ИЛЕ БАРНЫҢ ТЕЛЕ БАР


Җитмешенче еллар башында булды бу хәл. Беренче шигырьләр китабым чыгуга, кош булып туган ягыма, дөресрәге, Башкортстанның Оренбург тарафындагы Кыргыз- Миякә авылы мәктәбенә очып кайттым. Күрегез әле: сез тәрбияләгән балакай ша гыйрьгә әйләнеп бара бугай, дип башта укытучыларымны сөендерәсем килә иде. Ләкин мәктәбемне., таба алмадым. Язларын шау чәчәккә күмелә торган, бетен районга даны таралган бердәнбер алмагач бакчасы, мелиораторлар актарып ташлагандай, знр-зәбәр китерелгән иде. Мәктәпнең әле искереп бетмәгән бинасы кабер караң гысы беркелгән сукыр тәрәзәләре белән җанны өшетте. Гомеремдә хәсрәтле сагышлы минутларны аз кичермәдем түгел, әмма бусы хәтеремә мәңгегә уелып калды. Сөекле мәктәбем!. Без, аңа килеп сыеныр өчен, ничә мең чакрымны җәяү уза идек бит. Авыл ларыбыз райүзәктән еракта, аркада — биштәр, аякта — чабата. Бөтен районга үрнәк мәктәпкә укырга йөрибез. Утызынча елларда ук Ленин ордены белән бүләкләнгән күренекле педагог Хәсән абый Солтаиов җитәкчелегендә бәйрәм саен спектакльләр, концертлар куябыз. Озын тәнәфесләрдә, бигрәк тә язларын, алмагачлар төбендә бию ләр, уеннар оештырабыз. Гармун сыздырабыз, һәрберебез уйный белә. Шатлыгыбыз оясы булган мәктәбебездә беренчедән унынчыга кадәр татар һәм рус класслары ике- шәрдән иде. Үзара нинди тату яши идек без! Рус теле һәм әдәбияты тансык дәресебез була торган иде. чөнки үз телебездә төп нәрсәләрне таиып-белеп бетергәннән соң, серле атомны таркатырга омтылган кебек, калган билгесез дөньяны рус теле ярдәмендә ачар га ашкынабыз. Халыкара бердәмлек хисе белән сугарылган гражданлык тойгыбыз җитлегүенә рус теле дә өлеш кертте.
Армиядә — солдат, калмык далаларында — нефть эзләүче, Түбән Кама химия комбинаты төзелешендә — балта остасы. Казан университетында — студент. Кыргыз- Миякә мәктәбенә әйләнеп кайтканчы әнә шулай йөреп, унбиш ел узган иде. Тик мин туган мәктәбемне бу юлы икегә бүленгән хәлдә күрдем: райүзәктә яшәүче «элита», ягъни, туган телгә мохтаҗлыгы юк балалар өчен иң күркәм җирдә, өч катлы яңа бинада русча гына укыта торган мәктәп ачканнар. Ә авыллардан килүче «аборигеннар» — кара сөякләргә, бер абзый әйтмешли, «райпромкомбинат чүплеге артындагы ике катлы барак«ны биргәннәр. «Милли мәктәп» дип атасалар да. аерма бор-ике сәгать туган тел укытуда гына булганлыктан, анысын да асылда рус мәктәбе санарга мөмкин иде. Әмма, бер үк программа белән укытуга карамастан, бу ике мәктәпнең укучылары да. укытучылары да бер берсеннән нык аерыла, имеш: беренчесендә һәммәсе ал да гөл. икенчесендә — боеклык, моңсулык. Ру<- мәктәбендә — «сайланма» халык. «милли»дә — калдык-постык, кайсы ягы беләндер «элита» арасына керә алма гаи бичаралар' Элекке укыту бүлеге мөдире, безгә туган телебез, әдәбиятыбызның бай хәзинәләрен ачып, фикер, хис матурлыгына мәхәббәт уяткан. Башкортстанның атказанган укытучысы Г Гыйниятудлина. менә шушы хурлыклы бүленешне кабул итә алмыйча, инфаркт белән шифаханәгә кереп яткан икән.
Район мәгариф бүлегенә киттем. Анда мине фәи-техника революциясе заманын да туган тел кирәкмәвенә иман китергән мөдир каршы алды һәм, иң зур. иң зирәк акыл иясе шикелле, телләр кушылып бетүнең сәгате генә түгел, минуты да җиткәнлеген аңлата башлады.
— Мәктәпне нинди нигездә болай гаделсез бүлдегез? — дип сорадым. - Нигә барлык фәннәрне дә русча укыта башладыгыз?
— Ата-аналар теләге буенча.
— Аларның хатларын күрсәтегез әле? Җыелыш беркетмәләрен...
— Ә сез кем буласыз?
Билгеле инде, аның белән тарткалашу мәгънәсез иде.
Сүтелеп бетмәгән иске мәктәбебезгә таба атладым. Беренче тапкыр күңелемдә әдәбиятка мәхәббәт уяткан, шигырь юллары тудырган классыбызга килеп кердем. Әйтер сең лә шушында укыган йөзләгән укучыларның илчесе идем мин. Башкорт әдәбияты классигы Гариф Гомер. Советлар Союзы Геройлары Мансур Абдуллин. Миңлегали Гобәйдуллин һәм башкалар, миңа төбәлгәннәр дә, мондагылар гамәле өчен җавап та ләп итәләр иде сыман. Ә мин нишләргә дә белми аптырап калдым Лозунг язылган фанер кисәге әле һаман эленеп тора. Күзләремне идәннән алмастан. җанны сызлатыр дәрәҗәдә таныш сүзләрне пышылдадым: «Кешелек доньясы тудырга.1 барлык белем хәзинәсе белән зиһенеңне баетканда гына коммунист булырга мөмкин».
«Төн вә көндез сине онытмаучылар исеменнән туган мәктәбемә автордан».— дип язу яздым да бүләккә алып кайткан китабымны бакчада очраклы рәвештә исән калган алмагач төбенә күмеп куйдым.
Без менә шулай туган мәктәбебездән мәхрүм калдык. Мең ел гомер кичергән әлифбабыздан аерылдык. Туган авазлар моңыннан, тел бизәкләреннән башка рухи бөтенлекне саклау нинди авыр буласын мин шунда бик ачык төшендем. Алтмышынчы еллар башыннан алып «рус телен өйрәнүне яхшырту* сылтавы белән һәм. әлбәттә, «ата-аналар теләген искә алып», йөзләгән милли мәктәпләр рус телендә укытуга күчерелде. Нәтиҗәдә, Урал буе шәһәрләрендә һәм авылларда чын мәгънәсендә милли дип әйтерлек бер генә мәктәп тә, балалар бакчасы да калмады.
Шушы эшләр матур сүзләр сөйләнеп, совет власте исеменнән тормышка ашырыл ды. Ә совет власте хезмәт ияләренә кайчан начарлык эшләде соң? Беркайчан да! Кем нэр һәм кайчан рус теленә каршы иде соң? Берәү дә. беркайчан да' Ләкин пролетар интернационализмның асыл мәнфәгатьләренә каршы килеп сөйләнгән матур сүзләр совет властеның чын йөзен каплый башлады. Совет власте белән ачыктан-ачык һәм намуслы рәвештә, чал чәчле анаң белән сөйләшкәндәй сөйләшәсе килде, ләкин тавы шыбыз ишетелмәде. Ата аналарның сәяси беркатлылыгын намуссыз файдалану, аларның ышанычы белән сату-алу итү Башкортстан халык мәгарифенә тиңсез зур рухи югалтулар китерде: республика халкының төп өлеше (алтмыш процентка якы ны) — башкортлар, татарлар, марилар, чувашлар, украиннар һәм башка милләтләр уз мәктәбеннән мәхрүм калды. Революциянең иң бөек казанышларының берсе - туган телдә белем алу хокукы бюрократик тозәтмәләр, өстәмәләр кертү аркасында хур ителде, кайчандыр зур мәхәббәт белән «халыкныкы» дип аталган нәрсә торгынлык елларында,— бер дә күпертмичә әйтем,— «халыкка каршы мәгариф»к.< әйләнде. Башкорт яки бүтән теләсә кайсы милләт мәктәбендә туган тел укытылмый икән, аны совет мәктәбе санарга мөмкинме? Минемчә, юк. Чөнки Советлар Союзы — кардәш халыклар берлеге ул. Димәк, мәктәпләрдә барлык халыкларга хас сыйфатларны, шул исәптән, аларның телләрен до эченә алырга тиеш
Милли мәктәп, туган тел Башкортствннан читтә дә юкка чыга барды Чөнки аларны якларга мөмкин түгел, шунда ук «милләтче» тамгасы тагалар Матбугатта туган халкыңны телгә алу. районда ана теле укытучыларыиың семинарын үткәрү, радио-теленндение аша туган тел матурлыгы хакында сөйләү дә хупланмый башлады. Без шулай милләтләрне чәчәк аттыра алдыкмы соң? Юк. Тормышыбызда җыр кимеде. Матур халык йолалары юкка чыкты. Кешеләр арасында табигый аралашу яме бозыл ды. Изге саналган нәрсәләргә битарафлык тамыр җәйде. Хезмәт дәрте сүрелде. Бу ел ларда сәнгатькә күренекле шәхесләр килү дә тукталды диярлек. Чөнки аларны туган тел сулышын буып әзерләү мөмкин түгел иде
Без шулай халыкларны якынайттыкмы соң? Юк. Бары ераклаштырдык кына. Үз ара ышанычны какшаттык. Башкаларга өстән карау, аларны санга сукмау рәнҗү хис лорен генә тернәкләндерде Чынлыкта без дуслыкны суыту өчен диверсия генә яса дык. Аның зыянын әле ничомә буын күрәчәк һәм халык «ата аналар теләп- белән» меңнәрне, миллионнарны туган телсез калдырган җитәкчеләрне каргаячак.
Чөнки тел культурасы ул — кешенең гомум культурасы нигезе. Тол ул фал софә һәм әхлак, йолалар һәм гореф гадәт, рухи хәзинәләр, матурлык тойгысы һәм мәңге саф, мәңге тере шигърият чыганагы, кеше хәтеренең йолдызы, дигән сүз. Тел ул — мәхәббәт чишмәсе. Әгәр атом реакторы якн нефть скважинасы сафтан чыгу. Шахталар ишелү яки поездлар, теплоходлар бәрелешү, самолетлар егылып төшү ешая икән, бу мөгаен, совет кешесенә беренче нәүбәттә йогынты ясый торган вөҗданлылык, җаваплылык хисе, рухи ныклык һәм фикер йөртү ачыклыгы кебек кыйммәтләрнең үз вазифасын үти алмавыдыр.
• Милли гаделсезлек пролетариатның сыйнфый теләктәшлеген үстерүгә һәм ныгы туга барыннан да күбрәк тоткарлык ясый, һәм җәберләнгән милләт кешеләре
тигезлек хисенә һәм бу тигезлекнең саксызлык аркасында гына булса да, шаярту төсендә генә булса да бозылуына, бу тигезлекнең пролетариат иптәшләре тарафыннан бозылуына барыннан да сизгеррәк карыйлар. Менә шуңа күрә бу хәлдә азчылык милләтләргә карата юл куючанлык һәм йомшаклык күрсәтүнең җитәрлек булмавына караганда. арттырыбрак җибәрелүе яхшырак. Менә шуңа күрә бу хәлдә пролетар теләктәшлекнең һәм, димәк, пролетариат сыйнфый көрәшнең дә төп мәнфәгате безнең милли мәсьәләгә беркайчан да феодаль карамавыбызны, бәлки изелгән (яки кечкенә) милләт пролетариеның изүче (яки зур) милләткә карашындагы мәҗбүри аерманы һәрвакыт исәпкә алуыбызны таләп итә».— ди В. И. Ленин.
