СОҢГЫ МОҢНАР

әкаләдә без татар халкының боек улы Салих Сәйдәшев тормышын тулы- I сынча түгел, ә аның соңгы елларын гына күздән кичерүне максат итеп L куйдык. Ягъни Бөек Ватан сугышыннан соңгы чорны
Бөек Ватан сугышында җиңүне, башка бик күлләр кебек, халыкның сеекле композиторы Салих Сәйдәшев тә куанып каршылый Шул шатлыктан ул «Җиңүчеләргә дан» дигән җыр да яза 1945 елның 30 июнендә исә, ТАССР тезелүнең 25 еллыгы уңаеннан, композитор республика Югары Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнә
Сугыш тәмамлану белән бергә, матур өметләр дә терелә С Сәйдәшев Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына элекке эш урынына кайта Хатыны Асия Казакова белән театр флигелендә яши башлый Композиторга кабат ияләшкән коллективта эшләү һәм даими эш хакы мөмкинлеге бирелә Аның бу чор иҗатына караган бик күп кулъязмалар сакланган.
Театрда С. Сәйдәшев өч ел эшли Бу вакытта ул Б. Лавреневның «Диңгездогеләр ечен», Н. Погодинның «Мылтыклы кеше» спектакльләренә музыка яза Татар драматурглары пьесаларына музыка язганда композитор үзенең иҗади мөмкинлекләрен, әлбәттә, тулырак ача 1948 елның 1 февралендә Н. Исәнбәт пьесасы буенча куелган «Мулланур Вахитов» спектакле премьерасы була. Т Гыйззәтнең «Чын мәхәббәт» пьесасына язылган музыка да зур дан казана. Тыңлаучылар албан фольклорына нигезләнеп язылган җырны да бии тиэ отып алалар. Спектакльнең бер күренеше Албания тауларында бара С Сәйдәшев Казан университетында укучы албан студентларыннан халык җырларын язып ала Композиторның «Әдрән диңгез», «Динар тавы», «Кошчык» дигән җырлары бетен илгә тарала «Әдрән диңгез» җырын хтон җырчысы Георг Отс бик күп еллар буе үзенең репертуарында йөртә.
40 нчы еллар ахырында Сәйдәшев «Наемщик» музыкаль драмасына музыка яза Шул ук елларда ул балетмейстер Г Таһироаның «Гелнара» либреттосы өстендә эшли Балетның нигезенә исә Ф Бурнаш 20 нче елларда иҗат иткән «Таһир-Зөһрә» спектакленең музыкасы алына. Ләкин бүген бу балет турында бик аз кеше белә
1948 елда Сәйдәшевнең Һәм аның хезмәттәше, иҗатташы Таҗи Гыйззәтнең театрдагы эш урыннары кыскартыла Театрның ул вакыттагы документларыннан күренгәнчә. Гыйззәтнең рольләре, Сойдәшевноң музыкаль спектакльләре аз булу сәбәп итеп куелган. Шул көннән алып гомеренең ахырына кадәр композитор кабат «ирекле иҗатчыьга әверелергә мәҗбүр, аның килере дә шактый кими Әитик. композиторның радиокомитет- тан еллык килере 44 сум тәшкил иткәнлеге, аның шул акчаны кассадан алганнан соң. читкә китеп, «Бу акчага ничок итеп көн күрмәк кирәк»,— дип сызланганы мәгълүм Шул рәвешле, халык арасында гадәттән тыш популяр композиторга культура эшмәкәрләре тарафыннан иң глдн игътибар да җитми Аның исеме үзе исән чагында ук легендага әверелеп, әлеге легенда күләгәсе тере композиторның үзен томалый Матбугатта һәм композиторлар союзында аңа каршы башланып киткән кампания тагын чүп естенә чүмәлә була. 1948 елның 3 июненда. иң өлкан һәм иң абруйлы композитор булганга кура. Композиторлар союзының председатель урынбасары итеп сайланган Сәйдәшев иҗат оешмасы пленумын ачып җибәрә. Шулай итеп, ул үз бакчасына таш атылган утырышларның берсен дә калдырмый йөри.
