Логотип Казан Утлары
Публицистика

АКЛАНМАГАН ӨМЕТ


Бу хәлләргә инде ярты гасыр вакыт үтеп китте. Сугыш башланыр алдыннан гына Шөгергә әллә нинди ят кешеләр килеп төшкән иде Аларның маши* налары, тау-тау тимер-томырлары безнең ише малай-шалайларны гына түгел, олыларны да шаккатырды Утын ягып эшли торган тракторлары, иләмсез зур һәм юлда гел ватылып, туктап ята торган автомашиналары, аларыннан да искитмәлесе — тимерне эретеп ябыштыра һәм без — -тишек борыннарны» сукырайта торган җайланмалары һәм тагы әллә ниткән әкәмәтләре бар иде аларның. -Нефте- разведчиклар- дигән бу кешеләргә өлкәннәрнең дә исе китүен әйт әле син! Аларның күбесе бит инде автомобиль генә түгел, чын паровоз күргән, кайберәүләре исә -кәҗә тракторы-нда, хәтта НАТИда, -Коммунар» комбайннарында эшләп тә караган. Алай да хәйран калды бит авыл халкы. Кич җитеп, ир-ат халкы берәрсенең капка те- бендәге бүрәнәләр өстенә җыелдымы — телләрендә бер генә сүз -Нефть чыкса-а!»,— дип, авыз суларын корыталар
Нефть эзләүчеләрнең килүенә ай да үтмәде. Яңа Шөгер артындагы ямь-яшел чирәмлек тапталып-изелеп бетте. МТС тавындагы хәтфәдәй матур урынны вәйран иттеләр Авылны һәрьяклап чолгап алган чишмәләрнең берәрсе янына суга дип килсәләр, артларыннан бөтен тирә-юньгә керосин исе. мазут тәме сеңеп кала Төтенгә уралып йөри торган тракторлары исә авылның бөтен урамнарын изеп ташлады. Өлкәннәр исә һаман шуларны сөйләпме сөйлиләр Тапканнар кызыгыр нәрсә*
Юк. бернигә дә кызыкмаганнар икән агайлар, алар бары өметләнгәннәр Тын бер татар авылына куәтле промышленность, предприятиесе килеп урнашу безнең гел бертөрле дәвам итеп яткан ярлы тормышны үзгәртеп җибәрер, моңа кадәр колакка чалы- нып-чалынып киткән электр, газ лар. тигез юллар авылга да килеп җитәр, нефтьчеләр көнебезне яктыртыр, дип өметләнгәннәр икән алар
һәм. әйтергә кирәк, бу өмет бер дә нигезсез булмаган Шөгер авылы тарихы өчен мондый хәлләр яңалык түгел һәм аларның элеккеләре халык өчен файдасыз калмаган Әйтик, әле 1870 елда ук монда Америка промышленнигы Шандор килеп чыккан Бу якларда гомер бакый саркып яткан дегет базлары исен иснәнеп, ул нефть коелары тишәргә һәм ансат кына баерга ниятләгән Нинди дә булса производство ачып җибәрү өчен беренче чиратта, әлбәттә, җир кирәк Авыл крестьяннары җәмгыяте белән ул азгын кәҗәләр йөрүдән башкага ярамаган текә тау битләре хакында сүз алып барган һәм аны 20 елга арендалауга ирешкән Ләкин бушка түгел, шушы ташландык җир өчен дә ул авыл халкының имана ясагын түләп торган.
Моннан 120 ел элек Шөгергә килеп кагылган промышленность шаукымы, ул җәелеп киткән тәкъдирдә, халыкка тагын ниләр биргән булыр иде икән — әйтүе кыен. Шандор нефть эзләүдә уңышсызлыкка очрый һәм бөлә Әмма борынгы дегет базлары булган шөгерлеләр әлеге Шандордан соң «Жандур тавы» дип аталып калган тауның игелеген тагы бер тапкыр күрә язып калалар әле, 1913 елда бирегә -Казан ОЙЛ филде лимитед ■ (-Казан нефть кыры») акционерлар компаниясе вәкилләре килеп чыга һәм авыл крестьяннары белән әлеге дә баягы -Жандур тавын, арендага алу хакында сүз кузгала Акционерлар килешүгә ирешә алганнармы-юкмы. ул хәтлесен белмим, кулымда бернинди документ та юк Мәгәр әле 70 елларда Галәлетдин бабай Насретдинов. -Тау өчен англиканнар йөз ел дәвамында безнең крестьяннар җәмгыятенең салымын түләп торырга булдылар»,— дип сөйли торган иде. Әгәр дә 1914 елгы Бөтендөнья сугышы башланып китмәсә, сүз дә юк. шөгерлеләр 'Жандур тавы-ның игелеген гасыр буе күрәселәр икән.
