаеның мәгыйшәтнең һәммә мәсьәләләре хакында мөхә- кәмәгә кадир31 32 булуын шуның соңында бер зур болгар агаеның бер 4 кечкенә генә немец малае кадәр эшкә ярамавын сөйләде Икесе дә - Җәгъфәрнең сүзен тәсдыйк*82 кылдылар Икенче мәсьәләгә күчәр = вакытта гына тагы әллә нинди хатыннар карточкасы кертеп бир- * деләр Болар императорский театрның артисткалары иде Алар да 5 керделәр Җәгъфәр әфәндегә болгар драматургларының кабилиятле- ~ ре хакында (сөйләп) аларның уеннарын уйнау актерларга бер ләззәт ' бирә, дип мәшһүр уеннардан ничәсен санап вә ничәсен бик мактадылар Җәгъфәр әфәнде һәркайсысының мөхәррирләренең нинди кеше " икәнлеген, язган галәмен бик белүләрен сөйләде Шуның артыннан болгарларда хатыннарның качу мәсьәләсенә барып җитте һәм дә ' болгарларны, хатыннарының хокук табигияләрен бирмәгәннәр, дип гаепләргә тотындылар Җәгъфәр әфәнде 'Качу мәсьәләсе бездә булса да. рәсми генә иде. әмма асылда кача торган хатын-кыз һичбер вакытта йөзгә биштән артмамыштыр Авылда хатыннар ирләр берлән бергә эшлиләр иде. бергә ашыйлар иде. сөйләшәләр иде. уйлашалар иде. Хәтта егетләр берлән кызларның бергә җыелып-җыелып уйный торган уеннары да бик күп иде. Качу бер төрле мулла хатыннарында һәм дә. мулла хатыннарына ияреп, үзләрен олуг күрсәтер өчен тырышкан бай хатыннарында, һәм дә мулла хатыннары булырга хәзерләнә торган бай кызларында гына иде. Ул да бара-тора бетте, безнең болгарларның хатыннарына иткән җинаятьләре аларны качыру түгел, бәлки аларга кирәгенчә тәрбия кылмау, аларны гыйлемнән мәхрүм калдырудыр-.— диде Бу сүзләрдән соң хезмәтче тагы карточкалар кертте Җәгъфәр боерсыннар1 сүзенә егерменче гасыр болгар хатыннары киемен киенгән ике хатын керделәр Әдәп рәсмияне ифа18' кылгач та. болгарларның киемнәре матурлыгын сөйләргә тотындылар. Болар художницалар иде Болгарларның художестволарына сүзне бордылар Берсе Җәгъфәр әфәндегә үзенең рәсемен дә күрсәтергә китергән иде Рәсем кияүгә яңа бирелгән кызның кияүне көтүе иде Рәсем яхшы эшләнгән иде Ләкин иске фикер берлән кызның йөзен качырган иттереп эшләнгән иде Җәгъфәр әфәнде мопсын әйтте, өйдә болгар хатыннарының һичбер качмауларын һәм хөр икәнлекләрен сөйләде. Болардан соң тагы әллә нинди музыкантлар килделәр Алар болгар музыкасы турысында сүз ачтылар, аның артыннан тарих галимнәре, гыйльме әнсаб"" галимнәре, алардан соң башкалары берсе артыннан берсе кереп- чыгып, Җәгъфәр әфәндедән төрле сөальләр сорап. Җәгъфәр әфәндене сәгать бергә кадәр бушатмадылар Җәгъфәр әфәнде, вакыты җиткәч киенеп, әдипләр җәмгыятенә китте Халык тәмам тулган иде. Рәисе мәҗлес Җәгъфәрнең кулын кысып -Безне йөзегезне күрү сәгадәтенә наил18' итдекеңез өчен мәмнүнмез. — диде Бик күп әдип-
178 Мантыйкый логик эзлекле 179 Димаг — ми 180 Хисси — сизгер ТОЙГЫЛЫ
32 Кадир булдыра алучы 182 ТЪсдыйк раслау
I <p күрештеләр Җәгъфәр әфәнденең әсәрләре хакында мөхәкәмәгә к. рештеләр. Мөнтәкыйтьләрен1'1' гаепләделәр Менә мин фәлән урны н аңламыйм».— диеп, -фәлән җире шулай булырга кирәк’-— дип әдәби мәсьәләләр ачтылар. Бер шагыйрә хатын Сез шулкадәр к.билият (талант) белән ник шигырь язмадыгыз-.— диде. Җәгъфәр -рәнде шигырьне яратмавын, егерме икенче гасырда шигырь берлән чинар вакыт түгеллеген белдерде, теге даманың бер дә һушына
• I мәде Ашлар бирелә башланды Җәгьфәр әфәнде иң түр урынга . ырды Мәҗлестә төрле мәсьәлә хакында сүз ачылды Аш вакыты булганга табигый буларак, болгарларның ашавы мәйданга чыкты ’Җәгъфәр әфәндедән Бертөрле кешеләр көненә ун мәртәбә ашаганнар. имеш».— дип тә сорадылар Җәгъфәр әфәнде корбан бәйрәме дигән бәйрәмдә һәм мәүлет бәйрәмнәрендә муллалар ун җирдә дүрт- биш төрле блюдадан ашауларын сөйләде Бөтен мәҗлес гаҗәпкә калдылар Бер дама Хатыннарда чәйне дә бик күп эчү гадәте булган имеш — диде. Җәгъфәр әфәнде мулла хатыннарында көненә унар мәртәбә берәр чиләкле самавырдан чәй эчкән хатыннар бик күп булуын сөйләп, хәтта шундый ашап — эчүдән бушамый торган кешеләр тасвир кылынган. егерменче гасыр мөхәрриренең әсәрләреннән булган бер романның да исемен әйтте Бик күбесе романның исемен язып та алдылар Аш беткәннән соң, бер картрак хатын ка-федрага чыгып сөйләргә башлады Бу аш безнең иптәшләремездән болгар мөхәррирләренең иң зур кабилияткә малик1” булганларыннан иң актыккы болгар мөхәррире иң актыккы болгар Җәгъфәр әфәнде . ■ . менә бирелмештер Җәгъфәр әфәнде болгар мөхәррирләренең бер- ■ • булганган. шул арада шулкадәр сөйләнгән болгар әдәбияты, әдип-
1 -ре хакында мин дә бераз сүз сөйләмәкче булдым. Болгарларның кал; ipraH нәрсәләре бик күп булса да. моның да иң әһәмиятлеге. иң фаи- .лысы болгар әдәбиятыдыр Болгар әдәбияты болгарлар тарафыннан
■ ‘.пганга күрә, болгарларның әсәр Кадимәләреннәнберсе бул- iri.i шикелле, фикер (әйтергә) теләп, аңлап язылганга күрә, файда- I м-р әдәбияттыр Болгар әдәбиятында без ачык болгар тормышын
штыгымыз кебек, бик ачык әхлак дәресе дә алачакмыз. Боларның психологияләре ачыклыкны теләгәнгә, боларның әсәрләрендә һәммә фикер ачык иттереп сөйләнмештер. Әдәбиятта беренче дәрәҗәдә санала торган психологиянең тугрылыгы, тормышка муафыйклыгы тәмамән болгар әдәбиятында ригая''" кылынгандыр Шуның өчен болгар әдәбияты безнең арамызда һәм башка кавемнәр арасында әһәмиятле мәүкыйг' ‘ иттихаз итәчәктер. Болгар әдипләре дә. әдәбиятлары кеби. җитди кешеләр генә булгангамы, болар арасыннан да бәгъзе француз романнары кебек, мәгънәсез, кәгазь әрәм иткеч хикәяләр бер дә булмадыгы кеби. болар үзләренең карендәш госманлы төрекләре кебек, тормышларын тасвир урнына әллә нинди ят халык тормышын тасвирлар күренмидер. Хәтта болар әдәбиятында тәрҗемә дә бик аздыр Болгар әдипләре, тәрҗемәләр милли әдәбиятка зарар итәчәген белеп, милли рухны саклар өчен, мөмкин кадәр тәрҗемәдән сакланганнардыр Болгарларның табигатьләрендәге үзләрен сөю тәрҗемәләргә бик аз кешене генә укырга бушатмыштыр Болгар әдипләре аңлаган фикерләрен бик зур мәшәкатьләр берлән .шканта. халыкларын, начарлыкларын үз тәҗрибәләре берлән кәшеф кылганга, боларның әдәбиятларында үзсүзлелек (-самостоя-
. льность») һәм дә курыкмый әйтү кебек артыклыклар бардыр
Болар үзләре никадәр җилбәзәк халык булсалар да, боларның v.-хәррирләре һәммәсе җитди кешеләр булмышлардыр Болгарның
■ тәбияты булса да. әдипләре булса да. әдәбиятлары тәрәккый иткән.
