Логотип Казан Утлары
Публицистика

РЕВОЛЮЦИЯ УЛЫ


ең тугыз йөз илле алтынчы елның 18 ноябре.. Үзәк комитетның партия
I контроле кс- итеты җыелышы бара. Биредә 1917 елның март аеннан
партия
I әгъзасы Зәйнулла Хөсәен улы Булушевны аклау эше карала. Төп нотыкчы L
Филимонов болай дип белдерә. «X. 3. Булушевка карата булган уңай фикерләрне искә алып,
парткомиссиянең 1939 ел. 13 октябрь карарына үзгәртү кертергә. Иптәш 3. X. Булушевны 1917 елның март
аеннан КПСС әгъзасы дип исәпләргә. 1930 елның февраленнән 1956 елның сентябрь аена кадәрге партия
стажындагы өзеклекне гамәлдән чыгарырга. КПССның Ставрополь крае Кисловодск шәһәр комитетына
иптәш Булушевка партия документларын бирүне йөкләргә».'
Көтүче малаеннан алып партия һәм совет оешмаларының күренекле җитәкчесенә кадәр күтәрелгән
Зәйнулла Булушев кем соң ул?
3. Булушев 1886 елда Тамбов губернасы Татарщино авылында крестьян гаиләсендә туган.
Башлангыч белемне татар мәктәбендә һәм земство училищесында ала, рус телен үзлегеннән өйрәнә, ә
Таганрогта яшәү дәверендә хосусый уку йортында хисап эшләре буенча курслар үтә. Бу вакытларда ул
хисапчы белгечлегенең алдагы тормышында һәм эшчәнле- гендә мөһим роль уйнаячагын, бәлки, күз
алдына да китермәгәндер әле.
1905-07 елларда Зәйнулла Донбасс шахталарында ялланып ат йөртүче, күмер чабучы булып эшли.
Бераз үткәч, патша армиясенә алына һәм 66 нчы Бутырск полкында ике ел Польшада солдат хезмәте үтә.
Хәрби хезмәт срогын тутырып кайткач, 1909—1917 елларда Юзовка, Чистяковка. Макееака һәм Горлов-
Щербинскнй районы шахталарында янә күмер чаба.
Ул бик яшьли революцион хәрәкәттә катнаша башлый Шахталарда эшләгәндә татарлар арасында
сәяси үзаңны үстерүдә, интернациональ дуслыкны ныгытуда күл көч куя. Әйтик. 1905 елның гыйнвар аенда
Енакиево заводы большевиклары белән ныклы элемтә урнаштырып, алар белән берлектә эш алып бара.
Шахтерлар арасында тарату өчен РСДРП Донецк бүлеге Юзовка группасы листовкаларын, стачка
материалларын еш кына большевик Петренкодан алып торуы яхшы мәгълүм. Дөресен әйтергә кирәк, бу
вакытларда Зәйнулла кайсы партиягә мөнәсәбәтле булу кирәклеге турында ныклап уйланмый. Аны
барыннан да элек халык азатлыгы өчен көрәштә мөмкин кадәр күбрәк һәм тулырак эшләргә тырышу
мәсьәләләре борчый. Шунысын да әйтик: бу вакытларда, сан ягыннан күпчелекне тәшкил итүне күздә тотып,
әгъзалык билетлары урынына го- мумязулар белән генә чикләнүче эсер һәм меньшевикларның йогынтысы
да шактый була. Шуңа күрә дә 3 Булушев һәм аның күп кенә иптәшләренең 1906—1912 елларда формаль
яктан эсерлар партиясендә исәпләнүе бер дә гаҗәп түгел. Ул үзе дә бу турыда болай дип язган «1906—
1912 елларда большевиклар, меньшевиклар, эсерлар белән берлектә эшчеләр арасында эш алып
барганда, бу партияләрнең карашына һәм поограм- маларына төшенә алмадым Оештыру күзлегеннән
караганда, эсер партиясенә бәйле түгел, аларның әгъзалык билетларын алмадым. Мин эсерлар оешмасы
җитәкчеләре белән түгел, ә минем мәсләгемә туры килгән гади эсерлар белән элемтәдә тордым. Алга
барган саен, эсерлар белән бер юлда була алмаячагыма инандым» (Күрсәтелгән документ) Табигый ки, 3
Булушев февраль революциясенең үсеп баручы вакыйгалары йогынтысында эсерлар партиясеннән
читләшә һәм 1917 елның март аенда большевиклар партиясенә керә Большевиклар партиясе әгъзасы
булгач та ул сул эсерлар белән эшлекле элемтәләрен өзми. Аның бу гамәле Ленин куйган большевиклар
һәм сул эсерлар блогы турындагы мәсьәләгә бик тә туры килә.
