Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗәеп сүрә Коръәндин»


лебездә барган үзгәртеп кору һәм яңарыш хәрәкәте хәятебезнең барлык якларына да шифалы йогынты ясап, яңача яшәү һәм яңача фикерләү ечен ныклы җирлек булып тора. Кешеләр өстән кушканны гына эшләргә түгел, ә мөстәкыйль фикер йөртергә дә сәләтле икәнлекләрен күрсәтә башладылар. Яңа хөррият һәм фикер азатлыгы моңарчы эчтән генә борчылып, сыкра нып, сызланып та авыз тутырып сөйләргә ярамаган нәрсәләр турында бергәләп киңә шеп, алариы уңай хәл итү өчен шартлар тудырды. Үзебез белә торып та онытылырга мәҗбүр ителгән, исемнәрен телгә алу да зур гөнаһ саналган затлар һәм әсәрләр халыкка яңадан кайтарыла башлады, йол аклыгыбыз булган шәхесләребез аклана һәм мәгълүм кешеләр тарафыннан махсус барлыкка китерелгән тарихның «ак тап лар»ын бетерү эше алып барыла Бу юнәлештә халкыбызның рухи мирасын барлау, өйрәнү һәм аны халыкка кайтарып бирү бурычын башкаручы, республика күләмендә оештырылган Рухи мирас комиссиясе үзенең эшен җитди итеп башлап җибәрде. Әлеге оешма ифрат кирәкле, файдалы эшләр беләи шөгыльләнә һәм аның уңай нәтиҗәләре дә күренә башлады инде. Җөмләдән Г. Исхакый әсәрләрен һәм «Идегәй» эпосын яңадан халыкка кайтаруда Рухи мирас комиссиясенең күп көч куйганлыгын әйтеп үтәргә мөмкин.
Комиссия тагын бер мөһим һәм бик җитди мәсьәлә күтәрде — ул да булса Коръәнне татар теленә тәрҗемә итеп бастыру. Бу мәсьәләне күптән хәл итәргә кирәк иде дә бит Әлеге дә баягы, үткән еллардагы «ярамый* дигән сүз, бу җитди мәсьәлә гә өркеп карау, яки мәсхәрәләү рухында язып, Коръәннең «серләрен ачып» бирергә маташу кебек, аңа берьяклы гына, бик тар итеп карау нәтиҗәсендә нәрсә дә булса эшләү мөмкинлеге булмады.
Безнең халыкта. Коръән — ул дини схоластик бер китап, аның кирәге дә рухани лар өчен генә, безнең җәмгыять кешесенә аны белү һәм аның белән эш итү зарарлы, дигән караш тәрбияләнде, һәм. аннан көлеп, язучы Гариф Гобәй «Коръән серләре» дигән китап та язган иде. Аның бу китабын күпләр Коръәннең тәрҗемәсе дип аңлый лар. Ләкин бу алай түгел. Әле дә хәтеремдә, 1972 елның җәендә (мин ул вакытта Татарстан дәүләт музееның борынгы кулъязмалар бүлегендә фәнни хезмәткәр булып эшли идем) минем янга язучы Гариф ага Гобәй килде һәм музей директоры В. М. Дья коновның кушуы буенча ике томлык «Тәфсире Ногмани» дип аталган Коръән тәфсирен бирүемне үтенде. «Ул китап Сезгә нигә кирәк. Коръәнне Сез турыдантуры тәрҗемә итеп эшләмисезмени?»— дигән сорауга ул: «Мин китабымның икенче басма сын әзерлим. Коръәнне турыдан туры тәрҗемә итә алмыйм, шуңа күрә тәфсирдән файдаланам һәм минем максатым да — тәрҗемә итү түгел, ә башка...»— дип җавап бирде. Китабының икенче басмасын әзерләгәндә аңа гарәп теле укытучысы Мәхмүт ага Рахимов та бик күп булышкан иде.
Коръәнгә булган әлеге тискәре һәм берьяклы гына караш безнең ил мөселманнары арасында гына түгел, ә бөтен мөселман дөньясында да зур ризасызлык тудырды. Моның сәбәбе, әлбәттә, мондый җитди һәм четерекле мәсьәләгә, йомшак итеп кенә әйткәндә, җавапсыз карау, һәр нәрсәдән гаеп кыек эзләү, сай мәгълүматлылык һәм кул астындагы чыганактан үз максатыңны, үз мәнфәгатеңне генә күздә тотып файда лану (ә бит бер үк фикерне төрле төсмерләргә манып, төрлечә аңлатып була). Китабын яндырып, авторның үзенә көлен җибәргән кайбер чит илләрдән килгән хатлар турында бер очрашуда Гариф Гобәй горурланып «Коръән <-ерләре«нең нинди «эффект лы» булып чыгуы турында сөйләгән иде.
