ГЫЙФРИТ


Р JMAH ДИ10Г.1ЯНЕҢ ИКЕНЧЕ КИТАБЫ
Мөгзе бар куйның бары да кучкар түгел. О <кан кошның барысы да шоңкар түгел.
Беренче башлам
мдык яңгыр ява вак тамчылар ара-тирә ялтыравык кар тәңкәләренә әэерелгәчи. Ул тәңкәләр юл буендагы агачларның инде саргайган яфрак- чарына төшеп-төшеп куналар, әмма аларның то- сен агарта алмыйлар әле
Сиксән бишенче елның көзе.
Алырлармы-юкмы9 Алырлармы-юкмы* † Бу якларга кайтып дөрес эшләдемме' —дигән борчулы уйлар Искәндәр Фидаяровның күңелен юл буе тырнап, борчып килә. Иртәгә ахырзаман диярсең Халык вокзал- чарга-юлларга сибелгән, кайсы шәһәрнең кайсы
гына вокзалына барып кермә — халык, халык, халык Бу юлы да автобус шыгрым тулы Салонда бензин исе катыш җылы һава тирбәлә Шуңа күрә утыргычларының аркасын артка җибәрә төшеп ярым ятып баручыларның кәефе ярыйсы гына күренә, һәрхәлдә ыштагы һава хәледәй эленке-салынкы түгел
Әмма Фидаяр iB автобус эчендәге ыгы-зыгыга, ир-атлар сөйләгән мәзәкләргә тулысынча битараф Аның күз алдыннан моңсуланып калган кырлар, юл читендәге шәрә агачлар, автобусның зур тәрәзәсендә төрлечә эзләр калдыра-калдыра түбән таба тәгәрәгән тамчылар — һәммәсе дә каядыр ашыккандай йөгерешеп кенә үтәләр Дөр»-. юлның ике ягындагы уҗым басулары көзге шыксызлыкка ямь өстәп* өстәп ала Мондый чакларда Искәндәрнең дә йөзе ачылып киткәндәй була
• Алырлармы-юкмы' Алырлармы9
Ги.иы ҮЗИЛЕ (Кашапоа! (1942)- «дин -Сэ.чу.ч лүмле*. К iлар гым ач ad.-
† 7.1ммшмң<1 ышан- һ б китопл р ае оры Чаллыда лши
с)с.>рн<-|| журнал варианты
Нишләп соң әле бу башкатыргыч уйлар юл ахырына якынлашкан саен күңелне ныграк били, котылгысыз итә. офыктагы болытлар кебек кабарына’ Нишләп уйларның иге дә. Чите дә юктыр шикелле...
Әйе. Искәндәр соңгы биш-алты елда уйлар диңгезендә рәхәтләнеп. колач салып йөзде Байкал-Амур магистрале узачак җирдән мәңгелек урманнарны кисеп юл ярган чакта ни генә уйламады да. нинди генә планнар кор лады ’ Ул якларга бик күпләр төрле путевкалар, тантаналы озату-каршы алулар белән бардылар Искәндәрне исә ишек-тәрәзәләренә тимер рәшәткәләр куелган вагонга утыртып, бикләп ил.тетәр Дөрес анысы. Искәндәр үзенең шушы сәфәренә хәтле дә туган ягында яшәмәде Ул вакыйгалар—инде тормышның т- ге хәлгә хәтле узган өлеше Ә теге хәл Искәндәр тормышын. Европа б лән Азияне аерып торган Урал тау тезмәләре кебек, икегә бүлеп тора Турысын әи.кәнд» ул . ормыш хәзер инде Искәндәр Фидаяров- ныкы түгел дә кебек Ул тормышта Искәндәр Фидаяров кеше иде. хәзер исә ул беткән кеше гә әверелде
Беткән кеше
Тукта, ничек болай бу шп чыкты соң әле’ Ничек итеп зур җитәкче Искәндәр Фидаяров шундый көнгә калды
Б\ с.ор »уларга ашык-пошык түгел, озын-озак уйл шганнан соң да төгәл җавап бирүе кыен, бик тә кыен иде Моның өчен Искәндәрнең соңгы эш урынын, барлык хезмәт юлын, алай гына да түгел, балачагын яшьлеген барлап чыгарга кирәктер Бәлки, узганнарны кырмыска оясыдай кузгатмаскадыр ’ Байкал-Амур магис. раленың кеше-кара күзеннән шактый ерак җирдә эшләгән иптәшләре ара-сыннан берәү аз битәрләмәде аны Ташла. буг"|' ' үз-үзеңне җәфалауны. ташла Ташла да. безнең кебек шеи миннән киткәнче, дип эшлә, көн ,тә. дип кенә яши башла.— диде ул ничәмә-ни ia мәртәбә— Син янасың, сине әнә шуның өчен, янып эшләгән өчен, күпне күргәнең өчен яндырганнар, валлаһи шулай Син бит безнең кебек чи надан түгел, син бит кичен укып булса да институт бетергән кеше. Син бит үзең, начармы-яхшымы. түрә булгансың Нүҗәли белмисең— алдан йөрүчеләргә иртәме-соңмы, барыбер җәза бирелә Гадирәк ишәргә кирәк Төкер Син. бугор, тормышны <ртык катлауландырасың. Өстәвенә тагын • намус вөҗдан дип үзеңне җәфалыйсың Аңла син юләр, хәзер андый нәрсәләр модадан чыкты беләсең бит Революцион күтәренкелек чоры узды Әнә. еракларга китеп йөрисе юк үз язмышыңнан гыйбрәт ал Алар бит. кемнедер калкан итеп, үз тиреләрен һәм төшемле урыннарын саклап калучы кабахәтләр. Иң элек ал арда булырга тиештер бит ул син әйткән намус-вөждан дигән нәрсә
Искәндәр исә. кызганычка каршы, бу сүзләрнең чынбарлыкка якынлыгын белә иде. Тик күңеленең ерак бер почмагында яшәгән балачактан ук тормышка битараф була белмәү аны әлеге фикер бе- тән килешмәскә өнди Шуңа күрә теге бәндә Әй аңа кеше сүзе керәмени’ Йөрсен әйдә әрвах кебек элтек-мелтәк килеп Бөкрене инде аны кабер генә дип Фидаяровны тәрбияләүдән бөтенләйгә заз кичте
Ничек, ничек инде шулай булырга мөмкин’ Мин бит гомер буе гаделлеккә ышандым Битараф булмаска, баскычтан һаман, һаман өскә таба менәргә, кеше арасында кеше булырга, эшемне җиренә җиткереп эшләргә, бүтәннәрне дә шуңа күндерергә тырыштым Чынлыкта чынлыкта исә барысы да киресенчә була барды Нигә’ Кем гаепле моңа ’ Сәбәпләре нинди ’— Шулай фикер йөртте Искәндәр чә- не желе тимер чыбык белән уратып алынган котсыз җирдә уздырган
* Бугор — бригадир сүзен бозып әйтү жаргон)
озын-озын төннәрдә.— Мин ни өчен атлаган саен каршылыкка, хак- сызлы..ка тан булдым Ни өчен тормыш мин теләгә.чә югарыга таба гына үрләмәде’ Ни өчен мин баскыч басмаллрынна.. мәтәлеп-мәтәлеп төштем ' ;1и өчен кеше кебек такыр сукмактан тыныч кына йөри белмәдем ’ Ни өчен мәгълүм кысаларга сыймадым ’ Дөреслек өчен көрәшәм, дип гел турысын ярып бардым, ә бит -туры барсаң, баш бәр--лә дин Т юкка гына әйтмәгәннәр Ни өчен мин күз бу (уларга, юкны бар итеп ? күрсәтүләргә түзмәдем? Атылыи-бәреле . чыктым да ярып-ярып сал- £ дым. Телемне тыя белмәдем’ Миңа гына кирәк идеме соң ул ' Теге 2 иптәш, бәлки, чынлап та хаклыдар үзенең шушы зак фәлсәфәсе • белән ’ «
Искәндәр ничәнче тапкыр инде менә шулай итен узган тормы- х шын барлый иде Эх-ма.— дип уйлады ул тагын— Авыл җирендә " туып-үскән адәм баласына шәһәр кешесе булып китү җиңелдән тү- <- гел Авылда гына каласы булган да бит Нигәдер төзелеш тузан- ® нары, аның мәһабәт күренешләре тартты Газеталарда аларны < кызыктырырл як итеп сурәтлиләр иде шул Стройбатта сержант булып хезмәт иткәннән соң. и гәшләре белән Ү .бәкстандагы яңа төзелешкә язылып китте Аннары, андагы эшләр кими Төшкәч. хатыны белән бергә Мангышлакка күчте һәм шунд зур идарә җитәкчесен.) хәтле үсте Моный юлны сайлавына баштарак үкенмәде үкенүен Тик шулай д.1. соңрак үкенергә туры килде аңа Көннәрдән бер көнне ул Син. Карамусаев — җәнҗалчы, син — ришвәтче, вөҗданың югалткан хыянәтче Төзелеш берләшмәсе башлыгы бул түгел, гомумән кешеләр ар..сында яшәргә дә лаек түгелсең Синең урының йомшак кәнәфи түгел, җинаятьчеләр сәкесендә' — дип йөзенә бәреп әйтте Менә шуның өчен утырган урыныннан һәм т >р.мыштан читкә алып ташладылар Фидаяровны. гаеп өстенә гаеп уйлап чыгардылар Ниһаять. үзен хөкем эскәмиясе..ә кертеп утырттылар Искәндәр кешеләргә ышана иде Аның шушы сыйфатыннан оста файдаландылар Моны ул гаепләү актын укыганда гына аңлады Әмма соң иде инде Искәндәр хөкем вакытында, соң ы сүзендә дә бу гаепләүне кире кагарга тырышып карады, ләкин хөкемдарлар аны тыңлар.а теләмәделәр Аларга Фидаяров дигән кешене акларга түгел гаепләргә, тугры үзләре өчен Макар көтү көтмәгән җирләргә җибәрергә кушылган иде
Әмма Искәндәр дигән кешенең дә б »хете бары тик болытлар ара- I сында яшәми икән ләбаса Әйе Искәндәрнең ..үршесе утны-суны кичкән Чеке бабай очраткан саен Нихәл Искәндәр Макидунски — дип юкка күрешмидер күрәсең Аның и лдызы да көннәрнең берендә битарафлык караңгылыгын ярып.нахак ялалар ягылып ничар .дан бичара Искәндәргә карады
Яңарыш башланды иксәз бишнең апрель җиле ист.
Ислах һава.ын сулау мөмкинлеге туды Үзгәрешләр заманы килде
Фидаяров эше Карамусаев кебек бәндәнең җинаятьләрен караучыларның күзенә чалынды һәм хаклык Ерак Көнчыгыш якларына кадәр барын җитте
Ниһаять. Искәндәр туып-үскән якларда башланган яңа төзелешкә, «азат ителде дигән белешмәне кесәсенә салып кайтып бара Булсын әлегә шулай булсын Аңа ачн. Фидаяров бер дә генә кайгырма, озак чамый акланырсың — дигән өмег күндерделәр Бәлки. т> ган | якларына кайтмаска. Карамусаев белән бәрелештә абынган җиренә барырга кирәк булгандыр Бәлки анда аңа аягына ныклап бзсуы җиң л- рәк булыр иде Әмма Искәндәр элеккеге абруена таянып алг.» баруны хупламады Билгеле, анда Фидаяровны яхшы беләләр, кайту белән берәр җаваплы эш бирерләр Карамусаевтан нахакка җәберләнгән кеше диярләр иде Юк инде. Фидаяров андыилардан. үленең үткәне-
нә салынып яшәүчеләрдән үгел Ул яңадан, өр-яңа жирдәге төзелештә дә үзенә-үзе юл сала белер Искәндәр моңа ышана Башкалар әнә йонлач кул га таянып өскә үрмәләсен Фидаяров бары гик үл көченә, сәләтенә, ихтыярына таянып менәчәк
Кама буенда тагын бер зур төзелеш башланганны Искәндәр ишетеп. белеп йөрде Бервакыт аның күңелендә дә Әллә кайтып китәргәме’’— дигән уй талпынып алды, әмма канатланып китә алмады.
Ерак җирләрдән кайтырга чыккач кына, тимер юл вокзалы .да у.ырганда аның күзләре үзәк газет .ларның берсендә басылгач хәбәргә төртелде Анда КамАЗдан ерак түгел генә җирдә яңа АЭС төзи башлаулары турында язылган иде
Менә миңа урын,— дип уйлады Искәндәр — Гуган авылдан әллә ни ерак түгел Бусы — бер Өр-яңа төзелештә мине белүче, узганда- гыларны күзгә төртеп әйтүче булмас Бусы — ике АЭС төзелешендә эшләп байтак кына тәҗрибә тупладым Бусы — өч Хәерле сәгатьтә булсын' — дип. үзенә-үзе фатиха бирде
Шулай да яңа төзелеш барган җиргә якынлашкан саен Искәндәрнең шөбһәләнүе көчәйде Кесәсендәге белешмә, күкрәген чеметеп- көйдереп алгандай, яткан урыныннан кузгалгалап куйды
Алырлармы-юкмы ’ Алырлармы ’ —дигән уй Искәндәргә тын алырга ирек бирмичә, бимазалавын дәвам итте.
— Абзый, дим. абзый, син нәрсә, автобустан төшмәскә булдыңмы әллә' Килеп җитмәс борын кире таяргамы исәп’ Көчәйткечтән яңгыраган бу тавыш Фидаяровны авыр уйларыннан арындырып җибәрде — Җиттек килеп, абзый Элпә инде кире уйладыңмы җылырак җиргә шыларгамы исәп, дим ’
Искәндәр автобус эчендә япа-ялгыз утыруын, юл 1ыларның инде бетон түшәлгән мәйданчыктан янәшәдә күренгән биек ак йортка таба атлауларын күреп алды Ул ашыгып урыныннан торды, бөгелә төшебрәк утыргыч астыннан юл капчыгын алды да җиргә төште.
Тышта ымдык яңгыр ява. күк йөзен бетон плитәләрдәй авыр болытлар томалаган Аяк астында, резин лтек кунычын күмәрл. к пычрак Анда да. монда да актарып ташланган кантар-кантар җир өемнәре я . а Шофер егет юлчы агайның капчыгын җилкәсенә салган килеш туфлиләре белән пычрак ярып атлавын карап торгач, кинәт .улын селтәп Бетмәс монда җыен дивана. — диде һәм урынына кереп утырды да кайту ягына таба борылды
Фидаяров ашын түбән иебрәк, калак сөякләрен беркадәр калкытыбрак. озын юлларда йөрергә өйрәнгән кешеләрчә, сирәк, сыгылмалы. әмма нык адымнар белән атлый иде. Ул очраган кешеләрдән сораша-сораша Атомэнергострой трестының өч катлы яңа бинасын эзләп тапты Бина артындагы вагоннарның берсендә урнашкан кадрлар бүлегенә керде Караса, бая автобуста үзе белән бергә килгән шау- шулы. җор телле егетләр басып тора Хәер, эшләрен бетерәләр иде бу. ай Арадан берсе Фидаяров янында утырып килгәне, гаҗәпләнеп:
— Син дә монда килдеңмени?— диде — Нигә әйтмәдең аны. бергәләшеп йөгергән булыр идек монда таба. Югыйсә, күрәсең, бу архар- ларны. килделәр дә иң шәп урыннарны эләктереп тә өлгерделәр Сиңа калмагандыр да инде.— дип. авызын колак артына кадәр ер..in алды
Фидаяров егетне баштанаяк карап-күзәтеп чыкты Таза, нык гәүдәле бу егет төзүчеләр арасында күптән инде үз кеше булып өлг р- гән. үз урынын тапкан иде бугай
Кайгырма, дус кеше, өлешем, кеше юлыннан йөр ли Миңа дигәне калгандыр әле.— диде Фидаяров канчыгын тегеләрнеке янына идәнгә ташлан Исемем Искәндәр абый булыр, әйдә соң . ,,ны- шын куйыйк булмаса.
Фидаяров елмаеп кулын сузды Ни хикмәттер, аның төзелешләрдә тупасланган ир-егетләр белән уртак тел таба торган сөйкемле сөяге бар иде. Бу юлы да шушы сыйфа ы алга чыкты Башта әлеге егег. 1НЫН артыннан бүтәннәр дә исемнәрен әйтә-әйтә күрешеп таныштылар. Ләкин Фидаяровның уйлары хәзерге хәлләрдән еракта иде. шуңа күрә аның хәтере бары тик егетнең каратут йөзен кара кашларын һәм Илдар Корбанов дип әйтүен генә сакла, калдырды
Ул арада вагонның сулъяк очындагы ишек ачылды һәм аннан тулы гәүдәле бер хатын чыкты Ул үзенең өстенлеген сиздереп, беркадәр кимсетүлерәк караш ташл .п карап торды да
— Йәгез. тагын нәрсә монда шаулашын торасыз' Эшегез бетте бит Барыгыз, вагоннардагы койкаларыгызны алырга ашыгыгыз диде — Иртәгә эш йә тотынырсыз. Бездә монда озын-озак оформить итү гадәте юк
Коридорда тавыш тынып 'горган иде. ләкин Иртәгә эшкә дигән боеру ул тынлыкны яңадан бозды
— О-го!— диде Фидаяровның кулын кысып торучы тәбәнәгрәк буйлы, сары мыеклы ир-тет — Менә бу тизлек менә бу миңа ошы.
— Ә сезнең, иптәш, ни йомыш, нәрсә кирәк’— диде хатын Фидаяровка.— ез дә эшкә килдегезме ’
Фидаяровның нигәдер тыны кыс>ллып куйд г әмма ул тиз арада үзен кулга алды
— Әйе Эшкә килдем Ләкин менә егетләр артыннан өлгереп булмады, алар белән бер автобуста ук килгән идек
Көн саен төзелешкә килүче ничәмә ничә кеше белән сөйләшергә тиешле бу кырыс хатын үз эшен яхшы белә, күрәсең. Фидаяровка сөйләп бетерергә, шуның белән вакыт отарга ирек бирмәде кыска гына игеп:
— Документларыгыз 1 дип кулын сузды
Фидаяровка. нишләмәк кирәк, кесәсенә тыгылырга аннан әлеге
■ белешмә не тартып чыгарырга туры килде
— Документларыгызны диде хатын тагын бер кат — _ез нәрсә миңа кәгазь кисәге сузасыз ’ Паспортыгызны, хезмәт кенәгәгезне бирегез ’
Фидаяровның өстенә кайнар су сиптеләр диярсең, ул куырылып куйды Соңгы дүрт ел эчендә кимсетелүләрнең төрлесен күрүгә дә карамастан, ул аларга күнегә алмаган иде Тегеннән кайткан кешенең мондыйрак хәлләрне дә үтәсе бар икән әле - дип уйлап алды Билгеле, әгәр дә мәгәр кадрлар бүлеге бүлмәсенә кереп икәүдән- икәү. күзгә-күз сөйләшсәләр, җайл > рак әйткән булыр иде ул үз Хутләрен. Әмма монда башкачарак килеп чыкты
— Паспортым да. хезмәт кенәгәм дә әлегә юк минем — диде ул ниһаять, йөзендә кайнарлык тоеп.— Менә шушы б лешмәдә Барысы да аңлашылыр
Фидаяров күз кырыйлары белән генә ир-егетләр ягына каран алды Тегеләр барысы да аның үзенә юбәлгәнен. сүзнең ни оелән • тәсен көтеп торалар иде шикелле
Кадрлар бүлеге хезмәткәре эшне ңлады
— Кызганычка каршы, иптәш гражданин. диде ул тавышын тагын да кырысландырып безнең төзелешкә гаключениедән кайтучыларны алмаска дигән карар бар һәм Фидаяров аны-моны оп к • ләгәнче әлеге белешмәне кайтарып бирде Бу очрак га мин сиңа, иптәш гражданин ярдәм итә алмыйм Безнең монда үзебездәге «яхшы -лар да бик җитәрлек
Кадрлар бүлеге хезмәткәре шулай дид« дә ишектән чыгып ук китте Нишләмәк кирәк, зурның морҗасы кыек булса да төтен, туры йөри инде аның .— дип уйлап алды Искәндәр Бу вакыйганың ирексез шаһитлары — егетлар дә Фидаяроака кушылып беравык тын тордылар һәм. ниһаять, аңнарына килеп, барысы берьюлы шау- лашырг I керештеләр:
— Менә сиңа мә!
— Тукта, ничек алай соң әле бу?
— Үзләре бете җирә игълан язалар...
— Кайгырма, абзый, менә кадрлар бүлеге начальнигы керер ул ир кешене аңлар...
— Аңлар, соң бит шушы хатын үзе инде.
— Начальникмы? Тапканнар икән
Шулвакыт Фидаяровның каршыс янда ук торган сары мыеклы телгә килде:
— Кайгырма, агай1 Тот та төзелеш начальнигының үзенә кер Кем син ’ Төзүчеме дип әйтүем ’ Шулай булгач Гөзүче төзүчене аңлар Менә Остап Безбожный әйтте диярсең Егетләр.— диде ул янә- шәсендәгеләргә борылы.1 — Илдар. >й. Илдар, дим. давай, бу агайны үзебезнең булачак бригадага алабыз Әйтсен шулай дип начальникка.
Остап, иптәшенең ризалыгын да к»теп тормыйча, тагын сөйләп китте
—Без. җыелышып үзебезгә бер мөстәкый :ь бригада оештырыргл килдек Менә бу егет армиядә безнең сержа..т иде. хәзер бригадир булачак Без КамАЗ төзелешенә дип килгән идек Хәзер анда эшләр кимегә... монда җибәрделәр
Башкалар да О<тапның сүзен җөпләделәр -Әйе. шул. нигә әле сиңа начальникның үзенә үк кермәскә’ Син бит малай-шалай түгел ка .дадыр эшләргә тиешсең .— диештеләр.
Теге хатын дорфаланып чыгып киткән минуттан бирле Фидаяровның тамак төбендә утырган чуерташ бераз селкенеп куйды
— Ну. ну. нәрсә телеңне лоттың. агай’ Бик каты сукты сиңа, конешно. бу мадам сугуын. Тик син борыныңны салындырма әле. Әнә геге яктан әйлән дә кер башлыкның үзенә.
Шулай диде дә. Остап Безбожный үзенең сары мыегын сыпырып алды Фидаяровның җиңеннән эләктереп ишеккә таба ишарәләде Башкалар аны хупладылар
— Дөрес. Оста t. мые.ыңны ныграк сыпыр Ә син бер дә тартынма. агай үзеңә җылы урын сорамыйсың лабаса. муеныңны камытка тыгарга омтыласың бит.— диештеләр
Көч-куәтләре ташып торган бу егетләрне, бәхетләренә каршы тормыш бабайның уникедән үргән чыбыркысы кыйнамаган, аркаларына сырлар салмаган иде әле
Бу уй трест бинасының икенче катына менеп баручы Фидаяров- ны шатландырып җибәрде. Яшьләрнең үз язмышына битараф булмаулары күңелен күтәрде, аның үз-үзенә ышанычын арттырды
Ә бит урамнарда магнитофон күтәреп, юньләп сөйләшерлек .ә тавышы булмаган, әмма микрофонга йөзәр . апкыр рәттән бер үк сүз. бер үк җөмләне акыручы, бигрәк тә. аны тыңлаганда ни кылганын белмичә кыланучы яшьләр, ә карап Искәндәр еш кына Кая баралар бу яшьләр, ник бу хәтле битараф соң алар’ Нишләп аларга бер нәрсә дә кирәкми соң’ Бары тик шул рок музыка һәм котү-көтү җыелып сугышулар, талау-үтерүләр белән генә яшәп булмый лабаса . дип уйлый һәм шул сорауларына җавап .аба алмыйча интегә иде Баксаң, яшьләрнең дә төрлесе бар икән ич.
