КУНАК КЫЗЫ ГЕЛ КИЛМӘС


ЛИРИК КОМЕДИЯ. ИКЕ БҮЛЕКТӘ
Катнашалар:
КАРТ БӘЧЕЛИ (Василий)
ӘБИ ТӘСЛИМӘ
ҖӘГҮР (Егор) ӘРИНӘ (Орина)
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
• Кызлар җыры»ның дәртле кое ишетелә. Пәрдә ачылганда, кон ты на Авыл чите. Яшеллек. Кайдадыр елга күренә. Әби йортта керләр элеп норн. Ул әле шактый нык һәм җитез. Тамашачыга Бану әбинең ой эче дә күренә. Койма, зур капка, утын өеме, кайдадыр — эскәмия. арт капка — һәммәсе авылча.
Әби (тукталып) Менә бит, ә... Ничә ел узгач... Ике төн рәттән төшемә керде, мәрхүм. Кичә дә. бүген дә. Бер үк төш. Ап-ак эчке киемнән генә. Пет ровкага таба китеп бара... Әй Әндри, Әндри. Күптән бу дөньядан киттең шул инде... Картаеп та беттем инде. (Тагын кер эл» башлый, әкрен генә җырлый):
Безнең дә генә урам киң лә урам.
Почтавайлар,
Почтавайлар үтә лә туктамый...
Сез туганкайларны унлый-уйлый,
Тәслимә килә, кулына кечкенә чемодан тоткан. Әби кызны күрми.
Күп төннәрем.
Күп төннәрем үтә лә йокламый.
Тәслимә. Әбием!
Әби (Тәслимәне күреп). Кызыкаем. килдеңмени?! Сагынып беттем үзең не. йөз ел күрмәгән кебек. Хәзер менә шуны гына әләм дә... Мин сагын ганны белдеңме, үзең сагынып килдеңме? (Әллә каушап, әллә кере — юрган тышлыгы — шактый зур булганга. әби аны тиз генә элә алмый тора).
Койма янына ике егет килә. Алар ны Тәслимә дә. әби дә күрмиләр.
Тәслимә (кыска көйгә шаярып җырлый):
Аргы яктан килмәдем шул. Бирге яктан килдем мин. Син сагынганны белмәдем. Үзем сагынып...
Егетләр юри калын тавыш белән җырга кушыла:
Килдем мин.
Тәслимә (кычкырып җибәрә). Әби-и-и!
Әби (кере җиргә төшеп китә). Бү реләр! Керемне төшердегез.
Е гетл әр. Әбкәй, гафу итә күр. Зинһар... (Тәслимә белән әби бер-бер- сенэ каршы баралар).
Әби. Итәрмен мин сезне гафу! Ба ланы куркыттыгыз! (Тәслимәне кочаклап.) Исән-сау гына килдеңме, балакаем?!
Тәслимә (әбисен үбеп). Исән-сау килдем шул. әбекәем!
Җәгүр (Бәчелигә карап.) Бала...
Бәчели (Җэгүргэ). Ярый адашма ган, балакай.
Әби. Барыгыз да таза-саулармы?
Тәслимә. Тимер кебекләр. Ко- чак-кочак сәлам әйттеләр. Кочаклап үбәргә куштылар.
Җ ә г ү р. Әллә безне дә?
Б ә ч е л и. Безне дәме?
Әби. Тел бистәләре! Керемне тө-шердегез. Кызымны куркыттыгыз. Хәзер. кызым, хәзер. Чәй куеп җибәрәм. Күңелем сизгәндер. Казанда ашым кайный.
Җәгүр. Бану әби!
Бәчели. Ашың безнең өчен кай ныймы?
Әби. Кунагым өчен кайный. Тәс лимәм өчен (Аркасыннан соя) Ма туркаем, бөрлегәнем.
Җәгүр (шаяртып). Карлыганым.
Бәчели (шаяртып). Карлыганнар, бөрлегәннәр Кай ара өлгергәннәр?
Әби. Керемне төшердегез, малай актыклары.
Тәслимә. Борчылма, әби. Яңадан чайкармын. Кая. калган керләреңне дә үзем элим әле. (Егетләрне үртәп, кер савытын берсенә суза. икенчесенә бирә... Кер элә.)
Әби (егетләргә). Иә. йомышыгыз ни? Әйтегез дә юлыгызда булыгыз. Күрмисезмени, оныгым килде. Арып килгән.
Җәгүр. Күрәбез шул, әбекәй.
Бәчели. Их. әбекәй...
Әби. Күрәсезме7! Хәзер күрмәссез. Кызым, Тәслимә. Бар әле. ашны кара Ташый күрмәсен. Хәзер чәй дә өлгертеп җибәрәбез
Тәслимә. Булды, соңгысын әләм (соңгы керне элә). Ә бусы (тошкән кер не карап) пычранмаган. Мондый чи рәмдә кер пычранамыни. Шулай да яңадан чайкармын. (Җиргә тошкән ак керне ала. чемоданын тота. Кереп китә...)
Егетләр кызга каран кала.
Тәслимә өйдә — чемоданын бер читкә куя, көзге ала. чәчләрен рәтли һ. 6. '
Аш-су бүлмәсенә керә. Егетләр әби янына керергә омтыла
Әби (егетләргә карап). Иә?
Җәгүр. Бу... Шул Тәслимәме? Килгән иде... Үзгәргән..
Бәчели. Күптән килгәне юк иде..
Әби. Нәкъ шул Тәслимә инде. Нәкъ үзе. Йомышыгыз ни?
Җәгүр Печән кибәнгә кунды. Ашлык амбарга тулды...
Әби (аны бүлеп). Тулып бетмәде шул әле (эскәмиягә утыра)
Бәчели. Тулып бетәр! Эш аз кал ды. Җәгүр яшьти белән беа бүген ял итәбез (әби янына киләләр).
Җәгүр. Хуҗа рөхсәте белән. Сер итеп кенә әйтем, әбекәй. Бүген хуҗа үзе дә ял итә. Күрше колхозга илтеп кайттым.
Әби. Булмас. Сандыр эш белән йөридер анда. Башында бер-бер планы бардыр.
Бәчели. Бардыр, бардыр.
Җәгүр. Анысы да бардыр... Ни... Әбкәй...
Бәчели. Без. әбкәй... Сиңа тагы бераз утын кирәк булыр дип уйлыйбыз.
Җәгүр. Әйе. шуны сөйләшергә килдек.
Бәчели. Кереп... Шуны киңәшләшеп алыйкмы әллә?
Әби. Китергәнегез җитәр. Былтыр да җитәрлек булды. Анысы өчен рәхмәт. Колхозга рәхмәт. Яшьләргә рәхмәт. Бик ярдәм итәсез. Ярар, инде ба рыгыз... Тәслимәм килгән бит. (Кереп китә. Бәчели әби киткән якка бара. Тәслимә касә чайкаган суын сибә, су Бәчелинең битенә эләгә.)
Җәгүр. (эскәмиягә сузылып кола) Эләктеме?!
Бәчели (битен сорта. Эскәмиягә килеп утыра). Эләкмәде. (Тәслимәләр ягына карап). Утыныгыз җитмәс кебек?!
Җәгүр. Җитмәс кебек, әбекәй.
Әби. Җитәр кебек, балакай.
Бәчели (шаяртып җырлый): Әбекәй!
Якын дуслар идек ләбаса.
Бүген безне нигә куасың, куагың?
Кунак кызы сыйган вйго.
Кунак кызы сыйган айга
Җәгүр белән Бәчели гена сыймасмы? Җәгүр белән Бәчели генә сыймасмы? Әби. Бобеквй!
Бүген генә куам ләбаса, һич юк иде болай куасым, куасым. Ничек инде аңламыйсыз.
Кунак кызы сыйган ойго
Җәгүр белен Бәчели бергә сыймасын? Җәгүр белән Бәчели бергә сыймасын? Бәчели һәм Җәгүр.
Әбекәй!
Бәлки, кунак кызың очен дә
Яхшы булыр безне кумавың, кумавың.
Әле, бәлки, сайлап алыр
Иә Җэгүрнг. йә Бәчелнкс ..
Җәгүр (үзе генә).
Бәлки, мине сайлап сояр кунагың!
Бәчели (үзе генә).
Бәлки, мине сайлап сояр кунагың* Бәчели. Җәгүр (икесе бергә). Бәлки оле сайлап сояр кунагын!
Әби (әллә шаярып, әллә ачуланып):
Шулаймы?
Чыгармагыз минем ачуны, ачуны!
Бәчели белән Җәгүр.
Ачулана күрм», абекой. абекай.
Әби. Аңа дигпн яр түгел «е.
Оныгыма пар түгел сез.
Берегеп зур, икенчегез — бәлакәй’
Кереп китә).
Берегез зур. икенчегез — бәләкәй!
Б ә ч е л и. Карале. Җәгүр. Бәләкәе мин булдыммы? Синме? Бу уй бер дә башыма килгәне юк иде.
Җәгүр (тагын көлә башлый). Эләктеме?
Бәчели. Эләкмәде шул. Юк. элә гәчәк бу кыз миңа. Күңелем сизә.
Әби (бүлмәдә, сөйләнә). Хәзер, кызым. Ашап-эчеп алырбыз да... Теләсәң ял итәрсең. Теләсәң су буйларын ка pan кайтырбыз. Әй. суларның яктылы гы! Көннәрнең матурлыгы! (Кылның чемоданын каядыр күчереп куя. Аш су бүлмәсенә китә).
Җәгүр (паузадан соң). Синең күңел дөресен сизми.
Бәчели. Ник?
Җәгүр. Чөнки ул дурак.
Бәчели. Нәрсә? (Үпкәләбрәк һәм ачуланыбрак та). Син нәрсә?
Җәгүр. «Уралта дв бер уй уйлый. Яшь күңел дурак бит ул»,
— дип җырлыйлар. Ишеткәнең бар мы шундый җырны?
