КОСТРОМА ТАТАРЛАРЫ


Кострома шәһәреннән көнчыгыштарак. Кара дип исемләнгән елганың Иделгә койган төбәгендә
татар авылы урнашкан Ул рәсми яктан Кострома тау асты Татар бистәсе, дип атала Кызганыч,
аның турында без әлегә бик аз беләбез Бары тик соңгы елларда гына, бу юлларның авторы
тарафыннан тарихи-этнографик тикшеренүләр нәтиҗәсендә, анда яшәүче милләттәшләребез
турында кайбер мәгълүматлар тупланды
Архив материаллары һәм язма чыганакларга караганда, аларның тарихы бик үзенчәлекле Кострома
татарлары күптөрле төрки телле халыклар катнашмасыннан оешкан Мәсәлән, кайбер гыйльми
хезмәтләрдән күренгәнчә (Пирогов В Материалы для статистики Костромской губернии. 1881). бу
кардәшләребезнең бабалары электә әсир ителгән нугайлар булып. Романов каласында (хәзерге Ярослав
өлкәсендәге Тутаев шәһәре) яшәгәннәр һәм йомышлылар дип йөртелүләре бәян ителә Н М Карамзин
язмаларында Явыз Иванның васыятьнамәсеннән китерелгән текстта моңа нисбәтән шундый юллар бар «
Иделдәге Романов каласы (аны. улым, нугай морзаларында гот.. )*
Мәскәү дәүләтенең 1635—1659 еллар өчен язылган Актларында Романов татарларының патшада
хезмәттә торулары һәм моның өчен һәр кешегә 15 әр сум исәбеннән азык-төлек акчасы билгеләнүе язылган
Романов татарлары. Ярослав һәм Касыймда яшәүче милләттәшләре белән бергә, урыс патшасының
хәрби чыгышларында да катнашканнар Аларның күбесе мәсәлән. Мөхәммәтовлар. Булатовлар
Билгилдиевлар — морзалар нәселеннән булып, зур җир биләмәләренең хуҗалары булуы мәгълүм Бу
турыда Ленингарад Үзәк дәүләт архивында саклана торган документларда яхшы күренә Әйтик. 1613 елда
Сөбшә морза Иосыповка бирелгән кәгазьдә Романов өязенә кергән аның авыллары күрсәтелгән
XVIII гасыр башларында урыс хакимияте йомышлы татарларның җирбиләү- челеген бетерүгә
юнәлдерелгән фәрманнар чыгара Үзләренең милекләрен саклап калу йөзеннән күп кенә мөселманнар
христиан динен кабул итәргә мәҗбүр булалар. Чукындырылганнарның шактые соңга таба урыс
алпавытлары сафына керә Ә инде чукынудан баш тартучылар Кострома каласы тирәсенә күчерелә Ләкин
әлеге күченү вакытының кайчан икәнлеге төгәл генә билгеле түгел
Халык телендә «Әби патша- дип йөртелгән Екатерина Икенче аларның тормышын җиңеләйтү өчен
кайбер ташламалар ясый 1767 елда Костромада булган чагында ул. «аларны (Кострома татарларын — Ф
Ш ) чит халыклар итеп исәпләргә мөмкин» дип. воеводага бистә халкының гозерләрен карарга әмер бирә
1886 елда авылда мәдрәсә ачыла. Бу уку йорты Казанның абруйлы кешесе Апаков акчасына төзелә.
XIX йөзнең азагы — XX йөзнең башларында Костромада татарларның төп шөгыле иген игүдән
гыйбарәт була Алар карамагында 225 дисәтинә сөрү җире һәм 25 дисәтинә чабынлык исәпләнгән Ләкин
игенчелек кенә халыкның көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндереп бетерә алмый башлый Шунлыктан
күпчелек татарлар сәүдә, балыкчылык белән кәсеп итәргә, шәһәрдә ат белән төрле эшләрдә ялланып
эшләүгә дә күчәләр Шулай ук пароходларда эшчеләр арасында да күрергә мөмкин була аларны Акрынлап
шәһәрдә мосафирханәләр тотучы эшлеклеләр дә барлыкка килә
Хатын-кызлар кер җебе кебек вак-төяк әйберләр әзерләү һәм аларны сату белән шөгыльләнгән
Үткән гасырда урыс миссионеры Н И Ильминский Синод оберпрокуроры К П Победоносцевка юллаган
бер хатында Кострома татарлары турында болай дип язган -Кострома губернасында яшәүче барлык
мөселманнар Кострома шәһәре янындагы зур булмаган бистә белән генә чикләнә Анда, минем ишетүемчә,
татарлар телләре белән бөтенләй диярлек урыслашканнар Татар телен яртылаш онытканнар, бернинди дә
мөселманча белемнәре юк Әгәр дә аларны тормышның үз агымы язмышына куйсаң, берничә дистә елдан
соң аларның татарлыкларыннан бары тик томанлы гына бер хатирә калачак»
Урыс арасында яшәүләренә карамастан. Кострома татарлары үз-үзләрен саклап кала алган 1762
елда алар 128 кеше булсалар. 1811 елда—204, 1Н67 елда __________________________________ 299.
