ШИГЫРЬЛӘР

Ант
Фатих Карим исталгген.з
Әткәм-әнкәм теле! Балаларын Җир җимертеп эшли — тик ятмыйлар. Бер-берсеннән уздырышып, хәзер Мая туплый күпләр, мал саклыйлар.
Керфек какмый мал саклаган чакта Балаларнын «кемдер» телен кискән; Тукай туганнарын таркаталган Рухи юлбасарлар һаман исән.
Милли нигилистлар өммәтенә Берләшкәннәр хәтер караклары. Таһирларны суга агызганда Сандыкларын шулар кадаклады...
Яшәмәүне дәвам итсеннәрме. Яшәүнеме әллә дәвам итик?! Телдән төшкән сүзләр, уяныгыз. Тукай дошманнарын таптап китик.
Телне саткан көмеш тиеннәргә Алган киемнәргә төренгәнне Чишендереп, шәрә калдырыйк без. Үзе булыр — күзгә күренгәне.
Яндыр, телем.
Җаным яктылыгын
Каплап торганнарның күләгәсен!
Имансызлар хәзер ярты сүз дә Безнең исемнәрдән сөйләмәсен.
Онытканның, телем, төшенә кер. Хәтәр чорны бергә узыйк, хәтер! Шулай булса гына, яшәүләрнең Киләчәккә кеше серен әйтер.
Рашит ӘХМӘТҖАН (1941) шагыйрь. •Гомер чишмисе». ‘Качышыр w (М
раме* һ. б. китаплар авторы. Каланда яши
Дошманыңның, телем, канына кер, Йөрәгенә кадал, йөзенә яз... «Китмибез»не‘ кабат укысыннар — Кемнәр әлифбаңны таный аз-маз.
...Читлекләргә яптырсаң да мине, Мылтыклардан аттырсаң да мине. Бүген менә, Фатих Кәрим кебек, Атакага мин күтәрәм сине!
Синең өчен, туган илем өчен. Балам өчен бүген утка керәм. Ышан, телем, һәрбер авазыңны Азат итәчәкбез берәм-берәм!
1 Г. Тукай шигыре.
Болан күзе сыман моңлы итеп Карый ласа монда һәр тамчы! Шулай карап торачаклар әле Бар җансызлар сулыш алганчы.
Дөнья йоклый.
Болар хәрәкәттә.
Болар инде былтыр уянган.
Арган җаным өчен җемелдиләр:
— Үлем дигәннәре — шыр ялган!..
Яшәтәләр! Җаның күпме тели — Шул кадәрле җирдә син яшә. Акыл булып таралачак алар — Акылсызлык беткән көнгәчә.
Шулай багып торачаклар әле, Кемдер килеп агу салганчы. Кеше җаны кебек — яклауларга. Саклауларга мохтаҗ һәр тамчы.
Бездән соң да һәрбер һәлакәткә Болар әле каршы торачак, Кеше җанын яклау кирәккәндә Бездән кыюрак булачак!
Күпләр өчен дөнья хәрәкәтсез. Болар тере, болар моңлана... Уйланам мин: болан күзе белән Ниләр бага икән дөньяга?
<й=
Йөри-йори шулай, сары яфрак Яктысына калдым, һай. кыен, һәр яфрагың, җирем, кыңгырауга Әйләнә дә... чыңлый бар уем.
Уятырмын чыңлап кешеләрне — Минем уйлар бүген кыңгырау. Әйтер сүзне сөйләп кенә түгел, Сайрап бирәм — барсы саңгырау.
Дөрләгәнне — өреп сүндерәләр. Очсаң — күндерәләр көтәргә. Нигә болар ирек бирми миңа Сөюемдә янып бетәргә?!
Сүндерәләр — сүнеп баручылар, Күндермәкче була — күндәмнәр. Ә бит, җирем, синекеләр элек Ут күзенә бергә кергәннәр.
