ЯЗУЧЫЛАР СҮЗЕ


Татарстан Югары Советы сессиясе 30 августта Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итте.
Түбәндә әлеге сессия утырышларында депутат «тучыларыбыз чыгышларын соиләгән тәртиптә, стенографик язмада урнаштырабыз
Татарстан ССР халык депутаты Равил Фәйзуллин:
Хөрмәтле депутат иптәшләр!
Бу сессиядә халкыбыз өчен тарихи мөһим мәсьәлә — аның суверенлыгы. мөстәкыйльлеге мәсьәләсе хәл ителә. Бәйсезлеге, уз дәүләтчелеге булган халык кына чын мәгънәсендә тулы канлы халык дип исәпләнә ала.
Ихтимал, залда утыручы рус депутатларының күбесе өчен Татарстанның суверенлык мәсьәләсе, иң әүвәл. матди «ки хокукый хәлнең ныгуы белән бәйле булса, безнең халык өчен бәйсезлек — киләчәгебезнең булу-булмввын билгеләүче төп шарт тормыш алга куйган иң кирәкле хаҗәт, җан-вөҗдан зше Чөнки күп миллионлы татар милләтенең (гәрчә халкыбызның фәкать чиреге генә бездә яшәсә дә) язмышы бүген биредә — Казанда хәл ителә Ниһаять, безнең халык та, кайчандыр зур дәүләтчелеге булганын онытып, берничә гасырга сузылган сәяси йокыдан соң,— һәрхәлдә, миңа шулай тоела.— үзенең суверенлыгын урнаштырырга карар итте. Бу — һәр җитлеккән милләтнең табигый ихтыяры, аның мөстәкыйль үзбилгеләнүгә табигыи хокукы Бу — табигатьтән, кем әйтмешли, ходайдан бирелгән хокук Бу хокукны, тәрәккый кешелек кануннары буенча фикерләсәк, бәхәскә, бернинди тавышка-фәләнгә куймыйча гына танырга, кабул итәргә кирәк иде дә бит. . Ләкин без үзенә бер төрле сәяси системада яшибез, һәрхәлдә, моңа кадәр яшәп килдек Анда злементар демократик башлангычлар тоталитар структуралар белән бәй- ләп-тейнәп куелган иде. һәм без әле күбебез хәзер дә искечә фикерләү рәвеше белән яшәп киләбез. Суверенитет турындагы Декларация проекты игълан ителгәч, бөтен халыкта давыллы реакция кузгалды. Матбугатта бигрәк тә Мин татар һәм рус матбугатында йөзләрчә мәкаләләр, аерым чыгышлар белән таныштым. Темасы бер үк булса да, проблема терле яссылыкта яктыртылды Кызганычка каршы, сүз фикерләр плюрализмы турында гына бармый Еш кына фикерләрнең төрлелеге телләрнең төрлелегенә, милли психология үзенчәлекләренә, фикерләү рәвешенә бәйле иде Татар матбугатындагы чыгышларны. милләттәшләремнең телдән чыгышларының эчтәлеге күпчелек русларның һәм рус телендә сөйләтүчеләрнең до аңына барып җитә алмавы бик кызганыч Ә татарларның абсолют күпчелеге русларның фикерен, нигездә, белә һәм кайвакыт үз сүзләренең рус иптәшләр тарафыннан укылмый да. ишетелми дә калуына үпкәлиләр дә. Мондый хәл үзара аңлашыл җитмәүгә китерә һәр якның аргументлары белән җентекләбрәк танышканда, бер-беребезне яхшырак белә алыр идек. Ә бер-беребезне аңламыйча безгә бүген мөмкин түгел. Шунсыз үзара консенсус, килешү була алмый Турысын әйтим, Декларация турында фикер алышулар барышында русча матбугатта кайбер шовинистик рухлы мәкаләләр дә күренде һем алар республикада сәяси атмосфераны күпмедер дәрәҗәдә кискенләштерүгә китерде Суверенитетка каршы чыгучыларны нәрсә куркыта СОҢ?
Мин үзем өчен анализ ясадым һәм аларны якынча оч төркемгә аердым Беренчесе — Татарстан, үзенең суверенитетын урнаштырган хәлдә. Федерациядән аерылыр, дип курку Икенчесе — суверенитет булганда, башка милләт халыкларының мәнфәгатьләре кысылыр, дип шикләнү Өченчесе — суверенитет урнашкан очракта, бүгенге партократия нңартылган дәүләт системасында үзе очен яңа структура, җылы урыннар әзерләр аппарат тагын да ишәер, дип уйлау
Хәзер шул еч моментка тәфсилләбрәк тукталып узыйк. Местәкыйльлеккә чыгу кубарылып дөнья чынбарлыгыннан аерылу, япа-ялгыз гына үзбаш яшәү дигән сүз түгел. Без федерациягә кердек-чыктык (сүз уңаеннан әйтеп узыйк: без Россия составына солых төзеп кергән халык түгел) дип керделе-чыктылы сөйләшә алмыйбыз Биредә мәсьәлә андый яссылыкта куелмый да- Сүз — «өлкән туган, кече туган» мәгънәсендә түгел, тигезлек, тигез хокуклылык (дуслыкның нигезе — тигезлек), мөстәкыйль булып, бергә-бергә ярдәмләшеп яшәү турында бара. Мәгълүм хакыйкать: рус халкы белән безнең мең елдан артыкка сузылган уртак тарихыбыз бар Бер уйласаң, рус тарихы — ул байтак дәрәҗәдә рус һәм татар халкы тарихы ләбаса Моннан мең елдан артык элек булган вакыйга турында бер язма искә төшә Милади белән 985 ел. «И заключил Владимир мир с булгарами и клятву дали друг другу, и сказали булгары: «Тогда не будет между нами мира, когда камень станет плавать, а хмель тонуть», («Повесть временных лет») Хикмәтле, гыйбрәтле сүзләр болар Димәк безнең бик борынгы бабайлар бүтән халыклар белән менә дигән дуслык килешүләре төзи белгәннәр бит! Нәрсә, суверен Татарстан бүтән республикалар белән һәр якка да файдалы килешү-договорлар төзи алмас микәнни?
Тагын шуны да искәртеп узасы килә: Бар «Русь», бар «Россия», бар «РСФСР»; онытмыйк — алар тәңгәл төшенчәләр түгел. РСФСР — ул рус халкының гына түгел, башка милләтләрнең дә тарихи территориясе. Хәзерге бу административ берәмлектә сан ягыннан руслардан гына калыша торган татар халкы өчен бу фактор аеруча мөһим. Без үзебезнең тарихи җирлекләрдән керәбез-чыгабыз дип әйтә алмыйбыз бит инде. Бу мәсьәлә хакында сүземне йомгаклап болай дип әйтәсе килә: Татар халкы тулы суверенитет алса, тигез булсак,— рус халкы белән дуслык һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре тагын да ныгыячак кына.