Хәзер бездә, билгеле, классик мәгънәдә изелүче һәм изүче милләтләр юк. Кеше саны күп яки аз булган милләтләр генә бар. Аларның үзара чын тигезлегенә ирешергә әле ерак. Минемчә, союздаш, автономияле республикалар, милли өлкәләр һәм округлар арасында җитештерү һәм куллану, социаль үсеш, культура һәм халык мәгарифе тармакларында тигезсезлек торгынлык елларында аеруча артты. Бу нәрсә милли мө-нәсәбәтләрдә дә чагылмый калмады. Политик җитлегү, гражданлык җаваплылыгы күпләрдә аксады. Культура һәм мәгариф мәсьәләләрендә пролет культча кыланулар, тулы бер буын язмышын чыгырыннан чыгарган шәхес культы бәлаләре җәмгыятебез үсешен шактый гарипләндерде. Яңа дөнья, яңа җәмгыять корырга омтылганда ватаныбыз һәм башка илләр педагогикасы бай тәҗрибәсен дә искә алмадык, хәтта аны белмәмешкә салыштык. Кешенең беренче ихтыяҗын канәгатьләндерергә хаҗәт макарон. ярма, май җитмәгән шартларда, вульгар социология каһарманнары тел өлкәсендә халыкны көне белән «коммунизм.га китереп җиткерде. Интернациональлекне чамадан тыш актив яклаучы мондый каһарманнар әле кайчан гына изелгән халык сафыннан шытып чыкты, тиешле әзерлеге булмаган хәлдә җаваплы урынга утырды һәм, авантюристлар коралына әйләнеп, үзе менеп атланган ботакка балта чаба башлады. Ярык мулла дин боза, ярым галим ил боза, дигәндәй, менә шундый кол рухлы, югарыдагыларга ярарга атлыгучы түрәләр милли телләрне иясеннән аерып, колониаль товарга әйләндерде: «Туган тел интернациональ байлык түгел, димәк, перспективасыз, кирәксез; рус теле — интернациональ, димәк...»
2
Дистәләгән авылларны йөреп чыгып, йөзләгән ата ана белән сөйләштем. Шәһәрләрдәге гаиләләргә дә кагылгаладым. Мәсьәләне аңлауда шәһәр белән авыл арасында сизелерлек аерма бар. Әмма мине шаккатырган нәрсә аларның һәммәсенә хас төп сыйфат булды компьютерлар гасырында яшәүче малкуар ата-ана ларның күпчелеге педагогиканың элементар нигезләрен аслан белми икән.
Авыл халкына килсәк, туган тел язмышына мөнәсәбәт төрлечә: балалары сөйләм телен белгән ата аналар шуңа бик канәгать. Алар өчен бернинди хәвеф хәтәр юк шикелле. Уллары-кызлары туган телдә инде авыр аралаша, катнаш телдә яки русча гына җавап бирә башлаган авылларда исә ата-аналар эшнең ал да гөл түгел икәнлеген чамалый, баласын кисәтә, орыша.
Рус телендә укытырга күчүне яклаган ата аналар, чыннан да. мин көткәннән күб рэк булып чыкты. Дәлилләре бер: туган тел белән кая барып була соң? Мин аларга бүген файдалы сыман күренгән нәрсәнең иртәгә һәлакәт китерәчәген әйтәм, алар миңа һавадагы торнадан кулдагы үрдәкнең кыйммәтрәк икәнен исбатлый Әмма һәлакәтнең ничек бик тиз үз башларына килеп төшәчәген тәфсилләп аңлатырга керешкәч, алар килешә һәм гаҗәпләнә: «Дөрес! Мәсьәләнең бу ягын без бөтенләй уйламадык ич. Бу хакта безне берәү дә кисәтмәде...»
Шәһәрдә инде кемнәрдер балаларының туган телне онытуына кул селтәгән, моңа күнеккән. Икенчеләр бу хәлне фаҗига итеп саный, эчтән сызлана. Егерменче-уты- зынчы елларда әти әниләребез төтен бөрки башлаган һәр биек морҗаны һәм русча өйрәнгән егет-кызны күргән саен шатланган Чөнки алар бу яңалыкта илнең промыш ленносте ныгуын, укымышлы белгечләре артуын күргән. Хәзер инде алар һәр ялтыраган нәрсәнең алтын түгеллеген аңлый. Чөнки бөркеп утырган морҗа һаваны агулый, русча өйрәнү исә туган телне инкарь итү бәрабәренә алып барылган. Шуңа күрә шәһәр кешесе хәзер. «Их, балам туган телен дә белсә икән!.—дип уфтана. Баласының русча укып та әллә ни алга китмәвен күргән авыл агае исә: «Нинди мәктәп бу, улыбыз ни русча, ни татарча юньләп белми..— дип сукрана һәм ул хаклы.
Ата ана үз баласының укымышлы, эшкә яраклы кеше булып үсүен тели һәм бу өметен русча белүгә китереп бәйли. Бу бер дә гаҗәп түгел. Ләкин онытмыйк: ул бит моны туган телен гамәлдән чыгару хисабына эшләргә кирәк дип санамый. Менә шушындый очракта инде мәгариф министрлыгы «каһарманнары, егетлек күрсәтә башлый. Ата аналарга:
— Сез балагызның русча яхшы белүен телисезме? — дигән сорау бирә. Уңай җавап алгач, үзенчә зирәк һәм бердәнбер нәтиҗә чыгара: — Димәк, сез аны русча укыту яклы!
һәм әлеге туп-туры ят телдә укытуны җайлап җибәрә. Туган тел яследән үк кыс рыклап чыгарыла, ата аналарга ейдә дә ят телдә генә сейләшергә киңәш бирелә, еш кына катгый таләп ителә.
Ә хакыйкать бер генә: бала ана телендә ишеткәнне генә йөрәге һәм акылы белән хәтеренә нык сеңдерә, ул туган телендә генә ансат һәм тиз фикер йөртергә өйрәнә, дөньяны камил танып-белө ала. Ана телен яхшы белгән бала гына башка телне җиңел, тиз өйрәнә, төрле фәннәрне тирән үзләштерә. Ләкин безнең мәгариф «каһарманнары «ата-ана теләге*нә аркаланып, рус телендә укытуга күчерүне үзенең ике йөз процент интернационалист икәнлеген исбатлар өчен файдаланучы кайбер карьершт ларга күндәм буйсынып милли политика әхлак кануннары тупас бозылуга күз йомды, яшь буынны ялгыш юлдан алып китүгә мөмкинлек бирде.
В. И. Ленин исә СССР төзелгән көннәрдә халыкны: «Безнең Союз эчендәге башка милли республикаларда милли телне куллану турында каты кагыйдәләр кертергә һәм бу кагыйдәләрне аеруча җентекләп тикшерергә кирәк. Шик юк ки. тимер юл хезмәтенең берлеге, дәүләт хәзинәсе эшләренең берлеге һәм башка шундый сылтаулар белән бездә, хәзерге аппаратыбыз яшәгәндә, чын чыннан руска хас башбаштаклыклар бик күп булыр»,— дип кисәткән иде
Тәҗрибә күрсәткәнчә, безнең «хәзерге аппаратыбыз* чынлап та йокымсырап ятма ды. дәүләт хәзинәсе эшләре бердәмлеге урынына тагын да гөнаһсызрак, «демократиг рак* сылтау — «ата аналар теләге* дигән нәрсә уйлап тапты. Тик бюрократларның ул сылтавы Ленинның: «Чын коммунистик тәгълиматны һәр халык теленә тәрҗемә итәргә... кирәк*.— дигән күрсәтмәсенә, гармоник үскән шәхес тәрбияләү турындагы СССР законына туры киләме соң?
Моннан тыш, безгә хәзерге ата-аналарның күпчелеге баласын ашатучы, киендерүче һәм югары уку йортларына этәрүче генә булуын, ләкин һич тә педагог дәрәҗәсенә үсеп җитмәвен, кешедәге милли һәм интернациональ башлангычларны, теге яки бу телдә укытуның өстенлекләрен һәм кимчелекләрен ачык күзалламавын, бу хакта үзенә хисап бирә алмавын һич тә онытырга ярамый. Хәзерге ата-аналарга иң әүвәл дә рөҗә. ягъни баласын югары уку йортына кертү кирәк. Анда исә имтиханнарны русча гына тапшыралар. Бичара ата-ана нишләсен мондый шартларда7 «Теләк белдерде, алар! Шуның нәтиҗәсендә, мәктәпләребез балаларга тулы белем, әхлакый тәрбия бирә торган нигездән бөтенләй ят, сыналмаган юлга күчте <-аф татар һәм башкорт авылларында да уку укыту беренче класстан ук русча алып барыла башлады Табигый ки. үзләре аңламаган телдә балалар фикер йөртә алмый Ят тел белән кинәт очра шу, шул телдә белем үзләштерү мәҗбүрияте әзерлексез укучылар миенә икеләтә йөк булып төште. Нәтиҗәсе — стресс, фикер йөртү сәләтенең зәгыйфьләнүе. Русча белү дәрәҗәсе, күтәреләсе урында, түбәнәя бару гына. Милли мәктәп русча укытуга күч кәннән соң. ни гаҗәп, югары уку йортына керүче милли яшьләр саны үсмәде, кимеде генә. Авыл балалары һөнәр училищеларына килеп тулды. Әлбәттә, улыңның яки кы зыңның һөнәр алуы начар түгел, ләкин ата ана өмете бишкачарак иде ләбаса
Туган тел адәм бпласы өчен бернинди роль дә уйнамыймыни соң?! Аны бишектән үк теләсә кайсы телдә тәрбияләү барыберме’! һәр очракта да бик шәп кеше булып җитешүе ихтималмы?!
Мәшһүр чех педагогы Ян Коменский (1592 — 1670) «Мәңгелек дидактика» дигән хезмәтендә туган тел таралышы максатын һәм чикләрен түбәндәгечә билгели: «Телләр, белем, укымышлылыкның бер өлеше буларак түгел, гыйлем алу һәм аларны башка ларга тапшыру коралы рәвешендә өйрәнелә Шуңа күрә бөтен телләрне өйрәнү кирәкми... Ихтыяҗы чыкканнарны гына ойрәнү до җитә... Шәхси тормышта — туган тел, күрше халыклар белән аралашуда исә туларның телләре- кирәк була Туган тел мәк тәбенең максаты һәм вазифасы алтыдан унике (яки унөч) яшькә кадорп- балаларга гомер иткәндә кирәк булачак түбәндәге нәрсәләрне өйрәнү 1 Туган телдә басытганны һәм язылганны җиңел укырга 2 Әүвәл матур, аннары тиз һәм. ниһаять, дөрес язарга 3. Чутта дөрес исәпләргә I Барын да дөрес үлчәргә 5. Киң таралган җырларны җыр лый белергә. 6. Әхлак кагыйдәләрен күңелдә беркетергә 7 Кон саен өеңдә һәм шәһәрдә күз алдында аккан тормышны аңлар өчен җитәрлек күләмдә политик һәм экономик хәлләрне белергә Н Тарих, дөнья яратылышы, боаылуы. вәсвәсәләр»- хакын да төшенчә булдырырга 9. Космография нигезләрен. Диңгезлар, океаннарны. Европа илләрен белергә 10. Барлык һөнәр алымнары белән танышырга . «
Ян Коменскийны бөтен дөнья педагогия фәненә нигез салучылардан Иоганн Песталлоцци (1746 1827) да куәтли.
Боек рус педагогы К. Ушинский да ят телләрне кече яшьтән өйрәтүгә катгый төстә каршы килә. Аның «кешелекле белем бирү» системасы нигезен туган тел һәм әдәбият тәшкил итә. «Туган телен ансат һәм көч түкми үзләштергәндә һәр яңа буын шул ук вакыт үзенә кадәр яшәгән, инде күптән җирдә череп беткән меңнәрчә буыннарның фикер һәм хис җимешләрен дә күңеленә сала. Ата-бабаларның исәпсез хисапсыз күп буыннары күргән, кичергән, татыган, уйлаган барлык нәрсә дөньяга әле яңа гына килгән балага җиңел генә тапшырыла. Туган телен откан бала гомер юлына кирәкле көчләрне туплап аяк баса, ул туган телен өйрәнгәндә шартлы авазларны гына аңына сеңдерми, туган җиренең рухи тормышын һәм куәтен дә эчә...»