Нигә соң әле мин бу хәтле кара уйларга бирелдем. Мин бит туган җиремә кайттым Монда мин яңа юл башларга тиеш Әгәр дә мә- 96
гнр гел яхты булып торса, ялан-ялан бәйрәм итсәк, тормыш мәгънәсен каян белер идек тә. кешеләр турында ни уйлар идек’’ Йәле Искәндә син бит кайчандыр кыю идең, каршылыклар алдында тукталып калмый торган идең
— Кем кирәк сезгә?— диде кабул итү бүлмәсенә кереп басуга каршысында пайда булган джинсы чалбарлы үтә жыйнак гәүдәле :ыз. Шундук Тәти кыз дип исемләде ны Фидаяров Ләкин авыз ачып сүз «йтергә өлгермәде, остәлдәге ике те ефонның берсе зеңгелдәп тавыш бирде. Кыз тиен җитез :еге белән борылды да Управляющий дип язылган ишеккә кереп югалды Фидаяровның кы . артыннан күзәтеп барган күзләре дермантинлы ишеккә барып бәрелде Японилдән кайтарылган бик сирәк очрый торган затлы матер ал иде ул Биредә дә начар яшәмиләр бугай
Карамусаев белән чәкәләшкән Искәндәр Фидаяровның икенче* каладагы яңа идарәгә күчеп эшли башлаган кон .әре иде Төзелеш мәйданыңнан кайтып кергән сирәк бер сәгатьтә аңа Югарыдан шалтыраттылар
Фидаяровмы’— диде телефондагы тавыш— Минем сезгә бер үтенечем бар иде .’әхи i итегез. Хәлдән килә торган эш бул. a • Сезнең дә <әлдән килм-<сә. безнең кебек закон китаплары кимереп ятучыларга ни кала инде .— диде т .выш, Әйтеп карагыз соң. бәлки, файдалы киңәштер’ «Киңәш9» Әйе Киңәшне аны ч ».ерге заманда теләсә кемгә өләшеп утырмыйлар иптәш Фидаяров. c< i минем белүемчә, мондый нәрсәләрне генә аңлый торган кеше
Фидаяров аңлады бу тавыш иясе бик күп нәрсәләрне белә һәм күп нәрсәләрне булдыра торганнардан иде
Дәшмәде
Ярый соң алайса, и.ггәш Фидаяров— диде теге.— турысын әй- тәм мин сезгә. Чөнки б-.-згл киләчәктә күп тапкырлар очрашырга туры китер әле. Безгә японский дермантин кирәк иде Минем ишетүемчә. сезнең оешмада андый нәрсәләр бар кэп
Фидаяров телефон трубкасын кулы бел-н каплады да . елекюр тоймәсенә басты • • »минатчыдан әлеге нәрсәнең бу лу-бул.мавын белеште • Космос ресторанын җиһазлаудан калган бер рулон бар иде— диделәр Сирәк булса. Искәндәр Өмеггәрәеаич. оештырабыз ан ы
Фидяров тагын аңл .ды: 'олар белән сөйләшеп эшләнгән эш иде бу
Беравык уйлап торганнан соң Фидаяров телефонда көтеп тор - чыларга. Барын бераз бар икән. әмма без андый кыйммәтле материалны читкә җибәрә алмыйбыз .— дип үтенүчене канәгатьләндерә алмавын белгертте
Соңыннан аңа эш оештырып, тикшерү барган көннәрдә, аннары хөкем дәвамында япон дермантинының кыйммәтен аңа оер генә түгел, ике-өч мәртәбә исенә төшерделәр . 1әкин эш узган, тузасы кием тузган иде шул инде
— Ә сезнең соң нинди үтенечегез бар и u
Фидаяров шунда гына Гәти кызның бүлмәдән ыгып үл өстәле янына утырганын абайлады
Үтенеч’’ Ә нигә үтенеч булсын’ Мин сезгә эшкә килдем, ә кадрлар бүлегендә
— Юрий Борисович андый мәсьәләләр б лән шөгыльләнми иптәш Се.1 ялгыш кергәнсез кадрлар бүлегенә барыгыз
— Мин анда булдым инд> Юньләп сөйләшмиләр
— Юрий Борисович Түбән мәйданда монда юк ул хәзер Кайчан буласы да бил.есел
Фидаяровның тамагына тагын баягы чуе н аш килеп тыгылды Аны гушы Гәти кыз бүлмәдән серей чыгарсынмы’ Юк инде
Фидаяров басып торган җиреннән кузгалды да әле . енә Тәти кыз кереп 1ыкка ишеккә таба атлады Бер. ике. өченче адымны атларга өлгермәде — секретарь кыз чәрелдәп килеп аның каршысына төште, күкрәгенә төртеп җибәрде
— Нишлисең син нахал " Кая барасың, сарык ’ Хәзер үк милициягә озатам биг үзеңне*.
Мондый мәзәк һәм аяныч хәлдә кал га .ы юк иде әле Фидаяроаның Ул ирексездән бая басып торган урынына чигенде Ләкин инде Гәти кыз һөҗүмгә күчеп өлгергән иде
— Чыгып кит. хәзер үк күзем .ән югал, нахал.— диде ул ку патак гасы кебек аз гына сырлы күкрәген киерергә тырышып— Во-он
Әгәр дә мәгәр Тәти кызның шушы Во-он дигәне йөзенә килеп бәрелмәсә. Фидаяроа бүлмәдән чыгып киткән, бәлки әле төзелештән Kitieii тә барган булыр иде Ләкин шушы сүз. бары гик урамда йөри юрган көчекләргә генә кычкыра торган сүз. аны чынбарлыкка кайтарды һәм ул күзләрен нәфрәт тома;ыи башла анны сизмәстән алга таба атлады, әлеге кызны сыңар кулы белән зырылдатып юлыннан алды да ишекне ачты
Шул ук зизгелдә
— Нинд.1 хулиганл .!К бу'—длгән :авыш иш. телде Фидаяров ирексездән тетрәнеп (тавыш шундый-шендыи таныш иде) артына борылып карады Ләкин әле күз алдыннан баягы томан таралып бетмәгән. аннары тагын ике арада ТЬти кызның курчак гәүдәсе дә тора иде Бу юлы инде ул кулын күтәрергә өлгермәде. ТЬти кыз аның карашыннан хәрәкәткә килде, бәләкәй учын Искәндәрнең яңагына чәпәде, шундук үкси башлап өстәле янына китте
Нинди башбаштаклык биредә ’— дип кабатлады •Баш инженер дигән язулы ишек бусагасында торган уртача буйлы, киң җилкәле җилкәе нә гурыдан-гуры утыртып куелгандай зур башлы ир уртасы берәү
Тагын беркавым карашып торганнан соң. алар икесе берьюлы диярлек кычкыры җибәрделәр
— Искәндәр’
— Сәйдәр, син ’
Секретарь кыз. бу хәлдән авызын ачып, үксүен бөтенләй онытып катып калды.
3
— Нинди сәмум җиле та илады соң сине монда, безнең якларга ’— диде ниһаять, күрешү кайнарлыгыннан бераз арына төшкәч, б.лмә хуҗасы— Ничек безнең якларга килеп чыгасы иттең ди .Г Менә сиңа мә' Ничәмә-ничә еллар бит инде безнең күрешмәгәнгә’ Җитмеш җиденче елны мәктәпне бетереп чыгуыбызның е.ер.ме еллыгын бик матур би :геләп үттек без ._ин анда да күренмәдең Күп- 1ән. би-ик күптән кайтканы юк аның, дип искә төшергәннәре генә хәтердә Нигә соң әле 5 з бу өстәл артына кереп утырдык ’ Менә бит ахмак. Әйдәле. әйдә, сабакташ, менә бу якка
Бүлмә хуҗасы аркасын терәп утырган җир. ннән торып, почмакка таба ике-өч адым атлады да себер карагачы белән зәвыклы эшләнгән стенадан сизелер-сизелмәс күренеп торган түгәрәк кызыл төи- мәгә басты Ишек үзеннән-үзе ачылып китте һәм Сәйдәр Хәлилович Гынчурин — Tpeci хәтле трестның баш инженеры чәчләрен шома тараган зыялы кеше—ике кулын ике якка җәеп
— Рәхим итеп керегез- Искәндәр әфәнде.— диде.
• Да-а-а. Аю Хәлил малае димәссең моны хәзер.—дип уйлап алды Искәндәр — Дөнья нишләткән моны Югыйсә, бер сала малае гына иде. Дөрес, хаклык өчен әйтергә кирәк, зирәк һәм хәйләгә маһир малай иде үзе Бигрәк тә исәп-хисап, төгәл фәннәргә хирыс булып, математиканы су кебек эчә иде
— Әйдә. әйдә. Искәндәр, кер әле. уз әле шушы бүлмәгә рәхәтләнеп сөйләшеп утырыйк әле бер.— Сәйдәр Тынчурин кунакны алга 5 уздырып җибәрде дә тиз генә борылып яңадан эш бүлмәсенә чыкты 1 Аның селекторга: “Динә. Динә дим. минем янга кеше кертмичә тор. 2 мин — Түбән Мәйданда дигәне ишетелде. Аннары тагын: Безгә ♦ чәй әзерләп чыксаң да ярар — дип өстәде Ләкин шунда ук селектор- “ да нәрсәдер шытырдап алды һәм ТЬти кыз тавышы «Су юк бит-, — = диде "
Сәйдәр шундук Тәти кызга кырыс тавыш белән Тап' — дип п әйтте, тагын нидер өстәде тик анысы Искәндәргә ишетелеп үк бетмә- * де. шулай да ул аның зәһәр ысылдавын. Тәти кызны ярты сүздә тук- < татуын чамалап өлгерде
Әһә-һә. Аю Хәлил малае Сәйдәр монда да сынатмый, балта сораганга көрәк бирә белә икән ләбаса — дип уйлап алды Искәндәр Ул арада Сәйдәр, әле генә бернинди сөйләшү булмаган сыман елмаеп, китеп тә керде Килеп керде дә Искәндәргә күз ташлап алды Ишет* кәнме-юкмы * . янәсе Ләкин сабакташының йөзендә андый-мондый билгеләр күрмәгәч, бик тиз тынычла .ды. аңлатма биреп торуны кирәк тапмады
— Йә. ни хәлләр соң. Искәндәр9 Сөйләп җибәр әле иркенләп кенә.— диде бәләкәй өстәлнең икенче ягындагы ..реслога чума төшеп Тик әңгәмәдәше сөйләгәнне көтеп тормыйча үзе башлап китте — Менә. без шунда, шушы тишек җирне томалап яшибез инде Мине беләсеңме. Чаллыярдан күчерделәр монда Анд t безнең эшләрне күргәнсең инде Күрдеңме' Юкмыни' Н чек алай’ Да-а-а' Сиңа горурларның горуры Искәндәр Фидаяровка. андый җирләрне күрмәү бер генә дә гафу ителерл к түгел Без анда нинди гиган. корып куйдык' Күрсә-ә-әң. исләрең китәр Кешенең акылына да. хыялына да сыймаслык Кол-лоос!— Сәйдәр пафослы сөйләвенә ку : ишарәләре белән көч биреп тә бара иде. Соңгы сүзне әйткәндә кәнәфиеннән күтәрелә төште, уң кулының баш бармагын тырпай, ып күрсәтте— Ну малай. Искәндәр, анда күргәннәр безнең' Анда күргәннәр Анда күргәннәр Анда килгән министрлар дисеңме, ул министрларның председателе дисеңме, тагын чит илләрдән килгән меңләгән белг ч дисеңме’ Во! Культураны без институтл <рда түгел әнә шушы төзелештә анда килгән иң-иң танылган язучылар артистлар һәм тагын әллә кемнәрдән үзләштердек КамАЗ һәм Чаллыяр төзелеше т Искәндә малай, илдәге бер генә төзелешкә дә охшамаган Магнитка диләр дә исләре китә Ә нәрсә соң ул Магнитка' Ни техника сиңа ни көч-куәт ни колач киңлеге Җыен кулак калдыгы куылган элементлар оясы Ә бездә’ Юкка гына аны Гасыр төзелеше д.ш атамады бер француз язучысы Кстати, менә ул иган китап күргәнең юктыр әле Монда без фәкыйрегез дә телгә алына
Тәти кыз чәйнекне юри өстәлгә бәреп күчереп куйды, су тутырылган чәйнекнең шнурын розеткага тоташтырып чыгып китте Чыгып киткәндә генә күзенең агы белән Сәйдәргә нәрсәдер ымлагандай булды
Сәйдәр урыныннан торып басты ул үзенең генә сөйләвен. кунак ка авыз ачарга да ирек бирмәвен сизә иде бугай, шуңадыр
— Соң. туктале. нишләп мин генә сөйлим соң. әйдәле. әйдәле Искәндәр, син дә сөйләп җибәр Тукта, мин чәйнекне карап килим әле. - диде һәм беравыктан Искәндәр янына таба атлый-атлы и — Н> эшләдек, эшләдек ә соң инде' Ә монда-а-а ' Монда андый колач киң
легенсң эзе Д юк. Быел менә дүртенче ел азапланалар Җир кортлары сыман һаман шул җирдә казыналар. Дөрес, кое-что бар инде Резерв җибәрү котельныен торгызабыз Аннары тагын берничә ярдәмчел бина корылмаларын күтәрәбез. Реактор урынын казый башладык, язга, мөгаен, реактор куеласы корылмага бетон сала башларбыз Әле- гә коммуникацияләрне кору бе :ән бимазаландык. Эш күп монда, эш монда башланмаган әле ГҮктале соң. туктале. Искәндәр, кемдер миңа сине дә төзүче дигән иде бит Чынмы соң бу? Әллә, минәйгәм. син дә’ Булмас' ин анда, чит як ;арда. әйбәтләп урнашклнсы., инд — Бу урында .әйдәр яшьтәшен ң өс-башына күз төшереп алды һәм гаҗәпләнүен яшермичә
— Гуктале. син соң. Искәндәр, ничек безгә, бу якларга .илеп чыгасы иттең болай?
-.әйдәр, өстәлендә затлы сигарет кабы ятуга да .арапастан эчке кесәсеннән портсигар чыгарып сигаретны кабызды Искәндәрнең борынына ниндидер ят, әмма таныш, ул юргән якларда еш очраган ис ;илеп бәрелде
Ниһаять Искәндәргә сүз әйтергә чират җитте
— Әйе. Сәйдәр мин — төзүче Шевченко каласындагы атом стан- ц ясен салышуга өлеш керт.ем Мин ..әйдәр, яшермим, бу зкл >р а кайтып, нитеп урнашып булмасмы дигән өметем бар.
— Шулаймы бик шәп. бик шәп бу. Искәндәр, би . шәп' Бик дөрес йлагансың Ә 5 зд мала-а-ай. эшләр' Югарыдагы үзгәрешләрдән соң Без инде төзелешне ябарлар, безнең АЭСны төзүне туктатырлар дип тә уйлаган идек Син бит андагы хәлләрдән хәбәрдарсың- дыр’ Вот бит. малай нинди бездельниклар. ә’ Нәрсә '.елән шаяралар бит ә’ Шундый безотаетственнәстька юл куялар, понима шь . Безгә министр килгән иде күптән түгел, ул. ма-а-а-лаи шундый нәрсәләр сөйләде безгә Исләрең китә ишетсәң
.ынчурин урыныннан сикереп торды, ашыгып барып чәйнек шнурын тартып алды һәм стенага кертеп үк ясалган бәләкәйрәк шкаф ишеген ачып чәй алды, тиз эри торган кофе алды һәм аны ике чынаякка салып бутады, аннары аларны Искәндәр алдына китереп куйды да кулларын угалап беравык көтеп торды
— Йә. ничек. Искәндәр Өметгәрәевич. сиңа кайсысын салырга -Золотое кольцо өч йолдызлы әрмән коньягы бар7 — диде яңадан баягы шкаф янына бара-бара Ләкин тагын Фидаяровка сүз әйтергә ирек бирмәде, үрелә төшеп шкафтан ике кулына ике шешә алды, борылып өстәл янына килде дә кофе чынаягына коньяк өстәде, биек шешәне исә өстәлгә куйды
— Дөрес, указ мондый нәрсәләрне тыя тыюын, ну бит инде сүз җилеме өчен генә берәрне салып җибәрсәк тә ярый торгандыр, ә?
ин ничек карыйсың моңа’—дип яшьтәшенә ымлады
Фидаяров — мәҗлесләрнең дә. мондый кабинет арты бүлмәләренең дә төрлесен күргән кеше, күрмәгән дип әйтеп булмый Шулай да ул соңгы елдагы вакыйгалар, илдәге үзгәрешләрдән, бигрәк тә мәгълүм указдан соң мондый иркенлекләр беткәндер дип уйлый иде Баксаң, монда әле элеккегедән ким кыланмыйлар икән Менә сиңа үзгәртеп кору, менә сиңа яңарыш1 —дип уйлады ул .ынчуринны күзәтә-күзәтә Шулай да яшьтәшенә каршы төшәргә кыймады, кофе чынаягын кулына алды ынчурин рюмкага Золотое кольцо ны да салып куйды
— .ин үз кеше, шуңа күрә яшереп тормыйм, бераз гына монысын да җибәргәлим инде мин яраса.— диде ул елмаеп Фидаяров күрде бу юлы инде .ынчуринның күзләрендә баягы очрашудан туган шатлык чаткылары әллә нинди бер томанлы караш белән алмашынган иде
— Ярый алайса.— диде Фидаяров чынаякны уң кулының ике
бармагында күтәреп тоткан килеш — Очрашу хөрмәтенә булсын Искәндәр кофеның яртысын гына капты да чынаякны яңадан өстәлгә куйды. ынчурин исә кофе артыннан алтын исемлесен дә эчеп җибәрде Фидаяров монысын ук көтмәгән иде. әлбәттә
— . уктале. яшьти. туктале Мин сиңа тагын бер сюрприз ф ясыйм әле.— дия-дия ынчурин урыныннан купты, чәйнек торган - өстәлдәге телефон янына барып, аны берничә мәртәбә әйләндерде £ дә, беркавым көтеп алганнан соң трубкага — Ашханәме’’ Директоры- = гызны? Сәрсә син анда, матурым, беренче көн эшлисеңме’ ынчурин u бу Әйе. әйе .ынчурина апаңны чакыр әле.— диде Искәндәргә боры- ♦ лып трубкага күрсәтте.— Исләрен китерәм әле мин аның, китерәм “ Әи. синме бу' Менә нәрсә, карчык, син давай әле бүген, берәр сәгать- = тән өйгә кайт әле нәрсәгәме? Бик кызыклы очрашу булачак бүген. > Әйе Кунак бар Без аның белән берәр сәгатьтән кайтырбыз Во. мо- » лодчага да инде үзең. Ү-ү-ү-бәм күзеңне
Кызганыч, бик кызганыч, ләкин бу минутта Искәндәр яшьтәше * .әйдәрнең кем белән сөйләшүен башына да китермичә утыра иде Аның башында хәзер Минем кайдан кайтуымны белгәч, нишләр бу Аю Хәлил малае’ - —дигән бердәнбер уй иде Әмма .әйдәр андый сорауны бирүдән, бу якларга төпләнергә дип кайткан яшьтәшенең хәлен белешүдән ерак иде Бу минутларда аның бар белгәне үзенең нинди олы дәрәҗәгә ирешүен, нинди кодрәтле кеше икәнлеген күрсәтү. турысын гына әйткәндә, ярыйсы гына тыйнак торган киеме дә гап-гади булган, муенында галстугы да күренмәгән куллары эштә ныгып каешланган Искәндәр Фидаяров алдында мактану. ■ Менә син яшь чакта горур идең, акыллы идең, мәктәптә дә сине төрлечә күтәрәләр иде. ә хәзер син кем дә мин кем’» дип шапырыну иде Искәндәр, билгеле, моны баштагы минутларда ук сизде Ләкин нишләмәк кирәк, бер килеп кергәч, очрашкач та монда утырырга. Аю Хәлил малае ^.әйдәрнең кыланмышларына түзәргә туры килә иде
— Без дә гомерне бушка уздырмадык, яшьти. институтын да бетердек. минем математикага баш шәп эшләгәнне белә идең инде син, хезмәт баскычыннан да шактый гына күтәрелдек Дөрес. мине әле мондый зур урынга беренче тапкыр куюлары Мин Чаллыярда шактый гына Кама буе төзелеш берләшмәсе җитәкчесенең ярдәмчесе булып эшләдем Аннары, все таки . МУга урынбасар булып күчтем Авыр булды, малай, төзелешкә күнегеп китүләре’ Бер башлагач та китте аннары үзе Менә хәзер трестның баш инженеры иттеләр Зур эшләр башкарачакбыз монда Бәлки әле Герое да бездән ерак йөрмәс аның Ярар, ярар . ин соң. Искәндәр яшьти. капларда йөрдең дә ничек үзебезнең якларга кайтасы иттең’ Әллә, мин әитәм яндыңмы’ Ха-ха-ха.
Фидаяровның иң авырткан җире иде бу Ләкин ул хәзергә ынчурин алдында бөтен тарихын да сөйләмәскә булды, бары тик кыска гына итеп әйтте
— Өстенә бастың. әйдәр. яндым мин Хәер, мин үземнең хаклыгыма бер генә мыскал да шикләнмим, шулай да яндырдылар мине урысын әйтим минем трест управляющиена бәреп керүемнең сәбәбе дә шунда Менә эшкә алмыйлар әҗрибәм зур минем Промышленность төзелешендә байтак эшләдем мин. АЭ^ төзелешен бик яхшы беләм дип әйттем Мин хәзер. >.әйдәр. ерак җирләрдән кайтып килам. Дүрт ел утырып кайтуым
Сәйдәр тыңлады берничә тапкыр бүлдерергә омтылып караса да. Искәндәрнең ышанычлы, нык тавыш белән, бүлдерергә урын калдырмыйча ихтыяри сөйләве аны. зур җитәкчеләр каршында буйсынырга өйрәнгән кешене, туктатып килде ниһаять Фидаяров үзе үк туктап -Йә. моңа ни әйтәсең инде хәзер-.— дигәндәй, яшьтәшенә
Бүлмәдә тынлык урнашты
Чирек гасыр буена бер-берсен күрмәгән-белмәгән ике авылдаш, яшьтәш һәм классташ, хәзер икесе дә ир уртасына җиткән ике кеше бер-берсенә карашып утырдылар .
Әйтеләсе сүз әйтелгәнгә күрә, Искәндәр үзен иркенрәк хис итә башлады, өстеннән ничәмә-ничә потлы зур капчыкны шуытып төшергәндәй булды Әле генә сандугачның үзе булып сайраган Сәйдәрнең генә сөмсере коелып торды Моны күргәч. Искәндәр үкенеп куйды Бәлки, әйтергә кирәк булмагандыр’ Без бит аның белән беркайчан да дус булмадык Өстәвенә, мөнәсәбәтләрне дә җайлый алмадык Дөрес, каршылык тышка бәреп чыга алмады Шулап китәргә кирәк моннан Яңа гына игелекнең үзе булырга тырышып утырган ынчурин әнә бит ничек кара коелып төште Чыгыйм булмаса-
_ Искәндәр урыныннан торды, нияте — саубуллашып чыгып китү иде Ул өстәл яныннан ике адым ишеккә таба атлады, ләкин аны әллә нинди бер көч туктатты укта. түз. Искәндәр, әле бит ул сиңа бер сүз дә әйтмәде үз Кая барасың’ Бу синең туган-үскән ягыңдагы төзелеш . ин шушы җирдә эшләргә, тормышыңның өзелгән юлын шуннан ялгап китәргә дип кайттың бит .— дигәндәй булды
.ынлык хөкем сөргән шушы ике-өч минут эчендә -.әйдәр дә үз-үзен кулга алган, аңарда тагын яхшы булу- теләге уянган иде бугай. Ни әйтсәң дә аның каршында түбәнчелек күрсәтеп, аның хәлиткеч сүз әйтүен көтеп торалар һәм ул аны әйтергә тиеш иде
— .укта. Искәндәр, тукта, утыр яңадан урыныңа.— диде, ниһаять. -_әйдәр — Көтмәгәндә генә шундый хәбәр ишетү, үзең беләсең, теләсә кемне дә аптырашта калдырыр иде . уктале. туктале Ничек алай булып чыкты соң дисәм’ -.өйләмәссең инде, хәзер аның вакыты да юк бит әле.
Ул сүзен төгәлләр-төгәлләмәс борын идән уртасында басып торган Искәндәрне әйләнеп узды да кабинетына чыга башлады Фидая- ров аның таза һәм нык гәүдәсен, бераз гына базыгая башлавына карамастан, төзлегенә карап озатып калды Әмма бу гәүдәдә ниндидер. бары тик тәҗрибәле күзләр генә күрә торган, картаюга таба илтә башлаган билгеләр бар иде кебек.
-.әйдәр эш өстәле янына килеп утыргач та сөйләшә белә икән Аның тавышы бөтенләй үзгәрде, икенчегә әверелде, хәзер инде ул тавышта һич каршы төшәргә урын калдырмый торган, шул ук вакытта сизелерлек масаю, башкаларга кимсетеп дәшә торган билгеләр — корыч чыңы кертү бар иде Аның кул астында эшләүчеләр моны яхшы беләләр, күрәсең, чөнки кадрлар бүлегендәге баягы хатын аңа телефоннан нәрсәдер әйтә башларга өлгермәде, ынчурин аны бүлдерде
— Әйткәнне үтәгез.— диде ул— Калганы өчен мин җаваплы Искәндәр Фидаяровны хәзер үк эшкә алыгыз Кем итепме? — .әйдәр кулы белән телефон трубкасын каплады һәм шулай ук арттагы бүлмәдән бирегә чыгып баскан яшьтәшенә карап — Кем итеп алсыннар соң сине. Искәндәр’ — дип сорады — Белемең югары дидең бит әле Ә. әйе. шулай шул Әйдә. ярар, башың керә торсын.— диде дә. Искәндәрнең үзе белән килешеп тә тормастан кадрлар бүлегендәге хатынга: — Бригадир итеп алыгыз. Нәрсә' Мин ике сөйләргә яратмыйм, иптәш Камышева һәм үз сүзләрем очен үзем җавап бирергә яратам Беләсез' Белсәгез шул Фидаяровны Документлары юк’ Ничек юк’ Паспорты юк? Хезмәт кенәгәсе’ Яңаны языгыз Паспортны ул эшкә урнашып яшәр урын тапмыйча ничек алсын ди1 Алыр Калганын тутырыгыз Элеккеге урынына запрос ясагыз Анысы сезнең эштер бит Во-во! Димәк. Искәндәр Өметгәрәевич Фидаяровны эшкә бригадир итеп аласыз һәм иртәгәдән аңа бригада туплыйсыз Ниндиме’ Комплекслы бригада. Ул безнең өчен хәзинә. Ул. иптәш Камыше-
ва. атом станциясе төзелешендә эшләгән кеше
■_әйдәр трубканы куйды да Искәндәргә таба борылып Менә бит. тиз генә аңлатып буламыни аларга’ —дигән сыман кулларын •җәеп күрсәтте, маңгаена бәреп чыккан тир бөртекләрен сөртеп алды
— Киттек әйдә, икәү керәбез.— диде — Югыйсә тагын берәр нәрсә уйлап табарлар Бюрократлар
Алар икәүләшеп кабинеттан чыктылар .әти кыз иреннәре әле дә булса турсаеп тора иде. Ул Искәндәрне күргәч үк арты белән борылып басты һәм. Тынчуринның да аның белән чыгып китүенә гаҗәпләнеп, ни кылырга белмичә, озын ткрнагын каезларга кереште.