183 Ифа «шне утау 184 Гыильме әнсаб нәселләрне оирәнү фәне 185 Нәил — ирешү 186 Мөнтәкыйть — тәнкыйтьче 187. Малик — ия хуҗа 188 Кадимәләре борынгы
дию момкин түгелдер Боларда китап басу, китап нәшер кылу бик күп булса да, боларның йөздән берсе генә китап исемен күтәрепъ к иде Калганнары файда урынына зарар китереп, болгарларның ди- магларын гына пычраталар иде Боларның әдипләре һәрвакыт бик зур мәшәкатьләр күрмешләрдер һәрвакытта халык арасында бер көлке кеше кебек, яисә жүләр кебек, бер дә булмаса. динсез кебек тотылмышлардыр Боларның әсәрләрен тәкъдир кылучылар да итчеләр. тегүчеләр, күмәччеләр берлән боларга һәрвакыт дошманлык күзе : берлән караган голәмалар иде Шуның өчен болар туры бер сүз ишетү- ; дән, үзләренең хезмәтләре өчен рәхмәт ишетүдән, үз эшләрен ташлап. = милләт хезмәтен иттекләре өчен олылаудан-фәләннән һәрвакыт ты- - ныч булмышлардыр. Боларның тормышлары фәкыйрьлектә үтеп, шул фәкыйрьлек саенда эшли алачак бик күп нәрсәне эшли алмаенча Калмышлардыр Болгарлар әдәбияты, болгар әдипләре башка халык =*• әдәбияты кебек, һичкем тарафыннан химая кылынмамыштыр Бол- тарларда милләт юлына акчалар сарыф кылу булса да бу милләт ' юлын алар мәктәпләр ачу. үлгәннәргә кәфен бирү тап-таза егетләргә. £ япь-яшь кызларга бушлай акча оләшүдән уздырмаганнардыр Болар- ♦ да әдәбиятның иң әһәмиятле нәрсә икәнлеге, әдәбиятсыз милләт җан-сыз тән кебек икәнлеге, әдәбиятсыз милләтнең тәрәккые момкин тү- : гел икәнлеге беленсә дә. илтифатка алынмамыштыр Иштә Җәгъфәр әфәнде шул милләтнең әдипләренең берсе һәм дә иң зур кабилияткә малигыдыр '' Бик күбемезнең күргән, укыган болгар китап- ' ларымыз бу гасырда бөтенләй монкарыйз булган болгарларның җаннары, ягъни аларны хәрәкәткә китерә торган кешеләр тарафыннан язылмыш кыйммәтдар әсәрләредер Боларның арасында бик гали фәч- сәфә берлән тулы китаплар бик саф көлке белән зиннәтләнгән хикәяләр, бик ачы-ачы күз яшьләре тасвир кылынган романнар бик күптер Шушы җәмгыятьтә хазир булган иптәшләрем тарафыннан Җәгъфәр әфәндегә безнең мәҗлесләремезгә килеп безне шат иттеп өчен рәхмәт укыганнан соң, җәмгыять тарафыннан аңарга тәкъдим итәр өчен әзерләнгән әдәбият профессоры • исеме берлән кылам , — диде дә дөньяны кузгата торган тавышлар арасында кыннан төште
Җәгъфәр әфәнде болгар әдәбиятына болгарларның үзләренең иң кирәкмәс эш. эшсезләр генә эшли торган нәрсә, дип караулары уйлап гаҗәпкә калды Бу даманың әйткән сүзләре һәммәсе Җәгъфәр әфәндегә шулкадәр тәэсир кылды, ул болгарларның Габделкаюм әл-Насыйри. Шиһаб эл-Мәрҗанидән үзенә кадәр булганнарын...!! һәммәсен хәтереннән кичерде Аларның күргән мәшәкатьләрен эшләгән эшләрен ярдәм булса, кыла алачак эшләрен — һәммәсен уйлады һәммәсе Җәгъфәр әфәндегә кызганыч күренде һәммәсе өчен күңеленнән җылады Җәгъфәр әфәнде теге дамага каршы кыск .ча ы на ■ Сезнең миңа шулкадәр илтифатыгыз өчен бик рәхмәт Хосусән <>ез болгарларның иң мәкатдәс иң зур болгарлык көзгесе булган әдәбиятымызны саклау вазифасын өстеңезгә алуыгыз өчен бөтен болгар әдипләре тарафыннан сезгә рәхмәт укыймын Үземез саклый алмаган әдәбиятымызны сез саклаңыз. үземез тәкъдир кыла алм н.»н әдәбиятымызны сез тәкъдир кылыңыз. үземез аяк астына тап? . : гымыз әдәбиятны сез баш өстенә күтәреңез Болгар әдипләренең х- ларын мәмнүн итеңез. Үз гомерләрендә күрмәгән һәм күр*. н< л - з алмаган дәрәҗәдә, аларны сезнең олылавыңыз өчен а• темне ’’ әйтеп бетерә алмыйм. Болгар әдәбияты хакында • . •
ган фикерләреңез, хосусән, мадам дәрест«* тарафыннан <•;•. т...-.м сүзләр болгар әдәбияты, болгарлар бер вакытта нә болгар авызыннан 18» Ригая игътибар итү. кайгырту 1»0 Мәүкыйг урын, жир 191 Иттихад к. бул итү 192 Кшпеф кылу ачыш ясау 193. Ишта м««на шушы 194 Кабилият,.- мили к ешгатк» ия
нә икенче милләт әдипләре авызыннан ишетелмәмеш иде. Аның галилеге. җитдилеге моннан ике йөз ел мөкатдәм * дә шул дәрәҗәдә булса да, ул әдәбият гаепле нәрсә кебек, пәрдә астында торган иде Болгарларның фәхеш юлына хезмәт итүчеләре мәсләкләренә ачык хезмәт итсәләр дә. бөтен болгар милләте булмаса да. бик күбесе итәк астыннан шуны химая " кылсалар да, болгар әдәбияты үзенә арка таяначак җир тапмамыш. үзен мәйданга чыгарырлык җәсарәт тә хасыйл итә алмамыш иде Сез аны чыгарып, шәрык хатыннары кебек пәрдә астына качкан шул гүзәл нәрсәнең һәм дә кешегә ләззәт- ләндерерлек итеп йөзен ачтыңыз, матурлык оят түгеллеген, хаклык гаеп түгеллеген бәян итеп, аларны каплаган үрмәкүч ояларын бетер- деңез Рәхмәт сезгә! Яшәңез!» — диде дә утырды Бу сүздән соң башка мәхәррирләр дә речьләр сөйләделәр, болгарларның нәмүнә^’" мөхәррирләренең әсәрләреннән кыска-кыска мәкаләләр укыдылар. Зур мөхәррирләренең тәрҗемәи хәлләрен сөйләделәр, рәсемнәрен күрсәттеләр, соңыннан да һәммә җирдә сүз шул хакта булды Җәгъ-фәр әфәндегә шул җәмгыятьнең болгар әдәбият музее исемендә болгарларда матбагачылык башланганнан бу көнгә кадәр килгән болгар китаплары илә тулы музейга, эстәсә, керергә рөхсәт бирделәр... Җәгъфәр әфәндегә күрсәтеп йөрергә бик күп кеше үзенең хезмәткә әзер икәнлеген бәян кылсалар да, Җәгъфәр әфәнде ялгыз гына барачак булды, һәм дә китте Музейда, телефон берлән әйтелгәнгә. Җәгъфәр әфәндене каршы алып, музейның һәммә бүлмәләрен ачык куйдылар Ә музей күптән түгел генә Әдипләр җәмгыятенә бирелгәнгә. ислах кылынып җитмәгән иде. Бик зур залның һәммә тарафында китап тулган иде. Бер почмакта бик биек иттереп өеп куйган китаплар янына барды Өстенә зур кәгазь берлән нинди китап икәнлекләре. нинди фәннән икәнлеге язылган булса да. Җәгъфәр әфәнде, анысына карамаенча. бер китапны алып ачты. Күзенә Нифас '■ хатыннарның рәхемнәреннән- килә торган кан...» дигән сүзне күргәч тә. нинди китап икәнлеген белде Тиз генә икенчесен алды Моны да ачты Күзенә, кыш көне истинҗаны ‘ артка таба кылырга . дигән сүз чагылгач, баягыдан да кәефе китеп, аз гына ыргытып бәрмәде. Өченчесен алып ачса җимаг'" вә госел дигән сүзне күргәч тә. ансын да ташлады Җәгъфәр әфәнде бу кадәр күп. тау кебек тора торган китапларга карап, тагы караса да. зина . ливата2" чыгар дип куркып, карамаска башлады Һәм күңеленә болгарларның к... мәсьәләләреннән үтә алмауларына бик гаҗәпкә калды, һәм дә вакыйгда’"8. әллә болар шундый к тән башканы белми торган сәфил ........................... ... ха
