Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР


Муса Җәлил истәлегенә
Казан суы ярында мин басып торам, Гранит җәелгән буш чүлдәй бер үрдә. Челләдә һәм буранда Җәлил җылысын Саклый туган җир һаман, суытмый бер дә.
Туган җир, син безне күпме сакладың, Тояклар челпәрәмә килгән чордан ук. Сугыш янгыннары сиңа күлмәк булды, Хәзер яныймы сиңа «тыныч» атом-ук1?..
Җәлил улыңның кып-кыска гомерендә Язмышын эзәрлекләп килде гел гранит — Каһәрле Моабит, рәхимсез таш капчык... Граниттан төзелгән иде бит Моабит.
Диварга, әйтерсең, мең таш чөй кагылган,— Батырлык каерып чыкмаска таш чөйне. Үлем тынлыгына баткан бу төрмәгә Мөлдерәмә тулган сагыну илне, өйне.
Дәшмәскә!.. Дошманга бер сүз дә әйтмәскә!..
Куркаклар түгел, бу — батырлар тынлыгы!
Уч төбе кадәрле гади бер дәфтәрдән2 Бар дөнья ишетте бөек бу чынлыкны.
Николай ШӘМСЕТДИНОВ - Томандә яши Шигырьләрен рус телендә ям Тәржемәчәре журналыбызда да басылып килде. '1
Маобит ул — дәшмәүче шагыйрьләр иле.
Ә шагыйрьнең дәшмәве — атака, «Ура!» Монда эшли йөрәк һәм урланган каләм. Монда чукраклыктан үч, ант. нәфрәт туа!..
...Төрмә — ярты гектар әрнү полигоны.
Монда Вакыт төс югалта... Аннан үлә...
Сукыр коридорлар... Эт ырлавы... Аннан Синең өскә төссез, шыксыз үлем килә...
Төрмә — җир тәмугы. Синең бугазыңнан Буып ала гасабилык, чарасызлык...
Без, шагыйрьләр, нәкъ шушындый төрмәләрдә Күпме кан-яшь түктек, күпме сыздык?!.
Ә бит анда төнге пычрак почмакларга Поскан була безне саткан мескен җаннар. Тышкы яктан язмышлары нәкъ Җәлилдәй. Ә чынлыкта алар сарык кебек маллар!..
Ә шагыйрь ул — биниһая тере мишень. Авырта дип. бетәм. үләм дип уйламый,— Ул үзенә кабул итеп тора һаман Гомум илгә багышланган һәр пуляны!
Русчадан Гәрәй РӘХИМ тэржемхс
' ТатАЭС