СӨЕН БИКӘ КЫЙССАСЫ


Сөен бикә (Сөембикә) манарасы. Сөен бикә бәете. Сөен бикә
риваяте, Сөен бикә тәкъдире, дибез. Үзен татар санаган һәр адәм
бу сүзләрне күп мәртәбәләр ишеткән, бәетен укыган, җырын
җырлаган. Телдән телгә күчеп йөри торган бу канатлы
тәгъбирләр, дүрт йөз кырык еллап вакыт узса да, онытыл мый.
Татар яшәгәндә онытылмаячак та. • Кем соң ул шундый
мәшһүрәСөен бикә?» — дигәнгә әбкәйләр, бабакайлар «Хан бикә
булган ул, углым, Казанны кансыз, рәхимсез, дәһшәтле Явыз
Иванга бирмәскә тырышкан батыр, акыллы, чибәр хан бикә»,
диярләр. Сөен бикәнең гүзәллеге хакында сүзләр ки тапларда да,
телдә дә бик күп. Ә менә татар әдәбиятында Сөен бикәнең
балачагы, кияүгә чыгуы, Казан азатлыгы өчен ниләр кылганлыгы
турында моңарчы бер генә әсәр дә языл мады. Бу кыйсса — Казан
ханлыгына караган беренче әдәби тарихи әсәр. Бу - - Сөен бикәне
күзаллау, җанландыру өлкә сендә беренче тәҗрибә.
Халык сөйли: имеш, Сөен бикә урысларга әсир төшәргә
теләмәгән, углы Үтәмеш белән Кызыл манарадан сикереп төшеп,
вафат булган, ди. Шуңа күрә әлеге Кызыл манара • Сөембикә
манарасы» дип атала, янәсе.
Тарихчылар яза: имеш, Сөен бикә әсир төшкән. Мәскәүгә
озатылган. Имеш. Сөен бикә үз үлеме белән коллыкта үлгән. Улы
Үтәмеш Гәрәй хан чукындырылып. Александр исеме алып,
егерме яшендә Мәскәүдә үлгән. Шундый сүзләр дә бар: имеш,
Сөен бикәнең колак борыннарын кисеп, чибәр йөзен ямьсезләп,
каты җәзалап үтергәннәр икән, икенчелә ре, шул золымга түзәр
хәле калмагач, ул үзенә үзе кул сал ган икән, дип тә әйтәләр.
Кайсысы соң боларның хакыйкатькә туры килә? Кем соң ул
Сөен бикә ханбикә? Ул яшәгән заманда татар халкының мәшһүр
ад.«мнәр<нн.*н пнын ПШПР 6>.п.пГ’ Нинди шартларда Казан
мәмләкәте харап ителгән, яшәүдән тукта ган? Менә шулар белән
кызыксынган кеше Батулланың без нең журналга тәкъдим иткән
кыйссасында үзенә җавап табачак.

Реклама