Шөгергә нефтьче-разведчиклар килеп төшкәннән бирле, авылда: -Шандор». • Англиканнар — дигән сүзләрнең бик еш кабатлануы да өметнең яңаруын аңлаткан икән Дөрес, болары Шандор яисә англичаннар кебек киңәшеп, җирне сорап тормадылар торуын килеп төштеләр дә дөбер-шатыр вата-җимерә башладылар Әмма җир бит инде ул авыл халкыныкы алганнар икән, ни белән булса да бәхилләтәчәкләр, димәк
Тора-бара әлеге өмет дигән нәрсә картлардан-яшьләргә, бала-чагаларга да күчте, авыл халкы бер ышаныч белән яши башлады Хәер, болаи гына дип әйтү һич дөрес булмас. әлеге өмет шаукымы акрынлап бөтен районга, аннан инде бөтен Бөгелмә төбәгенә. хәтта бөтен Татарстанга таралды һәм без барыбыз да озак еллар буе әнә шул чыкмаган кояшка кызынып яшәдек
Нефтьчеләрнең -күк капусы- ачылачагын ач-ялангач балалардан да ныграк өметләнеп көтүчеләр булмагандыр Өметсез — шайтан, дигәннәре хак икән Ниһаять, ул көн килде һәм без аларның игелеген күрә башладык. Минем шәхсән үзем өчен ул игелек әвәл -күктән төште Нефтеразведка конторасы янында уйнап йөргәндә, нигез буеннан кызыл сызыклар белән бүлгәләнгән һәм hsfp шакмакка айның көннәре сугылган кәгазь кисәге табып алдым Баксаң, нефтьчеләр ашханәсенә кереп ашау хокукы
Б
бире «орган карточка икон Тик әле анысы болаи дә бушка бирм и гер акча к ир ач Анысы ничек җайлангандыр — хәтерләмим, әмма беренче тапкыр ашханә дигән кысы- рык өйгә кереп казнаның кәбестә шулпасын чөмерүем гомергә истә калган
Янә дә килеп авылдан алты чакрымдагы Зеленая Роща дигән «социалистик шәһәрчек и г ә (ул Шөгердән дә кайтышрак бер поселок) азык-төлек кибете ачылды 1947 елда, карточка системасы бетерелгәч, бөтен тирә-як авылларының малайлары һәркөн таңнан торып, нефтьчеләр поселогына ипигә йөгерәбез Әниләр акча юнәтә алсалар калганы инде безгә чүп тә түгел, Алты чакрымны тәпиләп барасың да, көн буе чиратта торасың. Нефт ьчеләрдән арткан тәкъдирдә, безгә дә ипи зләккәли Кайчак хәтта шикәр, макарон ише ризыклар да кулга төшә Көнозын чиратта торып, буш кайткан чаклар да була. Алай да. акмаса да, тама. Кыскасы, рәхәтләнде авыл халкы нефтьчеләрнең бу игелегенә!
Мәгәр монысы баласы гына булган икән 1943 елның җәендә безнең Шәгердә Татарстанда беренче, промышленность нефте табылды. Мии ул көнне яхшы хәтерлим Нефтьчеләр зурлап бәйрәм ясадылар. Алар иртәдән машиналарга төялеп Каравыл тавындагы урманга киттеләр Анда ниләр булгандыр Әмма кичен ааыл тарихында беренче талкыр, урамнарда исерек хатын-кызлар күренде Ул чакта бу хәл авыл өчен бер табышмак-кәмит булса, еллар үткән саен, төбәктә исерек хатын-кызларның (ирләрне әйтәсе дә юк) күбәюе халкыбызның фаҗигасына әверелде Инде сүз әхлак турында бара икән, тагы бер нәрсәне әйтеп узмый булмый. Нефтьчеләр килгәнче безнең авыл халкы йозак дигән нәрсәне белми иде Берәү кая да булса китә икән ишеген таяк белән терәтеп куя да — вәссәлам Беренче йозак безгә шул нефтьчеләр белән бергә килде бугай.
Хәер, ул чакта боларны кем уйлаган?! Авыл кешеләренең башында бүтән уй иде үзебездә нефть чыккан икән, димәк, ул җирле халыкка да файда китерергә тиеш һәм күп тә үтмәде, җир маеның игелеген күрә башлады тирә-як кешеләре Әй рәхәтләндек соң «уф алла» арбаларының күчәрләрен майлап!
