Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Әр-рәхман» («Мәрхәмәт итүче») сүрәсе

. Иңүе турында бәгъзеләр Мәккәдә, бәгъзеләр Мәдинәдә иңде дигән каршылыклы фикердә торалар.
Илле бишенче сүрә, җәмгысе җитмеш сигез аять. Мәрхәмәт итүче, рәхимле Аллаһ хакына.
1. Дөньяда вә ахирәттә мәрхәмәт итүче Аллаһы тәгалә Үзе теләгән кешесенә Коръәнне өйрәтте, белдерде. Дөньядагы һәм ахирәттәге нигъмәтләрне телгә алу чикләнгән заманда Аллаһы тәгалә бу сүрәне «әр-рәхман» дигән сүз белән башлады һәм дин нигъмәтенең асылы вә олысы булган Коръән нигъмәтен (иңдерүне вә белдерүне) элек искә алды. Чөнки Коръән — диннең нигезе, шәригатьнең башы, вәхинең, ягъни берәр фикерне Аллаһы тәгалә тарафыннан пәйгамбәрнең күңеленә салуның иң олысы вә күктән иңдерел гән китапларның иң газизе. (2) Аллаһы тәгалә адәмне яратты, ягъни барлыкка китерде һәм (3) адәмгә күңелендә булган нәрсәдән тәгъбир (белдерү) рәвешен өйрәтте. (4) Кояш һәм Ай чикләнгән, мәгълүм хисап белән йөриләр, (5) һәм җирдән яңа чыккан сапсыз үлән һәм саплы үләннәр, ягъни агачлар Аллаһыга буйсыналар. (6) Дәхи, Аллаһы тәгалә күкне урында вә мәртәбәдә биек итеп яратты һәм гаделлекне куйды, ягъни һәрбер сәләтле адәмгә тиешле нәрсәне бирде вә һәрбер хак иясенә хакны бирде. Шуның сәбәпле дә галимнең эше дөрес вә тугъры булды. Рәсүл әкрәм әйтә: гаделлек белән күкләр вә җирләр торды», дип. Мизаннан, ягъни үлчәүдән әйберләрнең микъдарда ры — күләмнәре беленә торган нәрсә аңлашыла, ягъни мизане горфи — «ях шылык үлчәве» дигән сүз. (7) Гаделлектә чиктән үтмәсеннәр өчен, ягъни ин сафтан читкә китмәсеннәр өчен. (8) Дәхи, мизанны тугърылык белән үтәсез, ягъни тугъры, дөрес үлчәгез вә үлчәүне киметмәгез! (9) Дәхи, Аллаһы тәгалә җирне мәхлукълар, ягъни җан ияләре өчен түбән итеп түшәде. (10) Ул җирдә ләззәтләнү өчен ашый торган төрле җимешләр, дәхи хөрмә савытлары ның иясе булган хөрмә агачлары бар. (11) Дәхи яфрак (салам) иясе булган ор лыклар (бодай, арпа, арыш, солы кебиләр) һәм хуш исле җимешләр, яки ризыклар бар. (12) Әй, адәм белән җен! Раббегез нигъмәтләренең инде кайсын ялганга чыгарасыз? (13) Аллаһы тәгалә адәмне ут белән яндырылган балчык кеби булган коры балчыктан яратты. (14) Дәхи, җенне, яки җеннәр ата сын уттан булган саф төтеннән яратты. (15) Әй, адәм белән җен! Раббегез нигъмәтләренең инде кайсын ялганга чыгарасыз? (16) Ул Раббегез — кышның кояш чыгышы тарафы белән җәйнең кояш чыгышы тарафының һәм кышның кояш батышы тарафы белән җәйнең кояш батышы тарафының раббесе. (17) Әй, адәм белән җен! Раббегезиең нигъмәтләренең инде кайсын ялганга чыгарасыз? (18) Ул раббегез — суы тозлы диңгез белән суы татлы диңгезне берсе-берсенә күрше булганнары хәлдә җибәрде, ягъни өсләре берсе-берсенә бәхре мохыйт та — океанда юлыгышырлар. (19) Ул ике диңгез арасында Аллаһының