Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАТЫРЛЫК


ез бу сүзне күбрәк яу кырында, сугыш вакытында кылынган каһарманлыкка карата кулланырга ияләнгән һәм. чыннан да. татар халкының дошманга каршы юлбарыстай нык торуы дөньяда күпләргә, бик күпләргә мәгълүм Моңа тагын бер мәртәбә ышану өчен соңгы сугыш каһарманнарын гына искә төшерү дә җитә Уртача мең кешегә туры килгән геройлар саны буенча татар халкы, мөгаен, ил буенча иң алдынгы урыннарның берсен алып торадыр
Әле шуның өстәвенә, сугыш батырларының тагын да күбрәк булуы еллар үткән саен һаман ачыклана бара Каһарманнар исемлеге торган саен тулылана гына бара' Мисал өчен — соңгы елларда гына Александр Матросовның безнең милләтән булуы расланды Рейхстагка кызыл байракны беренче булып кадаучының да татар егете икәнлеген •Правда» газетасы язып чыкты
Мондый зур батырлыклар әле тагын да ачылмас дип кем кистереп әйтә ала?!
Әйе. халкыбыз уллары үзләренең үлемсез каһарманлыклары белән бөтен милләтебезгә дә. үзләренә дә һәйкәл куйдылар.
Ләкин тормыш үз агышында хәлиткеч чорларны тудырып кына тора Милләткә бүген тагын батырлар кирәк Аның гомерен саклап калу очен. халыкның яшәвен дәвам итү өчен бүген яңадан каһарман йөрәкле ирләр сорала Мәйданга тагын алар — батырлар чакырыла.
Бүген иҗтимагый-сәяси яктан гаять авыр хәлдәге татар халкын терелтү бик күпләрнең фидакарьлегенә бәйле Хәзер бигрәк тә зыялылардан иң зур иман ныклыгы. үз халкына иң нык тугрылар сорала Мин батыр!» — дип йөргән бик күпләр бүген милләт сәхнәсендә яңа имтихан тота.
Татар халкының күз текәгән затлары — иҗат кешеләре дә — соңгы елларда барган милли көрәш фонында яңача күренәләр.
Бүгенге батырлык" дигәндә минем күз алдына язучы Фәнис Яруллин батырлыгы килеп баса Аның язмышы безнең укучыга яхшы таныш Армия хезмәте вакытында һәлакәткә очрау—умыртка сөяген сындыру һәм гомергә урында ятарга мәҗбүр ителү
Урында килеш хәрәкәтсез бармаклар белән әкрен-әкрен генә язу — кочне сынап карау Иҗат сихеренә бирелү һәм ниһаять, гаять авыр да, бик серле дә булган әдәбият дөньясыннан бөтенләй аерыла алмастай дәрәҗәгә ирешү
Менә бүген инде укучы алдында Фәнис Яруллин каләме белән иҗат ителгән 20 китап ята Алар чын мәгънәсендә, бу сүзнең туп-туры мәгънәсендә тырмашып язылганнар!
Шау-шулы һәм артык ыгы-зыгылы бу тормышта без бик күп нәрсәгә ияләнәбез, күнегәбез Шулай ияләнеп киткәч күп кенә күренешләрнең асылына карарга да онытабыз. аларның тышкы чагылышлары белән генә очрашудан риза-канәгать йөри бирәбез Шулай итеп, безнең күңел күзебез кысыла, сукырая бара
Әнә шундый куркыныч сукырлык аркасында без үз янәшәбездә яшәүче батырлыкны да күрми башладык бугай Ак кәгазь алып анда зур кыенлык белән хәреф арты хәрефләр тезүче, аннары шул хәрефләрдән тылсымлы сүзләр ясаучы, көчле тылсым көченә ия җөмләләр тудыручы — мавыгып укыла торган әсәрләр иҗат итүче язучыбызның кеше, шәхес буларак гаять кыйммәткә төшә торган олы батырлыгын да хәзер күрми башладык ахырысы без! Тормышның күп кенә гадәттән тыш хәлләренә күнеккән төсле, үз янәшәбездәге үтә зур каһарманлыкка да ияләндек ахырысы
Фәнис Яруллин каләме белән иҗат ителгән 20 китапның байтагы — проза әсәрләре Ул бүген 4 повесть, күп санлы хикәяләр һәм балалар очен язылган матур-матур әкиятләр авторы Әле без аның биредә күп санлы шигырь китапларын һәм театрларыбыз сәхнәләрендә баручы драма әсәрләрен кертмибез Чөнки сүзне Фәнис Яруллинның проза әсәрләреннән башларга дигән ниятебез бар.
Укучыга башта үзенең шигырьләре белән танылган Фәнис Яруллин бер мәлне матбугатта беренче повестен бастырды Әсәргә "Җилкәннәр җилдә сынала» дигән исем куелган иде Әлбәттә, бу повестьның исеме үк безнең укучыга автор язмышы турында хәбәр итте Аның Фәнис Яруллин тормышы турында булуы ачык иде
Билгеле, тәнкыйтьтә бу әсәр турында шактый гына сүз булды Повесть язучының уңышы дип бәяләнде Хәзер исә сүзне бер сорау тирәсендә генә куертасы килә. Бу повесть укучыга нәрсә бирде һәм аның төп кыйммәте нәрсәдә иде?