Февраль революциясе тынгысыз татар егете алдына яңадан-яңа бурычлар китереп куя 1917 елның
март-август айларында аның тарафыннан 90.000 эшче-шахтерларны
КПССнып Твтарстаи вля» яомитетм паржаржиаы. 30 ф._ 3 race 129 эш.
W
берләштергән 38 район комитеты тезелә. Таганрог шәһәрендә ул терки-татар коми- тетының беренче эшче
оешмасын оештыра һәм металлург заводы эшчеләренең гомум җыелышында шушы комитетның
инструкторы, рәис урынбасары итеп сайлана.
1917 елкың 1-2 май көннәрендә Мәскәудә Беренче Бөтенроссия мөселман съезды үткәрелә Анда
Зәйнулла Булушев та делегат булып катнаша. Съездда уңнар, эшчеләр мәсьәләсен бөтенләй көн
тәртибеннән төшереп калдырырга, дип чыгалар. Биредә бары тик мәдәни-милли характердагы мәсьәләләр
генә каралуны сылтау итеп куйган бай һәм муллаларның ныклы таләбе өстенлек ала Бу һич тә гаҗәп түгел.
Чөнки 800 делегатның күлчелеген югары сыйныф вәкилләре тәшкил итә. ә крестьяннар 40-50. эшчеләр 10-
15. хәрбиләр 130 кеше генә. Ләкин, шулай булуга карамастан, эшче, крестьян һәм солдат тавышлары көчле
яңгырый. Мәсәлән. Кавказдан килгән бер делегат барлык төбәкләрдә дә эшче һәм крестьяннарның
мәнфәгатьләре бер үк икәнлеген әйтеп, революцион хәрәкәттә бергәләп, тыгыз элемтәдә торып эш итәргә,
үзләренең аерым оешмаларын төзергә чакыра.
•Без, мөселман эшчеләре, сыйнфый көрәштә бер юлдан барырга — социализм юлыннан барырга
тиеш. Япония, Германия. Россия, Америка эшчеләренә ни кирәк булса, безгә дә шул кирәк. Алар н инди юл
белән барса, без дә шул ук юлдан барачакбыз, безнең маягыбыз — интернационал!» — дип яза «Ирек»
газетасы 1917 елның 25 май санында. Эшче делегатлар, зур авырлыклар белән булса да, барыбер эшчеләр
мәсьәләсе буенча үзләре тәкъдим иткән түбәндәге резолюцияне кабул иттерәләр. 1) Эш көнен сигез
сәгатьтән арттырмаска, сәламәтлек өчен зарарлы урыннарда аннан да кимрәк булырга; 2) Минималь хезмәт
хакын закон белән билгеләргә һәм беркемгә дә бу минимумны төшерергә хокук бирмәскә; 3) Эшченең
тормышын хуҗалар исәбенә страховать иттерергә; 4) Картлык көндә эшчеләрне гомерлек страхование
белән тәэмин итәргә;
5) Атнасына 24 сәгать ял хокукы бирергә, бәйрәм алды көннәрендә җиде сәгать эшләргә
6) Эшче оешмалар карары нигезендә кирәксез дип табылган урыннарда төнге эшләрне оештырмаска;
16-17 яше тулмаганнар өчен эш күләмен азайтырга; 7) Хатын-кызларны сәламәтлек өчен зарарлы эшләргә
җәлеп итмәскә, йөкле хатыннарны бала табарга 4 атна кала, бала тапканнан соң 6 атна эш хакы сакланган
хәлдә, эштән азат итәргә. 8) Эшчеләрдән тикшерүчеләр оештырырга. 9) Эш урыннарын сәламәтлеккә зыян
китермәслек итеп оештырырга; 10) Хезмәт хакын акчалата һәм һәр шимбә саен түләргә
1917 елның 17 июлендә Казанда II мөселман съезды ачыла. 3. Булушев анда да делегат булып
катнаша. Съездда хезмәт ияләре мәнфәгатен кайгыртучы суллар һәм буржуазияне яклаучы уңнар
арасында кискен көрәш җәелә. Шулай ук Мәскәү съезды карарлары, платформа мәсьәләләре,
Учредительное собрание исемлеге тирәсендә кызу бәхәсләр куба. Формаль яктан уңнар җиңеп чыга. «Аваз»