Бәчели. Булса соң?
Җәгүр. Шул дөресме?
Бәчели. Дөрес булса ни?!
Җәгүр. Ә менә минем күңел — дурак түгел. Минем күңел, яшьти, дөресен сизә... Тәслимә минеке булачак.
Бәчели. Җәгүр! (Эскәмияне тар тып ала. Җәгүр егылып кала.)
Җәгүр. Нәрсә, яшьти?
Бәчели. Минем мылтык бар. Йод рык хәтле ядрәләр белән корылган.
Җ ә г ү р. Атасыңмы?
Бәчели. Ике дә уйлап тормыйм. Минем күңел дурак, үзең дә әйттең... (Эскәмия белән селтәнә. Җәгүр чигенә. Аш-су бүлмәсеннән Тәслимә чыга. Өс тәл әзерли.)
Җәгүр (эскәмиянең икенче ба шын тотып ала). Яшьти, синең куян атканың бармы?!
Карт килә. Ул егетләрнең сүзен ишетеп килә, эскәмияне тота.
Бәчели. Кеше атканым юк. Сине атам.
Карт. Җирне бүләсезме, күкнеме?
Бәчели. Җәгүр яшьти бозылды әле. Күкне дә. җирне дә үзенә генә алмакчы. Минем белән санлашмый башлады. Шуның өчен үзен атарга уйлыйм.
Тәслимә тагын аш-су бүлмәсенә ки тә.
Карт. Уйнап та алай сөйләшмәгез (егетләр кулыннан эскәмияне суырып ала)!
Бәчели. Бабай, менә син кешегә аткан кеше инде...
Җәгүр. Бану әбидә бераз сыйланган идек... Җитте, дибез, һаман сыйлый да сыйлый.
Карт (Бәчелигә). Аттым. Миңа да аттылар. Мин син түгел, миңа атучылар Җәгүр түгел иде... Так. что...
Әби белән Тәслимә чыгын, өстәл әзерлиләр.
Җәгүр. Бәчелигә артыграк булды.
Карт (Бәчелигә карап). Артык булгач, кайтып ятарга кирәк. (Өйгә юнәлә.)
Җ ә г ү р. Китәбез, бабай. Ятабыз. (Китә башлый).
Карт. Әбиегез үзе генәме?
Бәчели (Җәгүргә иярә). Үзе генә.
Карт (йортка керә, яртылаш ачык калган ишек каршында туктый). Га-лиябану!
Җәгүр (Бәчелигә). Әйдә булмаса кибеткә... Тәслимәгә кагылмасаң, үзем алам.
Карт. Галиябану!
Б ә ч е л и (тукталып). Җәгүр! Әйтте диярсең, бабай әбине атарга йөри.
Егетләр читтәрәк торып картны кү зәтә.
Карт. Галиябану! (Ул. әлбәттә, ойдә Бану әби үзе генә дип белә, җырлый):
Билемдәге ак билбавым
Тормый кыстырган җирдә.
Тәслимә чыга, кемдер килүен әбисенә әйтергә уйлый... Тик җырга игь тибар итеп, тукталып кала.
Карт. Үзе чакыра, үле кача, Галиябану, сылуым, иркәм. Чыкмый чакырган җиргә.
Җәгүр. Шаярып җырлавымы? Әллә...
Тәслимә бу хәлгә аптырабрак та тора булса кирәк. Бәлки шактый ма тур яңгыраган җырны бозасы килмидер... Әкрен ген» ишеккә бара... Аш-су бүлмәсеннән Бану әби чыга, картның тавышын таный.
Карт.
Үзе чакыра, үзе кача
Галиябану, сылуым, иркәм...
Бәчели Валлаһи, ата... Гашыйк булган, башы югалган. Минем хәлдә калган. Әйдә (китәләр).
Әби. Әй. карт җүләр, карт җү- ләр...
Тәслимә (картка каршы чыгып). Әйдә, бабай, кер.
Әби (ул да чыгып өлгерә). Уз, әй
дә. Көпә-көндез... Җырлап тора. Кайчан сиңа акыл керер?
Карт. Үсә төшкәч, үсә төшкәч...
Әби. Кеше әллә нәрсә уйлар... Кы зым килде бит. Тәслимәм.
Карт (күрешеп). Исәнме, кызым. Ай-Һай озак көттердең. Әбиең үзеңә инде үпкәләгән иде.
Өйгә керәләр.
Тәслимә. Үпкәләмәскә кирәк, бабай. Дөнья бит бу. Мәшәкате күп.
Карт. Мин дә шулай дим дә. Галиябану аңлап җиткерми ул дөньяны.
Тәслимә (картка). Өстәл янына рәхим ит, бабай. (Аш-су бүлмәсенә ки тә).
Әби. Утыр. Исмәгыйль абзый. Донья н ы син аңлап җиткермисең аны. Һаман малайлар кебек җырлап Йөрисең.
Карт (утырып). Үзең дә җырлый сың...
Әби. Синең ишек төбендә җырла мыйм.
Карт. Алай ук кистереп әйтмә. Кем белә...
Тәслимә (картка аш чыгара). Тыңлап торам... Тавышыңны хәтерлим дә, хәтерләмим дә кебек. Үзеңне күргәч, кинәт исемә төште. Мин әле уни верситетның икенче курсын гына бетергән идем. Өстәл дә шушы иде.
Карт. Мәҗлес?
Тәслимә. Яшьләр, картлар... ка ра каршы җырладылар. Мәҗлес ахы рында син «Шахта» көенә гармун уй нап, җырладың... Күзләреңдә яшь иде. Шуны күреп, минем күзгә дә яшь кил де. Яшемне кеше күрмәсен дип, йорт ка чыгып киттем. Менә, бабай, ипи.
Карт. Алайса, укытучы булдың? Әби. Укытучы булды, балакай. Тәслимә. Булдым дияргә иртә рәк. Документ кына алдым. Ә бала ларны әлегэ тыңлата белмим Мәктәп тә узган практика дәресләре шуны күрсәтте. Инде куркып торам.
Әби. Син курыкма, кызым! Өйрә-нерсең!
Карт. Кайда инде ул сине кур кыткан балалар9
Тәслим ә. Казанда.
Карт. Шәһәр балалары... Башка алар... Син авылга кил. Урман кыр ларда йөгереп, үлән арасында кайнап, иген кырларында .ипләп үскән бала ларның күңеле үзенә башка. Алар си нс тыңлар, аңлар.
Тәслимә. Әнием дә шулай киңәш итә. Район мәктәбендә урын бар.
Әби (аны бүлеп) Уйли әле. кызым. Син безнең авылны уйла.
Карт. Син уйлама да! Кил!
Әби. Әйе. Ул хәтле инде... Район мәктәбе дип...
Тәслимә. Анда Әринә исемле дус кызым бар. Керәшен кызы. Инде бер ел укытты. Уку-укыту шартларын бик мактый.
Карт. Әбиеңне тыңла. Авылыбыз зур, үзе матур. Балалар күп. укытучы лар кирәк. Так что... Урып җыю буен ча беренче урында торабыз...
Әби. Кил. кызым. Миңа иптәш бу лырсың... Мәктәп — бакча эчендә, сан дугачлар тавышы эчендә.
Карт. Директоры — алтын кеше, первый сорт керәшен. Үзе җыр лый, үзе скрипкада, гармунда уйный... Өздерә инде.
Тәслимә. Сандугачларыннан өй-рәнгәндер ул.
Карт. Авылдашларыннан, керә-шеннәреннән өйрәнгән.
Әби. Суына бит, ашагыз әле. Җә гүр белән Бәчелине өйгә кертмичә җи бәрдем. Үпкәләп киттеләр микән..
Карт. Ник кертмәдең?
Әби. Тәслимәмә күз тидерерләр дип курыктым.
Тәслимә (аптыраудан көлеп). Сиңа кашык китермәгәнмен ләбаса, бабай. Әйтмисең дә. Хәзер. (Аш су бүл мәсенә китә.)
Әби. Мин дә күрми торам.
Карт. Ашап кына килдем.
Әби. Әллә кайчан узган мәҗлесне хәтерли бу кыз.
Карт. Хәтерли.
Музыка — «Шахта» көе... Карт әк pen генә җырлый.
Шахтер егет күмер кисә
Вак нак итеп кисәген...
Тәслимә килә. Җыр тыңлый, кушы ла.
Гомерем булып, таш басмага.
Ташламам, җан кисәгем.
Әби (җырдан соң). Җылап утыр дыңмы?!
Карт. Җыласа ни. Сәбәбе бул гандыр. Так что...
Тәслимә (картка кашык биреп). Менә. Әйдә, җитеш әле, бабай
Карт. Рәхмәт. (Уйланып.) Җырлап утырганмын... Узган гомерләр искә төшкәндер. Күңел тулгандыр...
Тәслимә. Көҗмәдә җырлау гаеп түгел, бөтенесе җырлый.
Әби. Җырлау гаеп түгел. Ә жы лау?! Җебеп утыру.
Тәслимә. Әби и?!
Карт (Тәслимәгә). Бер күрмәгәне мин булдым. Яратмый, кызым, мине Галиябану. Исемем Исмәгыйль булганы өчен яратмый.
Тәслимә. Әз генә дә?
Карт. Юк. Алыштырам паспорт ны. Хәлил дип яздырам.
Әби. Исмәгыйль абзый! Чамалап шаяр. Бала әллә нәрсә уйлар.
Карт. Уйламас. Әнә ул хәзер нин ди булган.
Капкага Җәгүр белән Бәчели килә.
Б ә ч е л и. Басып керик. Сизми дә калсыннар.
Җәгүр. Тс-с-с!
Бәчели. Син алданмы, минме?
Җәгүр. Син. Әби тибеп чыгарырга уйласа, синең артка эләгүе хәерле.
Карт. Тәслимә хәзер уенны чын нан аерырлык.