Алай да, нәфсе дигәнең хәтәр нәрсә бит ул — аз-маз тамдымы — аңа тагы да күбрәк кирәк. Авыл халкы да нефтьтән һәм нефтьчеләрдән күбрәген өмет итте вакыт лыча булса да. трактор бирмәсләрме, яңа алачыкны салырга булышмас пармы?' Клуб та ишелергә тора, район культура йорты да дуңгыз фермасы кебек, райондагы бердәнбер татар урта мәктәбе дә иске-москыдан кораштырылган. Сугыш туктауга, бөтен районның дүрт-биш ел буе укый алмый яткан бала-чагасы Шөгерие басып алды Нефтьчеләрнең үзләренең бала-чагалары бар — аларга да укырга кирәк. Укулар көндезләрен генә түгел, төннәрен дә бара. Электры булса, бер хол иде
һай, саный китсәң, халыкның өмет иткәне күп инде ул район китапханәсенә бина юк, китаплар битум заводының бәләкәй генә бер бинасына тутырылган, больница исә — әле утызынчы елларда ук шомартылмаган ташлардан салынган гараж сыман йортта Дәүләт банкы һәм почта да шул ук хәлдә. Барыннан битәр, район үзәгендә эчәргә су юк... Халык көтте. Авылда нефть хәтле нефть табылгач, шул иске-москы биналар урынына яңалары салыныр дип өметләнде. Әмма барысы да искечә кала бирде
Чү, тагы бер өмет чаткысы ялтырап алды—1950 елда район үзәгенә эшчеләр поселогы статусы бирелде Хәзер ул нефтьчеләр поселогы Димәк! Аһ өметләр янә акланмады. Яңа сайланган поселок Советы җитәкчеләре җил-яңгырдан ышыкланырлык бер агач бина укмаштырып керделәр до. шуның белән эш тәмамланды.
Инде авыл халкы гына түгел, район башлыклары да нефтьчеләргә өметләнүнең һавадагы торна икәненә инандылар Район культура көнкүреш биналарын үз кече белән әмәлли башлады. Башта әйбәт итеп агачтан буратып дәүләт банкы (анда нефтьчеләрнең миллионнары ачыла) һәм китапханә бинасы салынды Башкалар белән рәткә Шөгер нефтьчеләре дә җылы, якты бүлмәләрдә китап уку бәхетенә ирештеләр Сүз уңаемда шунысын да әитик поселоктагы китапханә әле бүген дә шул агач бинада халыкка җаи басты.
Болары, күрдегез, нефтьчеләр ярдәменнән башка эшләндх шулай ук бетен тебок халкының иң >УР өмете — юялло һем гаэ юллар кирәк Юл бит ул — кешеләрне олы день* белән бәил; Шегер — иң якын тимер юл станциясе булган Бөгелмәдән алтм, Ә юл дигәнең юн Дөрес Шегер халкы үзе әле утызынмы ел/м
- — ........ _... а... чигенә кллоо и
гына хезмәт итә.
Беренчеләре артыннан поселокта яңа биналарның башкалары күтәрелде Район пайчылары, тиенләп җыйган акчаларына, тау ташыннан (ярый әле бу якларда анысы бар!) ашханә салырга тотындылар Аның каравы, район халкы гына түгел, нефтьчеләр дә рәхәтләнделәр соң кайнар аш ашап! Аннан колхозчылар күмәкләшеп, ермагын кулдан казып, поселокка чишмә суы китерделәр Анысы нефть объектларына шул исәптән Шөгер нофть-битум заводы поселогына да бирелде һәм әлеге чишмә, нефтьчеләр аны харап иткәнче, поселок халкына бик яхшы хезмәт итте
Тора-бара Шәгердә яңа мәктәпләр дә. больница да салынды Болары нефть чыга башлаганга, утыз биш-кырык ел үткәч пәйда булды һәм алар колхозларның, җирле Советларның барлы юклы акчаларына тезелде Больница исә әле оченче ел гына сафка
Келәулегә дә юл сузып маташтылар. Тик монысы да ахырына җитмәде Хикмәт шунда ки. юлның нибары алты-җиде чакрымы гына безнең районга туры килә, калганы Куйбышев өлкәсенә карый. Анда яшәүчеләргә исә юл кирәкми бездә йомышлары юк диярлек, станция — үзләрендә
Әй. җәфаланды, әй җыкланды халык шул юлсызлыктан бит районга кайтасы товарлар башлап шул Келәүле станциясенә килеп тешә дәүләткә тапшырыласы ашлык та шул ук станциягә ташыла. Бу каһәрле арада күпме камыт баулары өзелгәндер дә. күпме тәгәрмәчләр изелгәндер?! Юлда үлеп калган атлар, адашкан, өшеп үлгән кеше-
Кыскасы, халыкның бөтен өмете нефтьчеләрдә иде Салсалар, алар салачаклар юлны. Үзләренә кирәкле тимер-томырны, азык-төлекне һәм башка нәрсәләрне дә шул станциядән ташыйлар лабаса! Хак. алар атлар белән чиләнми вагына-төягенә трактор куа Күр дә тор. машиналар белән ташуга күчәрләр Аның өчен исә юл кирәк
Шулай дип фараз кылды, шулай дип өметләнде халык. Нефтьчеләр исә төчкермәделәр дә, ичмасам, колхозчылар көрәк-тачка белән салган юлларны уда изеп-сытып бетерделәр дә, арырак, нефть күленең тирәнрәк җиренә күченделәр Дөрес, Шөгердә нефть чыгару беркайчан да тукталмады, тик шунысы гыйбрәтле, бу якларда калганнар хакында еллар буе уйлап караучы да булмады.