лык микән, дип тә уйлады. Исәпләп кенә моннан киткәндә, бер җиргә бәрелде дә. әллә нәрсәләр дөбердәде, карарга өлгерә алмады. Җәгъфәр әфәнде үзен китаплар астында хис итте. Селкенергә тотынды Чыгарга тырышты, булмады Тын алырга һава керерлек тишекләр генә калганга. Җәгъфәр әфәнденең шул тишек турысында ята торган бер китапка күзе төште. Сарыф лисан гарәби-- 1 дип язылган иде Никадәр маташса да. чыга алмады, тирләде, пеште, ачуы килде һәммә тишектән моны мыскыллаган кебек. Гарәпче сарыф . «Сарыф Әхмәтҗани , Сарыф Әхсани» кебек сүзләр күренәләр иде. Тагы бераз булса, бәлки Җәгъфәр әфәнде, үлмәсә дә. бераз авырлыкта булган булыр иде. Бәхетенә каршы, хезмәтче килеп җитеп. Җәгъфәр әфәндене чыгарды Җәгъфәр әфәнде чыкты да. бераз селкенгәннән соң. китапларны карарга тотынды. Боларның һәммәсе гарәп лисаны- ның сарыфы иде. һәммәсе дә эшкә ярамаган һәм ярарлык булмаган
195 Хазир - күз алдында булган 196. Хосусән — бигрәк тә. аеруча. 197 Мотәшәк- кир — рәхмәт әйтүче. 198. Мөкатдәм — элек 199 Химая—яклау саклау
’ • Дорест» — шулай язылган
200 Җәсарәт — батырлык, кыюлык 201 Нәмүнә— үрнәк
китаплар иде Болар шулкадәр күп иде. әгәр дә боларның гадәден бер француз статистигына әйтсәң, гарәп сарыфына шулкадәр китап язылган, русчага, әлбәттә, артык фарсычага моның яртысы гына булсын. французча, немецчә, әлбәттә, фарсычадан ким түгел, үз телләре эченә, әлбәттә, гарәпчә кадәр икедән ким булмаска кирәк дип. бол- ф гарлар хакында гыйльме лисанның ни дәрәҗә тәрәккый итүе ха- - кында бер бик ялгыш кагыйдә чыгару ихтималы бар иде Монда га- j рәп -Сарыф- дигән сүзләргә изафәсе мөмкин булган сүзнең берсе 2 дә калмаган иде Болар үзләре төрлесе төрле гасырда төрле кешеләр = тарафыннан язылса Да. ТЪрбиятел әтфаль »гә мөхәләфәте ‘ белән g бер авыздан чыккан кебек иде. боларның исемнәре, кәгазьләре, с мөхәррирләре башка булса да, мәелләре . әлеге «фәрра». әлеге 5 «Баг . иске «Акшыгарра» ' иде Болар һәммәсе дә -Шәрхе Габдул- £3 ла-ны бутап — чутап үз исеме өстенә -мөхәррире Әхмәтҗан», яисә “ мөэәллифе Мөхәммәтҗан» яисә «Ка дел фал габид әлфәкыйр Габ- g дулла бине фәлән - дигән кебек сүзләрне куяр өчен башын к кә. « к ,ен уртага китергәннәр иде. Җәгъфәр әфәнде бу кадәр күп бертөрле = китапның язылуын һич аңлый алмады Гарәп теле шулкадәр мөгтә- * бәр булган, күрәсең, дияр иде тарихта күреп болгарларның иң зур го- ләма. мөдәррисләренең дә гарәпчә бер авыз сүзгә икътидарлары " * юклыгын бик яхшы белә иде — хасыйле бу табышмакны ничек тә * таба алмый иде Ахырдан мәсләксез-нисез Шәрхе Габдулла-сы бар « һәр кеше «Кеше китап яза. мин дә языйм-.—дип ялганлардыр ди- ' де дә эчкә таба китте Күзенә борчак чүмәләсе кадәр өелгән китаплар = күренде Карый башлады Ни күзе белән күрсен тәҗвид Миф- *
тахел Тәҗвид-. «Тәҗвид Зыяйи Тәҗвид әхвәл Мөфассал '1 тәҗ
вид . «Балаларга тәҗвид». -Мохтасар222 тәҗвид вә моның төсле йөзләрчә исемнәр илә тәҗвид китаплары өелгән иде. Монда нәсер берлән, шигырь берлән язылган сөальле-җаваплы. бәянлылары. тышына авыз сурәте төшерелгәннәре, һәм -хокукы мөхәрриренә махсус-, дип язылганнарының исәбе-хисабы юк иде Карый башлады һәммәсе кара баш тан күчергән дә. үз исемен язып куйган иде
Җәгъфәр әфәнде «Бу ник безнең халык эшләмиенчә шөһрәт тотарга ярата икән-, диде һәм дә тәҗвидләргә карап «Әгәр коръән лафзына ' ' биргән әһәмиятнең йөздән берен генә мәгънәсенә бирелсә иде. бу көн болай булмас идек, лафыз харап итте безне, лафыз . диде дә тагы эчкә китте Күзенә әллә нинди зур табак кәгазьгә эшләнгән Истанбул сурәтләре Мәккә. Мәдинә сурәтләре, кыямәт агачлары. сидрәтелментаһа ?| башмак Шәрифләр, таяклар, яшь ага торган күз сурәте бик биек иттереп өелгән ид< Боларны күргәч, Җәгъфәр әфәнде, менә болгарларның сәнаигы нәфисәсе диде дә, карап та тормады Тагы эчкә китте Күз алдына килгән өем кәгазьне карый башлады «Җен бөтие». «Пәри догасы-. -Сөйдергеч . Байлык догасы-. «Тылсым». Сарымсак догасы». Догаикадәри вә башка әллә нинди догалар тулган иде Боларның һәммәсенең башына хәз- 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43
33 Нифяе аналык каны 203 Рахем аналык 204 Истинҗа тарвгген о.ң пакь
л. шү, 205 Җимиг җенси акт 206 Госсл коену 207 Лината Мифик Лут к.пк м. нд.» таралган бозыклык 20Я Вакый» - чын чынлык 509 София түбои хур 21(1 Сарыф лисан гарлби глрэп теле морфологиясе 211 Гадад сан 212 Изаф.» кушу, тоташтыру 213 Тлрбиятсл атфаль - балалар тарбиялаү 214 МохэлафйТ
каршылык 215 Миел күңел кук», мохаббвт 216 «Фәрра Rai • • Лкшыгарр.» • • Шәрхе мулла га ияреп язылган дәреслекләрдән кялү •»-•■ •» кулланылган м.»гън.-с« » сүлләр 217 Мжыллиф тезүче 2IH Икътидар салат. коч _-ti Т-җвил коръәнш д<»рес укучы »урындагы кагыйдәләр 219 Хасыйле кыскасы ' I Млфассал җен текләп щлатылган 222 Мохтасар кыскартылган 223 Лафы » сүз 224 Сидр-»т- .