Соңгы еллар тормышы кеше гомеренең бәһасен бик тә төшерде Безнең зур-зур шәһәрләребездә хәзер кеше кыйнау, кеше үтерү бернигә дә тормый кебек Без хәзер кинога керсәк тә. телевизор экранына баксак та — сугыш, үтереш, кыргыйлык күрәбез Шулай итеп, бүгенге тормыштагы яшьләр аңыннан «кеше кыйнау, кеше үтерү — җинаятьләрнең дә җинаяте- дигән фикер читкә алып ташланды Аңга тәэсир итүнең
Б
торле чаралары аркылы моның гадэти нәрсә сыман булуы сеңдерелде Яшь кешене яман ■дымнан саклый торган бер зур психологик киртә югалды
Ә менә -Җилкәннәр җилдә сынала - повесте нәкъ әнә шул яктан кичле Ул кеше яшәвенең ни дәрәҗәдә кыйммәт икәнлеген күрсәтә Аның гүзәллеген зур хәзинә икәнлеген раслый
Яшәүне тулы итеп тоя алу бәхетеннән аерылмаган укучыларга моны ничек итеп аңлатырга соң Яшәү дигән гаять олы байлыкның теләсә нинди күләмдәге алтынга да биргесез бәһасен нинди юллар белән ачарга, төшендерергә’
Әйе. биредә бик тә саллы мисаллар көчле дәлилләр кирәк' Повесть нәкъ әнә шундый күренешләр буйлап ага Дорес - ага' һәм ул агымның дулкыннары әле балачак ярына килеп кага, әле бүгенге кырыс хакыйкатьнең ярына кагыла Әнә шулай итеп укучы күңелен бетереп алырдай көчле агым хасил була
Менә балачак дөньясы Әсәр герое Фәнияр әнисе белән урманга утынга барган
<Әрәмә арасыннан ул Һичбер вакыт буш чыкмас кулында иә берәр кәкре ботак яки тармаклы тамыр булыр -Әни. карале, менә бу тамыр нәрсәгә охшаган’- -Башымны катырма әле. улым Тамыр тамырга охшар инде ул » -Тамыр түгел ул. әни шүрәле бармаклары Бер әфсен укып өрсәң. аларга Жан керә дә кети-кети уйный башлый ■ • Синең үзеңне әфсен укып бу дөньяга кайтарасы бар Әллә кайда йөрисең Әнә мин кискән утыннарны арба янына ташырга кирәк • -Мин хәзер ал арны тылсым белән арба янына китерәм Китеримме, әни7*
Менә шушының ише өзекләрне укыгач, кайсы гына укучы үз күңеленнән балачагына кайтмас икән дә. кем кенә гомер юлын яңартмас — үз яшәвенә np-яңа ямь өстәмәс икән7!
Инде хәзер бүтәнрәк бер күренешне карыйк Улы хакында беренче хәвефле телеграмма алган ана поездда бара -Поездның пош-пош итеп пошкыруы үлем түшәгендәге кешенең авыр сулыш алуы кебек, тәгәрмәчләрнең тык-тык тыкылдавы ярсып типкән йөрәк шикелле тоелып, ананың тәмам котын алып, саташыр дәрәҗәгә җиткерде •
Юк. автор һич тә төчелеккә, сентиментальлеккә юл куймый Укучы күңелен йом шарту аның топ максаты түгел Гәрчә әле без әйткән күңел йомшаклыгы үзе бүген бик тә сирәк очраса да. бүгенге тормыш өчен үтә кыйммәтле байлык булса да
Әсәр Фәнияр язмышындагы күренеш, вакыйгаларны гына тасвир кыла Язучы үз укучылары йорәгенә уй-фикер орлыгы гына сала
«Ә язмыш дигәнең торган саен мәрхәмәтсезрәк кылана Сабый баланың кулына уенчык тоттырып, сабый шул уенчыкка күнеккәч, ярата башлагач кына тартып алган шикелле Фәниярнең иң кадерле нәрсәләрен йолкып ала Җир өстеиә бастырып, бу разналар йомшаклыгын, юл йөрүнең рәхәтлеген күрсәтте дә аякларын басмас итте күкләргә күтәреп очу ләззәтен татытты да зәңгәр күктән мәхрүм кыллы Сою шәрәбен ■Черде дә — сагыш диңгезенә ыргытты»
Бусы инде егет тормышындагы иң авыр вакыт Юк физик ярадан, төи авыртудан Түгел, ә йөрәккә ясалган рухи җәрәхәтләрдән сызланган чак Мәхәббәт газабы аның шиге, шөбһәсе
Повесть бик тә тыгыз язылган Анда драматик вакыйгалар берсе артыннан икенчесе ияреп үк килә Трагедия янәшәсенә яшьлек хисләре дә килеп үрелә Ә инде хисләр язмышы исә үзләре берничә китапка торырлык
.Җилкәннәр җилдә сынала- повестенда гаҗәеп нечкә сурәтләнгән күренешләр тирән психологик кичерешләр бар Бигрәк т.» повестьның ик.. ..................................................... ..... яртысы зчтөлек .и
рөнлеге хис-кичерешләрн< ң җитдилеге гыйбрәтлеге б. .төн аерылып тора Анда яшәү Иең бик күп төрле көчләре үзләренең чын асылында ачылып китә тормыш күренешләре тулы канлы булып, бар катлаулылыгыидя гәүдәлән.»
Ә тулаем алганда бу әсәр кешенең физик һәм рухи батырлыгына багышланган н-р -»У- —. Зур «.ри.ки.ы^.р ..и.