Икенче момент. Суверенлык алынгач, республикада яшәүче башка халыкларның мәнфәгатьләре кысылырмы? Болай дип шикләнүләр бөтенләй нигезсез. Татарстан суверенитет алгач, татарлар өчен кибетләр, шифаханәләр аерым булыр, шәбрәк йортлар төзелер яки квалификацияле кадрларны төп халыктан булган квалификациясезрәк кадрларга алмаштыру башланыр дип уйларга бернинди дә нигез юк. Нәрсә, әллә татар телен көчләп укыту башланырмы? Әллә рус мәктәпләре эшләүдән туктармы? Рус халкының, теленең йогынты сферасы тараермы? Юк, безнең реаль тормышыбыз моны расламый. Киресенчә, безнең — җирле халык рухи дөньясының бүгенге хәлләре күпкә хөрти әле! Гасырларга сузылган, изүне кичергән халык икенче бер халыкны кимсетүче залимга әверелә ала алмый. Тарихта Казан җире, киресенчә, бүтән халыкларның мәдәниятын үстерү бишеге булып килгән. Моны чуваш халкы мисалында да ачык күреп була. Заманында Казанда чуваш театры оеша, шагыйрьләр, язучылары формалаша, газеталар чыга... Татарстан ирек алса, бу — анда яшәүче башка халыкларның да иреге үсү булачак.
һәм өченче. Суверенитетка каршы чыгучыларның бер ялгышы шунда: алар булачак үзгәрешне бүгенге партаппарат вәкилләренең гамәлләре белән генә бәйлиләр. Табигый дәүләт булгач, идарә системасы да булыр. Әйтик, яшәү шартлары һәм рәвешләре безнекеннән күпкә яхшырак булган союздаш республикаларда да идарә аппараты булган һәм бар ич. Идарә аппаратының күләме — дәүләтнең мөмкинлекләренә, хокукларына, вазифаларына бәйле. Хәзергә прогрессив һәм демократик саналган РСФСР Югары Советы да байтак яңа структуралар — министрлыклар, комитетлар һ. б. төзи бит. Хикмәт — эш башында кемнәр, нинди акыл ияләре торуда! Анысы инде сездән, бездән — депутатлардан, халыкның үзеннән тора.
Кайберәүләрдән шундый сүзләр дә ишетелгәли: янәсе, шушы декларацияләр, не- формаллар, җәмәгать оешмалары аркасында төрле борчулар, республика җәмгыятендә киеренкелек башланды, элек бөтенесе тыныч иде, диләр. Әйдәгез, иптәшләр, шунысын да истә тотыйк. Сталин заманында демократия мәсьәләсендә, гомумән, бик тыныч, хәтта артык тын, шомлы тынлык иде... Халыкның уяну, үзаңы үсү, үзенең дәрәҗәсен тоюы, үсү процессы — котылгысыз процесс. Моны онытырга ярамый.
Ә хәзер Декларация турында Ике субъектлылыкның бернинди киртәгә кермәве турында кабатлап тормыйм — бер муенга ике камыт кидермиләр, бер башта ике бүрек булмый Яхшы гаиләдә ана белән ата да икешәр булмый. Шунлыктан, биредә чыгыш ясаучыларның күпчелегенә кушылып, мин ике субъектлылыкны абсурд саныйм Халыкларның хокуклары «Матрешка» (берсе эченә берсе урнашкан уенчык) системасына сыя алмый хәзер. Андый катлы-катлы буйсынуга инде кайту булмаска тиеш. Киләчәк__________________________________________________________________________________________
академик Сахаров әйтмешли, федерациянең горизонталь структурасы, ягъни һәр халык бертигез хокуклы булып, үзара килешүләр төзеп яшәү юлы.
Хөрмәтле иптәшләр!
Биредә үз сайлаучыларының мәнфәгатен якларга алынган кешеләр утыра. Безнең алар алдындагы вазифаларыбыз, җаваплылыгыбыз турында онытырга хакыбыз юк Сайлау алдыннан сайлаучыларыбызга шактый күп вәгъдәләр бирдек без, республикада яшәүче халыкның материаль һәм рухи тормышын яхшыртуның бер юлы итеп союздашлык
статусы алу дип аңлаттык. Беләсез, күпчелек халык бай яшәми, очыи-очка ялгап яшәүчеләр байтак, тормыш өчеи иң кирәк әйберләр дә җитешмәгән замана Бүгенге кеннән, дөнья барышыннан разый булмаганнар да җитәрлек. Төп җирле халык суверенитетлыкка ышанып, киләчәк тормышы яхшыруын аңа бәйләп карый икән.— әйдәгез, без аларның өметләрен сүндермик! Сессия исеменә суверенитет таләп нтеп илнең төрле төбәкләреннән меңнәрчә телеграммалар килде Урам-мәйданнарда «Азатлык!» дип оран салган ватандашлар бихисап. Шундый киеренке атмосферада, без-депутатларга. нинди милләттән һәм нинди сәяси кыйблада булуыбызга карамастан — зирәк акыллы булып, үзара аңлашып, төп халык интересын чагылдара торган Декларация кабул итү кирәк Кайбер депутатларга, замана барышын тоеп, империячел фикерләүдән арынырга вакыт Ленинның милли мәсьәләдә, биреп җиткермәүгә караганда, тулырак итеп бирү отышлырак, дигән хикмәтле сүзен дә онытмыйк Азатлык, милли суверенитет мәсьәләсендә халык ихтыярына каршы килеп маташу әхлаксызлык булыр, һәммәгезне дә. тигез хокуклы булуыбызны тоеп, чын дуслыкка, ихлас туганлыкка, нәтиҗәле хезмәттәшлеккә чакырам
Татарстан ССР халык депутаты Фәүзия Бәйрәмова:
Татар халкының газиз баласы, язучысы, депутаты буларак, Татарстан дәүләтенең суверенлыгы мәсьәләсе — минем өчен иң мөһим, төп мәсьәлә.
Депутат буларак, мин шуны әйтә алам — безнең дәүләт суверенлыгын игълан итәргә тулы хокукыбыз бар. бу очракта бөтен халыкара хокуклар да безнең якта. Без, татар халкы, ата-бабаларыбызның төп Ватанында үз дәүләтебезне яңадан торгызыр өчен көрәшәбез. һәм, милләт буларак, үзбилгеләнергә тулы хокукыбыз бар Илдәге күп милләтләр. шул исәптән руслар да, бу халыкара хокуктан файдаландылар һәм үз дәүләтләренә суверенлык яулап алдылар Башка чит милләтләр аларның зчке эшләренә катнашмады Россиянең суверенлыгын яклап татарлар да тавыш бирде Инде килеп Татарстан, татар халкы үзенә суверен дәүләт алыр өчен иөри икән, моңа каршы тешәргә бер генә милләтнең дә һәм юридик, һәм әхлакый яктан хакы юк Бу — бер милләтнең икенче милләт зшенә катнашуы булачак һәм, шулай итеп, халыкара хокуклар тупас рәвештә бозылачак
Бу җир, тел. иман безгә, татарларга, ходай тарафыннан меңнәрчә ел элек бирелгән Без бирегә килеп кемне дә булса басыл алмадык һәм басып алырга да җыенмыйбыз. Без бары тик хокукларыбыз, милләтебезне саклап калыр өчен генә керәшәбез Дәүләт һәм тел мәсьәләләрен референдумга кую да халыкара хокукларны тупас рәвештә бозу булачак, һәм без яклауны дөнья җәмәгатьчелегеннән сорарга мәҗбүр булачакбыз Без үз җиребездә сөйләшергә гел сорап референдум уздырыйкмы, динебез өчен ре-ферендум уздырыйкмы, суларга һава, эчәргә бер йотым су сорап референдум , зды- рыйкмы?! Үз җиребездә гүргә иңәр өчен өч аршын җир сорап та референдум уздырыйкмы?!