Бәчели. Ишек төбенә басабыз да җырлыйбыз. Исмәгыйль бабай шу лай керде. Бергә башлыйбыз.
Тәслимә. Тормышта чын белән уен бик чуалган бугай шул.
Ишек янына ук киләләр. Бәчели. килешенгәнчә, команда бирә — бер. ике. өч. Дәртле җыр башлыйлар. «Ба ну әби. туганай» җыры:
Йортларында керларе.
Тәрәзәдә гөлләре...
Кинәт әби белән Тәслимә торып ба салар. Әби. егетләрне ачуланырга уй лап булса кирәк, ишек ягына бер ике адым ясый да тукталып кала... Тәс лимә елмаеп тора. Карт өстәлгә терсәк чәнчеп, башын кулына куйган, нидер уйлана.
Җыр дәвам итә:
Гөллар аша карап кына Күра икән кемнәрне?
Бану әби, туганай.
Бану әби. тулган ай — Хәтерли ул кемнәрнедер Каршылаган көннәрен.
Ачык икән ишеге.
Иркен нкән түрләре...
Түрләренә тукталып, ул Уйлый икән кемнәрне?
Бану әби. туганай.
Бану әби. тулган ай — Хәтерли ул кемнәрнедер Каршылаган көннәрен.
Турагандыр икмәген.
Юкадыр телемнәре..
Телем телем теленәдер Аның да күңелләре.
Бану әби, туганай.
Теленә ул тулган ай — Хәтерли ул кемнәрнедер Каршылаган көннәрен.
Әби йөзе белән залга борылмый, бәлки аңа җыр авыр тәэсир иткәндер, аш-су бүлмәсенә китә. Аның артын нан Тәслимә дә китә. Ишеккә карт бара.
Карт Нәрсә, бозык тәлинкәдер? Керегез. Әллә күтәреп керткәнне көтәсезме? (Урынына барып утыра).
Җәгүр. (Ишектән кереп). Ә хуҗалар? Бану әби кайда?
Карт. Озата китте, утырыгыз. Мин монда ярты хуҗа, әбиегезгә өеннән зур мунча салып биргән кеше мин... Так, что... Әллә минем белән генә күңелсез булыр дисезме?
Пауза. Җәгүр тәрәзә янына барып баса.
Йоклап булмадымы?
Җәгүр. йоклап булмады.
Бәчели. Кунак кызын якыннан күрәсе килде.
Карт (елмаеп). Китте шул.
Җәгүр. Ничек инде...
Б ә ч е л и. Кай арада китте?
Карт. Юлы ашыгыч булган. Тиз- тиз чәй эчте дә вакыты җитте. Аннан... Китте... Шулай инде ул, вакыт җитсә.
Бәчели икенче тәрәзә янына барып баса. Егетләр бер беренә карап, берни дә аңламыйча торалар, көлә башлый лар. Тагын да ныграк көләләр...
Җәгүр. Әй, Исмәгыйль бабай! Ис-мәгыйль бабай!
Карт. Нәрсә булган Исмәгыйль бабаңа?
Бәчели. Бер үзең җырлап утырасыңмы?
Ка р.т. Җырламыйм... Так что...
Егетләр тагын көлешә башлый. Алар үз хәлләреннән һәм карт хәленнән дә көләләр бугай.
Аш-су бүлмәсеннән Тәслимә чыга. Егетләр кинәт тынып кала.
Тәслимә (кулындагы ризыкларны өстәлгә куя. Өстәл янына урындыклар китерә). Рәхим итегез, утырышыгыз... (Карт янына утыра.)
Бәчели (кыз янына утырып). Бик кунакчыл кыз икәнсең...
Тәслимә. Әби кушты.
Җәгүр. Нәрсә кушты? (Утыра.) Тәслимә. Сезгә хөрмәт күрсәтергә. Дөньяның бер дигән егетләре, ди.
Бәчели. Дөрес әйткән.
Карт (егетләр белән таныштыра). Бусының исеме Җәгүр, бусы — Бәче-
ли. Бәчели Җәгүрдән яхшырак. Җә- гүр Бәчелидән әйбәт... Авылда болар- дан әйбәтләре дә — муеннан. Так, что...
Җәгүр. Рәхмәт, бабай.
Бәчели. Вик -зурладың.
Әби (аш-су бүлмәсеннән килә). Минем егетләрне кыстамыйсыз! Балалар!
Тәслимә. Кыстыйбыз. Ашы бетсә ите бар, хәзер кайнар чәй чыгар... Бәчели абый, Җәгүр абый...
Җәгүр. Ашарга дип кенә килмәдек.
Карт. Ник килдегез?
Бәчели. Ашарга дип кенә килдек. Үзең, бабай... ник килгән идең соң?
Карт ни өчендер Әбигә карап тора.
Әби (аның карашына игътибар итеп). Нәрсә? (Шул арада ике егет кыз каршына ике шоколад куялар.)
Карт. Әллә... Мәҗлес булгач, мәҗлес булсынмы дим?
Әби. Мин дә шулай дим шул. (Стена буенда торган сандык янына бара.)
Бәчели. Җәгүр. Кирәкми, әби...
Җәгүр. Без алып килдек аны. (Шешә чыгарып куя.)
Бәчели (шешә куя). Бер кая бул - маган, бүген генә, безнең кибеткә генә кайткан йөзем суы. Кунак хөрмәтенә.
Карт (Тәслимәгә). Кызым, бар әле... Әбиеңнең күптән эшсез яткан рюмкалары булырга тиеш. (Тәслимә рюмкалар китерә. Әби сандыктан төргәк ала. төргәктән гармун чыгара...)
Карт (гармунны күреп). Юк, юк. Гармун уйнамыйм.
Әби. Уйна инде?! (Кулына гармун тоткан килеш, сандык янында тора.)
Җәгүр. Ал гармунны, Исмәгыйль бабай!
Бәчели. Җибәр сайратып!
Карт. Бүген... Юк... Бармакларым тыңламый. Агач кебек катып торалар. Соңгы вакытта әллә нәрсә булды... Куй аны, куй, Галиябану.
Әби гармунны куя. Беразга тынлык урнаша. Һәркем җайсызрак. киеренкерәк бер халәттә.
Әби. Исмәгыйль абзый, алып би римме?
Җәгүр. Уйна әле, Исмәгыйль абзый?
Карт. Әйттем бит. Кулларым тың ламый әле. Агач кебек катып торалар. Әллә нәрсә булды үзләренә.
Бәчели. Бер генә көй? Тәслимә. Минем өчен генә. Карт. Синең өчен... уйнарбыз... так, что...
Тәслимә. Кайчан?
Җәгүр (картка). Кунак кызы гел килмәс.
Бәчели. Әллә тегесен... берәрне генә чеметеп куябызмы, әби. Синдә бардыр ул.
Әби. Чеметермен менә мин сине! Бәчели. Тәслимә?
Тәслимә. Мин эчмим шул, Бәчели абыкаем.
Җәгүр. Нигә?
Тәслимә (урыныннан торып). Эшләрем көтә... Сез төшергән керне чайкап эләсем бар.
Әби. Исмәгыйль абзый, алып кит син... Гармуныңны... Күптән монда ята... Бөтенләй... уйнарга онытырсың.
Карт. Монда торсын. Мин бит ул монда булган өчен... Киләм...
Тагын тынлык. Һаман барысы да җайсызрак, киеренкерәк бер халәттә.
Бәчели. Бабай, бу — теге поп гармуны бит. Әллә мәйтәм.. Син побын дөмектереп, гармунын...
Әби (урыныннан торып). Бәчели! Куып чыгарам.
Карт. Син үзең поп гармуны!
Җәгүр. Дөрес, бабай!
Бәчели (шаярып Җәгүрнең иңба шына суга). Нәрсә дөрес?
Җәгүр (гармун ягына күрсәтеп). Соң?.. Гармунны әйтәм... Попны
Әби (ачуланып). Болай кыланып утырсагыз! Кая әле минем уклау. (Аш-су бүлмәсенә китә.)
Карт (урыныннан торып). Галия бану?!
Бәчели. Әби чәй китерә.
Тәслимә (утыра). Нинди поп ул? Нинди гармун?
Җәгүр (торып). Бетә икән башлар.
Бәчели. Күптән булган хәл ул, Тәслимә, революция көннәре алдын нан... Моннан алтмыш чакрым ерак лыкта Кләүбе дигән авыл бар. Урыс авылы. Боларның чиркәвендә яшь поп эшли башлаган. Башта попның үзен дә, тавышын да, эшен дә авыл бик ярат кан. Ә бервакыт сүз чыккан: имеш, яшь поп татар икән, төннәрдә күрше авыл мулласына бара икән, татар ди нен тота икән, дигәннәр (барып .ар- мунны ала).
Җәгүр (Тәслимәгә). Жулик дигәннәр.
Бәчели. Жулик инде..
Карт (ачуланып тора, йөри) Жу лик түгел! Ул бит поплыкка укып
килгән кеше... (Йөри). Хрестиан дине каршында аның күңел чисталыгын шик астына куючылар, яшь попның чын йөзен фаш итәргә теләүчеләр булган. Аны үтерергә үк теләүче изгеләр табылган: фанатиклар...
Б ә ч е л и. Менә шул, көннәрнең берендә, кичке эңгер төшкәч, яшь поп кайдадыр эчеп, «Шахта» көенә уйнап, татарча җырлап, атын атлатып кына, авылга кайтып кергән. Дини картлар ашыгыч рәвештә киңәшкә җыелган. Төнлә попның өенә килгәннәр. Әкрен генә тәрәзәне шакыйлар икән, аннары ныклап — ишекне... Поп арт тәрәзәдән — урамга... Тиздән аның дөбердәп кузгалуы, атын куалаган тавышы гына ишетелеп калган. Шулай яшь поп та, аның юнаһлы гармуны да югалган. Яшь поп урынына килгән карт поптан Келәүбеләр уңмаган. Аннан тагы бер карт поптан уңмаганнар. Яшь попла-рын сагынып эзли башлаганнар... Тап-маганнар... Җитмәсә — аның алып качкан яхшы аты бер байныкы, кыйммәтле арбасы икенче байныкы, акчасын да түләп өлгермәгән булган.