Көз дисәң коз инде бер карасаң— ал да гөл. икенче карасаң — егыл да үл. дигәндәй, үзгәрә дә куя һава Хәер, көзнең дә соңгы көннәре бара. Озакламый үзенең ачы бураннары, чатнама суыклары белән кыш җитәр. Искәндәр баягынак автобустан төшеп, чокыр-чакыр аша былчырак ерып. Ат омән ер г острой» тресты бинасын эзләп кил- гәндә көн ачылыбрак киткән кебек иде Автобуста килгәндә $ирәк- мирәк кар бөртекләре күренгәләгәндәй генә иткән иде. аннары ул ымдык яңгыр булып дәвам итте Хәзер исә инде кар ягы көчәя төшкән Җил дә сиртмә шикелле тыгызланган Баягы авыр болытлар исә тагын да куера төшкән Хәзер алар теткәләнеп беткән иске юрган кисәкләренә охшаш. Әнә шушы теткәләнгән кисәкләрдән туктаусыз су катыш кар ява Кешеләргә әнә тегендәге икешәр катлы җыйнак һәм пөхтә тулай торакларга, шәһәр буласы урынның хәзерге актарылып ташланган җиренә, теге якта инде күтәрелеп-күтәрелеп килгән бишәр, тугызар катлы йортларга, трест бинасы янына сыенышып билгеле бер тәртиптә урнашкан вагоннарга да ява Гомумән, көзге көннәр, әнә шушы явымнары белән күңелгә сагышлы моңсулык өсти. шуңадырмы, ерак-еракларга күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга олагасыны китерә иде
Бүгенге кон Искәндәр өчен аерата авыр булды Башта көн яктысын һәм тирә-якны күрмичә диярлек автобуста килде Аннары үзенең ярты гомере үткән төзелеш ыгы-зыгысы да күңеленә шатлык түгел, ниндидер югалту сагышын өстәде Алда — билгесезлек. Кисәк- кисәк булып актарылган болытлар кебек үк караңгы билгесезлек иде Ул сагышны авылдашы, яшьтәше һәм сабакташы •_әйдәр белән очрашу да баса алмады Киресенчә, бу очрашу Искәндәр күңелендә шатлык уятмады гына түгел, тамак төбендәге үкенеч төерен арттырды гына Ул Сәйдәрнең кем икәнлеген яхшы белә иде. хәзергесен әлегә төшенеп өлгермәде Эшкә урнашырга булышуына, билгеле ки. рәхмәт гик барыбер бу очрашу аның күңелендә авыр тәэсир калдырды Ник дисәң. Сәйдәр . ынчурин кайсыдыр сыйфаты белән Искәндәргә үзе каршы чыккан икейөзлеләрнең дәвамы сыман тоелды Ярый ла беренче карашка гына шулай булса Ярый ла .ынчурин теге Кара мусаевларның мондагы дәвамы булып чыкмаса
Гаҗәп, бик гаҗәп, дип уйланды Искәндәр, әллә чынлап та инде соңгы еллардагы очышы һәм ул биеклектә кала алмыйча мәтәлеп төшүе, үзе күренмәгән ләкин барлык нәрсәне дә астыртын юллар белән хәл итеп утыручыларга каршы көрәштә авызы-борыны кан ителеп җиңелүе аның омтылышларына, тормыштагы максатына хилафлык кылдырмаса да. һәркайда хакимлек иткән барыберлек бактерияләрен йоктырдымы ’ Нык ихтыярлы Фидаяровны яшәү принцип-ларыннан. димәк максатыннан чигенергә, алай гына да түгел, алар- дан баш тартырга ук мәҗбүр иттеләрме’ Әллә соң ул хәзер үзендәге
ышанычны гына түгел, кешеләргә булган ышанычын да югалттымы’ Нигә’
цңгы вакыйгалар, бигрәк тә Апрель җиле алып килгән сафлык Искәндәргә көч өстәп, аны яңадан тормыш дулкыннары арасына көрәшкә, хыялындагы эшләргә ашкындырмасмыни’ Әнә бит нихәтле үзгәреш' Бәлки алар бары тик газеталарда гынадыр’’ Ә бәлки алар матбугат әһелләре унлап чыгарган ялтыравык нәрсәләрдер’ Бәлки ШУШЫ саф җилне пычратырга, аңа каршы көрәшүчеләр көч өстәүчеләр дә бардыр’ Хәер ничек инде булмасын ди’’ Әнә бит. Искәндәр газетадан УКЫДЫ Карамусаев һәм аның кебек тагын берничә бәдбәхетне бәреп төшереп кенә калдырмыйча, ал арны кулга алдылар һәм җинаять эше ачтылар. Әнә бит шушы Карамусаев эшләрен тикшергән вакытта кемнәрдер Фидаяровның эше>нә дә юлыкканнар Югыйсә аның тагын икс елга якын тайга урманнарындагы канечкеч черкиләрне туендырасы бар иде бит әле Хаклык җиле аны ерак җирдән эзләп табып иреккә чыгарды түгелме соң’’ Алай гынамы, аңа үзе эшләгән якларга кайтырга, андагы яңа җитәкчеләргә күренергә куштылар
Фидаяров алай итмәде Ул инде нахак эшнең кара пәрдәсе ябылган. шуның аркасында кара көннәр кичергән якларга беркайчан да кайтмаячак Билгеле, анда яңадан күтәрелүе, сәләтенә тәңгәл эшләрне башлавы җиңелрәк булыр иде .урысын әйткәндә анда аны. бәлки Карамусаевтан җәберләү кичергән кеше буларак игътибар үзәгенә куярлар иде
Хәер Инде Фидаяров та күп нәрсәне башкача күрә, бөтенләй икенче төрле аңлый Киресенчә шушы пычраклыкларны кабул итмәгәнгә аның кабахәт кочагына ташланмаганга күрә тәгәрәде түгелме соң Фидаяров күпме көч түгеп менгән тау башыннан’ Шул әшнәлек ялчылары аны беткән кеше-гә чыгардылар түгелме соң’
Кайдан һәм кайчан башланды соң әле аның ал арга каршы атлаган адымнары?
Бу copavra җавапны Искәндәр бетмәс-төкәнмәс дәвергә сузылган дүрт ел дәвамында эзләп-эзләп тә таба алмады
әер хәлләрнең барысы да моннан җиде ел элек башланды Ләкин ул чагында әле үз дигәнендә тора белүче, хаклыкка ышанган Искәндәр нибары өч елдан үзенең тәвәккәл башы җинаятьчеләр кәрьясына тәгәрәр дип уйлап та карамаган иде
Көннәрнең берендә, котмәгәндә-уйламаганда Фидаяровның укы- тучы-завуч булып эшләп йөргән хатыны Нәркизәне өлкә шәһәренә конференциягә чакырдылар Аның нишләптер ул конференциягә барасы килмәде Минем бит эшем муеннан, мәктәпне уку елына әзерләп бетерәсе бар Директорга ничә ел буена көтеп йөргән путевкасын бирделәр, .рускавецка китте дип бетеренде ул Күндерделәр Кем. ничек моңа ирешкәндер — Искәндәр белмичә калды Иртәгә конференция дигән к-.нне өйгә гадәттәгедән иртәрәк кайтты җыештырырга Искәндәрнең һәм кызлары .әзирәнең керләрен уып үтүкләргә, аннары тәмле итеп камыр ашлары пешерергә дә өлгерде Нәркизә.
абын янына өчәүләшеп утырдылар Чөкердәшеп, һәркаисы үз кайгысы-мәшәкатен генә сөйләп түгел башкаларныкын да уртаклашу җаен тапты Искәндәрнең квартал планы яна иде Хатын-кызларга бу хәл әллә ни тәэсир итмәсә дә Кайгырма, әти. син аны барыбер үтисең инде Хәзергәчә сынатмадың бит әле. инде дә сынатмассың-— дип тынычландырдылар Аннары Нәзирәнең кайгысын- кайгыртырга керештеләр Эш шунда ки. кызлары быел сигезенче класска керәчәк Ул үзе күптән инде Мин. әти-әни. унынчы класска хәтле мәктәптә укып йөрмәм инде, тотармын да техникумга тапшырырмын— дип сөйләнә иде Баштарак аның бу ниятен балалык мавыгуына санадылар, юньләп игътибар бирмәделәр Чөнки Искән-
дәр белән Нәркизә икесе дә (дөрес. Искәндәр кичке бүлекне тәмамлады) югары белемле кешеләр, бердәнбер кызларының да шундый белем алуын телиләр иде. Бигрәк тә әнисе шулай ди иде Искәндәр бу юлы кызы ягындарак булды -Әгәр дә мәгәр чынлап сөйләсәң, кызым. барырсың-керерсең техникумга, . ехникумда да бик әйбәт белем алырга була-диде. Нәркизә шунда ук каршы төште Кит аннан, башта ми булмаса, ике аякка көч килә ул. балага нинди акыл биреп утырасың, булмаганны-.— дип өтәләнеп алды Чәкин ул вакытта ата белән ананың: Кайда соң ул техникум, нинди һөнәр иясе булырга телисең'-—дигән сорау бирергә башларына да. телләренә дә килмәде
Ниһаять, икенче көнне иртүк Искәндәр хатыны Нәркизәне үзенең җитез -Жигули енә утыртып махсус автобус янына илтеп куйды
Әй. Искәндәр, белгән булсаң иде син шушы минутларда хатыныңны нинди юлга озатып куйганыңны' Белгән булсаң, аны автобуска үзең илтеп утырту түгел, конференция дигәннәренә бөтенләй якын җибәрмәгән булыр идең Мең дә бер сәбәп тапкан булыр идең, әмма аны өлкә шәһәренә җибәрмәс идең. Кызганычка каршы, адәм балаларына күрәчәген күрә белү сәләте бирелмәгән Искәндәр дә шул адәми затларның берсе буларак, ул көнне башына һичбер төрле шик-шөбһә китермәде Баштанаяк үз мәшәкатьләренә күмелде
Нәркизәне икенче көнне кичкырын кара Волга»га утыртып кайтарып куйдылар Юк. ой турына түгел, әгәр дә мәгәр ой турына кадәр кайтарган булсалар. Искәндәр аны күрмәгән-белмәгән, соңыннан озын теллеләр җиткерсәләр дә. ышанмаган булыр иде. Ә болан Ә болай ул Нәркизәнең машинадай төшкәнен, аннары аны озатучы кешенең аны үз тәненә кысып битеннән үпкәнен үз күзләре белән күреп калды. Гөнаһ шомлыгына каршы. Искәндәр эштән кайткач та. Нәркизәнең юклыгын белеп, сөттер-катыктыр алырга дип якындагы кибеткә китте Ләкин ул азык-төлек артыннан бик сирәк, әллә мигә бер генә бара иде. шуңа күрә сөт һәм катыкның иртәнге якта ук сатып бетергәннәрен белмәде Алар йөри торган кибеттә сөт тә. катык та булмагач, үзе җитәкләгән идарә янындагы кафеда андый нәрсәләрне күргәләвен искә төшереп, ул шунда таба атлады Илле-алт- мыш адым үткәч тә ул морс • тутырылган мичкәгә юлыкты Балачагыннан ук шушы морс дигән кызыл суны үлепләр ярата иде чөнки сабан туена, район үзәгендәгесенә. баргач та ул булыр-булмас көмеш һәм бакыр акчаларын шушы морс-ка гына тота иде Әмма беркайчан да морс эчеп туйганы булмады аның БУ якларда исә ул эчемлекне чат саен сатып торалар Хәзер дә Искәндәр шушы татлы суны авыз итмичә узып китә алмады, чиратка басты һәм ике-оч минут басып тордымы-юкмы. үзеннән унбиш-егерм<- адым чамасы үтеп туктаган кара Волга ны күрде Кем белсен, язмыш дигән нәрсәнең ниндидер чакыруы булган күрәсең, нәкъ мен.» әркизә машинадан төшкән мизгелдә Искәндәрнең күз карашы шушы якка юнәлде. Башта күзләре кара Волга»га игътибарын җәлеп итмичә йөгереп кенә узды, әмма теләсә генә кайда теләсә күпме кеш- .«расыннан аерылып торган таныш һәм якын хәрәкәтне чамалап, таш динарга Те- рәлгәндәй туктап калды Нәркизә' диде ми җисемендәге бер җепселдән ашыгып килеп җиткән сорау- инме соң бу’
Әйе. Искәндәр күрде, үз күзләре белән күреп ышанды машинадан төшүче асыл зат хатыны Нәркизә иде Әмма барыбер ул әле 1{әркизәнен машинага утырып кайтуына яман мәгънә салмас иде Икенче бер мизгелдә ..әркизә артыннан чыккан ярыйсы гына ТУЛЫ гәүдәле, шомырт кара чәчле кеше, аны тәненә кысып кочты һәм бит алмасыннан үбеп ллды Шундук Искәндәр ул кешене таныды бер-ләшмә җитәкчм - Карамусаев иде ул
Искәндәр кибеткә чыгуын, аннары кафега таба баруын, хәтта су чиратында торуын тәмам онытты Озак кына урамда йөрде һәм туктаусыз диярлек бер үк сүзләрне кабатлады _абыр бул Искәндәр сабыр бул. тынычлан Бәлки нинди дә булса очраклы хәл генә- дер’ Үзеңнең хатыныңа тап ташларга, бигрәк тә бу хәлне күрүеңне аңа әйтергә, аны да, үзеңне дә кимсетергә ашыкма, яме’ —диде ул һәм күңеленә шул сүзләрнең мәгънәсен сеңдерүгә иреште, өйгә үз- үзен берни булмагандай гадәти тотарга күндереп кайтып керде Дөрес. Нәркизә (хатын-кыз зирәклегенә нинди генә бәя бирсәң дә. ул бәя тулы булмаячак иде) аның үз табагында түгеллеген бер карауда ук чамалап алды Хәер, игътибар биребрәк караганда. Искәндәрнең һәрвакыт сәламәт йөзенә иңгән акбүз төсен күрмичә калу мөмкин дә булмагандыр Шулай да Искәндәрнең ихтыяры, аның сабырлык белән эш итәргә күнектерелгән акылы бирешергә теләмәде Үзе корган гаилә бурасын бер селтәнүдә сүтеп-туздырып ташларга ашыкмады ул ;хәркизәнең ара-тирә һи булды сиңа. Искәндәр, нигә төсең качкан’ —дип соравына каршы бары тик Арыдым мин бүген, һәркизә —дип җавап бирергә ашыкты. Ә син. син соң нинди тәэсирләр алып кайттың конференциядән ? — дип сорады. Юк. ул Нәрки- зә нәрсә әйтер, баягы хәлне, үзенең ниндидер - Волга ■ белән кайтуын, кемнеңдер үзен озата килүен әйтерме дип уйламаган да кебек иде Ләкин күңел дигән нәрсә үзеннән-үзе шушы сорауларга юлыгып, үзенең ерак төпкеленнән тиешле җавапларны тартып чыгарырга уйлаган күрәсең һәркизә— бүтән вакытларда өлкә конференциясе, үз шәһәрендәгесен әйтеп тә торасы юк инде, мәктәптәге хәлләрне Искәндәр кайтып керү белән бәйнә-бәйнә сөйләргә күнеккән һәркизә— бу юлы иренең соравына җавап бирү урынына, дәшми-нитми генә, ишетмәгәнгә салышып арты белән борылып басты һәм Әй .— дип кул селтәү белән канәгатьләнде, кухня ягына ашыкты
Искәндәр белер-белмәс килеш тавыш чыгармаска булды -Әгәр дә мәгәр шундый хәл бар икән, бәлки. Һәркизә үзе дә әйтер, әйтмичә булмас.— дип тынычландырырга тырышты Искәндәр үзен — Без бит ул кадәр сөеп-снешеп, мәхәббәт романнары кичерешеп өйләнешмәдек. Дөрес, моңа карап без бер-беребезне хөрмәтләмичә яшәмәдек Әмма ләкин хәзергәчә, өйләнешеп яши башлаганнан соң унбиш ел гомер үткәчтен дә, безнең арада чын мәхәббәт яралып китә алмады Без берничә мәртәбә турыдан-туры сөйләштек әгәр инде беребезнең яшисе килми икән рәхим итсен, тартып-сузып тормыйча турысын әйтсен, хыянәткә юл куймасын, дип сүз куештык
Аннары аннары ,инде Фидаяровка ябырылган мәшәкатьләр, аның җилкәләренә салынган җаваплылык андый шикле-шөбһәле уйларга урын хатыны артыннан күзәтеп йөрергә вакыт дигән нәрсәләрне калдырмады агын бер айдан, бу капчыкны күтәрергә синең көчең җитәрме’ дип сорап та тормыйча, аны зур бер трестка тиң төзелеш идарәсенең башлыгы итеп куйдылар
Кызганыч ләкин бу көннәрдә һәм аннан соң да ике ел буена Искәндәр Фидаяров үз язмышына нинди кодрәт иясенең канатлары кагылып киткәнлеген белмичә йөрде.
Шулвакыт, пошыидыргыч уйларны бүлдереп, каяндыр өстән: Әйдәле. кер әле монда. Искәндәр.— дигән тавыш ишетелде. Фидаяров ирексездән борылып өскә карады Анда, икенче катның ачык тәрәзәсеннән әйдәр карап тора иде— Кер. әйдә, алыштыр аягыңдагы түфлиләрне Безнең урамнарда әлегә андый җыйнак нәрсәләр белән йөрерлек түгел Бездә иң ходовой аяк киеме гап-гади резин итек булыр,-
Искәндәрнең күңеле әллә нишләп китте аның турында кемдер кайгырта иде Ул борылды да трест бинасының ишеген ачып керә-
керешкә -Ә мин яшьтәшем һәм сабакташымның һәр хәрәкәтеннән гаеп табарга тырышам. Әгәр дә ул кайчандыр, яшьлек елларында миңа караганда бәхетлерәк булган, тормышта миңа караганда азрак кыйналган һәм ирешәсе үрләренә тизрәк һәм җиңелрәк ирешә барган икән аны мең дә бер төрле гөнаһларда гаепләү дөрес була алмый Искәндәр мәрмәр плитәләр салынган баскычтан икенче катка ашыкты 5
Сәйдәр аны кабул итү бүлмәсендәге шкафтан резин итекләр ала- = ала каршылады ?
— Менә. Искәндәр Гәрәевич киеп җибәр. — диде ул резин итек- ♦ ләрне ике кулына тоткан килеш сузып
— Рәхмәт, рәхмәт. _әйдәр Болай ук борчылмаска идең =
Күңеле йомшарудан булса кирәк. Искәндәрнең тамак төбенә ачы " таш сыман төер килеп тыгылды п
Фирәзә иртәдән бирле үзенә урын табалмыйча. җанын кая куярга белмичә йөрде Моның сәбәбен ул таң алдыннан гына тузга язмаган төш күреп уянуыннан һәм аннан соң инде кабат йоклый алмавыннан күрде Керә бит кешенең башына шундый кеше ышанмаслык ямьсез тошләр Фирәзә, үзе дә рәтләп төшенеп бетмәгән әллә нинди бәхәскә кереп, ире ;ынчуриннан аерылырга йөри, имеш Алар- ның өйләрендә хәзергедән бик күп. бик күп мәртәбә күбрәк кыйммәтле әйбер тулы. имеш, алтын-көмеш дисеңме, асыл гаш һәм бәллүр дисеңме— һәммәсе дә чутсыз, имеш Аның өстәвенә бәйләм-бәйләм. нәкъ банктагы шикелле төгәл санап куелган акча өемнәре дисеңме, арада ире чит илгә баргач яшереп алып кайткан, зәңгәрсу яшькелт төстәге доллар кәгазьләре дә бар кыскасы, җаның ни тели — шул тулып ята. имеш Фирәзәнең дә. .әйдәрнең дә шушы нәрсәләргә нәфесләре тошкән һәм алар бу байлыкны берсеннән-берсе яшереп иөриләр. имеш Бүлмәдән бүлмәгә Берсе яшерә, икенчесе кереп таба икенчесе яшерә, тагын беренчесе ул урыннан алып, бүтән төшкә куя. имеш Шуңа карамастан, ул нәрсәләр бер генә дә кимеми өй тулы, шкафлар тулы, стенка һәм өстәл өсләре тулы имеш Күпмедер вакыт шулай азаплангач, бичарадан ничара булып беткәч тә Фирәзә ни күзләре белән күрсен, иге-чиге күренмәгән чиратның очына барып чыкты һәм хатын-кызлар ягының койрыгына ук басты, имеш Бу никах теркәүчеләр чираты икән Ләкин анда торучылар үзләренең өлешен — кем белән никахлашасыларын— белмиләр имеш Янәмәсе. басып торасы ң-торас ы ң да чиратың никах теркәүче сәркатипләр өстәле янына җиткәч кенә ир-егетләр сафында туры килгән кеше белән язылышасың Ир-атлар да. хатын-кызлар да шуңа риза-бәхил. имеш Ярый, торалар болар, торалар Бер кереп баскач, ул чират-тан чыгу кире чигенү һич мөмкин түгел, имеш Ярый, торалар болар, торалар тик Фирәзә инде бу хәлгә риза-бәхил түгел, имеш Ләкин ничек чыгып котылырга икәнлеген һич кенә белми һәм уйлап табал- мый Берзаман үзеннән алдагыларның аяк астына төбәгән күзләрен күтәреп читкәрәк караса, ни күрсен, аңа таба бер кеше йөгерә, имеш Кулларын б-лгыи-болгыи әллә нинди аңлашылмас телдә әллә нинди сүзләр кычкыра-кычкыра бире таба чаба Үзе чаба, ләкин бер генә дә якынаймый имеш Шулай булса да Фирәзә ул кешене таный, тик исенә генә төшерә алмый Чөнки алар инде моннан мең ел элек очрашканнар да шул гомер эчендә бүтән бер тапкыр да кү- решмәгәннәр. имеш. Тукта, бу соң минем күңел хисләремне бирмәгән. әллә нинди аяусыз, бары тик унҗиде яшьлек кызларга гына хас аяусызлык белән мәхәббәтен кире кагып килгән кешем түгелме1’
Ис-кән дәәәр түгелме с«>ң бу? Каян килеп чыккан ул ’ Моннан мең ел элек үк Фирәзәнең унҗиде яшьлек чагында ук. галәм чиксезле- гендә ыгы-зыгы килгән янар ташлар арасына кереп югалган иде түгелме соң’ Шулай иде бит. Карале, дип уйлый Фирәзә, галәмнән җиргә төшеп булмый дип әйтәләр, бер генә дә дөрес түгел икән ләбаса.. Менә бит ул, менә бит Искәндәр төшкән Исән-сау килеш Фирәзәгә таба йөгерә, аңа ниндидер сүзләр әйтә-әйтә йөгерә. Мөгаен, ул безнең моннан мең ел элек яшәгән телебездә, ул вакыттагы сүзләр белән сөйләшә торгандыр Аңа соң галәм барыберлегендә мең елны үткәрүе ни торган? Аның өчен нибары бер мизгел генә инде ул Шуңа да күрә һаман да унсигез яшендәге кебек матур, һаман да шундый җитез Әле дә Фирәзәгә, бары тик Фирәзәгә таба гына омтыла ул Юк инде, мең ел буена яшәп тә үзенең көчен югалтмаган мәхәббәтне Фирәзәнең кире кагасы юк хәзер Ул аны бүген, менә хәзер үк кабул итәргә тиеш Фирәзә аның белән. Искәндәр белән, менә шушы чират агымы җитүгә никахлашырга тиеш. Ләкин аны ничек барып тотарга соң? Андый көчне кайдан алырга’’ Йә. илаһи күк йөзе! —дип кулларын өскә таба суза Фирәзә.— йәгез. галәм чиксезлегенә нур бөркеп торучы сансыз йолдызлар' Алыгыз мине бу төштән суырып, алыгыз, зинһааар. а-а-а-лы-гы-ыз!!!
һәм ул бу мәңгелек чираттан, аның тарту көченнән тарихта беренче кеше булып ычкына. .