Авылдан сайланган депутат буларак, татар авылларының аянычлы хәле турында да әйтми кала алмыйм. Татарстандагы татарларның 70 процентка якыны авылларда яши. Бу авылларда тормыш әле һаман 18—19 гасыр дәрәҗәсендә, җиреннән талап, ертып нефть алалар, итен, маен, ашлыгын суырып торалар, ә халыкның ягарга — утыны, йөрергә юлы юк. Газ, асфальт юл татар авылларының төшенә дә керми Халык, тәүлегенә 4-5 сәгать йокы күреп, илне ризыклы итә, без. Татарстаннан тыш. Мәскәү, Төмән. Свердловск өлкәләрен дә ит-сөт продуктлары белән тәэмин итеп торырга тиешбез Без итне дә. сетне дә РСФСРның күп өлкәләренә караганда, артыграк җитештерәбез икән! Ә җан башына туры килгән авыл хуҗалыгы җире — бездә аларга караганда ике тапкыр кимрәк! Татарстанда рус авыллары бетте диярлек, инде татар авыллары да бетсә безне кем ашатыр — Мәскәүме, әллә, татарларга дәүләт кирәкми. Дил кычкырып норгән ялган демократ лармы?!
Бүген бөтен Россияне тәмәке, аракы бунтлары тетрәтә Чиләбе. Вологда. Пермь һәм башка шәһәрләрдә милли мәсьәлә юк Ләкин урам уртасында руслар Россия флагларын яндыралар, райкомнарга һөҗүм итәләр, таеплене эзлиләр, үтереш, кыру бара Сәбәбе — Россиядә халыкның ашарына, өс-башына юк. кыйммәтчелен Татарстанда да күбесе юктыр. Ләкин бездә иң мөһиме — ашарга бар Икмәк һәм макарон ризыклары белән без үзебезне 100 процентка, ярма һәм кузаклы ризыклар белән— 100. бәрәңге белән — 100, сет продуктлары белән—100, йомырка белән — 100. ит белән — 98 процентка тәэмин итәбез икән. Менә шуңа күрә дәүләт турында сүз чыкканда, кем ризыгын ашаганыңны да онытмаска һәм рәхмәт әйтә белергә дә кирәк. «Татарларга дәүләт бир- мәско!я—дип кычкырып иерү ул — ашаган табагыңа төкерү дигән сүз
Язучы буларак, мин шуны әйтә алам биредә — Татарстан җирендә — татар милли
мэдәниятының язмышы хал ителә. Без. татар язучылары, дөньяда бары тик биредә генә үзебезнең китапларыбызны бастырып чыгара алабыз, биредә генә безнең укучыларыбыз бар Татар әдәбиятына туу өчен җирлек бары биредә генә Ләкин без, татар язучылары, соңгы вакытта зур куркыныч астында калдык — рус мәктәпләрен тәмамлаган татарлар үз ана телләрендә укый да, яза да алмас хәлгә килделәр, милләт телсез калды. Милләтне яңадан терелтер, телле, иманлы, мәдәниятлы итәр өчен дәүләт кирәклеген, мөстә-кыйльлек кирәклеген без тагын бер тапкыр аңладык
Татар милләтеннән аермалы буларак, Татарстан җирендә рус милләтенең, рус мәдә- ниятының язмышы хәл ителми, бу җирдә аерым русларның язмышы хәл ителә. Руслар биредә күбрәк экономик яктан гарантияләр таләп итәләр, көн тәртибендә — торак, ашау-эчү. көнкүреш мәсьәләләре Татарлар исә тел. мәктәпләр, театрлар, гвзета-жур- наллар таләп итәләр. Әгәр биредә рус милләтенең яки мэдәниятының язмышы хәл ителсә, биредәге русларны да шул мәсьәләләр борчыр иде Рус милләтенең язмышы Мәскәүдә, Ленинградта. Вологдада, Псковта, Новгородта яки башка шундый борынгы рус җирләрендә хәл ителә, бөек рус әдәбияты һәм мәдәнияты да шунда туа. Кайда милләтнең, милли мәдәниятның язмышы хәл ителә, шунда аның дәүләте булырга тиеш. Бу — бөтен дөньяда шулай Милләт бар. димәк, аның дәүләте дә булырга тиеш. Татар мәдәниятына яшәү һәм үсү өчен Татарстаннан башка урын юк, димәк, аның бәйсез дәүләте дә биредә булырга тиеш.
Тарихны өйрәнүче язучы буларак, мин шуны әйтәм,— 1552 елдан бирле без Россия белән солых төземәгән килеш яшибез, тарихта безнең ирекле рәвештә Россия составына күчүебез турында бер генә документ та юк. формаль яктан без Россия белән — әле һаман сугыш хәлендә.
Экономик яктан килеп, Татарстан республикасының хәлсезлеген, суверен дәүләт булсак, авыр хәлдә каласыбызны да исбатларга тырышырлар. Әйе, без хәзер хәлсездер. Инде бирәсен биреп бетердек, ярлыландык, зәгыйфьләндек Ләкин гасырлар буе таланган халыкның иреккә, бәйсезлеккә хакы юкмыни?! Кайда язылган ул закон?
Татарстанда яшәүче русларга да берничә сүзем бар. Ни хәл итәсең, менә ничә гасыр инде без — татар җирендә руслар белән тарих карынында бергә формалашкан ике халык Без шулхәтле бергә укмаштык ки. кайсыдыр буында, Сиам игезәкләре кебек, берберебезгә ябышып үсә башлаганбыз. Башта бу гайре табигый хәл кызык, тамаша кебек тоелса да. ике халыкның укмашып, бер-берсен йотуы — ул милли фаҗиганең башы инде. Нәтиҗәдә, без ике зур мәдәниятны, ике милләтнең гүзәл сыйфатларын да югалта барабыз. Тамырсыз, миһербансыз, ни рус. ни татар булмаган имансыз затлар хәзер Казан урамнарында кеше үтереп йөриләр. Алар — милләтсезләр. Ике милләт тә үзенең асыл сыйфатларын җуя бара. Безгә Сиам игезәкләре булып кабергәчә бергә барыргамы, әллә аерым ике милләт булып үз тарихи юлыбыз белән китәргәме? Мин — аерым милләт булып үсү ягында Ләкин һәр милләтнең, һәр кешенең бу мөстәкыйль дәүләттә хокуклары гарантияләнгән булырга тиеш. Руслар суверен Татарстан дәүләтендә үзләре теләгән телдә сөйләшә алырга, үзләре теләгән җирдә яшәргә, үзләре теләгән урында эшләргә, үзләре теләгән тормыш корырга тулы хокуклы! Шушы ук демократия, ирек татарлар өчен дә. руслар белән бер дәрәҗәдә, тигез кулланылырга тиеш, Шул чагында гына Татарстан илендә тынычлык, татулык булачак
Хәзер аерым руслар тарафыннан Татарстанны Казан өлкәсе итәргә, Казанны исә Татарстан буйсынуыннан чыгарырга дигән мәгънәсез фикерләр әйтелә. Татарлар мондый вәхшилеккә беркайчан да юл бирмәячәкләр.