IKMIIV әсәп ахырында олы тантана булып кабул ителә
Li хХ“к«« “«ньи.г»» .................... ........ .... V» с-6-"
«иш-гар «үжл.-и 6.,х.,г.ж “-Р «Р.ИЛГП- гхрих». W
(^КЛГГ, ~ Д..«
Мен.» бу юлларда * яар 6са1М, сокландырып тормыш дәрьясында
җилкәннәр җилдә егылмаган гына түгел. г
йөзә1 Дулкыннар яра' нәрсәгәдер хәвефләнгәндәй озын муенын алга сузган
. Урамнан бер каз б«Р« 'Дкйыр күрәсең, әле түмгәккә абын, -л,- тр.к
Ашыга Аяк астындагы ‘ ’ КЫИгак'- дип кычкырып куя үзе Л.»кин башка каз
---- ------------------- ------
{Шйнаша Кыйгак, кычкыра- повестен әнә шулай башлап китеп татар
Үзенең •КыИГ,\"кК'и" "\ кылларына кагыла язучы Ялгыз кь. дигәчтөи безнең укучысының ИҢ неч» *>•» • ’ *»ып китми" Гүя ам- шул ялгыз
җанны т. л ........... ..... . . . ... - ................. •
каз образы әллә әллә кайсы гас Р • . тл едгышлм Нам агымлы үзенә тартып
Тэемм җыйган ү и и.» туплаган Ш-шушы вврги„„л-п кеи»».төр .... -н.
торучы образны күл алдына ' a 1 M,tvl, кжиай «ли.» хатын С-хия
•лып к. рйП китә бевне язучы • р •" •
Ялгызлык һәр бәхетсезлек бик үзенчә булган кебек, заманыбызның иң зур бәлаләреннән берсе булган ялгызлык та кешегә үз юлы. үз сукмагы белән килә Ләкин аның күпләргә хас типик билгеләре дә бар Фәнис Яруллин үзенең Сәхиясе аша бу күренешнең социаль тамырларын, сәбәпләрен ача Алар ниндиләр соң’
Ул хатын үзенең бала вакытыннан ук ана назын күрмичә, әтисе тәрбиясендә генә үсә Димәк, аның холык-характерындагы хатын-кыз сыйфатлары тиешенчә үстерелми кала Болар урынына ирләр йогынтысы—тупас, кыркурак кыланышлар сеңә Әсәр героинясы менә шушы урында безнең бүгенге балалар хакында да уйлатып ала Хәзерге аналар, иртән иртүк торып дәүләт эшенә чабу өчен. үз балаларын кояш чыкканчы ук яслегә китереп тапшыралар бит1 Балалар анда кон буена котү хөкемендә йөриләр Шулай булгач, безнең җәмгыятьтә әйбәт балалар тәрбия кылырдай, яхшы кешеләр үстерердәй яхшы аналар ничек барлыкка килсен соң’ Аларга бит кечкенәдән үк хатын-кыз тәрбиясе бирелми
Икенчедән, әсәр героинясы Сәхия сыман, безнең бүгенге кыз балалар гел дә диярлек малайлар белән бергә уйнап бер группада, бер класста аралашып үсәләр Димәк, малайларда ешрак очрый торган тупаслык аларга да тәэсир итә дигән сүз Шулай итеп, җитенкерәмәгән хатын-кызлык өстәвенә тагын тупаслык та килеп өстәлә Хәзерге күп гаиләләрне һәлакәткә илтүче хатын-кыз тупаслыгына әнә шулай итеп нигез салына
Өченчедән. Сәхия үсә төшкәч тә гел диярлек ирләр эшенә туры килә. Башта ат җигә, аннары трактор, машина йөртә һ б Нәкъ инде бүгенге "атаклы* совет хатыннары' Ә бит андый пычрак һәм тупас эш кеше холкына нык кына тәэсир ясый Димәк, холыклары, табигатьләре тагын да начарая төшә безнең «гүзәлләребез»нең.
Бүгенге җәмгыятьнең ярты бәласе — хатын-кызга мөнәсәбәт дөрес булмаудан Кешечә, гуманлы булмаудан Нәкъ әнә шуңа күрә безнең яшь буын гаять дәрәҗәдә кешелексез һәм тәрбиясез булып үсә дә инде.
Фәнис Яруллинның Кыйгак. кыйгак каз кычкыра* повесте үзенең әллә ни зур булмаган күләме белән (ул китапта 90 бит чамасы урын били) гаять зур социаль мәсьәләләр күтәрә уйландыра.