газетасының 1917 елгы 3 саны мәгълүматларына караганда, алар платформасы өчен 60. ә сулларныкына
45 кеше тавыш бирә Бу хәлнең төп сәбәпләре турында 3. Булушев газетаның шул ук елдагы 23 июль
санында болай дип язып чыкты: -Мин эшчеләр арасыннан килдем Бу съездда эшчеләр һәм крестьяннар
мәсьәләсе тулырак каралыр, I съезд уңышлары тагын да иыгытыльф. дип уйлаган идем. Съездда 90 эшче
һәм крестьян вәкилләре булырга тиеш иде, ләкин алар аз, шуңа күрә дә бу мәсьәлә бары тик гаугалар белән
генә йен тәртибенә куела» Ул платформаны тикшергәндә кара көчләрнең чын йөзләре ачылганлыгын да
билгеләп үтә, башка делегатларны II Бөтенроссия мөселман съездының карарларына каршы чыгарга
Зәйнулла Булушев съездда составында М Вахитов. Г Ибраһимов. Фаты» оешма тезү буенча
киңәшмә үткәреле Моның ечен Ш Ә.-.д-е. (Казан). Г Ибраһим ое. Фатыйх Сәифи (Уфа), С. Енгалычев
(Саратов). М Тумннов (Мәскәү). Әбдриев (Петроград). Зыя Кадермәтов (Сембер) 3. Валидов (Торкстан).
Зәйнулла Булушев (Донбасс өлкәсе). Гайсин (Финляндия) катнашлыгында комиссия сайлана
пәм алар оелен —- -
наштырудаи гыйбарә, була Съезд 1917 елның 12 августында ачыла Анда тавод -фабр» калардан Лодэовая
Павловка эшчеләр поселокларыннан да бик күп татарлар катнаша Казанда үткәрелгән II мөселман съезды
карарларын тикшерүгә багышланган Нурулла ' Аннан сон
Учоедительное собоаниегә сайла* еч«н
тюционерлар белән булуны хуплап
тиешлеге тикшерелә^айон комитетлары программаларын әзерләгәндә. күпчелек тавыш белән, Мәскәүдә
үткҖелгән I Бөтенроссия мөселман съезды каоарларын нигез ител алырга, дигән резолюция кабул ителә
Яңа оештырылган комитет «Көньяк татар Башкарма комитеты» дип атала башлый, ә аның башлыгы итеп
Зәйнулла Булушев сайлана.
3 Булушев җитәкчелегендә 1917 елның 25-30 сентябрендә үткәрелгән гадәттән тыш 111 съезд да
зур кызыксыну уята. Ул эшче һәм солдатлар белән берлектә үткәрелүе ягыннан үзенчәлекле Казанда июль
аенда булган мөселман съезды карарларына мөнәсәбәтле резолюция кабул ителә Съездны оештыруда
һәм үткәрүдә Ади Шаһбаров, Абдулла һәм Таһи Шаһбаровлар. Сәгыйть Гыйззәтуллин кебек большевиклар
күп көч куя. Ростов шәһәрендә чыгучы вакытлы матбугат бу хәлләрне киң яктырта Съездда түбәндәге
карарлар да кабул ителә: 1) Район комитетлары каршында сугышчан отрядлар оештырырга. 2) Властьны
Советларга тапшыруны таләп итәргә. 3) «Рабочие Юга» исемле эшчеләр газетасы чыгара башларга һ. б.
3. Булушев 1918 елның 2 сентябрендә Доноцк-Кривой рог төбәге Советларының Харьков шәһәрендә
булып үткән съездында катнаша. Ул анда Россиянең көньягында яшәүче татар эшчеләренең сәяси һәм
мәдәни хәлләрен ч'гылдырган доклад белән чыгыш ясый. Күренекле большевик Артем (Ф. А Сергеев) 3.
Булушев белән әңгәмәсендә Көньяк татар Башкарма комитетын Харьковка күчерергә киңәш бирә. Чөнки ул
вакытта Россиянең көньягында һәм Дондагы Ростовта хәлләрнең кискенләшүе шуны таләп итә. Мәгълүм
июль ае вакыйгаларыннан соң реакция үзенең кара эшләрен тагын да киңрәк җәелдереп җибәрә. Вакытлы
хөкүмәт В И Ленинны, большевикларны һәм барлык ре- волюцион-демократларны эзәрлекли башлый.