мен иһи күкнең җиденче катындагы бер урын (миф! 225 Сжаигы нәфисә — сәнгать
рәт рәсүлүлладан риваятьләр язылган иде Һәм тулай дөрес чыгуына әллә нинди вәгъдәләр кыйлынган иде Җәгъфәр әфәнде болармы күргәч тә. менә ул безне алдап эштән калдыручылар, безне ялкаулыкка өйрәтүчеләр, диде дә, кулына эләккәннәрен бик каты күтәреп бәрде Моның артыннан күзенә аз гына китап күренде, болармы барып караса, гарәп нәхүе булып чыктылар Боларны күргәч. Җәгъфәр әфәнде ихтыярсыз көлде Күңеленнән генә булса да гарәпнең нәхүен шуннан артык белгән булмаган икән, булса, мотлак язмый калмаслар иде. диде Бер төштә «мантыйк дип язып куелган китаплар янына барды ачты, карады, һич мантыйк диярлек бер китап күрә алмады Һәммәсендә әллә нинди низаг лафызлары тулган иде. актара-актара ватылган гарәп теле берлән язылган, бер-ике мең ел мәкатдәм мәгълүм булган мантыйк кагыйдәләрен кайсысын да тапты. Һәммәсе искергән, черегән, эштән чыккан иде Болар арасында болгарча язылганы булса да. һәммәсе дә бер хәерче капчыгы иде Боларга карап. Җәгъфәр әфәнде Безнең голәмәмезнең калебләрен зәһәрләүгә болар кадәр хезмәт иткән нәрсә булмаган, халыкны җаһил мәркәб ‘ итеп тота торган, башка нәрсәне уйларга башының кабилиятен калдырмауга болар төсле хезмәт иткән нәрсә булмаган . — диде дә тагы башка китаплар янына китте. Юлда күп кенә китаплар булса да. Җәгъфәр әфәнденең күзе болгар гәзитәләре дигән кәгазьгә төште дә, ашыга-ашыга шунда таба китте Монда болгарларның торле гасырда төрле исемнәрдә чыгарылган дәвери ’' әдәбияты җыелган иде Иң әүвәл Җәгъфәр әфәнденең күзе Тәрҗеман «га төште Җәгъфәр әфәнде ихтыярсыз зур кочак «Тәрҗеман • гә.зитәләрен кочаклады да. күзендин теләр-теләмәс яшь ага башлады. Саташкан кеше кебек, боларның аерым номерларын алып ачты Йөзенә сортте. күзләреннән аккан яшьләр берлән Тәрҗеманының каләме очыннан чыккан яшьләр бергә кушылды Иң беренче гәзитә мөхәррире, иң беренче милләтпәрвәр, иң беренче хәмия миллия 1' уяткан, иң беренче мәңгелек йокыдан уянып, иптәшләрен уяткан, ботен болгар галәменә мәгариф, гыйлем зыясын 1 сачкай Исмәгыйль бәк* берлән сөйләшкән кебек булды Аның берлән болгар мәсьәләләрен мөхәкәмә кылган кебек булды Аның күңеленә Исмәгыйль бәкнең туңган, каткан башлар ' Тәрҗеман ның электрик җылысы берлән эрүләре, үлгән, беткән җаннарның терелүләре, хәрәкәткә килүләре, хасыйлы болгарлар арасында бүген сөйләгән, бүген мактанган һәм макталырга сәләхиятле нәрсәнең һәммәсенең дә мөэәссисе2 сәбәпчесе Тәрҗеман мөхәррире икәнлеген уйлап болгарлардан да шулкадәр гали кешедәр чыккан, пик бу беткән соң? — дип хәй рәткә 1 калды Бу гәзитәләргә карап, бик озак катып торды Моңарга гәзитәнең теле. язуы, рәвеше һәммәсе мөкатдәс кебек күренә иде Боларны карады, укыды, һәр сүзе алтыннан кыйммәтле, һәр сүзе хакыйкать, һәр сүзендә калебтән' 1 чыкканлык беленеп тора иде Әгәр унтугызынчы гасыр халкы кебек, яхшы сүзләрне язып эчүнең авырудан файдасы булуына һәм бөтиләрнең җеннән саклавына ышанса иде Җәгъфәр әфәнде боларны җиде көн. җиде төн җидешәр тәрилкәгә генә язып эчмәенчә. җитмеш ел буенча, җитмеш тәрилкәгә язып эчәр иде. һәм дә шундагы мәкаләләрне карындык, сәхтияннәргә терәп берне генә такмаенча. бөтен җирен шуның берлән тутырыр иде Һәм дә шул -Тһрҗеман- мәкаләләреннән генә истиганә2таләп кыйлыр иде. Моның күршесендә Казанда
226 Догаикадәри — тәкъдир догасы 227 Н»хү — синтаксис 22Я Җаһил мәркәб атланып й.>рн торган надан хайван 229 Дәвери — периодик 230 Хәмия миллия милләтне яклау милли патриотизм 231 Зыя — яктылык 232 Миэәссәс нигез салучы •Исмәгыйль Гаспралы (1861-1914) — язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе Бакча- < <р..и шәһәрендә чыккан -Тәрҗеман- газетасының (1883-1918) нәшире һәм редакторы
- < ( Хәйрәт — аптырау 234 Калеб — йорәк
чыккан Кабан» дигән гәзитә өелгән иде Бу гәзитә ТЬржеман ның баласы һәм аның хезмәтчесе иде. Бу гәзитә дә егерменче гасырның башында ук чыга башлап, утыз бишенче елга кадәр дәвам иткән һәм дә халык арасында бик яңа мәсьәләләрнең ачылуына сәбәп булган туңган димагларны эреткән, халыкка гайрәте хәмият. садакат ' биргән иде Моның да янында бик озак торды, мәкаләләрен укыды * тәфрика 18 сурәтендә язылган хикәяләрен романнарын карады һәм- - мәсеннән болгар исе чыга, һәммәсе дә болгарлыктан хәбәр бирә иде = Моның янында Казанда егерменче гасыр башларында ун сәнә генә х дәвам итеп, алучылары булмаенча ябылган -Игенче- дигән гәзитәне ~ карарга тотынды. Бу гәзитә болгарлар арасында игенчелекне ислах ? кылу фикеренә хезмәт иткән иде. һәм дә болгарлар арасында торле = укулар, һонәрләр таратырга да бик иҗтиһад кылган иде Моның -■ соңыннан Оренбургта нәшер кылынган «Сакмар гәзитәләрен. Әстер- Z хандагы -Хәзәр . -Барабыз- исемендәге гәзитәләрен һәм дә болгар- f ның Уку-, Дин- исемендәге журналларын Мулла исемендәге колке гәзитәләрен — һәммәсен карады һәммәсенә исе китте һәммә- i сенең мөхәррирләренең рәсемнәре һәм дә кайсысының каләме, кай- « сысының кара савыты, зур кешеләр берлән язышкан хатлары да бар = иде һәммәсеннән бер дәрт. өмид. ләкин үлә торган ис чыга иде һәм- - мәсе бер нәрсәдән зарланалар иде — һәммәсе милләтнең китешеннән - һәм үзләренең тормышларыннан разый түгелләр иде. Болардан кит- * те Кечкенә генә оеп куйган китапларны карый башлады. Болар ро- = маннар, хикәяләр, театр китаплары иде Кайсысын укыды, кайсысын £ карады Бик күбесе үзендә барлар, укылганнар, бик ачы күз яшьләре тасвир кылганнары — тормышымызга бик каты-каты һөҗүмнәр, тормышларым ы зның начар якларын күрсәтүләр, тормышны ислахка юллар күрсәтүләр, идеаллар берлән тулганнары бар иде Ләкин болар никадәр яхшы булсалар да. шул кадәр аз таралганлыклары болар- ның ничә мәртәбә нәшер кылынуларыннан күренеп тора иде Болар- ның күбесе начар кәгазьгә эшләнелгән, начар типографияләрдә начар хәрефләр берлән басылган иде. Тышларында ■ һәр хокукы