Логотип Казан Утлары
Публицистика

РУХИ МИРАСЫБЫЗНЫ БАРЛАГАНДА

ктябрьгә кадәрге татар театры» китабы1 басылып чыгып, тиз арада таралып та бетте. Татар театры тарихына, драматургиягә карагай хезмәтләр бездә моңарчы да аз түгел иде Биредә беренчеләрдәи дә беренчеләре итеп милли театрның 20 еллыгына багышлап Казанда чыгарылган «Татар театры (1906—1926)» исемле, заманы өчен шактый зур күләмле хезмәтне, В. Мортаэин-Иман- <кий белән Т. Ченәкәй шул ук елны Мәскәүдә чыгарган «Татар театры тарихыннан» дигән китапны һәм Ташкентта басылган «Татар сәх-нәсенең 20 еллыгына» дигән җыентыкны күр-сәтергә була. Боларда Боек Октябрьгә кадәрле һәм Совет властенең беренче елларындагы театр хәрәкәте турында бай фактик материал бар. Драматургиягә һәм театрга багышланган Б Гыйззәт хезмәтләре төрле коллектив монографияләрдә һәм тарих китапларында күп басылды Б. Гыйззәт 1966— 1971 елларда Мәскәүдә рус телендә чыккан «Совет драма театры тарихы» дигән алты томлыкта да катнашты. 1975 елда басылган «Татар совет театры» дигән коллектив хезмәт сәхнә сәнгатебезне өйрәнүдә җитди адым булды. Болардан тыш М. Гайнуллин, И. Нуруллин кебек әдәбият галимнәренең монографияләрендә драматургия турындагы бүлекләрне, минем Мәскәүдә русча чыккан «Татар драматургиясе» дигән китапны. X. Хисмәт уллин, А. Яхин, Р. Игъламоа. Н Ханзафар ов һ. б. ларның драматургларга багышланган аерым тикшеренүләрен дә күрсәтергә була. Театр белгечләре X. Гобәйдуллин, И Илялова, һ. Мәхмүтов, X. Кумысников. Д. Гыймранова, Г Арсланов һ б. ларның хезмәтләрендә театр тарихыбызның төрле яклары, аерым режиссерлар һәм артистлар иҗатлары яктыртылды.
Шулай итеп, «Октябрьгә кадәрге татар театры» дигән китап буш урында тумады. Ул үзенә кадәр язылган һәм басылганнар җир-легендә мәйданга килде, тегеләр җилкәсенә таянып күтәрелде. Шуңа да карамастан, без бу китапны үз өлкәсендә беренче җитди сүз дип кабул итәбез. Ни өчен шулай! Бу рухтагы хезмәтләр арасында аның яңалыгы нидә?
Бу китапның тәп үзенчәлеге һем яңалы- гы шунда: ул бездәге сәхнә сәнгате тарихын моңарчы булмаганча тулы ител, терле яклап яктырта. Үзенә кадәр язылганнарны асылда атлап үтмәгән хәлдә, ул моңарчы тупланган мәгълүматларны дистәләрчә матбугат орган-нары, архивлар, истәлекләр, фәнни әдәбият һәм агымдагы әдәбият чыганакларында сакланып һәм яшеренеп яткан материаллар белән тулыландыру рәвешендә иҗат ителгән Китап яңа фактик материалга шулкадәр бай ки, бу байлык еакыт-вакыт хәтта фәнни проблематиканы басып та киткәли. Ленин моны хезмәтнең кимчелеге дип карарга ашыкмыйк. Хәзерге этапта. бәлкем, материалны шулай тулы итеп туплап чыгару, милли Сәхиенең туу һәм үсеш картинасын күзалларлык итеп бер җепкә тезү мөһимрәктер дә Чении вакытлар узу белен бу материалның бер өлеше юкка чыгу куркынычы бар һәм авторлар моны, күрәсең, бик истә тотканнар Китапны укып чыккач, ул чор буенча хәзер инде фәнни әйләнешкә корми калган материал күп тә түгелдер, дигән фикер туа Ә моның, ягъни материалны иңләп алуның ни дәрәҗәдә ме- һим икәнен, инде шактый ерак чордагы фактларны табып алуның, зшкә җигүнең н» дәрәҗәдә аяыр икәнлеген мондый зшне үзе башкарып караган кеше генә тулы бәяли ала