Ярый, калганы инде калган, алар авыллардагы юлсыэлыкка, хәерчелеккә күнегеп беткән Нефть шаукымы белән Лениногорск, Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә якларына чыгып киткәннәр дә күп бит. Берзаман шулар туган-үскән нигезләренә кайтып иөри башладылар 1959 елда, уйламаганда-нитмәгәндә, район үзәген Лениногорскига күчереп куйдылар — Казаннан килеп-китеп йөрүче түрәләргә ара якыная төште Тик күп кенә авыллар район үзәгеннән 100—120 чакрымда калды Монысына кемнең исе киткән?' Килмәсләр, йөрмәсләр, юк йомышны бар итеп Әмма нефтьтә һәм район учреждениеләрендә эшләүчеләрнең күбесенең гаиләсе, ата-анасы авылларда торып калды — кайтмый чараң юк Юл гына начар — “вездеход»лар да көч-хәл белән уза моннан. Халык исә йөри йөк машинасына утырып та, үзбушаткычларга төялеп тә, трактор арба-чаналарына асы-лынып та Әлеге каһәрле юлда батып ятуларның, туңу-күшегүләрнең, эт булып машина этүләрнең бәласен үзе газапланганнар гына белә
Дөнья алга барган саен, юлларда автобуслар артты. Әмма юл булмау сәбәпле, Шегер якларына йөрмәделәр алар Халык бик нык йөдәткәч, маршрутларга йөк таксилары чыкты. Шул ук йөк машинасы инде ул, тик өсте генә беркәүле дә. әрҗәсенең ике ягына ике эскәмия беркетелгән Үзе тәбәнәк, үзе караңгы. Урын ун-унбиш кешегә генә тия. калганнар, бөкрәйгән хәлдә, басып кайта Утыз-кырык чакрым җирне шул рәвешле үткәннән соң, кешеләрнең күбесе тәмам хәлсезләнә, аларны машинадан күтәреп төшерәләр иде
Шөгер юлларындагы бу газап чирек гасыр чамасы дәвам итте. Сиксәненме еллар башы иде бугай Тирә-юньгә элекке Шөгер районы колхозларындагы культуралы көтүлекләр буенча Бөтенсоюз семинары булачак икән дигән хәбәр таралды Семинарга ай-ай ярым вакыт калды дигәндә, әллә каян гына акча да. юл төзүчеләр дә табылды — Шөгергә кадәр асфальт юл салып куйдылар «Нефтьчеләр тотынса, булдыра инде алар».— дияр кайберәүләр Юк шул. әлеге юл колхозчыларның муеннары бурычка батып юнәткән акчалары исәбенә салынды. Хәзер аны карап-төзәтеп торучылар да шул ук колхозлар һәм район оешмалары. Нефтьчеләр исә биниһая зур машиналары белән аны изеп-таптап. авыз ерып йөри бирә
Иңде сүз бу хакта бара икән, тагы бер нәрсәне әйтми калдыру гөнаһ булыр Шөгердән алты чакрым ераклыкта гына атаклы Бәкер курорты бар Бу шифаханәгә култык таяклары белән килгән авырулар таякларын ташлап, савыгып кайтып китәләр Курортның алтмыш елга якын эшләү дәверендә кемнәр генә дәваланмаган монда? Шул исәптән нефтьчеләр дә Илленче-алтмышынчы елларда чабатадан кар сулары ерыл скважиналар бораулаган, җир мае чыгарып йөргән кешеләр ревматизмлы аякларын, радикулитлы билләрен нәкъ менә шушы курортта дәвалыйлар Нефтьчеләрдән ел саен йөзләрчә кеше сихәтләнә монда Шунысы аяныч, соңгы елларга хәтле әлеге данлыклы шифаханәгә юл булмады Дәваланырга дип ерак-ераклардан килүчеләр юлларда батып ятты, тездән саз ерып машиналар этте, туңып-күшегеп интекте Алар арасында «Татнефть • берләшмәсен, СССР нефть чыгару министрлыгын эттән алып эткә салучы нефтьчеләр бик күп иде Әмма аларның ачулы авазлары «Татнефть» берләшмәсенең түбәсе болытларга тигән бинасына барып җитмәде, Мәскәүдә исә бу хакта уйлап караучы да булмады Аптырагач, халык депутатларының Лениногорск район Советы, барлы-юклы бюджетыннан акча тотып, Бәкергә хәтле асфальт юл салдырды.