Бала тәрбияләү, аңа белем бирүнең иң нәтиҗәле юлларын эзләгән акыл ияләре. дөнья педагогия гыйлеме классикларының фикере әнә шундый. Бу фикерләрнең совет галимнәре тарафыннан кире кагылганы юк. Әмма без хөрмәтле галимнәрнең исемен телдән төшермәсәк тә, аның гыйльми-педагогик мирасын иң ерак шүрлекләргә яшереп куйдык, үткән буыннар тәҗрибәсенә нык таянып әйткән бик урынлы киңәшләрен укыту программасында файдаланмаска тырыштык.
Укыту телен дөрес сайламау, тормышыбызның башка тискәре вакыйгалары белән бер җепкә тезелеп, милли мәктәбебез эшчәнлеген каршылыклы, ялгыш юлга кертте, фән нигезләрен тиешенчә үзләштермәгән, рухи фәкыйрь, әхлагы түбән балаларга • өлгергәнлек» таныклыгы тоттырып, мөстәкыйль тормыш юлына чыгара башлады.
Туган телдә укыту, туган тел һәм әдәбиятны өйрәнү принциплары коммунистлар партиясенең күренекле эшлеклеләре В. Ленин, Н. Крупская. А. Луначарский, А. Мака ренколар тарафыннан һәрвакыт совет мәктәбенең нигезенә салына килде. Күренекле педагоглар Л. Щерба. В. Аврорин, В. Сухомлинский. Ф. Филиниәр марксистик-ленинчыл нигездә ике теллелек принцибының туган телгә таянырга, шуннан үсеп чы-гарга тиешлеген исбатларга тырыштылар. Әмма җавапсыз мәгариф «каһарманнары» өчен форма төрлелеге, күплеге башка сыймый торган нәрсә иде. Бер тел. бер әдәбият, бер дәреслек — нинди уңайлы бит ул «бер» дигәнең! Киметергә, бергә калдырырга, шу шы юнәлештә йөз. йөз илле процент күрсәткечкә ирешеп, рәхмәт ишетергә, мактаулы исем, бүләкләр казанырга!! Бу аларның иң татлы хыяллары иде.
Менә балалар беренче яки әзерлек классына килә. Укытучы керә дә:
— Садитесь, дети! — ди.
Балалар төшенми, һаман басып тора. Ләкин укытучының бу сүзләр мәгънәсен туган телдә аңлатып торырга вакыты юк. Аның «югарыда» расланган программаны үтәсе бар, ул программада исә туган тел кебек «вак-төяк» искә алынмаган. Димәк, балаларга бик күп таныш түгел нәрсәләрне таныш түгел телдә аңлатырга кирәк. Ничек? Укучыга бердәнбер юл кала: зиһененә барып җитмәгән нәрсәләрне ятлау! Бала гаҗизлектән тинтери. Аңы үсми, томалана гына. Ачышлары белән аңа шатлык китерергә, җанына оҗмах булырга тиешле мәктәп бик тиз арада җәһәннәмгә әйләнә. Сабыйның генетик код аша килгән сәләте яралгы хәлендә катып кала. Бу инде аның рухи халәтенә дә китереп суга — балада җитлекмәгәнлек тойгысы барлыкка килә. Ят тел. карачкы рәвешендә, бер үк вакыт туган теленә ямьсез күләгәсен дә төшерә. Русча акцентсыз сөйләшергә көчәнеп, сабый туган телен кулланмаска тырыша. Менә шулай нәни кешенең әхлакый, акыл һәм хис дөньясы табигый тотрык- лылыгын җуя. Ихласлыкны — икейөзлелек, хакыйкатьне — принципсызлык, гаделлекне — гаделсезлек алыштыра. Эчке каршылык мәктәп бусагасын атлап чыккач та бетми, хәзер инде ул мөстәкыйль тормыш юлында бер төрле сөйли, икенче төрле эшли башлый.
Сабыйның фикер йөртү агышын шушылай сүлпәнләндерә ала торган бүтән тормоз уйлап табарга мөмкин микән?! Тискәре көчләр туган телгә каршы бүтән агу таба алма ганда, һәр заманда телләр дуслыгын какшатырга тырышкан. В. И. Ленин шундыйлар хакында совет дәверендә: «Бездә, мәсәлән, мәгариф комиссариатында яки аның тирәсендә: бердәм мәктәп, шуңа күрә рус теленнән башка телдә укытасы булмагыз! — дип әйтүче коммунистлар да бар. Минемчә, андый коммунист — великорус шовинисты. Ул безнең күбебездә бар һәм аңа каршы көрәшергә кирәк»,— дип язган.
3
Урал буенда авыл «милли» мәктәпләре әнә шулай мөшкел булгач, шәһәр һәм поселокларда яхшыга өметләнү бөтенләй мөмкин түгел. Чөнки шәһәр җирендә халыкның күпчелеге — руслар. Билгеле, татар, башкорт, чуваш, марилар да аз түгел, әмма, авыллардан җыйналган ятимнәр укый торган интернатларны гына искә алмасак, шәһәр җирендә тулаем милли мәктәпләр юк. Дөрес. Казанда ике «татар», Уфада бердәнбер • башкорт» мәктәбе эшли. Ләкин әлеге интернатларның һәм «милли» мәктәпләрнең миллилеге — аларда туган тел һәм әдәбият фәне укытылуда гына. Ул дүртенче-
сигезенче классларда атнасына берничә дәрес, тугызынчы, учынчыларда — берәр сәгать. Калган фәннәр һәммәсе русча өйрәнелә Башка азчылык милләтләре исә бу «казаныштан, да мәхрүм.
Уфадагы бер мәктәпкә укучылар белән очрашуга баруым әле дә хәтеремдә. Интернациональ дуслык клубы активистлары чакырды мине. Әйтүләренә караганда, бөтен шәһәргә үрнәк мәктәпкә бардым.
Мин класска килеп керүгә, инде мондый эшкә остарган укучылар шаулатып кул чаба башлады. Бу кадәр хөрмәт күрсәтүгә лаекмы соң мин, дип кыенсынып та куйдым. Аннары, тукта, беләләрме соң монда мине укучылар, дип уйлап алдым да үземне Вашкортстанның халык шагыйре Рәшит Нигьмәти дип таныттым. Утыз ел элек вафат булган кешенең исемен ишетүгә, тәрәзәләрне чыңлатып, стеналарга эленгән портретларны тетрәтеп, тагын кул чаба башладылар. Кая инде ул без «фәкыйрьләрне* белү! Аларга кем килсә дә барыбер икән ләбаса. Иң мөһиме — активлык күрсәтү.
Яшь интернационалистларга иң гади сораулар бирә башладым: Салават Юлаев кем? Кайда туган, нинди батырлык күрсәткән, кайчан һәлак булган? Габдулла Тукай, Мәҗит Гафурилар кем? Ишеткәннәре бар икән үзе, әмма өзеп әйтергә кыймадылар. Араларыннан берәү дә, хәтта рус малайлары да Пушкинның һич югы бер шигырен сөйләп бирә алмады — кая инде ул Тукайга сан! Залда утырган егерме өч татар һәм башкорт баласының берсе дә туган телен белми икән. Байтак сорауларымны: «Нигә кирәк инде бу?»— дип көлеп каршы алдылар. Чыннан да. нигә? Туган телнең нигә кирәк икәнлеген аңлатыр хәлгә калгач, эшне төзәтеп буламыни? Бу бит — аларның ни өчен кеше булып туганлыкларын аңлату белән бер.
Бу мәктәп укучылары чит илләрдәге яшьтәшләре белән хат алыша. Ул хатларның кайсыларын мин дә караштырдым. Кызыклы. Безнең ил халкына хөрмәт күрсәтеп, русча язганнар. Ә безнең интернационалистлар, ул илнең телен дәрестә өйрәнсәләр дә. җавапны русча гына сырлый. Күп кабатлаудан шомарып, «уңып» беткән җөмләләр. Җавап язганда берсе дә ерактагы дусларга шулай ук кешеләрчә итәгатьлелек. хөрмәт күрсәтергә тиешлекне башларына да китермәгән...
Туган телемдә шигырь укырга керештем. Ялгышуымны шунда ук аңладым. Валалар пыш-пыш килә, авыз ера, этешә-төртешә башлады. Әле бая гына мине алкышлаган формаль интернационализм кая китте соң? Нигә минем йөрәк авазым аларга ба рып җитми? Без аларны шулай тәрбияләгән ләбаса — милли әдәбият аларга кирәкми...
Кайдадыр «өләшенгән» интернационализмның кадере зурмы? Интернационализм мы соң ул? Башка халыкларга туган җирнең нинди нурын, ннндн рухи байлыгын илтер икән? Бу балалар кеше әйтеп торганны теркәгән хатларында чит ил гражданнарына ни өчен мәхәббәтләрен тонналап бүләк итә (бу яхшы, билгеле!), үзснекеләргә мыскылын да кызгана соң? Туган халкың мәхәббәтеңә мохтаҗ түгелмени? Чит илләр, ят ха лыклар белән кызыксынуың яхшы яхшысын. Ә үз халкыңны беләсеңме соң? Кардәш чуваш, мордва яки украиннарны беләсеңме? Аларның гаҗәп матур җырларын? Дөрес, аларда җырдан башка хәзинәләр дә җитәрлек. Шулар арасында яшисең ләбаса син!
Соңыннан бер таныш укытучым әлеге «активистларының кайберсе хакында әхла кый мәгълүматлар китерде. Икесе милициядә исәптә тора икән Берсе үз әнисенә кул күтәргән. Икенчесе — ой баскан. Араларында бер отличник та юк. Укуда аксый, җәмә гать эшләреннән кача, укытучыларны тыңламый торган балалар. Безнең халыккп хас күркәм сыйфатлары кайда соң боларныц? Бу укучыларның интернационалист аталыр га хакы бармы?
Туган җирендә яшәүче, ата бабасы учагы янына кеше кыяфәтенә кереп якын лашучы. ата анасы тапкан ризыкны ашап үсүче кыз белән егет боларның һәммәсен оныта, эреләнә икән үткәненә һәм бүгенгесенә хыянәт итә. Дөрес, моңа без үзебез үк шартлар тудырабыз. Аның тәкәбберлеге яследә үк тамыр җибәрә башлый Тәрбияче яс ледә Һәм бакчада туган телдә сөйләшүне тыйгач, саф күңелле сабый ана теленә үзе кебекләр арасында хөрмәт юклыгын күрә дә. аның кирәклегенә шикләнә, күңелен до гомер буена җитәрлек икеләнү Һәм... масаю комплексы оялый Ул. яиәсе. өйдәгеләр кебек түгел, артта калган бабалары теленнән башка да яши ала' Шулай итеп, бу адәм баласы көтелмәгән рәвештә «үз халкыннан өстен, булып чыга! Шуннан соңгы үсеше аны инде төрле чирләр чыганагы булган милли нигилизмга, үз калкын инкарь итүгә генә алып кило. Шәһәр кызы яки егетенең милли нигилизмы иң агрессив, иң азгын иң ямьсез төс ала - бу сыйфаты аны икмәк исе килгән кара туфрактан, «п исе аңкыган җылы яңгырлардан һәм. аеруча үкенечлеге. күңелне сафландыра торган Физик хезмәттән аера. Миллилек белән интернациональлек нисбәте бозылу кешене рухи гарипләндерә Ана теленнән - хис теленнән коры калган, дөньяны тойгы аша танып белүе зәгыйфь ләнгән саен, шәхеснең салкын акыл, исәп хисап белән эш итүе кочак. Матурлык әхлакый гүзәллекне адәм баласына хис теле генә тирән сеңдерүен иетә
тотсак, ана теленнән мәхрүм калу шәхестә каты күңеллелек, тәкәбберлек, көнчелек һәм башка тискәре сыйфатларның куәтләнүенә китерә- Үзенең ялгыш тәрбияләнүен аңлаган очракта, мондый шәхесләр үпкә, ачу хисләре кичереп, төзәлмәс милләтчегә дә әйләнергә мөмкин.