Танылган язучы Фәнис Яруллин бик күп сандагы әйбәт хикәяләр авторы да әле Аның кайсы гына хикәясен алып карасаң да — ул тыгыз итеп, хис-кичерешләрне гаять киеренке тасвир кылып язылган булыр Аида артык эпизодлар, артык персонажлар да очратмыйсың — шул ук вакытта барысы да гади генә, бик үә гадәти генә тасвир кылына
Алайса аның хикәяләре ничек, нинди юл белән тәэсир ясый соң, дияр кайберәүләр Әйтик Фәнис Яруллин хикәяләре үзәккә алынган тормыш күренешенең үткенлеге белән, аның тирән мәгънәви көче аша тәэсир ясый Менә мисалларга мөрәҗәгать итик -Фаҗига* исемле бер хикәяне алыйк Монда барысы да табигый, ышандырырлык Кыз чибәр, ул кибеттә эшли Ә егет әле армиядән генә кайткан Шуңа күрә аларның тиз арада танышып китүе дә бик табигый килеп чыга Яшьләр эшне кызу тота, вакыйгалар кинодагыча ук куера башлый Егет өйләнергә үк уйлый Ләкин кыз үзенең кибетеннән һич аерылырга теләми — чөнки аракы сату аның очен күңелле эш, үзе дә исерткечне еш каба Ул хәтта балага узгач та. әлеге чиреннән котыла алмый Нәтиҗәсе инде безгә тормыштан да бик билгеле аларның балалары зәгыйфь булып туа
Кайсыбер «эстет*лар, бәлки «Шул да булдымы яңа эчтәлек7* — диярләр Ә без аларга болай җавап бирик: сезнең бармактан суырып язган ялтыравык әсәрләрегезгә караганда менә моның ише. реаль яшәеш хикәяләре әдәбият өчен дә. кешеләр өчен дә мең мәртәбә кирәгрәк! Мең мәртәбә әһәмиятлерәк! Чөнки боларда - чын тормыш асылы Кешеләрнең олы бәласе, олы кайгысы Андый фаҗигаләр турында әле безгә язарга да, язарга гына Аларның тәмам тамыры корыганчы язарга! Ә ялтыравык һәм купшы әсәрләр ышанычсыз бит алар. Тыштан гына матур бит алар!
Иҗаттагы батырлык- дигәндә минем күз алдыма кабат-кабат Фәнис Яруллин килеп баса Утыз елдан артык гомерен урын өстендә ятып иҗат итүче шагыйрь Фәнис Яруллин! >
Авыруым артык борчымый.
Ахры, күнегеп кил эм
Җилләргә кушылып җырлыйм,
Таңнарга кушылып кол эм
Тик ишетсәм балаларның
Чыр-чу килеп уйнавын.
Берәрсе уэ әнисенә
Яратып сыенганын — Тоям йөрәктә нәрсәдер Челетеп-челетеп куйганын
Биредә без аның бер шигыреннән өзек кенә китердек Ләкин анда әсәрнең төп рухы, асыл эчтәлеге шактый тулы чагыла Шуңа күрә Фәнис Яруллин тарафыннан инде 1965
^^адаКхәзс-о'үиччк1МкШаГ1*,г ₽Ь иҗаты ®чен «пактый характерлы булган бу шигырь ту- £лый со?’ бергәләп тә уйлана алабыз Безнең күңелне ул ни рэвешАе
Р'- ХаКЬ,нда уйлана башлау белән шунысын танырга мәҗбүр булырбыз бу ^Г.ХХГоә^ ба-рларча<- күңел тү^ндэгГхХ ££“шер-
TVI . УТЮШЛАНТ ихластаи -чып сала Ул һич тә курыкмыйча, үз укучысын йерәк I Т1ип«йҮ Д ДИ ?е "ИНДИ шатлыг« һәм кайгысы бар — һәммәсен дә ачып
SarJSSF* НИ кы”Фаттә күренсәм укучыга ныграк ошармын икән’ -дигән m®ИаЛИЭ“ уе ’*нын ихлас жанына баш була алмы* Шагыйрь рыясыз киң уилыи шУлаРИЬЩ яшәү һәм уйлау җирлегенә таяна Чынлыкта нинди булса, мине шулай кабул итегез Шулай күрегез, аңлагыз
Үсмәсам әгәр уйнаклап Табигать кочагында, Атынмасам. баллу ясап. Каеннар ботагында. Югалтуның бу каОлрле Ачысын тоймас идем, Ташләремдә юллар куреп, һаман ымсынмас идем
Мсца кадәр тормыш мине Сукмаса һәм какласа. Яңаклыйсы урыннарда Баштан сыйпап якласа, Тормышның мин бу кадәрле Кадерен белмәс идем, һәр уңышка. һәр табышка Болай соенмәс идем
Менә бу шигырьне инде поэзиядәге бер генә метафора да. бер генә ассоциатив фи Кердә алыштыра алмый Биредә инде кайнар язмыш, җилле-даныллы язмыш ярылып ята! Биредә инде уйлап чыгарылган фикерләр түгел, ә күздән яшь. йорәктән кип тамы зырдай донья хисләре! Ә кыска гына итен әйткәндә бу шигырь чынлык табигыйлск ихлас яшәү гүзәллеге турында никадәр тирән поэтик хакыйкать бирә Шуны үзәккә үткәрә!
Фәнис Яруллинның ике шигырен укыдык Икесенең дә үзенең катлаулы язмышын нан алып язылган булуын күрдек Икесенең дә гаять эчкерсез булуын тойдык Һәм. гомумән, шагыйрьнең бүтән әсәрләрен укыган чагында да әлеге сыйфатның аерылгысыз икәнлегенә ышанасың Катлаулы язмыш белән эчкерсез рыясыз хисләр син. әсәрдән әсәргә, китаптан китапка озата бара, ияргә бара
Шагыйрьнең китапларын укып чыгасың Җыентык арты җыентык чыгаручы башка каләм ияләренең дә язмаларын укыйсың Чагыштырып карыйсың 1ым күптәннән бирле күңелендә җыйнала, туплана килгән фикерләр тагын да ачыграк тис ала бара тагын да аныклана тешә Чын шигърият очен иң моһим сыйфатларның би рсе эчкерсезлек икәнен әнә шул вакыт нык итеп күңелеңә беркетәсең
Шулай итеп, эчкерсезлек Менә мин дә хәзер үзем белгән берничә шагыйрь шәхесен күз алдына кнтерәм Тик аларны бер итеп «ул- дип сойлим Ул гади кешеләр ноктасыннан карап әйткәндә, күп чагында уйламыйча да соили Ягъни -телен • ни киле., шуны әйтә-була инде бу Әнә шул сәбәпле, силэшкәи ч.н ында s л к-, п i ч■>.. , үз башына байтак кына кайгы һәм бәла да ала Әйткән сүзләре очен еш кына очракта үкенгәлә)! тә куйгалый
Ләкин бит, игътибар беләнрәк карасак, аның нәкъ әнә шушы сыйфаты чын шагыйрь натурасы турында сойли! Чын шагыйрьлек турында димәк яшәешнең бер сизгер Жаны булуы турында1 .