Ычкына да үзенә каршы йөгергән Искәндәргә таба оча башлый, имеш Иксез-чиксез даладагы түмгәкләргә, меңәр еллык кылган башларына тибеп-тибеп ала да өскә күтәрелә һәм Искәндәренә таба якыная, имеш. Һиһаять. алар кул сузымы арага килеп җитәләр Фирәзә дә. Искәндәр дә бер-берсенең кулыннан тотарга, күрешергә, аннары инде беркайчан да шушы кулларны аермыйча Җир шары буйлап мәңгелек сәяхәткә, илләр һәм диңгезләр гизәргә хөкемләнә- ләр. имеш
Әйе, бу урынлы-урынсыз. вакытлы-вакытсыз һәм теләсә генә нинди шашкын хыял да барып җитмәслек, таң алдыннан кергән тузга язмас татлы төш көннең көн буена кәефне бозу гына түгел, әледән-әле искә төшеп, яңарып, һаман да күңелне кытыклап торды Фирәзә берничә тапкыр үз-үзенә: ашлале. юк белән булышырга, вакытыңны кая куярга белмисеңме, әллә инде эшең беткәнме соң синең дип тыелырга, ул төшне бүтән исенә дә кертеп чыгармаска тырышып карады Инде б. р уянганнан соң Фирәзә йоклый алмады Йоклавын йокламады, әмма ләкин бу төш аның күңелен шулкадәр кузгатып җибәрде ки. ул инде янындагы иренең вакыт-вакыт гырылдап алуын да. йокы аралаш ара-тирә әле бер. әле икенче кулын сузып аны кочаклавын да сизмәде Аннары гына, .әйдәрнең кулы тик тормыйча йомры-йомры. ташып тулган, ләкин бер генә тапкыр да бала авыз итеп карамаган күкрәкләрен учлап-учлап тота башлагач кына Фирәзә үзен-үзе белештермичә, шул ук вакытта сак булырга, ирен уятмаска тырышып аяк очына таба шуды, аннары юрган астыннан төшеп халатын киде дә йокы бүлмәсеннән чыгып ук китте Өстәлдәге бәллүр савыттан җимеш суы салып бер генә капты да шуның белән сусавын бастыргандай итте Аннары үзе дә ни өчен икәнен аңламыйча урта бүлмәгә керде Монда Фирәзә белән .әйдәрнең эш бүлмәсе иде .әйдәр үзенең эше белән шунда утыра, ул булмаган чагында Фирәзә дә үзенең отчетларын шунда кереп караштыра Бу бүлмәнең өч диварына да китап киштәләре куелган, идәннән түшәмгә чаклы — китап та китап Фирәзәнең бар рәхәте әнә шушы китапларда иде. Монда килгәнче. Чаллыярда чагында шуларда йде. Бирегә килгәч тә аңа ашханәне җитәкләргә куштылар. Фирәзә карышмады. Дөрес, .әйдәр аңа каршы төшеп карады Анда ниең калган, бу бит сиңа
әллә кайчангы шәһәрдәге кафе-фәлән генә түгел монда эш-че-ләр ашханәсе Яңа ярала торган шәһәрдә Анда тәртип беркайчан да булмаячак Анда бары килмешәкләр генә тулып ятачак —дип үртәшергә дә азапланды Ләкин Фирәзә аның авызын тиз томалады ■ Әгәр дә мәгәр, ынчурин. мине өеңдә генә бикләп яткырасың килә икән, әйдә урынга тырышып кара, бәлки, мине өйдә бәйләп тотардай сабый кисәге әвәли алырбыз».— дип ычкындырды Ярыйсы гына тупас чыкты чыгуын, әмма бу темада аларның сөйләшәсе сүзләре күптән инде сөйләшенгән, ачыкланасы нәрсәләр ачыкланган тикшереләсе тикшерелгән иде
Гомеренең буеннан буена Сәйдәр иң изге бер нәрсә — ата булу бәхетеннән мәхрүм ителгән иде Моңа ул бик озак еллар ышанырга теләмәде, бөтен гөнаһны Фирәзәгә сылтарга тырышты бер мәтне хәтта • _ин. мөгаен, кыз чагыңда ук кешегә сиздермичә генә авырыңны төшерткәнсең —дип тә ычкындырды Ычкындырды Шул' ук мизгелдә Фирәзәнең ирләрнекеннән бер генә дә ким булмаган кулы аның яңак төбенә кунаклады' _әйдәрнең күзләреннән, тубал хәтле үк булмаса да. җаен туры китереп «махсус» кибеттән алып кайткан папахасы хәтле чаткы өере чәчрәп чыкты шикелле Шуннан соң Фирәзә беренче тапкыр аерылышу турында сүз кузгатты Китәм булгач, китәм».— дип әтәчләнде Ләкин .ынчурин белә иде Фирәзәнең Казанда тулай торактан башка китәр урыны юк Хәер. Фирәзәнең чаялыгы һәм усаллыгы җитәрлек, аңа гына карап тормас тулай торагына да киткән булыр иде ик ч.әйдәр моны бик тиз аңлап өлгерде, иптәшләре арасында да. кеше арасында да чибәрлеге һәм булганлыгы белән танылган, тормышны дөбердәтеп алып бара теләсә нәрсәне таба торган хатыннан коры каласы килмәде Бер көн ярым турсаеп йөрде дә алдагы кичләрнең берсендә Фирәзә бүлмәсенә кереп аның алдына тезләнде
■Яшь идем шул. яшь идем, шушы кеше сөймәс нәмәрсәнең мәкерләрен ачып сала алмаганмын, нәрсәгәдер ышанып яшәгәнмен — дип битәрләп алды хәзер Фирәзә — Әгәр дә шушы вакытта, беренче тапкыр аның нәфрәтеннән нишләргә белмичә өстемә пычрак сүзләр ташлаган чагында ук чыгып киткән булсам’ Киткән булсаммы’ Хәзер менә дуадак каз шикелле кеше балаларына, бала имезүче аналарга, урамда ирләре белән парлашып-парлашып бала арбасы тартып йөрүчеләргә кырын-кырын карап тешләремне кысып күз яшьләремне тыеп яшәмәс идем Әйе. ул вакытта ышандым мин ын- чуринның төче теленә Ул мине шулай ышандырып килде Ул бит шушы төче теллелеге белән мине теге чакларда ук мәктәптә укыганда ук артымнан бар дөньясын онытып йөрүе, ни әйтсәм шуны үтәргә әзер торуы белән җаным яраткан Искәндәрдән биздерү җаен тапты тапты
Фирәзә, әллә нинди бер көчкә буйсынып, тагын баягы төшен исенә төшерде Юк. исенә төшерде дип әйтү дөрес булмас, чөнки ул төш онытылмый гына түгел, ничектер башыннан алып ахырынача тәртип белән түгел, башы да. уртасы һәм ахыры да — һәммә мизгеле берьюлы истә тора йигә соң шулай булды әле бу’ йигә соң бүген ген.» Искәндәр аның төшенә килеп керде әле’
Искәндәр
Ә бит Фирәзә аңа карата бер генә дә битараф түгел иде түгел иде Алай гынамы соң. ул аны ярата иде Берәүгә дә әйтмичә, сиздермичә ярата һәм атлаган саен аның җанына тия. чая кызларга хас усаллык белән җаен табып кимсетә аңардан көлә иде
Беренче тапкыр ул аңа кызлар күзе белән сигезенче класста укыганда карады бугай Ә ничек ничек булды соң әле ул’
Әйе. ул көнне Фирәзәләр классын Пар каен басуына колхоз бәрәңгесен алырга җибәрделәр Ул вакытта әле басуларга машина бе
лән төялеп йөрмиләр иде. шуңа күрә бу юлы да укучылар тиз генә өйләренә таралып эш киемнәре дигәннәрен киенеп килделәр дә мәктәп ишегалдындагы чирәмлеккә тупландылар, әмма басу ягына таба кузгалырга ашыкмадылар, чөнки кемнәрдер килеп үк җитмәгән иде. Билгеле инде, мондый чакта унбиш-уналты яшьлек яшүсмерләр һәм кыз-кыркын тик кенә басып торалмый. Аларга уен-көлке кирәк Бу юлы да шулай булды, тиз генә түгәрәк ясап алдылар да гармун урынына такмак-җыр көйләп биешергә, әйлән-бәйлән уйнарга керештеләр Шулвакыт Фирәзәнең күзе кызлар-егетләр кулга-кул тотынышып хасил иткән түгәрәк уртасында калган Искәндәргә төште.
һәй. бу дөньяның хәлләрен кем белсен дә. кем аңлатып бирсен соң1 Фирәзәнең карашы түгәрәк уртасында басып торган чабаталы Искәндәргә төште Бәлки чабата дисәң Хәер, сугыштан соң тын алып, иркенрәк сулый гына башлаган илленче елларда да әле бу игелекле юкә чабатасы хәзерге кебек искитәрлек нәрсә түгел иде Ул елларда да әле мәктәпкә, клубка, кунакка барудан башка эшләргә — юлга, урманга, колхозның бүтән эшләренә, малай-шалайларга хәтле шушы чабата дигән нәрсәне кия торган иде Халык элек-электән әлеге аяк киеменә бераз гына көлемсерәп караган, әмма шушы нәмәстә- кәй ничәмә-ничә буынга игелекле хезмәт иткән, яланаяк йөртмәгән Шуңа күрә дә ул аны үзенең җырларына керткән, мактап та. бераз гына юмор салып көлебрәк тә җырлаган 'Чабата җанга ята* — дип тә җибәргән Ә ул көнне, мәктәп ишегалдындагы чирәмдә уен башлап җибәргән яшь-кыркын арасында түгәрәк уртасына чыгып баскан Искәндәрнең аягында, гөнаһ шомлыгына каршы, шушы сап-сары юкә чабаталар иде Күрәсең. Искәндәрнең хәлләре бик үк шәптән булмагандыр Хәер, каян булсын соң, ул бит әтисез-әнисез үсә. үзенең әбисендә тәрбияләнә иде Бу хәлне түгәрәк хасил итүчеләр арасындагы Фирәзә дә белми түгел, белә иде. Әмма ни булгандыр, нинди корт чаккандыр, ул һич тә көтмәгәндә-уйламаганда үзенең теленә килгән җырны көйләп җибәрде
Алтылымы чабатаң Җиделеме чабатаң' Кай «иреңдә мәхәббәтең. Ник бу кадәр яратам ’
Нигә, нигә җырлады соң Фирәзә ул җырны чабаталы Искәндәр уртага чыккач кына?
г.ичек булды соң әле бу"’ Әйе. Фирәзә җырын җырлап бетерер- бетермәс борын Искәндәр уртадан, куллар боҗрасын ярып тышка атылды Уйнаучылар монысын да әле аның әллә нигә юрамадылар Ә юрыйсылары булган икән Искәндәрнең үз араларында бердәнбер чабаталы икәнлеген күрәселәре булган икән Юрамадылар, күрмәделәр Яшьлек бит ул катгый була. Искәндәр түгәрәк уртасыннан чыкты да мәктәпкә, үзләренең классына кереп китте, ике минут та үтмәгәндер. аннан да атылып чыкты һәм урамга таба йөгерде.
Әй Фирәзә. Фирәзә, белсәң иде. күрсәң иде син ул чагында малайлыктан чыгып бетмәгән, Егетлеккә кереп җитмәгән, ләкин инде үзен егет итеп сизә башлаган бу ир-ат затының күзләрен, ул күзләрдәге мөлдерәмә тулы күз яшьләрен Ләкин син күрмәдең, күрергә теләмәдең, хәтта уйлап та карамадың Иптәш кызларың сиңа шунда ук -Бар. йөгер артыннан. Фирәзә, берәр тилелек эшләп ташламасын Юри генә җырладым, сиңа атап түгел бит. җырның ертыгы юк лаба- са диген телемә генә килде диген .— дип үгетләп карадылар Ләкин кая ул ’ Фирәзә барамы соң. йөгерәме соң ул егетләр артыннан! Бер адым да атламады Ьибары мәктәп ишегалдын яңгыратып көлде генә..
Ә барасы булган, булган икән
Искәндәр шул китүдән күренмәде Икенче көнне дә. өченче көнне дә күзгә-башка чалынмады ул. Вакыты шундый иде аның, укырга теләмәгәннәрне урта мәктәп бетер дип кодалап йөрмиләр иде ул чакта. Әмма инде бер кереп укый башлаганнарны тиз генә ычкындырмыйлар да иде. Искәндәр бер атнадан артыграк мәктәпкә килмәгәч класс җитәкчеләре _алия апа көннәрдән бер көнне дәрестән соң барысына да калырга кушты. Калдылар.
— Укучылар.— диде -_алия апалары үзенең йомшак, ягымлы һәм ышандыргыч тавышы белән: — Укучылар минем белүемчә, сез үз иптәшегезнең ярлылыгыннан көлгәнсез Бу ярый торган эш түгел Чөнки сезнең үзегезнең дә әлегә мактанырдай киемегез юк Ил өстеннән шундый дәһшәтле сугыш узды Меңнәрчә шәһәр һәм авыллар яндырылды, туздырылды Хәзер бөтен байлык шушыларны. ал арга өстәп завод-фабрикаларны яңартып төзү эшенә тотыла Шулай булгач, сез дөрес эшләмәгәнсез Дөрес эшләмәгән кеше үзенең гаебен танырга. гафу үтенергә тиеш Бу элек-электән шулай. Димәк, сез Искәндәр янына барырга, аның рәнҗүен басарга һәм аны мәктәпкә алып килергә тиеш буласыз Менә сезгә төргәк Шуны Искәндәргә алып барырсыз. Ул төргәктә — мәктәп күрсәткән ярдәм —бер пар ботинка.
Шулай диде дә .алия апалары класстан чыгып китте Ә класс, парталар тутырылган бүлмә эче тынып калды Калаклар чыңлагандай булды Хәтта мич астындагы бер чикерткә чик-чирик дип тә куйды Гаҗәп, ләкин үзе күзгә дә күренмичә яшәгән шушы бөҗәкнең чиркылдавы бүлмәдәге киеренкелекне йомшартып җибәрде Барысы да Моңардан ниндидер кызык табып елмаешып куйдылар Барысы да бу елмаюларыннан уңайсызланып, күз чите белән бср-берсенә карашып алдылар һәм барысы да берьюлы сөйли башладылар
— Нигә без барабыз'' Әнә Фирәзә барсын Ул бит җырга оста.— дип куйды мич артына ук кертеп куелган партадан әйдәр — Барсын. барсын да ярлы дустыннан гафу үтенсен Ха-ха-ха. - һәм сабакташлары көтмәгәнчә өстәп куйды — Кара син аны. хәерчене, үзенә күрә түгел тагы
Сәйдәрнең беренче сүзләрен ишеткәч тә Фирәзә урыныннан сикереп үк торды Нигә мин генә барыйм барыгыз да миңа кушылып җырладыгыз ич —димәкче иде ул. Ләкин .әйдәрнең каһкаһәле көлүен, шуның артыннан ук әйтелгән мыскыллавын ишеткәч әлегә хәтле теленә килмәгән сүзләрне кычкырды
- Хәерче’’ Ә син кем ‘ Аның әтисе сугышта ягып калган ә сине ,е — Аю, синеке сугышка барм ич кайдадыр качып чиргә сабышып яткан —диде ул нәфрәтеннән нишләргә белмичә Ilapia ■радарыннан йөгереп алга чыкты, укытучы өстәлендәге торг »кн« кул а на алды һәм үз тынына үзе буыла-буыла урамга чыгын ча i ы
— Нәрсә инде, таң әтәче шикелле, хыялыйланып торасың’’ — диде йокысыннан уянып почмак ягына чыккан Сәйдәр Фирәзәне сискәндереп - Әйдәле. керәбез бер сүл әйтәм
Үзен баш инженер ит<п куйганнан бирле әйдәр с-ш кын . н<ы- зыннан чыккан сүзләрнең le.reHvH ычкындырып җи әрә цд< Хәзер дә ул Ат булып кешнәр ела белый тешләр дигәндәй, астыртын шуышып килгән елан шикелле чагарга җыена бугай дип ут н, алды Фирәзә һәм үзенең бу уеннан аптырабрак та китте Чөнки әле моңарчы үз ире турында бодай ук нәфрәтлән п уйлаганы юк ид< Дим >к. арада инде бер генә уртак нәрсә дә калмаган димәк, аларны уртак урын-җирдән башка бер ген ■ нәрсә дә бәйлә m Күңелларш бер-берсенә тоташтырып торган җеп.елләр өзелеп-сүтелеп беткән Хәер ул җенсе 1 ләрнең ышанычлы бәйләнгәне бар идеме соң
— Әйдәле к« р«ю бграл ягып тор лик дидг ..*идәр анык жи is ><. ашн күкрәген» Үре til Фирәзә иренең йонлач кулын кап-кара г»»К-
ләрен күрде Йонлач куллар халат төймәләрен ычкындырып җилкәдән шуып яителәр дә шәрә күкрәкләргә кагылдылар Фирәзә ирек* Сездән чирканып куйды
— Юк инде, синең белән ятып торыйктан ни файдад де Фирәзә әйдәрнең авырткан җиренә суктырып
Сәйдәр аның бу сүзләрен ишетүгә, корт чаккандай кулларын тартып алды Аннары хатынының ике җилкәсеннән тоткан хәлдә зырылдатып үзенә таба әйләндерде ,
Фирәзә күрде аның .үзләрендә коточкыч нәфрәт, йөзендә теләсә генә нинди җинаятькә дә әзерлек барлыгын күрде
Шуңа карамастан Фирәзә калтырап төшмәде Чөнки ул әидәр- нең андый нәрсәләргә, ку : күтәреп сугуг. яки тагын да хәтәррәк нәрсәләр кылырга кыюлыгы җитмәсен белә иде Аның үз урыны карьерасы никадәр кадерле икәнен яхшы белә лде
Фирәзә ачынып, аның явызлы . тулы күзләренә карады
— Йә. сук. сук ичмасам бер Ирдер бит син ин бит син бит...
Ул гел очында торган сүзләрен әйтеп бетерә атмады, с лкыллавыннан тынына буылып урынды ка шуып гөште. Ләкин анда да утырып кала алмады идәнгә егылды О .ын кара-көрән чәчлә иңнәре аша йөзен кап ап. кү рәк йомырылары өсгенә сибелеп тө лте- ләр
Иск 'ндәр резин итекләрне кыяр-кыймас кына алды әйдәргә бу ошады ул шундук Менә бит ул дөнья ничек үзгәрә теге елларны. студент чакларда син — Искәндәр Фидаяров— бигрәк гә горур ид ң. син Фирәзәнең сөйгже идең Ул башта сине артыграк үрде. Шуңамы артык о ур идең син Ә менә хә .ер мин нинди зур төзелеш трестының баш инженеры Ә син огермәдән кайтып килүче булган тормышын да югалткан беткән кеше Менә хәзер минем яныма эшкә урнаштыруны сорап кердең. Гадң эшче итеп. Мин сиңа игелек күрсәттем Бригадир игеп урнаштырырмын анысы. Инженер булсаң соң . ин бит ул инженерлыгыңны өтермәгә илтеп калдыргансың Элекке урыныңнан характеристика, гомумән мөмкин бу - ган нәрсәләрне гиз генә соратып алырга һәм килгәч тә үз улыма төшерергә кирәк булыр Динәгә дә әйт п куярга кирәк Ул әнә шулай уйлый-уйлыи кө-.емсерәбрәк басып тора бирде
Ул арада Фидаяров үзенеа гап-гади түфлиләрен салды һәм кая куярга белмичә кулларына тоткан килеш як-ягы а каранды аннары әйдәргә таба боры ды Сәйдәр аның ни сор рга теләгәнен аңлап ишек катындагы стенканың аскы бер -лешен ачты
— Куй шунда, беркая да китмәс Әйе синең кабул ит бүлмәсендә капчыгың да бар бит әле — Ул Искәндәрнең оекчан килеш шунда габа омтылыш яса .ын күргәч —Әйдә. әйдә, ки бу вездеходларны. үзем алып керермен,— дип кабул итү бүлмәсенә чыкты
Динә әлегәчә авызын турсайтыбрак өстәле янын .а ут лра иде ә дәр аның янына ук килеп аркасына терәлеп басты
— Угрюмов кайтмадымы'’
— Белмим
— Йә и де. йә инде Динә, шаулама яме Бу бән .ә минем сабакташ һәм Аның әле синең "елан миңа яхшылыгы тиюе ихтимал
— Гия ди. тимичә.. £ия башлады инде . Хәзер мин кич буена : мран шикелле япа-ялгызым утырырга тиешме’
— Иртәгә иртәгә. Динә, без бүгенг сен д.» ай тарырбыз. ярыпмы'— Һәм у Динәнең җилкәсе аша үрелеп башын артка iаба эк I ■ ип. бит алмасыннан үбеп алды — Гуд 'аи Динәкәи
Гынчурин бүлмәсенең ишеге ачыла башлады -.әйдәр бурсык җитезлеге белән тәрәзә янына атлап ел е .Де
— Булды бу. Сәйдәр Хә илович шәп булды Моның белән сезнең Көмеш Алан урамнарыннан да йөреп булыр болан булгач,— диде Искәндәр
— .езнең түгел, иптәш Фидаяров езнең түгел Безнең Көмеш
Алан Я гышмасам. син инде. Искәндәр Гәрәевич гаризаңны бир- “ дең. эшкә урнаштың һәм бүгенге көннән син ШУШЫ трестның тулы 1 хокуклы бер әгъзасы, ханыш булыгыз иптәш Динә Фәри говна бу ? ир-егет мин фәкыйрегезнең сабакташы — Искәнд р Фидаяров Бет- ♦ нең төзелештә дан казаначак бригаданың яңа җитәкчесе “
Динә тәрәзә янында басып горган килеш керфеген дә какмыйча, s
— Без таныштык инде чараи икән —диде
— Ярый, алайса. Динә Фәригоа .а. без киттек. Юрии Борисови < « сораса, мин өйдә булырмын. J
Трестның баш инженеры буларак, .әй .әр хынчурин \ ген ң u кунагын 'иредәге төзелеш белән таныштыра башлауны к.трәк тапты Аннары яңа салыны.1 ята горган шәһәрнең әзер йорг тарынз барып җиткәнче кимендә трты сәгать узачак иде
— Ленә болары без .ең. Искәнд -р Гәрәевич Пионер базасы корылмалары инде [урысын әйткәндә бире tare төз т» ш м нә шушы урынга бер төркем кеше килеп, ан л к .рда . чистартып, бере .че казыкны кагудан башланып китте Мин үлем бер нч< казыкны какым -Монысын әйдәр Гынчурин ар [ырыбрак җибәрде чөнки ул соңгы өч ел дәвамында да монда килүчеләр арасында юк иде әле Чаллыярда бер үк берләшмәдә эшләгән кеше булара . ут мондагы хәлләрне ишегкәләп йөрде. билгел. әмма биредәге төзелешкә килергә туры килмәде аңа Үзәкләргә үгәрле . салкын көн. феврл тьнең беренче көне иде
— Зур төзелешләр шулайрак башлана инде, диде Искәндәр дә ның сүзен хуплап — Безнең яклардагы КамАЗ то.плешләре гурынд күп укырга, ишг ергә туры килде
— Уку һәм ишетү ер хәл Искәндәр Гәрәевич ә менә үзең шул эшләрдә катнашу БАМн .1 белмим анысы алдашыр хәлем ю . әмма безнең КамАЗ гөрләде шаулады дөньяны дер сс.тк»чеп алды Кемнәр генә килмәде дә. кемнәр генә булмады анда'
Беравык сөйләшмичә бардылар Искәндәр ирә-якны җентекләп күзәтте Хәзер алар авыл бу г н урыннан баралар <Гендәрәк әле- гәчә ишелмәгән йортлар да моңаешып г рз. элеккеге ба ча урыннары сизелә чөнки өеп-өеп куелган җир чүмәләләрен ән җим» ш агачларының ботаклары һәм кәүсәләре сузылышып (талар
- Безнең трест нигездә Искәндәр Гәрәевич АЭСның үзен төзү белән шөгыльләнә Ул .моннан, әнә теге якка таба.— сәйдәр артка габи борылып кулын узып күрсәт е - тагын унике чакрым чамас а баргач А .да безнең эшләр колач җәйгән Быелга ин н иол миллион чамасы капшал салыначак Эш җигәрлек
— _ин әйд -р Халилович м не бригадир шәм дидең Ә бригадасын каян алырбыз соң’ Кешеләр, дим килер ;әрме ’ Эшчеләрме әллә авыл җирләреннән җыелалармы ’
— Төрлесе ба > йезгә хатлар көн саен өем-өем килә Әлегә торак җигешми Нибары унике йорт елгерттек дүрт л эчендә Бегтүгет ул эшләр б лән йортлар төзү идарәсе шөгыльләнә иңа инде кеш»- ләрне үзең, тупларга гу,<ы килер. Хәзергә мон гажчы-ябышт ыручылар һәм башкалары дигәндәй
— Менә бүген минем бе ән шәп егег.тәр кил л» әгәр дә т : ч ны мина Лирсәге т
Ярып > >н иртәгә .Мария тенановн ат т .ши н чыгармын
— Сәйдәр, анысын, билгеле, син хәл игәрсең, шигем юк. Инде боланга киткә ч, мине АЭ тезелешен > аласы булгач, тагын бер-ике сор 1ВЫМ бар иде.