Күпмилләтле совет педагогия фәне милли психологияне бик нык искә алырга тиеш. Академик Д. Лихачев, күренекле совет шагыйрьләре М. Луконин, К. Симоновлар торгынлык заманында ук бердәнбер телне генә күтәрүгә каршы чыктылар.
Чыннан да, ничек инде ул «гүзәл киләчәк хакына» мин гел эшләргә дә эшләргә генә тиеш, ә минем тирем һәм каным белән барлыкка китерелгән иң гүзәл җәмгыятьтә кемдер бердәнбер буларак яшәргә, рәхәт күрергә мандат алачак? Бары аның теле генә чәчәк атачак? Һәр халык үзенең үлемсезлегенә ышанырга тиеш, югыйсә ул бүген үк яшәү дәртен югалтачак.
Җитмешенче еллар башында мәктәпләребезгә ябырылган, бер афәт хакында язуы миңа гадәттән тыш кыен. Юк. мәсьәлә аның четерекле, баш җитмәс дәрәҗәдә катлаулы. сәяси яктан нигезсез, ялгыш, укучыларны шаккатырыр дәрәҗәдә сәер булганы өчен генә түгел. Киресенчә, без, шушы җир вәкилләре, бик нечкә аңлыйбыз: мәсьәлә монда махсус рәвештә катлауландырылган, чын сәясәттәй сәясәт белән уйнашчылык итүгә әйләндерелгән. Кем әйтмешли, тарыдан дарыга дүндерелгән. Әйе. мәсьәлә ике игезәк халыкның — башкортның һәм татарның вөҗданына, намусына, дәрәҗәсенә кагылганга күрә, ифрат дәрәҗәдә читен. Искәрмәстән Дәрдмәнд хәтергә төшә:
Бертуганың чит тибәдер.
Дәүләт тигез булмаса: Ана сөтен айры имә. Бала игез булмаса...
Әллә без буртуган түгелбезме соң? Әллә без алданганбыз? Бу куркыныч сораудан күңел иңри, тын кысыла. Юк. дисең син үз-үзеңә, без — бертуган, без игезләр, бу бәла-казаларда гади башкорт халкының, татар халкының бер генә дә гаебе юк! Иншалла. шулай! Без, типтәрләр, үзебезне татар итеп тоя, яши, башкорт итеп исәпли торган сәер бер милләт вәкилләре идек. Үземә килгәндә, мин татар белән башкорт арасында, татар исәбенә, яңа бер ясалма «типтәр милләте»н барлыкка китерү серләренең төбендә әүвәлдә патша хөкүмәте, соңыннан Сталин бөек державачылыгы ятуын соңлап, бик тә соңлап аңладым. Әле без сабый чакларда авылы-нәселе белән башкорт язылган һәм шуңа бер очракта үзен-үзе инандырган, күп очракларда дәүләт тарафыннан инандырылырга тырышылган авыл картлары еш кына кабатлый иде: • Син — үзең өчен татар, дәүләт өчен — башкорт». Мин гаепләргә ашыкмыйм. Киресенчә. керәшенләнүдән качып, «башкортка әйләнгән» һәм иманын-динен саклап калган бабаларыма мең рәхмәтләр укыйм. Әйе, бернинди өстенлеккә, матди тәэмин ителеш, өстәмә табышка исәп тотмыйча, безнең төбәк халкына хас булган эчкерсезлек һәм беркатлылык белән мин үземне гомер буе ике халыкның улы итеп исәпләдем. Яшь Башкортстан хөкүмәтенең әле 1923 елда ук татар халык шагыйре Мәҗит Гафурины декрет нигезендә башкорт халык шагыйренә әйләндерүендә нинди • тирән мәгънәләр» һәм перспектива ятканлыгына да мин әле генә төшендем шикелле. Ничек кенә булмасын, нәкъ менә шушы ике тугандаш башкорт һәм татар халкы мине — икесенең уртак улын — ашаттылар, эчерттеләр, киендерделәр, кеше итеп тәрбияләделәр, аннары бары хакыйкатьне, бары дөреслекне генә язарга кушып, кулыма каләм тоттырдылар. Минем ни гаебем бар? Әллә мин дә ялганлыйммы? Аерым көчләр тырышлыгы нәтиҗәсендә, шушы ике халык арасында барлыкка китерелгән күңелсез хәлләр нә аларның үткән тарихларында, нә Ватаныбызның башка халыклары тарихында тулаем очрамаганлык- тан. ул хакта язу янә дә авырлаша. Ләкин язмыйча ярамый. Мондый хәлләр беркайчан да кабатланмасын өчен кирәк ул.
Сүз таң калдыргыч, әхлаксыз тәҗрибәләр тезмәсе турында барачак.
Җитмешенче елларда Башкортстандагы татар мәктәпләре, нигездә, рус телендә укытуга күчерелгәч, бер дә көтмәгәндә, уйламаганда, ата-аналар, укучылар һәм җәмәгатьчелек белән киңәшеп тә тормыйча, программада фән буларак кына калган татар теле һәм әдәбиятын башкорт теле һәм әдәбиятына алыштырдылар. Кемгә хаҗәт иде соң бу? Әгәр бу өянәкнең башлап йөрүче юлбашчысы тар максатларга, турысын әйткәндә, милләтчелек, урындагы шовинизм даирәләренә хезмәт итә башласа. Ленин телгә алган «хәзерге аппаратыбыз» теләсә нәрсәгә, хәтта аңлатуы кыен, акылга сыймый торган кырын эшләргә дә сәләтле икән, дигән хакыйкать ачыла. Әйе, бер караганда КПСС Үзәк Комитеты, Башкортстан Өлкә Комитеты үзебез үстергән зур
җитәкченең икътисади, сәяси өлкәләрдә җитәкчелек итү алымнарын хөкем итте Нәти җәдә, Шакиров Һәм аның яраннары зур гөнаһлары өчен эшеннән алынды. Әмма, әйтер гә кирәк, милли мөнәсәбәтләрдә, мәдәният-мәгьрифәт нисбәтләрендә халыкларга каршы алар эшләгән искиткеч зур җинаятьләр «Софронов эше» артына күмелеп калдырылды. «Шакировчылык» күренешен әле ахыргача ачасы, фаш итәсе, төрле гаделсез лекләрне, башбаштаклыкларны тулаем бетерәсе бар.
Бер төркем кешенең нәфесе барлыкка китергән, җирле милләтчелекнең бугазына таш булып торган татар мәктәпләре мәсьәләсе элекке җитәкчелекнең иң зур гаепләрен нан берсе булып тора. Рәсми органнарның карарына нигезләнмичә, яшерен, телефон аша күрсәтмә биреп, шыпырт кына эшләнгәнлектән, республика җәмәгатьчелеге укыту телен алыштыруны шактый соңга калып белде. Матбугатта ачыктан-ачык язылмагач, хәбәрдар булмаган кешеләр аңа бөтенләй ышанмыйлар иде. Бу хәрәкәткә карата үзенең аз гына булса да кире мөнәсәбәтен белдергән затлар рәхимсез рәвештә эзәр лекләнде. Соңыннан, «ата-аналар теләге» буенча (!). «Башкортстанның көнбатыш районнары мәктәпләрен туган телдә укытуга күчерү» дип аталган бу тәҗрибә баштан ук драматик төс алды. Күрәсездер, монда да «ата-аналар теләгенә» таянылган. Аһ, шул «теләк» булмаса! Хәзер инде ун еллык тәҗрибәне йомгаклап, шуны әйтергә була: бу дәвердә шулкадәр ата-ана, укучы һәм укытучыларның күз яше түгелде, шулкадәр йөрәк бозылды, шулкадәр күп язмышлар тапталды, теге дөньяга китеп барды, төрле оешмаларга һәм редакцияләргә шулкадәр күп шикаять, зар язылды ки (алдан ук тыелу аркасында ул хатларның берсе дә матбугатта басылмады), әгәр аларның ба рысын җыеп өйсәң һәм ут төртсәң, аның кайнарлыгы Төньяк боз океанының теләсә нинди почмагын эретергә җитәр иде кебек. Әмма .партиянең тугры җитәкчесе» Шаки ровның бәгыре боз тауларыннан катырак булып чыкты.
һәрбер иҗтимагый күренешнең, философия фәне өйрәткәнчә, объектив һәм субъек тив сәбәпләре була. Башкортстан җирлегенә күчергәндә, бу сәбәпләрнең нигезендә, кыска генә итеп әйткәндә, әхлаксызлык һәм мәдәниятсезлек белән коралланган тупас көч ята. Шулай да уйланып карыйк әле: бер халыкның телен тугандаш икенче халык теленә күчерү очен тарихи яктан акланган мохтаҗлык бар идеме'' Шушы адым нәтиҗәсендә әлеге халыклар, аларга җитәкчелек иткән Үзәк ни отты? Әллә сон бер бишектә кан-кардәш булып үскән ике төп милләтне маңгайга-маңгай чәкештергән Беренче секретарь шушы гамәленнән шәхсән файда күрдеме?
Гомумән, татар халкына каршы бу эш ничек әзерләнде?
Моны ачыклау өчен безгә бераз гына булса да артка чигенергә, тарихка күз салыр га кирәктер.
Билгеле булуынча, «Идел-Урал штаты», «Татар башкорт республикасы» проектла рын тормышка ашыру ике халык өчен дә заманында иң кулай юл итеп фараз кылына иде. Аларның берсе гамәлгә ашкан хәлдә дә. тугандаш татар һәм башкорт халыкла рының мәдәни сәяси үсеше тоткарланмаячак, бүгенге хәлгә төшмәячәк иде. Әмма баш ланын киткән гражданнар сугышы. Казанның — чехлар, Уфа губернасының Колчак тарафыннан басылып алынуы, мөстәкыйль дәүләт тезергә омтылган башкорт миллн хәрәкәтенең үзен татар башкорт җөмһүриятенә каршы куеп, аклар ягына чыгуы, соңгы чиктә Милләтләр эшләре буенча Халык Комиссары Сталинның халыкларны, бигрәк тә төрки халыкларны, бүлгәләп хакимлек итү юлына басуы үз нәтиҗәләрен бирми кал мады — 1919 елда «Кече Башкортстан» дип аталган республика һәм 1920 елда аерым Татарстан республикасы төзелде. Миллион ярым чамасы татар, ярты миллионлап рус һәм башка халыклар яшәгән Уфа губернасы ике арада «хуҗасыз» торып калды. Алга киткән авыл хуҗалыгы, тимер юлы. телефон телеграф челтәре, промышленность һәм җитештерү чыганаклары, шәһәрләре, аннан да әһәмиятлеге — чамасыз «мил ли рухлы «Кече Башкортстан» җәмәгатьчелеген нейтральләштерергә» тиешле күп санлы ят этносы белән губерна 1922 елда башкорт дәүләтчелегенә кушылды Бу кушу икътнсадый социаль үсеше ягыннан артта калган, ни шәһәрләре, хәбәрләшү чаралары булмаган Кече Башкортстанны куәтләндерү итеп танытылса да. чынлык та. бер яктан, әле һаман «бәйсезлек» хакында хыялланган башкорт җитәкчеләрен «авызлыклар» өчен, икенче яктан исә. татарларны әнә шулай таркатып, бүлгәләп, аның милли дәүләтчелеген эәгыйфьләндерер өчен дә эшләнде. Шулай итеп, милли еәя сәтне үзенчә тормышка ашырган Сталин. Ленин түшәктә ятудан. М. X. Солтанга лиев тарафдарлары тиешенчә оешырга өлгермәүдән файдаланып, икс игез ха зык арасы на мина куйды Аның проекты буенча, икенче бер республикага үз ихтыярыннан тыш куып кертелгән миллион ярым татар азчылык тәшкил иткән башкортлар янын да хокукый яктан гарантияләнмәде - аның исеме җөмһүрият атында чагылдырыл- мады. милли ихтыяҗларын канәгатьләндерү юридик яктпн беркетеп куелмады, теләсә нинди җәбер кысымнарга дучар ителәчәк килмешәк хәленә төшерелде
Нәтиҗәләр озак көттерми. Шул ук елда Уфада исеме ботен илго билгеле «Нур»
татар театр группасы таратыла. Беренче башкорт дәүләт театры очеи актерлар әзерләгән тугандаш татар труппасын Уфа сыйдыра алмый башлый. Милләте белан татар, үз гомерендә бер генә шигырен дә башкорт телендә язмаган, бер генә китабын да башкорт телендә чыгармаган Мәҗит Гафури (1880—1934). әйткәнемчә, бу вакыйгалардан соң бер ел да үтеп ө.тгермәстән, Башкортстанның халык шагыйре итеп игълан ителә, тора бара бу исемнең «Башкортстан» мәгънәсе «башкорт» даирәсенә күчерелеп, этник бизәккә дә әйләндерелә. Уфада яшәп иҗат иткән күренекле татар шагыйрьләре һом язучылары Афзал Таһиров. Сәйфи Кудаш. Шәехзадә Бабич. Гариф Гомәр. Хәсән Мохтар һәм башкалар башкорт язучылары дип атала башлый. Кырыгынчы еллар ба шында Уфада татарча китаплар чыгару тыела. Булган газета журналлар ябыла, йә башкорт теленә күчерелә. Язучыларыбызның яңа буыны Мәлих Харис, Нажар Нәҗми. Тимер Арыслан. Иосыф Гәрәй. Гали Ибраһимов. Мостай Кәрим. Ибраһим Абдуллин һәм башкалар иҗатларын туган телдән башкорт теленә күчерергә мәҗбүр булалар.
