Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИЧКЕ ТЫНЛЫК

Сезнең алдыгызда Башкортстанда яшәүче татар рәссамы Рафаэль Кираев ясаган күренеш Ул үзе Стәрлетамак шәһәрендә 1955 елда туган, бүген дә шунда яши һәм ижат итә Рафаэль Йошкар-Олада сәнгать училищесын тәмамлаган, союз күләмендәге һәм чит илләрдә оештырылган күргәзмәләрдә катнашып үзен сәләтле рәссам итеп таныткан кеше Рафаэль Кираев иҗат иткән бу рәсем узган ел СанктПетербург- га үткәрелгән Беренче республикаара татар сәнгате « . АТАРТ» күргәзмәсенә куелган иде. ул Казан тамашачыларына да күрсәтелде Гигант промышленность предприятиеләре белән тулган Стәрлетамак шәһәренең иске бер урамы күз алдына килеп баса Тамаша кылучы рәссамның романтик карашы аша гади бер урамны күзәтә, анда шәһәр ыгы-зыгысыннан бер читтәге почмак күрсәтелгән, ул ниндидер бер сафлык чыганагы кебек, үзенең гадилеге, самимилеге һәм җылылыгы белән кешеләргә рух биреп тора сыман Табигать һәм урамдагы йортлар, беренче карашка, аерым-аерым кисәкләрдән торган кебек булса да. рәссам аларны яшәеш өлгесе итеп берләштергән, нәтиҗәдә пластик образ килеп туган Рәссам төсләр гаммасы аша үзенең уйларын, фикерләрен, кичерешләрен бирә алган. Ул үзенчәлекле алымнар белән, артык вакланмыйча гына моңа ирешә алган. Рафаэльнең осталыгында скульпторның таш белән эш иткәндә ошамаган кисәкләрне китеп-кнтеп алуы чагыла Рәсемдә икенче дәрәҗәдәге вак детальләрне тапмыйсын, алар урынына декоратив өслектә график төсләүләр зур урын ала һәм ниндидер кискенлек тә тудыра. Яктылык һәм күләгә, ак һәм кара, алтынсу-сары һәм зәңгәрсу-соры төсләр контрастлык ту .дыру белән бергә төрле геометрик фигуралар да төзиләр. Пирамида рәвешендәге түбәләр, турыпочмаклык кебек йортлар кискен ритмнар бирәләр Композицияне шундый юл белән төзү рәсемгә халык сәнгате төсмерләрен кертә Кираев төсләр аша төрле формалар бирә һәм графика ысулы белән йортларны асрымлап та ала Йорт каршындагы баганадагы лампадан төшкән яктылык моңа тагын да нур өсти Тәрәзәдән юлга төшкән алтынсу-сары яктылык үзеннән-үзе рәсемгә тормышчанлык кертә Туган йортның җылылыгы, тынычлыгы тамашачыга рәссам күзлеге аша якты хисләр алып килә Рәсем кино экранындагы кебек хисләребезне тоткарлап кына калмый, ул тамашачыны оста белән бергә шатланырга мәҗбүр итә. Бу инде кышкы кичнең болытларда чагылышы да. иске шәһәрнең тыныч тормышын сагыну да һәм анын тыйнак матурлыгы белән соклану да кебек һичшиксез, рәссамның үзенең гуган җирен яратуына һәм аның матурлыгын тоя белүенә, аңа соклануына ышанасың