Коръәнне укып карагач, башта төрле сораулар туа: ни өчен соң әле кайберәүләр тарафыннан соңгы заманнарда шулкадәр «зарарлы» дип тиргәлгән, мәсхәрәләп көлен- 148
И
гәи Коръәннән бөтен мөселман дөньясы Йөз чөереп вал кичми? Ни өчен сон аның идеяләре шундый .зарарлы, булгач, мең ярым елга якын яшәп сүнми дә. сүрелми дә. ә киресенчә яшәү көчен арттыра бара? Ни өчен сон без берьяклы гына карап. Коръәннең борынгы бабаларыбыз өчен тәрбияви әхлакый кануннар мәҗмугасы бу луын да. халыкның гореф-гадәтләрен, тормыш-көнкүрешен, зур тарихи вакыйгаларны тасвирлаган, хокук кануннарын, фәлсәфәсен, халыкмын якты киләчәккә булган өмет дарен һәм уй-хыялларын. әдәби ядкярләрен. сәнгатен эченә алган тупланма булуын да, гомумән, халкыбызның һәм бөтен мөселман дөньясы мәдәниятенең нигез ташы булуын да. һәм кешелек дөньясы барлыкка китергән ик бөек әсәрләрнең берсе икәнлеген дә сукырларча күрмәмешкә салынабыз? Әдәбиятыбызның чишмә башы булган .Кыйссаи Йосыф, әсәре дә шул ук Коръәндәге сюжетка корылган лабаса! Ни өчен соң шундый «зарарлы, дип саналган Коръән барлыкка килгән шәрык дөньясы мәдәнияте үз чорында Европа мәдәнияте үсешенә зур йогынты ясаган9 Ни өчен соң Коръәннең бүгенгә кадәр татар телендә тулы, фәнни тәрҗемәсе эшләнмәгән Һәм аның мәгънәсен белергә ярамый? Ә мондый тәрҗемә кирәк иде. Анын асыл мәгънәсен ачып бирергә иде бит!
Коръәннең мәгънәсе, аның эчтәлеге белән бик борынгы заманнарда ук кызыксынганнар. һәркем үзенең фикерләү сәлөтенчә аңлатып, бик күп тәфсирләр язганнар. Беренче тәфсирләр, ягъни Коръәннең аңлатмалары, әлбәттә, гарәп телендә язылган һәм калын калын бик күп китаплар тәшкил иткән. Тәфсирләр VIII гасырда һәм аннан соң да эшләнгәннәр. Мәсәлән, мәшһүр тарихчы һәм Коръәнгә аңлатмалар язучы. 838—923 елларда яшәгән Әбү Җәгъфәр Мохәммәд бине Җәзир әт-Табарн тара фыкнан зур-зур 28 том тәфсир язылуы мәгълүм Ул 1872 — 1881 елларда Мисырда басылган. Моннан башка, шулай ук гарәп телендә, әл Бәйзави. әл Багдадн. әд Ди мәшкый, Ибне Гарәби. Ибне Хәэнн. әл-Бохарн кебек тәфсирчеләр язган күп томлы тәфсирләр һәм «Тәфсире Җәләләйн. дигән китаплар дөнья күрә һәм бу эш гасыр лар буенча дәвам итә.