Яшьләр таралып баскан. Карт — бер якта.
Әби (уклау татып килә). Сез ник карт кешене болай мыскыл итәсез?
Тәслимә. Ул поп чынлап та татар булганмы?
Б ә ч е л и. Хикмәт шунда, ул поп безнең хөрмәтле Исмәгыйль бабай бул ган. (Әбидән качып йөри. Бер җай табып. гармунны куя.)
Әби. Чыгып кит, Бәчели...
Җ ә г ү р. Булган, диләр.
Бәчели. Келәүбе авылыннан ике урыс миңа моны чукынып раслады. Петровка базарында.
Әби (Бәчелине куып). Чыгып кит!
Җәгүр (әбинең уклавын алырга чамалый). Бир, әби. Үзем кыйныйм мин аны.
Бәчели (әбидән кача, өстәл тирә ли йөри). Әби? (Картка күрсәтеп.) Соң, үзеннән сорагыз. Үзе белән идек.
Җилкәсеннән алып Җәгүр Бәчелине утырта.
Әби (Бәчелигә). Сыртыңны тунап чыгарам.
Тәслимә. Бир, әби. Миңа бир. Үзем туныйм (Әбинең уклавын ала.)
Әби. арып, утыра. Җәгүр белән Тәс лимә Бәчели янына утырганнар. Бә чели башын бик түбән игән хәлдә... Уңайсыз тынлык. Тәслимә уклау белән үрелеп, башкалар күрмәгән ара да, Бәчелинең башын күтәрә.
Карт (әкрен генә килә). Петровка базары... Ике урыс... Раслаган... Ә за кон?! Раслаганмы? (Ничектер кинәт йомшарып, урынына утыра.) Әллә кай заманнарның әкиятләрен искә алып, өй ямен җибәреп... Нәрсә инде? Егетләр, кызлар? Нәрсә инде бу?
Әби. Нәрсә инде бу? (Пауза).
Карт (үз-үзенә җырлагандай, моңлы җыр башлый — 'Түгәрәк кул генә...» җыры):
Үзәннәрдә якты көннәр күрдек,
Көннәреннән, көннәреннән якты ла күл күрдек.
Көннәреннән, көннәреннән якты да күл күрдек.
Кушымта (Җырга башкалар кушыла):
Түгәрәк күл генә —
Үрдәк өчен юл гына,
Юлың булса янәшәмдә.
Кулларыңа — кулгынам.
Карт.
Күлләр күзе иде ике үрдәк,
Күлләр күзе, күлләр күзе лә пар үрдәк.
Күлләр күзе,
күлләр күзе икән дә пар үрдәк.
Түгәрәк күл генә —
Үрдәк өчен юл гына.
Юлың булса янәшәмдә.
Кулларыңа — кулгынам.
(Карт урыныннан тора. Башкалар тынып кала, карт ялгыз җырлый).
Китәме үрдәге.
Саргая ла камышы. (Китә.) Камышларга җил киселә, Җанга үтә тавышы.
(Башкалар да әкрен генә таралышалар. Караңгылана... Китеп барган картның ялгыз җыры гына ишетелә.)
Камышларга җил киселә,
Җанга үтә тавышы...
Караңгылык. Күчеш.
Яңа күренеш. Кич. Бану әби өе, өйдә ут яна. Өй эче тамашачыга күренми. Тәрәз пәрдәләре дә ябык. Кер бавында Тәслимә яңадан чайкап элгән кер генә калган.
Бәчели (ерак түгел генә тора. Әк рен генә, үзалдына).
Элгән кере бавында,
Чыкмый гына алырга.
Шулай булгач, сиңа, Бәчели, Кала китеп барырга.
Шунысы әйбәт, кызның күңел төбендә миңа карата нидер барлыгы сизелде. Безгә укытырга да килсә?!
Үзе белән генә тәгаенрәк сөйләшеп булмады шул... Җәгүр генә комачаулады. Әби генә комачаулады. Бабай гына комачаулады (китә).
Койма янына Җәгүр килеп туктый.
Җәгүр. Әһә, алмаган... (Үзалдына. әкрен генә)
Элгән кере бавында,
Чыгар әле алырга.
Шулай булгач, сиңа, Җәгүр,
Кирәк көтеп калырга...
Шунысы шәп, кызның уенда миңа карата нидер барлыгы сизелде. Әгәр безгә укытырга килсәме?! Үзе белән генә әлегә сөйләшеп булмады. Бәчели генә комачаулады. Бабай гына комачаулады. Әби генә комачаулады.
Әкрен генә ишек ачыла. Җәгүр яшеренә.
Әби (комган тотып чыккан). Әй, дөньялар матурлыгы! Мәңге яшәп туй маслык... Сөйлиләр шул. Поп булган диләр. Булыр да, әллә нинди язмыш лар бар... (Эленгән керне тотып карый, китеп югала... Яңадан килә.) Килер Тәслимәм, килер. Мондый авылга ни чек килмәсен? Ялгыз яшәү кыенрак шул... Ярый әле күршеләр бар... Ничек инде Исмәгыйль абзый поп булсын? Булмас. Юкны сөйлиләрдер... (Өйгә кереп китә). Юкны гына сөйлиләр...
Җәгүр (яшеренгән җиреннэр чыгып). Котым очты. Керен алып китә дип торам. (Бераз ишеккә, тәрәзәләргә карап торганнан соң. бауга эленгән кер белән сөйләшә.) Аппагым, китә күрмә. Шунда гына эленеп тор. Җил фер-җилфер килеп тор. Әкрен генә кибеп тор. Тәслимәне чакырып тор. Чыгасын да белеп тор. Чыкмас микән? Әйтмисең?! Син — кибәсең генә?
Кич тә чыгар көткәне Көтә белгән кешегә. Төнлә чыгар көткәне Көтә белгән кешегә.
(Паузадан соң):
Бу көтүгә чыкмый калса.
Шайтан керсен төшенә...
Эленеп кенә... кибәбез шул. Авыр безнең хәлләр, аппагым Инде безне баудан төшерүче булмас кебек. Бәлки булыр да. Көтик әле. Котик.
Кинәт гармун тавышы — «Кызлар җыры«ның дәртле көе ишетелә. Җә гүр яшеренеп калырга җыена. Гармун тавышы якыная, көчәя... Караңгылык.
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
Беренче бүлек дәвамы, шул ук — кичке күренеш
Җәгүр (ой янында, тәрәзәдән ка рый). Чыкмады. Карчыклар җыелды... (Китәргә җыена.)
Ишек ачыла. Тәслимәнең кычкырып көлгәне ишетелә. Җәгүр кая яшеренер гә дә белми тора. Ниһаять урын таба, баудагы кер артына чүгәли.
Тәслимә (ишектән чыккан уңай га). Әй, Ауди әби! Җәгүрегез бушлай да кирәкми. Юньле булса, ул күптән өй ләнгән булыр иде... Бер аягы кыскарак сыман йөри, бер күзе кылыйрак бугай. Әле борыны да кыеграк. (Үзалдына ни дер көйли...)
Баудагы керне ала башлый, качып торган кешене шәйләп ала... Кулында гы керне аның башына канлый...
Әби и и! Карак бар. карак! (Атылып өйгә керә.)
Җәгүр (эленеп торган керне тиз тиз башыннан ала. үзалдына сөйләнә) Бер аягы кыскаракмы? Күзе кылый ракмы? Борыны кыегракмы? (Кулын дигы кер.-ә ) Киттек, аппагым. Истөле ге булырсың. (Йөгереп китә.)
Әби (чыга). Болай булганы юк иде Тәслимә (артыннан чыга). Әбекәем, йөрмә анда?
Әби. Җә, *кычкырма Кеше җыясың бит. Мондый хәлнең булганы юк иде. Ярар, үзебезнең кеше алтайдыр. Рәхә тен күрсеннәр.
Тәслимә. Керик, әби. керик.. Әй ДЭ.
Кереп китәләр. Беразга тынлык урнаша.
Әкрен генә караңгылана... Бану әби нең тәрәзә утлары гына янып тора. Бик ерактан гармун мөңы ишетелә... Бу хә зер өйдә ниндидер тормыш баруга — күпмедер вакыт үтүгә дә ишарә. Гар мун тына... Бану әби өеннән керәшен татарларының моңлы шым көе ишеге лә башлый. Анда шулап кычкырмый ча. сабыр гына, сак кына итеп карчык лар җырлый:
Сузылып кына суга. һай. төшәрбез. Колачларны җәеп ло йиэарбем.
Карт килә. Ул җыр тыңлый
Әнә карабодай ла тарата. Күңелләрем сезне лә ярата. Кычкырыр ла, кәкүк, сайрар, былбыл.
Шул чагында ничек лә түзәрбез...
Җәгүр белән Бәчели килә. Сиздермичә генә карт янына җитәләр. Карчыклар җыры дәвам итә.
Әнә карабодай ла тарата.
Күңелләрем сезне лә ярата.
Бәчели (картка). Менә бу инде әйбәт түгел.
Җәгүр. Бер дә яхшы түгел.
Карт (егетләрнең килүенә артык игътибар бирмичә генә). Бик яхшы җырлыйлар.
Бәчели. Төнлә кеше тәрәзәсеннән карап йөрүне китап мактамый бит, бабай. Күзәтүче, ди.
Карт (карчыкларның яңадан җырлавын көтеп). Мин тыңлыйм. Так, что...
Җәгүр. Тыңлап йөрүчеләрне шпион ди китап.
Карт (үзалдына). Бәлки тагы җыр-ларлар әле. Кая юл тоттыгыз?
Җәгүр. Кызлар янына.