Мин. күл балалы гаиләдә үскән гади көтүче баласы, бу югары трибунадан дәүләт турында үз сүземне әйтү өчен 438 ел буе тарихымнан кан-яшь аша килдем Әгәр дә упкын читенә килеп җиткән халкым бүген дәүләтсез кала икән, иртәгә минем өчен яшәүнең мәгънәсе юк. Халкымның төп теләген үти алмасам, миңа депутатлык мандаты йөртүдән дә мәгънә юк.
Татарстан ССР халык депутаты Роберт Миңнуллин:
Хөрмәтле мәҗлес рәисе!
Хөрмәтле халык депутатлары!
Сессия алдыннан мин мондыйрак күренешне күз алдына китергән идем. Фойе. Утырышлар залы. Менә-менә сессия башланырга тора. Совет Татарстанының, татар халкының язмышы хәл ителәчәк. Зал тулы журналистлар. Күрше республикалардан, күрше өлкәләрдән килгәннәр. Мәскәүнең, чит илләрнең танылган журналистлары __________________________________________________________________ фотокор
респондентлар. тележурналистлар, репортерлар депутатлардан интервью ала Ни өчен
дисәң, ил күләмендәге тарихи вакыйга гына түгел бу. Олы бер халык, олы бер республика бәйсезлек яулый* Әмма юк шул. Бирегә килгән журналистларның һәммәсе дә — үзебезнең Казанныкылар, Матбугат йортында эшләүче минем коллегаларым Күреп торасыз, безнең бүгенге республикабыз, автономия буларак, дәүләт берәмлеге буларак, хәтта Союз күләмендә дә бернигә дә тормый, беркемне дә кызыксындырмый. Бу — чыннан да шулайI
Безнең татарлар 70 ел буена, «совет кешесе» сыйфатында, коммунизм төзеде. Бөек Ватан сугышында, Әфганстанда «рус солдаты» псевдонимы белән сугышты. Хәтта зур юбилейларда да, бәйрәм тантаналарында да без фәкать күзәтүче сыйфатында гына катнаша алдык, чөнки анда иң «лаеклы» халыклар һәм милләтләр генә — унбиш союздаш республика вәкилләре генә хуҗа иде. Ә инде дөнья җәмәгатьчелеге өчен без, гомумән, беркем дә түгел Безнең барлыкны белмиләр дә, белергә дә теләмиләр Бу бер дә без бәләкәй халык яисә бәләкәй республика булганнан түгел, ә республикабыз хокуксыз булганга күрә шулай. Лихтенштейн дигән бер ил бар Карлик ил Шушы көннәрдә генә аның БМО әгъзасы булачагы турында хәбәр булды Шунда мин үзебезнең бернинди дә хокукы булмаган Татарстаныбызны уйладым, гарьләнү һәм кимсенү хисләре кичердем Миңа калса, дәүләт суверенитеты турындагы Декларациягә менә мондый эчтәлекле пунктны, һичшиксез, өстәргә кирәк «Татарстан ССР үзенең вәкаләтханәләрен ССР Сою-зында, союздаш республикаларда, шулай ук чит илләрдә ача ала» Моңа мохтаҗлык бүген үк бар инде.
Мин биредә классикларыбызның, җәмәгать эшлеклеләребезнең суверен республика файдасына әйтелгән яисә язылган сүзләрен, фактларны, саннарны китереп тормыйм Соңгы айларда матбугат битләрендә алар күп булды Декларация проектын тикшерү кискен төстә барды. Бу мәсьәләгә битараф калучы, мөгаен, булмагандыр Суверенитет турындагы фикерләр саллы да, төпле дә, эмоциональ дә. шул ук вакытта каршылыклы да Бәйсезлеккә каршы язылган мәкаләләрдә еш кына, минем карашымча, сәер бер сүзтезмә очрый. Янәсе, «шәхсән мин үзем суверенлык яклы, ләкин » Шуннан соң инде контр- дөлилләр санап кителә Ул субъектив һәм бик тә шикле фикерләр минем үземне дә, сайлаучыларымны да берничек тә ышандыра алмаслар Ни генә булмасын, без бу сессиядә суверенитет турындагы Декларацияне игълан итәргә бурычлыбыз Соң кайчан да булса без дә цивилизацияле нормаль бер илдә яшәргә тиештер бит инде?!