Сүнгәннәре —
Шуңа күнгәннәре
Күбәяме әллә?— Дәшмисең. Балалары хәмер эчеп үлгән Аналардай моңсу яшисең.
Азмы, җирем, асыл ирләр синдә!— Йөрәкләре җырлы кыңгырау. Туйдырмасмы икән аларны бер Саңгыраулар өчен — яңгырау?
Дөнья тып-тын. Җир охшаган күккә. Күк охшаган җиргә... Җиңеллек.
Шушы җиңеллектән җан шикләнә: Без кайдадыр, ахры, җиңелдек.
Утлар салдым Идел бозларына, Алып китсен әле дулкыннар. Алдан барып сиңа бу дулкыннар: Сагына, дип, әйтеп куйсыннар.
Кил, язларда яши башлыйк, ярым. Бергә янсын әле йөрәкләр.
Бергә янса гына бу йөрәкләр — Бәхет белән дөнья бүләкләр.
Кайталмабыз инде илләргә, дип Киткән кошлар кайтып киләләр. Сагышларын салсаң көймәләргә — Су астына китәр көймәләр.
Кил, язларда яши башлыйк, ярым. Сагынулар бигрәк саргайтты. Кошларның да яшел яфракларга Кагылды бит инде канаты.
Кавышырга соңга кала күрмик. Башка ярлар миңа салкын кар. Күңелдәге бозны эретергә
Язым булып кайт син, сөйгән яр
Кил, язларда яши башлыйк әле, Язлар сиңа каршы йөгерде. Узарсыңмы? Упкын өсләренә Күпер итеп сузам гомерне.
Күрмәдең
Мондый язлар барын белми идем,— Ярын әле сине күргәнмен...
Бөтен яме син булгансың икән
Судай агып киткән көннәрнең.
Мондый болын барын белми идем,—
Гомерләре үткән кемнәрнең?..
Исемеңне синең телгә алгач.
Күз яшьләрен күрдем гөлләрнең.
Гомер агачымның җимешләре Бүген генә гүя өлгерде: Тәмамладым сине, и шигырем. Була күрмә кыска гомерле.
Туйган инде кыска гомерләрдән. Кайгы калдыралар киткәндә,— Кичтән озатам да, әнкәм таный Алмас хәлдә булам иртәнгә.
Көнлекчеләр килеп юаталар: Имеш, җирдән ниләр китмәгән?! Әй, читкәрәк китегезче миннән. Чикле гомерләрдән шикләнәм.
Бер шигырем үлсә — куанышып Көндәшләре көлә гомернең. Юкка шатланалар, халкым өчен Шактый җырлар язып өлгердем.
Мондый сагыш барын белми идем,— Кылганнарын тарый үрләрнең...
Башка чара барын белмәдем мин, Шул үрләргә менеп дөрләдем.
Мондый гомер барын белми идем,— Мәхәббәттән чак-чак үлмәдем...
Гашыйк булып озак яшәдем мин, Тик син генә мине күрмәдең.
Вак кешеләргә бай заман, хуш инде, Синдә бүген минем урын буш инде.
Шактый гына туры килде түзәргә, Көн бирмәдең шигъри ләйсән тезәргә.
Уйлар күгеңнән егылып төштеләр, Кулларымны тотты көчле кешеләр.
Бар җыйганым, бар тапканым түгелгән, Калганнарын таладылар күңелдән.
Алар шулай кол булырга өйрәткән...
Ничек качыйм үземнең хөр йөрәктән?!
Ияреп ул имансызлар артыннан. Ничек качыйм ирек сөйгән халкымнан?!
Күпме генә утны җанга төрмәдек,— Өзелмәде халык белән бергәлек!
Вак кешеләргә бай заман, хуш инде. Безне аскан мәйданнарың буш инде.
Кеше саткан базарларың таралган. Сатканнарның йөзе күптән каралган.
Бар кәрваннар сиңа каргыш ташыган... Мә шигырьне! Киләчәккә ашыгам.