Әнә шул сизгер җан кулына каләм алса, инде аның эчендә кайнаган барча хис кич. решләр кәгә ...га 1Ү1 <•!-. ..... нәкъ мена түгелә'Язын <
кебек тау битеннән шаулап агып ятучы чишмә кебек әна ..хиды* гаять тә табигый бер яшәеш табигый бер халәттә түгелә ул һәм иҗатның иң тол үэгнчәлег. дә әлеге сизгер җанның иҗат һәм әдәбият очен битен кыйммәт, бәһа..- д.. ,.л. г. г ү г . л ү хдл-. “нә кайтып кала түгелме' Шулай Җанның ташып т>.. - .■■■- .... ........
шигърият очен иң иң моһим хасият' Б) инде иҗатның ү •• ~ -Р"Р ■'• V
мыш кече алуы дигән сүз' Аерым бер стихия туу дигән сүз бу Нәкъ Фәикс Яруллинд.гы
Язгы елга бозын каерып аткан сыман.
Җитез юрга йогән салып чапкан сыман.
Кара болыт яңгыр булып аккан сыман
Бер бушанып калсаң иде барысыннан
.......................... чия «ж.л« хялот ктииирлчхж -™' •*» «"1»»™“ “«₽■■"’ 14»““'
16.1
ның. яшәүнең үз көчләрен. үз омтылышларын тыймау, ә киресенчә, шуларга нигезләнү, шуларга ышану биредә Димәк кешенең, шагыйрь шәхесенең үзендәге эчке, табигый омтылышларны да тыймау, аларны йогәнләмәү дигән сүз бу Үз эчендәге эчке омтылышны туктату — ул язгы елганы тыю. җитез юрганы йөгәнләү, кара болытны яңгыр итеп яудырмау дигән сүз!
Әйе. акыл дигән хөкемдар киртә итеп куелмаса. тормыш һәм хисләр үз стихияләре белән тула, ташый башлый Безнең күңелләрдә объектив рәвештә яши торган, ләкин акыл тарафыннан әле аңланып бетмәгән бик күп халәтләр, рухи нечкә күренешләр әнә шул чакларда үзләренә иркен яшәеш алалар. Бу очракларда музыка кораллары алиһәсе скрипка гына тудыра ала торган гаять нечкә, гаять тирәннән килүче моң, көй. аһәң агыла Акыл белән уйлап утыра калсаң, акыл белән үлчи калсаң — боларның бик күбесе үләчәк яисә бөтенләй башка тормыш алачак Болар — чын шигъри күңелләрдә бары тик зур илһам килгән чагында гына ачыла торган ташкын хис халәтләре Сүз уңаеннан әйтеп үтик «илһам» дигән сүзне, ничектер, рациональ шагыйрьләргә карата кулланып та булмый сыман Алар теләсә кайчан утырып, теләсә нәрсә турында «Шигырь» яза аладыр сыман Ә сез чын шагыйрьләрнең илһам килгән чакларын карагыз алар үз- тәре — тоташлары белән, бөтен барлыклары белән — моңга әверелеп бетәләр бит1 Җырлаучы бер табигый затка әверелеп бетә алар Әнә шундый сихри минутларда инде җирләр белән күкләр тоташа, кешенең яшәеше гаять та киңәя, көчәя. Яшәү үзе бөек бер хикмәт булып чәчәк ата1 Менә шундый чаклар инде чынлап та «бөек мизгел» дип атала Әнә шундый бөек мизгелләр инде кешенең һәм кешелекнең йөрәгенә озакка уелып кала
Сизгер һәм гаять нечкә күңелле шагыйрь Фәнис Яруллин да әнә шундый бөек халәтләр аша дөньяның, яшәешнең олы эчтәлеген ача
Инде 1968 елда ук Фәнис Яруллин әнә шулай дип язган
Эш аты Безнең холыкка, безнең милли психологиягә ничек нык туры килә бу образ9 Билгеле, соңгы елларда аның әйбәт мәгънәсе бераз бүтәнчәрәк төсмерләр белән дә баеды Халыкның күп һәм тырышып эшләве, ә тиешеннән азрак алуы игътибар үзәгенә куела башлады Шул уңайдан яшьрәк буын шагыйре Нияз Акмаловның «Абзар баганасына бәйләп куелган ат монологы < да язылды. Менә хәзер кызык кына ситуация килеп чыга түгелме9 Ф Яруллинның 1968 елда иҗат ителгән әлеге шигыре белән Н Акмалов әсәре үзара каршылыкка кермиме9