Шулай да әйтергә кирәк нефтьчеләр Әлмәт. Азнакай. Лениногорск якларында яхшы юллар булдырды Хәтта тәүлегенә нибары бер кеше эшкә килеп-китә орган су кудыру станцияләренә кадәр дә юл суздылар. Хәзер исә бу станцияләрнең барысы да диярлек автоматлар ярдәмендә эшли аларга атналар буе килүче-китүче юк Мәгәр юлларын карап-көиләп кенә тоталар Әйе, производство өчен кирәк булганда акчаны кызганмый -Татнефть., идарәсе. Ә менә турыдан-туры үзенә хаҗәте булмаганда
Нефть мәйданнарының нәкъ уртасында Зәй-Каратай дигән зур авыл бар Андагы халыкның 70-75 процент чамасы нефть объектларында эшли Менә шул авыл кырыеннан әле 1953 елда ук Лениногорскидан Әлмәткә уза торган олы юл салынган иде Авыл үзе әлеге юлдан, кырый йортларыннан исәпләгәндә, бер чакрымда үзәгеннән алганда, ике чакрымлап читтә калды Шул ике чакрымлы арага асфальт «җитмәде» Нефтьчеләр
еллар буе олы юлга кадер җәяү тәпиләделәр. Ниһаять, сиксәненче елларда мондагы «Уңыш» колхозы муеннан бурычка батып, авылга кадәр һәм берничә урамга асфальт түшәтте Шуннан соң гына нефтьчеләрнең вахта автобуслары авыл үзәгенә кадәр йөри башлады
Бу һич кенә дә очраклы мисал түгел. Калаларга, нефть промыселларына бара торган олы юллар буендагы Яңа Чыршылы, Алешкино. Иске Пнсмән. Юлтимер, Александровка, Восход, Керкәле Тукмагы (Лениногорский районы), Суркино. Тайсуган, Югары Мактама, Мәмәт. Чупай (Әлмәт районы) һәм башка дистәләрчә авыллар да нәкъ шундый хәл кичерде, бик күбесе исә бүген дә юлсызлыктан интегә Кыскасы, югарыда телгә алынган районнарда салынган меңнәрчә чакрым юллар һич кенә дә халык мәнфәгатен күздә тотып түгел, бәлки төбәктәге хәзинәне күпләп һәм тизрәк сыгып алу өчен салынды Авылларның иң зур күпчелеге исә әле һаман да юлсызлыктан изалана
Халыкның икенче иң зур өмете—газ, дигән идек Әлеге кыйммәтле чимал ун еллар буе бер файдасызга басу түрләрендә, бакча башларында гөрләп янып утырды һәм, әйтергә кирәк, хәзер дә яна Миңлебай газ эшкәртү заводында тәүлекләр буена һавага сөрем һәм корым атып утыручы факел гына да тулы бер районны утын ягудан коткарырга җитәр иде Кама аръягы халкының тулы бер буыны исә, әнә шул исрафка сыирый-сыкрый. инде дөньядан кичеп бара, авылларда әле һаман да газ юк Ул йөзләрчә авылларның бакча башларына салынган торбалар буенча әллә кайларга китә, Татарстан газына Европа илләре рәхәтләнә, үзебезнең халыкка — юк
Дөрес, сөйли-зарлана торгач кайбер авыллар бәхеткә иреште Ләкин ифрат кирәкле бу эш бик озакка сузылды Лениногорскига терәлеп торган Тимәш авылын гына алыйк Монда беренче тапкыр девон нефте бәреп чыкты, башка бер яңа исем (Ромашкино) белән ул республикадагы уникаль нефть чыганагы дип аталды Шунысы да бар, «Татнефть» берләшмәсендә күп еллар буе генераль директор булып торган Ә К Мехәммәт- җанов шушы авылда туып үсте Авылдашлары аны күп еллар буе төрле Советларга депутат итеп сайладылар, шуңа да авыл халкы Тимәшкә газ кертү мәсьәләсендә, башлап. аңа мөрәҗәгать итте Әмма шулай башланган эш тә дистәләрчә елларга сузылды, кайбер йортларга әле бүген дә газ кертелмәгән
Лениногорск районында газдан «авыз итүчеләрнең» икенчесе — Зәй-Каратай. Монда бу эш Тимәштәгедән дә озакка сузылды Монысы аңлашыла да. чөнки биредә колхоз бер үзе чиләнә.
Былтырлы-быеллы дигәндәй, райондагы Иске Шөгер һәм Керкәле авыллары да газга тиенә язды. Бу хакта мактанып язылган рапортлар газеталарда, авылның ун-унбиш йорты газ алуга ук, басылып чыкты. Әмма эшнең әле дә тәмамланганы юк
Ярый, алары инде менә бүген, менә иртәгә дигән өметтә яши. Нефть районнарында газның ни икәнен дә белмәгән авыллар йөзләрчә Бу уңайдан узган кыш РСФСР Югары Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтелгән иптәшләрнең Лениногорск районы сайлаучылары белән очрашулары искә төште Кандидатлар арасында байтагы нефтьче түрәләр иде. Җыелышта Бәкердән алып Германиягә кадәр җиңүле сугыш юлы узган, хөрмәтле хезмәт һәм партия ветераны Якуп ага Нигъмәтуллни җан ачысы белән
Бу инде кырык еллык омет өзелгән дигән сүз иде Хәер, өметнең акрынлап киселә баруы электән дә
челәр өчен өйләр салынмады Алар иорт-җирне үзләре җигештергеләр Нефть пред приятиеләре аларны төзү материаллары белән кинәндерделәр дип тә әйтеп булмый Кайсы ялынып-ялпарып, кайсы сорамыйча гына эләктереп, шифер, такта ише нәрсәләр нигездә, колхозчыларга дигән бүрәнәдән буралды аларга тиешле материаллардан җит- керелде Әмма тормыш бер өи белән генә бармый бит әле Ягулыгы, печәне-саламы һәм башкалары кирәк Чәй кайнату өчен кайтарыла торган газ балоннарыи гына алыйк Аларны авыл өчен, нигездә колхозлар үз машиналарында ташыйлар Үзләре алып
профсоюз оешмалары
һәм башка ризыклар юк АНЫСЫ исә колхозчыларның үзләренә дә җи булдыра ала. шулай таба Кайберсе урмаичыгх ■озда эшләргә мәҗбүр Колхоз эшен, катиәшс.