Мичурин сабакташын Йәле. әйтеп карале, ни кыр трсыц икән — дигәндәй күз төшер п алды
— Сәхим ит. Искәндәр Гәрә вич. берне түгел, икене-унны сора.— дип киң күңеллелек күрсәтте
— Мин Сәйдәр, әйткәнемчә, атом станцияләре кору проблемаларыннан хәбәрдар кеше һәрхәлдә, дүрт ел элек хәбәрдар идем Монда, ы АЭ . шул вакытларда уиланылган Беренче казык кагу вакытын үзең ә.итең, мин шунна,. нәтиҗә ясыйм һәм ш.ңа сора- макчы булам Мондагы — Искәндәр һич кенә дә без .ең сүзен куллан аллый иде әле.— АЭ .та. . чйдәр. минем кебек кешегә әйтергә яраса, әйт әле нинди реактор куелачак’
Тынчурии. турысын әйтергә кирәк. АЭ төзүче трестның бащ .нженеры булса да. мондый ук нечкәлекләрне белеп бетерми де әле Шулай да. эшләү дәверендә беркадәр шөгыльләнергә, ала гынамы. шушы мәсьәләләргә күмелер.ә туры килде аңа
Кайсысы да барыбер түгелмени'—диде ул —Галәмгә очкан бе-н ң заманда АЭ р акт рлары күптән сыналып, эшкә җигелгән нәрсәләр бит инде
Искәндәр аны бүлдерде
— Юк. Сәйдәр барыбер түгел. Чөнки без синең белән менә шушы җирнең балалары Үзең беләсең, безнең авыл мон .ан ерак түгел. Менә мин монда килг »ндә карап килдем Чаллы һәм андагы КамАЗ үзе генә дә ни тора Анда күпме кеше яши'’
— Ярты миллион чамасы булыр.— диде әйдәр, сабакташ аның ни әйтәсен көтеп — Шул чама бугай.
— Менә. А ың янына Гүбән Кам химия гигантын куш Шәһ *- рен куш Геге якга Алабуга — анда да трактор гиганты кора башлыйбыз дип шау гөр киләләр Чистайга һәм Зәйгә дә ерак гүгел Димәк. АЭ реакторларының нинди булуы барыбер түгел Ул иң ышанычлысы булырга тие л Гомумән, миңа калса, у АЭ урынын бик ашькгып айлаганнар Халы . тыгызлыгын Чулман. Иделне.i мөһимлеген. ГЭ сусаклагычының аскы агымында булуын искә алмаганнар.
әйдәр баш а елмаебра . тыңлаган иде әмма Искәндәрнең ыш - нычлы. мәсьәләне белеп сөйләве, аның фикерләр нең хаклыгын күңелнең кай төше беләндер сизү а уын куз.ата башл ды Ләкин ул инде күңелендәге андый гына кузгалышларны басып тот рга өйрәнгән тәҗрибәле җитәкче, шуңа күрә Искәндәрне бүлдермәде. Бары тик:
— Ләле. йә. кызык кына фикерләр әйтәсең син. Искәндәф.—дию белән канәгатьләнде Искәндәр дәвам итте:
— Болары инде аның икенче мәсьәлә Ләкин бу хакта да озакламый халык уйлый башлар Күрәсең бит. экология хәлләре ничек кузгала Әнә төньяк елгаларын борып көньякка җибәрергә маташучы кайнар 'ашлар га салкын су сиптел-р. суытып куйдылар..
ин. ,әйдәр. нинди реактор буласын ә.:тмәдең әле? Гафу г. м.:Н бик еракка сикердем буган
— Әйе.— диде Сәйдәр.— синец соңгы вакытта эштән китеп торуың, төрле уйларга чумып яшәвең күренеп тора Бунтарьлана башлагансың, дип әйтимме Хәер. .ин мәктәптә чакта ук шулай башк .ларның исе китмичә гадәтигә саналган нәрсәләреннән әллә нинди гаепләр таба торган идең Шул гадәтең калг.н ин кузгаткан мәсьәләләр инде алар. Иск <ндәр сабакташ, безнең генә баш җитә юрган нәрсәләр түгел Мәскәүдәгеләр уйлаганнардыр, төрле ягын караганнардыр төзергә өрешкәнче Безнең бурыч кушканны эшләү-
дин гыйбарәт Син. килеп җитмәс борын мондагы арны тәнкьпһь- ләртә ашыкма Югыйсә.
.әйдәр шушы төштә югыйсә нәрсә буласын әйтеп бетермичә тын алырга тукталды
Искәндәр шулай ук туктап калды аның инде мондый югыйсә - ләрле иш.ткәне бар иде
— Ә инде реа тор мәсьәләсенә килгәндә.— дип дәвам итте Гын- чурин.— бик кирәкле мәгълүмат дип санасаң — әйтәм биредә ,‘БМК дигән «ак: >р к>> тачак Адәм б «лалары теленә әйләндерсәк ягъни реактор большой мощности канального типа дип аңларга кирәк бу 1.1 ак Йә. күңелең булдымы '
Сәйдәр сабакташына борылып .р ды һәм исе китте. Искәндәрнең уртлары ялт-йолт уйный күзләрендә ачулы чаткылар чагы- лып-чагылып ала иде
— Ни булды . иңа. Искәндәр. диде Сәйдәр атлап барган җир н- нән туктый төшеп— Нигә болай кабарындың*
Әмма Искәндәр дәшмәде Ул инде м җдагы АЭСны . нинди "утамагын күз алдына китергән иде Чөнки ул эшләгән җирдә бу хакта бәхәс күп булды Аннан тыш Искәндәр илдәг шушы реакторлар куелган станцияләрдә әледән-әле вак-гояк күңелсез хәлләр булгалап торуынн .н хәбәрдә < аларның кайчан ла булса олы һәлакәткә китерәчәген белә иде Ләкин Искәндәр үзенең әле мондагы төзелешкә башы керә ба лласа да койрыгы кермәгәнлеген искә гөшерде. Ул гагы
Б гте. мин моннан берничек тә китмәячәкмен Үз куллар лм белән сала башласам да. АЭСка куела 1ак реакторны алм .штыру өчен көрәш башлаячакмын .— дигән фикергә килде Ярый, әлегә дәшмә Искәндәр.— диде ул үз-үзенә тешләрен кысып, йодрыклары йомарлан — Син монда кирәк булгансың Һәрнәрсәнең үз вакыты бар Югыйсә бөтен эшне боз ың, эшкә керә алынмыйча ук китеп баруын ихтимал Гынчурин күрә горы ү днә дошман арттырмас лабаса
— Юк ла. искитәрлек нәрсә гүг л —диде Искәндәр — Макар бабай бозау кумаган җирдәге тәэсирләрдән гиз генә арынып бете булмый Шуның галәмәтләредер
Алар авылның, дөресрәге соңгы көннәрен ;ичереп ятучы авылның элеккеге төп урамыннан, хәзер бары ти . гимер-бетон плигәләр белән ны.ытылган. төзүчеләр бераз көлебрәк проспект дип атаган урамы буйлап аск Кама ягына таба тө.пеп баралар иде
— Бу авылның киләчәге юк инде, беткән авыл иде инде ул
Сәйдәр шулай дин сүз башламакчы булган иде ләкин соңгы ярты сәгать эчендә икенче тапкыр беткә , сүзен алып әйтүеннән булса кирәк, тукталып калды тагын Искәндәргә таба карады
— Син соң Искәндәр, нинди гөнаһларың ө 1ен Макар бабай бозау кумаган җирләргә барып чыктың Ни өчен утырттылар - дип сорап куйды
Искәндәр моң. үпкәләмәде чөнки бу сорау габигы иде Бер караганда эшкә алу рәсмиләштерелгәнгә кадәр үк сирасал р да үпкәли алмыйсын
— Нәкъ өстенә бастың, у-тырт-ты-лар Булды инде әйдәр булды хәлләр -дип сузды Искәндәр
Тагын беравык дәшмичә-соиләшмичә атладылар ршыга бер төркем төзүчеләр килә иде Гынчурин белән исәнләшен уздылар Арадан берсе итегенең олын-озын балтырлары кайтарып куелганы узып киткәч тә Сәйдәр Халилович, мөмкин б лса. тук гагыз ал* бер генә минутка диде
Искәндәр акрын гына алга атлавын дәвам итте, сәид->р исә туктап калды
һәр төзелешнең үз төсе, үзенә генә хас үзенчәлекләре була инде. дип уйлады Фидаяров әле кайчан гына без. әнә теге mav-
шул ы егетләр төркеме кебек, армия хезмәтен гу.ыры кайткан сат-, датлар. яңа салына башлаган Нәв >и шәһәрен төзешергә барып төштек. Кая инде безгә ул чагында мондагыдан бөтен уңайлыклары булган тулай торак-вагоннар’ Безне палат.к ..iapi а ерн штырд алар Җылысын җылы 1К инде хәтта артыгы белән жылы. әмма ул якларның көзге яңгырларын ачы җилләрен, шул җил-яңгырларның салкынлыгын анда бул.ан-яшәгән кешелә генә белә Шулай дя Искәндәрләрнең бирешер чаклары түгел иде Аларга ничәмә-ничә кеше берьюлы сыярлык, үзе б р казарма хәтле зур чагырда яшәве дә бик рәхәт иде
Шушы төзелешкә килеп, солдат хезмә1еннән соң. аңа хәтле 1ке елга якын .тудент булып, кефл > белән ипигә дә туя алмыйча яшәгән егетләрнең эшен эшләп, уч тутырып ак ia алуы, у акчан.а ка иләсәләр шунда тотуы, билгеле, күңелен ярыйсы гына кытыклан гора иде
Шундый көннәрнең берсендә Искәндәр дигән егет һәркизәне очратты Дөресрәге. Нәркизә Искәндәрне очратты Кыскасы, көннәрнең берендә Искәндәр исемле татар егете белән үзбәк белән татар каны кушылган Нәркизенең тормыштагы сукмаклары кисеште.
Ул болай булды Искәндәр бригадасын . ярдәмче эшләргә әмар- канд университетыннан килгән студент кызлар..ы бирделәр Арадан берсе— Нәркизә исемлесе — кызларның өлкәне булы. <ыкты Алар килгәндә Искәндәр измә-бетон узелына киткән иде. шуңа күрә кызлар вагон алдында эшсез утырганнар-утырганнар д . дәррәү кузгалып. начальство ны эзләргә керешкәннәр һ м. кирәк бит шундый чагында, төзелеш парткомы секретареның үзенә очраганнар. Шулай. шулай, безгә, студе .тларга эш бирүче юк —дип әләклә., гә өлгергәннәр Теге, билгеле инде Нинди бригадага җибәрделәр соң сезне"’ —дигән Кем белсен аны.— дигәннәр кызлар.— без аны к р- мәдек әле Ә-ә-нә тегендә аның бригадасының вагоны ә-ә-нә тегендә — дип. үзләре белән төзелеш парткомы секретарен ияртеп тә килгәннәр Алар килеп җи. кәйдә Искәндәр дә кайтып КрАЗ үзбушаткычыннан сикереп төште Партком секретаре лай ук каты бәйләнмәде бәйлән.ен. әмма ләкин ярыйсы гына нык итеп әйтте Бу кызларга эш җитәрлек булсын штубЫ. куллары тик юрмасын. әмма да ләкин ал арның башыннан бер бөртек чәчләре генә югалса да карагыз аны миңа җавап бизерсез —дип китеп барды
Нишләмәк кирәк эшнең кызу, i — хәзер генә алып кайткан измәне төзелеп яткан биш катлы йортның түбәсенә ташудан гыйбарәт иде Кичә кичкырын гына үч и кшдәи. кранның кай төшедер ватылган. әлегә хәтле аны төзәтергә килмәгәннәр, җитмәсә Искәндәр беравык башын кашып торды д ки.әт шатланып
— Әйдәгез соң. кызлар-й лдызлар мин сезгә эшнең иң шәбен бирәм.— дип. аларны яңа гына бушатылган измә-бетон яныНа алып килде — Күрәсезме, әнә тегендә носилкалар менә монда көрәк дигән нәрсәләр күрсәтегез .зегезнең уңганлыкны’ ашыгыз шушы изм-не ә- »-нә шушы баскычтан түбәгә.
Кызлар артык ялындырып тормыйча эшкә дә тотындылар. Искәндәр үзенең мең дә бер мәшәкате бел ж китеп барды Ул китеп барды баруын, әмма кызларның берсе Нәркизә дигәне. шардан үзенең елтыр күзләрен алмады
Ул көнне кызларга анда-монда карап торырга туры кил аәде Искәндәр бер шылган капкадан бер-бер артлы алгы .машин, алып чыкты Измәне дә кызлар гына ташымадылар бригада егетләре дә булышты Әмма баштагы ике машинаны бушату аны түбәгә күтәргән арада кызларның чәч бөртеге- кое уын коелмаса да. уч төпләренә сусыл куыклар кабарып-кабарып чыкты һәм атар инде озакламый носилканы да. көрәкне- дә тота аллалык хәлгә килделәр.
Кыскасы, икенче көнне ул кызкайларның ник берсе күренсен, эшкә бөт н.тәй үк чыкмаганнар Шулай итеп ике көн үтте дә китте. Бригадир егеткә кызларны эзләп тулай торакка барудан бүтән чара калмады
Бө.ен җилләргә дә ачык дала уртасына салына горг н шәһәрнең ф теләсә кайсы ягыннан килеп керергә һәм теләгән йортны әлл . ни - бимазаланмыйча гына табарг» була иде ул чагында Искәндәр дә 5 кызлар туктаган йортны озын-озак эзләп йөрмичә генә барып тапты = Башта ишек төбендәге үзбәк апа кертмичә торган иде дә. анн ры Э яртылаш үзбәкчә, яртылаш татарча сөйләшкәч-гәп ләшкәч Ярый ♦ алайса, бар инде озак торма гына' — дип кисәтә-кисәтә үзе үк кай- “ сы бүлмәгә керергә икәнлеген әйтеп җибәрде s
Барып ишекне шакыды Искәндәр .Сызлар ишеген Армиягә кит- > кәнче. Казанда институтта укыгандагы хәлләрдән соң. ул инде бер- * кайчан да тулай торакка кермәскә, алай гына да түгел, кызлар - тирәсендә йөрмәскә ант ук бирмәсә дә. шул тирәдәрәк фикерли < иде
• Рәхим итегез —хош килибсингез -диде ишек артындагы тавыш Искәндәр таныды Нәркизә тавышы иде б Ганыды һәм үзс үк гаҗәпләнеп куйды Ничек инде бер ише.үдән үк мин ул тавышны от лп калганмын?
Искәндәр иш кне ачып, бүлмәгә атлады
Йә хода!" Ишектән кергән Искәндәр идәнгә *>асар-басмас борын ук артка таба тартылды ләкин б-рыбер бусага аша атлаган беренче адымын ясамыйч I калырга көче җитмәде аның Шундук кире тартылды күзләрен чатырдатып йомды Искәндәр Ләкин ләкин соң иде инде, чөнки эшләнәсе эш эшләнгән күзгә күренергә ти шле табигать җимеше — тагар белән үзбәк каны кушылып яралга гүзәл гөлнең сурәте егетнең күз алмаларына сеңеп өлгергән, хәтердә бер күз сирпеп алудан оза елларга җитәрл к нурлы сурәт ясалган иде
Искәндәр артка чигенде, ләкин әллә нинди бер илаһи көч күзләрен кабат ачарга мәҗбүр итте һәм ул инде бая пәида булган сурәтнең. ир-егетләр күңеленә киерелеп суга орган нәрс иәрнең чәчәкле халат астында югалуларын күрде Бәлки мин тиленең күзләрен- енә күренгәндер —дигән уй бе ән Искәндәр баскан урынында г\ - тап калды
— .\1омкинме’’—диде ул ир неннән нинди авазлар чыкканын үзе дә сизмәгән-тоймага килеш — Дөрес кердемме’’
— Вай. Искәндәр әк сезме соң бу? — диде Нәркизә берни булмаган. әле генә үзенең сихерләгеч кыяфәтен Искәндәргә күрсәтмә!ән аның күзләренең явын алмаган кеше кебек — Рәхим ит Искәндәр әкә
Керсә дә керде, утырса да утырды Искәндәр күрсәтелгән урындыкка
— Нигә эшкә чыкмыйсыз, студент туташ’—дигән булды ут тәрбияле булырга тырышудан битәр аптыраганнан—Мин шуны белергә килдем
— Мәйле. Искәндәр әкә. мәйле Күк чәй эчәсезме һиндстаннаи кад гканынмы *
Искәндәр монысына ни кавап бирергә дә белм <де Ул үзенең эш киемнәреннән иде. эштә ныгыган эсседә каралган кулларын кая куярга белмичә ә.ц тезләренә сузды әле кесәләренә яшерергә чамалап карады ләкин алай да бо.тай да киле имәс сыман тоелды шуңа күр.» отыры каушап
_ Кайсы да ярый Хәе >. чәй эч »ргә вакытым юк шул Егет әр көтә Озакламый планерка! л барасы бар — диде
Әмма Нәркизә туташ Искәндәрдән өч-дүрт яшькә яшьрәк булса да модДый эшләэдә тәҗрибәле кыз иде инде Ярый алайса күк
чә. генә эчертермен .— дип. Искәндәрнең алдыннан ук тзып китте Ул узганда хасил булган сизелер-сизелмәс җил Искәндәр моңарчы бер тапкыр да тоймаган-т тымагаи ләкин күңелгә ягыщ- лы хуш ис бөркеп алды Бу бәлки план тоелган гынадыр, бәлки шушы кыз сурәтенә кергән мәсәббәт фәрештәсенең канатлары, җилпеп алуы бу'лг ндыр — анысы инде Искәндәр яшендәге буйдак егетләргә беркайчан да белергә язмаган Ни булса да булгандыр.
Китәсем, планеркага барасым бар —дип үзенә чигенү әзерләп куйган Искәндәр ун минуттан да. унбиштән д ярты с .гатьтән дә чыгып к тә алмады...
Әй. бу уйларны әй бу уйларны1 Кешене к йларга. кайсы гына якларга алып бармыйлар да үткән гомернең кайсы гына вакыт- тарына лтеп ташламыйлар Шушы уй дигән нәрсәгә бирелеп азмы к ше үзенең һәлакәтенә юлыга, урам уртасыннан ажгырып килгән машина ютына керә Керә яза Бу юлы каршыга үкереп килгән КамАЗ үзбушаткычы, йөреше кинәт сал магайтып. биш-алты адым кала туктады Искәндәр Фидаяров аның томанда яктыртучы ялтырап торган пыяла күзе..ә килеп төртелгәч кенә күзләрен аны
Ни булды тагын ’ дигәндәй күтәрелеп карады. Шофер егет түзмәде урынында утырган килеш уң кулының бармагын чи>өсенә якынайтып уйнатып-уйна . ып алды Янәсе . ин нәрсә, агай, яшәүдән туйдыңмы, әллә акыл дигән нәрсәңә зыян-зарар килдеме' —диюе иде 1ның.
Искәндәр артка чигенде һәм юлга салынган плитәдән читкә, пычрак эченә гөшеп басты Ул арада арттарак сөйләшеп калган әйдәр дә килеп җитте Ул килә-килешкә үк шоферга
ин нәрсә, каршыңа кеше ки .гәнне күрмисеңме, күзең чыкмагандыр ич” дип шелтәләп кычкыра иде Гик кабинасында утырган егет двигатель тавышы аша аның бу сүзләрен ишетмәде, ләкин шулай да мәгънәсен чамалады буган ишег н ачты да кабинасыннан яртылаш чыгып
оң. һәйдәр Халилович, үзе биг котырынган үгез кебек килә минем өскә — дип кычкырды
— Ярын ярый, юлыңда бул Бирермен мин сиңа .огырган үгезеңне Үзең дә шул үгездән ки.м түгел син
Шофер егет баш инженерның бу сүзләреннән кәеф1 килеп.иха- хаи ап көлеп җибәрд дә машинасын салмак кына грынынн >н кузгатып китте.
— Менә бу йортта Көмеш Аланда салынган берничә тор .к йорт- i.i яшибез инде "»ез.— диде әйдәр бер катлы иске бинаны узып бераз агл .гач га — ин ни Искәндә. Гәрәевлч. анда кергәч - Ул башын өскә табарак селкеп күрсәтте — Бик үк гаҗәпләнеп калма, бусы—бер. икенчесе — без ир. ә белән бераз әйткәләшеп алган идек ин инде андый-мо .дый төрткәләшү булса ни гаҗәпләнмәссең. .
Искәндәр яшьтәшенең мондый игелек күрсәтеп, чәй эчәр ә дә чакыруыннан канәгать һәм баштарак аның хакынд килделе-киттелерәк уйлавына бераз үкенә дә иде инде Бу юлы
— Юкны сөйләмә _әидәр — диде ул — 1ин әл ә беренче көн дөньйга чыккан кешеме’ Бер дә борчылма Ә бәлки, бәлки, миңа кермәскәдер ’ Тулай торакк нитәргәдер *—дип туктап калды Искәндәр тышкы ишектән кермичә.
- Юк инде ничек ишек төбе .нән борылып китәргә була’ — Сәй. әрнең тавы пы VK үз әргәндәй тоелды аңарда ниндидер бер »ч- 118
керсезлек сизелгәндәй булды Искәндәр бәхетенә каршы яшьтәшенең шулай оста үзгәрүчәнлеген белми һәм Сәйдәр башындагы мәкерне акылына да китерми Хәер, хәз р. тагын бер минуттан әйдәр инд а жычын чыгарып ача башлаган ишек артында үзен нинди очрашу көтк «нлеген уйлап та карамый иде ул
Баш инженерның кабинет ишеген тышлаган -йбәт дерматин- _ ның икенче очы мондагы ишектә икән — дип уйлап алды И. кәндәр 5
— Әйдә, рәхим итеп кер.— диде .әйдәр һәм тәрбиялелек күрсә- = ген. кунакны алдан уздырды
Искәндәр аны-моны искәрмәгән Искәндәр киләчәк торм nu >гн- ♦ да нинди үзгәрешләр, кыенлыклар, авыр кичерешләр һәм бернинди “ үлчәүгә с <лып та булмаслык шатлык аның белән бергә үзе бик = күптәннән көтеп-көтеп тә өметен өзә башлаган шә^си бәхет итерә- ” чәк очрашуга таба атлады бусага аша керде
Алар кергәнне чамалап булса кирәк. савыт-са*а шылтырап куй- 5 ды. аннары кухня ягыннан хатын-кыз атлавы ишете де һәм кори- < дор белән бүлмә арасындагы тонык ыялалы ишек ач.илып китте Искәндәр әле яңа гына бусагадан атлап кергән Искәндәр күзләрен тутырып ишеккә карады Карады һәм ихтыярсыздан артка таба чигенергә кереште, ләкин чигенүе бер адымга да тулмады, үз артыннан ук кергән Сәйдәрнең нык. таза гәүдәсенә төртелеп калды Шул мизгелдә Искәндәрнең баш миен ярып, чигә турьк ын..ан томанлы бер чың үтеп киткәндәй бу :ды Әйтерсең, аның башына авыр чукмар белән тондырдылар әйтерсең кемдер йөрәгендәге яшерен тамырларының берсен мандолина кылын тартка . шикелле тартын торды да ычкындырып җибәрде* Искәндәрнең иреннәре ирексез кыймылдады. Ике ире. арасыннан чыккан авазларның нәр. ә аңлатканын ул үзе дә төшенмәде Ә ул иреннәр арасыннан инде ничәмә- ничә еллар буена бары тик <ыялда гына килеп йөрәген сис лн- дереп киткәләгән исем иде
— Фирәзә
Өстенә затлы халат кигән хатынның күзләрендә гүя печән кибәне астыннан агылып чыккан үр куяны сикергәндәй булды, гаҗәпләнү катыш үкенү, канәгатьләндерелмәгән хисләр моңарчы нибары бер тапкыр тагып караган сихерләгеч мизгелләре — һәммәсе берьюлы чагылды Гомер буен - көтеп-көте.. тә очраша алмаганга рәнҗү һәм тагын әллә ниләр ялтырап-ялтырап күренде бу күзләрдә Без әле яшәргә, без әле бер-беребезгә яшәү дәрте бирергә тиешбе * - дигәндәй мөлдерәшеп торган иреннәр! ихтыярсыздан
— .’Ic-c-кән-дә-ә-әр —дигән нзек-өзе.. авазларн i сибеп төшерделәр
Сәйдәр акылга сай кеше түгел ул үзенең ни өчен шушы Фирәзәгә генә абынуы теләсә генә нинди бәягә аңы үзенеке итәргә тырышуы һәм шушы киребеткәннең тәнен үзенеке итеп тә күңелен күндер.» алмавының сәбәбе турында уйламады түгел башы »зыр»- канчы. чигәләрендә чәчләре агара башлаганчы уйланды Алай гынамы, бу омтылыш күп еллар буена мин-минлегенә сугып килгәнлектә . отыры тискәре үҗәтлек белән яшәде көтте Ф :рәзәнен күңеле кайчан да булса йомшарыр ул ла тере кеше бит аның да иртәме-соңмы ярату дигән нәрсәнең тәмен татыйсы килер ди ән омет белән көтте Ниһаять аңлады буш өметләр белән яшәү иде бу Үз сүзен итт итүен Фирәзә белән бергә яшәде әмма калганына ирешә ал малы Анысына Ак» Хәли : мал -г Сәйдәрнең көче дә сәләте дә. мәкерлеге дә җитә алырлык түгел иде
«Стоп,- - диде Сәйдәр 1ынчуринның аңында мәкерле планнар корып я га торган бер .кепсел - ropi.ifi тор' Үл Искәндәр Фидаярәмны очратканнан соң ла үзе кичерә башлаган халәтне аңлагандай '.УЛДЫ Баядан бирле ниндидер мөһим ер уйның җеп очын тота алм пчз
а «алланган иде Менә чәзер ишектән керен баскан Искәндәрнең һәм аның каршындагы Фирәзәнең бер-берсенә чекерәешеп карап торуларыннан тәннәре чымырдый башлады Искәндәр Фидаяров гомере буена Сәйдәр Тынчуринның юлына, тормышына аркылы төшеп ки д аның бугазында чуерташ булып утырды, аның мин-минле- генә сугып килде.