Бернидән шикләнмичә әйтергә була шигырьләрнең икесе дә дөрес, икесе дә тормыш хакыйкатен чагылдыра Ә ничек итеп9 Эш шунда - Н Акмалов социаль гаделсезлек турында сүз алып бара, кайберәүләрнең — кайбер • атлар»ның гел бәйрәмдә йөрүләрен, бәхетлерәк, матуррак яшәүләрен әйтә Баганага бәйләнгән эш атының кызганыч хәлен сурәтли, аңа карата да гадел булырга чакыра Ф Яруллин исә шигырендә безнең халыкның иң күркәм сыйфаты булган эшчәнлекне мактый Үзендә дә шул сыйфат булу белән юрурлана. үзенең ныклыгын шунда күрә Бу—һичшиксез, яхшы һәм урынлы хис Хезмәт җимешен дөрес бүлү исә җәмгыять күләмендә гадел рәвештә хәл ителергә тиеш Ләкин хезмәт сөю хисе безгә, барыбер, теләсә генә нишләсәк тә кирәк Безгә, безнең милләткә, хезмәттән башка берничек тә рәхәт тормыш төзү мөмкин түгел. Шуңа күрә шагыйрь Фәнис Яруллин моннан берничә дистә ел элек язган әлеге шигырьнең эчтәлеге һич тә искерми Ул беркайчан да искермәячәк тә. чөнки тормышның үзәге — эш кешесе*
Гомумән, шагыйрь иҗатының беренче елларында ук әнә шундый сүнмәс, тоныкланмас хакыйкатьләргә таянган булуын күрәсең Менә мисал өчен 1969 елда иҗат ителгән тагын бер әсәр
Күргәнебезчә, шагыйрьнең яшьлек хыялы да юлчыларның учагы, ялкыны булу һәм без бүген, әлеге шигырь язылганга инде байтак еллар үткәннән соң. ул хыял чынга ашкан дип әйтә алабыз Әйткәнебезчә Фәнис Яруллинның бүгенге көндә уз укучыларына бүләк иткән егерме китабы бар 1978 елда аңа республика комсомолының Муса Җәлил исемеңдәге олы бүләге бирелде Кыскасы, ул хәзер укучыларның иң яраткан шагыйрьләреннән берсенә әверелде
һичбер вакыт Төшми камыт Эш атыннан Сөрә ул җир Тамганчы тир Камытыннан
Котми мактау. Тән булса сау. Юлда алар
Кайда күбрәк Җигелү кирәк Шунда алар
Мин дә шулай Эш атыдай. — Көтмимен дан Тормыш мине Аермасын Йок тартудан Йок тартудан.'
Кайчак кешенең Кара урманда Сүнә дә уты. Кабат ягарга Җитми аңарга Бары бер шырпы
Ялкын итәргә Ялгыз юлчының Сүнгән күмерен. Шул соңгы шырпы Булса иде дим Минем шигырем
I Sr,₽Me₽iS" ИН яхшыл»₽ы ниндкләр сон’
*7* **** -Шигырь китапханәсе, сериясендә басылган китабын автор үзе биш 6ү- *?*’' һ¥ы и«>пАНДаГ-? “;>хэ6Гмт шигырьләре дә күңел түренә үтә шаян әсәрләре дә ел- К*’ЛД' Р-' ,>мм* шулай да шагыйрьнең иң-иң укышлы ин-иң әйбәт әсирләре ЯШӘ1] һәм язмыш хакындагы тирән фәлсәфи лирика белән сугарылган шигырьләре Алар күбесе -Ил язмышы ир язмышы. ~ .... '
леккә тупланганнар,
I ^еР снаряд чокырына
Гөшми диләр икенчесе. Тошэ икән, тошә икән Тешә тагын да кочлесе
Шигырь сугыш кырында язылган төсле .Дошман>. .снаряд чокыры* дигән тәгъбирләр ул тойгыны тагын да көчәйтә Әнә шуңа күрә, моның ише шигырьләрне укыганда ыарны язган кешенең дә ир-егетлегенә ышанасың Аида ир булырга тырышып көчәнү түгел, а чын ир затының яшәве, көрәше күренә
Чын ирләр кулы белән язылган мондый әсәрләр безне гадәти битарафлыктан арындыра йөрәктәге көнкүреш тузанын кага Халык өчен, гаделлек өчен көрәшүче солдат алгы сызыкка чыккан кебек була Шигырьне укыганда без дә үзебездә рухи көч арта төшүен сизәбез Инертлыкка каршы тору халәте көчәйгәнен тоябыз Ә ныклап карасак бу бит һәр чорда сирәк кенә булса да очрый торган чын ирләр, чын егетләр йөрәге икән' Шигырьләрдә әнә шундый йорәк яши’
Чын шагыйрьләрнең шигъри йөрәкләренә дә ныклык һәм көч милләт йөрәгеннән аның яшәешеннән, табигатьтән килә Фәнис Яруллин поэзиясендә бу көчнең чыганагы бик ачык күренә
' Бу шигырьгә гүяки туган җир үзенең бөтен көче с их и. |ыл< ЫМЫ белән сыйган ул анда тере бер гүзәллек булып яшәп ята Карагыз ..л«- нинди куәтле тамырлар айда Һәммәсеннән җан иясенә яшәү суты, яшәү көче агыла' Шагыйрьнең бик күп әсәрләрен ди шулай - аларда табигый, халыкчан хис бик то күңелгә якын равештә җиткерелә
| үткәрелә Мисал өчен, туган җиргә тартылу аны сагыну идеясе -Көнбагыш, исемле шигырьдә болай гәүДәләнә
I Безнең бириңге бакчабызда үсә торган шушы гади генә,
ләкин бик to •ии™Р*
ЛГК ыш аркылы шгм фикгр >¥"»«• J,
„ ....... .... үги. ..1иг.« йар.ик га.» акыл «-Р- " г—Г'“'“ .ушыкг.ч .ур в-
г..рм ?««««₽»................ -................... .....