чыгыш ясады:
— Инде кырык ел авылларыбыз астыннан бихисап нефть һәм газ суыртыла,— диде ул, ачынып,— ә без әле һаман утын ягабыз, юлсызлыктан интегәбез Нефтьчеләргә кыен вакытта без аларга атлар белән ярдәм иттек, сафларына иң яхшы егетләребезне һәм кызларыбызны бирдек. Рәхмәт урынына исә чишмәләребез корыды, тозланды, басуларыбыз пычранып эштән чыкты, урман-әрәмәләр вәйран булды, елгаларыбызда балык түгел, бака да калмады, суларга һава юк Җитте, аларны сайламыйбыз!
Районның бөтен авылларыннан җыелган вәкилләр аның сүзен күтәреп алдылар
эшчеләрнең мәшәкатен колхозлар җилкәсеиә салганлыгы гадәти күренешкә әйләнде Азык-төлек ягы гына түгел, тормышның башка кирәк-ярагы да күп бит эле. Әйтик, клублар, мәктәпләр, медпунктлар, балалар бакчалары. Миллиардлар белән эш йөртүче нефть берләшмәбез авылларда культура-көнкүреш объектларын күпме салды икән?
Әгәр дә бу сорау нефтьче-җитәкчеләргә бирелсә җавап, әлбәттә, бер 'Ник булмасын?)»—диярләр һәм. билгеле, беренче чиратта, Тимәш. Түбән Мактама һәм тагы берничә авылны санал китәчәкләр Дәрес, кайбер авылларда (эшче поселогына әверелә башлаганнарында) нефтьчеләр салган культура-көнкүреш объектлары бар-барын. Ләкин алар, кагыйдә буларак, нефтьчеләр оешып яши торган төбәктә генә. Шул ук Тимәшне, яисә Түбән Мактамань) алыйк. Мондагы һәйбәт мәктәпкә барып җитү өчен укучылар кимендә өч-дүрт чакрым кэл үтәргә тиеш Фактта бу—күрше авыл мәктәбе. Шуннан инде сорау туа: әлеге авыл өчен файдамы бу, әллә зыянмы?
Фикерем ачыкланып җитсен өчен, тагы бер мисал китерәм. Узган кыш без Карабашка әдәби очрашуга бардык. Сүз татарча барганлыктан, кичәне оештыручылар, очрашу өчен, авыл клубын сайлаганнар. Хан заманыннан калган иске мәчет бинасы, елан кышлагыннан да салкынрак, өскә тун кигән килеш тә калтырата. Билгеле инде, мондый клубка нибары биш-ун кеше килгән иде. Карабаш авылында яшәүчеләр исә тулысы белән диярлек нефтьчеләр Поселокның «яңа» өлешендә, ватык-җимерек булса да, Культура сарае бар. Әмма буранлы көннәрдә биш-алты чакрымга кем йөрсен?) Төбәктәге Тимәш. Түбән Мактама, Яңа Писмән кебек авылларда да шул ук хәл. Әлеге Карабаш поселогындагы совхозга карый торган Иркен авылында да нефтьчеләр бик куп. Мондагы борынгы клуб исә менә-менә ишелергә тора. Әмма бу хакта иЛениногорскнефть- идарәсендә дә. «Иркеннефть» идарәсендә дә уйлап караганнары юк. Бүтән бик күп авылларда исә нефтьчеләр колхозлар көче белән салынган мәктәп-клублардан файдалана
Миңа күптән түгел нефтьчеләрнең Куакбаш авылын буеннан-буена җәяү узарга туры килде. Авыл аша асфальт юл салынса да, яңгыр артыннан булганга, урам пычрак Җитмәсә, бер өзлексез машиналар йөреп тора. Тротуар юк. Өч чакрым ара үткәнче, манма тиргә баттым, әллә ничә тапкыр машина бәреп китә язды. Бу хәл — безнең яклар өчен гадәти күренеш. Әнә шундый шартларда балалар ике-өч чакрым җир үтеп мәктәпкә барырга тиеш. Куакбаш нефть афәтеннән иң нык интеккән авыл. Аның шаулап бәреп торган бихисап чишмәләре хәзер шыр тоз. һавасы күкерт газы белән агуланган Бу яклардагы Сугышлы, Керкәле, Шргер. Түбән Чыршылы, Тихоновка кебек дистәләрчә авыллар тротуарлар юклыгыннан иза чигә. Кыскасы, бу якларны аркылыга-буйга йөреп, мин барысы өч авылда гына тротуар сыман нәрсәләр күрдем: Тимәштә, Габдрахманда һәм Түбән Мактамада. Алар да — ташка үлчим.