мөхәрриренә гаидтер» сүзләре, сирәк-сорак кына мөхәррирләреннән башкаларның «нашире — фәлән дигән сүзләре күренде Бу сүзләр болгарларда рәтле нәширләрнең булмавын, булганнарының -фәзаиллешшө- һүр • нәширеннән узмауларын күрсәтеп тора иде Җәгъфәр әфәнде шулкадәр зур халык арасында милләт өчен никадәр маллар кызганмаган кешеләр була торып, иң беренче кирәкле эшкә тотынучысы табылмавына моңгарча да гаҗәпкә калса да. бу вакытта бигрәк гаҗәпкә калган иде. Моның артыннан музыка ноталарын карады, шагыйрьләр кыйсмен карады. Болгар шагыйрьләренең шигырьләре Җәгъфәр әфәндегә тагы тәэсирле, болгар шигыренең рәвеше -силлабическое - бигрәк табигый, топле күренә иде Бик күп шагыйрьләрнең әсәрләрен карады Бик күбесенең тормышы хакында уйланды, бик күбесенең нинди мәшәкатьләр күрүен күңеленнән кичерде Моннан да борылды, нишләсен. -Ысул җәдид — ысул гатыйк низаглары ■ дигән сүзгә күзе төште. Өелгән китапларны карый башлады Җыен мәгънәсез мәсьәләләрне әллә нинди мәгънәсез сүзләр берлән сөйләнгән иде Кайсысында «ля- кирәклеге бик зур бер мәсьәлә итеп язылган, кайсысында әбҗәтнең диннең әсасы булуын дәгъвә кылынган иде Монда һич диндә эше булмаган, әхлаксызлыклары берлән бөтен дөньяда шөһрәт тоткан фәхеш галәменең каһарманнары һәм әфьюн тәэсиреннән рамазанда да котыла алмаган, вак бәласеннән масҗеттә дә аерылып тора алмаган кешеләр дә үзләрен бик диндар итеп күрсәткән булып, үзләренең кыйлганнарын бер дә күрмәенчә. тавыш берлән укытуда кофер барлыгын, дингә ярамавын кычкырып-
2,1ft Сахтиян — йомшак күн 23fl Истиган.» ярдәм 237 Садякат тугршлык
23R ТЬфрнка — терлелор мягыюсендо 239 Гатыйк — кет*, кадим
бакырып сөйләгәннәр иде һәм дә болар арасында болгарларда җү- ләрханә (сумашедший дом) булмау сәбәбеннән гакыллылар арасында йореп. үзен гакыллы диеп белеп, шундый эшләргә катышкан кешеләрнең мохакәмәләре бар иде Җәгъфәр әфәнде боларны карый-ка- рый бик арган иде Бөтенләй карап бетермәсә дә. хәзер бу китаплар һәммәсе күзенә төтен берлән капланган кебек күренгәнгә, номерына кайтып бераз хәл җыйгач, яңадан килеп караячак булып кайтып китте Күргәнен, ишеткәнен тәртипкә салып бетерә алмаенча бик арганга күрә, бераз хәл җыяр өчен ятып алмакчы булды. Һәм дә ятты Башы тулып беткәнгә, рәтләп йокыга китә алмады Китсә дә. йокысының рәте булмады Әллә нинди болгар музыкалары, болгар әдипләре, болгар галимнәре берлән башы әйләнеп бетте Һәммәсе берлән бергә әллә нинди судан бер пароход берлән китәләр, имеш. Пароходта озын көйгә болгарча: Калган хәтер, үткән гомер, егласаң да. кайтмыйдыр'. — диеп җырлыйлар, имеш. Көн матур, имеш Кояш ялтыраган, имеш, җир һаман караңгылана, имеш. Капитан болгар, имеш. Ул бер мулла төсле чалма-чапан кигән, имеш Лоцманнар бик зур корсаклы унтугызынчы гасыр байлары төсле кешеләр, имеш, һаман баралар, имеш, баралар, имеш, боларга юлда бозлар очрый, имеш. Казан караңгы. кояш тотылган, имеш Күк йөзендә йолдызлар да ялт-йолт итеп күренеп китәләр, имеш. Менә Сөембикә манарасы тугрысында булдылар, имеш Манара селкенә, имеш. Манара — кеще. имеш, манара авырый, имеш, баягы капитан янә килде, имеш, ул хәзер кара чалма, сары чапан кигән, имеш, күзләре ялт-йолт итә. имеш. Ул манараны караучы, имеш, ул аны аудармаска тырыша, имеш. Манара селкенгән саен, күтәрелгән җиренә чапан кыстыра, имеш, менә манарага керде, имеш, менә тагы селкенә, менә ава, менә бетә. имеш. Менә башындагы ае селкенә, имеш, менә актык селкенүе — ауды, ае да күздән югалды, теге капитан да ут булып югалды, имеш, караңгы, имеш, күзгә төртсәң күренмәс, имеш Менә Җәгъфәр белгуар’1' арык атка атланып. Гаязетдин үзбәк хан берлән очып килделәр, имеш Намаз укымакчы булдылар, имеш, бер нәрсә дә юк. имеш. Менә бер яктан Олуг Мөхәммәт хан чыкты, имеш, озак үтмәде, өрпәк сарган, кара күлмәк кигән Сөембикә чыкты, имеш һәммәсе Сөембикәне күргәч. аңарга килделәр, имеш, ул. «Килмәгез, килмәгез, мин беттем». — ди имеш тә. Җәгъфәр белгуар да ташка әйләнде. Олуг Мөхәммәт күздән югалды. Үзбәк хан да шунда егылып үлде, имеш Менә Сөембикәгә әллә кайдан: < Үзбәк тә үлде. Олуг Мөхәммәт тә үлде. Җәгъфәр белгуар да үлде инде, син генә калмакчы буласыңмы . — дигән тавыш та ишетелде, имеш «Бетте». — диеп Сөембикә дә егылды, имеш. Бу тавышка Җәгъфәр уянып китте, шыбыр тиргә баткан иде Ни күргәнен рәтләп уйларга башы да юк иде. Уянып китүенә, Сөембикә үлде - дигән тавыш ишетелгән кебек булды, һәм күңеленә жу итеп Сөембикә үлүе урынлашты һич хәбәр-фәлән алмаса да. Җәгъфәр әфәнде Сөембикә үлде дип. кистереп куйды Әйберләрен дә карамады, бик тиз вокзалга чапты. Анда очраган кешеләрнең сүзләренә җавап бирмәенчә. вокзалдагы кешеләрнең моны төрлечә тәгъзим ' кылуларын күрмәенчә. шул сәгать поездга утырып китте Һәм шул көнне Казан аша утарына китте. Казаннан үткәндә Сөембикә баш- нясын күрде, вакыйган'1'. селкенеп тора төсле иде Вокзалдан атлар алып, бик ашыгып, бер нәрсә күрмәенчә өенә кайтып керде, тишен- мәде-нитмәде. тугры Сөембикә бүлмәсенә керде Сөембикә сары киемдә иде Бүлмә караңгы гына иде. лампа яктысы да. аз гына төшеп. Сөембикәнең йөзен моң иттереп күрсәТә иде. Җәгъфәрне күрү белән күзе аңар төште. Теле тигәнгә'", кулы берлән, күзе берлән тизрәк кил. дигән кебек була иде Җәгъфәр янына барып тезләнде, ку-
240 Вак - т.-л астына сала торган тәмәке 241 Белгуар профессор
лын үпте. Күзеннән аккан яшьләр дә Сөембикәнең салкын кулыннан ага башладылар Сөембикә бик озак Җәгъфәрнең күзенә карап торды да: • Бетте! — диде дә җан бирде Җәьъфәр дә. кулын тотып ---------------------------------------------
үбеп, еглады-еглады да хәле беткәч, үз бүлмәсенә чыгып, бераз хәл җыйды Җәгъфәргә баланың үле тууын һәм Сөембикәнең кушуы буенча Туктамыш» исеме кушылуын белдерделәр. Җәгъфәр баланы * китерергә кушты. Китерделәр. Җәгъфәр әфәнде Актык болгарның ? актык баласы, актык үлек — диде дә һушсыз булып егылды.