Барыбыз да белә соңгы вакытта көтмәгәндә-уйламаганда безнең белән Мәскәүдә- ге иптәшләр кызыксына башлады герле галимнәр, политологлар, социологлар, төрле партия лидерлары Хәтта республикага Б Н. Ельцин үзе килеп төште Баксаң, без әле бөтенләй үк беткән халык түгел икән Баксаң, без әле кемнәргәдер кирәк тә икән Ләкин ни өчен кирәк без еларга? Аларның ни өчен килүләре безгә аңлашылды инде Бигрәк тә Россиянең беркемгә дә охшамаган лидеры үз эшен эшләми калмады Республика халкының бер өлеше «Ельцин синдромы» белән авырый башлады Минем үземә Борис Николаевичның: «Күпме булдыра аласыз, бәисезлекне шул кадәр алыгыз!»—дигән сүзләре хәтергә сеңеп калды Башкортстанда да шул ук сүзләрне кабатлады ул, ләкин аз гына үзгәртебрәк: «Күпме «йоталасыз»,шул кадәр суверенитет алыгыз!» Ирексездән Пугачевныңмы, әллә Разинныңмы (төгәл генә исемдә калмаган) әйткән сүзләре хәтеремә төште «Мин сезгә ирек алып килдем!» Кызыкмалы сүзләр, шулай бит?! Ә безгә, чыннан да, күпме бәйсезлек кирәк соң? Безне фәкать тулы бәйсезлек, чын азатлык кына канәгатьләндерә ала Суверенитет — порцияләп алырга, ит тә, сөт тә түгел Менә шуңа күрә Татарстан язмышын Ельцин белән генә бәйләү, йомшак кына итеп әйткәндә, җитди түгел Лидерлар, патшалар, президентлар киләләр дә китәләр, ә халык һәм дәүләт кала Шуны онытмаска кирәк
Аннары Россиянең зур һәм кеченә милләтләре бездән башка да хәттин ашкан Алар белән дә күпме мәшәкать, күпме проблема! Шуңа күрә, әйдәгез, үз проблемаларыбызны үзебез чишәргә тырышыйк! Үзеңнең бөтен җитешсеэлекләреңне, эшлисе эшләреңне башкалар җилкәсенә өю, бертуктаусыз сорану, теләнү безне бер дә бизәми Шул кадәр до булдыксызмыни без?! Шушы экономик, политик, социаль кризистан үзебез генә чыга алмабызмыни? Башкалар ярдәменә генә таяну, шиклонү-шөбһәләиү, еметсеэлекке бирелү — начар юлдашлар
Аннары тагын бер нәрсә РСФСР составында калуны яклаучы кайбер депутатлар «Республика Министрлар Советының бүгенгә экономик концепциясе юк. алар әле базар экономикасына күчәргә әзер түгел».— димәкчеләр Без бит әле базар экономикасына күчү турындагы докладны тыңламадык. Аларның нәрсә белән сеендерәселәрен, иә булмаса, нәрсә белән көендерәселәрен белмибез Шунлыктан, андый фикерләр белән алдан ук сату итмәскә кирәк, дип уйлыйм
Тагын бер әйберне әйтәсем килә. Суверенитет идеясен юкка чыгарырга тырышучылар фикеренчә, ул, янәсе, югарыдан төшкән идея Шулай булса икән ул! Әгәр до бу мәсьәләне ниндидер бер лидер кузгаткан булса, ул инде сиксән бишенче елның апрелендә
үк хәл ителер иде Шуңа да карамастан, һәр милләт, һәр республика иртәме-соңмы үзенең милли проблемаларын хәл итәргә тотыначак Бу процесс кузгалды инде. Аны туктату мемкин түгел. Республикалар бер-бер артлы суверенитет турында Декларацияләр кабул итә Күршебез Башкортстанда да зур әзерлек бара Башкортстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенитеты турындагы Декларациянең БАССР Югары Советы Президиумы әзерләгән проектында беренче пункт менә нинди: «Башкортстан Совет Социалистик Республикасы — суверен совет дәүләте. ССР Союзы субъекты». Бу юлларны укыганнан соң миңа күңелсезрәк булып китте. Күршеләрнең проекты безнекенә караганда шактый кыюрак. Бер үк вакытта СССРның да, РСФСРның да субъекты булу — элекке хәлдә калу дигән сүз ул. Арыслан бер үк вакытта иректә дә, читлектә да яши алмый. Аны яисә иреккә җибәрергә, яисә читлеккә ябарга кирәк. Соңгысын без инде үз җилкәбездә күп татыдык. Башкача теләмибез! Әгәр дә без, чыннан да, азатлык теләмибез икән, әгәр дә икеләтә изелү астында яшәү безгә ошый икән, әйдәгез, элекке килеш калыйк. Аның өчен суверенитет турында Декларация кабул итү мәҗбүри түгел. Үз-үзебезне алдамаска кирәк. Әгәр дә суверенитет безнең өчен һәм политик, һәм экономик, һәм милли мәҗбүрият икән (ә бу чыннан да шулай), Декларацияне кабул итү безнең намус эшебез. Безнең бу карарны күршеләребез дә түземсезлек белән көтәләрдер, дип уйлыйм.
Без кичә депутат Р. Хафизовның докладын тыңладык. Декларация проектына кертелгән шактый төзәтмәләр белән килешмичә булмый. Алар — эшлекле һәм кирәкле төзәтмәләр. Дәүләт символикасы турындагы яңа пункт та, һичшиксез, кирәк. Теләсә кайсы дәүләт иң элек гербтан, флагтан һәм гимннан башлана. Республикабызга килгән рәсми кунакларны чәкчәк белән генә күпме каршыларга була инде?! Алдагы сессияләребездә утырышларны Татарстан республикасының дәүләт флагын хөрмәтләү тантанасы белән башларбыз, шәт.
Декларация проектын тикшерү, миңа калса, эшлекле төстә бара. Күңелдә бераз өмет тә уянды: күптән көтеп алган суверенитет турындагы Декларацияне без мөгаен, кабул итәрбез, һәм шул чагында гына без бер-беребезнең күзләренә туры карый алачакбыз. Ләкин бу әле кабул иттек тә шуның белән эш бетте дигән сүз түгел. Киресенчә, барысын да өр-яңадан башларга туры киләчәк. Безнең барыбызны да яңа пробле-малар, яңа авырлыклар көтә. Аларны безгә хәл итәсе!
РСФСРның халык депутаты Ринат Мөхәммәдиев:
Иптәшләр* «Әгәр кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә кагылышлы булсалар, хәтта геометрик аксиомалар да кире кагылыр иде» дигән бик тә мәгънәле гыйбарә бар Чыннан да. кайбер депутатларның кыланышына игътибар иткәч, аларның республикабыз суверенлыгына юл куймас өчен генә дә чиктән ашып тырышуларын, әллә нинди сылтау-сәбәпләр эзләп маташуын күргәч, әлеге гыйбарәнең дөреслегенә тагын бер кат ышанып куясың Ә бит. югыйсә, сталинизмның кара чорларында да (кәгазьдә генә булса да) дәүләт буларак яшәгән, үз конституциясе һәм Югары Советы булган республикабызның суверенлык мәсьәләсе беркемдә дә шик тудыра алмаска, бәхәссез булырга тиеш кебек Шулай, хөрмәтле депутат иптәшләр, күрәсең, кайчак бәхәссез аксиомалар да шик астында кала ала икән
Әмма барыбер — иртәме-соңмы—хаклык һәм хакыйкать өскә калкып чыгар, аксиомалар аксиома булып калыр, татар халкының гасырлардан килгән өмет-омтылыш- лары ниһаять тормышка ашар, безнең республикабыз да башкалар белән беррәт- тән тигез хокуклы булыр, бүтән союздаш республикалар арасында үзенә лаек урын табар дип ышанасы килә Чөнки барлык халыкара килешүләрдә, хокук турындагы халыкара документларда һәр милләтнең үзбилгеләнү хокукы акка кара белән алачык итеп язылган
