Ике шагыйрь


Үткән чорлар моңын тыңлаганда
Төрле фикер туа төрлечә...
Ике шагыйрь торган бер заманда Берсен-берсе якын күрмичә.
Беренчесе шома шымчы булган, Сайрап кына тапкан ил малын. Авызыннан энҗе-мәрҗән койган Түрәләрен мактап дөньяның.
Җәлладларга. син арслан, дигән, Син баһадир, дигән, бу эштә. Хәтфә келәмнәргә басып йөргән. Күңел төбәп алтын-көмешкә.
Кала буйлап дөмбер дөмбердәтеп.
Имам белән шәех сайларга. Чапан чабуларын җилфердәтеп, Мәҗлесләр) ә йөргән байларга.
Фәкыйрь, дигән, илен ташлап китә. Бәхет, мөлкәт таба ят җирдә. Ходай кушып, язмыш язган икән. Буйсыныр)а кирәк тәкъдиргә.
Законнарны мактап җырга салган. Жандарм) a 6api аи киңәшкә, Хөрмәт күр)ән, дан-дәрәҗә алган, Онытканнар үзен \.'г’4 тә...
Икенчесе җырдай камчы үргән. Явызлыкны ярган фаш итеп. Акыл азатлыгын алга сөргән, Ил намусын куйган баш итеп.
Иркәләгән ятим-фәкыйрыәрне.
Халык моңын-зарын җырзаган. Ил өстендә торган хакимнәрне Көтүчедән өстен куйма) ан.
Гамил АФЗАЛ (1421) шагыйрь. тагар рус. башкорт г<* кмреиӘа *>/'•*«
сапты чи/има. ючор catupu һлч прота китап тиры шпоры. Татарстан АССРның Г Тукай исешнеме Даүкп премиясе шуреагы >гм.чг.« яши
Шаян җырга күз яшьләре кушкан. Алга тарткан заман агышын. Кадер-хөрмәт күргән ярлы дустан, Байрак итеп йөрткән намусын.
Хөкемдарлар ләгънәт укып, аны Зинданнарга ябып куйганнар. Үлсен диеп, сүнсен диеп даны, Мәсхәрәләп илдән куганнар...
Сары комнар күмеп искеләрне. Истеләр дә җилләр, истеләр. Кыяфәтен ак мәрмәрдән коеп. Сагына аны гади кешеләр.
Яңа хәбәрләр
Дөреслек
«•Ай-Һай гына» дигән тиреслектә «Алла бирде» дигән хиреслек. Алан-йолан карап, дәшми торды. Аска карап торды Дөреслек. Алдаламый торган аяз таңда Яңача уйларга керештек Акыл да бар, намус та бар җанда, Иман булып иңде Дөреслек!
Газетлар карап кич-иртән. Бер яхшы яңалык көтәм. һуш китәрдәй хәбәрләр юк. Кунак килгән, кунак киткән КитСен әйдә, килсен әйдә Зур кешеләр ашка-чәйгә. Елмаеп сөйләшсеннәр. Чәй эчеп киңәшсеннәр...
Газетлар карап кич-иртән, Бер кызык яңалык котәм. Шаккатардай хәбәрләр юк. Галәмгә ракета киткән.
Китсен әйдә, йөрсен әйдә; Бер китәләр, бер төшәләр, Менә хәзер ракетада Космонавтлар чәй эчәләр...
Яңа хәбәр: ил иңләгән. Бу дөньяда күпне күргән «•Идегәй» чыккан төрмәдән, «•Идегәй» кайткан сөргеннән! Әйдә түрдән, әйдә түрдән! Халык эзләр, халык табар; Без дастансыз милләт идек, Тарих та бар, дастан да бар, Алмаз кашлы йөзек кидек!
Ул заман да, бу заман. Җир белән күк арасы. Күзләрем күрми, балам. Кайсы юлдан барасы?
Ул еллар да, бу еллар, Тал-тирәктә былбыллар.
Әйтеп бирче, оланым. Кая бара бу юллар?
Ул чорлар да, бу чорлар. Каеннар да, чыршылар. Бары да матур кебек тә. Күңел тулы борчулар...
Тубылгытау
Тубылгытау буе яшел чирәм.
Бөдрәләнеп үскән тубылгы. Борышы зар тулы якын-тирәң.
Борынгы моң тулы, борынгы.
Тубылгытау буе яшел тирәк.
Бу — каберләр иле, кадерсез. Ничек итеп сүз сөйләмәк кирәк.
Җыр җырламак кирәк әрнүсез...
Түрәләрдән курку, судтан курку
Ана сөте белән сеңгән кебек.