1926 елда үткәрелгән Бетен Россия халык санын исәпкә алу чорында Башкорт АССРында йөз меңнәрчә татар башкорт итеп яздырыла. Сугыштан соңгы елларда бу афәт тагын да көчәйде һәм кешелексез формалар алды. Аны 1959 елда халык санын алган чакта КПССнын Башкортстан өлкә комитеты беренче секретаре булып эшләгән 3. Н. Ну риев яңа көч һәм дәрт белән дөрләтеп җибәрде. Әмма ул чакта «көнбатыш башкортлар» төшенчәсе дә. ходайга шөкер, мәктәпләребезне башкорт теленә көчләп күчерүдә юк иде әле. Әмма Нуриев кулыннан башкортлаштыру дилбегәсен алган М. 3. Шакиров һәм аның яраннары бу эшне ничектер «фәлсәфи» нигезләү, «конституциягә туры китерү» кирәклеген чамалаган. Моны инде күктән өмет итү дә кирәкми, республика законнары үз кулларында, аның яңа редакциясен кабул итү көннәре дә якынлашкан чак. Шуңа күрә Шакиров һәм аның әшнәләре Башкорт АССР Төп Законына, үз биләмәсенә кергәндәй, үз догалыклары белән бәреп керәләр. Нәтиҗәдә, Башкорт АССРның 1978 елда кабул ителгән Төп законында республикабызда яшәүче халыкларның демократик хокуклары чикләнгән булып чыкты. Башкорт АССРның 1937 елгы Конституциясенең 24 статьясында «Башкорт АССР Югары Советы кабул иткән законнар башкорт, рус һәм татар телләрендә басып чыгарыла» диелгән. Яңа редакциядә исә «һәм татар» дигән тәгъбир рәхимсез рәвештә сызып ташлана: шулай нтеп. миллионнан артык кешенең — халыкның киләчәк язмышы бер селтәнү белән балта астына куела. Шулай итеп. Башкорт АССРның 1978 елгы Конституциясендә бары тик башкорт һәм рус телләре генә гамәлдә калдырыла.
1937 ел Конституциясенең 78 статьясында: «Башкорт АССРның башкорт, рус, татар. мари яки чуваш халкы күпчелек тәшкил иткән районнарында, шәһәр районнарында һәм полелокларда хөкем эшләре шул нисбәттә башкорт, рус, татар, мари һәм чуваш телләрендә, ә үзәк хөкем учреждениеләрендә — башкорт, рус һәм татар телләрендә алып барыла»,— диелә. 1978 елгы Төп законда инде: «Хөкем эшләре... башкорт һәм рус телләрендә яки шул урында күпчелек тәшкил иткән халык телендә алып бары ла». — дип кенә белдерелә «Күпчелек халык» ниндирәк халык икән ул? Аның исеме юк микәнни? Тиргә төшеп эшләгәндә, республика казнасын баетканда исеме булган халыкның уз рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерергә дигәндә нишләп исемен дә телгә алырга тартыналар? 1978 елгы Конституциянең милли мәсьәләләрне «уңай хәл итүдә» 1937 елгы Сталин бабай Конституциясеннән ни дәрәҗәдә «демократиграк, икәнен укучылар үзләре дә абайлагандыр, дип уйлыйм.
Мәктәпләребезгә тоташ һөҗүм нинди фәлсәфә нигезендә башланды соң’ Аның ха лыкка әле дә булса тәкъдим ителмәгән платформасы нидән гыйбарәт иде? Бу «доку мент» беркайда да басылып чыкмаган һәм тикшерелмәгәнлектән. аны бары тик фараз итәргә генә кала. Бу җәһәттән Башкортстан тел. әдәбият һәм тарих институтының Башкортстан мәгариф министрлыгына һәм КПССның Башкортстан өлкә комитетына әзерләгән тәкъдимнәре билгеле Имештер ки. Көнбатыш Башкортстан район нарындагы халык — ул һич кенә дә татар түгел, ә кайчандыр татарлаштырылган башкортлар, алар укытуны үз телләренә кайтаруны сорый, шуңа күрә бу эш — безнең изге бурыч. Кыска гына итеп әйткәндә, бу тәкъдимнәрне шулайрак итеп гомумиләштереп булыр иде. Мондый зур мәсьәләләрне трибуна артыннан, йә булмаса телефон аша хәл итү урынына халыкның үзеннән аның нинди милләт вәкиле итеп тоюын референдум тәртибендә сорашу, халык теләген исәпкә алып эшләү иң мәгъкуль нәрсә дә бит. тик нишләтәсең, ул чакта узурпаторлар уйлаган ниятнең барып чыкмаячагы көн кебек ачык.
Бу каршылыкны яхшы аңлаган аппарат районнарда, халыктан яшереп, .фәнни практик, конференцияләр үткәрә. Шундый иң зур корылтайларның берсе 1979 елның җәендә Илеш районында җыела. КПССның район комитеты беренче секретаре Тәлгать Рахманов, үзе җитәкчелек иткән районда башкорт телендә сөйләшкән бер генә авыл да булмауга карамастан, район мәктәпләрен бер ел эчендә башкорт теленә күчереп
бетерергә социалистик йөкләмә алып. Шакировтан Социалистик Хезмәт Героеның икен че йолдызын дәгъвалый. Әйе. эшләр майлаган кебек бара. Син бел дә мин бел! «Көнбатыш районнарны туган телдә укытуга күчерү»гә багышланган «фәнни-практик конференция»гә Башкортстанныц көнчыгыш төбәкләреннән «тәҗрибә уртаклашу» өчен дистәләрчә башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары жыела. Илеш районының кичә генә татар телен укытып, иртәгә инде, вата җимерә булса да. башкорт телен укытыр га тиешле укытучылары, көнбатыш районнарнын халык мәгарифе бүлеге мөдирләре, шулай ук тел-әдәбият белгечләре чакырыла. Башкортстан татарларына карата яман лык кылуда зур өлеш керткән филология фәннәре кандидаты, ошбу конференциянең теоретигы, илһамчысы булган шагыйрь Рәшит Шакуров бу уңайдан матбугатта ялкын лы мәкалә белән чыгыш ясый. («Совет Башкортстаны». 20.12.79. «Белем аскысы — тәрбиә коралы»). Исеменнән күренүенчә, аннан да бигрәк. «Илештә мәсьәләнең бу нечкәлеген бик яхшы төшенеп» эш итүче Рахманов кебекләрне чамасыз мактавыннан чыгып караганда, бер нәрсә яхшы аңлашыла: татар халкына «белем ачкычы һәм тәрбия коралы» булып һнч кенә дә туган татар теле түгел, ә бары тик башкорт теле генә хезмәт итә ала һәм итәргә тиеш.
Без бүген бу сүз берләшүнең эзен тарихка сеңдереп калдыруы өчен Р Шакуров ка мең рәхмәт әйтәбез. Чөнки конференция хакында башка газеталар — ләм мим. Р. Шакуров иптәш тасвирлавынча, анда катнашкан кешеләр исемлеге дә шактый саллы Башкортстанныц халык шагыйре Мостай Кәрим, язучы һәм әдәбиятчы Кирәй Мәргән, шагыйрьләр Абдулхак Игебаев. Равил Нигъмәтуллин. БАССР Мәгариф министры С. Җиһаншин... Башкорт тел гыйлеменең барлык диярлек приват доцентлары, ша гыйрьләр белән ярыша-ярыша. икенче телдә укытуга күчәргә тиешле укытучыларга үгет-нәсихәт бирәләр. Бу сәхифәләрнең төп илһамчыларыннан булган КПССның Башкортстан өлкә комитеты секретаре Т. Ахунжанов һәм — мәктәпләр бүлеге мөдире Ә. Азнабаев. ни сәбәпледер, конференциядә катнаша алмыйлар. Аларның вазифасын бүлек мөдире урынбасары Г. Иргалин башкара.
Кичен Яркәй мәдәният сараенда Илеш халкы белән әдәби очрашу үткәрелә. Кунаклар туган тел хакында матур итеп сөйли, әмма илешлеләр аның кем «туган тел.е булачагы турында уйлап та бирми, алар бу сүзләрнең мәгънәсен еллар үткәч кенп аңлаячак. Башкортстанныц егермедән артык районындагы татар мәктәпләре чын-чынлап кан яшькә батырылачак, татар китаплары һәм дәреслекләре җыелып алына, яндырылачак, укытучылар куылачак, кайсылары йөрәген тотып егылачак. Ата анага — бала, балага ата ана ят кешегә әйләнәчәк. Мәктәпләргә татар газета журналлары алдыру тыелачак. Башкортстан радиосы фондындагы татар җырлары язылган меңнәрчә метр тасма юкка чыгарылачак. Татарча өндәмәләр элү, спектакльләр кую. конкурсларда татарча шигырь сөйләү, җыр җырлау гамәлгә яраксыз дип игълан ителәчәк. Башкортстан радиосы һәм телевидениесе татар телендә концерт ларны туктатачак. Кешене яңа вазифага тәгаенләгәндә Шакировның иң әүвәл ке ләмгә бастырылган шәхестән милләте татар булганы өчен көлүе, аннан үз кулы белей аның паспортындагы милли билгесен татардан башкортка әйләндерүе гадәткә керәчәк..
Бу хакта бихисап сөйләп булыр иде. Әмма кирәге юктыр, болай да аңлашыладыр Ул елларда Башкортстанга кайтып киткән татар кешесенең никадәр рәнҗегәнлеген күз алдына китерү һич кенә дә авыр түгел
Газета язуынча. Ленин премиясе лауреаты. Социалистик Хезмәт Герое. Башкорт станның халык шагыйре Мостай Кәрим, Илеш конференциясендә чыгыш ясап, үзенең сүзләрен менә ничек тәмамлый: «Без бүген инсафлы, нманлы халыкның җирендә. Илеш туфрагында, телебезнең, культурабызның киләчәге турында хәстәрлибез Бу соклангыч мәҗлес — тарихи мәҗле< Мин шушы мәҗлестә катнашуым белән бәхет лемен». («Совет Башкортстаны«. 20.12.79.)