Моннан ике ай ярым элек мин, РСФСР халык депутаты буларак, һичбер икеләнүсез Россиянең суверенлыгын яклап тавыш бирдем Чөнки иреккә м.ютәкыйльлеккә каршы тавыш бирү, тирән ышануымча, иллә дә зур әхлаксызлык булыр иде Үз мәнфәгатьләреңне нинди дә булса халык мәнфәгатьләреннән өстен кую. аның рухи иреккә, суверенлыкка омтылуына каршы тору мөмкин дә түгел минемчә Әгәр шулай булмаса. безнең демократия шартларында һәм хокукый дәүләттә яшәргә теләвебез дә уйдырма бер вәсвәсәгә генә кайтып калыр иде түгелме7
Минемчә, үзен демократ дип атап йөрткән, әмма чынлыкта әле һаман да им- периячел карашлардан арынып җитмәгән һәм шул карашлардан чыгып эш итәргә тырышкан депутатлар үз максатлары, үз юнәлешләре турында ныклап уйланырга, үз сүзләрен тагын бер кат үлчәп-бәяләп карарга тиеш Империячел максатлар һәм
демократия — бер-беренә капма-каршы булган төшенчәләр һәм алар бер ук кеше җанында берьюлы һичничек тә сыеша алмый Бу мөһим мәсьәләдә безнең һәркайсы- быз ныклы, төпле һәм табигый фикергә килер дип ышанам'
Бүген без Татарстанның язмышында, аның тарихында гаять зур әһәмияткә ия булган юл чатында торабыз Юк. сүз монда нинди дә булса административ территориянең хәле турында гына түгел, ә бәлки кешелек дөньясының аерылгысыз бер өлеше булган зур бер халыкның, күп гасырлар традицияләре булган мәдәниятның һәм әдәбиятның, әйтеп бетергесез әһәмияткә ия булган үзенчәлекле телнең язмышы турында бара Мәсьәләнең әнә шул мөһим ягын күрмәмешкә салышу, аннан читләшергә тырышу гафу ителмәслек бер хәл булыр иде Нинди генә дәрәҗәгә ия булып, нинди генә эш башкармасыннар, кайсы гына милләттән булмасыннар — барлык депутатлар да иң беренче чиратта вөҗдан тавышына колак салырга, гумаялылык кешелеклелек һәм интернационализм принципларыннан эш итәргә тиеш дип уйлыйм Республика халкының язмышын, аның киләчәген билгеләячәк мәсьәләләрне хәл иткәндә тәкәбберлек тә, эгоизм да. империячел фикерләр дә кискен рәвештә кире кагылырга, партиягә һәм карьерага бәйле максатлар арткы планга күчерелергә тиеш
Казанның демократик партия тарафдарлары үзләренең басма органнары булып әверелеп барган >Вечерняя Казань* газетасы битләрендә татар халкын һәм халык депутатларын суверенлык идеясеннән шактый нык куркытып-читләштереп килергә тырыштылар Алар фикеренчә. имеш, үз-үзебезне туендырып тору да. халык кулланышы товарлары белән тәэмин итү дә безнең үз көчебездән генә килмәячәк, имеш, бездән нефтьне сатып алмаячаклар һәм. гомумән, депутггг Колесник әйтүенчә, безнең белән сәүдә мөнәсәбәтләрен өзәчәкләр Янәсе, раковина һәм юынгыч кебек кирәк- яраклар үзебездә җитештерелмәү сәбәпле без хәтта торак йортлар да төзи алмаячакбыз Күрәсез, иптәшләр, кайбер депутатларның фикере әгәр моны куштырнаклар эчендә әйтсәк, үтә дә «төпле һәм саллы* яңгырый
Болар әле мәсьәләнең экономик ягына кагылышлы сүзләр генә Ә менә татар халкының киләчәге, рухи офыклары ничегрәк күзаллана соң? Монда инде, әгәр әлеге дә баягы газетаның сүзләренә ышансак, бөтенләй дә упкынга төшәбез, караңгы базга килеп керәбез икән Аерым җөмләләрдән мисал китерәм «Язучылар, русчаны һәм татарчаны болгатып, агач тел белән язалар Шуңа күрә аларның китаплары кибет киштәләрендә тузан җыеп ята Татарлар үз балаларын туган телдә укытырга теләмиләр Культураның югалуына һәм югала баруына татар түрәләре һәм татар эшмәкәрләре үзләре гаепле * Бер сүз белән әйткәндә, ахырзаман җиткән, иптәшләр
Бу әле — соңгы вакытларда милли мәдәниятка. татар халкының тарихына, республикабызга шушы газета битләре аша ягылган төрле яла һәм уйдырмаларның бөртеге генә Андый мәкаләләрнең авторлары нинди максат белән эш итәләрдер — билгесез, әмма әлеге вәсвәсәне бик тә белеп туплап бирүче редакциянең максаты ачык күренеп тора Татарстанның колониаль коллык кысаларыннан котылуына аяк чалу, татар халкының милли үзаңы уянуга, милли горурлыгы үсешенә ничек кенә булса да тоткарлык ясарга маташу
Шундый җитди һәм гап-гади бер сорау туа республиканың төп халкы ихтыярын санламаган, шул халыкның үзенә һәм аныц рухи омтылышларына, халык тарафыннан танылган иҗат әһелләренә, тулы бер иҗат берлекләренә каршы ачыктан-ачык пропаганда «лып барган газетаның үзен «халык газегасы- дип атарга хакы бармы'’
Соңгы вакытта референдум үткәрү зарурлыгы турында да сүз куертучылар булды Аерым алганда, депутат Косулин һәм Воробьев иптәшләр икесе дә бертавыштан референдум үткәрүне яклап сөйләделәр Хәер, моңарчы безнең илдә андый акцияне әле беркемнең дә үткәргәне булмады Россия дә. Төрекмән стан да. Молдова да Литва да. шул исәптән үз территориясендә бары тик 30 проценттан чак кына артыграк җирле халкы булган Казахстан да — ягъни үзен суверен дип игълан иткән республикаларның барысы да әлеге мәсьәләне парламент юлы белән хәл кылды Бу беренчедән* Икенчедән. Татарстанның язмышы референдум үткәрү юлы белән хәл ителгән очракта, моны илдәге барлык татарлар катнашыннан башка уздыру ярамас һәм мөмкин дә булмас иде Чөнки Татарстаннан читтә яшәүче татар халкы үз туфрагыннан, ата- бабалар җиреннән үз теләге белән түгел, ә бәлки хәерчелек нәтиҗәсендә, оэмәс- куймас эзәрлекләүләр, кимсетелүләр һәм рәнҗетелүләр нәтиҗәсендә аерылган Аллага шөкер, милләтләрнең үзбилгеләнү хокукын әле беркем дә тартып алмаган
Күпләрне, суверенлык алган очракта, республикабызның базар экономикасы шартларында яши алу-алмау мәсьәләсе борчый Безне төрле яклап кисәтергә тырышалар әгәр дә Россия нефть үткәргечләрен ябып куйса, йә булмаса безнең су транспортларын үз шлюолары аша үткәрмәсә, тимер юлларга һәм һава юлларына киртә корса, нишләрбез, янәсе Җавап бирәм. депутат иптәшләр демократик һәм хокукый дәүләт буларак. Россия мондый нәрсәләргә бара алмый Барлык мәсьәләләрне көч һәм диктат
ярдәмендә генә хәл иту заманнары инде артта, тарих ызаннарында калды. Россиянең Югары Советы рәисе иптәш Ельцин үзе дә РСФСРның Татарстан игълан иткән һәртөрле суверенлыгын һәрьяклап хуплаячагы, төрле кул сузучылардан катгый яклаячагы турында күп тапкырлар белдерде Үзен суверен дәүләт дип игълан итеп, Татарстан һичкем белән, бигрәк тә Россия белән каршылыкка керми Татарстаннан читтә, әмма РСФСР территориясендә 3 миллионнан артык татар, ә Татарстанда 1.5 миллион рус кешесе яшәү факты үзе генә дә андый турыдан-туры каршылыкка илтер мөнәсәбәтләрнең була алмаячагын күрсәтеп тора. Үзара дуслык һәм аңлашып яшәү хисе — һәркем өчен дә газиз, сулар һава кебек үк зарур һәм уртак нәрсәләр.