Адәм балалары бу дөнья! а Куркын йөрер өчен килгән кебек.
Әллә кайда.
әллә кемнәр
Безнең юашлыктан көлгән кебек.
Сикереп аккан сулар комга сеңгән, Таулар иңгән кебек...
Яшел язын күрдем, сары көзен, Уйчан-уйчан аккан суларны. Ак ефәккә төрен, күңел күзем Саклап тора икән шу ларны.
һәр яхшылык.
һәр матурлык истә, һәр яфра1ы истә урманның. Шуңа микән җәйге зәңгәр кичтә Кәккүк кебек моңлы булганмын.
«
һәр кешенең күңеле тугыз катлы, Туксан тугыз төрле эше бар. Минем күңел аяз көндәй якты, һәр көнендә шигырь төше бар.
Тау артына китеп кояш батты. Хәерле кич, дигән кеше бар.
Мескен булып тору бетте. Менә ипи. әнә кояш!
Туры сөйләр вакыт җитте.
Безнең тормыш, безнең влач!
Халык кыюланып китте —
Югарыдан рөхсәт булгач...
Безнең күңелләрдә моңнар тартылган кыллар кебек. Бер чыңламаса, бер чыңлар, өздереп чыңлар кебек, Гасырлар тыңлар кебек...
Ф
Атабыз Адәм уйланып утыра: «Ай, авыр бу ил аталарына.
Киләсе буыннар үзләре кайгыртсын, Майт якаларына!
Демократия кирәк икән
Удмуртына, татарына...»
Күзәтүчән философлар белә: Ялганга тончыгып илләр үлә. Дәүләт үсә бара үрдән-үргә, Алдашмаса бер дә.
Сатирага иркен мәйдан сора, Сатира — ул көләч, шаян кыз. Тар күңелле түрә уйлап тора: «Бездән көлә бугай бу дуңгыз...»
Җитәкчеләр килә. китә, без калабыз әле.
Җәһәннәмнәр сүнә — бетә, без янабыз әле.
Аждаһаның күзенә карап, елмаябыз әле.
Без барабыз әле...
Туфан язды яшел кара белән. Яшел яфрак төсен яраткандыр, Яшьлек бөркеп торган яшел үлән Кайгы-хәсрәтләрне тараткандыр.
Өмет өзмәгәнгә бирәм, дигән, Сагындырып кына тан аткандыр...
Тимер һәм шагыйрь
Тутанхамон фиргавеннен бармагында тимер йөзек, Тимер дә кадерле булып шул заманнан килде йөзеп.
Тимер-томыр кыйммәтмени, диеп сорарсыз хәзер сез. Шагыйрьләр дә шулай, дустым, күбәйгән саен кадерсез.
Ярлы кеше яманыр да юаныр, ди. Яңадан да шәп булды дип уйланыр, ди, Кесәләрдә алтын-көмеш булмаса да. Эшем бара, кайгы юк. дип куаныр, ди.
Мин дә шулай, ятсам да бер, торсам да бер Өстәлемдә бер бит кәгазь, каләм әзер, Көн буена газапланып бер сүз язам. Менә, димен, шөкер әле, алга барам...
Сталин сурәтен күтәреп йөрдек, Ура кычкырдык, барабан кактык. Эч тулы иде шатлык.
Сталин эшендә гаеп күрдек. Аның сурәтләрен ертып аттык, Тагын эч тулы шатлык...
Сау бул инде, егерменче гасыр!
Якты идеаллар, караңгы төрмәләр Еракларга карап көрсенәләр.
Сау бул инде, егерменче гасыр.
Бик күп даһиларны күмгән заман, Гади кеше айга менгән заман!
Мөдәррис Әгълэмов
Ничәнче кат
1989. июнь.
Ике арада калдым мин. Ике арада калдым. Юк, бу чакыру авазы Түгел иде ятларның.
Бу башка бер аваз иде, Ятларны беләм яттан...
Бу аваз килде мәңгегә Чакыра торган яктан.
Мин киттем.
Киттем. Син калдың.
Син — горур! Рәхмәт сиңа! Кием дә авыр, кергәндә Шигърият бакчасына.
Рәхмәт, җәй
1989. июнь.
Ни өчен әле, ни өчен Нәкъ шушы җәйдә булды — Сафлыкның үзе булып, әй, Хыялым пәйда булды.
Кичке тын эссе бүлмәдә Ачылды нәни йөрәк, Үземме, улмы — әллә соң Хыялмы кадерлерәк?..
Куркытмам микән, тотам дип Учыма кунган кошны — Куркытмам микән тирәдә Кайнаган чолганышны?
