Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Дулкын таулары эчендә Чулманда давыл котыра. Ыргый дулкын таулары. Шом тарата — әллә суның. Әллә җилнең шаулавы. Кешесе шуңа ябышкан Нәни кырмыска гына. Нигә кергән елгага ул? Ни калган аңа анда? Тирбәлә җилкәнле каек Шул зилзилә эчендә. Тетрәнә җан — аңардагы Сәер бәндә өчен дә. Ни эзли икән чайкалып Дулкын араларында? Кем ул? Белмим. Җил-давылда Бер дә юкка йөзмидер: Каегы аның дәрьяда Гүя йомычка гына. Мәхшәр кочагыннан, бәлки. Үлемсезлек эзлидер?!
Туган җирләремә көз килгәндер Төньяк җиле иңләп су буйларын. Җәй үтте дип. хәбәр биргәндер. Түр болыны, төсен жуеп тагын. Өр-яңадан көзгә кергәндер. Киткән чакта азан әйтәләрдер. Тыныч булсын диеп дөньялар. Инештә дә тирәнәйгән булыр Көзге моңнар, көзге сагышлар. Саргаюын яшел киңлекләрнең Җаным-тәнем белән тоямын. Яр читендә үскән зирекләрнең Күрәм кебек яфрак койганын. Анда җилләр әфсен укыйлардыр. Саргайсыннар өчен камышлар. И. туган җир! Син бит якты дөньям! Басуыңда кунып китәләрдер һаман да шул моңлы торналар. Яшәсәм дә чит-ят җирләрдә. Синең белән мин җәйләргә чыгам, Синең белән керәм көзләргә.
Мәгънәсезләр Эшлисең, эшләгән эшең Күренгәч күзләренә, Күрә алмауны аңлаткан Төс чыга йөзләренә. Эшлисең, кулыңнан килгәч. Ару-талуны белми. Эшләтмәс иделәр алар. Тик кулларыннан килми. Эшлисең, эшләгән эшең Күп булу да ярамый. Алар ана — эче пошмый. Күпсенмичә карамый. Җир ничек күтәреп тора. Белмим, ул бәндәләрне? Хәер, игътибар итмидер — Булмагач мәгънәләре.

Юлларым язга илтә
Ак минем барыр юлларым Кыш буйлап язга кадәр. Кичәрмен җилен-буранын Башым сау булса әгәр.
Үтәрмен көртләрне ярып. Максатым юлдаш булыр. Тукталмам, бетсәм дә арып. Җыр дәрман биреп торыр.
Зыкысыннан да курыкмам. Алса да битем ялап.
Сүрелмәс җаным суыктан, Барганда язга карап.
Аяк басмаган җәйләрем. Көзләрем көтә мине. Ак юллар, бөркеп ямьнәрен. Шуларга илтә мине.
һәм шул уйлардан алып көч. Дөрли пакь мәрхәмәтем. Эрер кыш. әмма ана һич Эремәс мәхәббәтем.
Гаяз Исхакыйга
Сабый чагыннан җилкенеп Мәгърифәт үзәненә. Язучы булып килдең син Тормышның үзәгенә.
Яздың, язганнарың синең Кемнәрнедер сагайтты. Кемнәрнеңдер күңелендә Сүнгән утны яңартты.
Ил-җирең туфрагын ташлап, Аяныч уйлар уйлап.
Нигә соң киттең син бездән. Моң-сагышыңны җыйнап?
Торгынлык елларын, бәлки. Алдан сизенгәнсеңдер.
Репрессиядән калдым, дип. Читтә сөенгәнсеңдер.
Йөз бора һаман илебез Яктылыкларга таба, Юнәлешне нык алды ул Яхшылыкларга таба
Шуңа без ирекле хәзер.
Тиеш түгел куркырга; Синең әсәрләреңне дә Хокук алдык укырга.
Бу хәлләрне һәм исменнен Алынуын кадергә Ишетерсең күк тоела — Ятсаң да чит кабердә.