Фирәзә гомер буена Искәндәрне яратты.— моны _әйдәр күптән белә, бу аның өчен се, түгел иде Хәзер очрашкач та алар бер берсенә битараф яши алмаслар Алмаслар Шуны белергә, шуны кешеләр алдында аклану өчен оста файдаланырга үзен ничәмә-ничә еллар бәйләп торган зынҗырлардан шулай ипле генә итеп арылырга тиеш ул. Сәйдәр үзенекен итмәде гүгел. итте, бик итте. Фирәзәнең күкрәкләрен буйсындырды. Әмма уртак жан булмаган икән. Күрәсең. Сәйдәр дөньяга килгәнче үк инде кемдер аның бәхетен күпсенгән, кемдер шуның чарасын күреп куйган
Сәйдәргә эссе булып китте. Ул күн п :ащ-пальтосының сәдәф- ләрсн ычкындырды аннары галстугын бушата төште. Шулай да аңарда үзсүзлелек җитәрлек иде әле. бир шергә теләмичә баягы рухта уйлавын дәвам итте .
Икенче башлам
Йокы ки тми ид<- — Бер уянгач та йоклап " ламы сг.ң инде v Искәндәр, ниһаять, бүтйн йоклый алмасына ышангач, урыныннан горды Ул аяк аегындагы палас кисәгенә басарга тырышып, бераз капшанып торды, тапмагач яланаяк килеш идәнгә төшеп басты. Идән ярыйсы гына салкын иде Ләкин Искәндәр җылы якларда яшәгәндәге кебек җылы сөяк түгел иде инде, аңа БАМ ягындагы «айга урманында моның ише генә салкыннарны байтак кичерергә туры килде
Искәндәр бүлмәдәше Илдар Корбановның урынына җәелеп аяк- тарын як-якка ташлап, каһарманнарча йоклавына карап алды, урындыктан алып трикосын киде кед «ларын эзләп таныл һәм карапаилна утырып шнурларын бәйли башлады
Бәхете ерак норм и икән, бригадасына тупланган егетләрдән уңды Фидаяров Ә бит теге көнне иртә белән кадрлар бүлеГе янында Мария Степановна чыгып Сезгә, егетләр, бригадир сайл <рга кирәк инде, үзегез беләсез Без сезгә оер иптәшне, элек зур төзелешләрдә эшләгән кешене тәкъдим итәбез — дигәч гә тегеләр ду килеп аздылар Искәндәр башта аларның ни әй гергә теләүләрен гиз ге ә төшенеп тә бетмәде, чөнки тегеләрнең аерым-анык сүз әйтергә вакытлары юк иде Шулай да бер-ике' минуттан аларның ни 1ел«ү- ләре аңлашылды Арадан берсе — сары мыеклы. тәбәнәк буйлы украин егете — турыдан ярып салды Безнең үз бригадирыбыз бар. безгә бүтәне кирәкми —диде ул. гирәсендәгеләрш ң хуплаулы әйе- сеннәи кыюлана төшеп—Әнә безнең армияләп отделение командй- рыбызны бригадир итегез Мария теп шовна мондый эшләрдә ярыйсы гына тәҗрибәле икән, тег ләрнец шаулашып беткәннәрем көтеп торды да Туктагыз әле. егетләр, сез бит белмисчз. бәлки ул кеше дә сезгә ошап КУ яр Аның бит төзелешне белүе дә кирәк. Аннары кич-> се.з аның өчен менә ШУШЫ бүлмәдә таш дивардан гордыгыз. оныттыгыздамы әллә’ —диде. Кичә автобуста oepia килгән, бергә- бергә эшкә урнашырга торган егетләр Искәндәргә . абкарадылар. 120
Кешенең үзе алдында ук кирәкми безгә диюләреннән бераз уңайсызландылар булса кирәк Шулвакыт каратут йөзле, озын таза һәм көрәш батырыдай нык гәүдәле егет алгарак чыкУы Аның нидер әйтергә теләвен күрүгә — армия гадәте!—егетләр гынып калдылар Ә Илдар дигәннәр, бер атна элек кенә огде : ние командир!.! бу.т ы» - нан файдаланып Туктагыз әле иг .тибарлырак булыйк б з. егетләр. _ мондый тәкъдим.ә Миңа калса. мондый зур төзе ештә эшләргә ' 5
нең тәҗрибәбез дә. белемебез дә җитеп бетми Бу агай, мөгаен, ч ; s төзүчедер, шулайрак тоям Әйдәгез, тын ыйк без олы кешенең сү- 2 зен Сайлыйк бу абыйны бригадир итеп Ә лнд ош.<п бетмәс *, үзе- ♦ без үк алмаштырып сайларга мөмклн ич —длде “
Ул көннән соң ай ярым вакыт у цы инде Хәз р гетләр резерв- = . *гы җибәрү к .тельныен .оруда беренче чыныгу узалар Хәер атар- > га үзләренә генә озын-оза эшләргә туры да килмәде, ат .а-ун н п эчендә җиде кешелек бригада җитмеш кеш гә җитте Төзелешкә - кеше туплауның кызган чагы 6 лгангамы' әллә чынлап та. төз - < лешнең баш инже .еры Тынчу рин. ың кулы уйнадымы.— ни ieK у.т- са да булгандыр әмма бригадага кеше би! из тупланды
Искәндәр шушы ейлар белән тулай тор .к ише ннән ч.акты Тышта гаҗәп бер үзгәреш бот н җир *»сте күзләрн, 1агылды- рырлык аклыкка күмелгән тупы мамыгы ибелгән сыман и еп кар ява иде. һава шундый саф һәм ул зе -ең ч .малы са .кы.ы '•елан тәнне рәхәтләндереп гора гы юллары аша үпкәләргә уза һәм ир урдасы кешенең канын тукландырып аңа яң дәрт яшәү дәрте өс.и ид
• Ә бит тормыш шундый матур сокландыр ыч үзе - ди уйлады Искәндәр.— бары тик аның тәм. i б. л п. i .турлыгын күрер. ■ аңа соклана белергә генә кирәк Тормыш ул ел кар к*»ннәр яңгырлы. бозлы явымнардан гына тормы шарда шат -ы...ты менә бүгенгедән аклыкка төренгән көннәр дә җитәрлек
Искәндәр болдыр баскычларын . ш төште дә җиргә зомша» м мык юрган булып я. кан .ар өстенә ’еренче эзл -р с ла е .ла тар сукмакка чыкты Аннары бераздан иң юлга төшеп АЭ өзелә т р- ган якка таба йөгер, п нитте Ләкин монда инде ул беренче түгел монда инде беренч эзләрне машиналар салып узган иде Әмма барыбер алар әле кар астындагы бетон юлны ачар а өл. рмәгә..нәр
Иртәнге салкынча һаваны сулыйч.у :ы.( я t яуган кар «»ст< - нән йөгерүе рәхәт иде Искәндәр үзенә кирәкле т мпны т -г I да ШУНЫ сак ларга тырышып йөгерә башлады
Ә Фирәзә Фир »з.» бу мин тл .рд.» ниш и икән Йоклыймы, әллә уяу микән '—ДИП сорады ул 1ИЧ кпмәг *ндэ үзеннә. -ү .е Нишли икән ’
Теге көнне очрашканнан <.*»ң да ай ярым вак ы. үтте Ш.ннан бирле Искәндәр аны бер генә мәртәбә, анда ui кеше арасыннан Гына күреп алды
Ну бу Сәйдәрне Аю Сәйдәрен' Теге көнне Искәндәрне малаи- ш.стай хәлен.» гөшереп тәки алып керде бит
Искәндәр әлегәчә сөйке.млел ген югалтмаг <н Фирәзәнең йөзенә бүтән күтәрелеп карамады. күзм-күз .чрашудан .урыкты А ың зифа буен. 1өтен кыяфәтен күрүдән курыкты Әгәр д. мәгәр аның йөзендә ормышыннан канәгатьлелек, баш инженер хат лны бу ын- нан, өй эче тулы зиннәттән масаеп яшәү билгеләре, өстенлек белән каравын күрсә нишләр иде соң 11скәнд.»;>' Юк ут анда кәефе килүдән тәмам ярсыган, шуңа күрә бертуктамый сөйләп орг..п ТЫНЧУ- ринның өендә утырып кала алмаган булыр иде
.. 1еге чакта Фирәзә кулына төргәк тотып килеп кергәндә. Искәндәр идәнгә чүгәләгән килеш идән юа иде Ишек ачылган тавышка артына борылып карады һәм нинди хәлдә чүгәләгән булса, шул 121
килеш калды Кулындагы мунчаласын ташларга да. урыныннан торырга-тормаска да белмичә аптырады.
— Исәнмесез.— диде Фирәзә кинәт тавышын югалтып— Керергә ярыйдыр бит'.’
уйдан соң дөмбергәрәк килеп чыкты чыгуын. Фирәзә кереп баскан иде. артыннан ишекне дә ябып ук куйган иде инде
— Ис . сәнме?..— диде Искәндәр, көтелмәгән бу кунакны шундый кыяфәттә каршы алуыннан уңайсызланып
— Мин ни Искәндәр синең яныңа килгән идем Мине алия апа җибәрде Менә шушы төргәкне бирергә кушты.— диде Фирәзә тавышының кай яклардандыр әйләнеп кайта башлавын сизеп.
Искәндәр урыныннан торды Аның чалбар балаклары тезләреннән югары сызганып куелган, күлмәк изүләре ачык иде Мунчаланы ташларга онытып. Фирәзәгә таба бер-ике адым атлады Бары тик шунда гына кулындагы мунчаласын күреп алды Бит алмалары гына түгел, колак очларына кадәр кызарынды, мөлдерәп пешкән помидор төсенә керде һәм әлеге каһәр суккан мунчаланы, артына борылып, чиләк янына томырды
— tiap сә ул? Кемгә’
ИскәндЗрнең тавышында таныш түгел калтырау барлыкка килде
— Кемгә булсын, сиңа-а-а.— дип сузды Фирәзә.
Искәндәр төргәкне алды, акрын гына сүтә башлады, сүткән саен әле куерып өлгермәгән кашлары җыерыла барды, төсе-төемере коела төште Шулай да төргәкне сүтеп бетерде
Аның күз алдында өр-яңа ботинкалар пәйда булды Фирәзә күрде. аермачык күрде Искәндәрнең күзләрендә шатлыклы очкыннар кабынып, әлеге ботинкалар өстенә. аны китерүче рәхмәтле бәндәгә сирпелделәр Ләкин бу шулхәтле тиз арада булды ки. Фирәзә әлеге очкыннардан сукыраймас өчен күзләрен йомгандай итте
Икенче мизгелдә әлеге ботинкаларны, яулык өстендә тоткан килеш киредән Фирәзәгә таба сузды. Бу шулхәтле тиз арада булды ки. Фирәзә нәрсә эшләгәнен үзе дә сизмичә ике кулын алга таба куйды һәм пар ботинка аның куллары өстенә менеп тә кундылар
— Миңа хәзер кирәкми.— диде Искәндәр сулы чиләге янына бара-бара — Үзеңә булсын ;агын үртәшеп җырлар идең бугай...
Фирәзә ни эшләргә, ни әйтергә белмичә тора иде. Ләкин аңарда бер генә кагыйдәгә дә буйсынмый торган хатын-кыз холкы, шушы iaT логикасы иде Ул логика исә үзенең логикасызлыгыннан гыйбарәт
— Менә юләр менә бит син шыр тиле. Искәндәр.— диде өй эчен яңгыратып көлә-көлә.— . и-ле-е-е .
Фирәзә аягын да салып тормыйча Искәндәр янына ук килде, төпсез диңгез сыман үзенә тартып торган күзләрен тутырып Искәндәргә карады
— Ал. Искәндәр.— диде.
Юк инде, бу юлы Фирәзәнең сүзләрендә ялыну да. ишек төбенә кереп баскач үзен биләп торган аптырау да җибәрделәр- дигәндәге битарафлык та юк иде Бу юлы Фирәзәнең тавышында ярсу йөрәкле ирләрне дә карусыз буйсындыра торган мәхәббәтле хатын- кыз затының күкрәк тирәнлегеннән чыккан әМерле тавышы иде
һәм Искәндәр Фирәзәнең шушы әмерле дә. серле дә. тылсымлы да тавышына буйсынды, ике кулын сузып, әлеге төргәкне яңадан алды
— Киеп кара, таманмы9
.агын буйсынды Искәндәр, үзе басып торган идәннең әле юарга ■лгермәгән төшенә утырды да беразрак калтыранган куллары белән ботинканың берсен үрелеп алды, яланаяк икәнлегенә игътибар да 122
итмичә киеп куйды Фирәзә аңа икенчесен сузды. Искәндәр икенчесен дә киеп җибәрде. Ул арада аның алдына килеп чүгәләгән Фирәзә. йомры кулларын сузып, ботинканың таман.мы-түгелм.е икәнлеген карагандай итте һәм тигезлеген саклап кала алмыйча. Искәндәрнең күкрәгенә ауды
Фирәзә кил- п кергәннән бирле ике-өч тетрәнү кичергән Искәндәрне бу юлы инде бөтенләй таныш булмаган тойгылар биләде. ? Моңарчы үзенең хатын-кыз затыннан әнә шундый кичерешләр-тет- f рәнүләр тоярга сәләтле булуы турында уйлап та караганы юк иде £ Аның, хәтта ана назларын да тоймаган бу үсмернең, Фирәзәдән ♦ бөркелгән җылыны, шушы җылының күңел кылларын тетрәндереп “ алуын, беренче мәхәббәтнең рәхәтлек биреп һәм авырттырып йөрәге- = нә кадалуын тәүге тоюы иде бу £
п
пиләр генә күрмәде, ишетмәде һәм кичермәде Искәндәр Фирә- ~ зәнең әнә шундый тискәрелеге-якынлыгы аркасында'
Бер мәлне, тугызынчы классны башлаганнар гына иде әле. мәктәптән ерак түгел Болын урамында янгын куптьК Укучылар да. укытучылар да аны мәктәп остенә төтен ябырылгач кына күрделәр Математика укытучысы .уктагыз әле. директордан рөхсәт сорап керим —дип тыймакчы иде дә. кая ул.— үсмерләр көзге көннең ачык тәрәзәләреннән, кызлар исә чыр-чу килеп укытучы үзе үк ачып куйган ишектән чыгып йөгерделәр
Искәндәрләр янгын чыккан йортка барып җиткәндә анда авыл халкы байтак кына җыелган һәм. тезелешеп басып, инештән чиләк- чиләк су бирүне җайга салганнар иде инде Ул арада янгын сүндерүчеләр дә килеп җитте Ләкин су сиптергеч насоска җайланган моторлары һич кенә дә кабынырга теләмәде
Шулвакыт капка төбендәге бала-чага арасыннан
— Фәргать Фәргать өйдә калды.— дигән ачы тавыш яңгырады
Берничә ир-ат. алар белән бергә Искәндәр һәм аның берничә иптәше шундук капка төбеннән өй ягына ыргылдылар
Өйнең тәрәзәләрен, ишекләрен, түбәсен ялкын телләре чорнап- чорнап алган һәм инде берәүне дә якын җибәрергә теләми иде
— Фәргать балакаем өйдә калды!— дигән ачынышлы тавыш якында ук ишетелде
Сабан туйларында көрәшеп дан алган, кыюлыгы белән авылдашлары арасында куш йөрәкле дигән исем йөрткән Бәхтияр болдырга таба атлый башлаган иде. ләкин аның остенә каяндыр килеп чыккан хатыны сарылды
— Кер-мәәә. кермә. Бәхтияр1..— диде хатын бала анасыннан да ачырак кычкырып — Кермә Алты балаң белән нишләрмен ’
Бәхтияр селтәнеп карады, ләкин аның селтәнүе ул кадәр үк гайрәтле түгел иде инде
Кайсыдыр берәү
— Кермә, кермә. Бәхтияр. балаларыңны ятим итмә.— дип өстәп куәт биргәч, ул борылып ук чыкты. Бәхтиярны тыйган тавыш янә
— Менә, ыржык кебек яшьләр бар. Керегез, егетләр — диде һәм Сәйдәр каршысынл килеп басты — Йәле. Аю токымы, күрсәт але үзеңнең нәселеңә хас өлгерлекне
Сәйдәр мондый борылышны һич көтмәгән иде. ул теге апай сүзен бетергәнче үк ак кәгазь сыман агарынып ^алды. телен йотты
Шулвакыт үсмерләр каршысына Фирәзә килеп чыкты
| Йә” — диде ул иреннәре аша сыгып Искәндәре.» — Йә. Искән
дәр "
Болай да ой эченә ташланырга соңгы тәвәккәллеген туплап торган Искәндәргә шушы галап чан тавыш соңгы этәргеч, канат булды
Ул хатыннар янына атылып барып бер чиләк суны өстенә койды, башына иске бишмәт каплады һәм тирән итеп сулыш алгач, ишеккә ташланды, күз ачып йомган арада юк та булды
Янгынга җыелган халык, андагы ыгы-зыгы бер-берсенә бирелгән боерык-киңәшләр берьюлы тынды, ишегалды өстендәге тынчу һавада бары тик
— А-аһ!— дигән кыска, ләкин фаҗигале аваз бөркелде
.оңыннан сөйләде Фирәзә, соңыннан барлык кызлар алдында ничәмә-ничә тапкыр горурланып сөйләде
— Мин мин Искәндәр башына су коеп, эчкә атлаган мизгелдә тын алган идем.— диде ул.— Искәндәр Фәргатьне кочаклап су сибүчеләр янына чыгып егылганчы тынсыз тордым, кызлар
Искәндәрне ут эченә кертеп җибәрде җибәрүен Фирәзә, әмма үзе аның белән кергәндәгедән аз пешмәде Аның йөрәге тынсыз торудан чак кына туктамады Ярый әле. бәхетенә һәм бәхетсезлегенә каршы, җыелган халык тәрәзәдән эчкә туктаусыз су аткарып тора иде
2
Кичә кичкырын ирен Мәскәүгә озатып калган Фирәзә, киң һәм йомшак урынына сыймыйча, бәргәләнә-бәргәләнә елый иде Башында буталган үкенечле уйлар үзәкләрен өзеп-өзеп ала. бәргәләнергә, әллә кайчаннан бирле чыкмаган күз яшьләрен киселгән каен төбеннән бәреп чыккан сут шикелле мөлдерәп коелырга мәҗбүр итә иде китә, нигә соң мин шундый бәхетсез'1 йигә соң мин үзем яраткан, җанымны гына түгел, тәнемне дә башлап тапшырган кешене рәнҗеттем дә. аңа чыгудан баш тарттым’ нигә соң бу язмыш нибары бер сыңар бала да бирмәде'* йигә соң мин инде онытып бетердем, гомеремне шулай җәза-җәфа эчендә уздырырмын дип ышанып бет-кән көннәрдә генә Искәндәрне яңадан күрдем’ Ул соң. ул соң ничек кыюлыгы җитеп безнең өйгә килеп керде икән’ Хәер, .әйдәр- нең хатыны мин икәнлекне белмәгәндер ул. мөгаен Чөнки көннәрнең берендә җир читенә китте дә олакты кайтмады, хәбәр бирмәде Аның әнә шундый үҗәтлегенә үч итеп чыкты бит Фирәзә .әйдәр ынчуринга.
Урта мәктәпне тәмамлап чыккан көннәр Фирәзәнең хәтерендә өлгергәнлек аттестаты алу белән генә түгел, тагын татлылыгы, ка- батланмаслыгы һәм ачылыгы белән гомер буе җәфаланырлык вакыйгасы белән дә истә калды Аттестат алганның иртәсенде Фирәзә белән Искәндәр мәктәпкә кереп тиешле белешмә юнәттеләр дә паспорт кайгыртып райүзәккә киттеләр Искәндәр инде ул вакытта бераз тернәкләнгән җәйге көннәрдә йөрергә дип үзенең күзләре шикелле зәңгәрсу төстәге велосипед алган иде Авылны аерым-аерым чыктылар. Бикчабар елгасы башында очрашырга сөйләшкәннәр иде һәрвакыттагыча. Фирәзә соңга калыбрак килде Искәндәр аны күпереп үскән яшел чирәм өстенә чалкан ятып көтә иде.
— Искәндәр.— диде Фирәзә йомшак кына итеп.— Искәндәр, ни карыйсың ул кадәр’
Искәндәр яткан җиреннән сикереп торып утырды.
— Фирәзә Килдеңме. Фирәзә'*— Ул утырган җиреннән кулларын алга сузды. Фирәзәне үзенең кочагына чакырды. Фирәзә Искәндәр кочагының җылылыгын көчле кулларының җилкәләрен авырттыра төшеп кысачагын алдан ук тоеп тирән сулыш алды һәм ике арада калган дүрт-биш адымны атлап үтте.
Әйе. ул вакытта кочаклашу, үбешү алар өчен сер түгел, тылсым-
лы сихерләнүләрне татыган-кичергәннәр иде инде Алар шушы тылсым һәм сихер аша мәхәббәт кыясының мавыктыргыч көченә, чагыштыргысыз биеклегенә торган саен якынлаша баралар иде
Кем белгән, кем белгән бит аны. Искәндәр белән Фирәзәнең шушы биеклеккә нәкъ менә шул көнне менеп житәселәрен?
/айонда эшләре уңды аларның, документларыгызны ике көннән _ килеп алырсыз, диделәр. ?
Дөрес, алар әле тиз генә кайтып китмәделәр район үзәгендәге s кибетләргә кереп йөрделәр, ашханәсенә кереп гуляш ашадылар. £ морс эчеп чыктылар Дөньяда ике генә нәрсәне — сине һәм менә ♦ шушы кызыл суны яратам мин-.— диде Искәндәр болаи да исәрлән- “ гән Фирәзәнең йөрәген әллә нишләтеп. х
Аннары кайтырга чыктылар. "
Аннары район үзәге белән ике арадагы калын карурманга җит- я теләр... ®
Аннары Чәчәкле аланында учлап-учлап җир җиләге, каен җи- 5
ләге ашадылар.
Аннары агач яфракларын, җиләк сабакларын иркәләп-иркәләп искән җылы һәм йомшак җил аларны әллә нишләтте
Аннары алар җиләк сабакларына күмелделәр Дөньяда ниләр барын. үзләрен нинди бормалы-бормалы сукмаклар көткәнлеген исләре- ll нә ДӘ кертеп Карамыйча Яшьлек түземсезләнеп көткән /әхәт диңгезенә | сикерешеп төштеләр. Колачларын җәеп шуның дулкыннары өстендә тирбәлергә керештеләр
Аннары алар бер-берсенә күз сирпеп карарга да кыймыйча озак яттылар
— Фирәзә, кадерлем.— диде Искәндәр һәм тынып калды
— Нәрсә. Искәндәр җаным’’
Искәндәр тагын тирән итеп сулыш туплады
— Без безгә кайтыйк инде хәзер. Без бит бер-беребездән башка яши алмыйбыз
Фирәзә дәшмәде
Фирәзә бик озак, ялыктыргыч озак дәшмәде
Искәндәр. Фирәзәнең сулкылдап елый башлавын сизеп, урыныннан күтәрелде
Алар торып утырдылар Хәер. Искәндәр торып утырды. Фирәзә | исә шундук яңадан җиләк сабаклары остенә авып төште ик бу юлы инде ул ал арга җилкәсен түгел, үзенең кайнарланган битләрен, кабарынган иреннәрен куеп ятты Ятты һәм сукылдавын дәвам итте
Искәндәр бу хәлдән бөтенләй аптырап калды
I — пи булды, нигә син болай итәсең’’ пйгә син. Фирәзә, безнең иң бәхетле көнебезне күз яшьләре белән чылатасың’—диде Искәндәр ике кулы белән Фирәзәне күтәреп алырга янәшәсенә утыр- тыр га тырыш а-т ы р ы ш a
Фирәзә дәшми генә сулкылдавында булды Хәзер инде аның сулкылдавы-үксүлэре көчәйгәннән-көчәя барып, әллә нинди шомлы елауга әверелде
— хуктыйсыңмы син. юкмы'—диде ниһаять, аптыраудан ни кылырга белмәгән Искәндәр тавышының кинәт үзгәр- п. көчәеп һәм басынкыланып, утырып җиткән ирләр тавышына әверелүенә гаҗәпләнеп — укта дим — Ул Фирәзәне күкрәгенә кысып торды ан- .нары үзеннән кул сузымына ераклаштырып җиргә бастырды, бит- гләренә каплаган кулларын каерып алды
— Юләрләнмә Фирәзә укта дим
Фирәзәнең баш миендә яшерен бер кыл зыңгылдап кунды һәм ул. геле нәрсә сөйләгәнне белмичә, сулкылдый-сулкылдый
Юләр Юләр шул мин. юләр Юләр булмасам нишләттең син мин<. нишләттең, Искәндәр ’ нигә мине бу урманга алып кил-
дең* пигә мине шул хәлгә җиткердең* Нигә’ Нигә? Нигә’— Һәм ул үзен-үзе белештермичә беләкләрен аптыраулы Искәндәр кулларыннан тартып алды да аның әле генә татыган мәхәббәт рәхәтеннән. наздан арынып бетмәгән битләренә уңлы-суллы сугарга, сугарга, сугарга кереште.— Нишләттең, нишләттең’’?