Ул вакыттагы иҗади обстановка сәнгать кешесенә катгый кысалар куя. Халыкчанлык дигән булып артык гадиләштерү таләп ителә. Парад жанрлары: маршлар, кантаталар модага керә. Нахак тәнкыйтьтән берәү дә читтә калмый. Әнә шундый шартларда һәр иҗат оешмасы үзендә «корбан тәкәләре» табарга тырыша. Татарстан композиторлар союзында исә иң михнәт күргән кеше Сәйдәшев була 40 нчы елларда союзда үткәрелгән утырышларның беркетмәләрен актарганда Сәйдәшевкә адресланган гаепләүләрнең төрлесенә юлыгасың Имеш, ул торгынлыкта, союздан аерылган, деградация кичерә, тар жанрда иҗат итә. 1952 елда «Совет әдәбияты» журналында «Сәйдәшев иҗатына карата» дигән мәкалә дә чыга.
Композиторның исеме тирәсендә каты бәхәс җәелеп китә; татар музыкасы тарихында аның урыны кай тирәдә? «Кызыл Татарстан» газетасында Композиторлар союзының музыка белгечләре секциясе белән берлектә үткәрелгән утырышта: «Татар музыкасына нигез салучы дип кемне танырга?» дигән темага бәхәс чыга. Утырыштагыларның берсе тора да болаи ди «Рус музыкасы Глинкадан башлана, профессиональ татар музыкасын Җиһановтан башларга кирәк»
Татар музыкасы тарихында Сәйдәшевнең ролен теоретик, фәнни нигезләргә тырышучыларның барысы да диярлек читтән килгән музыка белгечләре булу гаҗәпләндерә. Мәсәлән. Л Лебединский РСФСРдагы милли республикалар композиторлары утырышында болай ди «Сәйдәшевнең татар музыкасына керткән өлеше гаять зур. Аның мәшһүрлеге иң элек көйләрне матур язуы белән билгеләнә. Сәйдәшев ул — татар Варламовы, Алябьевы, Гурелевы. Әмма аның иҗаты ярымпрофессиональ хәлдә катып калган, иҗатында үсеш күренми... Яшь композиторлар Сәйдәшевтән. кызганычка каршы, бик аз әйбер ала ала ...»
Композиторның мәшһүрлеген кайвакытта көйләрнең гадилеге белән аңлатмакчы булалар Ләкин аидыйлар чынында Сәйләшев иҗатына хас соклангыч гадилекне түгел, ә талымсыз зәвыкларга ярарга тырышуны күздә тоталар. Аңа «табигый талант», «өйрәнчек» ярлыгы тагарга маташулар да була Хәтта бүгенге көннәрдә дә «Сәйдәшев үз көйләрен нотага сала алмаган икән» — дигән сүзләрне үз колагым белән ишеткәнем бар минем.
С Сәйдәшев үзе мондый сүзләр ишеткәндә дәшми. Ә халык, трибунадан яңгыраган акыллы» сүзләргә төкереп тә бирмичә, Сәйдәшевне үлеп ярата бирә Аның концертларына халык ишекләрне каерып керә, атлы милиция сакта тора. Сәйдәшевне шушы концертлардан мәхрүм итү — бердәнбер чыганактан аеру дигән сүз иде
Композитор өчен бүтән заман башлана Яшьлек талпынуына алмашка үкенү, ачыну килә Шуңа күрә С Сәйдәшевнең җырлары тагын да интимрак яңгырый башлый Ул кешеләрнең ихлас кичерешләрен җырга сала. Аның бөтен музыкасы оригиналь, автор көйләренә нигезләнгән һәм, ниһаять, ул беренче булып татар музыкасына симфоник оркестр аһәңнәре алып килә Аның әсәрләре буенча татар тыңлаучысы Европа классик сәнгатенең увертюра, ария, дуэт, марш, вальс, хореографик сюита кебек жанрлары белән таныша
«Сугыш елларында Сәйдәшев иҗаты тын торды».— дигән сүз дә дөреслеккә туры килми 1943 елда аның М Юдин белән бергә «Хафизаләм иркәм» дигән музыкаль комедия иҗат итүен әйтү дә җитә. 1949 елда СССР шәһәрләре буйлап концертлар биреп йөрү Сәйдәшевкә зур иҗади һәм материаль канәгатьләнү китерә Моны илле яшьлек юбилее алдыннан композиторның дуслары оештыра Җ Фәизи җитәкләгән филармониядә жырчылар Р Ваһапов, Ә. Шәймо- ратова, гармунчы Ф Биккинин, драма артисты М. Ильдар составында бригада оештыралар. Администраторлары Л Аитов була. Репертуар тулысынча Сәйдәшев әсәрләреннән тора. Бригадага кергән артистлар аны иң мәшһүр елларыннан ук беләләр. Сәяхәт Сәйдәшевкә зур рухи канәгатьлек бирә Халык үзенең яраткан композиторын алкышлап каршылый.