Үзара тигез хокуклы мөстәкыйль республикалар алдында моңарчы күрелмәгән мөмкинлекләр — экономик, мәдәни һәм сәяси хезмәттәшлек юллары ачыла. Суверен республикалар арасында төзелгән килешүләр аларны үзара тагын да якынайтачак, халыклар арасында чын. эчкерсез, демократик мөнәсәбәтләр тууына уңай шартлар булдырачак
Ә инде халык кулланышы товарларының җитенкерәмәү куркынычы мәсьәләсенә. ягъни чынаяк-кәстрүл. раковина-юынгыч кебек товарларны җитештерә алу-алмавы- быз турындагы сүзгә килгәндә, аларның әле хәзерге көндә дә зур дефицит икәнлеген иң беренче чиратта әйтү кирәк Икенчедән, республикабыз территориясендә оборона промышленносте корылмаларының шыплап тутырылган булуына республика үзе. аның халкы гаеплеме’ Монда җитештерелгән һәртөрле товар һәм продукциянең үзәк тарафыннан уңга-сулга чәчелүенә безнең халык гаеплеме’ Әйтик. Ирак кына да безгә инде 6 миллиард сумга әҗәткә кергән Ә Әфганстанга күпме байлык түгелгән’ Эфиопиягә һәм Суданга’ Болар өчен Россия халыклары һәм шул исәптән Татарстан халкы гаеплеме’ Ә бит бер генә суверен республика да алга таба мондый башбаштаклыкларга юл куймаячак һәм үз байлыгын теләсә кая. теләсә ничек таратырга ирек бирмәячәк
Татарстанны ике федерация субъекты буларак күзалларга тырышып әзерләнгән декларация проектына килгәндә, моның инде бөтенләй мәгънәсез бер нәрсә икәнен ачыктан-ачык әйтү кирәк Бу инде хәтта Сталин заманы конституциясеннән дә тү- бәнгәрәк тәгәрәү. Татарстанны ике хуҗаның бер ишәге хәлендә калдыру булыр иде Җитмәсә андый икеләтә буйсынуны Татарстан үзе теләп алган очракта, кемгә дә булса үпкә белдерергә, зарланырга да урын калмас иде Кыскасы, әлеге декларация проектында чын суверенлыкның исе дә. төсе дә юк
Ә инде суверенлык мәсьәләсендә башка ярым-йорты тәкъдимнәр турында шуны әйтәсе килә, хөрмәтле халык депутатлары суверенлык ул бер генә төрле — йә бар ул, йә юк Һәм. гомумән, бер упкын аша сикергәндә ике тапкыр омтылыш ясап булмый Бер омтылыштан ук сикереп чыга алмасаң. икенче омтылыш инде упкын эченә алып төшеп китәргә мөмкин
һәрхәлдә, мин халык депутатларының,Татарстанның вәкаләтле вәкилләренең сәяси әзерлегенә, акыл-зиһененә чын күңелдән ышанам!
Татарстан ССР халык депутаты Разил Вәлиев:
Мөхтәрәм кардәшләр'
Хөрмәтле депутатлар!
Мин сезнең каршыда үземнең туган телемдә — татарча чыгыш ясарга җыенган идем Ләкин бүген сүземне татарлар гына түгел, урыс туганнар һәм урыслашкан милләттәшләрем дә ишетүен һәм аңлавын телим Әгәр алар белән бүген урыс телендә дә аңлаша алмасак. киләчәктә безгә бер-беребезне аңлау тагын да кыенлаша төшәр дип шикләнәм
Шуралар берлеге һәм Рәсәй федерациясенең таркалуга хөкем ителүен һәм аларны яңадан сүтеп җыярга кирәклеген берәү дә инкарь итми торгандыр Ләкин безнең арада әле эчтән генә «бөек империя»не саклап калу хыялы белән янучылар да байтак Нәкъ менә шуңа күрә дә Татарстанда һәм башка милли республикаларда СССРның һәм РСФСРның. колониаль политикадан ваз кичеп, үзләренә ирек бирүләренә ышанып бетмиләр һәм шул сәбәпле алар бәйсезлекнең «күктән төшүен» көтмичә үзләренә суверенитет яулау юлына басалар
Татарстанның РСФСР һәм СССР берлекләренә керүе бүгенге көнгә кадәр бернинди законлы актлар һәм килешүләр белән ныгытылмаган иде һәм шуңа күрә хәзер безгә, ниһаять, бу гаделсезлектән котылыр чак җитте Республикабыз зыялылары татар язучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре Татарстан мөстәкыйльлеген яклап
көрәшүче һәммә сәяси көчләрнең, җәмгыятьләрнең һәм аерым шәхесләрнең фикерен яклый һәм бу өлкәдә лаеклы өлешен кертергә тырыша Бу турыда без-татарлар гына түгел башка милләт вәкилләре дә белергә тиеш Чөнки аларнын күбесе Татарстаннан китәргә җыенмый һәм шулай ук безнең белән пычакка-пычак яшәүне дә максат итеп куймый торгандыр Ә инде 150 миллионлы урыс халкы белән 7 миллионлы татар халкының сан һәм коч нисбәтләрен күз алдына китергән кеше очен кайберәүләрнең Татарстанда «азчылык» дип саналган урыслар хокукы кысылудан куркуы бөтенләй көлке булып тоела башлый
Күптән түгел матбугатта Татарстан Югары Советы президиумы раслаган Декларация проекты басылып чыкты Кызганычка каршы, ул халыкның күпчелеген канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә түгел Ә инде Декларациянең Татарстанны Рәсәй һәм СССР субъектлары дип игълан иткән беренче статьясы бернинди мантыйк кысаларына да сыеша алмый Киләчәктә республиканың Югары Советы җитәкчеләре, мондый мөһим документларны әзерләгәндә, игътибарлырак һәм таләпчәнрәк булсын аның карарлары халыкара хокук таләпләренә тәңгәл килерлек итеп эшләнсен иде
Мөстәкыйль Татарстан Республикасын мин бары тик демократик җәмгыятьле җөмһүрият итеп кенә күз алдына китерәм Ләкин бүгенге Югары Советтагы һәм министрлар кабинетындагы сәяси көчләрнең республиканы демократик булмаган юлдан алып китү мөмкинлеге дә бар бит Һәм шулай ук Татарстан мөстәкыйльлек алмый торып, безнең республикада демократик җәмгыять төзү дә беркатлы буш хыял булып кына калыр иде