Искәндәр карышмады, йөзен яшермәде Фирәзәнең шашып-ша- шынган кулларын тотмады, ничек басып торган булса, шул хәлдә калды, тораташ булып катты
Ниһаять. Фирәзәнең куллары хәлсезләнеп асылынып төште, Иреннәре сүз әйтәлмәс хәлгә җитте һәм ул. күз аллары томаланып. Искәндәрнең күкрәгенә капланды
Күпме вакыт шулай басып торганнардыр. Фирәзә соңыннан да чамалый алмады, әмма беравыктан Искәндәрнең куллары үзенең чәчләреннән сыйпап иркәләгәнен тойды һәм ул инде үзен шундый- шундый бәхетле итеп сизде. Менә хәзер без Искәндәрләргә кайтырбыз /әхәтләнеп яши башларбыз Безнең балабыз булыр. Без аны назлап кына үстерербез*.— дип уйлап алды баштарак Ләкин тагын берничә мизгелдән икенче бер уй аның колагына пышылдап кына һәм шулай бала-чагага күмелеп авылда яшәп калырсың-мы9— дип әйтте. Бу аңа кыюлык бирде, ул Искәндәрдән купты һәм аңа карамаска тырышып:
— Юк. Искәндәр, без Казанга укырга китәрбез. .— диде. —Без бит анда да бергә-бергә булырбыз, әйеме9
Казан каласы аларны үзенең таш диварлары-йортлары. шау- шулы урамнары, кеше тулы парклары белән каршы алды. Баштагы көннәрдә аларга тулай торакта урын табылмады Дөрес Фирәзә бу хәлгә артык кайгырып та тормады чөнки аның әллә ни ерак булмаган туганнары табылды Ә менә Искәндәр беренче атнаны тимер юл вокзалы белән елга порты эскәмиясендә уздырды. Көннәре бик үк мәшәкатьле сыман тоелмады аңа. чөнки көннәрен ул үзенең төзүче инженерлар институтына барып консультацияләр алырга аннары Болак буена килеп Фирәзәне күрергә, аның белән Кремль эчендәге биналарны Ленин укыган университетны карарга, паркка барып йөрергә дә иренмәде. Шулай булса да биш-алты төннән аның тү- зәрлеге. вокзалларда утырган килеш йокларлыгы калмады Өстәвенә, соңгы төнне—күрәсең, бу егет инде күзгә чалынып өлгергәндер — ике милиционер килеп аның документларын сорадылар Искәндәр өр-яңа паспортын алып күрсәткәч тә алар ^ез нишләп монда, нишләп тулай горакта түгел9—диделәр, үзләренең бүлмәсенә алып кереп, гегесен-монысын язып алдылар
Шуңадырмы, иртәгесен Искәндәр институтка бармыйча. Фирәзә янына китте Аның кыяфәте әллә ни мактанырлык түгел, ярыйсы гына таушалган, кәефе дә шуның шикелле генә иде.
— Булмас ахрысы. Фирәзә, миңа кайтып китәргә туры килмәгәе.— дип сүз башлаган иде Фирәзә аны эттән алып эткә салды», егетнең мин-минлегенә ярыйсы гына сукты ^ин нәрсә.— диде ул. Казанда бары тик Искәндәр Фидаяров кайчан килер дип көтеп торганнар. дип уйлыйсыңмы әллә9 Нигә син институтның комсомол комитетына кермәдең9 ..игә. мин фронтовик баласы, яу кырында һәлак булган сугышчы улы димәдең’ Әнә ^.эйдәр Тынчурин да синең институтка керә Ул урын тапкан, аның бер үзенә бер бүлмә Бар. бар да кер аның янына, ул бит авылдашың, сабакташың, яшьтәшең синең. Куып чыгармас, юлын да күрсәтер
Искәндәрнең Фирәзәгә ышанычы, аңа тугрылыгы шул хәтле көчле иде ки. Сәйдәрнең һәркөнне Фирәзә янына килеп-китеп. аны паркка, киноларга чакыруын башына китереп тә карамады
Дөрес. Фирәзә «Син. Сәйдәр, вакытыңны әрәм итмә, имтихан-
нарың турында кайгырт —диде .егесе ана карап кычкырып көлде Генә _ин үзеңне бел Минем өчен кайгырма .— һәм. кызулык беләнме. әллә бераз гына Фирәзә алдында мактанасы килепме ычкындырды:— Минем керү хәл ителгән, әтинең бик шәп танышы шушы институтта укыта — диде Фирәзә шунда гына Казанга килгән чакларын исенә төшерде .Ъйдәрнең әтисе белән килүен һәм Чистамда пароходта ике тәпән алып килүен шәйләп калган иде ләбаса. Әле Искәндәргә дә Карале, карале. Искәндәр — дип күрсәтә башлаган иде дә. ниндидер шау-шу ал арны бүлдерде
Шулай итеп. Искәндәр белән .әйдәр бер бүлмәдә яши башладылар
Ә аннары, аннары Фирәзә күзгә-башка күренмәс булды
Бер барды, ике барды, өч барды Искәндәр, ләкин Фирәзәне очрата алмады Фирәзә чыкмады һәм. мөгаен, чыга да алмас иде Чөнки ул бу көннәрдә җиңгәсе белән генә серләшеп, ул алып килгән врач ярдәмендә карурман аланында кичергән мәхәббәтенә хыянәт итә. шушы мәхәббәтнең җимешеннән арына иде Фирәзә авыр газапланулар кичерде, аның йөрәге куркудан тавык йөрәге кебек кечерәеп-кечерәеп калган вакытлар да булды, әмма тәҗрибәле врач һәм андый эшләрдә тагын да тәҗрибәлерәк җиңгәсе үз эшләрен эшләделәр Фирәзә, авырту һәм куркуларын санамаганда, хәвеф- хәтәрсе.з генә котылды бу йөктән
Шулай да ул карынында җан иясе ярала башлаганны тоеп-сизеп йөргән затка әверелгән иде инде Үзенең хатын-кызларга хас. бернинди аңлатуларга буйсынмый һәм бер генә төрле кануннарга да карамый Торган фикерләве белән аклану җаен тапты Әгәр дә мәгәр институтка керә алсам.— дип үзенә-үзе сүз бирде ул,- авырлы икәнлегемне Искәндәргә белгертмим һәм. берәр төрле җаен табып, арынам Яшьлегемне харап итәр хәлем юк яңадан шушы авылга кайтып сыер саварга дуңгыз карарга керә алмыйм .агын булыр әле Әнә бит әнисе Орлыгы Бохарада түгел аның, акча түләп әллә кай- ларга барып йөрисе юк - дип ычкындырды күрше хатыннарына Ә менә хәзер Фирәзә андый нәрсәнең- орлыгын Бохарага гынамы, әллә кайларга хәтле барып эзләп карады, әмма тапмады Хәтта Карловы Варыдагы атаклы профессор да аңа ярдәм итә алмады Дөрес ул Фирәзәнең үзен генә чакыртып Эшнең сәбәбе сездә түгел, сез ахыр чиге, бик нык яраткан, үзегезне тетрәндергән мәхәббәтне очратсагыз, ана булу шатлыгын кичерерсез, әмма ирегез — диде .ынычландырды. имеш Шул көнне үк әйдәрне гаҗәпләндереп -Әйдә. ынчурин. кайтып китик илгә дип кыстый башлады Аннары, нибары биш көн калды бит. түзик инде дип ялынгач кына, калырга булды
;еге чакларда Искәндәр белән бер ай чамасы очрашмады ул Әллә нинди бер шаукым ерагайтты да ерагайтты Фирәзән»- Искәндәреннән Җәйге каникуллар җиткәч. Искәндәр иптәшләре белән чирәм җирләргә төзү отрядына язылып китәргә җыенды Фирәзә моны хыянәткә санады Йә минем янда каласың, иә шул далаларга китәсең-.—дип катгый таләп куйды Искәндәргә Мондый газаплану-лардан Искәндәрнең түземлеге сына башлаган чак булды күрәсең .агын да бер көнне Фирәзә шушы таләбен кабатлаганнан соң ин Фирәзә, беләсең бит. миңа ынчуринга килгән кебек килеп тормый Минем дә бит кеше арасына чыгардай берәр костюм алып киясем килә»,— дип каршы төште
Шушы сүзләр генә җитмәгән дә. шушы тамчылар гына касәне чайпалдырмый торган икән Фирәзәнең барлык кирелек-тискәрелек- ләре бер-ике секунд эчендә өермәгә, аннары инде көчле туфанга әверелде Ул үз-үзен белештермичә Искәндәрнең йөзенә нәфрәтле, бозлы, һәрберсе чеметеп кенә калмыйча, йөрәгенә үк үтеп төшәрдәй
сүзләрен сибәргә кереште -ин. син соң Ис кәндәр Ма...ке дон- СКИЙ-. үзеңнең кем икәнлегеңне белми идеңмени соң’ ..игә дип син алай булгач институтка килеп кердең’ 11и дип син минем башымны әйләндердең’’ Ни дип’ Мине . ел буена бер тапкыр үз акчаңа кинога да алып бара алмагач -
агын нинди генә сүзләр әйткән булыр иде Фирәзә кызулык өянәгенә бирелеп, анысын хәзер дә чамалап карый алмады 1әкин .. ул Искәндәрнең ничек итеп йөзеннән кан качуын, аның һәрвакыт тулы, үзенә тартып мине үп. мине үп». дип чакырып торган иреннәренең кара көеп чыгуын, ә күзләреннән нәфрәтле чаткылар чәчелүен күреп телен тешләде Ләкин соң. соң иде инде Әйтеләсе сүзләр әйтелгән, очасы сүзләр читлектән чыккан каракош балалары кебек күкләр киңлегенә чыгып очкан иде шул инде
Икенче мизгелдә Фирәзәнең яңагында әллә нинди бер нәрсә шартлап ярылгандай булды, аның күзләреннән тубал хәтле чаткы очып чыкты һәм кыз аркасы белән якындагы агачка килеп бәрелде Шушы агач аны егылудан саклап калды, ләкин тормыш һәлакәтеннән саклап кала алмады Ул күзләрен ачып, теле белән ни әйткәннәрне чамалый алырлык хәлгә килгәндә. Искәндәр аның янында юк иде инде...
Шул китүеннән соң егерме елдан артыграк вакыт узгач, ниһаять ул үз аяклары белән аны-моны әйтмичә-кисәтмичә. кыш уртасында яуган ләйсән шикелле. Фирәзәнең өенә килеп керде.
Менә бер айдан артыграк инде Фирәзә шушы Ләйсәннең җылысын тоеп бер үк вакытта җаны өзгәләнеп яши Аның бөтен сүзләр- не-күзләрне калдырасы да. кайчандыр үзенең мәхәббәтен, җанын һәм тәнен тапшырган Искәндәр янына атылып барасы килә. Ул очрашуның кайда, нинди урында булуына карамастан, берәүдән дә курыкмыйча, барысына да ишеттереп
— Искәндәр' Мин сине хаксызга рәнҗеттем . ине үземнән-үзем кудым, бәгыремнән өзеп әллә кайларга. әллә кемнәр янына китәргә мәҗбүр иттем Мин сине генә түгел, үземне дә гомерлек кайгыга салганмын икән Кичер' Кичер син мине Искәндәр булдыра алсаң’—дип аның күкрәгенә капланасы килә
Ләкин ничек с<>ң аның каршысына барырга да. ничек башларга андый сүзләрне’
3
Кичкә таба күк йөзе болытлардан арынды атнадан артык искән көчле жил дә тынып калды. Инде җир өстенә калын булып кар яткач. һава агымы тыгызланды, хәтта күкрәк тутырып сулаган чагында аның авырлыгы тоелган кебек була башлады.
Көмеш Аланнан әллә ни ерак түгел бер җирдә. Борынгы елганың күз күреме җитмәслек әйләнеч ясап, кош-кортка җиләк-җимеш- кә бай бер тугай хасил иткән урынындагы төзелеш мәйданы өстендә утлар кабынды Алар әлегә күк йөзенә сибелеп-сибелеп куелган Җидегән йолдыз һәм аның тирәсенә тупланган тоныграк җисемнәрне хәтерләтә Җидегән йолдызның чүмечен хасил иткән йолдызлар сыман утырачак атом реакторларын урнаштырыр өчен коточкыч зур һәм тирән нигез чркыры казыла Фидаяров килгән көннәрдә дә биредә әле җир йөзеннән югалырга, туачак Гыйфрит йотарга тиешле авылның берничә йорты тора иде Хәзер ал арның барысы да диярлек күченде инде, нибары бер карт агай гына үз нигезен ташлап китәргә теләмәде. Аны тегеләй дә болай да үгетләп карадылар — күнмәде Көмеш Аланда яңа гына төзелеп беткән йортның өч бүлмәле квар-
тирына ордер китерделәр — әйләнеп тә карамады • *_ин ^овет власте яклымы соң. әллә аның дошманымы?—дип куркытырга тырыштылар— керфеге дә сёлкенмәде «Алайса, ялынмыйбыз җәһәннәмгә ишелеп төшкәнче утыр шушы чалшаеп калган өеңнең эчендә, без котлован казырга керешәбез .— диделәр — барыбер курыкмады .а- гын яхшылык белән үгетләделәр «Соң бит. агай, син аңларга тиеш сең—менә синең йортың торган урында атом реакторының йөрәге Тибәчәк. Шулай туры килгән, язмышың шундыйдыр инде- — дип карадылар — Кешене нигезеннән яздыручы Гыйфрит ялчылары сез».— дип кулын изәде. Ниһаять, картның тискәрелегенә игътибар итмичә әллә бар ул әллә юк. капкасы белән өй стеналарына нибары ике-өч адым чамасы ара калдырып, казырга керештеләр Куәтле бульдозерлар. әллә нинди, филсыман скреперлар чын-чын Гыйфрит явы гөрелдәде, көнләп түгел, сәгатьләп җирне казып, эчкәре таба тирәнәйделәр Агайның йорты-җире. диңгез уртасындагы уч төбе хәтле утрауда үскән сыңар пальма агачы шикелле, биектә торып калды — агай күнмәде нигезен ташлап китмәде Бер көн җитте ки агайга кибеткә чыгар өчен вертолет кирәк була башлады — барыбер күнмәде Ниһаять, танылган төзүче Наур үзенең егетләренә агай йорты тирәсеннән бүтән казымаска боерды, чөнки агайның йорты утырып калган җир баганасы сизелер-сизелмәс кенә янтая башлаган кебек иде .агын вәкилләр килде, аларны агай янына меңгерү өчен унлап ир-егет алмаш-тилмәш сәгатьләр буена баскыч казыды Ләкин комиссия әгъзалары ул баскычтан пальма башындагы оя»га. үзсүзле
• .’обинзон- янына менүдән баш тарттылар Утрау башына менеп кунаклаган егетләр агай өненә кереп чыгарга ниятләделәр
Алар килеп • кергәндә ата-бабасының нигезеннән китәргә теләмәгән бу агай, ярый әле ялгызы гына яши иде. түрдәге сәкесенә урынын җәйгән дә Бу дөнья белән алыш-бирешем бетте, шушы нигезебезне атом Гыйфрите җәһәннәмгә әверелдергәнче чыксын җаным -.— дип сузылып яткан иде Бары тик шунда гына инде атна- ун көн пальма башындагы оя сыннан чыкмавын, күзгә-башка кү-ренмәвен искә төшерделәр Агайның тешләрен каерып ачып, авызына су салдылар, беравык маташканнан соң ул күзләрен ачып җибәрде Йә инде. агай, бимазалама үзеңне, яңа дөнья һөҗүменә каршы төшеп маташма, син аны барыбер туктата алмыйсың .әгәрмәче зур аның, алга таба туктаусыз тәгәри дә тәгәри, астында каласың бит болай булса-.— диделәр Үзсүзле агай хәлсез күз кабакларын ачарга тырыша-тырыша Юк күчмим, чыкмыйм ны аңлатып, башын ян- якка селкетеп куйды, шундук күзләрен чатырдатып Йомды Да сузылып яткан килеш әҗәлен көтәргә кереште
Егетләр аска төшеп хәлне аңлаттылар
Төзелешнең биш инженеры зынчурин шул тирәдә икән, аны чакырдылар Ул инде вакыйгадан хәбәрдар булып чыкты Килеп җитүгә
— Дөмекмәгәнме’’— дип. кистереп сорады өзүчеләр дәшмәде Алар инде {ынчуринның кем икәнлеген, кискен урыннарда сүз сайлап азапланмавын беләләр иде
— Каяле. үзем менеп соңгы тапкыр сөйләшеп төшим әле.— диде ул һәм егетләр ясаган баскычтан җиңел адымнар белән менеп тә китте Бераз менгәч артына борылып карады артыннан менеп килүче Өмет Наур белән тагын бер егеткә нәрсәдер әйтмәкче булган иде - әйтмәде, өскә таба күтәрелүен белде
Ниһаять, ул капка төбендәге, күп булса ике-өч адымлык мәйданга менеп җитте, астагыларга карап алды Андагы филсыман скреперлар. куәтле үзбушаткычлар ярыйсы гына кечерәеп калганнар ул утырып килгән Волга» исә бөтенләй уенчык сыманрак күренә иде
Ул арада аның артыннан атлаган Өмет наур белән механизатор
• »К »./••• 129
егет тә менеп җиттеләр Алар беләң бергә беркавым тын алгач . ын- чурин
— -_ез. егетләр, торып торыгыз шунда, мин үзем генә кереп сөйләшәм, кирәгегез чыкса чакырырмын — иде дә ныклы карарга килгән һәм ни кыласын төгәл белгән кеше кебек капкадан кереп китте
Ишегалдында биш-алты тавыгын иярткән әтәч җим эзләп йөри иде Алар шөгыльләреннән туктап, тагын кем комачаулый, дигәндәй башларын күтәреп, муеннарын тырпайтып елт-елт карагандай иттеләр Җил-җил атлап килгән .ынчурин йорт эченә кереп югалды
— Әй. иптәшләр.— диде ул капкадан чыга-чыгышка кычкырып — Картыбыз соңгы минутларын кичерә бугай Әйдәгез тизрәк скорый чакыртыйк. Югыйсә картның тыны-тавышы юк. Нибары бер тапкыр сыңар күзен ачып карады.
Баярак менгәч тә. картны күреп төшкән егет
— Алай ук түгел иде бит әле —димәкче иде дә. .ынчуринның нәфрәтле карашына төртелеп, әйтергә җыенган сүзләрен бугазында ук буып калдырырга мәҗбүр булды
Инде нишләргә, бу агайны нишләтергә’» — дигән сорауны хәл итәр өчен трест. Көмеш Алан, ^үбәньяр районы җитәкчесе, хәтта төзелешкә килгән берләшмә башлыгы — Бабакай үзе дә килде Агайны оясыннан алып төшү үзе бер проблемага әверелде Шулай да җаен таптылар, булачак реактор чокыры янына тезелгән Волга»- ларның берсенә утырдылар да. тиз генә Ширәмәткә барып, янгын сүндерүчеләрнең кызыл машинасын алып килделәр. Анда эшләүче егетләргә ни тора ул кызыл машинадан алагаем баскычны сузды- лар-суздылар да. реактор чокыры кырыендагы җимерелгән зират, анда күренеп торган кеше сөякләре өстеннән узып, баскыч очын агай өенең ачылмалы тәрәзәсе төбенә терәделәр, һәм шушы баскычтан (хөрмәтле һөнәр ияләре, зинһар гафу итсеннәр, башка чагыштыру таба алмадым) пальма башындагы «оя»га җитез маймыллар сыман үрмәләшеп менеп тә киттеләр Аннары алар хәлсез-хәрәкәт- сез агайны әле генә үзләре менгән баскыч өстенә юрганы-ние белән җайлап-беркетеп тә куйдылар Баскыч үзеннән-үзе тагын кызыл машина эченә кереп югала башлады Шулай итеп, агай сират күперен кичте Аста ашыгыч ярдәм машинасы күптән көтеп тора иде инде Ак халатлы фәрештәләр чыгып, агай янына ашыктылар Алар- ның өлкәне баскычта яткан килеш үк агайның беләгеннән тотып карады Беравык шулай матавыклангач, ачуыннан булса кирәк.. уң кулын күтәреп кылыч белән чапкан хәрәкәт ясады һәм кызыл хачлы машинасы янына Чигенде ,
Бу хәлне күзәтеп торган төзүчеләр, алар арасында Фидаяров егетләре дә бар иде. шаулашып куйдылар Кемнеңдер: < Бөркет үз оясында үлә дигәне ишетелеп китте
Ул арада ашыгыч ярдәм машинасы. утрау» тирәсеннән элмәк ясап борылды да. җир өстенә алып менә торган юлдан үрмәләде
— Менә сиңа мә!—диде Остап Безбожный үзенең сары мыекларын селкетеп.— Бөтенләй үк үлгәнме соң әллә ул агай?
Арадан берсе көлеп
— Юк. нишләп бөтенләй булсын, яртылаш кына үлгән.— диде.
Шундук аңа каршы төштеләр
— Алай димә, бу агай бөтен уңайлыклары булган фатирга кызыгып. нигезен авылдашлары кебек җиңел генә ташлап китсә, аңа мондый ук тантаналы үлем килер идеме’’ Әнә кара, ничәмә-ничә Волга» гына басып тора
Агайның тискәрелеге аркасында реактор чокыры уртасында хасил булган утрау тирәсенә филсыман скреперлар тезелеп баскан. Алар артына, үткер теш-пычакларына таянып, бульдозерлар тезел- 130
гән Чокыр тирәнлегеннән ясалган әйләнмәле юлда казылган җирне чыгаручы МАЗ лар ■■ Беларусь*лар. «КрАЗ лар алар янында җыйнак. җитез, көяз КамАЗ--лар белән .атр-лар туктаган иде
Агайны алып китүче ашыгыч ярдәм машинасы утрау* тирәли әйләнеп узган чакта әлеге машиналарның барысы берьюлы клаксоннарына бастылар .әрле көрлектәге тавышлар бергә кушылудан тулы бер оркестр авазлары хасил булды
Бу күренешне язып та. сөйләп тә бирерлек түгел аны бары тик g шушында торып күрергә, ничәмә-ничә төрле тавыш хасил иткән 2 оркестрның үзәк өзгеч бердәм авазын үз колакларың белән ишетергә ♦ кирәк иде. Бары тик шул чагында гына әлеге күренешнең көчен. “ дөньяның фанилыгын, тормышның төрлелеген, фаҗига-шатлык- = ларын аек акыл белән чамалап була, әмма ләкин кешеләрнең үз ” куллары белән җир өстенә үлем чыганагы коруларын, кыямәткә тик п һәлакәт әзерләүләрен әлегә берәү дә әйтеп бирә алмый иде
Фидаяров та бу күренештән тетрәнеп куйды, аның күңелен БАМ < якларында яшәгәндә һәм хөкем эскәмиясенә басар алдыннан кичер- u гән көннәрендәге сыман авыр уйлар биләп алды
• Әйе. Җирдәге халыкларның алга таба хәрәкәтен берәү дә туктатып тора алмый.— дип уйлады ул котельный төзелә торган мәйданга таба атлый-атлый. — Җирдәге байлык-чыганаклар да чиксез түгел. Аларны һәрвакыт тулыландырырга, ниндидер чыганакларны эзләп табарга туры килә. Бигрәк тә энергетика чыганакларын Ләкин тарих, чал тарих ата-бабаларыбыз нигезен туздырган, бәлки, киләчәк буыннарга һәлакәт әзерләп калдыруыбыз өчен безне аклармы’ ?еакторның нигез чокыры казый торган җирдә катлам-катлам булып тарих ята. Әнә кызыл, саргылт комлы, төсле-төсле булып берсе өстенә берсе яткан катламнарда тарих үзе язып калдырган язмаларны* укырга мөмкин Гел аңлый белгән кешегә мөгаен, әллә нинди серләр сөйлидер алар Әмма әлегә безне, ерактагы заман серләрен аңлый белмәгән кешеләрне, шушы катламнар уйландырмый Алга таба барганда һәрвакыт аяусыз булырга, тарих чытырманлы-гын ерып барырга туры килә Без ул каршылыкларны лаеклы төстә уза алабызмы соң? Без. кешеләр, ялгышмыйбызмы'’ Максатка ирешүдә без Җир шары дигән изге анабызга хилафлык кылмыйбызмы'* Максатка ирешүдә без бик күп алымнарны беләбез Алар күбесе, кызганычка каршы, кеше затының җирдә исән-имин яшәвенә комачаулый. Хәер, ул зат бит үзе үк аны вата-җимерә. сулар һавасын, эчәр суын бетерә Ләкин Җир ананың көче, чыганаклары чиксез түгел Алар, иртәме-соңмы, бетәчәк .арих һәм Җир. Яшәештәге бурычны аңлау һәм шуңа тугрылык кына Адбм балаларын киләчәккә таба алып барачак
...Хәтерендә ял көне иде Хатыны Нәркизә Зөлфияләргә барып көн уздырып кайтам әле»,—дип кунакка җыена башлады Искәндәр аңа «Әле теге атнада гына булдың бит. бергә-бергә ял итик бүген Мондый мәшәкатьсез көннәрем сирәк ләбаса-.—дип караса да. Нәркизә җыенуын белде Әллә соң машина чакырыйммы тизрәк йөрер идең’-—дип кайгыртты Искәндәр Ләкин Нәркизә аның бу сүзләреннән сискәнебрәк Юк. юк. Искәндәр, кирәкми миңа машина Нигә эш машинасын тоткарларга—дип кире какты Искәндәр шушы җаваптан соң сагаебрак калды теге кара «Волга* исенә төште
иәркизә чыгып киткәч. Искәндәр кызы Нәзирәнең (ул инде техникумның беренче курсын тәмамлап килә иде) магнитофонын җи
бәреп, җыр-музыка тыңларга тырышып карады ләкин андагы чит ил музыкасы аның күңел кылларын тибрәтә алмады. Әлеге шомлы фикер аңа тынычланырга ирек бирмичә, чүпрә салган камыр шикелле күперүен белә иде
Ниһаять. Искәндәр хатыны Нәркизенең кая китүен тикшереп карарга кирәк дигән фикергә килде Ул моны ничек эшләргә икәң- леген белми иде Кешегә әйтсәң, идарәдә андый эшнең осталары юк түгелдер Ләкин мондый йомышны кешегә тапшырып булмый Бу калада иң зур оешма — төзелеш идарәсе җитәкчесе артык күренекле урын тота Аның һәр сүзен тулы бер җөмлә, ә җөмләсен мавыктыргыч повесть итеп кабул итүләре бик ихтимал
Шушы уйлар белән Искәндәр Жигули^ен гараждан чыгарды Үзен йөртүче шофер машинаны карап, кирәк чагында юлга чыгып китәрдәй итеп тота иде Нәхмәт аңа Жигулиның тигез генә гүләп эшли башлавы Искәндәрнең күңелен күтәреп җибәрде.