Иртәгесен Җәгъфәр әфәнде зират казытып. Сөембикәне күмде = Казаннан вә башка җирләрдән бик күп кешеләр җыелган иде һәм ® дә Петербургтан да бик күп җәмгыятьләр тарафыннан тәкъзиягә с бик күп кешеләр килгәннәр иде Җәгъфәр әфәнденең үтенүе буенча. = тәмам мөселманча кәфеннәр тегелеп вә зират казылып, мөселманча | күтәрелеп барылып күмелде. Җәгъфәр әфәнде үзенең кая барасын. “ ни эшлисен белмәенчә. өйдә тора алмаганга. Казанга китте. Бару бер- 3 лән Сөембикә манарасына барса да. манараның төбеннән ишелүен. Й һәм дә манараның ташларын арчуларын күргәч, нишләргә белмәенчә. = шәһре Болгарга юнәлде Анда барды ♦
Болгарларның зиратларында ташларын карап, аларның ничәнче = елларда торуларын исәпләп һәм ул вакытта аларның нинди шәһәр- ~ ләре барлыгын уйлап торып, йөреп арып беткәннән соң. манарага ме- < неп. Болгарның әтрафын'1 карарга тотынды Манараның ташларын- о да әллә никадәр язулар язылган иде һәммә ташта бер кешенең фә- = лән ел килүе, фәлән кеше берлән килүләре язылган иде Җәгъфәр 2 әфәнде манарага карап, һич караучысыз, җансыз нәрсә ничә йөз ел- < лар торуын, болгарларның никадәр эшләр эшләгәннең соңында, нинди зур халык булып торганнан соң да бетүенә гаҗәпкә кала иде Ахырында, бу манараның шул нигезе таза салынгандыр, безнең һәммә эшемез төтен өстенә корыла иде. шул сәбәптән беткән, диеп хөкем чыгарды Җәгъфәр әфәнде, күп уйлый-уйлый. бераз саташа да башлаган иде Аның күзенә һаман баягы капитан, муллалар, лоцманнар, болгар мөхәррирләре, болгарлар, марш музыкасы күренгән кебек була иде Сөембикә күренгән кебек була иде Төн булды. Җәгъфәр әфәнде һаман манарадан төшмәде — һаман уйлый, үзе белгән болгар көйләрен җырлый иде. егълый иде Менә бара-тора ай туды Ул элгәре кызарып чыкса да. бара-тора бөтен дөньяны нурлатты Җәгъфәргә ай яктысында Болгар зиратына болгар гаскәрләре килгән кебек була иде Менә озак үтмәде, әллә кайдан кап-кара болыт килеп айны каплады. җил чыкты, манара ыж-ыж сызгыра башлады Җәгъфәр әфәнде бераз туңа башлады Ул үзенең киемнәренә төренебрәк бер почмакка утырып, тагы уйларга тотынды Менә моңлы җил тавышына калгый башлады Күзен бер ача. бер яба иде Шул арада болгар мөхәррирләре күренгән кебек була иде Сөембикә дә күренгән кебек була иде Менә тагы җил ыжгырырга тотынды Менә манара селкенде Менә купты, менә тагы Җәгъфәр әфәнде калгый башлады Менә Сөембикә Әйдә, беттеме’’ -диде Менә тагы ыжылдау, менә Җәгъфәр күзен ачты, ни күзе берлән күрсен манара авып бара иде Җәгъфәр бетте дияргә өлгерә алмады, ташлар басып, җаны чыкты
Тарих җәмгыяте Җәгъфәрне казып алып күмделәр. Китапларын, әйберләрен музейларына алдылар. Болгарлар хакындагы сүзләр йөз елларга кадәр онытылмады Аларның әдәбиятлары, музыкалары да ничә йөз елларга кадәр китте Үзләре, унтугызынчы гасырда унбиш җирдән аштан кайтып хәл җыярга яткан мулла кебек, каберләрендә тыныч-тыныч йокладылар
242 Tor тә им олылау 243 Вакыйгән - чыннан да 244 Теле тигәнгә* ялгыш ■ ■ • сылгин булып, «теле беткәнгә* дигәнне аңлатса кирәк 245 Әтраф тирә-як 246 М>»- ляхпзк фикер йпртү
Хәтимә
Укучы' Сез мине хәзер бу киләчәктән хәбәр бирә, тәкъдиргә ышанмый, дип яисә бу фалчы, багучы икән, кешеләрне алдарга тели, югыйсә ничек алдан хәбәр бирүе мөмкин, дип гаепләрсез, ничек уйласагыз да уйлагыз! Фәкать китабымны укыгыз да тасвир кылган тормышның китешләрен мөляхазә’4’ кылыгыз.
Дөрес, мине сүгәрсез, бәлки кяфер диярсез, аннан зур сүз тапсагыз. анысын да. бәлки, әйтерсез, китапны да күтәреп бәрерсез. Алар- ның һәммәсенә дә мин бик разый, фәкагь уйлаңыз да укыңыз гына' Бу китапны язудан максудым сезгә яхшы күренеп, сездән үземнең тормышым өчен бер файда итү түгел, бәлки хакыйкатьне күрсәтеп, сезне шул мәсьәлә хакында бераз уйлату һәм җитди тарызда'1 хезмәте миллиягә тотынырга тиешлелекне белдереп, безнең «милләт хезмәте» дип йөри торган нәрсәләремездән мәгънә чыкмавын күз алдына китереп аңлату өчендер Дөрес, мондагы сүзләр бик каты сөйләнгәндер Мондагы мәгънә бик авырдыр Боларны ишетү дә бик кәефсездер. Ләкин бу — хакыйкатьтер, һәм дә пәк ачы хакыйкатьтер Әгәр милләттемез шул юл берлән китсә, ике йөз елдан соң булмаса да. бер вакытны инкыйраздан котылу ихтималы юктыр Бездә милләт булып торырлык нәрсәләрнең уникедән берсе дә юктыр
Хәзер дә һәммә эшкә назар инсаф4'’ берлә үзеңезгә бик ышан- маенча гына эшләгән эшләрнең ни файда иттекләрен вә эшли торган эшләреңезнең ни файда китерәчәген уйлаңыз әле Әгәр әллә нинди хыялларга мөбтәлә*", үзенә-үзе бик ышанган кеше булмасаңыз, дөньяның китешеннән хәбәрсез, гыйльме-мәгыйшәт. «социологические науки» хәлләреннән белемсез кеше булмасаңыз, минем сүземдә хакыйкатьтән башка нәрсә тапмассыз. Бу — хакыйкатьтер, булачак хакыйкатьтер Ләкин мәшрут*'" хакыйкатьтер. Әгәр дә тормышы- мызны, китешемезне, кыйланышымызны хәзер үзгәртсәк, бөтен киләчәгемез икенчегә әверелүе ихтималы да бик якындыр Бер төр- леләреңез. язуын язсын иде, ник бу кадәр ачы лисан истигъмаль 11 кылган, яхшылап аңлату гына кирәк иде, диярсез Бу да бер мәсьәлә, әмма минем мәсләгемә бөтенләй башка мәсьәлә. Минемчә, үлек кеби йоклаган кешене уятыр өчен, аны бишектә тирбәтүдән бер нәрсә чыкмый. аны тиз уятасың килсә, аның кабыргасына бик каты төртергә кирәк Хәтта ике кабыргасы бер-берсенә ябышсын. Ул, тиздән уянып китеп, йокы ачуы илә уятучыны шулкадәр тәмле йокыдан уятуы өчен, сугып екса да егар Ләкин икенче вакытта алай вакытсыз ятып йокламас. Менә минем мәсләгем шул' Ьәм шуның берлән барам Тагы мине болай каты язудан зарар булса да. үземә булачак, уянган мг ' >г мине бик каты сугып егачак. Ексын1 Мин анысыннан курык- мыйм. минем тагы аякка басарга куәтем калыр. Мин аның йокыдан торган көенчә күзләренең бетәшүенең ямьсез идекен күрсәтермен, ачуланыр, тагы сугып егар Мин гакылы юклыгын, яхшылык кылган кешегә зарар итүен, начарлык кылган кешене якын күрүен әйтеп көләрмен Ул тагы ачуланыр, мине тагы сугып екмакчы булып, ләкин вөҗданы бу юлы сугарга җибәрмәс, ачуланып калыр Мин аның шул кадәр гасабил мизаҗ икәнлегеннән, шундый эш өчен кәефе китүеннән көләрмен, аңарга салкын су илә юынырга киңәш бирермен Ул минем алдымда разый булмаган төсле булса да, мин югында бер мәртәбә генә сынар өчен, минемчә кыйланып карар, яхшы чыккач икенче мәртәбә шулай итеп өченче, дүртенче мәртәбә кыйлып бөтенләй башка кеше булып калыр Минем махсудым да шул Бик