кодрәтеннән. яки җирдән бер пәрдә бар Катышу вә хасиятен бозу сәбәпле, берсе икенчесенә золым кылмас, ягъни берсенең суы икенчесенең суына катнашмас. (20) Әй, адәм белән җен! Раббегез нигъмәтләренең инде кайсын ялганга чыгарасыз? (21) Бу ике диңгездән олугъ энҗе илә кечек энҗеләр чыга. Әгәр тозлы сулы диңгездән генә чыгуы шиксез булса — ул вакытта икенчесеннән чыга дигәне — икенчесенең җыелган урыннарыннан чыкканы өчен булыр, яки икесе бергә җыелганлыктан. Гүя ки ике диңгез бер диңгез хөкемендә булса да, берсеннән чыккан нәрсә — гүя ки икенчесеннән дә чыккан нәрсә хөкемендә була. (22) Әй, адәм белән җен! Раббегез нигъмәтләренең инде кайсын ялганга чыгарасыз? (23) Диңгездә терәкләре югары күтәрелгән, олугъ лыкта таулар кеби булган агучы (йөрүче) көймәләр — ул Раббенеке. (24) Әй, адәм белән җен! Раббегез нигъмәтләренең инде кайсын ялганга чыгара сыз? (25) Һәрбер җирдә булган җан иясе, ягъни адәм белән җеннәрдән булган җан ияләре — һәлак булучы һәм бетүчеләр (26) Әй, Мөхәммәд (галәйһис сәлам)! Олугълык вә хөрмәт иясе булган Раббеңнең заты гына һәлак булмый
калыр (27) Әй, адәм белән җен! Раббегез нигъмәтләренең инде кайсын ялганга чыгарасыз? (28) Күкләрдә вә җирләрдә булган гакыл ияләренең һәрберсе — Аллаһыдан кирәк булган нәрсәләрен сорыйлар. Һәр көнне ул Аллаһы эштәдер, ягъни һәрвакыт Аллаһы тәгалә мәңгелек хөкеменә муафыйкъ төрле затлар пәйда кылыр, ягъни барлыкка китерер вә төрле хәлләр яңартыр. Рәсүлулла. ягъни Аллаһының илчесе — Мөхәммәд пәйгамбәр әйтә: «Аллаһының һәрвакытта мөһим эше — гөнаһларны ярлыкау, кайгыларны бетерү, бер кауемне оөек дәрәҗәгә күтәрү, икенче кауемне түбән дәрәҗәгә төшерү», ди һәм бу аятьтә яһүдләрнең «Аллаһы тәгалә шинбә көн хөкем кылмын*, дигән < \ i i.ipeH кире кагу була. (29) Әй, адәм белән җен' Раббегез нигъмәтләренең инде кайсын ялганга чыгарасыз? (30) Әй, адәм белән җен! Кыямәт көнендә (ягъни дөнья беткән көндә) сезнең хисабыгыз һәм җәзагыз өчен бушанырбыз, ягъни ялгыз сезнең хисабыгыз вә газабыгыз белән мәшгуль булырбыз. Чөнки кыямәт көнендә Аллаһы тәгалә хисап белән җәзадан башка эшне кыйлмый. (31) Әй. адәм белән җен! Раббегез нигъмэтләренең инде кайсын ялганга чыгарасыз? (32) Әй. адәмнәр белән җеннәр горуһысы (төркеме)! Әгәр күкләрнең вә җирләр нең читләреннән Аллаһының казасыннан качканыгыз хәлдә чыгарга көчегез җитсә — качып чыгыгыз? Качып чыгарга көчегез җитмәс, мәгәр кууәт белән генә җитәр, ул кууәт сездә юк. Яки: күкләрдә вә җирләрдә булган нәрсәләрне белүегез өчен күкләрнең вә җирләрнең читләреннән чыгуга көчегез җитсә — чыгыгыз! Ләкин чыга алмассыз һәм күкләрдә вә җирләрдә булган нәрсәләрне белә алмассыз. Мәгәр Аллаһы тәгалә билгеләп куй ган дәлил белән чыгарсыз вә белерсез. Шулай итеп, фикерләрегез белән күкләргә ашарсыз, чөнки Аллаһы тәгалә күкләргә