Минемчә, мөстәкыйль дәүләтчелеккә омтылуның бүгенге чорында иң беренче эш итеп Татарстан Республикасының яңа Конституциясен төзи башларга кирәк Төп Законны бөтенхалык тикшерүенә куйганнан соң. референдум үткәрү юлы белән кабул итү шарт Зинһар, дөрес аңлагыз, суверенлык статусын түгел, ә Конституцияне кабул иткәндә референдум үткәрү мәгъкульрәк булыр Депутатларның күбесе үзләренең сайлау алды программаларында Татарстанга союздашлык статусы алу өчен көрәшергә вәгъдә биргәннәр иде Димәк Татарстан халкы безне сайлаганда республика суверенитетын да яклап тавыш бирде Россия. Украина. Белоруссия. Молдова һәм башка республикалар да. безгә үрнәк күрсәтеп үзләренең мөстәкыйльлекләрен референдум үткәрмичә генә. Югары Совет сессияләрендә раслап куйдылар
Әгәр дә Ton Законны референдум хөкеменә куеп кабул итсәк, моның белән без республикабызның мөстәкыйльлеген башка дәүләтләр тыкшына алмаслык итеп ныгытыр идек Бу инде суверенитет турындагы Декларацияне тормышка ашыру юлында тәүге адымыбыз булыр Мөстәкыйль дәүләт төзү — бер көнлек, хәтта бер еллык кына да эш түгел Хыялдагы суверенлыктан гамәлдәге бәйсезлеккә күчү өчен күпчелек тавыш белән Декларация кабул итү генә җитми, моның өчен безгә җәмгыятебезнең ныклы экономик, сәяси һәм социаль нигезен корырга кирәк булачак Бездәге «товар — план товар* формуласын көнбатыштагы «товар—акча—товар» формуласына алыштырып кына җәмгыятебез муеннан кереп чумган баткаклыктан чыга алмаячак
Бүген без. депутатлар һәммәбез дә халык каршында, тарих каршында имтихан тотабыз Бүгенге фикер алышулар, бәхәсләр һ.>м исемләп тавыш бирүләр барышында үзебезнең сәяси кыйблабызны гына яклап калмыйча вөҗданыбыз, намусыбыз сайлаучыларыбыз каршында да сынау узачакбыз Яшерен-батырын түгел, халык арасында Югары Советны консерватив парламент дип атаучылар да шактый Димәк, бүген безнең Югары Советыбыз, өр-яңа парламентыбыз, беренче мәртәбә халыкка чын йөзен ача. һәм бүген, ниһаять, безнең арада ничә демократ ничә консерватор, ничә Шовинист һәм ничә милләтпәрвәр ничә ватанчы һәм ничә сталинчы булуы аныклана Үземә калса, мин бигрәк тә теленнән, яисә дененнән язган, ата-баба иманыннан йөз чөергән маңкорт милләттәшләрем өчен борчылам Кем әйтмешли, алар һәрчак каш ясыйм дип, күз чыгарырга «оста» бит Урыслашкан гөрҗи Иосиф Джугашвили юкка гына карагруһ шовинистларның рухи атасына әверелмәгәндер инде
Сугыш бетеп 15 кон үткәч. 1945 елның 24 маенда Сталин Кызыл Армия командирлары хөрмәтенә оештырылган мәҗлестә катлау нотыгы тота һәм шунда тантаналы төстә урыс халкын дөньядагы иң бөек холык дип атый'
Мин үзем дөньядагы бер халыкны да иң бөек дип атамасам да урыс халкының мәдәниятына һәм тарихына але моңа кадәр хөрмәт саклап килдем Шунысы кызганыч, соңгы арада татар халкының аяк астына салып тапталган хокукларын кире кайтару турында сүз чыга башлагач, шактый гына урыс туганнарыбызның интернациональлек рейтингы күзгә күренеп төшә башлады Әгәр дә «мәңге бүленмәс Россия»гә табынучы депутатлар бу сессиядә Татарстан мөстәкыйльлеге турындагы Декларациягә каршы килсәләр, мин олардан бөтенләйгә күңелем кайтыр дип шикләнәм Бу хәл бер мине генә түгел, татар халкы һәм Татарстан республикасы язмышын үз язмышы итеп
санаган бик күпләрне борчый Шунысы да кызганыч бер-беребезгә үпкәләшеп, ачу саклап йорүдән тегеләр дә. болар да отмаячак
Мин үзем бу сессиядә ни-нәрсә өчен тавыш бирергә җыенам соң’ Билгеле, иң беренче нәүбәттә • субъект• һәм *составында> дигән сүзләр кермәгән чын мөстәкыйльлек өчен Аннан килеп, исемнәрне атап тавыш бирүне һәм аның нәтиҗәләрен матбугатта бастырып чыгаруны яклап чыгачакмын. Аннан тагын мин суверенитет һәм базар мөнәсәбәтләре шартларында яшәү өчен хөкүмәт программасын ашыгыч рәвештә төзүне таләп итеп тавыш бирәчәкмен Әгәр дә хөкүмәтебез бүгенге кризистан чыгу юлын һәм киләчәк тормыш өчен үзенең мөстәкыйль экономик политикасын тәэмин итә алмый икән, димәк, ул берсүзсез отставкага китәргә тиеш
Кайберәүләр. Татарстанда суверен дәүләт белән идарә итәрлек лидерлар юк, дип ышандырырга тырышалар Әйе. чыннан да. моңа кадәр бездә халыкны демократик юлдан, мөстәкыйльлек юлыннан әйдәп барырлык чын лидерлар булмады Моның сәбәбе бик гади чөнки моңа кадәр безнең мөстәкыйль, суверен үз дәүләтебез юк иде Андый дәүләт булмагач, дәүләт белән идарә итәрлек лидерларга да мохтаҗлык тумады Велосипед алмый торып, берәү дә велосипедта йөрергә өйрәнә алмаган кебек, республикага мөстәкыйльлек алмыйча, аның белән идарә итәргә дә өйрәнеп булмаячак Суверенлык юлына аяк баскан Татарстан җөмһүриятендә менә дигән яшь һәм талантлы җитәкчеләр пәйда булуына минем аз гына да шигем юк.
Үзен хөрмәт иткән теләсә-кайсы халык тигезлеккә һәм хөррияткә омтылырга тиеш Бу — дөньядагы һәммә җан иясенең табигый халәте Ә башка халыкларның тигезлек таләп иткән законлы хокукларын танырга теләмәү — әле кайберәүләрнең демократик цивилизациядән шактый ерак торуы, хаким милләтләрнең күңел тарлыгы, халыкара хокуклар белән исәпләшмәү, үз ишләреңнең: дустыңның, күршеңнең, яисә менә шушы Югары Совет залында утыручы иптәшеңнең кешелек дәрәҗәсен санга сукмау дигән сүз

Реклама