’ . Тарыэ рәвеш 241'. Назары инсаф — инсафлы караш 249 Мвбталә — дучлр булу 250 Мәшрут — шарт 251 Истигмаль — кулланган 252 Гасабил мизаж гасаби < нерпалы) табигатьле
күп кеше бу фикер минем башыма кайдан килгән, 6v һи « булч-д- торган нәрсә, моңарчы килгән, моннан соң да торырсыз. диярләр
Бу фикер хата, һәм бик зур хата! Безне моңарчы кадәр алдап китергән һәм хәзер дә алдап тота торган хата’’ Бу гасырда башк ха лыклар гакыллар ышанмаслык машиналар иҗат кыхлгапда безнең димагысыз уйлый алмас дәрәҗәдә фәннәрне тәрәккый итг-;-.-илә. бик кечкенә генә нәрсәләрдән бик аз эш, бик аз вакытта •'i i чүп ~ да хасил иткәндә, һәм көннән-кон халык күбәюе сәбипл- тормыш з кирәклеге кыйммәтләнгәнгә. әлбәттә, шулар арасында шул х < .д ■ ? - * рыр өчен, башкалар кадәр булырга, башкалар кадәр эш •■or? кирәк- Z тер
Әмма бездә берсе дә юктыр һәм болай китсәк, бер нәрсә дә бул- = маячактыр — иске заманнарда торуларымызга кыяс кылырга яра- р мыи Чонки мәшәкать азайды һәм дә күршеләремез хәзерге кебек - электрик, пар, һава куәтләрен үзләренә хезмәтче итә алмаганга, һәм- X мәмез бер дәрәҗәдәрәк идек Хәзердә алар мең чакрым алга китмеш- ы ләрдер Бу гасырда, нинди милләт булса да. үзенең әүвәлге китеше » берлә китсә, заманга карамаса. зәгыйфьләнәчәк һәм бара-тора фә- • кыйрьләнә-фәкыйрьләнә бетәчәк, башка милләтләргә кушылачактыр q Шуның өчен безгә дә хәзерге китешемезне сакларга тырышудан вә L саклаудан һичбер файда чыкмаячак Китешемез һаман үзгәрәчәктер * Ләкин үз ихтыярына бирсәк, бик тупас иттереп, иң кирәкмәгән ягын ’ нан үзгәрә башлаячактыр Хасилы гына’'1 дөньяда торасыбыз кил- ~ сә. әгәр нәселемез бетмәсен дисәк, үземезнең Конфуции* игьтикады = берлән кереп калган, -яңалык харам», дигән сүзне үзгәртергә кирәк- ' тер һәм. башка халыклар ни беләләр, безгә дә шулар белгәнне белергә тырышырга, тотынырга кирәктер Шуның өчен безгә хәзердә рус мәктәпләрендә бик күп укырга кирәктер
Рус мәктәпләрендә укыган кешеләремезнең русча киенүләре һәм дә безнең Конфуций игътикадымызда бик мөкатдәс саяган нәрсәлә- ремезне сүгүләре өчен ачуланмаска кирәк Ачулансак та. ачуны йотып калырга өйрәнергә кирәк. Замана аларныкы’ Кашгар Сатыш гасыры үтте, һәм дә халкымызда фәкыйрьлек күбәю мәсьәләсен мөляхазә кылып, халыкны баету фикеренә чынлап тотынырга кирәк Бу безнең хәзер әле Әхмәтҗан абзый бөлгәч, ул үзе хаҗда вакытта җыйган управляющиенең баюы баю түгел, тик бармак санаш уены кебек, әйләндереп йөртү генәдер Бер халыкның бай булуы ул халыкның никадәре эш кыйлуы берлән үлчәнгәнгә, эш кыйлыр өчен аны эшли белү кирәк булганга, безгә хәзер эш эшләргә өйрәнергә кирәк Беләмез, дип һаваланып утырмаска кирәк Безнең белүемез башка халыкка караганда һич чагыштырырлык та түгелдер Шуның өчен һөнәр мәктәпләренә керик, балаларымызны кертик, карендәшләре- мезне кертик, фәкыйрьләрне кертик, хасилы. эшкә яраклы кеше булыйк. Әгәр акча булса, һөнәр мәктәпләре ачыйк, булмаса. хөкүмәтнекенә кертик, хасилы. өйрәник, белик, белүеме.» киләчәктә ярарлык булсын' Тиҗарәт*’56 мәктәпләренә керик, тиҗарәт фәнен укыйк, аны белик яхшылап сату итә башлыйк, бүрек берлә кәләпүштән үтик, гомум халык арасында үтә торган нәрсәләргә күчик, эшне белеп йөртик, расходны чаклап тотыйк, хөкүмәт мәктәпләренең башка бүлемнәренә дә керик, университетның һәммә факультетларын тутырыйк, доктор булыйк юрист булыйк мөэррих булыйк риязый* ■’булыйк, фән мигъмар мәктәпләренә керик, сәнаиг нәфисә мәктәбенә керик.
253, Кыяс кылу - чагыштыру 254 Хасилы кыскасы
’Конфуций кытайларның мәшһүр хакимларе һәм диннәренең нааыйгы (Лаклау чы тпа) Миладидан дүрт гасыр »л«к булган (Г Исхакый искәрмәс» 255 Вакытта* сүзеннән соң «акча’ яки «байлык- сүзе тошен калтай булса кирәк 256 Тнжарат сиүда
хасилы, һәр нәрсәне укыйк, һәр нәрсәне белергә тырышыйк, белик, эшлик ул вакытта эшкә өйрәнермез. акчамыз булыр. Кирәк урыннарга сарыф кыла алырмыз. һәм дә хәзерге кебек хәер сорашмамыз! Бу китешчә китсәк, дәүләт бик тиз бетәчәктер, дәүләт бетсә, һәммә нәрсә бетә Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә Бу тарих берлә кырык мәртәбә мөсбат бер мәсьәләдер Хәзердә дөньяның иң тәрәккый иткән халыклары иң бай халык һәм иң мөтәмәтдин2 халыклардыр Дәүләт бетте, мәдәният бетте. Гарәпләр габбасый хәлифәләре* заманасында иң бай халыклар иде Иң мөтәмәтдин халыклар иде Дәүләт бетте, тәмәтдин бетте, үзләре дә эләгеп кенә калдылар. Шуның өчен, милләтне алга җибәрер өчен, акча кирәктер ки, ул эш беЛү берлә генә буладыр. Шуның өчен хәзер бер мәктәп ачтыкмы, аның янына бер һөнәр шөгъбәсе'' ясарга кирәк. Мәктәптә ни нәрсә укылса да. тормышында бернигә ярарлык нәрсә булсын! Халкымызның иң курка торган нәрсәләре — укыган кешедә диннең бетүедер. Бу мәсьәлә бик күп сөйләнә торган һәм дә голәма тарафыннан үзләренең җәһаләт-ләрен саклый торган бик куәтле бер коралдыр. Хәзер бер эш булдымы, голәма сыйныфы, алар артыннан гавам халкы укыган кешеләрдә әхлак миллиянең югалуын һәм диннең зәгыйфьләнүен сөйләргә тотыналар Бигрәк хөкүмәт мәк-тәпләрендә укыган кешеләрнең яманатларына кереп, аларга эшләре төшкәндә, мирза әфәнде, дип сөйләсәләр дә. күңелләреннән аларны мәкруһ21' күрәләр Бу да. минемчә, безнең исламиятне белмәвемез. Һәм дә Чыңгыз заманында Каракорым сахраларында бабалары- мызның алып килгән Конфуций игътикадының21'5 исламнан таза итеп урынлашуындадыр.
Без билетларымызга -мөселман» дип яздырсак та. исламияткә тияләр, дип зур тавышлар чыгарсак та. тәхлил2Вһ кылып караганда, боларның бик күбесе баягы Конфуций мәзһәбендәге26' мөкатдәс нәр- сәләремезгә тигәнгә генә булып, исламият бөтенләй читтә каладыр.