Сентябрь азакларында Көньяк .атар Башкарма комитеты Артем һәм Руфимов кебек большевиклар
ярдәме белән Харьковка күчерелә Яңа газетаның мөхәррире итеп С. Гыйззәтуллин тәгаенләнә.
Октябрь кораллы күтәрелешеннән соң Донда хәлләр катлауланып китә. Бу эчке контрреволюция һәм
немец гаскәрләренең һөҗүм башлавына бәйле 3. Булушев татар эшчеләреннән кызыл гвардия оештыру
максаты белән Дон шәһәренә юнәлә. Бу турыда М. Солтангалиев менә нәрсә дип яза* «Иптәш Булушев
оештырган отрядның бер үзендә генә дә татар шахтерларыннан торган бОООгә якын кыз ылгвардияче
була».2
Тиздән аның үзенә регуляр гаскәрләр сафына басарга туры килә. Аларның частьлә- ре Царицын
тирәсендәге сугышларда катнаша. Биредә 3. Булушев яралана һәм дәвалану өчен туган якларына озатыла.
Бераз савыгып аякка баса башлагач та ул авылдагы революцион хәрәкәткә кушыла.
Контрреволюцион фетнәләрне бастыру һәм Совет властен ныгыту өчен кораллы отрядлар төзүдә
иптәшләренә зур булышлык күрсәтә. Шул вакытларда Зәйнулла М. Ва- хитовның милләтләр буенча Халык
комиссариатына эшкә чакырып язган хатын ала. Ләкин әле яралары тулысынча төзәлеп бетмәү сәбәпле,
ул Мәскәүгә китә алмый кала.
1920 ел башларында 3. Булушев партия Үзәк комитеты тарафыннан Донбасска милләтләр буенча
Халык Комиссариатына оештыручы-инструктор сыйфатында эшкә җибәрелә Шулай ук ул анда
шахтерларның профессиональ союзларын төзү мәсьәләләрен хәл итү өстендә дә эшли.
1921 елда 3. Булушев, үзе сөйләве буенча. В И Ленин белән очраша Бу очрашу дан соң ул БҮБК
һәм милләтләр буенча Халык Комиссариатының вәкаләтле вәкиле сыйфатында Кырымга җибәрелә
Соңга табан ул ҮК тарафыннан Татарстанга хокук саклау оешмаларына эшкә кү черелә Биредә аңа
республика прокуроры, хокук саклау буенча Халык комиссары һәм халык хуҗалыгы советы рәисе
урынбасары Вазыйфаларын башкарырга туры килә. 3 Булушев Казандагы кискен хәлләрнең үзәгендә була.
Әйтергә кирәк, контрреволюцион «сул уклонистлар»ны фаш итүне таләп итүче мәгълүм «39» документында
аның да имзасы бар («Идел».— 1989.— 6 сан.— 29 б.).
1924 елның октябрендә аны Промбанкиың Азәрбайҗан конторасы рәисе урынбасары итеп
билгелиләр Аннан соң ул авыл хуҗалыгы банкында, Азәрбайҗан шәрәб эшләү трестында җитәкче була
Монда эшләү дәверендә ул үзен сәләтле һәм компетентлы җитәкче ител таныта. Мәсәлән, 1927 елда аңа
Дагстан шәрәб эшләү комбинатында тикшерү үткәрергә һәм анда үзгәртеп кору бурычларын йөклиләр
Нәтиҗәдә, бик күп кырын эшләр ачыла.
Аннан соң 3 Булушев Кыргызстанга авыл хуҗалыгы банкы идарәсе рәисе итеп җибәрелә. Биредә дә
ул шактый гына җитешсезлекләрне ача. Шуларның иң зурысы — колхозлаштыру буенча XV съезд
карарларын бозу. Инспекторның тәнкыйтен Кыргызстан партия Үзәк комитеты сәркатибе Шубриков һәм Урта
Азия бюросы сәркатибе Зеленский үзләренең хокукларына яла ягу итеп кабул итәләр Алар тарафыннан 3.
Булушевка каршы
Солтаигалиеа М Татарлар һа*. Оитлбрь революциясе.— Агитатор еүзе.—1989— 10 саи.— 44 6
көрәш җәелдерелә Тиздәи ул бөтенләй эшсез кала. Урта АзияАоросы аны Кыргыэ- станиан чакыртып ала.