Китапның тагын бер уңай ягы шунда ре-волюциягә кадәр яшәп килгән «Сәйяр», «Нур», «Ширкәт», дистәгә яяын һ б. труппаларның туу. оешу һәм үсү тарихы анда эзлекле ител күрсәтелә Бу труппаларның репертуары. хәтта ае һәм йене белән нинди спектакльләр әзерләүләре һәм тамашачыга җиткерүләре, актерлар составы, режиссерлары, җитәкчеләре һәм ярдәмче хезмәткәрләре турында бәйнә-бәйнә сеилеиелә Аерым труппаларда канчан һәм кайсы жанр төрләре нинди дәрәҗәдә булган, кемнәр нинди рольдә һәм ничек уйнаган кемнәр нинди ре-цензияләр язган, театр хәрәкәтен кемнәр күзәтел һәм теоретик актан ничек нигезләп барганнар — боларның һәммәсе турымда кызыклы, моңарчы әле фәнни әдәбиятта яктыртылмаган мәгълүматлар китерелә
Китапта яңама яктьфтылган тагын берни чә мәсьәләне мисалга китерергә була. Әйтик, театрыбызның туу датасы турында. Без моңарчы беренче публичный, рәсми спектакль куелган вакыт дип 1906 елның 22 декабрен саный идек Монда ышандырырлык итеп инде 1906 елның 21 апрелендә Уфада һәм 5 майда Казанда махсус театр бинасында ачык спектакльләрнең куелган булуы раслана. Ул көннәрдә сәхнәдә уйналган пьесаларның исемнәре, авторлары, уйнаучылар составь, оештыручылар атап әйтелә. Димәк, безгә милли театрыбызның рәсми рәвештә туу датасын тагын да төгәлрәк билгеләп, аны 8 айга алгарак күчерү мөмкинлеге туа.
Татар театрының социалистик революциягә кадәрге тарихы тагын да тулырак, фәнни яктан нигезлерәк чыгуына моңарчы тыелу яки башка сәбәпләр аркасында аз кулланылышта булган иҗатларның рухи мирасыбызда үз урынын алуы да зур ярдәм итә. Шундыйлардан берсе — Г. Исхакый, аның революциягә кадәрге драматургии эшчәнлеге. Югыйсә, гаҗәеп хәлләр килеп чыга иде. Бу исемне, аның әсәрләрен телгә дә алырга ярамаган вакытларда аерым актерларның яисә режиссерларның иҗаты башланып киткән әсәрләр буташтырыла. белә торып вакыты үзгәртелә иде. Мәсәлән, Г. Кариевның да, С Гыйззәтуллина-Волжскаяның да сәхнәгә беренче аяк басулары «Өч хатын белән тормыш» спектаклендә була Ә Гаяз Исхакый тыелган чакта, без ул тарихи адымны «Кызганыч бала» спектакле белән — төрекчәдән тәрҗемә әсәр белән бәйли идек, ягъни күрәләтә тарихны боза идек. Болар, шөкер, китапта төзәтелгән
Октябрьгә кадәрге татар театрының Г. Кәрам, К. Бэкер, С Шәрәфетдинев кебек үз тән-кыйтьчеләре булган; Г. Тукай, Ф Әмирхан, Г Камал, С- Рәмиев кебек язучылар да ре-цензияләр. мәкаләләр белән аның үсешен күзәтеп һәм юнәлтеп торганнар. Шулай да барлык спектакльнең ничек куелышы, ре-жиссерлык чишелеше, художество бизәлеше (сценография) турында әтрафлы рецензияләр күп түгел Аерым авторларның уен үзенчәлекләре хакында махсус язылган мәкаләләр юк дәрәҗәсендә. Шулай булгач, бүгенге галим театр процессының бу мәҗбүри компонентлары турында мәгълүматларны каян ала? Труппаларның иҗат йөзе, аерым спек-такльләрнең художество дәрәҗәсе, актерлык осталыгы, режиссерлык мәктәбенең үзенчә-лекләре бу хезмәттә ничек ачылган? —дигән сораулар туа.