Зыя Камали. Сәйфи Кудаш. Фәридә Кудзшеваларны дөнья мәдәниятенә бүләк иткән Келәш авылында туып үскән халык шагыйре М. Кәрим, күрәсең, бу мәҗлеснең ни кадәр «тарихи» булачагын алдан сизенгәндер. Тагын да Дәрдемянд хәтергә килә
Ни еазизрзк — ву ватанмы/ Лһ. туган каумем /азиз! Ул мвкатдзе нан белзн ул И,ие сетк» ни җит»р!
CUT калыр, ватан китзр!
Сот калыр, ватан itunpf
Ана core белән сеңгән туган телдән сабыйларны аеру... Жир йөзендә моннан да яманрак нәрсә бар?
«ГаФүри районының Ялгыз Каен мәктәбендә туган гел д.ресе урынын, көтмәгәндә ген. башкорт телән керттеләр. дип я.ш I* Уралаев. - Бөтен халык аптырашта калды. Бу яналык кертелгәндә бөтен кеше көзге кыр эшендә иде Авылыбызда бер
генә дә башкорт юк. Мондый күрсәтмәләрне кем бирде икән? Иле барның теле бар. диләр. Без хәзер нәрсә, ватансыз да калдыкмыни инде?»
• Башта мин бу яңалыкка җитди игътибар бирмәгән идем,— дип яза «Кызыл Тан» газетасы редакциясенә Бүздәк районы Картамык авылыннын Ф. Ихсанова.— Оныгым укырга кергәч кенә, башкорт теленең балаларыбыз вчен никадәр авыр икән леген төшендем. Чөнки алар, ата бабаларыбыз шикелле, татарча гына сөйләшә. Кайда соң ул гаделлек?»
• Ата-аналарының һичбер ризалыгын алмыйча, ана теле урынына башкорт теле укытуны кертүгә каршы протест белдерәбез. Туган тел чолганышында яшәсәләр дә. аңа өйрәнмәү мәктәптә исә берьюлы өч яңа тел — башкортча, русча, немецча укый башлау балаларыбызны чыгырыннан да чыгара, надан да калдыра. Башкорт телен өйрән> аларның тел культурасын, дөрес укый-яза белүен нык аксатты. Алар хәзер дөрес иттереп сөйләшә дә. фикер йөртә дә алмыйлар. Бу алардагы зиһен үсешен нык тоткарлый. Халык мәгарифендә гасырлар буе формалашкан нигезне — балаларны туган телдә укытуны җимерү кемгә кирәк? Ашыгыч чаралар күрүегезне үтенәбез! Дүртөйле районы Иске Яндыз мәктәбе ата -а нала ры».„
Республика мәгариф министрлыгына, редакцияләргә менә шундый күпләгән хатлар җибәргән җәмәгатьчелек чара күрелүен көтеп көтек булды. Берсен берсе алыштырган министрлар С. Җиһаншин һәм С. Сөләймәнова кул куйган җавапларның һәммәсе: • Барып тикшерү нәтиҗәсендә, сезнең мәктәптә балаларның укый-яза белүе әйбәт булуы ачыкланды. Туган башкорт телен өйрәнү ата-аналар теләге буенча тормышка ашырыла». — дип белдерә иде.
• Гаиләләребездә балалар һәм ата-аналар төрле телдә сөйли хәзер, — дип яза Бакалы районыннан пенсионер Т. Топоркова — Бу аларның әхлагы аерымлануга, бер үк гаиләдә яшь буынның өлкән буынга каршы куелуына китерә... Үз ана телеңнең кадерен җую. дәрәҗәсен төшерү халыклар дуслыгын кайчан булса да ныгытканы бармыни9 Яшьләр татарча белмәгәнгә күрә, бәйрәмнәрдә спектакльләр куя алмыйбыз. Шушы да культура алга китүме инде? Нишләп бу хәл җитәкчеләребезне борчымый?»
Топоркова ханымның халыклар дуслыгын телгә алуы бик табигый: ул бу идеянең тоныкланмавын, болгандырылмавын тели. Сүзнең эштән аерылмавын, һәр фикернең алтын нигезгә таянуын куәтли. Элекке җитәкчеләребезгә нәкъ менә шушы нәрсә җи тешмәде дә инде. Сүз белән эш еш кына капма каршы куелдылар. Нәкъ менә татар мәдәнияте, мәгарифенә каршы яшерен һөҗүмен башлар алдыннан, М. Шакиров КПСС- ның XXV съезды трибунасыннан торып: «Халыклар дуслыгы — могҗизалар тудырырга сәләтле казанышыбыз. Республикабыз хезмәт ияләре барлык казанышлары, бәхетле, шатлыклы тормышы ленинчыл милли политика нәтиҗәсендә барлыкка килүен яхшы аңлый... Республикабызның коммунистлары һәм бөтен хезмәт ияләре ихтыярын һәм күңел түрендәге уйларын чагылдырып, без шушы биек мөнбәрдән халыкларның изге дуслыгын киләчәктә дә күз карасы кебек саклаячагыбызны белдерәбез» — дип чыгыш
Үз мәктәбемә кире әйләнеп кайтып, мин шуны гына әйтәм: юк. Шакиров халыкларның изге дуслыгын күз карасыдай саклый алмады. Дөресрәге, теләмәде. Тагын да төгәлрәк итеп әйткәндә, ул туган халкының күз карасына чәчәк авыруыннан кала торган ак булып төште. Әле җитмешенче еллар уртасында икегә аерылып, ■ икенче сортлы» булып булса да. татар теле һәм әдәбиятын укып азапланган мәктәбемдә сиксәненче еллар башында аңа алмашка башкорт теле һәм әдәбияты килеп урынлашты. Сиксән процент татар тәшкил иткән төбәктә бу шаккаткыч хәл иде. Операция белән Миякә район комитеты секретарьлары Ш. Гайсин һәм Г Мөлекова җитәкчелек иттеләр Гәүһәр Мөлекова белән без кайчандыр — әле иске мәктәптә — бергә укыган, комсомол комитетында бергә эшләгән һәм халкыбызга тугры хезмәт итәргә дип бергә ант иткән идек. Милли үзаңы бар кеше иде ул. Татар кызы иде. • Интернациональләштерү»нең башта рус вариантына, аннан башкорт вариантына хезмәт иткән вазифалы кеше ничек кенәләр үзгәрми икән ләбаса! Күп тә үтми, балалар һәм ата-аналар көчләп тагылган телдән баш тарттылар. Әмма читтән китер- телгән директор һәм аның хатыны эшсез калмадылар. Исем өчен генә булса да биш алты бала өчен башкорт классы тотылды, татар теленнән мәхрүм балалар ул сәгатьләрдә урамда трай типте. Хәзер дә туган мәктәбемдә элеккечә үк шыксыз хәл: мәктәпне кире татар мәктәбенә әйләндерерләр иде — «ата ана теләми», имеш; җитәкче акыл белән рухланып, бәлки, ачып та җибәргән булырлар иде — өстән күрсәтмә юк, үзләре тотынырга куркалар. Менә әхлаксызлык нинди түбәнлеккә төшерә. Минем классташым Гәүһәр Мөлековага килгәндә, аны райкомнан әйбәт кенә итеп кудылар, әмма ул югалмады — беренче рус мәктәбенә килеп, башлангыч класслар бүлегенә мөдирә булып урнашты. Күптән түгел генә күрешеп тә алдык: тормышыннан бик тә канәгать, үзенең тирән рухлы интернационалист, минем исә түбән рухлы милләтче икәнлегемне кистереп әйтә...
Партиянең Февраль (1988 ел) Пленумыннан соң алган сабаклар нәтижәсеме 6v? Кайчандыр бер философ. тарих ул тарихтан сабак алмау өчен кирәк, дигән иде. Нәкъ шулай килеп чыга түгелме? Хәтеребез йомшарган булса, әйдәгез, искә төшереп үтик. «Туган телне, аның үсешен һәм рус теле белән үзара бәйләнешен кайгырту табигый күренеш. Һәр тел — безнең уртак байлыгыбызның аерылгысыз өлеше.— диелгән иде Февраль Пленумында сөйләнелгән төп докладта.— Тел мәсьәләсендә бернинди өстенлекләргә яки чикләүләргә, бигрәк тә. мәҗбүр итүләргә юл куярга ярамын.
Кызганыч ки, кайбер төбәкләрнең партия һәм совет органнарына бу мәсьәләләрдә аек акыл, сыгылмалылык, кайвакытта исә мәсьәләне сәяси яктан аңлау җитешми. Аерым алганда. Башкортстанда нормаль булмаган хәл туды — монда башта татар телендә укыта торган мәктәпләр ябылды, аннары бүтән җирле телләрдәге мәктәпләр дә юкка чыкты. Хәзер бу эшне төзәтергә туры килә»
Якындагы үткәннәр искә төшсә, йөрәк өшеп куя. Ул көннәргә кире кайтып.
• Правда» газетасы болай дип тә язган иде: «Ике республика арасындагы рәсми дәрәҗәдәге мөнәсәбәтләрдә, йомшак кына итеп әйткәндә, егерме елга якын салкынлык хөкем сөрде. Башкортстанның элекке җитәкчелеге киңәйтелгән якынаюга бармады, әмма эчтә зыянлы • башкортлаштыру». ягъни көчләр милләтне алыштыру. КПСС Үзәк Комитетының Февраль (1988 ел) Пленумында дөрес билгеләнүенчә, татар мәктәплә рендә туган тел урынына башкорт телен кертү политикасын тормышка ашырды Мондый тайпылышлар милләтара багланышларга билгеле дәрәҗәдә зыян китерә иде •
Нәфрәт уята торган шушы әхлаксыз эшләрне планлаштыруда һәм турыдан туры гамәлгә ашыруда катнашкан югары вазифалы җитәкчеләрнең исемнәрен атарга да вакыт җитте хәзер. Алар — Республика Югары Советы рәисе Ф Солта нов. партия өлкә комитетының идеология буенча секретаре Т. Ахунҗанов. өлкә комитетының фән һәм уку йортлары бүлеге мөдире Ә. Азнабаев. мәгариф министрлары С. Җиһаншин һәм С. Сөлөймәнова. БАССР Министрлар Советы рәисе урынбасарлары Г Сабитов. В. Вайтурина Башкортстан тел. әдәбият һәм тарих институты директоры 3. Ураксин. БАССР Югары Советының мәгариф буенча комиссия рәисе Р Кузеев һәм башкалар.
Ничек кенә булмасын, югары әхлактан читтә калган Шакиров, юмарт хәерләр өләшеп, туган халкы исәбенә арттырган «башкортларның рухи атасына» әверелә алмады, башкорт сәнгате һәм мәдәниятында яңа Ренессанска да нигез сала алмады Ул ике халыкны берьюлы бөлдерде һәм бүгенге көндә политик шәүләгә әйләнде
Бүгенге аппарат һәм аның вәкаләтле вәкилләре исә вакыйгалардан соң киләчәккә сабак алдылармы? Кешелек тарихы һәм цивилизациясе күзлегеннән чыгып карап, алар тупас көчнең бер вакытта да ирекле рухны җиңә алмаганлыгына иман ки төрделәрме? Кызганыч ки, эш башында торган, йә булмаса шушы эшкә фәлсәфи юнәлеш биргән даирәләрдә уңай үзгәрешләр күзгә ташланмас дәрәҗәдә аз әле Соңгы вакытта бу «теоретиклар» Башкортстанда татар халкының этник берәмлек буларак барлыгын (!) ачыктан-ачык инкяр итә башладылар. Дөнья филологиясендә, мәсәлән, ике тел арасында яткан диалекталь телләр билгеле түгел иде әле. Әйтик, рус һәм украин телләре «арасында» нинди шивә булуы мөмкин’ Аның бары тнк йә рус теле шивәсе, йә украин теле шивәсе генә була Теләсә ниндн телнең үз сөйләмнәре йолдызлыгы бар. ә менә ике тел арасындагы сөйләмнәр... Юк. юк! Республикабызның Мәгариф министры булып эшләгән С. Сөләймәнова ханым, филология фәннәре кандитаты булуына карамастан, бу гади хакыйкатьтән читләшергә тырышып, фәндә яңа материклар «ачарга» омтыла: «Бу авылларда (көнбатыш районнарның татар авылларында А X.) халык чиста татар телендә сөйләшми Аларның те.ъ- башкорт һәм татар телләре арасындагы (?!) диалект»
Башкортстан тел. әдәбият һәм тарих институты директоры профессор 3. Ураксин да. милләтара багланышлардагы императив юнәлешләрне билгеләп, сүзен кыска тота:
• Халыкның сөйләм теле (көнбатыш районнар халкы була ннде А X.) катнаш. Ул башкорт һәм татар телләре арасында аралаш сөйләш.