Коръәннең мәгънәсе һәм эчтәлеге белән шәрыкта гына түгел, а гвребто (кон батышта) да кызыксыналар. Биредә XII гасырга кадәр Коръәннең эчтәлеге һәм иглам дине турында бернинди мәгълүмат булмаган. XII гасыр башында Толедо шәһә рендә Коръәнне беренче тапкыр латин теленә тәрҗемә итәл ч- -м үл 15-13 елда Швейцариянең Базель шәһәрендә басылып чыга. Ә XVII- XIX гасырларда Коръән инглиз, алман. француз, голланд һәм башка телләргә тәрҗемә ителеп тарала. Шәрык һәм ислам дине буенча танылган белгеч профессор Л. И. Климович мәгълүматларына караганда. Коръәннең Джордж Сэйл тарифыннан инглиз теленә тәрҗемәсе 1731 елда Лондонда басыла һәм ул соңыннан. 1792 елда Георгий Колмаков тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителеп. Санкт-Петербург шәһәрендә басыла. Анниры Коръән 1775 елда һалле шәһәрендә Ф. Е. Бойзен тарафыннан немец теленә тәрҗемә ителә. 1790 елда исә Коръән. Андрей дю Рюэр-де-лп Гард Мале.зер тарафыннан француз теленә тәрҗемә ителгән нөсхәдән күренекле драматург һәм тәрҗемәче. Россия академиясе әгъзасы М И. Веревкин тарафыннан рус телен ■ тәрҗемә ителеп. Санкт Петербург шәһәрендә басыла.
XIX гасырда да Коръән көнбатыш телләренә тәрҗемә ителә. Ирандагы фран цуа илчелеге тәрҗемәчесе Альбин де Бнберштейн -Казимирский тарафыннан ул фрак цуз теленә тәрҗемә ителә һәм шул нөсхәдән рус теленә К. Николаев тарафыннан тәрҗемә ителеп Россиядә 1864. 1865. 1876. 1880 һәм 1901 елларда басыла. Күргәнебез чо. Коръәннең рус теленә тәрҗемәсе көнбатыш телләрдәге тәрҗемәләрдән гвнә эшләнгән.
Россиядә Коръәннең тәрҗемәләре XV111 гасырда басыла башлый. Аляриын ин беренчесе А дю Рие тарафыннан француз теленә тәрҗемә ителгән нөсхәдән рус теленә П. Постников тарафыннан тәрҗемә кылынып. Петр I фәрманы белән. 1716 елда Петербургта басыла. Соңрак, татарлар арасында «Әби патша, дип танылган Екатерина II биргән акчага. Госман Исмәгыйль дигән мулла тарафыннан әзерләнгән һәм аңлатмалар белән тулыландырылган Коръәннең гарәп часе 1787 елда Петербург та нәшер ителә.
Коръәннең беренче тапкыр турыдан туры гарәп теленнән рус теленә тәрҗемәсе Казандагы Духовная академия профессоры Г. (.’ Саблуков тарафыннан эшләнә һ.>м I ул 1879. 1898 һәм 1907 елларда Казанда басыла. Соңгы басмасы Коръәннең уң як битендә гарәпчәсе, п сул як битендә юлы юлга русча тәрҗемәсе итеп эшләнә.
Коръәннең Мәккә сүрәләре, көнчыгышны өйрәнүче күренекле галим А Е. Крым ский тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителеп. 1902 елда Маскәүдә басылып чыга Совет чорында гарәпчә Коръән рус телеш» академик И Ю. Крачковский тара фыннан тәрҗемә ителде һәм ул 1963. 1986 елларда Мәскәүда басылды Ләкин ака демик Н 1() Крачковскпйның вафаты сәбәпле бу тәрҗемә тулысынча эшләнел-
Югарыда китерелгән мисаллардан соң: «Коръәннең татар телендә тәфсир1— аңлатмалары, тәрҗемәләре булганмы соң?«—дигән урынлы сорау туа. Коръәннең татар телендә тулы фәнни тәрҗемәсе әлегә кадәр юк. әмма ләкин тәфсирләре шак тый күп булган. Бу эшне, татарлардан беренче буларак, татар иҗтимагый фикерендә рационалистик агымга нигез салучыларның берсе, мәгърифәтче галим, философ Габ деннасыйр Курсавн (1776—1812) башлап җибәрә һәм шул чорның татар телендә Корь •жңәң җидедән бер өлешенең «Һәфтияк тәфсире» исемле аңлатмасын яза. Бу китап Казанда беренче тапкыр 1861 елда басылып чыга.
1876, 1881 елларда Казанда, Таҗетдин Ялчыгол тарафыннан эшләнеп, шулай ук Коръәннең җидедән бер өлешенең татар теленә тәфсире басыла һәм ул «Китабе шәрәфел мааб һәфтияк тәфсире« дип атала.
Татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның бабасы, тарихчы галим һәм ру хани Хөсәен Әмирханов тарафыннан Коръәннең татар теленә тәфсире эшләнеп «Фава ид» исеме белән зур-зур ике китап булып басылып чыга.