Тротуарсыз юллар авылларны һәм поселокларны урап үтәргә тиеш иде Моның чыгымы зуррак. Шул ук исеме телләрдән төшмәгән Тимәшне алыйк. Бу — республикада башлап асфальтка тиенгән авыл. Аның аша олы юл үте: төнен дә һәр ике якка машиналар кәрваны агыла. Мондагы тавышка, һавадагы сөремгә халык ничек чыдыйдыр?) 25-30 ел буена әлеге авыл урамында ел саен биш-ун кеше машиналарга тапталып һәлак була. Хәтта кешеләрне үзләре яши торган ишек алларына барып кереп таптату очраклары да бар Урау юл салырга уйлаучы гына күренми, халык исә әле һаман дәшми
Республикабызда нефтьнең пионеры булган шул ук Шөгергә кайтыйк әле Биредә автобус көткән арада ук күкертле газ исеннән баш әйләнә, күңел болгана башлый Авыл уртасындагы битум заводы зәңгәрләнеп торган газ эченнән томандагы кебек кенә күренә. Өстәвенә авылда һәм поселокта мазут белән эшли торган унлап мич ягыла. Шуларга авыл аша бер генә минутка да тукталмыйча узып торучы машиналар ■<көч өсти» Урау итү өчен юлны ике чакрымга озайта төшү кирәк, әмма нефтьче агайлар халык иминлеге турында баш ватуны кирәксенми шул. Республиканың бөтен почмакларыннан битумга килүче меңнәрчә машиналарны поселокка һәм авылга кертмичә. Баллы Үлән тавы ягындагы юлдан, ягъни торак йортлардан читтән җибәрергә тулы мөмкинлек бар Шуннан промыселга бара торган асфальт юл үтә. Ләкин моның өчен бераз арага таш түшәргә кирәк Миллионнар сугучы завод шуны да эшләргә теләми Без шушы хакта поселок Советы депутатларына да, халык депутатларының район Советы җитәкчеләренә дә әйтеп карадык — кул гына селтиләр. Халык әлегә дәшми. Сәламәтлек өчен бик зарарлы предприятие буларак, битум заводын авылдан куу мәсьәләсен әллә кайчан куясы бар югыйсә.
Кама аръягындагы бик күп авыллар әнә шундый хәлдә. Лениногорскиның үзендә каланы урап уза торган юл салу хакында утыз ел сөйлибез. Әле аның да төзелеп җитә алганы юк.
Бу җәһәттән шунысы да гыйбрәтле: промыселларда эшләргә тиешле меңнәрчә дизель машиналары, ни сәбәптәндер, калаларда өелеп яталар. Лениногорск, Әлмәт. Бөгелмә кебек шәһәрләрнең зур мәйданын гаражлар биләп тора. Ул агрегатларны промыселлар янына туплау, шәһәрләрдән читкә чыгару кирәк Санитария-эпидемия станцияләре дә, табигатьне саклау җәмгыятьләре дә бу мәсьәлә хакында бер сүз дә
Кыскасы, авыл нефть чыганагына ни кадәр якын булса, алардан зыянны да шул кадәр күрә. Шул ук Карабаш. Шөгер. Тимәш. Габдрахман. Сөләй. Зәй-Каратай һәм башка авыллар сусыз, һавасыз калды, басулары эштән чыкты, урамнары тәмам вәйран ителде Шулар ук — милли мәдәниятсез, телсез калучы төбәкләр
Бу хәлләрне халык элегрәк тә күрде, билгеле Ләкин «Тукте. файдалары тимәс
ме?» дигән өмет — барын гафу иттерә килде Бигрәк тә колхоз, авыл җитәкчеләре ике-өч капчык цемент, яисә иске торбага, предприятие биргәләп-алган бульдозерга алданып нефтьчеләр китергән коточкыч бәлаләрне күрмәмешкә салынды Хәзер исә дәшми торудан узды — экологии катастрофа алдына килеп басты. Лениногорск районында гына да дистәләгән авыллар чишмәсез калды. Шегер, Чуге, Куакбаш кебек йөзләр е, авылларның кырлары-урманнары тапталды, изелде, пычранды, вәйран ителде Бу яклардагы бихисап тауларның түбәсенә менеп, кайсы гына якка карасаң да, басу- кырлар. үзән-болыннар тулы тимер-бетон хәрабәләр күренә. Җирне алардан арындырмау — җинаять ләбаса!