1902 елда исә 525 кешене тәшкил иткәннәр Бу саннарның арта баруына читтән.
К
ягъни Казан Касыйм якларыннан төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә килүче татарларның встәлү - дә ярдәм иткән,
ә лбәттә.
Авылда 1880 елларда уртача биш кешедән торган 73 өй була Өйләр урамның ике ягына тезеп. Идел
яры буйлап салынган. Авыл уртасында матур агач рәшәткәләр белән әйләндерелеп алынган мәһабәт мәчет
күтәрелгән Көнчыгыш тарафтарак. зур булмаган калкулык артында, бихисап эре агачлар белән капланган
каберлек урнашкан Каберләр таш койма белән уратып алынган
Иделнең каршы як ярыннан караганда. Татар бистәсе төрле төсләргә буялган өйләре һәм мәчете
белән бик хозур бер манзара булган Хәллерәк кешеләр икешәр катлы кирпеч өйләр төзегәннәр Шулай ук
ак өй һәм кара өйләргә бүленеп йөртелә торган тоташлый салынганнары да була Ак өйдә, гадәттә диван-
карават көзгеләр, йомшак утыргычлар куелган Уртада мич булган Стена буйлап, йоклау өчен зур агач сәке,
чүпрәк-чапрак ише әйберләрне саклый торган сандыклар, озын кәнәфиләр тезелгән Өй эчендә кулдан
тукылган чаршаулар, чигелгән сөлгеләр, төрле япкычлар эленгән
Йортта хуҗалык каралты-куралары—мал-туар абзарлары келәт карбаз һб корылган Болардан
ерактарак. бакчада, ак мунча куелган
Милли үзенчәлек традицияләре өс киемнәрендә дә сакланган Ирләр әле 1880 елларда чәчне кырып
алдырып, башка түбәтәй, ә урамга чыкканда чүпрәктән тегелгән кырыйсыз эшләпә, өскә киң күлмәк-ыштан,
бишмәт кигәннәр Кыш көннәрендә тун- толыптан, киез итектән йөргәннәр.
Хатын-.:ызлар исә киң җиңле бизәкле күлмәк җиңсез тегелгән камзул кигәннәр Кияүдә булмаганнар
болар өстенә янә ак алъяпкыч та бәйләгәннәр Аякларына ак оек һәм йомшак күн башмаклар. ә бәйрәм
көннәрендә чигүле читек кия торган булганнар. Алар чәчләрен ике толымлап үреп йөрткәннәр, башка яулык
ябынганнар Гадәттә, өчпочмак рәвешендә бөкләп, ике яулык бәйләгәннәр: берсе белән ияктән уратып баш
түбәсендә, икенчесен җилкәдә төенләп куйганнар Бәйрәм никытларында такыялар, калфаклар кия торган
булганнар
Кострома татарлары әзерли торган аш-суда да күптөрле милли үзенчәлекләр күренә. Чәй. катык,
әйрән, сөзмә салма, чумар, боламык умач, пәрәмәч, катлама салма, бавырсак һ б. шуның кебек нигъмәтләр
аларның яраткан ашлары булган Камыр белән итне катлы-катлы аралаштырып чүлмәктә пешерелә торган
бәлеш тә традицион ризыклардан саналган
Кострома татарлары, мөселман буларак, дини бәйрәмнәрне дә җиренә җиткереп билгеләп
үткәргәннәр. Янә. кырда, киң болында еш кына күңел ачулар оештырылган
Кәләш алу. кыз бирүләрне дә мөселман кануннары нигезендә йоласын үтәп башкарганнар
Күпхатынлылык һәм аерылышулар юк дәрәҗәсендә булган Халык әйтмешли, башлы-күзле булу, гадәттә
егерме яшьтә рөхсәт ителгән
Дәверләр үтү белән, урыс мохитендә көн итү милләттәшләребезнең рухи һәм матди тормышына
кайбер йогынты ясалганын да инкяр итә алмыйбыз Ул бигрәк тә хәзерге вакытларда ярыйсы ук сизелә
Бүгенге көндә Кострома татарлары шул ук Татар бистәсендә яшиләр Аларның гомум саны ике йөзләп
Инде туган телләрен бөтенләй онытып бетергәннәр диярлек Тормыш-көнкүрештә гомумшәһәр мәдәнияты
элементлары киң таралыш алган Ләкин милләттәшләребездә гомумтатар мәдәнияты белән кызыксыну бик
көчле Кәләш ител читтә яшәүче татар кызларын алуны мәгъкуль күрәләр этник үзаңны сакларга тырышалар
Милләтебезнең бер өлеше буларак. Кострома татарларының рухи Һәм мәдәни мирасы киләчәк
буыннар өчен, мотлакан, сакланырга алга таба Һәрьяклап үстерелергә. баетылырга тиеш

Реклама