Бәчели. Әйдә безнең белән.
Өндә тагы җыр башлана:
Базарларга барсаң, ал яулык ал. Ал яулык ал миңа ла, шәл түгел.
Бәчели (бабайга). Киттек!
Карт. Тыңлагыз!
(Җыр дәвам итә):
Әнә карабодай ла тарата.
Күңелләрем сезне лә ярата...
Җәгүр. Ярамый, киттек.
Бәчели (картның иңенә тотынып). Әйдә, бабай, әйдә.
Карт (иңеннән Бәчелинең кулын кагып төшерә Тыңла, урыс малае...
Бәчели. Урыстан оста чукындым, бабай. Барыбер керәшен диделәр.
Карт. Шулай да булгач, нигә үз җырларыңны тыңламыйсың? Мин менә ниләр күрмәдем, кайларда йөрмәдем дә... Шушында килеп, шушы җырлар өчен... калдым. Үләргә калдым.
Җәгүр. Үлмисең син, бабай. Алдыйсың гына.
Карт. Җыр ул күтәреп йөртә... Тартып китерә. Так, что... Ул яшәтә дә... Үтерә дә...
Өйдә яңа җыр башлыйлар. Юка пәрдә аша яшь кыз силуэты гына күренеп тора... Ул Тәслимәдер, үзе ишетел гән моңнардан яралган рәсем дә кебек.
Кара бөдрә чәчкәйләре —
Шомарадыр тараса, һай, тараса.
Үзәкләрне өзәдер
Бер елмаеп караса, һай, караса. Әкрен кирәк, ипләп кирәк Ишетергә сандугач сайрауларын.
Гөлләрендә сандугачлар Тибрәләдер кичләрдә, һай, кичләрдә. Күптән инде күргәнем юк.
Белми йөрим нишләргә, һай, нишләргә.
Әкрен кирәк, ипләп кирәк Ишетергә сандугач сайрауларын. Карт (Җәгүргә). Әнә алар, керә
шеннәр. (Җыр тынып кала.)
Җәгүр. Беләбез.
Карт. Күбрәк белсәгез дә артык булмас иде. (Тәрәз ягына карап). Җырламыйлар.
Бәчели. Үзем җырлап күрсәтим ме? (Карт аларга битараф... Тәрәзәгә карап тора.)
Җәгүр (картка ишарәләп). Тың ларга теләми.
Бәчели. Җыр тыңларга түгел...
Бану әбине күзләргә килгән ул.
Карт (үзалдына). Их. гомерләр..
Кала шул, кала...
Бәчели. Карчыклар каламы?
Җәгүр. Кызлар кала...
Карт. Җырлар кала.
Ишек ачыла. Карт та. Җәгүр һәм Бәчели дә яшеренәләр. Картайган бөгелгән йә таякка таянган карчыклар китә, йөзләре күренми... Караңгыла на...
Әби (тавышы гына ишетелә). Керәсез, хәлемне беләсез. Ходай исәнлек ләр генә бирсен үзегезгә.
Керләрдән бушап калган бау күренә.
Җәгүр. Киттеләр.
Бәчели (үзе генә белгәндәй сөй ләнеп). Чыгып алган.
Җәгүр. Алган.
Карт. Әйдәгез, кызлар янына (китә башлый, аңа егетләр иярә)
Бәчели. Син каравыллаган сыер ларны хәзер шулай диләрмени?
Карт (тукталып). Син каравылла ганнарны шулай диләр.
Җәгүр (картка). Кунак кызын ка равыллыйбыз...
Карт. Бер дигән кыз.
Җәгүр. Әнә шул бер дигән кыз миңа кирәк иде. Буе да нәкъ миңа туры килә дә бит...
Бәчели. Күзе миңа туры килә. Гомерем буе шундый күзләр эзләдем.. Кич белән чишмәгә суга төшеп бара. Хәерле кич, Тәслимәкәй. дим тегеңәргә.
Җәгүр. Нахал бит син.
Бәчели. Син үзең нахал. Минем
өчен генә туып үскән кызны тартып алмакчы буласың. Җитмәсә дус кеше. Ах, Җәгүр. Җылармын да...
Җэгүр. Җылама, Бәчели. Кыз сиңа.
Бәчели (шаярып, аны кочаклый). Чынлапмы?
Карт. Шаулашмагыз. Кайсыгызга да ярарлык. Бану әбиегез мактап бетерә алмый үзен.
Бәчели. Хәерле кич, Бәчели абый дигән булды теге. Ул елмаюы Ул ат лап баруы. Ул көянтәсе, чиләкләре...
Җәгүр (әллә үзе үртәлеп. әллә Бә челине үртәп). Беләсеңме? Синең күккә күтәрелгән борын көчкә-көчкә генә кызның күкрәгенә җитә.
Бәчели. Күкрәгенә?
Җәгүр. Әйе!
Бәчели. Валлаһи диген.
Җәгүр. Валлаһи.
Бәчели. Борын шунда җитсә, миңа булды да. Миңа шул гына кирәк тә. Егет кешегә тагы нәрсә? Шулай бит, бабай.
Карт. Ялгыз картаю кызык түгел. Шуның очен сыерлар каравыллыйм бит. Төннәрдә сыерлар белән сөйләшәм... Сезгә дөресен әйтим (пауза) ... Га лиябану әбиегез минем белән торырга риза түгел.
Бәчели. Оһо! (Җәгүргә.) Әйткән идемме?
Җәгүр (картка). Сөйләшеп кара дыңмы?
Карт. Күптән сөйләшеп карадым.
Бәчели. Молодец, бабай. Тот биш не (ирексезләп картның кулын кыса.) Син өйләнерсең, әле сиңа соң түгел. Вик ашыкмасаң да була. Сөйләш әле әби белән. Башта мине Тәслимәгә өйләндер. Аннан Җәгүр, Тәслимә, мин — бергә ләп сине Бану әбигә өйләндерәбез.
Карт. Берегезне... өйләндерик. Так, что...
Җәгүр. Бәчели Тәслимәгә өйлән сә, мин дә сыерлар каравылларга керем.
Бәчели. Дөрес эшлисең. Руль артында утыру сиңа килешеп тә җитми.
Җәгүр (Бәчелине изүеннән ала). Дөрес эшлимме?
Карт Җүнләп кенә, Җәгүр!
Бәчели. Яшьти, Җәгүр, җибәр. Буасың бит.
Җәгүр. Борынгы дус булмаса... (Җибәрә.)
В ә ч е л и. Мин бит болай гына. Кыз сине тели икән, сиңа.
Җәгүр. Мине теләми шул.
Карт. Каян белдең?
Бәчели. Алайса миңа, килештек...
Җәгүр. Сине до теләмасә?
Бәчели. Авылдан алам. Күздә тотканым бар, ике куллап риза.
Җәгүр. Ник икенчегә, Тәслимәгә ябыштың?
Б ә ч е л и. Берсе запаска кирәк иде.
Карт. Авылда үзебезнең кызлар да җитәрлек тә...
Җәгүр. Күңел ерактан эзли. Әллә каян килгән бер гадәт.
Карт. Бәхетсезләрдән безгә калган мирастыр ул, бәхетне ерактан эзләү.
Бәчели. Ә бәхет янәшәдә.
Җәгүр (карчыклар озата чыккан әбисен каршыларга китеп баручы Тәслимәне күреп ала. Шатланыпмы, әллә шаярыпмы, йодрыгы белән Бәчелигә төртә һәм ялгыш катырак та төртә бугай... Тәслимә артыннан чаба). Сау бул, бәхетле Бәчели. Мин киттем!
Бәчели (башта бөгелеп тора, ан нан тураеп). Яшьти! Җәгүр! (Җәгүр артыннан чаба.)
Карт (аларны карап кала). Үпкә-ләшмәсләр. Килешерләр. Менә Галиябану минем белән яшәргә риза түгел. (Китә башлый. Кунакларын озатып, кайтып килүче әбине күрә.) Галияба ну!
Әби. Ходаем. Нишләп кеше куркытып йөрисең?
Карт аның янына килә
Әби (артка чигенеп). Килмә, килмә монда. Тәслимә күрер. Кеше күрер.
Карт. Так, что! Инде ничә ел кө- тәм. Кайчан мине тәрәзәңнән тартып аласың?
Әби. Исмәгыйль абзый?!
Карт. Яшәүнең кызыгы бетте.
Әби. Кешедән оят. Әйттем ич. Картлар бит инде без.
Карт. Әнә Җәприм белән Үкчи торалармы? Торалар. Гөргори белән Сандра, Снмун белән Әмписә. Нинди матур яшиләр. Алар яшьләрме?
Әби. Алар бергә картайганнар.
Карт. Без дә бергә картайыйк. Әби. Бар. эшеңә бар.
Карт. Яныңа керәм. Сүзем бар. Әби. Иртәгә көндез сөйләрсең.
Карт. Бүген сөйләргә телим. Көн дез дә шуны сөйләргә кергән идем. Ач.
Әби. Йөрмә малайлар кебек. Тәслимә чыгар.
Карт. Сиңа гына сөйлисе серем бар. Гомер буе үземдә саклаган сер (кесәсеннән алып, чәчәк бирә)
Әби. Урам тулы кеше (каранып куя. кесәсеннән сак кына алып, кулъяулык бирә).
Карт. Алай дисәң, соңрак киләм. Төнге 12 дә чыгарсыңмы? Зинһар, Га лиябану? Бүген генә сөйли алам. Мин... Әндри...
Аларны гармун тавышы бүлә: ерактан «Шахта* көе ишетелә...
Әби (югалып кала, чигенә). Әнд ри. Әндри...
Карт. Киләм, йоклама (китә).
Әби (хәтта ничек өенә кереп китәргә белми тора). Әндри түгел. Шай тан син. Син шайтан. Кит. шайтан!
Тәслимә (кайта). Кайттыңмы, әби... Әйдә, кер.