Гастроль Уфа шәһәреннән башлана. Кояшлы сентябрь көне була бу Вокзалда башкорт язучылары, композиторлар, артистлар, журналистлар җыелган Күбесен С. Сәйдәшев яхшы белә Әмма гастроль өчен вакыт бик уңайлы сайланмаган булып чыга. Театр ремонтка ябылган Уфада Сәйдәшевкә кырык кешелек оркестр бирелә. Ике көн репетиция ясаганнан соң. рус драма театры бинасында гастрольләр башланып китә. Тамашачы һәр номерны кабат-кабат сорый.
Икенче көнне газеталарда мактап мәкаләләр басыла. Биш көндә өч концерт куела. Аннары бригада Оренбургка китә. Оренбургта оркестр юнәтә алмыйлар Бу хәл Сәйдәшевнең ачуын чыгара Әмма концертлар барыбер уңыш казана Сәйдәшев үз әсәрләрен үзе фортепианода уйный Биредә ул җырчы Оркыя Кушловскаяны да очрата.
Ташкентта да Сәйдәшевне зур хөрмәт белән каршылыйлар. Аның карамагына 60 кешелек оркестр бирелә Мондый бәхет аңа соңгы вакытта Казанда да бик елмаймый. Дирижер пульты янында тормаганына да күптән инде . Шуңа күрә мондый коллектив
белен эшләү куандыра Чәмәйләр, алкышлар, соклану — барысы да була- Ә Туган Татарстанында аны язмыш бер дә иркәләми Ташкентта концертлар, гадәттә. .Кызыл армия, маршы елән төгәлләнә Аны кат-кат уйнаталар Ике көндә Ташкенттагы концертларга өч мең кеше килә, егерме мең акча керә
Аннары бригада Алма-Атага юнәлә Казахстан башкаласында Сәйдәшевкә аеруча ихтирам вә илтифат күрсәтелә. Концертларның берсенә республиканың хөкүмәт җитәкчеләре дә килә, концертны радиодан тапшыралар Шәһәрдән нитәр алдыннан соңгы кичне Сәйдәшев, артистлар һәм казах культурасының башка әһелләре белән бергә Алма- Ата консерваториясе ректоры А Жубанов янында үткәрә Алма-Атада 7 көн булганнан соң. артистлар Казанга кайтып китә
Сәяхәт Сәйдәшевкә фикердәшләре белән аралашу, иске дуслары белән очрашу, иң мөһиме халык каршына чыгу мөмкинлеге бирә Ул яшьлегенә кайткандай була Гастрольләргә тагын да чыгасы килеп, канатланып кайта ул аннан
Казанда исә бөтенесе искечә Әмма инде ул кабат ашкынулы. Т Гыйззәт белән бергәләп композитор «Алсу таң» пьесасына керешә. Пьесаның темасы отышлы сайланмаганга күрә, спектакль уңыш казанмый Спектакльгә язылган музыка исә Композиторлар союзы утырышында тыңлана һәм уңай бәяләнә 1950 елда С. Сәйдәшевкә 50 яшь тула. Аны җәмәгатьчелек киң билгеләп үтә Композиторга ТАССРның халык артисты дигән исем бирелә
Кырыгынчы еллар азагында Сәйдәшев балалар өчен җырлар циклын тәмамлый һәр бәйрәмне ямьләрдәй бу җырлар төрле башкаручылар өчен языла «Тынычлык турында балалар җыры», «Укучылар вальсы» һәм башка җырлар балаларны милли аһәңнәрдә тәрбия кылу өчен менә дигән мәктәп була. Жырлар тиздән басылып та чыга