Мөдәррис ӘГЪЛЭМОВ < 1946) — шагыйрь. •Учак урыннары». •Исенме, йорәк*. ■ Киля- чекка кайту* һ. б. шигырь китаплары авторы Казанда нши.
Хыялым пәйда булды, әй.
Рәхмәт, җәй. т\зим. ярар!
Аксын ул.
Аксын хисләрем — Аккан су юлын табар.
Икенче көн...
1989. июнь. Икенче көн бер урын буш Бүлмәдәме, күңелдәме? — Чын идеме бәхетләрнең Кичә күзгә күренгәне... Чайпалды да түгелде, әй. йөрәк килә сулык-сулык.— Салкын чишмә суы кебек Калсам иде чиста булып. Калсам иде... Коелдымы ромашканың Таҗындагы чуклар кебек. Әллә инде үләннәргә Таңда төшкән чыклар кебек... ...Коелдымы? Икенче көн бер урын буш Бүлмәдәме, күңелдәме? — Күренде бит гүзәллекнең Яшьлек булып төренгәне. Икенче көн бер урын буш Бүлмәдәме, күңелдәме? — Күңел тулы. Күз яшедәй Тәгәрәде түгелгәне... Әй-йә хода, аңламыйча Тораташтай басып торыш — Бүлмәдәме, күңелдәме Икенче көн бер урын буш. Икенче көн...
Ник әйтмәдең, каен
Ни гомерләр талпынсаң да. каен. Син китмисең туган җиреңнән. Туфрак булыр өчен алкаларың. Яфракларың җиргә сибелгән.
һәркемнең дә. каен, шаулар җире. Яфрак кояр җире бер генә.
Бәхет өчен адәм баласына Җитми, диеп, туган җир генә,- Ник әйтмәдең, каен, кисәтмәдең? Күпме йөрдек синең тирәдә.
Куеныңа көзләр кергән сыман. Шул вакытлар уйга килә дә. Актарыла хәтер., яфраклар күк. Истәлекләр булып саргая.
Син шунда ук. каен, ә мин менә Җанга урын тапмыйм кайда да.
1968—1970.
Ник әйтмәдең, каен, кисәтмәдең? Синең дә бит булган яшьлегең.
— Ә вәгъдәләр кая?
Вәгъдәләр? — дип.
Бер генә сүз шунда дәш идең.
Ышанычлар изге булгангадыр. Уйлаганбыз: «Вәгъдә кирәкме?» Вәгъдәләр дә биреп, бозган булсак. Телгәләмәс иде йөрәкне - Авыр булмас иде бу хәтле.
Иңебездән еллар узып бара. Каралабыз инде, дускаем... Син яфраклар, ә мин дәфтәремә Истәлекләр коям көз саен.
1980.
Онытылган ярам
ЭКСПРОМТЛАР
X. Сарьян агай белән сөйләшү
1974. Саба. Алан авылы.
Дөрес, агай, акчасыз да булмый, Кырып булмый акча белән дә... Рәхәт, дисен, әнә ак сарутка.
Уйлар бүген илаһидан Чынбарлыкка чыкты. Кинәт җил бәрелде бугай, Керфекләрем чыклы.
Оялдым үземнән үзем. Әйтә килдем: — Гүзәл, Йөрәк бит ул түзәр өчен Яратылган, түзәр!
Нигә әле кинәт кенә Төкәнде бу түзем? Юк. юк, гүзәл. Синнән түгел. Бу мин үзем. Үзем.
...Дөнья шундый иркен иде.
Якты иде күкләр...
Берәү генә иде. кызый. Анда синең күкләр.
Менә син бар, иреннәрең Синең балдан татлы.
Дөнья шул ук, Дөнья иркен. Күк тә шулай якты.
Әйе. син бар. Ә чынлыкта Бу бит сөйләү генә...
Син дә ике түгел, беләм, Ә ул берәү генә иде, һаман берәү генә.
Бервакытны юлым сихри Авыл аша узды...
Очраттым мин чибәрләрдән Чибәррерәк кызны.
Мин эндәштем: — Минем белән Барасыңмы?
— Барам!
— Юлым ерак! Армассыңмы?
— Арсам нәрсә?! Калам! Йөрәгемне тыңладым да Сулап куйдым авыр... Ачык тәрәзәләр белән Карап калды авыл, йолдызларга кулым суздым:
— Күрәсеңме? 1987. август.
— Күрәм!
Без ант иттек мәхәббәттә Шул йолдызлар белән. Күз күрмәгән якка киттек. Ярып бардык кылган; Без барырга теләмәдек Такыр гына юлдан. Елмаеп төш күрә-күрә Кочагымда кунды;
Берничә көн көлде, көлде, Ә аннары... тынды.