Әби (кай якка кузгалырга белмичә). Кызым...
Тәслимә (каршы килеп ала). Нәрсә, әби. Әйдә, керәбез.
Әби. Әллә күземә шайтан күренә.
Тәслимә. Әйттем ич мин сиңа... Карак бар дип... (Капкан бикли, кереп китәләр. Өйдә ут сүнә. Берәм-берәм авыл утлары сүнеп бетә... Караңгы лык. «Шахта» көе тына... Бәчели белән Җәгүр киләләр.)
Бәчели. йокы туйдырырга да вакыт җитәр. Әле 12 дә тулмаган.
Җәгүр. Юкка сиңа әйттем лә. Ул мине танып өлгермәде.
Бәчели. Танымасын да ди, Казанына кайтып, бер-бер кешегә Көҗ мәләр элгән керләрен дә урлашып яши дип сөйләсә? Ояты бөтен авылга кайтып җитәр.
Җәгүр. Хәзер, хәзер урынына элеп чыгам (капка янына килә, ачарга маташа). Ачылмый бу... Гомер бик сез капка...
Бәчели. Узган атнада аңа Исмәгыйль бабай бик ясап маташкан иде (капкага килә). Әбине... урлап китәр ләр дип курка башлагандыр. (Кап каны ачарга маташа.) Әллә ничек бикләнгән бу.
Җәгүр. Бәчели, кемдер килә. Әйдә...
Яшеренәләр. Карт килә. Капканы ул да ача алмый. Әкрен генә капшап ка рый... Койма аша керергә җай эзли. Утын өеме яныннан коймага менә. Нидер сына, карт йорт ягына егылып төшә. Бераз тыныч кына ята. Торып утыра. Ыңгырашып куя. Аякка бас макчы була, тагы ыңгыраша. Җәгүр белән Бәчели коймага менәләр.
Җәгүр (әкрен генә). Бабай!
Бәчели (әкрен генә). Син исәнме? (Иорт ягына төшкәч.) Бар, Җәгүр. Элеп куй тизрәк. (Карт янына килә.) Нәрсә булды?
Карт. Торып булмый. Менә бу ягым авырта. Кабырга.
Җәгүр (юрган тышлыгын кер ба вына аркылы гына салып килә). Менә бит, ул ташка төшкән.
Бәчели (картка). Шушында гына кунасыңмы? Әбигә кертикме?
Карт. Өйгә кайтам.
Бәчели белән Җәгүр яралыны күтә рү алымы ясап кулларын тотышалар.
Җәгүр. Утырасыңмы?
Карт. Хәзер, хәзер. (Ыңгырашып куя.) Булмый бит әле. Капка бикле.
Бәчели. Бик куймаска иде.
Карт. Бер галошым төшеп калган.
Җәгүр. Хәзер ачам (ачып килә, галошын китерә).
Бәчели (эскәмия китерә). Носилка ясыйбыз. Әйдә, тот әле, Җәгүр...
Күтәреп алып, картны эскәмиягә йөз түбән яткыралар.
Карт. Авырттырасыз.
Җәгүр. Түзәргә туры килер, ба бай.
Б ә ч е л и (картның башына тотынып). Башың да бәрелгән ич, канаган.
Карт. Әй, эшләпәм, эшләпә...
Җәгүр (картның эшләпәсен җирдән алып кия). Эшләпә исән.
Бәчели юрган тышлыгын ала, аның белән картны каплап куя.
Җәгүр. Нишлисең син?
Бәчели (Җәгүр башыннан эшләпәне ала. карт өстенә куя). Кеше күрмәсен. Киттек.
Картны күтәреп китәләр.
Карт (җырлый). Камышларга җил киселә, Җанга үтә тавышы.
Караңгылык. Күчеш.
Яңа күренеш. Бану әби өе. Өй эче та машачыга күренә. Тәслимә белән әби чәй эчәләр.
Әби. Әйбәт кеше иде Әндри бабаң... Мәрхүмнең миңа өйләнүен яратмадылар. Аер, диделәр. Керәшен кызы димләделәр. И-и, ул чаклар...
Беразга тынлык урнаша.
Тәслимә. Әби!
Әби. Нәрсә, балам?
Тәслимә. Яңалык әйтимме?
Әби. Әйт әле, кызым, әйт
Тәслимә. Мин сезнең мәктәпкә килергә булдым.
Әби. Менә рәхмәт, балам Миңа иптәш булырсың. Кил генә...
Тәслимә. Әби!
Әби. Нәрсә?
Тәслимә. Җәгүр абый әйбәтме, Бәчели абыймы?
Әби. Икесе дә әйбәт. Тырышлар... Керәшеннәр ачык күңелле, эчләрендәге — тышларында...
Тәслимә (бүлеп). Икесе дә әйбәттер. Син берсен генә әйт. Бер сен ге-нә!
Әби. Берсен генәме? (Үзгәреп.) Кызым, сине ялгыш үз яныма чакы рам бит әле. Мин инде ялгыз торырга ойрәнгән кеше.
Тәслимә. Менә сиңа мә, килер гә өметләнеп беткәч кенә...
Әби. Әллә нинди уйларың бар ке бек. Кияүгә чыгар вакытың да җит кәй.
Тәслимә. Мин кияүгә чыкмая чакмын.
Әби. Татар авылына урнаш. Үз кешеңә чык.
Тәслимә. Әби. син гомер буе ни чек керәшеннәр арасында тордың соң... Алар үз кеше булмагач...
Әби (бүлеп). Алар үз кеше, бик үз кеше. Әйттем бит инде, мине Көҗмә колач җәеп каршыламады. Бөтенесен сиңа сөйләп тә, аңлатып та булмас. Туган авылым да мине аңламады. Пи чә еллар кайта алмый йөрдем.
Тәслимә. Ул чакларда — тор мыш башка...
Әби (бүлеп). Ул чакта да, бу чак та да тормыш йорәк аша уза, эзен калдырып уза. Шуңа әниеңне татар кешесенә бирдем
Тәслимә. Ул үзем таптым ди тагы...
Әби. Анысын да дөрес әйтә дә.„ Татар авылына урнаш. Киңәшем шул, сиңа татар егете кирәк.
Тәслимә (келә келә). Сиңа керәшен егете кирәк идеме?
Әби (ачуланып) Мине тикшереп утырма! Керәшеннәр дә татарлар, аларның ни гаебе бар?' Мин матур яшәдем.
Тәслимә. Шаярам гына инде, әби!
Әби. Әпә, Казанга урнаш
Тәслимә (үзаядыни сойләшкән кебек). Казанга урнашсам, рус егетенә чыгарга туры килә...
Ә б и. Әй, куркытма ла, чык... Әти ең мине гаепләве бар.
Тәслимә. Ник сине гаепләсен?
Әби. Көҗмәгә урнашсаң.
Тәслимә. Көҗмәне ярата ул.
Әби. Килсә, ничектер, үзен Көҗ- мәләрдән өстен куеп сөйләшә. Шул гадәтен ошатмыйм.
Тәслимә. Ярата ул, әби, Көҗмәне. Кешеләрен дә ярата. Аның сөйләшүе шундый, мактанчыграк ул...
Әби. Шундый чибәрлегең бар... Тәслимә. Яшь вакытта син дә... Әби (аны бүлеп). Мин яшь вакыт та да җен шикелле ямьсез идем, белдеңме? Яратучы булмас дип, көзгеләргә карап җыладым.
Тәслимә. Син әле дә чибәр, миңа бик ошыйсың, әби. Аннан миңа Бәчели абый ошый, аннан Җәгүр абый. Аннан Исмәгыйль бабай (әбисен үбеп ала).
Әби. Кит янымнан (торып китә. Каядыр җыена).
Тәслимә. Исмәгыйль бабайны әйтәм. Аның турында чынлап та шулай сөйлиләрме?
Әби. Кеше сөйли инде ул.
Тәслимә. Поп булган диләр?
Әби. Булган, диләр... Белмәгәне юк. Урысчасы — урыстан әйбәт, бәлки шуның өчен генә сөйлиләрдер. Бәл ки (пауза). Элегрәк инде. Авылга кил гән елларында. Хәзер алай бик сөй ләмиләр.
Тәслимә. Әби! Тагын бер яңа лык әйтимме?
Әби. Әйтмә.
Тәслимә. Кичә сиңа Исмәгыйль бабай гашыйк булды.
Әби (ачуланып килә) Булмаган ны сөйләп утырсаң (үрелеп Тәслимә нең артына шактый нык суга).
Тәслимә. Ой, ой... Әнигә әйтәм мин сине. Кыйнады дим. Куып җи бәрде дим.
Әби. Әтиеңә әйт. Без сөйләшкән - нәрнең барын да әйт. Фикла дустым янына кереп чыгыйм әле... Онытма. Әринәңне каршылыйсың бар.
Тәслимә. Онытмам ла инде, обе кой.
Әби чыгып китә. Тәслимә ти.» тиз өстәл җыя. Көзге ала. Карый. Бизәнә. Гөлләргә су сибә, ниилидер көй сызгы рыиып йөри.
Машина тавышы ишетелә. Тәслимә тәрәзәдән карый. Җәгүр белән Әринә килә. Тәслимә каршыларга чыга.
Җәгүр (җитди). Кабул ит, Тәс лимә. Хәерле көн!
Тәслимә. Хәерле көн. Җәгүр абый. Рәхмәтләр яусын үзеңә. (Әринә белән күрешеп.) Иртән уянгач та сине уйладым...
Әр и н 8. Килмәс дип уйладыңмы?
Тәслимә. Килер дип уйладым. Синең сүздә торуыңны күптән беләм.
Җәгүр. Уянгач, мине дә искә ал-мадыңмы соң?
Тәслимә. Сине кичтән, йокларга ятар алдыннан искә алдым.
Җ ә г ү р. Ничек итеп... Искә алдың?
Тәслимә. Бикләр генә дә яхшы итеп инде, Җәгүр абый.