Кыска гомерлесен — әзер бит мин Үз кулларым белән сызарга... Тудыр, халкым, яңа Тукайларны. Без батырдык сине моң-зарга.
&
И туган тел!
Сине Әнкә итеп
Йөрәгендә саклый бу халык.
Таралган ул... Әгәр Син булмасаң. Бетәр иде күптән югалып.
Югалмадың,
Югалтмадың безне —
Халык исән калган Син барга. Бу дөньяга күзебезне ачтың. Хакыбыз юк кабат йомарга.
Ләкин күпләр үз йортыннан куды Бүген Сине — үзенең Әнкәсен.
Үз әнкәсен йорттан куган кеше, Туган илем бар. дип әйтмәсен! Әйтмәсен!..
Алдану
Изгеләрдән кай җирем ким, дия-дия. Җирдәге яхшы-яманны барладым. Яманлыклар бетәренә ышандырып, Кешеләрне мин дә шактый алдадым.
Бетәселәр бөгелеп тә тормадылар, Туп-турыдан үрләделәр югары.
Күз алдымда бар дөньямны тар-мар итеп. Минем җаным аша узды юллары.
Күрмәмешкә салышырга туры килде Кайберсенең качып-посып калганын; Мин барыбер көне-төне җирдән кудым, Көне-төне мин аларны каргадым.
Гомер шулай уза торды, туза торды... Килеп җитте кеше булып калыр көн. Каргышларың әгәр кылыч булалмаса, Кеше булып калмавың да бик мөмкин.
Мең тәгълимат тузды - искермәде. Әллә мине тузган тәгълиматлар
Исәннәргә бара ул һаман Күздән яшергәнме ул көнне'’
Исәннәрне исәпләгән чакта Яшәргә һәм яшәтергә туган
Сөю мине таба алмаган. Җанны яшерергә мөмкинме?!
Өмет — сездә!
Йә күндереп кара ул халәткә Бер сәгатькә генә... Кабыныр!— Тузганнарның бөтенесе шундук Үзләренең көлен ябыныр.
Тагын көл өстендә калган җаным Исәннәргә барыр... Барачак!
Көн дә, Рәшит, бөек могҗиза көт Сөю сине эзләп табачак.
Буйсынып без төрле әмерләргә, Сыеп бетә яздык каберләргә.
Җир-күк белән бергә бәргәләндек: «Ник үләргә дошманыңнан элек?!»
Бәргәләндек шулай «Сүнмәскә!» дип, Бәргәләндек шулай «Үлмәскә!» дип.
Бәргәләндек шулай берәм-берәм. Бәргәләндек бергә халык белән.
Янап торды үлем көпә-көндез...
Яшәтегез илне, яшәртегез!
Дәверләрнең килә яңалары,— Халык улы! Өмет синдә бары.
Халык кызы! Өмет синдә генә,— Әнкә бул син илнең йөрәгенә.
Гел давылдан торган дәверләрне Безнекеләр имин үтәрләрме?
Шул турыда сорар идем җирдән — Җир үзе дә шактый җимерелгән.
Шул турыда сорар идем күктән — Күк эндәшми инде җиргә күптән.
Халык кемнең йөрәгендә яшәр?— Шуны сорыйм бүген сездән, яшьләр.
Бирә халык сезгә яңа әмер:
— Җиңелгәнне көтә — җиде кабер...
Таралдыгыз читкә күпләрегез. Тарайгандыр җир-су, күкләрегез.
Идел буйлап илгә агылыгыз, Кирәк миңа сезнең акылыгыз.
Зирәк сәләтегез кирәк бүген, Йөрәгегез — миңа йөрәк бүген.
Җанлансын бер изге уйларыгыз — Ил кызлары, илгә җыйналыгыз.
Илгә җыйналыгыз, ил уллары!— Көтә яңа дәвер давыллары...
Бөтен өмет — сездә генә бары!

Реклама