тутрям, биргдЛ ӘДе. ыгждык зур ■*₽ижЛ,,гы паы КИ дкг "* п 1 -Д»"
верным булып тора Ә инде шагыйрь вчеи Оу ыгитии «
........... ....... •к””" ----------------- ------------- “
ремдә бигрәк тә ачык тасвирлан»
Гомер агачымның яфраклары Коелып бетеп бара, мин беләм Калганнары өзеләм-өзеләм диеп Тартышалар әнә җил белән
I- лип бик дөрес исемләнгән беренче бү-
Туры төбәп дошман уты Вер урынга бирә генә, — Тошә бөтен снаряды Теткәләнгән йөрәгемә
Болыннарга чыксам, бер ашкыну Биләп ала җанны.
Йорәгемдэ минем япь-яшъ егет
Тук-тук туки чалгы
Мәхәббәттәй балкып, кайнарланып
Кояш яна күктә
Гомер кебек, сиздермичә генә
Елга ага читтә
Кешни-кешни тайлар чабып уза. Дәртле, ярсу тайлар
Якын барсаң, кабынып китәрсең кук
Сулышлары кайнар
Иңнәремә тырмаларын салып,
Кызлар килә каршы
Бәхет чүмәләсен синең белән
Кояр икән кайсы’’
Чүмәләләр — балын күкрәкләре Шундый тыгыз, күркәм
Шул күкрәккә кайнар битеп куеп. Туктап яллар итәм
Бер нәрсә дә ялган түгел монда, Бик табигый бар да Шатлыкларым кибән булып өелә Яшел болыннарда
Инде менә күзгә күренеп Җитлегә-тул ы шасың Җитлеккән саен җиргә син Ныграк елышасың.
Шигырьдә тормыш белән саубуллашуның җанны өшетә торган нечкә, моңлы аһәңнәре дә ишетелеп ала.. Ләкин аңа караганда шунысы мөһимрәк барыбызга да килә торган әлеге кырыс хакыйкатьне шагыйрь «яфраклар коелып бетә » дип аңлаткач, үлем дә фаҗига булып кабул ителми, ә табигый бер күренеш сыман күренә Ә тагын да мөһимрәге яшәү дәверендә үстерелгән яшел яфраклар, гомер бизәкләре, гомер байлык-лары — барысы да туып үскән җиргә түшәлгән1 Нинди матур чагыштыру, нинди бай мәгънә1 Кешенең туган җиргә хезмәт итүе бик тә тирән итеп әйтеп бирелгән.
Биредә без шагыйрь каләменнән төшкән кыска шигырьләр турында берничә сүз әйтеп китмәсәк. һич тә гадел булмас иде Чөнки Ф Яруллинның күңел хәзинәсен чагылдыручы байтак кына шигъри энҗеләр нәкъ әнә шул кыска шигырьләрдә тупланган Шагыйрь аларны үз иҗатының төрле чорында, төрле дәвердә язган, ләкин алар- ның барысы да диярлек бер үзенчәлеккә ия — ялкын теле сыман кайнар алар! Бер генә строфалы бу шигырьләр! Менә берсе:
Әллә көзләр артык тиз җитте.
Әллә яшьлек артык тиз үтте. Утын күрдем — җылысын сизмәдем. Болынын күрдем — гөлен өзмәдем.
Хәзер инде диалог рәвешендә тезелгән кыска әсәрләрдән тагын берсенә күз салып үтик:
— Кешегә кайчан акыл керә башлый?
— Үзенең акылсызлыгын аңлаган көннән.
— Кешедән кайчан акыл чыга башлый?
— Үзен иң-иң акыллыга санаган көннән.
Мисалгә китерелгән шигырьләрнең беренчесе үзендәге үзәкләрне өзәрдәй хисе белән безгә нык тәэсир итсә, икенчесе исә кешелек өчен һәрчак актуаль булып торган мәгънәсе белән истә кала һәр икесе кыска күләм белән төгәлләнгән, нәкъ менә үзенә кирәкле кысаны, рәвешне тапкан.
Шагыйрь Фәнис Яруллинның өлгереп җитмәгән шигырьләре дә бармы соң7 Аның иҗатына никадәр генә соклансак та, биредә мондый сорауны да куймыйча узып китү мөмкин түгел һәм җавап та бирергә кирәк әлбәттә, андый әсәрләр бар! Дөресен генә әйткәндә, андый шигырьләр, андый әсәрләр һәрбер шагыйрьдә, һәрбер әдиптә була Ләкин эш — аларның нинди өлеш тәшкил итүендә. Азмы алар, әллә бик күпме?
Фәнис Яруллинда. һичшиксез, көчле хискә корылган, сәнгатьчә тәмамланган әсәрләр өстенлек итә Әнә шундый шигырьләр безнең каршыда чын шагыйрь басып торуына ныклап ышандыра Ләкин «яшелрәк- булып калган әсәрләр хакында да сүз әйтми китү мөмкин түгел Алар ниндиләр соң?
Тик бер нәрсә истә яхшы калган, Онытмыймын һаман бер көнне; Ильич уты керде авылыбызга Почмак саен якты бөркелде
1970 елда язылган бу шигырь дә. әлбәттә, ихлас әсәр Без шагыйрьнең чын куанычын аңлыйбыз. аңа кушылабыз Ләкин, шул ук вакытта, бу әсәрнең башкалар янәшәсендә торганда тонык икәнен дә шәйлибез Эш нәрсәдә соң9 Юк. эш Ильич утында гына түгел Сер тирәндәрәк: шигырьгә нигез итеп алынган вакыйга үзе мәгънә ягыннан тар. поэтик эчтәлеккә ия түгел Димәк, анда чын мәгънәсендә образлы фикер юк.