Мондый .фәнни» концепцияләрнең халыклар дуслыгы, чын бердәмлек белән тәңгәл килүе мөмкинме? Коткыдан башка, тагын нәрсә дип атарга мөмкин бу «тырыш лыкларны '. Иң кызганычы шулдыр ки. бу нигезсез, бер сүз белән әйткәндә, икенче бер тугандаш халыкны йоту рухы белән сугарылган уйдырмалар эфирдан агыза, экран нарда чагыла, халыкларның саф зиһенен күралмаучылык төтене белән ыслый lie. милләтара багланышларны гармоник тәртипкә китерү турында сөйлибез һәм шул ук вакытта халыкка каршы законнар кабул итәбез, күрсәтмәләр төшерәбез Бер ике генә мисал БАССР Халык мәгарифе министрлыгы коллегиясе мәсәлән. 1988 елның 28 декабрендә. «Башкортстанның көнбатыш районнарындагы татарлар т< ле башкорт теленең диалекты ул» диген уйдырманы раслап, махсус документ кабх л итте һәм яны. үз татарыбыз министр Р Гардано. имзасы белән ныгытып, көнбатыш районнар халык мәгарифе бүлекләренә мәктәпләрне башкорт теленә укытуга күчерү
буенча рәсми күрсәтмә итеп төшерде. Татар җәмәгатьчелеге халыклар арасына кара мәче җибәрүче бу документны киң җәмәгатьчелеккә фаш итте һәм ул шуннан соң гына гамәлдән чыгарып ташланды. Җәмәгатьчелек менә ничә ел инде татар теленең рәсми хокукын БАССР Конституциясендә аякка бастыру өчен көрәшә. Башкортстан өлкә Комитетының татар халкына, аның мәдәниятына. мәктәбенә карата үткәргән кысымы үзәк органнар тарафыннан күп тапкырлар тәнкыйть ителде, гаделсезлекләрне төзәтергә кушылды. Бер караганда, урындагы түрәләр, халык алдындагы гаепләрен тоеп, һәр нәрсәгә игътибарлы булырга, үзгәртеп кору шикелле җаваплы заманда яхшы, хезмәтчел кәеф өчен барысын да эшләргә тиешләр иде кебек. Яхшы кәеф — ул яхшы хезмәт, дигән сүз. Әмма, юк. БАССР Югары Советының 1989 елның 2 ноябрендә үткән сессиясе дүрт миллион күз алдында миллион ярымга якын татар халкының телен сайлау турындагы законнан төшереп калдырды. Һаман да шул: башкорт теле, рус теле — гамәлдә, ә татар теле гамәлдә түгел. Бу сәясәттәге бала- чагалык күренеше түгелмени? Әле күптән түгел генә БАССР Халык мәгарифе министрлыгы. Башкортстан тел, әдәбият һәм тарих институты, Башкортстан укытучылар белемен күтәрү институты һәм «Урал» башкорт мәдәният үзәге республиканың көнбатыш районнарындагы татар мәктәпләрен яңадан башкортча укытуга күчерү буенча Борай районында тагын да бер «фәнни-практик» конференция үткәрергә омтылыш ясап карады. Әмма барып чыкмады.
Кем мәнфәгатьләренә хезмәт итә бу тырышлыклар? Башкорт мәнфәгатьләренәме? Юк. түгел. Башкорт халкы исеменнән чыгыш ясаган бер төркем милли алып-сатарлар ике бертуган халыкны бер-берсенә каршы куеп, нинди җиңүләргә ирешерләр икән? Татар халкына нәфрәт тәрбияләү өчен нинди нигез бар? Ул бит башкорт мәдәнияты, мәктәбе мәнфәгатьләренә зыян китерми. Киресенчә, иң якын, тугандаш халык буларак, аларның сагында тора һәм бер үк вакытта җимерелеп, таркалып барган үз мәдэния- ты белән дә кызыксына. Башкорт зыялыларының аны аякка бастырудагы ярдәме өчен татар халкына, аның укымышлыларына булган рәхмәте шушымы?
Дөнья тарихында халыкларның үзара үрелеп үсүе, хезмәттәшлек итүе — табигый күренеш. Татар халкы гасырлар тирәнлегендә теге яки бу халыкка күрсәткән рухи ярдәме өчен бер нинди дә хак сорамый бит. Үз гомерендә шундый ук ярдәмне ул башка халыклардан, мәсәлән, гарәпләр һәм фарсылар, төрек һәм һинд халыкларыннан алган. Ләкин моңа карап кына кимсенергә яки кимсетелергә ярыймы? Халык язмышы табигый үсеш боҗралары аша үтә. Аларны беркем дә сикереп уза һәм чикли алмый.
Татарлар егерменче йөзгә иҗтимагый сыйфатлары, институтлары җитәрлек дәрәҗәдә үскән буржуаз милләт хәлендә аяк басты. Иван Грозный басып алганнан соң рухи үсеше бик нык тоткарланса да. 1905 ел инкыйлабыннан соң канатларын киң җәеп җибәрде һәм бу канат башка төрки халыкларга да җылыны мул төшерде. Моны бер генә халык та инкар итми. Бик нык баеп китеп, үз үткәнеңне, сиңа кул биреп, үргә тартып менгезгән изге затларны оныту — дан эш түгел. Нишләмәк кирәк, үз милләтенең рухи ихтыяҗлары белән янасы урында, кайбер көчләр аның бәхетен икенче милләт исәбенә тәэмин итәргә чамалый, тарихны боза... Өмет юк түгел, үтәр, бу бәла дә үтәр, хаклык өскә чыгар, иншалла!
Герценның үткен сүзләре белән әйтсәк. «Европа идеяләренең Азиягә үтеп керүе юлында төп кәрвансарай бурычын үтәгән Казан «гасырлар буе типографияләре, галимнәре. китаплары белән без башкортларга мәгърифәт нуры китерде. Рәхмәт аңа! Татар зыялылары мәктәпләр ачарга, мәдрәсә, мулла-мөдәррисләр. хәлфәләр тотарга, балаларны укырга-яэырга өйрәтергә булышты, халык зиһенен мәҗүси караңгыдан йолып алырга тырышып, китаплар белән тәэмин итте,— шуның өчен патша яраннары тарафыннан эзәрлекләнде һәм җәберләнде. Боларның һәммәсе дә тарихтан яхшы мәгълүм. Рус, гарәп һәм шәрык мәдәниятларының алдынгы идеяләре белән сугарылган татар зыялылары башкорт милләтенә ярдәм итте, кулына каләм белән әлифба тот-тырды. Бу ике халыкның дуслыгы, тарихи яшәеш дәвамында берсенең икенчесенә эчкерсез ярдәм итүе чын чын интернациональлекнең асыл үрнәге булып тора. Нигә моны онытырга яисә тарихтан сызып ташларга?
Тагын шунысы да игътибарга лаек: Идел-Кама буйларында үз чикләренә аерым башкорт кабиләләре дә кергән Бөек Болгар, Казан ханлыклары яшәгән заманнарда да бу ике халыкның нә авыз иҗаты, нә борынгы язма әдәбияты, нә тарихы соңыннан Казан татарлары дип атала башлаган болгар кавеменең башкортларга каршы сугышуын, аларны талавын, рәхимсез рәвештә кырып, бастыру күренешләрен хәтерләми. Хәзерге көндә безнең кайбер галимнәребез шундый «сугыш-талашлар» барлыгын раслаган кобаерлар эзли ээләвен. әмма таба гына алмый.
Икмәк һәм җыр. шатлык һәм хәсрәт бергә уртаклашылды. Киленнәр бергә төшерелде. кияүләр бергә каршыланды. Чын интернационализм менә шушы иде.
I Бүгенге башкорт сәнгатен һәм Башкортстан экономикасын татар этносыннан һшка күз алдына китереп карагыз. Бу бит ниндидер халыкны кимсетүдән, йә булмаса 1иы кысудан әителми. Бу бит тарих, күз алдындагы чынбарлык. Татар халкы тугандаш башкорт халкын, үзе шундый искиткеч авыр шартларда торып калуына карамастан, бүген да ярдәменнән ташламый, ихтирам итә. чвнки ул аларны талаштырырга теләгән Һвчлэрнең нисбәтен Һәм кайда ятканлыгын яхшы аңлый! Бер кардәш халыкның ИМеллигенциясе тарихи борылышларда аны кабул иткән икенче бер халыкка — яктыга омтылган башкортларга туры мәгънәсендә беренче хезмәт каһарманнарын, беренче шагыйрьләрен, беренче артистларын, беренче композиторларын бүләк итте. Кем әйт- кешлн. һич тә үзеннән артканга түгел. Үз милли сәнгатеңне күтәрүдә хәлиткеч роль уйнаган икенче бер милләт вәкилен, дистә еллар үткәч, ниндидер «татар экспедиция се»ндә гаепләү тарихи чынбарлыкка туры киләме? Тар бер даирәнең бу карашы — бик тиз сүтелә торган уйдырма, ясалма фикерләү сөреше.
Егерменче еллар уртасында беренче башкорт әлифбасы барлыкка китерелеп, утызынчы -плар урталарында башкорт телендә китап басу җайга салына башлады. Анарчы башкорт хезмәт ияләрендә китап теле булып хезмәт иткән татар телен һәм халкын нинди гонаһлар өчен гаепләргә мөмкин9 Әлифба төзү комиссиясе эшендә, татарлардан тыш. башкорт зыялылары да катнашты. Атаклы татар шагыйре Сәгыйть Рәмие» комиссиянең җаваплы сәркатибе иде. Башкорт әлифбасының аталарыннан берсе булган әдип Уфа җирендә вафат булды. Без бүген шәһәрнең Октябрь революциясе урамында урнашкан ике катлы йортка киләбез. Анда башкорт телендә истәлекле тпштакта: «Бу Йортта 1920 — 26 елларда күренекле шагыйрь Сәгыйть Рәмиев яшәде».— ди Бик хуш. Әмма сорау туа: Тукай йолдызлыгының иң якты шәхесе булган татар шагыйренең истәлеген татарча язып мәңгеләштерү ярамас идеме? Тыелган мәллә татар теле Уфада? Аннан, «күренекле шагыйрь«нең милләте кем? Нигә әле без аны белмәскә тиеш? Егерменче еллар уртасында беренче башкорт әлифбасы барлыкка китерелеп, ул әлифбаны тудырган татар мәгърифәтчеләре, язучылары һәм галимнәре үзләре үк башкорт кантоннарына барып, укытуны башкортчага җайга сала башлады. Шушы эчкерсез ярдәме өчен, кардәш татар халкы башкортларның ихлас ихтирамын казанды —бу тарих битләрендә һәм документлар җыентыкларында мәңгегә теркәлеп калган.