аша торган гаклый вә нәкъли, (ягъни гакылга бәйле һәм күчерелмә хәбәрләргә таянып эш итә торган) баскычлар билгеләп куйды. Шулай итеп, ул баскычлар белән җиде кат күкнең өстенә ашуыгыз мөмкин Икенче мәгънәгә таянып, бу аятьтә гыйлемгә ни кадәр кызыктыру була. (33) Әй, адәм белән җен! Раббегез нигъмәтләренең инде кансын ялганга чыгарасыз? (34) Әй, адәм белән җен! Сезнең үзегезгә уттан ялкын, дәхи, ялкынсыз төтен җибәрелер, шулай итеп, ул ялкын белән төтеннән сезне мәхшәргә, ягъни кыямәт көнендә яңадан терелгән кешеләрнең җыелу урынына сөрер. (35) Әй, адәм белән җен! Раббегез нигъмәтләренең инде кайсын ялганга чыгарасыз? (36) Кайчан кыямәт алдыннан күк ярылса, шу лай итеп, күк - эрегән зәйтүн мае, яки кызыл сәхтиян кеби. кызыл гөл кеби булып әверелсә. (37) Әй. адәм белән җен! Раббегез нигъмәтләренең инде кайсын ялганга чыгарасыз? (38) Күк ярылган көнне гөнаһсы турында һичбер адәмнәр, дәхи җеннәр соралмаслар, чөнки гөнаһлы булулары — тамгалары белән беле нә. Бу сорауның юклыгы — каберләреннән чыгып мәхшәргә барган вакытта бе ленв. Әмма мәхшәрдә хисап вакытында гөнаһлары турында соралулары икенче аять белән ачык аңлатыла. (39) Әй, адәм белән җен! Раббегез нигъмәтлә- ренең инде кайсын ялганга чыгарасыз? (40) Кяферләрне, ягъни алласызларны кыямәт көнендә тамгалары (кайгылы булулары, яки йөзләренең кара булула ры) белән белен булыр һәм кяферләрне тәмугька илткәндә маңгай чәчләреннән, дәхи аякларыннан тотарлар (сөйрәрләр). (41) Әй, адәм белән җен! Раббегез нигъмәтләренең инде кайсын ялганга чыгарасыз'' (42) Кяферларга әйтелер: «Бу шундый җәһәннәмдер бу җәһәннәмне кяферлар ялганга санаганнар иде. (43) Кяферләр тәмугъ белән эсселектә чиген * җиткән эссе су арасында әйләнерләр, ягъни тәмугьта яндырылырлар в.> өсләренә гаять эссе су сибелер, яки. сусап су сорасалар гаять эссе су белән сугарылырлар. (44) Әй. адәм белән җен! Раббегез нигъмәтләренең инде кайсын ялганга чыга расыз? (45) Дәхи, Раббесе хозурында бәндәләр хисап бирер өчен туктап то ра торган урында торудан курыккан кеше өчен ике оҗмах булыр. Берсе адәмнән булган куркучыга вә берсе җеннән булган куркучыга, яки һәр берсенә ике булыр. Берсе — инануы өчен, икенчесе i амәле өч. н. яки берсе
гыйбадәтләрне кылуы өчен, икенчесе гөнаһларны куюы өчен, ягъни берсе рухани оҗмах, икенчесе матди, җиемани оҗмах булыр (46) ӘЙ. адәм белән җен! Раббегез нигъмвтләренең инде кайсын ялганга чыгарасыз*' (47) Ул
Дике оҗмах төрле агачлар иә җимешләр ияләре (18) Әй. адәм бе ык җен' г Раббегез нигъмәтләренең инде кайсын ялганга чыгарасыз? (19) Ул ик. <>җ
махта ага торган ике чишмә бар. (50) Әй. адәм белән жгн Р.ббегез нигъмәтләренең инде кайсын я панга чыгарасыз (■>)» > i HI- < нмахга t< ч-бер Жииештаппк .................................... . .. Г.. хуш ». ле кгб». .. .....