Әлбәттә, барлык бу компонентлар китапта без бүген теләгән дәрәҗәдә чагылыш тапкан, һәрьяктан тулы картина туган дип әйтсәк, дө-реслеккә бигүк туры килмәс. Үз чорының театр тәнкыйте һәрнәрсәне иңләп алып бара алмау, ягъни җитешмәү аркасында, китап авторларына тарихи-теоретик мәсьәләләрнең барысын да бердәй югары дәрәҗәдә хәл итү мөмкинлеге аз Бу яктан китапның төрле бүлекләре төрле югарылыкта. Мәсәлән, «Сәйяр» труппасы турындагы бүлектә, — ә бу бүлек хезмәтнең төп өлешен тәшкил итә, —сүз күбрәк репертуар турында, оештыру мәсьәләләре хакында бара, күренекле спектакльләргә анализ һәр урында да җитеп бетми. «Нур» труппасы бүлегендә исә. киресенчә, актерлык осталыгы, уйнау үзенчәлекләре ярыйсы гына яктыртыла, ә репертуар, труппаның эчке үсеш мәсьәләләре беркадәр аксый. Тик шунысына басым ясап әйтергә кирәк: авторлар архив чыганаклары, басма материаллар аз булган очракта истәлекләргә мул мөрәҗәгать итәләр, җитешмәгәнне шулай тутырырга тырышалар. Дөрес, истәлекләрдән файдалану тарих китабы стилен чуарлатып, публицистикага сөйрәп керткән очраклар да бар. Мәсәлән, «Нур» труппасы турындагы бүлектә шулай. Ләкин моны киләчәктә төзәтүе авыр булмас. Иң мөһиме—истәлекләрнең булуы, өлкән буын артистлар исән-имин вакытта аларны күбрәк туплау һәм фәнни кулланылышка кертү
Инде авторларның үзләре турында да бер-ничә сүз әйтик. Тәҗрибәле театр белгече Б. Гыйззәт «Татар театрының барлыкка килүе» дигән беренче бүлекнең яртысын язган. Монда ул татар драматургиясенең тәүге адымнарын һәм сәхнә сәнгатенең беренче омтылышларын тикшерә, мондагы үзенчәлекләрдән берсе итеп мәгърифәтчелек әдәбиятына тартымлыкны күрсәтә. И. Илялова «Нур» труппасы турындагы бүлекне язган Монда, алда инде әйтелгәнчә, артистларның уены әйбәт кенә яктыртыла. «Нурида өстенлек иткән романтик уен стиле хакындагы фиңерләр дә кызыклы һәм дәлилле. Калган бүлекләрнең авторы — һ. Мәхмүтов. Болар түбәндәгеләр: «Сәйяр» труппасы», «Оренбургта татар театры». «Төрле төбәкләрдәге театр хәрәкәте». «Сәйяр» репертуары», «Кереш» һәм «Йомгак». исемнәр күрсәткече һәм цензура материаллары. Күрәбез, китапның төп һәм күп өлеше бер кеше каләме белән язылган. Алдагы ике авторның хезмәтләрен дә тиешенчә тәкъдир иткән хәлдә, мин: һ. Мәхмүтов — китапның шундый җитлеккән булып чыгуына иң күп көч куйган автор, дияр идем Әйе, мондый хезмәт — фәнни батырлык. Бу кадәр бай фактик материалны туплау, бөртекләп җыйнау, бер тәртипкә салу, фәнни нигезләргә утырту һ. Мәхмүтовтан дистәләрчә елга сузылган фидакарь хезмәт таләп иткән.
Югарыда әйтелгәннәргә тагын китапның фәнни редакторы Н. Ханзафаров һәм нәшрият редакторы Р. Даутов тырышлыгы да кушылып. уртак нәтиҗәгә ирешелгән.
Гомумән, бу хезмәт театр тарихыбызны, мәдәни мирасыбызны яңача, бүгенге яңарыш Рухында яктырту буенча беренче җитди адым буларак бәяләнергә хаклы.