Республикалар арасында мәдәни кыйммәтләр — китаплар һәм вакытлы матбугат алмашу ирекле барды. Башкортстанда телләр тормышында сәламәт рух өстенлек итү һәр милләтнең рухи үсеше өчен тигез мөмкинлекләр ачты: әйтик, республикабызда туып-үскән татар егете яки кызы, туган телендә белем алып, туган җиренә төпләнсә, татар культурасына да. башкорт культурасына да хезмәт итә ала. соңгы очракта бу башкорт сәнгатен алга җибәрүгә яңа мөмкинлекләр өсти иде. Мондый хәл бер кемне дә таң калдырмый иде. Әмма шушы рәвештәге ирекле үсеш Сусловларның идеологии аппаратына тынгы бирмәде, көн килде дә бу үсеш аның ярдәмендә озелүго дучар ителде... Татар мәктәпләрен бетерү республика җәмәгатьчелегенә нәрсә бирде соң? Күз яше һәм нәфрәт.
Бүген исә татар телендә сөйләшкән миллион ярым диярлек халык балаларының нибары ун проценты гына үз телен-әдәбиятын өйрәнә. Бу — нибары егермү мең укучы дигән сүз. Иоз илле мең мәктәп яшендәге баладан — егерме мең.. Коточкыч хәл бит бу. Эшләр шушы дәрәҗәгә җиткәч. Башкортстан мәктәпләре яңа Галимҗан Ибраһнмов. Мәҗит Гафури. Наҗар Нәҗми. Фатыйх Кәрим һәм Константин Ивановлар ны бирә алырмы икән? Һич тә хәлләреннән килмәс. Аннан, аклану һәм үз үзебезне яклау өчен тапкан сылтавыбыз да гаҗәеп «демократик» бит: имеш, туган телендә укытырга «ата ана үзе теләми». Ә менә, нишләптер, башка телдә укытырга ул «атлыгып тора». Кайсы цивилизациядә, кайсы илдә ата ананың үз теләге белән үз теленнән ваз кичкәнен күргәнегез бар? Бу кадәр «үсешкә» тик безнең җәмгыять, бары тик безнең ата-ана гына барып җитте. Кайчан коткарырбыз әле без аны бу кадар алдаиу Дан һәм караңгылыктан?
Без озак еллар буе шәхестәге табигый интернациональ сыйфатларны алардагы милли сыйфатлардан аерып, хәтта бер берсенә каршы куеп килдек Югыйсә. милли сыйфатлар ул бит шәхеснең яшәү үзенчәлеге. Милли сыйфатлардан мәхрүм кеше, гомумән булмый, әгәр була икән, ул инде һичшиксез, космополит, үз халкына Хас йолалардан, гореф гадәтләрдән телдән, мәдәнияттән һәм милли әдәптән йөз чөерүче ягъни гармоник тәрбия алмаган бәндә Ләкин шуңа да карамастан, без андыйлпрны «интернациональ рухлы» булганы очен. милли тамырларыннан аерылма гаи Мш ал әрдән <ютен санап, үрнәк нтеп мактап, җитәкчеләрнең идеаль тибы игеп үетера
килдек Нигезендә халыкларны тизрәк кушу, асснмнляцняләштерү яткан бу теориянең нәтиҗәсе озак көттермәде. Республикабыз җитәкчеләре белән килеп чыккан күңелсез күренешләр нәкъ менә шуның трагик җимешләре иде. Башкортстан шартларында мондый «кысыр* интернационализм, башка тискәре нәрсәләр һәм безнең җирлегебезго хас тискәре идеяләр белән тыгыз бәйләнеп, социаль һәм милли мөнәсәбәтләрне агулаган кичәге «вәлидовчылык«ның эзлекле дәвамы — «шакировчылык.ның чәчәк атуына булышты. Ләкин «шакировчылык* күренеше үз идеясе белән «вәлидовчылык»тан күпкә әхлаксызрак, идеясезрәк булып чыкты. Ул диалектик үсеш боҗрасының тупас кабатланышы, чөнки аның идеясе мәдәни төшенчәләрдән читтә торып, тар даирә, мафия мәнфәгатьләренә генә барып тоташа. Менә ни өчен Башкортстанда күпчелек халыкларның туган телләре, милли мәктәпләре генә түгел, культуралары да эзәрлек ләнүгә дучар ителде.
Нәрсә, башкорт халкының тормышында барсы да ал да гөлме? Аның хәле шулай ук башка халыкларныкы кебек авыр түгелмени? Аның үзенә генә хас күңел таләпләре, тетрәнүләре юкмы? Бар. Башкорт халкы юридик яктан яклауга мохтаҗ. Аны аңлый идеме Шакиров? Аңлый иде. Эшли ала идеме башкорт халкы өчен изгелекләр? Эшли ала иде. Нигә эшләмәде? Милләтчелектә гәепләрләр, дип курыкты. 9 нигә ул чакта аны татар белән чәкәләштереп, үзе дә сизмәстән милләтче исеме алды? Чөнки ул кайберәүләргә республиканың «төп» халкын татар халкы исәбенә үстереп ярарга тырышты. Бу аңа өстән, югарыдан аңлатуларынча, интернационализм балкышы булып күренде. Башкорт һәм татар халыкларының мондый хәлдә калуы бер дә очраклы хәл түгел иде. Иманым камил: Башкортстан татарларына карата үткәрелгән рухи геноцид төрки-татар халкына карата бөтен җир шары, барлык илебез, регионыбыз, төбәгебез буйлап үткәрелгән кысымның бер өлеше генә иде. Менә шул кьГсымны үткәрергә мәҗбүр булган «интернационалист* Шакиров, югары партия» совет иерархиясе тарафыннан үзенең нинди көлке хәлгә куелганлыгын аңлау хәләтенә җитмәгән зат. бу сәясәтнең үзе теләп эшкә җигелгән иреклесе һәм корбаны булды.
Башкортстан. Аның башкаласы Уфа. Үзендә генә дә дүрт йөз меңләп татар яши. Тирә-ягында тагын да — бер миллионлап татар. Янәшәдә генә Татарстан. Казан. Әмма Казан радиосы тавышы ишетелми. Уфаның үзендә бер генә татар балалар бакчасы, бер генә татар мәктәбе дә юк. Аларны ябуы җиңел булса да, ачуы бик җиңелдән түгел икән. Татар мәдәният учакларын ачтырмау өчен монда биек гөмбәзле департаментлар эшли. Дөрес акыл белән уйланганда, ат кебек тырыш халкыбыз яхшы ял итеп, тагын да тырышыбрак эшләсен өчен, бу департаментлар, әлбәттә, мәдәният учакларын ачарга тиешләр. Алар исә хәзергә бар тырышлыкларын нәкъ менә
• һич кенә дә ачмас өчен«гә багышлый. Нишлисең, могҗизалар илендә яшибез...
Дөрес. Башкортстанның сәламәт көчләре ике кардәш халык — татарлар һәм башкортлар арасында татулыкны саклау, дуслыкны үстерү өчен кулыннан килгәнне эшләргә тырыша. 1988-1989 елларда әдәбият-сәнгать атналыкларын алмашу, милли театрларыбызның алмаш гастрольләрен уздыру, азмы күпме китаплар тәрҗемә итешеп бастыру шуңа мисал булып тора. Саф күңелле, татар белән башкорт кардәшлегенә күләгә төшүгә ихлас борчыла торган кешеләр дә аз түгел.
Шул ук вакытта тантаналы дуслык бәйрәмнәре шау-шуы астында астыртын гына
• башкортлаштыру» эшен дәвам итәргә маташучылар да җитәрлек. Менә шуңа күрә туган төбәгемдә әле дә мине бары тик борчу, бары тик җәрәхәт көтә. Әмма берни эшләп булмый — туган җир ул туган җир инде. Бары шушында гына катлаулы мәсә- ләләрне уртага салып, түгәрәк өстәл артында тугандаш халыкларның бәхетле ки ләчәге хакына, һәммәсен гадел хәл кылырга мөмкин.
Республикабызда татар телендә сөйләшүчеләр, әйткәнемчә, миллион ярым тәшкил итсә дә. соңгы утыз ел эчендә халыкның профессиональ әдәбияты да, сәнгате дә үстерелмәде. Татарстандагы татар халкы КамАЗлар төзеп, республикага читтән ярты миллион кеше китертеп, этник сыеклануга дучар ителсә, Башкортстандагы татар халкы уз интеллигенциясе үстерелмәү юлы белән рухи таркатылды. Уртак фаҗига түгелмени бу? Башкортстан язучылар союзында татар секциясен, филармониядә татар бригадаларын булдыру, китап нәшриятыбызда татар телендә китаплар чыгару ни өчен һаман юлга салынмый? Халкыбыз өчен, илебездәге яңа законнарга нигезләнеп, берничә татар профессиональ театры ачып җибәрергә мөмкинлегебез һәм хакыбыз бар. Без исә булганнарын ябып бетердек Башкортстан халкының өчтән берен тәшкил иткән, милли табышның өчтән берен җитештергән массаның иң гадәти, бик тыйнак ихтыяҗларын канәгатьләндерүне кем кайгыртырга тиеш соң? Аның хезмәт җимешләрен файдаланудан бер дә тартынмыйбыз лабаса! Оят бит. оят: республиканың сәяси нигезен өч зур халыкның дуслыгы тәшкил итә. ә көндәлектә менә ничек килеп чыга: биш башкорт дәүләт театры, биш рус дәүләт театры эшләп килә, әмма беренче татар театрын оештыруга каршылык күрсәтү үзләрен бик нык интернационалист сана-
ни рус һәм башкорт интеллигенциясе вәкилләрен һич кенә дә борчымый. Шушымы №фндаш халыклар теләктәшлеге?' Күптән түгел Уфада Яшь тамашачылар театры ачылды, һаман да шул ук әкәмәт: башкорт труппасы бар. рус труппасы бар. ә иена татар труппасы юк, аны ачу өчен «акча кирәк» икән. Уфада Яшь тамашачылар театры ачу шен татар мнлли хәрәк те кузгатып җибәргән иде бит. барлык газеталарда аяын мөрәҗәгате дә басылып чыкты.
Күп тә үтмәс. Башкортстанда дәүләт телләре статусы кабул ителер Республика- бызның үзенчәлеге, аның өч төп һәм зур халык федерациясе икәнлеге исәпкә алыныр дип ышанабыз. Әгәр исәпкә алынмаса, тагын да демагогия һәм күз буяулар артына яшеренеп, барлык халыкларга бары тик бер тел генә көчләп тагылса, бу хәл өстәмә киеренкелек тудырачак һәм республикада иҗтимагый сәяси тормыш шартлары тагын да катлауланачак. Безнең карашка, бу җәһәттән бер генә дөрес юл бар. Ул — Башкорт станның көньяк-көнчыгыш районнарында дәүләт теле итеп башкорт телен, төньяк кеибатыш районнарында дәүләт теле итеп татар телен, ә барлык республикада мил латара аралашу теле итеп рус телен игълан итү. Бүтәнчә альтернатива күренми һәр халыкның үз телен өйрәнүе хәлиткеч шарт булып торырга, башка халык вәкилләре урындагы дәүләт телләрен тәшкил иткән башкорт һәм татар телләрен мәктәптә һәм югары уку йортларында өйрәнергә тиеш. Закон бу хакта сүз сөйләүгә генә кайтып калмас, дип өмет итик.
Тел өлкәсендә бернинди өстенлекләргә, чикләүләргә дә юл куярга ярамый. Әгәр бу принциплар бозыла икән, йөрәгендә ватандарлык, халыкара туганлык, дуслык хисләре булган һәр адәм баласы гаделлек өчен көрәшкә күтәреләчәк. Барлык көчен, барлык акылын һәм белемен туплап! Чөнки туган җирне ярату — ул әллә нигә бер тапкыр үз туган телендә «кәнсирт» карау тыңлау гына түгел. Ул бөтен җирне ярату, туган халкыцны сөю - җирдәге барлык халыкларны да хөрмәтли белү, туган телеңне кадерләү — җирдәге бөтен телләрне кадерләү ул. Табигатьнең бөтенлеге, кешенең матурлыгы, камиллеге шулардай башка мөмкин түгел. Бүгенге көн бездән гадел һ • акыллы адымнар көтә...
Уфа. 1ЯЭО.

Реклама