Озак та үтми. Искәндәр Зөлфияләргә (11әркизәнең университетта бергә укыган дусты) барып та җитте Аны-моны уйлап тормыйча кыңгырау төймәсенә басты Эчке яктан аяк тавышы ишетелде һәм ишек ачылып та китте Зөлфиянең ире—инженер-физик, кулына ниндидер журнал тоткан килеш, күзлеген сала-сала ишек төбендәге Искәндәргә күтәрелеп карады Аларның сирәк булса да күрешкәннәре бар иде .аныды
— Рәхим итегез. Искәндәр Гәрәевич. керегез.
Искәндәр, тамак төбендәге төернең кинәт югалуын тоеп, тагын да күтәренкерәк кәеф белән эчкә атлады Ул шушы бүлмәдә үзен борчыган, җанына шом салган нәрсәдән арынырмын. Нәркизәне күрермен дә Өйдә генә утыра алмадым, гафу ит. синең янга килдем менә*.— дип әйтергә уйлаган иде.
Зал бүлмәсенә үттеләр. Хәл-әхвәл сораштылар Ләкин кухня ягыннан да. теге яктагы бүлмәдән дә тавыш-тын ишетелмәде Хатыннар үзләре дә күренмәде
Шулай да Искәндәр килеп керүгә Хатының кайда’-—дип сорарга кыймады Хәер озакламый Зөлфиянең ире
— .хәрсә соң. әллә хатыннар үз мәҗлесләрен оештырып, сезне дә куып чыгардылармы. Искәндәр Гәрәевич?— диде өстәлдәге икенче күзлеккә үрелеп — Зөлфия сезгә китте бит
Бая югалган төер яңадан Искәндәрнең бугазына кайтып утырды. авырттыра ук башлады. Ул:
— Әә-әй-йе шу-ул,— диде, бераз тотлыгыбрак. — Бер җир селкетеп утырышып алыйк әле. дип җыела калдылар Ничек, ничек котылырга бу хәлдән’’! Шулвакыт аның күзләре телефонга төште
— Рөхсәтме’ Идарәгә шалтыратасы бар иде’
— Рәхим итегез. Искәндәр Гәрәевич.— диде Зөлфиянең ире.— Мин хәзер, кофе әзерлим
Искәндәр телефонга үрелде. Үзенең эш телефонын җыя башлады Әлбәттә, берәү дә җавап бирмәде Әмма Искәндәрнең уенда гөнаһсыз хәйлә әзер иде инде
Шәһәр үзәгеннән чыгып, тигез асфальт юлдан биш-алты километр үтүгә Искәндәрнең куллары аяклары һәм бөтен гәүдәсе машина гүләвенә, аның хәрәкәтләренә кушылды. Ул башта җитмеш, аннары туксан һәм йөз километр тизлек белән җилдерергә кереште.
Алда, .ашлы елгасының борылып-борылып аккан бер төшендә гүзәл оазис, ә ул оазис эчендә Карамусаев агайның дачасы иде ни хикмәт, моңарчы Искәндәр Фидаяров бу якка таба борылып караганы. күз төшереп алганы да юк иде Дөрес, сөйләгәннәрен. Карамусаев агай дачасының ниндилеген. аны кемнәр төзегәнне, аңа күпме затлы материаллар киткәнен ишеткәне бар иде төзүче Фидая- ровның. бар иде 132
Яшеллеккә җитеп бераз баргач та Фидаяров баярак кына булган алдашудан күңеле җилкенүне бераз басу нияте белән, юлдан чит- кәрәк төште һәм үзенә ошаган урынны табып, машинасын туктатты да ял итеп алырга булды Әгәр дә ул үз юлыннан икенче тапкыр читкә борылмаган булса икән' Искәндәр шушы оазисны күрмәгән һәм бераз алгарак баргач «кирпеч» билгесен күреп, аннары тагын милиция постына юлыккан булыр иде Ә болай ул аны күрмәде, юлыкмады, урап узды.
Аһ! Очраклылык, очраклылык бу! юрмышта мондый тоташтан килгән очраклылык хәлләре булмый, ялганлама, чынбарлыкка хилафлык кылма. Автор, диярсең бәлки син хөрмәтле укучым Кызганычка каршы, тормышның тоташ очраклылыктан гыйбарәт булган өлеше дә чынбарлык икән Шулай икән Әгәр дә мәгәр мин ул Чынбарлыкка хилафлык кылырга уйласам Искәндәр Фидаяров дигән бу кешене яңа сынауларга ташлар, һәм. иң мөһиме, шушы оазиста очрашудан соң. белә торып, мин аның тормышын, тормыштагы юлын, ниһаять, аның язмышын пыран-заран китерер идемме дә. бары тик үзенең сәләте, максатка омтылучанлыгы һәм тырышлыгы белән ирешкән биеклегеннән тормышның төбенә төшереп җибәрер һәм аны «беткән кеше-гә әверелдерер идеммени’!
Кинәт тирә-юньне яңгыратып көлү тавышы ишетелде Агачлар арасыннан яңгырап торган көлү тавышы тынарга өлгермәде, әлеге тавышның хуҗасы да килеп чыкты Искәндәр сәер бер сизгерлек белән чинар агачына сыенып өлгерде Югыйсә, табигатьнең гүзәллегеннән атылып чыккан шәрә йәркизәнең үзенә бәрелүеннән котыла алмаган булыр иде Әйе. нәркизә. шундый таныш һәм шундый якын Нәркизә нибары ике-өч адым читтәнрәк узып китте Искән җил кебек узды да китте Кая инде ул үзенең зур корсагын көчкә күтәргән Карамусаев агайга аның артыннан куып җитү’ Кая инде ул аңа өлгерлек9 Ул алга таба йөгерә алмыйча еш-еш сулаган хәлдә Искәндәр яшеренеп торган агач янына килеп басты һәм үзенең кысык күзләрен аңа төбәде
— Кем бу9 Әһә. синме9 Сиңа монда ни кирәк9 »_ин монда ничек кердең?— диде. Искәндәрдән ким аптырамаган Карамусаев .— еин. кабахәт җан. минем артымнан күзәтеп йөрисеңме әле9 ^ин Син шакал баласы Мин мин бит сине шушы фәрештә баласына ия булуың өчен урыннан урынга күтәрдем Башта участок начальнигы. аннары баш инженер Инде үзеңә дә шундый мөмкинлекләр тудырдым Рәхәтен күрә белмисең икән үзеңә үпкәлә Шакал — Диде
Искәндәр агачка сыенган җиреннән чыгып баскан иде инде. Ул. ике араны атлап узды да. Карамусаевның тагын нидер әйтергә теләп ачыла башлаган ияк астына ярыйсы ук саллы йодрыгын сылады Бу хәрәкәттән Карамусаевның тешләре шыгыр-шыгыр итеп алды һәм гәүдәсе артка таба авышырга кереште Искәндәр тагын бер адым атлады һәм бу юлы инде сул ботинкасын ■ шакал сүзе белән авыз чайкап торучы шакалның, кешегә күрсәтергә ярамый торган йомшак җиренә юнәлтте Карамусаев күкрәгенә озын пычак кадалган чучка сыман чинап-акырып җибәрде, җирдә яткан килеш «каравыл» кычкырырга кереште
Аның ачы тавышын ишетеп, агачлар арасыннан яшь бия шикелле уйнаклап Нәркизә килеп чыкты
Искәндәр аны да. үзе янына ук килеп туктаган Зөлфияне һәм аның кадерлесен дә күрмәде Күзләре күрерлек хәлдә түгел иде аның Ул тизрәк машинасына таба атлады
— Искәндәр абый. Искәндәр абый'— дип кычкырды вагон болдырына чыгып баскан Илдар Корбанов—Бүген безгә измә бирә-
чәкләр 1өнге сменага калырга кушалар. Нәрсә дип әйтим’
Искәндәр Фидаяров як-ягына каранды һәм үзенең егетләр арасында,— туң җир кантарларына абына-абына реактор булачак нигез чокыры ягыннан кайтучылар арасында икәнлеген күрде. Йөрәге күкрәк читлеген ватып чыгар хәлгә җиткән, үзе исә кимендә берничә чакрым йөгереп үткән кеше кебек еш-еш сулый иде ул.
— Хәзер! Хәзер барып җитәм Килә!—диген
4
Фирәзә инде эштән кайтып, тегесен-монысын карап, күптән түгел генә кулына төшкән Мастер и Маргарита ны укырга керешкән иде Йомшак кына зеңгелдәп телефон шалтырады
— Әйе. әйе.— диде Фирәзә.— Гынчурина тыңлый.
— Гафу ит. Фирәзә, борчырга туры килде Шәрифуллин бу
Фирәзә таныган иде инде трест башлыгының көнкүреш һәм кадрлар буенча урынбасарын, чөнки ул гына аңа шулай үз итеп эндәшә.
— Әйе. мин тыңлыйм. Шәфигулла абый.
— Эш чыгып тора бит әле. Фирәзә сеңелем.— диде Шәрифуллин Фирәзә аның тыйнак елмаюын күз алдына китерде Ул Шәри- фуллинның йомшак җәеп катыга утырта торган гадәтен бик яхшы белә иде
— Безгә аның чыгып тормаган чагы бармы соң"’—диде Фирәзә шаярып, сүзенең ике төрлерәк мәгънәдә булуын төшенеп, үзе дә елмаеп алды — .агын нишләргә иртәгә иртүк ярминкәгә китәргәме9
— Юк лааа. —дип сузды Шәрифуллин .— юк лааа. монда гына .үбән мәйданда бер бригада кала Аларга төне буе измә киләчәк икән Шуларны ашатырга куштылар. .— Фирәзәнең дәшмичә торуын киреләнүе дип уйлады булса кирәк — Йә, нишлибез инде Фирәзә сеңел9
— Кирәк булгач, барырбыз инде, тик хәзер кызлар кухняны җыештырып бетергәннәрдер инде, бер-ике сәгатьтән ярыймы соң9
— Ярый. ярый, анысына гына түзәр төзүчеләр. — Шәрифуллин- ның шатлыгы эченә сыймый иде Чөнки ул әле биш-алты ай элек кенә колхоз председателе булган һәм анда төрле эшләргә, бигрәк тә сыер савуга кеше эзләп, аларның карышуына шулхәтле күнегеп беткән ки. биредә, трест управляющие урынбасары булгач та Шуядагычарак эшләвен дәвам итә иде — Машина ашханә алдына килеп баскан булыр. Фирәзә сеңелем
Фирәзә трубканы куйды, шундук яңадан күтәрде һәм ашханәгә шалтыратырга кереште, Jрубканы озак кына алмыйча тордылар, бераздан гына таныш тавыш ишетелде:
— Әйе. ашханә тыңлый.
— Наденька, китмәдегезме әле9 Китмәгез, җаным, хәзер үк унсигез кешегә второй әзерләргә керешегез, салат ясагыз Мин озакламый барып җитәрмен, яме9— диде
Наденька, һәрвакыттагыча. канәгать түгел иде. Ул трубканы куймас борын ук Мин дежурда чакта шулай инде, көн юк. төн юк .— дип .чытырдый башлады Ләкин Фирәзә игътибар биреп тормады. чөнки ул Надегкда Фролованың туктаусыз шулай мытырдап йөрүен, үзе исә бөтен эшне башкалардан күп мәртәбә җиренә җиткеребрәк башкаруын белә иде
Фирәзә халатын салып өс-башын алыштырды, җылы свитер киде дә -Гадәттә, мондый очракта теләсә нинди машина җибәрә торган иде Шәрифуллин бүген дә ачык машина булмагае-.— дип уйлады
Декабрь үзенекен итә. тышта чатнама суык Яңа салынган йортлар арасындагы сукмаклар сузылып-каралып яталар Мондагылар колеп Көмеш Алан дигән булачак кала урамнарына да Кыш бабай асфальт түшәде Хәзер әнә теләсә кайдан йөрергә мөмкин-.— Дип куаналар Чөнки яз. яңгырлы җәй һәм көзге пычракларда резин итекләр белән йөри-йөри арыган аякларга туң җирдән баруы бик * рәхәт иде. ?
Фирәзә биредәге башлангыч чор хәлләрен күрмәде. Ул килгән- | дә инде берничә вагонны бергә кушып-кушып ясалган ашханә төн- з нәрнең берендә янып киткән һәм аның урынына, бөтен эшне ташлап. ♦ хәзерге ашханәне өлгертеп куйганнар иде х
Наденьканың мыгырдавы, чынлап та. гел бушка булган чөнки Г' ул Фирәзә апасы әйткән минуттан ук эшкә керешкән һәм плитәсен „ кабызып, кастрюльләрен куеп җибәргән, хәзер исә аның ак беләк- = ләре ялт-йолт итеп кенә йөри, бармаклары арасыннан туралган кы- < зыл чөгендер кисәкләре очып-очып чыга иде
— Әзерләвен әзерлим. Фирәзә апа.— дип каршы алды ул мөдирне,— ну Гүбән мәйданга ни за что бармыйм, яме. Фирәзә апа Әнә Гөлниса барсын, яме Минем әле күрешергә барасым бар Бу кухняда ятып кияүгә чыкмыйча калыр хәлем юк
Наденька күзләрен йомрыландырып, авызын җыя алмыйча елмаеп Фирәзәгә карады Аның карашы шул хәтле мөлаем, шул хәтле үтенүчән иде ки. Фирәзә ирексездән
— Ярый. ярый, алай бик күрешәсең килгәч, үзем барырмын инде алайса.— дип вәгъдә итте.
Шуны гына көткән хәйләкәр Наденька бер кулына бала башы хәтле кызыл чөгендер, икенчесенә пычак тоткан килеш Фирәзә янына атылып килде дә: - Нәхмәт. Фирәзә апа — дип аның бит алмасыннан чуп иттереп үбеп алды Фирәзә аңа
— Ярый. ярый, эшеңне бел. влюбленная.—диде шелтәләбрәк 1ик аның тавышында ул шелтәнең әсәре дә юк иде. Ул шушы кызыйның бәхетенә, әле Фирәзә башында йөргән уйларның эзе дә юклыгына көнләшеп куйды — Ярый. ярый, куштанланма
Шул ук мизгелдә Фирәзәнең йөрәге кысылып куйды ул үзенең өзгәләнүләрен исенә төшерде Элек. Искәндәрне күргәнгә хәтле дә шулай өзгәләнгән вакытларым була иде. - дип уйлап алды ул — Ләкин болай озак һәм тетрәндергеч- хәлгә төшкәнем юк иде әле Аның безнең булачак шәһәребезгә килеп чыгуы бер генә дә яхшыга түгел инде Дөрес, минем гынчуринга карашым-мөнәсабәтемне ул килеп кенә үзгәртмәде, без элек тә шулай этле-мәчеле идек Әмма хәзер мин үземнең теге вакытта нинди хыянәт кылуымны аңлыйм, вәгъдәләшкән, әйдә. Фирәзә- дип миннән башка яшәүне күз алдына да китермәгән кешегә хыянәт кылуымны, баласын карында килеш үтергәнемне аңлыйм Хәзер ул эшне бары тик шундый сүз белән генә аңлатып була Үземне ана булу бәхетеннән мәхрүм итү генә җитмәгән. Искәндәрнең тормышын да боздым Ул бит мин китергән кайгыларны, минем кылануларымны күтәрә алмыйча институттан чыгып, армиягә китеп барды Мин инде аны онытканмын, болай гына, яшьлегемнең беренче мәхәббәте булганы өчен генә искә төшергалим. дип уйлап йөргән идем Юк. һич кенә дә алай булмаган икән шул »
Озакламый кухня ишеге төбенә машина килеп туктады
1'ермосларны машинага төяп, шофер янына менеп утыргач та Фирәзә каушавын, эченә салкын йөгерә башлавын тойды Бик сирәк була торган хәл иде бу Бары тик бер тапкыр теге вакытта райүзәктән кайтканда җиләкле аланында туктагач кына булган иде Фирәзә белән мондый хәл.
— Туктале тукта, энекәш.— диде ул шоферга — Булмый болай. мин үзебезнең савыт-сабалар янына күчеп утырыйм әле Анда синең түзәрлектер бит...
Шофер машинасын яманлабрак телгә алгангамы
— Нишләп. Фирәзә апа. минем машинаның вахта йөртер өчен махсус кузовлы икәнлеген белмисеңмени"’ Аның менә дигән миче дә бар әле хәтта.— диде үпкәләбрәк
— Бигрәкләр дә шәп Күчим әле шунда
Ул үзенең бөтен тәне белән калтырана башлавын күрсәтмәскә тырыша иде Нәрсәгә булыр соң бу, нигә болай дулкынланам соң әле мин1— Шушы уй яктырып узар-узмас. Фирәзә җавабын да эзләп таба язды — Кем бригадасы икәнлеген сорарга башым җитмәде бит. әй' Кемнеке икән1 •
Төзелеш мәйданында эшнең кызган чагы иде Бер атна буе күренмәгән измәне бер төн эчендә китерергә исәплиләр бугай Егетләр баштагы машинаны бушатып, кирәк измәне тиешле җиргә күчереп салдылар гына, икенчесе, аның артыннан ук өченчесе һәм дүртенчесе килде Шулай итеп, төзүчеләр декабрь салкынының барлыгын онытып, бушлатларын салып ташларга мәҗбүр булдылар Ә машиналарның туктыйсы күренми, киресенчә, берсе килеп бүксә-сенә тутырган измәне бушатырга өлгерми, икенчесе күренә. Арадан кемнеңдер
— Безне болай бимазаламасалар ярамыймы соң. бригадир9 пигә эшне һаман да шулай бабайларча башкарырга9 Нигә бернинди механизация юк соң бездә9 Моны үзебез күтәрмәсәк. берәү дә китереп бирмәс Монда ярый ла түзәрбез Ә реактор оясына бетон сала башлагач нишләрбез9—дип сукранганы ишетелде.
— Ну акыллы да баш соң инде син,— дип җавап бирде аңа Илдар Корбанов.— ну акыллы да баш Неужели атом реакторы булачак ояга измә-бетонны шулай кул белән салдырырлар9 Сиңа бераз гына башыңны уйлатып карарга да ярыйдыр бит. Неволь?
— Уйларсың монда1 Бригадирыгыз ни дә. үзегезне әйтер идем.. Тегендә ташланасыз, монда килеп тотынасыз Юк бер төштә генә утыру. Начальство белер иде әле. кирәк булса күчерер иде
— Ярый. ярый, без сине чакырып китермәдек, үзең килдең...
Бу күптән түгел генә бригадага килеп кушылган Неволь Вәли- евнең авырткан җире иде
— Син. Илдар, билдән түбәнрәк сукма яме!
— Үзең бит.
Искәндәр егетләрнең эш арасында шулай әйткәләшүләрен тың- лый-тыңлый көрәген измәгә батыра, сабыннан тотып селкетеп ти- рәнгәрәк кертә һәм күнегелгән хәрәкәт белән күтәреп ала да. бераз гына арткарак селтәнеп, носилка-савытка томыра Баштагы мәлне егетләр аңа карап соклана һәм • Кайчан гына өйрәндең соң син моңа Искәндәр абый?*—дип сорыйлар иде. Аннары, аның элек төзүче бригадир булып эшләвен белгәч, сорашудан туктадылар
Револь Вәлиевнең кадрлар бүлегеннән эшкә алуны үтенеп килгән көнен Искәндәр яхшы хәтерли. Унбиш-егерме көн элек булды бу Ноябрь ахырлары иде. инде ярыйсы гына салкынайтуга карамастан. төзелеш мәйданы янындагы вагон алдына җиңел кроссовка, джинсы чалбар һәм малайлар өстеннән алып кигәндәй кечкенә, биленә дә төшеп җитмәс кыска куртка кигән егет килеп туктады Мондый очракта төзүче егетләрнең язылмаган бер кагыйдәсе бар: килгән кешене күрмәмешкә салышалар, әмма аның һәр хәрәкәтен күзәтеп торалар Бу юлы да шулай булды Заманча киенгән әлеге егет кемгә барып сүз кушарга белмичә биеп" тора башлады Салкын дигән нәрсә бит ул сиңа яраткан апаң түгел, бер керә башласа, тун- 136
лы-бушлатлының да әллә кай җирләренә керер юл таба
Ниһаять. Искәндәр эшен куеп аның янына атлады
— Кем кирәк сиңа егет9—диде
— Фидаяров кирәк, бригадир кирәк иде.— диде ул
— Мин булам ни йомыш9
А эти егет кечкенә курткасының кай төшеннәндер алып, кәгазь кисәге сузды Камышева җибәргән иде аны
— Ярый, көтеп тор бераз АӨШКӘ туктаган арада егетләр белән сөйләшеп карарбыз. Алырлармы-юкмы9
— Ничек9 Сез бригадир түгелмени9
— Бездә бригадир түгел, бригада хәл итә мондый мәсьәләне
— А-а-а
Аннары, бригада төшкә туктагач, аңа «1гинди эштә эшләдең соң9*—дип сорау бирделәр Егетнең авыр эштә эшләмәгәнлеге киеменнән. үз-үзен тотышыннан гына түгел, кызларныкыдай җыйнак кулыннан ук күренеп тора иде
— Ресторанда официант булып — диде ул
Аның бу җавабыннан егетләр беравык телсез калып тордылар һәм барысы берьюлы көлеп җибәрделәр
— Во-о. дает1 Ә нишләп, нишләп соң әле син андый җылы урынны ташларга булдың9
Егет дәшмәде.
— Әйтергә теләмисең икән, иреклегә — ирек Кайтасың да китәсең Бездә андый серләрне яшерү тыела
— А-а-алимэ-э-энт .— дип сузды яңа килүче
Инде бригада төзүчеләре аның хәлен аңлап
— А-а-а —диделәр
Шулай да Искәндәр абыйларына кырын-кырын карап куйдылар
• шул чебешне алабызмы9» янәсе
Бригадир исә егетне күзәтеп торган җиреннән
— Бездә бит. туганым, күрәсең нинди эш Бери больше — кидай дальше... Аннары эш тә тәлинкә-поднос күтәреп йөрү ише түгел
— Бел-ә-әм.— диде егет.— 1ик минем төзелештә чыныгасым килә Миңа бер кеше шулай киңәш итте ;өзелеш кенә сине кеше ясар диде
Аөзүчеләр тагын көлеп җибәрделәр, ләкин бу юлы инде аларның көлүендә үз итү бар иде
Эшли башлавын башлады Револь дигән сәер исемле егет ләкин аңа тиз генә «кеше- булулары кыен, бик кыен иде Чөнки аның авыр эшкә, кыенлыкка күнекмәгән тәне бик сыек, шуңа күрә иптәше бер алганны аңа өч тапкырдан каерырга туры килә Әнә хәзер дә аның түземлеге, тәнендәге көче чамалы гына калды бугай, ул инде туктарга, ял итеп алырга җай эзли
Ничего.— дип уйлап алды Искәндәр. — теге кеше сиңа бик дөрес әйткән түземлегең җитсә, бу төзелеш сине чынлап та кеше итәчәк-
1ик ул уй-фикерен очлап бетерә алмады Неволь кычкырып җибәрде, күрәсең юкка гына ресторанда эшләмәгәндер
— Искәндәр абы Искәндәр абы Ашарга китерделәр
Искәндәр вагон ягына борылып карауга, сискәнеп китте Чөнки Термослар бушатып торучы шофер янындагы хатын-кызның хәрәкәтләре. гәүдәсенең тотышы һәм тагын ниндидер сизелер-сизелмәс чалымнары аңа таныш бик тә таныш иде
Ахыры киләсе санда

Реклама