Ә беркөнне әйтте арып:
— Җитәр инде, калам!
...Нигә сөйлим?! Бу бит — минем Онытылган ярам.
Рәхәт, дисен, әнә үләнгә.
...Козе җитсә
Саклап булмый аны
Акчасыз да. акча белән дә.
Худсоветта
1983. Горький урамы. 15.
<■ Җырмын җыртыгы юк», диләр.
Юк та җырның ертыгы — Күпме күрдек шул ертыктан Төшеп калган җырчыны.
Исем биргәннән соң...
1986. июнь. С. Х.г»
Сиңа пәйгамбәрлек бирелде, дип. Тоз сибик дисәләр ярасына Ул ярасын алып киткән иде Инде пәйгамбәрләр арасына.
Кул нык чакта...
1989. март
Гомер — касә... Көннәр тама Тамчы-тамчы...
Күп тама шул. бер үз тамчың Табылганчы;
Гомер - касә... Өлгерәсе иде эшләп.
Соңгы тапкыр
Үлем-язмыш кагылганчы.
•Таш калада таш кыйбат*
...а/ай сү&лзре. 1988. сентябрь.
Таш калада, агай, кыйбат агач.
Син белмисең бары, кагылмагач — Ташны күтәрергә куллар кирәк. Агач үстерергә еллар кирәк.
Атлар
1972. Болгар.
Анда учак.
Монда учак...
Без көтүдә — ат көтүе...
Мөмкинмени яктылыкның Учак сүнгәч бетүе...
Ничә яфрак
1989. *Туган як* җәмгыяте.
Мин туганмын, миннән беркем сорамаган.
Мин китәрмен,
беркем миннән сорамас та...
Ә бит кызык:
ничә яфрак чыгар икән
минем шигырем саклап калган бер агачтан?
Киткәндә
1983. октябрь. Татар зираты.
Зират тулы — үлән.
Ә бит кайтасы бар әле Шушы үлән белән.
Яфраклар коела
/96/. Әнкәм каберендә.
Яфраклар коела, яфраклар... Нәкъ шулай ел саен бу нәрсә... Күбәләк шикелле талпынып Очалар, аз гына җил бәрсә.
Торсыннар агачлар. Ялангач.
Көзге ж.ил, син гафу үтенмә.— һәр елда Көз саен Бу шулай.
Гаепле түгел ич беркем дә.
Остаханәдә 1988. Фаһимдл.
Аллалары бәндә кебек,— Бәндәләре алла кебек — Юк та кебек. Бар да кебек.
...һәммәсе дә алда кебек.
Шундый чорда ничек туган ул?
1986. Кырлан.
— Нәрсә сорап торасың син монда — Тукай туган халык хыялында.
Ә хыялның башы — без барлык. Бар нәрсәдә яши чынбарлык.
Торбалар астында кара күл
1986. Куш.шлыч.
«Җон агызып йөрим»,—дигән Тукай.
Тарихына кермим, aiap җон Янам, янам, халык очен янам. Ник сөреме куе каралҗым?
Истәлек яз, диләр
1986. октябрь. Остаз.
Ә ул кирәк иде. Җитте Вакыт, Китеп барды без барасы җиргә .. Меңнәр әзер әнә күңелләрен Аның исеме белән җилгәрер! ә.
Нинди көн бу?
1989 июль. Фои I 3 ки
Яшәүме бу?
Әллә үлемме бу?
Янулардан калган көнемме бу?
Нинди кон бу элл» сыердагы Савылмыйча калган җиленме бу?
...Әллә ялган дөнья. Әллә чын бу?
Әллә төн бу шунда,
Әллә көн бу
Әйтәләрдер але синең хакта •Әллә кем бу!»
Кулын кысар идең
1974. Бабич.
Яшь бер адәм шигъри сүзләр белән Хакыйкатьне ярып әйтеп сала.
Без дә белә идек, әйтмәдек, дип, Гадәтиләр гаҗәпләнеп кала.
...Кулын кысар идек, вакыт үткән. Үз заманы борып алып киткән. Гыйбрәт булсын диеп, безгә таба.
Тиеш
1982. июнь.
Остазың акыл сатканны Тыңлап торган сәгатьтә Авыр була, гадәттә.
Остазың белгәнен яттан Сөйләп торган минутта Булмый юләр булып та, һәм акыллы булып та.
Инде остазың иң соңгы Юлга киткән чагында Син торырга тиеш икән Аның соңгы сагында!

Реклама