Лениногорск районының Керкәле авылы янында Сары Тау бар. Ул, шәһәрләр һәм поселоклар салганда, күпме таш бирде! Таш чыгару әле дә дәвам итә Бичара тауның тирә-ягында. күз күреме җирдә коточкыч чокырлар, ташландык карьерлар «алып бара Әйтерсең, монда дистәләрчә атом бомбасы берьюлы төшкән дә. тауның күкрәген умы- рыл-умырып ыргыткан Бу күренеш, инде 1952 елдан бирле, монда яшәүчеләрнең бәгырьләрен сызлата Ләкин мәсхәрә ителгән җирләрне рәтләү турында уйлаган кеше дә юк. Әлмәт каласы булып күчкән Чупай тавы, меңнәрчә чакрым юллар булып яткан күп кенә башка таш-тауларның хәле дә шул чама. Төбәктә вәхшиләрчә вәйран ителгән табигать турында зур-зур гомнар язсаң да. барын әйтеп бетерү мөмкин түгел
Автор кара күзлек киеп алган да, бер дә уңга-сулга карамый Без бит менә дигән кала-поселоклар салдык, әллә ниләр майтардык, ул шәһәрләрдә кешеләр рәхәтләнеп яши. диючеләр, әлбәттә, булыр. Аларын инкяр итмим. Бу якларда күп кенә шәһәрләр, эшчеләр поселоклары үсеп чыгуы дөрес Нефтьне сыгыл алырга эшче көч кирәк булгач аңа торак төземи, кая барасың?! Биш бәясенә төшереп булса да. Яңа Чаллыны да салдык ич. Тик аларда халык ничек яши соң?
Леииногорскида үзәктән шактый читтә, һәркайсында ике-өч мең чамасы шәхси йорт булган Геофизиклар һәм тимер юл станциясе поселоклары бар Алар үзләре барлыкка килгәннән бирле клуб, мәктәп дигән нәрсәләрне белмиләр Балалар, 4-5 чакрым ара үтеп, үзәктәге мәктәпләргә йөрергә мәҗбүр Геофизиклар поселогындагы кайбер йортлар үзәктәге мәктәпләрдән 6-7 чакрым чамасында Юллар начар Балалар
ларның исемлеген карыйсың да (алар, гадәттә, коридорларга эленә), баш чайкап куябиргән нефть төбәгендәге мондый күренеш тәмам аптырашта калдыра Кыскасы, нефтьчеләр әле үзләренә иң кирәкле нәрсәләр белән дә тәэмин ителмәгәннәр Халыкның аларга булган өмете — суга таяну белән бер һәм нефть чыгаручы кешеләрдән ни өмет итәсең?! Алар кулыннан килә торганы — шул. ат кебек эшләү бит инде Урыннардагы катлы-катлы буйсынуга мәҗбүр ителгән аак- нефть чыгарсалар да. бакыр тиен санап яшиләр Бар байлыкны, валютаны үзәк сыпырып бара. Татарстан нефте исәбенә алынган оч йөз миллиардка якын валютаның республикага тиене дә калмавы хакында инде күп язылды. Союздаш республикалар табышының 40-70 процентын үзләрендә калдырса, бездә автономияле республикада, бу сан юк дәрәҗәсендә Безнең нефть предприятиеләре шундый хәлгә куелганнар ки каибор төрле алдашу юллары белән төзеделәр приятиедән саналган -Лениногорскнефть» шып салынган бинада утыра Нефть калала|
Н*"’ ы uaiun 7---г
икән .Культура йорты» дисәң, аларны үзәк финансламый
Кыскасы, итекченең итеге юк һәм әлеге шартла|
Азнакайга кайсы яклап кына килсәң дә үрдән төшәсең Сәфәрегез җилсез көнне булса, калага кергәнче, туктал, аның өстенә карагыз Шәһәр урнашкан үзән өсте зәп- зәңгәр булыр. Бу—томан түгел, газ. Шуны сулап «рәхәтләнә» инде мондагы халык Бер Азнакай гынамы?! Әлмәт, Бөгелмә. Ланиногорск кебек башка калаларда да шул ук хәл. Әлмәткә килгәнегез булса, мондагы суның сырага охшаганлыгын искәрми калма- гансыздыр. Кырыкмаса кырык төрле агулы матдәләрдән торган Кама суы бу
Инде мәктәпләргә игътибар итик Санитария кагыйдәләре буенча һәр ана дуңгызга 4,5 квадрат метр мәйдан тиешле дип ишеткәнем бар Безнең төбәктәге кала мәктәпләрендә исә бер балага бер квадрат метр гына мәйдан тия икән Класс саен 40-45 бала Мондый шартларда төпле белем, ныклы физик һәм эстетик тәрбия алу хакында сөйләүнең һичнинди мәгънәсе дә юк.
мәктәпләргә тездән саз ерып йөриләр
Әнә шундый шартларда яшәсә дә. һәркемнең ое булса, бер хәл иде Алары да җигешми бит әле аның Бәләкәй генә Лениногорск шәһәрендә квартирага чират торучы
сың. Бу исемлекләр гүя кимүгә түгел, артуга таба бара Илгә миллиардлаган байлык