Җ ә г ү р. Бер аягы кыскарак дип искә алдыңмы?
Тәслимә (аптырабрак, кичке хәлләрне хәтерләп). Аягы кыскарак дип түгел, кулы озынрак дип искә алдым, Җәгүр абый. Карак дип искә алдым.
Ә р и н ә. Тәслимә?!
Җәгүр. Бу фикерең ялгыш.
Тәслимә. Ялгыш түгел. Карак, әйдә, өйгә кер. Коймак белән чәй эче рәм.
Әринә. Әйдә. Җәгүр абый.
‘Җәгүр (сәгатен карап). Очып керер идем, күрше авылдан хуҗаны алып кайтасы бар Инде соңгарак та калдым. Әби өйдәме?
Тәслимә. Чыгып китте шул.
Җәгүр. Аңа сүзем бар иде.
Тәслимә. Миңа әйт, тапшырыр мын.
Җәгүр. Үзенә генә әйтә торган сүз. Ярый, хәзергә... (Китеп бара.)
Ә р и н ә (кычкырып). Рәхмәт сезгә. Җәгүр абый!
Әринә белән Тәслимә өйгә керәләр.
Юлым уңды: кул күтәрсәм, Кузьми- новка машинасы. (Пауза.) Безнең Көҗмә авылы кебек матур авыл дөньяда юк. ди.
Тәслимә. Җәгүр абыймы?
Әринә. Әйе. Укытучылар кирәк, безнең мәктәпкә кил. ди.
Тәслимә. Җәгүр абыймы?!
Әринә. Әйе. Телгә бик оста икән.
Тәслимә. Ул эшкә дә бик оста күренә...
Әринә (тәрәзәдән карап). Матур авыл. Зур да... Район үзәгеннән бер дә ким түгел.
Тәслимә. Мин шушында килер гә булдым, директорларын күреп сөй ләшәм дә... Әби дә чакыра.
Әринә. Әллә миңа да Җәгүр абыйны тыңларга, шушында күчәргә микән? (Гөлләрне карап.) Бергә гөл ләр үстерербез.
Тәслимә эндәшми. Пауза.
Гашыйк итә язды!
Тәслимә. Җәгүр абыймы?
Әринә. Әйе инде. Үзе... (Пауза). Тәслимә. Әринә, сөйләсәң сөйлә! Әринә (Җәгүргэ үпкәләгән кебек). Үзе сиңа гашыйк икән.
Тәслимә. Каян белдең?
Әринә. Әйтте. Татар кызы Тәслимәгә гашыйк булдым ди.
Тәслимә. Җәгүр абыймы?
Әринә (елмаеп). Ул, ул, Тәслимә. Ул әйтте.
Тәслимә. Сөйләмә юкны, Әринә- кәем. Җүләр ул. Башсыз. Ахмак... Дивана. тиле, тинтәк. Иләс-миләс. Карак.
Әринә. Нәрсәңне урлады?
Тәслимә. Күңелемне... Күч, Әринә. Көҗмәгә. Бергә гөлләр үстерербез. (Гөл яфракларын тоткалап карый. Шат.)
Әринә (җырлап. Тәслимә янына бара. Бу — • Кызлар җыры»).
Тәрәзәбез төпләрендә Гөлләр буйга җиткән,
Икесе бергә заманча җиңел көнгә бииләр.
Гөлләр буйга җиткән.
Гөлләр сыман чакларыбыз Тик бер генә икән...
Тик бер генә икән...
Тәслимә.
Гөлләремә көннәр карый, Көнгә карый гөлләр, Көнгә карый гөлләр.
Истә калсын, гөлләр булып, Бергә узган көннәр.
Бергә узган көннәр.
Әринә.
Гөлләребез сусамасын. Сулар сибик әле. Сулар сибик әле.
Гөлләр кебек көннәребез, Сайлап сөик әле.
Сайлап сөик әле.
Җыр ахырында әби кайта.
Әринә. Исәнме, әби!
Әби. Аллага шөкер, кызым. (Тәслимәгә.) Кунакны ашаттыңмы?
Тәслимә. Вакыт юк. Җырлыйбыз.
Әби. Җырламагыз шул.
Тәслимә. Сиңа ни булды, әби?
Ә б и. Кунакны җыр белән генә сыйламыйлар. Аш әзерлә...
Тәслимә Ни булды, әби?
Әринә. Мин ашап кына килдем.
Әби. Килеп яхшы иткәнсең. Көтә идек.
Тәслимә. Хәзер пешерәбез.
Әби. Исмәгыйль бабаңның хәле
начар ди. Төнлә фермада бик җайсыз егылган. Иртән Җәгүр үзен район га — больницага алып киткән икән.
Тәслимә. Җәгүр абый яңа гына монда кереп чыкты.
Әби. Бер нәрсә дә әйтмәдеме?
Тәслимә. Әбигә сүзем бар ди.
Ә р и н ә. Районнан мин аңа утырып килдем.
Әби. Олы кеше бит. Әллә нәрсә булып чыкмасын. Җәгүр берни дә әйт мәгән... Бәла аяк астында гына йөри Аш куегыз әле, балалар.
(Тәслимә белән Әринә аш су бүлмә сенә китәләр. Әби тәрәзәдән карап, моңаеп тора. Гөлләрен карый. Аннан әкрен генә барып сандыгын ача. бик ерактан *Шахта* кое ишетелә баш лый... Көй. бәлки, әбинең хәтерендә генә яңгырыйдыр, ул төргәген чишә гармун карый...) Юкны сөйлиләр.. Юкны гына сөйлиләр. Бәчелиен кара. Поп гармуны, ди. Нишләп бу поп гар муны булсын? Миңа әйтер иде. Әллә әйтмәс тә микән. Берәр төрле гаебе дә бар микән? Булыр да аңардан. Тә мәке тарта. Карт башы белән. Аракы эчә. Бергә торыйк, ди. (Гармунны ка бат төрә, аны урынына куя. Сандыгын яба. Ерактан ишетелгән »Шахта* көе тына.) Малайлар кебек... егылып йө риләр димени инде?! (Бераз уйланып торгач.) Тәслимә, кызым!
Тәслимә (аш-су бүлмәсеннән чыгып). Нәрсә бар. әби?
Әби. Җәгүр кая китте икән?
Тәслимә. Күрше авылдан хуҗа ны алып кайтам диде.
Әби. Сүзем бар диме?
Тәслимә. Сүзем бар иде ди шул Миңа әйтмәде
Әби. Ярар, алайса. Кайткач, керер. (Тәрәзә янына барып баса.)
Җиңел машина тавышы. Тәслимә аш су бүлмәсенә керә. Кап ка янына Җәгүр килә. Әби каршы ала. Аш-су бүлмәсеннән «Кызлар җы ры«. кызлар шаярганы ишетелә.
Җәгүр. Хәерле кон. әби!
Әби. Исәнме, улым Сине күрше авылга китте дигән булалар тагы.
Җәгүр. Хуҗа үзе кайтып җит кән... Кунакларның кәефе ничек?
Әби. Сайлан сөяргә кирәк дип, биеп җырлап йөрчләр шунда.
Җәгүр. Биес» нявр. әби.
Әби. Биесеннәр дә... Исмәгый <ь бабаңның хәле ничек?
Җәгүр. Менә ул әлш ■ бии пл мый. Оч кабыргасы сынган. Башы да бик нык бәрелгән.
Әби. Терелер диләрме?
Җәгүр. Терелер диләр, ләкин...
Әби (әллә куркып, әллә ачуланып). Нәрсә «ләкин*?
Җәгүр. Тиз үк булмас. Кабырга башына бер айдан... больницада ятуы бар.
Әби. Врачлар шулай диме?
Җәгүр. Врачлар җиңелрәк карый. Бер ике айдан чыгар диләр.
Әби. Үзе ни сөйли, үзе?
Җәгүр. Галиябануга гына сөйлисе сүзем бар, ди.
Әби. И-и и, бөтенләй җүләрләнгән икән. Карт кеше шул. терелә генә күрсен.
Җәгүр. Галиябану әбиегез хәлемне белергә килмәсә. бер айдан да, ике айдан да, өч айдан да чыкмыйм, терелмим, үләм ди. Шуны сиңа әйтергә кушты.
Әби. Җүләрләнгән. Җүләрләнгән.
Җәгүр Юк, акылына зыян килмәгән. Үтенечен тапшырдым. Инде ки- тәм. Хуҗа көтә.
Әби. Ярый. улым. Бар. Исән сау йөрегез. (вКызлар җыры* ишетелә).
Җәгүр (киткән җирдән борылып). Үзем алып барырмын, әби. Әй терсең. Әзерлән.
Җәгүр китә. Машина тавышы. Ул ерагая Әби капка төбендә уйланып тора.
Караңгыл ык. Күчеш.
Яңа күренеш Бану әби ое. Ойдә күп медер үзгәреш: Көҗмә мәктәбемә кил гән укытучы кызлар өчен өстәл арт кан.
Әби (өйдә үзе генә, ниндидер төен чек бәйли, карт янына барырга җые на) Барыйм әле, барыйм Дөнья хәлен кем белә, кеше белән ни булмас...
Җәгүр белән Бәчелк килә.
Б ә ч е л и. Бармастыр ул.
Җәгүр. Үз алдында әйтте ич. Кереп алыгыз, диде.
Б ә ч е л н. Беренче әйтүе түгел. Үзе бармый кала.
Җәгүр (өйгә узуга) М ..ri әзер
Вә челн. Булдымы. әби. Җы^н ДЫҢМЫ.
• ♦би урындыкка утыра, амяәтчя.
Җ ә I ү р. Снне алырга кердек.
Б ә ч е л н. Чирләп торасыңмы?
Әби. Чирләмим Кешедән оялам, балалар.
Б ә ч е л и. Әллә сезнең Исмәгыйль
бабай белән бер-бер гаебегез бармы? Җәгүр. Бәчели!