«• коры .... <521 ЭЯ. адла ж,»' !•««—. . я.гка«„рг..гң
МИД, мйсын ялгннгя чыг.ра. ы.? (52) .Нляллр, ожа.жт. .ч-«ре «-1ЫН
ефәктән булган түшәкләргә таянганнары хәлдә нигъмәтләнерләр, вә бу ике оҗмахның җимешләре якын, утырган хәлдә дә, яткан хәлдә дә алырга мөм кин булыр. (54) Әй, адәм белән җен! Раббегез нигъмәтләренең инде кайсын ял ганга чыгарасыз? (55) Ул оҗмахларда күзләре ирләренә генә кыскартылган (ягъни мәхәббәтләре ялгыз ирләрендә генә булган) хур кызлары бар. Ул хур кызлары ирләреннән элек, адәмнәр өчен булганнарын — адәмнәр, җеннәр өчен булганнарын — җеннәр тотмадылар. Бу аятьтән җеннәр өчен дә хур кызлары булу беленә. (56) Әй. адәм белән җен! Раббегез нигъмәтләренең инде кай сын ялганга чыгарасыз? (57) Ул кызлар — йөзләре кызыллыгы белән вә тәннәре аклыгы һәм сафлыгы белән гүя ки якут һәм мәрҗан кебиләр. (58) Әй. адәм белән җен! Раббегез нигъмәтләренең инде кайсын ялганга чыга расыз? (59) Гамәлдә, ягъни кылган эшеңдә изгелекнең җәзасы түгел, ә савапта изгелек, ягъни оҗмах. (60) Әй. адәм белән җен! Раббегез нигъмәтләренең инде кайсын ялганга чыгарасыз? (61) Дәхи, бу ике оҗмахтан башка халык хисап өчен туктый торган урында Аллаһының хозурында туктаудан куркучылар өчен ике оҗмах бар. (62) Әй. адәм белән җен! Раббегез нигъмәтләренең инде кайсын ялганга чыгарасыз? (63) Ул ике оҗмах гаять яшелләр, гаять яшеллек ләреннән күзгә кара кебн күренәләр. (64) Әй, адәм белән җен! Раббегез нигъмәтләренең инде кайсын ялганга чыгарасыз? (65) Ул ике оҗмахта сулары кайнап чыга торган ике чишмә бар. (66) Әй. адәм белән җен! Раббегез нигъмәт-ләренең инде кайсын ялганга чыгарасыз? (67) Ул ике оҗмахта ләззәтләнер өчен ашала торган төрле җимешләр, хөрмә һәм анар җимеше бар. Имам әгъзам, ягъни бөек имам Әбү Хәнифә бу аять белән хөрмә белән анарның җимеш ләр булмавына дәлилләр китергән. Чөнки хөрмә белән анарны Аллаһы тәгалә җимешләргә әйләндергән. Әйләндерү — башка булуны тели. Шуның өчен дә имам әгъзам каршында җимешләр ашамам дип ант иткән адәм хөрмә һәм анар ашау белән антын бозучы булмый. Ләкин ике имам һәм имам Шафи- гый хөрмә белән анарны җимешләргә әйләндерү — хөрмә белән анарның ар тыклыкларын бәян итәр өчен дигәннәр. Шулай итеп, гүя ки хөрмә белән анар — артыклыклары өчен җимешләрдән икенче җенес хөкемендә булалар. Шуның өчен дә җимешләр ашамам дип ант иткән кеше — болар каршында хөрмә һәм анар ашау белән антын бозучы була. (68) Әй, адәм белән җен! Раббегез нигъмәтләренең инде кайсын ялганга чыгарасыз? (69) Дәхи, ул оҗ махларда сурәтләре вә холыклары күркәм булган изге хатыннар бар. (70) Әй, әдәм белән җен! Раббегез нигъмәтләренең инде кайсын ялганга чыгарасыз? (71) Ул — сурәтләре вә холыклары күркәм булган изге хатыннар чатырларга ябылган вә өртелгән, ягъни капланган хур кызлары. (72) Әй, адәм белән җен! Раббегез нигъмәтләренең инде кайсын ялганга чыгарасыз? (73) Ул хур кызларын оҗмах әһелләреннән элек адәм дә, җен дә тотмады. (74) Әй, адәм белән җен! Раббегез нигъмәтләренең инде кайсын ялганга чыгарасыз? (75) Оҗмах әһелләре оҗмахта яшел урындыклар вә гаҗәеп күркәм сәкеләр, калын паласларга таянганнары хәлдә нигъмәтләнерләр. (76) Әй, адәм белән җен! Раббегез нигъмәтләренең инде кайсын ялганга чыгарасыз? (Бу сүз — бу сүрәдә утыз бер мәртәбә телгә алынган). (77) Әй, Мөхәммәд (галәйһис-сәлам)! Олугълык вә хөрмәт иясе булган Раббеңнең исеме мөбарәк, ягъни кадерле булды!