Бары тик шактый вакыт узгач кына ҮКньн^юештыру бүлеге аны финанс-баик югары курсларына җибәрә
Болай «югары күтәрү» Зәйнулла күңелендә зур шик тудыра Чөнки югары күтәрүләр тиз арада түбәнгә
тәгәрәтүләр белән алыштырыла торган вакытлар була ул чакта Үз артында бернинди дә гаеп тоймау
сәбәпле, ул алда барысы да яхшы булыр дип өметләнә Ләкин
Ил эчендәге сәясәтнең көннән-көн катлаулана баруы кешеләрне «сөйләвең көмеш булса да
дәшмәвең алтын» мәсләгенә бастыра башлады Баш өстендә болытларның куера барганын яхшы
тоемлаган Зәйнулла үзенең үткән юлын 1905 елдан башлап кайта- кайта барлый Бит барысы дөрес кебек
1930 елның 22 февралендә ул ДПИО (ОГПУ— ред.)ның Шәрык бүлеге тарафыннан кулга алына. Бу эшне
Алмаев һәм Айзенберг дигән кешеләр башкара Заманында буржуаз милләтче һәм Хәрби Шура әгъзасы
офицер Алмаев белән Зәйнулла 1918 елда баррикадаларның ике ягында торган кешеләр ләбаса Мондый
аңлашылмаучанлык аңа нык тәэсир ясый
3. Булушевны «солтангалиевчелекхтә гаеплиләр. Чөнки ул М. Солтангалиев белән 1921 елда
милләтләр буенча Халык комиссариатында бергә эшли. Аңа тагын милләтче, советларга каршы көрәшче,
пантюркист кебек ярлыклар да тагалар һәм атарга хөкем итәләр...
1931 елның гыйнвар аенда бу хөкем карары ун елга төрмәгә ябу белән алыштырыла. Башта аны
ялгыз камерада тоталар, аннан соң җинаятьчеләр янына урнаштыралар Якыннары белән очрашу, әйбер
алу мөмкинлекләреннән мәхрүм ителә Мондый авыр шартларда да ул бөгелеп төшми, һаман да хакыйкать
җиңәр дип өметләнә, иртәме-соңмы партия тикшерер һәм бу башбаштаклыкларга чик куяр дип ышана
Гаделсез хөкемне тикшерүне үтенеп, ул партиянең Үзәк комитетына хат артыннан хатлар яза.
Ниһаять, аның гозере үтәлә: 1930 елның февраль аенда иреккә чыгарыла Зәйнулланы азат итүдә аның
элекке иптәшләренең тырышлыкларын дә искә алырга кирәк
Ләкин инде 3. Булушевны моннан соң партия һәм совет органнарына эшкә алмыйлар
Бөек Ватан сугышы башлангач, ул үз теләге белән фронтка җибәрүләрен үтенеп гариза яза. Өлкән
яшьтә һәм авыру булуын исәпкә альт, аны сугышка алмыйлар
Сугыш тәмамлангач, 3. Булушев Кисловодск шәһәрендә яши һәм «Нарзан» шифаханәсендә эшли.
Биредә чакта ул берничә тапкыр партия сафларына яңадан кайтаруларын сорап шәһәр комитетына
мөрәҗәгать итә. Тик мәсьәлә хәл ителми
3. Булушевның үтенеченә бары тик 1955 елның декабрь аенда — Н. С Хрущевның үзенә ике хат
юллагач кына колак салалар Хат авторына инде ул вакытта 69 яшь була 1956 елның 25 августында иминлек
оешмасының тикшерү эшләрен күзәтү бүлеге начальнигы Ночвин СССР Югары Советының җинаять эшләре
буенча хөкем итү коллегиясенә кире кагу документы тапшыра Тиздән Н К Морозов рәислегендә һәм
әгъзалары И. Шевченко. К- Сакач булган хөкем итү коллегиясе болаи дип белдерә «Дәүләт сәяси идарә итү
оешмасы (ОГПУ — ред ) коллегиясенең 3 X Булушев эше буенча 1930 ел 28 август. 1931 ел 13 гыйнвар һәм
1938 ел 22 февраль карарларын гаепләү дәлилләре булмау сәбәпле, гамәлдән чыккан дип исәпләргә»
Әйтеп үткәнебезчә, ул шул ук елның ноябрь аенда партия сафларына да кайтарыла
Үзенең дөреслеген исбат итү өчен 16 ел вакыт сарыф ителеп, ниһаять, бәхетле мизгелләр кичергәндә
аңа инде 70 яшь тулган була
Күренекле партия һәм совет эшлеклесе. революция каһарманы Зәйнулла Хесәен улы Булушев 1965
елда 79 яшендә вафат булды