Б ә ч е л и. Оялам ди бит.
Әби. Безнең нинди гаеп булсын.
Җ ә г ү р. Сандра әби барды. Үкчи әби белән Әмписә әби бардылар. Бөтенесе бара.
Әби уцайсызрак бер халәттә.
Бәчели. Әллә соң без аны төнлә алып барыйкмы?
Әби. Төнлә?!
Бәчели. Төне буе икәү генә... рәхәтләнеп сөйләшерсез.
Әби (урыныннан торып). Оятсыз икән син, Бәчели улым. Мин тагы сине кешеләргә мактыйм. Кызларыма...
Бәчели. Үләм ди бит Исмәгыйль бабай. Сине көтә.
Җ ә г ү р (әбигә). Ул оятсызлыкның аргы ягына чыккан. Мактама син аны кызларыңа. Әйдә, көндез барыйк әле, көндез.
Бәчели. Күреп калырсың, әби.
Аны әмдәкләп алып чыгып китәләр. Караңгылык.
Күчеш. Кайдадыр кызыл әләм яктыра. бүген Октябрь бәйрәме. Еракта да. якында да кебек ишетелеп тынган көйләр, өннәр авылда бәйрәм киче булуын ачык сиздерә... Күмәк җыр. аны дәртле бию көе алыштыра.
Бану әби өе.
Әби (клубтан кайта, ут ала. өсләрен сала, үзалдына сөйләнә). Кыш та килеп җитәр. Хәере белән килсен... Балакайлар! Бигрәк матур җырладылар. (Уйланып-моңланып ала). Клуб яңгырап тора. Яшьләр шул, яшьләр. Бигрәк матур биеделәр. (Тәрәзә төбендәге гөлләрен карый.)
Олы юлдан атлар уза.
Безгә кала тузаны.
Алда гомер бардыр барын Сагындыра узганы...
Кызларым кайтып җитәр. Чәй куйыйм әле. Коймак пешерим, бәйрәм бит. (Аш-су бүлмәсенә юнәлә, туктала.) Булмас. Алдап сөйлидер ул.
Больница киеменнән карт кайта.
Карт (ишекне шакымыйча керә). Исәнме, Галиябану!
Әби. Исәнме, Исмәгыйль абзый. Уз әле, утыр.
Карт. Исән-сау. Качып кайттым. Так, что...
Әби (нинди сүз. йә нинди эш баш ларга икәнен дә аңлый алмыйча). Хәзер, хәзер.
Карт. Җәгүр өйләнә.
Әби. Кемгә?
Карт. Тәслимәгә, Бәчели Әринәгә өйләнә.
Әби. Бәчели авылдан ала иде бит...
Карт. Кыз — риза түгел. Бакалы- га чыгарга җыена икән.
Әби. Кем әйтте?
Карт. Җәгүр.
Әби. Шаярып әйткән ул.
Кар т. Шаярмый да. алдамый да. Так. что... Без һаман ялгыз яшикме? (Кыза барып.) Юк! Минем белән яшәргә риза түгел икәнсең, өеңә соңгы керүем. Әнә. Тимапи Нәчтүгенә әйләнәм. Синнән ун елга яшь.
Әби. Исмәгыйль абзый... Ни бит... Теге көнне сөйләдең бит...
Карт (ачуланып). Сөйләсәм бит. Сөйләсәм ни булгЛ? Мин сине яратып, сиңа ышанып ^сөйләдем... Мин шахтер! Мин революция солдаты! Фашистларны кыйнап орден алган кеше! Сиңа кем кирәк?! (Әбигә таба атлап.) Мин үлгәнне көтәсеңме? Әйт!
Әби (чигенеп). Ничек инде? Ничек син үлгәнне? (Чигенә торгач, бәрелә. утыра.)
Карт (һаман әбигә таба барып). Үлмим. Мин әле яшим. Икәү яшибез. Җитте сиңа. Галиябану!
Әби. Ярар. Ярар.
Ул арада ишеккә яшьләр килә.
Т ә с л имә (егетләргә). Әгәр әби сезне кертмәсә?
Ә р и н ә. Әйе?
Карт (әбине кулыннан сыйпап). Галиябану...
Бәчели. Бездә аның ачкычы бар. (Җәгүргә.) Яшьти! (Кулын өч тапкыр селтәп боерык бирә. Егетләр *Бану әби туганай»ны җырлап ишеккә бара. Аларга кызлар кушыла.)
Әби. Кайттылар.
Карт (урындыкка утыра). Кайттылар.
Әби (бераз җыр тыңлагач, үзгәреп. яшьләрне каршылап). Әйдәгез, балалар.
Тәслимә (ишектән керүгә). Исәнме, бабай?!
Карт. Исәнмесез, яшьләр!
Ә р и н ә. Исәнмесез.
Җәгүр. Ура а а, бабай кайткан!
Әби (урындыклар куеп). Утырышыгыз, узыгыз.
Б ә ч е л и (күрешеп) Исәнме, Исмәгыйль бабай... ничек болай...
Карт. Кичә баш врачка кердем. Хет Октябрь бәйрәме белән хисаплашыгыз, дим. Иртәгә авылда бәйрәм.
мин монда ничек түзим? Киләсе атна да уйлашырбыз, ди.
Әби (аш-су бүлмәсенә китү уңае на). Бүген качып кайткан.
Ә р и н ә. Дөрес эшләдең микән, ба бай?
Җәгүр. Дөрес!
Тәслимә (картка). Ничек ба шыңа килде?
Карт. Бер малай... кайгырма, ка чып кит син, бабай, ди. (Бәчелигә ка pan.) Бәләкәй генә башлы булса да, акыллы малай булып чыкты.
Б ә ч е л и (тәрәзәдән карап). Ак халаттан... Киләләр, милиция белән.
Кызлар алданып тәрәзәгә карый.
Җ ә г ү р. Бәчели!
Карт. Бармыйм. Киемнәрен би pen җибәрәм. Так, что...
Аш-су бүлмәсеннән әбн чыга.
Бәчели. Әби. тыңла. Сүз Җәгүр гә бирелә!
Җәгүр. Бүгенге бәйрәм уңае бе лэн хатын кызларны котлыйбыз! (Сумка ача. Карт та. әби һәм башка лар да әлегә берни аңламый тора.) Сезгә бүләгебез! (Яхшылап торган шоколад тартмасы чыгара.) Тәслимә га! (Тәслимә ала. ни әйтергә да бел ми тора. Бәчели сумкадан икенче тор гзк чыгара...) Әринәгә! (Әринә ала.)
Бәчели. Әбигә! Икәү... (Әйбэтлап торган ак җайма һам әбинең юрган тышлыгын чыгара.)
Җәгүр. Кая, үзем бирим. (Әбигә илта.)
Әби (алыргамы, юкмы дигән сы ман тора). Нигә миңа... Икәү?!.
Бәчели. Ал, әби. Каушама. Аның берсе - үзеңнеке.
Тәслимә белән Әринә дә бүләкләрне әбигә бирәләр.
Тәслимә (Әринәга). Икесе дә ка рак.
Бәчели (Тәслимәне ишетеп) Мин — коткаручы?
Карт (кыю итеп). Галиябану, ки тер әле теге... Поп гармунын
Бәчели. Менә! Менә!
Әбн (айберларне сандык остена куя). Кагылмыйм да гармуныңа. (Аш су бүлмәсенә кита.) Коймак пешерәсем бар.
Бәчели. Менә! Ишеттегезме?!
Җәгүр. Үзе әйтеп тора.
Тәслимә. Бабай?!
Әринә. Чынлапмы? Исмәгыйль бабай?
Карт. Әйе. Булган ул поп. Исеме дә аның Исмәгыйль түгел. Әндри.
Әндри булган, керәшен булган ул_. Борыслан шәһәрендә ат белән арбасын аткарган. Шул акчага... иленә кайтып үләргә җыенган бер Себер егетенең документларын сатып алган. Донбас- ка барып, шахтага урнашкан Аннан революциягә кушылган... Менә шул кеше... мин булам инде... Так. что... Гармун үземнеке, үзем белән бергә картайды. Китер әле, китер! Галиябану!
Бәчели. Әби?
Тәслимә (егетларга). Рәхмәт сезгә, кунаклар. ' ? ■ • ләрнең бүләкләрен сандыкка куя Гармунны алып картка бирә. Карт русча бию көе уйный башлый.)
Әби (аш су бүлмәсеннән чыга, ачуланып килә). Нишләп үзебезчә уйнамыйсың. карт җүләр?!
Гармун кипәт тына.
Тәслимә. Әби. ойдән хат алдым. Сиңа бик күп сәлам әйткәннәр... Җә- гүргә дә...
Бәчели Җәгүрнең кулын кыса.
Карт. Исемем Исмәгыйль булган га яратмый. Үзем дә бер биер идем Галиябану белән. Кулда гармун гына бар (Үзе уйнап. •Шахта* коена җыр башлый.)
Шәп булсын дусларыгыз да Шат булсын уйларыгыз:
Карт янына башкалар килә, җырга егетләр кушыла.
Кайсы йолдызлар астыннан Үтсә дә юлларыгыз.
Карт (уйнаиын өзеп, уйланып). Кала шул. кала...
Бәчели. Калмас, бабай...
Әби. Уйна?!
Җәгүр. Уйна әле.
Тәслимә. Нәрсә, бабай?
Әринә. Нәрсә кала?
Карт (күп мәгънәле итеп, егет ларга карап) Калса, калыр инде (пау за).
Кунак кызы гел килмәс.
Кунак кызы көн дә килмәс.
Үбеп җибәр бер килгәч.
(Дәртләнеп «Кызлар җыры* көен уйный башлый, үзе җырлый, аңа баш калар кушыла; Җәгүр белән Тәслимә. Бәчели белән Әринә парлап бииләр.)
Пәрдә.
Казан. 19H-I ал.

Реклама