Хәзер дә русча укырга ярамый, русча киенергә ярамый, мәсьәләләре дә исламиятнең рухын һичбер вакытта кабул итми торган нәрсә булганга, болармы дингә мөхалиф дигән сүзне ишеткәндә, диннән морат ислам булмаенча, Конфуций игътикады икәнлеге һәркемгә белергә тиешле бер эштер. Моннан мең өч йөз ел элек мөкат- дәм гыйлемне фарыз иткән дин ничек ул Волга буендагы Әхмәтҗан абзый углы Кышкарда укып мулла булгач, яисә Фәхри мөәзин углы Бохарга барып, көтү кәгеп кайтып. Казанга мулла булгач, яисә Дәмин хәзрәт углы Мисырга барып, әллә нинди ишанлый алып кайткач. хәрамга әйләнгән?! Бик гаҗәп бу! Бу — дин дә хәрам! - — дигән сүзне дә, Конфуций игътикадына багышламыенча, исламияткә аудару иҗтимагыльнәкъзаиннән2'1' ничек гакыл кабул итә! Хәер, сез иттихад заман шарт, фарыз мең өч йөз ел мөкатдәм хәрам булган бу елларда, диярсез, яисә иттихад мәкян27' шарт, фарыз булган Азиядә хәрам булган Европада, диярсез, ни әйтсәңез дә әйтерсез, бу игъ- тикадыңыз, сездә булса да. Конфуций игътикадыдыр, ислам әйтә дисәңез, исламга бик зур ифтира''2 һәм дә кыямәт көнендә сезне бик зур мәсьүлияткә2 ’ илтә торган ифтирадыр Европаның һәр зур мәктәпләрендә әллә никадәр шәкертләре укыйлар, әллә никадәр кешеләре бөтен дөньяда шөһрәт тоттылар һәм тоталар Балкан болгар- 257 Моэррих - тарихчы 258 Риязый — математика 259. Мигъмар — архитектор. 200 Мөсбат — исбат ителгән. 261. Мөтәмәтдин — мәдәниятле, культуралы 262 Шогъ- бә — бүлек.
•Гарәбстанның Багдад хәлифәтендә сигезенче-унөченче гасырларда хакимлек иткән нәсел.
лары бер уч халык, бөтен дөньяга үзләренең барлыгын исбат иттеләр Бөтен дөньяга шәкертләрен җибәрделәр Дөньяның һәр кыйс- мендә. һәр зур мәктәпләрдә болгар шәкертләре тутырдылар Көннән- көн эш башында эшкә сәлахиятле? 1 кешеләр мәйданга атылдылар, көннән-көн милләтнең истыйкбален' тәэмин иттеләр Без ни эшли- ф мез7 Безгә шундый кешеләр кирәкмимени7 Әллә безнең шундый ке- ; шеләремез һаман шул ярты муллалар тарафыннан идарә кылына £ торган Кышкар. Сатыш. Саба, Казанның чүплек башына бина кылын- з ган мәдрәсәләрдән чыгармы7 Шул педагоглар, ниһаять, шул дин га- | лимнәре моннан ике мең ел мөкатдәм вафат булган Әфләтун*. Ар- - сту** фәлсәфәләрен аңлар-аңламас язылган китапларыннан суфист- : ларның шул мөгалашларыннан ' чыгармы7 Вакыт-вакыт күзне ачып = карарга вакыт1 Ләфыз низагларына, ниһаять, (бәя) бирергә вакыт 5 җиткән! <Сөлес н низагысыннан бер нәрсә чыкмаган кебек, үзенең “ белмәгән гыйлем мәсьәләсеннән дә бер нәрсә чыкмадыгы мәгълүм- g дер Чыкса, шул биш-алты гасырда чыгар иде Европалылар бу юлга $ ничек килеп төшкәннәр7 Аларның бу көнге тәрәккыйләренә ниләр сә- = бәп булган7 Зинһар шуны гына, тарих гомумиянең бер битен генә * укысаңызла' Ярабби, бу ни сукырлык, ярабби, шулкадәр кояш кебек ялтыраган мәдәниятне күрми, аңламый торган нинди наданлык' Әгәр * европалылар безнең хәзер мөбтәлә булган схоластиканы тәмам баш- * лары әйләнгәннән соң ташламасалар иде. бүген алар безнең кебек ризаләт ’. сәфаләт" астында изелерләр иде Кайчанга кадәр шул , кәгазь капчык ясарга гасырлары җиткән казый тәһзип * мөбәян та- - рыбларны кулдан-кулга йөртермез7 Кайчанга кадәр моннан тәмам бер мең ике йөз сиксән биш ел элек беткән хәвариҗларның ’' бәхәсләре берлән башымызны катырырмыз? Кайчанга кадәр үземезнең шул надан- лыгымызны күрмәенчә. сукыр төсле, мәсләксез хәрәкәт итүемезне сак- лармыз7 Әгәр бездә аз гына гайрәт, аз гына хәмият булса, безнең һәр эшемездән ике өлеш файда чыгуында һич шөбһә юктыр Безнең болгарлардагы кабилият бик аз халыкта бардыр Безнең шул вак-төяк рус мәктәпләренә кергәнемез дә. укысалар, һәрвакыт алдынгы шәкертләрдән саналалар, фәкать безгә хәзер үземезнең эше- мезнең ничек икәнлеген белергә кирәк, халкымызны ислах кылырга ничек тотынырга кирәк булса, шулай хәрәкәт итәргә кирәк Ләкин мотлакан “ хәрәкәт кирәк Бәгъзе кеше, «замана берлә үзе булыр фикерендәдер Алар яисә эшне аңламыйлар, аңлаганнары әйтсә, үзләренең гарзы шәхсияләрен ’ химая өчендер Иген сатмаенча замана берлән *' булмаган кебек, милләт кирәкләре дә укымаенча булмаячактыр Шуның өчен укырга кирәк, укырга кирәк Үз мәктәпләремез- дә мәгълүмат ибтидаиәдәнартык нәрсә алу булмаганга, рус мәктәпләрендә укыйк, караламыз икән, каралыйк Аңлаган кеше каралса да. тиз кайтып төшәр
Әмма безнең мәдрәсәләремездә башы черегән кеше һичбер вакытта эшкә керерлек булмаенча. милләткә бер бәла генә булуында шөбһә юктыр Бәгьзеләре төрек мәктәпләренә барып уку фикерен алга тотар һәм тугры килгәндә димләүдән дә качмыйлар Алар бик зур хата итәләр, чөнки төрекләрнең мәдрәсәләре ислах кыйлыну мәсьәләсе әллә кайчан мәйданга чыккан эш булып, ислах та кыйлынган бул-
263 Макруһ ярап җитми Торган 264 Каракорым Чыңгыз хан заманында монгол дэүл.т-нең башкаласы 265 Игг.тикад ышану 266 Тохлил тикшерү 267 М.>« һап секта 268 Мнхнлнф каршы 269 Иҗтимагыльнакъзаин каршылыклар берлеге (мантыйк атамасы) 27(1 Иттихад фикер бердәмлеге, берл-ииү 271 М >кян урый, җир 272 Ифтира яла ягу 273 Мәсьүлииг җаваплылык 274 Салахият с.1Л.»т 275 Истыйкбал килачпк 276 Мшалаш бу гиштыру •Әфлвтун Платон ‘ Арету Аристотель.
са да. алар да бөтен исламның башына бәла булган голәмаларның тәхте
асарәтләреннән-'1 котыла алмаганга, кирәгенчә ислах кыйлын- маганнар һәм дә
безнең Россиядә тора торган кешеләргә рус мәктәбендә уку. рус рухын белү
кадәр файдалы эш бармы ’ Монда кемнең шөбһәсе бар ’
Безнең һәрвакыт төзеп куйган фикеремез Русия мөселманнары ’ булудыр
Руүиядәге шулкадәр безгә бирелгән иркенлек, безнең хактагы гадәләт һичбер
мәмләкәттә һичбер милләт мәхкүмәгә’бирелмәгәндер. Шуңардан да
файдаланырга гаирәтемез җитми, хәмия- темез калмаганмыни'’ Ярабби шул
схоластиканың тәхте тәсарры- фыннан ’ коткар да. безне дә мәгариф-мәдәният
юлына күндер Безнең шулкадәр тарих бәшәрдә нам казанган бабайлар безне
үзләренең угыллары дияргә хурланырлык булмасын!
1903 сак ».
Текстны азерладелар И Нуруллин.
И Сайфуллин