Композиторның соңгы еллары иҗади эштә. Композиторлар союзында, хезмәттәшләре арасында уза. Жәйне ул гаиләсе белән Идел буенда. Кызыл Байрак авылындагы дачада үткәрә Кайчагында концертларда, иҗади очрашуларда катнаша Мәсәлән. 1953 елның февралендә Совет Армиясе сугышчылары белән очрашу үткәрелә, анда җырчы X. Зәбирова композиторның «Кадерле минутлар» спектакленә язылган җырларын башкара. Еш кына Сәйдәшевне мәктәпләрдә, уку йортларында күрергә мөмкин була Компо-зиторның соңгы кичәсе Алабуга педагогия институтында үтә. Анда А Ключарев, Ж Фәи- зи. Ә Бакиров та була Очрашу гаҗәп җылы үтә
50 нче еллар башында композитор берничә мәртәбә зур күләмле музыкаль әсәр язарга талпынып карый ТАССР Композиторлар союзы планнарында Тукай әкияте буенча Ф. Гаскәров либреттосына язылган балет, М Садриның «Ак күгәрчен» музыкаль комедиясенә язылган көйләр бар Композитор кабат «Наемщик» операсына тотына Әмма ул планнарга чынга ашарга язмаган икән Сәйдәшевнең соңгы моңы — М Жәлил сүзләренә язган «Җырларым» әсәре
1954 елның җәендә Сәйдәшевнең сәламәтлеге кинәт начарлана Бүтән сузарга ярамый. Кичекмәстән Мәскәүгә дәваланырга җибәрергә кирәк. Сәйдәшев Казаннан киткәндә бик моңая. «Мин бит Мәскәүгә үләргә дип китәм».— ди ул бер танышына
26 августта Сәйдәшевне Казан вокзалында озатып калалар Башта вокзал буфетында. аннары купеда утыралар Кемдер чәчәк бәйләме суза Шунда берәү өзгәләнеп әйтмәсенме «Чәчәкне тизрәк хатынына бирегез Шундый ырым бар авыруга чәчәк бирергә ярамый!»
27 августта композиторны Мәскәүдәге Вишневскии шифаханәсендәге унынчы палатага салалар Операция көткәндә ул бик ямансылый Казаннан хәбәрләр көтә, килүчеләргә бик куана.
Беренче көнне үк профессор Алипов рентген сурәте ясата Сул ян үпкәсендә киста табалар Сәйдәшев докторны бер күрүдә ошата Операцияне профессор үзе ясый Ләкин инде соң була Салих Сәйдәшев соңгы сулышына кадәр Ка.анны җирсеп яши Инде алып кайтырга дип М Мозаффароаны юлга да әзерләгән булалар Ләкин 1954 елның 16 декабрендә «композитор вафат, дигән хәбәр килә Мәрхүмнең табутын Казанга Ә Бакиров алып кайта.
Салих Сәйдәшевне соңгы юлга озатырга халык күп җыйнала Кайгының чиге-кырые юк м.р„ми«ң тлбут. >л.'Р «у«"« «•" Ор
кестр матәм кәйләре уйный ул язган «Сакаи маршы» яңгырый
Ш,л ...... бирле Слли. Сеиллше. 6,.. —.<■•
8 .лллр утиле С~. 6...Л.Г., ...лр -л...-. -У— иул.турлеи... .......
элеше һаман калкурак күренә бара
Ф СӘЛИТОВА.

Реклама