Мондый әсәрләр шагыйрьнең элеккерәк елларда басылган китапларында очраш- тыргалый Сыйнфый дошманнарга отпор бирергә чакырганнары да бар Билгеле, мондый аң ул чагында һәммәбезгә тәэсир итте Шагыйрь дә үз чорының баласы иде Аннан ул да азат була алмаган. Ә шулай да. азат булса — хәзер без аны тагын да ныграк мактар идек1
Кайчак Ф Яруллин иҗатында үгет-нәсихәткә корылган әсәрләр дә очрап-очрап китә. Мисалга менә моның ишеләр
Кешелексезлек чиреннән
Безне соң кем дәвалар?
Яшәү шундый җиңел булыр иде һәркем әгәр башка берәүнең да Кеше икәнлеген аңласа
Моның ише әсәрләр шагыйрьнең башлангыч чор иҗатында гына очрый. Соңгы ел-
Сыкранулар, уфтанулар нигә? Яшәләсе имде яшәлгән Гомер агачымның яфраклары Туып үскән җиргә түшәлгән
Шуннан артык нәрсә кирәк безгә? Шул бит инде яшәү максаты Соңгы яфракларым тибри җилдә, Ә күңелдә никтер яп-якты
XVX“: шагыйрь й.рь, ™ра« х«„.- „йя.р рух»,
инде бик тә яхшы а«п= а£а Ул каииаР хистән башка шигърият була алмавын хәзер ҢЛ ан Үзенең бер шигырендә бу фикерен ул болай дип белдерә
. '1!'1*1*,аН Ла' 4?агыйрь Фәнис Яруллин иҗаттагы Илһам биеклегенә торган саен югарырак күтәрелә бара Хәтта инде меңләгән иҗатчы тарафыннан язылган мәхәббәт темасы да аның шигырьләрендә өр-яңа йолдызлар булып кабынып китә бөтенләй яңача балкыш ала Менә мисал мчеи аның • Казан утлары - журналында 1988 һәм 1989 елларда дөнья күргән шигырь бәйләмнәренә тукталыйк Яратып бер кара әле күзләремә дип башланып китә торган әсәрнең икенче строфасы болай дәвам итә
Көзләремнең озын, салкын кичләрендә Соңгы күмер сүнгән чакта мичләремдә. Шушы уттан бәлки җылы алырмын да Бер талпынып куярмын мин хисләремдә
Тормышның тирән каршылыклы бер мизгеле сыйган бу кыска гыиа шигырьгә1 Бер яктан — коз, салкын кич. соңгы күмер Болар укучы күңелендә никадәр трагик кичереш тудыра Ә икенче яктан хәтергә сеңеп калган бер якты караш Мәхәббәт утының чагы- ЛЫШЫ булган бер., тере ялкын Ләкин шагыйрь алга таба без уйлаганча кмчле ут кабынды дип дәвам итми Кырыс чыңлык бүтән
Кабына алмам, сабына алмам, белэм ансын. Йодрык кадәр йөрәк тагын күпме янсын’ Ә шулай да иң ахыргы җырым очен Күкрәгемдә бер булса да очкын калсын
Менә шундый тормыш хакыйкате Менә шушындый чын тирән ихлас кичереш Поэзия очен — чын халыкчан шигърият өчен тагын ни кирәк сон инде’”
Журнал битендә узган ел донья күргән • Көрәшләрдә билләр чыдарлык» циклы да Фәнис Яруллин очен зур бер җиңү буларак бәяләнергә тиеш Алар барысы да чын шиг ъ рият җимешләре Замананың җитди һәм яңача ачылган хисләре анда Үзенчәлекле һәм аур шәхес яшәве бар анда Хатын-кызга багышлап язылган бер шигыре аша автор үзе дә матур яктан истә кала
Матурлап, чистартып, агартып Үтәләр гел шулай көннәрең Аклыкка, пакьлеккә куанып. Җилләрдә җилферди керләрең
Әгәр дә бер әмәл тапсалар Керләнгән җаннарны юарга, Шикләнми тоттырыр идем мин Аларны тик синең кулларга. Юарга, юарга, юарга
Шуңа охшаш күп кенә яңа асарлар, бепәи Фәнис Яруллин н"‘V*
байтак кына яшь шагыйрьлорне дә узды диярг.» мөмкин П..р-.кт.. яшьл. к хнсеж ң. рух ■нчнең зур булуы әнә шулай бәйгеләрдә алгы сафта й»ртә аны
Юк әле. бер мәхәббәт темасында гына алдынгы түгел шагыйрь У лган елгы 6. йл. мд. менә мондый гаять акыллы юллар да бир
Яхшы атка камчы кирәк түгел.
Ул болай да чаба егылганчы Тик тормышта начар аттан бигрәк Яхшы атка төшә күбрәк камчы
Шул.» XWP. ФвИИР ЯруЛЛИННЫҢ бот»» "••ХХекТмХ.ыД’"
сыйфатлар тантана итә Ул сыйфатлар аның оль
Кереп китсәм шигърияткә, Булам шундый халәттә Гүя ташлап барсын, кайтам Беренче мәхәббәткә