ТАТАР ТЕЛЕНӘ — КИҢ ХОКУКЛАР!


оңгы елларда татар телен өйрәнүгә, куллануга, милли мәдәниятьбызны үстерүгә игътибар
шактый артты. Татарстан китап нәшрияты, вакытлы матбугаты әдәби мирасыбызны барлау,
халыкка кайтару юнәлешендә зур эш башкара. Бүтән өлкә, республикалар шикелле, Ульяновск
яклары да уянып килә — өлкәбездә • Туган тел» мәдәни җәмгыяте туган телебезне саклау,
милли аңны тергезү, туган культурабызны аякка бастыру буенча байтак көч куя. Ике атнага бер генә булса да
телевидениебез татарча тапшырулар алып бара башлады, «Өмет» атналык гәзитебез дөнья күрде,
мәктәпләрдә татар теле-әдәбияты дәресләре йә факультатив, йә тулы предмет рәвешендә укытыла...
Әмма болар гына, әлбәттә, җитәрлек түгел, без әле һаман асыл нигезебездән ерак. Күпме генә
тырышсак та, ата-аналар балаларын татар телендә укытуга атлыгып тормый Чөнки туган телне өйрәнүгә,
куллануга тиешле шартлар тудырылып җитмәгән. Аларның иң кирәге — туган телдә югары белем алуны
тормышка ашыру.
Минемчә. Татарстанның барлык югары уку йортларында татар секторлары оештырып, аларда бөтен
предметларны туган телебездә өйрәнү хаҗәт. Бу эшне татар студентлары һәм галимнәре аеруча күп
тупланган университет, авыл хуҗалыгы, ветеренария, мәдәният. төзелеш, Казан һәм Алабуга педогогия
институтларында башлау җиңел. Казан татар халкының рухи мәркәзе булганлыктан, милли мәктәпләребезне
тәмамлаган яшь буын төрле өлкә, республикалардан шушында килеп, туган телендә белем ала башласа, ул
тиешле һөнәр үзләштерүдән тыш, күңелен милли сәнгате белән дә сугарыр иде. Милли мөхиттә тупланып
тәрбияләнү генә тарихи аңны ныгытырга, гореф-гадәтләрне ихтирам итәргә мөмкинлек бирүен, әхлаклы кеше
булып яшәргә нигез салуын һич тә онытырга ярамый.
Туган телдә югары һәм урта махсус белем алуны юлга салу шактый чыгымнар ясауны таләп итә
Әмма Татарстанның моңа көче дә, байлыгы да җитәрлек. Ел саен Союз бюджетына ике миллиард ярым сум
саф табыш биреп килә ич ул. Аның нефте генә дә безнең илгә ике йөз илле миллиард доллар күләмендә
керем китерде. Бу байлыкның нәни өлеше генә дә югары уку йортлары өчен дәреслекләр, кулланмалар
бастырырга, укытучылар әзерләргә бик җитә.
М С Горбачев комсомол делегатлары белән очрашканда: «Республикалар суверенитетын чынлап
гамәлгә ашырырга, аларга экономик мөстәкыйльлек бирергә, телләрнең мәдәни традицияләрнең ирекле
үсешенә мөмкинлек тудырырга кирәк»,— диде.
Димәк, югары белем алуда милли тигезлек тәэмин ителергә тиешлеген илебезнең сәяси
җитәкчелеге дә яхшы аңлый. Әмма шушы көнгә кадәр бу эш кайбер союздаш республикаларда гына яхшы
көйләнгән, шунлыктан без җан башына югары белем алу буенча грузин, әрмән, урыс, литва, латыш,
эстоннардан берничә тапкыр калышабыз.
Шундый хурлыкка гына лаекмыни татар? Эштә, илнең бәйсезлеген саклауда иң алда барган халыкка
килешәме соң бу’
Идел-Урал буенда гына түгел. Урта Азиядә дә совет властен урнаштыруда бик актив көрәштек без.
Ватан сугышында исә Советлар Союзы геройлары саны буенча урыс, украин, белоруслардан гына калыштык.
Күкрәге белән дошман амбразурасын каплаучы. Рейхстагка җиңү әләмен беренче кадаучы татар егетләре
дистәләгән булды. Кыскасы, милләттәшләребез Ватан өчен кыен көннәр килгәндә бик кирәк иде. илнең бөек
төзелешләрендә дә аларга мохтаҗлык сизелде. Сынатмадык, СССРның барлык казанышларына яхшы ук мул
өлеш керттек Шул бәрабәрдә тырышлыгыбыз җимешен татырга да хакыбыз бар.
Уйлавымча, татар телендә югары һәм махсус урта белем бирүне кичектерү халкыбызның культура
дәрәҗәсен үстерүгә, меңнәрчә сәләтле яшьлеребезнең сәләтен ачуга комачаулый. Туган телебез үзара
аңлашуда, белем алуда, яңа мәдәни байлыклар җитештерүдә үзәк рольне уйнасын, башка телләрне өйрәнүдә
дә ул беренче ачкыч булсын Халкыбызның шуннан башка нормаль яшәвеи һәм үсүен тәэмин итү мөмкин түгелI
Шәүкәт ХАСИЯТУЛЛИН,
Ульяновск өлкәсе, Чардаклы районы, Татар
Колмаеры авылы.

Реклама