Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР


Азан
Азан вакыты.
Үз моңы.
Үз зары бар азанның.
Тәңресе белән серләшер.
Берләшер чагы җанның.
Азан вакыты.
Күкләрдән
Коела төннең көле.
Халкым минем дога кылып Каршылаган һәр көнне.
Ни кылса да. халкым эшне Бисмилладан башлаган.
Шуңа исән чыккандыр ул Әҗәл дигән басмадан.
Азан вакыты
Намазга
Дәшә Таң. дәшә Иман.
...Бабамны азан уяткан.
Мине уята Гимн.
Азан вакыты.
Заманга
Иман иңдерер чаклар'
Ак намазлык өсләренә
Башың идерер чаклар'
Ә бит булган шундый заман - Сүндереп Aft. Кояшны.
Ак намазлык өсләрендә yftHaraHHap уйнашлы.
Тәмугка олактырганнар Абыстаен, мулласын.
Газинур МОРАТ (/9.59)- ШО/ыА/Мч ‘Җир х>Тере> Чик дчньяиы тыңлыйм» «Гнг сымлы тел» исемле шигырь китаплары авторы Каяанда яши
Кемдер, димәк. Унҗидедә Әйтергә бисмилласын
Оныткан булган.
Шуңадыр
Гөнаһлар — ашкан баштан. Диктатураның холкы бер; Көчләгән, кискән, аскан..
Диктатураның холкы бер. Бер үк — кай заманда да.. Казанда — азан вакыты. Дәшә мәзин намазга.
Азан вакыты.
Үз моңы.
Үз зары бар азанның. Дөньялык белән бергә-бер Аңлашыр чагы җанның.
Черек күл
Черек күлгә кармак салдым.
Еллар аша үрелеп.
Айкалды күл. чайкалды күл;— Сере китте түгелеп.
Айкалды күл. чайкалды күл. Чайпалды күңелләрем.
Татарның күпме затлысы Чүплеккә түгелгәнен
Уйладым да уем качты. Текәлдем калкавычка... Котылсын заман — сәяси Капкыннан, алдавычтан.
Кешенең кадере булсын. Кабере булсын җирдә. Саклансын заман — капмасын Кабаттан сыйнфый җимгә.
«Шагыйрьләрнең каберләрен Эзлим»,— дип язган дустым. Киләчәккә зират аша Синме карарга куштың?!
Күпме табут кайтты илгә,— Күпмесе — безгә кордаш...
Кай зиратта ята. димсең. Якташың Фәтхи Борнаш?
Кай зиратта ята. димсең. Хөр уйлы гали җаннар — Мирсәет Солтангалиев. Тинчурин, Галимҗаннар?..
Шигырьгә күчәдер — җанга Сыймаган борчу, кайгың...
Ярый әле яд итәргә Кабере бар Тукайның.
Кадере бар... Шөкер әйтеп Коенабыз данында.
Кабере бар...
Яшәсә дә
Халыклар зинданында.
Ә бит кемнәрдер синең дә Шәхесеңә тукына.
...Черек күлдә дога кылдым Шәһитләр рухына.
Кичәге көн батырлары
Кыюлык хупланган чакта һәркем чыгар алышка...
Кичәге көн батырлары Бүген дә бил алыша.
Кичәге көн батырлары Батыр икән һаман да. Алышалар...
Кичәге көн.
Әйтерсең, булмаган да.
Алышалар... Алышларның Алымы инде үзгә.
Ятлап нотык сөйли-сөйли Май яза алар сүздән.
Бик тә дөрес сөйли алар. Хаталанмый ялгыш та. Кичәге көн батырлары Кыюлыкта алыша.
Казна караклары илнен Күз нурын урлаганда. Куркаклыкта бил алышу. Әйтерсең, булмаган да. Кичәге көн батырлары һаман хаклык сагында-. Гаделлектә алышалар Тәүбә итәр чагында.
Кичәге көн батырлары Бүген дә үз көчендә, һай. зур батырлыклар кирәк Тәүбә итәр өчен дә.
Кичәге көн батырлары — Батыр бу заманда да. Алышалар...
Кичәге көн.
Әйтерсең, булмаган да...
Сәяси сорау
Һәрбер ялган — дөрес булып Күренә генә.
Ялганга ышанмый халык — Күнегә генә.
Ник алайса ялган
Илнең
Түренә менә?..
Балбаллар иле
Бу илдә табынып кына Яшиләр: һәрбер чатта Балбаллар. Кайсы — иләмән. Кайсы атланган атка.—
Кулында — кылыч. Билендә — Алтатары. Кичәге.
Ничә җанны кыйды икән Бу алтатар, ничәне?
Кемнәр каны саркый икән Кылычы кынысыннан?..
Әмер генә булсын — җайдак Кабат яу чабар сыман.
Кабат яу чабар сыман ул — Иңдерелсен тик әмер... Илдә таш балбал ишәйсә. Башларга бетә кадер.
Илдә балбаллар ишәйсә.
Кадер бетә аллага...
Ә бу илдә көн итәләр Табынып таш балбалга.
Тузга язылмаган сүзләр
Тузга язмаганны сөйләмә, дип Өйрәткәннәр иде әдәпкә — Тузга язылмаган сүзләр эзлим. Жаным бүген шундый халәттә.
Тузга язылмаган сүзләр эзлим Туган телем — туңган телемнән. Тузга язылганны сөйли-сөйли Телсез кала яздык ил белән.
Тузга язылмаган сүзләр эзлим (Кем эзлидер шәраб, колбаса...) Тузга язылганны укый-укый Томанага калдык лабаса.
Тузга язылмаган сүзләр эзлим. Тел сәүдәсе гөрли базарда.
Тузга язылганны яза-яза Өйрәндек ич донос язарга.
Тузга язылганны тукый-тукый Өйрәттеләр ләса түземгә...
Тузга язылмаган һәрбер сүзне Эзләп табу кирәк үзеңнән.
Түрә әнә түргә элеп куйды: «Син үзеңнән башла ислахны»... Тузга язмаганны сөйләр өчен Кайтты илгә Гаяз Исхакый.
Тузга язмаганны сөйләмә, дип Өйрәттеләр юкса әдәпкә.—
Тузга язылмаган сүзләр эзлим — Дөньям бүген шундый халәттә.