Һәфтияк тәфсире Казанда төрле елларда, төрле исемнәрдә, төрле күләмдә басы луын дәвам итә. Шундыйлардан «Һәфтияк шәриф» исемендә 18-10, 1871, 1873, 1874 елларда һәм «Яңа тәфсир, һәфтияккә тәфсир бәян» дип аталып 1914, 1915 елларда басыла.
Болардан тыш Коръәннең аерым сүрәләренең татар теленә тәфсирләре дә басы лып килә 1880 елда «Тәфсир сүрәтел-кәһаф», 1882 елда «Ясин шәриф тәфсире». 1915 елда «Ясин тәфсире, ясин шәриф мәгънәсе белән» дип аталган тәфсирләр дөнья күрә.
XX гасыр башында да Коръәнгә татар телендә аңлатмалар эшләп бастыру эше дәвам итә. Шәйхелислам Хәмиди тарафыннан эшләнеп. 2 кисәктән торган «Әл-иткан» тәфсире. 1912 елда «Коръән тәфсире», 1914 елда Ногман тарафыннан эшләнгән ике зур зур китап булып «Коръән тәфсире», 1914 елда Камил Мотыйгый Төхфәтуллин тарафыннан эшләнгән «Татарча Коръәни тәфсир» нәшер ителә.
1912 елда Муса Бигиев һәм Зыяэддин Камали тарафыннан Коръәннең беренче тапкыр татарчага тәрҗемәсе эшләнә. Ләкин руханилар, моңа каршы чыгып, Диния Нәзарәтенә шикаять язалар һәм Казанның «Өмид* матбагасында басыла башлаган әлеге тәрҗемәнең киләчәге туктатыла. Безнең көннәрдә, ягъни 1985 елда Коръәннең 1907 елда Казанда Шәйхелислам Хәмиди тарафыннан шул чор татар теленә эшләп бастырылган 2 томлык «Әл-иткан фи тәрҗемәтил Коръән» тәфсиренең күчермәсе зур тираж белән Катар дәүләтендә бастырылды һәм ул бөтен мөселман дөньясына таралды.
Укучылар игътибарына тәкъдим ителә торган Коръән сүрәләре әлеге тәфсир- .i ni алынды. Мәгълүм булганча, XX йөз башындагы һәм аңа кадәр булган халкы бызның язма һәм сөйләм теле бүгенге телебездән шактый аерылып тора. Ул чордагы телдә, заманына хас булган бик күп гарәп, фарсы, төрек телләреннән кергән сүзләр һәм үз телебезнең борынгыдан сакланып калган сүзләре кулланылганлыктан, таби тый ки. аны бүгенге укучыларга аңлавы бик читен. Шуны күздә тотып, әлеге тәфсир бүгенге укучыбыз аңларлык итеп, җиңелләштереп, гадиләштереп, шул ук вакытта төп мәгънәне саклаган хәлдә хәзерге телебезгә күчерелде. Кайбер урыннарда, мәгънә !■ iiipaK ачылсын өчен, сүзләр өстәп тә аңлатылды. Тоташ аңлашылмый торган ( .зләрдән соң җөмлә азагында бер ике төрки телдәге фигыль кулланып кына төзелгән җөмләләр дә. мәгънәсе сакланып, хәзерге телгә тәрҗемә итеп биреләләр. Бу тәфсирдә сүрәләрдәге аятьләр саны куелмаган иде, ә журнал өчен әзерләнгәндә! укучы Коръәннең төп нөсхәсе белән чагыштырып укый алсын өчен, җәяләр эчендә аятьләр саны да куелды. Тәкъдим ителә торган сүрәләрне хәзерге хәрефләр белен гарәп телендә укыр өчен аларның транскрипциясе'” эшләнде, тәҗвид кагыйдәләре дә күздә тотылды. Сузык авазлар өстендә куелган басым билгесе — шул сузык аваз тарның озынрак итеп, сузыбрак укылуын аңлата. Шуңа күрә. Коръәннең төп нөсхәсе белән транскрипциясен чагыштырып укыганда, бәгъзе бер сүзләрдәге кушымчаларның төрлелегенә, яисә туры килмәвенә укучы гаҗәпләнмәсен иде.
Коръәннең 1977 елда Мәскәүдә Каһирә басмасының күчермәсе булып басылган файдаланылды. *
Әнвәр ХӘЙРУЛЛИН, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты фәнни хезмәткәре